ШАГЫЙРӘНЕҢ ЯҢА АЧЫШЛАРЫ
Әcap язарга тотынганда, кайсы шагыйрь нәрсәдән этәргеч алып китәдер, өзеп әйтүе авыр Кемгәдер отышлы яңгыраган бер рифма гына да җитәргә мөмкин, икенче берәүнең күңелен яңа табылган образ канатландырадыр. Саҗидә Сөләймановага исә болар гына аз, шигырь иҗат итү өчен аңарга ачыш кирәк. Дөньяны таныл-белүдә кеше берөзлексез яңадан-яңа ачышлар ясап тора. Алар- иың гасырлар агышына үзгәреш кертер- дәйләре бар, бәләкәйләре бар. шигъри җаннарга илһам бирә торганнары. Саҗидә Селәйманованың «Аланнарда балан»1 исемле яңа китабында андый ачышлар күлме соң?.. Шагыйрә китапка исем булырдай шигырен. Аланнарда балан ак чәчәктә,— яшь гомернең баллы тәлгәше. Болыннарга, күңелләргә патша чәчкә таҗы кигән җәй башы... — дип алып китә дә болай тәмамлап куя: ...Аланнарда балан тамчы-тамчы. Ак чалмалы салкын кыш башы. Янып тора балан, тамып тора кышлау кошлар язга чыкканчы. Нибары дүрт строфалы шул шигырьгә С. Сөләйманова тулы гомер, яшәү мәгънәсенең асылын сыйдыра алган. Дөрес, әсәрдә ул хакта сөйләгән төшенчәләр юк, автор ишарә дә ясамый. Әмма шигырьне аңлап укыган кешенең күз алдыннан, һичшиксез, тулы гомер узар, аны җирдә яшәүнең нәтнҗәлелеге турындагы тирән фикер кызыксындыра башлар, уйга салыр. Китапка кертелгән күпчелек шигырьләргә фәлсәфи уйланулар нәтиҗәсендә табылган яңалыклар, яңа ачылган күренеш яки хакыйкатьне тасвирлау хас Кайбер шигырь җыентыкларында мондый табышлар бизәк сыман гына ялтырап-ялтырап китә, ул әсәрләрнең авторлары шәп яңгыраган рифма, сүз уйнату һәм купшы сурәтләүләр белән чамадан тыш мавыга кебек. Әлбәттә, андый шигырьләрнең дә үз укучысы булырга мөмкин һәм әдәбиятта алар тулы хокук белән яши бирә Саҗидә Сөләйманова әсәрләре исә фикер тыгызлыгы, укучы уен күңел тирәнлекләренә ' Аланнарда балан Татарстан китап ношриа ТЫ. Казан. 1979 гл алып керергә сәләтле булуларь. белә» «а рактерлы Вакыт-вакыт шагыйрәнең сүз сөреше фикер йөртүе шакть и катлаулана. юлларга күз йөгертеп алудан гына берни дә аңламыйсың, кабат уиыисың Менә җөмләдән бер шигырь .-Үткәннәр бездән корбан сорамый, хәрабәме, коралмы — яд итеп, кеше баш ия . Киләчәк алдында без — аягүрә. Ул бездән сабак ала. бәя бирә. Укучы моңа охшаш юлларны, шик тә юк. каткат укый һәм, сүз саен тукталып, тирәндәге мәгънәсенә төшенгәч тагын бер мәртәбә кабатлап куя ■ Аланнарда балан» китабында төрле чорда, төрле шагыйрьләр кагылып узган темага багышланган шигырьләр дә юк тү- • гел «Әй, Айбикә». «Яр буенда». «Боз акканда. атлар чапканда» «Идел — Ка~л һ. б.лар кебек ай. диңгез, яз. Идел, Җир яки аерылышу, яратышу, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт турында язылган шигырьләр байтак. Тик аларныи һәркайсында шагыйрә үзе булып кала, берсендә дә моңарчы әйтелгән фикер, язу формасы, сурәтләү алымнары кабатланмый Шигърият өчен мәңгелек дип саналган темаларга кагылганда да С. Сөләй- манова кайберәүләр кебек диңгезнең «зәңгәрлеге-нә, айның «яктылыгына Иделнең «киңлегеонә мәдхия җырлау бе лән чикләнми, укучыга үзе генә белгән, тойган, сиземләгән һәм ачкан яңалыин»' тәкъдим итә. Комнан ташлар әвәли дә днңгех ташларны ком итә теләсә. Ыргылалар ташлар йомарланып, тәгәрәтә дөнья — куласа. — ди ул «Яр буенда» дип исемләнгән шигырендә һәм җыйнак кына шул шигъри юлларда автор дөньяда өзлексез дәяем итүче көрәшне сурәтләүгә ирешә ...Диңгез тиңсез — комнан таш әвәли, ташларны ком итә теләсә. Ярлар текә — тәкәбберлек түгеп, җан хөрлеге өчен керәшә. Китапны .тоташтан күз алдына китерергә тырышсаң, аңа хас тел сыйфатны, автор алга куйган үзәк максатны тоярга Ә мөмкин, чүпчелвн шигырьләрдә тасвир- л-нган котылгысыз кискен көрәш, җимерелүләр һәм җиңүләр позициясеннән торып, шагыйрә шәфкатькә, тугрылыкка, матурлыкка өнди Гади кешегә әллә ни әһәмияте сизелмәгән күренешләрдән ул яктылык эзләп таба, булып узганнарны яхшыга юрый укучысына шуны расларга тырыша “Нидер яна- шигырендә: . Безне яклар эчен чыршыларның — ди ул. Яки Кешеләрнең елмаюын күреп, яшәрәләр икән докторлар. — дип. үзенең '‘Хирурги шигырендә врачлар хезмәтенең әхлакый мәгънәсен ачып »Кар ява» шигыре С Сөләйманованың дөньяны матур. кешеләрне шәфкатьле ител күрергә теләвен аеруча тулы дөлил- . Берәүләргә — салкын кар бөртеге, берәүләргә — йолдыз, энҗеләр! Карны кар дип белгән син акыллы, ак чәчәкләр күрәм мин җүләр. ..Уең нинди, шундый төскә буя — Өр-яңадан дөнья агара! Җир карасын, кыр ярасын каплап, өметләрне аклап, кар ява. Хәер мондый рухта язылган шигырьләрне мисалга китереп бетерү мөмкин түгел, ченки китапны китап иткән ул шигырьләр санаулы гына түгел. Арадан «Мин Зөһрәсе җырның. .Икмәк», «Сер алдым». Канатланып, давылланып килде», «Сабыр канатларым-, «Сау бул. язым!». «Тау тарта мине» кебек шигырьләрне һәм «Мәңгелек ут» бүлегенә кертелгән поэмаларны, аерып алып, хупларга мөмкин булыр иде. Әмма бу аеру башка шигырьләрнең кыйммәтен төшермәскә тиеш, чөнки җыентык укучы тарафыннан тоташ кабул итрлә һәм инде телгә алып әйтелгән олы максатны алга сөрә, шуңа ирешә Шул җәһәттән чыгыл фикер йөрткәндә, укучы күңеленә шик сала торган бер нәрсәне искәрми булмый Күләме җыйнак кына шушы җыет тыктагы 14 шигырь аерым кешеләргә багышланган Дөрес, бу төр шигырьләрнең дә күбесендә автор китап алдына куелган төп бурыч юнәлешеннән тайпылмый, сурәтләү чараларын да сыегайтмый, фикерләрне дә саектырмый. Шулай да, кайбер багышламаларны укыганда, күңелдә моның шигърияткә әллә ни бәйләнеше юк, мондагы сүзләр фә- лән-фәләневкә адресланган бит дигән ши- келлерәк чикләү тора. Бар, олы шагыйрьләр иҗатында да әсәрне аерым шәхесләргә атап язу күренешләре бар Пушкинның Кернга язган юлларын, мәсәлән, кем генә изге дога урынына ятламаган!? „И сердце бьется я упоенье, И для него яоскресли внояь И божество, и вдохновенье. И жизнь, и слезы, и любовь. Бер генә затка ишеттерергә теләгәнең дә бөтен укучыларың күңеленә хуш килә икән, аны кабул итәләр, хуплыйлар икән, багышлый бир! Китап баштанаяк гел шундый багышламалардан гына торса да, сүз әйтеп булмас иде. мөгаен Хикмәт шигырьнең кемгә аталуында түгел, ә анардагы гомумиләштерүнең җитенкерәмәвендә Фикерне ныгыту өчен С. Сөләйманованың арада иң уңышсыз чыккан бер багышламасын укып карыйк ...Идеаллар белән одеяллар буталалар, чыксаң толчокка. Кесә караклары бар базарда, Күп сайланып, берүк талчыкма. Әллә авторның өзеп әйтер сүзе өлгереп җитмәгән, әллә аларны, гомумән, китапка кертүнең кирәге булмаган — багышламаларның кайберләре отышсыз. Әһәмияте артык зур булмаган бер детальне элеп алып теләсә кемгә шигырь юллау, кызганычка каршы, башка шагыйрьләребезнең дә гадәтенә кереп бара. Кирәк микән? Андый сүзләрне танышыңның үзенә генә язып тоттыру дөресрәк түгелме? Ул шөгыльне һәвәскәр агитбригада репертуарын төзүчеләргә, акыннарга калдырып тору хәерлерәк булмасмы? Бәхеткә каршы, «Аланнарда балан» китабының яктылыгын, сәнгатьчәлеген һәм мәгънәви кыйммәтен ул берничә шигырь киметә алмый. Әдипләр дә, әдәбият сөюче меңнәрчә укучылар да китапны яратыр, үз итәр, мөгаен.