Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН КЕШЕ БУЛЫП ЯШӘҮНЕҢ СЕРЛӘРЕ

Бүгенге милли сәхнәбезне тотып торучы драматурглар арасында Туфан Миңнуллин алдагы урыннарның берсенә чыкты. Аның үзенчәлекле • һәм өлгергән, халыкчан һәм партияле иҗаты аерым алып өйрәнүгә, уртага салып сөйләшүгә һәм махсус язылган хезмәтләргә лаек. Кай яклары белән ул хәзерге тамашачыга якын һәм кирәкле, ни өчен режиссерлар аның пьесаларына яратып алыналар һәм, һәрвакыт дип әйтерлек, уңышка ирешәләр? Ниһаять, драматургия һәм театр тарихында бу иҗатның урыны кай тирәдәрәк? Шундый мәкалә язарга дигән редакция тәкъдимен кабул иткәч, гадәтемчә, хат конвертларыннан гыйбарәт булган пакетлар тартып чыгардым. Аларда аерым драматургларга кагылышлы материаллар — кәгазь кисәкләренә теркәлгән фикерләр, чы- ганаккарточкалар, спектакльләрнең премьералары. пьесаның кайда беренче басылуы турындагы һ. б. мәгълүматлар тупланган. Эшкә керешеп китү өчен бик кирәкле «чимал». Ләкин ни гаҗәп, бу юлы конвертлар арасыннан мин тышына «Т. Миңнуллин» дип билгеләп-язып куелганын табып, тартып алу хаҗәтен күрмәдем. Т. Миңнуллин иҗаты тулаем хәтердә икән бит! Менә алда аның 6—7 китабы — пьесалар һәм хикәяләр җыентыклары ята. Аларга кергән әсәрләрнең кайчан язылганы, кайсы елны һәм кайда сәхнәдә куелганы, тагын да кайсы театрларда уйналганы, кайсыларына нинди бүләкләр бирелгәне, аларга нинди рецензияләр һәм мәкаләләр язылганы — барысы да хәтер шүрлегендә рәт-рәт булып тезелгән. Сәбәбе нидә? Иң беренче, шунда, күрәсең — Т. Миңнуллин иҗаты соңгы 10—12 ел эчендә чәчәк атты. Бөтенесе күз алдында. Шуның янына бу авторның әсәрләре минем уземә, әдәбиятка һәм сәнгатькә булган карашларыма һәм зәвыкларыма якынлыгын, шәхес буларак аңар карата битараф булып кала алмавымны, Туфан Миңнуллин иҗатына бер караш тагын да төгәлрәк әйткәндә, язучы һәм кеше буларак аңа соклануымны да китереп кушсаң, бу иҗатның хәтердә ни өчен аерым бер урын алуын аңлау артык кыен булмас. Әлбәттә, мәсьәлә һич тә моның белән генә чикләнә алмый әле. Төп сәбәп Т. Миңнуллин пьесаларының гаҗәеп тормышчанлыгында һәм художество ягыннан оригинальлегендә, заманыбызның өлгергән мәсьәләләрен сәнгатьчә төгәл итеп, җыйнак һәм үткен төстә хәл итә белүендә. Сине һәм мине бердәй борчыган мөһим сорауларга вакытында һәм дөрес, кызыклы һәм тулы итеп бирелгән җавап хәтергә тирән уелып кала. Чын сәнгать нәкъ менә шуның белән көчле дә инде 1 Драматургия, мәгълүм булганча, асылда әдәби жанр. Шуның белән бергә ул әдәбият кысаларында гына да калмый. Пьеса спектакльнең инсценировкасы ролен уйный, ягъни үзендә театр драматургиясенең төп сыйфатларын йөртә Драматургиядән башка театр да, кино да була алмый Димәк, аны бары тик сүз сәнгатенә генә кайтарып калдырып булмый. Аның тәэсир итү чикләре киңрәк һәм үзенчәлеклерәк Драматургия— сәнгатьнең күп төрләре арасында ята торган художество формасы. Әдәбиятның башка жанрларына куела торган таләпләр драма өчен ярап бетмәскә дә мөмкин. Мөстәкыйль алып караганда, драма жанры сүз сәнгатенең иң шартлы төрләреннән берсе. Бөек Пушкин юкка гына ■барлык төр әсәрләр арасында драматик әсәрләр — дөрескә иң охшамаганнары» дип әйтмәгән, күрәсең. Шуның белән бергә драматургия чынбарлыкны сәнгатьтәге югары нокталарга күтәреп сурәтләп бирергә ярдәм итә торган иң уңай, тормышны үз формаларында чагылдыруның күп төрле чараларына бай булган формалардан берсе. Моның өчен жанрнын эчке мөмкинчелекләрен, үзенчәлекләрен, ягъни Б серләрен яхшы үзләштерергә һәм белергә кирәк Шул хәл элек-электән драматургларның тормыш биографиясендә дә үзенә бер үзенчәлекле тәстә чагыла килә Бездә драматургиягә театр аркылы килү очраклары байтак. Классик драматурглар Кәрим Тин- чурин һәм Таҗи Гыйззәт мисалын алыйк. Беренчесе танылган артист һәм режиссер, татар совет театрының нигезен салышкан күренекле сәхнә эшлеклесе Икенчесе шулай ук язучылыкка актерлык юлы аша килә. Галиәсгар Камал татар театрын оештыручы, аның «атасы», ул сәхнәдә үзе дә шактый ук уйнаган кеше. Гафур Коләхме- тов эне һәм сеңелләрен спектакльләргә тарта, беренче театр лостановкаларын оештыруда актив катнаша, үзе дә спектакльләрдә уйный. Мирхәйдәр Фәйзи үзешчәннәр белән пьесалар сәхнәләштерә, аларның режиссеры һәм артист та була Фәтхи Бурнаш иҗат юлын Г. Кариев труппасы ечен пьесалар тәрҗемә итүдән башлый, ә егерменче еллар ахырларында Татар дәүләт академия театрында директор булып эшли. Риза Ишморат — режиссерлыктан, Хәй Вахит — җырчы артистлыктан үсеп, алга таба драматургия өлкәсендә иҗат итә башлаган язучылар. Инде килеп Т Миңнуллин — шул үзенчәлекле традицияне дәвам итә, ул театрдан әдәбиятка килде Аннан яшьрәк буын драматурглар арасында да кичәге актерлар бар: Роберт Батулла, Юныс Сафиуллин.. һәм аларның пьесалары, иң әүвәл, сәхнә серләрен тирән белеп иҗат ителгән булулары белән, сәхнә сәнгатенең тамашачыга тәэсир итү мөмкинлекләрен исәпкә алган булулары белән аерылып тора Шулай. fT. Миңнуллин — сәхнәдән драматургиягә килгән кеше, театр эчендә кайнап, аның һавасын сулап, махсус белем алып та, актерлык тәҗрибәсе туплап та җитлеккән каләм иясе Менә шуның өчен дә булса кирәк аның пьесалары кую өчен режиссерларга, уйнар өчен артистларга уңай, карар өчен тамашачыга кызыклы Аның биографиясе алай артык катлау- лылардан түгел. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән (Туфан 1935 елда туган). Ул яшьли шул данлы да, газаплы да чорның кайгы-хәсрәтлөрен, михнәт-авыр лыкларын чумырып эчкән һәм татыган. Шул еллардагы барлык авып малайкыз- лары өлешенә чыккан крестьян хезмәте, ямаулы күлмәк-бишмәгтән укырга йөрүләр.. Ватан сугышыннан соңгы беренче унъеллыклар да тормыш көтү өчен җиңел түгел иде. Балалар өлешенә тигән авырлык еш кына укудан аерылып калуга, мәктәпне ташлауга китерә иде Бәхеткә каршы, Туфан белән мондый хәл булмадыМәрхәмәтле гаилә ничек итсә иткән, малайны укыткан, ул үзе дә тырыш булган. Аннан урта мәктәп белеме белән генә дә канәгатьләнми, Мәскәүдәге махсус театр институтына укырга керә, аны тәмамлый Дәресен әйтергә кирәк, артист Т Миң- нуллин сәхнәдә артык эз калдырмады Студент елларында ук кагылган «язучылык җене» аңар уен сәнгате белән чын-чыннан шөгыльләнергә ирек бирми, күрәсең. Шулай да нәкъ менә театр студиясендә уку һәм Академия театрында эшләү елларь Т. Миңнуллинны әдәбиятның иң авыр төрләреннән булган драматургияне үзләштерү өчен әзерләп җиткерәләр. Яшь егет журналистикага күчә, «Чаян» журналында эшләгән елларында аңардагы юмор таланты ачылып китә. Ул шактый санда көлкеле һәм «камчылы» хикәяләр яза, кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре иҗат итә Болар һәм 1968 елда аерым китап төсендә дөнья күргән «Азат». «Айга сәяхәт» дип аталган әкият-пьесалары яшь иҗатчының өйрәнчек чорын тәшкил итә Бу чор чагыштырмача кыска, Туфан аны бик тиз узды Шуңа күрә дә аның олы сәхнәгә килеп чыгуы тамашачы өчен дә. әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләре өчен дә көтелмәгәндәрәк булды. 1968 елда берьюлы ике олы сәхнәдә — Татар дәүләт академия театрында һәм Республика татар дәүләт күчмә театрында (хәзерге Республика драма һәм комедия театры) аның «Миләүшәнең туган көне» драмасы һәм «Нигез ташлары» комедиясе уйнала башлады Шулай итеп, Туфан Миңнуллин дигән яңа автор милли сәхнә түренә үтте. Аның бу «тәкәллефсез- леген» тамашачы.— театр тәнкыйте турында инде әйтеп тә торасы юк!— хуплап һәм сөенеп каршылады Тиз арада бу драматургиянең уз режиссерлары ачыкланды, актерлары билгеләнде, аудиториясе тупланды. Бүген афишалар — Академия театраныкымы ул. Минзәләнекеме. Әлмәтне- кеме. Драма һәм комедия театрыныкымы — аның әсәрләре исеменнән башка басылмыйлар һәм эленмиләр Укучы өчен (ә безнең халык драманы карарга гына түгел, укырга да бик ярата) драматург Т. Миңнуллин исеме 1969 елда басылып чыккан «Бәхетле кияү» исемле берәр пәрдәлек пьесалар җыентыгы белән танылды. Җыентыкка кергән әсәрләр, бигрәк тә «Бәхетле кияү», «Бакча каравылчысы» дип аталган комедияләр һәм «Чакыру билеты» дигән скетч галантлы кулдагы җитлеккән каләм белән язылган Болар — авторның, яшьлеге яисә тәҗрибәсезлеге дигән кебек, һичнинди ташламалар сорамый торган югары сәнгать әсәрләре иде «Миләүшәнең туган көне». «Нигез ташлары» пьесалары, «Бәхетле кияү» җыентыгына кергән кече күләмле әсәрләре белән Т Миңнуллин олы әдәбиятка һәм сәхнә сәнгатенә җитди заявка ясады Шуннан бирле узган кыска вакыт эчендә аның язучылык таланты формалашты, иҗади йөзе билгеләнде һәм ачыкланды Хәзер Т Миңнуллин иҗаты 20 гә якын тулы күләмле пьесалар, дистәләгән кыска күләмле сәхнә әсәрләре белән, күл санлы кечкенә хикәяләр һәм юморескалар, публицистик мәкалә һәм чыгышлар белән билгеләнә. Драматургның иҗатын аның иҗтимагый эшчәнлегеннән башка бәяләп булмый: менә ничә еллар инде ул—Татарстан Язучылар союзының партоешма секретаре Халык депута ■ парының Казан шәһәр Сове’ы әгъзасы буларак та ул зур һәм җаваплы вазифалар башкара Якташлар Ибрай Гази һзм Туфан Миңнуллин. 1970 ел. Тормышта Туфан шаян кеше, җор һәм тапкыр фикердәш Аны һәрчак кеше уратып алган булыр, ул булган җирдә һәрвакыт шаян сүз яңгырар, күтәренке кәеф өстенлек итәр Аның фикерләве җәһәт, теле үткен, ул һәрнәрсәдә кызык һәм тәм таба белә Андый кешегә яшәве күңелле, аның белән башкаларга да һәрчак җиңел. Аның чыгышларын каләмдәш дуслары көтеп алалар һәм кайда да яратып тыңлыйлар. Ләкин бу һич тә Миңнуллин—ерык авыз, артык җиңел яисә җилбәзәк дигән сүз түгел. Киресенчә. Кирәк җирендә һәм вакытында ул бик сабыр һәм уйчан, аек акыллы һәм тирән фикерле, җитди кеше. Драматург характерындагы мондый сыйфатлар ул язган әсәрләргә дә үзенчәлекле эз сала Гомумән алганда, аның пьесалары тормышның нәкъ үзе кебек — якты һәм күтәренке, аларның үзәгендә оптимизм ята Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, шаян рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә Бу яктан аның әсәрләрен башка берәүнең дә пьесалары белән буташтырып булмый. Т Миңнуллин драматургиясе темасы һәяг проблематикасы ягыннан бай һәм күп тармаклы Драматург билгеле бер темага, тормыш материалына яки бер сыйфаттагы геройларга гына ябышып ятмый Дөрес, берчакны автор үзе Актерлар йортында барган сөйләшү вакытында: мин — авыл малае авылны чагыштырмача яхшы белом. шуңар күрә миннән, әйтик, эшчеләр, нефтьчеләр турында әсәрләр бик үк көтмәгез дигән сыманрак сүзләр әйткән иде. Әмма аның иҗат практикасы моның киресен раслый Ул шулай булырга тиештер дә инде. Чөнки чын талант бертөрлелек корбаны була алмый Ул өзлексез эзләнүдә Шуңа күрә дә Т Миңнуллин кебек агымдагы тормыш белән нык бәйләнеш тоткан актив иҗатчының тематик төрлелеккә һәм образлар байлыгына омтылуы бер дә гаҗәп түгел Киресенчә булса сәер тоелыр иде Жанрлар ягыннан караганда да драматургның иҗаты күп төрле; психологик драма һәм комедиянең төрле төре дә, водевиль һәм әкият-пьеса да, тарихи драма да... Т Миңнуллин материалны асылда бүгенге көннән ала, аның пьесаларының күпчелеге безнең көннәрне чагылдыра. Тарихи үткәнгә караган пьеса әлегә бары берәү генә Димәк, Т Миңнуллинны чын мәгънәсендә бүгенге көн язучысы дип атарга мөмкин. Көндәлек тормышны, күз алдында бара торган вакыйгаларны, бүген туган һәм кичекмәстән хәл итүне сораган мәсьәләләрне чын сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү. замандашыбызны художество югарылыгына бастырып күрсәтү гаять авыр эш. Шуның белән бергә шул дәрәҗәдәге үк мактаулы да! Сәхнә әдәбиятыбыз заман сорауларына электән үк аерата игътибарлы булган Шул җәһәттән Т. Миңнуллин иҗаты белән иң алдынгы һәм күренекле традицияләр дәвам иттерелә. Туфан Миңнуллин драма өчен материалны тормышның төрле өлкәләреннән таба белә, яңадан-яңа фикерләр күтәрә, пьесаларында куелган проблемалар күпчелек очракта мөһим һәм оригиналь, тамашачының игътибарын биләп ала торган була. Менә шул төрлелек арасында да Т Миңнуллин иҗатына хас булган өч юнәлешне аерып күрсәтергә мөмкин. Алар драматург талантының һәм эшчәнлегенең колачын билгелиләр, иҗади эзләнүләрнең мөһим якларын туплап чагылдыра/lap. _ Беренче юнәлешне «Миләүшәнең туган көне-, «Күрше кызы». «Уйланыр чак». «Китәр юлың еракмы?», «Дуслар җыелган җирдә ’. «Адәм баласына ял кирәк» дип аталган пьесалар тәшкил итә Аларны бүген Бөтенсоюз драматургиясендә көчәйгән тенденция — интеллектуаль-фәлсәфи башлангычка омтылуны ачык чагылдырган әсәрләр дип карарга кирәк Боларда авторның төп игътибары мораль-этика мәсьәләләренә юнәлгән. Җитлеккән социализм җәмгыяте шартларында нинди әхлак принциплары өстенлек итә? Кешеләр арасындагы, кеше белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезен ни- нәрсәләр билгели? Бу нормалар ни күләмдә тормышчан һәм ни дәрәҗәдә тотрыклы? Менә шул сорауларга җавап эзләү төп проблематиканың әһәмиятен күтәрә. Коммунизм иң югары мораль принципларга нигезләнгән җәмгыять булачак, бу җәһәттән аның белән үткәндәге бернинди җәмгыять тә тиңләшә алмый. Димәк, коммунизмны бары тик югары әхлакка ия булган кешеләр генә төзи ала Шулай булгач мораль-әхлаки проблемалар торган саен үзләренең әһәмиятләрен арттыра гына баралар Әдәбиятның һәм сәнгатьнең барлык төрләре кебек үк, драматургия ренче карашка гади генә күренгән курку хисен генә алыйк. Курку — кешенең яшәү табигатендә аерылмас бер юлдаш, ул каяндыр читтән килеп кергән ят нәрсә түгел. Гомерең өчен курку, якыннарың, дусларың өчен курку Шуңа күрә дә «мин ку- рыкмыйм!» дип хәрәкәт иттерелә торган сәхнә геройлары — автор бармакларына җепләр белән бәйләп куелган курчаклар алар. Ләкин үзең өчен генә курку бар. Ватан иминлеге, халык һәм ил язмышы өчен курку һәм җаваплылык хисе бар. Беренче хис инстинктка салынган, икенчесе — акыл үсеше һәм әхлак дәрәҗәсе белән бәйле. Әгәр дә инде беренче хис икенчесе, олы һәм тирән хис алдында чигенә. үзенең әһәмиятен югалта икән, кеше шул икенче изге хис хакына үзен корбан итә алуга да бара икән, ул хис бөтенләй башкача — «батырлык» дип атала. Бөек диалектика, шулай итеп, монда да үз сүзен әйтә. Сәхнәдә характер җанлылыгына да шундый типтагы меңнәрчә мәсьәләләрне хәл итеп кенә, шуларны күрсәтеп кенә ирешеп була. Соңгы вакытта көчәйгәннән- көчәя барган интеллектуаль драма шуларны куя. чишә, тамашачыга алариың асылын аңлата. Икенче сүзләр белән әйткәндә, яшәү фәлсәфәсен өйрәнә һәм өйрәтә Бу. тулаем алганда, тормыш дөреслегенә торган саен якыная барган сәнгать дәреслегенә ирешү дигән сүз. һәм ул драматургның талант зурлыгына, гражданлык хисенең олылыгына бәйле. Т. Миңнуллин үз пьесаларында, бигрәк тә «Дуслар җыелган җирдә» драмасында геройларында яңа төр мещанлыкка үсеп баручы тискәре сыйфатларны табыл күрсәтте. Дуслык дигән изге хисне Рәфис һәм Фәһим, Нурислам һәм Гайнуллалар бербереңә кунакка йөрү, бер-береңне макташу дип кенә күзаллый башлаганнар. Җәмгыятьтән аванска күп алынган, әмма тагын да күбрәк кайтарып бирергә кирәклек турында, моның өчен үзеңдәге бөтен көчсәләтне эшкә җигү зарурлыгы хакында берәү дә уйламаска күнеккән Драматург үз яшьтәшләрен, алар аркылы үз буынын югары идеаллар белән янып яшәргә чакыра. Тынчу тынлык сөю, иҗади талантны ваклау һәм әрәм-шәрәм итү, үз вөҗданың алдында да. бүтәннәр каршында да, кирәкмәгән ташламаларга бару — яңа төр мещанлыкны тудыра да инде, кешене шәхес булудан туктата Мондый тискәрелекләрне автор «пәриләр»гә охшата. Урман уртасында җомга көнне «чәршәмбе, чәршәмбе!» дип кычкырышып туй ясап ятудан тәм тапкан пәриләр белән бөкре егет уртак тел таба. шуның аркасында бөкресеннән котыла Икенче бер бөкре егет исә. бу өергә каршы барыл, дөреслекне әйткәне, бүген чәршәмбе түгел, ә җомга булуын раслаганы өчен тагын да бер бөкре ала, ике бөкреле гарипкә әйләнә Олы дөреслеккә тугрылык аның канына сеңгән, аның эчке хасиятен, кешелеген билгели. Үз табигатенә каршы килә алмау аркасында икенче егет пәриләр туе алдында курку хисен җиңә Беренче егет кебек ташлама ясауга, күз йомуга барса. һем театр да шул процессны чагылдыралар Т Миңнуллинның югарыда саналган пьесалары аның шул процесс үзәгендә торуын күрсәтә Бигрәк тә «Миләүшәнең туган көне* һам «Дуслар җыелган җирдә., драмалары характерлы. Алынган проблемалары белән дә, персонажлары бер ук булу ягыннан да алар бер-берсеиең дәвамын тәшкил итә. Драмаларда кешенең тормышта үз урынын дөрес билгеләргә тиешлеге мәсьәләсе куела Ул «Миләүшәнең туган көне-идәге кичәге студентлар, бүген олы тормышта әле беренче адымнарын гына атлаучы яшьләр өчен бик җитди һәм катлаулы. Инде тормыш юлының уртасына җитеп килүче шул ук геройлар ■Дуслар җыелган җирдә» пьесасында мәсьәләнең (әлбәттә, башка төрле якларының) әле дә үзләре өчен актуаль булып калуын, хәл ителмәгән булуын күреп беркадәр аптырашта калалар, тирән кичерелешләргә төшәләр. Шулай, үз тормышыңны мәгънәле итеп, җәмгыятькә һәм халыкка файдалы төстә кору җиңел эш түгел. Тормыш катлаулы булып кала бирә, дөрес итеп яшәү кагыйдәләре кешене һәрвакыт, бөтен гомере буе сыныйлар һәм чыныктыралар. Әле яшь вакытларында ук Шәһит кебек формалист иптәшләренә каршы чыккан, аның яшәү фәлсәфәсен фаш иткән Миләүшә. Нурислам, Фәһим, Рәфисләр («Миләүшәнең тугай көне-), олыгая төшкәч, үзләренең дә каядыр икенче якка авышып баруларын төшенеп алалар («Дуслар җыелган җирдә»). Инде хезмәт баскычында ниндидер урын биләнгән. дәрәҗәләре дә ирешелгән: Фәһим — композитор. Рәфис — докторлык диссертациясе яклау алдында тора, Гайнулла, алариың яңа иптәшләре, химик, шулай ук фәннәр кандидаты Уңайлы квартира, очрашканда коньяк һәм шампанское кебек затлы эчемлекләр генә эчәргә мөмкинлек бирә торган хезмәт хакы.. һәм менә шулар янәшәсендә каядыр күңел китеклеге, канәгатьсезлек.. Т Миңнуллин катлаулы, җанлы һем тормышчан характерларны оста сурәтли белә Образлар күпкырлы, шуның белән аңлаешлы һәм якын да. Сүз бара торган ике драма бу яктан татар сәхнәсендәге күренекле әсәрләрдән саналырга хаклы. Мәгълүм булганча, заманында театрда шактый кечле тамырлар җибәргән схематизм һәм ясалмалык, декларативлык урынына хәзер чынлыкка ирешү, дөреслеккә омтылу алмашка килде. Бүгенге татар театры ирешкән бу уңышта Т Миңнуллинның өлеше ’УР Кеше — табигатьнең иң гүзәл баласы. Аны бер генә схема эченә утыртып, иҗтимагый законнар тарафыннан билгеләнгән кысага сыйдырып бетереп булмый, аның >ш-херәкәтләрен. акыл-фигылен туры сызык белән генә билгеләп куя алмыйсың. Бүгенге сәхнә шуларны истә тотып эш •’•ртергә омтыла Кеше — иң катлаулы җан “■се. Каршылыклар аның табигатенә салынган, каршылыклар белән көрәшү сәләте аның акылында оеткы булып ята Бе килешү юлына басса, ул пәриләр белән уртак тел табар, тар бәхетенә ирешер иде Ләкин аңардагы чын кешелек, намус хисе моңар юл куймый. Бу әсәрләр белән драматургиябез тарихында бер яңалык туып килә. «Миләүшәнең туган көне» һәм «Дуслар җыелган ирдә» пьесаларының берберсен дәвам 'уләре турында әйтелде инде Вакыйгаларда бер ук геройлар катнаша Шунысы аерата кызыклы, әдәби геройлары белән бергә драматург үзе дә олыгая бара. Ягъни. әгәр дә беренче әсәрдәге образлар системасы ярдәмендә әле яшь Туфан деньяга шундый ук яшь буын күзлегеннән караса, инде икенче әсәр авторының бай тәҗрибәсе, гражданлык җитлеккәнлеге, белем тирәнлеге белән сугарылган. Драматург үз буыны кешеләренең гомернең төрле баскычындагы яшәү үзенчәлекләрен, фикерләү рәвешен чагылдыра, шулар аша җәмгыятьтә бара торган тарихи үсешне гәүдәләндерә Алга таба драматург моның белән генә калмас, без инде яратып өлгергән,— эчке каршылыклары, ялгышу-хаталанулары, сөрлегүләре без кабул иткән,— геройларын тагын да бер кат сәхнәгә чыгарыр дип ышанабыз һәм шуны телибез. Тик бу юлы инде алар тагын да олыгайган булырлар, аларны бүтән һәм яңарак мәсьәләләр борчыр, тормышларында һәм характерларында да яңа төсмерләр барлыкка килер. Шунысын шикләнми әйтергә була Нурислам һәм Миләүшә, Фәһим һәм Рәфислар һаман да мөһим мәсьәләләрнең үзәгендә кайнарлар, олы идеалларга омтылган кешеләр булып гәүдәләнерләр, аларның эзләнүләре һәм кичерешләре тамашачы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле булыр. Шулай итеп, бөтен бер буынның тормыш биографиясен, алай гына да түгел, шул буынны кызыксындырган сорауларны һәм эзәрлекләгән кичерешләр байлыгын үзендә туплаган үзенчәлекле бер трилогия барлыкка килер Проблематикасы ягыннан алып караганда, «Адәм баласына ял кирәк» драмасы белән автор андый әсәрнең бер эскизын бирде инде. Әмма әлегә ул бары тик эскиз гына булып кала... Т Миңнуллин хикәяче буларак нигездә юмористик планда яза. Ә драматургиядә исә ул бай художестволы чаралар арсеналы белән эш итәргә омтыла. Бу омтылышы һәм тынгысыз эзләнүләре аңар бер-бер артлы уңыш китерә. Бүгенге тагар драматургиясенең идея һәм сәнгатьчә ачышларын билгеләүдә Т. Миңнуллин иҗаты җитди роль уйный. «Нигез ташлары»нда, мәсәлән, вакыйгалар эзлекле ага Гарифулла карт, авырыйм дигән булып, дүрт малаена телеграмма суктыра, тегеләре бер-бер артлы кайтып төшәләр Бергә җыйналгач, төп мәсьәлә хәл ителә, — малайларындагы кайбер чатаклыкларны, килешмәгән гадәтләрне карт каты тәнкыйть итә. «Ир-егет- ләрндә Мәрвән очраклы төстә фронтташ дусты белән очраша, исереклек юлына кереп киткән Әхтәмне авылына алып кайта, инде аңар үз тормышы турында; алга таба ничек яшәргә тиешлеге хакында уйланырга ирек бирә. Әхтәм характерындагы тискәрелекләр берьюлы гына юкка чыкмый. Әмма шартлар. Мәрвәннең үз үрнәге, кызы Сайраның самими мөнәсәбәте һ. б. факторлар электәге сәләтле архитекторга иҗади тормышка кайтырга ярдәм итә. Бөтенесе дә табигый агышта ачыла, тормыш чынлыгы нык саклана. Драматург икенче төр алымнардан да файдалана. «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы, мәсәлән, чынлыкка һич тә хыянәт итмәстән, кайбер композицион шартлы алымнарга да актив мөрәҗәгать итеп язылган. Вакыйгалар агышы кинәт бер ноктада өзелә, аннан соң шул ук ноктадан икенче бер җирдә, вакыт ягыннан шул туктап калган мизгелдән башлап я Рәфисләр өендә, я Фәһимнәрдә, яисә Нурислам фатирында дәвам иттерелә. Монысы — күбрәк сәхнә шартлылыгы гына әле. Вакыт һәм пространство өзгәләнсә дә, монда реальлек бозылмый, тормыш үз формаларында гәүдәләндерелә. Ә инде тагын да бер төр әсәрләрендә Т. Миңнуллин әдәби художество алымы буларак шартлылыкка тагын да зуррак бурыч йөкли, аннан тагын да киңрәк файдалана. «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясендә һәм «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасында тормыш күбрәк үз формасында түгел, ә шартлы формада сурәтләнә. Художестволы сурәтләү алымнары төрле-төрле булган, шул җәһәттән бер- берсеннән нык ук аерылып торган бу пьесаларны бер нәрсә үзара бик тә якынайта һәм аларны Т. Миңнуллин иҗатындагы өченче юнәлешкә кертеп карарга мөмкинлек бирә. Ул — әйдәп баручы замандаш образына төп игътибарны юнәлтү, аны иҗтимагый тормышта үз урынын тапкан, үз вазифаларын һәм бурычын яхшы аңлаган кеше итеп сурәтләү. «Ир-егетләр», «Үзебез сайлаган язмыш. «Йөрәк янар өчен бирелгән», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесаларының үзәгенә уңай герой образы куелган. Беренчелек,— хронологик яктан бигрәк, сәнгать берәмлеге буларак эрелеге ягыннан,— күрәсең, «Ир-егетләр» (1971 ел) драмасына, андагы Мәрвән образына бирелергә тиеш. Колхозны алга үстерү өчен алып барган фидакарь хезмәте дә. кешеләргә чиксез ышанычы да (монысы, иң әүвәл, аның Әхтәмгә мөнәсәбәтендә чагыла) аны уңай яктан характерлый. Моннан соң 1973 елда язылган «Үзебез сайлаган язмыш» драмасы белән Т. Миңнуллин бу өлкәдә алга таба бер адым ясады Пьеса халык мәгарифе өлкәсендәге алдынгы тенденцияләрне гәүдәләндерүче көчләргә тирән хөрмәт белән сугарылган. Вакыйгалар үзәгенә омтылышлары һәм яшәү принциплары һәркемгә аңлаешлы булган, олы идеал хакына көрәшкә ташланган герой образы куелган. Ул — мәктәп директоры Илгиз Туктаров Аерым намуслы укытучылар ярдәмендә директор бу мәктәптә ныклы гына тамыр җибәреп өлгергән иске тәртипләргә каршы сугыш ача. Ләкин күнегелгән гадәтләр һәм искелек шактый көчле, аларны яклаучылар да көчсез түгел. Завуч Мөнирә кебекләргә шулай яшәве дә, эшләве дә җиңел, күнегелгән. Укытуның сыйфатын төшерү исәбенә өлгереш процентын югары итеп күрсәтеп, мәктәп моңарчы районда алдынгылар исәбендә йөргән. Яңа директор менә шуңар каршы чыга. Көрәш юлында Илгиз Туктаров алдына шактый санда киртәләр корыла. Аны баштарак хәтта Нариман кебек намуслы һәм тәҗрибәле карт укытучы да аңламый. Яшь директорны эшеннән алалар, ул моннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Шулай да мораль җиңү аның ягында кала, һәм ул үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә башлый: Фасил кебек, һәрвакыт битараф булып яшәү ягын каерган кешеләр дә йокыларыннан уяна, активлык даирәсенә тартып кертелә, искелеккә каты удар ясала. Ә. Шәйхаттаров кебек бик тә үзенчәлекле, әмма кешеләр өчен яшәүче колхоз председателенең Туктаровны ачыктан-ачык яклау позициясенә басуы, аны кире кайтару өчен эш йөртә башлавы — шул көрәш процессының иҗтимагый эчтәлеген арттыра. «Үзебез сайлаган язмыш» авторның җитди уңышы булды, бу әсәре өчен Т Миңнуллинга Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. Драматург сынмас рухлы һәм нык иманлы образлар иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрендә яңа уңышларга иреште. Шуларның берсе —«Ай булмаса. йолдыз бар» дип исемләнгән драматик хикәя. Әлмәт дәүләт театрында куелган бу әсәре өчен Т. Миңнуллинга, спектакльнең режиссеры Гали Хөсәеновка һәм баш рольдә уйнаган артистка Д. Куэаевага Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде Драматургия тарихында авторның персонаж төсендә вакыйгаларга катнашып китүе инде кулланылган алым. Еш кына вакыйгаларны яисә аерым герой характерын комментарияли. Т Миңнуллин бу пьесасында шушы алымны бүтәнчә куллана. Персонажлаштырылган автор үзе уйлап чыгарган герой белән тартыш алып бара. Автор пьесасын мелодрама рухында язарга омтыла. Ләкин гаҗәп хәл туа әсәрнең үзәк персонажы Мәдинә Сафина автор теләгенә буйсынмый, еламый, күз яшен күрсәтми, авырлыклар алдында сыгылып төшми, сынмый. Автор аның алдына авыр сынауларны бер-бер артлы куел кына тора. Көйсез сукыр әнисенә ярап тору дисеңме, яраткан һәм нык ышанган иренең хыянәтеме, бердәнбере булган кызының бәхетсезлеккә юлыгуымы, соңыннан үзенең дә сукыраюы дисеңме — берсе дә калмый. Ләкин Мәдинә бирешми. «Яраткан кешемнән, кызымнан, күзләремнән мәхрүм итеп кешене җиңеп була дип уйласагыз, ялгышасыз.— ди Мәдинә.— Зуррак кайгыларга түзгән, кеше булып кал 1979 елның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары; Туфан Миңнуллин. (уңнан), җырчы Ринат Ибраһимов. Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Дамира Кунаева, театрның баш режиссеры Гали Хөсэенов. ган кешеләрне беләм мин... Минем юлымда сез миңа кайгы китергән кешеләрне, көтелмәгән бәхетсезлекләр очраттырды- гыэ Әмма белегез, кеше кешеләр арасында яши. Берәүсе этеп екса, унысы тартып торгыза Кешедәге көч ул уэе уйлаганнан күбрәк» Кешедәге көчнең чиксез булуын, ихтыяр көчен сындырыл булмый торган кешеләрнең җир өстендәге урынын күреп сокланган автор бәхәсне оттыра, бу хатынның тимер ихтыяры алдында баш ияргә мәҗбүр була. Шул рәвешчә, Мәдинә үз язмышына үзе хуҗа була алган совет кешесенең җыелма образы төсендә гәүдәӘйе. автор пәм персонаж бәхәсе — оригиналь һәм отышлы форма, ул уңышлы хәл ителгән. Үзәк идеяне тулырак ачу максаты белән шартлылыктан болан оста файдалану әсәрнең художество дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Сәхнәбездә романтиклаштыруның, метафорадан киң файдалануның җитешмәвен. шартлылыкның да бик сирәк кунак булуын исәпкә алсак, бу пьесаның бүгенге драматургия һәм театрыбыз өчен булган әһәмияте тагын да күтәреләчәк Шул яклары белән, һәм әлбәттә. үзәк уңай герое белән «Ай булма- са, йолдыз бар» драмасы Бөтенсоюз драматургиясе югарылыгында булып чыкты. Аның русчага тәрҗемә ителеп, үзәк орган булган «Театр» журналында басылып чыгуы (1979 ел. 6 сан) шул хакта сөйли. Реаль образлар иҗат итүдә сәхнә үзенчәлекләреннән һәм художество алымнарыннан киң һәм белеп файдалануның әйбәт нәтиҗәләрен «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясендә дә күрергә мөмкин 1977 елда сәхнәд*> куелган бу әсәр соңгы еллар драматургиясендә күренекле бер вакыйга төсен алды. 1980 елны шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен әсәрнең авторы Т. Миңнуллинга, режиссеры М Сәлимҗановка һәм төп рольдә уйнаган Ш Биктимеровка РСФСРның Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Бу — татар театры яулап а"ган иң зур үрләрне чагылдыручы мисал. Тарихи планда алып караганда да, бүгенгесе турында сүз алып барганда да татар драматургиясе комедиягә бай булуны билгеләп үтәргә туры килә. Милли сәхнәбезнең үзенчәлекләреннән берсе дә шунда Шулай да, ничек кенә гаҗәп тоелмасын сәхнәдә үзенең идеяэстетик кыйммәте белән тулы бер вакыйга булырлык комик һәм сатирик характерлар әллә ни күп тә түгел. Ә инде комедиянең төп билгеләмәсе һәм асыл бурычы кимчелекләрне фаш итү һәм алардан көлү булганлыктан зре планлы уңай характерны үзәккә куйган комедияләр тагын да азрак түа һәм бүгенге көндә дә бармак белән генә санарлык Мәсәлән, Н. Исәнбәт иҗат иткән Хуҗа Насретдин образы шундыйлардан. Сәхнәдә вакыйгаларны әйдәп бара алган, халкыбызның рухи көчен һәм акыл үткенлеген үзендә туплаган заман герое образы тудыру кирәк иде Ниһаять. Әлмәндәр карт чыкты. Драматург иҗатында бу образга юл күптән салына башлаган иде Халыкчанлык сыйфатларын без «Миләүшәнең туган кө- нехндәге Харис образында ук күреп калдык. Бигрәк тә «Нигез ташлары» комедиясендәге Гарифулла карт образы бу юлдагы җитди табышлардан булды. Бу образның драматургиябез өчен яңалыгы—элек- электән пьесаларда сурәтләнеп килгән ил карты тибын төрләндерүдән гыйбарәт. Акыллы, сабыр холыклы һәм мәһабәт кыяфәтле традицион аксакал урынына автор монда тынгысыз һәм килешмәүчән рухлы, төртмәле телле, шуның белән үз тирәсендәгеләрне һәрвакыт бимазалап торган, шул рәвешле хаклык өчен көрәшкән картны бирде. «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасындагы Нариман образында да халыкчанлыкның аерым сыйфатлары әйбәт чагылдырыла. Драматургның бу юлдагы уңышларын күреп алган әдәби тәнкыйть үз вакытында «инде Т. Миңнуллин алга таба халыкчан характерга хас булган тормышчан нигезләрне бүгенгенең каһарманнары образларында органик кушарга омтылырга тиеш» дигән бер киңәш биргән иде. Ягъни, аның әсәрләрендәге үзәк уңай геройларны халыкчан характер дәрәҗәсенә күтәрелгән, шундый ук эреләштерелгән хәлгә җиткереп сурәтләнгән рәвештә күрәсе килә иде. Әлмәндәр шундый образлардан. Бөтенсоюз күләмендә яңгыраган һәм танылган бу пьесаның иң уңышлы якларыннан берсе Әлмәндәр образы белән бәйләнгән. Ярым комик планда хәл ителгән үзәк драматик конфликт шулай ук асылда Әлмәндәр образы белән билгеләнә Дөрес, сәхнәдә тартыш 91 яшьлек карт белән Әҗәл арасында бара һәм конфликтка кергән көчләр һәрберсе мөстәкыйль рәвештә күзаллана кебек. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, мифик образ Әҗәл — шул ук Әлмәндәр картның үз табигатенә бәйле, персонажлаштырылган бер көч ул. Билгеле бер яшькә җиткәч кешенең үлүе котылгысыз, бу процесс табигать законнары белән билгеләнә Димәк. һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомум әҗәл юк һәм була да алмый. Без шуны, тамашачы буларак, бик яхшы төшенәбез. Шулай була торып та Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәш-тартышын чынлык планында кабул итәбез, шул көрәштә кешелекне кызыксындыра торган сорауларга җаваплар табабыз Татар драматургиясендә үзәк идеяне тулырак ачу өчен аллегорик образларга мөрәҗәгать итү тарихи түрдән үк килә. Аның беренче оригиналь кулланылышын Гафур Коләхметов биргән иде «Ике фикер» драмасындагы аллегорик Кызыл һәм Кара фикерләр көрәшен сурәтләү ярдәмендә ул татар әдәбиятында пролетар фикерләр үткәрде, идея эчтәлеге ягыннан да, художество формасы җәһәтеннән дә зур яңалык кертте. Кызьцт фикер һәм Кара фикер үзара нинди генә каты бәхәсбәрелешне дә үзләренең беренчел нигезләре булган Даут янында уздыралар, аннан аерылып китмиләр, китә алмыйлар. Ягъни, шартлыметафорик форма шуннан да узып китәргә юл куймый, аның бурычы шундый. «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә исә Т Миңнуллин бу алымның киңрәк мөмкинлекләрен тапкан Әҗәл вакыт-вакыт үзенең беренчел нигезеннән аерылып-ае- рылып китә, мөстәкыйль эш йөртә, мөстәкыйль «яши» башлый. Ләкин автор һәрвакыт аның нәкъ менә реаль җирлеккә һәм кешегә бәйле булуын нечкә генә билгеләр, детальләр ярдәмендә сиздереп тора Шуңа күрә без Әҗәлнең миссиясе бик тә реаль булган кебек үк, аның үзенең дә аллегорик образ булуын яхшы төшенеп кабул итәбез. Реаль һәм мифик образларның мөнәсәбәте гаять җентекләп һәм оста язылган булганга күрә дә. гәрчә мөмкинлекләре зур булса да. Әҗәл һич тә картның үз атрибутына әверелми. Ул үзенең үлемсезлегеннән һәм вазифасыннан туйганда, җир кешеләренең яшәвенә кызыккан вакытларында мөстәкыйль эчтәлек ала. Әмма бу урыннар гаять сизгер эш- , ләнгән, картның уз үлеме белән көрәшенә яңа төсмер һәм мәгънә бизәкләре бирерлек итеп уйланылган. Шуңа күрә дә бу шартлылык җитди теманың тормышчан фәлсәфи нигезләрен тулырак һәм тамашачыга авыр тәэсир итмәслек төстә ачарга ярдәм итә. Дини-мифик образлардан Газраил, Әҗәл, Фәрештәләрнең ярым комик фон тудырып, әсәрнең нигезендә яткан җитди теманы кабул итүне ансатлаштыруда рольләре зур. Яшәү һәм үлем проблемасының әсәрне җитди планга тартып кертү куркынычын автор көлкеле хәлләр һәм репликалар ярдәмендә юкка чыгара белә. Мисал өчен Газраилнең «окаянный» сүзен татарчалаштырып-бозып әйтүен. Фәрештәнең аны төзәтеп куюын яисә Әҗәлнең Әлмәндәр лексиконындагы сүзләр белән сөйләшә башлавы кебек урыннарны алырга була Ләкин төп хикмәт әлбәттә, үзәк геройда — Әлмәндәрдә аның тормышчан нигезләрендә. аның оригинальлегендә Әлмәндәр — чын халыкчан характер Ул оста телле, тапкыр акыллы Картны корыга теленә салынучы дип әйтеп булмый Куп хәлләрне башыннан кичергән булуы, ил һәм халык өчен иң җаваплы чорларда вакыйгаларның үзәгендә кайнаган булуы аны халык трибуны дәрәҗәсенә күтәрә. Аның иң матур сыйфатлары сәхнәдә эш белән аклана бара, ул үзе таяна торган гүзәл мораль-этика нормаларын, күркәм гадәтйолаларны эш белән нсбат итә килгән Зур һәм кечкенә мәсьәләләрне ул ил һәм кешеләр күзеннән торып бәяли, шуннан чыгып фикер йөртә һәм эш итә Шуңа күрә дә аның гайре табигыйлеге дә —инде яшен яшәгән, ашын ашаган картның яңадан өйләнергә йөрүе, җир өстеннән, яраткан кешеләреннән һәм сөйгән шөгыльләреннән аерылып китәргә һич кенә дә риза булмавы — кешелекнең гомум сыйфаты, яшәүгә булган тыелгысыз омтылышның, оптимизмның чагылышы дип кабул ителә Комедия төрле настроениеләргә байлыгы. мул бизәкле булуы, алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора Монда җиңел, уйнак юмор да. җитди көлү һәм сатирик үткенлек тә. лиризм һом дра матиэм да үзара берләшкән бер мохн- тәшкил итә. Моңсулык һәм якты оптимизмның органик кушылмасы әсәрнең иң көчле якларыннан берсе теманы уңышлы һәм дөрес хәл итү өчен, тамашачының кәефен төшерми генә аны мөһим сорау лар белән җәлеп итүнең иң кирәкле сыйфатларыннан берсе Пьесада төрле жанр үзенчәлекләренең, әдәби-драматик төрләрнең, сәхнә алымнарының үзара аралашып баруын, җитди комедия формасының бүтән художество чаралары белән баетылуын күрергә мөмкин Шулар һәммәсе бергә Туфан Миңнуллинның бу әсәрен соңгы еллар драматургиясенең генә гүгел гомумән, татар совет драматургиясенен иң яхшы пьесалары рәтенә кертеп карар га мөмкинлек бирә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында •Канкай углы Бахтияр» драмасын укып тикшерү вакыты Туфан Миңнуллин— табигате белан үк җор һәм тапкыр кеше, дидек Шәхси сыйфатлары аның иҗатында да мул булып чагыла. Аерым җитди әсәрләрендә дә, көлкеле рухтагы әсәрләрендә дә драматургның тапкырлыкка, җорлык һәм юморга теләп һәм белеп мөрәҗәгать итүен күрдек Т Миңнуллин лулаем көлке ситуацияләргә һәм комик конфликтка корылган, юмористик һәм сатирик образларын үзәккә куйган комедия һәм водевильләрне дә шундый ук уңыш белән иҗат итә ала Аның иҗатындагы өченче мөстәкыйль юнәлешне дә нәкъ менә юморга һәм сатирага корылган пьесалар билгели. Алар — водевиль рухындагы комедияләр: «Диләфрүзгә дүрт кияү». «Ак тәүбә, кара тәүбә». «Алай түгел, болай ул». Болары бүгенге кешеләрдә очрый торган кимчелекләрдән көлә, тормышыбызны ямьсезләгән хәлләрне һәм күренешләрне фаш итә. Сатирик һәм комик конфликт та төрле рухта Әгәр дә «Диләфрүзгә дүрт кияү» хатын-кызга кимсетеп карау, хезмәттән йөз чөерү кебек кимчелекләрне сатирик үткенлек белән ачып салса, «Ак тәүбә, кара тәүбә» җитешсезлекләрне көлке ясап күрсәтеп бирә. Тулаем алганда исә, моңарчы булган иҗатыннан күренгәнчә, Т. Миңнуллин асылда йомшак юмор белән эш итәргә яратарак төшә. Сатирага караганда ул юморны өстенрәк күрә булса кирәк. Талант үзенчәлегеннән киләме бу? Әллә бу күренештә иҗтимагый сәбәпләр дә чагыламы? Тегесе дә. бусы да бар бугай. Т Миңнуллин үзенә кадәр булган драматурглардан бигрәк тә Кәрим Тинчуринга якын тора. Тормыш материалын иңләп алуда, кызыклы ситуацияләр таба белүдә, тапкырлык һәм шаянлыкта, кеше рухының нечкә тирбәлешләренә сизгер булуда., һәр ике автор характерлар үсешен ярым- йомшак буяулар белән сурәтли, персонажны көтелмәгәнчә итеп борып куя белә, аның образ буларак табигый хәрәкәтен барлыкка китерә К. Тинчурин кебек үк, Т Миңнуллин да драматик хәрәкәтне салмак алып бара, кульминацион ноктага төрле яклап килә Ләкин моңар карап пьесада сүлпәнлек юк, барлык компонентлар да төп интригага оста буйсындырылган булу сәбәпле, һәр деталь, һәр күренеш һәм реплика үзәк фикерне ачуга хезмәт итә. Нәтиҗәдә сәхнәдә тулы тормыш картинасы барлыкка килә Ике драматургның язу стилендәге охшашлык, уртаклыкларның кай- бео яклары нигездә шулардан гыйбарәт. Әлбәттә, аерымлык та бар. К. Тинчурин- ның төп итңат ялкыны буржуаз тормышны тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән иде, Шунлыктан аңарда сатира гаять көчле, үткән. Җәмгыять шартларының бүтән булуы һәм иҗат үзенчәлекләреннән дә килә торгандыр— Т. Миңнуллин, әйткәнебезчә, йомшак юмор белән күбрәк эш йөртә. Ул бүгенгенең уңай якларын раслауның үтемле фоомалаоын эзли һәм аны, еш кына хәер- хаһлык белән көлүдә таба. Ягъни, юмор белән сугарылган ситуация һәм образларда күрә. Аның соңгы әсәрләре өчен хас шаотлы форма һәм алымнарны да шундый ук эзләнүләрнең билгеле бер нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Алар драматургка көн кадагына эленгән мәсьәләләрне хәл итәргә, замандаш образларын югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп сурәтләргә киң мөмкинлек бирәләр. Художество эшләнеше ягыннан торып караганда Т. Миңнуллин пьесаларына ае- руча нәрсә характерлы?— дигән сорауга мин: аларны тулаем якты һәм күтәренке- олтимистик рухлы иткән мул бизәклелек, суз-сурәтләү чараларына байлык, төсләр күллеге,— дип җавап бирер идем, Драматург оста итеп бер рухи халәттән икенчесенә. бер настроениедән бүтән төрлесенә тиз күчә. Үзенчәлекле юмор аның пьесаларына кабатланмас төс биреп кенә калмый. аларның тормышчанлыгын арттыра. Көндәлек тормышта шулай бит кичерешләргә алмашка күңел күтәренкелеге килә, кайгы һәм көлке еш аралаша, фаҗига янәшәсендә үк мәзәк хәл яши. Тормыш шуның белән мәгънәле һәм кызык та, шаблоннан ерак һәм катлаулы да. Т Миңнул- лин пьесаларының көчле ягында тормышчан төрлелек һәм мул бизәклелек билгели. Драматургның җитди материалга нигезләнеп язылган «Канкай углы Бәхтияр» тарихи драмасына да килеп керә ул. юморга бай күренешләр булмаса, пьеса сәнгатьчәлек ягыннан шактый ук төссезләнер иде Пугачев гаскәрләре, билгеле инде, гел сугыш турында гына уйлап, үзләрен кыерсытучы әби патшаны һәм аның боярларын каргап кына тормаганнар. Әнә алар, сугышлар тынып торган арада, тиктормас Мортазаны алла ясап, җәннәткә кертеш уйныйлар, шаярышалар. «Ир-егетләр» драмасындагы сатирик һәм комик образлар һәм күренешләр геройларның һәм вакыйгаларның чынлыгы, ә әсәрнең сәнгатьчә дәрәҗәсен арттыра. Шундый мисалларны «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә». «Адәм баласына ял кирәк», «Ай булмаса, йолдыз бар» һ. 6. пьесалардан да күпләп табарга мөмкин Художестволы детальләрдән Т Миңнуллин отышлы һәм мәгънәле файдалана Мәсәлән, шул ук «Канкай углы Бәхтияр» драмасында Пугачев алдында горур Бәхтияр басып тора, түбәтәен салмаган Ни өчен патша алдында баш киемеңне салмыйсың!— дигән шелтәгә ул «татарның түбәтәе башы белән бергә генә салына» дип җавап бирә. Ә инде бераздан Бәхтияр үзе үк түбәтәен йолкып алып, крестьяннарның бөек җитәкчесе каршында түбәнчелек белән баш ора. Чөнки ул хәзер Пугачевның ни өчен һәм кемнәр хакына көрәшүен аңлый башлаган. Гомум эшкә бирелгәнлеген ул шундый гади һәм тирән мәгънәле ишарә-деталь ярдәмендә аңлатып бирә Кешенең кешелеген һәм эчке халәтен рухи байлыгын сыный торган. чагылдыра торган мондый детальләр Т. Миң- нуллин пьесаларын уку һәм карау өчен җанлы. кызыклы, персонажларны гуль канлы сурәтләргә ярдәм итәләр. Танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗее дусты һәм фикердәшенә ба тышланган «Әлмәндәргә ничә яшь'-> дигән мәкаләсендә аның »Бәхетпе кияү, исемле комедиясен үзе өчен ачкан аның югары художество дәрәҗәсенә ия булуын матур итеп раслаган иде «Ничек сурә' ләргә сине замандаш?- исемле китабым да бу әсәр турында миңа да сокланып язарга туры килгән иде Чын талант шулай кат-кат ачыла, күрәсең. Югары художество әсәрен һәр кеше, һәр укучы һәм тамашачы үзенчә ача. үзенчә бәяли Т Миңнуллин иҗатында әле әдәби тәнкыйть тарафыннан да, театрлар да ачып бетерә алмаган әсәрләр тагын да бар Минем шуңар игътибар иткәнем бәр Туфан чыгыш ясаганда «үзегез беләсездер инде» дигән гыйбарәне бик яратып һәм өш куллана. Шунда ниндидер бер мәгънә салган кебек Драматургның булачак тамашачылары белән, укучылары белән мө нәсәбәтендәге мәгънә Әйе язучы һәрвакытта да яңалык ачып кына тормый, әсәр дә гел укучыга билгесез әйберләрдән генә тора алмый Шуның белән бергә белүнең дә үз чикләре бар Бер укучы өчен бик мәгълүм әйбер икенче берәү өчен яңалык булып яңгырарга мөмкин Шуңа күрә дә сәнгать мәгълүм мәзәктәге кебек «белгәннәрегез белмәгәннәрегеэгә сөйләсен» дип кенә дә котыла алмый Аның үз законнары, үз мөмкинчелекләре үз спецификасы һәм тәэсир итү чаралары... Шулар ярдәмендә ул һәрчак сәнгать ачышы ясый һәм монда эш талантка бәй ләнгән Шуңа күрә дә Туфанның югарыдагы сүзләре һәрчак «җәмәгать, сеэ аны үзегез дә беләсез, тик моның бу ягы да бар бит әле» дигән мәгьиәдә яңгырый һәм аның чыгышында менә шул яклар яңача ачылып китә Драматургия иҗатын да да ул шулай Т Миңнуллин әдәбият һәм сәнгатьнең менә шул мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен яхшы белеп иҗат итүе белән бүгенге сәхнә әдәбиятыбызны алга таб» үстерә торган дистәләрчә талантлы дра матурглар арасында мактаулы урын тота