Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Абай Конанбаев Кыран беркет нәрсә гене алмас аулап? Берәүләр йери тилгән, козгын асрап, Кыран очса, алар да җибәрәләр Үзләренең ике кошын ике яклап. Каркылдап козгын калмый арттан оча, Ә тилгән естәи канат кага лап-лап, Ауламыйлар, аулатмыйлар бөркеткә до. Ияләре атта, тузан китә каплап. Соңра алар куаналар кошларына Тотышмыйча, йәрген өчен комачаулап. Ни файда мондый аудан диюче юк. Йөри бирә һәрбере үз кошын мактап. Моннан юк ни тәнгә, ни җанга азык, Хәйран илем шулай яши үзен алдап... Киң илем, казагым — ай, хәйран йортым, Чәчтараш юк, авызыңа төште мортың * †, Яхшы белән яманны аералмадың. Бере канда, бере майда ике уртың. Эчтән көләч чыраең шундый әйбәт. Кайдан гына бозылды соң болай сыртың? Аңламыйсың үз сүзеңнән башка сүзне. Авыз белән урак уру — бар да кыртың*. Үземнеке дия алмый үз малыңны Көндез көлкең качты йездән, тенлә — йокың. Күрсә-кыэар * килә күзен бәйләмичә. Тегеләй-болай итә, баса алмый кортын, Бер-бер артлы бигә менә гол вак-төяк. Менә шул да ала инде илнең котын. Тезелер дип икеленми өйтелмыймын Үз кулыңнан киткөчтен ирнең, йортың. Агай-эне кабарта юкка сыртын. Аның да бозды, ахры, ходай холкын. Берлек юк. бөрәкет юк, ки сөю юк. • Морт - мыек • Кыртың - буш суз. кү« сүз † Күрсв-кызар бу урында кеше малына кызыгучы, барымтачы мал талаучы Буталды бар байлыгың, баккан елкың. Башта ми, кулда малга талаш ачкан, Көч сынашкан көндәшлегең боза йортың. Төзәлми эчтә йөрсә ачу, үпкә — Ачылмас беркайчан да чырай-күркең. Тыянаксыз, бәйсез пошыну дигәне дә Файдасыз шул буш көлке дә. байгош йортым. Сүз аңларлык бер кешегә туры килсәң, Ул да пыш-лыш итә, шикле һәм астыртмн. Яңа карда бөркетчеләр чыга ауга, Таудан төлке табыла аулаганда. Бер ганимәт була шәп ат, яхшы юлдаш, Өс-башың да килеп торса бик таманга. Үзән буйлап киекнең юлын табып. Яр башыннан канат җәеп эз алганда. Бөркетче тау өстендә, бөркет аста, — Күзәтү ансат болай аулаганда. Томагасын 1 алу белән, ерактан ук, Кыран бөркет үз корбанын сайлаганда, Түбән очсам төлке тауга качар, диеп, Канлы күз менсә үрләп һаваларга, Туктап кала кинәт качып барган төлке, Котылмасын белеп, табалмагач чара, Әзерләнә талашырга тешен кайрап, — Башкача әмәл калмый чебен-җанга, Тамашаны күреп кәефле аучылар Чаба атта, карамыйча егылганга. Кырык пычак тешен ыржайтса да төлке Була алмый карулашыр яу кыранга. Аякларда сигез сөңге 2 хәрәкәттә — Бөркет батыр тырнак җәйгән, калмый таңга. Канат, койрыклар сызгыра һава кисеп Кыран күктән шарлавыктай атылганда Айкашалар икесе ялт-йолт килеп, Чыккандай ике батыр канмәйданга. Берсе күк, икенчесе җир ерткычы. Кеше өчен батышалар алар канга. Кар ап-ак. бөркет кара, төлке кызыл, — Шуңа охшаш сылу түшәккә ауганда: Кара чәче дулкынланып, ике терсәк Шулай кагына иреннәрдән суырганда. Ап-ак тән, кып-кызыл бит, яп-ялаигач. Кара чәчләр сибелеп, күзләр йомылганда Охшый сылу бөркет баскан шул төлкегә Кияү белән тар түшәккә сыенганга. Төлкенең дә уйный калак сөякләре Кыран бөркет аска ботарлап салганда. Бөркете дә. хуҗасы да кукраеша Җитмеш төрле хәйлә остасын алганда. «Өере белән өч тугыз»3 дип, шаян көлеп Агасы мәл бәйләсә тагын янга, — Томата — ау кошының күзләрен каплый торган күн маска 1 Бөркетмен тырнаклары • Өере белән өч тугыз елкы (ат) бүләк иткәндә әйтелә Өерең өч тугызга артсын дигән Томанны кыңгыр киеп насыбайны ’ Бер атасың шулай кәеф килгән җайга. Таудан җилен җыйгандай куп киек алсаң Шуннан да зур бәхет бармы икән ауда1 Күкрәгеңдә һичбер яман ниятең юк. Тик ау гына була уйда кош салганда. Бер кемгә дә бер зыян юк мондый эштән Бу бер күңел ачыл йөрү сунарларда Жаны сизгер күңеле хуш фикерлеге Барысы да бик ачык бит уйланганда. Күз алдына китерәлмассың ләкин тыңлап, Ауга чыгыл син үз күзең белән бер бак Хәер, оста сүзне мавыгып тыңлый бәндә. Кызу көндә ял иткәндәй күләгәдә. Шулай да аучы укысын моны, дуслар, — Аңлашылмас сунар тәмен белмәгәнгә. Җилсез тәндә якты ай, Шәүләсе суда дерелди. Авыл арты — тирән сай ‡ §, Ташыган инеш гөрелди. Агачларның яфрагы Шыбырдаша, серләшә. Күренми җирнең туфрагы. — Үлән үскән тезгәчә Тау яңратып җыр чалып Эт өрдереп як-якта. Сагындым сине. Күрмәдем бит күп гомер. Кеше дип мине Хат та язмадың бит бер. Бии кыйналды күңелем, — Язмышыма күндем.. Әгәр бу зарым Барып җитсә янына. Сагыш-уйларым Им булмасмы ярыма: Уятмасмы аңым. Эретмәсме җанын? Казакъчадан НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәләре. • Тоиях бүрек • Ныыбх* яту лаыз тчи жссе кябу § Ся1 - ү шн Йөрмәдекме юл алып Очрашырга аулакта? Истеме оялганың. Бер туңып, бер янганың. Йотлыгып тын алганың. Юкка каушап калганың?- Сүз ейтелмый төелеп. Каннан чакта йөрәгең. Тормадыңмы сееиел, Муенга батып иягең? Сызлана җаным. Синсез күңелсез көнем бетте бар хәлем. Тәкъдирдән килде золым, Әмер иткәч мәүля — Ниләр күрми бәнде? Сайрый бир, телем. Сыкрап, сулып салкыннан. Бөгелде билем. Ярым тангач антыннан Күңелдә гел сагыш. Ниге мондый язмыш?