КАРТАЙМАС ИҖАТ
Габдулла ага Шамукоаны без хаклы рәвештә Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гыйлем Камай, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким чордашы дибез Алар белән бер заманда яшәгәнгә генә түгел, үзенең хезмәте, иҗаты, гомер юлы белән дә якын булганга Габдулла Шамуков— артист кеше Бу аның профессиясе генә түгел. Ул—сәхнә шаГыйре, иҗат ялкыны белән янып яшәүче тынгысыз шәхес Ул табигате дөньяны тоюы, кабул итүе белән шагыйрь кеше Габдулла Шамуковның иҗать^ утызынчы елларда башкорт сәхнәсендә башланып китә. Бу еллар — илебездә актив социалистик төзелеш, күпмилләтле совет сәнгатенең үзен раслау, киң юлга чыгу дәвере Ул елларда башкорт театрының яшәү рәвешен билгеләгән аның данын, шөһрәтен булдырган артистлар — Арслан Мөбәрә- ков, Вәли Галимов, Зәйтүнә Бикбулатова. Газим Тукаев, Рим Сыртланов Булат Имашеалар сәхнәгә аяк атлый Яшь артистларның иҗатлары кабынып, ялкынланып, үсеп китә. Аларга Г. Шамуковның таланты да килеп кушыла Ул үзен бик тиз арада лирик хисләргә бай һәм тирән фикерләү сәләтенә ия артист ител таныта Утызынчы еллар өчен аеруча хас булган ялкынлы тормыш ритмы Г Шамуков тарафыннан гәүдәләндерелгән образларда да ачык чагыла Алар — Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ендәге Найденов, Таһировның «Соңгылараындагы Тавиль, Бур- нашның «Яшь йөрәкләрпендәге Сәйфулла, Мифгахоаның «Зимагурлар»ындагы Шаһ- гали, Горькийның «Егор Булычев һәм башкалар»ындагы Алексей Достигаеа «Тормыш төбеидәпге Барон. Шиллерның «Юлбасарлароындагы Герман. Гогольнең «Өйләнү»ен- дәге Подколесин, Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сындагы Сережа. Гафуриның «Кара йөзләриендәге Сәгыйть, Ивановның «Бронепоезд 14-б9»ындагы Вася Окорок һәм башка бик күп образлар Бу исемлек үзе генә дә актерның никадәр капма-каршы характердагы рольләр өстендә эшләве турында сөйли Алар кем генә булмасын — иске гадәтләрдән арынып кына килүче һәм кешелек горурлыгының ямен-тәмен әле тоя гына башлаган авыл малаемы, яки яңа тормышның беренче кирпечләрен салырга елгергән эшче егетме — барысы өчен дә ур’ак бер сыйфат ярылып ята — аларның күбесе җирдәге яманлыкны, явызлыкны күрә алмый ирекле тормыш төзергә омтыла. кыю рәвештә көрәшчеләр сафына килеп баса. Образның эчке халәтен нечкә тою һәм аларның характер асылын үтемле итеп сурәтли алу Г Шамукоаны тиз арада сәләтле артистлар рәтенә күтәрә Ә башкорт театры Әхмәт Фәйзинең «Тукай» әсәрен сәхнәгә куярга ниятләгәч, аңа. һич икеләнмичә, шагыйрь ролен ышанып тапшыралар Меңнәрнең йөрәгендә моң һәм җыр булып яңгыраган Тукай образы Шамуков өчен дә якын һәм кадерле була Чөнки шт- гыйрь образы аның йөрәгенә әнисенең мөнәҗәт көйләренә көйләгән бишек җыры аша ук сеңгән. Яшүсмер чакта, бабасының китаплар белән тулы кәрҗиненә хуҗа булып алгач, Тукай шигырьләрен ул үэе укып, ятлап әсәрләнгәч һәм балигь булгач та, шагыйрьнең иҗатына соклану, аны ярату хисе күңелендә арта барган Тукайны шулай ихлас якын итмәсә. шулай чын күңелдән аңламаса. мөгаен. Габ дулла Шамуков шагыйрь образын бетен катлаулыгы һәм тирәнлеге белән сурәтли дә алмас иде Сәхнәдә ул үзенең кыюлыгы һәм гадилеге, сафлыгы һәм илһамлы табигате белән тамашачының мәхәббәтен казанды Башкорт шагыйре Кадыйр Дахн ул елларда Шамуковның артистлык талантын табигый чишмәләргә тиңләде Шамуков тарафыннан гәүдәләндерелгән Тукай образында боек шәхеснең фаҗигале язмышы һәм киләчәкне раслаучы оптимизмы бергә кушылган иде Тукай образы яшь артистка үзенең алдагы иҗатында тагын да катлаулырак һәм зуррак темага— Ленин темасына якынлашу эчен мөһим бер адым булды Драматург Николай Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы Башкорт Дәүләт ана демия театрында 1941 нче елны, ә Гапиәсгәр Камал исемендәге Татар Дәүләт акә демия театрында 1946 нчы елда куелды Икесендә дә Владимир Ильич Ленин обрә зын Г Шамуков башкарды Бу еллар артист эчен шатлыклы һәм киеренке иҗади эзләнү еллары булдырар Аңа Ленинның эчке дөньясын үзләштерергә башкарыләГ чак образның психологиясен, хисләр һәм фикерләр табигатен аңларга, юлбашчының тормыш ритмы белән сәхнәдә яши белергә кирәк иде. Куелган бурычның олы масштабы актерның хыялын һәм фикерләрен үстереп үрләтеп җибәрде Актер Ленин шәхесенең бөтен катлаулылыгын — даһиның мәһабәтлеген һәм кешелек гадилеген, ирләрчә ныклыгын һәм тыйнаклыгын, кырыслыгын һәм миһербанлыгын, куелган максатка ирешүдә тайпылышсызлыгын, үзе сайлаган юлның дөреслегенә тирән инануын, рухи сизгерлеген һәм сәламәт юморын ача алды. Менә шушы күпьяклы чалымнар Ильич образының тегәл бөтенлелеген тәшкил иттеләр Шамуков Ленин фикеренең һәм фантазиясенең талпынышын тоярга, аны дулкынландырган мәсьәләләр даирәсен аңларга тырышты һәм, шул сәбәпле, тамашачы алдында халык юлбашчысы образын оста гәүдәләндерә алды Ленин образы Г Шамуковның күңеленә тирән үтеп кергән образларның берсе булды Ул гомере буена — Ленинны уйнаган чорда да, аннан соң да — бертуктаусыз юлбашчы образы турында уйланып, илһамланып яшәде Шагыйрь Сибгат Хәким сүзләре белән әйтсәк, Шамуковның да «күңеле Ленинга тора-тора кайтты», «ул аннан ераклашмады». Артистның Ленин роле өстендә ничек эшләве, аны ничек иҗат итүе, үзен дулкынландырган сорауларга ничек итеп җавап эзләве турында вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле чыгыш ясавы да шул хакта сөйли. Шулай булмый мөмкин дә түгел, Денин образын тудыру, сәхнәдә Ленин булып яшәү бәхете һәр артистка да эләкми. 1946 елны Г. Шамуков Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрына чакырыла һәм, әйткәнебезчә, аңа Ленин образын иҗат итү тапшырыла. Бу вакытта инде ул үзен тапкан, иҗади яктан ныгыган сәхнә художнигы иде. Башкорт театры артистларына хас романтик күтәренкелек киңлек, хисләр биеклегенә омтылу Шаму- ковның да уен алымын характерлый торган төп сыйфатлар иде Шул ук вакытта ул үз иҗатында образларның социаль йөзен ачык ител сурәтләргә омтылды, тирән анализлар ясарга тырышты. * Габдулла Шамуков (уртада) — Хуҗа Насретдин ролендә (Н Исәнбәт «Хуҗа Насретдин» комедиясе) Кырык еллык тарихы булган татар театрына күчү Г Шамуковның талантын тагын да үстерү, тагын да камилләштерү өнен бик уңайлы җирлек булды. Бер туфрактан икенче туфракка күчүне гадәттә күпләр авыр кичерә, ләкин Шамуков мондый авырлыкны сизмәде, диярлек Татар һәм башкорт театрындагы иҗат юнәлешләренең, максатларының уртаклыгы нәтиҗәсе иде бу Димак. артистның уены, образны сурәтләү чаралары да үзгәрә Шул җәһәттән, мисал өчен, • Зифавдагы Балтаен образын соңгы елларда иҗат ителгән «Намус хөкеме» спектаклендәге Рөстәм Ахметоеич образы белән чагыштырып карыйк Бу ике рольне иҗат итү арасында егерме ел вакыт узган. Драматургии материал үзгә булуга карамастан, аларны бер үк яссылыкта карарга мөмкинлек бар: алар икесе дә кире типлар, икесенең дә кешелек сыйфатлары хезмәттә ачыла, икесе дә үз карьералары өчен калтырап торган «эшем кешеләре» Ләкин артист тудырган бу ике образ арасында хәзер шактый зур аерма да бар. Балтаев образы гаять ачык буяулар белән тасвирланган. Ул — бөтенләе белән, гөрләп торган комедия образы. Рөстәм Ахметович исә бүгенге көн сәхнәсе таләпләре буенчарак иҗат ителгән, катлаулырак һәм нәфисрәк итеп сурәтләнгән. Жанры буенча да ул бер комедия жанрына гына сыя алмый. Бу образ күбрәк трагикомедия күзлеге аша карала һәм аның аша кеше характерына психологик нечкәлек белән анализ ясала. Герой гротеск чигенә китереп җиткерелә, безнең алда гаять куркыныч һәм чиркангыч, астыртын эш итүче кеше фигурасы калкып чыга. Г. Шамуков бу кешенең рухи гариплеген заманча тасвирлау чаралары аша оста итеп сурәтли. Артист Рөстәм Ахметовичның намус югалтуын рольнең төп темасы 4<теп ала һәм әнә шул теманы төрле яклап яктырта. Әйе. без Шамуковның комик осталыгына сокланабыз. Ләкин әле башка төрле Шамуков та бар бит! Моннан берничә ел элек аңа Г. Боровикның «Канлы күләгәләре спектаклендәге клоун Бом роле өстендә эшләргә туры килде. Клоун Бом гомере буена кеше көлдергән, тормышының мәгънәсе, асылы турында ул уйлап та карамаган. Ә менә властька Пиночет хунтасы килү белән, аның бердәнбер кызын, асфальтка кояш рәсеме төшергән эчен генә, фашистлар төрмәгә утыртканнар. Үз кызын яраткан һәр ата кебек, ул да нинди генә юллар белән булса да кызын коткарырга тели, ләкин өлгерә алмый — аның кызын газаплап үтерәләр. ■Г. Шамуков клоун кыяфәтендә сәхнәгә килеп чыгу белән тамаша залында күңелле җанлану сизелә, артист хәзер кызык күрсәтәчәк, янәсе. Тик безнең күз алдыбызда клоун кәмитләре түгел, ә бәлки ата кешенең йөрәк әрнүләре, күңел җәрәхәте ачыла. Артистның уенына ияреп, без дә аның рухи халәте белән яши башлыйбыз, аның кайгысы, күз яшьләрен уртаклашабыз Ә инде пәрдә ябылганнан соң. бу аерым бер кешенең генә фаҗигасе түгел, ә бәлки фашистлар түрәлек иткән илдә яшәүче меңләгән ата-аналарның фаҗигасе икәнлеген аңлыйбыз. Бүгенге көндә җирдә гаделсезлек. хаксызлык, фашизм хөкем сөргәндә берәүнең дә битараф яшәргә хакы юклыгына төшенәбез. ...Җиденче дистәнең аргы ягына чыккан артист Габдулла ага Шамуков үзенең ялкынлы иҗаты, бетмәс-төкәнмәс егәрлеге белән безне бүген дә сокландыра. Аның турында сөйләгәндә күз алдына тарих битләре чагылып китә сыман: Зәйни ага Соп- тановның баһадирдай сыны һәм халыкчан характеры, Хәлил ага Әбҗәлиловның зирәк һәм юмарт елмаюы, Хөсәен ага Уразиковның тыйнак, сабыр холкы һәм башка бик күпләрнең иҗат характерлары чалымлана. Әмма СССРның халык артисты, Ленин ордены кавалеры Габдулла Шамуковның шагыйрьләргә тиң иҗаты татар театры тарихы битләрендә аерым урын били. Картая белмәс бу иҗади шәхеснең театр сәнгатебез тарихында кабатланмас олы урыны бар. •