Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛЫҢ УҢ БУЛСЫН, ШАГЫЙРЬ

Шагыйрь Галимҗан Латыйп иҗаты да утызынчы елларда башланып китә Дәрес, беренче шигыре Татарстанда түгел, ә Баш- кортсгандагы «Коммуна» (хәзер «Кызыл таң») газетасында 1935 елда басылып чыга аның. Бу аңлашыла да, ченки Башкорт- стан — Г. Латыйпның туган ягы Андагы бай табигать, Базы елгасы буендагы кеяз балагачлар, бодра таллар, ерак горизонтка тоташкан тигез басулар булачак шагыйрьнең хисләрен уята, аларга азык бире Г Латыйпның беренче шигырьләр җыентыгы «Юл буйлап» исеме белән 1939 елда Татарстан китап нәшриятында денья күрә. Китапның аерата игътибарга лаек сыйфаты авторның гражданлык позициясендә. Ул — актив керешче * ул — яңалык ечен. илдә барган социалистик тезелеш ечен тырыша һәм шуның ечен үзен җаваплы саный. Китаптагы шигырьләрнең тематикасы киң Арада автор игътибарын даими биләп торган темалар да бар: утызынчы елларда тезелеш, сыйнфый дошман казынуларына Яу ап-ак кар, Шатланып яу. Яңа ел хормәтенә. Яңа елның кочагында Бәхетле тормыш килә Ниһаять, тагын бер сыйфат. Шигырьләр аңлаешлы, бик ачык тел белән язылганнар Аларда катлаулы метафорага терәнгән фикерләр юк Әлбәттә, «Юл буйлапьта урын алган шигырьләр кимчелекләрдән дә озат түгел иде Нидән гыйбарәт соң ул кимчелекләр) Алар — беренче адымга, формалашу чоУтызынчы еллар Татар совет әдәбияты герләп үсә. алга бара. Әдәбият тирәсендә — күп сайлы яшьләр Тормыш тәҗрибәсе, белем ягыннан алар төрле-терле Ләкин уртаклыклары да зур: һәриайсы шигърияткә гашыйк, һәриайсы иҗат омтылышы белән яши. каршы кәрешкә чакыру, уңышлар белән шатлану, горурлану Яшь шагыйрьнең бетен шигырьләреннән диярлек оптимистик рух бәреп тора Мәсәлән, менә мондый юлларны китаптан күп табарга момкин ил күләмендә җәелеп киткән рыиа хас кимчелекләр. Конкрет алганда, яшь авторга тормыш материалын эшкәртүдә осталык җитеп бетмәде. Еш кына шулай килеп чыкты: автор бер нәрсә турында сөйләп килә-кмлә дә, кинәт аны ташлап икенчегә күчә. Нәтиҗәдә бер мәсьәлә дә сәнгатьчә ачылып, чишелеп җитми. «Юлбашчыга», «Сафлар килә» — шундый шигырьләргә мисал булып торалар. Шулай ук яшь шагыйрьдә сүзгә карата таләпчәнлек тә җитәрлек дәрәҗәдә тәрбияләнмәгән иде әле. Шигырь техникасына кагылышлы чатаклыклар да үзләрен сиздерделәр. Коры риторикага бирелү, тормышның өске катыннан алынган информация белән чикләнү кебек кимчелекләр дә юк түгел иде Менә соңгы фикергә бер мисал: Комсомол ул тирән шахталарда Рекорд куйды күмер эшендә, 1 Орден апды көрәш кырларында, Үрнәк булды барлык кешегә. 1950 елда басылып чыккан «Хезмәт иртәсе» исемле икенче җыентык Г. Латыйпның иҗади формалашуында алга бер адым булды. Биредә беренче җыентыкка хас кимчелекләр бермә-бер кими, уңай сыйфатлар тагын да үсә, ныгый төшә, авторның иҗат принцибы конкретлаша. Җыентыкта барлыгы 53 шигырь урын алган. Алар 40— 50 нче елларда язылганнар һәм шул еллар күтәргән актуаль мәсьәләләргә багышланганнар. Гитлер басып алучыларына каршы көрәш, сугыштан соңгы социалистик тезелештә камуслы хезмәт — менә ул темаларның иң әһәмиятлеләре. Г. Латыйп сурәтләгән хезмәт — ул кешенең яшәү нигезе, ул — дәрт һәм пафос, ул — матурлык, гүзәллек! Тагын шунысы әһәмиятле: «Хезмәт иртәсеиндәге шигырьләрдә, шагыйрь Зәки Нури сүзләре белән әйтсәк, «...хезмәтнең гүзәллеге аерым фактларны һәм тышкы билгеләрне санап чыгу юлы белән түгел, бәлки теге яки бу геройның уйлары, хисләре, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә күрсәтелә» («Татарстан яшьләре» газетасы. 1951 ел, 28 февраль). Алыйк «Ташчы» шигырен: Җиңнәрен куйган сызганып, Кулында чүкеч аның. Әйтерсең үл һәрбер ташка Куша үзенең җанын. Уңайлы булсын, ди,— һәр таш. Кырларын ала китеп. Тырышып эшли ул юлны. Шома һәм тигез итеп. Биредә хезмәт кешесе үз кабыгына бикләнмәгән. Ул тормышның гомуми агышы белән бергә атлый. Бу инде аерым кеше эшчәнлеген гомумхалык хезмәтенең өлеше, кисәге итеп сурәтләү дигән сүз. Хезмәт темасын сурәтләүдә Г Латыйп үзенең алдагы иҗат эшчәнлегендә дә шушы юлдан — «Хезмәт иртөсе»ндә салынган юлдан атлый. Ниһаять, «Хезмәт иртәсе»ндә авторның тагын бер иҗат үзенчәлеге формалаша. Күпчелек шигырьләр тормыштагы күренешне я сурәтләп, я хикәяләп бирәләр дә, соңыннан әлеге күренешнең асылын ача торган гомумиләштерү белән тәмамланалар Менә «Цехта» исемле шигырь: Тышта йомшак, җылы һава, Кичке утлар балкып яна, . җил исеп куя. Мансур маңгай тирен сөртә, Супертларын тигез йөртә, детальләр уя. Шушы рәвешчә хикәяләү дәвам ите сокланып карый: Микрометр үлчәвенә. Машинаның кәлчәгенә, — отлично!— арый. Ниһаять, менә шигырьне тәмамлаучы соңгы юллар. Алар күренешкә бәя бирәләр, гомумиләштерү ясыйлар: Бригадир әйтә Мансурга һәм карап ала мастерга: — Алтын егетләр! Даныгыз балкып торсын,— ди. Заводта артып торсын,— ди, сезнең кебекләр. Әлбәттә, Г. Латыйпның тормыш материалын чагылдырудагы алымнары әйтелгән- * нәр белән генә чикләнми. Тормыш — бай һәм катлаулы. Димәк, аны сәнгатьчә ча- X гылдыру да горле формада, терле алымнар белән башкарылырга тиеш. Шагыйрь “ моны яхшы аңлый. Шуңа күрә дә аның иҗади эзләнүләре тукталып тормый, һаман с; дәвам итә һәм менә 1958 елда дәнья күргән «Кыр чәчәге» исемле шигырьләр җыен- •* тыгыида без тагын бер алым белән очрашабыз ф S Сүнәргә дә олгермәгән Таң йолдызлары. Юнәлде басу ягына п Колхоз кызлары. . , а «Кыр естендә» исемле шигырьдә хикәяләү менә шулай башланып китә. Игътибар итик: әлеге юллар — битараф информация, коры хәбәр түгел, алар тормыштагы бер мизгелнең сурәте буларак кабул ителәләр. Аларда вакыт тосмере бар, аларда җанлы кешеләр бар. Икенчедән, әлеге сурәт — ул эчтәлекле сурәт һем иң еһомиятле- се — үз эчтәлеген үзе сейләп тора торган сурәт: әнә бит безнең колхоз кызлары нинди уңган, нинди тырыш! Әле таң йолдызлары сүнәргә до олгермәгән. ә алар инде басуга юнәлделәр. Хикәяләү алга барган саен шигырьдәге тормыш сурәте тулылана бара, ндея-эстетик пафос бермә-бер кочея. Укучы алдына заман образы, советча яшәү рәвеше килеп баса. Әлеге алымнар Г. Латыйп иҗатында анда-санда калкып чыга торган эпизодик күренеш түгел. Алар тотрыклы, даими рәвештә шагыйрь иҗатының буеннан-буена сузылалар һәм шигырь тукымасындагы буяуларның реалистик тесен гәүдәләндерергә ярдом итәләр Әйе, Г. Латыйп — реалист шагыйрь. Аның шигырьләрендә тормыш сурәте күп очракларда иң гади конкүреш детальләреннән тукыла Менә шигырьләр ■Кетү кайта». «Тимерче», «Тегермәндә». «Яңа күл». «Йортка яшь килен тешә.. «Үз' йорошле комбайн» һ. б. Исемнәре үк әлеге шигырьләрнең тормышҮан алынган булуларын ойтеп торалар. Анардагы буяулар — тормышчан һәм гади, аңлаешлы һәм ачык. Шигырьләрдә укучы үзен чолгап алган мохит турында бизәлгән отчет түгел, белки реаль тормышның үзен күрә. Г. Латыйп иҗатының тол юнәлешен билгеләүче темолар бар, ул — Ленин. Туган ил, тынычлыкны саклау, хезмәт, интернационализм, халыклар дуслыгы Боек юлбашчыбыз Ленинга багышланган шигырьләр авторның һәр җыентыгында диярлек урын алып килә: «Юл буйлап.та — «Юлбашчы», «Хезмәт иртәсоямдо — «Ульяновскида». 1962 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгында — Ленин урамы». 1978 елдагы «Карлыгачларым»да—.Беренче тау» һ б Бу шигырьләр бер-бер- ...Кулына ала детальне — Ялтырап торган металны. парен кабатламыйлар, аларның һәркайсы темага үзенчә якын килә һәм юлбашчы образын сурәтләүгә өлеш кертә. Партия язучыларны коммунистик төзелештә актив катнашырга чакыра. Бу төзелеш барышында яңа кеше тәрбияләнергә тиеш. Ә ул яңа кешене тәрбияләүдә әдәбият эшлеклеләренең бурычы нидән гыйбарәт соң? Партиянең XXVI съездында әдәбият, сәнгать эшлеклеләре алдында торган бурычларны билгеләп Л. И. Брежнев болай диде: -Әсәрләрнең геройлары вак эшләр даирәсендә бикләнеп калмасын, бәлки үз иленең мәшәкатьләре белән — киеренке хезмәт белән, гаделлек һәм яхшылык тантанасы өчен ныклы көрәш белән яшәсен». Әйтергә кирәк, Г. Латыйп бу ихтыяҗны аңлап иҗат итә. Аның геройлары барысы да коммунистик идеалларны раслыйлар, ил. халык интереслары белән яшиләр. Юл биргәнгә юл бирәм. Кул биргәнгә — кул бирәм. Тәкәббергә — мин тәкәббер. Кулда корыч дилбегәм. Бу — читтән күзәтеп торучы битараф кеше позициясе түгел. Мондый кеше җавапсызлык, тәлинкә тоту, җитешсезлекләрне күрмәү кебек, коммунистик әхлак нормаларына сыеша алмаган кимчелекләргә каршы баш күтәрә: . Саклан дисең миңа. Саклан дисең. Борчылулар дисең файдасыз. Тыныч кына яшәү кирәк, имеш. Кайберәүләр кебек җайлашып. Бу — обыватель карашы. Аңа син затлы мебель бир, кыйммәтле палас тоттыр. Ул тыныч булсын, тәмле ашасын, корсак үстерсен. Башкасы аны кызыксындырмый: язучыларың да, культураң да, әхлак нормаларың да... Г. Латыйп геройлары мондый черек карашны кире кага. Мин үземнең тынычлыгым очен Мамык тыксам колак эченә. Көпәкөндез күзем бәйләп йөрсәм. Хыянәт итсәм йөрәк эшенә! Нәрсә кала миннән Ул чагында!! Нигә кирәк минем яшәвем!! Теләр идем хаклык хакы очен Мин һәр кемнең күкрәп яшьнәвен! Г. Латыйп геройлары — зур эшләр башкаручы кешеләр. Аларның хезмәт мәйданы киң. Ул тимерчелек алачыгыннан, колхоз басуларыннан башланып, завод-фабрика хезмәте аша галәм киңлекләренә очуга кадәр сузыла. Г. Латыйп иҗаты — күл кырлы. Анда лирик шигырьләр белән беррәттән баллада, поэмалар да бар. дүрт, сигезьюллык афористик тезмәләр, җыр текстлары күп. Шагыйрь балалар өчен дә бик яратып иҗат итә. «Якты көннәр» (1952). «Яз башлана* (1953), «Кошлар килдеп (1954), «Учак янында» (1955), «Аучы малае» (1959), «Җилферди лагерь байрагы» (1965), «Бәләкәй музыкант» (1970), «Крокодил елый» (1976) — болар барысы да балалар өчен язылган китаплар. Бу өлкәдә дә Г. Латыйпның үз алы- мы, үз иҗат йөзе бар. Мәгълүм булганча, бала абстракт фикер йөртүне кабул итми. Аның белән аралашканда фикернең сурәтле, күргәзмәле булуы кирәк. Алай түгел икән — бала белән шагыйрь арасында аңлашу, якынлык барлыкка килмәячәк Г. Латыйп шигырьләрендә без бала табигатенең менә шушы хосусиятен тегәл искә алып эш итүне күрәбез. Ул, бала табигатенә якын торган теге я бу күренешне, ситуацияне ала да, шуны ачык, җыйнак тел белән үзенең нәни укучысына сөйләп бирә Фикер йөртү җанлы, сурәтле, димәк, бала кабул итәрлек килеп чыга. Мисалга «Кошлар кайткач» исемле шигырьне алыйк. Яз килүен сурәтләү белән башлана ул әсәр, аннары хикәяләүгә бала килеп керә Кайткан кошларны күрергә Урамга чыкты Гаяз: — Кай ара килеп җиткән соң. Кошларны алып бу яэ1 Соклану, ис китү хисе белән тулы Гаяз кошка: «Яратам җырыңны!» дип эндәшә — Ышанмыйм,— диде сыерчык,— Җанымны кыйнамачы. Белгәнсең минем килерне. Оя да куймагансың! , һәм менә — шигырьнең финалы: Очты кошчык бу тирәдән, Яңадан күренмәде. Хәзер кем назлар икән соң Җыр белән күңелләрне! Әлбәттә, мондый фикер кечкенә укучыга барып җитми калмаячак Г Латыйп иҗатының игътибарга лаеклы әле тагын бер юнәлеше бар Ул җыр текстлары да яза. Шагыйрь бу юнәлештә дә күптәннән бирле уңышлы гына эшләп килә. Аның тарафыннан иҗат ителгән шигырьләргә А. Валиуллин, А. Ключаре», С. Садыйкова, И. Шөмсетдинов кебек танылган композиторлар музыка язды Бүгенге конда ул җырларны теләп башкаралар, яратып тыңлыйлар Г. Латыйповның иҗат эшчәнлеге дәвам итә Алда — яңа үрләр, киеренке хезмәт Алда — тынгысызлык һәм яну. Юлың уң булсын, шагыйрь!