ЛЕВ ТОЛСТОЙ ҺӘМ КАЗАН
Бу бүлекне язарга керешкәндә, бетен илебез, бетен кешелек день ясы, цивилизациясе азмы-күпме кагылышы булган hop кеше Лев Николаевич Толстойның якты истәлеге алдында баш иеп, бу гигант-художникиың тууына 150 ел тулу бәйрәмен яңа гына билгеләп үткен иде еле Бу вакыйга уңае белән аның турында шул кадәр күл язылды ки, бу даһиның тормышындагы кыска бер чор — Казан чоры турында нидер әйтергә телоген авторның явлен һоркем аңлар. Л. Н. Толстойның Казанда үткәргән еллары турында матбугатта аз язылмаган. Бер караганда, укучыларга барысы да билгеле кебек. Лев Николаевичның безнең шәһәрдә 1841 елдан 1848 елга кадәр җиде ел чамасы яшәсен булуы да. әтисе Николай Ильич вакытсыз үлеп киткәч (е аның әнисе тагын да элегрәк. булачак язучы нибары яшь ярымда булганда деиья куя), тугыз яшьлек малай, абыйлары Сергей һем Дмитрий, апасы Мария белән бергә әтисенең туган сеңелесе, Казан алпавыты Владимир Иванович Юшковта кияүдә булган Пелагея Ильинична тәрбиясендә кала, о уиоч яшь тулгач, 1841 елда шушы туган апасы янына. Казанга бетенлой күчеп килә Хәер Казан граф Толстойлар нәселе ечен гомумән ят шоһәр саналмый Әле 1754— 1759 елларда ук Лев Николаевичның бабасының әтисе Андрей Иванович Толстой Казанда секундмайор*, аннары Свияжск шәһәрендә воевода булып торган Аның бабасы, замандашларының әйтүенә караганда, йомшак холыклы, җор телле, мәҗлесләр, театрлар, баллар яратучы һәм шул рәвешчә, күңел очу белән бетен бар булганын җилгә очырган кеше — Илья Андреевич Толстой дә яшь вакытында Казанда озак еллар яшәгән. 1815—1820 елларда ул биредә губернатор булып торган, ленин, әле генә саналган сыйфатлары аркасында булса кирәк, әллә ни эш майтара алмаган— 1820 елда сенат тарафыннан җибәрелгән ревизия вакытында губерна канцеляриясенең эшендә зур кимчелекләр ачылганлыктан, губернаторлыктан китәргә мәҗбүр булган. Ул Казанда үлгән һем элекке Елан тавы монастыре зиратына күмелгән. Бәзгә шулай ук язучының әтисе Николай Ильичның Наполеоига каршы сугыш тәмамланганнан соң 1815 елда, отставкага чыгыл. Казанга кайтканлыгы, биредә сеңелесе Пелвгеяның кияүгә чыгуының шаһиты булганлыгы, әтисенең үлемен кичергәнлеге дә билгеле, һәм Николай Ильич. Л. Н. Толстой үзенең истәлекләрендә язганча, «булган барлык бурычларны капларга да җитмәслек мирас, зиннәткә күнеккән карт анасы, сеңелесе һәм тудыкасы белән торып кала» Казанда аны княжна Волхонскаяга әйләндерәләр, Лее Николаевичның абыйлары Николай (ул 1841 елда Мескәү университетыннан Казанныкына күчә). Сергей һем Дмитрий Казан университетында укыйлар Сеңелесе Мария Николаевна Родионовның кызлар институтында укый Инде телгә алынган истәлекләрендә язучы үзенең бетен тормышын дүрт чорга бүлә. Менә алар: «гаҗәеп матур, генаһсыэ, шатлыклы чор. ундүрт яшькә тикле булган шагыйранә балалык чоры», «аннары — егерме еллык коточкыч чор дан шеһрет Ахыры Бяшы журналның 4. 9. 10. II оннарында ' XVIII Пезд>> рус армиясендә гаскәри дәражә Б яулауга хезмәт иту чоры» һәм «..өченчесе — өйләнүдән башлап рухи яктан тууга кадәр булган унсигез еллык чор». Бу чорда ул «намуслы, дөрес гаилә тормышы белән» яши, шуңа күрә аны «дөньяви күзлектән караганда, әхлаклы чор дип атап булыр иде», һәм, ниһаять, Л Н. Толстой әлеге юлларны язган вакытка караган егерме еллык дүртенче чор. «Үткән елларда... үзләштерелгән начар гадәтләрдән» арынуны исәпкә алмаганда, язучы бу чорны «берничек тә үзгәртергә теләмәс» иде. Безне барыннан да элек барлык бу чорларның икенчесе кызыксындырырга тиештер, күрәсең. Тагын бер кат искә төшерик: Лев Николаевич Казанга 1841 елда, унөч яшендә чакта килә. Димәк, бу чор нәкъ менә безнең шәһәрдә башланган булып чыга. Нәрсәсе белән аерылып тора соң ул? Л. Толстойның язмаларында бик тә кызыклы бер урын бар. Ул А. С. Пушкинның «Истәлекләр» дигән шигырен укуы һәм бу шигырьнең аңа көчле тәэсир итүе турында яза. Аннары Пушкинның түбәндәге юлларын китерә: Тормышымны укыйм җирәнеп мин, һәм каһәрләп аны туя алмыйм. Укыйм тетрәп, ләкин бик күп юлның Аянычын елап юа алмыйм. «Тик мин,— дип яза аннары Л Н. Толстой,— моны болайрак итеп үзгәртер идем: «аяныч .» урынына «хурлыклы» дип куяр идем». Чөнки аның үз биографиясен аңлату өчен шулай кирәк. Менә бит ничек: хәтта «хурлыклы» ук булган икән аның ул чактагы, ягъни Казан чорындагы тормыш юллары. Инде фактларга мөрәҗәгать итик. 1844 елда уналты яшьлек Лев Николаевич, Казандагы император университетының Көнчыгыш бүлекчәсе студенты итеп алуларын сорап, бу уку йортының ректоры, действительный статский советник Н. И. Лобачевский исеменә прошение бирә. Үзеннән-үзе бер сорау туа: нигә нәкъ менә Көнчыгыш бүлекчәсенә? Л. Н. Толстойның тормышын һәм иҗатын өйрәнүче белгечләр фике- ренчә, бу мәсьәләдә егетнең үз теләгеннән бигрәк шөһрәт яратучан аласы Пелагея Ильинична Юшкованың аны һичшиксез күренекле дипломат итү планнары хәлиткеч роль уйнаган Пелагея Ильинична бу бүлекчәгә кызыга кызыгуын, тик егетебезнең эшләре әллә ни мактанырлык килеп чыкмый. Беренчедән, Лев Николаевич кабул итү имтиханнарын бирә алмый. Шуннан соң ректор исеменә икенче бер прошение керә, һәм бу кәгазьгә Н. И. Лобачевский үз кулы белән: «Өстәмә имтихан тапшырырга рөхсәт итәргә. 4 авг 1844 ел», дигән резолюция сала. Ниһаять, граф Толстой — университет студенты. Ничек кирәк алай беренче ярты ел үтеп китә Студентыбыз укуга салкын карый. Бигрәк тә тарихтан хәл мөшкел. Өстәвенә Россия тарихы профессоры, аңа ерак туган тиешле кеше Н. А. Иванов белән мөнәсәбәтләр бозылып китә. Үчле, усал кеше була бу профессор. Лев Николаевич аның лекцияләренә бөтенләй йөрми башлый. Чакырып сөйләшүләр дә, хәтта карцерга утыртулар да (ул чакларда студентларны шундый җәзага да тартканнар) ярдәм итмәгән. Нәтиҗәдә — тарихтан—«икеле». Ул гына да түгел, «лекцияләргә бик сирәк йөрүе һәм тарихтан өлгермәве сәбәпле Лев Толстойга имтиханнар тапшырырга рөхсәт итмәскә» дигән карар чыгарыла. Менә шуннан соң яшь Толстой юридик факультетка күчәргә карар итә. Биредә аңа яңадан беренче курстчн башларга туры килә. Әмма монысында да студентыбызның эшләре ал да гөл булудан шактый ерак. Дөрес, юридик факультетта ул икенче курска җитә. Әмма укудан һаман тәм таба алмый ул. Университет ректоры (бу юлы инде Н. И. Лобачевский түгел, аның сабакташы һәм хезмәттәше астроном профессор Иван Михайлович Симонов) исеменә түбәндәге гариза бирелә: «Сәламәтлегем какшау сәбәпле һәм өйдәге хәлләр аркасында киләчәктә университетта фәннәр курсын үтәргә теләмичә. Сез Галиҗәиаптән мине студентлар исәбеннән төшерү, миңа барлык документларымны кире кайтару турында Сездән бәйле булган күрсәтмәләр бирүегезне түбәнчелек белән үтенәм». Нәрсә булды соң әле бу? Өч ел гомер бернинди файдасызга үтте түгелме соң? Булачак бөек әдипнең Казан тормышы турында язган кайбер кешеләр бу сорауга уңай җавап бирү ягындарак торалар. Формаль яктан алар, билгеле, хаклы. Өстәвенә, үзе үк, ул чакларым турындагы уйлар хәзер минем бөтен тормышымны агулыйлар, дип әйтеп тора Моңа өстәл аның «Тәүбә» әсәреннән кайбер юлларны китерергә мөмкин: «Ул елларны коточусыз. чирканусыз һәм йөрәк әрнүсез искә төшерә алмыйм. Мин бар күңелем белән яхшы булырга тели идем, ләкин мин яшь идем, минем дәртем бар иде. тик мин ялгыз идем Иң зчкерсез теләкләремне тәшкил иткән нәрсәләр турында аңлатырга маташкан һәр очракта кимсетүле карашка тап була килдем, ә ачы нәфесемә бирелә башладыммы.— мине мактыйлар һәм хуплыйлар ♦ иде». u Бер яктан караганда, монда нәтиҗәнең ике төрле булуы мөмкин дә түгеп ке- х бек: аристократларга хас мәгънәсез, буш тормыш, кәеф-сафа корулар әле канатла- д ныл та җитмәгән яшь Толстойны шул тикле үзенә буйсындырган һәм ул үзенең әлеге т «ачы нәфесенә» шул тикле бирелгән ки, аның лекцияләр, семинарлар, имтиханнар щ турында уйларга вакыты да калмаган, теләге дә булмаган. Тик без катгый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк әле. Беренчедән, Лев Николаевич үзе £ үк ул чорда тормышының «Тоташ яманлык» кына булмавы, күңелендә әледән-әле 3 «яхшылыкка омтылыш» уянуы турында яза Икенчедән, без мөһим бер нәрсәне— £ телгә алынган юлларның кайчан язылуын истән чыгармаска тиешбез. Алар 1903 елда. Лев Николаевич инде җитмеш биштә чакта язылганнар. Бу яшьтә кеше үткәндәге = тормышына тәнкыйть күзлегеннән караучан, ул чактагы хаталарына аерата аяусыз < булучан Шуңа күрә бу очракта без, бәлки, аның үэ-үзен чыбыркылауларына артык * әһәмият бирмәскә, ул гына да түгел, Толстойны Толстой тәнкыйтеннән якларга тиешбездер?! * Бу уңайдан Лев Николаевичның үлмәс әсәрләренә бик зур бәя бирү белән бер- ® рәттән, аның иҗатындагы һәм характерындагы каршылыкларны да аңлаган В И. Ле- □. нинның күрсәтмәләрен дә искә төшерергә кирәк Без бит Лев Толстойны тагын «тол- — стойчы» итеп тө, ягъни, Владимир Ильич сүзләре белән әйткәндә, «халык каршында < күкрәк кагып: «мин әшәке, мин кабахәт, ләкин мин әхлагымны яхшырту белән шөгыль- U ләнәм»,— дип сөйләнүче иеше итеп тә беләбез. и һәм, ниһаять, иң соңгысы: Лев Толстой бик тиз генә, кинәт кенә даһи худож- ф ник, бөек фикер иясе булып китмәгән. В И Ленин сүзләре белен әйткәндә, «иҗти- °- магын ялганга һәм фальшька каршы искиткеч көчле, турыдан-туры эчкерсез протест белән чыгу өчен, ул бар нәрсәне үз күзе белән күрергә, үз йөрәге аша үткәрергә тиеш була. Әйдәгез, аның башыннан ахырынәча «Казан материалына» нигезләп язылган «Балдан соң» хикәясен искә төшерик. Аристократ өемдә мәҗлес Безнең героебыз — үтә дә беркатлы, җаны-тәне белән гашыйк, яшь егет тә шунда. Аңа бу кичтә һәр нәрсә гүзәл булып күренә: аны гашыйк иткән сылу да. аның тез гәүдәле, йөзеннән ягымлы елмаю китми торган өлкән яшьтәге полковник әтисе дә Мәҗлес темам. Вакыт соң. Егетебезнең күзенә йоны керми. Ул, бөтен барлыгын биләп алган зчкерсез тойгыларга бирелеп. Арча кыры буйлап атлый. Таң алды Егет очраклы рәвештә чиркангыч бер күренешнең—ниндидер гаебе булган татар солдатын җәзалауның шаһиты була. «...Җәзаланучы, торле яктан тешкән сугулар астында, әле артка таба чайкалып,— һәм ул чакта аны мылтыкка бәйләп алып баручы унтер-офицерлар алга таба тертеп җибәрәләр,—әле алга таба сөрлегеп.—һәм ул чакта унтер-офицерлар, егылып китүдән саклап, аны артка тарталар.— бөтен тәне белән тартышып, яланаяклары белән чаптыр-чоптыр атлый-атлый, миңа таба килә. һәм. аңардан артка калмыйча, каты басып, бераз сикеребрәк атлап, хәрби кеше бара. Алсу йөзле, аксыл мыеклы һәм бакенбардлы бу кеше кызның әтисе иде. Җәзаланучы, аркасына таяк тешкән саен, гаҗәпләнгәндәй, газапланудан чытылган йөзен сугучыга бора да. ак тешләрен ыржайтып, бер үк сүзләрне кабатлый. Мин бу сүзләрне ул миңа якын ук килгәч кенә ишеттем Ул сүзләрен әйтми, ә сулкылдап чыгара иде: «Туганнар, шәфкатьле булыгыз, туганнар, шәфкатьле булыгыз ■ Атлаучылар мин басып торган җирдән узып киткәч, кыска гына бер мәлдә, мин рәтләр арасыннан җәзаланучының аркасын күреп калдым Ниндидер чуар, юеш табигый булмаганча кызыл бер нәрсә иде бу, мин хәтта аның кешө тәне булуына ышанмадым да. ...Кинәт полкоаник туктап калды һәм, тиз-тнэ атлап, солдатларның берсенә якын килде. Мин аның ачулы тавышын ишеттем: — Мин сиңа күрсәтермен! Читкә сугасыңмы? Читкәме? һәм мин полковникның татар аркасына каты сукмаганы өчен тәбәнәк буйлы, зәгыйфь кыяфәтле бер солдатны замша перчатка кигән кечле кулы белән яңаклавын күрдем». Юк, фараз итү сәләте, фантазиясе никадәр генә кечле булмасын, мондый нәрсәне уйлап чыгармыйлар. Мондыйны барысын да үз күзе белән күргән, үз күңелендә кат-кат кичергән, йөрәк газабы аша үткәргән кеше генә яза ала. Үзенең вак нәфесенә хуҗа булалмыйча, шуның колына әйләнеп, азып-туэып, кәеф-сафа кылып кына йөргән кеше мондый кичерешләргә сәләтлеме соң? Димәк, без югарыда телгә алган нәтиҗәне ашыгып ясаучылар ялгышалар. Димәк, Лев Николаевичның студент булып йөргән өч елы бушка ук китмәгән. Димәк, булачак язучы, уку йорты бинасында булмаса да, Казанда үз университетын барыбер үткән. Казанда ул кәеф-сафа кылудан, аристократлар тормышының ялтыравыклы бизәкләреннән, университет стеналары эчендә хөкем сөргән өчпошыргыч тәртипләрдән күңеле кайткан кешегә әйләнгән, ә тынгысыз гакылы белән ул бар нәрсәне күзәтеп, күреп, аңына сеңдереп йөргән, аларны анализларга, бер-берсе белән чагыштырырга. нәтиҗәләр ясарга өлгергән. Шул елларда ук инде ул — бөтен феодаль- крелостниклык строеның, ул чактагы иҗтимагый, дини, әхлакый мөнәсәбәтләр системасының, кыскасы, бөтен стройның череклеген, ялган асылын аңлый башлаган художник. Иң дөресе менә болайрак булырга тиеш кебек: бер яктан, бу атмосферага, череп баручы бу стройга аның күңеле ятмый, ул аны кабул итә алмый, икенче яктан, ул алар белән ачыктан-ачык конфликтка керергә, алар белән арасын өзәргә сәләтсез. Толстойны укуын ташларга, 1847 елда университеттан да. Казаннан да бөтенләй китәргә мәҗбүр иткән рухи драманың сәбәбе менә шунда. Бөек Л. Н. Толстойның бу чордагы тормышына кагылышлы урыннарны республика җәмәгатьчелеге ихтирам белән саклый. Шәһәр урамнарының берсенә — элек Институтская дип йөртелгәненә — язучының исеме бирелгән. Шул ук урамда скульптор В. Пинчук ясаган бюст куелган. Алты ел эчендә Толстой яшәгән йортларның барысы да истәлек такталары белән билгеләнгән. Кыскасы, Казан Лев Николаевичны истә тота, ярата, хөрмәтли, аның бөек таланты алдында баш ия, даһиның беренче аңлы адымнарын үзендә ясаган булуы белән чиксез горурлана. Л. Толстойның «Сугыш һәм солых», «Яңадан туу» кебек зур әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгәи һәм яратып укылалар. РӘСӘЙНЕҢ БӨЕК ҖЫРЧЫСЫ . W Ж л, туганкай, халык төркемен тәмам кол итәр өчен иблиснекедәй коточкыч көчкә ия булган зур гыйфрит...». Бу сүзләр Россиянең бөек улы, кабатланмас таланты, әмма, холкы ягыннан бик каршылыклы шәхес — Федор Иванович Шаляпин турында. Аларны рус җиренең икенче бер даһие, бөек художник — Алексей Максимович Горький әйткән. Тормыш юллары озак еллар буе бер-берсе белән бик кызык үрелеп барган бу ике әһел якын дуслар булган. Алар, соңрак — Ф. И. Шаляпин язганча, «таныш булмас борын ук очрашка --•■>», ә тормышлары бер-берсенә бик нык охшаган, ә кайбер очракларда янәшә а'ь лып барган». Федор Иванович 1873 елда элекке Рыбнорядскийда (хәзерге Куйбышев урамы) безнең көннәрдә мемориал» такта белән билгеләнгән агач йортта туган. Ярлы чиновник, земский управаның писаре, акыл-сәләт ягыннан әллә ни ерак китә алмаган, ихтыярсыз, еш кына үзенең болай да булыр-булмас хезмәт хакын эчеп бетерә торган һәм, исерек чагында, бик бәйләнчек кешенең улы — Федор Иванович бала ва- кытыннанчук кагу-сугуларны да, ачлык-ялангачлыкны да татып үскән. Алар «аена тәңкә йрымга» ул чакларда Казан янындагы авыл саналган, бүген исә өлкән буын кешеләр генә хәтерли торган, шәһәр уртасында диярлек калган Әми тавында, бө- РӘИС САБИРОВ ф КАЗАН АЛАРНЫ МӘНГЕ ОНЫТМАС ф тегесе, тәвәккәлләп, әле исеме-аты чыкмаган бу егетне, аена унбиш сум хезмәт хакы түләп, эшкә алырга риза була. Федор Иванович Шаляпинны театр, музыка сәнгатенең иң югары баскычларына күтәргән, аны сәнгать күгендә беренче дәрәҗәдәге «йолдыз» иткән, тиңдәшсез опера җырчысы һәм, ниһаять. Россиянең горурлыгы иткән һәм илле еллык юлның башлануы була бу Унҗиде яшьлек Шаляпин Казан белән әнә шулай аерылыша. Гәрчә безнең шәһәрдә булачак бөек артистка бәхетле һәм шатлыклы көннәр әллә ни күп тәтемәсә дә, Федор Иванович Казанны һәрвакыт яратып һәм сагынып искә ала. Инде бөтен дөньяга танылган җырчы булгач та әледән-әле туган якка кайтып Шәһәр белән саубуллашканнан соң бирегә ул беренче талкыр җиде ел үткәч, 1897 елда килә. Шәһәрдән-шәһәргә. театрдан-театрга күчеп йөрүләр белән бәйле авырлыклар, опера сәхнәсендә беренче уңышлы чыгышлар, Тифлиста ул чагында бик атаклы саналган белгеч Д. Усатовтан җырлау осталыгына өйрәнүләр, башкаланың император театры һәм Мәскәүдәге шәхси опера сәхнәләрендә беренче чыгышлар инде артта калган була. Казан җәмәгатьчелеге үзенең танылган якташын бик җылы каршы ала. Аның концертлары зур уңыш белән үтә. Федор Иванович чит илдә яшәгәндә дә Казанны бик сагына. «Тормыш сәхифәләре» китабында ул: «Минем бик гүзәл Урта диңгездә дә. Атлантик океанда да булганым бар. шулай да бүгенгә кадәр кара кучкыл, тымызык Кабан күлен яратып истә тотам»,— дип яза. Максим Горькийның 1938 елда Капридан үзенең 60 еллыгына туган илгә кайтканын, бүтән шәһәрләр белән беррәттән, Казанда да булуын белгәч, Шаляпин аңа Париждан болай дип яза: «Хатта синең Казанда булуың турында укыгач, азрак ямансулап алдым. Хәтердә, күз алдында торгандай булып, дөньядагы барлык шәһәрләрдән дә гүзәлрәк (минем өчен, әлбәттә) булган шәһәр үсеп чыкты. Үземнең анда үткән бөтен тормышымны: бәхетләрне һәм бәхетсезлекләрне, гадәти көннәрне һәм масленица бәйрәмнәрен, гимназисткаларны һәм кибетче кызларны, ссуда кассаларын һәм аяк киеме мастерскойларын искә төшердем һәм уйларым белән кадерле Казан театры янында тукталдым да, елап җибәрә яздым...». Сүз уңаенда халкыбызның горурлыгы булган бу ике бөек затның үзара мөнәсәбәтләренә бераз тукталыйк. Әле бүген дә кайчак аларның дуслыгы, аерым алганда, безнең шәһәр белән бәйле тормышлары турында бик үк төгәл булмаган сүзләр ишетергә туры килә. Федор Ивановичның истәлекләренә караганда, алар Алексей Максимович белән беренче тапкыр Казанда түгел, 1897 елда, Шаляпин Мәкәрҗә ярминкәсендә җырлар өчен килгәч, Нижний Новгородта очрашалар. «Патша хакына яшәү» (М. Глинканың «Иван Сусанин» операсы революциягә кадәр шулай аталып йөртелә — Р. С.) операсы барганда, тәнәфес вакытында, Шаляпинның артист бүлмәсенә Максим Горький керә. «Сез дә безнең кебек Исаакий икәнсез (Россиядә сукбайлыкта йөрүчеләрне шулай дип атаганнар — Р. С.), дөресме шул,— дип сорый Горький һәм җирле сөйләмгә хас акцент белән өстәп куя: «Сез рус мужигын бик оста гәүдәләндерәсез, һәм гәрчә мин андый русча-немецча сюжетларны яратып бетермәсәм дә. балаларын искә алучы Сусанин булып елавыгыз ошады». Менә шул кичтән башлап, дип яза Шаляпин, безнең арада озакка сузылган эчкерсез кайнар дуслык башланып китте. «Күпләр, янәсе, мин үсмер чакны һәм яшьлегемне Горький белән бергә үткәргәнмен, аның белән бергә Иделдә эшләп йөргәнмен, янәсе, без бергәләп хорда җырлаучы булыр өчен имтихан тотканбыз да, аны хорга кабул иткәннәр, ә минем тавышым булмаганга алмаганнар, дип сөйлиләр һәм язалар. Боларның берсе дә дөрес түгел... Ә безнең хорда җырлаучы булырга имтихан тотуыбызга килгәндә исә. чыннан да, без икебез дә антрепренер Серебряковның хорын яшь тавышлар белән тулыландыру өчен Казан гражданнарына мөрәҗәгать итүенә җавап бирдек, ләкин бу вакытта без әле таныш түгел идек. Горькийны кабул иткәннәр, ә мине юк, чөнки ул миннән дүрт яшькә өлкәнрәк: аның тавышы инде формалашкан булган, ә минеке әле үзгәрә иде...» Бу ике титанның дуслыгы утыз ел дәвам итә. Моның шулай икәнен аларның замандашлары—ул вакыттагы әдәбият һәм сәнгать әһелләре, аларның хатлары раслый. Тик менә 1930 елның җәендә бу дуслык җитди сынау үтәргә мәҗбүр була. Эш нәрсәдә соң? Алексей Максимович моңа кадәр дә Шаляпин холкындагы тискәре ИСТӘЛЕКЛЕ ИСЕМНӘР РӘИС САБИРОВ ф КАЗАН АЛАРНЫ МӘҢГЕ ОНЫТМАС ф гә тикшеренү эшләрен зур колач белән алып барырга мөмкинлек ачыла. Клаус бәхетенә университетның һәм ватаныбыз химиясенең киләчәктәге язмышы бәхетенә каршы, аның белән бер ук вакытта диярлек, бер ук кафедрада, шул ук атаклы лабораториядә. аның белән иңгә-иң торып, русның икенче бер атаклы галиме Николай Николаевич Зинин эшли. Клаус университетта башта химия кафедрасында адъюнкт һәм без телгә алган лабораториянең мөдире. 1839 елдан экстраординар (штаттан тыш) профессор, • 1844 елдан башлап Дерпт университетына күчкәнче—ягъни 1852 елга кадәр — ординар профессор булып эшли. 1844 ел аның өчен аерата уңышлы була. Бу елны ул үзенең атаклы ачышын ясый — «рутений» (латинчадан тәрҗемәсе — «Россиянеке» дигән сүз) исемле яңа элемент таба. Химия лабораториясендәге җиһазлар, бүгенге- ләр белән чагыштырганда, шактый примитив, спектраль анализ дигән нәрсә әле юк, Д. И. Менделеевның бүген галимнәргә табигатьнең иң тирән серләренә үтеп керергә мөмкинлек бирә торган периодик системасы әле билгесез бер вакытта ясалган булуы бу ачышның әһәмиятен тагын да арттыра. Шунысы да бик мөһим—«рутений»— әлеге периодик системадагы элементларның безнең илдә табылган бердәнбере. Бу металл хәзер медицинада, иң төгәл приборлар ясау өчен китә торган төрле кушылмаларда киң кулланыла. Атаклы рус химигы Николай Николаевич Зинин — Казан университетын тәмамлый һәм укыту, фәнни эш алып бару өчен кафедрада калдырыла. Үзенә кадәр эшләгән һәм үзеннән соңгы күп кенә галимнәр кебек үк, Николай Николаевич та химиягә турыдан-туры гына килми. Ул университетның физика-математика факультетын тәмамлый, анда даһи Н. И. Лобачевскнйның, дөнья әйләнеш сәяхәттә катнашкан мәшһүр астроном И. М. Симоновның һәм талантлы математик М. Бартельсның лекцияләрен тыңлый. Укуын тәмамлагач физика кафедрасында калдырыла, күпмедер вакыт студентларга астрономиядән лекцияләр укып йөри, һәм бары тик ике елдан соң гына Н. Н. Зининның фән өлкәсендәге юлы кискен борылыш ясый—ул бөтен барлыгы белән химия фәненә кереп чума. Химия кафедрасына күчкәннән соң аны чит илгә командировкага җибәрәләр. Булачак профессор күп кенә Көнбатыш Европа илләрендә күренекле галимнәрнең лекцияләрен тыңлый, химиядән тыш биология, медицина белән кызыксына. Россиягә кайткач, 1841 елда докторлык диссертациясе яклый һәм шул ук елны экстраординар профессор итеп билгеләнә. Казан университетында Н. Н. Зининның экспериментатор-галим таланты ачыла. Ул дөньяда беренче буларак реакция юлы белән анилин матдәсен китереп чыгара. Аның фән тарихына «Зинин реакциясе» дигән исем белән кереп калган ачышы гаять зур практик әһәмияткә ия. Ләкин Николай Николаевич бу гүзәл ачышының үз иле— Россия халык хуҗалыгында кулланыш табуын күрә алмый үлә. Бу урында рус фәнен үстерү өчен ничәмә-ничә еллар бер ялгызы көрәшеп йөргән даһи Ломоносовны, «ут машинасын» инглиз Уаттан күп элек уйлап тапкан, ләкин ачышының тормышка ашуына ирешә алмаган Ползуновны, күп кенә оригиналь механизмнар иҗат ител тә үзен таныта алмаган, мәсхәрәгә дучар ителеп, хәерчелектә үлгән талант иясе Кули- бинны, радионы ачкан, ләкин патша хөкүмәте тарафыннан кире кагылган Поповны, электр лампасы уйлап табуда Маркони белән Эдисонны шактыйга уздырган Яблоч- ковны һәм Россия җирлегендә гаять зур авырлыклар белән иҗат иткән башка акыл ияләрен искә алып үтәргә мөмкин. Николай Николаевич Зининның ачышы белән дә шундыйрак хәл туа. Анилинны синтезлау ачышы химия промышленностен, аерым алганда, буяу-лак промышленностен үстерүдә гаять зур роль уйный. Ләкин башта Россиядә түгел, Германиядә кулланыш таба. Ул заманның күренекле химигы А. В. Гофман 1880 елда, Н. Н. Зининның вакытсыз үлүе турында ишеткәч, Германиянең химия җәмгыяте утырышында ясаган чыгышында: «Әгәр Зинин нитробензолны анилинга әверелдерүдән гайре бүтән берни эшләмәгән булса да, аның исеме химия тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылган булыр иде»,— ди. Әгәр Казан химия мәктәбенең без телгә алган вәкилләре шәһәргә университетны тәмамлау яисә шунда эшләүләре аркасында гына бәйле булсалар, исеме бөтен дөньяга танылган, бик хаклы рәвештә химиянең бөек реформаторы дип аталган галим Александр Михайлович Бутлеров — тумышыннан ук «безнең кеше». Александр Михайлович 1828 елда Казан губернасының Чистай шәһәремдә ту*. Аның балачагы Кама буйларында. Налолеоига каршы сугышларда катнашкан отставкадагы офицер әтисе Михаил Васильевичның имениесеиа вмын гына урмашкаи Урман Шенталасы авылында анисе ягыннан туганнары гаиләсендә ута Казанда гимназиядә укый, университет тәмамлый, үзенең атаклы остазлары К Клаус һәм Н Зимин лекцияләрен тыңлап, химияне әйрәне.. Башта гыйбрәтле дә, келке дә булган ике вакыйганы искә тәшереп үтик. Саша Бутлеровка әле сигез яшь кенә чакта хәлле кешеләрнең балаларым гим- у мозңяге керү ечен хәзерли торган хосусый пансионнарның берсендә укыл мәргәндә, j пансион урнашкан бинаның подвалында шартлау була Түрәләр алдында бик тырыш, j Әпгер күренергә омтылучы ялагай тәрбияче Рональд подвалдан шактый куркынган, фитә-башы корымга буялган Сашаны ияртеп чыга Яшенә күрә гаять кызыксынучам, — Взленучвн һәм тырыш малай, әлеге подвалга тешеп. химик темрибә scan карамакчы у булган, шартлау шуннан чыккан икән Сашаны карцерга ябалар Ләкин теге үтә ты- j рыш. «акыллы баш» тәрбиячегә бу әле аз тоела Ул пансионда яшәүче балаларның ~ барысын да ишегалдына җыя. Бутлеровның муенына карага ак белән «Беек химик» * Лнп язылган такта аса да аны тәмам мәсхәрә итәр ечен шулар янына алып чыга. * Язмыш соңыннан теге «белдекле» педагогтан бик ачы келә, Александр Михайлович J Бутлеров дәрестән дә беек химик, ватаныбыз фәненең горурлыгы булып китә 1849 елда, егерме ике яше тулыр-тулмас. Александр Михайлович үзе тәмамлаган Казан университетында фәнни-тикшеренү һем укытучылык эшенә тотын* Хәер, монда безнең игътибарга лаек тагын бер нәрсә бар имән Кандидатлык дәрәҗәсен ® ул (злек моидый дәремене университет бетергән вакытта биргәннәр) химиядән шан- * Тый ерак торган һәм «Урал-Идел фаунасында иендезге күбәләкләр» дип аталган жеэ- мәте ечен ала А М Бутлеров университетта остазларыннан берсе профессор Карл < Клаус һәм ул чакта Казан уку-укыту округының попечителе хезмәтләрен башкарган u даһи математик Н. И. Лобачевский үтенече буенча калдырыла Егерме *ч яшендә V ул инде — магистр, революциягә кодерге Россиядә беренче гыйльми дәрәҗә иясе. {герме биш яшендә исә факультетның гыйльми советы карамагына «Эфир майлары — Турында» дигән докторлык диссертациясен тапшыра Бу хезмәтендә ул үзе китереп чыгарган яңа матдә — пулегониың топ сыйфатларын тасвирлый һәм шул рәвешче табигатьтәге химик кушылмаларны ейренүге нигез сала Әмма, оппонентларның берсе булган профессор Савельевның хезмәтне канәгатьләнмәслек дип бәяләве аркасында, факультет советы диссертацияне кире кәс* Әлбетте. ни эшләгәнен, нәрсәгә кул күтәргәнен үзе дә белмәгән бу кешенең тискәре фикере гене Бутлеровның фән •лкесендәге үсешен тоткарлый алмый, ул үзенең диссертациясен Мәскеү университетына барып күпләрне таңга калдырыр дәрәҗәдә уңышлы яклап кайта 1854 елда •герме алты яшьлек Бутлеров профессор була, университет студентларының иң яраткан педагогларыннан санала башлый. Ленин лекция уку—яшь галим алып барган эшнең бер елеше гене Аның ечен иң теп шегыль — фән, тикшеренүләр, лаборатория. пробиркалар янында үткәргән йокысыз теннер Фәндә үз сүзен ейтер •чей ул күп укый, уйлана, тикшеренә, әзлене Уя махсус рәвештә Петербургка, үзенең остазы Н. Н. Зинин анына бара һем соңрак аның белән бу очрашуны үзенең үсешендә бетен бор эпоха дип атый. Ул чит иллергә командировкага йери, андагы, бигрәк тә Франциядәге галимнәрнең химия елкәсендәгә казанышлары белән таныша- Уииверситот ректоры итеп сайлангач ул ике генә ел эшли, 1863 елда фен хакына бу урыннан баш тарта. Чит илдән Россиягә кайтканнан соң ул тогын бетен барлыгы белен фәнгә, үзенең экспериментларына чума һем аңарга кадер борлык химиклар тел-теш тидергесеэ хакыйкать дип танылган нәрсәләргә «селтене». Ул эамандагы укымышлылор органик матдәнең молекулалары беркайчан да кешегә үзләренең серләрен ачмаячаклар, дип Санаганнар А. М. Бутлеров бу фикерне кире кага һем органик кушылмаларның яалеит ыемнинлеклореннан чыгып барлыкка килүләрен, молекулалардагы атомнарның үзара бәйле булуларын, 6ү хәлнең табигать законы икәнлеген раслый. Органик кушылмаларның тезелешә теориясе соңыннан «Бутлеров теориясе» дип аталган, органик химиянең нигезендә яткан ачыш эне шулай ту* 1868 елның сентябрендә Петербург университетының ординар профессоры итеп раслангач, ә 1871 елда. Россиянең Фәннәр академиясе составына сайланганнан соң да Александр Михайлович Казан белән, безнең яклар белән элемтәсен еэми. Казан университетының почетлы профессоры итеп сайлануын ишеткәч, ул балаларча шатлана Галим һәр җәйне диярлек Чистай өязендәге Бутлеровка авылына кайтып йөри, анда умартачылык белән шөгыльләнә. Ләкин бу да — эш юктан эш булсынга йөрү түгел, фәнгә нигезләнгән бик җитди шөгыль. 1871 елда А. М. Бутлеровның «Умарта корты, аның яшәеше һәм умартачылыкның төп кагыйдәләре» дигән күләмле хезмәт язуы шул турыда сөйли. Аның бу хезмәте соңрак Бөтенроссия ирекле экономик җәмгыятьнең мактау кәгазенә лаек була. А. М. Бутлеровның тагын «Умарта кортларын ничек үрчетергә» дигән популяр брошюра языл бастырганлыгы да билгеле. Александр Михайлович Бутлеров турындагы сүзне аның ундүрт яшьлек чагында әтисенә язган хатына мөрәҗәгать итеп төгәллик. Ул: «Ватан файдасына эшләгән кыен батырлыкларымнан соң мин, ниһаять, балачагым үткән шау-шусыз куышта, минем өчен кадерле кешеләр арасында, яшәү шатлыгын тәүге кат татыган урында тынычланырга теләр идем...» дип яза. Бу теләк кабул була. 1886 елның мартында Александр Михайлович аян кан тамырларының кинәт авырта башлавын сизә. Бутлеровкасына кайта, өй тирәсендә йөри дә башлый, ләкин шул ук елның августында һич көтмәгәндә дөнья куя. А. М. Бутлеровны Петербург университетының профессоры итеп тәкъдим керткәндә, бөек рус химигы Д. И. Менделеев болай дип язган: «Химиядә Бутлеров мәктәбе һәм Бутлеров юнәлеше яши». Менә шушы Бутлеров юнәлешен Казан университетында һәм илебезнең бүтән фән үзәкләрендә хәзер аның күп санлы шәкертләре дәвам иттерә. Монда барыннан да элек фәнни карашы гаять киң булган галим-теоретик Владимир Васильевич Марковников исемен атарга кирәк. Ул, Казан университетының утыз бер яшьлек доценты. 1869 елда гыйльми советка үзенең докторлык диссертациясен тәкъдим итә һәм бу хезмәтендә А. М. Бутлеровның химик төзелеш теориясен тагын да үстерә, аны атомнарның бер-берсенә үзара йогынтысы теориясе белән тулыландыра. Әгәр Бутлеров химик кушылмаларда атомнарның урнашу тәртибен ачкан булса, Марковников тәгълиматы атомнарның бер-берсе белән бәйләнешләрен аңлата. Казан университетында А. М. Бутлеровның иң яраткан һәм иң якын шәкертләреннән берсе исеме бөтен дөньяга танылган, фәнне күп кенә әһәмиятле ачышлар белән баеткан галим Александр Михайлович Зайцев була. Үзе Казанда туып үскән, биредә икенче ирләр гимназиясен, аннары университетны тәмамлаган бу кеше 1870 елда, утыз ике яшендә темасының тирәнлеге һәм теоретик яктан актуальлеге белән таңга калдырган докторлык диссертациясен яклый. Ул берничә ел В В. Марковников белән иңгә-иң торып бер кафедрада эшли, ә соңгысы Одессага киткәч, органик кимия кафедрасының һәм химия лабораториясенең мөдире булып кала. 1907 елда Россия Фәннәр академиясе аңа академик исеме тәкъдим иткәч тә (ул чакларда академик кеше башкалада яшәргә тиеш була) ул бу тәкъдимне кире кага, туган университетына, Казанга турылыклы булып кала. А. М. Зайцев аңлы тормышының күп өлешен, А. М. Бутлеров тәгълиматын үстерүгә багышлый. Үзенең яраткан остазы күрсәткән юлдан барып, ул өченчел спиртларны табу юлын ача. Ул тәкъдим иткән синтезлар нигезендә уннарча органик кушылмалар ылыслы агачларда, эфир майларында очрый торган һәм медицинада, лак-буяу промышленностенда киң кулланыла торган матдәләр — терпеннар, витаминнар, гормоннар табыла. Ул Россиядә химия фәнен производство белән бәйләүгә нигез салучылардан берсе булган, Казандагы бертуган Крестовниковларның сабын заводы (хәзер М. Вахитов исемендәге химия комбинаты) өчен технологик процессларны эшләгән. Ниһаять, Казан химия мәктәбенең иң күренекле вәкилләреннән берсе, бу мәктәпне гомеренең алтмыш елы буе җитәкләгән, күбебез әле исән чагында күреп калган академик. Социалистик Хезмәт Герое. Дәүләт премиясе лауреаты Александр Ерминенгельдович Арбузов һәм аның шәкертләре турында берничә сүз әйтергә чират җитте. Бел башта ук телгә алган мәһабәт бинадагы А. М. Бутлеров исемендәге фәнни- тикшеренү институты хәзер узенә бер төрле реликвиядән самада Биредә Казан химия мәктәбенең иң күренекле галимнәре эшләгән кабинет моннан йөз ел элек булган хәлендә саклана. Китаплар — А. М Бутлеровның шәхси китапханәсеннән Кызыл агачтан сырлы бизәкләр төшереп эшләнгән шкафларда шушы лабораториядә чыгарылган препаратлар саклана Хәзер бу кабинетка Александр Ерминенгельдовичның улы Борис Александрович Арбузов «хуҗа». Ул узе дә — академик. Социалистик Хезмәт Герое, А М. Бутлеров юнәлешен дәвам иттерүче галим. — Менә рутений,— ди ул. әлеге шкафлардагы препаратлар белән таныштырып — Менә Н. Н. Зинии китереп чыгарган анилин, менә А М Бутлеровның йодлы метилены, реакцияләр ясаганда Бутлеров файдаланган үлчәү Бу шкафта Казан химия мәктәбенең инде безнең чорда, совет чорында ирешелгән уңышларын чагылдыручы коллекция: Александр Ерминенгельдоаич Арбузов һәм аның шәкертләре синтезлаган фосфорлы органик матдәләр. Революциягә кадәр һәм аннан соң да әле күп еллар буе бинада нибары берничә кеше эшли иде.— дип дәвам итә Борис Александрович.— Гыйлем Хәирович Камай белән без икәү, беренче аспирантлар буларак килгәндә, лабораториянең штаты медирдән һәм еч ассистенттан тора иде . Танылган химик, Дәүләт премиясе лауреаты, татарлардан беренче профессор, бераз вакыт университетның ректоры булып торган кеше Гыйлем Камай турында да берничә сүз әйтел китәргә кирәк. Химиягә, фәнгә бик авыр юллар белән килә ул. Башта ат куучы булып эшли, Идел пристаньнарында йек ташын Укырга-язарга да ул Иделдәге пароход исемнәрен укып өйрәнә. Боек Октябрь бу гади татар егетенә белем алырга, профессор дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә Гыйлем Камай — үзенең остазы А Е Арбузов башлаган фосфорлы органик матдәләр һем кушылмалар өлкәсендә үз сүзен әйткән зур галим. Совет органик химиясен үстерүдә,— фәнни яктан да, оештыру ягыннан да,— Арбузовлар династиясенең роле гаять зур Династиянең башлыгы Александр Ерминен- гельдович бу мөһим эшкә, бигрәк те фосфорның органик кушылмаларын өйрәнүгә үзенең җитмеш ел гомерен багышлаган Ул ачкан һем соңыннан «Арбузов реакциясе» дип аталган реакция фосфороргании кушылмаларны синтезлауның төп юлы булып тора. «Бүгенге фосфороргании матдәләр химиясе,— дип язды күренекле совет галиме академик А Н. Несмеянов,— бөтен дөньяда танылганча,— башлыча Арбузов химиясе». А. Е Арбузовның улы Борис Александрович фәнни эзләнүләрнең текә сукмагына студент елларында ук баса һем мене илле елдан артык инде шул сукмактан атлый, практика өчен бик кирәкле булган табигый кушылмалар — терпеинарны әйрәне, химиягә физика һәм математика алымнарын кертеп, Бутлеров теориясен үстерә, тирәнәйтә. Безнең шәһәр бүген дә химия фәненең иң зур үзәкләреннән берсе булып кала Хәзер химиядә Бутлеров юнәлешен, аның традицияләрен эур-зур коллективяар үстерә. Ләкин бу әле күренекле галимнәрнең яңа исемнәре тумый яки тумас диген сүз түгел. Университет ишек алдындагы мәһабәт бинаның стенасы еллар үткәч яңадан-яңа истәлек такталары белән бизәлер.