Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБАН ТУЙЛАРДАН-ДӨНЬЯ СӘХНӘСЕНӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БАЛЕТЫБЫЗ ТАРИХЫННАН

Халкыбызның бию сангате үзенең тамырлары белән бик борынгы дәверләргә барып тоташа. Болгар хәрабәләренең берсеннән табылган укалы чигеш калдыгында, мәсәлән, биеп торучы ике сурәт төшерелгән Тарихның бу шаһиты инде шактый таушалган булса да, андагы сурәтләрнең килеш-килбәтен аерып була әле’. Егет, тезләрен бергә кушып чүккән дә, кулларын артка куйган. Мондый хәрәкәт татар халык биюләренә хас, һәм аны сәнгать галиме һәм тикшеренүче Ф Вәлиев XIV—XV гасырларның билгесез остасы шулай «төшереп куйган* дип исәпли. ■ Сабан туйларын гына искә төшереп үтик. Андагы күңел ачуны, җыр-биюне бернинди дин-шәригать кануннары да тыя алмаган. Кубызы-курае бер-берсе белән ярышкан, □ XIX йөзләрдә аларга инде кулдан ясалган скрипка, тальян кушылган. Алар «әйттергән»гә биеп җибәрмичә ничек түзеп тормак кирәкП Яшьҗилкенчәкне «тәмуг кисәве булуклар гына куркытып тора алмаган, яшь йөрәкләр җитез аякларны биергә җилкендергән. Ә менә татар профессиональ сәхнәсендә халык биюе беренче талкыр 1916—1917 елгы театр сезонында башкарыла Ул Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану* драмасында була. Хәзер бу биюнең куелышы һәм башкарылу осталыгы турында профессиональ фикер йөртүе кыен зш, әмма шунысы хак: тамашачы алдында, профессиональ сәхнәдә халык биюенең пөйда булуы, һичшиксез, уңай күренеш булган. XIX гасырның буеинан-буена диярлек һәм XX гасыр башында Казанда рус Опера театры яшәп килгән. Аның сәнгате татар милли медәниятына йогынты ясамый калмаган, әлбәттә. Хәлбуки, театрга татар публикасы бары XIX йөзнең икенче яртысында гына, hop көн тамашачы булдыру белән кызыксынган антрепренер П Медведев тырышлыгы аркасында йөри башлый. Ул чорда театрда М. Глинка, Ш Гуно. А Даргомыжский, бераз соңрак П. Чайковский опералары куела. Татарлар театрга аеруча 1905 ел вакыйгаларыннан соң күл йөри башлыйлар Инде сәудөгәр-капиталистлар гына түгел, ә эшче халык, төрле һөнәр ияләре дөнья һәм рус театр культурасы белән таныша башлый Ул чакта «Кармен», «Князь Игорь*, «Руслан» кебек әсәрләрдәй популяр кәйләрне татар халык музыкантлары башкаруында да ишетергә мемкин булган. Шул ук Опера театрында, аз санлы булса да. махсус балет труппасы яшәп килә Унбиш-егерме кешедән генә торган бу труппа операда ярдәмче рольне гене башкара. ягъни операдагы бию күренешләрендә генә чыгышлар ясый Октябрь революциясеннән соң да Казан Опера театры үзенең зшеи туктатмый Ә 1919 елгы янгын вакытында декорацияләр, костюмнар харап булып, театр бинасы да нык зыян күргәч, балет артистлары, нигездә, концертларда гына катнаша башлыйлар. Аларның кайберләре, мәсәлән. Н. Леонтьева белән С Глинская. Татар дәүләт опера һәм балет театры (1938 елда) яңабаштан оештырылгач элекке эшләренә кайталар. Беек Октябрь социалистик революциясеннән соң республикада бию сәнгате ер-яңа күтәрелеш кичерә. Халык сәхнә биюе Татар дәүләт академия театрында туган • музыкаль драма жанры белән тыгыз бәйләнештә үсә Кәрим Тинчурин. Таҗи Гыйззәт, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхи Бурнаш кебек күренекле драматурглар белен бергә музыкаль-драматик спектакльләр тудыруда атаклы композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшев күп хезмәт куя (Салих Сейдөшев ТДАТта 1922 елдан башлап дирижер һәм музыка бүлеге мөдире булып эшли.) Музыкаль-драматик спектакльләргә С. Сәйдәшев язган кейләр халык характерын пластикада күрсәтү эчен аеруча кулай килә Беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның Татар Деүләт академия театры сәхнәсендә күбесенчә Салих Сәйдәшев музыкасына халык биюләрен куюы гына да күп нәрсә турында сейли Гай Таһиров ТДАТта актер, биюче һәм балетмейстер булып 1928 елдан эшли башлый Х Казанда чыгып килгән көндәлек матбугатта республиканың егерменче-утызынчы еллар культура тормышы турындагы хәбәрләрне /кыганда, еш кына Ковальский, Минский һәм, аеруча, Муко кебек балетмейстерлар исемнәрен очратасың. Аларның беренчесе янган Опера театрының балетмейстеры, ә егерменче елларда Казандагы дәүләт хореография студиясендә характерлы биюләр буенча педагог була. Элеккеге Опера театрының солисты булган Муко да шул ук студиядә классик бию педагогы булып эшли. Ул вакытта Казанда даими эшләүче хореография коллективлары булмый Бию куючылар артистларны берничә спектакльгә хезмәт биржасы аркылы яллыйлар. Бу хәл, 1930 елны Г. Таһировка җиде кешелек бию группасы җыярга рөхсәт бирелгәнгә кадәр. Академия театрында да шулай дәвам итә. Беренче биюче артистлар арасында соңра Татарстанның атказанган артистлары исемен алган Бари Әхтәмов белән Анна Гацулина да була. 1933 елда республика хөкүмәте балетмейстер Гай Таһиров белән биюче Бари Әхтәмовны Мәскәүгә СССРның Зур театры каршындагы хореография училищесына укырга җибәрә Берсе балетмейстер сәнгатенең серләренә тагын да тирәнрәк төшенергә, икенчесе би э осталыгын арттырырга бара Шушы ук елны Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе ачыла Анда Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая. Мөнирә Булатова, Асия Измайлова. Усман Әлмиев. Фәхри Насретдинов. Җәүдәт Фәйзи кабул ителә Консерваториядә шулай ук Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Җәләл Садриҗиһаное кебек музыкантлар да укый. Шушы уку йортларын тәмамлаучылар 1939 елның җәендә үзенең беренче сезонын башлап җибәргән Татар дәүләт опера һәм балет театрының төп иҗат көчләрен тәшкил игәләр. ТАССР Халык Комиссарлары Советы 1938 елның көзендә Татар дәүләт опера театры оештыру 'турында карар кабул итә. Бу көнгә инде Мәскәүдән укуын тәмамлап кайткан Гай Таһировка театрның баш балетмейстеры урыны тәкъдим ителә Беренче спектакль итеп П. Гертельның «Кирәксез саклык» балеты әзерләнв (хореограф — Ж Доберваль). Репетицияләр һәм спектакльләр Зур драма театры бинасында бара Сәхнә балет өчен бик үк җайлы булмаса да, уңайсызлыклар турында беркем дә уйлап тормый, һәркем эшкә бар күңелен һәм көчен сала һәм менә ул көн! 1939 елның 9 сентябрендә татар профессиональ балет сәхнәсендә беренче спектакль куела. Төп рольдә В Алеева чыгыш ясый. Ул Мәскәү хореография училищесын тәмамлаган, һәм. Казанга чакырып китерелгәнче, берничә ел Минск опера һәм балет театры сәхнәсендә эшләгән Лиза партиясе бик катлаулы булса да, Алеева аны «җиңеп» чыга. Табигый чибәрлек һәм сөйкемлелек, зур профессиональ мөмкинлекләр, тәҗрибә балеринага образ тудыруда бик булыша, биюенә җиңеллек һәм нәфислек бирә. Ә бу, үз чиратында, спектакльнең гомуми уңышына тәэсир итми калмый. Колен ролендәге А. Ярославцев да әйбәт партнер була аңа Ленинград мәктәбе шәкерте булган бу биюче Алеева янында бию техникасы ягыннан кайтышрак булса да, мимика һәм ишарәләрдән оста файдалана белүе белән рольне уңышлы башка рып чыга. Спектакльдә үткен комик ситуацияләр тудыруда Марцелина — Г. Таһиров һәм Никез — И Карый күп көч куялар Беренче о.браз тамашачы каршында иске җил тегермәне канатларыдай кулларын бутыйбутый бер җәнҗалчы булып килеп чыкса, икенчесе исә шулкадәр оялчан, хәтта гомере буе Лиза белән кавышырга дип хыялланып йөрсә дә, мәгъшукасы янына бармас өчен аякларын терәп баса, тешетырнагы белән бөтен нәрсәгә тотынып калырга әзер. Бай, ләкин зәвыксыз костюм аның җилкәсендә карачкыга кидерелгән кебек күренә Беравыктан балет труппасын 90 кешегә җиткерергә дигән карар чыга. Шул кадәр актерны каян алырга дип баш ватып торганда, бер очраклылык ярдәм итә- 1939—40 елларның җөй көннәрендә Мәскәүдә Үзәк культура һәм ял паркының хореография театры зур популярлык казана. Илледән артык кешене берләштергән, югары профессиональ осталыкка ия бу коллективта заманның атаклы балеринасы Е. 8 Гельцер классик бию дәресләре алып бара 1940 елның көзендә театр ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез кала. Нәкъ шушы вакытта Мәскәүгә килгән Г Таһиров труппага Казанда эшләргә тәкъдим ите 1941 елның январенда группа Казанга килә һәм шунда ук Мәскөүдә булачак татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә әзерләнә башлый Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын куярга карар кылына. Әдәби нигезен Әхмәт Фәйзи эшләргә алына, балет үзенчәлекләрен нечкәләп тоярга аңа Леонид Якобсон ярдәм итә. ♦ Декадага әзерләнү һәм үткәрү чорына Мәскәүдән һәм Ленинградтан хореогра- гв фия буенча күренекле белгечләр чакырыла. Алардан П. Гусев балетның художество £ җитәкчесе, Л Якобсон «Шүрелекне куючы, ә А. Лопухов актерлар белән характерлы ф биюләр өстендә эшләүче итеп беркетелә. Чакырылып китерелгән бетен кеше ул чакта «Совет» кунакханәсендә яши. Фәрит и Яруллинга да шунда аерым номер алып, пианино куялар Монда ул үзенең атаклы ’ балетын яза. Аның бүлмәсенә бик еш Якобсон керә, киңәшләрен бирә, берничә = номер әзер булу белән мехчылар клубына чаба Репетицияләр клубның спорт за- гү лыида бара. Балет меиә шулай туа һәм куела тора. Шүрәле партиясен гаять дәрәҗәдә эшчән, үз-үзенә таләпчән биюче Бари Әхтә- «с мов әзерли. Ул балет залыннан тәүлекләр буе чыкмыйча, бию детальләренең төгәл- х легенә ирешергә омтыла. Соңыннан Якобсон андый уңышлы Шүрәле образын бер- =5 кайда да — Мөскәүдә дә, Ленинградта да очратканым булмады дип искә ала. Былтыр партиясен Ленинградтан чакыртылган Габдрахман Кумысников, ә Сеем- X бикәне аның тормыш иптәше Наимә Балтачеева башкарырга тиеш була. 1941 алның июнендә балет труппасы «Шүрәле»ие оркестр белән релетнцияләүгә J әзерлене. Ләкин Бөек Ватан сугышы башланып китү бөтен хыялларны юкка чыгара ♦ Театр тормышы сүнеп кала Аның күп артистлары һәм эшлеклелере фронтка китә о Театрның әдәби бүлек мөдире Муса Җәлилнең исеме соңыннан татар халкының ба- ° тырлык символы, совет кешесенең җиңелмәс рухы билгесе булып бетен дөньяга _ яңгырар... о. 1943 елның көзеиде Ватаныбыз өчен каты сугышларда «Шүрәле» балетының ° авторы лейтенант Фәрит Яруллин һәлак булыр.. Театрның күп кешеләре сугыштан & кире ейләнеп кайтмас.. Сугыш халык җилкәсенә күтәрә алмастай йөк булып ята. х Пушкалар сүз ала.1 .. Әмма музалар да авыз йомып тора алмыйлар. Хәрби частьлар 7 өчен фронт концерт бригадалары оештырыла, сәнгать осталары алгы сызыкта керә- “ шүче сугышчылар белән очрашуларга баралар. Зур театраль коллективлар тормышы < да озак тынып тормый. 1942 елның язында татар опера театры да стационарда үзенең эшен яңадан башлап җибәре. Бу юлы инде — Г Камал исемендәге театр бинасында Дөрес, «Шүр^е»не торгызу турында авыз ачарга да мөмкин булмый: балет труппасында бик аз кеше калган һәм ул опера яки музыкаль драмалардагы биюле күренешләрдә генә катнаша ала. Бары 1944 елда гына балет труппасы үзенең яңа эшен күрсәтә ала Ул А Ключарев музыкасына Г. Таһиров либреттосы буһнча куелган «Яшьләр ялда» дигән бер күренешле балет сюитасы була. Премьера, театрның бишьеллык юбилеена багышлап, 1944 елның 22 июненә билгеләнә Спектакльнең хореографик нигезенә халык биюләре салына. Аз гына злегрәк, 1943 елның язында, Казанга тормыш иптәше биюче Марино Михно белен РСФСРның атказанган артисты Леонид Алексеевич Жуков киле Заманында атаклы балерина Екатерина Гельцерның партнеры буларак, ул хореографиядә зур теҗрибә һәм сәнгать культурасы туплаган оста була Жуков шунда ук балетмейстерлык эшенә чума: классик бию дәресләре бирә, репетицияләр үткәрә Ниһаять, 1944 ел сезоны башыннан Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына әзерлек эшләренә керешәләр Аның премьерасы 1945 елның 12 мартында була Балетның беренче һәм өченче пәрдәләрен Л Жуков, икенчесен Г Таһиров куя Труппа ул вакытта аз санлы һем профессиональ яктан бик көчле булмаганлык- тан, Л. Жуков артык «мегеэ чыгарып» маташмый, гади куелышка бара, әмма биюләрнең тегәллегенә, кордебалетның ансамбльлегенә зур таләпләр куя «Авыл» пәрдәсен куюда Г Таһиров халык биюләреннән, жанрлы һем юмористик күренешләрдән күп файдалана Шул көннәр матбугатында Бари Әхтәмоеның Былтыр партиясен. Марина Михно һәм Анна, Гацулинаның Сөембикәне, 8, Романюкның Шүрәлене зур сәнгать осталыгы белән башкарганлыклары билгеләп үтелә. (Мәсәлән, В. Юрьев мәкаләсендә: «Красная Татария», 1945 ел, 31 март.) Аерым-аерым алганда, һәр пәрдә үзенчә кызыклы булса да, спектакль итеп бергә укмаштыргач, бердәм стиль булмаганлыгы күзгә нык ташлана, милли һәм классик биюләрнең уңышлы синтезын эзләү һәм табу зарурлыгы ачыклана. «Шүрәлеидән соң театр 1945 елның 23 августында А. Аденның «Жизель» балеты премьерасын күрсәтә. Балетмейстер Л. Жуков труппаның иҗади көчен аңлаган хәлдә (солистлар рольләрен башкарып чыга алсалар да, кордебалетның хәле шәптән булмый), хореографияне гадиләштерә. Шулай да, тулае- алганда, Л. Жуков классик вариантка йөз тота. Татар балетын чын-чынлап профессиональ юлга бастыру, актерларның башкару осталыгын күтәрү максатын күздә тотып, ул классик номерлардан концерт программасы әзерли һәм инде П. И. Чайковскийның «Аккош күле» балеты турында уйлана башлый. «Аккош күле»нең премьерасы бары ике елдан соң гына күрсәтелә. Профессиональ күзлектән караганда, труппа бу вакытта шактый югары баскычка күтәрелгән була инде. «Жизель» премьерасыннан соң узган вакыт эчендә кордебалет нык үсә, артисткалар инде җитез һәм чиста бииләр. Одетта-Одиллия партиясен Нинель Юлтыева башкара. (Хәзер ул — РСФСРның халык артисткасы, доцент, Казан дәүләт культура институтының хореография кафедрасы мөдире.) Н. Юлтыеваның театрга килүе труппаны бик нык көчәйтеп җибәрә. Табигать яшь балеринадан берсен дә кызганмаган: тышкы чибәрлек һәм сыгылмалылык, осталык һәм гаҗәеп эшчәнлек — аңарда бөтенесе дә була. Юлтыеваның партнеры булып Свердловскида балет студиясен тәмамлаган яшь биюче Игорь Круглов чыгыш ясый. Артык зур бию сәләтенә ия булмаса да, ул үзенең Зигфридына ниндидер романтик серлелек бирә ала. Спектакльдә шамакай партиясен Рөстәм Сафин бик уңышлы башкара. Театр каршындагы хореография студиясен тәмамлаган бу егет характерлы биюләрне яратып башкаруы белән аерылып тора. Ул комбинацияләрне биек сикерештә башкара ала һәм партерда соклангыч бөтерелә. Җыеп әйткәндә, 1947 елгы «Аккош күле» татар балетына яңа профессиональ дәрәҗәгә ирешергә ярдәм иткән спектакльләрнең берсе булды. Б. Асафьевның аннан бер ел элек кенә куелган «Бакчасарай фонтаны» да шундый ук әһәмияткә ия иде. Бу спектакльдә актерлар уен белән мавыгырга, геройларның психологиясенә керергә өйрәнделәр һәм кайбер уңышларга да ирештеләр. Ә уңыш, хәтта кечкенә генә булганда да, канатландырмый калмый. Театр үзенең алга таба үсешен Р. Глиэрның «Кызыл мәк» дигән балетын куеп дәвам итте. Аны сәхнәләштерү турында инде 1947 елда ук сүз булса да, бу эшкә балет студиясен тәмамлаучылар труппага килеп кушылгач кына керешергә мөмкинХәлбуки, спектакльдә әйбәт кенә урыннар булса да, тулаем ул әллә ни зур уңыш казана алмый. Моны, күрәсең, күмәк күренешләрнең йомшак яңгыравы белән аңлатырга кирәктер Ә бу, ахыр чиктә, спектакльнең төп идеясен — халыкның революцион бердәмлеге идеясен күләгәдә калдыра. «Кызыл мәк» гыйбрәтле сабак була. Шул хакыйкать ачык аңлашыла: төп партияләрне башкаручылар никадәр генә көчле булмасын, үз рольләрен алар ничек кенә оста башкармасыннар, хореографик постановканы заманча куйыйм дисәң, кордебалетка да игътибарны кызганма. Бу проблеманы театр 1953 елда А. Крейнның «Лауренсия» балетын сәхнәләштереп хәл итә (дирижер Хәсби Фазлуллин. рәссам Петр Сперанский). Спектакльне куйган Константин Боярский «Лауренсияпнең Вдхтанг Чабукиани редакциясендә Ленинградның С. М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында сәхнәләштерелгән вариантына таяна. Лауренсия ролендә Нинель Юлтыеваның чыгышы чын-чыннан вакыйгага әверелә. Моңарчы моңсу-х» ялый принцессалар ролен башкарып килгән балеринаның яңа — геооик рольдә тамашачыны ышандыра алуына күпләр башта ышанып бетми Баш күтәргән халыкны әйдәүче Лауренсия — Юлтыева позаларының төгәллеге, холкының ныклыгы һәм максатчанлыгы һәм бигрәк тә сикерешләре белән игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә аның сикерешләрендә Лауренсиянең тормышка мәхәббәте һәм аур ихтыяр көче күренә «Лауренсия» тамашачының зур игътибарына лаек була һәм театр яңа бинага ф күчкәнче репертуарда ныклы урын алып тора. Татар балеты бу спектакле белән героик эчтәлек үзләштерү юлында һәм, димәк, үзенең табигый үсешендә дә яңа адым ясый. 1952 елның 31 декабренда театр Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты премьерасын күрсәтә. Бу юлы спектакльне ГИТИСның дипломант-балетмейстеры Я Брунак Постаноакада, әйтик, кызларның кошлар булып биюе кебек уңышлы күренешләр белән бергә, балетмейстерга бик үк бирешмәгән кисәкләр дә була Дүртенче пәрдәдә көрәшнең кискенлеге һәм киеренкелеге ачык итеп күрсәтелә алмый, ааыл күренешләрендә сихри гүзәллек һәм күтәренкелек биреп җиткерелми Кайбер кимчелекләре булуга да карамастан, балет театр репертуарында өч ел тора Монда труппаның иҗат энтузиазмы һәм солистларның профессиональ әзерлеге эур роль уйный. Шүрәле партиясен Рөстәм Садыйкоя башкара. Бу биюче хореография теленең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә. Былтыр—Әдһәм Нарыйков уенында да героик- эпик башлангыч калку күренә Ә инде спектакльдә Бибкәй (Сөембикә) партиясен башкарган Нинель Юлтыева аеруча йөзек кашы булып балкый. Лирик талант һәм профессиональ осталык Н. Юлтыевага тамашачы алдында нәфис, гүзәл образ тудырырга ярдәм итә. О Шулай ител, 1952—53 елларда Татар опера һәм балет театры катлаулы гына * хореографик бурычларны хәл итәрлек көч туплый. Әмма ныклап аякка басу өчен - тагын берничә ел кирәк була әле. Хикмәт югары әзерлекле балетмейстер һәм о оештыручы юклыкта гына түгел Балетта заман һәм иҗат таләпләренә җавап би- «- рерлек репетиция роНь уйный. һәм менә, ниһаять, 1956 елның 28 сентябрендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» “ операсы белән яңа опера һәм балет театры бинасында яңа сезон ачыла Ә бер - айдан П И. Чайковскийиың «Аккош күле» балетының премьерасы күрсәтелә Н Юл- И тыена аның Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль ч театрында В Бурмейстер редакциясендә барган вариантын куя Бу вакытка балет труппасы Мәскәү, Ленинград һәм Пермь хореография училищеларын тәмамлаган күп кенә яшь артистлар белен тулылана. Алар арасында К. Динисов, Р Шакулов, М. Домарея, Л. Мойжес, К. Җаббарояа һ. 6 бар иде. Соңрак алар арасыннан Татарстанның халык артисткасы Галина Калашникоаа. Татарстанның атказанган артисткасы Роза Новицкая, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ревдар Садыйкоя һ. б лар үсеп чыкты. • Балетка X. Фаэлуллин дирижерлык итә. Ул балетның моңарчы төшерел калдырылган музыкаль кисекләрен яңадан торгыза. Мәсәлән, дүртенче акттагы аккошларның кайгылы маршын яңадан кертү сәхнәдә иң драматик эпизодларны тудырырга ярдәм ите: сихерләнеп мәңгелек коллыкка дучар ителгән кызларның сагышы онытылмаслык тәэсир калдыра Одөтта-Одиллияне В Потемкина белән Н. Юлтыеяа алмашып бииләр Аларның беренчесе Одетта булуга караганда Одиллияне алгарак чыгара Табигый дәрт Одет- таның лирик башлангычын басып калдыра. Юлтыеяа исә ике рольне дә мене дигән итеп башкара. Н Юлтыева Одиллиясе дәртле дә, күз буарлык мәкерле до Зигфрид ролендә Салих Хайруллин — кайнар һәм тиз кабынучан Бию техникасында аңа тиңнәр булмый . 1956—57 елларда театрның балет труппасы Мөскәүдо булачак Татар әдәбияты һем сәнгате декадасына әзерләнә башлый. Шул уңайдан Ф Яруллинның «Шүрәле»- сен яңадан куярга булалар Театрның баш балетмейстеры Людмила Бордэнлоәская һем Шәймөхәммәт Байдеүләтов яшь хореографлар өчен авыр булган бу эшне җиңеп чыгалар — классик хореографиягә нигезләнгән милли балет тудыруга ирешәләр САБАНТУЙЛАРДАН - ДӨНЬЯ СӘХНӘСЕНӘ 1957 елның 27 мартындагы премьера Шүрәле оясындагы шашыну дәрәҗәсендәге күренеш белән ачылып китә. Кечкенә шүрәле малайлары өермәдәй бөтерелә, алар уртасында — Шүрәле үзе Монда Салих Хәйруллинның пластикасына теләсә кайсы балерина кызыга алыр иде. Спектакльнең икенче пәрдәсен авторлар мөмкин кадәр халык иҗатына якынайтырга тырышалар. Балетмейстерлар спектакльгә шигъри әкият дип карыйлар, шуңа күрә Былтыр ролен Рөстәм Садыйков та, Әдһәм Нарыйков та лирик-романтик рухта башкаралар. Сөембикәне шулай ук ике балерина — К. Янбулатова һәм Н. Юлтыева башкара. Н. Юлтыева инде тәҗрибә җыеп өлгергән, шуңа күрә аның техникасы югары, биюе төгәл һәм образлы. Өченче пәрдәдә финал кызык эшләнә. Ярсуыннан нишләргә белмәгән Шүрәле урманга ут төртә һәм шул ялкында үз якыннары белән бергә янып көлгә оча. Элек минорда яңгыраган финал маршы бу юлы мажор интонацияләрдә яңгырый. Былтыр мәңгелек яшьлек һәм бәхет символы итеп Сөембикәне кулына күтәрә. Ә аның артыннан халык килә. «Шүрәле» балеты Мәскәүдә 1957 елның 24 маеннан 4 июненә кадәр барган татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә күрсәтелә. Матбугат һәм тамашачы театрның яңа эшенә югары бәя бирә. 1950 елдан 1954 елга кадәр Ф. Яруллин балеты Ленинград, Одесса, Львов, Киев, Рига, Саратов, Таллин опера һәм балет театрларында куела. 1955 елны аны СССРның Зур театры куя. Ә илленче елларның икенче яртысыннан башлап «Шүрәле» балеты Болгария, Румыния, Албания һ. 6 илләрнең балет сәхнәләренә менә. Асыл милли үзенчәлекләрне барлык милләтләр һәм халыкларның уртак хәзинәсенә әверелдергән ил генә интернациональ ил була ала. Бу уңайдан 1917 елга кадәр бары өч кенә классик балет — француз, итальян, рус балетлары гына булганны искә төшереп үтү дә урынсыз булмас. Ә хәзер безнең илдә 18 милли классик балет мәктәбе бар. Арада татар милли балеты да лаеклы урын биләп тора. ВЛАДИМИР ГОРШКОВ. Укучының күңел дәфтәренә Бенгаль мәкальләре һәм әйтемнәре Бамбук саргая чәчәк атса, кеше хур була — хата эшләсә Ярага сөртергә дә май юк. ә аңа пирог кыздыр Туган туганның хәленә керсен уң кулың сузгач, сулын да бирсен. Җиргә чәчкән бер бөртектән ике үренте шытмый. Тимерче каракны күрми, ә ачкыч ясап бирә. Җәннәттә көл булганчы, җәһәннәмдә гөл бул Ана сөтен имеп туймаган, ата җилкәсен кимерә Чыбыркы турында уйла — ат сатып алгач кына. Эштән качып эшкә ашыга. Су үзе килмәс ә дә сусыны килер Алтын куначага кунган карга кебек кылана. Биек агачны давыл ныграк чайкалдыра. Балыкны да кыздыралар балык маена салып. Энә эзләп учак яндыра.