Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСТӘЛЕКЛӘРЕМ КЕРЕШ СҮЗ

Сиңа балачагымны искә алу авыр Чөнки шат, якты балалык еллары миңа таныш түгел. Балачагымны гел караңгылык эчендә күрәм. Мәсәлән, менә болайрак итеп: Оренбург. Вокзал янындагы кечкенә генә йорт.»Ул йортны землянка дип атасаң дөресрәк булыр. Йортыбыз янында—ниндидер төзелеш, тирә-юньдә йомычкалар. Мин йомычкалар җыям. 12 яшькә кадәр гел йомычка җыйдым мин Йортыбыз эчендә исә гел бик күп капчык була иде. Бабам Галимҗан, әбием Гөбәйдә үз гомерләрен капчык арасында уздырганнар Бабам —тегермәндә йөк ташучы иде, әбием исә — капчыклар ямаучы. Әти, әниемне хәтерләмим Сукыр лампа яктысында әбием, бабам алар турында җай гына, матур гына итеп сөйлиләр иде. Әнием һижә- стә Оренбургта туган. 15 яшендә аны кияүгә биргәннәр. Төскә бик чи бәр булган минем әнием, зифа гәүдәле. Әтием Салих та матурлыгы белән кешеләрнең игътибарын үзенә тарткан. Ул кара эшче булган 25— 26 яшьләрендә, ничектер, эш эзләп киткәнме, Кара диңгез буенда үлгән. Мин әтиемнән 9 айлык чагымда калганмын. Әнием—күкрәк бакасыннан (йөрәк авыруыннан) үлгән. Ул үлгәндә миңа яшь ярым була 8 яшьтә, мәктәпкә керәсе урында, мин җиңгәм белән бергә эшкә йөри башлыйм, йон ташыйм Оренбург байлары Мәхмүд, Әхмәт һәм Га ни Хөсәеновлар сарык, кәҗә тиресе, йон җыеп, аларны эшкәртеп, зур сәүдә алып баралар Аларның йон юу өчен зур корылмалары—Оренбург янындагы елганың икенче ягында, фабрика сыман бина иде. Анда йөзләгән хатын-кыз, бала-часа мәш килә. Гади халык аны мойка дип йөртә. Менә шунда — мойкада, йон юам, йон ташыйм. Иртәнге 6 дан кичке 6 га кадәр Тагын шуны хәтерлим бабам мине җәйләрен үзе белән далага, казакъ авылларына алып китә иде Ул эшли. Ә мин иксез-чиксез казакъ сәхрәсе буйлап чабып йөрим Кычкырып көләм. Далада тавышым матур булып яңгырый. Аның яңгыравы мине тагын да куандыра, ярсыта Тавышымның үзенчәлеге, бәлкем, әнә шул далада чарлангандыр, чынык кандыр. 12 яшь. Зурлар мәктәбенә, ул заманда оренбурглылар әйткәнчә, «Воскресенская школа»га рус мәктәбенә йөрим Русча укырга, язарга өйрәнәм. , , ,о Миңа 15 яшь. Көннәрнең берендә, әлеге мойкадан кайтканда, афцщр күрәм татарча спектакль «Мәкер һәм мәхәббәт», Ф Шиллер әсәре Bet М Мине сәхнәгә беренче башлап алып чыгучы артист Локман Антон булды Язгы кояшлы көн иде. Урам да мине Локман Аитов туктатты — Бәләкәй кыз, «Народный Дом»- га кил. Без сине артистка итәбез. Мин куркам. Икеләнәм. Аптырап торам. Ничек инде артистка? — Безнен труппа русчадан тәр җемә итеп «Өрәкләр» дигән спек такль куя. Мәрьям ролен уйнарга бер кыз кирәк. Кил. Без сиңа сүз ләрне әйтеп торырбыз. Өйрәтербез Артистка булырсың. Каушавымнан ничек уйнаганым ны да хәтерләмим. Уйнавым ошаган булса кирәк, мине тагын чакырдылар ... Озак та үтмәде, Габдулла Кари евтан хат килә. Мине «Сәйяр» труп пасы чакыра Казанга чакыралар! Миңа Казан якын, кадерле Мин «Сәйяр»да тудым. Минем иҗади яшәвемдә 1916 нчы елның көзеннән «Сәйяр» труппасында башланды Хәзер В. И. Качалов исемендәге рус драма театры ул елларда «Большой театр» дип йөртелә иде Менә шул театр бинасында «Шәфкать туташы» спектаклендәге Юлечка булып мин беренче тапкыр Казан та матачыларына күрендем Мәңге онытылмаслык спектакль! Беренче чыгыш! Театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам бер төркем язучылар белән сәхнә артына кереп мине котлый Габдулла Карневка үзләренең соклануларын белдерәләр. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасында уйнавым — бусы инде икенче чыгышым Мин — Рокыя ролендә. Спектакль тәмамлангач залны алкышлар күмеп китә. Бераздан минем каршыма коляскада сөйкемле генә яшь кеше килә Кулында чәчәкләр. Ул елмая Кемнеңдер тавышын ншетәм — Фатыйма, таныш, бу — мөхәррир Фатих Әмирхан! Мин бүген чын спектакль карадым. Мин үзе^ язган Рокыямны күрдем! Минем Рокыям Оренбургтан килгән икән! — Шулай ди Фатих Әмирхан һәм миңа чәчәкләр суза (Ул чәчәкләр минем өчен бик кыйм мәтлеләр Алар минем күңелемдә бүген дә сакланалар) «Мөхәррир!» Бу сүз мине аптырашка сала. Адым саен мине нинди дер яңалык көтә Яңа сүзләр Аларның һәрберсе минем өчен серле «Мөхәррир» диләр. Күрәм «Мөхәрриргә» хөрмәт бик зур Кем соң ул мөхәррир? Аны да мин соңрак кына аңлыйм Татарча укый да белми!* әле Рус мәктәбенә нибары 3—4 ел гына йөрдем Аннары тегүчелек мәктәбе! Снзәм, бу мохитта мондый белем белән генә яшәү читен Аз белемле икәнлегемне әйтергә оялам Мең рәхмәт, Габдулла Карнев моны тиз сизә. Аның тырышлыгы белән университет студентларының берсе мина дәресләр бирә башлый . ренче тапкыр спектакль карыйм, так калам Үзем аклый алмыйм әле Күкелдә сәхнәгә омтылу туа. Сәхнәдә буласы, әиә шулай уйныйсы килә Спектакль йорәгемә ялкын салып китә Театр турында хыяллана башлыйм • Фатыйма Илье кая — Глафира Фир- с овна ролендә (А Островский *Соц гы корбан» 1968 ел) Казанга килүемә озак та үтми, көннәрнең берендә Габдулла Кариев сүз башлый: — Бу кызыбыз ятим. Ул ил өчен туган кыз. Ил кызы булсын. Иль- ская дип атыйк. Аның фамилиясе бүгеннән башлап Ильская. Фатыйма Ильская! Хуҗасәетова. фамилиясе онытыла... Хәзер инде миңа 80 яшь. 62 елга якын мин өзлексез сәхнәдә. Озын юмер кичердем Күп күрдем. Шатлык та, кайгы да аз булмады. Күз яшьләрем дә коелды. Күп уйландым. Гомерем буена бер фикер миңа юлдаш булды: «Бары үзең өчен генә яшәү, тыныч кына .яшәү — ул яшәү түгел. Ул — тормыш түгел!.. Хезмәтең кешеләргә кирәк булсын! Син кешеләргә кирәк бул!» Менә шул хакта, яшәү мәгънәсе турында сөйлисем килә минем Язмыш миңа күп нәрсә бирде Язмыш миңа бик күп бәхетле очрашулар бүләк итте. Тормыш юлымда берсеннән-берсе игелекле кешеләр очрап, алар мина ярдәм кулларын суздылар. Барысына да үземнең рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар хакында бигрәк тә яшьләргә сөйлисем килә. Беренче сүзем Габдулла Кариев турында. Һәр яктан гүзәл... Халкыбызның кыю фикерле, кайнар йөрәкле улы Габдулла Кариев тормышын театрга багышлаган күркәм кеше иде. һәр артистның ижат мөмкинлекләрен күрә белгән режиссер, сабыр педагог та, оештыру сәләте зур булган җитәкче — театр хуҗасы, элеккечә әйткәндә, антрепренер да ул. ' ( Артист Габдулла Кариев сәхнәдә бервакытта да үзен кабатламады. Ул берберсенә һич охшамаган образлар иҗат итте. Шуларның бер-ике- сенә генә тукталам. Мин аның «Соңгы сәлам» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә балыкчы, Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре»ндә шкафчы Әхмәтҗан рольләрендә уйнавын һичбер кемнең уйнавы белән чагыштыра. тиңли алмыйм Алар бик төгәл, дөрес эшләнгән портретлар. Менә Кариев — балыкчы. Бик гади, урта яшьләрдәге татар. Өстендә көрән кыска кием, башында иске татар бүреге, йөреше салмаграк. Ул Идел яры буенда, кармакларын суга салган. Үзе сөйләшә, ә игътибары суда, балык чирткәнне көтә Алың сөйләшүләрендә, хәрәкәтләрендә халыкның эчкерсез, аз сүзле, гади, акыллы кешесен күрәсең... Печән базары каһарманы, кара фикерле Әхмәтҗан сөйләшүендә бөтенләй икенче, ямьсез ят тавыш, явызлык, тупаслык ишетелә. Әхмәтҗан күңелдә чиркану тудыра. Бу рольдә Кариевның мәһабәт гәүдәсе ничектер кечерәеп кала Икенче бер рольдә Кариев — чын Европа кешесе, чын аристократ. Соклангыч матур, мәһабәт гәүдә. Өстендә гаҗәп пөхтә фрак, йөрешләрендә затлылык, тәрбиялелек күзгә бәрелә. Кариевны бу рольдә күргәч, аның кичә генә шкафчы Әхмәтҗанны уйнавын күз алдына китерү дә мөмкин түгел төсле. Свингали зәңгәр күзләре белән миңа тутырып карый Ул күз карашында ихтыяр көче шул кадәр куәтле, мин ирексез тулысынча аңа буйсынам. Буйсынмыйча булдыра алмыйм. Ул мине гипнозлаган. Пәрдә төшкәч, тәнәфестә үз бүлмәмә кергәч тә мин әле озак вакытлар айный алмыйм һаман үземне образда, Свингали гипнозында итеп сизәм. Габдулла Кариев сәхнәдә әнә шундый тирән ышандыру көченә ия иде. Спектакльдән соң, репетицияләр үткәргәндә байтак вакыт мин аның режиссер Кариев булуына җайлаша алмый тора идем. Чөнки күңелдә әле һаман ул тудырган образлар хакимлек итә. Габдулла Кариев — реалистик юнәлеш артисты, аның образлары тормыштан алынган җанлы, реаль кешеләр. Ул һәр образның төп характерын оста билгели. Мин аның катнашы белән барган спектакльләрне сәхнә артыннан онытылып карый идем. Габдулла Кариев зур рухи көчкә ия булган, талантлы һәм бик таләпчән режиссер иде. Ул биргән дәреслйр, аның көндәлек репетицияләрдә әйткән сүзләре, өйрәтүләре, спектакльдән тыш очрашулар — барысы да минем өчен зур мәктәп булдылар — Сәхнәдә үзеңне тормыштагыча табигый тот. — Сүзеңне ихлас күңелдән сөйлә, һәр сүзең, һәр хәрәкәтең, һәр күз карашың тамашачыны ышандырсын. Аларда гадилек тә, нәфислек тә ш булсын. Д — Фикерең тамашачыга анык булсын, сүзең югалмасын Ул тама 5 шачының анына барып җитсен, йөрәгенә үтеп керсен — Гәүдә хәрәкәтләре билгеле ритмга буйсынсын. Хәрәкәтләр җиңел, матур булсыннар Моның өчен музыканы белергә, музыканы тыңларга, " тыңларга кирәк. * ♦ — Сәхнәдә бертөрлелек, кабатлану булмасын, һәр образ өчен үзен- “ чәлекләрне билгели бел, моңарчы күрелмәгән төсмерләүләр эзлә һәр х образга үзенә генә хас йөрү, сөйләшү, кулларны оста файдалану алымнарын тап. Шулай булганда гына иҗатка ирешербез Иҗатсыз сәхнә ч юк! — дип өйрәтә иде артистларны режиссер Кариев Чын сәхнә иҗат- = чысы булу өчен безнең алга зур тәрбияви таләпләр куйды «Артист көр < күңелле, бик тәрбияле булырга тиеш. Эчке рухи күркәмлек тышкы ма- * турлык белән бергә үрелгән булсын. Артист — чын мәгънәсендә рухы z белән дә, тышкы кыяфәте белән дә күркәм кеше булсын* Үзеңне пөхтә *- Йөртүне ул, хәрби кешеләрнең Устав үтәве мәҗбүри булган кебек, кат * гый таләп итә иде. Бу таләпләрне үтәүдә ул үзе бик зур үрнәк булды Режиссер Кариев спектакльләрнең сәнгатьчә кыйммәтен күтәрүгә күп көч куйды Рус театры казанышларын яңа аякка басып килүче та гар театрына күчерергә теләге зур иде Моның хакына ул теләсә нинди чыгымнардан да курыкмый иде Спектакльләрдән килгән акчаның зуррак өлеше, кагыйдә буенча, антрепренерга тиеш булса да, ул акчаны үзенә түгел, ә постановка чыгымнарына файдалана. Рус режиссерларын, рус художникларын чакыра Карповның бөтен омтылышы иҗади үсү, камилләшү, театрның җәмгыять тормышында әһәмиятен югары күтәрү Моның өчен ул күп кенә оештыру эшләре башкара, һәр спектакльнең ьичек үтүенә, һәр артистның ничек уйнавына җентекләп анализ ясый Булган кимчелекләребезне ачып сала Уңышларыбыз булса - сөенә Аны бигрәк тә труппага яңа кергән яшьләрнең уңышлы адымнары куандыра Кариев бнк еш якын дусты Габдулла Тукайны искә ала. анын сөйләгәннәреннән, әсәрләреннән безгә мисаллар китерә Мондый сөйләшүләр, репетицияләр, әлбәттә, безнең өчен онытылмас сабак иделәр. Минем кебек махсус театр мәктәбен үтмәгән, сәнгать теорияләрен өйрәнмәгән, Казанга килгәнче «Сәйяр» артисткасы булганга кадәр. Оренбург байларында йон юып тамак туйдырган кызга Кариев дәреслә ре чын сәнгать университеты иде. Мин генә түгел, минем кебек халык арасыннан чыккан эшче кызы Нәфига Арапова, Нәгыймә Таҗдарова. Гөлсем Болгарская һәм башка бик күп сәхнәдәшләрем мең рәхмәтләр укып, Габдулла Кариевка бурычлы булуларын гомер буе әйтә килде ләр Чөнки Кариев мәктәбе -ул кешегә тирән ихтирам тәрбияләүче, иҗади хезмәткә өндәүче, артистны илһамландыручы, рухландыручы сәнгать мәктәбе иде. . Режиссер Кариев бездә иҗат оптимизмы, үзендә булган сәнгать очкыннарын дөрләтә белүне тәрбияләде «Сәйяр» артистларын театрга булган чиксез мәхәббәт, бергә эшләү, бергә иҗат итү теләге берләштерде Тормыш вактөякләрен, көнкүреш мәшәкатьләрен репетиция баш лану белән бөтенләй онытабыз Фәкать иҗат итү генә кала Үпкәләүләр не. көнләшүләрне белми идек без. Андый хисләр театрны, сәнгатьне ким сетәләр кебек тоела иде. Репетициягә кичегеп килү акылга сыймас- .чык хәл. Спектакль уйныйсы көнне без театрга өч-дүрт сәгать алдан килеп әзерләнә башлый идек. Спектакль — ул безнең өчен зур тантана, бәйрәм иде. Спектакль уйнауны — эшкә килү, хезмәт бурычын үтәү дип карау — ул театрны кимсетү булып тоела иде. «Рухланып, илһамланып яшә, тормышта тыйнак бул!» — шулай өйрәтә иде безне режиссер Габдулла Кариев. «һәр спектакльгә рецензия булсын!» — Габдулла Кариев әнә шундый бурыч куя. аны гамәлгә ашыру өчен язучылар, тәнкыйтьчеләр белән алдан сөйләшә, аларны спектакльләргә анализ ясаган җыелыш- ларыбызга чакыра. Шул заманның Театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам, язучы Фатих Әмирхан, драматург Галиәсгар Камал безнең труппада бик еш булалар. Кариев тәнкыйтьтән, рецензияләрдә кимчелекләрне күрсәтүләреннән һич курыкмый. Ул акыллы киңәш, яңа фикерләр, кыйммәтле тәкъдимнәр ишетергә ашкына, театрга ярдәм итәргә теләүчеләргә ниндидер бер ялкынлы омтылыш белән яши иде. Кариев киңәшеп эшләргә ярата. Аның иң якын киңәшчесе, дусты Кәрим Тинчурин иде. Хәтеремдә. Кәрим Тинчурин бервакыт «Сәйяр»дән аерылып торды, берничә ай Мәскәүдә булды. Шул чакта режиссерыбыз канаты каерылган кош кебек йөрде, Кәрим Тинчуринның юклыгын авыр кичерде. Антрепренер Габдулла Кариев үзен дәрәҗәле итеп тота. Кешеләр белән оста сөйләшә. Аның матур, тулы, төз буй-сыны, кешеләргә ихтирам белән мөрәҗәгать итә белүе һәр эшне уңай чишәргә ярдәм итә. Аңа беркем дә кире җавап кайтарырга батырчылык итми иде төсле. Әгәр шулай үтемле сөйләшә, кешеләр каршында үзен куя белмәсә, 1917 елда әле рус җәмәгатьчелегенә бөтенләй диярлек таныш булмаган татар труппасы Мәскәүдә гастроль спектакльләре куя алыр идеме? Ә к„„„ „„ „илендг^ф ул спектакльләр Мәскәүнең таныл- (Ф Бурнаш «Лачыннар». 1936 ел). ган театрларыннан берсе — Корш театры бинасында бардылар. Шул гастроль вакытында Габдулла Кари ев безне Мәскәүнең художество театрына алып барды, К. С. Станиславский белән таныштырды. Кариевның соңыннан да К- С. Станиславский белән очрашып сөйләшкәне хәтеремдә. Станиславскийның йогынтысы Кариевка, аның аркылы безгә зур булуын мин еллар узгач кына аңлый алдым. Кариевта рус культурасын үзләштерергә омтылыш көчле. Ул шул заманның танылган артистлар иҗатын якыннанрак белергә тиеш. Казандагы рус театрлары спектакльләрен карап бара. Безне дә рус спектакльләренә йөртә... Мин аның белән бергә «Кармен», «Фауст», «Евгений Онегин» операларын тыңладым. Кариевның карашы киләчәккә төбәлгән иде. Ул татар театрының киләчәген бик матур итеп күзаллый иде. Минемчә, монда дусты Фатих Әмирханның да йогынтысы булгандыр. Олы әдипнең «Фәтхулла хәзрәт» яки «Гарәфә кич төшемдә» дигән әсәрләрен искә алыйк. Татар мәдәниятенең киләчәген сурәтләгән язучы белән тынгысыз сәнгатькәр киләчәк • турында күп сөйләшкәннәр, күп хыялланганнардыр Чөнки Карцев бсзI > кабат-кабат искәртеп тора. — Эх, безнең театр тән булачак! Безнең, дә Вера Федоровна Комиссаржевская кебек ялкынлы артисткаларыбыз тамашачыларны гүзәллекне сөяргә, аңларга өндәячәкләр Сәхнәдә 18 генә ел уйнаса да, мәңге онытылмас иҗатчы булып кал- ♦ гаи Вера Федоровна: «Сәхнәдә уйнарга кирәкми, сәхнәдә тик дөреслек % белән генә яшәргә кирәк. Сәхнәдә бер генә дә уйланмаган, акланма- с! ran, урынсыз хәрәкәт эшләнмәсен»,— дигән фикер белән иҗат иткән ? Образларын ул заман рухын тирән аңлап тудырган Аның сәхнәдә үз- 5 үзен тотуында хатын-кызларга гына хас гүзәллек, нәфислек, нәзакәтле- ге лек, иреккә ашкыну көче нык чагылган. и Кариев татарның да әнә шундый артистлары булуы турында хыяллана Татар театрында В. Ф Комиссаржевская кебек артисткаларның ♦ тууына ышану — халкыбызның талантына ышану дигән сүз. » Габдулла Кариев тормышта гүзәллекне яратучан кеше иде. Кием * пөхтәлеге, торак чисталыгы - бу инде үзеннән-үзе мәгълүм булган иң и гади таләп. Аш-су тәмле булсын, ул мөмкинлек булганда көндезге аш- £ иы иң яхшы рестораннарда ашый Дуслар белән бергә булырга тырыша - Аның визит карточкасы һәрвакыт үзе белән бергә Театр эшләрен хө- < күмәт оешмаларында хәл иткәндә ул пролетка ала Татар артисты, ? татар театры вәкиле мескен булып күренмәсен. Ул артистның кешелек с дәрәҗәсен югары тоту өчен борчыла. Музыка тыңларга, поэзия әсәрлә- ’ pen укырга, бигрәк тә Тукайны укырга ярата Художникларның рәсем- < парен сокланып карын. Чеховның «Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш...» дигән фикерен Кариев тормышта гамәлгә ашыручыларның берсе иде диясем килә Узганнарга борылып карыйсын, озын юл үтелгән. Театрыбызның • уңышы зур Шулай да көрсенеп куясың Яшьләребез театрның матур традицияләрен белеп бетермиләр яки онытып куялар Еш кына сәхнәдә яшь партнерларның салкын уйнавын, шаблоннарга бирелүен күрә сең. Кайчак үз театрын икенче, өченче планга куеп, «төшемле» хезмәтне алга куючылар белән дә очрашасың Менә аларга Кариевны ишет терөсе, аның тормыш юлын исләренә төшерәсе килә. Күнме генә сәхнәдә уйнасам да. күпме генә тырышсам да. мин Кариевка рәхмәт тойгым ны, аңар булган чиксез ихтирамымны әйтеп бетерә алмадым шикелле Камал III Казан Островский урамындагы 10 нчы йорт Хәзер бу йортта Ленин комсомолы исемендәге Яшь тамашачылар театры урнашкан Ә 1922 иче елда Татар Дәүләт драма театры үзенең иҗади эшчэнлеген менә шунда башлап җибәрде. Эче шәрыкъ стилендә эшләнгән җыйнак бина үзендә әле дә кыйммәтле истәлекләрне саклый сыман Бик күп сәхнә осталарының яшьлек хатирәләре иҗат дөньясына беренче аяк басулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә шушы бина белән бәйле бит 1926 нчы елны бу йортта татар театрының 20 еллыгына багышлан тан тантана узды Бу йорттан без артист Нури Сакаевны озаттык. Салих Сәйдәшевиың мәшһүр Матәм маршы шушы йортта туды Һади Такташ белән (Азаклылар аның табуты янына басып шушы йортта саубул лаштылар. Салих Сәйдәшсвның беренче әсәрләре моңда язылдылар \л йорт яныннан узганда минем күңелдә сүз белән әйтеп бетерә алмый торган хисләр, уйлар туа... Бик күп вакыйгалар күз алдында яңадан пәйда булалар 192-1 ел. Әстерханнан Казанга Камал III килә Без аның белән бе реяче тапкыр шушы йортта очрашабыз Яшь. ифрат инсафлы егет Әле аның сәхнә тәҗрибәсе бик аз. Әле ул артист булып җитлекмәгән Шу лай да, беренче очрашулардан соң мннсм күңелемдә: «бу егет—чын артист, зур артист булачак. Аның исеме халык телендә озак яшәр» дигән фикер туа Яшь чакта туган фикеремнең раслануына хәзер мин бик шат Камал III—татар совет театры тарихында зур мирас калдырган олы җанлы артист булып өлгерде. Труппага яңа гына килеп кергән Камал башта сәхнәгә кечкенә генә рольләрдә чыга иде. Талантларны тиз танып алып үтәли күрә белүче режиссер Кәрим ага Тинчурин аны тиз арада алгы сафка бастырды Монда, әлбәттә, ©стерханнан килгән Зәйни Солтанов, Габдулла Ураль- скийның да тырышлыклары аз булмады. Әстерханда бергә эшли баш лаган бу өлкән артистларның яшь егеткә ышанычлары нык булган, күрәсең. Яшь артистыбыз Камал бик тиз арада Гадел Кутуй, Һади Такташ белән дуслашып китте Ул елларны без дә шагыйрьләр, язучылар белән бик аралаша идек. Бергә ял итәбез, кичләрен бергә кинога барабыз, яки берәребезнең бүлмәсендә җыелып, гөр килеп чәй эчәбез. Менә шунда инде театр, әдәбият турында кайнар бәхәсләр туа! Безнең шау-шулы төркемебездә Камал бик тиз арада үз кеше булып 'китте. Без, гомумән, бер-беребезгә ярдәмле, мәрхәмәтле идек. Беребез берәр күңелсезлеккә очраса — шунда ук ярдәм итәргә хәзер идек. Шул уңай белән бер кечкенә вакыйга истә калган. Ул болай булды. Камал III нең өстебашы чиста, пөхтә йөрсә дә, ярлылыгы күзгә нык бәрелә иде. Көннәрдән бер көнне аның хөрмәтенә бенефис оештырылды. Гадәт буенча бенефиста артистка бүләкләр бирелә. Ә мин аңар чалбар бүләк иттем. Дуслар шуны көлкегә алдылар Камалның хәтерен калдыргансыңдыр, диделәр. Мин борчылып, ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләгәнлекне Камалның үзенә әйттем. «Үпкәләмәдеңме?» дип сорадым. — Юк, киресенчә, рәхмәтем зур. Бик урынлы булды бит ул бүләк,— диде Камал. Камал — кешеләргә бик ышанучан, тиз тәэсирләнүчән иде. Үзенә карата эшләнгән яхшылык, игътибар күрсәтү аны бик дулкынландыра, ул аңар балаларча самимилек белән сөенә иде. Ачулана белми, үпкәли белми төсле иде ул. Хәтеремдә, «Хан кызы» спектаклен уйнаганда мин кылыч белдн ялгыш аның кулын җәрәхәтләдем. Күрәм — Камалның кулыннан кан тама. Әллә нишләп киттем. Ә тәнәфестә яңына йөгереп барып, гафу үтендем. Ә ул елмаеп кына миңа җавап кайтара: «Бу — җәрәхәт? Юк, җәрәхәт түгел — рәхәт ул!» Ачуланмады, үпкәләмәде. Ә мин нык борчылган идем. Кешеләрне борчырга яратмый, һичкемнән әйбер яки бурычка акча сорамас иде ул. Иптәшләргә һичвакыт авыр сүз әйтмәс, рәнҗетмәс идр. Камал III белән мин 50 елга якын бергә иҗат иттем. Без аерылмас партнерлар идек. Мондый озын гомерле, бер-берсен аңлап иҗат итүче партнерлар театр сәнгатендә сирәктер. Камал — сизгер, йомшак күңелле зат. Иҗатта соң дәрәҗәдә бирелеп эшли. Ул — сине дә рухландыра торган партнер. Ул һәр хәрәкәтеңә җайлы, матур хәрәкәт белән җавадз кайтарырга тырыша Камал музыка ярата, халык көйләрен яхшы белә, мандолинада матур гына уйный иде Бу сыйфатлар исә аңар образларны тагы да тулырак, төгәлрәк ачарга ярдәм итәләр. Әйтик, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе куела. Камал әлеге спектакльдә мандолинада уйный Менә шул уйнау — нәни генә деталь — XX гасыр башланганда яшәгән демократик татар яшьләрен, якты тормышка омтылучы егетләрне күз алдына гаять тормышчан итеп китереп бастыра Аларның бик күбесенә мандолинада уйнау, татар, рус поэзиясенең иң гүзәл юлла рын яттан сөйләү хас иде бит. Элеккеге зыялылар һәм Камал III үзе дә минем хәтеремдә әнә шулай сакланалар. Сердәшем иде Спектакль бара. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы Галиябануның энесе Садридан әтисе белән әнисе авыл яшьләренең су буенда күңел ачулары турында сорашалар. Садри — үсмер малай, тизрәк бу ф «сорау алудан» котылырга тели Тамашачы йотлыгып яңа спектакль карый Сәхнәдә «Ил». Кәрим ? Тинчуринның мелодрамасы. Сәхнәдә яңадан яшүсмер малай «Кем уй- | ный соң?» — «Нәфига!» һич танырлык түгел бит! Бу малай «Галияба- * ну»дагы Садрины да хәтерләтми Бөтенләй башка малай Әйе. чыннан § да, Нәфига бит! Нәфига Арапова нәфис, ыспай гәүдәле, кечкенә буйлы, матур, тез “ аяклы Аның хәрәкәтләре җитез, җиңел. Ул бик тиз арада тамашачы ф ның игътибарын үзенә яулап ала. Ул, кечкенә Нәфига, ниндидер илаһи ж бер көч белән уйный, үзенә тарта, ышандыра Сәхнәгә чыгу белән көч- - ле, кодрәтле бер кешегә әверелә Нәфига. Аның уйнавын бер генә тап “ кыр күрсәң дә, аны мәңге оныта алмыйсың Рухи көчле артистка иде ул. -= Без Нәфига белән яшьтәшләр Быел, февраль аенда аңа да 80 яшь тулар иде. Театрда бергә 1916 нчы елда эшли башладык «Сәйяр» труппа- “ сында иң яшьләр без идек. Безгә еш кына балалар рольләрен бирәләр у иде Күрәсең, балалыктан чыгып өлгермәгән булганбыздыр ахры Еллар Е узган саен гади эшче кызы, яшь артистка Нәфига Арапованын иҗади үзенчәлеге һаман ачыклана барды Сәхнәдә ул минем я энем, я апам. < я әнием, ә тормышта исә «ң якын дустым —сердәшем иде. е Нәфига турында «ул талантлы, ул эшчән», - дип кенә әйтү аз Нә фига Арапова сәхнә өчен туган. Аның бөтен тормышы, яшәеше тулы сынча театрга буйсынган. Бары сәхн^ театр өчен яши. Әдипләр, художниклар, музыкантлар белән якыннан аралаша Аларга ярдәм итәргә, нәрсә белән булса да кирәкле, файдалы булырга ул һәрвакыт әзёр. Бер мисалны искә алам Өлкән художнигыбыз Бакый Урманченың мәгълүм рәсемен барыбыз да яхшы беләбез. Сепаратор янында яшь кенә авыл хатыны басып тора Чын авылча милли киемнән. Мөлаем йөзле хатын ның торышында гадилек, тыйнаклык күзгә чагыла Рәсем тамашачы ның игътибарын бик тормышчан булуы белән тиз җәлеп итә Бу рәсем дә без Нәфига Арапованы күрәбез Рәссамның үтенүе буенча Нәфига Арапова авылча киенеп, сәгатьләр буе басып тора, анар авыл хатыны образын гәүдәләндерергә булыша Иҗат кешеләре мәҗлесләрендә Нәфига бәхәсләшергә ярата Үзен борчыган проблемаларга җавап эзли Шундый бәхәсләр бүгенгедәй хәтердә Хәзерге Ленин урамында, элеккегечә әйткәндә, «Дом Советов»та яшим. Шул ук урамда, «Франция» кунакханәсендә Һади Такташ тора Без спектакль уйнамаган кичләрне бик җитез генә Нәфига килеп керә дә, минем: «Ай, бара алмыйм, юк!» — диюемә карамастан, җилтерәтеп өемнән алып чыга да, күз ачып йомганчы без инде Һади Такташка ба рып та җитәбез. Аның бүлмәсендә һәрвакыт әдипләрдән кемдер була Яңа шигырьләрне без беренче башлап тыңлыйбыз Бәхәсләрнең чиге юк Барысы да әдәбият турында Уен-көлке, тапкыр сүзләр күп әйтелә Нәфига күп укый Ул газеталарны барыбыздан да элегрәк укырга өлгер«> Театр, спектакль турындагы рецензияләрне дә. әлбәттә, иң элек укып өлгергән кеше дә — Нәфига Театр сәнгатенең, сәхнәнең зур таләпләренә җавап бирү, чын артистка исемен йөртергә хаклы булу өчен ул режиссер үткәргән репетицияләр белән генә чикләнми Репетиция беткәч тә әле ул сәхнәдә кала, роль өчен ниндидер детальләр, алымнар эзли Менә Кәрим Тинчуринның «Ил» мелодрамасы Айтуган Арапова спектакль буенча минем энем - сөйкемле, тырыш авыл малае Ай туган — табигать баласы, табигатьне ярата Ул гел җырлап йөри «Ак каенның яфраклары ..» жырын ахырынача җырлап бетерә алмый — бүленә: ниндидер яңалык сөйләргә ашыга. Эш сөючән малай. Аның кулында пәке, әле бабасына таяк сырлый, тагын нәрсәдер юна, бал кортларын да карап килә. Ә алпавыт утарындагы бәрелештә үткен, кыю Айтуган һәлак була. Айтуганның үлемен Арапова трагедия дәрәҗәсенә күтәрә. Читән өстеннән ул канатлары сынган коштай егылып төшә Иреккә, бәхеткә омтылган сәләтле, сәламәт рухлы ир бала — табигать баласы халык көрәшендә корбан була. Арапованын уйнавы әнә шул фикерне тирән ача. «Ил» спектаклендә тамашачы Айтуганның чыгышын түземсезлек белән көтә һәм Айтуган-Арапованың һәр күренеше кайнар алкышлар белән бара Татар театры тарихында Нәфига Арапова иҗат . иткән Айтуган образы онытылмас урын алып тора Инде X Ибраһимовның «Башмагым» комедиясендәге Җиһанны искә алыйк. Тупас, надан, азгын нәфесле Казан байларын асламчы хатын Җиһан яхшы белә. Алар алдында ул хәйләкәр. Алардан үз файдасына каера да белә. Менә ул Кәрим бай өенә килгән. Рәхәтләнеп мунча кергән. Мунчадан чыккан Җиһан сәхнәгә килеп керүгә, тамашачы гөр килеп көлә, кул чаба. Җиһан муенына чигүле озын Казан сөлгесен сал- •сан. кулындагы себеркесеннән пар күтәрелә. Нәфиганы танып булмый сәхнәдә бик тапкыр, җитез, тик мунчадан соң гына бераз хәлдән .тай ган Җиһан абыстай Арапова бик яхшы партнерша Без аның белән Кәрим Тинчуриннык «Җилкәнсезләр» комедиясендә уйныйбыз. Бай кызлары без. Бөкре Рокыя— минем апам. Мин — гимназистка Дилбәр. Бу образлар драматург тарафыннан безгә исәпләнеп язылган. Никадәр усаллык ул Рокыяда! Ул тормышны, әйләнәтирәсендәге кешеләрнең чың йөзләрен үтәли күрә. Шуңа да ачулы ул Сеңелесе Дилбәрдән дә көлә, аны мыскыл итә Тавышы ямьсез, әллә ничек ^амак төбеннән чыга. Әтисенең: «Чәй хәзерләргә иде». — дигән сүзләренә каршы Рокыя-Арапова: «Күмер юк, күмер»,—дип җавап кайтара. Бу җавап җанны тетрәтерлек көч, ачу белән әйтелә, без, сәхнәдәшләре, тынып калабыз. Шул чак аның кечке нә күзләре зурая, үзе бөкре булса да, тулы гәүдәле, көчле рухлы кешегә әверелә сыман «Җилкәнсезләр» репетициясеннән соң урамга чык кач та Арапова минем белән Рокыя булып сөйләшә. Мине үзенә буйсындыра Репетициядән соң да аның шулай булуы миңа үзем уйный торган рольне — Дилбәрнең кемлеген аңларга ярдәм итә. Мин аны тыңлыйм, ә үземне һаман бер сорау мавыктыра «Каян килә Нәфигага бу рухи көч?» 1936 нчы ел. А. Афиногеновның «Салют, Испания» әсәрен куябыз Спектакльне фашистларга каршы баш күтәргән испан халкының батыр лыгына багышлыйбыз. Испанлыларның авыр көрәш алып барган чорында уйныйбыз. Революцион романтика белән сугарылган ялкынлы спектакль. Мин Долорес Ибарурри ролендә. Нәфига Арапова яшь револю ционер — яшүсмер малай образын иҗат итә. Кайнар темперамент, үзенә генә хас дәрт, көч белән уйный. Артистка! Ул гүзәл! Ул бар кешене сокландыра. Күпләр артистка турында шулай фикер йөртәләр. Арапова исә тышкы матурлык белән мавыкмый. Комплиментлар аны кызык тырмый Сәхнәдә тормыштан алынган җанлы образ, җанлы кешеләр булсын. Ул кешеләр тамашачыны борчысын, уйландырсын, Нәфига Арапова әнә шул уй-максат белән иҗат итте Нәфига Арапова гомумән, гүзәллекне, пөхтәлекне ярата иде. Зәвыклы киенә, аягында биек үкчәле лодочка, чәч һәрвакыт матур бөдрәләнгән. Аңарда сентиментальлек юк Иптәшләренә карата ул йринии пиаль, таләпчән позициядән чыгып фикер йөртә, алдашуны яратмый Фикерен туры, ачык әйтә Музыка ярата* Оста җырлый, оста бии. Ма тур танцевать итә. Бу осталыкларын ул образлар иҗат иткәндә бик урынлы, уңышлы файдалана зыклар куела, чынаяклар янә бер кат кайнар су белән чайкап алына Кайнар чынаякларга тәмле итеп дәмләнгән чәй агыла Бүлмәгә хуш ис тарала. Чәй янында күңелле сөйләшүләр озакка сузыла. Нәфига Арапова радиодан балалар өчен тапшыруларда хикәяләр укый иде. Радиочыгышлар 1930 елларда безнең өчен яңалык, иҗатыбызда яңа өлкә иде. Микрофон күпләрне әле каушата иде. Арапова бу каушауны җиңүчеләрнең берсе булды Шунысы кызык, радиостудиягә ул үзе белән чәй алып бара иде Тапшыру башланганчы кайнар чәй эчеп, көч җыеп ала иде... Татарстанның атказанган артисткасы Нәфига Арапова дан без бик иртә, вакытсыз аерылдык. Татар театры тарихында Нәфига Арапова ялкынлы иҗади хезмәте белән онытылмаслык эз калдырды Максим Горький мәктәбе Татар театры тарихында бөек пролетар язучысы Максим Горький пьесалары хөрмәтле урын алып тора. Алар тормышны тирәнтен аңларга, чын кеше булырга өндиләр, дусны дошманнан аера белергә өйрәтәләр. Максим Горький иҗаты белән мин беренче тапкыр 1917 елда очраштым Шул елны Мәскәүдә мөселманнар съезды җыелды һәм әлеге съезд көнннәрепә турылап «Сәйяр» труппасы башкалага юл тотты Бер кичне Габдулла Кариев безне Мәскәү художество академия театрына алып барды. Максим Горькийның «Тормыш төбендә» спектакле уйна ла икән. Спектакль күңелләребезгә тирән эз салды Артистларның һәр сүзгә зур мәгънә биреп сөйләүләренә таң калдык Аларның сәхнәдә үзләрен тормыштагыча гади, иркен тотуы безне бик сокландырды. Яшь кыз Настя ролен спектакльдә А. П. Чеховның хатыны Ольга Кннппер- Чехова уйнады. Янымда утырган дусларым — Нәфига Арапова, тәнкыйтьче Габдрахман Кәрам, артист-режиссер Кәрим Тинчурин «Менә бу Настя роле сиңа бик килешер. Фатыйма Сиңа уйнарга туры килер Игътибар ит ул образга»,- диделәр Мин спектакльне дөньямны онытып Нәфига Арапованың, кызганычка каршы, шәхси тормышта бәхете булмады. Ул бик яхшы күңелле бер татар матросын яратты. Аңар кияүгә чыкты. Әмма ире бик иртә вафат булды. Без, дуслары, Арапованы яратып, сагынып искә алганда, «чәй» дибез дә елмаябыз. Арапова кебек чәй яраткан, аның тәмен, кадерен белгән һәм аның кебек чәй хәзерли алган кеше тагын бар микән?! Аңар килсәң, ул сине чәй белән сыйламыйча җибәрми Ул чәй хәзерләгәндә кунак тыныч кына, тыйнак кына, хуҗаны артык сөйләштерми генә утырырга тиеш. Нәфига үзенең матур кечкенә самоварын тиз генә куеп җибәрә. Самовар утлы күмерләре белән җырлап, шаулап торырга тиеш. Чәй чәйнеге кайнар су белән кат-кат нык юыла. Чәй салына, чәй дәмләү соклангыч бер осталык, пөхтәлек белән башкарыла. Ниһаять, кунак өстәл янына чакырыла. Ак ашъяулык җәелә, тәмле ри карадым Артистларның уйнаулары мине бик рухландырды, канатлан дырды, ижади этәргеч булды Озак та үтмәде, безнең труппа Горькийның «Мещаннар» пьесасын куйды. Спектакль уңышлы булды. 1921 елда «Тормыш төбендә» пьесасын уйнадык. Миңа ул спектакльдә, дусларым алдан у.к әйткәнчә. Нас тя роле тапшырылды. Башта, рольне алгач та, Настя мине артык кызыксындырмады. мавыктырмады. Ләкин һәр репетициядән соң аңар игътибарым көчәя барды Ул бәхетсез кызның йөрәк кичерешләрен һаман ача бардым, аны күз алдыма бик ачык китерә башладым Аны яраттым. Настяның саф күңелен, катлаулы язмышын халыкка аңлатасым килде. Нәтиҗәдә ул рольне бик яратып, бөтен күңелемне биреп уйнадым Тамашачы да Настяны җылы кабул йтте. 1936 елда талантлы режиссер Гомәр Исмәгыйлев Максим Горькийның «Дошманнар» пьесасын бик тирән уйлап, ифрат уңышлы куйды Бу спектакльдә миңа Татьяна роле бирелде. Татьяна образын .беренче көннән үк бик бирелеп эшли башладым Ул миңа һәр яктан бик якын иде. Бердән. Татьяна — артистка. Икенчедән, ул хаклык, турылык яклаучы. якты, гадел, бәхетле тормыш турында хыялланучы. Ул нык рухлы хатын. Ул гади кешеләр белән аралаша, революцион рухлы эшчеләр белән элемтәдә тора Миңа, гади эшче гаиләсендә туган кешегә, болар барысы да бик якын һәм аңлаешлы. Шуңар күрә дә Татьянаның әнә шул якларын тулырак, көчлерәк ачарга тырыштым. Күпләгән рецензияләр бу образның уңышлы, көчле булуын бердәм билгеләп үттеләр. аны театр тарихындагы матур сәхифәләрнең берсе дип таныдылар 1946 елда куелган «Варварлар» спектаклендә мин Яков Коломийцев хатыны Софьяны уйнадым. Бу спектакль дә зур уңыш казанды. 1952 ел. Театр Горькийның «Соңгылар» пьесасын сәхнәгә куя Мин — Надежда Поликарповна Монахова. Бу — бик көчле образ. Монахова ике йөзле, мәкерле жан. Аны иҗат итүгә мин бөтен көчемне, барлык сәхнә осталыгымны, күпьеллык тәҗрибәмне тупладым Күп эшләдем Үземнең уйнавым белән кешеләрдәге мәкерлелекне, астыртынлыкны фаш итәргә тырыштым, кешеләрне уяу булырга өндәдем Максим Горький әсәрләрен татар сәхнәсендә уйнау — катлаулы бурыч Ул пьесалар гаҗәп тирән эчтәлеклеләр. Алардагы зур фикер байлыгы бик оста тел белән кыска һәм ачык әйтелә. Алар тормышның катлаулы проблемаларын дөрес аңлый белергә ярдәм итәләр. Горький әсәрләрен халыкка җиткерү ифрат күп көч. художество осталыгын таләп итә Шул җаваплы бурычны үтәүдә катнашуым белән үземне бәхетле саныйм. Редакциядән: Быел күренекле артисткабызга 80 яшь тулды. Без, күп санлы журнал укучылар һәм сәнгать сөючеләр исеменнән, Фатыйма Ильскаяны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз, озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез! .