ГАДЕЛ ШЕЛТӘ
Язучыәсәрләре укучыларга яхшы таныш. Бу популярлыкны аңа республика газетажурналларында күп еллардан бирле шактый еш басылып торучы мәкалә һәм очерклары, хикәя һәм повестьлары китерде. Дилэра Зөбэерова — Сарман ягыннан. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң ул Татарстан китап нәшриятында, авыл районнары мәгариф системасында, район газетасы редакциясендә эшли. Соңгы унтугыз елда ул —»Азат хатын» журналының бүлек редакторы. һәрчак юлда, кешеләр арасында, хезмәт коллективларында ул. Тормышның эчендә кайнау иҗат өчен мул материал бирә. Дилэра Зөбәерованың язганнары — халыкчан, гади, аерылмый укыла торган әсәрләр. Аның «Кичер, сөеклем», «Кызлар, кызлар». «Яшьләр күңеле» исемле китапларына дүрт повесть, иллеләп хикәя тупланган. Әсәрләрендә авторның туган илне, табигатьне, саф әхлаклы кешеләрне олылавын тоясың, э дөнья матурлыгына тап төшерүчеләр язучыны хафага сала, ул андыйларны фаш итәргә омтыла, аларга каршы өзлексез көрәшә. Үзенең 50 яшен Дилэра Зөбэерова яңа әсәрләр язып каршылады. Арадан берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез, кадерле укучылар
Нефтебайга автобус әле генә китте,— диделәр миңа вокзалда. Нәкъ шул чакта каяндыр шылт итеп бер озын гәүдә калыкты: — Әнә машина! Алып кайтам! Ул ишарәләгән почмакта соргылт «Жигули» ялтыравыклы маңгаен киереп тора иде. Мин шунда атылдым... Кайчан да булса бер узылган юл барыбер онытылмый. Күрше республика белән безне аерып аккан Ыкның бу тирәләрендә мин моннан унбиш еллар элек булган идем.— Беренче командиров кам иде, ахры. Нефтебай болай бик зур булмаса да, кара алтынлы кала булып йөри. Атна яңалыкларын хәбәр итеп торучы радиоузелы бар. Шуның микрофонына үрелеп мин дә бер-ике сүз әйткән булдым. Кунак йортына кайтсам, иңенә чуклы шәл салган бер апа көтеп утыра.— Син Мәлемнекеме әллә, үскәнем? — Ие! — Анаң Сармаштан төшкән... — Ие шул... — Тач Фахирә икәнсең. Әнкәмнең исемен ишеткәч әсәрләнеп киттем. — Анаң белән уйнап үскән Җәннәт тутаңны ишеткәнең булса, мин шул. Җәннәт апаның бирегә мине радио аша юллап килүе икән. Тик бу танышлык аркасында мин журналист кешегә килешми торган, законлап әйткәндә, җинаять сыманрак нәрсә эшләп ташладым бит, әй. Бу очрашудан соң күп тә үтми, җәй башлары иде булса кирәк, миңа, калынлыгына чыдый алмый бүселгән, бер хат килеп төште. Бу язма Җәннәт апаныкы булып чыкты. Төче-төче сәламнәрдән соң «бөтен дөньясына аһ орып» зарланырга тотынган. Нинди бәлаләргә юлыккан соң бу дисәм, сигезенчене тәмамлыйсы малаеның классында утырып калу куркынычы бар икән. «...Ятим башым белән үзем капмый аңа каптырып үстергән бердәнбер бәбкәчем Мотыйгулламны жәллим. Бик тә тырыш, бик гә зиһенле бала бит инде, югыйсә. Менә шуңа кеше төсле генә мәктәбен бетерергә ирек юк, аяк чалалар». «Аяк чалучысы» математика укытучысы Зәйниева иптәш икән. Малайның бу фәнгә теше бик үтми, күрәсең. Хатның соңында бу «мәрхәмәтсезлеккә» ул ашыгыч чара күрүемне үтенгән, ялынып сораган. Мотыйгулла укый торган мәктәпнең телефоны белән тоташтым да Зәйниева белән сөйләштем. Сүз арасында, кайсыдыр педагогтан ишеткән цитатаны кыстырдым: «Өлгермәүче укучылар юк, өлгертмәүче укытучылар гына бар». Укытучы минем хәлгә кергәнгәме, Мотыйгулла тәки күчкән бит. Ул күчте дә котылды, ә мин тотылдым. Телефоннан сөйләшкәннәр нәкъ кешесенә ишетелгәннәр. «Кешесе» дигәнебез укытучыларның көзге конференцияләрен генә көтеп торган... Шелтәнең беренчесен һәм берәгәйлесен алдым. Менә шул вакыйгалардан соң озак кына бу якларга чыгарга кыенсынып йөрдем мин. — Килеп җиттек,— диде шоферым борылып,— Нефтебай — каршыбызда. — Кунак йортына илтегез. Шәһәр яшелләнгән, бөтәйгән. Шофер машинасын дүрт катлы коңгырт йорт борынына төртеп диярлек туктатты. — һи,— диде ул, ямьшек борынын тагын да киереп,— шулай гына түлисезмени? Минем әллә оялудан, әллә ачудан аптырап калганымны тойгач «тиешле хакны» кире үземә сузды: — Мәгез, бу тиеннәрегез белән мондый машинага утырмагыз. Сабакка гына үскән шайтан таягыдай озын гәүдәле, кешеләрне танып белүдән мәхрүм бу шофер егетне жәлләп кунак йортына күтәрелдем дә администраторның тәрәзә уемына кагылдым. — Урыннар юк һәм... Өметсез җаваптан соң аптырап калмадым: булмаган урынны өмет итеп торганчы, тотарга да Җәннәт апаларга туктарга. Кунакка чакырып язган чаклары күп булды. Фатирлары яңа иде шикелле. Күчмәгәннәрдер, шәт. Җәннәт апа мине күрү шатлыгыннан нишләргә белмәде, кыстый- кыстый сыйлады, бүлдерә-бүлдерә сөйләде. Мин өчле куйдыртып классыннан күчергән Мотыйгулла да кеше булган. Типсә тимер өзәрлек сау-сәламәт бала икән. Шунысы кызык — һаман да әле «бала» икән. Җәннәт апа белән хәтсез сөйләшеп утырганнан соң, мендәргә баш төртү белән йоклап кителгән. Иртән минем торып килүемне күргәч, аяк очы белән генә йөргән хуҗабикәм батыраеп китте. Радионы көчәйтте. Өстенә ак тастымал япкан әзер табынны ачып җибәрде. Үзе сөйләнә-сөйләнә күрше бүлмәгә кереп китте һәм аннан улы белән пышылдап сөйләшүләре ишетелә башлады: — һаман тормадыңмыни әле син? Кара әле, гел имгәккә әйләндең бит, ходаем. Төне буе ресторандыр-месторандырда йөри дә... Җитә бит инде бу машина синең башкайларыңа... Шуннан тамган тиеннәргә алданып ташлагансыңдыр эшеңне, ә?! — Малайны әйтәм, тормый ята, апасын күрми кала бит, раб- бым...— диде Җәннәт апа аның яныннан чыккач. Җәннәт апа бу сүзләрне инде ничә мәртәбә кабатлагандыр, икенче чынаягымны каплап өстәл яныннан кузгалыйм дигәндә, ниһаять, ишеккә корылган чаршауны ике якка аерып Мотыйгулла килеп чыкты... һәм көтелмәгән бу очрашуга әллә ачуы килеп, әллә читен- сенеп сыек күзләрен читкә борды. — Таныш инде, ни карап торасың,— диде Җәннәт апа, улының җилкәсенә төртеп.— Казандагы журналист апаң шушы бит. — Без таныш инде,— дидем мин көрсенеп кенә,— ялгышмасам, кичә станциядән мин Сезнең машинага утырып кайттым бугай. — Менәтерәк!—диде Җәннәт апа тагын да чәбәләнебрәк,— әйтми дә торалар тагын. Хәер, бер-берегезне танымагансыздыр инде. Ихи-хих-хи. Аңа ышансаң, хак та түләткәндер әле, акчаны бик ярата ул. — Бөтен хикмәт тә шунда, түләтмәде шул,— дидем дә үзалдыма елмаеп куйдым: менә ни өчен эләккән икән миңа теге чактагы гадел шелтә. Шушы апаның гаилә бакчасында сабакка гына котыра торган файдасыз үлән үстерешкәнмен ич...