Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

Оныгыма ни бирим? Йөгерә-көлә уйнарга Тети күлмәк бирим, Балга манып ашарга Татлы икмәк бирим, Кеше булып яшәргә Вөҗданымны бирим, Эшем белән мактаган, Канлы яуда саклаган Ватанымны бирим. 1979 Гармунчы дус истәлегенә И клубта яңгырар җырларың ла, И авылны күмәр моңнарың!.. Тальяныңа картлар таң калды, Күзләреннән мөлдерәп яшь тамды. Унҗидедә син дә солдат булдың, Унсигездә яуда һәлак булдың. Бер медалең кайткан әйләнеп, Сүз булмаган бүтән әллә ни... Авыл гөрли, туган өең имин, Чал башымның бер сагышы — гөл син. Син әле дә онытылмас җырым, Күңелемнән мәңге китмәс моңым. И клубта яңгырар җырларың ла, И авылны күмәр моңнарың!.. Ветеран сүзе Күрмәгәнгә күрсәтмәсен генә! Газаплары яуның булды күп... Ятып калган дуслар истә чакта, Мин батыр, дип уйлау гөнаһ күк. 1979 Кояшлы ДОБЫЛ Ветераннар! Авыраймасын әле, сөрлекмәсен безнең адымнар. Сугышларны Җирдән себереп ташлар кояшлы бер шундый давыл бар — ал байраклы давыл, өндәүләре «Хезмәттәшлек! Дуслык! Иминлек!»» Утка керер чакта без шул хакта Ватанга ант иткән идек бит. Җиңел сулап җибәрсен лә иде Барлык илләр, халык, кавемнәр!.. Тантанасын күреп булмас микән, яшик әле, шундый давыл бар... 1979 Әти белән без икәү Әтием карт чабата тукыган, Көтү көткән, Чәчкән, урган, өен бурап кергән, Сату иткән, Укытучы, ревизор да булган, Агитатор... Пычкы, ышкы, алмазларын әле Шәп уйнатыр! Кушсаң әгәр, өч тәүлектә ясап Бирер сиңа Космик кораб — тик төрт филтәсенә Шырпы гына.. Мин, уңмаган, кадак белән бутыйм Бармак башын. Кая миңа ышкы, пычкы, алмаз, Агач-ташы! Әмма үзем һәрбер яхшы эшне Зурлыйм, сөям — Барсын эшлим... кулымдагы шушы Каләм белән. Хыялбай мин... Хыялбай мин. Кәмитләрем Бер төрле минем һаман. Мещан җанлы астыртынга Яхшы булып алданам. Әүвәл ул да чын ихластан Яхшы булып күренә — Җан атам мин! Ә соңыннан Гарьләнәм дә көенәм. Угырыны җан дус итеп Өйгә алган бәндә мин. Тумыштандыр — гомерем буе Шундый кызык хәлдә мин Бик беләм лә: юк, килешми Явызлыкка яхшылык! Ә гамәлдә өч көн үтми. Кабатлана нәкъ шул ук... 1977 Ерак чикләр аръягында, әллә кайдадыр кемдер йөри — әллә өрәк, әллә шәүләдер.. Абына ул, сөртенә ул чит-ят чатларда. Юл табалмый, кайта алмый туган якларга Сынган, сулган... Исеме калыр шунда адашып... Тик мәңге әрнер ананың йөрәк ярасы. 1970 Мәхәббәтнең ние бар?.. Мәхәббәтнең ние бар? Уены бар, чыны бар. Уенына тиң килер качар-посар юлы бар, вөҗданыңны кыярга пычагы бар, кыны бар, төн йокысыз сыктарга ятиме бар, толы бар ... Тугрысына тиң килер татлы кайнар тыны бар, көн дә җырлап туйгысыз якты моңлы җыры бар, шапылдатып сөяргә кызы бар да улы бар!