Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮНМӘС УЧАК

Әхмәтҗан хәлфә Хесәенне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирергә киңәш итте. Заманның алдынгы уку Йортларыннан саналган бу мәдрәсәдә дин дәресләре белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укыталар Хөсәен ата-аналарының ризалыгы белән шул мәдрәсәгә керде. Шәкертләрнең иреге гаять чикле. Хәкимлек итүче кеше — мулла. Аның боерыгыннан башка бер нәрсә дә эш- • ләргә ярамый Уку программасы да бик үк канәгатьләнерлек түгел, иң күп урынны дин дәресләре алып тора. Шулай да мәдрәсәдә математика, табигать, тарих, әдәбият фәннәре дә укытыла. Хөсәен төп игътибарын шуларга бирә. «Мөхәммәдия» яшь Хөсәеннең аң үсешендә билгеле бер баскыч булды. Биредә ул җәмгыять тормышындагы катлаулы мәсьәләләрне аера белерлек хәлгә килде, илнең төрле якларыннан җыелган шәкертләр белән танышты. Әмма дини мәктәп белән чагыштырганда күп өстен торган «Мөхәммәдия» дә хәзер Хөсәенгә белем дөньясы өчен чикле булып күренде. Алдынгы шәкертләр мәдрәсә белән генә чикләнмиләр, гимназия, университет һәм институтларга керәләр' Байтак татар яшьләре Учительская школада укый. Ямашев яшьләр дөньясындагы бу үзгәрешләрне йотлыгып күзәтеп тора. Берничә атналарга сузылган уйланулары нәтиҗәсендә ул мәдрәсәдән китәргә була. Җиде классны тәмамлау белән Хөсәен үзенең теләген ата-аналарына әйтә: «Мин учительская школага керәм»,— ди. Ләкин атасы Минһаҗ агай моңа баш-аягы белән каршы килә. АнЫң бердәнбер улын үз' тирәсендә инсафлы итеп үстерәсе, сәүдә эшенә өйрәтәсе килә. Тик алдынгы фикерле таныш-белешләренең үгете белен генә, улын укырга алуны сорап гариза бирә. 1897 елның Октябреннан Хөсәен Учительская школада укый башлый. » Учительская школа Хөсәенгә бөтенләй икенче дөнья ачып җибәрә. Укучылар фән, җәмгыятькә кирәкле эшләр турында җитди фикер йөртәләр Уку ысуллары да башка. Хөсәен укыган елларда анда Ахмарое, Терегулов, Гаржавин һәм Табиров кебек күренекле галимнәр дәрес бирә. Школада төрле карашлы яшьләр бар. Берәүләр либераль агымга иярде, икенчеләре вакбуржуаз идеологиясе юнәлеше белән китте, өченчеләре анархизм чире белән авырды. Ямашев демократик карашлы яшьләр белән дуслашты. Аның фикердәшләре Коләхметов, Әхтәриев, Юскаев, Сакаев һ. б. булдылар. Сан ягыннан күбәя барып, алар үз карашларын катгый яклаучан куәтле бер төркемгә әверелделәр Үткен сүзле, төпле уйлаучан Ямашев бу төркемнең җитәкчесе булып китте. Аның фикере белән исәпләшәләр, әйткәннәрен тыңлыйлар, кисәтүләрен искә алалар. Школада укыганда ук Ямашев политик әдәбият белән кызыксына башлый. Шушы теләк аны рус революционерлары белән якынлаштыра, ул А. Кулеша, В. Адоратский һәм Е Табейкин белән таныша Тәҗрибәле рус революционерлары белән бәйләнеш тоту аның политик аңы үсешендә гаять зур роль уйный. 1902 елда Ямашев Учительская школаны уңышлы тәмамлады. Белемнең кирәклеген яхшы төшенеп өлгергән Хөсәен укуын дәвам иттерергә — университетка керергә ниятли. Ул белгән революционерларның күбесе Казан университетында укыйлар Татар социаль-демократларыннан Ибраһим Әхтәмов та студент булган. Учительская школа урта белем бирсә дә университетка керү хокукын бирми. Аның өчен гимназия дипломы кирәк. Ямашев кичекмәстән имтиханнарга хәзерләнергә керешә Минһаҗ агайның кинәт үлеп китүе генә гаиләне авыр хәлгә куя Өйдә олыгаел килә торган ана, ике кыз бал» бар. Учительская школаны тәмамлаган елны Ямашев Ә Биредә ул Казанда эшләп киткән социал-демократлар — Брюханов белен Нако- ряковны очратты, алар ышанычлы фатир табып бирделәр. Бераздан Ямашев, партиянең тәҗрибәле работнигы буларак, Уфа РСДРП комитетына член итеп тартылды, ул монда да татар, башкортлар арасында революцион эш алып барды, предприятиеләрдә марксистик түгәрәкләр оештырды, большевистик прокламацияләр таратты. Бер вакыт Уфага Уралдан Үзәк Комитет члены И. А. Саммер килеп тешә. X. Ямашевны яхшы белгәнгә, ул аның квартирына урнаша. Бераэ ял иткәч, И. А. Саммер Уфа РСДРП Комитеты членнары белән очраша, аларны партиядәге хел белен таныштыра, революция сүрелеп барган чорда нинди тактика үткәрергә кирәклеген аңлата. Шундый очрашуларның берсендә Ямашев үзенең татар телендә большевистик газета чыгарырга ниятьләнүен әйтә. Ләкин бу зур һәм әһәмиятле эш өчен каян акча табарга? Шул турыда сүз чыккач, Уфа большевиклары Комитет карамагында экспроприация юлы белән җыелган акча барлыгын хәбәр иттеләр. Иван Адамович, Үзәк Комитет вәкиле буларак, шул фондтан газета чыгару өчен 500 сум акча тотарга рөхсәт бирә. Әмма Уфаның үзендә газета чыгару өчен кирәкле шартлар юк, өстәвенә полиция күзәтүе дә көчле. Шуларны исәпкә алып, яңа газетаны Оренбургта чыгару уңай дип табылды. 1907 елның 4 январенда «Урал» исеме белән татар телендә яңа газета чыга башлады. «Уралиның төп мәшәкатен Ямашев үз өстене алды. Ул — редактор, әдәби сотрудник, корректор. Аның бөтен гомере типографиядә үтә. Тик Оренбургта сөргендә яшәүче Галимҗан Сәйфетдиновны газета эшенә тарткач кына Ямашевның авыр хезмәте бераз җиңеләйде. «Урал» татар большевикларының сугышчан органына әйләнде. Ул партиянең дума тактикасын өзлексез яктыртып торды, милләтчеләрнең мәкерле максатларын фаш итте, демократик культураны үстерүгә зур игътибар бирде. «Урал» ул чак татар телендә марксизмленинизм идеяләрен таратучы бердәнбер орган булды. Аның битләрендә пролетар интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләре киң урын алды. Хезмәт халкы теләкләрен тырышып яклаучы газетаны патша властьлары туктаусыз эзәрлекләделәр. Редакциядә бик еш тентүләр булып торды. Газетага кушымта итеп чыгарылган политик брошюраларны җыеп алдылар. Ниһаять, патшА хөкүмәтенә каршы мәкаләләр бастырганы өчен, «Уралпны яптылар һәм аның сотрудникларын хөкемгә тарттылар. Хөсәен җөен Уфага кайтты, Оренбургтагы борчулар бераз сүрелә төшкәч, әле һаман чиратын кичектереп килгән укуын дәвам иттерү турында уйланырга кереште Ул яхшы белә: алда аны кискен бәрелешләр көтә. Катлаулы бурычларны уңышлы хәл итү өчен көчле, белемле булырга кирәк. Моның юлы бер — укуны дәвам иттерү. Ул Казан университеты ректорына үзен юридик факультетка ирекле тыңлаучы ител алуны сорап гариза җибәрде. 19 сентябрьдә аңа үтенече канәгатьләндерелгәнне хәбәр иттеләр. Университетта укулар башланыр алдыннан X. Ямашев Казанга кайтты, иректә калган социалдемократлар, таныш эшчеләр белән очрашты. Якын дуслары Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал һәм Габдрахман Мостафин аны шатланып каршы алдылар. Шушы көннәрдә ул яңа гына Казанга килгән Габдулла Тукай белән очрашты. Замандашларының истәлекләренә караганда, алар Яңа бистәдә Алеевлар йортында күрешкәннәр. Менә шушы вакыттан алып большевик Ямашев белән атаклы шагыйрь Тукай арасында зур дуслык мөнәсәбәтләре башланып китә. Кызганычка каршы, Хөсәен ашкынып көтеп алган укуын озак дәвам иттерә алмады. Революция елларында бернинди ялсыз, көне-төне эшләү, полиция эзәрлекләүләре аның сәламәтлеген бик нык какшаткан иде. Ул үзендә үпкә авыруы башлануын сизде, Көтмәгәндә килеп чыккан бу бәла аны университет лекцияләрен калдырып торырга мәҗбүр итте. Врачлар кичекмәстән көньякка китеп дәваланырга киңәш бирделәр. Аңа якын иптәшләре ярдәм иттеләр: үзара акча җыеп, X. Ямашевны Кавказга — Сухумига озаттылар. Уңышлы гына дәваланып, шактый ныгып, язын Ямашев Казанга кайтты. Укуны дәвам иттерү мәсьәләсе аңа һаман тынычлык бирми иде. Хәзер ул ирекле тыңлаучы булып кына түгел, бәлки тулы хокуйлы студент булып укырга ниятли. Билгеле, мо- СЛ ХӨСӘЕН ХӘСӘНОВ ф СҮНМӘС УЧАК ф екты. .Кайтып җитү белен Хесәен Ямашев аны Иске клиникага урнаштырды. Зариф Садыйков беркадәр вакыт дәваланды, ләкин тазара алмады. Врачлар аңа Кырымга китәргә киңәш бирделәр. Әмма Зарифның ерак җиргә дәваланырга барырлык бернинди материаль мөмкинлеге юк. Менә шундый гаять кыен моментта аңа Хөсәен Ямашев туганнарча ярдәм итте. Үзе студент булуга карамастан, ул Зарифка юлына һем берникадәр вакыт дәвалануга җитәрлек акча табып бирде. 1912 елның февралендә Садыйков Мәскәү аша Симферопольга юл тотты. Әдәбият .түгәрәгендәгё идея көрәшендә җиңелгән милләтчеләр һәм аларны рухландыручылар тик ятмадылар, татар укучы яшьләре арасында исеме киң таралган X. Ямашевка яла ягарга, аны хөкүмәткә ышанычсыз кеше итеп күрсәтергә ашыктылар. Түгәрәккә «Житель» кличкасы астына яшеренгән провокатор үтеп керде. Ул түгәрәк членнары кайчан, кайда җыелулары, нинди бәхәсләр алып барулары турында жандарм идарәсенә тәфтишле донослар язып тордылар. Ямашевның Оренбургтагы эшен дә куерта башладылар, анда нинди эш буенча' суд хөкеменә тартылуы белән кызыксындылар. Шушы уңай белән ике жандарм идарәсе арасында барган язышулар калын тышлы папкаларга теркәлде. Жандармнар, үзләренчә Ямашевның хөкүмәткә каршы эшләрен тәмам ачыклагач, аны кичекмәстән кулга алу өчен ордер хәзерләргә керештеләр. Ләкин патша ялчылары мәкерле планнарын гамәлгә ашырып өлгерә алмадылар. Революциягә, азатлык өчен көрәшкә, укуга бирелгән киеренке хезмәт X. Ямашевның сәламәтлеген бик нык какшатты 1912 елның 13 мартында ул «Гасыр» китапханәсенә эш белән кергәндә миенә кан савудан кинәг үлеп китте. Хөсәен Ямашевның кинәт үлеме турындагы хәбәр яшен тизлеге белән бөтен шәһәргә таралды. Аның дуслары, көрәштәшләре бу югалтуны авыр кичерделәр. Хөсәен Ямашевның чиксез зур хезмәтләрен күреп торган Казан демократик җәмәгатьчелеге аны олылап, хөрмәтләп күмәргә хәзерләнде. Полиция ничек кенә тырышмасын, бу хәзерлеккә комачаулык итә алмады. Хөсәен Ямашевны күмү алдынгы татар яшьләренең куәтле демонстрациясенә әверелде. Зур мәйдан. Анда кимендә ике меңнән артык кеше җыелган. Табутны мәйдан уртасына китереп куйдылар. Аның өстенә яшьләр һәм студентлар исеменнән язылган ленталар салынган. Юридик түгәрәк идарәсе тарафыннан куелган лентада: «Ул үз халкының якты киләчәгенә тирәнтен ышану һәм өмет белән китте»,— дип язылган иде Саубуллашу сүзләре әйтеп, Хөсәен Ямашевның дуслары һәм көрәштәшләре аны социализм идеяләренә тирәнтен инанган, хезмәт халкы өчен армый-талмый эшләүче, кешеләрнең ышанычын казана белүче, тимер ихтыярлы, ялкынлы революционер итеп сурәтләделәр. Хөсәен Ямашевның үлемен аның якын дусты Габдулла Тукай чиксез авыр кичерде. Бу зур югалту уңае белән «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» дигән атаклы шигырен язып, ул большевик көрәшченең югары гуманистик сыйфатларын түбәндәгечә тасвирлады: Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде келеп, Үткен акылы шул көрәшкә пакъ көмештән юл булып. Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнт. Карны, бозны ул ничек эретә келеп һәм нур коеп. Хөсәен Ямашев чиксез авыр каршылыкларны үтеп, үзенең изге теләгенә — студент булу дәрәҗәсенә иреште. Кызганычка каршы, ул университетны тәмамлый алмады Бүген Хөсәен Ямашевның гүзәл бюсты беренче рус марксисты Николай Федосеев белән беррәттән даһи Ленин мемориалында мактаулы урында тора. Аның онытылмас исеме кешеләрне яңа җиңүләргә, якты киләчәк өчен тиңдәшсез көрәшләргә рухландыра.