Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТАТАРЛАРЫ АРХИТЕКТУРАСЫНДА МИЛЛИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

Казан— рус һәм тотар үрнәге буенча тезелгән гүзәл шәһәр».— XVI га сырда инглиз Дженкинсрн әнә шулай дип язган Европа һәм Азия чиге борынгы татар дәүләтенең әкиятләргә кереп калган башкаласы — галим нер һәм сәяхәтчеләр ечен Катан әнә шундый кала була Шәрыкка да. Европага да хас сыйфатларны туплавы белән ул гади сәяхәтчеләрне генә түгеп, беек шәхесләрне дә таң калдырган «Казан, һичшиксез, Россиянең аеруча яхшы төзелгән шәһәрләрен ион берсе Яңа зәвык таләпләренә туры китерел салынган матур биналар, борынгы «иркәүләр, төз манаралы ныгытма һәм мәчетләр шәһәрне бизи һәм төрләндерә-’ — дип искә апа биредә 1833 елда булып киткән күренекле инглиз сәяхәтчесе Гель мерсеи Революциягә кадәр шәһәр ике кисәккә — руслар һәм татарлар яши торган элешләргә бүленгән була. Бу кисәкләр бер-берсеннәи тышкы рәвешләре белән ганә түгел, ә бәлки яшәүчеләренең мәдәни традицияләре белән дә аерылып торганнар «Биредә русларны хәтерләткән берни дә юи Гади Һәм еш кына шәрыкка тартятм Ысул белән салынган агач йортлар рәт-рәт тетелеп киткән саф шәрык кибетләре Төз. биек манаралар шәһәр күренешенә үзенә бертөрле төсмер өстиләр» Идел буг шәһәрләрен өйрәнгән Е. Беловның 1913 елда басылып чыккан юлкүрсә-иечендә Тагар бистәсе әнә шулай тасвирлана Тарихчы Каюм Насыйри язып алган риваятьтән күренгәнчә. Татар бистәсе башта Кабан күле яры буйлап сузылган урамнан гыйбарәт бул ган Казанның ул вакыттагы йөте турында без аз беләбез Биредә XVII гасырда булып киткән голландияле атаклы сәяхәтчеләр Адам Олеарий һәм Николас Виттен 'равюраларындз күп санлы чиркәүләре һәм манаралар» белән күзне иркәләп торган ныгытманың, йортларның һәм урман каплап киткән тирә-юньнең матур иркенлекләре сурәтләнә 1715 елда Казанда булып киткән инглиз сәяхәтчесе Джон Б-зпп Татар бистәсе кешеләре «...үз диннәрен тотыл бәйсет яшиләр һәм >өрле «оппеиләр дән файдаланалар Төркия, Персия һәм башка илләр белән сәүдә итәләр Алар «расында бик бай яшәүчеләр дә бар».— дип раслый Безнең ата-бабаларыбыз ерак унжидеиче гасырда ничек яшәгәннәр соң* 1л>тр бистәсе урамнары һәм йортлары нинди бу тг «нТ Этәр без бүгенге Татарстанның тән» ягындагы берәр кечерәк авылга барк>п кереп, үзебезне бер генә минутк • дүрт гасыр артка чигенгән кешелвр дип күт «ядына «итеревк мөгаен вдгышль и « »в «< >»р булмас Әйе. татарлар яшәгә- да гөгми ген ■ шундый булган Хисапсыз бор» кышлардан торган куе яш• - • >, һәм кәкре тыкрыклар. Тоташ койма һем бүрене стеналар артында яшеренгән агач йортлар Капкадан килеп кергәч без үзәктә бакча белән чолганган бер яки ике катлы агач йорт, ишегалды әйләнәсе буйлап сузылган амбарлар һәм келәтләр күрер идек XVIII—XIX гасыр сәяхәтчеләре һәм галимэтнографлары татар бистәләрен нәкъ менә шундый сыйфатта күргәннәр. XIX гасыр башына караган татар культурасын тикшерүче күренекле галим. Казан университеты профессоры Карл Фукс та Казанда XVIII гасырдан сакланып калган борынгы йортларны шулайрак тасвирлый. Петербургтан килеп ' киткән архитектор ярдәмчесе топограф Яков Алексеев тарафыннан 1766 елда эшләнгән топографик күчермәдә дә Иске Татар бистәсе югарыда әйтелгәнчә сурәтләнгән. «Татарларның өй кирәк-яракларын, нигездә, иң кирәкле әйберләр генә тәшкил итә. Аш-су әзерләү һәм ашу-эчу өчен билгеләнгән, исәбе әллә ни ишле булмаган савыт-саба, җир эшкәртү һәм һөнәрчелек кораллары, сәкегә урнаштырылган, бер үк вакытта карават, урындык һәм өстәл хезмәтен башкаручы берничә сандык, келәмнәр, киезләр, яки чыпталар, ә кайчагында түшәкләр — аларның бөтен өи кирәк-яраклары менә шулардан гыйбарәт Ә урындыкларны һәм өстәлләрне шәһәрдә яшәүче һәм чит ил кешеләре белән аралашучы татарлар гына тота»,— дип яза XVIII гасыр этнографы Иоганн Георги. Бу сүзләрне башка тикшеренүчеләрнең язмалары да раслый Татарларның ул вакыттагы торак йортлары үзләренең әлеге сыйфатлары белән шәрык мөселманнары — әзербәйҗаннао. кырым татарлары, үзбәкләр, төрекләр, гарәпләр һәм башка милләт вәкилләре торакларына якын торганнар Археологик һәм тарихи мәгълүматлар безгә Казан татарларының ата-бабалары белән әлеге халыклар арасында борынгыдан ук зур элемтәләр булуы турында сөйли Барлык мөселман халыкларының, шул исәптән, татарларның да, тормышын һәм көнкүрешен бер көйгә салган шәригатьнең кырыс кагыйдәләре аларның культурасында һәм тораккөнкүре- шендә кайбер охшаш сыйфатлар барлыкка килүгә сәбәпче булган. Ул чорга караган йортларның хәзер, билгеле, берсе дә юк. Бүгенге көндә без Татар бистәләренең ук кебек туры урамнарында Европача салынган йортларны гына күрәбез һәм аларның берсе дә безгә XVII—XVIII гасыр галимнәре телгә алган йортларны хәтерләтми Сәбәп нәрсәдә! Шәһәрнең татарлар яшәгән өлеше ни өчен шулай үзгәргән, соңгы 200 ел эчендә аның үсешенә нинди көчләр йогынты ясаган? Россияне Европа державасына әверелдерергә карар биргән «данлыклы» Екатерина II реформалары Россия шәһәрләренең йөзен үзгәрткән Инде 1767 елда ук архитектор В. Квасов Казан өчен яңа генераль план төзегән Бу планда иске шәһәрнең урта гасырдан килгән чуалчык корылмаларын Европа стилендәге гаш биналарга, тез урамнарга һәм мәйданнарга алыштыру күздә тотылган Әмма Урал һәм Идел буе шәһәрләре өстеннән җимергеч өермә сыман узып киткән Пугачев сугышы әлеге ниятләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми. Баш күтәрүчеләр Казанны алганнан соң шәһәрдән көл-күмер генә кала. Дөрес, халкы пугачевлыларны ачык йөз белән каршы алган Суконныйга һәм татар бистәләренә зыян тими Восстание бастырылганнан соң «архитектурия поручигы» Василий Каф- тырев төзегән (ул Квасов планын нигез итеп ала) яңа генераль план кабул ителә. Шушы көннән алып, Казан Европа стиленең махсус «үрнәк» проектлары буеича төзелә башларга һәм кешеләр «ышбу нияткә бернинди карусыз буйсынырга» тиеш була. Татар архитектурасының Европа дәвере әнә шулай башлана. Татар бистәләренә Европа үрнәге үтеп керү акрынлык белән, иске йортларны җимерүгә бәйле рәвештә бара Әмма, Фукс язганча, инде XIX гасыр урталарында ук коймалар белән әйләндерел алынган борынгы утарлар бөтенләй диярлек бетерелә Шуны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң бик мескен хәлгә килгән татар архитектурасы өчен бу үзгәртеп корулар гаять әһәмиятле була. Рус культурасы белән ныклы элемтәдә торып эш итү барокко һәм классицизм стилендәге, эчтәлеге белән милли һәм формасы буенча интернациональ татар архитектура корылмаларының гүзәл үрнәкләрен тудыра Барокко стилендә төзелгән Мәр- җани һәм Апаиаев мәчетләре шуңарга мисал булып торалар Ул чорда салынган торак йортлар әле дә саклана. Мәсәлән. Апанаев йортлары (Сафьян урамы. 5. К. Насыйри, 37). Хөсәенов йорты (Комсомольская 42). «Бай сәүдәгәр йортларының иң яхшы бүлмәләрендә сез Азиягә хас бернәрсә дә күрмисез,— дип яза Казан тарихын өйрәнгән күренекле белгеч М Рыбушки* 1834 елда,— әмма аларның хатыннары яшәгән эчке бүлмәләрдә барысы да татзр- гарның үз законнары куйган таләпләргә җанап бирә Кайбер йортларга хас булган тагын бер кызыклы үзенчәлекне билгеләп үтми мамкин түгел Бу — ишегалды ягына каратып эшләнгән һәм һавада чәй эчү өчен билгеләнгән киң иркен балконнар яки галереялар. Күп кенә шәһәр һәм авыл байлары «ларны бик теләп эшләткәннәр. Мондый балконнарны күл кенә көнчыгыш халыклары — үзбәкләр, әэербәйжаннар. кырым татарлары, төрекләр, гарәпләр һәм башка милләт вәкилләре торакларында да очратырга мөмкин булган Алар аны «айван дип йөрткәннәр К Ф Фукс язганча, татар йортларының бүлмә стеналарын «еш кына рус осталары бизи Алар төрле агачлар, чәчәкләр, елгалар, кораблар йөзеп йөргән диңгезләр ясыйлар әмма биредә исәнлекләр һәм кошлар күрмисең, чөнки бу катгый тые ла». Татар биналарының йөз ягында да кеше яки хайван сурәтләре булмаган шул ук вакытта шәһәрнең руслар яшәгән өлешенә караган йортлар архитектурасында мондый рәсемнәр бик күп) Әлеге хәл ислам диненең жан ияләре сурәтен ясауны тыюы белән аңлатыла Бу тыю архитектурага гына түгел, сәнгатьнең барлык башка өлкәләренә дә үтеп кергә 1. Казанда XIX гасыр башына караган һәм хәзерге көнгә кадәр яхшы сакланган, шул чордагы татар архитектурасының бөтен милли үзенчәлекләрен чагылдырган биналар бар Вәли бай (Комсомольская 16/1) һәм Муллин (К Насыйри. 11) йорт лары әнә шундыйлар Татар бистәләренең үзенчәлеге биналарның милли сыйфатларында гына түгел о йортларның, бербәтен архитектур комплексларның үзенә бертөрле урнашуда кү ренә Иске Татар бистәсендәге Печән базары (хәзер ул Киров урамының Париж коммунасы белән Г Камал урамнары арасындагы өлеше) әнә шундый үзенчәлекле комплекс үр таге Печән базары — XVIII—XIX гасырлардагы шәрык сәүдә үзәкләре үрнәгенә туры китереп төзелгән зур һәм катлаулы архитектур организм. 1845 елда П. Г Песке проекты буенча салынган Олы базар мәчете тирәсендә табышлы йортлар һәм кәр вансарайлар сәүдә һәм һөнәрчелек кибетләре, мунчалар, чәйханәләр, торак йорт лар урнашкан булган. Казандагы Печән базары кебек сәүдә мәйданнары ул чорда шәрыкиың табигый йөзен тәшкил иткән, алар шулай ук шәһәрләрнең ижтимагый үзәкләре ролен башкарганнар Мондый үзәкләрдә йортларның ассортименты да бер үк төрле бул ган. мәчет, кәрвансарайлар, торак йортлар, мунчалар чәйханәләр, сәүдә һәм һөнәрчелек кибетләре. Татар архитектурасының тагын бер үзенчәлеге шунда, ул Россия империясе законнарына буйсынган хәлдә үскән, ә биналар рус архитекторлары проектлары буенча төзелгән Әмма Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге архивларында сакланган күп санлы проектларны бу проектлар буенча эшләнгән йортларның үзләре белән чагыштырып караганда без аларның бөтенләй диярлек тәңгәл килмәвен күрәбез Алар эчке төзелешләре буенча да. тышкы күренешләре белән дә аерылып торалар Проект йортны төзү хокукы биргән документ булуп хезмәт иткән һәм анда бинаның гомуми күренеше, аны ничек урнаштыру турында мәгълүматлап бирелгән Әмма проектның аерым яклары, гадәттә, заказчыны канәгатьләндермәгән һәм ул төзелеш барышында үзенең төзәтмәләрен керткән Шулай итеп, татар бистәләренең үз йөзе барлыкка килгән Ул биредә яшәүчеләр психологиясенең һәм культурасының милли үзенчәлекләрен чагылдырган Ә хәзер шул чор кешеләренең истәлекләренә мөрәжәгать итик. XIX гасырнып икенче яртысында яшәгән галим Каюм Насыйри кала татарларының йортын менә иичек сурәтли «Аларның йортлары тышкы яктан караганда урыс йортларыннан бер Ли аермасы юк Әмма өйнең эченә керсәң, өйнең эчтәге төзеклеге урыс өйләрен» бер дә охшамый һичбер татар өендә юк урамнан керә торган ишек, булса дт бик сирф булыр. Күп вакытны татвр өйләре була ике яклы, ягъни ирләр ягы. хатыннар ягы; ирләр эчен үзләренә бер ишек, хатыннар өчен үзенә бер ишек Ха тыннар ирләр ягыннан йөрмәсләр. Бу эшләр мөселманның шәригатенә шулай килешә» (Сайланма әсәрләр. Т. 1 91 бит). Татар йортларының тышкы килеше үзгәрсә дә. эчке бизәлеше элеккечә калган. «Татар кешесенең йорты һәрвакыт келәмнәр, ачык буяулы савыт-саба белән бизәлгән өстәлләр, урындыклар, эскәмияләр очрамый диярлек: утырган җирләре келәм, йоклаганда да идәнгә күпсанлы мендәрләр салып шул келәм өстендә йоклыйлар... Зур шәһәрләрдә яшәүче кайбер татар байлары йортында гына әстәл-урындыклар, хәтта картиналар, чәчәкләр һ. б. булган бер-ике бүлмә очрый. Татарлар рус йортларында булган мебельдән бары тик савыт-саба шкафларын гына ошатканнар»,— дип яза XX гасыр башында яшәгән Россия халыклары этнографиясе белгече Е. Э. Сно. Казан татарлары кысага утыртылган матур төсле пыяла белән әйләндерелгән иркен верандалардан, өи түбәсе маңгаенда урнаштырылган лоджийлардан элеккечә киң файдаланганнар, йортларны ачык кызыл, зәңгәр, яшел, көрән һәм башка төсләргә буяганнар. Күп кенә байлар янәшәдә торучы ике йортны үзара тоташтыручы өсте буяулы асылмалы үтеш юллары эшләткәннәр. Кайбер тикшеренүчеләр исәпләвенчә мондый үтеш юлларын татарлар төрекләрдән күреп эшләгәннәр. Хәлле сәүдәгәрләрнең күбесе татар культурасының шәрыктан килгәнлеген күрсәтер өчен үзләренең йортларын шәрык стилендә эшләткәннәр (мисал өчен. Шакир солдат йор- .ы Киров урамы, 42 нче йорт), яки йортларның алгы якларын мөселман халыклары архитектурасында киң таралган элементлар белән очлаеп торган яки көймәләп ясалган түбә, сталактит кәрнизләр. шәрык нәкышлары белән бизәгәннәр. Гәрчә бизәкләрнең күпчелеге русларның стильләштерү архитектурасында кулланылса да, Казандагы рус йортларында аларның кайберләре бөтенләй очрамый. Җыеп кына әйткәндә, татар йортлары архитектурасында борынгы җирле урта гасыр традицияләре гомумевропа һәм рус стиле белән синтезлашкан. Моннан тыш татар йортлары архитектурасында шәрык мөселманнары торагына хас кайбер уртаклык күзәтелгән (айван галереялар, асылмалы үтеш юллары, нәкышлар, сталактитлар, очлаеп килгән яки дугалап ясалган түбәләр һ. б.). Татар йортларының милли форма һәм милли эчтәлек бердәмлеген тәшкил иткән бу үзенчәлекле сыйфатлары, тулаем алгакда, интернациональ формада чагылыш тапкан, дөнья һәм Россия архитектурасының шул чордагы үсешенә җавап биргән