Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Галимҗан Латыйп

Мин бәләкәй чакта күрдем Димне, Кырүрдәкләр бала чыгарганда. Әнкәй миңа: «Оятлы иттең», диде, Өстембашым манма чыланганга. Дим буена төш тә чыланма да, Кунак малай, имеш, ярамый. Үрдәк бибиләрен куа-куа Йөгердек без камыш аралый. Дим суында чирткән ак балыклар Төшләремә кереп йөдәтте. Ул һаман да шулай балыклымы, Ул һаман дамы соң үрдәкле? Бер күрәсе килә тагын Димне, Ничегерәк барып чыгарга! Үзгәрмәгән, өшәнмәгәндер ул, Шулай яши бит ул җырларда. Җыерчыклар телен белсәң әгәр Кичке шәфәкъ яна, яна, яна... Чыга кызлар көтү каршыларга. Шәфәкъ нуры кунган тук башаклы Өлгерешеп килгән арышларга. Шул кырларда безнең ышанычлар, Безнең өмет, безнең куанычлар. Туасы таң безнең өчен бәйрәм, Туар таңнар булса, юаныч бар. Арыш исе, кара туфрак исе Җаныбызга кергән сабый чактан. Буразналар булып җыерчыклар Маңгайларга сызым-сызым яткан. Укып була аны, тәрҗемәсез, Җыерчыклар телен белсәң әгәр. Анда яшьлек, сөю, үкенечләр, Салкын чишмә, зәңгәр әрәмәләр. Барысы да шунда: күз яшьләре. Кыр өстендә калган каберләр Дошманнарның кара шәүләләре. Тораташтай каткан бәгырьләр Җиңү тантанасы. Туган туфрак. Якыннарның изге сулышлары. Башакларның кырда кыштырдавы, Магнитканың кайнар корычлары. Уеп-уеп ташка язылгандай, Мангайларда безнең бөтен үткән Үзебезгә сиздермичә генә Әнкәй аны ничә тапкыр үпкән. Тышта тагын зәңгәр суык, Зәңгәр боз өстенә чыгып Шартлады зәңгәр куык. Өйләр җылы. Безнең хәлләр шөкер-шөкер. Абзардагы малкайларның Хәле мөшкел. Куеныма тутырып үзләренә Җылы алып чыгам. Сер бирмиләр алар бер дә болай — Без түзәбез, чыдам... Уч төпләрем белән сыртларыннан Сыйпаштырам, назлыйм. — Бу суыклар үтеп китәр менә, Озакламый яз, — дим. Яткан җирләреннән торып берәм-берәм Сыеналар миңа. Аңлашылып бетмәсә дә сүзләр, Җан җылысы җиңә. Бар икән Бар икән яшьлек вакытның Онтылмас, алтын чагы. Ни тапса, шуны эреткән, Бер тоташ ялкын чагы. Ашкынып сөйдем, сөелдем Яндырдым, тапламадым Хыянәт җиле кагылса, Берсен дә якламадым — Сиздерә күрмә, — диделәр. Минме сер сакламадым? Бирелгән вәгъдәләремне Минме соң акламадым? Барлыгым белән яраттым Дөньяның хәл-әхвәлен. Булдылар шундый чакларым, Тамдылар күз яшьләрем. Тамдылар — якыннарымнан Аерылган чакларымда ...Гел изге теләкләр белән, Сагынычлы сәламнәр генә Килделәр хатларында. Сәфәр чыккан чакта, Мостай, юл капчыгыма иң элек синең җырларны салам, аннан әнкәй сүзен тыңлыйм: — Исән-сау йөре, балам! Әниләр гел шулай алар, изге уй, изге теләк. Беркемдә юктыр дөньяда әниләрдәге йөрәк. Тыныч бул, әнкәй, борчылма, юлдашым яхшы минем. Исемен беләсең килсә, «Мостафа атлы», димен. — Исеме затлы икән шул, мин тыныч, тыныч, балам Икегезгә дә бер очтан догалар укып калам... Рәхмәт минем әнкәемә, мине тапкан. Кеше иткән, үзе киткән. — Миңа, — дигән, — шул да җиткән. Кем буласымны белмәгән, үзе һаман йон эрләгән. Бәбкәемнең кул, аягы туңмасын дип, көн эрләгән, төн эрләгән. Йөрәгенең бар җылысы күчкән миңа. Ата-ана мәхәббәте шулай булган. Шулай килә. Ә балалар, алай түгел, көйсезләнә, ваемсызлар. Әниләрнең йөрәкләре көнен сызган. Төнен сызган. Яшәр елларын яшәми китеп бара алар иртә. Үкенечләр безгә һаман соңлабырак килеп җитә. Килеп җитә, вәйран итә, хәйран итә.Шуңа күрә Күлләр зәңгәр, күкләр мәрмәр тоелалар, Йолдызлардан җем-җем нурлар коелалар. Тынгы белми Җир әйләнә күчәрендә. Алмагачлар! Туй күлмәге өсләрендә. Чәчәкләрдән көн яктырган, җир яктырган. Җан рәхәте — язлар килде кыш артыннан. Язлар килде кошлар җыры белән бергә, Көн озайды: төн кыскарды бермә-бергә. Бар тереклек үз эшендә, үз хәстәре; Бал кортлары барлап оча чәчәкләрне. Алмагачлар төшләрендә алма күрә, — Шау чәчәктә утыралар шуңа күрә.Кар бөртекләре Уйнады кар бөртекләре урамнарда, Йөгерде кар бөртекләре бураннарда. Йоклады кар бөртекләре җиргә ятып, Җемелди кар бөртекләре нур уйнатып. Елмайды март, елык-елык ак бөртекләр, Җитте апрель, юешләнде ак керфекләр. Тотынды яз җирне-күкне камчыларга, Әйләнде кар бөртекләре тамчыларга. Сеңде җиргә, сеңде тамчы өмет булып, Шытты орлык, китте өскә күтәрелеп. Шаулады кар бөртекләре уңыш булып, Калмадык дип, без бу җиргә бурыч булып. Синең белән Яшь чагымда син мине бер үпкән идең, Шунда кайнар күз яшемне түккән идем. Минем яшь кыз, әле синең егет чагың, Син кабатламакчы булдың тагынтагын. Күктә йолдыз, түгәрәк ай торды карап, Мин оялдым йолдызлардан, эшем харап. Мин оялдым синең зәңгәр күзләреңнән, «Сөям» дигән синең назлы сүзләреңнән. Янды йөрәк, янды җирләр, янды күкләр, Аерылыштык, инде күпме гомер үткән. Язмыштырмы? Мәхәббәтең синең — бүтән, Ә мин һаман синең белән гомер итәм.