ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕ ҺӘМ ИЛҺАМ ШАКИРОВ
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә, матур, милли ней: Башка килә уйлар терле-тврле. Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Халкыбызның борынгы җыры «Әллүкивне ишетеп язган Габдулла Тукайның әлеге сүзләре Илһам Шакиров җырлавына да бик туры килә. Аның башкаруында бу илаһи моң күңел түренә үтеп керә, гаять хисләндерә Халкыбызның иң моңлы көйләреннән шактыеның Тукай сүзләренә җырлануында зур бер мәгънә, символика бар. Халык күңеле сизгәнне езелеп-озелеп әйтеп бирә алган бөек Тукай сүзләреннән башка без борынгы көйләребезне, аларныи бөтен гүзәллеген аңлап бетерә алмас идек кебек. Бу җырларда гасырлар буена изелеп килеп тә. үз йөзен, үз моңын югалтмаган халыкның рухи батырлыгы яңгырый Әйе, һәрберсеннән нечкә сагыш, тирән моң бәреп торган, халкыбызның үзе кебек үк озын гомерле «Әллүки»ләребез. «Зиләйлүквләребез, «Тәфтиләү»- ләребез, «Туган тел»ләребез бар безнең Ә халыкның үз сүзләренә җырлана торган, буыннан-буыига тапшырылып килгән борынгы җырларыбыз күпме! «Кара урман». «Гөлҗамал». «Кәләү Гайшә», «Зөбәрҗәт». «Тәзкирә». «Салкын чишмә». «Бөдрә тал». -Сакмар» «Уел» һәм башка гүзәл җырлар Тукай сүзләре белән әйткәндә, «бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр», «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер Бу — бөртекле сихри көзгедер Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөһбәсеэ. аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр» Хак әйтелгән, бөек сүзләр. Нәкъ менә борынгы көйләр халкыбыз тормышының катлаулы үсеш баскычларын, аның социаль-политик аңы һәм психологиясенең фор малашуын, иҗтимагый көрәшен чагылдыралар. Борынгы җырлар — бай һәм катлаулы тарихы булган халкыбызның, аның рухи культурасының кадерле ядкарьләре, энҗе- җәуһәрләре генә түгел, ә шул культураның тирән тамырларын ачыклауда, халыкның ттник һәм психик үзенчәлеген билгеләүдә зур роль уйнаучы кыйммәтле чыганаклар да Бер генә җырга мөрәҗәгать итеп карыйк. Ул да булса халкыбызның иң гүзәл җырларыннан саналган «Кара урман» («Иске кара урман»). СӘНГАТЬ Каро да тына урмак, караңгы тек. Ямс, атпар кир»м ла үтәргә Кара урманны чыккай чакта. Кисет л-тдмм кушклам. ♦ Ай, аерылмаек, дускаем. Җырның ачыну белән тулы сүзләрен» һ»м т-рен моңына караганда, ул шактый = борынгы булырга ошый һем халык «чей иң авыр заманда. ’вр-эның иң дәһшәтле, * иң әрнүле чорында тугайдыр дигән фикер уята Кара урман тәшеичәсе тиран фмло3 софик, социологик тешенч , итеп, халыкның авыр кониәрдәге шомлы, караңгы тор- < мышын чагылдыру символы булып кабул ител» Заманалар авыр, еллар ябык. Дус-иш кирәк гомер итәргә, — дигән сүзләрне нәкъ ман» шундый фаҗигале заманда барлыкка килгән дип кәнә t аңлап була, «Тен караңгысы басып яткан кара урман Эченнән нинди үзәк езгеч авыр моң, нинди дәһшәтле ялгызлык бәреп чыга»,— дип язган иде бу җыр «акында елкен С | язучыбыз Гомер ага бгәширов. Әйе, ялгызлык күңелдә авыр яра булып калган Тик бу халыкның киләчәккә еметләре зур әле Кара да гына урман, караңгы там. Нинди юллар белән лә үтәрбез. Ф Дус-иш белән бергә >ш иткәндә Теләкләргә тизрәк җигәрбез. «Кара урман» кое күпме генә җырчы һәм музыкантларны, башкаручы коллек- = ти»ларны илһамландырмаган! Золәнха Әхмәтова җитәкчелегемдәге Татар дәүләт җыр п •■ям бию ансамбленең хор группасы шушы җырмы башкарумың бии матур урмегеи », биргән иде. Ансамбльнең «Кара урмаияын тыңл- ’дп, «алымның үткәндәге шомлы “ кеннәре дә, аның киләчәккә булган якты хыяллары да күз алдыма килә. СССРмың - холык артисты, композитор Нәҗип Җиһаноеның -iarap валын кәйләремә сюита*- * сының икенче кисәге дә к Кар а урмам* >«емә мн»»зләмгл*. Симфоник оркестр башң коруында бу кой кара урманның кырыс табигате фонында халыкның үткән тери- = хыиа бор күз салу һәм якты тормыш сммзолы булып яңгырым Илһам Шаямроа соңгы * елларда бу җырны бернинди аа«омпо«1емемтсыз. впгызы тына җырлап. аңа икенче ь. бер тесмер һем яңгыраш бнрд». Илһам таяы_ . ң? • ы тонда калын һәм кара урман аша атка утырып барган ялгыз егәтиең момлы авазы булып ишетелә, яапым әйтергә теләген уйларны, омың иые хмслорән әчыя бире Илһам Шакиров турындл ннтап басылып чыгу үңое белен олы шәгыйробез Сибгат ага Хәким мондый сүзләр әйткән иде яШигырь тирәсендә күпме бәхәс «шет- мәдем мин. Шигырьдә фикерме, и— еш, --смеТ Шундый чпкта минем ««ныелерне бәхәстән бүлеп, Илһам Шакироатан «Кара урман»»... җыр; атасым «иле Тыңла, онытыл, Бәхәсләр могънәсәэ булып кала да үз урыныма кайта, еч-вгана Хор җырлыймы, симфоник оркәст, -ам ялгыз >-ч. башкарамы—«Кара ур- мәианар гади тыңлаучыда да, прсирәсс- ►₽** аңлатам сәнгать кешеләрендә до гирән тстет -гы уең . «» ханы»—ң манды* үло-сез әсәрләрен башкаручылар олы ихтирам;* г- ■ бу . ’ «»-■-- . клор бал»» .ге тәеыш, гүтан «алкы- бызның рухи даныясый бетен йәрше бәлш» аңлау һем шүны мыр аша ач., бирә белү, ннһотп. югары башккру остәльчы — мен» бу . Фортепьянода ярсулы кереш Аңа җырчының көчле тавышы кушыла Шаулый диңгез.. Җип өрәдер... Җилкәнен киргән кораб! «Кораб», «Карьят батыр», «Җиһанша», «Бик еракта идек без», «Әнкәм кабере янында», «Маһирә». «Озын су өсте» кебек бүгенге тыңлаучы өчен яңа булган, әмма заманында халык арасында киң таралган, тик ниндидер сәбәпләр аркасында онытылып торган җырларны Илһам үзе яки башка җыр сөючеләр ярдәмендә эзләп тапты, беренче булып башкарды һәм халык тарафыннан җылы кабул ителгән бу матур көйләребезгә икенче тормыш, яшәеш бирде Моның белән ул җыр-музыка яратучыларны гына шатландырып калмады, а профессиональ музыкантлар, композиторлар иҗаты өчен, гомумән, сәнгатебез һәм рухи культурабыз өчен иҗтимагый әһәмияткә ия булган зур мактаулы эш эшләде Илһам Шакиров иҗаты турында сөйләгәндә, бер хатирәгә урын бирәсе килә Җылы август киче иде Без Кама елгасы буенда борынгы истәлекләрне өйрәнел йөрүче бер төркем археологлар көне буе эшләгәннән сон лагерьга кайтып киләбез. Лагерь дигәнебез, өсте ябулы бер машина да, аның янындагы ялгыз палатка. Ерактан күренгән учак төтене безнең арыган аякларыбызга хәл кертеп җибәргәндәй итте Килеп җиткәндә. шоферыбыз Теи вә кендез Ул йөзәдер; Юп бар». ип карап. ф .Кораб» җырының үзәгендә күп газапларга дучар булган аэмыш Аны икенчесе ? алмаштыра. Бусын инде баяннар башлап җибәрә аларны шул ук җырныкын ягымлы = моңлы тавышы күтәреп ала Китми күңелемнән минем һич у Шул сөекле илкәем; Анда минем сайгам талкым, Аида сенгәи әнкәем... •Туган ил» Туган җиреңне езелеп сөю. ярсып сагыну^ тисе Бу көйләрне чит мп- _ пәрдә каңгырып йөреп тә, бәхет таба алмыйча, үз илләрен сагынып кайткан татар _ егетләре алып кайтканнар Туган якларын, җирен сагынып газапланган кешеләр мон- “ дый көйләрне чыгарганда юкка гына Дәрдмәнд Һәм Исәнбәтнең гыйбрәтле сүзләрен £ сайлап алмаганнардыр Илһам башкаруында шушы ике җыр бер бөтен булып кабул * ителделәр, алар туган ил, туган туфрак төшенчәсен бөтен тулылыгы белән ачып бирделәр сыман тоелды Күзгә йокы кермәде Әле лагерь йокыга яткач та. елга 3 буйлап озак кына йөрдем.. Ай тагын да югарыга менде үзәнне сыек томан каплап алды Бөтен тирә-юнь ниндидер сихри тынлыкка чумды Ерактарак тау итәгендә урнашкан Укмас авылында * да утлар сүнде = Укмас — шагыйрь Уимасыйның туган авылы Ничек дигән еле ул .Җырлар идемме җырымны. Ил өчен җан янмагач!! »- Ил өчен җан янмагач! Гаҗәеп мәгънәле сүзләр! Алар, әйтерсең, бөтен иөрөге - белән илен һәм халкын сөюче Илһам җырларына карата язылганнар Әйе. ул җыр- - лагаида. туган ил бөтен гүзәллеге белен күз алдына килеп баса Туган ил ул—иң $ оүвәл туган туфрак, газиз ата-ана. син дөньяга килгән авыл, аның герләп үскән иген _ басулары, шау чәчәкле болыннары, серле кара урманнары, тау астында челтерәп - аккан чишмәләре, суларында колач салып йөзгән елга-күлләре моңсу таллар әи- - лондереп алган тегермән буалары, айлы төндә ат саклаганда сөйләгән тылсымлы әкиятләре, кояш нуры белән тулы зәңгәр күге, күңелләргә дәрт естәүче иртәнге тургайлары, моңсызларга моң бирүче кичке сандугачлары, чиләкләп койган җылы җәйге яңгырлары, колак яфракларын өшетерлек кышкы салкыннары күз ачкысыз бураннары Уп—авылның күпне күргән әби-бабайлары дөнья җимертеп зшләл иеручо агайлары, апалары яшь егетларе һәм кызлары, ул аның нарасый балалары Ул—тирәякны шау китергән җәйге сабан туйлары Ул — тальян гармуннарының үзәк өзгеч моңнары Илһам Шакиров иҗаты турында сүз барганда, аның башкаруында кабатланмас яңгыраш тапкан авыл көйләрен дә искә алмый мөмкин түгел Әйе, безнең күңел ләрго балачактан кереп урнашкан, һәрвакыт гуган-үскеи җирләребезне искә төшереп һәм шунда чакырып торучы, җанга якын, газиз авып көйләре Борын-борыннан җыен һәм сабан туйларында, аулак өй һәм мәҗлесләрдә, бәхет взлеп чит җирләргә һәм солдатка чыгып киткәндә, туган илләргә кайтып кергәндә җырланган моңлы да. дәртле да авыл көйләре Шул авыл көйләренә җырлап печән ә төшкәннәр тула сукканнар, каз емәләре үткәргәннәр, кыз биргәннәр, өнгә килен төшергәннәр Кайчан гына найда гына җырланмаган да һәм хезер дә кайда җырланмый уп авыл көйләре! Менә кичке айлы төндә авылның бер башында кемдер авыл каене тальянын сызып җибәрә, аңа кушылып җыр башлыйлар, урамны иңлеп узалар Йоклый алмый атнам һәм йокыларыңнан уянган аби-бабайләр апа-җиңгипәр яшьлекләрен искә төшереп, бәр моңаеп апалар, күз читләрен сертеп куялар Сөйгән ярлар исә, булачак кавышу хыялына чумып, әкрен генә тагын йокыга кителер Элек тә шулай булган хәзер де шулай Миңа калса, безнең агай-зиөдә җырмузыкага мәхәббәт әлеге шул тальян моңнарыннан, җанга якын авып неАпореннәи башланган Нинди генә ааып көйләре булмаган һем юк бозда санап очына чыга алмассың! Әле теге «ки бу авылга, аның гирә-юненә генә таралган көйләрдән башка, бетен халыкка мәгълүм мырлар булып киткән «Сарманкиар «Минэәлә«ләр, • Шегераләр, «Арча»лар, «Әтнәклер, «Наләсаа- лаг Аннан килеп «Кун -аылы« -Өнги -Бетнең мыла көйләр* болары инде — чын мәгънәсендә «Илһам җырлары», ул күгәреп алып җырлый башлаган һәм башкаларны авыл кәенә җырларга каба’ дәртләндергән җырлар Әйе, әйе, Илһамнан отып алып, шушы җырлар җырланмаган авыл һәм шәһәр сәхнәләре, сабан туйлары, кунак ашлары туй мәҗлесләре ю«гыр хәзер Гомумән, авыл җырларын тур театр һәм концерт залларында, телевизор экраннарында яңгыраткан, радио дулкыннарында тибрәткән Илһамга туган-үскән н* мәжәСС .шулаучы һәр изге җанның рәхмәте чиксез зур. Халык кәйләрен башкаручыларны! һәм иң беренче чиратта Илһам Шакировны тыңлаганда, ирексездон, Габдулла Тукайның «Халык әдәбияты» дигән мәгълүм лекциясендә сөйләгән сүзләре искә теша «Бетнең халыкның җырлау еә көйләвендә, минемчә, үзенә берторле хосусият бар кеби. Башка милләтләрдә булдыгы кеби бездә калын тавыш иле еә мөмкин кадер кәчләнеп һәм авызны бик зур итеп ачыл җырлау бер де мәгъбул түгел. Бездә җырланган чакта тавышның йомшак булуы еә бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбул вә мөхтәхсән (кабул ителгән һәм күркәм) күрелә Мәсәлән мин дөм чукрак булып та, җырлап утыручы бер татарның авызына карасам мин аны җырлый дип белмәс, бәлки бернәрсәне кызу-кызу сөйли икән дип хр^ем итәр идем. Минем исемдә калган мДдрәсәдә чакта бер шәкертнең хесне тәаәҗҗеһен җә леп иткән (яхшы карашын казанган) бер җырлаучы, үзенең иренен каты кәгазь сыярлык итеп кенә ачып, озын еә кыска көйләрне җырлап җибәрә иде Аның шулай мыек астыннан гына җырлавы безнең хушыбызга бигрәк китә иде. Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көебезнең алтынын кояр шикелле тоела» ' Бөек шагыйрь булуы һәм халык иҗатын тирәнтен белүе естенә. Тукай үзе дә кече яшьтән җырчы булган моңлы игеп җырлаган» аның җырлавын ярата, кат-кат җырлата торган булганнар. Шуңа күрә дә халык көйләрен башкаручыларга карата аның таләбе зур булган Ул моңлы, матур ител җырлаучыларга зур бәя биргән, ә инде «бер тыңласаң, мәче тавышы, бер тыңласаң, майланмаган арба тәгәрмәче тавышы» китереп җырлаучыларны каты тәнкыйтьләгән. Шулай дип фараз кыласы килә әгәр дә Тукай исән булса, көйләребеэнең алтынын коймыйча» җырлаучы Илһамны тыңлап, чиксез шатланыр иде. аның башыннан сыйпап, олы рәхмәтен әйтер иде Татар халык көйләре һәм аларны башкару осталыгы турында сүз алып бару, иң беренче чирлгте Илһам Шакиров иҗаты турында сөйләү булыр иде Яки киресенчә Илһам Шакиров турында сөйләү — халкыбыз җырлары һәм аларны башкару осталыгы белән бәйле проблемалар турында суз алып бару булыр иде Әлбәттә, татар халык көйләре һәм аларны башкару белән бәйле булган мәсьәләләр күп һәм барысы да хел ителгән дип уйларг« һич те ярамый Әйтик, безнең татар җырларына хас булган моң проблемасы -Моң» төшенчәсенә әле берәүнең дә тегеп генә аңлатма бирә алганы юк. Бу төшенчәгә бер-ине сүз белән генә билгеләмә бирү, гомумән, мөмкин булмаган нәрсә. Моң- үп, бәлки, халыкның рухи халәтенең бер хосусияте, үзенчәлегедер Алай гына дә т\гел, бу моң шул халыкның бөтен яшәеше, рухи байлыгы белән билгеләнәдер. Тукай дә бит үзенең кыска гына гомерен мөкатдәс бер моңлы саз дип атаган Фашист палачлары алдында тез чүкм- .гәи, корыч ихтыярлы батыр Муса Жәпил «Гомерем минем моңлы бер җыр иде», дип язган Әгәр до җыр «эмышы ил язмышы белән бәйләнә икән, әгәр дә шул җыр ил язмышында булган >рнүле һем шатлыклы вакыйгаларны дөрес чагылдыра һәм халык күңеленә кереп урнашкан хисләрне бәген тулылыгы бепан әйтеп бирә ала икән, ул җыр зур бер • оң булып ► л итело «Кәй — - үңелнӘң моңы», дич юкка гына әйтмәгем безнең халык Хәлбуки, ул моңны бетен тулылыгы белән бире алу эчен җырчы тавышыиьҗ моңлы булуы да бик зарури Ни ечен Гелсем Селәйманова. Решит Ваһапов Зифа БасыйроКа. Фәридә Кудашева, Илһам Шакироа, Әлфия Афзалова. Габдулла Режим- ф кулоа, Таһир Якупов. Зөһрә Сәхәбиева, Флера Селәйманова, Рафаэль Ильясов җырлары калык күңеленә аеруча үтел керәләр' Чеики аларда моң бар. ченки алар С жалык күңеленең кезгесе булган халык көйләренең рухын, шул рухны тоеп язган = Салих Сәйдәшев. Мансур Мозаффароа. Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев Заһид < Хәбибуллин, Сара Садыйкова. Рөстәм Яхин һәм башка композиторларыбыз әсәрлә- = рендэге моңны бирә алалар. 5 Тыңласаң җыр. тыңла моңлылардаи. Моңлы җырлар кала ла йөрәктә. — дил дәрес әйткән безнең халык. Гомумән, моң ул — ата-бабаларыбызның күңеленнән, үзебезнең туган җир һем туган туфрагыбыздан шытып чыккан, гасырлар буена сөйгән халкыбыз тарафымнан £ кадерләп үстерелгән олы хис. Моң — кешенең күңелендә булган шул олы хисне әй- 1 тел бирә белү Ә җырчы тавышы өчен — шул көйне "алтынын коймыйча» башкара алу j Шушы зур булмаган язмабызның ахырына якынлашканда, тагын бер-ике мәсьәләгә игътибарны юнәлтәсе килә Илһам Шакиров халкыбызның күп кенә җырларым Z бик яхшы башкарды, аларның язмалары алынды Әмма Илһам җырламаган, аның ■тавышын көтеп ятучы җырлар шактый әле Әйтик. «Голҗамал». «Сибелә чачак - «Зөбәрҗәт». «Ишкәкче карт җыры». «Шахта». «Су буйлап» («Идел бит ул») һәм баш- ♦ ка шуның кебек гүзәл җырларны аның башкаруында ишетәсе килә Инде булган яз- = малар өстенә яңалары өстәлеп, халкыбыз җырларын классик башкаруның зур бер 1 җыелмасы эшләнер иде һәм ул язмалар, һич шик юк, Татарстан радиосы һәм теле- - видениосенең алтын фондын тәшкил итәрләр иде Бу киләчәк буым тыңлаучылары ' ечен дә, сәнгать белгечләре һәм фольклорчылар өчен дә халык җырларын нәкъ менә классик башкару үрнәкләре булып калыр иде Бик яхшы хәтерлибез 1968 елның язында, Тукайны искә алган кемнәрдә, радио аша Илһам Шакировның боек шагыйрь сүзләре белән исемләнгән «Халык җырла- л ры — халык күңеленең көзгесе» дигән концерт-әңгәмәсе яңгырады Үзе язган, үзе _ алып барды, үзе җырлады Бая телгә алынган «Кораб»лар, «Туган ил»ләр «Маһирә^- - лар кебек уннан артык җыр яңгырады, һәрбер җырның табылу тарихы яки үзенчә- ® леге турында кызыклы мәгълүматлар бирелде Халык моңнарына искиткеч зур мә- u хәббәт белән үткәрелгән ул әңгәмәдән соң радиокомитетка, Илһамның үзенә мең торле рәхмәтләр әйтеп, дистәләрчә хатлар килде Бер әл да узмады. 1969 елның январь аенда Казанның театр һәм культура сарайларымда Илһам Шакировның «Татар халык җырлары» исемле концертлары булып узды Гаҗәеп салкын кениер бу луга карамастан, концертларга халык агылып торды, артын билет табып булмады "Бис»кә чакырып җырлатуларны да санасак, концерт саен 30 лап җыр җырланды Исең китмәле бер тын алу белен дип әйтерлек җырланган 30 лап җыр! Борынгыпарылда. яңалары да. һәрбер башкарылган җырдан әйтеп бирә алмаслык тирән моң бәреп торган шушы онытылмаслык концертлардан халык тыныч кына тарала алмый иде Ул вакытта Илһам Шакиров иҗаты турында яза башлаган бер кеше буларак, мин кызыксынып, халыкның мөнәсәбәтең фикерен белергә «өнәп, концерт барышында әкрен генә тирә-ягыма каранып ала идем — бөтен зал «тын да еямый» >ь- лап утыра, күпләрнең күзләремдә соклану билгесе, шатлык яшьләре концерт тәмам булып, халык таралышканда, шунда буталган булып, сүзләреме кола-с салам—~.р чы адресына чын күңелдән, йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре җыр >рь » . > белән горурлану хисләре Татар җыр сәнгате тарихында беренче тапкыр зшләягәм бик озакка истә калырлык тапшыру һәм концертлар булдылар алар Ул көннәрдән соң 13—14 ел вакыт үтеп китте Хәзер инде халкыбыз яңада., а- дый җырларга сусап өлгерде Ул темага әйләнеп кайтырга, валын мырлар»-• тышланган концертларны яңартырга да вакыт җитте төсле »Ул заманда и-,...-га 32—33 яшь иде. хәзер 4S не узып китте, аның ечен зур концерт »•< 6«Рт аеыр инде».— дип шик-шөбһе белдерүчеләр дә булырга мөмкин Әмма алар фикере белән килешү кыен Илһамның потенциаль мемкннлекләре әле бик зур. һәм ул халык җьтр парына багышланган махсус концертлар биреп, меңләгән тамашачыларны, җырга гашыйкларны кабат шатландырыр, әлбәттә. Әйтеп үтелгән тапшыру һәм концертлардан соң бераз ара калдырып, радиодан Илһам Шакировның тагын бер концерт-әңгәмәсе яңгыоады. Дөресрәге, бу—Илһамның үз концерты түгел, ә танылган җыры Фәридә Кудашева турында ул әзерләгән тапшыру булды Халыкның мәхәббәтен казанган җырчы турында бик матур, җылы хисләр белән язылган, аның күл кенә язмаларын керткән әйбәт концерт-очерк булды ул Иң әһәмиятлесе шунда — хальк җырчысы турында халык җырларын башкаруның бөтен нечкәлекләрен үзләштергән оста сөйләде Мондый тапшыру, әлбәттә, тыңлаучыга бик көчле тәэсир итә. Ниһаять, соңгысы. Шул ук 60 нчы елларда Илһам Шакиров республикабызның газета-журнал битләрендә җыр-музыка, башкаручы коллективлар һәм аерым җырчылар турында очеркмәкаләләр белән бик еш чыгыш ясады. «Халык моңнары», «Дусларга бер-ике сүз», «Эзләнү — иң яхшы юлдаш» исемле һәм башка язмаларында татар һәм башкорт көйләрен пропагандалау, аларны башкару үзенчәлеге белән бәйле булган мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Ул язмалардан Илһамның халык җырларын өйрәнү өлкәсендә киң эрудицияле, оста каләмле белгеч икәне дә .күренде Еллар үткән саен, тәҗрибә туплана, фикер камилләшә, каләм шомара. Шуңа күрә, ул мәсьәләләргә кабат Әйләнеп кайтып, күләмлерәк әйберләр эшләргә вакыт җиттв кебек Әйтик, классик көйләр булып киткән әсәрләр, бигрәк тә борынгы җырлар, аларның туу һәм халыкка таралу тарихы, татар халык җырларының үзенчәлеге һәм аларны башкару осталыгы белән бәйле булган мәсьәләләрне күтәреп язган китап тумас микән? Халык көйләрен башкару үзенчәлекләре хакында сөйләгән һәм югарыда китерелгән сүзләрен тәмамлап. Г. Тукай мондый фикер әйтә: әгәр дә бу турыда күл сөйләшүгә кителсә, музыка һәм аны аңлау мәсьәләләрен күтәрергә туры килер иде, ди. Ул әлегә бу өлкәдә үзенең тиешенчә хәзерлеге юклыгын әйтә һәм фикерен бо- лай тәмамлый: «Юк аның тоткан нәрсәсен куптарырлык кулы. Юк аның уйлаган вә сизгән нәрсәсен дәлилләр белән сөйләрлек теле. Юк аның караган нәрсәсен аркылы тишәрлек күзе» Тирән юмор белән әйтелгән бу сүзләрдә, әлбәттә, шагыйрьнең зур тыйнаклыгы сизелә Коеп куйган шагыйрь булу өстенә, Г. Тукайның бөек гыйлем иясе дә булуы берәүдә дә шик тудырмый. Аның «Халык әдәбияты» исемле әсәре генә дә халык иҗатын, халык җырларын өйрәнүчеләрнең ничәмә-ничә дистә еллар инде юл башы булып тора һәм озакка шулай булып калыр да. Тукай әлеге әсәре белән генә дә канәгатьләнмәгән, шул эшен дәвам иттереп, халык җырларының тарихын ачыклауга багышланган зуррак хезмәт язуны күздә тоткан: «Җырларыбыз аө көйләребезнең тарихын вә мәнбәгъләрен (чыганакларын) тикшерергә бер заман махсус хезмәт куярмын да, шаять шул тугрыда әсаслырак (төплерәк) мәгълүмат бирермен дигән өметем бар әле»2 . Шуннан бер ел узгач, С. Сөнчәләйгә язган хатында Г. Тукай шул яңа хезмәте өчен бик яхшы материаллар тапканын, шуны җыйнап бирергә нияте булганлыгын әйтә. Әмма 2 елдан соң, 27 яшен тутырганда дөньп куйган шагыйрь бу хезмәтен төгәлли алмый калган, һәм ул эшнең язмышы да хәзергә билгеле түгел. Әлбәттә, Тукай үзенең махсус музыка белеме булмаганлыгын яхшы аңлаган. Бу өлкәдә хәзер кытлык юк инде. Профессиональ һәм халык музыкасының нечкәлекләрен аңлаган белгечләребез, талант ияләребез күп. Шулар арасында музыка буенча югары белемле, халык җырларының, халык көйләренең үзенчәлекләрен яхшы белгән. гаҗәеп моңлы тавышка ия халык җырчысы Илһам Шакиров та бар Әйе. халыкның рухи идеалларын бөтен җаны-тәне белән тоя белгән һәм шуларны йөрәгенең иң нечкә' хисләре аша ачып бирә алган, халыкның чын мәхәббәтен казанган якты шәхес Һәм кабатланмас талант иясе. РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров сөйгән халкын яңа, зур уңышлары белән тагын да шатландырыр