Логотип Казан Утлары
Очерк

ЗАМАНДАШЫМ

 

Дөньяның иң матур почмагын бер күреп кайтыйм әле дип, Актаныш якларына килеп чыксаң, ашаган нигъмәтләреңне әзерләүче колхозлар хәле белән дә бераз кызыксынсаң: «Районда иң алдынгы колхоз кайсысы?» — дип сора син, дустым, теләсә кемне туктатып сора. Ул бераз уйланып торыр да (чөнки алдынгылар әз түгел): — «Коммунизмга» колхозы, — дияр. — Ә иң алдынгы колхозның председателе кем? — Ул колхозның җитәкчесе Гарипов Кәрам.— Тулырак булсын өчен, Гариф улы дип тә өстәп куяр, җитәкчеләрдән сорасаң, алар да шул сүзне әйтер. Кәрам Гариповның исеме бөтен Татарстанга билгеле. Ул Ленин ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры, партиябезнең XXV съездында делегат, Актаныш райкомы бюросы члены. Кыскасы, җәмәгать эшлеклесе. Яшьтән үк Кәрам Мәскәүдө һөнәр училищесын тәмамлый. Авиация заводында токарь булып эшли. Гитлерчы козгыннар изге башкалабызны бомбага тота башлагач, яндыргыч бомбаларны сагалап өй түбәләрендә йөри. 1942 елны үзенең туган авылы Иске Кормашка, балалык көннәре үткән кырлар кочагына кайта. Ике ел кырчылык бригадиры булып эшли. 1947—1961 елларда ул — Актаныш РТСында токарь. Оста һәм бик яхшы токарь. Тимер, корыч кырдыруның бөтен нечкәлекләрен белә. Аңардан тәм, ләззәт табып эшли. Ләкин токарь станогыннан да бигрәк аны киң кырлар үзенә тарта. Күкрәп уңган арыш, солы, бодай басулары. Аларның үзләренә генә хас хуш ис аңкытып, күңелен ниндидер шатлык чорнавы... Язгы чәчү вакытындагы тургайлар җыры, моңлы кәккүк тавышы... Биек булып үскән яшел уҗымнарның салмак кына искән җилләрдә дулкын- дулкын булып тирбәнүләре сихерли аны... Күкрәп уңган иген басуы — кешеләргә шатлык алып килүче басу белән дөньяда нинди матурлык тиңләшә ала? Кәрам оста токарь гына түгел, ул моторны да яхшы белә. Комбайн йөртергә дә сәләте бар, һәм ул, көннәрнең берендә, PTC директорына килеп, берәр колхозга комбайнчы итеп җибәрүләрен үтенә. Гәрчә ул мастерскойда бик кирәкле кеше булса да, аның үтенечен кире какмыйлар. Рөхсәт итәләр. һәм ул беренче елны ук, «Кызыл көч» колхозында оста комбайнчылар белән ярышып эшләп, зур уңышка ирешә. Сигез мең центнер ашлык суктыра. Бу аны куандыра, дәртләндерә, рухи ләззәт бирә Икенче елның урак вакыты җиткәч, ул тагын кырда. Инде унике мең центнер уруга ирешә. 1960 елда урак өстендә исә рекорд куя — 15 мең центнер ашлык суктыра. Иген игү эшенә, оештыру эшенә, кешеләр белән эшләүгә сәләтле, авыл хуҗалыгы техникасын РИЗА ИШМОРАТ ф ЗАМАНДАШЫМ ф мәсә, кеше биеккә, югарыга күтәрелә алмый. Бу хакыйкатьне дә белә иде Кәрам. Үзенең зур хыялларын гамәлгә ашыруда кем беренче ярдәмчесе булыр, иген уңышын күтәрүдә кемгә таянып эш итәр ул? Билгеле инде, колхозның баш агрономы Мехәммәтнур Исламояка. Моңарчы җиде ел эшләгән тәҗрибәле белгеч. Артык үзсүзле диделәр. Ләкин үзсүзле булу кире сыйфат түгел, дип уйлады Кәрам. Үз сүзе, үз фикере булмаган кеше начар. Колхозга килеп эшли башлаганның икенче кенендә үк аның белән сөйләште. Яше белән үзеннән күп аерылмаса да. Кәрам аңа абзый дип, хермәт күрсәтеп дәште. Мехәммәтнур исә «абзый» сүзен бвтенләй игътибарсыз калдырды. һәр эштә төгәллекне ярата торган Мехәммәтнур сөйләшенгән вакытка, нәкъ сәгать алтыда, председатель бүлмәсенә килеп кергән иде. Председатель хәл-әхвәл белешкәннән соң, җитди тестә сүз башлап: — Үзең дә беләсеңдер, безнең алда, аеруча синең белән минем алда, бик зур бурычлар тора. Бөртеклеләрне. әйтик, якын елларда 25—26 центнерга күтәрсәк, бәлки ун-унбиш елда 30—35 ләргә үрмәләсәк...— Кәрам үзенең хыялларын ача, җәелдерә барып. 50—60 дип тә әйтмәкче. Тимирязев белән Ломоносовны да телгә алмакчы иде, әмма Мөхәммәтнурның йөзенә чыккан үзгәрешне, аның сәер генә елмаюын күреп, сүзне бөтенләй икенче якка, мал азыгына күчерде. — Терлек-туар азыгы уңдырышын да күтәрергә, моның өчен дә барлык чараларны күрергә... — Дөрес инде, иптәш председатель, — диде баш агроном, Кәрамның сүзен тыңлап та бетермичә. — Болар әллә кайчангы бурычлар ич инде. Тырышмадык түгел, без дә тырыштык. — Беләм. — дип куйды Кәрам, яхшы ук кырыс кәяфәт ала башлаган Мөхәммәтнурның озынчарак йөзенә һәм эчке бер мәгънә белән янып торган күзенә карап. Юк. бик үк белеп бетермисең икән шул әле дигәндәй, һәр сүзенә басым ясап, шулай да мөмкин кадәр сак һәм тыныч булырга тырышып, Мөхәммәтнур: — Мин эшли башлаган елларда уртача 13—14 центнер ала торган идек. Хәзер егермене. Беләсеңдер инде, — диде. — Беләм. — диде Кәрам тагын. — Ничек ирештегез дигәндә, анысын да әйтем. Иң башта басуларны өйрәнеп чыктык. Кайсысы, нинди культура өчен яхшы. Чәчү өйләнешен билгеләдек. Кайсы җирне ничек ашлау... Күбрәк үзебезнең ашлама белән ашладык. Ерак барырга көч җитми иде. Хәзер минералын да байтак кайтартабыз. Әлегә уртача 20 центнерга җиттек, тора-бара егерме ике, егерме бишне дә алырбыз. — Ә Тимирязев... — Теге... Йөз центнер дигәнен әйтәсеңме? — Юкка әйтелмәгән ләбаса. — Кайчандыр без дә ирешербез аңа, әмма дә ләкин әлегә бу хыял гына... Матур хыял. — Хыял?! Бик дөрес, хыял) — Кәрам, зәһәрле ачумы, нәфрәтме, әллә югыйсә ярсулы бер сокланумы икәнен әйтү кыен булган бер тойгы белән Мөхәммәтнурга күз ташлап алды да, урыныннан сикереп торып, тәрәзә янына килеп басты. Йөзендә, күзләрендә сәер генә елмаю. Башында аннан да сәеррәк уйлар агышы. Буталчык һәм берсен-берсе басып килә, юкка чыгара торган агыш... Мөхәммәтнур? Менә нинди кеше икән бит ул. Зур белемле, олы хыяллар белән яшәүче, эшчән, алга карап яши торган белгеч.. Миңа чын мәгънәсендә таяныч. Ышанычлы таяныч. Таянычмы соң? Ышанычлымы? Әллә куркыныч көндәшме? Бәлки ул шундый канатлы хыяллар белән яшәп бара-тора зур уңышлар яулап, данга ирешергә теләгәндер? Бәлки мин аның хыялларын тормышка ашыруда киртә булганмындыр? Бәлки әле ул председатель булу ту- оында да хыяллангандыр? Бәлки ул мыштым гына туфракның искиткеч серләре турында гыйльми әсәрләр язган атаклы галим Василий Докучаевның әсәрләрен, җентекләп укып, өйрәнеп утыра торгандыр. Кәрамның йөрәген сыздырып, ниндидер көнчелек хисе уятып, менә шушындый уй чагылып киткән иде. Ул ялт итеп Мөхәммәтнурга күз төшереп алды. Аның нәкъ шушы шашкын минутта өстәл янына утырып, күзләрен каядыр бер ноктага текәп, тыныч кына утырганын күреп, аптырап калды. Әйтерсең баш агроном вазифасын үтәл барган кешенең башында бер уй да, бер гамь дә юк. Шулаймы соң? Юк. билгеле алай түгел. Хәзергә кадәр намус белән көн-төн эшләгән баш агрономга, сугышка кадәр үк инде «Хезмәттә батырлык ечен» медале белән бүләкләнгән һәм Ватан сугышы елларында батырларча сугышып Чехословакиягә кадәр барыл җиткән ветеранга яңа председательнең шикләнебрәк, ышанмыичарак каравы (һәрхәлдә, бу аның үзенә шулай тоелды) кимсетте аны. борчыды, күңелендә утлар еерде. Ләкин үзе ничек тә сиздермәскә тырышты. — Синең белән минем уйлар хыяллар уртак булып чыга болан булгач, иптәш баш ♦ агроном, — дип ачык йәэ белән елмаеп, ул Мөхәммәтнур янындагы буш урындыкка g килеп утырды. 3 — Шулай булса, мин бик шат. ә эшләргә дисәң.. — дип әйтеп җиткермәде Мә- 3 хәммөтнур- Ә Кәрам яхшы аңлады аны. S Аларның күңелләрендә бер-беренә карата ямьсез уйлар булмады диярсең. Ай. бу 5 кеше күңеленең серлелеге! Бер начар сүз аның җанын айкал, упкынга ыргытса, бер * җылы сүз җанын эретеп, күкләргә күтәрә. Мөхәммәтнурның да күңеле эреде, һәм ул . эшләде: пионерларча җитезлек белән, ашкынып, дәртләнеп эшләде Иген уңышы, мал азыгы уңышын күтәрү өчен күрелгән чараларда ул Кәрамның иң якын ярдәмчесе < булды. Беренче көннәрдә булган шикләнүләр бөтенләй бетте диярлек Чөнки Кәрам О аның башлаган яңалыкларын хуплады гына түгел, үзе әледән-әле яңалыклар өстәл q торды. Колхозның үсешен һәр тармакта да күтәрергә дип зур дәрт белән килгән Кәрам, < иген уңышы турында уйлау белән бергә, терлек-туар, колхозның барлык төзелешләре £ турында да һәм, билгеле инде, барлык эшләрнең иң җаваплы өлешен үз җилкәләрендә алып бара торган механизаторлар, шулай ук инженер, техник, зоотехник, электротехниклар турында да кайгыртты — берсе дә аның игътибарыннан читтә калмады. Мәктәп, уку-укыту эшләре, культура сарае, анда җәеп җибәрелгән эшләр, үзешчән сәнгать, яшьләрне шунда тарту кебек эшләрнең барысына да колачы җитте председатель Кәрамның. Нәтиҗәдә колхоз күзгә күренеп күтәрелде һәм күтәрелә бара. Барган юл елдан-ел, көннән-көн киңәя, яктыра, төп максат якыная бара Кәрамның хыяллары тормышка аша бара. Уңыш! Уңышлар... Зурлар алар. Мөхәммәтнур гына түгел, Һәркайс1>1 уз өлкәсендә яхшы үрнәк күрсәткән белгечләр — баш инженер Риф Заһертдинов, экономист Зөфәр Исламов, баш зоотехник Фикат Гаянов, төзүче-техник Фәнил Туктаров, элек баш бухгалтер, соңгы елда колхозның партбюро секретаре эшен алып барган Фаяз Фәйзуллинның да Кәрамның ныклы таянычлары булганын әйтергә кирәк. Ә колхозда иң җаваплы эш алып барган, колхозчыларны хезмәткә оештырып чыгарган бригадирлар? Беренче бригаданың бригадиры Вәсил Сафиуллин, икенче бригаданың Сәгыйдулла Төхфәтуллин, өченченең Гыйльмебәян Әшрапов, чәчү орлыкларын әзерләп, тикшереп чәчтерүче Таһирҗан Әхмаеа? Юк. алардан башка колхозда рәтле эш баруы мөмкин түгел. Кәрам урта звеноның бу җаваплы командирларына тулысынча ышанып, үз эшен дәвам иттерде. Соңгы елларда иген уңышын хәл итүче, яэгы-кәзге чәчүдә дә, игеннәр өлгереп аларны урып-җыйганда да төп рольне уйнаган механизаторлар — тракторчы, комбайнчы, шулай ук шоферлар — Татарстанның атказанган механизаторлары Мөсәлим Хәйдәров, Рөстәм Гарипов, Шәйхенур Зарипов. Иҗат Мөхәммәтое, Фаил Мөхәммәтов, Даниф Заһретдииоа Алар гына да түгел, колхозның йөз илледән артык механизаторы, терлекчеләре, төзүчеләре һәм башка тармакта эшләүчеләр... һәрвакыт халык белән бергә булганга, үз булганга өлкән командирлар да, урта звено командирлары да, гади колхозчылар да яратты Кәрамны Бары да үзләрен хуҗа итеп хис итте, эшен дәртләнеп, бирелеп эшләде ... Богады, Яңа Дияш авыллары Яшүсмер чаклар. Авылыбызда Кара Җирек дип йөртелгән җыен үтү белән, бу яклар көтеп ала торган Бикә җыенына кило идек Иске Богады янәшәсендә генә урнашкан Яңа Дияштә (ул елларда Каратал авылы диләр иде) безнең якын кардәшләребез — Әхмәткирам абыйлар яши Без аПарга килә идек Ярлы иде алар. Салам түбәле кечкенә генә өй. аннан-моннан гына киртәләп алынган ишегалды. Җил капка Түрдә лапас, абзар, кара мунча. Кыш ягар ечен зур кирпечләр итеп сугылып куелган тизәк. Бер ат, бер сыер, берничә баш сарык. Кыскасы, күршеләрнеке шикелле үк, ярлы, шыксыз хуҗалык. Шулай да Кирам абзыйларның хәтерде уелып калган зур байлыгы бар Ул — якты чырай, киң күңел, юмартлык, кунакчыллык. Халкыбызга хас булган гүзәл сыйфат. Әхмәткирам абзый һәм аның хатыны Фәхрия җиңги, әниләре минем карт әнкәйнең бертуган сеңлесе Фәхриҗамал әби, Зыя абый белән мине, кыш кене мәктәптә укып кайткан шәкертләрне, аеруча ачык йөз күрсәтеп каршы алалар иде. Җыенга һәр елны бер сарык суела. Кыр ягында ул аеруча симез. Шулпасы тәмле. Чәй янында ару азык кушып пешергән юача ипи. Сөтле чәй. Елда бер генә килә торган бәйрәм — сабан туе булгач, аз-маз булса да, шикәр куела, һи-и, шикәрле чәйдә мени хикмәт! Безгә җыен, сабан туе кыйммәт. Ә ул авыл башында шаулый-гөрли. Иң затлы күлмәкләрен киеп, чигүле алъяпкычлар бәйләп чыккан яшь кызлар, яшь киленнәр... Түбәтәйләрен кыңгыр салып, пар ат җигелгән тарантаска өелеп утырган егетләр гармунга кушылып җырлыйлар, сызгыралар, кычкыралар. Аларга кушылып, дугага тагылган җиз кыңгыраулары да зың-зың итеп җырлый... Әй-й... Әйттер җаный, әйттер җаный, Әйттергәннәрең калыр; Без алмасак; башка алыр. Безнең сөйгәннәр калыр. — На-а! Бахбай! Әйттерәләр дә егетләр, сиптерәләр дә. Сабан туе көнне дөнья аларныкы. Җыр, бию, көрәш, йөгерешү, ат чаптырулар көнозын бара. Шаулап тора дөнья! Авыр тормышта яшәгән авыл, берничә көн генә булса да, аяк тибеп бәйрәм итә. Ләкин шунысы үкенеч — тиз үтеп китә бу бәйрәм көннәре. Шулай да күңел түрендә сагынып сөйләрлек матур истәлеге кала. Каратал, Богады, Солтангол авылларын безнең Идел буе авылларында яшәүчеләр кыр яклары дип йөртәләр. Урмансыз, болынсыз, сусыз яклар... Утын ягып түгел, тирес ягып көн итәләр. Басулары да киртә белән түгел, ур казып, балчык өеме белән генә уратып алынган. Авылга килеп керсәң, үзенә хас бер ис. Тизәк, төтен исе. Җәен дә. кышын да шул ис һич китми бу авыллардан. Без яшь чакларда шушы кыр якларында яшәүчеләр гомер буе тирес ягып, шундый төтен исе сулап ничек яшиләр икән диП аптырый идек. Гомер буе балык заты күрмиләр, хуш ис аңкытып торган болыннары да юк, дип кызгана идек. Өйләре дә күбрәк салам түбәле. Үзләре ачык чырайлы, киң күңелле булып, көн-төн эшләсәләр дә, ай-яй, авыр тормышта яшиләр икән ди идек. Алайга китсә, безнең авыллардагы тормыш та ал-гөл түгел иде түгелен. Авыр тормыш, ярлы тормыш. Шулай да, Идел буе. Үзе зур юаныч. Ә бүгенге Богады? Кадерле кунак сыйфатында зур хөрмәтләр күреп, Кәрам белән озак кына сөйләшеп утыргач, аңа: — Авылларыгызны, басуларыгызны күреп бер әйләнеп кайтасым килә, — дигән теләгемне белдердем. — Рәхим ит, машина әзер, ләкин шунысы кызганыч, үзем бара алмыйм. Кичектермичә эшләргә кирәк ашыгыч эшләрем бар. Менә партия оешмабызның яңа секретаре Фаяз Фәйзуллин. Син элегрәк килгән чорда Ә. Халиков секретарь иде. Ул укытучы булып мәктәпкә китөм дигәч, аның теләгенә каршы килмәдек, риза булдык. Хәзер инде бөтен эшне Фаяз алып бара. Ул сине безнең кырлар белән дә, кешеләр һәм авыллар белән дә таныштырыр, дигәч, мин, билгеле, шатланып риза булдым. Озак юанып тормадык. Фаязның зәңгәр төстәге «Җигули» машинасына утырып, юлга чыктык. Сөйләшә-сөйләшә барабыз. Без Богады, Яңа Дияш, Солтангол басуларында. Я-a! Булса да булыр икән бер могҗиза! Җәйрәп яткан бодай, арыш, арпа... алар шундый каерылып уңган... Әле яңа гына туя башлаган булсалар да, шундый зур, тере башак... Алар әкрен генә искән җилдә дулкын-дулкын булып тирбәләләр... Күңелгә аерым бер ләззәт бирә торган шундый соклангыч алар... Бу рәхәтне, ләззәтне бөтен тулылыгы белән тояр өчен төгаен авылда, буразналар ярып, җир тырмалап үскән малай булу кирәктер. Барлык басулардагы, барлык культуралар да шундый уңган. Яңа чәчәк ата башлаган борчакны кара инде син. Уңышы беләч дә, яме белән дә синең исеңне китәрерлек. Барыннан да мине гаҗәпкә калдырганы печән, Уразайның Иске авыл, Чәйле күл буйларындагы сугарып үстерелә торган кындырак үләне, бигрәк тә аның тагын да калынрак, уңганрак булып үсүе. Менә сиңа кыр ягы! Бәй, Идел буй- ларындагыга караганда куп уңганрак түгелме соң бу? Әйе, уңганрак. Монда тик бары Чәйле күлдәге кебек балыклар гына юк — Юк?1. Дошман сүзе бу. — диде Фаяз, шаяра-көлә генә Кечкенә елгачыгыбызны буып, махсус ясалган күлдә Идел балыкларына биргесез менә дигән карп һәм табан балыклары үсә. Әлегә кадәр без балык дип Идел буе авылларына. Ураэайга, Илчебайга бара идек. Хәзер үз елгабызда үзебез үстерәбез дип, горур гына миңа карап куйды. Менә бит ул әкият кебек гаҗәеп дөнья. Кыр якларына балык үрмәләп менгән. ? печән каерылып уңган, игеннәр нинди. 5 Алай гынамы? Түгел, билгеле. Мине сокландырганы «Коммунизмга» колхозындагы авылларда берсеннән-берсе матуррак, зуррак, мәһабәтрәк ител салынган өйләр бул- ~ ды. Алар тирәсендә үсеп утырган агачлар, чәчәкләрен балкытып, биек булып үскән S чын агачлар. Өй һәм болдыр тәрәзәләреннән карал, аллы-гөлле чәчәкләрен җәеп, - елмаеп утырган гөлләр... Әйтерсең чын-чынлап әкият дөньясында мин. Берничә се- ф куидка гына элекке салам түбәле, җиргә иңеп торган Богады, Каратал авылларындагы ь өйләрне күз алдына китердем. И-и.. Бар иде бит заманнар... Халкыбызның бөтен яз- J мышын аллага тапшырып, байларга, патшага баш орып, тезләнеп, хәерчелектә яшәгән у чак исемә төшеп, тәнем чымырдап китте. Э Киртәләр, читәннәр, җил капкалар берсе дә юк хәзер. Алар урынына сырлап эшләнгән рәшәткәләр, төрлечә сырландырып. күзнең явын алырлык итеп матурлап, би- J зәкләп эшләнгән капкалар... Шулерны күреп, ничек сокланмыйсың да ничек горур- °- ланмыйсың. Болар бит асылда партиябезнең эше. Гариф улы Кәрам Гарипов партиябезнең алдынгы вәкилләреннән берсе. Бүген биредә ул командир Аның җитәкчелегендә төзелә бу матур дөнья. Шул җитәкчеләрнең берсе мине «Коммунизмгажың матурлыклары белән таныштырырга алып чыккан Фаяз Файзуллин. Яңарак салынган бер бик матур өй яныннан үткәндә Фаяздан — Кем өе бу? — дип сорыйм. — Колхозның алдынгы хезмәт батырлары Дәбир Фазлыее белән Миңлегөл Фаз- лыевалар ее, — ди миңа Фаяз. — Дәбир алдынгы тракторчы, тугызынчы бишьеллык батыры, Миңлегөл — III Дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән тырыш хатын — Дуңгыз караучы, авыл Советы депутаты, партия члены. Әгәр теләсәң, әйдә, өйләренең эчен дә күреп чык, өйдә булсалар, үзләре белән дә танышырсың. — Бик яхшы, әйдә, карал чыгыйк. Баһадирларга хас мәһабәт сынлы Дәбир Фазлыев үзе каршы алды. — У-у, кунаклар килә икән, рәхим итегез, — диде ул, ачык йөз белән. — Бик мактап йөрисез икән. Әнкәй тәллекәй пешергән иде, сезгә дә насыйп икән, әйдәгез, естәл янына рәхим итегез. Фаяз Дәбирне минем белән таныштырды. — Без ашыгабыз, барасы җирләребез күп, — дисәк тә, төплекәйне, теплекәйне генә дә түгел, күз ачып йомганчы өстәл тулып киткән мул ризыкны, сый-хөрмәтне ташлап китәргә, бигрәк тә хуҗаларның хәтерен калдырырга батырчылыгыбыз җитмәде Утырдык. Миңлегөл эштә иде. Ул да кайтып җитте. Өстәл янындагы мул сыйдан бигрәк'тә минем күңелемә гаҗәеп бер зәвык белән җиһазланган өйнең эче аерым рәхәтлек бирде. Шәһәрнең культуралы тормыш белән яши торган гаиләләренә хас бай жиһаз. мул тормыш. Теплекәй дә, сөтләп ясалган куе чәй дә. башкасы да күңелебезгә бик хуш килде- Ләкин аеруча хуш килгәне, сокландырганы ачык йөзле, юмарт, хезмәттә батырлык үрнәкләре күрсәткән хуҗалар үзләре — Дәбир, Миңлегөл, төплекәйне тәмле итеп пешергән алтын куллы, мөлаем чырайлы әнкәләре иде. — Бу үрнәк гаилә, биредә тәрбияле балалар үсә, — дип куйды Фаяз Без үзебезгә күрсәтелгән сый-хөрмәткә зур рәхмәтләр белдереп, киләчәктә дә аларга бәхетле тормыш телеп, саубуллашып урамга чыктык, машинабызга утырып, юлыбызны дәвам иттердек. Югары Богадыга да күтәрелдек. Урман артына кунаклаган кечкенә авыл Нибары егерме-утыз йорт. Ләкин кешеләре тырыш, шундый ук киң күңелле Күп еллар тракторда һәм комбайнда эшләп, районда зур дан алган Ленин ордены кавалеры, шулай ук башка медальләр белән дә бүләкләнгән коммунист Шәйхенур Заһитов шушы авылда туып үскен. Колхозны үстерүдә зур хезмәтләр күрсәткән бу хөрмәтле кеше белән дә танышып, аның бүгенге хәл-әхвәлләрен дә сораштык. Бу кечкенә авылның зур хөрмәткә лаек кешеләре ул гына түгел, билгеле. Алар- ның берсе — шушы авылда туып, бәләкәй чагында яхшы ук шаян, үзсүзлерәк малай булса да, соңыннан тырышып укып, районның зур кешесе, җитәкчесе булып өлгергән, Актаныш район башкарма комитетының председателе Баязит Шәймәрдән улы Мөхәм- мәтев. — Әйбәт җитәкче, акыллы җитәкче биргәнсез районга, рәхмәт. — дим мин Шәйхенур Заһитовка. — Әтиләре Шәймәрдән карт үзе дә бик акыллы кеше иде. Укырга илткәч, малае: «Укулары бик кыен, укымаем», дип, өйгә кире кайтып та караган иде. кая!.. Шәймәрдән карт ирек бирәме соң, бирмәде! «Бар, укы, акыл җый. кеше бул! Югыйсә син миңа малай түгел, мин сиңа ата түгел». — ди. Кире куып җибәрде. Шулай булгач, нишләсен Баязит? Укыды. Акыл җыйды. Кеше булды. Әнә ун ел инде хәзер районны шул җыйган акылы белән әйбәт кенә җитәкләп бара. Игенче малае булгач, игенчелекне дә, башкасын да яхшы белә. ■Коммунизмга» колхозына караган авылларның атаклы кешеләрен, зур техникасын, байлыгын саный китсәң, аңа саннар да җитмәс, вакыт та җитмәс. Әдәби әсәрде саннарның күп булуын укучылар да бик яратмый. Шулай да бер сан турында әйтми мөмкин түгел. Табигать шартлары бик авыр килгән 1978 ел (яңгыр, рәхмәт төшкере, яуды да яуды) яхшы булып уңган игенне җыеп алырга нык комачаулады. Күп районнар, куп авылларда байтак иген урылмыйча кар астында калды. Ә менә барлык эшне зур осталык белән оештырып, ипатовлылар ысулын дөрес кулланыл эш иткән «Коммунизмга» колхозы бу елны да сынатмады. Алдынгылыкны бирмәде. Районда иң зур уңыш алган колхоз «Коммунизмга» колхозы булды. Алар бу елны уртача һәр гектарга 30 центнердан бик әз генә ким уңыш алдылар. Әйтеп үтелгән зур уңышларга тиңләрлек уңышы, аларга тиң шатлыгы, бәхете бармы тагын Кәрамның? дип сорарсыз бәлки. Бар гынамы соң, бик бар, бөтен уңышларына торырлык олы уңышы, шатлыгы, бетен бәхетләренә торырлык бәхете олы горурлыгы бар аның. Ул аның сөеп алган кадерле яры, матур һәм уңган хатыны сөйкемле Мөстәфидәсе. Мөстәфидәгә гашыйк булып, беренче мәхәббәт утлары кабынган чорларда нинди генә ашкынулы минутлар кичермәде бит ул. Аңа атап нинди генә мәхәббәт җырлары җырланмады. Ул көннәрдә тавышы да көррәк, моңлырак иде, ахры, һәрхәлдә, назлы кыз Мөстәфидәнең күңелен ауларга, аны сихерләп үзенә карату өчен җитә иде. Алар өйләнеште. Туй әллә ни шау-шулы булмады. Еллары шундый иде. Авыррак еллар. Ләкин олы мәхәббәт өчен, киләчәктә гаилә матур, тату яшәсен, бәхетле булсын өчен туйның шау-шулы булуы, өстәлнең бай эчемлекләргә мул булуы им мени? Юк! Бокаллар тутырып әйтелгән матур теләкләр дә, яшьләргә бәхет теләп тыпырдаган аякларның бәясе дә, халык әйтмешли, сукыр бер тиен. Яшьләрнең киләчәктә бәхетле булулары өчен аларның бары тик үз акыллары, үз бәхетләренә, киләчәк язмышларына үзләренең җаваплы караулары кирәк. Яхшы теләк теләгән дусларның чын дус булып калуы да гаилә бәхете өчен яхшы терәк. Кәрамның зур хыялларын тормышка «шыруда ышанычлы ярдәмче, төп таянычы булды Мөстәфидә. Арыган чакта ял иттерү. күңеле төшкән чакларда күңелен күтәрү генә түгел, алдында торган хыялларын киңәйтә төшү, аңа ялкынлы дәрт өстәүдә дә булышты ул. Гаиләнең олы шатлыгы, ’иңсез бәхете итеп, Кәрамга берсеннән-берсе сөйкемле балалар бүләк итте. Иң беренче кадерле бүләк булып, «Үә-үә!..» дип яхшы ук әче тавыш белән кычкырып. искиткеч мөлаем бала — Хөршидә килде дөньяга. Ул тәпи басарга өлгермәде, мин дә апамнан калышырга теләмим дигәндәй. Гөлсинә туды. Дөресен әйтик, Хөршидә белән Гөлсинәнең кулы-аягы җиңеп булды: бер-бер артлы Лалә белән Ләйсән дөньяга килде. Дүрт апасына үпкә белдергәндәй, нигә мине үзегездән калдырып киттегез дигән сыман, елый-елый Рәмзия туды. Ата белән ана шатлыгының иге-чиге булмады. Шулай булмый: берсеннән-берсе юк анысы. — Наил апаемны мин сөям, мин тилбәтәм, — диде Ләйсән, чыгар-чыкмас сакау теле белән. Наилнең дөньяга килүенә әле бер яше яңа тулып узган Рәмзия генә шатланмады, ахрысы. «Әннә мине әз сөяр, бөтен күңелен бәләкәй апаема — Наилгә бирер», дип көнләште сыман. Ләкин ялгышты, бик ялгышты нәни Рәмзия. Әнисенең балаларына карата булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәте Наилгә дә җитте, Рәмзиягә дә җитте, апаларына да җитте. Ана — ана шул инде Ул балаларының барын да бер тигез ярата. Аның игътибары барсына да бер үк. Ә менә әтиләре Кәрам... Юк. атаның мәхәббәте балаларның кайсына булса да күбрәк, я кимрәк булгандыр дип уйлый күрмәгез тагын, һич юк! Тик шулай да Наил... Ир бала... аның иң олы куанычы, горурлыгы иде. Кызыклы һәм гаҗәеп бер тылсымлы ашкын уйлар, хыяллар килеп китте аның башына. «Китте» дигән сүз бик дөрес түгел бу очракта. Килде, әмма ул хыяллар китмәде, һаман үсә. киңәя, барган саен төплерәк булып тамыр җәя барды. Нинди хыял ул дисезме? Туры гына әйткәндә, үземә алмашка килде бу малай, дөньяга бер яңа игенче, иген эшен миңа караганда яхшырак белергә тиеш булган, мин тормышка ашыра алмаган хыялларны тормышка ашырачак егет килде, дип хыялланды ул һәм аңа шул юнәлештә тәрбия бирергә, кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт, авылга, җиргә мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Тәрбия, балаларга тәрбия бирү... Бу аларны югары белемле итү генә түгел. Бу — безнең бүгенге чорыбыз өчен иң әһәмиятлесе — хезмәт сөючән, тырыш, тәүфиклы, гадел, югары әхлаклы, кешеләргә игътибарлы, җәмгыятебезгә, идеалыбызга. Ватаныбызга турылыклы булган чын кеше итеп үстерү. Шушы изге бурычны бөтен тирәнлеге белән аңлаган Кәрам һәм Мәстәфидә балаларның барын да тигез күреп, әнә шул таләпләргә җавап бирерлек итеп тәрбияләргә тырыштылар. Кызларның барысы да югары белем алды һәм намус белән хезмәт итәләр. Хөршидә, Ләлә. Ләйсән. Рәмзия — врачлар, медицина хезмәткәрләре. Гөлсинә — агроном, Наил дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап килә. Керам Гарипов үзе дә, читтән торып укып, аеыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, диплом алды. Иң җаваплы хезмәт — колхоз председателе вазифасын алып бару белән бергә, укырга да. балалар тәрбия итергә дә өлгерде. Соңгысы — балалар — аның дөньяга биргән, килечек елларга. килечек буынга калдырган иң кыйммәтле һәм иң кадерле бүләге. Шуңа күрә ул бүген күкрәк киереп горур атлый да Яхшы председатель булганы, акыллы һәм ин чибәр биш кыз үссен әле бер өйдә!. Алар аякка басып кул астына керә башлагач, менә дигән булышчы булачак түгел мени? Тик тизрәк үссеннәр генә... Дөрес, аларны тәрбия итү әнигә дә. әти булган кешегә да бик җиңелгә килмәде. Борчулары җитәрлек иде аларның. Чыр-чу. үзара көрмәкләшү. Биш кыз бала шау-шуына түзеп кара әле син! Алар түзде. Хәер, кыз балалар бик шаулашып, әти-әниләрен артык борчымадылар. Әтиләренең җаваплы зур эш алып ♦ баруын аңлагандай, аның алдына басып: «Эттә!» — дип елмайдылар, көлделәр. Бераз S үсә тешкәч, җырлап, биеп тә күрсәттеләр. Аларның шат йөзләрен, сөйкемле кыланыш- = ларын күреп, Мәстәфидә белән Кәрамның сөенүләрен сөйләп тә. языл та бетерә тор- < ган түгел. Кызларының нәзакәтле кыланышларын күргән минутларда ата-ана шатлыгы- Ж ның зурлыгын үлчәү өчен бер төрле үлчәү дә юк дөньяда. Шундый бәхетле, шатлык- 7. лы бер минут — үзе бер гомер.. «Дөнья бәясе тора», — ди безнең халык аларны л беһаләү өчен бернинди үлчәү дә. сан да таба алмагач. ф Шулай да Кәрамның күңел түрендә бер ризасызлык бар иде. Ничектер... бәхете н тулы түгел кебек иде. Мөстәфидәнең куңелен төшермәс өчен ул кайчак үз эченнән < генә: «Их, шушы биш кыз янына тагын бер малай да булса, нур естенә нур булыр, 2 бәхетебез тагын да тулырак булыр иде», — дип куя иде Сизгер һәм киң күңелле Мәстәфидә Кәрамның бу уйларын, бу урын теләкләрен “ дә сизде. Дөресен генә әйткәндә, бу аның үзенең дә теләге иде. Шуңа күрә яраткан * иренә тагын бер бала, ир малай бүләк итте Шулай итеп, аларның уртак теләге, уртак £ шатлыгы булып, малайларга хас көр тавыш белән гөрелдәп, дөньяга Наил килде. «Энебез булды, энебез!» — дип, апалары шатланды Ләлә белән Ләйсәнне әйткән дә сафлы булганы өчен генә түгел, җәмгыятебезгә югары белемле һәм тәрбияле балалар үстергәне өчен дә аны һәр җирдә хөрмәт белән каршы алалар. Иң мөһиме — киләчәк дөнья, киләчәк буын турында кайгырту... Еллар үтәр... Ул җан сөйгән хатыны, сикәлтәле авыр юлларда иң ышанычлы таянычы булган юлдашы Мөстәфидә белән бергәләп, ике меңенче елның могҗизалы капкасын ачып кереп (Кәрам әле ул чакта нибары 75 яшьлек ир-егет, Мөстәфидә җитмеш өчтәге яшь ханым), берничә көннәр һәм берничә йөз километр җир үткәч үк XXI йөзнең егерме, егерме биш яшьлек егетләре, кызлары, профессор, академик һәм сәнгать осталары сорар алардан: — Безнең яңа гасыр, яңа мең еллыкка нинди бүләкләр белән килдегез, үткән юлларыгызны нинди уңышлар белән бизәп киттегез? — диярләр. Кәрам әйтер: — Кырлардагы, гомумән, колхоздагы уңышым шундый да шундый, — дияр. — Аларны санап тормыйм, тик бөртеклеләр турында гына әйтәм, уртача уңыш гектарга 70—75 центнер, ә инде иң зур бүләгебез турында әнә әниләре әйтер, — дип. инде чәчләренә бераз ак куна башлаган булса да, элеккеге нәфислеген, мөлаемлыгын югалтмаган Мөстәфидәсен күрсәтер. Тыйнаклыкны бар нәрсәгә караганда да кыйммәтле хәзинә дип санаган Мөстәфидә тыныч кына: — Зур байлык дигәнебез — биш кыз, бер егет. Аларның балалары, ягъни безнең оныкларыбыз. Үзебезнең исәп буенча, алар барысы да бүген коммунизм җәмгыятенә ныклап аяк баса башлаган чорыбыз өчен лаеклылар, — дияр идем. — Ни өчен шулай бик нык ышанып әйтәсез бу сүзне? — дип сорар әлеге акыл иясе. — Чөнки без, — дияр Кәрам. Мөстәфидәсенең сүзен куәтләп, — үткән гасырыбызның соңгы чирегендә, техника һәм материаль байлык үсешебезгә генә түгел (алар капиталистларда да җитәрлек), балаларыбызны, гомуми җәмгыятебездәге барлык кешеләребезне дә әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар, хәлиткеч игътибар бирдек. Исерек башлар, ялганчылар, ялагайлар, караклар һәм бюрократлар, хезмәт яратмаган әрәмтамакларның берсен дә яңа гасыр, яңа мең еллыкка алып керәсебез килмәде. — Алайса, сез безнең гасырга тулысынча лаек кешеләр, барыгыз да рәхим итегез!— дип. Кәрам Гариповның өч дистәдән ашкан олы гаиләсен алга уздырыр. — Чү! Безне алга уздыручы, әлеге әхлак сагында торучы яшь профессор Актаныш ягы егете түгел идеме соң? — Булыр, булыр. Актаныш ягы да булыр. Арча. Буа якларымнан да булуы мөмкин, Мәскәү Ленинград, Ташкент. Уфа. Алма-Ата — барысы да үзебезнең як бүген, —• дияр кара чәчле, кап-кара һәм куе кара кашлы Кәрам Ул бу чорда әле һаман батыр йөрәкле ир-егет булып исәпләнсә дә үтелгән озын, авыр юлы, яшьләрнең дә саны басу аркасында, элекке җитезлеге бераз кимегәнгә күрә, салмаграк атлый атлаәын, шулай да җаны тыныч, күңеле көр, һәр яктан сәламәт ул. Кәрам һәм Мөстәфидәләр гаиләсе — соклангыч гаилә Киләчәк буын сорау бирә калса, сорау бирүченең күзенә туп-туры карап җавап бирергә әзер алар