Логотип Казан Утлары
Публицистика

КамАЗ КЕШЕСЕ: КЕМ УЛ?

 

Социолог язмалары Минем нык ышануымча, еллар үткәч тә барлык совет кешеләре Камадагы хезмәт батырлыгын горурланып нскә алырлар. Л. И. Брежнев. амАЗ турында төрле жанрларда һәм бик куп язылган. Киләчәктә аның хакында тагын да матуррак әдәби әсәрләр һәм тирән эчтәлекле фәнни трактатлар иҗат ителер. Бәлки бүген КамАЗга бәйләнешле катлаулы процессларга тирәнтен тикшерү ясарга, аларга катгый бәя бирергә иртәрәктер әле. Алай да, тезелеш башланганнан бирле ун елдан артык вакыт үткәч, аның кайбер этапларын һем байтак социаль хәлләрне тикшереп-карал үтүнең зур әһәмияте бар. Автогигант төзелеше республикабыз тормышында гына түгел, ил тормышында да байтак яңалыклар китереп чыгарды. Кама ярлары буена җыелган кешеләр эшчәнле- генең кыйммәтле тәҗрибәсе гомумиләштерелергә, аңа бәя бирелергә һәм киң массаларга җиткерелергә тиеш, һичшиксез, ул заманча социалистик производствоны идарә итү фәнен һәм практикасын баетачак. Баһадир — баһадир инде ул. Нык үскән социализмның куәтен бөтен дөньяга чагылдырып, ул чынбарлыкка әверелде. Әле кайчан гына чит ил белгечләрен КамАЗ проекты гаҗәпләндерә иде, хәзер исә аларны бу проектның тормышка ашу факты таңга калдыра, «Форд Моторе» комлечиясе президенты Форд әфәнде (кечесе) 1972 елда: «Кушма Штатларда һәм Көнбатыш Европада моңа охшаш предприятие тезү беркемнең дә хәленнән килми. Без бу очракта көндәшлек итә алмыйбыз», — дигән иде. ГФРдан «Даймлер-Бенц» фирмасы президенты да, Америка бизнесмены фикерен куәтләп: «Мондый масштаблар безнең өчен ачылмаган яңа җиргә тиң. Сезнең бу комплексны төзү планыгыз, барысын бергә алганда да, Көнбатыш Германиянең барлык зур йөк машиналары заводларыннан өстен. АКШта да моңа охшаш бернәрсә дә юк», — дип белдерде. Чит ил вәкилләренең әйткән сүзләре арасыннан безнең экономика һәм казанышлар турында гына түгел, совет кешеләре турында да куанычлы фикерләр табарга мемкин. Француз коммунистларының «Юманите» газетасы корреспонденты С. Лей- рак, Чаллыда булгач: «Татарстанның бу ягында кыю, батыр, үз эшен белүче кешеләр формалаша. Соңгысы аеруча мөһим. Палатка шәһәрләр романтикасы турындагы сүзләр үлде. Ләкин бу гомумән романтикага хөкем карары чыгаруны белдерми Алгы планга, шушы максатта һаман саен заманчарак техникадан файдаланыл, катлаулы бурычларны хәл итә белү осталыгы чыга. СССР үсте. Көрәк һәм кәйлә романтикасы машиналар романтикасына юл бирде», — дип язды. Машиналар романтикасы... Бу саф һәм яңача яңгырын торган сүз генә түгел. Бу сүзләрдә КамАЗга хас күренешләр чагылыш таба. КамАЗның баш продукциясе КамАЗның баш продукциясе — автомобиль түгеп. Машиналар аның теп продукциясе. КамАЗның баш продукциясе — Кеше Мин моңа ышанам һәм шуны исбатларга җыенам. Автогигантта үзебезнең һәм чит илләрдән алынган заманча җиһазлар урнаштырылган. Ә фәнтехника казанышлары кулланылышы һем хезмәт җитештерүчәнпеге К буенча автомобиль заводлары төзелеше практикасында аңа тиңнәр юк. Кешенең җитештерү көчен һөм производство культурасын чагыштыргысыз күтәрергә булышлык итә торган санлы һәм программалы идарә станоклары, яңа технологик процесслар, электрон-хисаплау машиналары, автоматлаштырылган идарә системасы — менә шулерның барысы бергә яңа сыйфатлы башкаручы — заман югарылыгындагы аңлы эшче һәм производство оештыручысы зарурлыгы таләпләрен куя. Бер генә эшче дә, махсус әзерлеге булмый торып, мондый җиһазга якын китерелми Төрле машина төзелеше предприятиеләреннән бирегә килүче югары квалификацияле белгечләр КамАЗда еш кына түбәнкерәк разряд белән эшкә урнашалар. Социаль-производство бурычларын хәл итүгә комплекслы якын килү эшчеләрнең һөнәр осталыгы дәрәҗәсен КамАЗ производствосы таләпләре югарылыгына күтәрергә һәм аларның күпчелеген планлы рәвештә өйрәтергә мөмкинлек бирде. Алар илебезнең заманча җиһазландырылган предприятиеләрендә, шулай ук чит ил фирмалары заводларында күнегү үттеләр. Әмма аларның төп өлеше КамАЗның үзендә оештырылган укыту-өйрәтү системасында төрле һөнәр үзләштерде һөм бу эш әле хәзер дә дәвам иттерелә. Менә шундый җентекле әзерлеккә дә карамастан, биредәге эшчеләрнең It—13 проценты катлаулы җиһазлар белән идарә итү серенә төшенеп җитә алмый әле. Шулай да аларның күпчелеге КамАЗ производствосының яхшы сыйфатлы, кыйммәтле һәм сирәк очрый торган һөнәр ияләренә әвереләләр һәм автогигант эшчеләр сыйныфының алтын фондын тәшкил итәләр. Алар, кем әйтмешли, дөнья бәясе кешеләр. аларның берсен югалту да — җитди экономик зыян. Әйтик, аерым технология процесслары, технология линияләрен көйләү зур теория белемнәре таләп итә. Биредәге эшчеләр — махсус урта һәм югары техник белемле кешеләр. Эшче һәм хезмәткәрнең КамАЗ шартларына күнегүе дәвамында кешедә яңа сыйфатлар барлыкка килә. Шуңа күрә КамАЗны күпләр өчен һөнәр осталыгы мәктәбе генә түгел, шулай ук аны социаль өлгергәнлек университеты дип тә атарга була. Мәгълүм булганча, җитештерүче көчләрнең үсеш дәрәҗәсе, җитештерү характеры хезмәтне оештыруның тиешле алымнарын, кешене хезмәткә ияләштерүнең яңа формаларын табу һәм файдалануны таләп итә. КамАЗның оештыру структурасын төзү белән махсус проект һәм фәннитикшеренү институтлары шөгыльләнде. Алар проекты белән биредә бер эшчегә 33 мең сумлыктан артык эш башкару каралган. Бу — тармактагы иң зур күрсәткеч. Чагыштыру өчен әйтеп үтик: ВАЗда әлеге күрсәткеч 25 мең сум чамасы тәшкил итә, ә иске заводларда шактый түбәнрәк. Табигый, мондый дәрәҗәдәге җитештерүчәнлеккә (хәтта заманның иң югары җи- тештерүчән җиһазларында да) хезмәтне һәм производствоны идарә итүне төгәл оештырганда гына ирешергә мөмкин. Шуңа күрә. ВАЗдан үрнәк алып, биредә бөтенләй яңа оештыру принциплары кертелә Башлангыч производство коллективларыннан башлап ул тулаем промышленность берләшмәсе белән идарә итүне дә үз эченә ала. Производство берәмлекләренә төгәл экономик һәм технологик нигезләнгән наряд- заданиеләр булдыру — шушы эшчәнлекнең күзгә им чагылып торырдай үзенчәлеге. Бу очракта заданиене арттырып үтәү — абсурд, аларны бер процентка арттырып үтәү дә наряд-заданиенең дөрес исәпләнелмәгән булуы турында сөйли. Эшсез торуларны бөтенләй булдырмау, җиһазлар һәм кешеләрнең мөмкинлекләрен мөмкин кадәр күбрәк файдалану, ритм, нибары ритм — менә шулар гына хезмәт җитештерүчәнле- генең югары, продукциянең сыйфаты яхшы булуына, үзкыйммәтнең соң чиккәчә кимүенә китерә ала. Хезмәтне шулай оештырганда аерым эшчегә яисә хезмәткәргә матди стимул бирү турыдан-туры барлык башлангыч коллективларның уңышына бәйле Бу исә, һичшиксез, нык тупланганлыкка, оешканлыкка, коллективизм хисен үстерүгә китерәчәк. Болай эшләгәндә шулай ук аерым кешенең җитештерү көченә һәрьяклап якын килү шартларына да нигез салына (Әйтик, һөнәр осталыгы өчен өстәмә түләү һ. б да исәпкә алына.) Әлбәттә, яңалыкны кертү җиңел түгел. Эш башкаручыларның гына түгел, кайбер җитәкчеләрнең дә иске гадәтләре, әүвәлге, консерватив карашлары авырлык белән жиңелә. КВмАЗга кешеләрнең күбесе нигездә эш башыннан һәм сәгатьләп түләнә торган предприятиеләрдән килә. Бу традицион нормалар кешеләрнең психологиясенә шулкадәр нык урнашкан ки. алар яңача түләү формасына тиз генә күнегә алмады, бу исә башта кадрларның тиз алышынып торуына да китерде. Фәнни әдәбиятта ВАЗ системасы дип аталган яңача түләү формасы, бераз үзгәртелгән формада. КамАЗда уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. КамАЗдагы эшчәнлекнең производство-технологик һәм социаль-экономик үзенчәлеге кешеләр аңында, коллективтагы мөнәсәбәтләр культурасында, алардагы со- ♦ циаль-психология торышында чәгыль.ш тапмый калмый. Шушы зур һәм җаваплы эш- л. кә үзләренең дә катнашы булу хисе аларда горурлык уята; бер үк вакытта һәркайсы 2 киләчәк техникасы һәм производствосы белән идарә итүнең авырлыгын яхшы аңлый, зМинем производство участоклары һәм цех башлыклары белән КамАЗдагы кол- S лективлар үсешенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышканым бар. Аерым алган- ш да, түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде: камазлыларның башка күпчелек заводлар ы ■әкилләреннән аерырлык конкрет билгеләре, сыйфатлары бармы? КамАЗ производ- § сгвосыиың үзенчәлеге кешеләрдә шушы шартларга яраклы профессиональ һәм сох циаль сыйфатлар барлыкка китерәме? һәр сөйләшүдә дә әлеге темаларга карата < кызыклы уйлар ишетергә туры килде. КамАЗ белгечләре һәм ветераннары әйтүенчә, ? бу «сыйфатлар — акыл эзләнүе, иң катлаулы инженерлык бурычларын хәл итәргә һәрвакыт омтылып тору. Болар — КамАЗдагы заманча җиһазлар тәэсиренең туры- ♦ дан-туры нәтиҗәсе. Яңалыкны тою. техник һәм оештыру бурычларын кыю хәл итү. х Эшче кешенең тыйнаклыгы һәм гадилеге, бер үк вакытта үзендә эчке ышаныч һәм ? үз дәрәҗәсен сизү, холык-фигыльләрендә масаю һәм тәкәбберлек булмау. Гүзәл 5 сыйфатларның бу кушылмасы, беренчедән, кешеләрнең техниканың гаять зур мем- н киплекләрен һәм көчен тануы; икенчедән, техниканың куәтле булуына карамастан, е аның белән кеше акылы идарә итүен һәм бу техниканың кешелек даһие иҗат итүен г 'аңлавы белән аңлатыла. Кызыклы бер мисал: берничә дистә яшь инженер һәм техник хезмәткәр ярты jr ел дәвамында Мәскәүдәге Лихачев исемендәге автозавод цехларында күнегү үтә. 3 Күнегүләре төгәлләнер алдыннан, аларның барысына да ЗИЛда эшкә калырга тәкъдим итәләр, шәһәрдә калу мөмкинлеге бирелә. Ләкин аларның берсе дә Мәскәүдә калмый, барысы да КамАЗга әйләнеп кайта. Мин аларның кайберләренә: «Сез кайсы ягыгыз белән ЗИЛ эшчеләреннән өстенрәк идегез соң? — дигән сорау бирдем.— Завод җитәкчелеге нигә сезгә игътибар итте?» «Камазлылар. инженер буларак, көчлерәк, ә кеше буларак, гадирәк булгангадыр».— дигән җавап бирделәр алар. Өч заводта — двигательләр, кою һәм ремонт-инструмент заводларында үткәрелгән тикшерүләр (1976 ел) эшчеләрнең 50 процентының үз һөнәре осталыгын КамАЗда, ә белемнәрен техникумнарның кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә күтәрү теләкләре барлыгын күрсәтте. Эшчеләрнең күпчелеге башка социаль төркемгә, ягъни эшчеләрдән инженер-техник хезмәткәрләр һәм интеллигенция төркемнәренә күчәргә җыенмый. Моны нигездә КамАЗдагы эшче һөнәрләренең абруйлыгы һәм эчтәлеклелеге белән аңлатырга мөмкин. Техник югары уку йорты тәмамлаган яшь белгечләргә КамАЗга эләгүе җиңел түгел: теләүчеләр күп. Шуңа күрә бик яхшы укучыларга, инженерлык фикерләве төпле һәм өметле булган яшьләргә өстенлек бирелә. Проект оешмаларында, конструкторлык. технология бүлекләрендә, производство участокларында без әнә шундый белгечләрне күп очраттык. КамАЗ шартлары үзе дә икенче югары уку йортына тиң. Биредә берничә ел эшләгән яшь белгеч чын мәгънәсендә чәчәк ата — ул алдынгы техника үсешен киң һәм тирәнтен күрергә өйрәнә Алар биредәге техникага ихтирам белән генә түгел, ә сакчыл, кыйммәтен белеп тә карый, заман техникасыннан искечә файдалануга тәнкыйтьчел каршы чыга, Мин яңа җиһазлардан нәтиҗәле файдалануны оештыру ө-’ен кирәкле яңа службалар булдыру өчен җанытәне белән көрәшеп йөргән байтак энтузиаст инженерны беләм КамАЗда барлыкка килгән яңа сыйфатлар совет эшчесенең әүвәлтеинән килгән горефгадәтләрендәге кыйммәтле сыйфатларның әһәмиятен һич тә киметми. Чыдамлык. тапи?ырылган эш өчен үзендә зур җаваплылык хисе, кирәк чагында үэ- үзеңне аямыйча эшләү — еларга һәрвакыт менә шундый күркәм сыйфатлар хас булды Аларның КамАЗдагы фидакарьлеген бик күп мисаллар белен расларга мөмкин. Коллектив оешу Хәзер КамАЗда җаваплы һәм киеренке бурычларны үтәп чыгарга сәләтле күп меңле коллектив бар. Шулай булуга да карамастан, кадрлар мәсьәләсе берләшмәнең тәп проблемаларыннан берсе булып кала. Соңгы өч елда кадрлар килү кимеде, коллективларның берегү һәм ныгуы башланды. Әмма үсеш дәвам итә, КамАЗның сафка басачак икенче чиратына тагын шактый кеше кирәк булачак. Кадрларны шулай тиз туплауга махсус һәм җитди чаралар күрү нәтиҗәсендә ирешелде. Билгеле, элекке зур төзелешләрнең бай тәҗрибәсеннән файдаланылды, күбесен яңадан уйлап табарга туры килде. Хәтта ВАЗның яңа тәҗрибәсе до тәнкыйть күзлегеннән үткәрелеп файдаланылды. Яңа эре промышленность үзәкләрен төзү һәм аларның коллективларын формалаштыруда бетен ил катиаша. ВАЗда да бу шулай булды. Хөкүмәтебезнең махсус карарлары нигезендә, бирегә гамәлдәге машина төзү предприятиеләреннән оешкан төстә күп санлы белгечләр җибәрелде. Заводның алдынгы техника белән җиһазланган булуы һәм производствоны оештыруның алдынгы ысуллары бик күп талантлы белгечләрне үзенә тартты Бу исә куәтләрне интенсив төстә үзләштерергә һәм продукция җитештерүне тизләтергә мөмкинлек бирде. КамАЗ ВАЗдан соңрак төзелде һәм шуңа күрә бирегә килүче сәләтле белгечләр ташкыны азрак булды. Автомобиль промышленносте министрлыгының гамәлдәге предприятиеләре җитәкчеләре үз белгечләрен югалтырга теләмиләр иде инде. Шуңа күрә КамАЗда үз кадрларын өйрәтү һәм тәрбияләүгә игътибар ителде. Укыту-өйрөтү системасын эшләү һәм булдыру зарурлыгы шуннан килеп чыкты. Производство әзер булганчы ук, кадрлар туплау Чаллыда сыналган икенче алым булды. Булачак КамАЗ предприятиеләренә эшкә алынган кешеләр вакытлыча төзелеш оешмаларына бирелде. Бу исә промышленность объектлары һәм шәһәр төзелешен тизләтергә мөмкинлек бирде, ләкин килгән кешеләрнең кире китүләрен булдырмау, төзелеш оешмаларында камазлыларның структура берәмлеген саклау кыенлыкларын китереп чыгарды. Кешеләр заводта үз белгечлекләре юнәлешендә эшләргә килгән иде бит. Ә еларга бер-ике, хәтта кайберләренә өч ел төзелештә эшләп торырга туры киләчәк. Монда, әлбәттә, риза булып бетмәүчеләр дә табылды, кадрлар еш алышынуы килеп чыкты. Төзелешкә вакытлыча гына киткән кешеләрнең бер өлеше, яңа шартларга күнегеп, заводка әйләнеп кайтмадылар, төзүчеләргә әверелделәр. Югалтулар шулкадәр зур булды ки, уртача еллык үсеш эшкә кабул ителүчеләрнең ярты өлешен генә тәшкил итте. Бу катлаулы һәм җентекле эш кешенең социаль асылы һәм аның табигать ихтыяҗларын. миграция процессларын, кадрлар алышынуның сәбәпләрен һәм башка шуңа охшаш мәсьәләләрне ныклап өйрәнүне таләп итте. Аларны өйрәнү шушы процесслар белән нәтиҗәле һәм максатчан идарә итү чаралары һәм рекомендацияләр эшләү өчен кирәк иде. КамАЗдагы социологик тикшеренүләр бүлегенә тупланган социологлар алдына кадрларның еш алышынуының төп сәбәпләрен ачыклау һәм кадрларны ныгытуга, коллективларны берегәйтү һәм ныгытуга юнәлдерелгән җитди чаралар тәкъдим итү бурычы куелды. Моның өчен байтак сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Әйтик, «Кеше КамАЗдан ни өчен китә?» Моңа төпле һәм тулы җавап бирү өчен үзара бәйләнеше булган бик күп факторларны өйрәнү сорала. «Ул ни өчен китә?» дигән сорауга КамАЗдан нинди кешенең китүе мәсьәләсен анализламыйча җавап табып булмый. Димәк, биредәге шартлардан канәгать булмаган кешеләрнең яшен, һөнәрен, җенесен, гаилә хәлен һәм башкаларны ачыклау зарур. Аларны нәрсә канәгатьләндерми? Производство шартларымы? Шәһәрме? Климат шартларымы? Әллә коллективтагы мөнәсәбәтләрме? Әгәр дә без «КамАЗга кем һәм ни өчен килә?» — дигән сорауга җавап бирмөсәк, алдагыларына да җавап табуы кыен. Берләшмә подразделениеләрендә үткәрелгән байтак социологик тикшеренүләр ныгып, оешып килгән гаять зур коллективның тотрыклырак тенденцияләрен ачыкларга мөмкинлек бирде. Табигый, аерым бер кешенең тормыш юлы уртача ста- НАРИМАН ФӘТХУЛЛИН ф КАМАЗ КЕШЕСЕ КЕМ УЛ? ф кешеләр башлыча үз максатларына ирешсәләр һәм ирешмәсәләр дә. бер урында озакка төпләнеп калалар. Аларны өйрәтергә, үстерергә, еларга таянырга кирәк. Әлбәттә, кимчелекләр «төене» — җитди нәрсә. Аларны булдырмау һәм кешеләргә начар тәэсир итмәве өчен тырышырга кирәк. Мәсәлән, кеше ике ел квартира көтәргә һәм гаиләсеннән аерым яшәргә дигән фикер белән килеште ди; килгәч, хатынының үз белгечлеге белән эшләмәве белән дә килешүе ихтимал. Шулай итеп, ике факттан «төен» барлыкка килде. Ә менә балалар бакчасында урын юк, начальнигы белән мөнәсәбәтләре яхшы түгел. Шик юк, бу төеннәр инде кешенең эштән китүенә һәм, бәлки, кыйммәтле белгечне югалтуга китерә. Бүген хуҗалык җитәкчеләре предприятие коллективларын оештырганда хатын- кыз хезмәтеннән файдалану мәсьәләсен һаман саен ешрак хәл итәргә мәҗбүр. Хатын-кызлар — әлегә җитәрлек файдаланылмый торган эшче көч. Ни өчен? Алар- ның бер «кимчелекләре» — балалары бар. Хуҗалык җитәкчеләре өчен бу өстәмә мәшәкать — балалар бакчалары һәм яслеләр төзергә һәм аларны карап тотарга Кадрлар алышынуы предприятиеләрнең балалар учреждениеләре белән ничек тәэмин ителүенә турыдан-туры бәйле. Мәгълүм булганча, бала ышанычлы кулларда һәм уңайлы шартларда булганда гына хатын-кыз тулы көченә һәм тыныч эшли, һәм ул баласы өчен шундый шартлар булган урынга гына эшкә керә. Андый шартлар булмаса, эшеннән китәргә мәҗбүр була. Яшь ата да баласын куярга урын булмаган производствода төпләнеп калмый. Чөнки хатыны бала белән өйдә утырса, гаилә бюджетына зыян килә. Шунысы да бар, яхшы белгечлеге һәм квалификациясе булган хатын-кызның бала карап өйдә утырырга да теләге юк. КамАЗ бик яхшы балалар комбинатлары төзи. Шулай да балалар учреждениеләренә булган ихтыяҗ бик зур әле. Кадрларның еш алышынуы менә шуннан да килеп чыга. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, шәһәрнең башка оешмалары һәм предприятиеләре балалар учреждениеләре белән КамАЗга караганда начаррак тәэмин ителгән. Шуңа күрә анда хатын-кызлар шактый күп. Алар балалары хакына биредә теләсә нинди эшкә урнашалар. Балалар учреждениеләре төзү коллективлар үсеше темпларына туры килергә тиеш. Ә кайбер объектив сәбәпләр — төзү оешмаларының куәте җитмәү, аларның эшчеләр белән тиешенчә тулыландырылмаган булуы балалар комбинатларын тезү һәм сафка кертүне тоткарлый. Күңелне борчый торган субъектив сәбәпләр дә бар. Кайберәүләр фикеренчә, балалар учреждениеләрен интенсив төзү КамАЗ өчен файдалы түгел, чөнки аларның киләчәктә бушап калулары ихтимал. Мондый заман кайчан килер икән соң? Бу карашның исәп-хисапка нигезләнгән ныклы җирлеге юк. Бу — тар, ведомстволы караш Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре мәсьәләләре, социаль-куль- тура-көнкүрешнең башка проблемалары кебек ук, шәһәр үсеше дәвамында хәл ителергә тиеш. КамАЗ коллективының оешуына йогынты ясый торган тагын бер факторга тукталып үтик. Бу — милли структура. Автогигант подразделениеләрендә дистәләрчә милләт вәкилләре эшли. Алар арасында бернинди «кытыршылыклар», ягъни «милли мәсьәлә» юк. Процент ягыннан алганда, күпчелеге — руслар. Икенче урында — татарлар. Аларның безнең республикадан гына түгел, Ульяновск, Куйбышев өлкәләреннән, Башкортстаннан. Урал. Себердән һәм башка бик күп урыннардан килгәннәре дә байтак. Чуваш, удмурт, украин, белорус, грузин, әрмән, әэербәйҗан һәм башка милләт вәкилләре дә күп. Аларның КамАЗда төпләнүләре төрлечә, сан ягыннан һаман үзгәреп торалар. Коллективның гомуми структурасында татарларның сан ягыннан үсеш динамикасы игътибарны җәлеп итә. Мәгълүматларга караганда, 1977 елда татарлар биредәге халыкның 17 процентын тәшкил итсә, 1980 елның февраленә алар ике мәртәбә артты — 34 процентына якынын тәшкил итте. Бу — тотрыклы тенденция, КамАЗ коллективында татарлар саны үсә барачак. Җирле халык һәрвакыт тотрыклырак була, чөнки, ни әйтсәң дә. туган як, туган табигать, ата-бабалар. туганнар җире... КамАЗ профессиясен үзләштергән һәм заман производствосының социаль сыйфатларына ия булган татарларның биредә төп милли катламга әверелүе бик мөмкин. Җәмгыятьтәге фән-техника һәм социаль-экономик прогресска үз елешеңне кертү — безнең халык ечен зур дәрәҗә һәм гаять җаваплы миссия. Автогигант коллективы. КамАЗның беренче чираты сафка басканда ук аның генеральный директоры Л. Б. .Васильев: «Безнең бу гигантны эшләтү өчен ышанычлы коллективыбыз бар»,— дигән иде. Ул коллектив оештыруда башкарылган эшкә югары бәя бирде. Хәзер бу коллективта берничә дистә мең кеше исәпләнә, ә аның яңа подразделениеләрен тулыландыру дәвам итә. Даими үсештәге катлаулы социаль организм сыйфати үзгәрешләрнең яңа баскычларын үтә. Бүгенге көндә коллективның төп структурасы оешты, ягъни башлангыч подраз- делениеләрдә коллективларның үзәге, активлары, җитәкчеләре, әйдәп баручылары формалашты, үз нормалары, традицияләре барлыкка килде. социаль-психология хәленең тотрыклы билгеләре күренә башлады. КамАЗның нигез ташы салынган көннәрдә үк бирегә килүчеләр иң хөрмәтле кешеләр булып саналалар. Алар — төзелештәге иң авыр чорны биредә үткән, юлсыз чакта пычрак изгән, гел булып торган шимбә һәм якшәмбе өмәләрендә катнашкан, көйләү-җибәрү эшләрен башкарган, авырлыкларны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр. Каманың борынгы ярлары... Кайчандыр үзләрен болгарлар дип атаган кешеләр эчен изге җир. Бу җир күпне күргән. Ул Көнчыгыш цивилизациянең чәчәк аткан чорын да хәтерли. Кыргый кабиләләр көтүе тарафыннан да тапталган, вәхишәләр тарафыннан җимертелгән һәм яндырылган... Бүген бу елганың ярлары кешелек акылы һәм| хезмәте ялкыны белән яктыртылды. Тиңе булмаган завод-баһадир. гүзәл яңа кала төзелде Биредә яңа кеше — КамАЗ кешесе туып килә. Совет Татарстаны КамАЗ һәм Чаллыны күтәргәндә гаять зур авырлыкларны го-‘ рурлык белән җиңеп чыкты. Шик юк, алда торган җаваплы бурычлар да уңышлы рәвештә тормышка ашырылачак.