ТАБЫШЛАР ҺӘМ ЮГАЛТУЛАР
Миргазиян Юнысның Энҗе эзләүчеләр» исемле яңа җь.енть.- гында язучынт. -■ е грме ег» якын вакыт эчендә 0 961— 1979) язылган повестьлары, тикәяләре новеллалары һәм юл яэмаларь тупланган. Китапнь авторның чСаиланмвнсы дип .карга була Шуңа күрә бу басма язучының иҗат йөзе аның художество үзенчәлеге турында уйланырга шактый уңайлы форсат тудыра М Юнысның «Тозлы җил.» һәм -Теләп алган давыл» повестьлары уңае белән тәнкыйтьтә әйтелгән фикерне кабатлап, шуны әитә ң җөмләләре еш кына кытх» ршы булып чыга, стиленә матур эчке аһәң, халыкның үзендә ту^ан моң милли рух җитенкерәми Аның әсәрләрендә кагькапар, ягъни русчадан турыдвн-т/ры тәрҗемә ителгән җөмлә конструкцияләре әледәнәле очрап тора. Бер -енэ м-сал. Тәлинкәләрдә тыгыз шома тәнле алсу помидорлар Төзелешеп юрган шәоаб шешәләренә тир тамчылары кунган» :-Бәйр->м ■ повесте, 92 6). Помидор турында «тыгыз шома тәнлек дип әйтел була микән! «Тән» дигәндә, гадәттә ниндидер җаи иясе иуэлә ютыла бит Ә «нде җылы бүлмәгә керткәч дымланып киткән шешәләр турында «тир тамчылары кунган» дип әйтү («запотевший» сүзенең калькасы) татар теле кануннарына бөтенләй сыймый. М. Юнысның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты — туктаусыз уйлану, һәрбер күренешнең асылына төшәргә омтылу Автор җирдә яшәүнең максаты, матурлык ның нәрсә икәнлеге, кеше табигатенә хас булган кайбер сәер яклар турында үз фикерләрен белгертә адым саен диярлек лирик һәм публицистик чигенешләр ясый. Бу сыйфат язучы иҗатының һәм уҢаи. һәм йомшак якларын удыра Бер яктан. М Юныс гади күзәтүләрдән фәлсәфи гомумиләштерүләргә омтыла, шуның белән әдәбиятыбызның географиясен генә түгел. интеллектуаль дөньясын да баета укучыны да уйланырга өйрәтә Икенче яктан исә. аның фәлсәфәсе кайвакытта артык гади билгеле әйберләр тирәсендә әйләнеп, «тешкә тия» башлый («Җәяүпе филост ф») Әдәбиятта бармак белән төртеп күрсәтү мәҗбүри түгел бит укучы үзе образлар тәэсирендә нәтиҗә ясаса, отышлырак булачак Җыентыкка төрле характердагы әсәрләр тупланган Монда фәкать экзотикага гына корылган, күтәренке романтика, хәтта кайвакыт төче сентименталь рухта язылган әсәрләр дә очрый ( Энҗе эзләүчеләр» «Харара җиле искәндә., «Җәяүле философ» һ 6). Әлбәттә, гадәттән гыш вакыйгаларга нигезләнгән андый әсәрләрнең дә үз укучысы бар Әмма, минем карашымча, язучының иң көчле, иң отышлы яклары аларда түгел, реалистик планда язылган әсәрләрдә тул».рак ачыла Анарның иң уңышлысы — «Табу һәм югалту» повесте шикелле Журналист Габдрахман кечкенә кызы Кәримә белән туган авылына кунакка кайта Хатыны Мәрьям башта алар белән кайтырга теләми Ир белән хатын арасында шуның аркасында сүз чыга, ара бозыла. Ләкин берничә көн үтүгә, үз хатасын аңлаган Мәрьям ире белән кызы артыннан аөыпга кайтып төшә Әсәр гаиләдә татулык һәм иминлек урнашуы белән тәмамлана .Фәриха карчыкның самавары иминлек һәм гаилә татулыгы җырын көй ләп утыра иде .Менә шушыдыр инде ул М чын бәхет».— дип уйлады Габдрахман Чыннан да. шатлык нәкъ шушы иде». Әсәрнең теп герое Габдрахман безгә М. Юнысның -Тозлы җил» һәм «Теләп алган даеыл» повестьлары буенча таныш. Аның Мәскәү университетында укып, соңыннан диңгезче булып китүен, корабльдә шактый авыр эшләр башкаруын, четерекле ситуацияләрдә калуын б^з инде алдагы әсәрләр буенча беләбез Яңа повестьта Габдрахман олыгая, рухи яктан да җитлегә тешкән. Тормыш тәҗрибәсе аны дөньяны тирәнрәк аңларга өйрәткән. Ләкин характеры әллә ни үзгәреш кичермәгән. Алдыбызда шул ук тынгысыз җанлы, саф вөҗданлы, тормышның, яшәүнең мәгънәсен эзләүче Габдрахман Соңгы елларда ул шактый дәрәҗәле урыннарда эшли — Диңгез флоты министрлыгында бүлек мөдире була, соңыннан Мәскәүдә чыга торган журналларның берсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. Уйлап карасаң, нинди зур үсеш! Кара- ярның ярлы Бәкер малае — элекке заман булса — бу турыда хыялланырга да кыймас иде Совет власте тудырган яңа шартлар һәркемгә дә үз максатына ирешер өчен зур мөмкинлекләр бирә Габдрахман моны яхшы аңлый. Ләкин шәһәрләшү (урбанизация) процессының кире яклары, югалтулары да нэк түгел. «Иртән уяну белән, кабаланып йөгереп йөри башлыйсың, авып йокыга киткәнче туктый алмый йөгерәсең. Темпны әкренәйтеп тә, туктап та булмый, чөнки яшәү ритмы шундый. «Стресс»,— дип зарлана Габдрахман хатынына. Мәрьям дә эш урынына башта унбиш минут тынчу автобуста, аннан соң илле минут метрода һәм тагын ун минут кеше тулы троллейбуста бара. Юлда җаныңны чыгарырлык ител кысалар. Эшкә барып җиткәнче тәмам хәлдән таеп бете. Аерма тик шунда — Мәрьям бу тормышка инде күптән күнеккән, шулай тиеш дип карый. Габдрахман исә әледән-әле туган авылын искә төшерә. «Авылда һәркем үз көенчә йөри. Җитез кеше — җәһәт. пошмас кебе — атларатламас Оҗмах тормышы авылда, җәннәт». «Анда шундый 0ӘХӘТ булгач, нигә башкалада интегеп яшисең?— дип каршы чыга хатыны.— Авыл тормышы миңа шулай ошаса, мин бер минут шәһәрдә тормас идем». Бетен бәла дә шунда шул. Шәһәрдә торып, өзлексез авылны сагынып, авылны мактап келтәкелтө шигырьләр язган шагыйрьләр шикелле, Габдрахман да, күпме генә зарланмасын, һаман да шәһәрдә яши бире. Туган авылын күпме генә сагынса да, Габдрахман шәһәр тормышының җиңеллегенә күнеккән «Эчкече аракыга шулай күнегә Уйнашчы хатын үзенең хыяие төнә» Шактый кызыклы күзәтү бит! Авторның бу сүзләрендә героена карата берникадәр ирония, мыскыллы көлемсерәү дө сизелә Әйе, Габдрахман ике арадарак калган кеше Чын мәгънәсендәге шеһер кешесенә әверелсә дә. ул һаман туган якларына омтылып яши «Ниндидер кеч кайтармый шәһәрдә тота, икенче бер кеч авылга суыра. Икесе дә аяусыз, бер-берсе белән килешә алмый торган кечләр» Габдрах ман характерындагы каршылыклар нәкъ шуның белән аңлатыла да Зәвыклары, дөньяга карашлары һәм башка бик күп сыйфатлары ягыннан ир белән хатын берберсеиә күпме генә якын булмасыннар, алар арасында ниндидер, автор сүзләре белән әйткәндә, пси кологик киртәләр дә бар. Шәһәрдә туып үскән Мәрьям өчен (Мәскәүгә аның әти әниләре күчеп килгән булганнар) Габдрахманның авылдашлары чит һәм ят тоелалар. Аларның телләре дә русча сөйләшеп үскән Мәрьям өчен әллә ничек ят. «инглизчә шикелле» Авыл кешесенең бер сәбәпсез үз-узен кимсетергә тырышуында («Бед ни. бед авыл кешесе Бед инде кая башкала кешесе белән ярыша алмый- быд») ул ниндидер астыртын мәкер күрә Авылга кайткач туган-тумача, күрше-күләннең яшь киленне сынал, аның һәр хәрәкәтен, һәр сулышын тикшереп торуын җене сөйми. Авыл кешесенең яхшылыгын, сабыр холыклы, табигый булуын таныса да, шәһәр кешесенең дикъкатьсезлеген туганнарына сүлпән каравын артыграк күрә. Авылга кайту аның өчен үзенә күрә бер газапка әйләнә Монда ул үзенә урын таба алмый, иркенләп ял итә алмый, тәмам аптырагач үкереп елый башлый Ә ире аны аңламый, гади психоз дип уйлый, Уатынының авылга кайтырга теләмәвенә чын күңелдән рәнҗи Менә кайда ул — ир белән хатын арасындагы каршылыкның теп сәбәбе! Безнең әдәбиятта Мәрьям кебек шәһәрчә яшәп, шәһәрчә уйлап, авыл кешеләрен өнәп бетермәгән кире тип персонажлар очрый. Бу повестьтагы Мәрьям исә асылда яхшы кеше—эшчән, искиткеч тырыш, саф веҗданлы Мәктәпне дә, институтны да ул гел бишлеге генә бетерә. Фәнни-тикшеренү институтында бергә эшләгән иптәшләре дә аны чын-чынлап яраталар, ихтирам итәләр. Ире белән дә алар яратышып, бер-берен аңлап яши лар Әмма «психологик киртәләр» кала бирә, аларны җиңел гене алып ташлап та, сикереп үтеп те булмый! Туган халкыңнан, аның тел. культура әхлак чыга накларынкан ераклашу нәтиҗәсендә туган бу киртәләрне аеруча ачык итеп кеч кенә Кәримә обраэында күрергә була Кәримәнең авылга беренче килүе Габдрахман өчен иэге булып тоелган нәрсәләр аның өчен чит һәм ят Ул аларның мәгънәсен аңламый, күңеле белен кабул итә алмый. Әтисе тәмле сулы салкын чишмә турында сөйләгәч. «Әллә тау астына водопровод күмгәннәрме?»— дип сорый Чишме суының салкынлыгын да шунда вшерелгәи холодипьииктаи дип уйлый Чишме монда символик мегьиег» »• i эб драхман ечеи ул күңелгә азын бирә ’орган саф чыганак Кариме емен исе— •*« кробль кайнамаган су гына ■ Җирдв* чыккан су чиста буламыни?.. Беренче карашна, Кәримәгә бәхе-ле бү лып үсәр өчен барлык шартлар тудырып ган. Ата-анасы аның өчен үлеп торалар У-n башкаланың балалар бакчасына йөри аны фәннең иң соңгы казанышларына таянып тәрбиялиләр Ә шулай да, әсәрдә күренгәнчә. Кәримәнең күңеле нәрсәдәндер китек Аңарда сабыйларга хас ваемсызлык юк. Уен-көлкене белми, күңеле һәрвакытта диярлек төшенке Бар белгәне — әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрне тикшерү Әз генә киеренкелек гуса да ул ихлас күңелдән борчылып, ут йотып йөри «Бала мондый булмаска тиеш.— дип уйлый аның турында әтисе.— Ваемсыз, шат күңелле булырга тиеш. Уен- көлке белән, сайрар кош шикелле яшәргә тиеш бала. Бала чакта без шулай идек. Кәримә кебек чакта без табигать кочагында. әкияттәге кебек яшәдек». Ләкин эш табигать кочагыннан аерылуда гына түгел, әлбәттә. Кечкенәдән үк туган халкыннан, милли культура байлыкларын- нан аерылып үскән, татарча бер авыз сүз белми торган Кәримә (әти-әнисе дә үзара русча гына сөйләшәләр) авылдашларын гына түгел, туган әбисен дә аңламый, аның белән сөйләшә дә, аңлаша да алмый Бу да шактый җитди югалту түгелме’ Күрәбез ки, автор бүгенге тормышка фән-техника революциясе алып килгән үзгәрешләр турында уйлана, аларның һәм уңай, һәм кире якларын билгеләп үтә. Бу яктан аның әсәре Ә. Еникинең «Туган гуфрак», -Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләре белән аваздаш. 1979 ел баФында үткәрелгән халык санын теркәү материалларына караганда, соңгы ун ел эчендә генә ил буенча авыллардан шәһәрләргә 15,6 миллион кеше күчеп килгән. Әгәр 1940 елны авылларда илебез халкының өчтән ике өлеше (67 проценты) яшәсә, хәзер исә өчтән бере геиә калган (СССР буенча — 38 процент, РСФСР буенча — 31 процент). Бу объектив күренешне демографлар да. социологлар да. экономистлар да төрле яклап өйрәнә. Әдәбиятыбыз да ФТР үзе белән алып килгән бу үзгәрешләрне читләтеп узмый, аның кеше җанына, кеше психологиясенә ясаган йогынтыларын тикшерә. М Юныс бу процессның ике ягына аеруча басым ясый, Беренчесе — бүгенге кеше һәм борынгыдан килә торган әхлак нормалары. Шәһәргә күчеп килүчеләрнең элеккеге элемтәләре өзелә. яңалары исә алай тиз барлыкка килеп өлгерми. Шул җирлектә кеше белән исәпләшмәү. минминлек, шәхси байлык артыннан куу һәм башка шуның ише яман чирләр тарала М Юныс бу чирләрнең ни кадәр куркыныч булуларын Инна Ивановна Ярославцева һәм Борис Израилевич Теодориннар мисалында күрсәтә. «Инна Ивановнаның һәр әйбере иң югары сыйфатлы: чиксез • кыйммәтле күлмәге, итеге, каләме, төймәсе, ире, квартиры, эте. фәнни эш бүлешкәндә эләккән темасы — һәр нәрсәсе. Хәтта ул туалетка да чит илдә эшләнгән кәгазь белән йөри» Теодорин исә тагы да куркынычрак. «Рациональ акыл белән эш итүне» үзенә кагыйдә итеп алып, ул үз рәхәте өчен бернәрсә белән дә хисаплашмый, әхлак нормаларына көлеп кенә карый, кеше җанын пычратуны да чүп дип тә белми Әгәр Мәрьям әлегедәй пычрак җаннарга каршы тора ала икән, монда инде аңа тәрбия бирүче, халыкның үзеннән чыккан, авылда туып үскән мәрхүмә әнисе ■гаепле». Икенчесе — кеше һәм табигать. Бу мәсьәлә дә соңгы елларда әдәбият битләреннән төшкәне юк (Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» романын искә төшерү дә җитә). Табигатьтән ераклашкан саен кеше җаны табигатькә ныграк тартыла, чөнки «асфальт һәм таш дөньясы» кеше күңелен котылгысыз рәвештә ярлыландыра. Тооглышыбыз елдан-ел алга бара, күз алдыбызда гына нинди зур үзгәрешләр булып тора. Бер Караяр авылында гына, автор күрсәтүенчә, авыл тулы техника — машина. трактор. мотоцикл, комбайн һәм тагы әллә ниндиләре. Чыбык читәннәр. кыйшаеп беткән киртәләрне бик тыоышып эзләсәң дә таба алмассың. Авыл урамында алты, сигез, ун, унике почмаклы мәһабәт йортлар күтәрелгән. Салам түбәле йорт бөтен авылда берничә генә калган, анысы да ялгыз карчыкларда гына. Ләкин шул ук вакытта югалтулар да бар. Кайчандыр каз үләне үскән авыя урамнарында — кантарланып беткән кара балчык. Урманнар бетә язган, инеш саеккан. чишмәләрнең күбесе кипкән. Урамда каз бәбкәләре күренми, кошлар сайравы да ишетелми. Йокыдан да кечкенә Кәримәне әтисе вәгъдә' иткән әтәч түгел — трактор гөрселдәве уята. Табышлар һәм югалтулар... Беренчеләрен тагын да үстереп, киңәйтеп, икенчеләрен бетерергә, һич югы, мөмкин кадәр киметергә иде — менә нәрсә турында уйландыра М. Юнысның яңа әсәре. Чишмә янында очраган таныш булмаган агай Габдрахманга болай ди: «Кайбер бәндәләр халыкны 'акчага, малга баетып кына бәхетле итмәкче.— юк, булмый. Яшәгән җиреңдә чылтырап чишмә агып, шаулап үскән урманнарында кәккүкләр кычкырып, сандугачлар сайрап тормаса, адәм баласының хисләре ярлылана. Чыганакларны сакларга кирәк, табигатьнекен дә. халыкныкын да». Минемчә. «Табу һәм югалту» повестеның төп идея юнәлеше нәкъ шул сүзләрдә ачыла да