ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ
Елганың борылган төшендә, Бнк хәтәр төшендә елганың С. Хаким. ланучылар юк диярлек. Иң үзәктә, дүрт яклап — Җүкәтау, Пугач тавы, Кала һәм Еланлы таулар белән чикләнгән Зөяле үзәнендә йомылып, артык читкә җәелми гбнә, чамасыз таралып та китмичә, >сирень, гөлҗимеш куакларына төренеп, ак шәһәр утыра Зөя елгасы эчкә керергә кыймый; шәһәр әйләнәсен ярым ай ясап урый да, кайбер урыннарда гына, батыраеп китеп, йортларның почмакларына ук орынгалап ала, таулар кочагында бикләнеп калудан курыккандай, әрәмә белән капланган итәген җыештырып. көнбатыштагы ачыклыктан Камага ашыга. Иртә-кичле шәһәр уянып, «тузынып» ала. Ак, кызыл, яшел, зәңгәр, кара, сары автобусларын, зур-зур машиналарын, тузан, төтен болыты күтәртеп, дөньяның мең ягына озата да, кичен шул рәвешчә үзенә җыя. Шәһәр кечкенә, дөнья картасында ул төртке белән генә күрсәтелә. Шәһәр зур кичләрен тоташ ак нурга әйләнә дә галәм каршында үзе йолдыз булып кабына. Кан тамырын, җир тәненә яшереп, меңнәрчә чакрымнарга сузган ул Даны күп илләр, диңгез, океаннар аръягына дел-йортның көнчыгышында җилсез көннәр сирәк була Төрле биеклектәге, төрле формадагы электр баганалары, ялкау гына селкенеп утыручы нефть көянтәләре, бораулау вышкалары белән тулы үзәннәр, бөек Уралның ерак кардәшләре булган тәкәббер тау тезмәләре моңа инде күнегеп беткәннәр Кырыгар градуслы зәһәр суыкта ачы җилләр тау түбәләрендәге имәннәрне тарый. Агачлар дәшми. Кырыгар градуслы эсседә хыянәтче жил болын, үзән, кырларның соңгы дымын эчә — дәшми табигать. Гомумән, бу төбәктә сыкранучы, зар таралган Читтән, тау түбәсенә үк менеп караганда шәһәр ак биләүгә уранып яшел бишектә йоклаучы сабый сыман тоела; бишек кысасына эләкте- релгән таза, киң каешлар — асфальт-бетон автотрассалар — тау итәкләре белән текә күтәрелеп, биеккә-биеккә, күк гөмбәзенә хәтле үк сузылганнар. Ирексездән күңелдә, шул каешларның якындагысын сузылып кына эләктерәсе иде дә, тибрәндерәсе иде сабыйны, дигән шаян теләк уяна. Яз айлары бетеп, җәйнең саф, садә, бөтен дөнья чәчәк исенә исереп, хозурланып утырган төне иде, нәкъ шәһәр өстендә, исәпсез-хисапсыз сандагы төсләре белән җемелдәп балкыган күк йөзендә кинәт йолдыз атылды, ул яктыдан үзән, урман кошлары сискәнеп куйды, тау түбәсендәге агачлар, аланнарның кыяк, тукранбаш, абага үләннәре нурланып алгандай булдылар. • Фәнис кулын күз турына күтәрде: саз бакасыдай җәенке, «итләч» сәгатьнең фосфор йөгертелгән яшел уклары сигез туларга биш минут калганлыгын күрсәтә иде. Почмаклары кыршыла башлаган күн папкасын эсселәнеп киткән уң учыннан сулына күчерде. Каты, сөякчел бармаклары белән мангаен уды, болай да пөхтә итеп таралган чәчен сыпыргалады, өр-яңа яшел костюмының ипле торган кесәләрен рәтләде. Халык белән шыгрым тулы тукталыш мәйданчыгыннан чнткәрәк атлап, карашын йөз дә беренче мәртәбә урамның аргы башына текәде. Троллейбус һаман күренми. Болай булгач, имтиханга беренче төркемдә керергә дип, кичтән үк килешенгән вәгъдә җилгә очачакмы? Очачак! Ачу белән, каты итеп маңгаен уып куйды. Техникумда дүрт ел уку дәверендә утызлап имтихан бирелгәндер Шуларның күпчелегенә беренче булып керде Фәнис. Ә бүген?! Җитмәсә иң соңгы сынауга, диплом проектын бишлегә яклаган башың белән, дәүләт имтиханына соңга кал инде! Сүз дә юк, бөтен группа техникум залында хәзер. Алынасы чират алынган, ашаласы өчпочмаклар бетеп килә, ботарланасы конспект, китаплар күлмәк, костюм эченә туларга тиеш — димәк, иң соңгы кеше булып керергә кала. Бәйрәм бүген, бәйрәм Фәнискә! Ярты көн буена хәзер ничек кенә түзеп йөрмәк кирәк! Я хода! Адәм баласына бер килмәсә килми икән. Иртәсе үк хәерле башланмады ич аның. Башта Ильяс, аннары — туфли. Салкын су белән билгә хәтле юынып, чүл кояшыдай кызарганчы, сөлгене өзелеп чыгар дәрәҗәгә җиткереп ышкынды, сөртенде дә кичтән үк үтүкләп куйган күлмәк, чалбарларын кия-кия бүлмәдәшләрен — рәхәтләнеп гырлап йоклаучы өч егетне — уятырга тотынды. Футболчылар маршы ритмына сызгыра-сызгыра, иләмсез озын гәүдәле, шыксыз ябык Ильясның юрганын кайтарып ташлады. Кабырга, кул, аякларны белгертүче, аркылы-торкылы килеп беткән эре сөякләрнең очына чыгып, кытыршы, калын табанын кытыклады. Селкенми дә теге. Транзисторны бөтен көченә акыртып, егетнең колак төбенә куйды. Гырлый бу. Мендәре астыннан кәгазь очы чыгып тора. Фәнис шуны тарткан иде — һооп! — шпаргалка метр ярымга сузылды. Ә-ә-эһһмм!! Беренче билетка җавап, икенче, өченче... егерме сигезенчегә. Менә почерк ичмасам бу. Фәнни коммунизм дәреслеге тулысынча сыеп беткән ич! Фәнис сокланудан авызын ябарга өлгермәде, үтереп авырттырып, кулларын артка каердылар, иңсәдән кысып алган тимер келәшчә, аны һавада җилпеп торды-торды да дыкылдатып караватка сузып салды. Көтелмәгән, хыянәтчел рәвештә арттан кысып алудан Фәнис тынсыз калды. Күзләрен ачканда, егетләр аның өстенә иелгәннәр, алтын кысалы шакмаклы күзлеген киеп алган Ильяс һавада чайкала иде. — Ну куркыттың, малай, сине бит әллә кем дип торам! Шушы шпаргалка дип, экзамен беткәнче хыялланмасам, үлгәнче яшим инде мин. Нәкъ каршында ук, аяк очында гына күгәрченнәр чүпләнеп йөри, гөрләшәләр икән. Фәнис, башын күтәрел, йөз дә икенче мәртәбә юлга карады. Юк машиналар, юк, үләм дип хет юлга аркылы ят! Килмәсә килми икән... Җәяү йөгерсәң? Уйлап бетерә алмады, күкрәк эчендә ♦ нәрсәдер озак итеп, сузып чәнчеп куйды. Ильяс бүләге. Арттан килде шул, югыйсә миндә дә буй бар анысы — бер дә җитмеш биш. Десант- ныйга рәхәтләнеп үтәрлек. Юк, бу хәлдә өч чакрым түгел, өч йөз метрны үтү дә газап булачак. Ичмасам, тулай торак ашханәсендә капкалап алмадым ич. Баш! йөр хәзер җил йотып. Троллейбус күренми! Ә туфлиләр тарихы! Тфү! Көчкә сулыш ала-ала киенеп беткән иде, туфлиләре юк. Шифоньерны туздырып ташлады. Сыкрана-сыкрана карават астына кереп китте. Юк! Дүртәүләп тотындылар. Карамаган почмак калмады, бүлмәнең асты-өскә килде, аптырагач, чүп чиләген актардылар. ЮкП Өч көн элек кенә дүртесе дә диплом эшләрен уңышлы яклаганнар иде, нефть техникумының технология факультетында дүрт ел шәкерт булып йөреп, дипломнар яклау, билгеле, шалкан ашау түгел, моны барысы да яхшы белә, яхшы аңлый иде. Группа җитәкчесен дә чакырып (ир-егет укытучылар яшәсен!) тарихка язылырлык бу вакыйганы билгеләп үткәннәр иде. Шуның истәлекләре — хәмер, шифалы су шешәләре идәндә бертуктамый тәгәрәделәр Юк1! Табылуына өмет бөтенләй киселде дигәндә, ишек ачылып китте, Фәниснең туфлиләре пәйда булды, аларны күтәргән күрше бүлмә малае, борын тартатарта, өстәл янына узды; «Кая, минем чүәкләрне табыйк әле, боларын ялгыш киеп чыкканмын...» Ильясның тәртәдәй булып күтәрелгән кулын күргәч, бүлмәдән ук булып атылды. Тукталыштагы халык төркеме, көчле давыл җиле китереп бәргәндәй, тибрәлеп куйды. Урам тутырып бер-бер артлы өчме-дүртме троллейбус килә иде. Шыгрым тулган беренче троллейбус сәлам дә бирми ары китте. Икенчесенең дә туктап торырга исәбе юк иде, ахры, әмма ул, бәхетсезлегенә каршы, тизлеген акрынайтты. Шунда машинаның кронштейн бавын эләктереп, аска тарттылар. Контакт аерылып, троллейбус туктап калгач, халык болыт булып аңа сарылды Ничек килеп җиткәнен аныклый алмыйча озак баш ватты Фәнис. Күкрәге, кабыргаларының сулкып-сулкып әрнүен яхшы белә, бөтен тәне, хәтта күзәнәкләре белән тойды ул моны, әмма озак килделәрме, ничә тукталыш үттеләр — бусын хәтерләми. Әйтерсең, тюбиктагы теш пастасын кысын кысын чыгарып бетергәндәй, аның зиһенен, уйларын суырганнар. Фәнис буп-буш, җип-җиңел иде. Кирәк бит. Троллейбуслар махсус рәвештә дүрт ел буе шушы соңгы имтихан көнен көтеп торганнар диярсең. Группадашлары Фәниснең коридорга күтәрелгәнен сизмәделәр дә. Егетләр кызлардан бушаган конспектларга чумганнар. Имтихан бара торган бүлмәнең ишеге шыгырдап ачыла башлады, йозак тишегенә өелгән кызлар, чуар йомгак булып, кирегә тәгәрәделәр. Югарыдан, очына кадәр үк тирләп чыккан борын, шакмаклы күзлек йөзеп чыкты— Ильяс канәгать елмая иде. Фәнисне күрүгә, кулларын төркем аша аңа ыргытты «Тизрәк, чиратың үтә бит, Харитон өзелеп көтә үзеңне. Ни пуха...» «Кая этә ул мине, Хәсән Исламович үзе генә түгел ич анда, комиссия утыра, баламут, буровой, миңа зиһенне тәртипкә салырга кнрәк!» Әмма соң иде инде. Фәнис кызыл материя белән капланган өстәл янына кыюсыз гына якынлашты Тигез рәт итеп таратып ташланган билетларның иң кырыйдагысын суырды Унөченче, дип пышылдады билет номерын. Карашын каядыр, аңлап булмастай бушлыкка текәгән, ФӘРИТ ГЫЯЛЬМЕТДИНОВ ф ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ бюст кебек хәрәкәтсез утыручы экзаменатор беренче рәттәге буш урынга ымлады. Хәзерлән! Беренче сорау: «Социализм төзүдә пролетариат диктатурасының, роле». Белә Фәнис, һәйбәт. Әмма икенчесе? «Шәхес, коллектив, җәмгыять». Туктале, нәрсә сөйләргә мөмкин соң болар хакында? Фәнис бар белгәнен, укыганын, кыскасы, сандык запасында күпме калган, барысын сыгып чыгарырга тырышты, күзләрен йомды, учы белән маңгаен уды. Диктатура хакында бит ярым язды. Теләсә өчне дә яза ала. Әмма икенче сорау бар бит әле. Ә хәзер сөйләргә аның чираты. Фәнис бөтен кыяфәтенә җитдилек кертергә тырышты. Текстны яттан белүчеләр сыман, җөмләләр арасында паузалар да калдырмыйча, башлап китте. «Капитализмнан социализмга күчү чорында, Маркс билгеләмәсе буенча, пролетариат диктатурасы хәлиткеч роль уйный. Алай гына түгел, ул яңа җәмгыятьнең җиңүе өчен зарур шарт. Аның эчтәлеге...» Иң мөһиме — беренче сорау белән комиссияне егып салырга! Интонацияне түбәнәйтмәскә! Ленин әсәрләреннән мисаллармы? Рәхим итегез! Сөйли Фәнис, мин сиңа әйтим! Фән укытучысы философ «Харитон», күзләреннән елмаю очкыннары сирпеп, канәгатьлек белән баш кагып утырды да, сөңгедәй кодрәтле, кара, зур авторучкасын ведомость кәгазенә текәде. «Бик яхшы! Сездә сораулар юкмы», — дип комиссия членнарына борылды. Фәнис эчке сизенү белән, өстәлнең сул ягында утырган шомырт кара чәчле чибәр ханымга борылды. Кабыргалары янә чәнчеп куйды. Бозлы су эчкәндәй, гәүдәсе бөрешеп китте. Интуиция алдамады. — Сезнең икенче сорау ничек иде әле? «Парашют ачылмады!» — дип, сызланып уйлап алды Фәнис. «Харитон» канәгатьсез төс белән егеткә текәлде. — Хәсән Исламович, без үзебезнең студентлар белән бу темага бик кызыклы дискуссия уздырган идек, — дип дәвам итте чибәр апа,— кызык, сезнекеләр ни уйлый икән? Фәнис күз очы белән генә эләктереп алды: уңда утыручы чал чәчле имтиханчы апа да дискуссия уздыруны мәгъкуль күрми иде, ахры, төксе генә итеп сәгатенә карап алды. Булса була, булмаса инде... дигәндәй, егет капитализмны сүгүдән башлады. Анда менә шәхес иреге болай, инде килеп үзләре бездә кеше хокукы тикшергән булып, эчке проблемаларын йомып калырга... дибрәк тотынган иде, тәти апа тиз туктатты. — Юк, юк, сез менә, фамилиягез ничек әле? Ә-ә, Гайсин, менә, иптәш Гайсин, безнең җәмгыятьтә ирек һәм шәхеснең бурычы, җавап- лылыгын ничек аңлыйсыз? Китапча түгел, үзегезчә, Гайсинча итеп сөйләгез. Фәнис алдында бу сорау кара урман иде. «Кермәү хәерлерәк булыр, шундый буталырсың, мәңге чыгалмаслык булып, шунда калырсың!» — Бу хакта мин кайчак үз-үзем беән генә сөйләшкәлим Кешеләр белән чын дәрәҗәдә бәхәсләшерлек шәхес булып өлгермәдем әле. — Хм-мм! Алайса, бик кечкенә, өлгермәгән шәхес инде сез, иптәш Гайсин. Хатын-кыз укытучыга эләкмә! Фәниснең ачуы килә башлады. — Артык бәләкәй дә түгел. Уртача, гадәти шәхес. — Менә, менә, дөрес. Хәзер бурычлар хакында Сезгә булышам диплом алганнан сон кая барырга уйлыйсыз? — Авылга кайтам. Печән әзерләргә көтәләр. Чибәр ханымның да ачуы кузгалды. — Хәзергә кечкенә шәхес әле сез, Фәнис иптәш. Чөнки тормышка әзер түгелсез. Аңлашылдымы? — Ул Хәсән Исламович ягына борылды — Минем тәкъдим: Гайсинга өчле куярга. — Ә мин — дүртле, —фән укытучысы уң ягындагы пеләш имти ханчыга борылды Әмма ханым, кызарып, кабарып чыкты. «Сез нәрсә, ул икенче сорауга бөтенләй җавап бирмәде ич!» Кара сөңге ведомостька башта өчле төшерде, аннары җәяләр эченә «канәгатьләнерлек» дип тутырып язды. Ишекне ябар алдыннан Фәнис өстәлгә борылып карады Өлкән экзаменаторның калын кашлары җыерылып, бергә кушыла язган, йөзе кара, пеләш йокымсырый, ә чибәр апа җиңүче кыяфәте белән прическасын төзәтә иде. Коридорда Фәнис үзен сырып, кочаклап диярлек алган кызлардан котылгач, ханымны тагын күз алдына китереп, «Ну шәхес! » дип, башланган җөмләгә тагын берничә сүз өстәп, тел шомартып алды да урамга чыкты. Көн кояшлы, дөнья матур, тротуар халык белән тулы иде, бәрелепсугылып кайтканчы дип, егет машиналар йөри торган үзәк урамга чыкты. Арыганлык, рәхәт ваемсызлык дулкыны бөтен гәүдәгә таралмакчы. әмма юк, дүрт ел буе укып, беренче тапкыр алган өчле чибәр ханымның үчле елмаюы булып, һаман йөрәкне ярсыта, тырный әле. Кайта Фәнис. Көләр иде — авыз буйсынмый, елар иде — горурлык кушмый. Кинәт арттан кемдер аның сул калак сөяге турысына «док» иттереп китереп сукты. Тегеләй дә әрнеп йөргән кабыргалары барысы бергә чәнчеп алды. «Хәзер мин аңа шәхесне күрсәтәм! Бар көчкә, бөтен ачу чыгып бетәрлек итеп, чыраена ямыйм да тротуардагы халык эченә чумам!» Фәнис һавада уйнаган кувалдадай йодрыгы белән инде «манам» дип, кырт борылган иде, югары көчәнешле чыбыкка орынган кешедәй, калтыранып куйды, күтәрелгән кулы ташландык кое сиртмәсе сыман хәрәкәтсез катып, чайкалып торды, күзләрен бер ачып, йомгалап карады Юк. ул саташмый, үз акылында Сугучы «хулиган» — алты почмаклы бура зурлыгындагы троллейбус — аңа терәлеп бетеп үк туктаган иде. Ялтырап торган яшел калай, зур, биек тәрәзә, рулен калдырып, шул тәрәзәгә капланган, гаҗәпләнү, курку, каушау катыш нишләргә белми өзгәләнгән кыз... тротуарга «чумганда» шулар Фәниснең зиһененә фоторәсем булып, сеңеп калдылар. II Кешеләрне киеренке халәттә тоткан ямьсез тынлыкны секретарь бозды. — Иптәшләр, кабатлап әйтәм: партиянең ачык җыелышы тәмам Урындыклар шыгырдый башлады. Гөрләү китте. Гәрәев кузгалырга ашыкмады. Барысы да президиум ягына карый махсус рәвештә аны күзәтәләрдер кебек тоелды аңа Өстәл тулып яткан эш кәгазьләре, каралама, газета кисәкләрен папкасына тутырып бетергәч, секретарь да күтәрелде Бу кыяфәттә утыру башка мөмкин түгел иде, Гәрәев аңа иярде. Урамга чыккач, тукталып калды. Идарә каршындагы каен агачла рының очында баеп килүче кояшның соңгы нурлары уйный, машиналар туктый торган мәйданчыкта дежур автобуска, ГАЗ-69, «Вазик»ларга халык төялә, ташландык чиркәү кебек шулай катып торса, чакырып аңа да дәшәчәкләр. Ул һич аңыша алмый аны сагышмы, моңсулыкмы— нәрсәдер биләп алган да үз иркенә буйсындырып, каядыр, идарәдән, танышлардан чнткәрәк тарта иде ФӘРИТ ГЫПЛЬМЕТДИНОВ ф ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ Берничә секунд икеләнеп торганнан соң, өр-яңа туфлиенең үкчәләре белән каты басып, ул урам буенча җәяү генә китте. Гадәттә ул җәяү аз йөри. Эшкә барганда дежур автобус килеп ала, китереп куя. Скважиналар, ремонт цехы, контора арасын вахта автобусында чаба. Кеше аз йөри торган урамга борылды. Монда машиналарга керү тыелган, көлтә-көлтә булып утыручы акация, гөлҗимеш, сирень куаклары газонны тутырып, тротуарны каплап киләләр иде. Бөркү булып китте. Ак күлмәк якасын ычкындырыйм дигән иде, кулы галстукка тиде, аны чишеп, пөхтә итеп кенә күкрәк кесәсенә салганда, эчкәрерәк яткан кәгазь тартмачык шупылдап китте. «Орден да кесәдә икән ич», — дип уйлап алды Гәрәев, артык исе китмичә генә. Ул аны үзе шулай йөртә. Кайбер җыелышлар алдыннан, яисә төрле очрашуларга чакырып, бу хакта исенә төшерсәләр, депутат значогы белән бергә тага да куя. Ә бүген? Гәрәев салынкы, ваемсыз торышыннан айнып киткәндәй булды йөрәге, нечкә сызык белән кискәндәй, берничә мәртәбә сулкып- сулкып, авырттырып типте. Гәрәев көтелмәгән авыртудан, хәтта бераз вакыт сулыш ала алмыйча, туктап, кулы белән таш коймага таянып торды йөрәк «бүләген» яңадан кабатламады. «Ә бит Җиһаншин чыгыш ясамаса, әлбәттә, автобус белән кайта идем, гомумән, эштән булсынмы, җыелышларданмы, бу минем беренче мәртәбә җәяү кайтуым түгелме соң?» Ничектер игътибар ителмичә аяк астында гына уралып йөргән шул сорау бик кирәкле ачыш кебек, аны гаҗәпләндереп җибәрде. Юк, тукта әле, соңгы тапкыр кайчан җәяү кайтты соң әле ул эштән? Мастер булып алты ел эшләү дәверендә мондый хәл булмады кебек. Бораулаучы булып йөргәндә генә булса инде. Дөрес, ул чорда аңа шактый тәпиләргә туры килде. Җитмәсә, квартирасы да кире якта, шәһәр читендә, Зөя елгасына терәлеп торган кечкенә агач йорт иде. Колак төбендә генә әкәмәт бер нәрсә безелдәп, лепердәп алды, ул искә-оска килгәнче, костюмының күкрәк турындагы яка өлешенә кунды. Июль аенда күбәләкләр булмый түгелме соң? Бу каян чыккан? Мәхлүк бер бөҗәк кенә булса да, йөрәк турына чамалый Тән җылысы белән әз булса да гомерен озайтмакчымы. Соңгы елларда гаҗәп сирәк була торган хәл: танылган нефтьче, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, республика хөкүмәте депутаты, шәһәрнең танылган кешесе, мастер Әнәс Гәрәев, югары сыйфатлы корыч бораудай таза, токмач кунасыдай кин иңсәле, уртача буйлы гәүдәсе белән ашыкмыйча гына, салмак адымнар белән әз кешеле урам буйлап атлый Гомергә каядыр ашыккан, чапкан, кемнәр беләндер әрепләшеп, кычкырышып алуны гадәти эшкә әверелдергән, ял көннәрендә дә цех мастерскоенда кирәкле инструментлар, җайланмалар ясап, шуны сынап ята торган кешенең шулай ваемсыз гына шәһәр эчендә буталып йөрүе бу кешенең үзе — Гәрәев өчен дә сер иде Мондый халәттә йөрү төрле уйларга батыра икән, шушылай каңгырап йөренгәндә дөнья, тормыш, шәһәр — барысы да бик тә, бик тә моңсу икән. Күбәләк, кызыл төрткеле чем-кара канатлары белән җилпенеп урыныннан кузгалгач, Гәревнең күз алдына ап-ачык булып оператор Җиһаншин килеп басты. Каралык буенча бер-берсенә каршы торырлык болар, сүз дә юк, дип көлемсерәп, күбәләк белән Җиһаншинны чагыштырды Менә Җиһаншин трибунада блокнотын ачып салган да, очы- нып-очынып, нинди скважинада ничә авария булганын саный Аннары гап-гади, беркатлы нәтиҗә чыгара Нефть алуда идарәнең ярты еллык планны үти алмавының төп сәбәбе — скважиналарның бик тиз сафтан чыгуында Көлсәң көл, еласаң ела! Бер якка да кушылмый тыныч утыру мөмкин түгел иде Гәрәев көлде. Беренчедән, идарә ярты еллык планны үтәде Тартып-сузып, бөтен запасны агымга кертеп — нечкәлекләре күп инде бу эштә, аны администрация белә дә, Гәрәев белә. әмма барыбер, Идарә планны утызынчы июль көнне үтәп чыкты. Икенчедән, Гәрәев бригадасы сафтан чыккан бер генә скважинаны да ике- өч көннән артык тотмады. Соңгы ай эчендә генә дә унике скважина тапшырды ич алар Җиһаншинны сукыр дияр идең, алай ук түгел, күзләре бар. Бик башсыз кешегә дә охшамаган Кысыр катламнар күбәйде, чыганаклар вак, күп вакытта нефть урынына су бәреп чыга — хикмәт менә нәрсәдә! Сәбәпнең шулай икәнен шәһәрдә бишек баласы да белә. Җиһаншин, димәк, күптән белә Ни өчен соң ул юкәдән чикләвек эзли? Ярый, бусын калдырып торыйк. Вариантның берсе игеп. Жнһан шинны хаклы дип фараз кылыйк. Ә менә бөтен администрация, актив, халык алдында аның, минем участоктагы скважиналарны ремонтларга Гәрәев бригадасын кертмәгез, дип дөньяга кычкыруы нигә кирәк? Гэрәевнең авторитетына сугу өченме? Моның өчен ул бик вак калибр лы кеше, практик рәвештә бу өлкәдә ул бер эш тә чыгара алмаячак. Гәрәев — эш кешесе. Кулында көче бетеп, тәнендә жылы гына калганда да эшли торган кеше ич ул! Жиһаншин ни рәвешле, шулай ачыктан-ачык, бар көченә кычкырып авантюрага бара? Әгәр аның Гәрәевкә түгел, бригаданың берәр кешесенә үче булса? Юк, охшамаган. Тегеләйме, болаймы — бу аның өчен зур табышмак иде. Кирәкле йорт турысына җиткәч, Гәрәев аны башта әйләнеп чыкты ♦ Бакча якка караган икенче этаждагы почмак тәрәзә балкып утыра иде. g Өйдә! Хәтерен җигеп, Нәсимәнең сыгылмалы гәүдәсен, иңсәсенә тара- х тып ташланган озын, кара чәчләрен, сөрмәле керфекләргә яшеренгән ч кара күзләрен күз алдына китерде. Кызык, ул кергәч, Нәсимә сөенер- ш ме? Сөенергә тиеш! Кыз вакытта да ул аңа һәрвакыт елмаеп кына | дәшә иде. Дәшә иде.. Дәшә иде шул, елмаеп. Әмма Әнәс бозау булды, Е Егетлек күрсәтә алмады. 3 Подъезд эче шыксыз иде. Кечкенә генә пычрак лампочка сары ± яктылык сирпи. Почмакта икмәк калдыклары салырга дип куелган £ бачокның өсте ачык калган, эчендә нидер безелди. Гэрәевнең кинәт ө кәефе сүрелеп калды. Бәлки кермәскәдер, кеше борчып йөрү генә бул маемы? Шул вакыт каршыдагы бүлмәнең йозагы шалтырый башлады Костюмының төймәләрен каптыра-каптыра бер ир чыгып, «Иртәнгә калсак соң була, дурак тәре!» дип өй эченә акырынды да. дөбер-шатыр аска йөгерде. Гәрәев ашыга ашыга кнопкага басканын сизми дә калды — Әнәс, синме бу? — Нәсимәнең гаҗәпләнүдән кашлары югары күтәрелгән, күзләре зуп-зур, аптырап тик басып тора — Әллә Замандашларны оныттың дамы? — Исәнме, Әнәс. Түргә уз. Мин хәзер, халатымны гына алыштырыйм инде Бүлмә эче гажәп пөхтә, җыйнак. Идәндәге яшел келәм болын үләне төсен хәтерләтә. Шкаф, тумбочкалар китап белән тулганнар — Әнәс, өстәл янына үт, утырып тор. Китап-журналлар караштырырсың. — Рәхмәт! — Гәрәев үз-үзе белән сөйләшкән булып, чалбар каешына кыстырылган коньяк шешәсен өстәл астына, караңгыгарак шудырды. _ Мин — агач, урын тәкъдим итәргә дә онытканмын. Әнәс, кичер инде. — Нәсимә каршыдагы урындыкка утырды « Тынлык урнашты. Китап шкафы өстендә шакмаклы, кара сәгать кызу-кызу текелди, өстәлгә таратып ташланган күксел, зәңгәрсу тышлы калын-калын китаплар. «Новый мир» журналлары люстрадан төшкән артык яктыны кайтарып, үзләре нур сирпегәндәй, җемелдәп күренәләр. Иң кырыйдагы ачык журналны Гәрәев үзенә таба тартты Зур хәрефләр беләнрәк язылган өстәге юл ачык укыла иде: «Юрий Скоп Куркынычсызлык техникасы Роман» ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ - Китапның калыннарын гына укыйсың. Повесть, хикәя ишеләр белән ваклану юк. — Журнал сөючеләр конференциясе үткәрәчәкбез. Безнең, китапханәчеләрнең, эшен беләсең ич. Әнәс, җитешсәң, укып чык. Синең өчен кызыклы булыр дип уйлыйм — Ә бу диңгез буенда йөргән ала эт турында кем укый? — Гәрәев бүлмәгә җанлылык кертергә тырышты. — Кызым җенләнә шундый китаплар белән. Яраткан язучысы. Ул Нәсимәнең тар гына булып сузылган кара кашларының биек, йомры маңгаена таба күтәрелеп-күтәрелеп алуын тойды. «Ишек ачкандагы кебек. Сәер». Гәрәев икенче темага күчәргә кирәклеген ниндидер эчке тоем белән сиземләде. — Күңелле сездә, Нәсимә. Матур яшисез. Беләсеңме, өй эчендәге бар әйбер балкый, бүлмә үзе, кояш кебек, тирә-күршене яктыртып тора. Аның килешсезрәк чыккан җөмләсен Нәсимә тиз бүлде. — Арттырма, Әнәс, ялгызлыкның кояшка тиң булганын кайчан күргәнең бар Кызымнан күчкән гадәт кеше кергәч, шулай бар лампочкаларны кабызам. Ялгызлык яктыртмый шул. Чәй эчәбезме? — Баш өсте. Иркен кухняның идәне вареньелар салынган зур банкалар белән тулган, алма, җиләк-җимеш исе аңкып тора — Без үзебез сөт белән яратабыз, син, Әнәс? — Хәзер, бер генә минут. — Ул шешәне өстәлгә куйды. — Нәсимә, булган булсын, бәйрәм ясыйк әле бүген Нинди хөрмәткәме? Малай туды бит әле минем... нәкъ унҗиде ел элек... — О-о, котлыйм! Тик, зинһар, миңа салма инде, Әнәс, Зәйтүнә дә кайтыр вакыт җитә. Әйтергә дә онытканмын, троллейбус йөртә бит ул хәзер. Икенче сменада. — Үсә яшьләр. Ничә яшь инде аңа? — Үткән гомер — аккан су Унсигез. Әтисен сагына. Әллә шуңа инде, сәеррәк тә бугай. Ашаганы — китап, эчкәне — китап. Вакыты да кысан, югыйсә. — Нәсимә, балалар бәхете өчен! Кара әле, рюмкага таба кара, билләһи, дим, чын алтын бу. Баш бар инде кешеләрдә, шайтан каны ясаганнар бит Беләсеңме, безгә хәзер әз генә юләрлек җитми, ахры. Күңел йоклаган, оеп беткән, менә шушы шайтан малайлары уята аны. Бу дөньяда мин генә белгән егерме юләр бар. Алай-болай мин дә кермимме аңа, бик туры карап куйдың? — Нәсимә үзен иркенрәк сизә башлады. — Минем белән шушы минутта эчәргә теләмәүче табылса, бу сан егерме бер була Балалар яшәсен! — Пропаганда бүлегендә эшләргә кирәк сиңа, Әнәс. Киттек! Берничә секунд сулыш ала алмыйча торганнан соң, икесе бергә вазага өеп куелган алмаларга үрелделәр. Тынлык Кара-каршы утырганнар. Нәсимә ияге белән ике учына таянган Нәфис, алсу бармаклары, кыр чәчәгенең юка, тар таҗлары кебек, битенә сарылганнар Карашын анык тотып булмый, ниндидер аңлаешсыз ерак бушлыкка текәлгән Әнәскә күтәрелеп карап, тирән итеп сулады да керфекләрен аска төшерде, калтыранган тавыш белән- рәк табынга җан кертте. — Әнәс, син миңа чит кеше түгел инде, шулай сөйләшеп утырыр башка якын да юк, сорыйсым килә. Ни өчен кешегә.... Кайчакларда моңсу, бик моңсу була? Гәрәен, гаҗәпсенеп, башын артка ташлады, киң маңгае җыерыла төшкән Уйлана. — Нәсимә, уйлаганымны матур итеп әйтә белмим Кичерерсең Минемчә, моңлана белү кешедәге иң изге, нәфис тойгыларның берсе. Моң... Олы жанлы, бик тә, бик тә киң күңелле кешеләрдә генә була ул чын моңлану Яшьрәк вакытта Тукайны укыштырдым бит. Моңлана белү — олы бәхет. Андыйларның жаны, күңеле чиста, керсез була. Кызганычка каршы, хәзерге тук, житеш тормыш кайбер кешеләрдә шушы хисне үтерә кебек Нәкъ шушы вакытта ишектәге кыңгырау шалтырады. — Эх, Әнәс, яшьлегемне исемә төшергән идем, шундый рәхәт, күңелле иде, күрәсең, без аның өчен ят кешеләр, хужалары кайтты бу яшел бакчаның. Кызым — Зәйтүнә. Аны күрүгә Гәрәев уйлап куйган жөмләсен онытты. Я дөнья! Кыз анага шулкадәр охшаса охшар икән. Табигать нинди могжизалар гына ясамый? Кыз кыюсыз гына исәнләште, тавышсыз басып, түргә узды һәм... күз яшьләре белән әнисенең күкрәгенә капланды. — Әнием, бүген кеше таптата яздым бит! Кычкыртам, кычкыртам— ул юлдан чыкмый... Тормозга басып өлгердем Яшь кенә егет иде.. Бу йорт өчен ул хәзер чит кеше иде, Гәрәев ашыгып киенә башлады. Урман. Аның кырында гына, илле метрлар чамасы болын ягына 5 үтеп, скважина ремонтлаучыларның кечкенә генә хужалыгы — тоташ з тимердән ясалган чана өстенә утыртылган яшел будка, торбаларны 5 күтәртү, төшерү өчен мачта һәм трактор тора. Мәйданчык тирәсе аксыл- з сары измә белән тулган. Уртада, мачта төбендә үк. икәү кайнаша. ь Шуларның какча, яше иллеләргә якынлашып килсә дә. шактый жиңел = гәүдәлесе һаман саен бертөрлерәк булган соравын кабатлый. — Туктале, тукта! Син хәйләкәр егеткә охшагансың, ахры Юк-бар белән баш катырма, сорауга туры жавап бир — Чынлап әйтәм, бу эшкә үзем теләп килдем. Башта һәрберебез- дән сорап чыктылар, кем кая барырга, кайда эшләргә тели Аннары бер абзый, скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсенә белгечләр житмн, килегез, ди. Хәзерге чорда нефть алуның язмышы ремонтчыларга бәйле булачак, һәм... сөйләде инде теге абзый. Кул күтәрдем дә. мин барам, дидем. Шул! — Юләрләрне чәчеп үстермиләр — үзләре чыга! Нәкъ үзе бу Техникум бетереп, дүрт ел буе чиләнеп, шушы эшкә килдең инде, ә? Үкенмисең дәме? — Әле эшләп караган юк ич, Хәйдәр абзый. Үкенмәскә исәп. Берәр алты ай эшләсәк, үзебезгә бригада бирәчәкләр. Хәзергә практика үтәбез. — Алай икән. Карарбыз, карарбыз. Бу дегет оясыннан, апаем, әзмәвердәй егетләрең дә тиз сыптыра. Трактор, жәлпәк борынлы кранын югары чөйгән дә. мачтаның югары очындагы роликка эленгән тростлар ярдәмендә шәмнәрне күтәртеп тора. Фәнис йозакка әз генә кагылсаң да бөтен буена ук чыңлап куя торган зифа шәмнең бер очын эләктерә дә, бияләен һавада уйнатып, ишарә ясый «Бусы да булды Өскә|> Ун метрлы өр-яңа торба һавада эленеп калгач, бораулаучы Хәйдәр, аның жиргә якын очын эләктереп ала да махсус жайланма белән тормоз барабаны оясында утыручы шәмгә ялгый Хасил булган колоннаны яңадан жир астына куа Мастер Әнәс Гәрәев икенче вахта егетләре белән бу тирәдән берике чакрым ераклыкта гына булып, электр-батырма насосы сафтан чыккан скважинада көнтөн кайнаша, монда эшләр катлаулы булган ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ лыктан, килеп тә карамый иде. Цемент җитәрлек, хлорлы кальций измәсе ясау кирәкми, шулай булгач, техника, төрле җиһазлы машиналар алыр өчен заявкалар биреп йөрисе юк, шул сәбәпле бу хуҗалыкта баш булып өлкән бораулаучы Хәйдәр калган иде. Иртүк геологлар килеп киттеләр. Нефтьчеләрне скважинадан бик күп чыга торган тозлы су тәмам интектергән. Хәзер шунын өчен җир асты катламнарының гидрокартасы кирәк икән. Алар китү белән Хәйдәр командалар яудыра башлады. — Әй, Дизель! — тракторчының янәшәдә генә икәнен күргәч, юашланып киткәндәй булды, тавышын әкренәйтте. — Кһым! Бутыйм инде, туган. Гаптелхәй кардәш, машинаңны, күперчекне сулдан урап үтеп, менә шушы урынга гына куй әле. Тракторчы Гаптелхәйнең брезент чалбары белән курткасы май, солидол тиеп, шундый каткан, һәрвакыт ышкылып йөргәнлектән, ялтырап тора, космонавтлар скафандрыннан әз генә дә ким түгелдер. — Шәмнәр тростка чапрыш килә бит. Уңгарак алыйк, Хәйдәр абый. — Ә-ә, шулай шул. Куй-куй, Гаптелхәй туган. — Фәнис, вагонга керерсең, бер прибор күрсәткән идем ич, шуны гына алып чык әле. Таныйсыңмы аны? Әйе, әйе, кайда су катламы, басымы күпме — шул үзе үлчи инде. Метр чамасы озынлыкта булган буынлы-буынлы приборны беренче шәм очына яхшылап беркеттеләр дә колонна буйлап җир астына куа башладылар. Көзге җил кузгалганлыктан, як-яктан суык ялый, күкрәккә үтә башлагач, үзләре дә сизмәстән, темпны артык кызулатып җибәрделәр. Тракторчы Гаптелхәй, изүен кайтарып куйган да, күз иярмәс тизлек белән рычагларны куша, аера. Хәйдәр агай белән Фәнис, машинаны көттермәс өчен, бер почмактан икенчесенә чабалар. Бияләйләре шәм маена тәмам манчылган Фәниснең кулыннан йозак ычкына башлады, ул аны ике куллап кочаклый, кыса, торбаны эләктергәндә тезләре белән ярдәмгә килә. Фәнис күз очы белән генә сиземләп алды. Хәйдәр агай да карашын әледән-әле юлга юнәлтә ич. Ниһаять, кузовы тент белән бөркәлгән «Газик» күренде. Трактор, гайрәт чәчеп, үкереп куйды да сүнеп калды. Арыганлык шактый сиздерә үзен, ашыкмыйча гына брезент курткаларны, вагон тирәли бастырып, тезеп чыктылар да кузовтан төшке аш салынган термослар эләктереп, вагон эченә юнәлделәр. Кәбестә, яңа гына пешкән икмәк исе таралды. Солярка ягып эшли торган торба мич күңелле гөрли, бүлмә эче чиста, җылы иде, нефтьчеләрнең кәефләре күтәрелеп китте. — Их, егетләр, гомерем буе кыр ашы ашыйм, ашап туймыйм.— Хәйдәрнең кечкенә түгәрәк йөзен икегә бүлеп, зур авызы колакларына тиклем ерылган. — Менә сез әле яшьлегегез белән аңлап җиткермисездер, бик олы бәхет бит менә шушылай утыру. Әйе, менә эпекәемдер, ихлас сөйлим! Уртада утырган Фәниснең уң күршесе Гаптелхәй аның аяк йөзенә басып алды, Хәйдәр күрмәгәндә генә, нәрсәгәдер ишарә ясапмы, игътибар кушыпмы, күз кысты. Фәнис һични аңламады. — Менә соңгы вакытларда күз алдыма килеп үтерә инде: мәрхүм Шайморатов шушылай утырырга ярата иде. Шинелен иңсәсенә салыр иде дә, я, Хәйдәр, яшь вакытларны бер искә төшерик әле, дияр иде. — Генерал Шәйморатовмы?! Хәйдәр абый, сез аны беләсезме?...— Фәнис дулкынланудан тотлыгып калды, тарелка хезмәтен үтәүче термос капкачын күтәргән килеш, торып басты. — Я, утыр әле син, язгы боз кебек кабарма, — Гаптелхәй көзнең үзе кебек салкын, коры иде. Хәйдәр изүләрен ычкындырды, компотын эчеп куйгач, салмак хәрәкәтләр белән папирос кабызып, төтенен Гаптелхәйгә таба өрде. Вагон танклар үкерә. Ә төн бетте инде, яктыра башлады. Бар да ап-аерма- ♦ чык күренеп тора. Нәкъ безнең якка килә бит немецлар Алдан танклар, солдатлары цепкә тезелгән. Аталар, кычкырышалар Бәләкәй генә § • чокырга чумдык Теге тавышны ишетеп безнең немец та дулый бит. § Имән бармак белән маңгаена чиртеп алдым тегенең. Тынды. Ушы £ китте бугай. Инде танклар безнең турыга килеп җитте дигәндә генә, 5 бирә башладылар безнекеләр. Җир селкенә, өскә балчык ява. Мәхшәр! Шулай да танклары йөри боларның. Кыр буйлап чабалар тегеләр, з Берсе безнең яннан гына үтте... Көне буе чокыр эчендә яттык. Без кай- ь тып кергәндә, ике лампасын да кабызып куеп, генерал картасына = карап утыра. Янында бер төркем офицер Немецны ут яктысынарак g бастырдым да, генералга рапорт бирәм Шәйморатов башта миңа, ә аннары немецка карап тора да тора. Янып торган трубкасы авызыннан китель итәгенә төште. Сизми бу. Безгә карап тора да тора. Кителе яна бит моның, төтене чыга башлады! Китель өчен я виноват булырмын. бармак белән генә күрсәтәм тегеңә. «Это для нас ерунда, Хайда- рушка. Син беләсеңме кемне алып кайткансың, рәхмәт, Хәйдәр», — генерал чытырдатып кочаклаган мине, җибәрми генә бит, тын бетә башлады... Баксаң, пемецның бик яман, мәкерле командирын эләктергәнбез ич Киң күңелле кеше иде Шәйморатов мәрхүм Орденны да шаяртып көлә-көлә такты. Сугыш кына бетсен, Хәйдәр, синнән кнм дигәндә министр ясыйм, ди иде. Мин калдым, ул — юк. Үзем гаепле, саклый алмадым — Ул ике куллап битен каплаган, иңсәсе еш-еш күтәрелеп, кире төшә. — Саклый алмадым, үзем гаепле... Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты Гаптелхәй йоклаган кыяфәттә утыра, Фәниснең, күзләре зур булып ачылган Алардан Хәйдәргә таба ниндидер илһамланган нур бөркелә Фәнискә бик тә рәхәт иде бу минутларда. Гомумән, ул үзен сугышның нн икәнен чордашларыннан яхшырак аңлаучы итеп саный иде. Кинодан чыккач, шушы темага багышланган китапларны укып чыкканнан соң. ул үзен шул геройлар урынына куеп карый иде. Әйтик, менә аның кулында сынар патроны калган пистолет, автомат, соңгы граната Янәшәсендә ыңгырашып, үлеп ятучы иптәшләре Нн өчендер аның күз алдына шундый картина баса, аклы-сары кояш уттай кыздыра, күк йөзенә, тирә-юньне күмеп, снарядлар шартлап тузгыткан сары тузан болыты күтәрелә, каршыда гына, окоп брустверларына терәлеп диярлек сүнеп калган немец танкларыннан куе кара сөрем бөркелә.. Соңыннан, шушы күренеш турында уйланып йөргәндә, ул үзенчә, гади генә фәлсәфи нәтиҗә чыгарып куя. Танк эчендә тартучыларны күрсә, I әрәев дулый, кыза, теге кешене, көн нинди булуга карамастан, һавага куып чыгара иде Ул булмагач. 6v юлы дәшүче булмады — Хәйдәр абый... Яшь идек әле ул вакытта. Әйтик, мина унҗиде генә иде. генералныкын анык кына хәтерләмим, әмма кырыкның өстендә — бусы хак. Үзем мин разведчик булдым, ләкин генерал, ни өчендер, һәрвакыт үзе янында тотты. Белмим, нәрсәгәдер яратты инде. Хәтта бервакыт минем аркада кителенең итәген дә яндыра язды. Кичтән шулай бер авылга җибәрделәр Өчәү без. Мин алдан барам. Ерак та түгел бер авылга немецлар туктаган икән. Болар хакында безнең генерал берни белми, шуның өчен тел алып кайтырга тиешбез. Малай, каравылчы куйган тегеләр, эчкә табарак һич тә үтеп булмый бит. Сакчыларның берсен рәхәтләнеп алабыз инде. Анда сүз дә юк. Нәфсе бит. Штаб тирәсенәрәк үтәсе килә. Югарырак, әфицәр-мазары эләкмәсме. Таң алдыннан тәки кердек бит авыл эченә. Бик шәп алты почмаклы йорт эчендә ут яна. Тәккә янмый инде, кемдер бар Чыкты бу. Без моны гөрс, аудардык, сүрибез. Мең могҗиза белән авылны чыгып, ярты юлга җитеп килә идек, күтәрелде бит авылда тавыш. Кычкырыш башланды, ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ никадәр генә зур булмасын, снаряд, мина эченә нинди генә тол тутырмасыннар, атом бомбасы никадәр генә җегәрлекле булмасын, җирдә тереклек бетәчәк түгел Җир тоташ янып, коеп чыкса да, аның кайсыдыр почмагында, кайсыдыр тирәнлегендә бер уч туфрак барыбер калачак. Ә анда йөзәрләгән җан, тереклек иясе Җирдә яшәү, димәк, тормыш — мәңгелек. Вагонда гадәти булмаган тынлык. Өстәл түренә үк күчеп утырган Хәйдәр терсәкләренә таянган да ике учына маңгаен салган Карашы өстәлгә текәлгән. Гаптелхәй гамьсез генә кыяфәттә гәүдәсен урындык терәвенә ташлаган... Көн уртасы булуга карамастан, куе соры караңгылык иңде. Күк йөзен ямьсез, шөкәтсез кара болытлар һәммә тарафтан томалап алганнар иде, шыбырдап көзге салкын яңгыр коя башлады. Урамда калган киемнәрне алып керергә кирәк иде, һәммәсе дә тиз уянды. — Хирург килә! — диде Хәйдәр, кулын каш өстенә куеп. Чыннан да, басу юлы буйлап, турыдан гына бу таба «ЛАЗ» автобусы бар көченә чаба иде. Автобус килеп туктауга вахтаның яртысы, ягъни өлкән оператор, аның ярдәмчесе, машинист һәм Гәрәев үзе җиргә сикерделәр. Төшкән уңайга бар да ни эләксә шуны бөркәнеп, башларын каплап, җылы вагонга йөгерделәр, тик Гәрәев кенә машина янында мәш килде, шоферны дәшеп кул изәде. — Булмаса, син әйдә, бик җебеткәнче асфальтка чыгып кал. Базада капкаларсың. Безне кичке биштә тукталышта көт. Машина салулый, пычрак чәчә-чәчә китеп барды. Бар иде заманалар, бөтен бригада — ун-унбиш кеше — бер смена булып эшлиләр иде. Бригаданың җиде-сигез члены бар көченә эшләп ята, калганнары йоклый, кәрт суга, әкият саталар, чөнки аларга эш юк, скважинада мәйдан кысан, урын җиткереп булмый. Бу хәлгә бик эче пошып, Гәрәев күрше бригадаларны да әйләнеп чыкты, һәр җирдә шушы күренеш. Уйландыуйланды да коллективны ике вахтага бүлде: берсе көндез, икенчесе төнлә эшли. Аннары алышыналар. Юк кына яңалык иде кебек, мәшәкате, шау-шуы айга якын сузылды, дөресрәге, Гәрәев айга якын йокы күрмәде. Башта икенче сменага транспорт бирми йөдәттеләр. Анысы булса, цемент, измә куа торган машиналар юк. Боларын гына җайлаган иде, бу хәбәрне каяндыр һшеткәннәр дә, берләшмәнең хезмәтне саклау бүлегеннән комиссия килеп төште. Тикшеренә, төпченә башладылар, кем күрсәтмә бирде, кәгазе кайда, кулын кайсы начальник куйган? Капиталь ремонт кебек катлаулы операцияне төнлә башкарып чыгу хакындагы фикер кайсы юләрнең башына килгән? Озын итеп акт төзеделәр дә китеп бардылар. Вакытны күп югалтканнар иде, Гәрәевләр ачу, үҗәтлек белән иртәнгә кадәр, секундка да туктап тормыйча, тәнәфессез эшләделәр. Гәрәевнең башына шул әйбер һич сыеша алмый иде. әгәр агымдагы темпта, бер бригада гына булып эшләсәк, кая барып чыгачакбыз без. Скважина, нефть чыгаручы, куучы нокталарның күбесе бер чорда -— моннан унбиш еллар элек төзелгән. Димәк, алар бер чордарак сафтан чыга башлаячак, дөресрәге, башланды да инде ул процесс. Скважиналарга бик кызу рәвештә, кыска срокларда ремонт ясап чыгарга кирәк, моның белән шөгыльләнүче бригадаларның саны бармак белән генә санарлык. Әгәр шушы метод, ритм белән эшләсәк, сафтан чыккан скважиналар өчәр, алтышар ай чират көтеп утырырга тиеш булачак. Моны булдырмау өчен йөзәрләгән ремонтчылар коллективы төзергә кирәк. Ә бу мөмкин түгел. Бик гади сәбәп: республика күләмендә генә мондый санда бригадалар тотарга база да, техника да, ресурслар да юк. Алай әйтү дөреслеккә бик үк туры килми икән. Бар алар. Әмма алар икенче максатка тотыла. Безнең үзмаксат ремонтлар ясап яту түгел, ә нефть чыгару. Менә нәрсә төп бурыч! Үз начальствосы кыса башлагач, ул аларга шушы уйларын ачып салды. Партоешма секретаре дә шушында иде. Тегеләр бик озак дәшми утырдылар Ниһаять, начальник урыныннан торды — Әгәр төнлә авария ясасаң? Үзеңне нәрсә көткәнен беләсеңме? — Аварияләрнең сәбәбе төн түгел, ә начар, иске инструментлар. * Безгә сыйфатлы насос, компрессор торбалар җитми. Сез моны яхшы беләсез. § Начальник тагын уйга калды. Тирән җыерчыклы озынча йөзен, каш g астыннан сөзеп карап, Гәрәевкә текәде. =? — Шулай, шулай... Әгәр без берни белмәдек, күрмәдек ди, Әнәс н Гәрәевич, син шушы рухта дәвам итәсең ди, билгеле инде, төнге вахта = белән, әлбәттә, үзең буласың ди... Безгә, һич югы, икенче сменада авария булдырмауны конкрет гарантияли аласыңмы? Гәрәев мондый вариант булу мөмкинлеген алдан ук күңеленнән о үткәргән иде. Начальник — карт төлке. Турыдан атака ясау броня щитка барып бәрелү белән бер. Маневр кирәк Фланглардан яки тыл- з дан сугарга. Ә ничек? Нинди юллар, сукмаклар белән генә булмасын, < бу эшкә аны да тартырга. Кызыксындыру алымы акланмады Мәҗбүр ч итәргә кирәк! Юкса, бар мәшәкать, җаваплылык үзенә — Гәрәевкә генә кайтарылып калачак. Бу — җиңелү дигән сүз. Чөнки ул болай ♦ да алҗыды. Көче җитмәячәк. g — Әнәс Гәрәевич, ашыкмыйча уйлагыз. Сезнең вәгъдәнең бәясен х яхшы беләм, аңа ышанам. «Ну карт төлке, койрыкны матур болгый! Тагын хәйлә, матур сүз- Й ләр! Әмма барыл чыкмас, парашютың ачылмас бу юлЫ! Без дә мәк- 1 тәп баласы түгел!» — Авария минем ихтыярга бәйле түгел. Гарантия бирә алмыйм. 3 Гәрәев торып басты, кулларын урындык аркасына куйды, барлык н игътибарын, акыл сәләтен җыеп, берничә җавап төрен тагңн бер кат £ зиһененнән үткәргәннән соң, тәвәккәлләп, соңгы патронын атарга ? булды. — Аптыраганнан тырышабыз инде. Квартал планы яна, простой күп. План үтәлеше туксан процентка да тулмый. Хәзергә... — Гәрәев начальникның йөз сызыгындагы һәр үзгәрешне отып калырга тырышты.— Болай барсак, белмим, мине һәм сезне нәрсә көтәдер. . Тиде. Унга тигерде Гәрәев! Начальник авыр, аркылыга шактый җә елгән гәүдәсенә кысан креслосын дөбер-шатыр китереп, егетләрчә энергия белән торып басты, кулын сузды. — Уңышлар телим. Ничек башладың, шулай дәвам ит Бергәләп эшлибез. Акыллы, кыю начальник иде мәрхүм. Соңыннан, берничә елдан соң, аның каберенә беренче туфракны үзе салды Гәрәев, беренче чәчәкне үзе утыртты. Әзмәвердәй гәүдәсе булса да, йөрәге соңгы чиккә җнтеп таушалган булган икән шул ...Гәрәев вагон эченә кергәндә, аның егетләре кәефләнеп ашап утыралар иде инде. — Сыпыра буран! — Кодагыйныкын түгел, үзебезнең ашханәнекен сыпыртабыз Хәйдәр, укып утырган газетасын ташлап, Гәрәевкә дигән термосны өстәлгә куйды. — Кыстый-кыстый ашатам әле боларны, Әнәс Гәрәевич, ашамасан бу суыкта эшләп булмый ул. Күбрәк ашарга кирәк — Алай да Хәйдәр абзый бар аш төрләндерергә. — Болары пүчтәк әле аның, егетләр. Менә Хәйдәр абзый елга якын инде саташмыйча, хәтта ки төштә күрмичә йоклый икән. Сорыйм, сорыйм, ярты куям дим, әйтми инде серен. — Тракторчы Гаптелхәй сүнеп калган рацияне рәтләп утыра иле, эшен куеп торды. — Монда, бригадир, местком члены бар. безне санга сукмасан. алар хакына сөйлә инде, Хәйдәр абзый — Әнәс Гәрәевич, әйтегез инде, сөйләсен. — Ник. сөйлим бик ачуны китерә башласагыз. Ул әйтмәсә дә, сөйлим Кешедән яшерер сүзем юк. Менә шулай; сез әле миннән яшьрәк, кайберләрегез бала гына, дөньяны минем кебек үк аңлап бетермисез. Турысын әйтә.м. хәзер икенче сорт халык китте җир шарында. Элеккеге халык юк ул. Юк! Ник юк! Чөнки кешеләр җирдән аерылдылар. Менә кайда төп сәбәп! Шәһәр, өйләр асфальт, таш, бетон өстендә утырамы? Утыра Хәзер басуда йөрибез ди - аякта итек, ботинкалар. Өскә карагыз әле, түшәмгә димим, һавага карагыз: электр баганалары күкнең яртысына тиклем менгән, ә шәһәрдә ул гүпчим, хәтта җир астында да бар Димәк ки, без электромагнитик дулкыннар оясында яшибез. Зыяны бармы аның? Бар кәнишне. Чөнки тәндә электр туа. Кичтән утны сүндереп, күлмәк, майкагызны салып карагыз әле, аннары белерсез. Бөтен кием чытыр-чатор килеп тора. Тәндәге шушы токны бетерергә кирәк. Жиргә генә китәр иде ул, булмый, бөтен җирдә изоляция. Казанда әнә, малай күреп кайткан, башлырак кешеләр, кырга чыгып, яланаяк йөриләр ди. Ә мин бер үткәргечне йоклый торган карватка бәйләдем дә, икенче очын җиргә тоташтырдым. Шуннан бирле саташмыйм. Тәнне кытыклап тора торган электр тогы җиргә китә. Хәйдәр, сүзенә бирелеп, әсәрләнеп, бүлмә буенча ишекле-түрле йөренә башлады. Кыяфәт җилле моның, ике кул кесәдә, ике күз маңгайда, йөз нәкъ урталай бүленгән: елмая Хәйдәр. Утыртты бит малай-шалайны. Сизеп тора, ул бит баскан, югарыдан бар да күренә, тегеләр ни чынга, ни уенга алырга белмиләр. Аптырашкан үрдәкләр кебек, таралып утырганнар да катып калганнар. Хәйдәр абзагыз булыр ул! Гәрәевкә текәлгәннәр. Хет ун Гәрәевне утырт, мондый речькә каршы чуртым да эшли алмыйлар. һич көтмәгәндә, барысын да сискәндереп, ватык рация телгә килде. Ниндидер буревой янында торба ташучы «ЗИЛ»лар баткан. Базадан трактор сорыйлар. Онытылып киткәннәр, ахры. Берничә урында сигарет пыскыта башладылар. Гәрәев сәгатенә карады. — Я, гвардия, кузгалабызмы, оета да башлады. — Бигрәк яңгыр ич, Әнәс Гәрәевич, әллә берәр сәгать утырышмы? — Эшкә башлаганчы берәр сәгать болай да үтәр. Тән кычыта, егетләр, кичкә чаклы җиргә басып бөтен электрны чыгарып бетерик әле! Юеш балчык токны итек аша да суыра ул. Кузгалдык! Шыбыр-шыбыр яуган эре тамчылар, майга буялып, шомарып беткән брезент курткаларга, чалбарларга бәрелеп, яшькелт-кара төскә керәләр дә. җиргә коелалар. Төркем икегә бүленде. Ремонт көтеп ятучы чираттагы скважина якын — километр чамасы гына иде. шуна КУПӘ Гәрәев, вахтаны икегә бүлде дә, төп көчне үзе белән шунда алып китте. Монда башлык булып Хәйдәр калды. Ике көннән соң иртүк геологлар килеп җиттеләр. Прибор әле җир өстенә чыгып бетмәгән, берничә шәмне күтәртәсе бар иде. Туристлар кебек тезелешеп, Хәйдәр белән Фәнисне тамаша кыла башладылар. Ниһаять, Фәнис йозакка соңгы торбаны эләктерде. Гаптелхәй, тракторына әз генә газ биреп, шәмне күтәртте, геологлар приборны ычкындыру өчен егеткә ярдәмгә ашыктылар. Хәйдәр килеп басты. — Яле. бәгърем, абзаларыңа ниләр сөйләрсең икән? Метрга якын озынлыктагы колбасага охшаш прибор, ян-яктрн яньчелеп, изелеп беткән, түбәнге очы .әкрәеп ыргакка әйләнгән иде. Бу нинди Фокус тагы, үз гомеремдә, беренче тапкыр күрәм — Геологларның партия начальнигы, күзләренә ышанмыйча, түш кесә сеннән күзлеген алып киде. — Энем, безнен заявка кәгазен генә алып кил әле? Фәнис тимер шкаф эченнән кирәкле кәгазьне китерде — Я. ремонтчылар, сезнен кайсыгыз начальниграк? — Ник, ник? — Хәйдәр, нидер сизенеп, сагая калды. — Икебез дә . начальник. — Эш башлаганчы, менә бу кәгазьне укып чыктыгызмы? Мин сез- 5 дән сорыйм, таныштыгызмы бу документнын эчтәлеге белән? ы Хәйдәр кәгазьне кулына алды. Әйләндерә-әйләндерә тикшерә баш- ? лады. Кояш яктысына куеп, бер күзен кысып карады — Таныштык. Ә нигә! 5 — Артистлар! Шәп укыгансыз икән. Гәрәев үзе кайда? Миңа Гә- рәевне табыгыз! Чукынып китсен күрше скважинаң, энем, бармак ? белән каләмне аерырга өйрән башта, аннары тыгылырсың безнең сүз- ° гә. Аңлашылдымы? Нәрсә авызыңны ачтың, аңлашыламы дим! Фәнис, каушавыннан үзе дә сизмичә, артка таба чигенә башлады. 5 Геологның күзләре техникум печате кадәр булганнар, пыяла аша зә- < һәр ялтырап, кара булып күренәләр. Кысып йомарлаган йодрыкларын ч өскә күтәргән дә һаман Фәнис өстенә килә. — Аңлатыйммы, гипопопопо.... потом.... — теле буталып, тотлыгып * калды. — Ну алайса үзебезчә, татарча гына әйтим инде, сарык!! Өч § мең сумлык приборны харап иттегез! Миңгерәүләр! Соңгы вакытта = орден, медальләр генә ала өйрәнгән идегез, тагын берне бирдерәм әле 5 мин. Иң зурысын! Аңлашылдымы? Юк, син әйт, аңлашылдымы? — £ йодрыкларын уйнатып, ул тагын егет өстенә килә башлады. Фәнискә чигенер җай юк, артта пычрак чокыр иде. Ул-бу була g калса дип, жавап удары ясарга әзерләнде — Аңлашыламы?! н — Аңлашыла. г — Башта ук шулай диләр аны. Иң кадерле приборны ватасыз, ан- § нары нервыда уйныйсыз. Ул сүрелеп калды Тәмәке кабызды — Абый кеше, карагыз әле, заявкага ничек язылган? Хәйдәр, кәгазьне алып, тагын әйләндерә башлады — Ничек язылган, шулай эшләдек. — Приборның маркасына карагыз әле? — Әйтәм ич, ничек язылган, шулай эшләдек. Маркасы да дөрес. — Маркадан соң ике цифр — алтмыш миллиметр дигән сүзен укыдыгызмы? Менә шул шул! Сез приборның кырык миллиметрлы- сын төшергәнсез! Өч көнлек эшегез һәм приборыгыз тү-тү! Әнә бригадирыгыз да килә Бүлешегез калҗаны! Ә Гәрәев шат, елмая Изүен чишеп җибәргән. — Геологлар белән эш беттеме? Шәп! Хәзер насос куа башлыйбыз. Кабель ярты сәгатьтән булыр. Юлда — Әнәс Гәрәевич, килегез әле, — Хәйдәрнең тавышы шактый мескен яңгырады. — Мин карт юләр дә гаепле монда. Брк зур хата чыкты бит. Стажер малайга гына кушкан идем, бөтенесен бутаган! Өч көнлек эш җилгә очты. Укыган кеше булгач, ышанган идем Фәнис исе китеп, Хәйдәргә шаккатып карап тора — Нәрсә?! — Гәрәев, ук булып, партия начальнигы янына атылды. — Эшегезнең нәтиҗәсе бу, кара, соклан! Монысы — заявка. — Так так... Хәйдәр дус, аңлатыгыз әле? — Үзем карт юләр инде, укыган кеше дип стажерга тапшырган идем, тикшермәдем — Әнәс абый, мин монда нейтраль, аны Хәйдәр ага үзе. — Тай дим яхшы чакта күперчектән! — Гәрәевнең зәһәр карашы егетне көйдереп, тагын да бөрештереп җибәрде — Иптәш орденлы Гәрев, бик читен булса да, приборны баланстан алып, сезгә күчерәбез Рәхим итеп, акт төзик. Пардон! — Так, так... Кил әле бирегәрәк, иягеңне күтәр! — Сез нәрсә? Каерма башны! — Иягеңне күтәр дим! Телеңдәге орденыңны иягеңә генә тагам да, күз төбеңә печатен басам! Күтәр иягеңне! — Сез нәрсә?! Закон бар! — Ә-ә, закон исеңә төштеме? Ә ни өчен үзең закон буенча эшләмисең?! Кем кулына тапшырдың заявканы, инструкция үткәрдеңме? Кая аларның подписе? Ни өчен мин белмим! — Ә-ә.. Син инде боларны уйлап чыгарасың, иптәш Әнәс Гәрәевич, без бервакытта да алай эшләмибез Заявканы без калдырабыз гына. — Калдырасыз гынамыни?! Ә ул практикант егет аны каян белсен? Кеше хезмәт юлына беренче көн аяк баса, син таяк тыгасың? Җавап бир, син бит безгә үзегезнең линия буенча эш тапшырасың. Заказчик. Сөйләштеңме соң егетнең үзен күреп? Син аңа сәлам дә бирмәгәнсеңдер әле. Акт язам! Ә без язсак! — Сез яза алмыйсыз. Закон безнең яклы! — Сез дә яза алмыйсыз. Бездә дә бар закон! — Алайса, нишлибез? — Уйла, ни өчен партия начальнигы! — Списать итәбез. Брак булган. Бәлки, әле ул заводтан ук дефект белән чыккандыр — По^калуй. Мәсьәләгә чишелеш табылды. Кызу-кызу атлап, вагонга юнәлделәр, йөгереп барып, Хәйдәр аларга ишек ачты... Фәнис бер читкә баскан да, юл баганасы кебек, кыйшаеп төшкән. «Фронтовик, Шәйморатовның разведчигы». Үзе ишеткән сүзләргә ул һич кенә дә ышана алмый, аңындагы ниндидер уй бу эпизодны кире этәрә Ни өчен ул шулай эшләде, заявканы бит Хәйдәр үзе алып килде Фәниснең тырнак очы хәтле дә катнашы юк бит бу вакыйгада. Ике ут арасында Фәнис. Ышаныр иде — дөреслек коточкыч. Аның зиһененә, аңына сыя алмый. Ышанмас иде — колак төбендә Хәйдәрнең кыланышы, сүзләре чыңлый. Үч итеп, ачу итеп, скважинаны ташлап, шушы минутта ж.әяү кайтып китсәң? Юк, бу качу булачак. Мондый әйбер аның характерында бөтенләй булмас. Кемдер иңсәсенә кулын салды. Караса — Гаптелхәй. — Уйга талган безнең егет — Гаптелхәй абый... — Беләм, егет, ишеттем. — Ничек ул шулай... Ул бит сугышта катнашкан. Солдат. — Ха-ха! Ышанган аңа безнең егет. Әйтик, табынган. Төкер син барысына да Ир булып кал! Малайлыктан чыгарга вакыт. Алдый бит ул. Алдый] Ә син мөкиббән китеп, тыңлап утырасың. Синең яшьтә кеше белән кешене аера белергә кирәк инде. — Әнә Гәрәевич та Хәйдәргә ышанды. Ул аера белмимени? — Белә. Ул Хәйдәргә ышанмады. Списать итү өчен сәбәп кирәк идеме? Баш! Геологларны кысу өчен Гәревкә син бик яхшы сәбәп булдың. Югыйсә, ул өч мең өчен ж.авап бирергә тиеш иде. Шулай хәлләр, дус кеше. Хәзерлән, приборның дөрес маркалысын алып чыгачаклар хәзер. Эшне яңадан башлыйбыз Вагоннан дәррәү чыктылар Геологлар китеп барды. Гәрәев кулын алга сузды. — Урыннарга! Вахтадан калып эшлисезме, башкачамы — анда катнашым юк. Әмма иртәгә кичкә бу театр беткән булсын! Тагын һәйкәл кебек катып калдыгызмы? Башларга дидем мин сезгә! — Тотындык, тотындык, Әнәс Гәрәевич. Аллаһе боерса, иртәгә кнчкә өлгертербез Әйдәле, Фәнис туган, ачкычны үзеңә таба бор Шулай, шәп IV Сәет урманнары бетеп, Бүләр болынлыгы башланып киткән җирдә, « сөзәк яры карабаш үләне, камыш, куе вак талларга төренгән, кеше күзенә чалынырга яратмаган йомры күл утыра. Төньяктан салкынча 5 җил исеп куйды. Атналап яуган яңгырдан су парлары белән туенган Н тынчу табигать сулыш алып җибәрде. Урман шыбырдап алды, күл »- өстеннән зәгыйфь дулкыннар йөгереште Камышларга сыенып, йокым х сырап утырган кыр казы сискәнеп башын күтәрде. Әле аңа бер яшь - тә булмаса да, үз гомерендә көзне беренче тапкыр гына каршы алса з да, эчке тоем белән ачык сиземләде: дөньяда, җир йөзендә ниндидер о үзгәреш бара. Шушы үзгәрешкә бәйле рәвештә ул каядыр очып китәргә тиеш. Ләкин кая, кайчан, кемнәр белән? Каз тагын сагышта Жил көчәя, суыгая төште. Күңелне оетып, йокыга тарта торган бо- $ лытлар тарала, урман ягыннан ара-тирә генә булып йолдызлар калка £ иде. Эңгер-меңгер куера барса да, казның силуэты әле ачык күренә ы Аның түше, гәүдә өлеше ак, ә канатының төп һәм оч өлешләре соры, ♦ нәкъ баш очында кара түгәрәк — бүреге бар иде. Ала канат үзенә а белергә тиеш булган «белем» запасының барлык төрен дә яхшы үз х ләштергән иде. шуңа күрә ул азык, жимие иптәшләренә караганда тизрәк, күбрәк тапты, гәүдәгә дә калкурак, тазарак булып үсте Бил- £ геле, дедуктив уйлау сәләте юк иде, шуңа күрә аны, ни өчен ул ялгы- 2 зы гына, ни өчен бу якларга эләккән, нәрсә китергән аны монда, кебе- 5 герәк сораулар борчымый, башына да килми Ул ялгызы. Шуңа тынгы з таба алмый Аның бөтен барлыгын сагыш сарган иде Дөресен әйткәндә. Алаканатның Шушылай корбан хәлендә калуында кошның үз гаебе = бөтенләй юк иде. о . Яз көне Шотландиянең төньяк-көнбатыш ярын океан дәһшәтеннән саклап тора торган бихисап күп утрауларның берсеннән казлар төркеме күтәрелде. Хәтсез биеклеккә күтәрелгәч, иң дәү, күпне күр гәп, күп яз, көзләр кичергән ата каз төркемнең алдына чыкты, калганнары өчпочмакка тартым чөй хасил итеп, аңа сыендылар Болай очуның берничә сәбәбе бар иде Чөнки, мондый формада тезелү алдагы коштан кала торган өермә һава дулкыннарына эләгүдән саклый, аннары, болай очканда казларның канатларыннан ясалган агым, горизонталь таралып, арттан килүче көчсезрәк казга яхшы терәк тә була Аста күп күлләр, урман, болын, сулар калды. Көнчыгышка күз тотып, казлар оча Алда ата каз, аннары — ана каз, ата-ана Бик ары салар, урыннарын алышалар. Казлар очуыннан җиргә яз җыры, ишетелер-ишетелмәс моң агыла Кешеләр кояшка каршы басалар да, кулларын каш өстенә куеп, казларга таба, күккә карыйлар. Аларның күңелендә бик эчкәре яшерен, төреп куелган хис — нәфислек хисе уяна Караңгы төшкәч, казлар йолдызлардан аерылдылар да. җирдән бөтенләй сизелми, әмма югарыдан ап-ачык булып, ялтырап яткан күл өстенә төштеләр. Тамак туйдырып, черем итеп алганнан соң. төркем башлыгы горур каңгылдап, сәфәрне дәвам итәргә чакырды Шул чак ике казда табигатьнең гаҗәеп могҗизага тин күренеше уянды Алар үзләренең илен, ерак үткәндәге ватанын таныдылар Моннан егерме, унбиш еллар элек бу җирдә аларның туганнан туган токымнары яшә гән, һәр җәйне шушында тереклек кылып, нәселләрен арттырганнар Әмма кара, канлы еллар килеп, кешеләр тарафыннан бөтенләй кырылып бетә язган, аз санлы кардәшләре икенче җиргә күчәргә мәжбүр булганнар. Казлар канатлары белән ярсып-ярсып кагына, талпына башладылар. Көн тыныч, әз генә дә җил булмаганлыктан, һава тыгыз, авыр иде, зур көч куеп, казлар судан аерылдылар да, күл өстен тагын бер кат кыйгач, ярым түгәрәк ясап ураганнан сон, мари урманнарына таба юнәлделәр. Төркем башлыгының сузыпсузып кыйгаклаганы, ягънн су өсгендә утырып калган бер пар — ата һәм ана казны чакырганы яңгырап ишетелде. Ләкин тегеләр кузгалмадылар Алар үзләренең илен — Татарстан җирен таныдылар Танымаган булсалар икән... Белмәделәр шул алар. Үзләрен өч кешенең иртәдән бирле күзәтеп, сагалап йөргәнен сизенделәр, әмма игътибар биреп җиткермәделәр. Көз җитте. Аның артыннан зәһәр, ачы сулышын өреп кыш җитәчәк. Шуңа күрә, ерак юлга кузгалырга вакыт җиткән иде, алар әзерләнеп тә беткән иделәр... Кешеләрнең сөйләшүләрен дә ишетте ич алар Аңламадылар шул. Менә бит ул җил китергән авазлар — Зөягә казлар төшкәли диләр, шушылармы инде ул, Әхтәм баҗа. — Шушылар. Мин аларны җәй буе карап үстердем инде. Башта икәү генә иде. Күз маңгайга менде Каян чыккан болар дим. Ят ризык тешеңне сындырып керер, ди. Мин аларны шунда ук тәвәккәлләгән идем инде. Өлгермәдем. Анасы юкка чыкты, әһә, минәйтәм, ояга утырды бу. Сабыр итик. Бөтен уй рас килде бит. Әнә, күрәсеңме, дүртесе гәүдәгә бераз калыша, бәбкә ие алар кайчандыр. — Ярар, егетләр, күп сүз —юк сүз. Җәһәтрәк кыланыйк. Я кичәге кебек очып китәрләр. Хәзерге хайваннарның акылы керделе дә чык- тылы. Дөньясы кебек. — Әти, патронның үрдәккә дигәнен корыйммы? — Алдыралмас ул Төлкегә дигәнен, берле номеры сугылганын куй Кабаланма. Иң сулдагысына төзә. Калганын үзебез. Малай ашыкты. Борчак зурлыгында, йомры ядрәләр Алаканатның берничә каурыен гына су өстенә алып аттылар. Төн тәмам аязды. Сал кынча рәхәт җил исә. һавага күтәрел генә, җилгә таянып, көчне гел сарыф итмичә, тәүлекләр буе очарга мөмкин. Алаканат тынычлыгын тәмам югалтты, күл суы, сары сагыш булып, үзеннән аны һич аерырга теләми. Күктә балкып-балкып йолдызлар җемелди. Алар Алаканатны чакыра, әйди. Каз үзенә юлны йолдызларга карап сайлаячагын да тоемлый. Әмма каз ялгыз. Ул ялгызлыктан курка, өченче көн рәттән ул үзенә иптәшләр көтә Туганнары да, иптәшләре дә юк Юлга кузгалырга, бер көн дә кичектермичә, сәфәр чыгарга кирәк. Ул ялгыз. Яшь әле ул. Курка. Тирә-ягы — сары сагыш. Күктә — йолдызлар... Алаканат шулар арасында. Ул сайларга тиеш... Ярты сәгатькә генә туктап торган яңгыр төштән соң кабат ява| башлады. Авыр, катлы-катлы, мендәргә тартым күпереп торган шөкәтсез болытлар, агач башларына тиярдәй булып, түбәмнән агылалар. Бодай басуы аксыл утрау булып калган. Берничә чакрымнан ары берни күренми: горизонт, су парлары, күксел томан белән аралашып тоташ стена хасил иткәнлектән, артык якынайган Иртәдән бирле Фәниснең күңеле боек. Иртәдән бирле җиргә кирәкмәгән яңгыр ява. Кичен нач;гьник бүлмәсендә контораның барлык җаваплы әһеллә-* ре, мастер, бригадир, техник, инженер хезмәткәрләр колхозга ярдәмгә кем, кайсы бригада, ничә кеше бару мәсьәләсен хәл итеп, бүлешеп ятканда туган ыгы-зыгыны Гәрәев бүлде. Дөресрәге, бу мәсьәләгә нокта куйды. Барысы да күршеләренә салгалаша, әллә нинди сәбәпләр, кеше җитмәүне, план януны казып чыгара, сатулаша, шаулый башлагач, начальник, дилбегәне артык ычкындырып җибәреп, шуны җыя алмыйча . аптыраган кыяфәттә, партиянең шәһәр комитеты күрсәтмәсе басылган кәгазен болгаган иде инде, тавышы да күмелеп калган иде, Гәрәев 2 тарып басты. — Иптәшләр, — калын, көр тавыштан бераз тына төштеләр, — ип- | тәшләр, горком күрсәткән цифр буе-нча безнең контораның утыз про- *- центы барырга тиеш. Шушы сан һәр бригадага тигез итеп бүленсен. = Минем бригада бара дисезме? Бара Кайгыртуың өчен рәхмәт, күрше! £ Безнең коллективның нәкъ яртысы — ун кеше иртәгә колхозга китә, з Башка сораулар юкмы? Булмаса, бигайбә, кайтып киттем. — Стоп, стоп! Сим нәрсә, Гәрәев, начальник булдыңмы? Контора £ өстеннән командовать итәргә ни хакың бар?! Безне тагын сыгасың? Ка- з ра аны, план буенча үзеңне дә бер кисәрбез! Кендегеңнән югары сикермә < дим сиңа! — Ярсыган бригадирны, иңнәренә басып, урындыгына ч утырттылар. — Тыңла, күрше. Әгәр мин начальник булсам, бу бүлмәдә синең ♦ кебек җилкуарларның эзе дә булмас иде. Инде ялгышып эләксәң, монда g чакырганчы үзеңне генә берәр көн басу буйлап җәяү йөртер идем, х Крестьян дуслармын ничек эшләвен күрер идең. Так что. ераграк йөр! ң Монда эшлисең килсә! Сораулар бармы? ш Аңа кабат дәшүче булмады. Иртән колхозга баручылар янына Хәйдәр дә килеп басты Кемдер с Карабаш күленнән үткән ялда метр ярымлы җәен тотуы белән мактана g иде, Гаптелхәй сүзгә кушылды. н — Я, арттырма инде, Хәйдәрләнмә... Тәмәке капкан Хәйдәр кызарынды, бүртенде, әмма ишетмәмешкә g сабышты. Гәрәев амы үз янында, скважинада калдыра. Ул ничек тә аннан ычкынырга җай эзли. Хет җәһәннәмгә барырга булсын — риза, шушы көннәргә генә калмаска Шайтан аны җиңә алмас, барыбер котылу җаен табар, ләкин Гәрәевтән... Эшләтеп үтерер, ике-өч көн вакыт эчендә айлык көчеңне суырыр, җенле тәре! Соңгы чорда, геологлар белән булган вакыйгадан соң, мастер аның белән аерата кызыксына Моның мәрсә икәнен ул яхшы аңлый. Кызу-кызу басып, Гәрәев килә иде. Хәйдәр төркем ягыннан читкә- рәк китүне дөрес тапты. — Егетләр, ара ерак, куна калырга туры килер. Безгә егерме гектар җирдә егып ташлаган симәнә бодаен, көлтәләр ясап, торгызырга кирәк. Шулай суда ятса, үрә башлаячак, ди. Өч көндә өлгерә алырсызмы? Хмм, ну сез, дуслар, ике көнгә тырышып карагыз әле! Үзегез беләсез, эш монда да тыгыз. Кемне башлык итәбез? — Гаптелхәй эш кешесе имде. Булса... — Юк, әЛе монда яшьләр бар, белем, акыл ияләре. Кая әле ул?— Гаптелхәй Фәнисне эзләп тапты. — Ал га рак чык. начальник. Бара инде, бара. Чәче дә озын түгел. Иртәдән бирле Фәниснең күңеле боек. Метр да җитмеш бишле гәүдә иелә дә бөкрәеп торып баса, иелә дә торып баса... Үтереп әрнеп, биле арыды Башта бик бик пүчтәк күренгән эш тора бара тәмам басты, муеннан гарык итеп туйдырды. Кара балчык резин итекләрне үзенә суыра, иелгән саен, яңгыр суы муенга җыелып өлгерә дә. бөтен буеңа күтәрелгәч, утлы сызыклар булып, аркамы телгәли, тәннән пар күтәрелә. Беренче көнне эш ярыйсы барды. Күңел көр, тамак тук иде әле Арылмаган. Эшләделәр дә эшләделәр. Участокның яртысына җитә яздылар Күрше бригадалардан юкны-барны карап, тикшереп йөрүче кыны эчә-эчә эче тулып, авызына менеп җиткән! Шул түгелмәсен дип. хәсис, ятмыйча, басып тора икән Ияргә аркылы салып, көчкә алып кайттым. Өченче көн инде, әле айный алмый. Хикәя ирләрнең кәефенә хуш килде. Арыганнары онытылып киткәндәй булды. — Тагын онытыла яздым бит, арысланнар. Искә дә төшермисез. Йокларга урынны кыр станында хәзерләтәм. Шәһәрдән бер группа яшәп ята анда. Зарланмыйлар. Караңгы төшә башлауга, соры кожан плащын бөркәнгән, америка фермерларын хәтерләткән аксыл чәч, шакмаклы иякле бригадир, зур гәүдәсен ат өстендә төз тотып, чаптырып килеп тә җитте. Камчы сабын, Александр Невский кылычы кебек иеп, алга сузды. Арысланнар, минем арттан! Алга! Фәнис, тураеп басып, бер мәл билен тотып торды. Бар гәүдәсе әрни, әмма билгә түзәр әмәл юк. Участокны бетерә алмадылар. Ярты көнлек эш калды. Бәлки аязып җибәрер? Хәзер ул гына ярдәм итәр микән соң? Башакларның җиргә тиеп торганнарында орлыклар бүртә, күбенә башлаганнар. Хәзерге минутта бердәнбер дөрес юл — аларны җирдән аерып, көлтәләр ясау. Икмәк — изге әйбер. Фәнис өчен ул әни, ватан дигән төшенчәләргә тиң. Шуңа күрә ул. менә шушылай юләрләрчә бөтен басуны егып ташлаган комбайнчыга да, квартирадан чыгып китүне таләп иткән кызмача апага да. һич урынсызга, зыянга яуган яңгырга да ачуын кабартмаска тырышты. Бу хакта уйлану бөтенләй урынлы түгел кебек иде аңа. Бәлагә тарган икән, икмәкне коткарырга кирәк. Кемнәрдә гаеп киткән, соңыннан колхозчылар үзләре тикшерерләр, ачыкларлар, шуның өчен тиешле кешеләр куелган. Тырпаеп торган кыска камылларга лач-лоч басып. Фәнис төркемгә иярде. Янгыр туктап калган иде. Төньяктан салкынча җил исеп куйды. Дымлы һава тибрәнеп алды. Түбә булып, шуның астына өелгән икмәк көшелләре, чи орлык киптерү корылмалары, җилгәргеч аппаратлар һәм ифрат зур лампочкалардан тәрәзәләре гөлт итеп балкып утырган ике ишекле озын гына йорт янына килеп чыктылар. — «Россия» гостиницасымы әллә бу? — Фәнис, начальник бит син, сораш әле, рестораны бар микән? — О-о, бер атнасыз кайту юк, егетләр, анда хур кызлары йөри. — Арысланнар, тәпиләрегезне менә бу лаканда юып керүегез сорала. Минем арттан. Өй эче чиста, якты, җылы иде. Лач су булган өске киемнәрен өйалды өлешендә чишенеп, эчкә таба тула башладылар. Борыннарны кытыклап аш, лавр яфрагы исе таралган. Ишек катындагы ян бүлмәдән чуар чәчәкле алъяпкыч бәйләгән таза, бар җире дә күпереп торган, юантык апа чыкты. Йортның хуҗасы бу дип уйлап алды Фәнис. — Хәмдия, егерме биш арысланны кабул итеп ал әле. Берсен генә дә качыра күрмә берүк. Ашат, эчерт, йоклат. Калганнарын авылга алып китәм. — Бик рәхмәт, бик рәхмәт, ашатырбыз да, эчертербез дә, эшләсеннәр генә. Йоклау гына идәндә булыр. Бу хәтле миргә койка ничек җиткезәсең. Ярый әле, мәктәп интернатыннан матрацлар китерделәр. Түлке бераз сабыр итәрсез, анда ашыйлар әле, урын җитми — Апа- тегү машинасы мени, текелди генә. Теле телгә йокмый ФӘРИТ ГЫИЛЬМЕТДИНОВ ф ЕЛГАНЫҢ БОРЫЛГАН ТӨШЕНДӘ Ашханәдән чалбар кигән кызлар чыга башлады. Бгет, ир халкы, гомерләре буена беренче тапкыр хатын-кыз күргән кыяфәттә, боларны каш астыннан, сөзеп күзәтә башлады. Кызлар да бурычсыз калмады. — Йоклыйбыз икән оҗмахта. Миңа теге юаны! Юан кыз-очлы колак, ара ерак булса да тәки ишетте. — йоклагычың сынар! Өметләнмә, абзый! — Сөбханалла! — Чандыр, кечкенә гәүдәле бораулаучы ник сүз катканына чын күңелдән үкенде. — йокларга язмасын, тәки үтерер. Шул чак, кухня ягына дип атлаган җиреннән, Фәнис кисәк туктап калды. Аның каршында бик тә, бик тә таныш кебек бер кыз басып тора иде. Кыз да туктады. Нәрсәдер исенә төшерә алмыйча, күзләрен тутырып егеткә карап тора Аннары колакларына кадәр кызарды, озын, сөрмәле керфекләрен аска төшерде. Ник туктадылар әле алар? Нәрсә булды? Шулай, мультфильм киносындагы геройлар кебек, бер-берсенә карап, мөкиббән китеп торуларыннан оялып, икесе дә бер мизгелдә диярлек, урыннарыннан кузгалдылар. Нефтьчеләр шаулаштылар, пешекче хатынга реплика ыргыттылар, яңгырны сүктеләр, ашны, сарык итен мактадылар, әмма аларның сүзләре Фәниснең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Аның үз хәле хәл иде. Кем ул? Ни өчен бу кыз аңа ниндидер якын танышын хәтерләтә? Аптыраудан гаҗиз Фәнис. Аш кайгысы качты, үзенең группасына юньлерәк җирдән йоклау урыны алып калу турындагы планы башыннан чыгып очты. Әледән-әле, чәчен рәтләгән булып, кытыршы учы белән маңгаен уа Рәхмәт әйтеп, табыннан да кузгалдылар. Фәнис механик рәвештә аларга иярде. Кызлар урнашкан бүлмә кухня белән янәшә генә икән ич. Өстәлләр юк. Кызлар тимер койкаларына ничек кирәк шулай урнашканнар да кәефле кәяфәттә чыгып килүче нефтьчеләрне күзәтәләр. Фәнис, өлгермәүдән курыккандай, кабаланып, үзенә кирәк кешене эзләде. Әнә ул! Почмак караватта утыра, кулында китап, күзе Фәнистә. Керфекләрен аска төшерде. Иптәшләреннән калырга ярамый, егет бүлмәдән чыгарга мәҗбүр булды. Урамга чыгып, икенче ишектән үзләренең торакларына керделәр. Ярыйсы гына күңелле күренә, җылы, чиста. Хуҗа хатынның кулыннан эш килә икән. Фәнис җанына һич тынгы таба алмый. Курткасын мич башына элгәннән соң, свитердан гына урамга чыкты. Баскыч төбе тәмәке тартучылар белән тулган. Күңелләрен тырнаган темаларга әңгәмә корып җибәргәннәр. — Икмәк кызганыч. Болай торса, черм тек чери инде. Күпме байлык. — Колхоз кешеләрендә җаваплылык җитми. Бөтен дөньясын егып ташлаганнар бит. Сугу турында әллә уйлаганнар, әллә юк. — Үткән атнада ике көн буш яттык. Булган цементны Гәрәев алып китә. Безгә машина калмый. Начальникка әйтәм, кеше җитми, юк, дим. Тап ди, хатыныңны алып кил, ди. Синекенме, дим. Америкалы, француз, татар бер ракетада Венерага очалар икән. Юлда корабль ватылган бит... Фәнис, итеген киде дә, бер почмагы балкып, икмәк киптерә торган башнясы гөрләп торган ындыр табагына килде. Яңгыр, ниһаять, туктаган, җил чыккан, салкынча булса да, сулыш алуы рәхәт иде. Күтәрелеп карагач, Фәнис шатлыгыннан тагын маңгаен уып куйды. Күкнең бер чите ачыла барып, анда йолдызлар балкый иде. Әкрен генә кыр ягына атлады. Гомумән, ниндидер авыр мәсьәлә чишкәндә, имтиханга хәзерләнгәндә башы бик арыса, яки, киресенчә, эшләмичәрәк, иренеп кенә уйласа, ул, төннең кайсы вакыты булуга карамастан, урамга чыга иде. Тулай торак булганлыктан, вахтерша орыша, ишекне бикләп куя. Әмма Фәнис аңа игътибар да итми. Кирәк икән, беренче каттагы туалет тәрәзәсеннән чыга, рәхәтләнеп уйлап туйгач, керә. Зиһененең иң шәп эшләгән чоры яңгыр астында әкрен генә, салмак йөргәндә. Ул моны яхшы белә, күп сынады. Кайда гына очратты соң Фәнис бу кызны. «Гамлет» киносыннан Офелияне хәтерләтә Әмма буе әз генә озынрак та, чәчләре карарак. Биек, йомры маңгай, озын, сөрмәле керфек, чиста, сыйфатлы пыяладай ф шома йөздә, аерылып, игътибарны җәлеп итәрдәй зур зәңгәр күзләр. о Күзләр... Тукта, тукта! Имтихан биргәннән соң, аны таптый язган □ троллейбуста ул түгел иде микән? Бик озак вакытлар буе шул зәңгәр “ күзләрне оныта алмый йөрде ич ул. Егет кирегә борылды. Күксел җирдә, кан тамырларын хәтерләтеп. н аксыл покослар сузылган Хәтсез ара үтелгән икән Адымнарын кызу- < латты. Әгәр ул булса? Кызык. Ындыр табагы тирәсендә гармун тавы- ч шы ишетелде «Бусы тагын нинди кәмит булыр Тизрәк, киеребрәк 2 атла, хирург ассистенты! Гәрәев хирург булгач. Фәнис ассистент булыр- § га тиеш ич. Логика шулай куша. Музыка, гомумән, яхшы әйбер ул. х Күптән Чайковскийны тыңлаган юк иде». Иртәдән бирле Фәниснең күңелен боек, төшенке халәттә йөрткән 2 көч эреде, яңгыр пары булып, суык җилгә иярде. Фәниснең исе китте. Менә булдырганнар. Әзер түбәсе баганаларда ф утырып, стеналары өелә дә башламаган, келәткә охшаш нәмәрсә ас- я тында сызгырасызгыра, шау-гөр китереп, биеп яталар Халыкны ерып. £ тагы да эчкәре узган иде, янә хәйран калды. Агач тартма өстенә уты- = рып, күрүген төрлечә кыландырып, хромка гармунын тартучы Гаптел- н хәй иде. Русча да, татарча да җибәрә тракторчы. Сабантуй! Фәнис поша- S манга калды. Килә килүгә, берничә секунд эчендә күз карашы белән g төркемме айкап, сөзеп чыкты инде ул. Ләкин теге кыз күренми. Өйгә з керде. Беркем юк. Юеш булса да курткасын элде, алты кырлы, гадәттә 1_ таксистлар киеп йөри торган күн фуражкасын киде. Кешеләр арасында t кыз юк. Караңгыдан күзәтим дип, багана күләгәсенә баокан иде, кое- % лып төште: багана янында сөялер-сөялмәс ул тора иде. Фәнис гел е кирәкмәгәнгә маңгаен уып алгач, үзен бераз кулга алды. — Исәнмесез! Кыз яктыга чыкты. Фәнис дөрес чамалаган. Бу ул. Ул булырга тиеш! — Гафу үтенәм. Күптән сезне эзли идем. Чөнки сез минем бик матур... газраилем! — Сез... таныдым! Кичерегез, зинһар... Мин кычкырттым. — Берүк борчылмагыз. Тормозны туздырмас өчен таптасагыз да була иде. Нык мин, барыбер терелер идем. 1роллейбус ватылыр дип курыксагыз гына инде. — Зойка! — Юан кыз болар ягына карап тора икән — Безнең диспетчер, диде кыз. аңа ымлап. — Начальник. Рөхсәтеннән башка читтә йөрергә ярамый Танцыга керергә теләмисезме? — Әлбәттә. Рәхмәт! Бу минем күптәнге хыялым! Юан кыз Фәнискә сынаучан, шикле караш ташлады Ә Гаптелхәй гармунда ут уйната бирде. Бик дәртле темпта вальс башлап җибәрде Янәшә басканнар. Кыз күтәрелеп, кыяр-кыймас Фәнискә карады Егеткә нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Атналар, айлар буена туп суккан чы биергә өйрәнгән булсам соң, дип әрнеп үкенде ул. Фәнис танцы, бию ише һөнәрләрне белми иде Өйрәнергә җае чыкмады Цементланган идәндә кнрза, резин итек табаннары чыжлап кына тора Шәһәрдә булса, бер-берсенә сәлам дә бирмәс кешеләр нефтьчеләр белән троллейбус йөртүчеләр әйтерсең, алар бодай басуында түгел, ә Кара диңгез ярында ял итүчеләр, дөньяларын онытып, якын дуслар кебек, бер-берсенә ачылып, тартылып, дөбер-шатыр бәйрәм ясап ята лар. Күзләрдә очкын, шатлык, нур. йөзләрдә елмаю Күрәсең. зур, киеренке, мөһим хезмәттән соң, бергә җыелгач, кеше күңеле бөтен байлыгы, эчкерсезлеге, юмартлыгы, мәхәббәтлелеге, барлык уңай яклары белән ачыладыр. Егет шулай уйлан алды. Анысы шулай, әмма хәзер танцыга керергә тиеш ич алар! Нишләргә? Фәнис үзе дә бик үк уйлап та бетермичә Гаптелхәйгә ымлап, әйтеп салды. — Их, кызганыч, тактны бутый! Кыз күтәрелеп аңа карады. — Безнең кызлар андый нечкәлекләрен үк тоеп бетермиләр әле. Сәхнә түгел ич бу. — Әз генә фальш булса да миңа үлем: аяклар буйсынмый! Кыз тагын карап куйды. Бу юлы игътибар белән. Моны егет тә сизде. «Хәйдәрләнмә!»— диде ул үз-үзенә. Гармун салмак, әкрен көйгә күчте. Мондыйга Фәнис селкенә ала. Ашыгып кызга дәште. Кешеләр күп җирдә ритмфәлән саклану зарури булырга тиеш түгел, шуны чамалап, бәрелә-сутыла булса да, Фәнис төркемнең үзәгенәрәк тартылды. Кыз аның ихтыярына буйсынды. — Исемегез мәзәк. Зойка. Авылда... — Вакытында тыела алды егет. Чүт кенә, Зойка исемле сыер бар иде, дип ычкындырмады. — Хәзер мода инде, кем ничек тели, шулай әйтә. Баш хәрефе туры килсә, ярый дип уйлыйлар. Кул куйгандагы кебек. Әни Зәйтүнә, ди. — Без фәкыйрегезне Фәнис дип атамышлардыр. Ярый әле. Зәйтүнә туктатты. Кирәк бит. Гаптелхәй күптән уйнаудан туктаган, ахры, авызын ерып, боларга карап тора. Ә Фәнис һаман әйләнеп азаплана икән. Кызарынып, кешеләр янына атладылар. Икесе өчен дә уңайсыз тынлык урнашты. «Беренче таймны оттырдым. Юньлерәк шөгыль, тәкъдим уйла, мәшһүр танцор!» — Рәхмәт, Фәнис, кызлар янына барыйм. — Ул кыюсыз гына бер адым ясады да кебек. — Зәйтүнә! — егет чын күңелдән аның янында озаграк булуын тели иде. — Көн аяза. — Төн диген. — Җил. — Суытачак. — Шәһәргә кайчан кайтабыз? — Иртәгә? — Без дә. — Бик тиз. — Ремонтчыларга артык тоткарланырга ярамый. Сүнгән скважиналар күбәйде. Җан кертергә кирәк. — Фәнис, мин кызлар янына... — Зәйтүнә, планета яралганда җирдә бик көчле җилдер булган. Инде бер сәгать баш ватам: амбар башында җил диңгездәге кебек, ә монда таманча гына. Ышанмасагыз барып карыйм... әгәр син дә иярсәң. — Җир шары амбар почмагы турысында ясала башлаган дисезме? Карарга була! — Әлбәттә. Күптән инде дөнья турында да уйлаган юк иде. Йолдызларга багам, беренче тапкыр күргән күк. Кемнәр генә карамаган аңа! Тереклек яралганнан бирле күпме кешенең күз нуры йолдызларга йоккан! — Егет җавап алганчы күңеленнән яңа, китапчарак сүзләр уйлый торды. — Кешелек агачы теориясенә ышанасың, димәк. Минемчә дә, игътибарга лаек, кызыклы фикер ул. Фәнис маңгаен уып куйды. — Э-э-э... Соңгы вакытта бигрәк күбәйде теория дигәннәре. Зәйтүнә, гафу, син кайсы хакында. Конкретрак. — Аңлата алсам. Кешелек, шул исәптән кеше дә, мәңгелек. Борын- 26 гы грек философларының бер мәктәбе, ягъни төркеме шулай аңлата кешелек — зур агач; вакыт, пространство үзгәрми, бер урында тора, ә кешелек агачы мәңгелек үсештә. Алар фикеренчә, менә хәзер без сәгать күпме үтте, дип түгел, күпме үстек, дип сорарга тиеш булыр идек һәр буын кешеләре актив чор кичерә, кәүсә формсында агачны күпме- « дер күләмдә үстерәләр дә, агач төбендәге түгәрәкләр рәвешендә шун- ф да мәңгегә калалар. Аларны яңа, киңрәк түгәрәк күмеп китә, тегеләре g диалектик үсеш тәртибендә. Әйтик, моннан сигез йөз ел элек яшәгән “ мәңгелеккә кереп, агач тәнендә ятып калалар Түгәрәкләр охшаш һәм ® кешеләрнең дә безнең кебек яшьлеге, хезмәте һәм картаю чоры булган н Яз, җәй, көз аннары кыш... Тагын яз, яшьлек, яңа түгәрәк... Амбарлар. Арырак басу. Уртада икәү Төн ап-ак. Яна калыккан ай £ нурыннан кыр җемелдәп, елкылдап тора. Җир, камыллардагы су там- £ чылары юка пыялага әверелгәннәр, бассаң, зеңгелдәп коелыр, уалыр. 2 чатнар сыман. г л Алар икәү. Дөнья тын. Күктән ак нурлар түгел, сер ява. Җирнең | шундый халәте уянган: һәркемне каядыр чакыра, көч бирә, орлыкка * шыту көче, мөгаен, шушындый мизгелдә кереп каладыр; ашкындыра - 5 кешеләргә хыял дигән зур көч. шушындый минутларда салынадыр, мәңге кавышмас гигантлар, җир белән күк шушындый чорда бер-бер * сенең хәлен белешәләрдер. Җиһан акка төренгән. Алар икәү. , ' — Фәнис, торнамы ул? — Кыр казы. Көнбатышка таба оча. Алаканат — җиргә, Фәнис белән Зәйтүнә күккә карый Күз нурла-£ ры, сызык булып сузылып, бер ноктада кисештеләр. Табигать белән кеше очрашты... Зәйтүнә, кисәк хәрәкәт белән, Фәниснең кулын каты итеп үзенә u кысты. н — Фәнис, ул ялгыз бит! Ишетәсеңме, кыр казы ялгыз!.. V Фәнис үзенә ударны гел көтмәгән яктан, тылдан алды. Хәйдәргә аның хәзер исе дә китми. Бергә эшлиләр — дәшүче юк, ял итәләр икесе ике шөгыль белән мәшгүль. Фәнис, скважиналарны капиталь ре монтлау буенча кулланма дигән, ротаторда гына басылып, кулдан төп ләнгән кызыл тышлы китапны «кимерә», Хәйдәр черем итеп алырга азаплана. Кайвакыт Гаптелхәй белән дөнья хәлләре турында гәп ко рып җибәрәләр, Хәйдәр дә кушылып китә. Әмма Гаптелхәй төрле төрт мә сүзләр белән тегене томалый да куя. йөри аннары Хәйдәр көннәр буе дәшмичә. Кичәге җыелыштан соң, Хәйдәр бөтенләй «сүнгән». Хәтта Гаптел хәй үзе аның янына килеп сәлам биргәч тә дәшмәде. Сәгать иртәнге җиденче ярты булып килә. Әмма Гәрәев күренми Башка бригадалар кузгала да башладылар. Техникага заказ алучы диспетчер да папкасын шапылдатып япты. Димәк, махсус техник машиналар бүленеп беткән Берничә нефтьче Фәниснең кулын кысып китте. «Молодец, егет, сөйли беләсең икән, начальник булырсың, аңа хәтле Гәрәев кумаса!» Вокзал тирәсе бушап калды. Асфальт мәйданчыкка сызгыртып кара «Волга» килеп туктады Ма шинадан Гәрәев һәм аннан да мәһабәтрәк гәүдәле берәү чыкты Икесе дә туннарының төймәләрен ычкындырып җибәргәннәр Мастер ике кулын артка куйган да, башын иеп, тыныч кына җиргә карап тора Әңгәмәдәшенең норка бүреге чапрыш утыра, сизми, ахры, кулларын бутый-бутый Гәрәевкә нәрсәдер аңлата Тәрәзәгә капланган диспетчер, гаҗәпләнүдән пышылдап сөйләшүгә күчте — Егетләр, нефть чыгаручыларның алласы килгән! «Акташнефты» идарәсе начальнигы Сәләхов үзе! Башны кисәргә бирәм, егетләр, мировой авария булган! Монда керәләр! Ул ялгышмады. Тегеләр, күз ачкысыз кара бураннарда өелеп домино сугасуга полировкасы кубып, яргаланып, таралырга торган өстәл артына уздылар. Идарә начальнигы шундук сүз башлады. — Иптәшләр, мәсьәлә контора начальнигы һәм Гәрәев белән килешенгән иде, әмма сезнең белән сөйләшеп алуны кирәк таптым. Мәгълүм факт, скважинага ремонт ясату өчен, безнең хезмәткәрләр заявканы бер ай алдан бирәләр, ул план булып раслана. Әмма бу традицияне бозарга туры киләчәк Чөнки идарәнең иң көчле, нефтьне мул бирә торган скважиналарының берсе туктап калды. Кызганычка каршы, алар хәзер бармак белән генә санарлык. Шул сәбәпле, безнең план үтәлеше сорау билгесе астына куелачак. Аңлагансыздыр, скважинаны айлар буе тик яткыру хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Гәрәев вәгъдә иткәнчә, бу эш белән сезнең коллектив шөгыльләнәчәк. Иптәшләр, идарәнең барлык нефтьчеләре исеменнән скважинаны сафка бастыруда батырлык, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүегезне сорар идем. Үтенәбез, зинһар, бер атна срокка сыеша күрегез. Түләү, премия директорски фондтан булачак. Читенлекләр чыкса, турыдантуры миңа мөрәҗәгать итәргә. Килештекме? Срок, иптәшләр, тагын кабатлыйм: бер атна! Ул чыгып киткәч, аның урынын Гәрәев алды. — Тору урыны машина будкасында, кайтып йөрүләр булмаячак. Ара туксан чакрым. Аңлагансыздыр. Күтәртү мачтасы, башка кирәк- яраклар төш турында шунда булыр. Мин монда калам. Сезнең белән цехтан нженер-техник барачак. Әле ул үзе ялда ди бугай, чакыртырга булдылар Инженер килгәнче, җитәкчелек эше Гайсинга йөкләнә. Сүзгә остарып китте, эшләп күрсәтсен әле. Алмаш кием, шуның ншеләрне күтәреп, нәкъ сәгать бергә диспетчер бүлмәсенә җыелырга. Кузгалыгыз. Гайсин каласың, цехка кереп, аулау инструментлары сайлыйбыз. Фәнис гаҗәпләнүдән, кечерәеп, бөрешеп калды. Кичәге җыелышта сөйләү Гәрәевкә ошамаган! Вахта машинасы белән цехка барганда, сәбәбен төпченде. — Әнәс Гәрәевич, партком секретаре белән үзегез куштыгыз ич сөйләргә. Хәзер мин юләр булып калдым. — Шикләнәм. — Гәрәевның кашы җыерылган иде. — Нәрсәгә? — Синең акыллы булуыңа! Мин бит нәрсә хакында сөйләргә кирәклеген якынча аңлаттым. Акылың булган булса, төшенер идең. — Бу хакта үзегез сөйләдегез ич! Ничек итеп мин аны кабатлыйм. — Хм, ә ни өчен Хәйдәр хакында сөйләп киттең, — Гәрәевның тавышы кырыс, кашлары тагы да җыерыла төшкән, — каян алдың ул фактны. — Үзем күрдем. Шәмнең резьбалы туры бер урыннан буйга чатнаган иде. Туктап, алыштырыйк, бер-ике айдан килеп чыгачак, дидем. Тыңламады. Яна шәмнәр китергәнен көне буе көтеп ятар хәлем юк, диде. Әнәс Гәрәевич, менә күрерсез, ул скважинада тагын авария булачак, тагын үзебезгә төзәтергә. Дөрес түгелмени? — Хм, ремонттан чыккан скважиналарга сыйфат гарантиясе булдырылсын дидең. Кем котыртты? Партком секретареме? — Юк, уйладым, уйладым да, шундый фикергә үзем килдем. Гомум эш өчен файда гына була ич. Хәйдәр агайны мисал итеп кенә сөйләдем. Нефть чыгаручы операторлардан ишеткән бар. Сан артыннан гына куасыз, торбаларыгызның парафины да чистартылмаган була, диләр. — Хм, сим ул Хәйдәр дурачок хакында сөйләгәндә бригаданың авторитеты хакында уйладыңмы? Мин үземне исәпкә кертеп тормыйм инде. Юк, уйладыңмы? Әллә без шулай забойга чатнаган, парафины чистартылмаган торбалар гына куабызмы? Уйла, егет! Кем белә, бәлки әле акылың да бардыр Минемчә, соң түтел кебек. ♦ Менә сер нәрсәдә булган! Гәрәев, тешләрен кысып, сүзләрен сөзеп п чыгарып кына сөйләде. Әмма Фәнис өчен ул кеше шәхес буларак үлде. § Баксан, ул да башкалар кебек, үз даны-дәрәжәсен, мин-минлеген алга | сөрә икән ич! Фәнис чыгыш ясау өчен атлыкмады. Әрсезләнеп сорап 5 йөрмәде Лңа тәкъдим иттеләр. Гәрәев тә яклады, планны тугыз айда үтәдек, шуңа басым яса, дигәч, ул риза булды Ә Фәнис бөтен чыгы- < шын, Гәрәевкә ошасын, бүтәннәрне кабатлау булмасын, мастер кон- ч крет сөйләгәнне ярата, шуңа күрә яңа, бөтен конторага файдалы сүз ? ишетелсен иде, дип төзегән иде. Көне буе гел шуның хакында гына § уйлаган иде. Ә чынлыкта... Гәрәев булып Гәрәев тә шундый вак кеше - булып чыккач, кем генә сон бу конторада?! Фәнис үзе дә СИ31МИЧӘ торып басты. Аның башыннан берөзлексез < зәһәр уйлар агылалар. Орденлы кеше дә шундый булгач Я. кемгә тая- 5 нырга аңарга? Уйларын кемгә сөйләргә? Хәйдәргәме? Әллә Гаптел- хәйгәме? Гаптелхәй артык күзгә ташланырга яратмый Бәхәсләрдә, Хәйдәр кебек, бүрекләрен җиргә бәреп, чәчрәп чыкмый. Кешегә таш- “ ланмый. Сирәк-мирәк әйтеп куя, әмма бәгыренә үтәрлек итеп Эшләгәне 5 сизелми дә аның. Мөгаен, шуңадыр, кеше эшкә башлаганчы инде ул g тракторында була, эштән киткәндә, тракторында кала Моның шулай £ булачагына бар да күнеккән, гадәти әйбер дип карыйлар. Әйтик, кояш чыга, бата... Кайсы исемлеккә кертергә инде сине, дус кеше. Гаптелхәй? = Фәнис тынычланып калгандай булды. Дөресрәге үз-үзен кулга алды. >- Аныңча, чын ир бик олы шатлык, яки бик олы кайгы килгәндә дә ча- ь. гыштырмача, һич югы, тыштан тыныч булырга тиеш Шул ук Гаптелхәй s кебегрәк. Артистлану, хис, эмоциягә бирелү хатын-кызга килешәдер ? бәлки. Әмма чын ир-егеткә... Гәрәев белән янәшә утырды да ап-аек, салкын кан белән уйлый башлады. Ул тагын ялгышты Хәйдәрдән, аның кебекләрдән сакланырга кирәк дип уйлаган иде. Җыелышта ул, алдан уйлап, аларга кечкенә генә сугыш ачты, бөтен уяулыгын, зиһенен җыеп, җавап удары көтте Хәйдәр Фәнискә иртән сәлам бирмәде. Аның җавабы шул иде. Чын удар тылдан, Фәнис үзенең кумиры итеп йөрткән кешедән, Гәрәевтән ясалды Аның ачысын егет бер атна татыды. VI Эшне башлауларына инде икенче тәүлек бара Гаптелхәй бульдозер белән чистартып ясаган мәйданга җәяүле буран кар ташый Дека- брьның зәһәр җиле, әле генә урнаштырып өлгергән күтәртү мачтасының рәшәткәләренә уралып, мәгънәсез дулый, сызгыра. Цемент кебек капкан җиргә, лом, төрле рычаглар ярдәмендә изалана-изалана штопорлар борып, тәмам хәлдән тайган ремонтчылар ГАЗ-66 машинасы өстенә утырган будкага тулдылар. Шофер егет тә боларга булыш- канлыктан, будка ягылмаган, суык иде. Тәрәзәгә әледән-әле күз саласала, Фәнис түгәрәк мичкә ут элде. Гәрәев вәгъдә иткән инженер юк та юк. Бик нык арылгангадыр, барысының да сөмсере коелган Будка җылына башлагач, як якка беркетелгән йомшак эскәмияләргә ятып, хәл җыярга булдылар. Фәниснең күңелен һаман бер сорау борчый Әгәр инженер килмәсә? Ул ялда бнт, әгәр берәр якка китеп өлгергән булса? Аның ярдәмчесе авырый да бугай «Ремонтчы булып исәпләнәсең бит, бригада биреп куюлары да бар. Чын эшнең ни икәнен бел әле! Ниш ләрсең икән, карарбыз!» Озатканда Гәрәевнен соңгы җөмләсе ни өчен шундый булды? Нәрсә аңлата ул? Әллә конторага кайтып килергәме? Бәлки Гәрәевнең үзен җибәрерләр? Моңдый эштә бүре ашаган карт албасты кебак бит ул. Чәй кайнап чыгып, табадагы итле бәрәңге чыжлый башлагач, өстәл тирәли утырыштылар. Шешенгән йөзен урталай бүлеп, Хәйдәрнең авызы ерылды. — Начальниктан уңдык, җәмәгать. Обедны да үзе хәзерләп ашата. Оҗмах! Чәй дә ясап бир инде, Фәнис, синең кулдан тәмле була ул. Тамак ялгагач, киенеп мәйданчыкка чыгып бастылар. Суык егерме- егерме биш градуслар чамасы булыр, җәяүле буран котыра — Я. агайлар, нишлибез? — дип Фәнис, карашын Гаптелхәйгә текәде. — һаман күңелне тырный, балчык измәсен әзрәк кудык шикелле. Иң көчле скважина бит бу, басым көчле. Гаптелхәй белән Хәйдәр дә шул фикер белән килеште. — Әллә инженерны көтәбезме? — Юкка газаплама үзеңне, Фәнис. Килмәячәк ул. — Гаптелхәй тыныч, әйтерсең, бик гадәти әйбер хакында сөйли. — Алайса, конторага кайтып килим? Гәрәев үзе килер. — Расчетны Гәрәе® нәкъ менә шуңа корды да инде. Контора, идарә алдында кадер, дәрәҗәңне арттырып калырга кирәк. Очрак менә дигән. Шулаймы. Хәйдәр? — Шулай, шулай, җәмәгать. — Я, уйлагыз, нишлибез? Вакыт бара. — Тырыштырып карыйк. Дәрт иткән... — Үзебез генәме? Сез нәрсә, агайлар? — Бар, алайса, кайт та, Гәрәев алдына тезлән! Кулын үп! — Гаптелхәй тракторына таба китте. — Бәлки... — Хәйдәр агай! — Уйла, син начальник. — Гаптелхәй, кабыз тракторыңны! — Шулай, эшлибез, үзебез! Ничу анда-монда йөрергә. . Беренче эш итеп, страховка йөзеннән, авыр, юан шлангтан төпкә хлорлы кальций эремәсе кудырдылар. Җәяүле буран уйный, тимер суыгы бияләйләр аша тәнгә үтә, күтәртү мачтасы җил бәрелүдән гүләп утыра, шоферлар белән Гаптелхәй янып-пешеп Хәйдәргә булышалар, аста, җир астында забой, күпмедер тирәнлектә өзелеп калган, нефтьне җир өстенә күтәртә торган торба, катламга очкан элөктр-батырма насосы, мәйданчык уртасында — Фәнис. Нәрсәдән башларга эшне? Иел иде дә, колоннаның җир өстенә чыгып торган очыннан аска карап, бел иде аста ниләр барын. Забой ерак, караңгы, кешеләр иңсәсенә ишелеп төшкән бәлане, сер итеп, куенына яшергән. Нәрсәдән башларга эшне? Уйла. Фәнис? Гәрәев булып Гәрә- евкә чакыру ташлагансың икән, егет бул, Гәрәевтән көчлерәк ир бул! Дөньяда егерме ике ел яшәп, гомер елгаң борылмага җиткән икән, уйла, Фәнис! Бүтәннәр дә Фәнис янына җыелдылар. Зур җитдилек, игътибар белән аңа текәлгәннәр. Егет үз гомерендә беренче тапкыр иң җаваплы, мөһим карар кабул итәчәк. Моңарчы ул үзе хакында гына уйлады. Кайгыртты. Әллә каян, диңгез төбеннән чыгарыла торган нефтьтән күкерт составы өйрәнгәнче, техникумда шушыңарак охшаш тренажлар үткәрелгән булсачы. дип. әрнеп уйлап алды. Вакыт үтә, я тәкъдимең, егет! Ин гади юл колокол төшереп, өзелгән торбаларны аулый башлау. Әмма... Калай белән тышланып, тимер каптырмалар белән торбаларның бөтен буена беркетелгән кабель ни хәлдә? Әгәр ул каптырмаларыннан ычкынган булса? Насосны тотып, күтәртә башлагач, ул барыбер, уралып, тор- баларны колоннага китереп кысачак ич. Анары, утыр берәр ай казынып! — Тотындык, иптәшләр! Иң хәтәре кабель. Аулап карыйбызмы? — Дөрес, ул кабель ишегә каберең якын булмасын Бисмилла ир- рахман... Бораулау торбасына күп япьле озынча кармакны беркетеп, шәмнәрне куа гына башлаганнар иде, Фәнис аста жиңелчә гүләү авазлары § тоеп алды. Скважинаны тизрәк томаларга, хәзер атачак! — Измә! Тизрәк шлангны сузыйк! Хәйдәр ага!.. | Кичкә чаклы шуның белән азапландылар. Фәниснең, кем белә, н бәлки әле килеп тә чыгар, дигән яшерен өмете акланмады, инженер х машинасы горизонтта күренмәде. Балчык измәсе бетте, күпме булган, £ барын скважина авызына тутырдылар. Юләр көч авызлыкланды сы- з ман. Әз генә дә хата җибәрмәскә, очраклылык мөмкинлеген нульгә о калдырырга. Фәнис, шуны уйлап, май, эремәгә батып беткән «Краз»ны х запас измә артыннан җибәрде. Сәгатенә күз салды. Бишенче ярты. Ка- з раңгылана башлады. Кулын югары күтәрде. < — Булмаса, чәй эчеп алыйк. g — Селкеник әле берәр сәгать. Иртәрәк бит. — Курыкма, Хәйдәр ага, ял итеп алыйк та тугызларга тиклем ♦ селкенербез. Прожекторлар янып тора. g — Ә-ә? Тугызга хәтле?.. Эш белән мәшгүль булган ремонтчыларга сәгать тугыз тулуы си- J5 зелми дә калды. Күнегелгән, җае алынган булгангамы, шәмнәр җир £ астына берсе артыннан икенчесе шуа гына тордылар. Хәйдәр, оста гына £ хәрәкәт итеп, торбаны тростка эләктереп өлгерүе була, трактор каби- § насында утырган Гаптелхәй рычагка кул аркасы белән суга да, һоп, ут *- яктысында шәм кара балыктай ялтырап, һавада асылынып кала Фәнис аны әле бөтен гәүдәсе белән җир куенына чумып өлгермәгән тор- £ бага ялгый. Тормоз рычагыннан кулын алуы була, баш очында икенче е шәм асылынып тора. Фәнис төзегән забой схемасы буенча өзелеп калган торбалар һәм насос тугыз йөз-мең метр тирәнлектә ятарга тиеш. Сиксәненче торбаны ялгап, егет тормозны ычкындырган иде, шәмнәр җир астына төшү түгел, селкенмәделәр дә Тыны-көне бетеп, Хәйдәр чабып килде Тормоз рычагын боргалап карады. Гаптелхәй дә кабинасыннан чыкты. Шик юк, инструмент тиешле тирәнлектә, өзелгән торбаларга төртелеп, туктап калган иде. Дулкынланудан Фәниснең бит алмалары яна. Нәрсә көтә аларны аста? Унар метрдан әз генә озынрак шушы сиксән торбаны тагын ничә тапкыр күтәртерләр дә, ничә тапкыр забойга куарлар? Әлегә беркем берни белми Мондый аварияләр кайвакыт берәр, икешәр айга да сузыла. Ә монда срок — бер атна! Гәрәев үзе юк, катлаулы аварияләр буенча махсус белгеч-инежнер килмәде. Кешеләр җитеш түгел, аста гына түгел, җир өстендә ниләр көтә аларны? Конторадан килеп, хәлләрен ник белешмиләр? Гәрәевкә ышаналармы? Ә Гәрәев Фәниснең кайтканын көтеп ятса?! «Әнәс Гәрәевич, сез булмасагыз, без нүльгә тиң икән, без бер эш тә кыралмыйбыз икән, зинһар, килеп китегез! Моннан соң дөнья сез күрсәткәнчә генә барыр, юл гына күрсәтегез!» Бәлки ул Фәнистән шул сүзләрне көтеп ятадыр! «Нәрсә кырырсыз икән, карарбыз!» — диде ич! Тау сыртларындагы шәрә имәннәрнең ботакларын җил ачу белән тарыйтарый да, үзәнлек буйлап йөгерә Кыр уртасында, шул җилгә каршы, тун изүләрен каерып ачып, өч ир-егет баскан. Дәшмиләр. Прожектор яктысында гәүдәләре алыпныкыдай озын, киң булып күренә — Иптәшләр, әллә аулап карыйбызмы? — Ашыкма, энекәш. Олы эшне ата-баба иртәнге сәгатьтә башлаган. Ял итеп алыйк. Вакыт күпме, Хәйдәр? — Унынчы ярты. Черем итик. Иртән башларбыз. Яна көнне ремонтчылар мачта төбендә каршыладылар. Фәнис юньләп йоклый да алмады. Башта авыл, өйдәгеләр, әти-әнисе, энеләре белән саташып чыкты. Бер ун көн элек төшендә әтисе, көтүдән тана югалды, милициягә килгән идем әле дигән иде. Фәнис авылдан ерак түгел, Сәет урманыннан сыер эзләп азапланды. Аннары — Зәйтүнә... Беренче тапкыр аның белән квартираларына бару, әнисе белән танышу... Кирәк бит, ничек булган, нәкъ шул рәвешчә, төштә кабатлана. Ул уянганда сәгать алтынчы ярты иде. Прожекторны кабызды. Ишегем ачып, машина сигналына басты. Мышный-мышный, дүртәүләп, авыр инструменты кул белән әйләндерәләр. Гел килми торса, барыбер, бер килер дигән. Бәхетләренә каршымы, шофер егет әле көз генә армиядән кайткан, бар әйбер белән кызыксына, бер минут та тик тормый, гел ремонтчылар белән. Фәниснең нинди хәлдә икәнен ул сүзсез аңлаган иде. Тавышка шундук сикереп торды, ялт-йолт киенде, барысы белән бергә авыр инструментны кул белән әйләндерергә ябышты. Сәгатьтән артык шулай азапландылар. Астагы өзелгән кабельный бер очы «ау» коралының кармак ябе кебек тимерләренә эләгергә, һәм ул әйләнгәнлектән, аңа уралырга тиеш иде. Иртәнге чәйдән соң да Фәниснең күңеле тынычланмады. Шәмнәрне күтәрә башларга да мөмкин иде, югыйсә. Әмма ул, үзенә иң охшаган кешеләрнең берсе, шахматчы Карпов кебек, соңгы минутка кадәр «практик» булып калырга омтылды. Уйланган икән, үтәләчәгенә, барып чыгуына ул эш йөз процент гарантия бирерлек булсын. Хәзерге минутта аның иң олы дошманы — очраклылык. Инструмент сизелеп авырайды, тыгызланды, димәк, аңа кабель уралып, «ау»ны колонна стенасына кыса башлады. Тик километрга якын ара үтеп, өскә күтәрелгәнче, бушап. кире аска очмасмы ул? Аннары нәрсә булыр? Тагын сорау билгесеме? — Гаптелхәй ага, әллә шәмнәрне бераз күтәртеп, эләккән булса, кабельне тыгызлыйбызмы? Юл озын... Гаптелхәй күтәрелеп, бөтен буена торып басты. Вальс уйнавын туктатып, әле һаман әйләнеп маташкан Фәнисне күзәткәндәге кебек, авызын ерды. — Молодец, егет! Эшлекле фикер бу. Син укыган кеше, уйла, күбрәк уйла! Ах-ух килеп, инструментны кабат әйләндерделәр дә, торбаларны кире жир өстенә чыгара башладылар. Җитмеш тугыз торба — өскә. Картина гадәти төс алды: Гаптелхәй трактор кабинасында, мачта төбендә Фәнис, Хәйдәр белән солдат егет сәяхәттән кайткан шәмнәрне штабельгә өяләр. Бер сәгать үтте... Ике сәгать... Вакытның санын Фәнис төгәл алып бара. Беркем дәшми. Хәтта ара-тирә тәмәке тарткалап ала торган Хәйдәр дә бу «һөнәрен» онытты Егет анык сизә: бар да дулкынланалар, түземсезлек белән нәтиҗәне көтәләр, әмма берсе дә бу уен тышка чыгарырга омтылмый. Гаптелхәй газны кысып бетереп диярлек, әкрен генә җитмеш тугызынчы шәмне югары күтәрә... Фәнис күзен йомды Ачкан иде... судагы еланга тартым аксыл кабель колонка авызыннан өскә шуыша! Туксан метрлар озынлыктагы үткәргеч өеменә Хәйдәр эт тиресеннән тегелгән унта очы белән тибеп тора: «Учны җәеп, сиңа таба бер генә өргәниек, җир астыннан килдең дә чыктың, хашәрәт!» Фәнис уенча, бу эшнең яртысы иде. Хәзер кул көчен, физик көчне генә кызганмаска кирәк. Скважинаның тирәнлеге бер мең дә йөз метр. Аска насос белән бергә унбишләп торба очкан булырга тиеш. Кабель нең озынлыгы? Шулай, туксан, йөз метр. Димәк, каптырмалар очып бетеп, кабель насоска тоташкан урыннан өзелгән! Кичекмәстән забойга печать төшерергә. Төшке ашны әллә ашадылар, әллә юк. Зур уныштан барысы исергән, шат иде, торба башына гудрун печатьне беркеттеләр дә, шәмнәрне куа башладылар. Җитмеш тугыз торба, аска, марш! Җитмеш тугыз торба, өскә! Печать ике яктан сыдырылган, бераз эчкә батып кергән, калган жире бөтен, исән иде. Ана карап, Хәйдәр бүреген салды да башын кашыды Гаптелхәй мондый очрак белән таныш түгел иде. Кашларын жыерды. Сәгать төнге ун тулып килә. — Я. начальник, ни уйлыйбыз? — Уйламыйбыз, Хәйдәр ага. Йокларга! Иң мөһиме: кешеләрнең гайрәте чикмәсен. Ут яктысында йокламаячаклар, Фәнис дәфтәрен, каләмен алды да машина кабинасына керде Аккумуляторны кушып, кечкенә лампочканы кабызды «Колоннаның диаметры унике ярым сантиметр, печать шушы рәвешчә төшә, тирәнлек шушылай, забойда унбиш торба һәм иң аста — насос. Печать ике яклап яньчелсен өчен, жиргә якын торбаның очы нинди халәттә булырга тиеш?» Ачыграк күз алдына килсен дип, рәсемен ясады. Утны сүндерде дә һавага чыкты. Җил басыла төшкән, ишелепишелеп кар ява иде. Яңадан «кабинетына» күтәрелде. Дәфтәрен ачып, каләмен алды. Икенче вариантны ясады. Печатьнең уртасы киселеп эчкә керергә тиеш. Бармый. Өченче очрак? Килми Тегеләй итсә дә, болай гөманлап караса да, чишелеш бер чыга: торбаның очы бер якка авышып, колонна стенасына таянган, шушы очракта гына печатьнең урта өлеше исән кала. Чөнки нәкъ үзәктә бушлык. Эшне забойга колокол куудан башларга. Астагы торбалар күп түгел, берәмләп, икешәрләп югары күтәртергә була. Иң дөрес юл — шушы! Ул йокларга кергәндә дүртенче көн башланган иде инде Көне буена дүрт торба күтәрделәр. Тагын унберәү калды. Бишенче көнне биш шәм көн яктысы күрде. Алтау калды. Ниһаять, алтынчы көн киткәч, буран басып киткән юлдан үрмәләүче «ГАЗ69» машинасы күренде. Ул тырыша-тырмаша мәйданчыкка килеп житкәч тә, ремонтчылар аңа артык әһәмият бирмәделәр Чөнки иң кызган вакытлар иде: житмеш тугыз торба, өскә! Соңгы тапкыр, соңгы тапкыр, өскә!! Машинадан Гәрәев белән партоешма секретаре чыкты Гаптелхәй тракторның мотор тавышын әкренәйтте. . Гәрәев килгән! Гәрәев үзе килгән! Җил, будка, трактор, ишетәсезме, Фәнис кайтмады, ә Гәрәев үзе килде! Фәнис ярсуын көчкә тыеп тора. Их! Әгәр үзе генә булса, кыр буйлап китәр иде тәгәрәп! Тыны-көне беткәнче чабар иде жнлгә каршы! Әллә соң, куллар белән генә күтәрелеп, мачта түбәсенә менәргәме? «Әкрен! Әкрен, Фәнис! Гәрәев сиңа таба килә! Я, артистланма, ир бул! Хисләрең жиде кат сандык эченә яшерелгән булсын! Акыл, баш заманы хәзер. Тынычлан, Фәнис!» Гәрәев Фәнис каршына басты. Кул сузды. — Я. хәлләр ничек, начальник? Эшләр барамы? Фәнис кулын сузды. Ул ифрат дәрәжәдә тыныч иде. — Хәлләр ярыйсы, Әнәс Гәрәевнч Эшләр бара кебек. Менә бүген бетерергә исәп тота идек әле . Рөхсәт итсәгез Шулай да, әз генә контрольне югалтты Фәнис сиэелер-снзелмәс елмаеп алды.