Шәйхи Маннур
Совет әдәбияты авыр югалтуга дучар булды — 1980 елның 10 июнендә күренекле татар язучысы, үзенчәлекле художник, бөтен тормышын халыкка һәм үзе аның сафларында 40 елга якын член булып торган Коммунистлар партиясенә илһамлы хезмәт итүгә багышлаган Шәйхи Маннур 76 нчы яшендә вафат булды. Шәйхи Маннур (Маннуров Шәйхи Фәр- хулович) 1905 елның 15 январенда Татарстан АССРның Мамадыш районы, Тулбай авылында крестьян семьясында туа Хезмәт эшчәнлеген ул бик иргә башлый. Себер шахталарында забойщик, металлургия заводында прокатчы, Днепростройда бетончы булып эшли. Совет-партия мәктәбендә укый, ә аннары Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый «Совет әдәби яты» журналының (хәзер «Казан утлары») җаваплы секретаре була Кызыл Армия сафларында хезмәт итә Шәйхи Маннурның беренче шигырьләре 1923 елда күренә башлый Шул вакыттан бирле ул 46 китап чыгара. Бу китапларда 1917 елгы революцион вакыйгалар, илебездәге гигант үзгәртеп корулар, совет кешеләренең героик хезмәте, аларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары ачык чагылдырыла. Бөек Ватан сугышы чорында Ш. Маннур «Сугышчан чакыру», «Алга, дошман өс- тенә», «Ватан намусы өчен» дигән фронт газеталары корреспонденты булып зшли Газета битләрендә совет сугышчыларының батырлыгы турында шигырьләрен, хикәя һәм очеркларын бастыра. Сугыштан соңгы елларда язучының таланты яңа көч белән ачыла. Ул «Җир-әнкә- нең сылу кызы» дигән шигъри романын иҗат итә, анда Татарстанда беренче булып нефть табучыларның фидакарь хезмәте гәүдәләнә Муса Җәлил турындагы роман аның иҗатында аерым бер этап булып тора. Ш. Маннур рус әдәбиятын пропагандалауга зур игътибар бирде Ул «Игорь полкы турында җырпны, А. Пушкин, И. Крылов, М Лермонтов. С Михалков һәм башка язучыларның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте Ш. Маннурның хезмәтләрен югары бәяләделәр. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы. Хальжлар Дуслыгы. Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнде Шәйхи Маннур гомеренең соңгы көненә кадәр «Казан утлары» журналының ред «оллегиясе члены, коллективның якын дусты, киңәшчесе ярдәмчесе иде Күренекле язучы. Совет Ватанының патриоты Ш Маннурның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр