Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧРАШУ ҺӘМ АЕРЫЛЫШУ

Бу әле истәлек түгел. Бу, ничек дим, яңа кичергәнне, онытыл мае борын, теркәп калырга омтылу гына Эш шунда ки, миңа июньнең беренче яртысында шактый гына юл йөрергә туры килде. Ә юлымның башы һәм дәвамы ничектер үзеннәнүзе ике олы шагыйрьнең нссме белән бәйләнгән булып «|ыкты һйч тә уйламаган, көтелмәгән вакыйга! Менә ни өчен мин, ашыгып язуны яратмасам да, бу юлы тизрәк кулыма каләм алдым. . Дүртенче июньдә мин үз эшләрем белән Уфага китәргә тиеш идем. Икенче июньдә, сәгать бишләр тирәсендә, Хәсән абзый Туфанның хәлен белер өчен клиникага бардым. Бер үк вакытга Хәсән абзыйга Уфага китүемне дә белдерәсем килде — Уфа аңа бик якын бит, якын иткән кешеләре дә күп, моны барыбыз да беләбез. Икенче каттагы 7 палатага ишек кагып кердем. Уң кулда, ишеккә якынрак караватта, Хәсән аб- кулын икс учыма алдым БеләМ. учымда — тимер дә тоткан, чәчәк тә үстергән кодрәтле кул - бармаклары арасыннан яшел каләмен тиз генә төшермәс әле ул! Шигъри мәрҗәннәрне ак кәгазьгә вак вак кына батырын тезәр әле, боерган булса!. Шуны да әйтергә кирәк, моннан 50- 55 еллар элек..Хәсән абзый яшенә караганда шактый олы сыман картрак чырайлы бер кеше иде Ә җитмеш сиксәннәргә җиткәндә инде ул, киресенчә, гаҗәп яшь чырайлы картка әверелде һнчнигә биреш мичә, сыгылмыйча үзен саклый белде шагыйрь! , - Хуш. Хәсән абзый. Уфадан әйләнеп кайтуыма терелеп тор! — дидем мин ана . - Хуш! — диде ул да. башын кагып, әкрен генә Әйе. шагыйрьнең хәле җиңел түгел иде, ирсксездән күңелне шомлы уй да чәнчеп узды, әмма мин ш.ик-шөбһәләрне басып, яңадан әле күрешүебезгә ышанган хәлдә аның яныннан чыгып киттем Әйткәнемчә, бу икенче июньдә булды, ә дүртендә инде мин Уфага очтым ‘Бу атна кич иде Шимбә көн алтысында Ибраһим Нуруллин белән без икәү Юматауга Сәйфи агай янына киттек (Ибраһим $’фага миннән алдарак барган иде).. Таныш дача, бакча түрендә агач йорт Сәйфи агай җәен-көзен күбрәк шунда ялгыз уздыра 87 яшьлек дәртле шагыйрь безне куанып каршы алды Башта беседкада бераз сөйләшеп утырдык, аннары өйгә кердек. Өйнең алгы ягы һәм иркен генә эчке ягы бар анда өстәл тулы язган-сызган кәгазьләр, шүрлек тулы иске һәм яңа китаплар. Сәйфи агайның азык-төлеге дә үз янында, самоварны да үзе куеп җибәрә (Элегрәк бер килүемдә ул миңа балык та кыздырып* ашаткан иде әле) Алгы якта гына юкә балы белән тәмләп чәй эчә-эчә тансык әңгәмәне дәвам иттердек. Билгеле, сүзнең башында ук мин Сәйфи агайга Хәсән абзыйның сәламен тапшырдым Алар бер дәвер Keiue- ләре, бер мәдрәсә шәкертләре, бнк күп еллар бер-берсенә туганнарча нык бәйләнгән һәм бер берсенең язмышы өчен даими борчылып яшәүче шәхесләр Шуңа күрә мин карт шагыйрьне артык хәвефләндермәс өчен авыруның хәле турында сакланыбрак, ләкин шуның белән бергә чын дөресен бик үк яшермәскә дә тырышып сөйләдем. Әмма бу минутларда авыру шагыйрьнең үлү ихтималын беребез дә уйламаганбыздыр дип беләм. чөнки Хәсән Туфан кебек кешенең алай тиз генә үлеп китүен акыл да сыйдырмый, күңелләр дә кабул итәрлек түгел иде... Сүз дә, билгеле, күбрәк дөньяви эшләр турында барды. Сәйфи агайны тыңлавы бик күңелле, Гафурилар, Бабичлар замандашы бик күпне белә, хәтере бер дә картаймый, фикере өзлексез эшли, зур максатлар белән яши — өч якта өч эшем көтеп ята ди... Тарихыбызга, әдәби хәрәкәтебезгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр турында аның җанын борчыган әйтер сүзләре бар. Үлем түшәгендә яткан Хәсән абзыйның миңа барсыннан элек «Сәйфи хәлен белеп» кайтырга кушуы да очраклы түгелдер, әлбәттә. Мондый кайгырту аларның уйлары, теләкләре, максатлары уртаклыктан, ниһаять, бер-берсенең бик кадерлегә калган гомерләре өчен борчылудан туган да булырга тиеш. Шушы очрашудан соң берничә көн узды, Ибраһим да китеп барды, ә минем Уфада эшләрем күп иде әле. Ләкин уйламаганда тагын бер юл- сәфәр килеп чыкты. Башкортстан Язучылар союзы бик матур бер чараны гадәткә керткән: һәр елны җәй башында Фатих Кәримнең туган авылы — Аетка барып, шагыйрь хөрмәтенә шигъри бәйрәм уздырып кайталар икән. Моны рустан күчеребрәк «Фатих Кәрим укулары» дип атарга да өлгергәннәр Менә шул шигъри бәйрәмгә мине дә чакырдылар— мин, эшләрем калса да, бик теләп риза булдым. Фатих белән бит без Дим буенда үскән кешеләр, ләкин аның авылы Дим үрендә, ә минем ул тарафларда бер дә булганым юк иде. (һәм күптән инде буласым да килә иде). Аннары шушы бәйрәмгә бару өчен Рафаэль Сафин «Янган тау»дан Илдар Юзеевны да алып кайткан —димәк, юл йөрү өчен компания дә күңелле булачак. Шулай итеп, 10 июньдә, сәгать Иләр тирәсендә (Казан вакыты белән тугызларда) без ике машинага утырышып, Уфадан Бңшбүләк районына чыгып киттек. Беренче машинада Рафаэль, Илдар, мин; икенчесендә— Фатих Кәримнең кызы һәм башка якын туганнары... Вакытны болай төгәл әйтүем өчен гаҗәпләнмәгез, чөнки 10 нчы июнь соңыннан безнең күңелләргә бик нык керәчәк, әмма Уфадан чыгып киткәндә, Казаннан бер нинди хәбәр дә юк иде әле. Юлыбыз— Кандыра күл, Бәләбәй аша Башкортстанда асфальт юллар шәп, тизлек монда 90 километрдан да ким түгел, каршы очраган машиналар «выжт» та «выжт» үтеп кенә торалар. Тик бу тизлек турында уйламаска гына кирәк... Җәйнең башы гына бит әле, бөтен әйләнәдә зөбәрҗәттәй ямь-яшел кырлар, якында-еракта кара-кучкыл урманнар күренеп кала, ләкин шулай да машина тәрәзәсеннән табигатьне яхшылап күреп тә, күзәтеп тә булмый — күбрәк алга гына карап барырга туры килә. «Жигули» табигатькә сокланыр өчен түгел, тизрәк барып җитәр өчен ул! Ә менә машина эчендә сүз күбрәк шигърият турында барды. Хәер, сүзнең төрлесе булгандыр инде, әмма берсе аеруча нык истә калды: Рафаэль Сафин безгә Хәсән Туфанның «Ант» поэмасыннан өзекләр укып күрсәтте. Хикмәтле әсәр икән, бик көчле язылган урыннары бар — минем әле беренче тапкыр гына ишетүем. Поэма кайчандыр журнал битләрендә басылган булган, ләкин соңыннан шагыйрьнең бер генә җыентыгына да кермәгән. Кулында да сакланып калмаган. Рафаэль менә шуны каяндыр табып, тулысынча күчереп алган һәм Хәсән абзыйның үзенә тапшырырга вәгъдә дә биргән булган. Поэманы тыңлау бездә, билгеле инде, төрле уй-фикерләр уятты. Шул ук вакытта без Фатих Кәрим авылына китеп барабыз — менә шуна күрә дә бу ике чын олы шагыйрьнең язмышлары безнең аңыбызда үзен- нән-үзе бергә кушылды Икесе дә зур рухи батырлыкка ия булган шәхесләр!.. Онытмыйк, унынчы июнь!.. Көн әйбәт, артык эссе дә түгел. баруы рәхәт, җиңел Фатих Кәримгә гүя Хәсән Туфанны да яныбызда алып ф барабыз. Менә Гази Кашшафның туган авылы Кандыра Күлне дә уз- * дык. Юлыбыз көньякка. Бәләбәй үрләренә таба борылды, бара торгач з Бәләбәйнең үзен дә үтеп киттек. Уйласаң, заманында б\ яклардан күп- 5 ме татар шагыйрьләре чыккан Зыя Ярмәки, Әхмәт Ерикәй. Фатих з Кәрим. Ярлы Кәрим (Фатихның бертуган агасы)— болар әле искә төшкәннәре генә. . Шагыйрь һәм әдип кайдан чыга? «Туган тел»не са- у быйга күңелдән ятлаткан мәктәптән, билгеле, мин моны үземнән дә бик 2 яхшы беләм... Орлыксыз бер генә чәчәк тә үсеп чыкмын, әлбәттә х Ахырда. 260 километр җирне 4 сәгать эчендә үтеп, без Бишбүләккә | дә килеп җиттек Бу күңелле генә бер «райүзәк», урта бер җирендә ир- = кен генә мәйданы бар, мәйдан уртасында - Ленин һәйкәле Иң элек ° без гадәт буенча райкомның беренче секретаре иптәш Әхмәтов янына ♦ кереп, бераз утырып чыктык. Сабан туе көрәшчесенә охшаганрак кара = тутлы, чем кара чәчле бу таза кеше купшы сүзләрсез, елмая биреп кенә х безне районның бүгенге хәле белән таныштырды. Истә калганы шул — = районда халыкның күпчелеге татарлар белән чувашлар икән Монда безгә хужа сыйфатында райкомның икенче секретаре иптәш Хәйретди _ нов кушылды. Башта ук әйтәсем килә, бу гаять җитез, өлгер кеше ис- < кмткеч сүз остасы (оратор) булып чыкты. Татарча әйтсә — саф татарча. * русчасы русныкыннан аергысыз, чувашча сөйләсә сатып җибәрер, s Телгә ниндидер махсус талант үзендә! Мин аңа көлебрәк, «син, туган. * бу сәләтең белән бик ерак китәрсең», дигән идем дә. ул килешмичә, «юк. тел генә җитми, тагын бер нәрсә кирәк әле» диде, ләкин нәрсә кирәген әйтмәде. Бишбүләктә без шулай ук туган якларына кунакка кайткан чуваш шагыйре Ухсайны да очраттык Ухсай ул безнең әдәбиятка якын кеше, өлкән язучыларның барысын да диярлек яхшы белә Хәсән абзый турын да да. билгеле, сорашмыйча калмады Без Хәсән абзыйның каты гына авырып ятуын әйттек, ләкин, иншалла терелсә кирәк, дидек — без әле бу сәгатьләрдә бернәрсә дә белми идек. Аннары район ашханәсенең аулак бер бүлмәсендә әйбәт кенә ашап-эчеп (кымызны да беренче мәртәбә шунда авыз итеп) чыкканнан соң, төп «ноктабыз» — Фатих Кәрим авылына китеп бардык Инде күп калмаган иде. бер 30 1ына километр Менә Ает авылы үзе дә! Шактый ук зур авыл икән, тигез үзәнлек тә артык сибелмичә оешып кына утырган заманча төзек, таза авыл Мин инде аның Дим буенда утырганын күптән белә идем Минем үскән җн- рем Дәүләкән дә нәкъ Дим өстендә, ләкин ул Днмнең урта агымында. •• Ает — бер 70—80 чакрым югарыда Фатих Кәрим белән туган ел ларыбыз да бер. димәк, без — кайчандыр бер үк елга буенда, бер үк суны эчеп үскән малайлар*. Менә ни өчен минем «Фатих Димен» бик күптән күрәсем килә иде. Ләкин ашыкмыйк, чираты җитәр күрербез Шулай, килеп төштек, •»йбәт каршы алдылар, колхоз җитәкчеләре белән таныштык Кол хозның исеме дә «Дим» икән. Председателе иптәш Ф »гтахов буйга-сынга мәһа бәт-таза, салмак-сабыр, аз сүзле кеше, ләкин әле шактый ук яшь бул са кирәк Йола кушканча, башта аның бүлмәсендә (дөресрәге, кабине тында) азрак сөйләшеп утырдык, аннары инде «Кәрим урыннары» белән таныша башладык Иң элек, билгеле, музеена киттек Бу идарәдән ‘■рак түгел, урамга буй салынган, шифер белән япкан чибәр ген.» яшел йорт (ленасына цементтан гына булса да мемориаль такта да берке телгән йортны колхоз идарәсе Фатихның атасыннан калган урынга м\ <ей өчен махсус китертеп куйган (Аны финский йорт, диделәр безгә) н «к У. » м I 161 Фатих туып-үскән бүрәнә йорт та сакланган икән, ләкин аны күптән инде колхоз кирәгенә каядыр икенче урынга күчергән булганнар. (Күрәсең, ул вакытта әле музей ачу истә тотылмаган.) Ничек кенә булмасын, Ает җитәкчеләре шушы җирнең баласы, шушы илнең җырчысы шагыйрь Фатих Кәрим музеен оештырып бик күркәм, бик кирәкле эш эшләгәннәр. Без менә шул музейның ихатасына рәшәткә ишекне ачып керәбез. Бу инде кайчандыр Фатих таптаган, Фатих аунаган ишегалды. Дөресрәге, ул үскән чактагы зур ишегалдының кечкенә бер өлеше — аны музейга кирәк кадәр генә рәшәткә койма белән әйләндереп алганнар. Шушы кечкенә мәйданны да куе биек үлән каплаган, тик музей ишегенә илтә торган сукмак кына тап-такыр Димәк, сукмактан йөрүчеләр өзелеп тормый!. Без дә шул сукмактан узып, ишек төбендә үк аякларыбызга чүпрәк «чабаталарны» бәйләп, музей бусагасыннан атлап кердек. Иркен генә ике бүлмә, алгысында Фатих Кәрим замандашларының, шулай ук тазар һәм башкорт әдәбияты вәкилләренең фоторәсемнәре — карт буыннан алып, яшь буынга чаклы барсы да диярлек бар. Шулай итеп башта гүя ике тугандаш әдәбият дөньясына керәбез, шуннан соң гына Фатихның үз янына — икенче бүлмәгә үтәбез. Бүлмә түрендә аның буяу белән язылган зур портреты тора — без кулыбыздагы хуш исле кыр чәчәкләрен шуның алдына илтеп салабыз. Фатих безгә: «Хуш килдегез, дуслар!» дигән төсле көлемсерәп кенә карап тора. Әйе, портреты үзенә бик охшаган, тере Фатих диярсең — мин бит аның бөтен кыяфәтен бик яхшы белә идем. Монда инде турыдан-туры Фатих Кәримгә кагылышлы күп кенә материал тупланган Экспонатлар барсы да бик пөхтә итеп, кадерләп куелган — күренеп тора, яраткан, бәясен белгән кулларның эше бу... Музейның мөдире Саимә исемле бер ханым икән. Болай карап торуга гап- Iади авыл хатыны, әмма шушы музейга бөтен җаны белән бирелгән кеше Безгә дә ул экспонатларын күрсәтәкүрсәтә, Фатих Кәрим турында белгәннәрен бик тәфсилләп, рухланып дигәндәй, сөйләп бирде. Музейдан чыккач, без Дим буена киттек. Күпердән чыгып, тугаенда да йөрдек. Бу инде Димнең югары агымы, ләкин монда да ул ярдан- ярга тулып ага — киң дә, тирән дә. Кечкенә Фатих өчен ул куркыныч та булгандыр әле, хәер, малай кеше аны уйлап торамыни—бөтерелеп кызу гына аккан суда ул күпме йөзмәгәндер дә яшел ярлары буйлап күпме генә йөгермәгәндер?!. Аннары малай кеше агым суга карап хыялланырга да ярата бит әле. Менә безнең Фатих та — киндер букчасында Тукайны йөрткән авыл шәкерте — хыялы белән якты Димгә ияреп һәм Дим белән бергә Агыйдел-Камаларга кушылып, бик ерактагы «нурлы һәм моңлы» Казанга да барып җиткәндер. Бәлки шушы хыялы аны күп тә үтми (уналты яшендә үк) белем һәм мәдәният учагы Казанга тартып та китергәндер Әйе, Казан Фатих Кәримнең шигъри ватаны, шунда таба ул үзенең газаплы һәм данлы язмышын, шуннан башлана аның үлемсезлеккә соңгч юлы!.. Ул елларда бер кулына мылтык, икенчесенә каләм тотып, илен сакларга ант итүче шагыйрьләр аз булмады Фатих Кәримнең һәрбер очып килгән пуля үлем китергән чакта язган менә мондый сүзләре бар: Үлем турында уйлама, илең турында уйла, Илең турында уйласаң, гомерең озын була! Шагыйрь гомерен фашист пулясы ахыр чиктә өзде өзүен, ләкин анын әнә шул сүзләре гади солдат өчен сугыш кырында бердәнбер юаныч булып калды. Кичен халык эштән бушагач, авылнын ак кирпечтән салынган яна клубында Ает кешеләре белән очрашу булды. Онытмас борын әйтим, монда безгә тагын бер шагыйрь — Стәрлебаш районыннан килгән Фәйзи Гомәров та кушылды Кунаклар сыйфатында без барыбыз да сәхнәгә менеп утырыштык Зал халык белән тулы иде Очрашуларныңтәр- < тибе кайда да бер диярлек: башта тамашачыларны килгән кунаклар белән таныштыру, аннары инде аларның үзләренә сүз бирү — монда 3 да әнә шулай башланып китте Әйтергә кирәк, халык безне шылт та ? итмичә тыңлады Мин сәхнә түреннән залдагы кешеләрнең йөзләренә ? сихерләнгәндәй карап утырдым һәр сүзне алар тыңлау гына түгел. гүя йотып баралар йөзләрендә тирән уй, сагыш, ә күзләрендә вакыт- ? вакыт яшь тә чагыла Безнең бит Илдар да, Рафаэль дә бик шәп rap- j мунчылар. Ирексездән яшьләрең бәреп чыгар Саратский яшел гармун Көмеш кыңгыраулары. Бу көмеш кыңгырауларның Кичке яңгыраулары. Әллә нишләтә күңелне, Үксеп елыйсы килә... Елау егет эшемени, Эх, бер җырлыйсы килә!.. Әнә шулай Фатих шигыре белән башлады Рафаэль сүзен һәм, гар- = мунын тартып, уйнап та жибәрде Илдар да үзенең «Таныш моңнар» дигән поэмасын гармун моңына кушып сөйләде. Билгеле инде, бу икс шагыйрьнең сүзләре һәм уенна ры халыкны гәмам әсир итге, шагыйрь ке^ дә шигырь нәрсә икәнен алар күңеленә бик нык сеңдерде, минемчә Шуның өстен ә Фатих Кәрнм кызы Ләйләнең һәм башка якыннарының чыгышлары да Ает кешеләрендә авылдаш шагыйрьләре өчен горурлык хисе уятмыйча калмагандыр, әлбәттә Әйе, җанлы сүз, җыр һәм шигырьнең кодрәте зур, дуслар!. Халык шуңа сусап тора, шуны көтә кая гына барсаң да моны бик ачык тоеп була Шуңа күрә дә әйтәсем килә: менә безнең шагыйрьләр бу жнр- не. бу халыкны онытмасыннар иде, якын итсеннәр иде, ел да «Кәрим , укулары»на ерак араны якын итеп килсеннәр иде Кәрим сүзләренә язылган бик матур көйләребез бар, бер-нке жырчы да килеп, «укуларны» бизәсәләр, халыктан бары рәхмәт кенә ишетеп китәрләр иде Шулай ук скульпторларыбыз шагыйрьнең бюстын эшләп, музей алдына китереп куйсалар, Ает авылына бу бик зур бер бүләк булыр нде Кыс касы. Башкортстан язучылары башлаган шушы гүзәл традиция Татарстан язучыларының якын катнашы белән елдан-ел дәвам итсен иде. Хәер, итәр, итүенә бик нык ышанасы кил.). Әнә шулай узды бу тиз генә истән чыкмас матур, күңелле очрашу Вакыт соң иде инде, шулай да халык авыл япьләренең концертын тыңлый калды, ә безне хужалар иркен таза бер өйгә кунак игәргә алып керделәр Монда, авылча гади, әмма бик мул әзерләнгән табын әйләнәсендә дә. ихлас сүзләр, яхшы теләкләр, җыр-музыка жнтәрлек булды Безнең әйбәт җырлар Аетка да күптән килеп җиткән. барысын да беләләр. «Җидегән чишмә»не дә җырладылар. «Киек казлар»ны да Киек казлар кыйгылдаша. Җырлашалар микәнни? —Туган илләр кала бит. — дип Елашалар микәнни?.. Башларны иеп. без Хәсән абзыйның әнә шул моң-зарын тыңлап утырабыз Әмма ләкин без берни дә, берни дә белми идек әле. Унынчы июнь үтте инде, унберенче июньнең таңы туып килә... һәм шушы таңда Хәсән Туфанның баш очында ике карчыкның төн утырып чыкканын мин бары соңыннан гына ишетеп белдем. Аеттан Бишбүләккә без таң алдыннан гына кайтып яттык. Унберенче июньдә сәгать 9 ларда торып, иртәнге чәйне эчкәннән соң, кайтыр юлга чыктык. Юлыбыз Дим юнәлеше буйлап. Шафран, Әлшәй аша иде, чөнки иптәшләр мине Дәүләкәндә калдырып китәргә тиешләр. Райком секретаре, әлеге телгә оста Җәлил Хәйретдинов һәм тагын бер иптәш безне район чигенә кадәр озата бардылар. Ләкин чиккә җиткәнче әле алар безне бер биек калкулык өстендә туктаттылар. Машиналардан төшкәч тә безнең алдыбызда искиткеч манзара ачылды: шактый ук түбәндә, инеш буйлап утырган татар авылы (исеме дә «Чишмә» икән), аның әйләнәсендә сузылып киткән, урман каплаган таулар, тау итәкләрендә ямь-яшел аланлыклар. Гүя кеше кулы тимичә сакланып килгән шигъри бер табигать! Билгеле, мондый шигъри табигать алдында сүзсезҗансыз калу мөмкин түгел иде. Менә Рафаэль Сафин гармунын яңадан кулына алды һәм түбә өстеннән әнә шул күксел тауларга, яшел аланлыкларга карап, «Уел»ны сузып җырлап җибәрде. Мин бер читкәрәк китеп тыңладым Яңадан күрергә һәм ишетергә әллә туры килер, әллә килмәс?! Әйе, күңел нечкәрүен басу җиңел булмады. Аннары аяк өсте генә капкалап алдык та кузгалдык. Бишбүләк — Әлшәй чигенә җиткәч, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларыбыз белән куллар кысышып, ниһаять, аерылыштык... Хәзер инде юлыбыз — минем Дәүләкәнгә Уйланып барам, бу ике музыкант шагыйрьне Дәүләкән кешеләренә дә күрсәтергә иде бит. . Ләкин егетләрем бик арыганнар иде инде Кайткан саен башкорт шагыйрьләрен үзем белән Дәүләкәнгә китерәсем килде, әмма ни сәбәптер, шушы гади генә теләкне дә гамәлгә ашырып булмады. Казага калган хыял — күпме алар? Уфага мин уникесендә бик соң гына кайттым. Номерга килеп керүемә бер биш минут та үтмәгәндер, телефон шалтырады. Трубканы алсам, Флера ханым тавышы Хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул миңа Хәсән Туфанның үлүен хәбәр итте Мин бер мәлгә тынып калдым, аннары сорадым кайчан?.. Унысында иртә белән, диде Флера ханым, без үзебез дә монда килгәч кенә ишеттек. (Бакый абзый белән алар Казаннан пароходта җидесендә үк чыгып киткәннәр икән.) Тагын өстәп, Флера ханым Наҗар Нәҗминең кичә ашыгыч рәвештә Казанга очуын да әйтте. Димәк, унында иртән, без Бишбүләккә чыгып киткән сәгатьләрдә, бәлки әле чыгып китәргә дә өлгермәгәнбездер, хәер, моның хәзер ни әһәмияте бар?! Хакыйкать бит бер генә: Туфан юк, Туфан киткән!.. Флера ханым белән сөйләшеп беткәч, мин күпмедер вакыт тынып, тик кенә утырдым Нишләргә? Фатих Әмирхан Тукайның үлгәнен ишеткәч, кулын күтәреп: — Инна лиллаһи вә инна иләйһи раҗигун! — дип дога кылган. Без исә алай җанга юаныч таба белмибез, без бик күп уйлый гына беләбез. Уйлар, китегез, кит! Калыпларга аккан чуен кебек тыгызлыйсыз күңелне!.. Бу Туфанның үз сүзләре. Кайсыдыр шигыреннән хәтердә сакланып калган (Бер илле ел бардыр инде.) Дөресен генә әйткәндә, зур югалтуның бөтен тирәнлеген, үкенечен без сәгате-минуты белән генә анлап га бетермибез. Соңрак килә ул безгә .Аннары Хәсән абзыйның авыр хәлдә ятуын күреп киткәнгәдер, ахрысы, бу үлем хәбәре мина, ничек дим, кинәт китереп суккан шикелле тәэсир дә итмәде, күрәсең, күңел ничектер әзер булып торган моңа Соңгы мәртәбә күрүем күз алдыма килде өстендә ак җәймә, ак чәчләр, ак йөз, ак иреннәр Әйе, ак кеше' Соңыннан миңа әйттеләр, табутта ятканда ул тынычланып йокыга тал ган сабый кебек иде, диделәр. Ышанам, бигрәк тә тынычлануына ыша нам Әйе, күпме генә яшәмә, ахыры бер кеше китә. Шагыйрьдән нәрсә калганын без беләбез — анысы кулыбызда. Ә менә үзе белән алып киткәнен белү — юк, мөмкин түгел Хәлбуки, киткәне дә аз булмаска тиеш — бөек шагыйрьләр, мянейчә, бер вакытта да үзләрен актыгына кадәр сыгып, чыгарып бетермиләр Ә Туфан бөек шагыйрь иде Уйлану дан, борчылудан, өметләнүдән туктамаган шагыйрь иде .. Икенче көнне бик соң гына мина Рафаэль Сафин килеп керде Кайгылы, борчулы, кулында Туфанның «Лирнка»сы «Бер дә тынычлана алмыйм, — ди Рафаэль, - ачам да шушы лириканы укыйм, ачам да укыйм! » Шагыйрьнең үлү хәбәрен сонга калып ишетүенә, җирләшергә бара алмыйча калуына бик үкенә. Әйе, үкенүләр дә, ачынулар да, кайгырулар да* булыр әле, булыр Гадәттә бездә бу хисләр кеше арабыздан киткәч туа Әнә шул куллардан төшмәячәк шигърияте безгә тынгылык бирмәячәк Тукай белән шулай булган иде, Такташ белән дә шулай булды, Туфан белән дә һичшик сез шулай булачак Июль. 1981 ел. Кечкенә искәрмә. Бу язма әле Уфада чакта ук бнк ашыгыч рәвештә генә язылган иде Казанга кайтып, яңадан төзәтеп, күчереп яза башлагач, мин аны башка язуларым белән бергә югалттым (Такси да онытып калдырганмын.) Көнесәгате белән эзләргә керешсәм дә таба алмадым һәм табылуына өметемне дә өзгән идем инде Әмма, бә хеткә каршы, бер-ике атнадан язуларымны табып миңа кайтардылар Шуны эзләүдә, табуда катнашы булган барлык иптәшләргә дә чын күңелдән тирән рәхмәтемне белдерәсем килә.