Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Венера Туктарова Кыска шигырьләр — Бу матурлык сездә кайдан?— Кешеләр сорау бирә. Белмиләр микәнни шуны: Нәчкә төшенә төнлә дә Нур чәчеп Кояш керә. Көя җаннар. Ком чүленнән Бер йотым сусыз барам. Бармы бу чүлнең чиге дип Ялварудамы чарам? — Аны оныттым, дип, кайчан Тибәрсең син, йөрәгем? — Булыр микән ул чагында Минем сиңа кирәгем? Җилләде көннәр буена, Яумады яңгыр гына. Өметләндергән болытлар Таралды акрын гына. Эндәште бер гөл: «Бу синме, Чын яшәү биргән күгем? Уйлаган идем, бардыр дип Яндыруларга чигең?» Роберт Рәкыйпов Диңгез өсте сыек зәңгәр томан Диңгез өстен зәңгәр томан басса, Күңелләргә никтер моңсу була. Гүя кораб диңгезләрдә түгел, Бер урында тора, тоткын суда. Ярларны да каплап куйган томан, Уйларны да чикләп куйган сыман, Яшьсез генә диңгез елый кебек Шатлыгыннан, әллә кайгысыннан... Эх, сызлана күңел корабларның Ерак киткән шундый чакларында, Туган ярлар гүя, сөйгән ярлар Шул томанның теге якларында... Диңгез өсте сыек зәңгәр томан — Моңнар арта торган чаклар әле. Диңгезләрен күрми түзмәс кояш — Пәрәнҗәсен алып ташлар әле... Офыгына кадәр таныш булган Туган як бер чыгар каршыбызга. Иң беренче аны күрү бәхете Туры килер икән кайсыбызга?.. Йөрәк тагын шулай дулкынлана — Тәүге чыгаммыни диңгезгә. Малай учындагы кошчык кебек Талпынасың шундый мизгелдә... Бар шул... Сөям икән Җирне, үлеп сөям — Миндә кемнең нинди эше бар!? Диңгезләрдән янып кайтып киләм — Бар шул. Җирнең тарту көче бар! Чәчәк аткан зәңгәр кыналарым — Үзләрендә Җирем төсе бар. Күз алдымда ярлар — кыяларым — Бар шул, Җирнең тарту көче бар1 Серкәләре очкан арышларның Күңелемә сеңгән исе бар. Җирдә генә шатлык-сагышларым — Бар шул, Җирнең тарту көче бар! Зәңгәр Җирдә Туган илем бар дип, Бәхетеннән шашкан кеше бар. Мин ул шулай шашам Җирем бар дип, Бар шул, Җирнең тарту көче бар! Туган як Кояш нурында шаяра Энҗе чык тамчылары. Авырттырып күзгә керә Сибелгән чаткылары. Диңгездән туган авылга Сагынып кайтып барыш. Тирә-ягымда бал исе, Саргаеп килә арыш. Син һәрчак яңа көн кебек, Киченме, иртәсенме. Мин сине ишетәм, Туган як, Син мине ишетәсеңме?... «Читтә, — дисез, — рәхәт диңгезчегә, — Романтика тулы юл», — дисез, Диңгездәге сагынуларның тәмен Әй, белмисез әле, белмисез... Ярдан ераккарак киткән саен Киерелә бәгырь кыллары, Сөйгән кешең күздән очкан кебек Күздән оча Туган ил яры. Җирдән ерак диңгезләрдә йөзәм — Сагынулардан диңгез тар миңа. Дулкын булып егыласым килә Туган илнең мүкле ярына...