ЯМАШЕВ
(Өченче китап)
Уникенче январь көнне төнге унберне сукканда Хөсәеннәрнең квартира ишеген шакыдылар. Хөсәен йокыга талган иде инде. Хатынының дәшүенә ул сискәнеп уянды, шундук лампа кабызып, киемнәренә үрелде. Хөсәен шомланып калган Хәдичәгә, тыныч бул, дигәнне аңлатып керфек сирпеде дә, пиджәген иңенә салып, йокы бүлмәсеннән чыгып китте. Бераздан ул үзе белән Галимҗан Сәйфетдинов- ны ияртеп керде. — Төнге вояж өчен гафу үтенәм,— диде Галимҗан алгы бүлмәдән узмыйча гына. Тәгаен ул Хә дичәгә әйтә иде,— Мин беразга гына Хөсәенне алып китәргә тиеш. — Нәрсә булды инде тагын, ходаем,— диде Хәдичә, ризасызлык белдереп. Ул яткан урыныннан торырга итенде. — Борчылырга һич урын док, Хәдичәкәй. Ят син, озакламый кайтырмын. — Кая барасың соң, .ераккамы? һич булмаса шунысын әйт. — Кайткач, кайткач. Тик син борчылма гына. Ул шулай диде дә, йөткеренгәләп, пиджәгенең кайтарылып калган якасын рәтли-рәтли, Галимҗан янына, күрше бүлмәгә чыгып китте. Хөсәеннәр яшәгән агач өйдән чыккач алар биек таудан аска төштеләр дә, чатлыкта тукталып, тәмәке кабыздылар. Хөсәен папиросын комсызланып бер суырганнан соң: — Я, хәбәр ит,— диде. — Хәбәр шуннан гыйбарәт,—диде Галимҗан, — «Әткәй» безнең ярдәмгә мохтаҗ. Без хәзер үк Ефим Панкратьевич белән очрашырга тиеш. Бүген кичкырын гына миңа әйттеләр. Синең дә булуыңны үтенгән ул. Галимҗан тәфсилләп хәл-әхвәлне аңлата башлады. Сүз — Ефим Панкратьевич Табейкинның улы Василийны төрмәдән коткару турында барды. Хөсәенгә күп нәрсә билгеле иде инде. Шушы көннәрдә очрашып, бу турыда бер сөйләшү кирәклеге дә, әлеге очрашу вакытын да Галим җан аныкларга тиешлеге дә мәгълүм иде. Алафузов заводы эшчеләрс- _итеп ачып торды Ирексездән аның хәтеренә Уральский чоры килеп төште. Карый анда революцион китаплар сатып бер «янгач», икенче мондый эш белән шөгыльләнмәскә ант иткән иде. Кара син аны, тагы батырчылык иткән диген. — Ярый, мин риза, баш өсте,—диде Тукай, Карый турындагы уйларын фаш итмәстән Хөсәен, Тукайга карап дустанә бер елмайды да, кул хәрәкәте белән генә шагыйрьне сәламләп чыгып китте. «Шәрык клубы»нда халык күп иде. Ни өчендер, Тукай лекция тыңларга халык җыелмас дип борчылган иде. Аның басылып чыккан һәрбер шигырен укучы яратып кабул итә, аларның күбесе әдәбият мәйда- • нының бер гүзәл вакыйгасы буларак кабул ителә. Хәтта алай гына да түгел әле, күп шигырен ятлап баручыларны белә Тукай. Лекциягә килгән халыкның күбесе яшьләр. Залда хатын-кыз да байтак иде. Тукан килеп кергәч, зал аша җиңелчә пышылдау узды. Тукайны абайлаучылар күршеләренә шундук хәбәр салдылар. Шагыйрь, күз кырые белән генә тирә-юнен күзәтә-күзәтә, сәхнәгә таба узды. Танышларына баш иде, арткы рәтләрнең берсендә утыручы Хөсәен дә күзенә чалынды. , ■ Шулай сөйләшенгән иде инде: Тукай халык җыелгач кына клубка киләчәк һәм туп-туры сәхнәгә узып лекциясенә керешәчәк Шулай итте дә — җитез адымнар белән сәхнәгә менде, урталыкка басып тукталып калды. Халык гөрләп кул чабарга тотынды. Гадәттә, Тукай үзләшкән урында бер дә каушамый иде. Бүген исә ничектер югалып калды. Ниһаять, баштагы чуалчыклык таралды, болытлы күк аяза башлагандай, зиһенгә яктылык, ачыклык шәүләсе иңде. Габдулла рампага якыная төште: ‘ — Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Лекция башланып китте. Беренче мизгелдәге каушау бөтенләй бетте диярлек. Шагыйрь, әйтерсең лә гомере буена шул темага лекция сөйләгән, су эчкәндәй җиңел ага иде һәр сүзе. Ул башта язган текстын сөйләгәндә үк үзгәртә торды, нотыгын тагы да матуррак мисаллар белән бизи барды. Бу чыгыш татар халкының фольклорына багышланган чын мәгънәсендә тирән бер тикшеренү икәнен залда утыручылар гына түгел, шагыйрь үзе дә эчтән тоя һәм мондый уңышка үзе дә сабыйларча куана иде кебек. Бер сәгатькә якын дәвам иткән лекция сизелмәде дә. Шуның белән сүзем тәмам дип, Тукай җиңелчә баш игәч, бер кавым тынлыктан соң халык тагы зал тутырып кул чапты. Сораулар бирү башланды. Габдулла клубтан чыкканда ишек төбендә аны көтәләр иде инде. Кариев адашының кулын җибәрмичә бик каты кысып торды Күрәсең, шнк-шөбһәләрен дә оныткан иде ул. — Афәрин, Габдуллаҗан, син үзеңнең лекцияң белән публиканың халкыбызга булган мәхәббәтен тагы да арттырдың. Әйткәннәрең бик дөрес, халык ул —даһи ул! , — Рәхмәт, дускаем. Мине нигә көтеп торуыңны аңлыйм, киттек. Тик, артык соңга калсак, безне номерга кертерләрме соң? — Хафаланма, мин Мөбарәк абзый белән сөйләштем; җайладым, ул ничәдә кайтсак та арт ишекне ачарга булды — Алайса бик әйбәт, киттек. , j Урамга чыгу белән аларның йөзенә дымсу, әмма җылы апрель сулышы орынды. Кабан күле өсте тынып калган, Казан исә шулай ук йокыга талган Бары сирәкмирәк кеңә исерекләр һәм околоточныйлар күз гә чалына, кайдадыр үзләре күренмәгән каравылчыларның шакылдавын тавышлары һәм эт өргәне генә тынлыкны боза иде. Габдулла Кариев үзенең театры, артистлары, планнары турында сөйләп барды. Соңгы вакытларда адашлар сирәк күрешә иделәр Шуңа күрә Тукай өчен Карыйның һәр җөмләсе кызыклы тоелды. Ул дусты- ф нык татар халкына театр бүләк итүе белән ихластан горурлана һәм хә- ~ зер элекке шадра Миңлебайны — хәзерге профессиональ артист Габ- ® дулла Кариевны тагы да ныграк хөрмәт итә иде. Шагыйрь әле генә үзе 5 укыган лекция тәэсиреннән айнып бетмәсә дә, - барлык игътибарын туп- * лап,, язгы җепшек һаваның авыру үпкәсен кытыклавыннан ара тирә ютәлләп, сүзгә кушылмыйча гына тыңлап барды Балык базарын узып. * Тукай белмәгән аулаграк бер урамга борылгач, Карый тукталып калды * — Җиттек,— диде шыпырт кына,— менә шушы калиткадан керәсе... о Иделдә бозлар агып бетү белән Казанда рәхимсез тузанлы корылык башланды Май башларында ук Идел суы кимегән, Казан елгасы саеккан, кечкенә инешләр кипкән, кырларда уҗымнар күтәрелә алмый саргая башлаган иде. Халык арасында эч китү, хәтта ваба чире очраклары күренә башлады, авылларда исә мал-туар арасында түләмә та ралды. Ахыр заман, башка берни түгел, ахыр заман кәсафәтләре бу, дигән хәбәр халык арасында көчәйгәннән көчәя барды. Җитмәсә тагы койрыклы йолдыз җиргә якынлаша икән, дигән хәңефле хәбәр таралды. Инде дә шул йолдызның койрык очы гына җиргә тиеп китсә дә. җир шартлап ярылачак икән, җиһанны һәлакәт басачак, дип бөтен Казан, бөтен Печән базары, Иске һәм Яңа бистә шаулады. Әлбәттә, Хөсәен һәм Хәдичә кебекләр мондый сүзгә уйдырма дип кенә’карадылар Ләкин шулай да җәйнең фаҗигале башлануын беркая да куеп булмый ңде. Базар бәяләре кискен рәвештә күтәрелеп китте. Икмәкнең кадагы өч ярым тиенгә, ит егерме тиенгә менде Килере бик аз булган түбән катлау халкына сизелерлек дәрәҗәдә авыр чор башланды Моны Хөсәеннәр дә бик яхшы тойдылар Алар хәзер ашау эчүдә булсын, кием-салымда булсын, аерата сакчыллык күрсәтә башладылар Кыйммәтчелекнең газабын, төп расход тотучы буларак. Хәдичә авыр кичерде Ир белән хатын арасында бу темага еш кына сүз булгалый иде Хәдичә чын мәгънәсендә үзең хәзер бәхетсез бер кеше дип исәпли Жандармерия кылычы астында сагаеп яшәүгә тагын җитмәүчелек тә өстәлде, һәм болар барысы да аны Хөсәеннән ераклаштырганнан ерак ■лаштыра барды Җитмәсә тагы... Әйе. җитмәсә ннндидцр чытлык гимназисткалар, курсисткалар ачу китерә. Алар Хөсәеннең башын әйләндерү өчен аның тирәсендә буталалар Араларында Суфия дигәне. Гафур Коләхмстовның сеңелесе дә бар,погаси Хөсәенгә гашыйк булган, каникулда Петербурдан кайтып төшкән вакытларында Хөсәенне очраттымы, күзләре үк елтырап, нурланып китә. Әйе. анысы Хәдичә өчен исбат ИТелгән нәрсә. Хикмәт бары шундф, ул кызыйга Хөсәен ничегрәк карый? Укуын тәмамлап кайту белән Хөсәен аңа китмәсме? һич булмаса бер бәби дә табып бирә алмады бит ул Хөсәенгә Соңгы елда Чистайда еш булгалый Хәдичә. Ләкин әтиләренең дә хәлләре әллә ни авыз күтәреп мактанырлык түгел. Сәүдәләр пачар. халык ачлыктан интегә, кызыл малга ул кадәр исе китми Күп булмаса да Хәдичә аннан нт-казылыгын да, башка төр күчтәнәчен дә алып кайтка- лый — акмаса да тама әнисеннән. Тик элеккечә түгел инде, бер кисел гән икмәкне, кем әйтмешли, кире ябыштырып булмый бит. Июньнең бишендә Хәдичә, чемоданын күтәреп, пароходта Чистайдан кайтып төште. Телеграмм сугуына карамастан, Хөсәен аны каршы алырга килмәгән иде. Пароходтан дебаркадерга керү белән Хәдичәне бөтенләй таныш булмаган рус егете каршылады. Йөгереп килеп Хәдичәнең кулыннан чемоданын тартып алды. Курка калган ханымны тынычландырырга тырышып, Хөсәеннең Казаннан ашыгыч эш белән Ча- баксар ягына китүен хәбәр итте. — Сезне мин кем дип белим соң? — диде Хәдичә. Гимназист формасы кигән кара тутлы егет эре ак тешләрен балкытып: — Мине Гриша дип белегез, Хөсәен Минһаҗетдиновичның ышанычлы кешесе. Әйдәгез, безне өстә извозчик көтә Хәдичәнең егеткә иярүдән башка чарасы юк иде. Кинәт алда ниндидер гүләү, ят бер аваз, күк күкрәвен хәтерләткән тавыш ишетелде. Хәдичә, ап-аяз көнне ни арада болытлар куерып өлгергән, дип уйларга өлгермәде, кинәт Идел суы ишелеп һавага күтәрелә башлады. Якындагы дебаркадерның калай түбәсен өермә коточкыч бер көч белән күз ачып йомганчы куптарып яр өстенә очырды. Тирәюньне тузан каплады. Хәзер алда берни дә күренми, берни дә аерырлык түгел иде. Хәдичә үзен ниндидер дәһшәтле көч өстери башлавын тойды. Аңышып өлгермәде, һава дулкыны аны, күтәреп бер ара очырганнан соң, яңадан җиргә китереп ташлады. Хәдичәнең тезләре, янбашлары сыдырылган, күлмәк итәге аерылып төшкән иде. Ул, нишләргә белмәүдән, җирдәге таш багана кисәген кочаклап тоткан килеш, барлык көченә кычкырыр-’ га, ярдәмгә кешеләр чакырырга тотынды. Ләкин ул көнне Казанда давыл юлына эләккән һәркем Хәдичә хәлендә иде. Хатынга, әлбәттә, ярдәмгә килүче булмады. Хәдичәнең башыннан «Кайда соң теге егет?» дигән сорау яшендәй сызылып үтте. Ләкин берни дә күренми, берни ишетелми иде. Бары якындагы ниндидер корылмаларның шатырдап ауганы, зур мичкәнең тәгәрәп тузанлы караңгылыкта югалуы гына Хәдичәнең аңында чагылып калды. Хәдичә таш баганага чытырдап тотынган килеш, тирә-юнендә кайнаган мәхшәрдән котылырга тырышты. Баш өстендә үк нидер шартлап сынды. Менә ул Хәдичәнең өстенә үк* ава булса кирәк. Хәдичә күзләрен йомып, ташны кысып тоткан килеш, җиргә сеңердәй булып йөзтүбән ятты. Агачның үз өстенә төшүтөшмәвен тоймады, аңын җуйды. Ул уянып, күзен ачканда давыл тынган иде, тирә-якта ауган алачыклар, түбәләре куптарылып ташланган, җимерелгән тәбәнәк өйләр, тамырларыннан ук куптарылып читкә ташланган агачлар. Бөтен җир көмештәй ак эре балыклар белән тулган иде. Хәдичә Устьедәге баржа причалларында балык әрдәнәләренең бик күп булуын белә. Күрәсең, давыл шул әрдәнәләрне туздырган, һавада кипкән балык исе аңкый. Хәрабәләр арасында үле тынлык хөкем сөрә иде хәзер. Ичмаса бер генә кеше күренсәче! Хәдичә, зур авырлык белән торып, шәһәр ягына таба китте. Аңа шулай, ауган агачлар, җимерелгән корылмалар белән тулы урамнардан әле бик озак, тәмам хәлдән таеп егылганчы барырга туры килде. Инде Бишбалта бистәсен узып бушлыкка чыккач кына, ярдәмгә чыккан атлылар аны арбага утыртып алып киттеләр. Иртәнге яктан ук Казанга килеп төшкән Хәдичә бары төштән соң гына өенә кайтып егылды. Хөсәен өйдә юк иде. Теге чемодаңны алган студент та күренмәде. Өстәвенә Хәдичәнең өс-башы ертылып тузанга, туфракка буялган; куллары, бите, аяклары җәрәхәтләнеп беткән иде. Хәдичәнең битен чылатырлык та хәле калмаган. Караватына ауды да үксеп җыларга тотынды. Аныңча, хәзер бу көтелмәгән афәттә дә Хөсәен гаепле булып күренде. Әйе, ул, ул, барсына да ул гаепле. Әгәр иркен тормышлы, тук, бөтен гаилә кора алган булса, Хәдичә шулай азык- төлек өмет итеп, атасы өенә барып мескенләнер идемени?! Барсына да ул гаепле. Тапкан, ирек яулаучы Дон-Кихот. Тапкан, инкыйлап каһар- маны булып дан казанырга теләүче Я. хода, ничек кенә итәргә соң миңа, ничек кенә аны шул юлыннан, гомердә тормышка ашмый торган, бары төрмәгә илтеп тыга торган ахмак эшеннән айнытырга5 ' Үзен тагы да бәхетсезрәк тойган Хәдичә, ярсып, рәнҗеп ятканнан соң, тәмам алҗып йокыга талды. Иртә белән ул кемнеңдер бүлмә ишеген ачып үз янына узуын той^ы «Хәдичә, син исәнме?» дигән таныш та- * выш ишетелде. Бүлмәгә керүче Хөсәен иде. Башта хатынының иркенләп ® җылыйсы килде, ләкин ул тойгы күңелдә тернәкләнеп өлгермәде, ка- 3 яндыр йөрәк астыннан, кичәге давылдай гүләп, нәфрәт хисе күтәрелә з- башлады. Хәдичә күзләрен зур итеп ачты да, әйтерсең лә бөтенләй “ йокламаган, аек бер тавыш белән: ♦ — Нәрсә син, минем үлемемне теләгән идеңмени? Нигә мине нин- * дидер малайга ышандырып олактың? — диде. •» Хатынының бу дәрәҗәгә җитеп шашынганын күргәне юк иде әле •* аның. Хөсәен бермәл югалып торды — Нәрсә сөйлисең син, Хәдичәкәй,— диде.— Мин бит эш белән Ә с; сине каршы алырга тиешле кеше — минем дус егет, миңа университетка керергә булышкан егет. Ничек соң, давылга очрадыңмыни? Бер бер “ җиреңне авырттырмадыңмы? < Ул Хәдичә янына утырып, аның чәчләреннән сыйпый башлады Лә кин моңа карап Хәдичәнең Хөсәенгә карата ачуы әз генә дә басылма ды Ул Хөсәеннең кулын читкә этте һәм кискен генә стенага таба бо рылды. Аңлашу мөмкин түгеллеген төшенгән Хөсәенгә -бик күңелсез булып китте. Ул керосинкага чәйнек куеп керде. Ачыккан иде. Чәй кайнап чыкканчы дип китапларын өстәл өстенә җәеп салды, хатыны яткан якка ара-тирә караштыргалап укый башлады Зур эшкә керешкән нде ул. Ул эш хәзер һичшиксез гамәлгә ашачак. Хөсәен университетка керәчәк, белем алырга, киләчәктә зур ачышлар ясарга үзе өчен, бүтән, нәр өчен. Әйе. Ә Хәдичә?. Акылсыз хатын түгел бит ул, бер аңлар Ике арадагы мөнәсәбәтне Хөсәен нинди генә авыр кичермәсен, кайчан да булса»Хәдичә мине аңлар дигән өмет белән яши иде 10 Казан каласыннан котырынып узган дәһшәтле давыл шәһәр урам нарын хәрабәләр, сынган агачлар, балчык-таш өемнәре белән тутырыл китте Газеталарда .мондый җимергеч өермәнең Казанда беркайчан да булганы юк иде, дип яздылар. «Казан хәбәрләре» рубрикасында җиме релгәп өйләрнең исәбехисабы юк, үлүчеләр бар, сигез меңнән артык агач кына давылда тамырыннан куптарылып ташланды, дип хәбәр ителде. Гафурның сенелесе Суфня Петербургтан җәйге каникулга унынчы июньдә кайтып төште. Давыл аерата көчле котырып үткән Казан урам нарында әле тәртип урнашып бетмәгән иде. һәр җирдә ломовой извоз чиклар, һәр җирдә бескозырка кигән солдатлар, яки шәһәр мещаннары _ кайнаша Исән калганнар яше-карты каралты-кура төзәтә, чүп чыга ра, урам себерә мәш килә нде Суфияның мондый гарасатны әле кү рү түгел ишеткәне дә юк иде Чөнки Петербург белән Казан арасы, no ездда кайтсаң, дүрт көнлек юл ул. Шуңа күрә хат-хәбәр Казаннан Пс тербургка тнз генә барып та җитми Суфияны каршы алырга Гафур үзе төште. Вокзалдан Пороховойга кайтышлый Суфня юл буенча диярлек давыл турында сорашты I афур исә Хәдичәнең дә давылга эләгеп, хәзер артык тетрәнүдән кәефсезләнеп өендә ятуын әйтте. Сүз Хөсәенгә кагылгач, Суфия никадәр сиздермәскә тырышса да, булдыра алмады. Кызыйның йөзе кызарып, күзләре нурланып китте, һаман, һаман, Хөсәен белән саташа икән әле бу акылсыз кыз; дип уйлап куйды абыйсы. Ләкин Суфияга берни дә әйтмәде, янәсе сизмәде. Суфия исә бик җитди булырга тырышып, кара матур кашларын җыергалап төпченә бирде. — Хәдичә апаның хәле артык серьезный түгелдер бит? Бәлки ана медицина ярдәме кирәктер, абый? Ул максатына ирешкән, Петербургта Бестужев курсларында укып врач булырга әзерләнә, һәм хәзер, әлбәттә, ул үзен, медицина әһеле санап,, һәр авыруга ярдәм итәргә әзер тора иде. — Бераз яхшыра булса кирәк. Мин әле кичә генә Хөсәенне очраткан идем Аның сөйләвенә караганда, Хәдичә, җәрәхәтләреннән дә бигрәк, ниндидер нервный тетрәнү аркасында авыруга сабышкан. — Ничек соң ул шундый вакытта давыл уртасында калган? Гафур белгәнен тәфсилләп сөйли башлады. — Юк, Хәдичә апаның хәлен белмичә һич ярамый, абый,— диде Суфия.— Мин бүген булмаса иртәгә үк барам аларга. «Синең Хәдичә апаңнан да бигрәк Хөсәенне күрәсең килә»,— дип уйлады Гафур, ләкин бу юлы да уйларын үз эчендә генә калдырды. ' Гафур бик аз сүзле, кирәген генә сөйләшә торган кеше иде. Бу яктан ул әтисенә охшаган. Ә Суфия исә, киресенчә, әнисе кебек ачык, сөйләшергә яратучан, көләч һәм җиңел сөякле кыз. Ул юл буенча туктаусыз сорашты. Ахырда Петербургның соңгы хәбәрләрен сөйләргә кереште. — Петербургтагы мөселманнар яңа салына башлаган мәчет белән саташалар хәзер,— диде.— Син беләсеңдер инде, Бохара әмире шуд мәчетне салдыру өчен бик күп акча бүләк иткән. Инде җитмәгәнен халыктан иганә җыеп тулыландыралар. — Газеталардан укыган идем, февральдә ук салырга керештеләр бит аньГ — Инде аның намаз укый торган залын эшләп яталар. Искиткеч гүзәл мәчет булырга тиеш. Әллә кайдан ук күренеп торачак манарасы. — Нигә, аның күренеп торуы синең өчен шулкадәр мөһим мени? — Мөһим шул. Гафур көлемсерәп сеңелесенә карады. Өенә, Казанына кайтуга ифрат шат, бәхетле иде Суфия. Сеңелесенең шатлыгы Гафурның да күңелен күтәреп җибәрде. — Мөһим, чөнки рус мещаннары арасында татарны кеше дип тә санамаучылар бар. Кайберләре хәтта капкаларына «Этләргә һәм тавышланып йөрүче татарларга керергә рөхсәт юк» дип язганнар. Мин үзем укыдым. Билләһи, абый. Менә шундыйларга юри үч итеп, мин татар мәчетенең манарасын бик биек, бөтен Петербург халкы күрерлек итәсем килә... Гафур көлеп үк җибәрде. — Син бик беркатлы, Суфия. Син әллә мещаннар арасында булган шовинистлар, байлар, чиновниклар арасында табылмас дип уйлыйсыңмы? — Анысы да мөмкин. Имеш бер бай, шул мәчет манарасын каплатыр өчен, аның алдына ук әллә ничә катлы өй салдырачак икән, дип сөйлиләр. — Мәчет манарасын күккә күтәреп кенә татарны бәхетле итеп булмас, сеңелем. Әнә шул тәхеттәге һәм аның тирәсендәге түрәләрне юк итсәк кенә ул бәхет булачак! — Синең хәтәр сүзләреңне мин күптән ишетеп яшим инде, абый. Ләкин хәзер бишенче ел да, җиденче ел да тү^ел, кадерлем. Син сак бул — Дәһшәтле карашы реакция чоры кичерәбез Сафлар хәзер бик сирәкләнде, Суфия. Менә шулай Беребез дә иртәгә кремль төрмәсенә эләкмәм дип уйлый алмый. Суфия күзләрен йомып, көрсенеп куйды — Петербурда да сезнең кебек революция дип янып-көеп йөрүче- * ләр аз түгел. — Безнең татар егетләре арасындамы? — Әйе, син, минемчә, аларның берсен беләсең Һәрхәлдә белергә < тиеш. Чөнки ул сине дә, Хөсәен абыйны да яхшы белә Яратып сөйли. 5 — Үзе чибәрме? — Ярыйсы * — Үзе шатенмы? * — Нәкъ өстенә бастың о — Үзе Мулланур атлымы? Суфия көлеп җибәрде. < — Син аның шул икәнлеген әллә кайчан белдең инде. Сораштырып баш катырган була тагы. ч Алар тиздән Пороховой бистәсен, Суфияне күптән сагындырган, та- * пыш, якын, бер катлы1 өйгә кайтып җиттеләр Суфия һәр почмагы, һәр « бизәге бик кадерле тоелган якты өйгә килеп кергәч, үзен үтә дә бәхетле итеп тойды Бик мулдан булмаса да затлы башкала күчтәнәчләрен алып кайтырга да онытмаган иде кыз. Петербургтан кайтып төшкән курсистка үзе өчен махсус ягылган мунча кереп чыккач, гаилә бергә җыйналып, күңелле гөрләшкән хәлдә чәй эчте. Суфия сүзендә торды. Икенче көнне үк, иртәнге чәен эчүгә, Хәдичәнең хәлен белешергә китте. Сагындырган урамнарны юл буенча карап барды. Ташаяк аша узганда аерата игътибарлы булды Бу Казан ярминкәсенә аның бик татлы истәлекләре бәйләнгән нде. Шәһәрнең таш пулатлар тезелеп киткән үзәк урамнарында булып узган давыл эзе сизелми дә. Бу табигать шаяруы Казан байлары яшәгән төбәкне кызганган, күрәсең. Бары алачыкларда, җиргә иңә башлаган иске өйләрдә яшәүчеләрне генә туздырып, вәйран итеп киткән Суфия Проломныйны буйлап узды, андагы ялтыр витриналарга, модный киемнәр эленгән магазиннар алдында тукталып торгалады Мондагы күренешләр якын, үз булса да, Петербургта күз ияләшкән шәһәр манзарасы каршында ничектер артык гади, фәкыйрь сыман, Суфия умарта гөжләвен хәтерләткән, әле дә шактый зур балык базарын узып, сул якка борылды һәм тиздән Хөсәеннәр квартирына җитте. Хәдичә ялгызы гына нде Курсистканы күрү белән хужабнкәнең йөзеннән ниндидер бер күләгә үткәндәй булды Ләкин ул беренче тойгыга бирешмәде, ясалмарак килеп чыкса да, кунак кызга якты чырай күр сәтеп, аның белән исәнләште, түргә чакырды Суфияның яңалыкларын тыңлап, күчтәнәчләрен алгач — Рәхмәт килүеңә, Суфия,— диде. Үзенең давылга эләгү вакыйгасын сөйләп алды — Хәзер барысы да үтте инде, шөкер,— диде — Ә чемоданыгыз табылдымы соң? — диде Суфия — һи. чемодан! Чемодан гына түгел, аны күтәргән егет тә юк әле. Хөсәен Казанның барлык больницаларын айкап чыкты Эзсез югалды, бичара — Бәлки чемоданны алып шылгандыр — Юк, юк, алай булуы мөмкин тү^ел. Хөсәен ул студент турында әйбәт фикердә, андый эшнең булуы һич тә мөмкин түгел, дн — Хөсәен абыйның хәлләре ничек соң? Авырмыймы? Хәдичә җилкәләрен генә сикертеп куйды — Ничек әйтергә, ул университетка керергә хәзерләнә Шуның белән саташа. 33 — Ә сәламәтлеге? • Хәдичә сәерсенүдән дә бигрәк, ничектер яратмынчарак. Суфияга төксе бер караш ташлады. Сәламәтлеге? Менә Петербурдан укуыгызны тәмамлап доктор булып кайтыгыз да, Хөсәенне дәваларсыз. Бусы артыграк иде, турыдан сум ыру булып чыкты. Хәдичә бу сүзләре белән Суфияга, син минем өчен килмәгәнсең бирегә, син Хөсәенне күрергә килгәнсең, дигән фикерне аңлата иде Суфия җиңелчә кызарынды да шундук җавабын да бирде. Әлбәттә, Хәдичә апа, сезне дә, аны да врач булып чыккач дәваламый калмам. Чөнки мин Хөсәен абыйны Гафур абыемның иң якын дусты булганы өчен якын күрәм... - Яратканыгызны беләм, дип куйды Хәдичә, ничектер мәкерле бер тонда. Суфия бер кузгалырга итенде, ләкин яңадан утырды. Әйтергә сүз тапмады, Хәдичәнең дәвам итүен көтте. Күрәсең, бу җитди сүзне башлау Хәдичә өчен җиңел түгел иде. Шулай да ул, эшне озакка сузмыйча, ятып калганчы эчтән сызып, борчылып яшәгәнче — атып кал, дигән кагыйдә буенча, ел буена өелгән рәнҗүен Суфияга берьюлы актарып ташларга булды. Сүзен бик тыныч башлады. Хәтта ясалмалыгы сизелерлек тыныч иде аның тоны. — Суфия, акыллым,— диде ул,— мин барысын да күреп, күрмәсәм дә сизеп торам, син Хөсәен абыеңны бик яратасың. Гафурның дусты булганы өчен генә түгел. Юк. Син аны просто яратасың. Кыз кеше буларак, кыз кеше егетен яраткан кебек.. Синең Хөсәенгә хатлар язып торуыңны да беләм. Алып укыганым юк. андый түбәнлеккә төшәргә ходай язмасын. Тик беләм — хатларыңда аңа карата бик җылы сүзләр язасың. Әйдә, ярата бир. минем эчке интим тормышыңа тыгылырга хакым юк. Ләкин мин сиңа менә нәрсә әйтергә телим. Минем бу сорауга туры җавап таләп итәргә хакым бар, чөнки мин аның никахлы хатыны. Ул сиңа ничек карый? Ул сиңа, әйткәнеңчә, бары сеңел итеп кенә карыймы, әллә инде... Хәдичә, коңгырт күзләрен зур ачып, Суфияга текәлде. Суфия, соң дәрәҗәдә дулкынланып, урыныннан сикереп торды. Аның йөзе кызарган, кара матур күзләре ут булып яна, куллары чак кына сизелерлек дерелди иде. — Борчылмаска хакыгыз бар, Хәдичә апа,— диде ул кискен бер тавыш белән,— ул миңа нәкъ үзе әйткәнчә, бары сеңел итеп карый. 11 Июнь башларында ук корылык белән бергә Казанга төрле чирләр дә килде. Казанда Шәһәр идарәсе барлык медицина хезмәткәрләрен ваба белән көрәшкә мобилизацияләде. Күрәсең, шәһәр башлыклары көрәшне соңгарак калып башлаганнардыр, бер ай эчендә йөзләп кеше авырып, шуларның алтмышы үлеп тә китте. Әҗәл, сөякләрен шыгырда тып, үзенең чалгысы белән Казанда селтәнеп йөрергә тотынды. Үлем- җитемнең көннән-көн арта баруы халык арасында берсеннән-берсе куркынычлырак хәбәрләр тууга сәбәп булды. Әлбәттә, мондый чакта халык кичергән афәткә Хөсәеннәр катнашсыз кала алмады Партия Комитеты вакытлыча яшерен эш йөртергә мәҗбүр ителсә дә. үзенең эшен бу өлкәдә дә булдыра алганча намус белән башкарырга кереште. Ул төп бурычны Земство һәм Управа аша йөретте. Максат шул андагы түрәләр ныграк борчылсыннар. Мондый авыр вакытта халык ихтыяҗларын күбрәк кайгыртсыннар. Халык арасында куркынычлы авы- руга каршы көрәшнең барышын дөрес аңлату бик әһәмиятле нәрсә иде Моның өчен матбугат аша актив эш итү кирәк табылды. Вабага каршы көрәштән Суфия да читтә кала алмады. Ул рәсми рәвештә мобилизацияләнмәсә дә, үз ирке белән, шәфкать туташы сыйфатында, холера баракларының берсендә эшләргә теләк белдерде. Теге көнне, Хәдичә белән шактый тәэсирле аңлашу булганнан соң, * ул яңадан аларга барырга батырчылык итмәде. Ләкин моңа карап Хө- £ сәенне күрү теләге әз генә дә суынмады аңарда. Киресенчә, Хәдичә бе- | лән күзгә күз карап сөйләшкәннән соң, Хөсәен белән очрашуны ул ка- g дәр г?наһ эш дип санамый башлады Аны ничек тә булса очратып, ягымлы тавышын ишетәсе, иркәләп, җылытып карый торган кара күз- * ләрен күрәсе, нук кулын тотып торасы килә иде. Ул инде менә үсмер * кыз яшенә кергәннән бирле хыялыннан Хөсәенне чыгарып ташлый ал- и мый. Ул, өметләнеп, Хөсәеннең абыйсы янына килеп чыгуын көтте. Лә- < кин кайтканның беренче атналарында мондый куанычлы хәл насыйп булмады. Аннан Суфия эшли башлады. Әле егерме дүртенче цюньдә с; генә ачылган Бишбалтадагы ваба барагында һәркөн иртәдән кичкә ка- ч дәр авырулар белән булышты. * Мәгәр һич көтмәгәндә очраштылар алар Суфияның аптыравына < каршы, Хөсәенне ул авырулар яткан барак алдында очратты Салам эшләпәле, ак чесуча костюмлы, калку буйлы кешене тәрәзәдән күрү белән, атылып тышка чыкты. Күрәсең, Хөсәен Суфияның биредә эшли башлавын белми иде әле. Аның да йөзенә чиксез аптырау билгеләре чыкты Ул күзләрен йомгалап, Суфияга карап торды да көлеп җибәрде — Суфия! Мин бит сезне киткән, Петербур урамнарында йөридер хәзер дип фараз итәм. Ә сез холера барагыннан килеп чыктыгыз Суфия Хөсәеннең янына ук барды, аның шактый ябыккан йөзенә текәлде. Кызның бернигә дә карамастан, берни белән дә исәпләшмәстән, Хөсәеннең кочагына ташланасы килгән иде. Ләкин ниндидер көч аны тыелырга мәҗбүр итте, ул Хөсәеннең күзләренә, ничектер, көчсезлек тән гаҗиз бер караш ташлап, Хөсәеннең үзенә таба сузылган кулын гы на кысу белән чикләнде. Хөсәенне шул дәрәҗәдә үк көчле яратуын үзе дә белми иде әле Суфия. Ул бермәлгә югалып, өнсез калып торды — Шунда эшлисезме? — дип сорады Хөсәен, баракка таба ымлап — Әйе, эшлим, Хөсәен абый — Күптәнме? — Менә бер атна инде, Хөсәен абый Мин сездә булган идем Бәлки Хәдичә апа әйткәндер — Әйе, әйтте. Суфияның уй-фикерләре ныклы эзгә төшә башлады — Ә сез ничек монда килеп чыктыгыз соң? — Мине барактагы дәвалау шартлары кызыксындыра, Суфия Син, мөмкин булса, үзең турында да сөйлә, барак турында да сөйләп бир әле. Алар әкерен генә атлап зур агач баракның артына, күләгәле якка чыктылар да андагы өянкеләр арасындагы артсыз эскәмиягә утырдылар. , Суфия барактагы эш турында сөйли башлады Сорашмаса да зирәк кыз Хөсәеннең кемнәр кушуы буенча йөргәнен тиз аңлады. Ул бит Га фурның сеңелесе генә түгел, сердәше һәм мәсләктәше дә. Хәер, аңа эшкә катнашырга бер дә туры килмәде, абыйлары прокламация басканда урамда капка сагалау гына димәсәң Ул барактагы хәлләр турында түкмн-чәчмн барысын да әйтте Медикаментлар җитмәвен, тәҗрибәле врачларның аз булуын, тиешле азык-төлек китермәүләрен, аны да әле урлашуларын сөйләде. Хөсәен төпченеп сорашты, фактларны күңеленә теркәп утырды Сүз ваба чире турында беткәч. Хөсәен - Инде үзен турында сөйлә Соңгы вакытларда ничек яшәдең? Синнән хатлар килми башлагач, мин хафага калган идем, Суфия,— диде. Ул шундый мөлаем бер караш ташлады кызга, Суфия чын күңеленнән моның өчен Хөсәенгә эченнән рәхмәтләр укыды Ул сөйгәненә тагы да якынрак елышты. Күзләре белән генә Хөсәенгә текәлеп «Яратам, яратам, мин сине» дип кабатлады Әйе. Хөсәен дә җансыз, хиссез түгел иде. Ул хәтта кызның күз карашы белән үзенә ниләр әйтергә телә- вен дә аңлый иде. Дөресен генә әйткәндә, ул үзе дә Суфияны бик якын күрә иде. Аны ул хәзер үк кочагына алып, үбәргә, иркәләргә әзер. Кара тутлы, кара күзле, елдам, нәфис, нечкә билле матур кыз каршында нинди ир тыныч кала алсын! Ләкин андый эш мөмкинме соң? Хөсәен яшь, гүзәл кызга, үзенең иң якын, иң кадерле дустының иркә сеңелесе- нә яхшылык теләми мени? Ә яхшылык теләү ул нәрсә дигән сүз? Нишләргә тиеш була соң Хөсәен? Хөсәеннең алдагы авыр эшләре, һәркөнне хәвеф-хәтәр бусагасын атлап йөрүе, һәм, һич уйламаганда, көтмәгәндә зинданга эләгү, яки сөргенгә куылу ихтималы күңеленнән үтә. Үзенең гомер буена хыялланган югары мәктәптә уку мөмкинлеген тормышка ашыру алдында торганлыгын да исенә төшерә. Әйе, барыннан да биг рәк, Хөсәеннең сәламәтлеге тәмам какшаган бит. Докторлар йөрәгең зәгыйфь, саклан, диләр. Үпкәсендә дә бар. Инде шундый хәлендә ул гөл кебек янып торган сәламәт кызны бәхетсез итсенме?! Бу сораулар, Суфия турына уйлаган саен, Хөсәеннең күңелен сызып узалар. Әле менә, күзгә-күз карашып янәшә утырганда, тагы да кискенрәк рәвештә алга килеп бастылар. «Җүләр кыз, ж.үләр, гүзәл кыз,— дип уйлады Хөсәен,— мин бит сина тиң түгел. Син үзеңә менә дигән, үзең кебек саусәламәт егет табарга, бәхетле яшәргә хаклы». Хөсәен Суфияның үзенә гашыйк булуын моннан өч-дүрт ел элек, әле Оренбурда яшәгәндә үк сизгән иде Казанга бер яшерен генә кайтып, Гафурларда куна калган нде ул. Алар өчәү генә — Гафур, Суфия, Хөсәен чәй эчеп утыралар Шунда ниндидер бер көч Хөсәенне кызга ка рарга мәҗбүр итте. Суфия үзенең озын керфекле зур күзләре белән шундый караш ташлады ки, егетнең ирексездән кулындагы балкашыгы эскәтергә төшеп китте. Бу караштан Хөсәен: «Мин сине яратам, яратам, яратам», дигән сүзләрне укыды һәм шул тәэсирнең илаһи көченнән, дуамаллыгыннан тәмам югалып калды Хөсәен Оренбурда «Урал» газетасы чыгарганда Суфия аңа еш-еш хатлар язып торды. Хатларында ул беркайчан да үзенең мәхәббәтен изһар итмәде, ләкин хатларның һәр юлыИһан ярату билгесе, кызның һаман өзмн-куймый Хөсәен турында уйланулары бик-бик ачык чагыла иде. Суфия, гимназияне уңышлы тәмамлап, Петербургка китте. Анда нинди генә чибәр, асыл егетләрне күрмәгәндер, очратмагандыр ул. Ләкин шулай да кыз Хөсәенгә булган үзенең кайнар, саф гыйшкын киметмәде. Әйе, Хөсәен бу турыда бик нык уйланырга мәҗбүр иде. Ул берничә тапкыр кызга бик ачык итеп язарга ымсынды. Күңеленнән бу хатның һәр сүзен, һәр җөмләсен язды, ләкин кулына каләм, кәгазь алып өстәл янына утыргач, үзенең мондый хаты белән кызның күңелен ничек җәрәхәтләячәге турында уйлап тукталып кала иде. Җавапсыз калган мәхәббәттән дә авыррак фаҗига буламы соң яшь кеше өчен! Шулай итеп Хөсәен язар хатын язмас булды Ә язылган хатларында исә бөтенләй мәхәббәткә кагылмады. Бары үзенең тормышы турында һәм гомуми нәрсәләр турында яза торган булды Менә инде тагы Суфия белән очрашу Икәүдән икәү генә калып очрашу. Эчке кичерешләреңне, яшерен хисләреңне ачыктан-ачык әйтергә мөмкин булган очрашу Ләкин бу юлы да Хөсәеннең кызга турыдан- туры әйтергә көче җитмәде. Алар Петербург хәлләре, андагы тормыш, уку, татар яшьләре турында сөйләштеләр Казан вакыйгаларына күч теләр. Хөсәен үзенен әле күптән түгел генә Чабаксар тирәсендәге авылларга барып кайтуын, андагы чуваш крестьяннарының ачлыктан интегеп яшәүләрен сөйләде. Ниһаять, сүз Казанны тетрәткән давылга килеп җитте. Хөсәен, давыл буласы көнне Хәдичәне каршы алган студентның мәете җимерекләр астыннан әле өченче көн генә табылуын әйтте. Бераздан саубуллаштылар Суфия тизрәк баракка йөгерде, Хөсәен * исә трамвайга ашыкты ® 3 12 ♦ Суфияның Хөсәенгә карата булган мәхәббәте абыйсы Гафурны да х авыр борчуга салды. Ул берничә тапкыр сеңелесе белән ачыктан-ачык J сөйләшеп караган иде инде Башта каты кагылмаска тырышты, соңын- с. нан инде, кызып китеп, дорфарак сөйләшкән чаклары да булгалады < Әмма хисләрне, аерата яшь кешенең хисләрен, гади төшендерү юллары ч белән генә үзгәртеп буламы?! Хәер, бу кадәресен Гафур үзе дә аңлый * иде. Көчсезлектән, сеңелесеиә ниндидер йогынты ясый алмавыннан үзе й дә гаҗиз иде. Хәлбуки Суфияны өзелеп сөйгән яшь, чибәр, хөр фикерле * егетләр дә юк түгел иде бит Араларында Агиев дигәне Суфия өчен җан ата. Ләкин Суфия һаман Хөсәен белән саташа Хөсәен белән Хәдичәнең арасы болай да киеренке икәнлеген белгән Гафур, бу вакытсыз мәхәббәт аркасында дустының тормышы бөтенләй тоташ фаҗигагә әйләнүеннән курка иде. Ниһаять, ул түзмәде, сеңелесе белән тагы бер тапкыр шул турыда ныклап сөйләшергә булды Суфия ул көнне эштән соң гына кайтты Ул арыган, алҗыган һәм төшенке күңелле иде Аның суырылып калган кара тутлы йөзен күргәч, Гафур баштагы ниятләреннән шундук чигенде, ваба барагындагы хәлләр турында сораша башлады — Хәлләр безнең ифрат начар, абый, диде Суфия чәен эчә-эчә. шул дәрәҗәдә начар, хәтта минем медицинага булган хөрмәтем дә кими башлады инде шуның аркасында — Нигә алай төшенкелеккә бирелергә, Суфия. Суфия зур күзләрен абыйсына текәде. Чыннан да бу күзләрдә тирән хәсрәт кенә чагыла иде бүген. — Кешеләр үләләр, ә без аларга ярдәм күрсәтә алмыйбыз Медицина да авыруга ярдәм күрсәтә алмый икән, нигә кирәге бар соң аның? — Бу эштә табиплык фәнен генә гаепләргә ашыкма син, Суфия — Анысы шулай,—дип куйды кыз,—синең сүзләреңдә дә дөреслек бар. Җитми бит, абый, кирәкле дарулары юк. җитми аның тиешле шартлары Суфия Гафур һич белми торган дарулар, ниндидер процедуралар турында кызып сөйли башлады — Димәк монда синең яраткан фәнең гаепле түгел, ә менә эш башында утыручы бюрократия гаепле Дөрес нәтиҗәләр чыгара белергә кирәк, Суфия Юкса син бет ачуын туннан ала башлагансың Шулай да Гафур ул көнне Суфия белән ныклап сөйләшергә булды Соңгы тапкыр, диде үз-үзенә, бер кәлимә сүз әйтмәм мин аңа бүтән — Суфия, менә ни турыда сорашмакчы идем мин,— дип сүз башла ды ул ашап-эчкәч. Син теге көнне Хәдичә апаң яныяа баргач, ул бор чылырлык, кирәкмәс сүзләр кузгатмадыңмы? Суфия җитдиләнеп китте — Мин кузгатмадым, Хәдичә апа үзе башлады — Нәрсә диде? — Үзенең көнче күбәләк икәнлеген сиздерде — менә шул — Димәк, көнләшерлек сәбәпләр булган. Алар өстәл янында икәүдән-икәү генә калганнар иде. Бераз вакыт тынлык булып торды. — Суфия акыллым, син хәзер яшүсмер бала түгел,— дип башлады Гафур,— Хөсәен абыйларыңның тормышлары ифрат авыр хәзер. Материаль яктан гына түгел, үзара мөнәсәбәтләре дә Син, җиңел акыллыгың белән, Хөсәен абыеңны һәлакәткә илтмәгәең... — Абый, бу турыда очрашкан саен аңлашмый калмыйбыз Тагы бер тапкыр үтенәм, минем яшерен хисләремә кагылма Мин хәзер яшүсмер Суфия түгел. Бер елдан врач дигән абруйлы исемне алачак кеше. — Мин синнән бик үтенәм,—диде Гафур. Абыйсының бик аз сүзле кеше икәнлеген һәм шулай ук горур булуын Суфия яхшы белә иде. Инде дә ул шулай түбәнчелек белән сеңеле- сеннән үтенә икән, аңа ниндидер өметле сүз әйтми булмый — Мин сиңа бары шуны вәгъдә итә алам: Хөсәен абыйга минем аркада бернинди дә авырлык килмәячәк. Гафур, ни әйтергә дә белмичә, гасабыйланып, күлмәк якасын ычкындырды, каты итеп әйтергә дип авызын ачты, тик сүз әйтергә өлгерә алмый калды, ишектә энеләре Габделмән күренде. — Абый, сине сорыйлар. Гафур коелып төште. Ул үзенең исәптә торганлыгын һәм бернинди сәбәп булмаса да һәр минут кулга алыну ихтималын яхшы аңлый иде Ул, җәйге ялы башлану белән туган-үскән якларына юкка гына кайтып китмәде бит. — Керсен, кем ул? — диде. — Ул керми. Миңа Гафур абый кирәк иде, бер генә минутка чык сын әле, ди. Гафур өстәлгә орыла-сугыла чыкты да караңгы коридорга таба китте. Ишек янында аны гади эшче киемендәге озын буйлы ир кеше көтә иде. — Сезгә... ни йомыш?—диде Гафур коры гына — Гафур абый, исәнмесез. Гафур игътибар беләнрәк карады, ләкин биредә караңгы иде, ул аның йөзен ачык күрә алмады. Әмма ничектер тавышы бик таныш иде бу кешенең. — Тукта, тукта,—диде Гафур, кинәт хәтерләп,— сез Фәрхетдин түгелме соң? — Нәкъ үзе, Гафур абый,—диде Фәрхетдин көлемсерәп. Я хода, әйләнеп кайттыңмы? Исән-саумы? — диде Гафур үзенә таба сузылган кулны каты иттереп кысып. — Әйдә, әйдә, узыйк әле менә минем бүлмәгә. — Кереп тормасам да ярар иде инде, Гафур абый. — Сөйләмә булмаганны. Әйдә, әйдә. — Туктагыз алайса, итекне салыйм. — Салып та торма. Аяк асты коры. Фәрхетдин аякларын ишек янында яткан чыпта кисәгенә сөртте дә Гафур белән бергәләп кечкенә бүлмәгә керде. — һаман шул килеш икән әле, диде ул шкафтагы китапларны, бүлмә җиһазын күздән кичереп Алар китаплар, кулъязмалар белән тулган өстәл тирәсенә утыргач, сүзгә керештеләр. Фәрхетдин срогын тутырып, сөргеннән бөтенләйгә котылып, әле бүген иртәнге якта гына Казанга кайтып төшкән икән. Үзенең элекке та нышларыннан берәүне дә өйдә очратмаган. Хөсәеннәр дә элекке өйләрендә яшәмиләр, Галимҗан Сәйфетдинов тә квартирадан-квартирага күчеп, эз чуалтып көн күрә икән, башка таныш-белешләр дә Казаннан киткән. Ярый әле, ходага шөкер, Гафур абыйсы иске фатирында булып чыкты. — Ничек яшәдең соң анда? —дип сорады Гафур. — Ничек яшәдем, Гафур абый, сөргендәге кешенең хәлен беләсең инде. Төрлесе булды. Ачлыгы да, кыйналуы да. Башта авыр эшләрдә изаладылар. Урман кистек. Аннан, бер елдан соң, тимерчелеккә-эләктем, үз һөнәремә. Инде менә соңгы елны Ялуторовский дигән шәһәрдә эшләдем. Бик иза чиккән чаклар булса да, тимерчелек һөнәренә нык * лап өйрәндем, хәзер инде чүкеч сугып торучы гына түгел мин Моны- ® сыннан да зуррагы шул булды рус телен үзләштердем, укырга-язарга өйрәттеләр. Менә дигән кешеләр арасында күп нәрсәне аңладым, укы- § дым, күзләрем ачылды дип уйлыйм — Ишеткәнебезчә, Ялуторовскида безнең Учительскаяның иң сөек ле кешеләреннән берсе — революционер, большевик Кулеша Андрей Степанович булырга тиеш. Ул сигезенче елны Мәскәүдә кулга алынып, и шунда сөрелгән булган. — Ул юк инде, Гафур абый... — Ничек, юк инде?.. — Шулай... аны сволочь карагруһчылар урамда кыйнап үтергәннәр. s Мин үзем күрмәдем, ләкин миңа бик белеп сөйләделәр — охранка ял- тырадыр». Тукай пннжәген иңенә салды да бүлмә ишеген бикләү түгел, ябарга да кирәксенмичә чыгып китте Шагыйрьнең куанычына каршы, Кариев үз бүлмәсендә, стенага беркетелгән көзге каршында кулларын болгый-болгый роль ятлап йөри иде Ишектән кемнеңдер рөхсәтсез-ннсез килеп керүенә өнәмичәрәк борылса да. Тукайны күргәч, чырае яктырып китте — Менла Карый, минем эч поша бит,— диде Тукай —Синең белән бераз сөхбәтләшсәк, бәлки күңел ачылыр дип кердем Әйдә, рәхим ит,— диде Габдулла,— минем эш бетте диярлек инде —Ул көзге алдыннан китте дә өстәл яныннан Габдуллага урын күрсәтте — Үзеңне пәрәмәч белән сыйлар идем — кесәдә сынар бакыр да юк Мәкәрҗәдән баеп кайтасы урында хәерчеләнеп кайттык. Миндә акча җитәрлек,— диде Тукай,— тик ашап-эчеп кенә сагышны басып булыр микән. Алар күңелсез генә кыяфәттә, бер сүз дә дәшмәстән, тынып калдылар. — Әйдә «Бәдавам»ны көйлибез,— диде Тукай. — Кит әле, кеше көләр, билләһи. — Көлә бирсен, аның каравы, Уральскидагы чакларны искә төшереп бераз онытылырбыз. — «Бәдавам»ны көйләп утырганчы, әйдә урамга чыгыйк. Син но мерыңда утырып күгәреп беткәнсең инде, күңелеңне саф һава шундук ачып җибәрәчәк, йөреп килик, дөнья күрик Аннан Жамали хәрчүниенә алып кереп син мине кайнар аш белән сыйларсың Сәваплы эштән күңелең дә күтәрелер. Юкса, синнән яшереп тормыйм, өч көннән бирле минем кайнар аш капканым юк — Их син, милләтебезнең бөек хадиме, татар театрының алласы, ә ашарыңа юк, өстең юка Нинди гөнаһларың өчен сине аллаһы тәгалә шулай каргаган икән. Әнә, Хөсәеннең әйткәне дөрес безгә инкыйлап кирәк, инкыйлап, белдеңме? Кариев быел «Сәйяр» труппасының Мәкәрҗәдә ифрат авыр хәлгә калуы, бина, реквизитка түләрлек тә акча җыя алмаулары, саран, рәхимсез байлардан бурычка акча алып, мең бәла белән Казанга кайтып егылулары турында сөйли башлады Тукай, учын маңгаена куеп, терсәге белән өстәлгә таянган хәлдә Карыйны тыңлаганнан соң: — Әйдә, алайса киттек,— диде,— үзеңнең ач икәнлегеңне ифрат нык нигезләп аңлаттың. Алар Печән базары аша чыгып, Московский урамы буйлап вокзал ягына таба киттеләр. Базарда, элеккечә үк булмаса да, һаман әле кызу гына алышбиреш бара иде. Шау-шу, ыгы-зыгы. Көфер почмагы да гөрләп тора, анда һәркөн йөрүче вак сәүдәгәрләр, кырык тартмачылар, кибет тотучы, кызыл малчы, тирече, кәвешче, кәләпүшчеләр уз эшләре белән мәшгуль, кычкырыпкычкырып товар мактыйлар, узган-барганнан көлеп, оятсыз сүзләр аралаштырып мыскыллыйлар Тукайның гаҗәпләнүенә каршы, алар артыннан бүген мыскыл сүзләре яудырып калмадылар Соңыннан аңлашылды. Мөһимрәк вакыйга булган икән: бер капкадан эләгешкән этләр килеп чыккан, хәзер бөтен көфер почмагы бары шуның белән генә яши, бары шуның белән генә мәшгуль чагы. — Московскийнын теге очына кадәр барыйк әле, ә аннан кайтышлый Җамали хәрчәүниенә сугылырбыз,—диде Карый, Габдуллага ошарга тырышуын ни кадәр яшерергә теләсә дә, булдыра алмыйча — Ул кадәр ерак җирләргә барырлык көчең бармы соң? - диде Тукай көлемсерәп,— ачлыктан егылып үлмәссеңме? Карыйның йөзенә бары мескен бер елмаю билгесе генә чыкты Дуслар йомры таш түшәлгән урам буйлап байтак вакыт йөрделәр, юлда очраган кибетләргә тукталдылар, эч серләрен уртаклаштылар, Уральскины искә алдылар, аннан хәрчәүнәгә кереп, өстендә өреләре йөзеп йөргән токмачлы итле аш алдылар Ашап утырганда Тукай Габ дулла Кариевтан түбәнчелек белән үтенде — Син, дускаем, труппаң белән озакламый Чистайга китәбез, диден. Минем хәлемне беләсең, мин сиңа барысын да, ходайга әйткәндәй, түкми-чәчми сөйләдем. Зинһар өчен Чистайга баргач теге эшнең асылын бел әле. Бик үтенәм, дустым Карыйның тамагы туйгач, көр күңеллелеге дә әйләнеп кайтты.
- Бу биш тиенлек аш шул эш өчен аванс мени? Таилале шаяртуларыңны! Син минем хәлемне аңла Тукайның йөзенә, табигатенә хас булмаган ялвару билгеләре чык кан иде. Кариевның Зәйтүнә турында барлык дөреслекне белеп кайтуына ул зур өметләр баглый иде. to ц 17 9 г Хөсәен Әстерхан һәм Кавказ якларында айдан артык вакыт булды ф Ул кайтканда Казанга көз сулышы кергән, тирә-як кырлар ялангач ланган, игеннәр эскертләргә куелган, ваба чире, бик күп корбаннарны - үзе белән ияртеп, шәһәрдән башка якларга чигенгән иде Ашлыклар « җыелган булуга карамастан, базар бәяләре төшмәгән, хәтта азык-тө- а лек элеккегә караганда да кыйммәтрәк иде. * < Хөсәен үз бурычларын төгәл үтәде Әстерханда Нариман Нарнма ч нов белән очрашты, явка урыннарын яңартты, Үзәк белән бәйләнешнең S яңа каналларын булдыруга иреште. Анда атнага якын торды. Туйганчы t- тәмле балык ашады, карбыз, кавын белән сыйланды, ниһаять, балык * чылар арасында яшерен әңгәмә уздырды Әстерханда «Идел» исемле татар газетасы чыга иде Хөсәен аның идарәсендә булды. «Шәрык клубы»нда еш очрый торган Сәгыйть Рә- миевне анда күрде. Алар, бәләкәй бер бүлмәдә, Әстерхан яңалыклары турында бик озак сөйләшеп утырдылар Бу нәзакәтле, ифрат чибәр ша гыйрь, шигырьләрендә бунтарь булып күренсә дә үзенә төпле бер кый бла тапмаган иде әле «Вак буржуа йогынтысыннан бу кеше тиз генә арына алмас», дигән фикергә килде Хөсәен; бәхәсләште, булдыра алганча аңлатырга тырышты, тик берни дә кыйрата алмады Сәгыйтьне үз күчәреннән чыгару өчен күп эшләргә кирәк иде әле. Шулай да алар дусларча аерылыштылар, Хөсәен шул ук көнне Каспий диңгезе аша пароходта Бакуга юл тотты Бакудагы Нариманов биргән мәгълүм адресларга яңалары да өстәлде. Бакуга барын төшү белән ул иң элек якташы Казан егете Догадовны эзләп табарга булды. Ә аннан соң Догадов аша Шаумян белән очраштылар. Юл хәвефле, хәтәр иде. Хөсәенгә сон дәрәҗәдә сак булырга, конспирациянең барлык нечкәлекләрен белеп эш итәргә туры килә иде, чөнки Садыйкка тагылган кебек, Хөсәенгә дә охранка агент ларының тагылып йөрүе ихтимал иде. Әмма сәфәр уңышлы узды. Хөсәен сак эш итте һәм Казан большевиклар группасына бик кыйм мәтле, бик кирәкле материаллар алып кайтты Хөсәен чемоданын күтәреп, Казан вокзалында перронга чыгуга, үзенә төбәлгән филерны абайлап алды Димәк, Хөсәеннең читтә булу ыи, бүген кайтырга тиешлеген белеп торганнар Әлбәттә, кулдагы әйберләр фиргавеннар кулына төшсә, айдан артык йөреп төзелгән бина җимереләчәк, ә үзен төрмәгә тыгачаклар Хөсәен тиз генә анык бер карарга килде һәм вокзалга кереп, халык арасына чумды Ә инде килгән поезддан төшүчеләр таралгач, ул извозчик яллады да, анда да әле туры өенә түгел, Яна бистәгә — Мәхмүт Алиевларга китте Мәхмүт җиденче елдан бирле РСДРП члены, апа ерак туган тиешле егет иде Өстәвенә бу мәзин малае охранка тарафыннан бернинди дә шик-шөбһә кузгатмый. Иң кулае әйберләрне иртәгәчә шунда калдырып, өйгә буш кул белән генә кайтып керү иде. Күрәсең, филерлардан котылу өчен шул җитеп торды Хөсәен өенә шактый тыныч кайтып керде. Кичекмәстән килеп төшкән тентү охранка га бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Иртәгәсен Хөсәен арадашчы хезмәтен намус белән үтәүче Юлия Михайловна га Абрам Комлев белән очрашу урынын әйтте ллар Абрам Комлев белән Яна бистәдә, шул ук Алиевларда очраштылар Харьков шәһәреннән полиция эзләрлекләве аркасында Казанга күчеп килгән Комлев хәзер группада элемтә эшләрен башкара иде. Хөсәен үзе алып кайткан барлык информацияне шуңа тапшырырга, гомумән, милли эшләрдәге директиваларны шуннан алырга тиеш иде Алар алтынчы еллардан бирле, Комлев Харьковтан Казанга күчкәннән бирле, танышлар. Хөсәен Уфадан һәм Оренбургтан Казанга кайткан араларда Абрамны күрми калмый, аңардан кирәкле мәгълүматлар алгалый иде. Йомшак украин акцёнты белән сөйләшүче бу сабыр кешегә Хөсәен түкми-чәчми үзе алып кайткан барлык яңаЛыкны, адресларны, явка урыннарын тапшырды. Хөсәен аркасында революцион юлга кереп киткән өй хуҗасы Мәхмүт бу вакыт тәрәзә янында, урамны күзәтеп торды... Озаклап утырырга ярамый иде, Мәхмүтнең дә соңгы вакытта күзәтү астында булуы бик мөмкин. Башта Мәхмүт урамга чыгып, тирә- юньне күзәтеп керде. Ул кереп, хәвеф-хәтәр булмавын хәбәр иткәч, башта Хөсәен, аннан Абрам кичке эңгер төшкән урамга чыктылар Урамда Хөсәен иркен сулыш алды. Күкрәге авыртып куя, һава бөркү, вакытвакыт тын алулары авыраеп китә. Ярый әле җил төньяктан исә. Юкса Бакалтай ягыннан иссә, Яна бистәдә һаваның тын алгысыз булганлыгын Хөсәен бик яхшы белә. Саз исе, Бакалтайга түгелә торган Казан нәҗесе исе, мех эшкәртү мастерскойларының сасы тире исе Ничек яшәмәк кирәк шундый урында?! Шуңа күрәдер, Яна бистә халкы арасында гарип-гораба, камыт аяклы рахитиклар адым саен очрый. Алай дисәң, Бишбалта якларында да һава ташка үлчим, дары заводыннан җил исә башласа, күкерт кислотасы исе тамак төбен ачыттырып каезларга тотына. Хөсәен, шулай уйланып, Пеләтән урамына таба юнәлде. Трамвай тукталышына житәрәк ул Крестовников заводы ягыннан ниндидер шартлау тавышы ишетте. Кызыксынуы никадәр көчле булса да, «койрык» тагылганчы бу тирәдән тизрәк китү хәерлерәк дип, ул трамвайга менеп утырды һәм ашыгып китүенә соңыннан үкенеп бетә алмады. Бу шартлау Крестовниковларның сабын кайнату цехында булган икән Газ шартлаган һәм шундук шәм, стеарин цехларына ут капкан. Завод территориясен күз ачып йомганчы ялкын чорнап алган. Насослары белән пожарныйлар килеп җиткәндә бөтен завод ут эчендә калган булган инде. Бик күп эшчеләр янгын эчендә калып һәлак булдылар Хөсәеннең ышанычлы дусты, Крестовников заводындагы революцион хәрәкәтнең башында торган Тюнегинның ярдәмчесе Гыйльфан да янып үлүчеләр исемлегендә иде. Бу хәбәрне ишеткәч, ХөсОен агарынып калды. Бер җәй эчендә ике зур югалту. «Әткәй»нең үлеме һәм менә Гыйльфан... Авыр, бик авыр иде Хөсәенгә. Шундук ул Тюнегин белән бәйләнешкә керде. Янып үлүчеләрне күмүне оештыру, митинг уздырырга кирәклеге турында сөйләшеп, митингта хуҗаларның гамьсезлеген, эшче кешегә төкереп каравын ачык итеп фаш итәргә булдылар. Шулай эшләнде дә. Рус зиратында Тюнегин, татар зиратында Хөсәен Ямашев сөйләде. Газеталар бу турыда бернинди хәбәр язмадылар. Бары Крестовников заводында шартлау һәм янгын булганын гына, тәфсилләп тормыйча, хәбәр рәвешендә бирделәр. Гыйльфанның исә берсеннән-берсе бәләкәй дүрт баласы торып калды. Хатыны бала-чага күп булу сәбәпле эшли алмый, өй карау белән мәшгуль иде. Ятим калган гаиләләргә ничек тә пенсия чыгару турында кайгыртырга кирәк иде. Хөсәен һәм Галимҗан, Тюнегин белән берлектә, шул эшкә керештеләр. Бу эштә аларга дөрес киңәш бирә алучы Адоратский ярдәмгә килде. Адоратский белән Хөсәен якын мөнәсәбәттә иде. Владимир Викторович белән Саммер квартирасында беренче тапкыр очрашуы бүгенгедәй исендә иде әле Адоратский ул вакыт яна гына Женевадан кайтып төшкән иде. Ул Хөсәенгә Ленин турында сөйләде Хөсәен өчен Ленинны якыннан күргән беренче кеше иде ул. Фәрхетдиннең туган авылы Нәдердә атлыгып кайтырлык бер генә ♦ якыны да калмаган иде Шуңа күрә ул ин беренче булып Әлмәткә тук- * талды Арбадан төшеп калгач, туп-туры улын асрамага алган кешенең - өенә ашыкты. Өч ел буе һәрдаим хәтергә төшеп уйландыра торган * бердәнбер баласы — йөрәк парәсе — Гыйззәтулласы нинди икән ’ хә- ~ зер? Ул баланы Фәрхетдин күз алдына да китерә алмый нде Таныр * микән үз әтисен?.. ч Урыс капкалы, калай түбә ябылган шактый төзек өйгә якынлашкан = саен Фәрхетдиннең йөрәге катырак типте. Ирексездән адымнарын кы £ зулатты. Ишегалды тып-тын иде, бер адәм заты да күренми «Урак өсте бит, мөгаен хуҗалар басуда эштәдер», дип уйлап алды Фәрхетдин Шулай да ишегалдына узды. Ишек төбендә тукталып, керергә кыюсызланып торды Югыйсә ишек бикле дә түгел иде. Бәлки баланы берәр кортка мазар белән калдырганнардыр әле, дип фараз корды ул Тик шунда гына искәрде: ишек келәсенә йозак урынына чүпрәк кисәге кыстырыл ган иде. Димәк, өйдә кеше юк. Фәрхетдин үзенең бик җайсыз вакытта килүенә ачынып, мондый чакта бөтен авылның басуга күчеп китү мөмкинлеген уйлап, урамга чыкты Чарасыз булып урам уртасында тукталып калды Каршы якта, биек өянке күләгәсендә картлыктан тәмам бөрешкән бер чал бабай утырганын күреп, Фәрхетдин шуның янына ашыкты Аның өстендә җиңсез сырма камзул, башында мескен бүрек Күрәсең, картка челләдә дә суык тоела иде булса кирәк, аякларына киез ката элгән Бабай, Фәрхетдинне танырга теләгәндәй, кызарган күзләрен текәп, бермәл карап торды — Бабай, син мине танып белми торгансыңдыр инде, - диде Фәр хетдин.- Мин моннан сигез еллар элек Исхак хаҗида малайлыкта тордым Мин Фәрхетдин атлы кеше булам Карт тешсез авызын җәеп елмайгандай итте • — Ә-әә, син теге Исхак хаҗиның комганына борыч сибеп качкан Фәрхетдинмени әле? Беләм, белмәскә Синең малай менә Фәррахта бит Фәрхетдин, шулай тиз арада аңлаша алуына шатланып, бабай янына бүрәнәгә чүмәште — Ничек соң минең малай, үсәме, рәнҗетмиләрме үзен? — Ю-ук,— диде карт сузып,— малаең күкәй сарысыдай рәхәттә яши, бик матур булып үсеп килә. , — Ай, рәхмәт, бабай, шатландырдың Үзең әле өй саклап калдың мени? Кемнәрең бар соң үзеңнең? Фәрхетдин кесәсеннән тәмәке янчыгы чыгарды Бабайга тәкъдим итте Аның тартмаганлыгын белгәч, ашыкмыйча гына тәмәке төрде, тәмләп төтен суырырга тотынды Бабай исә үзенең ишле гаиләдә яшә аен, олы улының алты баласы барлыгын, күбесе кыз булганга күрә, имана җнренең дә азлыгын, икмәкнең кыш чыкканчы җитенкерәмәвен, малаеның язга таба читкә китеп эшләргә мәҗбүр булуын тезеп китте — Иллә мәгәр киленнән уңдым, аллага шөкер,—дип куйды,—әйтмәгәнем булсын, туган атасын да болай карамас кеше, ах итеп тора шул җанекием, әтекәй дип тора. Алла үзенә бәхетле картлык, тигезлек, саулык бирсен инде. — Үзең дә әйбәт кешесеңдер, бабай, иткән яхшылык җилгә очмый бит ул. . Бабай өметсез рәвештә кул селтәде. — Алай димә, алла, диген. Әнә минем кордаш Сәмигулла, менә дигән асыл кеше, иллә мәгәр килене килен булмады, дәҗҗал булды Көн күрсәтми кайнатасына. Йөри, бичара, башын кая куярга белмичә, тизрәк үлсәм икән инде, дип. Фәрхетдин тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аны бик озак итек табаны астында изде. — Бар инде бу дөньяда төрлесе, бар. Фәрхетдиннең үз улы турында күбрәк беләсе килә иде, мәгәр карт ул турыда сүзне тиз генә башламады. Әлмәт хәлләрен шактый озак сөйләгәннән соң, ахырда сорап куйды: — Син малаеңны күреп китмәк булып кайттыңмени? — Шулайрак иде шул, бабай. Үзем белән алып китү иде исәп — Моңарчы бер дә күренмәдең, кайларда шулай озак йөрдең соң? Фәрхетдин, бераз сәерсенеп, бабайга күз ташлады. Димәк, күрше- күлән аның сөргендә булуын белми икән, димәк, Фәррахлар белсәләр дә моны сер итеп саклаганнар — Мин ерак җирләрдә булдым, бабай, Себер якларында,—диде Фәрхетдин. — Шунда эшләдеңмени? Теге Лена буйларындагы приискалардз түгелдер лә? Бер ише халык шунда китә бит. — Юк, мин ул кадәр еракка китмәдем, Төмән якларында булдым — Ничек соң, бик баеп кайттыңмы? Фәрхетдин ачынып көлеп куйды. — Бик баетырлар сине ак патша ялчылары. Анда да бит нәкь бездәге кебек соңгы тамчы каныңны сыгып эчәләр. Күрәсең, бу турыда артык сүз куертуны кирәксенмәде бабай. Тамак кыргалап алды да — Исәбең: малаеңны үзең белән алып китү икән алайса,— диде. — Шулайрак иде Озакламый Зөя каласы янында Идел аша күпер сала башлыйбыз. Шунда эшкә урнаштым, һөнәрем бар Тимерче мин — Тимерчесен тимерчедер дә, тик малаеңны сиңа бирер микән Фәррах... — Ничек инде?! — Шулай. Ни теләсә шуны булдыра ала ул Фәррах. Соңгы елларда череп баеды әнә. Каралты-курасын гына кара! Ике батрак тотып көн күрә, хәзер Ильяс бай да аның белән кул биреп исәнләшә Фәрхетдин хәйран калды Әйе, ул Фәррахның шактый нык тормышлы кеше икәнлеген хатлар аша белә иде, тик менә чын мәгънәсендә баеп китүен күз алдына да китермәгән иде. — Кемгә ничек бит, энем,—диде бабай,— аллаһы тәгалә кемгә ни язган. Бәхет эше. Җир сатып алды башта Фәррах. Синең кебек әтрәк- әләмнәрнең җирен җыйды. Җирләре искитмәле уңдырышлы булып чыкты. Өченче елда да, узган елда да уңыш булмады безнең якта, ә аның, ходаның рәхмәте, ел саен ташып тора. Менә бәхет эше нәрсә ул! Икмәгең бар икән —тамагың тук, малың симез була. Яши белә ул Фәррах! Әле моны сиңа малаеңны бирмәсләр диюдән әйтәм — Юкны сөйләмә, бабай, гөнаһысыннан курык Малай — минеке. Алайга китсә, теләсәм суд аша алам Карт .тагы, тешсез авызын җәеп, елмайгандай итте. — Э-ээ, суд аша-а Әйтеп торам лабаса, Ильяс бай да аның белән кул биреп исәнләшә дип. Бөтен өяз башлыклары аның яклы булачак. Фәрхетдин: «Бу карт мине юри ирештерә», дип уйлады Аның һич тә бәгырьгә үтә торган мондый сүзләрне ишетәсе килми иде, шуна күрә сүзне бөтенләй икенчегә борды Ф — Монда берәр әбигә кереп чәй эчеп чыгарлык урын юктыр инде? ж — Ник булмасын, әйдә безгә керәбез,—диде бабай.— Тик сама- " вырны үзең куярсың Минем дә тамак кибеп тора, әйдә, иренмәсәң < Фәрхетдин моңа бик шат иде. Зур сәке биләгән фәкыйрь өйгә кер- « гәч, ул, бабай әйткәнчә, бер чиләк су сыешлы яньчелеп беткән җиз * самавырны куеп җибәрде, капчыгыннан ризык чыгарып киндер эскәтер- х гә турап салды Бабай белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырган арада = самавыр гөжләп кайнап та чыкты, Фәрхетдин Казаннан алып килгән - фамильный чәйне пешергәч, ярыклары замазка белән сылап ябышты- с. рылган чынаяклардан чәй эчәргә керештеләр < Казан күчтәнәчләре бабайга оШады ахры, ул чынаяк артыннан чы наяк бушата торды, теле чишелгәннән чишелә барды Беренче карашка = шактый бәлтерәгән булып күренсә дә, картның хәтере әйбәт иде Ул £ Әлмәт кешеләре турында гына түгел, Нәдерлсләр турында да бик күп яңалыклар сөйләде. Алар шулай сәгатьтән артык вакыт тирләп-пешеп чәй эчтеләр, юл килеп тәмам алҗыган Фәрхетдин, бабайның киңәше буенча, чоланга кереп йоклап та алды Ниһаять, ишегалдындагы та вышка уянып, чәчрәп урыныннан торды Хуҗаларның ишле семьясы әле генә басудан кайтйан икән. Фәрхетдин, бабайга рәхмәтен әйтте дә, Гыйззәтулласы янына йө герде Фәррахлар да кайтканнар икән Ишегалды тулы ат-арба Тавыш- гауга Ниндидер ир кеше көр тавыш белән кемнедер шелтәли иде, Хуҗа шул булса кирәк Фәрхетдин кече капканы кыю гына ачып эчкә узды — Әссәләмәгаләйкем! Фәррах үзенең тышкы киемнәре белән, комзол һәм түбәтәен искә алмаганда, Ялчыларыннан әз генә дә аерылмый иде Шундый ук оек чабата, алача киндер ыштан, тезгә җиткән ак күлмәк Ул. алъяпкычын тоткан килеш, озын буйлы, шадра батрагын әрли иде Фәрхетдиннең бу кешене күргәне юк иде шикелле һәрхәлдә ул «балаңны афәлән кешегә асрамага бирдек» дигән хәбәрне алгач та. бик озак баш ватып, үзе белгән Әлмәт кешеләрен күз алдыннан кичерде, ләкин Фәррахны анык кына хәтерли алмаган иде Әле шактый чибәр, кара тутлы, төз гәүдәле, елдам хәрәкәтле кешене күргәч ул, ничектер, аны элек күргән сыман булды. Ләкин кайда, ничек күргәнлеген хәтерли алмады. Юлчының сәламен алганнан соң Фәррах. Фәрхетдинне танымыйча бермәл аптырап, ни дияргә дә белмичә торды Ахырда, шактый коры итеп Ни йомыш?! — дип куйды Сине кем дип белик? Кунарга сорап керәсең икән рөхсәт юк Болай да урак өсте кә кыл да сый маган чак Ул хәтта борылып китә үк башлады Сез Фәррах бит? диде Фәрхетдин аның җиңеннән тотып Фәррах, диде хуҗа ачулы караш ташлап,— ни йомыш? Йомышым шул, минекк улым Гыйззәтулла сездә тәрбияләнә Минем җәмәгатем Хафаза үлгәч, аны Якуп байның хатыны Хәдичәбикә , сезгә китереп тапшырган. Мин Гәйззәтулланың әтисе Фәрхетдин булам Тумышым белән Нәдер кешесе үзем Улымны алырга килдем Фәррах беразга югалып калды, Фәрхетдин аның мыек чылгыйлары ның очы селкенүен искәрде Фәррах әле аптырау, әле шикләнү аша Фәрхетдинне башыннан аягына кадәр күздән кичерде һәм ачык торган өй ишегенә карап: — Гөлбаһар, чыгале монда!—дип кычкырды Өй эченнән, ниндидер ашыгыч эше булу сәбәпле әле чыгарга җай булмавын әйткән хатынына ул тагы да катырак итеп кычкырды. Бусы инде әмер тонында әйтелде. Ишектән, чәчләрен яулык астына кысты- ра-кыстыра, куркынган хатын-кыз йөзе күренде Ул, авызын яулык чите белән каплый төшеп, ирләр янына килгәч, Фәррах Фәрхетдингә ымлап: — Менә, кайткан катыржан,— диде,— безнең Гыйззәтулланы үзем белән алып китәм, ди. Хатынның соры күзләрендә дәһшәт билгеләре күренде. — Алып китәм ди? Алладан курыкмыймы?! Кем ими сөтен үз баласына тиешенчә имезмичә аңа биреп тәрбияләгән? Булмаганны! Урамнан килеп кергән һәр зимагурга биреп җибәрә торган малаем юк минем. Фәрхетдиннең йөзенә кан'йөгерде. — Ул минем улым, минем улым,— диде ачуыннан буылып—Сез кеше баласына кул сузарга ни имеете право! Тәрбияләгәнсез, рәхмәт. Әгәр расходлары булган икән, мин бурычлы булып калмамын. Тульке сез не имеете право минем улымны алып калырга, мин судка җитәчәкмен, но мин аны барыбер үзем белән алып китәм — Юк инде, парин,— диде Фәррах сүзгә кушылып.— Ул сине знать не знает, уз балан икән, себерелеп, әллә кайларда йөрмиләр аны. Балаңны тугач та алалар да тәрбияләп үстерәләр. — Алладан куркырга кирәк, имансыз зимагур,—диде Гөлбаһар еламсырап.— Нидән үлде дип уйлыйсың соң син минем үз баламны? Ул бит, бичара сабый, Гыйззәтулланы исән калдырам ди-ди безнең тырышудан үлде. — Ялган бу! Минем Гыйззәтулламны алганчы ук сезнең балагыз үлгән булган инде. Все! Мин улымны алырга килдем, бүтәнне белмим,—диде Фәрхетдин.— Әйтеп торам бит, яхшылык белән улымны бирмисез икән, мин аны суд аша алам — Минеке дә, минеке дисең син Гыйззәтулланы. Ничек исбат кыл- мак буласың? — диде кинәт дулап Фәррах—Аның атасы әллә син, әллә чурт. — Мин шаһитлар табачакмын, тапмый калмам. — Нәрсә ул шаһит. Әллә син аны акчага күндергәнсеңдер? Нәрсә ул шаһит? Дукамит кирәк, дукамит! — Документын да табармын. Мәчет кенәгәсенә теркәлгән ул. Мин иртәгә үк Нәдергә китәм — Нәдереңдә синең мәчет кенәгәңне саклаганнар ди. Бар Карт мулланың үлгәнен, мәчетнең янганын белмәдеңмени? Фәрхетдин каушый калды. — Ичмаса, күрсәтегез улымны,—диде ул ялваручан бер тавыш белән. — Бар, апчык,— диде Фәррах хатынына Фәрхетдингә карап усалланып әйтте — Бер карыйсың да, шуның белән — бетте, минем йортымнан ычкынасың. Баланы тәшвишләндереп йөртергә юл куймам. Инде тагы каныгасың икән, мин сине, ристанны, нишләтергә юлларын табармын. Гөлбаһар өй эченнән Гыйззәтулланы күтәреп чыкты. Аны күрү белән Фәрхетдиннең сулышы кысылды, күзләреннән ирексездән яшь бөртекләре атылып чыкты Бала нәкъ Фәрхетдиннең мәрхүм Хафазасына охшаган иде. Кара күзле, сызылып киткән нечкә кашлы Фәрхетдин калтыранган тавыш белән: — Улым, Гыйззәтуллам, багалмам,— дип балага таба үрелде. Ләкин бала үзенә сузылган куллардан куркып Гөлбәһар куенына сыенды, чырылдап йөзен яшерде Ычкын моннан, парин,—диде Фәррах,—ничу сабынны куркы тын, безне газаплап йөрергә. Бар, юлында бул. Икенче эзең булмасын минем йортымда. . в 19 3 Фәрхетдин улына дип алып килгән күчтәнәчләрен һәм күлмәк күн- . чекләрен дә бирергә кирәксенмичә, йөрәгенә хәнжәр яралары алган кешедәй, шашынып, Фәррах капкасыннан яшен ташыдай чыгып китте 2 Ул шул барышыннан тукталмыйча туп-туры Нәдергә китте Төне буе и барды ул. Күзенә берни чагылмады Кара инде син, аның газиз улын, 2 күз нуры Гыйззәтулласын, аңа юл күрсәткеч якты өмет йолдызы булып < янган баласын аннан тартып алдылар. Исеңакылың китмәле! Таң алдыннан Нәдергә җитеп, якын танышларында черем итеп алды * Фәрхетдин. Кояш күтәрелә төшкәч, чәй дә эчмәстән, мулла өенә китте ® Чыннан да, карт мулла урынына хәзер яшь мулла калган икән. Әмма, * , бәхеткә каршы, мәчет янган булса да мулла өендә метрика кенәгәләре сакланган иде. Анда акка кара белән язган: «1907 нче елның гыйнвар уникесендә Гыйззәтулла дөньяга килде, атасы Фәрхетдин, Гайнулла малае, анасы Хафаза, Шәмсетдин кызы». Нәрсә кирәк тагы?! Фәрхетдин шушы язуны укып, метрика кенәгәсендә улының язылган булуын аныклагач, ат яллап, өяз судына мөрәҗәгать итү өчен. Бөгелмәгә юл тотты. Ләкин Фәррах та тик ятмаган булса кирәк, тиешле кешеләрне майлаган, җайлаган ахры, Фәрхетдинне кайда гына барса д*а караңгы чырай белән каршы алдылар, кайда гына керсә дә иң элек документ ларын тикшереп, сөргеннән кайтуын сылтау итәргә тырыштылар. Әйе, аларга зур сылтау иде бу Шуңа карап алар Фәрхетдинне барлык граж данлык хокукларыннан мәхрүм итәргә телиләр. Янәсе, ул ышйнычсыз кеше, политически. Аның Бөгелмәгә килеп чыгуы да әле рөхсәТ ителә торган эш микән, аны бәлки полиция кулына тапшыру хәерлерәктер Әлегә* төпләнгән урыны, эшләгән җире юк, ә бродяга көенчә, хәлле, тырыш, патша хәзрәтләренең верноподданные тәрбияләп үстергән ба даны тартып алырга йөрү - ул үзе бер җинаять Фәрхетдин тамагы карлыкканчы тавышланып, баланың әтисе үзе икәнлеген исбат итәргә тырышты, метрика кәгазе турында әйтте — Син безнең башны бутап йөрмә әле, каторжник, диделәр аңа, бала ясау әле ул әллә ни зур эш түгел, син аны тәрбияләп кара Менә шул гына аталык хокукын бирә ала сиңа Фәрхетдин көн-төн чапты, күрмәгән кешесе калмады, тик берни дә булдыра алмады, һәр җирдә аны караңгы, салкын дивар саңгыраулыгы көтә иде. Фәрхетдин тагы да югарырак барып, губерня башкаласы Уфада эшне кузгатырга булды. Ләкин инде аның хәзер көче дә, ә ан нан да битәр, акчасы да Казанга кайтып егылырлык кына калган иде Мәскәүдән Зөя күперен салдырырга тиешле инженер Белолюбскнй Казанда иде инде Күпер өчен эшче яллау башланган диделәр Фәрхетдин ялланып ЗӘЙГӘ китте Иделнең уң ярында, Зөя каласы янында, эшчеләр өчен бараклар салынган иде. Тимерчелек мастерскойлары да әллә ни еракта түгел. Фәрхетдин, баракка урнашып, тимерчелектә эшли башлады. Күңелендә аның хәзергә бары бер нәрсә, ул да булса улын алып кайту уе иде. Ләкин бу эшне җиңел генә башкарып булмаячагын ул хәзер инде төшенде Гыйззәтулланы алу өчен алда зур эшләр тора әле Фәрхетдин өчен ял көннәрен үткәрү аерата авыр иде Күз алдЫна үзеннән ятсынган, бөтенләй үз әнисе булмаган хатынга сыенган, аны якынрак күргән Гыйззәтулла килеп баса иде. Бу аның төшләренә кереп алҗытты. Фәрхетдин сөргендә никадәр генә чыныккан, нык кешегә әверелмәсен, алай да аның көче аталык хисенә каршы торырлык түгел иде. Ул, онытылыр өчен, ял көннәрендә барактан чыгып китә, япа-ялгызы кырларда, урманда йөри, яки Казанга кайта. Казанда исә Шәрифуллаларда яки Гафурларда була. Ә беркөнне ул Хөсәеннәргә барып чыкты. Сөргендә йөреп кайткан кеше буларак, тикшерү астында яшәүче Хөсәенгә бару хәвефле икәнен белсә дә, түзмәде, аның белән бер сөйләшеп утырасы килә иде. Ял көне булуга карамастан, Хөсәен үзе өйдә юк, эш белән киткән, өйдә исә Хәдичә генә япа-ялгызы керләр өтели. Кайткайын белсә дә . әле аның Фәрхетдинне күргәне юк иде. Кунакны каршы алырга дип өй алдына чыккан Хәдичә хәйран калды. - И, Фәрхетдин, син дә дөньяда икәнсең! Кайтканыңа ни көн үтте, шунда килеп тә чыкмадың. — Мәшәкатьләр булды, Хәдичә апа,— диде Фәрхетдин, Хәдичәнең җылы, йомшак кулын кысты. — Шулайдыр, шулайдыр, миңа Хөсәен әйткән иде улың хакында да... Алар өске каттагы, тәрәзәләре урамга караган ике бүлмәле квартирага керделәр. Фәрхетдин, туза төшкән хәтфә төпле урындыкка утырган килеш, ярым елмайган бер хәлдә, күзләре белән өй эчен сөзеп чыкты. Өстәлнең җәймә җәелгән өлешендә үтүк белән булашкан Хәдичә төпченеп сорашырга кереште. Планнарың ничегрәк соң, эшләү шартларың ярыйсымы, табышлымы, торган урынын бик уңайсыз түгелме, буш вакытларыңны ничегрәк уздырасың? Фәрхетдин күңелсезрәк бер кыяфәттә, кулларын кушырып утырган килеш, мөмкин кадәр кыска җаваплар бирде. Сизелә. Хәдичәнең дә күңеле артык күтәренке түгел иде. Тик шулай да ул, Фәрхетдингә якты чырай күрсәтми булдыралмады. Хәер, алай гына идеме соң. Ул хәтта Фәрхетдиннең ялгызлыгын да үз хәленә тиңләде. Хәдичә Фәрхетдинне нәкъ элеккечә беркатлы, уңны-сулны аермый торган надан авыл егете дип исәпли һәм, ни әйтсәң дә бата, ул барысын да кабул итә дип уйлый иде ахры, һәм шуның аркасында үзенең дөньяга карашын бернинди капкач-калкансыз шәрран-ярып .сөйләп бирде. Хәдичә, керләрен үтүкләп бетергәч, эскәтер җәеп табын әзерләргә кереште. Булган сый-нигъмәтләрен- дәстерханга куйды. Бераздан алар, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчәргә утырдылар. - Сиңа бер әйбәт кенә хатын табып тормыш корырга, үз ояңны булдырырга кирәк, Фәрхетдин,— дип киңәш итте Хәдичә, егетнең улы белән булган фаҗигасен үз авызыннан тыңлагач.— Кулыңда хәзер һөнәрең бар, гаиләңне асрарлык акча таба аласың. Менә тормышыңны көйләп җибәрсәң, улыңны яныңда калдыру да җайланыр. Инде шул хәтлессн дә әйтим: балаларың тагы булыр әле, Гыйззәтуллаң синдә яшәргә теләмәсә дә, баласыз булмассың, дип әйтүем. Фәрхетдин, уңайсызлануданмы, кызарына башлады. — Сез, Хәдичә апа, тынычлансын дип миңа шулай әйтәсездер инде, тик мине сез сөйләгән, үзең өчен генә булган матур тормыш кызыктырмый бит хәзер. — И, Фәрхетдин, Фәрхетдин, —диде Хәдичә рәнҗеп,—беләм мин синең ни әйтергә теләгәнеңне. Тик синнән яшерен-батырын түгел, без хәзер Хөсәен белән дә еш кына бу турыда бәхәсләшәбез Нигә кирәк ул булмас иллюзияләр белән яшәү. Менә ал инде безнең тормышны Нинди рәхәт күрде Хөсәен абыең, яки менә мин — аның хатыны, һаман куркып, тетрәнеп яшәү бит бездә, җан кисәгем. Торырга өебез юк, ж.игәргә атыбыз юк Дөресен әйтсәң, оят билләһи, кунакка киеп барырлык ни Хөсәеннең, ни минем бер җүнле киеме юк Мин укыйм хәзер, абыең университетка керергә әзерләнә, икебезнең дә үзебезне карау өчен бер генә минут та вакыты юк Нишләргә кирәк? Әгәр TOD- МЫШ аз гына адәм рәтле булса, без асрау тотып, иркенләп үз эшебез белән шөгыльләнмәс идекмени? Юк, асрау тотарлык та, тамак ялына * гына булса да өебездә берәр ятимә кыз асрарлык та мөмкинлегебез юк. £ Я, әйт, тормыш мыни бу, Фәрхетдин? Фәрхетдин уйга калды. Ни булган бу Хәдичә апага? Ул бит андый £ түгел иде. Ул бит Хөсәен абыйның беренче ярдәмчесе, анын карашла- ' рын хуплап торучы иде Фәрхетдин бермәл кызып Хәдичәгә каты жавап ♦ бирергә итте Ләкин шундук ул уеннан кайтты, сүзне уенга әйләндереп. х көләргә тотынды. — Сезгә, бәлки, бүген шулай тоеладыр, Хәдичә апа,— диде,— тик < минем уемча, сезнең тормыш бездәйләрнен күбесенә үрнәк булырлык тормыш ул * Хәдичәнең ак матур йөзе кызарып алсуланып китте Аның бу сүз- с; ләрне өнәп бетермәвен аңлады Фәрхетдин — Үрнәк,— дип куйды Хәдичә тирән сулыш алып — Үрнәк булыр- < лык ни эш кыйраттык без? — Хөсәен абый белән сез миндәй күпләрнең күңелендә өмет йолды зы кабыздыгыз, Хәдичә апа. Икенче төрле әйткәндә сез караңгы төнне ай кебек яктырттыгыз, юл күрсәтеп, бәхетле киләчәккә таба юнәлттегез. Моннан да зур эшне белмим мин. Хәдичә апа Хәдичә өметсез бер кыяфәттә кул селтәде. — Әй, Фәрхетдин, син дә диндар кешеләр кебек татлы хыяллар дөньясында йөзә башлагансың икән Фәрхетдиннең бу юлы да көлеп кенә жавап бирергә көче житте — Юк, Хәдичә апа. диндар кешеләр алар гомердә булмаслык ахирәт белән маналар, ә без булырлык эш турында — Кемнәр инде ул «без»? — диде Хәдичә, шактый төксе бер кыяфәт белән. — Хөсәен абый, сез, мин һәм башкалар Фәрхетдин ул көнне Хөсәенне күрә алмады, бары Хәдичә белән генә сөйләшеп утырды Бу сөйләшү исә аның күңел ярасына тоз сип кәндәй булы Юкса Фәрхетдин казармасыннан кәефе күтәрелсен өчен киткән иде, ә киресе килеп чыкты. Ул Хәдичә апасыннан бөтенләй сөмсере коелган бер хәлдә китте. Балык базарында озак кына буталды Проломный буйлап йөрде, озак-озак тукталып торгалады Бишенче елны карагруһчылар үзен эт итеп кыйнап, Гыйззәтулланы үтереп ташлаган урында булды. Хәзер бу биек чиркәүле урамда тынлык хө кем сөрә иде. Ләкин бу тынлык шомлы бер тынлык, озакламый килеп җитәргә тиешле тайфуннар каршылаучы тынлык булып тоелды ФӘР хетдннгә. Әйе, шулай әйтә торган иде бит Кулеша. Политик каторга дагылар әллә нинди сәбәпләр табып бергә җыелалар иде Үзәктә бул ган вакыйгаларны белеп торалар, өзлексез укыйлар, үзара сөйләшеп, барсын да аңларга, белергә тырышалар иде. Шундый яшерен җыелышларны Кулеша оештыра. Ул әйткән сүзләр әле дә колакта яңгырап тора «Бу тынлык — вакытлы тынлык, белегез аны! » Фәрхетдин, йөреп арыгач, трамвайга утырты да Пеләтән ягына. Крестовников заводына китте. Зур шартлау булган жирне. байтак эшчеләр янып үлгән урыннарны карарга булды Аның бит кайчандыр шул заводта эшләгәне дә бар. Билгеле, әллә ни мактанырлык хезмәттә бул мады, бары нәҗес ташучы булып кына йөрде, шулай да эшләде Тыштан караганда Крестовников заводының кызыл кирпечтән са лынган биналарында әллә ни үзгәреш юк иде. Агач коймаларны, тәрәз рамнарын төзәткәннәр иде инде, биек кызыл кирпеч стеналардагы корым сәләмәләре генә биредә зур пожар булганлыгын искәртәләр иде. Фәрхетдин, җәяүләп кенә, Екатерйнинский урамы буйлап үзәккә таба җитте. Сул кул яктагы капка өстенә зур вывеска эленгән Вәисов- ларның «Мәхкамәи шәргыйә»ләренә җиткәч кенә тукталырга мәҗбүр булды. Шул чак бер төркем яшел чапанлыларны полицейскийлар капкадан урамга алып чыктылар да Фәрхетдин барган якка таба алып киттеләр Арестантлар алдында яшел чалма чорнаган сәрдәр Гайна- нетднн үзе. Фәрхетдин аларны күзәтеп барды «Божий полк» башлыклары. чат саен туктап, тәкъбнр әйтәләр. Фәрхетдин кайчандыр үзе дә, ачлыктан интегеп. Казан урамнарында йөргәндә Вәисовларның бер мөрите үгетләгәч, шунда язылырга теләгән иде. Тик анда керү өчен дә акча кирәк икән Ярый ул чакны урамда Хөсәен абыйсы очрап, аны бу эшеннән дәррәү айнытты. Ләкин шул вакыйга Фәрхетдиндә бу «Божий полк»ка карата кызыксыну уяткан иде, ул сөргендә дә бу турыда уйланды Нәрсә иде бу: яшәгән тәртипләргә протест йөзеннән шулай, дин исеме белән бунт күтәрүме, әллә гади бер шарлатанлыкмы? Фәрхетдин моны һич аңлый алмады. Инде шарлатанлык дисәң, бу Вәисовчылар патша агентлары тарафыннан эзәрлекләнми мени? Протест дисәң, ни өчен соң ул халыкның, ачлыктан, милли изелүдән интеккән халыкныч, мәнфәгатенә лаек программага нигезләнмәгән? Фәрхетдин әле дә шул турыда уйланып барды Әйе, ул хәзер акны карадан аера белә. Шактый зур мәктәп булды аның өчен Хөсәен белән беренче тапкыр очрашканнан сон узган еллар Фәрхетдин. Шиһап хәзрәт мәчете яныннан узганда, тагы Хөсәен турында уйлый башлады. Хәдичәнең сүзләрен хәтерләп, аптырап баш чайкады Нәрсә ди. матур оя корып күңелле генә яшә, Фәрхетдин, диме? Нинди файдалы эш эшләдек соң без, диме? Фәрхетдиннең ачудан битенә кан йөгерде Бүген үк. менә бүген үк, Хәдичә апаның Хөсәен абыйны түбәнсетүенә үч итеп, мин эшкә керешергә тиеш. Мин бит тимерче генә түгел! Ул шундый нәтиҗә ясады. 20 Хөсәен килеп кергәндә Тукаевның тар бүлмәсе тәмәке төтене белән тулган иде. Хөсәен, әле беркем белән дә исәнләшмәстән. ябык тәрәзә янына ашыкты — Әфәнделәр,— диде шактый кычкырып,— үзегезне кызганмыйсыз икән, һич югында өй хуҗасын кызганыгыз — Ул урамга караган тәрәзәнең ике канатын да төбенә кадәр ачып җибәрде һәм өстәл тирәсендәге кешеләргә таба борылып исәнләште Кайсы караватка урнашкан, кайсы өстәл янында утырган кунаклар арасыннан Хөсәеннең күзләре иң беренче бик фырт киенгән Камил Мотыйгыйга төште. Аның сул ягында Галиәсгар Камал, уңында Галим җан Ибраһимов. каршы якта «Ялт-Йолт» журналының мөхәррире Әхмәт Урманчиев, Зариф Бәшири һәм Сәгыйть Сүнчәләй утыра. Тукай исә өстәлнең ишеккә караган ягында торып нидер сөйләргә җыена иде Хөсәенгә ул урындык тәкъдим итте һәм кунакларына; - Сезгә таныш булса кирәк,— диде,— минем иң кадерле кунагым- Хөсәен Ямашев — Ул. хөрмәтенең олылыгын күрсәтергә теләгәндәй. Хөсәенгә аерата жылы итеп дәште. — Ә сез, Хөсәен дус, печән базарында йөк артыннан чабып печән йолкучы бу малайларны, шәт, беләсездер? Хөсәен уңайсызлана төшеп - Мин сезнең мәҗлесегезне боздым ахры, дәвам итегез, зинһар, диде Син. Габдулла, шигырь сөйли идең булса кирәк. Ь0 — Юк, ул нотык сөйли иде,— диде Камил чәнчеп,— ул безгә татар теленең нәрсә икәнлеген аңлата — Сезнен бит бүген Новый клубта концерт бирәсе көнегез, ялгышмасам,—диде Хөсәен Камилгә карап — Ничек алай, шундый җаваплы ,көндә? • — Концерт булачак, һәм менә дигән концерт булачак. Ләкин элек- * ке дуслык барыннан да кыйммәтрәк.— Мотыйгый Габдуллага күз 5 атты — Йөрми бит менә бу минем концертларга Махсус чакырып = контрамарка китерә килдем — Ул елмаеп куйды — Бәлки сез дә рәхим ? итәрсез, Хөсәен әфәнде. — Юк, рәхмәт, минем бүген кичем буш түгел,— диде Хөсәен,— ә ♦ сезнен концертларда минем булганым бар Бик рәхәтләнепч тыңлыйм * мин сезне, Камил әфәнде Хөсәен Тукай тәкъдим иткән урынга утырды Ул ашыгыч йомыш < белән, бүген «әдәбият түгәрәге»нең чираттагы утырышы булачагын, “ төнлә мәгълүм урынга барырга кирәклеген әйтер өчен генә кергән иде * Мондый хәлгә таргач, инде бераз утырмыйча булмый Тукай бүленгән с; сүзен дәвам иттерде — Дәвам итәбез, җәмәгать! Сез дә тыңлагыз, Хөсәен әфәнде, әгәр Z ялгышсам, төзәтерсез Безнең эшләр шәптән түгел, әфәнделәр, 6ei хәзер матбугатта үз фикерләребезне, карашларыбызны бәян итә ал мыйбыз. Иллә мәгәр без нинди генә шартларда да прогресс ягында, тәрәккыйят ягында булырга тиеш. Менә син, Камил, матбугатта башланган тел мәсьәләсе кирәксез нәрсә, болай да, үзеннән-үзе дә аңлашыла, дисең. Ә бит монда да хәзер ике лагерь пәйда булды Берсе аның Гаспринский җәнаблары лагеры, икенчесе... икенчесе..'— Тукай, тукталып ярдәм эзләгәндәй, тирә-юненә каранды — Икенчесе Габдулла Тукаев лагере,—дип куйды Камил, чеметтереп — Нәкъ өстенә бастың, мелла Камил,— диде Тукай,— бу турыда матбугатта бер генә мәкаләм булмаса да. мин синең тәкъдимеңә каршы түгел. Әйе. Тукай лагере. Беренчесе аның, төрки халыклар өчен уртак әдәби тел кирәк, дип бара. — «Тәрҗеман» теле,— дип куйды Галимҗан — Афәрин, дөрес сүз Ә икенчесе аның һәр төрки халкының үз әдәби теле булырга тиеш, дип бара Бусы Тукай тарафдарлары Ни өчен бу бәхәс буш бәхәс түгел, хәзер мин сезгә шунсын аңлатып бирим Чөнки Гаспринский юлы — ул халыктан аерылу юлы. ул — әдәбият халыкка, аның ихтыяҗларына хезмәт итмәсен дигән сүз, ә безнең юл халыкка хезмәт итү юлы. Димәк, хезмәт итәбез икән, без аның телендә генә сөйләшеп, ул аңлаган телдә генә язып хезмәт итә алабыз Менә шулай, аңлашыламы, бәдәвиләр? — Бусы аңлашылды, - диде Ибраһимов, - минем фикеремчә, мат бугат рыцарьларыбыз бары саф әдәбиятчы гына була алмый Чөнки чор аларга галим булырга да куша Шунсыз мөмкин дә түгел Менә карагыз, әфәнделәр бездә тел юнәлеше мәсьәләсе бар, бар имла кагыйдәләре Ләкин берсе дә ныклап эшләнмәгән бит Безнең хәзерлекле махсус галимнәребез юк, барысы да һәвәскәрлеккә корылган Бәс, шулай булгач, бу йөкне язучыларга да таргһрга т>ры килә Яңа татар әдәбияты халык телендә сөйләшә белә торган әдәбият бишенче елны туды, ул хәзер никадәр генә манигълар ясамһ үсүеннән туктамый, туктамас дип уйлыйм мин, - диде Галиәсгар Габдулла Кариен сүзгә килде — Минемчә, сез сәхнә телебез турында әйтергә тиеш идегез. Гали әсгар әфәнде Сезнең саф, үзебезчә язуыгызны инкарь итеп, ул урам телендә иза дип, сезне аз җәберләделәрмени кадимчеләр?’ Сез менә әдәбият, матбугат дисез, егетләр Әдәбиятны укыса укый укымышлы кеше, ә театрны һәркем, әлифне таяк дип белмәгән кеше дә каран үзенә гыйбрәт ала Иң элек телебезнең аңлаешлы булуы сәхнә әсәрләрендә булырга тиеш. — Бу фикерең дә дөрес, Карый, моңа да кул куябыз, диде *У' кай — Әле син менә Галиәсгар әфәндегә ташлангач, искә төште. Шушы елның ноябрь башларында Галиәсгар әфәнденең сәхнә әсәрләре яза башлавына ун ел тула. Әгәр дә без моны билгеләп үтмәсәк, барыбыз да тамугта дөрләп яначакбыз. — Дөрес, дөрес, хәзер үк аның турында уйлый башларга кирәк,— диде Кариев. — Я, куегыз әле! — Галиәсгар йөзен чытты, кулын селкеп.— нинди юбилей ди ул! Вакыты андыймени! — диде — Тик кенә тор, әфәндем,—диде Тукай бармак янап,—синең эшең керфекне идәнгә терәп кенә утыру. — Мыек чылгыйларыңны салындырып,—дип өстәде Әхмәт Урманчиев — Әйе, мыегыңны сыпырып,— диде Тукай,—тик кенә утыру. Ә син, менла кем,— ул Кариевка карады,— синең эшен бөтен «Сәйяр» труппасын аякка бастыру һәм хәзерлек башлау. Алар, үзара кызып, юбилейны ничегрәк оештыру турында сөңләшә башладылар. Хөсәен фикеренчә дә бу кирәкле бер чара иде. Мондый чын демократ булган прогрессив язучыларны халыкка күрсәтү, алар- ның үзләрен популярлаштыру өчен генә түгел, гомумән, алдынгы әдәбиятны, шуның аша алдынгы карашларны халыкка тарату, аларның абруена хезмәт итү иде. Хөсәен сәгатенә карап алды да урыныннан торды. — Гафу итегез,— диде,— мин сезнең изге ниятләрегезне бик хуп күрәм. Әлбәттә, Галиәсгар Камал әфәнденең ун еллык иҗат юбилеен зурлап уздырырга кирәк. Кызганыч, минем ашыгыч эшләрем бар, сезне калдырып китәргә мәҗбүрмен. Хөсәен Тукайның искиткеч сизгер кеше икәнлеген һәм мотлак үзен озата чыгачагын алдан ук уйлаган иде—ялгышмады. Коридорның яшел палас җәелгән аулаграк урынында Хөсәен ша гыйрьнең терсәгеннән тотты: — Бүген төнге унбердә үзеңә мәгълүм өйдә безнең чираттагы утырыш була Шәт, килерсез, шулай бит? — Әлбәттә,— диде Тукай. — Ярый, шул гына иде әйтәсе сүзем Бар, Тукай, анда сине иптәшләрең көтә. Бүгенге мәҗлестә сүз бик җитди булачак иде. Сүз реакциянең коты рынуы һәм моңа каршы алдынгы татар интеллигенциясе күрергә тиешле чаралар турында барачак иде. Казан губернаторы каты карар чыгарырга җыена. Ул карар нигезендә губернада җыелышлар уздыру рөхсәт ителмәячәк, стачкалар тыела. Аерым фатирларда да, кунакханәләрдә дә читтән килгән һәр кеше турында мәгълүмат шундук полициягә хәбәр ителергә тиеш Димәк, кара реакция үзенең канлы тырнакларын революцион хәрәкәтнең тәненә тагы да ныграк батыра. Бу карар турын да Тукайлар белергә тиеш. Алдынгы кешеләр алдан ук аяк киенеп куйсыннар. Ул шулар турында уйланып урамга чыкты. Көндез халык кайнаган урам хәзер тынып калган иде. Бары көз якынлашу хәбәрен алып килү че җил генә таш түшәлгән урамны себереп, кәгазь кисәкләре очыра Көз - Хөсәен өчен авыр чак, әле аның яңгырлары башланыр. Юешлек, дымсу һава Ярар, төкер барысына да. Җайланыр, сәламәтлек тә, үпкә дә, йөрәк тә бер рәткә килер. Тик эш кенә барсын. Эш барсын, Хөсәен университетка керсен. 21 Җәгъфәр палуба кырыеннан диңгезгә карап барды. Диңгезнең әле көләч чагы Кояш нурлары зәңгәр тирәнлекләргә кадәр үтеп керәләр дә, вак дулкынлыкларда тибрәнеп уйныйлар Алда да, уңда да. сулда да шул ук. бер үк күренеш Ләкин ул Җәгъфәрнең күзләрен талдырмады Киресенчә, диңгез аның күңеленә рәхәт бер тынычлык бирә иде Ничектер, ул эчтән генә елмаю, бәхетле кеше елмаюын кичерде Ирекле кеше иде ул бу минутта: диңгез һәм ул, ул һәм диңгез. Алда аны шулай ук гүзәл бәхетле киләчәк көтә Төркия, Истамбул! Бәдәл мәсьәләсе кузгалган көннән башлап ул үзенең сәфәре турында аз уйламады бит Туктыбайга ризалыгын һәр ягын исәпләгәннән соң гына бирде. Дөресен генә әйткәндә, Мәккә-и-Мөкәррәмәгә бару, бары дөнья ку pen кайту күзлегеннән генә кызыксындыра иде аны. Аның өчен иң кадерлесе Төркия, Истамбул. Ул анда үзенең бөек максатына ирешәчәген барлык әгъзалары белән тойгандай була. Монда төркия мәгърифәте, мәдәння Җәгъфәр шулай уйланып барды Күңелендәге Татлы хыяллар, җәннәттәй булып алда күренгән гүзәл тормыш, аны үзенең агымы бе лән өстерәп алып китә бирде. Ә диңгез һаман чайкала, өстә акчарлаклар кычкыра, гел бер төрле пароход гөрелтесенә үзләренең жылак тавышлары белән аваз өстиләр иде Җәгъфәр ялыга башлагач, каютага төште дә кечкенә өстәл өстенә иелеп үзенең көндәлеген язарга кереште Каютадагы юлдашларның өчесе дә үз урыннарына сузылып ятканнар, йоклыйлар. «Бәхетле кешеләр, дип уйланды Җәгъфәр, ниндидер казакъ бае саваплы бул , сын өчен түгел, үз бәхетләре өчен, үзләренең хәләл акчаларына укырга ’ баралар Гырлап йоклаган өч туганның олысына карап торды ул. Мәд рәсәдә җыен чүп-чар чәйнисе килмәгән егет. Төркиягә көллйядә укырга барам мин дип әтисе белән дәгъвага кергән. Ике ел укыган, инде энесе белән сеңелесен дә мондый эшнең безнең заманда иң кулай икән легепә инандырган, һәм менә үзе белән аларны да Истамбулга алып бара Егетнең исеме Искәндәр Яшә, Искәндәр! Синдәй егетләребез булса, милләт тәррәкый итәр, һаман алга барыр' Шул Искәндәр Җәгъфәргә укып чыгу өчен Истамбул турында бер кечкенә генә китап биреп торган иде Китап русча Җәгъфәр аны бер кабат укып чыккан иде инде, хәзер ныграк хәтерендә калдыру өчен, үзе кирәкле дип тапкан урыннарын тагы укыштыргаларга тотынды Китап рәсемле, хәтта картасы да бар, Төркия башкаласының планы да төше релгән Зур кешеләрнең исемнәре дә аталган иде Җәгъфәр китапта язылганнарны укып бик күп нәрсәгә хәйран кал 1ы Мәсәлән, Истамбулда жиде йөз мәчет бар икән Истамбулның пор Ә t ас те — цивилизация чәчәк ата ч Җәгъфәр диңгез киңлекләренә текәлгән хәлдә, хыял дулкыннарын * да тирбәлә иде. Әйтерсең лә, аның уйларын да диңгез өстендәге тымы < зык җилдән яралган дулкыннар тибрәтә Әйе, ул Туктыбайнын номы шын намус белән үтәр Мәккәсенә дә барыр, Мәдинәсендә дә булыр, барлык ритуалларны башкарыр, савабын тузан кадәр дә үзенә чагыл дырмыйча казакъ баена тапшырыр, ә инде хаҗдан кайтышлый Истам булга тукталыр, бәлки әле бөтенләйгә үк тукталыр Кеме бар аның Россиядә, алай ут йотып сагынырлык? Кем көтә аны Россиядә? Җәгъфәргә акчаны бай бик бөртекләп санап бирде, аның исәпләвенчә, акча хаҗ кылганнан соң Истамбулга кайтып җитәрлек кенә иде. Син Истам булга җитү белән миңа хәбәр итәрсең, диде Мин сиңа телеграф аша шундук җибәрермен. Ни өчен щулай итте Туктыбай? Моның асылына Җәгъфәр төшенә алмады Күрәсең, берәр сәбәбе булгандыр инде Әйдә, була бирсен Минем өчен акчаның Истамбулга кайтып җитәрлек булуы мөһим • ты дөньяда иң зур портлардан санала. Аның гаваньнары тирән урында, ул гаваньнарга пароход бөтенләй якын ук килеп туктый ала. Иске һәм Яңа шәһәргә бүленә икән үзе. Шәһәрнең Галата дигән өлеше — сәүдә, портлар урыны, Бәйоглу дигәне — эшмәкәрләр үзәге. Анда банк лар. трестлар, конторалар. Шәһәрнең бер өлеше Азия кыйтгасында, ә зуррак өлеше — Европада. Халыч (Золотой Рог) бухтасы бу калкулык- лардагы шәһәрнең Европа өлешен икегә бүлеп тора, аның аша күперләр салынган. Истамбулда бик борынгыдан калган гүзәл мәчетләр бар Ая-Суфня, Күчүк-Ая Суфия, Каһрие-Җами, Келәсә-Җами, Зөйрек- Җами. Баязидия, Шаһ-задә, тагы әллә нинди гүзәл мәчетләр. Истамбулның урамнары чиксез күп фонтаннар белән бизәлгән. Я хода, тизрәк барып җитсәк кенә иде, тизрәк гүзәл шәһәрне күрсәк иде! Тизрәк кенә шуның изге урамнарына бер аяк бассак иде. Тизрәк, тизрәк, тизрәк, тизрәк! Җәгъфәр, җиңелчә тирбәлгән килеш, йокыга талганын сизми дә калды. Кинәт ул каты тавышка уянып китте —күрше каюталардагы халык шаулаша, тышта нидер улый, шарлап пароход өстенә күктән су ташкыны төшә, пароход исә әле бер. әле икенче якка чайкала иде. Җәгъфәр чак сәндерәсеннән мәтәлеп төшмәде. Тотына-тотына көч-хәл белән идәнгә төшеп басты. — Әгәр күңелегез болганса, миндә лимон бар,— диде Искәндәр. Җәгъфәрнең алай күңеле болганмый иде әле. Ул түгәрәк бәләкәй тәрәзәгә килде, әмма аннан берни дә күрерлек түгел: тоташ су, дөбердәү һәм дәһшәтле бер улау тавышы гына ишетелә иде. — Безнең фәүзия штормны ифрат авыр кичерә икән,— диде Искән дәр,— аны энем тышка алып чыгып китте. Анда диңгезгә карап барса, җиңелрәк булырга тиеш. • — Хатын-кыз бирешүчәнрәктер шул,— дип куйды Җәгъфәр. Бөтен тирәюнь хәрәкәттә, өстәге лампа түшәмгә бәрелергә җитеп чайкала, идәндәге чемоданнар әле бер якка, әле икенче яйка шуып йөриләр иде. — Менә сиңа, ә, күрәсең булса! —диде Җәгъфәр телен шартлатып Шторм сәгатьтән артык дәвам итте. Аннан әкренләп кими башлады Пароходны коендырган таудай дулкыннар юашлана тө1ите, ниһаять, диңгезнең ачуы кайты. әкренләп тәмам тынычланды. Төн уртасында болытлар да таралып юкка чыктылар, күк гөмбәзен, кара хәтфәгә сибелгән алмаз кисәкләредәй яктыртып, йолдызлар калыкты. Ә бер сәгатьтән соң диңгез өстенә көмеш юл сузып ай калыкты. Җәгъфәр палубада иде. Ул ай юлы белән яктыртылган тыныч диңгезгә гашыйк булып, бөтен барлыгы белән алга карап барды. Бари аяклары талып, үзен йокы баса башлагач кына ул каютасына төшеп, сәндерәдә йокыга талды. Җәгъфәр уянып киткәндә Искәндәрләр чәй эчеп утыралар иде Аны да чәйгә кыстадылар Җәгъфәр табынга утырганчы юынып алырга дип чыгып китте. Трюмдагы мичкәләр һәм тюклар арасындагы халыкның чуарлыгына исең китмәле: хаҗилар бөтен тирә-юньне каплаган. Тамак ялгау, чәй эчү. кайберсе исә сакал-мыек кыру-төзәтү белән мәшгульләр Җәгъфәргә юыну өчен шактый вакыт чират көтәргә туры килде. — Чәй суынып бетте инде,— дип каршыладылар аны. Җәгъфәр, чәй алыр өчен, тагы халык арасына, тынчу урынга чыгып керде — Мин бер яңалык белдем әле,— дип каршылады аны Искәндәр — Без Истамбулга керер алдынан дүрт көнлек карантин узарга тиешбез икән. Димәк безгә бүген үк днда барып керү тәтеми. Шулаймени?—диде Җәгъфәр күңелсезләнеп. Аның изге шәһәрне тизрәк күрәсе килә иде. Ул сер сынатмады, эчендәген актарып ташламады. Көндез уникеләрдә пароход Кара диңгез белән Мәрмәр диңгезен тоташтырган бугаз авызында таштан салынган ниндидер борынгы монастырь янында тукталды. Хаҗиларны шунда пароходтан чыгармыйча дүрт көн тоттылар. Бу карантин Истамбулны күрергә ашкынган татар ф егетләре өчен генә түһел, төрле яктан җыелган хаҗилар өчен дә газаплы иде. Берничә тапкыр алар дулап, капитан каютасына менеп тавыш 3. куптарып карадылар, ләкин бу эшнең бернинди нәтиҗә бирмәячәген 5 аңлап, язмышка буйсынырга мәҗбүр булдылар, тагы үзләренең тынчу | урыннарына кереп кайнаша башладылар. Ниһаять, бишенче көнне пароход бугаз эченнән Истамбулга таба юл * тотты. Җәгъфәр бу ике гүзәл диңгезне тоташтырган бугазның киңлеге * егерме сигез чакрым икәнлеген укып та, ишетеп тә белә иде. Ләкин 3 аның ярлары шул дәрәҗәдә үк сокландыргыч матурдыр дип һич ба- * шына китергәне булмады. Ике яр да ачык күренә. Ике ярда да берсен- нән-берсе зиннәтлерәк дачалар, биек матур таш сарайлар яшеллеккә * күмелгән. Җәгъфәр хәйран калып карап барды. Аның белән янәшә торган х европача киенгән бер кеше аңа русча аңлатмалар бирә башлады. «Әнә күрәсезме,— диде,—биектә таштан салынган ак сарайның калдык хәрабәләре... аны күптән түгел яндырдылар. Юкса, ул үзе генә дә бу ун кул ярга аерым бер гүзәллек өсти иде. Беләсезме, күпме кешене кулга алдылар шул янгын мөнәсәбәте белән? Мең дә биш йөз кешене». Ни өчен? — диде Җәгъфәр. — Янгынны оештыруда гаепләп. Чөнки бу — хөкүмәт сарае — Җәгъфәр бер сүз дә дәшмәде. Ләкин эченнән, шулай кирәк гүзәл сарайны яндырган өчен, дип уйлап куйды 22 Хөсәеннең иң бәхетле көне иде бүген. Ниһаять, максатына иреште Ул стенага эленгән исемлектән үзенең фамилиясен эзләп тапкач, һич кузгалып китә алмас булып, шактый вакыт шуңа карап торды Универ ситет студенты диген, ә?! Хөсәен тыела алмыйча үзалдына елмая, шатлыгыннан нишләргә дә белми иде Университет коридорлары карт һәм яшь студентлар белән тулы Аларның Хөсәендә гамьнәре дә юк. тыз-быз йөренәләр, әле бер, әле икенче яктан килеп чыгып, Хөсәенгә бәрелеп узалар. Укырга кирәк, укырга кирәк, диләр иде Хөсәеннең күпне күргән революционер дуслары Укырга кирәк, укырга кирәк, диләр иде алдын гы татар зыялылары Ниһаять, ул бүгеннән башлап Казан университеты студенты, юридик факультетта укый башлаячак Инде ул бернинди дә авыруларга бирешмичә укыр, университетны ташламас Мондый зур бәхетне аның соңгы елларда татыганы юк әле Кем белән бүлешергә соң әле мондый шатлыкны, дип уйлады Хөсәен Иң беренче булып аның күз алдына Хәдичәсе килеп басты Ләкин ул хәзер өйдә юк, мәктәбен Ләдер Галимҗан бар бит әле, ул да бу көннәрдә күренми, Троицкндан кайтканнан бнрле икенче квартира алыштырырга җыенып йөри иде Күрәсең, үзен артык нык сагалыйлар, мәлгуннәр Хөсәеннең йөзе як тырып китте Аның җан дусты Мөхетдин бар бит! Алар Мөхетдин Корбангалиен белән күптәнге дуслар иде Казанда яшәгәндә дә. Оренбург чорында да ул, һәр мөмкинлектән файдаланып. Мөхетдиннәрдә булмый калмый иде. Хәзер инде Мөхетдин Корбангалиен укытучы, өйлән де. Ләкин дуслык алар арасында һаман өзелмәде Бу тукмак борынлы дус белән Хөсәеннең ботка пешә иде. Сәясәт өлкәсендә алар кайчак бәхәскә керсәләр дә, кеше буларак бер-берсен яраталар иде Ләкин А. «к у.» м I 65 бүген, менә хәзер аны да өендә очратып булмас шул. эшендәдер мөгаен Хөсәен үзенең якын дусларын, аның бүгенге шатлыгын аңларлык кешеләрне күңеленнән берәм-берәм уздырды Тик, кызганычка каршы, алар бик күп булсалар да. Хөсәенгә көпә-көндез барырга ярамый, юллар ябык иде. Шул ук Гафурга да, хәтта Тукайга бару да хәзер кыенлашты. Хөсәен урамга чыкты Университет бинасының таш колонналары яныннан кнтәлмичә торды. Ул бит бүгеннән университет студенты инде! Менә бәхет нинди була ул! Хөсәен Воскресенский урамындагы кондитер кибетеннән бер матур торт, ярты гына кадак кыйммәтле конфет алды һәм, таудан төшеп, туп- туры өенә таба юнәлде. Гаҗәпләнүенә каршы, Хәдичәнең өйдә чагы туры килде. Өстенә халат кына элеп, ялан аягына чигүле чүәк эләктереп ишек ачарга чыккан Хәдичәнең чырае үтә кәефсез иде — Нишләп укуда түгел, ни булды, Хәдичә? — Минем хәлләрем белән дә кызыксынасыңмыни әле син? Хөсәен бер мизгелгә югалып калды. . — Ничек инде, Хәдичә? Ничек кызыксындырмасын ди синең хәлең? — Рәхмәт... — Хәдичәнең ирен почмагы калтырап куйды. Хөсәен өс киемнәрен салып элде, әле суынырга өлгермәгән шатлыгын хатынына җиткерергә теләп. — Мине, Хәдичәкәй, котлый аласың,— диде — Абзаң — студент первого курса юридического факультета Казанского императорского университета, белдеңме! Хөсәеннең шатлыктан күзләре нурланган, ябык йөзенә җиңелчә кызыллык йөгергән иде. Ул, кыланышы шатлык дәрәҗәсенә лаек бул сын дигәндәй, Хәдичәгә күз кысып, тамак кырды. — Котлыйм,— диде Хәдичә, салкын гына,— поздравляю. Хәдичә бу сүзне дә ничектер ирененең өске бер почмагын гына тибрәтеп, йөзендәге бер генә таМырын да хәрәкәтләндерми әйтте. — Менә,» күрәсеңме нәрсәләр алып кайттым мин,— диде Хөсәен күчтәнәчләрен өстәлгә куеп,— өченче көн бер нәрсә тәрҗемә иткән идем ич, шул акчага... Хәзер тәмләп чәй эчәрбез. Ә син ятып тор, чәй кайнап чыккач, эндәшермен Ул кызу-кызу атлап юынгыч янына китте. Кулларын юып кухня якта күздән югалды. Хәдичә, төксе караш белән, ул чыгып киткән ишеккә төбәлеп торды да, кинәт үксеп, диванга ауды. Хөсәен самавырга кисмәктән чүмеч белән су салып тора иде, Хәдичәнең тавышын ишетү белән олы бүлмәгә атылып керде, идәнгә тезләнеп, Хәдичәне кочаклап алды. — Хәдичәкәй, ни булды сиңа? Ник шулай җылыйсың? Хатынының каты бәгырьле кеше икәнен ул күп тапкырлар сынаган иде. Баштарак, өйләнешкән елларны гына, Хәдичә бераз йомшаклык күрсәтте. Ләкин аннан соң, нинди генә авыр минутлар кичермәсеннәр, хатынының күз яшьләрен күрмәде Хөсәен. — Мин сине аңламыйм,— диде ул,— һич булмаса сәбәбен әйт,- Әллә Чистайдан берәр кайгылы хәбәр алдыңмы? Кинәт Хәдичә елавыннан тукталды. Ул шулай бермәл тын гына ятканнан соң: — Чистайдан түгел, Петербурдан килгән хат мине шулай аяктан екты,— диде. — Нинди хат сон ул, сине шулай җыларга мәҗбүр иткән хат? — Белмәмешкә салышма, пожалуйста. Петербурдан синең мәгшу- кан тагы хат җибәргән. . Хөсәеннең ачуы килеп китте Ул Хәдичәнең бөтенләй көнче кеше булмаганлыгын белә, Хөсәеннең дә азгын ир дигән яманаты юк. Димәк. бүгенге истериканың башка, зуррак сәбәпләре бар. ә бу хат исә бары бер сылтау гына, сүз башлау өчен бәйләнергә бер сәбәп кенә ф Хат Суфияданмы? Ниләр яза соң кызый? — Укымадым. Син бит минем чит кеше хатын укый торган гадәтем Е юклыгын беләсең. — Укымагансың, ә үзең гомердә булмаганча жылый башладың. ’ Бәлки ул минем эшем өчен кирәкле хәбәрләр язадыр ф Чыннан да. Хөсәен Суфияны соңгы тапкыр очратканда бер үтенеч * белдергән иде Петербургның алдынгы татар яшьләре турында тулырак - язуын, яшьләрнең революцион хәрәкәткә мөнәсәбәтен хәбәр итүен үтен < гән иде. Хат охранкага эләксә, берни аңлашылмаслык дәрәжәдә эзоп - телендә язылсын дип кисәткән, моның юлларын да аңлаткан иде. Әле < моннан ике атна элек кенә Петербургка киткән Суфия Хөсәенгә тәгаен ч шундый хат жибәргән булгандыр Ул, Хәдичәнең иңбашыннан кочкан килеш, һаман идәндә тезләнеп * утыруында булды — Хәднчәкәй. син бит бу хәсрәтләрнең нигезсез нкәнен үзең дә беләсең. Нигә син гаиләдә шундый күңелсезлекләр тудырырга үзенә рөхсәт итәсең — Мин арыдым,—диде Хәдичә,— мин алжыдым. минем артык тәкатем калмады. Бу авыр газаплы- тормыш аркасында, дөресен әйтим, сиңа булган элекке мәхәббәтем дә эреп юкка чыкты. Үпкәләмә Без соңгы елларда бер-беребездән ераклашканнан-ераклаша барабыз. Әле син минем революцион эшемне ташлауны таләп итәсең, әле милләтчелек өянәге башлана үзеңдә. Аңламыйм Революциягә гомерен багышлаучыларның хатыннары әнә мәхәббәт хакына ирләре белән сөр генгә киткәннәр. Ә син... Хәдичә яшьле күзләрен сөртеп алды да: Ә мин сөргенгә килмәдеммени?— диде — Ул Уфада. Оренбурда безнең каңгырып йөрүләр аз булдымени? Җитәр инде, жаным, күрдек Мин дә кеше бит. Ни өчен мин әз генә, әз генә булса да кешечә яшәргә лаеклы түгел. Мин синең өчен. син. син дип йөреп, туган йортымнан әтн-әниемнән аерылдым Алар мине хәзер Чистайга хәер эстәргә бар сам. бер ят кеше сыйфатында кабул итәләр — Мин һәрвакыт анда барып йөрүенә каршы булдым Бик күпләр без тапкан кадәрле табыш белән яшиләр. Син теш докторы булып чыгарсың. ә мин Хөсәен, әйтер сүзен бүлеп, үзенең нәрсәгә омтылуын һәм бу хакта Хәдичәгә дә иичәмә тапкыр әйтүен хәтерләде Ул дәрәжә алу. үзенең матди хәлен яхшырту өчен укырга һич омтылмый Ул революция хакы на, хезмәте саллырак, файдалырак булсын өчен укый Бүген булмаса. иртәгә — илдә бөек революция булачак. Ул моны жаны-тәне белән тоя. шул чакны яңа тормыш кору өчен белемле кешеләр бик-бик кирәк булачак. Әйе. Хөсәен менә үзен шул көннәргә хәзерли Шуны уйлап университетка укырга керде Моны кабатлаудан хәзер мәгънә юк иде Чрнки Хәдичә барыбер аңламаячак. Хәдичә, Хөсәеннең ниләр уйлавын сизенгәндәй, тагы телгә килде — Син мине күктәге торналар белән юатып килдең. Хөсәен, тик ку лыңдагы чыпчыктан коры калма Минем дә бит түземем чиксез түгел — Хәдичә аппагым,—диде Хөсәен. Хәдичәнең иңбашларын тагы да ныграк кысып Нигә шундый сүзләр әйтәсең, сине яратканымны беләсең. Тагы ни кирәк? Кайдан килгән аумакайлык, түземсезлек бу? Мин аңлый алмыйм, нинди сәбәпләр аркасында син минем идеалларыма каршы чыгасың? — Җитәр,— диде Хәдичә,— ул турыда, Хөсәен, бик күп сөйләштек инде. Син үз юлың белән бар, мин үз юлым белән. Хатын-кыз күңелен аңларлык йөрәк юк синдә. Мин шуны белдем. Ул. шактый дорфа рәвештә Хөсәенне читкә этеп, торып утырды да чәчләрен төзәтә башлады. — Шул кадәр башым авырта, билләһи, синең йөрәккә борчу салуларың тагы җитмәсә!— дип үзалдына сөйләнеп куйды Хәдичә. Иң яхшысы, әйдә, без хәзер өстәл янында минем бәйрәмемне уздырыйк. Самавыр кайнап чыккандыр инде. — Юк. Хөсәен,— диде Хәдичә, тагын үҗәтләнә төшеп,— мин синең белән ачыктан-ачык һәм соңгы тапкыр аңлашу өчен мәктәбемнән кайттым Дөрес, минем кәефем дә юк, ләкин ул төп сәбәп түгел. Менә шулай, акыллым, канатым, кем әйтмешли. Әйдә, яныма утыр, әйбәтләп сөйләшик 23 Җәгъфәр Истамбулдагы Бабгали урамын бизәп торган Мисрәт кунакханәсенә урнашкач та, кулына көндәлек дәфтәрен алды. Онытыл ганчы барысын да язып кую иде исәбе. «Менә без ят, минем өчен бик сәер яңалыклар белән тулган төрек шәһәрендә Чәйдән соң йөрергә чыктык. Кая карама урамнарда каһ- вәханә, эскәмияләрне урамнарга чыгарганнар, кызыл фәсле агайлар хозурланып кофе эчәләр, комган сыман савыт аша гыр-гыр китереп наргилә (кальян)1 тарталар. Бар икән рәхәттә йөзгән адәмнәр! Дөнья мәшәкатьләреннән азат икән бу кешеләр, көннәрен кәеф-сафа корып кына уздыралар. Тагы кызыгы шунда: без яннарыннан узганда алар барысы да эшләреннән туктыйлар, күздән югалганчы безгә карап калалар. Баксаң-күрсәң, алар без ирләргә бөтенләй бакмыйлар имеш, күзләрен дүрт итеп, ашардай булып, алар безнең сылу кызыбыз Фәүзиягә карыйлар икән. Фәүзия оялуыннан тәмам кызарып чыкты. Күрәсең, хатын-кызларның биредә һәрвакыт йөзе каплаулы булу аркасындадыр инде бу хәл.. Иртәгесен Бәкуглы дип аталган күпернең икенче ягындагы европа- лылар торган җиргә чыктык. Анда бару өчен күперне кичкәч, туннель аша трамвайга утырып узарга кирәк икән. Трамвай дигәннән, монда атлы трамвайлар да күренә. Бәкуглы ягы бөтенләй башка. Монда Иске шәһәрдәге кебек тар тыкрыклар юк. Өйләре дә балчыктан сыланмаган Таш биналар, фонтан, скверлар Ләкин монда да урамнарда товарны ишәкләргә төяп сату итеп йөрүчеләр аз түгел. Виноград, шафталу кебек әйберләр генә түгел, хәтта көянтә-чиләкләргә тутырып ит, үпкә- бавыр, эчәк кебек нәрсәләр дә саталар. Менә гаҗәп, шәрыкнең үзенчәлегедер инде. Ә базарлары соң, базарлары? Безнең кебек кешенең андый базарга барып керсә, башы әйләнә, кая барырга белми, юл таба алмый аптырый. . Бәкуглы ягында йөреп, арып-талып беткәч, номерга кайтып ял иттек тә Искәндәрнең элекке танышы Галибәкләргә киттек. Галибәк атлы кеше Истамбулда туган, шунда төпләнеп калган татар Искәндәрнең сөйләвенә караганда, бик намуслы кеше. Тар гына тыкрыктагы, тыштан балчык сыланган таш өйгә кердек. Эчкә узу белән Фәүзияне хатыннар ягына алып кереп киттеләр. Без исә, ир-ат, үзебезгә билгеләнгән бүлмәгә уздык. Өй эче ярым европа, ярым шәрыкчә җиһазландыНаргилә — төтенен су аркылы үткәрә торган тәмәке тарту җайланмасы. рылган Диварларда келәмнәр, стена буйларында түшәмгә кадәр диярлек өелгән көрпә-мендәрләр. Уртада өстәл, урындыклар .. Безне Галибәк һәм аның бертуган энесе Нияз әфәнде хуш күреп каршы алдылар. Күрәсең, алар тәмам төрекләшеп беткәннәрдер. Мин баштарак бик күп сүзләрен аңламыйча оятка калгаладым Мондый вакытларда миңа ф Искәндәр ярдәмгә килә. Мин Казан хәлләрен белгән кадәр бәян кылдым. хужалар Истамбул хәлләрен сөйләделәр. Мине борчыган хәбәр S шул булды Төркиянең Италия белән мөнәсәбәте бозылырга тора имеш. < — Шулай ук сугыш булыр микәнни?—дип сорадык без куркышын, j — Барысы да хода иркендә,— диде Галибәк әфәнде Галибәк әфәнделәр белән шулай күңелле генә сөйләшеп утырганда. * бездән йөзен яшереп кенә, аның хатыны Гөлсем ханым өстәлгә икмәк * һәм вареньелар китереп куйды. Без бисмиллаларыбызны әйтеп, икмәк- " не вареньега манып ашый башладык Ул арада өстәлгә аш та килде < Галибәк әфәнде ашны тарелкаларга үзе бүлеп чыкты. Сагындырган иде ь өй ашы! Аш арасында без үзебезнең сәфәр турында сөйләштек Хужа белән ц киңәштек. Безнең сәфәр болай билгеләнде башта диңгез юлы белән = барабыз. Шамга житкәч. безнең юллар аерыла. Әле дәресләр башла- < нуга иртәрәк булу аркасында өч туган Котдүскә китәчәкләр ә мин исә - Шам аша хаж юлына Галибәкләрдә кичен мунчалар кереп, кунып, иртәгесен мин Тукты- байдан акча киләчәк кешене эзләп таптым Туктыбайга телеграмм сугуын үтендем. Бер кырымлы татар белән танышып кайттым Калган көнебез юлга хәзерлек белән узды, ә кичен Шаһзадә янындагы төрек театрына бардык Театрлары да боларның үзенчәлекле икән. Бер генә дә мөселман хатын-кыз күрмәдем мин анда. Булса да европалы ханымнар гына Искәндәрнең сөйләве буенча моңарчы андый урынга гомумән хатын- кызны кертмәгәннәр. Соныннан алар өчен тамашалар аерым куела башлаган. Миңа кызык тоелган нәрсә тагы шул иде мондагы тамаша чыЛар бер дә утырган урыннарыннан кузгалырга яратмыйлар икән. Тәнәфес вакытларында малай-шалай халык арасында су. конфет, шоколад сатарга керешә. Кешеләр, ашап эчеп, урыннарыннан кузгалмыйча, тик утыра бирәләр. .. Иртәгә, ходай насыйп итсә, сәфәр чыгабыз. Истамбу.Лың башка, гүзәл урыннарын инде хаж кылып кайткач тамаша итәрбез Ул арада Туктыбайдан акча да килгән булыр » 24 Хәдичә өстәл янына. Хөсәеннең нәкъ каршысына килеп утырды да сүзгә кереште. Әйтәчәк сүзләрен бик күп тапкырлар үз-үзеиә тәкрар лап караганлыгы, күп уйлаганлыгы, аның артык кыю. артык өздереп сөйләвеннән үк аңлашылып тора иде - Син. Хөсәен, иң мөкатдәс бер хыялыңа ирештең, канатым диде ул,— университетка кердең. Синең алдыңда озакламый зур карьерага якты юллар ачылачак Мин дә менә, алла боерса, исән-сау укуымны бетерермен. Шуннан соң без матур тормыш корып жибәрә алырбыз Рухи таләпләребезгә лаеклы эшебез дә булачак, матди яктрн бер кем га бәйле саналмабыз Абруебыз зур. дусларыбыз күп булачак Нинди генә югары сфералар арасына барып кермик, безне үз итеп, якын күрәчәкләр. Менә нинди тормыш көтә безне. Хөсәен. Ул. сүздән тынып, иренең йөзенә карап торды Хөсәеннең йөзендә мыскыллау чалымы, игътибарсызлык күрмә1әч. сүзен тагы да кыюрак дәвам иттерде — Сине, Хөсәен, университетка эләгүең бөтенләй яңа бер дәрәҗәгә күтәрәчәк, әлбәттә. Син бөтен сәләтеңне җигеп, уңышлы укып, курсыңны похвальный грамота белән тәмамларга тиешсең. Әмма моның өчен бөтен узган юлың турында яңабаштан уйланырга кирәк, син үзеңә бүтән юл сайларга тиешсең, ниндидер, эшсез, революционер исеме белән масаеп йөрүче авантюрист дусларыңнан ваз кичәргә кирәк сиңа.. Хөсәен урыныннан торып басты: — Монысы булмас инде, акыллым!—диде. Хәдичә күзләрен челт-челт йомды, кашларын җыерып куйды. — Син башта мин әйткәннәрне тыңлап бетер. Хөсәен тагын диванга утырды, күңелсезләнеп, борчылып тагы Хәдичәне тыңлый башлады. — Синдә мина карата әз генә булса да хөрмәт юк, мәхәббәт димим дә инде. Синең уйларыңда — Суфия гына. Әйе, миңа карата әз генә булса да хөрмәт, кеше дип карау юк синдә. — Мин сине яратам, Хәдичә. Син моны бик яхшы беләсең. — Ярар, бу сүзләрне әйтергә рөхсәт иткән намусың ни дәрәҗәдә сафтыр, анысына кагылмыйк, һич югында, син мине үзен белән бергә газаплы юллардан узган бер иптәшен итеп карый аласыңмы? Менә шуңа көчен җитәме? Хөсәен сабырсызланып башын боргалады, йөзен чытып куйды. —■ Мин сина бик ачык һәм намусыма һич хыянәт кылмаган хәлдә әйттем. Хәдичә! — Инде менә шулай икән, минем сүзләремә дә колак сал. Син хыялланып йөргән революция дигән әйбернең булмаячагы хәзер көн кебек ачык, һәр көнне синең кебекләрне патша охранкасы тотып зинданга ташлый, сөргенгә куа тора. Үзебёзнең дә баш өстендә кртлыя асылынып торганын, бүген булмаса иртәгә хөкем эскәмиясенә утырачагы- бызны да онытма. Әле күптәнме соң безне следователь чакырып допрос алды. Оныттыңмени? Юлыңны үзгәртсәң, хәзер үзгәртеп калырга тиеш син, Хөсәен, юкса, җан кисәгем, соң булачак. Аңлыйсыңмы, соң!? — Минем юлым, Хәдичәкәй. Учительскаяда укыганда ук билгеләнде. Син моны миңа кияүгә чыккан көнне үк белдең. Ә инде революциянең булырга тиешлеге турында мин синең белән бер тапкыр гына сөйләшмәдем. Үзең дә бик яхшы хәтерлисең. — Бу дәрәҗәдә үк кире кеше булырсың икән!— диде Хәдичә кинәт усалланып,— мин бит сине, әгәр телим икән, бүген үк. бүген үк... Ул урыныннан торды, кулларын йомарлап Хөсәенгә таба килә башлады. Ләкин, Хөсәеннең йөзендә елмаю күрепме, акылына килде булса кирәк, яңадан өстәл янындагы урындыкка чүкте. Терсәкләре белән өстәлгә таянып йөзен учлары белән каплады. Хөсәен, аның янына барып, аркасыннан йомшак кына кочты. — Кирәкми, Хәдичә акыллым. мине беләсең. Нигә кирәкмәс сүз белән вакыт әрәм итәргә! Әйдә, иң яхшысы — тәмләп чәй эчик! Хәдичә сулыгып еларга кереште, ул тәмам иелеп төште. Кызганыч иде х^тын-кызның җылавын күзәтү. Хөсәен, аның аркасыннан сыйпаган хәлдә, һаман тынычландырырга тырыша иде. — Я раббым,— диде Хәдичә,— һич булмаса берәр балам да юк бит Шуның белән юаныр идем, шуңа сөйләр идем үземнең хәсрәтемне. — Җитте, Хәдичәкәй, без бу турыда да бик күп аңлаштык. Хәдичә кинәт урыныннан торды да. бик каты итеп Хөсәенне кочып алды. Хатынның йөзен мул итеп күз яшьләре чылаткан иде. — Бәгырем, Хөсәенем, җанымның парәсе,— диде ул яшьле йөзен Хөсәеннең күкрәгенә куеп,— син бит минем бердәнберем. Безнең чәчләребез гомергә бәйләнгән. Бер-беребезнең сүзеннән чыкмыйк. Тыңла мине, бәгырем, ике күзем, мин бит сиңа бары яхшылыкка гына әйтәм. Өз араңны тегеләр белән, булмас эшләр куып әвәрә булып йөрүчеләр бе лән. Әз генә булса да кешечә, кешечә яшәп калыйк. Бик. бик үтеяәм. әгәр телисең икән, алдыңа тезләнеп ялынам, бәгырем, тик сүземне генә аяк астына салып таптама! Хөсәен хатынының яңакларыннан кысып тоткан хәлдә үзенә ха ратты. — Бу нинди мелодрама тагы. Хәдичә? Мондый фокусларыңны мо- * нарчы күргәнем юк иде әле,— диде. Ул аны каты итеп күкрәгенә кысты. — Бу өянәгең вакытлыча гынадыр дип уйлыйм; Хәдичә Узар. Син У бик арыгансың. Авыруың да нервыларынны бик нык какшаткан Әйдә, " ул турыда бөтенләй сөйләшмик Булдымы? ♦ — Юк булмады Мин бит сиңа бик анык итеп, бу безнең соңгы тап- * кыр сөйләшү, дидем — Соңгы тапкыр булсын,— диде Хөсәен, риза булып — Син мине < денемнән яздырырга тырыштың, мин риза булмадым Шуның белән " алайса бу турыда бетерик, һәм икенче кабат моңа беркайчан да. беркайчан да әйләнеп кайтмыйк, Хәдичәкәй. Хәдичә, тайпылып, иренең кочагыннан ычкынды — Бу сүзләреңне мин үземчә аңлыйм. — Ничек инде «үземчә»?— диде Хөсәен аптырый төшеп — Әйе, шулай, миңа бердәнбер юл кала, дип аңлыйм — Нинди юл? — Шундый юл менә, мин синнән китәргә тнеш — Китәргә?— Хөсәен күзләрен зур ачып, хәйран калып ана карап торды Ниһаять, зиһенен туплап сорады — Бөтенләйгә., аерылыпмы? — Әйе. Бөтенләйгә. Аерылып Хөсәен, башын иеп. әкрен генә диванга таба китте Утыргач та әле гаҗәпсенгән күзләрен Хәдичәдән ала алмады — Димәк, кайчандыр, мәңге синең белән бергә, дигән антыңа хыя нәт итәргә булдың? — Әйе. булдым.— диде Хәдичә гасабиланып. булдым, мин мондый тормышка артык түзеп тора алмыйм. Хөсәен, бер сүз дәшмәстән, битараф бер кыяфәттә стенадагы сары рамлы картинага текәлде — Ихтыярың,— диде ул. ниһаять.— мин сине көуләп тота алмыйм инде. Ул диванга утырган килеш калды. Хәдичә исә җилләнеп, дуамал бер кыланыш белән үз бүлмәсенә керде дә шартлатып келәне төшерде «Үзенең әйберләрен җыя, дигән уй килде Хөсәеннең башына Кая кнтмәкче була ул? Юк. һәрхәлдә Чистайга түгел Берәр ахирәтенә күчеп китмәкче буладыр Әллә бу бары бер маневр гынамы?»— Хөсәен ничек дип юрарга да белмәстән. шулай баш ватып утырды Аның күңел түрендә Хәдичәнең бу өянәге узар, ул элекке хәленә кайгыр дигән өмет өзлексез көйри иде әле. Беренче тапкыр гына телгә килмиләр ич алар. Хөсәенне бу юлы аптыратканы бары шул нде Хәдичә моңарчы «китам» дигән сүзне кулланмый иде «Гаҗәп, — дип куйды Хөсәен, үзалдына сөйләнеп, гаҗәп, гаҗәп» Ул Хәдичә артыннан бүлмәгә кереп, аның белән тагы бер тапкыр аңлашып карауны кирәксенмәде Тынычрак кичерергә тырышты Хәдн чәнең ультиматумын Чөнки моңа әзерлек җитәрлек иде инде Конфликтның чираттагы яңа бер баскычка гына күтәрелүе нде б> Хөсәеннең күзләренә өстәл уртасында яткан хат чалынды Сүз башлануга сылтау булган хат. Хөсәен өстәл янына килеп утырды да. ашыкмыйча гына конвертны ачты Хөсәен үзе генә аңларлык эзоп теле белән язылган хаттагы хәбәрләр эченә чумды Суфия үзенең хатында Петербург студентлары арасындагы татар лар турында яза. Аларның революцион хәрәкәткә катнашуы, Трехгорка, Треугольник заводларындагы татар эшчеләре белән бәйләнештә торулары. студентлар арасында һәм Петербургтагы татарларның фәкыйрь катлавы арасында эшләүләрен бәян итә. Суфия хатында Мулланур Вахитов һәм анын Петербургта укучы студент дусты Шәриф Манатов турында аерата күп тукталган, аларның революцион хәрәкәттә бик актив эш алып баруларын тасвир иткән. Әйе. зифа буйлы, кара күзле кыз Хөсәен абыйсының үтенечен әйбәт башкарган, ул аның барлык әйткәннәрен үтәгән. Бәлки әле шуңа вакытын биреп, укуына да зарар китергәндер... Бая гына Хәдичәсеннән авыр сүзләр ишеткән Хөсәен Суфия турында ирексездән озак уйланып утырды. . 25 «Менә без Бәйрүткә җиттек,— дип язды Жәгъфәр.— Безнең пароход ярга бер чакрым чамасы кала тукталды. Әйберләребезне төяп пристаньга чыгуга, гадәттәгечә паспортлар тикшерү, әйберләрне карау, печать сугып рөхсәт кәгазе бирү башланды. Юлда очраган хәерченең исәбе-хисабы юк. Шәһәр халкы бары хәерчеләрдән генә тора икән монда, дип уйларсың. Озакламый ярда диңгезгә кертеп үк салынган кунакханәгә килеп җитеп, чыбылдыклы караватлары булган бүлмәләргә урнаштык. Монда барысы да гарәпләр икән. Акчалар да бөтенләй башка, вакыт та бүтәнчә. Бераз ял итеп алгач, Бәйрүтнең атаклы мәдрәсәи көллиясен* күрергә киттек Анда Идриснең танышлары булырга тиеш. Трамвай көллиянең капка төбендә генә туктый икән. Ишегалдында таш биналар — Европа кулы Көллия хезмәткәрләреннән берсе, безне ияртеп, башта музей- ханәгә алып керде. Анда финикиялеләрдән калган мумияләр, кош чу- челалары һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Музейдан чыгып икенче бинага кердек. Мәктәп бик мөкәммәл, зур уку заллары, стеналарда китап киштәләре тезелгән, шунда ук мәктәпне салдыручы французга һәйкәл. Кыйраәтханәдән чыгуга Искәндәрнең танышы Бакиров Закир әфәндене очраттык. Ул безгә мәктәпнең ятакханәсен һәм гимнастика залын күрсәтеп йөрде. Соңыннан барыбыз бергә безнең отельгә кайтып аш ашадык. Аш дигәннән. Бәйрүттә ашарга җүнле аш таба алмый аптырадык. Авызга кабарлык түгел, тәмсез. Ашлары гына түгел, ашарлык рәтле күмәчләре дә юк. Гарәп икмәге дигәннәре бездәге зур кабартманы хәтерләтә, тик тозсыз. Гарәп, төрек кебек үк, татлы әйбер ярата икән. Кичке сәгать алтыда поезд Шам шәрифкә килеп туктады Кемдер безне шундук тәрәзәдән күреп алды, ачык тәрәзә янына килеп кычкырды: «Әфәнделәр, сез казандылар түгелме?» — Сез Талип әфәндеме?—дидек без. Шамда яшәүче татар Талип әфәнденең эше хаҗга баручыларны каршы алу һәм хәстәрләп озату икән. Аның төп вазифасы хаҗиларны «Котдус» кунакханәсенә төше рү. Ул безнең затлырак адәмнәр икәнлегебезне белеп, шыпырт кына, анда сезгә әйбәт булмас, сезгә яхшырак отель табарбыз, диде. Менә без Шам шәриф урамнарында. Татарның җырларына кергән гарәп шәһәре. Ул хәзер Төркиянең бер чите генә. Тик, күренгәнчә, Төр- киянеке дә, гарәпнеке дә түгел, бөтен байлык француз, итальян, англичан. американ кулында. Бу мине уйландыра. Иртәгесен сәгать уннарда Талип агай килде. Ул безне Шамның үзләре яшәгән читендәге Салхия дип аталган җиргә алып барырга килгән Көллия — университет лән диярлек, Кчзан губернасыннан Төркиягә күчеп килгән мөһажир- ләрдән. Мөһаҗирләр ЁПам шәһәрендә урнашып, шунда төпләнеп кал ганнар. Без трамвайга утырып барабыз Ул тауга менеп үзенең азак кы тукталышына җитә. Менә шунда икән инде татар мөһаҗирләре ур нашкан Салхия дигән урын. Таш һәм балчыктан гына салынган булса да өйләрен, каралты-кураларын төзек, матур итеп оештырганнар һәр ишек алдында бакча, җиләк-жимеш куаклары Талип агайның өе тау уртасындарак икән Ишегалдында өч өй Арткы өй артындагы койма ишегеннән бакчага чыгасың. Без арттагы өйгә керәбез Безн. татар карчыгы каршы ала Әйтерсең лә. мин үз авылыма кайтып кердем Шәрык өйләренә хас җыештырылган идәнгә мендәрләр тезелгән Без чәй эчәбез. Җәмилә апа туган якны бик тә инде сагынганлыгын сөйли 26 Жандарм идарәсе начальнигы полковник Калинин үзенең кабинетын да подполковник Прогноевский әле генә китереп тоттырган донесение ларны игътибар белән укырга кереште. «Философ» дип имза куючы ту ләүле агент. Казанда, татар интеллигентлары арасында, әдәби түгә рәкләр исеме астында революцион идеяләр пропагандалау оештырыла башлавын язган. Бу оешмаларның башында охранкага күптән билгеле социал-демократлар булу ихтималын һәм аларның яшәп килгән строй га каршы татар интеллигентларын котыртуын хәбәр иткән иде Унынчы ел башларында ук. Бөтен Россия империясендәге кебек. Ки зан губернасында да революцион хәрәкәтнең тагы жанлана башлавы полковникка мәгълүм нәрсә Яшерен агентураның хәбәр итүенә кара ганда. Крестовников. Алафузов. Дары заводларында эшчеләрнең со циал-демократик группалары торгызылган һәм эшкә керешкән. Су юлы эшчеләренең шундый ук оешмасы Идел буе шәһәрендә политик әдәбият тарату белән шөгыльләнгәне ачыкланган иде Җитәкчеләре күптән кулда булуына карамастан, эшчеләр Беренче май бәйрәмен урманда агач башларына кызыл байраклар элеп уздырдылар Егерм алтынчы май көнне эшчеләр Алафузовнын туку фабрикасында эш таш лап. үзләренең таләпләрен куйдылар Ул гына җитмәгән, шул ук Ала фузов фабрикасында, ниндидер бер Мөхәммәтҗан Мөхәммәдьярен ли гән татар эшчесен законсыз эштән чыгарулары аркасында, тагы забастовка булды Тугызынчы августтан унберенче августка кадәр Алафузов- ның обмундирование мастерскоенда да эш туктатылды Болар бары сы да жандарм полковнигына билгеле, бер борчу тудырмый калмады Ләкин полковник, бу чуалышлар эшчеләр катлавына гына хас. ә интеллигенция мәсьәләсендә студентларның ниндидер тугәрәкләр оешты рып маташуларын исәпкә алмаганда, аерата татар интеллигенциясенең, болай бирелеп политика белән кызыксынуын ул һич күз алдына китермәгән иде әле Аның ихластан ышануы буенча, татарларның жан дармерияны куркыткан нәрсәсе ул да булса пантюркизм һәм пан исламизм хәрәкәте Үл моңарчы барлык агентура көчен шул хәрәкәтне икән. Талип агай кайчандыр, әле яшь чагында ук. бөтен авыллары бс Бер генә кайтып күрер идем, ди Без әби янында Фәүзияне калдырып ■* икенче якка, ирләр ягына керәбез Монда инде туган яклардан килгән якташларны күрү өчен байтак мөһажир җыелган Алар белән озак * гәпләшәбез. Тыңлап туймаганлыклары миңа бик ачык Ләкин безнең д- бит әле алардан киңәштабыш аласыбыз бар Шамда шафталу ашап = туенабыз Аннан да тәмлерәк нәрсә юк Үзе арзан, батманы ике ку- X руш. Миңа акчаны бик саклап тотарга кирәк. Бу бай балалары артын нан җитеп булмас Хәер, соңгы көннәр инде. Безнең юллар озакламый аерыла» белеп тор} га. бастыруга юнәлтте. Күренеклерәк һәрбер татар кешесенә яшерен күзәтү булдырды. Баймы ул, танылган дин әһелеме, я булмаса шагыйрь, доктор, адвокатмы — алар барсы да күзәтү астында тордылар. Шул иде аның иң мөһим эше. Ә инде бүгенге хәбәр — татар эшлек- леләренең икеләтә дошманлык кылу мөмкинлеге турында сөйли иде ана Бишенче елларда да бу хәл нык кына кабынып киткән иде. Ләкин ул чагында, полковник фикеренчә. татар интеллигенты — журнал чыгару. китап басу белән мавыкты күбрәк. Калинин, доносны укып чыккач, шактый озак вакыт язманың азагындагы «Философ» дигән псевдонимга тукталды. Бу кушамат астында кем йөргәнен жандарм башлыгы яхшы белә. Университет бетергән татар врачы Ышанычлы кеше Җаны-тәне белән бөек монарх-патша хәзрәтләренә бирелгән, морзалардан чыккан кеше, студент вакытыннан бирле жандармериягә тугры хезмәт итә. Аның җасузлыгын беркем дә белми, һәрхәлдә моңарчы аңардан шикләнгәннәре дә сизелмәде. Ләкин ул моңарчы панисламистлар һәм пантюркистларны фаш итү белән шөгыльләнгән иде Аның күрсәтүе буенча һәр катлау татар эшлеклеләреннән бик күп кеше исәпкә алынды Күренеклеләре өстеннән яшерен сак куелды. Полковник, бераз уйланып торганнан соң, катгый бер карарга килде, инде «Философ» та кызыксына башлаган икән, димәк тегеләр татар интеллигенциясен ныклап агуларга керешкәннәр. Аны ярал- 1Ы хәлендә үк юкка чыгарырга кирәк, юкса соң булыр, дигән фикергә килде. Ул үзенең каршында кәнәфидә аякларын чалындырып утырган ярдәмчесенә текәлде. — Үзе мондамы әле ул — «Философ»? — Монда, мин аңа көтәргә куштым Полковник, ярдәмчесенең тапкырлыгын хуплагандай, җиңелчә елмаеп куйды. I — Керсен Сөйләшеп карыйк. Үзенә ятышлы мундир кигән чибәр подполковник дәррәү урыныннан торып чыгып китте. Ул арада, зәвык белән жиһазландырылган, түр стенасына Николай патша портреты эленгән, киң тәрәзәләре ефәк пәрдәләр белән капланган жандарм башлыгы кабинетына «Философ» килеп керде. Бу — калкурак гәүдәсе бераз калыная төшкән, сары мыеклы, зәп-зәңгәр күзле бер кеше иде. Өстендә европача кием, чәчләре житү. Кыяфәтенә карап кына аның нинди милләт вәкиле булуын да белү мөмкин түгел. Ул үзен шактый кыю тота, бары күз алмаларының төрле якка тиз-тиз хәрәкәт итүеннән генә, бу хәтәр урынга килеп кергәч, каушый төшкәнлеген абайларга булыр иде. Кин өстәл артында утырган полковник җасусның сәлам бирүенә каршы ияк кагып кына куйды Алдындагы кәгазьгә текәлгән килеш, ишарә ясап, үз итүчәнлек белән — Утырыгыз. — диде. «Философ» артыннан ук кергән подполковник та үзенең баягы кәнәфиенә утырган иде инде. Ниһаять, полковик кәгазьдән башын күтәрде. Күрәсең ул. сүз башлар алдыннан, теге язуны тагын бер тапкыр укып чыгуны кирәк тапкандыр. зур соры күзләре белән «Философ»ка текәлде. — Сезнең монда язылган мәгълүматларыгыз ни дәрәжәдә ышанычлы? — Мин анда язылганнарның дөрес икәнлеген мең тапкыр икърар итә алам — Икърар итә аласыз. Сез ул кешеләрнең түгәрәгендә булдыгызмы соң? Җасус бераз уңайсызлана тыште. — Юк. үзем булмадым Чөнки минем бурычым башкарак, үзегезгә мәгълүм юнәлештәге эшләр башкару.. — Ул ашыгып исбат итәргә ке реште.— Ләкин монда язылганнар чын дөреслеккә туры килә. Мин аны шул җыелышларга йөргән кешеләр аша белдем Берсеннән генә түгел, берничәсеннән сорашып белдем. Мин аларның сөйләгәннәрен чагыштырып. хакыйкатьне аныкладым һич шикләнмичә, сезне дә шулай булганлыгына ышандыра алам Полковник кайтарып бер сүз дә дәшмәде, тагы алдындагы кәгазьгә төртелде. S — Сез монда катнашучыларны санап чыгасыз — Мин барлык катнашучыларны да санап чыга алмыйм Ләкин ул g түгәрәккә җитәкчелек итүчеләр Ямашев белән Сәйфетдинев булуы бик ихтимал Актив катнашучыларның шагыйрь Габдулла Тукаев. мөга,т- * лйм Гафур Коләхметов, «Сәйяр» труппасының башлыгы артист Кариев, * әд/ш Фатих Әмирхан, драматург һәм нашир Галиәсгар Камал. Мәхмүт * Алиев икәнлеген намусым белән ышандыра алам. — Ләкин шулай да сезгә аларның җыелышында бер генә тапкыр да х булырга туры килмәгән бит Шуна күрә, анда нинди сүз барганлыгын < үз колагың белән ишетмичә торып, имеш-мимешләргә генә таянып булмый. s «Философ» бераз вакыт уйланып торды, аннан кыюланып — Таянып була, ваше высокоблагородие, ул турыда да мин ннфор- мация җыйдым Алар анда марксизм идеяләре белән танышалар Сүзне әдәбияттан башлыйлар, ә аннары... марксизм тәгълиматы . социализм, коммунизм . Үзегез беләсез, пролетариат революциясе һәм башкалар Ж,асус ачы елмаеп сүзен бетерде. Ләкин жандарм башлыгы бик житди бер кыяфәттә иде. Әмма аның чалара башлаган куе мыеклы симез йөзенә жентекләирәк карасаң, бу яңалыкны ишетеп пошаманга калуын, ачу утында яна башлавын да чамаларга булыр иде Ул салмак хәрәкәтләнеп жасуска текәлде. - Ярар,— дип куйды, аннан кинәт нидер хәтерләп, ярдәмчесенә күз ташлады. — Сезнең әйтәсе сүзегез юкмы? — Бар. Ул кемнәрдән информация алуын язып калдырсын әле Җасус: «Рәхим итегез»,—дип кесәсеннән каләм чыгарды — Теге якта, теге якта,—диде полковник. Жасус. жандарм башлы гы белән саубуллашып, төче елмайган бер кыяфәттә, чыгып китте Ярдәмчесе. «Философ»тан тиешле мәгълүматлар алып, кабинетка яңадан әйләнеп кергәндә, полковник анык бер карарга килгән иде инде. Ул алдына килеп баскан Прогноевскига — Минемчә, ул түгәрәккә йөрүчеләрне күздән ычкындырмаска кирәк безгә,— диде. Мин дә шундый фикердә. Хәтта — Аларның үз араларына кереп, даими рәвештә күзәтү алып барырлык башка кешегез юкмы соң? — Бар, Александр Вениаминович. Мин нәкъ шул турыда суз кат макчы булган идем дә әле сезгд. — Ниндирәк кеше соң ул. ышанычлымы? — Бик ышанычлы, сез аны беләсез. Ул әлеге мәгълүм «Житель» ышанычлы агент, Уфа морзаларыннан Аңа бу даирәгә керү бик ансат булачак. Чөнки ул үзе дә әдәбиятчы «Тап йолдызы» дигән газетада мәкаләләр, хәтта шигырьләр бастырган кеше — Алайса менә шул агентны әзерләгез Ә бу «Философ» үз эшендә калсын Департамент, үзегез беләсез, бу туземецларнын панисламизм, пантюркизм байрагы астында оешып, империягә зарар китерү куркы кычын иң зур куркынычлардан саный Әлбәттә, татар арасындагы жә дитчелек хәрәкәте дә безнең өчен кулай түгел Департамент кадимче ләргә ярдәм итәргә куша Ләкин болары әллә ни түгел Подполковник килешкәнлеген белдереп ияк кагып торды. — Мин «Борис»ны да бу эшкә тартырга кирәк дип табам — Нинди «Борис» тагы? Ә, әйе, хәтерләдем, теге шәкерт. Өтек. Сез ничек карыйсыздыр, минемчә, ул бик ышанычлы кешегә охшамый,— Полковник эр.е нык тешләрен ялтыратып елмаеп куйды.— Интуиция әйтә, ул бәндәгә нык ышанма, полковник, ди. йомшак ул, мескен Ә безнең эштә көч кирәк. Көч һәм иман! — Мин сезне аңлыйм, Александр Вениаминович. Минемчә, эш шунда, ул бит әле безнең яшь агент. Менә бу конкрет эштә без аны яхшылап сыный алачакбыз. Әгәр инде яраксыз булып чыга икән. — Берсен икенчесе тулыландырыр һәм.. — һәм беренче информациянең дөреслеккә туры килүенә контроль ясар дип уйлыйм. Ни әйтсәң дә инородецларга артык ышанып булмый Полковник «Әй-е» дип сузып куйды. • — «Житель» белән «Борис»ны күреп сөйләшегез. Бу эшне үзегез генә башкарыгыз инде, зинһар, минем башка эшләрем дә муеннан ашкан. — Баш өсте. Икенче көнне иртәнге якта ук Прогноевский «Житель» кушаматы белән донослар язып торучы җасусны чакыртты. Подполковникның беренче сигналы белән үк жандарм идарәсенә йөгереп килгән «Житель» «Философжа караганда гадирәк киемле, татарның әле европалашып җитмәгән зыялысы кыяфәтендәге шадра бер кеше иде. Өстендә казаки, башында хәтфә кәләпүш, бармакларында алтын һәм көмеш йөзекләр. Ул беренче карашка мескенрәк кеше булып күренсә дә, йөзенә дикъкать беләнрәк карагач та, аның шактый рухи көчкә ия. үз сүзен сүз итү өчен барысына да барырга әзер бер агент икәнлеген чамаларга була иде. Подполковник аның белән үз кабинетында сөйләште. Яшерен түгәрәк турында даими рәвештә мәгълүмат биреп торуны жасус- ның алдына бурыч итеп куйды. Ахырда Прогноевский айлык илле сумның бушка бирелмәгәнлеген жасусның исенә төшерде. Шул ук көнне, өйләдән сон, Прогноевский «Борис» кушаматлы яшь жасусны да' үз кабинетында кабул итте. Бу жасус исә, тышкы кыяфәте белән, кыю эшләр башкара алырдай кешегә бер дә охшамаган иде. Маңгаендагы ике тиенлек бакыр зурлыгындагы миңе дә подполковникка ошамады Артык күзгә ташлана торган билге. Җитмәсә, бу «Борисының йөзендәге курку, дәһшәт чалымнары идарәгә кергәннән алып чыкканга кадәр китмәде. Бер мәл подполковник икеләнә дә калды Бәлки моны бу эшкә тартмаскадыр? Ләкин, шулай да сынап карыйк әле. дигән карарга килде һәм ипләп кенә жасуска эшнең нидән торганын аңлатырга кереште. Башта вакытлы матбугатта катнашырга, хәбәрләр, мәкаләләр язарга, әгәр булдыра алса, шигырьләр дә чыгарып газеталарга илтергә кушты. Аннан язучылар, ижади интеллигенция белән ныклы танышлык булдырырга, ышанычларын казанырга, үзен бик хөр фикерле бер кеше итеп танытырга һәм шулай итеп жандарм идарәсенә дөрес мәгълүматлар биреп торырга. . . «Борис» барысына да риза иде. Ул бүген үк эшкә керешәчәк, тик аны кыерсытмасыннар гына. Ул әңгәмә бетү белән, подполковник белән саубуллашырга да онытып, тиз генә чыгып китте. Прогноевский аптырап һәм ачуы килеп башын чайкап калды «Менә кабәхәт татар!» 27 . «Без инде югары балконга мендек. Моннан бөтен Шам шәриф күренә. Бу манара турында ишеткән идек инде Шушында хәзрәте Гайса иңәчәк имеш. Бу манарага бер заман Гайса исемле жирле гарәп мен гән дә. озак тамаша кылу аркасында булса кирәк, тыштан мәчетне бикләп киткәннәрен сизми калган. Төшеп ишек кага башлаган Бикче. «Кем бу?» дигәч, теге «Гайса» дигән. Шул ук минутта бу хәбәрне ишетеп тетрәнгән бикче, халык чакырып, хәзрәте Гайса иңде. Гайса иңде, дип хәбәр салган. Бөтен Шам аякка баскан Музыкалар уйнатып, тиз . арада хәзрәте Гайсаны каршы алырга килгәннәр. Ишекне ачып жи- бәрсәләр... үзләренә күптән мәгълүм кеше килеп чыккан Сөйләүләренә S караганда шамлы Гайса үлемнән чак котылып калган Шамда байтак изге һәм тарихи урыннарда булдык Пәйгамбәре- * безнең хатыннары Сәлимә. Хәбия. жариясе Мәймүнә, кызлары Рокия " Өммегөлсем каберләрен зиярәт иттек. Уникенче гасырда гарәп мәдә- * ниятын саклап калуны оештырган данлыклы Мисыр солтаны Сәләхет- * дин Әюби хәзрәтләренең каберендә дә булдык. Кая гына барма, анда u кесә бушатырга кирәк. Я намазлыгында тәсбих тартып утыручы шәех- * кә. ә хәерчегә сәдәка бирү лазым. Ә бирмәү гөнаһ ди Хәерче дигән- ~ нән. алар бөтен урамнарны тутырган, әйтерсең лә мондагы халыкның < төп кәсебе хәер эстәү. Ә бик искиткеч бай як үзе Каян килә бу хәерчелек? х Озакламый мин ялгыз гына калам Искәндәрләргә ияләшенгән иде. Ллар кирәкле юлдаш иде. Җитмәсә төрле шомлы сүзләр ишетелә Уз ган ел хаж сәфәрендә коточкыч хәлләр булган Гомердә булмаганча кар яуган. Кар шул кадәр күп яуган ки. хәтта Шамнан Бәйрүткә поездлар йөрмәс булган. Кайбер хажиләр Шамнан Хифага китә башлаган ләкин Хифаның бухтасы юк. пароход анда туктала алмый икән Шулай итеп Шамда сигез мең. Хифада ике мен хажи юллар ачылганны көтеп, газапл'янып ятканнар Инде тагы болай сөйлиләр мен хажи кәрван белән Бәхреәхмәр буенча коры юлдан Мәккә-и-мөкәррәмәдән кайтып килә икән, юлда үзләрен болганчык су ташкыны баскан Бу хәл 24 гыйнварда Кариятелмәшәих дигән бер авыл янында булган Шунда алты йөз хажи һәлак булган Безнең арада Фәүзия туташның булуы үзенә күрә бер күңелсезлек тудырды Гарәпләрнең ниндидер бәйрәмнәре иде Урам тулы халык музыкалар уйнатып, хатыннарыннан лю-лю кычкыртып йөриләр, урам нан извозчиклар үтә алмый. Ләкин анысы әле ярый, түзәрлек бер хәл. безнең фаэтонны ирләр сырып алды. Алар Фәүзиянең йөзен күрергә омтылалар, ятып та. үрелеп тә карыйлар Ахырдан түзә алмыйча Фәү зия йөзен зонт белән каплады. Җыларга жнтеште Ә безгә, ул жүнсез ләргә кул тидерергә ярамый, диделәр Искәндәр әйтә. Шам гарәпләре ифрат усал, алар шундук теткәләп ташлаулары мөмкин, ди Кадәм шәриф дигән изге урынга бардык Ул шәһәр читендә икән Без авылга кердек. Урамнар тар булу аркасында аттан төшеп жәяү- ләп киттек. Бер капка Янына туктадык Мәчет диделәр Ишек алды уртасында бер бина. Ишек алдында бер төркем бала, күзләрен йомып селкенә-селкенр коръән укып утыра Бер шәкерт мәчеткә кереп хәлфәләрен алып чыкты, эчкә кердек Бик начар гына мәчет Түрдә тәрәз; гәбендә пәйгамбәрләребез һәм аның дөясенең ак таштагы аяк эзләре диделәр Артык кечкенә тоелды миңа ул эзләр Шуны карап хәлфәгә сәдака биреп чыгып киттек Чыксак, капка төбе тулы хәерче бала «Танин зиярәт, я хажи». - дип кулларын сузып торалар Янәсе сәдака бирсәң, зиярәтең кабул булыр. Безне озатып йөрүче Талип агай алар ны тезеп куйды да сәдака өләшергә кушты Икенче көнне безне тар гына урамнар буйлап ифрат биек бер тау янына алып килделәр. Юл борылып-борылып менә Көн артык эссе Тау башында ике катлы бер бина күренде Өй янына койма тотылган Өйдә безне бер шәех каршы алып, югары катка мендерде Монда сал кынча, рәхәт иде. Идәнгә җәелгән намазлыкларга утырып ял нттек Шәех яңгыр суы да эчерде Исемнәребезне стенага язарга кушты Без яздык та. сәдака биреп, аска төштек. Анда башмакларыбызны салып, бер карангы җиргә кердек. Шәех шәм яндырды. Стенага эленгән аятьләрне укыды. Анда шул тау һәм таудагы мәгарә турында язылган икән. Бу тауга халык «Кырыклар тавы» дип исем кушкан. Шушы тау * тишегенә кереп киткән кырык иранлы юкка чыккан имеш. Тагы бер ' бүлмәгә кердек. Анда эчкә батып торган урында хәзрәте Гали. Госман. Әбүбәкернең таҗ урыны икән Күрше бүлмәдә кара ташта биш бармак эзе бар Бу Һабилнең бармак эзе имеш. Ул Кабилгә таш атмакчы булган да бармак эзләрен калдырган. Мәгәр ташны Җабраил аттырмаган. Шул ук бүлмәдә бәләкәй генә бер караңгы тишек тә бар. Теге гаип булган иранлылар шуннан кереп киткәннәр имеш. Алар һәр бәйрәм саен шул тишектән чыгып. Хөзыр галәйэссәләм белән күрешәләр икән. Тагы түшәмдә күзгә охшаш бер уенты бар. Аннан су тамып тора. Кабил Һабилне үтергәч, бу тау алладан Һабил өчен кыямәткәчә җылап торыймчы дип үтенгән икән. Теләге кабул булган. Уң якта нәкъ авызга охшаган тагы бер зур тишек бар. Эчендә хәтта телгә охшаган, теш урыннарын хәтерләткән ташлар күренә. Бу тауның авызы дип аңлатты шәех. Хәзрәте Адәм Һабилне эзләп йөргәндә тау телгә килеп, «аны Кабил үтерде», дип әйткән имеш. Без бинадан чыгып тагы тау башына мендек Анда Һабилнең каны бар. Тау башыннан ике сажин чамасы булып агып төшкән кара тап. Бу канның җиде мең ярым елдан бирле саклануын могҗиза дип белдерде шәех. Ул безгә дә берәр кисәк кара таш бүләк итте. • Мин Шам могҗизаларын артык карамаска булдым. Бәлки гөнаһы- сы бик зурдыр. Ләкин нихәл итмәк кирәк. Акча хаҗдан Истамбулга кире кайтып егылырлык калырга тиеш. Түземсезлек белән Искәндәрләрдән аерылуны көтәм. . Юлдашларымны бүген Котдүскә озатып җибәрдем. Поезд кичке җидедә китте. Искәндәр сеңелесе белән энесен. Котдүсне күрми китәргә ярамый, дип барырга күндерде. Тегеләр, бик арган булсалар да. кызыксынулары җиңде — риза булдылар. Ә мин исә иркен бер сулыш алдым. Чөнки алар исәбенә йөрү дә. алар алдында саранлану да килешми бит Ләкин бергә байтак җирләр гизеп, без берберебезгә инде тәмам ияләшеп беткән идек, аерылышу, ни әйтсәң дә. җиңел түгел. Бәлки бу аерылышу мәнгегәдер». 28 Габдулланың бүлмәсе иртәдән кара төнгә кадәр ачык Бу тар. шыксыз бүлмәгә керәләр-чыгалар. утыралар, гапләшәләр, тәмәке тарталар, ■хуҗадан рөхсәт copay-нитү юк. һәркем биредә үзен хөр һәм тулы хокуклы дип саный. Тукай, әгәр кәефе булса, әңгәмәгә катнаша, бизгәге килгән чак икән, аспирин эчеп, йомарланып караватына ята. Инде күңелендә яңа шигырь туса, кеше-кара дип тормый, тәрәзә янына килә дә. язарга керешә. Бик матавыклы, шау-шулы тормыш монда Хәер. Тукай шундый тормышны гына чын тормыш дип саный да Юкка гына ул Яна бистәдәге Вахит мәзиннең тын. иркен өеннән китеп, янадан үзе нең «Болгар»ына кайтмады ич. «Болгар» номерында ул бүген япа-ялгызы, кәефе әйбәт түгел. Җитмәсә әле генә кулына килеп эләккән «Чүкеч» журналы тагы... Оренбургта чыга торган бу көлке журналы Тукайга карата нинди генә мыскыллаулар язып бастырмады инде. Әле бу сонгы санда да аны тәнкыйтьләп чыкканнар Габдулла укыды, башта авторның тозсызлыгыннан. мәгънәсезлеген- нән көлде, журналны атып бәрде. Ләкин шулай да рәнҗү, хәтер калудан котыла алмады. Авыр тойгы күңеленә кан төере булып урнашты. Ул. кулларын кушырып, гасабиланып. бүлмә буенча әрле-бирле йөренгәләргә тотынды. Аннан караватына барып утырды, бераз тынычлангандай булды. Моннан сон ул дошманнарының мыскылларыннан үзен өстен санап, аларны санга сукмаганлыгын ачык сиздереп, игътибарсызлык күрсәтергә булды. Хәтта ул үзе'нен әдәби дошманнарына каршы язган «Җавап» шигырен дә дөньяга чыгармаска булды. * Әйе. Тукай үзен дошманнарыннан өстен куйды. Ләкин аның тиз 3 яраланучан күңеле шулай да вакыты-вакыты белән бик каты сыкрана 3 иде. Исхак Байчурин шагыйрьнең бүлмәсенә килеп кергәндә. Тукайның s шундый авыр бер вакыты иде. — Исәнмесез, Тукай әфәнде сез буласызмы? — диде егет ♦ Тукай, ин әвәл, егетнең маңгаендагы ике тиенлек бакыр зурлыгын- * дагы күгелҗем миңенә игътибар итте. — Без булабыз Тукай әфәнде. Миңлебай энем < — Юк шул,— Исхак мин, Миңлебай түгел. а — Ярый,— диде Тукай.— безгә Исхак дигән исем дә ошый Узы- < гыз, сезне ни йомыш минем хәҗрәмә китерде? Исхак, каушаудан тәмам хәлсезләнеш тиз генә өстәл янындагы утыргычка таба ашыкты Кесәсеннән ашыгып язулы кәгазьләр чыгарды. • Мин сезнең фатихагызны алырга килгән идем, Габдулла әфән- * де Минем фикеремчә: татарда сездән дә бөегрәк шагыйрь юк. Мин дә шигырьләр язарга мөбтәляVI, тик мин белмим, барып чыккан микән алар. Сезгә күрсәтмәкче идем,башта. Тукай, пинжәген иңбашына салган килеш, хөкецне түземсезлек бе лән көткән Исхак янына килде, кулъязмаларны алды Кашларын җыерган хәлдә шактый вакыт укып торганнан соң. егеткә ягымлы бер караш ташлады Бик тырышсагыз. Миңлебай — Миңлебай түгел — Исхак. Әйе, Исхак .. сездән шагыйрь чыгу ихтималы юк түгел. — Рәхмәт. Габдулла әфәнде. Мин бик тырышып язармын Тик зинһар мина сездән өйрәнергә, сезнең белән аралашырга рөхсәт итегез Минем хөҗрәмнең ишеге нвге теләк белән килүче һәркем өчен ачык. Исхак. Тукай егеткә шигырь нинди булырга тиешлеге турында сөйли башлады 29 Гаиләдәге мөнәсәбәтләр көннән көн катлаулануга карамастан. Хө сәеннең шәхси тормышын гына уйлап яшәүгә мөмкинлеге юк иде. Илдә башланган һәм Казанда да канатын җәйгән революцион күтәрелеш, аңардан бөтен булган көчен шуңа багышлауны таләп итте Казан большевиклары Казан РСДРП комитетын яңадан аякка бастыру өчен нык лап көрәш башладылар Иректәге партия оешмасы членнары тарафын нан эшчеләр белән бәйләнеш көчәйтелде, кулга алынган Казан большевикларының җитәкчесе Лотов өчен акча җыюны да хәл иттеләр. Крестовников заводы слесаре Шеваров ничек итсә итте, мәгәр заводта большевистик оешма булдырды Шундый ук группалар Свешников, Алафузов, Дары заводларында да дөньяга килде. Су юлы оешмасын дагы иптәшләр революцион әдәбиятны Идел буе шәһәрләренә таратуны тәэмин иттеләр Большевиклар алдынгы карашлы укытучылар һәм төр мәләрдән котылып кайткан крестьяннар аша авылларда, өязләрдә революцион әдәбият таратырга керештеләр, каникул вакытларында өйгә VI МеЛтлля дучар булучы . кайтучы урта һәм югары мәктәп укучылары авылларга прокламацияләр тарата торган булдылар. Нинди генә каты чаралар күрелмәсен, Казан эшчеләре Беренче май бәйрәмен иттеләр. Казаннан ерак түгел, хәрби лагерь тирәсендәге урманда кызыл комачларга «Яшәсен Беренче Май» дигән лозунглар эленде Бишенче ел көрәшләрендә шәһит киткән ке- шеләрнен каберләрен дә онытмадылар, аларнын өстенә «Мәңге истә сез. Җәлладларга ләгънәт яусын!» дигән язулар куйдылар. Эш ташлаулар завод-фабрикаларда көчәйгәннән-көчәя торды. Казан студентлары да активлашты. Алар гомуми җыелышлар җыеп, анда карагруһчы Пурешкевичның Думадагы речен тикшерүне таләп иттеләр. Рөхсәт булмады. Университет студентларының чыгышлары шул дәрәҗәгә җитте ки. ректор тәртип урнаштыру өчен полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. 1911 елның 3 февралендә университетта гомуми сходка оештырылды. Анда мең ярымнан артык студент катнашкан иде Җыелыш булган тәртипләргә каршы баш күтәрергә дигән карар чыгарды. Комитет унынчы февральдә провокаторларны һәм студентлар арасына оялаган полиция кешеләрен фаш итеп, воззвание басып чыгарды. Февраль башларында ветеринарный институтта да чуалышлар башланды. Сигезенче февральдә аның уку залында гектографта басылган өндәмәләр пәйда булды. Алар һәр өстәлдә табылды Аларны студентлар хәрәкәтенең коалицион комитеты бастырган иде. Студентлар хәрәкәтен оештыручылар арасында Хөсәен Ямашев та бар иде. Парижда Ленин катнашында чыга торган «Рабочая газета» ул көннәрдә Казан студентлары турында «Студентлар баш күтәрә» дип язып чыкты. Саратовта әле һаман «Урал» эшен тикшерү дәвам итә. шуңа күрә Хөсәенгә бик уйлап, сак хәрәкәт итәргә туры килә Заводлардагы татар эшчеләре белән элемтә, татар иҗат интеллигенциясе арасында эш. студент түгәрәкләре, уку— боларның барысын да берьюлы алып бару Хөсәенгә җиңел түгел иде. Вакыт тукталып тормады. Көз үтте, көз артыннан кыш килде. Унберенче елның декабре кискен ачы суыклар белән башланды. Ләкин һава нинди генә булмасын, башкарылырга тиешле эш. Хөсәен фике- ренчә. кичектерелә алмый. Бүген ул университетта лекция тыңлаганнан соң. Гафурны алдан сөйләшелгән урында очратып, иртәгә буласы түгәрәк утырышы урынын билгеләргә тиеш. Аннан соң Шәрифулла абзыйны күреп, татар эшчеләр түгәрәгенең кайчан һәм кайда булачагын аныкларга, ә аннан инде «Казан мөхбире» газетасындагы соңгы ма териалларга карата үзенең протестын белдерергә. Галиәсгарне күрергә. әгәр җае туры килсә. Тукай бүлмәсенә кереп шагыйрьнең хәлен белеп чыгарга тиеш. Бары шуннан сон гына УЛ үзенең тау башындагы котсыз квартирына кайта ала. Хөсәен, Учительскаяда укыган чактагы сыман, дәфтәрләрен чалбар каешына кыстырды да пальтосын бик әйбәтләп төймәләп урамга чыкты Ач салкын җил шундук аның үпкәсенә кадалгандай булды. Үпкәне сакларга кирәк иде. Әле җиденче елны ук. Хөсәен күп шәһәрләр гизеп «Урал» газетасын чыгаруны дәвам итәргә мөмкинлек таба алмыйча Казанга кайтып егылгач, үпкә чире белән бик нык газапланган иде. Әгәр, партиядәге иптәшләре ярдәм итеп, кымызга, аннан көньякка, диңгез буена җибәреп кайтармасалар, тәгаен. гомере өзелгән булыр иде аның. Күрәсен. нык ихтыяр көче һәм яшәячәгенә ышаныч Хөсәенне ул вакыт үлемнән саклап кала алды. Ләкин үпкә тагы бирешә башлады, авыру бу юлы да көчәйсә, ничә еллардан бирле хыялланып та. ниһаять, максатка ирешелгән уку өзелеп калачак. Юк. юк. Хөсәен моңа юл куймаска тиеш! Ул. пальто якасын күтәреп, шарфын муенына кысыбрак бәйләде. «Бирешмәбез,—диде үз-үзен тынычландырып, моннан тәррәкләренә дә бирешмәдек бит әле». Пассаж эче халык белән тулы ике яклап тезелгән кибет ишекләре ♦ бер ачыла, бер ябыла, сәүдәләр кызу бара Гафур Хөсәенне күптән кө- = тә иде инде. Аның мимикага фәкыйрь йөзендә моңарчы күренмәгән =■ аерата көчле борчылу чалымнары бар иде Хөсәен дустының зур кулын | кысып: « — Ни булды?— дип сорады ♦ - Юк. әйтерлек бер ни дә юк. Түгәрәк утырышын Шәмсия апалар- х да уздырырга кирәк дигән фикергә киленде. Шәмсия Гафурның туган апасы иде. Алар Екатерининский урамын- « да торалар. Өйләре хәзергә тыныч урында, хужалар ышанычлы Бу ~ өйдә моңарчы да берничә тапкыр яшерен җыелышлар тыныч кына у i * ган иде. — Ярар.— диде Хөсәен. — Ләкин дустының йөзеннән борчылу һаман = китмәгән иде әле. Димәк тагы нидер бар — «Койрык» юкмы? Әйдә, кибетләрдән бер әйләник, миңа подтяжка кирәк иде. — «Койрык» юк әлегә, мин аларны әллә каян сизәм,— диде Гафур Алар ашыкмыйча гына галантерея товарлары кибетенә киттеләр — Менә нәрсә.— диде Гафур прилавкадагы товарларны караган арада Кичә минем өйгә Фәрхетдин килеп чыкты, ул сиңа барырга кыймаган Егет тик ятмый икән. Күпер салучылар белән эшне шактый яхшы көйләгәннәр. — Беләм мин аны.— диде Хөсәен. - Фәрхетдиннең үзеннән ишетеп түгел, башкалардан ишетеп. Коточкыч шартларда яшиләр бит. Аерата ксссондагылар Унике сәгать эш көне, көненә бер сум егерме тиен эш хакы - Су астында, тынчу һавада, дип өстәде Гафур — Романовлар династиясенең өч йөз еллыгына Идел аша күпер өлгерергә тиеш бит Шуңа күрә акчаны «жәлләмиләрдер»,— дип куй ды Хөсәен ирония белән —Ә Фәрхетдиннең Гыйззәтулласы белән эш ничегрәк тора икән? — һаман искечә, диде Гафур күңелсезләнә төшеп, баланы Фәрхетдингә бирмәскә исәпләре. Бала асрау өчен мин күпме расходландым дип әйтә ди теге бәндә. • Ә суд? — Судның ни икәнен үзең беләсең инде Шактый вакыт алар, шулай сөйләшә-сөнләшә. кибетләрне әйләнгән булдылар. Хөсәенгә подтяжка сайлап та. яраклысын таба алмыйча, уртада фонтан торган коридорга чыктылар Таш фәрештәнең, чүлмәктән су агызып, гөнаһлы адәм баласын юганын карый-карый- тагы бераз гәпләшеп алдылар. Хөсәен дустының ниндидер кичерешләре барлыгын, ләкин әле һаман әйтер сүзен яшереп калырга тырышуын сизенә иде Ул сүз арасында Гафурның кылларын тартып карады Я. тагы ниләр бар соң?—диде - Син үз тормышың турында берни дә әйтмәдең бит әле Шушы көннәрдә Суфия, доктор исеме алып. Петербурдан кай тып төшәчәк Хөсәен, ихтыярсыздаи. Гафурның үзенә текәлгән зур кара күзлә ренә карап цлды Ул күзләрдә шом сизелә нде. «Ә. менә нидә икән борчылуга сәбәп» дип уйлап алды Хөсәен. Суфияның Хөсәенгә булган мәхәббәте өчен Гафурның хафада яшәвен элек тә сизенә иде ул Кө лемсерәп Гафурга текәлде, берни дә аңламагандай, елмаеп — Бик әйбәт, Суфияны батырлыгы имен чын күңелдән тәбрик итәргә кирәк,— диде. Минем Хәдичә дә озакламый теш врачы булып чыгачак. - Шулай анысы,—диде Гафур, сүзен дәвам итәргә кыймыйча тамак кыргалап алды.— Шулай анысы... Хөсәен шаркылдап көлеп җибәрде, кулын Гафурның иңбашына салды. — Борчылма, җанкисәгем, күңелеңне нинди кортлар кимергәнен беләм. Барысы да нәкъ син теләгәнчә булачак. Гафур бер сүз дә дәшмәде, бары аскарак карап, тамагын гына кыргалады. - Яхшы,— диде Хөсәен җитдиләнеп,— миңа хәзер Шәрифулла абзыйларга барырга кирәк, без аның белән... Хөсәен, извозчик яллыйк та бергә барырбыз, димәкче иде. Ләкин Гафур аны туктатты. — Кирәкми,—диде,—анда барып йөрүнең хаҗәте юк, чөнки мин Шәрифулла абзыйны бүген иртә белән очраттым Гафур элемтәче картның әйткәннәрен түкми-чәчми Хөсәенгә җиткерде.
Давамы киләсе санда