ПУМА БЕЛӘН КӘБЕРЛӘ
Кабан, тирес эшләре бетү белән, яңа мәктәп салу эшенә тотындылар Атлылар урманнан агач та шыйлар Такта яручылар, балта осталары аларны эшкәртәләр Ун-унбнш кеше, нигезгә тезеп кал дыру өчен, зират тавыннан ак таш чыгара Бөтен авыл кызу эштә. Каты сукага кадәр төп эшләр не җиңеп чыгарга уйлыйлар Малайларга да эш табыла йомычка җыябыз, агач каезлыйбыз, нигез урынын казыганда чыккан балчыкны носилка белән урам чокырларына чыга рып түгәбез. Морат абзый эшкә дәртләндереп тора, бер ару-талу белмн эшлибез Ул елны инештә ташбаш, шыртлака тотып йөрүләр, беренче күке кычкыру белән, иреннәр күгәргәнче су керүләр онытылды Су керер и бик теләсәк, кичкә таба төшен, тиз генә бер икс чумып алабыз да Пума белән Кәберләне дә я иртән көтү алып чыгып киткәндә, я кичен көтү кайткач кына күрергә туры килә Бер көнне иртә белән кәгү алып чыгып барганда Пума тәрәзәгә кычкырып китте Әй, Карие, сес пер дә килми пашладыгыс песиен җанга! — Нәкъ безнең тәрәзә турында чыбыркысын бер шартлатты Пүген пес төш бахытында иске күпер урынына төшәбез, килегез! Төш җитүгә, инеш буена йөгердем Мин төшкәндә терлекләр туп лауга кереп ятканнар, тик өч дүрт кәҗә генә һаман, көтүдән чыгып ычкынырга чамалап, читтә йөри иде Пума шул кәҗәләрне куа «Әй җахандамлыклар! Кәмәр карчык пикчасына кермәкче пуласызмынн?!» дип кычкыра Кәберлә чәй кан натырга җыенып йөри, кизәк өеп, ут яккан, өреп, утны үрләтергә ты рыша. Мине күрү белән, торып, көтүнең икенче кырыена китеп барды Мин учак янына килеп утыруга. Пума үзенең күпме балык тотканын. Кәберләнең ничә кием чабата ясаганын, ничә морда үреп сатканын гөйләдё Бу арада мордага балык бик күп керә, диде Аннан - Яшел чикырткага алапуга пик шәп каба. - дип, кармакка ике кадаклы алабуга тотуы белән мактанды печәнлеккә менеп яту ягын карыйбыз иртәгесен тагын таңнан торыр га кирәк һәммә кеше эштә булгач, ничектер, тик йөрү килешми дә шикелле Мин мәктәп төзелешендә эшләвемне, бер дә бушамавымны әйттем Кич су керергә генә төшеп менәм, ул вакытта инде сез монда булмый сыз. дидем. Ай-яй, шәп школ салалар...— диде Пума Сес укыйсыз пит инде анда?! — Укыйбыз. Пума үзенең мәктәпкә йөри алмавы, бер хәреф тә танымавы турын да бик кайгырып сөйләде. — Мин бер-ике көн пардым школга,—диде ул.— Пестә крещен ный чирмешләр өчен школ пар. Тик мин крещенный пулмагач. поп куып чыгарды Грамыты пулса, көтү көтеп жөрмәс инем мин, - диде Мин аңа: — Менә яңа мәктәп салынып беткәч, бездә укырсың, анда русча да укыталар, — дидем. — Пелмим шул инде. Чирмеш малаен алырлармы икән татар шко лына. Мин намас уки пелмим бит! Без шулай сөйләшеп утырганда, бер рус малае килде Пума ана бик шәп морда үреп биргән икән — шуннан дуслашып киткәннәр, бу малай көн дә килә ди. Коля исемле икән. Ул зират астындагы алты гашлы тегермәнне тотучы Захар малае. Әти белән борай өрдерергә төшкәч, күргәләгәнем бар иде минем аны. Кара күлмәк өстеннән кин дерә кебек ефәк бау белән билен буган озын чәчле яланбаш бу малай үзен бик эре тота кебек иде. Ә бүген бөтенләй башкача бергә уйнап үскән малай шикелле кул биреп күреште. Коля Өфе каласында учи тель булып эшли торган абыйсында — Иван Захаричта тора икән Та гарча да яхшы белә. Сез менә русча өйрәнегез,— диде ул безгә.—русча белсәң, теләсә кая барырга була. — Өйрәнер идек тә. безгә кем өйрәтә соң аны?! Школ ага йөрисездер ич! — Морат абзый киләсе елдан русча да укырсыз дип әйтә әйтүен. — Кайсы сүзләрне мин өйрәтермен Аннан Иван Захаричтан сорарбыз. Ул бик яхшы укыта. Аны бик яраталар. — Кем соң ул Иван Захарич? — дигән булдым мин. белмәмешкә салышып. Коля азрак аптырап калды. — Менә Фомага Гаврил кем була әле? Бу сораудан мин аптырап калдым. Пуманың чын исеме Фома. Кә берләнең Гаврил икәнен белми идем. — Ә!.. Ул сезнең абыегез була икән! - дидем мин. Шул көнне үк без русча «дәресләрне» башлап та җибәрдек Коля безгә русча сүзләрне әйтә, татарча аңлата да. без аларны кабатлыйбыз: — Ат — лушаткы, бүрек — шапке, сыер — куруба. юл — дуругы. чалгы — куса, ит — мәсы... Пума да безгә үз телен өйрәтә: — Кинде бу — ипи пир, хлеп тай; мари баты — мари хатыны, кушты каят — кая барасың, кута итешь, дип. миңа татарча, Коляга русча аңлатып бирә. Аннан без шаярырга тотындык. Пума үзенең иске киез эшләпәсен Коляга киертте, аның фуражкасын үзе алып киде дә: — Вәт мин русский малай, Коля — чирмеш малай булды,— ди Аннан эшләпәне мина киертте, үзе минем кәләпүшне алып киде — Татар малай — чирмеш малай, чирмеш малай — татар малай,— дип көлде... Көн кыздырганнан кыздыра барды Пума чикмәнен, чабата һәм ыштырларын чишенеп ташлады Әйдәгез, су керәбез ■ — Әйдә Без озак кына су коендык Коля бик яхшы йөзә белә икән Үзләре ♦ мен тегермән алдына хәтле йөзеп бара да. ял итмичә, кире борылып з кайта Судан чыкканда, мин шактый туңган идем, Пуманың чикмәнен S кидем Пума рәхәтләнеп көлде: | Минем чикмәнне, ыштыр белән чәбәтәне кисән. сине дә мари * малае дип беләрләр ине,— ди . Шулай шаярышып утырганда, көнбатыш яктан куе кара болыт ку- | ренде Нәрсәдер буласын сизенгән кебек, терлекләр кузгалыша, кай- Z сы кая таралыша башладылар Кәберлә с Малларны кара! — дип кычкыруга, Пума, озын чыбыркысын өс ♦ терәп, китеп тә барды Аның — Кәзә-кәзә, ай җахандамлык кәзә...— дип кычкырып йөгергәнен * бераз карап торгач, Коля да тегермәнгә таба кайтып китте Болыт тиз арада кояшны каплап алды Салкынча җил исеп куйды г Чи салам янганда морҗадан ургылып чыккан аксыл куе төтен шнкел » ле. болыт, ургыла-ургыла, югары күтәрелә Бер кат көтүне әйләнеп килгәч, Пума минем янда аз гына вакытка * тукталды да Пос пулмаса ярар! — дип, югары күтәрелеп карады Аннан, озын чыбыркысын ерактан болгап, шартлата-шартлата. көтүне ашыктыра башлады Ә мин тау итәге буйлап авылга таба йөгердем Үзем йөге рәм, ә үзем Пума белән Кәберлә нишләрләр инде, боз түгел, таш яу са да. көтүне ташлап китә алмыйлар бит алар дип кызганам Мин авылга кайтып кына кердем, давыл купты, өермә күтәрелде Кемнәрнеңдер абзар түбәсе саламнарын очыртып алып китеп, бөтереп йөртә башлады Озак та үтми, әле анда, әле монда коймалар ава. агачлар, тамырлары белән умырылып, юлга аркылы килеп төшә башлады Менә яшен яшьнәде, күк күкрәде Яшен чаткылары, күк читенә бик күп мәкәрҗә ураклары тезеп киткән кебек, кәкре сызыклар сызып үтә ләр, дөбер шатыр күк күкри Коточкыч күренеш Мин яңгырга кадәр кайтып җиттем Ә көтү һаман күренми иде әле Коточкыч яшенле, боз катыш яңгыр башланып китте Шул яңгыр астында, чыбыркысын җыеп җилкәсе аша муенга кигән, җеп бөрте генә кадәр чыланган Кәберлә. ыштыр чорнаган нәзек озын аягын көч кә күтәреп атлап, авылга кайтып керде /Хның артыннан боеккан сыер лар. күшегеп беткән кәҗә, сарыклар кычкырыша кычкырыша кайтып киләләр. Көтү кайтып бетте Бераз вакыттан соң яңгыр да туктады Ялты pan кояш чыкты Байтак вакыт үтте Ә Пума һаман юк та юк Абыйсы да, кешеләр дә аптырап калдылар ник кайтмый икән Пума?! Кәберлә белән без. берничә малай, көтү кайткан юл буенча басуга чыгып киттек. Зират почмагыннан үтүгә, ни күрик. Пума юлда яңгыр суы эчендә сузылып ята Елан шикелле чыбыркысы тәгәрмәч эзе буй лап сузылган, эшләпәсе берничә сажин ч»Ггтә ята Кәберләнең төсе китте: — Пуманы яшен суккан! Кешеләр җыелды Кызыл балчыкка чыкканчы казып. Пуманы җир • ә күмеп куйдылар Имеш, шулай итсәң, яшен кайта, ди Ләкин бер нинди дә файда бирмәде бу Пума үлгән иде инде Их, Пума, Пума! Нинди әйбәт иптәш идең бит син... Пуманы үз авылына алып китеп күмделәр. Берничә көннән анасы килде, төшендә Пуманы күрүен елый-елый сөйләде: - Пума яхшы бала ие ул Шуңа күрә җөмо—кодай аны үзенә күмерлеккә алган. Сур капкадан кереп киткәннәрен күреп калдым. Пу маның өстендә җап-җанга ак тула чикмән, башында яңа көрән эшлә пә, аягына яңа ыштыр чорнап, өр-яңа чабатасын кигән. Куслага утыр ган да атны чаптырып кереп бара. Мин дә Пуманы. нәкъ анасы күргән кебек, төштә күрергә теләдем. Әгәр төшемә керсә, алар безнең авылда беренче тапкыр көтү көтә башлаган елны, «шадра чирмеш» дип, аның хәтерен калдыруым өчен гафу үтенергә уйладым. Ләкин ул минем төшкә кермәде. Ә яхшы кү целле, һәрвакыт шат, беркайчан да чыраен сытарга яратмый торган бу мари малае минем күңелемдә мәңге онытылмаслык, ләкин үкенеч лерәк булып урнашып калды. Аның турында уйласам, әле һаман да күз алдымда торган шикелле тоела. Пумадан соң Кәберлә дә озак тормады. Бер көнне җәмәгать җыенына кергән дә: — Картлар, агайлар, ачуланмагыз мине. Пасуга чыктым исә. Пу- маның өрәге каршыма килеп баса Мин инде сездә көтү көтә алмыйм дигән. Шуннан соң ул өй саен кереп саубуллашып йөрде, көтү чираты төшкән көнне яхшы кунак иткән хатыннарга — Ж.ИҢӘЙ, синең ашыңны онытмам! — дип, үзенең рәхмәтен бел дергән. Аннан, иске чикмәнен култык астына кыстырып һәм озын чыбыркысын Пума үлгән көндәге кебек иңбашы аркылы киеп, басу кап касыннан чыгып китте Без аны озата чыктык. Бераз баргач, туктап, эшләпәсен салып селекте дә, итәге белән күзен сөртә-сөртә, зур-зур ат тап китеп барды Аннан аерылу бик авыр булды безгә. Баскан җирдән кузгалмыйча карап торабыз Авылдан ике чакрымлап киткән иде ин- ie, кинәт кире борылды. Борылды да җан фәрманга авылга таба йөгерә башлады. Аягы тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. шундый тиз йөгерә. Аптырап калдык: ни булган моңа?! Әллә инде бусы акылдан язамы?. Көтәбез. Тишелгәләп беткән иске эшләпәсен кулына кысып тоткан. әлсерәп чабып килеп җитте. Билен буган сүс бауга бәйләп күкрәккә кыстырган киндер янчыгын тартып чыгарды да бер тиен акча алды. — Мә, Карие,— ди. Аптырап калдым, алырга да, алмаска да белмим — И Карис, Карие! — ди Кәберлә.— Әйтмисең дә, Пуманың сиңа пер тиен пирәсе калган ич! Миңа көн саен әйтеп йөрде ул. Ә мин, үз буйлы акча тотарга өйрәнмәсен дип, пирмәгән ием Үзем пер исәпләшермен тигән ием... Аның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште - Энем рәнҗеп ятмасын, шуның бурычын түлим дип кире борылдым,— ди. Ә! Менә нинди бер тиен икән ул,— яңа исемә төште. Үзебезнең тиресләрне таратып бетергәч, җыенга азрак акча әзерләп булмаемр дип, сатучы Гыймайга кердем. Лапасында күкәй әрҗәләрен өеп йөри иде. Сәлам бирдем. Ләкин ул сәламемне алмады - Гыймай абзый, тирес таратырга юкмы? Бик әйбәтләп, бар җиргә тигез итеп таратыр идем,— дидем. Бер сүз эндәшмәде Тамак кыргалап, борын тарткалап карадым, шактый көттем Әллә инде ул чыннан да минем кергәнне сизмәде, әллә эше бик кызу идеме, һаман җавап бирмәде Аптырагач, тагын сорадым — Гыймадетдин абзый, тиресләрегезне тараттырдыгызмыни-» ♦ Шуннан соң ул бөкре гәүдәсен азрак турайтты, каешланып беткән . кәләпүш кигән уймак башын борып, кечкенә күзләрен миңа текәлдер- Г де дә коры гына: — Бар Зират тау башына чыгарган ун олау тиресне тарат Кара 2 аны, яхшылап тарат Биш тиен көмеш бирермен! — диде. — Ун олауга биш тиенме?!. Бик аз ич ул! — Күбен ходайдан сора, ул бик бай. Ә миндә Әндри казнасы юк 5 — Я, Гыймадетдин абзый, саранланма инде, башка кешеләр ола- < вына ике тиен бирәләр, ичмаса бер тиен ярым бир инде! Гыймай тагын телен тешләде, кибетенә үк кереп китте Бер чыгып “ китәргә дә җыенган идем, тагын калдым. Тиздән Акташ каршы җыены ♦ була Кесәңдә биш-алты тиен дә булмагач, җыенмыни ул? Шуңа күрә тагын берәр сүз кушып карарга булдым Кибет ишеген * нән башымны тыгып — Ярар, Гыймадетдин абзый, олавын бер тиеннән таратырмын Хәг «ер кайтып ипи белән сөт ашыйм да басуга йөгерәм, дидем х — Сигез тиен бирермен, диде Гыймай.— Олау дигәч тә барысы = да бер ише тулы олаулар түгел алар, кайсылары арба яшнгыннан гы 5 на иде,— ди Чыгарыр инде Гыймай кулак арба ящигыннан гына нтеп! Аның бер олавы кешенең ике олавы хәтле була Беләм мин аны Ләкин нихәл итәсең. Карун белән сатулаш-сатулашма. артыгын ала алмассың аннан. Риза булдым Шул көнне үк тиресен таратып кайт гым да сигез тиенен алдым. Ун тиен булса, бәлки, җыенга кадәр, җы еп та куяр, юкка-барга тотып бетерергә кызганыр идем, сигез тиен ге нә булгач, ничектер жәл тоелмады, әтәч булып кычкыра башлады бу акчалар Пи булса булыр, дип уйладым мин, алдагы базарда башкарам ин де бу сигез тиенне. Җыенга хәтле тагын бер җае чыгар әле Базарга бару белән, балык рәтенә киттем Кипкән воблалар арба гәртәл әрендә эленеп тора, кап кап булып җирдә аунап ята Авыздан сулар килде минем аларны күргәч Бер тиенне кесәдән тартып чыгар ганны сизми дә калдым Шунда ук, кыштыр-кыштыр әрчеп, ашый да башладым Ашадыңмы, балык дигәнең су сорый Эчәсе килә Шуны сизгән кебек «Әмма да салкын әйрәннәре' Әйрәнгә, әйрәнгә! » дип. як ягымнан әйрәнче малайлар сырып алдылар Әллә инде минем кипкән балык ашаганны күреп артымнан юрн килгәннәр?! Шулай итеп, тагын бер тиен ычкынды Менә сиңа, ике тиен китте дә барды Тирес таратканда кабарган кулларыма карап алдым акча ны уч төпләрен суймыйча табып булмый, ә тота башласаң бериш* ярамый... Аяклар үзләреннән-үзләре арткы урамга өстерәделәр Анда җәй булса - арбага, кыш булса - иске чыпталардан чанага балаган к<> рып, Әхмәди карт борчак кесәле сата Тар гына улак белән борчак кесәле алып чыга да, вак вак телемнәргә кисеп, малайларның тиенн < pen янчыгына тутыра. Малайлар гына түгел, хатыннан яшерен сыйла нып йөрергә яратучы сакаллы сабыйлар да кереп иреннәрен ялап уты ралар анда Көрән төстәге, дерелдәп торган борчак кесәле яныннан һич кенә дә тыныч үтеп булмый Их, тәмле дә була нде сон ул борчак кесәле!.. Мин барып җиткәндә, чыпта кырыеннан эчкә сак кына күз салга ian, ләкин керергә кыймыйча, Пума басып тора иде. «һайт!» дип кычкыруга, сискәнеп китте. Кәберлә атна буе, буш вакытларда чабата ясап, базарга кадәр «ч кием чабата өлгерткән. Шуны тиз генә сатып кайтырга дип, Пуманы җибәргән Бер киемен сигез тиеннән ким сатмаска кушкан икән Ләкин базар базар инде ул. Анда син дигәнчә генә булмый Пума тугызар тиенгә сатарга уйлап килгән. Шулай булса, өч тиенгә урын табар иде ул Тик ике киемне генә сигезәр тиеннән сата алган. Ә өченче киемне көчкә җиде тиенгә озаткан. Чабаталар уйлаганнан артык киткәнме, кимрәкме, нәфеснең анда эше юк. Нәфеснең киндер мае белән чәпе.ч- дәттереп, борчак кесәле ашыйсы килә. Менә шул теләк китергән аны монда. Кесәсендә егерме өч тиен байлыгы булган кешенең, монда килеп, ике-өч тиенлек кесәл ашап чыгуы гаҗәп түгел түгелен. Тик чабатаны ким саткан өчен абыйга ничек җавап бирермен, дип курыккан Пумага бу җиңел булмагандыр. Ул менә шуңа икеләнеп тора булса кирәк! Бер генә телем кесәл кистереп алса да, болай да исәбе тулмаган акча тагын бер тиен кимиячәк, ике тиен өчен җавап бирергә туры киләчәк. Ә Кәберлә энесенә карата шактый каты куллы иде. Озын чыбыркының сабы белән малайның башын төйгечләргә дә күп сорамас! — Нишләп торасың монда, Пума, ник кермисең? — дидем мин. — Әй, әллә керәсе, әллә җук! - диде ул, бераз чигенә төшеп — Чәпәтәнең бер киемен очсыз саттым ла Кесәл дә ашасам. Кәперлә пирер кирәкне!. Кесәл ашыйсы да килә, абыйсыннан да курка. Ничектер кызганыч кебек тоелды ул миңа Кесәгә кулны тыгып, акчаларны капшап кара дым. Әле бит минем алты тиен акчам бар, алар турында беркемгә дә исәп бирәсем юк. Ике тиенлек үземә алсам, бер тиенлек Пумага алып бирсәм, кармаклар алырга тагын өч тиен кала — Әйдә, үзем түлим акчаны' — Ә аннан?! — Бер җае белән түләрсең... Малайның авызы колагына җитте. Арба янына кереп бастык. Әхмәди агай күз кырые белән генә карап алды. Акчалары бармы икән соң бу малайларның, янәсе. — Мина ике пурсы, бу малайга бер пурсы! — дип, өч тиенне сузгач, картның җыерчыклы йөзендә аз гына елмаю күренгән кебек булды. Кесәл кисә торган пычагын майга катып беткән алъяпкычына бер ике ышкып алды да кул яссуы кебек такта кисәкләрен безгә сузды: — Мә, тотып торыгыз!.. Аннан кәгазь калынлыгында гына кисеп, минем тактага ике, Пума тактасына бер телем кесәл салды. Пөри-йөри каралып, керләнеп беткән каз канатын китек чүлмәктәге киндер маена тидереп, чәп-чәп итеп, кесәл телемнәре өстенә бер-ике сугып алды Чырадан ясалган, белмим, кайчаннан бирледер, юылмаган ике чәнечке дә сузды. Их, тәмле дә соң борчак кесәле!.. Телеңне йотарсың. Тик ашый башламас борын бетәргә торуы гына бик начар. Кесәдән бер кыерчык ипи чыгарып, яртысын Пумага сындырып бирдем дә, кесәлне кечкенә- кечкенә генә итеп берничә тапкыр капкалагач, такталарны тагын картка таба суздык. — Әхмәди агай чәпелдәт әле!. Әхмәди абзый, ризасызлык белдергән кебек күзләрен ямьсезләндереп, бер күтәрелеп карады, ләкин бер сүз дә әйтмәде. Каз канатын, май чүлмәгенең кырыена гына тиереп алды да тагын бер-ике тапкыр чәп- чәп иткән булды. Шул дым белән кесәлне капкалап та бетердек. Аннан Пума кайтып китте, о мин. кармак алырга лип. кырык гартмачы 111 • рәфи «кибетен;» таба атладым Пума, бер җай табып. үзенең мина ничек бурычлы булуы турында Кәберләгә сөйләгән, мина түләр өчен акча сораган Ләкин Кәберлә ак ча бирмәгән. Нигә юкка акча әрәм итеп йөрисең, дип ачуланган Чы быркы белән дә берәрне тартып алмадымы нкән?! Бер көнне көтү куганда Пума мина, шул бурыч өчен булыр дип. бик озын итеп кыллан ишелгән кармак җебе бирде Атлардан киртәгә эләгеп калган кылларны җыям мин, дигән була. Беләм инде, алар болында йоклап яткан атларның койрыкларын йолкып, әллә никадәр кармак җебе ишәләр \нысы нигә кирәк сон ми на?! Базардан чабак кармаклары алып кайткан идем, шәп булды әле бу җепләр! Пуманың энесе бурычын онытмавы ошады мина. Акчаны алмадым, әлбәттә «Мина бурычын түләде инде ул,— дидем - Пума бурычка алмый, алса, көттерми торган иде», дип тә өстәдем — Пичек түләде ул сина? Шулай Кармак җебе бирде. Бу сүзне әйткәч. Кәберлә кечкенә балалар шикелле, анызын җәеп, елап җибәрде — Пәйрәмгә авылга кайткач, түтәй малаена бүләк пнрәм, дип ишкән ие бит ул җенне Мин акча пирмәгәч, шуны сина пиргән икән! дип, көйли көйли елады Иелмәдем шул, пелмәдем энемнең кадерен Кыерсыткан нахытларым да пулды минем аны У-у у! Елады, елады да Кәберлә, кинәт бар көченә йөгереп китеп тә бар ды Шул китүдән ул югалды Озак вакытлар күрә алмадым мнн аны