Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ

Журналыбызның 1976 елгы сигезенче санында без ^мәсәлчеләр мәҗлесе» үткәрә башлаган идек Шуннан бирле дөньяның терле илләре. илебезнең төрле милләт әдипләре эледән-әле бездә кунакта булдылар. Алар иҗатыннан сайлап алып татарчага тәрҗемә ителгән уйлавыбызча, иң яхшы һәм эшләнешләре белән үзен- чәлскле мәсәл үрнәкләре басылды Дннья әдәбиятында иң борынгы жанрларның берсе булганга, бу жанрның чорданчорга яңара барып үсеше аңа нигез салучы Эзоп иҗатыннан ук башлап күзәтелде аның теориясе һәм практикасына кагылышлы мәгълүматлар, әлбәттә, бик җыйнак күләмгә сыешлы иттереп, шактый күп очрак ларда бирелде. Журнал билгеле бер план һәм система белән даими алып бара торган оештыру лы бу иҗади эшкә йомгак ясау тәртибендә бүген урын туган әдәбиятыбызның кайбер мәсәлләренә бирелә Киләчәктә исә юмор һәм сатира осталарыбыз а.чарны тагын да күбрәк һәм яхшырак язарлар дип ышанырга кирәк

'Габдулла Тукай БАСКЫЧ Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч. Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә, Югары басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә Югары басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, ди, Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди Бер адәм килде дә шул чакта, әйләндерде баскычны Түбәнге басмалар менде, югарысы — түбән төште. 1910 Мөҗип Гафури ИКЕ ЧЕБЕН Бер үгез көн буенча сөреп сабан Авылга кайтып килә кичкә табан Үгезнең мөгезенә куныл килгән Бер Чебенгә бер танышы очраган Танышы шул вакытта моны күрде — Килә бу сабан сөргән үгез белән. «Күземә күренмәдең көн буенча, Кайдан кайтып киләсең син?» — дип сораган. Теге Чебен, эреләнеп, моңа карап, Зурланып, тамак кырып, бирде җавап «Көн буе сабан сөреп, арып киләм, Вакытсыз йөрмә әле бимазалап!» Сөйләшсәң Чебен төсле кеше белән, Мактаныр эшләмәгән эше белән Көн күргән кешеләр күп бу дөньяда, Чебен кебек, башкаларның көче белән 1911 О.г.мат Исхак ЯЛАГАЙ ҺӘМ БЮРОКРАТ Чыкмасмы, — дип, берәр файдалы эш. Пешереп бик зур бәлеш. Чакырып үзенә кунакка. Язу җибәрде Ялагай Бер Бюрократка. Бюрократ. Күз дә салмыйча аның хатына. Берәр гаризадыр, дип уйлап. Салып куйды сукно астына: Ялагай аны бик озак көтте — Бер көн дә үтте, Ике көн дә үтте, Бәлеш тә катып бетте. Бу мәсәлдән моральне Эзләп тә торма хәтта: Нинди мораль булсын соң Ялагай белән Бюрократта? Гайу.ыа Шалуков ДУҢГЫЗ Бер чучкага, чыгып туган илдән Бар дөньяны әйләнергә туры килгән Күреп йөргән ансын-монсын. Бик күп илнең башкаласын. Байтак вакыт үтеп киткән Чучка тәмам буйга җиткән, Үсеп, юанаеп, тулып, Туган илгә кайткан... Дуңгыз булып. Үз илендә ошамый бернәрсә моңа. Кырын карый ансына-монсына, Мыркылдый бу фәка.ь чит ил турысында...— Аерылгысыз чит илдәге Дуңгызлардан. ...Телгә алып. Мәсәл язып Көлүе дә җирәнгеч бит мондыйлардан! Г а.мил Афзал БЕР ТӨРКЕМ ИПТӘШЛӘР... Агымдагы оператив эшләр беткәч. Аю иптәш, Бүре иптәш. Төлке иптәш Чыктылар бер җилләнергә һава сулап. Объектлар карый-карый урман буйлап. Аю әйтә — Баш авырта, арыткан, ди. Бүре әйтә — Ничек карар Арыслан, ди. Кыюланып Төлке әйтә шул урында: — Ничек булыр чамаласаң өч борынга? Аю Бүре елмайдылар сүзсез генә. Хәлне аңлап Төлке иптәш тиз-тиз генә Шап иттерде бер Куянны колагыннан. — Менә, диде, шушы дурак тәртип бозган! Өзеп кенә каптылар да берәр кисәк. Сөйләшергә тотындылар җиңне иснәп. Ягъни, дуслар, безнең аппаратка килсәк, Штатны кыскартырга иде исәп — Куянетдин булдыксыз һәм ахмак иде. Коты качкан ике күзе шакмак иде. Андый куркак урманнарда сирәк иде.. Некролог әтмәлләргә кирәк инде. Каерып алган каен тузы кайгы тойды: •Бүген иртән Куян иптәш дөнья куйды. Куян иптәш иртә китте арабыздан — Моң-зар ага йөрәктәге ярабыздан Куян иптәш сизгер иде. тыйнак иде. Ул һәр җирдә көтеп алган кунак иде, Урлашмады, тайпылмады уңга-сулга. Принципиаль чаба иде туры юлда Образы урманга нур чәчәр, диеп, Күңелләрдә мәңге-мәңге яшәр, диеп, Күзләребез мөлдерәмә яшьләр, диеп, Кул куйдылар, Бер төркем иптәшләр» диеп t Заки Нури БЕР ҖЫЕЛЫШТА ...Вакыт җитте карар кабул итәргә. Төлке әйтә: «Рөхсәт сорыйм китәргә?» — Яслегә ул йөртә, имеш, баласын, Ничек аны соңга калып аласың?! Аю исә, имеш, салмак селкенеп, Күзе белән ашар була Төлкене Ә аннары әкрен генә тора ул, Юлын ишек тарафына бора ул. Залның кинәт шаулашуын күрүгә, Кузгалырга вакыт җитә Бүрегә: — Эшем көтә — көтү кайтыр чак җитә,— Дип китә ул. Ишек тагын шап иТә. Кул күтәреп хәтта сорау бирмәгән Куян, имеш, эсселәгәнтирләгән: — Керәм, — диеп, — өсне салып куям да... — Ычкынырга хәйлә таба Куян да. Залда кала Керпедер дә Көзәндер, Белмим, Бурсык качмый ничек түзгәндер?! һәм уйлый зал: «Кара нинди шомалар, Кара ничек оста итеп шылалар! Зарландылар, имеш, тәнкыйть иттеләр, Эшкә дигәч, ләммим дими киттеләр». Эз җуйганда тиз-тиз атлап үзләре, Ишетелеп калды әйткән сүзләре: — Ә карарны... кемгә кирәк, шул карар! ...Арсланга каршы иде ул карар. БӘП-БӘЛӘКӘЙ МӘСӘЛЛӘР БЕР БҮРЕНЕ ИШОК.. ЭШКӘ АЛА — «Көтүче булыйм!» дисең алайса? Очына чыга алырсың микән’ — Әлбәттә, чыгам! Менә хәзер үк Моннан туп-туры көтүгә китәм! КАЛАЧ ҺӘМ СОХАРИ АЙуллв Сэмхетдиноб ИКЕ ИМӘН АРАСЫ Яз җиткәч, кар киткәч, Аю кышкы йокыдан торган. Урманда иләс-миләс йөргәндә, Бер Куян күргән дә аны авызын ерган: —И-и, кыш буе гырлаган ■— Йокысы туймаган. Күзең һаман ачылмый, Йөнтәс йокы капчыгы!.. Куян такмагын ишеткән Аю аңа үчеккән, Артыннан куа киткән: — Ах сине, чабата колак! Китә алмассың ерак: Барыбер тотам — колагыңны ертам!.. Урман-чытырман аша, Тирән чокырлар аша чаба-чаба алга. Килеп чыга болар бер аланга. Ә анда Куш имән Ике кәүсә булып үскән Шулар арасыннан — ялт! — ■ Куян сикереп үткән. ЯҢА ФЕРМАДА Якты бина. Бетон идән. Җылы. Су кирәксә — кран борасың... УйлыйЧучка: «Нигә сазлыгы юк? Ә пычраксыз ничек торасың?!» ЧЕБЕННЕҢ ИСЕ КИТӘ — Күп өйдә булып күп кеше күрдем, Ник бар да сәер кешеләр икән: Үзләре бары идән таптагач Ни өчен түшәм түшиләр икән? БЕРӘҮГӘ БӘЛА. БЕРӘҮГӘ КӨЛКЕ «Фермада бүген ачык ишекләр Көне!» дип хәбәр тарата Төлке, һәм Бүре шунда ашыгып чаба. Барып җитүгә. Капкынга каба. — Ник мин Калач: хәтта күзе начар Күргәннәр дә мине шәйлиләр?.. — Бёлмәсәң, бел — бөтенесе сине Йомшаклыгың өчен чәйниләр. БҮТӘН ҖЫРЫ юк Йомыркасы кыза табада. Тавык әле һаман кытаклый... Үзен-үзе. димәк, мактаудан Бүтән җыр һәм яңа көй тапмый. БАРЫ ТИК МОРАЛЬ ...Ә моның бары морален укыйк, Тыңлагыз, менә ничек ди мәсәл: Туфрагын казып алган баздан да Фәкыйрьрәк булыр җирдә ни нәрсә? Аю дэ аның артыннан Туп ядрәседәй атылган. берни чамалап тормаган. Күрәселәре бар икән — Ике Имән арасы тар икән Башы сыйган, гәүдәсе сыймаган . Кыскасы, Куян шылган. Аю кысылган. Кыйссаның шулдыр морале: Аюны күз алдына китер дә, чамала чаманы — Үзең сыймас җиргә сикермә! Сэлмл! Шайдуллин ИКЕ КАРАНДАШ Бер үк ейдә хезмәт иткән Ике карандашның берсе — музейга, Икенчесе чүп кәрҗиненә эләккән. Соңгысы шунда ук куптарган гауга: — Ничек түзеп тормак кирәк бу алдауга?! Юна-юна Калуга да карамастан очы гына, Гап-гади бер Карандашны, ■ Ягъни минем замандашны, Олылап бик, Музейга куйдылар... һәм ник?! Ә мин менә, төсле Карандаш булсам да, Эләктем ошбу чуманга! Кая хаклык? Кая гаделлек? — Шау-шу кузгатканчы, элек Сөйләргә кирәк аерманы белеп!— Дигән аңа шул чак Акбур,— Бит замандашыңның хөрмәткә хакы зур: Аның белән — гаять мөһим булган Бөек әсәрләр язылган. Шулар белән сокландырды ул галәмне! Шуңа аны чорның иң булдыклы каләме Дисәк тә, булмас артык. Ә син, үскәнем, Гомер үткәрдең.. Бер игелексезнең кашын каралгып!