ШАГЫЙРЬНЕҢ ГОМЕР ЙОМГАГЫ
Җыеп караганда алай бик зур Тесле түгел гомрем йомгагы; Сүтеп карагайда чак күренә Аның бер ягыннан бер ягы. Татар һәм башкорт халкының уртак язучысы, күренекле прозаик һәм шагыйрь Мәҗит Гафури үзенең тормыш юлы турында әнә шулай язды. Галимнәр арасында М. Гафури татар язучысымы әллә башкорт язучысымы дип бәхәсләшергә яратучылар бар. Мондый бәхәснең урынсыз һәм кирәксез икәнен исбат итеп торуга ихтыяҗ юк шикелле. Әмма бу .бәхәснең төбендә бик зур һәм әһәмиятле бер мәгънә ята: -безнеке» дип, гадәттә, кыйммәтле, яхшы кеше турында сүз көрәштерәләр. Антик заманнан ук моңа мисал бар: сукыр Гомер бездә туган дип җиде шәһәр дәгъва кылган. Бу бәхәс әле дә хәл ителмәгән. Талантсыз булса Гомер өчен бәхәсләшеп тормаслар иде... Шагыйрьнең гомер йомгагы. Бу йомгак нинди җепләрдән җыйналды икән соң? Моны сүтеп, тикшереп карау кызыксыз булмас кебек. Ул 1880 елның августында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Нургали хәлфәнең тормышы шактый авыр була. «Тәрҗеман халемнән өземтәләр» дигән язмасында Гафури үзе бу турыда болай яза: «Ул вакытларда безнең гаилә тормышы бик авыр һәм өс-башларыбыз сәләмә булуын әле дә исемдә саклыйм. Безнең өйдә арыш икмәге бик ка- десле санала, чәй урынына күп вакыт юкә чәчәге яки мәтрүшкә эчелә, җәй көннәре итле аш урынына арыш чумары салган балтырган үрәсе ашала, аның да катыгы иркен тормышлы кешеләрдән алынган була иде. Шуларны искә алсам, хәзерге көндә анкета язганда: «Мин ярлы крестьян баласы...» дип язсам, хаклыдырмын төсле булам...» Язучының иҗат биографиясенә аның туган ягы, туган туфрагының йогынтысы — бәхәссез. Кырлай урманы Тукайга, Рязань каеннары, Ока буендагы печән кибәннәре Сергей Есенинга нинди илһам биргән булса. М. Гафурига да Агыйдел һәм Җилем елгалары тирәсендәге сихри табигать балачактан ук поэтик азык биргәннәр. Уралның ерактан күренгән чал кыялары, кыя өсләреннән күккә мәһабәт күтәрелгән бөркетләр, бөдрә куаклар белән чигелгән иксез-чиксез болыннар, әкияттәге серлелеккә ия булган тау куышлары Җилем-Каран авылында туган малайның рухи дөньясына зур тәэсир ясаганнар, сизгер күңелле уйчан малайда акрынлап туган ягына һәм хезмәт кешесенә гашыйк булган шагыйрь өлгереп килгән. Ярлы авыл хәлфәсе улы Мәҗитнең хыялында үз якларының гаҗәеп иркен болыннары, сулары, галибанә табигать матурлыгы белән берлектә халыкның тирән, чал тарихына таба юл сузыла — шундый гүзәл табигать шартларында яшьтән ата-бабаларының борынгы тарихын күз алдына китерү теләге туа. М. Гафури эшчеләр дөньясы белән бик яшьли таныша. Мәдрәсәләрдә белем күтәрү белән беррәттән, ул сезонлы эшләрдә катнаша. Унсигез яшенә җиткәндә ул инде «Лабашты», «Зигәзи», «Француз» кебек Урал заводларында эшләп зур мәктәп узган егет була. 1898 елда М. Гафури шул чор өчен мәшһүр Троицк мәдрәсәсенә укырга килә. Анда кышын хәллерәк шәкертләргә хезмәт күрсәтеп, җәен алтын приис- каларында, разведкада, казакъ һәм рус байларының хуҗалыкларында. тире фабрикаларында эшли. Троицк мәдрәсәсендә укыганда Гафури зур тормыш мәктәбе уза: җәйләрен ул, казакъкыргыз даласына чыгып, бай балаларын укытып йөри. Шул ук елларда язучылык эшенә дә ныклап керешә. «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» хикәясе һәм «Себер тимер юлы» дигән шигыре әнә шул чорда языла. Дөрес, аның бу чорда язылган әсәрләрендә мәгърифәтчелек чикләнгәнлеге үзен бик нык сиздерә. Гафури мәгърифәтнең алга китүе, культураның үсүе белән генә дә кешеләрне бәхетле итәргә мөмкин дип уйлый әле. Дөньяны инде байтак гизгән Гафу- риның суфичылык белән сугарылган Троицк мәдрәсәсеннән күңеле кайта. 1905 елның август аенда ул Иж-Буби мәдрәсәсенә килә, әмма андагы гомуми атмосфераны ошатмыйча (бай балалары күл М8ҺДИВВ ф ШАГЫЙРЬНЕҢ ГОМЕР ЙОМГАГЫ була) Казанга юл тота. Гафуриның «Мөхәммәдия°дә укыган чоры Казанда революциянең күтәрелгән көннәренә туры килә. Шәкертләр күтәрелү дулкыны, уяну хәрәкәте шагыйрьгә көчле тәэсир ясый һәм ул «Яшь гомерем» исемле шигырь мәҗмугасын тәмамлый. Иҗтимагый-политик тормыштагы һәрбер яңалык бу көннәрдә аңа зур тәэсир ясый. Патшадан ниндидер льготалар көтү һәм 17 октябрь манифестына ышану кебек конституцион иллюзияләрдән ул тиз арына. Шагыйрь революцион кәS S л> X ф S рәшне яклау, дәвам итү, алга таба үстерү позициясенә баса. Аның самодержавие режимына карата мөнәсәбәте «1906 елдан 1907 елга васыять», «Җиденче елның җавабы» шигырьләрендә аеруча ачык чагылган. Бу шигырьләрнең аерым юлларын укып шагыйрьнең кыюлыгына хәйран каласың. Шагыйрьгә мондый кыюлык һәм политик зирәклек каян килгән! Әле күптәнмени, Гафури татар әдәбиятында урын алган дистәләгән үгет-нәсихәтче язучыларның иң беренчесе, иң күренеклесе иде, әле күптәнмени, Гафури татар милләтенең артталыгын халыкның грамотасыз булуыннан һәм халыкның ачлык-ялангачлыгын аның һөнәрсез, культурасызлыгыннан күрә иде. Ә хәзер... 1906 ел менә ниләр әйтә: Искә алдык гаҗиз булган бик күп ачны. Киемнән мәхрүм булган ялангачны, Бер елда ушбу эшләр аз тугелдер. Җиңел тугел тиз аудару зур агачны. Әйе, «агач», чыннан да, зур иде, Романовлар династиясе халык канын эчел, 300 ел буена тәхеттә башбаштаклык итте һәм 1907 ел узган 1906 елга болай дип җавап бирә: Сарыф кылдың яхшы юлда бик куп кечне. Моннан соң тапшырдыгыз безгә эшне. Үзегезгә бик мәгълүм зур «кеше»гә Хәл кадәре батырырбыз үткен тешне. Шагыйрьнең башына килеп тә карамагандыр, нәкъ дүрт ел үткәч, бу шигырьләр белән жандармерия офицерлары, чиновниклар, цензорлар, губернатор камце- ляриясе, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр шөгыльләнәчәк. Бу шигырьләр турындагы язмалар белән жандармерия канцеляриясендәге папкалар тулачак, бер оешмадан икенче оешмага кәгазь ташып яшерен почта йөртүчеләр аяктан калачак... 1911 елның 11 февралендә жандармерия Уфадагы «Шәрык матбагасы»нда кинәт кереп тентү уздыра. Тентүне алып барган жандарм офицеры протокол төзегәндә «Чын азатлык кайчан булыр?», «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!», «Халык акчалары кая җыела һәм нәрсәгә тотыла?», Г. Тукай шигырьләренең 4 нче дәфтәре һәм М. Гафуриның «Яшь гомерем» дигән әсәрләрен «аеруча хәтәр китаплар» дип билгели. М Гафуриның Язучылар союзы членлыгы таныклыгы. Аңа А. М.' Горький үзе кул куйган. Әнә шулай итеп, жандармерия чиновниклары каршында «аеруча хәтәр» бер шәхес— Мәҗит Гафури барлыкка килә. 1911 елның 28 апрелендә Сарапул ротмистры Будагоски Әгерҗе авылы укытучысы Котдус Габдрахмановның (бүген без белгән Советлар Союзы Герое, диңгезче Асаф Габдрахмановның әтисе) өендә тентү уздырып, аның көндәлек дәфтәрләрен протоколга кертә. Ул дәфтәрләргә арест салуның бердәнбер сәбәбе — аларда М. Гафури шигырьләре бар икән. Чиновниклар К. Габдрахманов дәфтәрләрен бик җентекләп өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак, протоколга М. Гафури шигырьләре теркәлә. Жандармерия бигрәк тә М. Гафуриның «Алмашыну» һәм «Вакыт җитте» шигырьләренә игътибар юнәлтә. «Алмашыну» шигырендәге «Ясадылар кулны аяк, аякны кул» дигән сүзләр тикшерүчеләргә аеруча хәтәр булып тоела. Уфадагы «Шәрык матбагасы» патша хөкүмәте алдында шактый кыен хәлдә кала. 1911 елда анда М. Гафуриның «Милли шигырьләр» дигән җыентыгының дүртенче басмасы чыга. Ул вакыттагы тәртип нигезендә, китапны сатуга озатканчы, Казандагы матбугат эшләре буенча Вакытлы комитетка җибәрергә тиеш булалар. Заказлар бик күп булудан файдаланып, барыбер рөхсәт килер әле дип уйлыйлар да, рөхсәт язуы килгәнче үк китапның тиражын Казан, Оренбург, Орск, Троицк кибетләренә озата торалар. Әмма китапка рөхсәт килмәгән, һәм властьлар аны конфискацияләргә карар биргәннәр. Китапның тиражын кире җыеп алалар һәм матбага штрафка тартыла. Гафури үзе исә полиция участогына чакыртыла һәм Уфадан чыгып китмәскә имза бирә. Шулай, полиция күзәтүе астында тормыш башлана... Әмма бу тентүләр, судлар, күзәтүләр Гафурины каушатмый. Аның халык язмышы, ил язмышы турында уйланулары бу чорда тагы да тирәнәя. Балачактан ук хәтергә уелып калган тәэсирләр аны халыкның, илнең тарихына эчкәрәк керергә чакыралар. Шуның иң матур нәтиҗәсе буларак «Агыйдел буенда» («Хан кызы Алтынчәч») дигән искиткеч легенда языла. «Бер бите ай, бер бите көн кебек» сылу кыз Алтынчәч үзен алырга килгән «җәенке битле Җаек буе яубасарына» барырга риза булмый гына түгел, ә туган җирен саклау ниятендә, кулына корал тотып, дошманга каршы чыга. Җаек аръягыннан килгән дошман гаскәре Алтынчәчнең туган җирен таптый, Алтынчәч, кулы яраланып, тау куышына чигенә һәм шунда кача. Шуннан соң Алтынчәчнең язмышы мәгълүм түгел. Тик менә аның җәйге матур көннәрдә. шул тау тишегеннән чыгып, теге тау киртләченә утырганын күргән кешеләр бар. Ул, шунда чыгып, үзенең аякларына төшеп торган озын чәчләренә күмелеп, учына таянып, бик моңаеп тугайга таба карап таң атканчы утыра, ди. Ул борын заманда бик еш күренгән, инде бу көннәрдә аны күргән кеше ишетелми. Тик безнең карт әти кич белән монда кунган вакытта үзенең Алтынчәчне күргәнен, матурлыгына исе китеп карап торганын сөйли торган иде» Мәҗит Гафуриның «гомер йомгагы» — ул «иҗат йомгагы». Әйе, гомер буе. бер көн калмыйча, ару-талуны белмичә тудырган иҗат йомгагы. Ул иҗат йомгагына үз Ватанын, үз халкын сөйгән, кулына корал алып дошманга каршы чыккан гүзәл кыз Алтынчәч очраклы рәвештә килеп кермәгән. Алтынчәч образы тормышның үзеннән, тарихтан. Тарих бу легенда туганнан бирле Жанна д'Арк, Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкина кебек кызларын күп тудырды... Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул — Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы. Гомер йомгагы тагын ниләрдән тора соң? 1912 елның җәендә, казакъ даласына дәваланырга барышлый. Тукай Уфага туктала. Ике шагыйрьнең очрашуы шунда була. Авырлык, авыру, патша Россиясендәге намуслы интеллигенция кичергән хәлләр белән кыйналган ике шагыйрь. Бу очрашу турында тарих безгә бик аз мәгълүмат саклап калдырган. Тукай үзе бу очрашу турында болай искә ала: «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек. Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мөсахәбәмеэ күп вакыт күзләр аркылы гына кыйлына иде. Читтән безне караган кеше, икемезие әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә җылаудан туктаган балаларга охшатыр иде. Нишлик соң? Шаярыр идек — әле генә язмыш ханым кыйнаган, җылар идек — әле күздән яшемез дә кипкән. Русиядә хәзер уйнаган җилләр вә Русия һавасы безнең бөтен коллегаларымызны шул халәте рухиягә китергән» *. Әйе. «хөкүмәт тынычлыгын бозучы шагыйрьләрне әле генә «язмыш ханым кыйнаган» чор иде бу.. Татар әдәбиятында Октябрьга кадәрге крестьян, һөнәрчеләр тормышының бәхетсез, караңгы чынбарлыгын чагылдырган хикәя-повесть, шигырьләр байтак. Әмма бу темага язылган әсәрләр арасында М. Гафуриның хикәя һәм повестьлары аерым урын алып тора. ...Дөнья әдәбиятында катлаулы язмышлы Кнут Гамсун дигән бер язучы яшәгән. Гамсунның чит илдән салкын якка килеп урнашкан бер рәссам турында язган «Кояш улы» исемле хикәясе бар. Кырыс климатлы бу илдә рәссам — кояшлы ил улы — берөзлексез туңа, урамда салкын, бүлмәдә салкын — аның җаны өши, рухы туңа. Гамсунның бу хикәясен укыганда урамдагы эссе кояшлы көнне дә, бүлмә җылысын да онытасың, кояш та, йомшак җылы җил дә, барысы да чын түгелдер кебек тоела — кыскасы, үзең дә туңа башлыйсың. Кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтне тасвирлауда хикәянең көче әнә шулай сизелә. М. Гафуриның «Ярлылар яки өйдәш хатын» исемле әсәре нәкъ шундый психологик корылмага ия Бер дә икеләнмичә әйтергә мөмкин, «Ярлылар яки өйдәш хатын» әсәре фәкыйрьләрне тасвирлау ягыннан Европа һәм бөтендөнья әдәбияты югарылыгында язылган. Әсәр гаҗәп эзлекле, төгәл һәм ышандыргыч. Монда без Виктор Гюгога хас сабырлык һәм эзлек- лелекне, тормыш шыксыэлЫгын тасвирлауда хәзерге заман япон язучысы Кобо 1 Тукай Әсәрләр. 4 том. 1977. 199 бит Тукайның бу сүзләре хакында әдәбиятта төрле фикер яши Соңгы басманы тезүчеләр «Яшебез дә кипкән» сүзен, «елап яшебез калмаг.г ■ чәггн.-.ендә аңларга тәкъдим итәләр Безгә калса бу - типография хатасы Ихтимал, сәламәтлеге бик нык какшаган Тукай бу әсәрнең корректурасын үзе укый алмагандыр Дөресе — «Әт күздәй »ше- мез дә кипмәгән» булырга тиеш — М М МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ф ЩАГЫИРЬНЕҢ ГОМЕР ЙОМГАГЫ Абэга хас чыдамлылыкны, фәкыйрьлекнең төбенә төшкән кеше рухын сурәтләүдә ОТенрига хас осталыкны күрәбез. Менә көнлекме Шәриф һәм аның хатыны Бәдри, алардан да бәхетсезрәк Җәмилә... Боларны кешелек сыйфатлары гына түгел, ә актык чигенә җиткән фәкыйрьлек тә берләштерә. Беренче карашка болар — хәерчелекнең иң төбенә төшеп Җиткән бәхетсезләр — бөтен төрле кешелек сыйфатларын югалтырга тиешләр иде. В. Гюго әнә шулай ди бит: «Фәкыйрьлекнең мәгълүм бер баскычында хәерче кеше шулкадәр томаналана, ул инде үзенең газапларыннан зарланмый һәм яхшылык эшләгәннәргә рәхмәт әйтми башлый». Әмма М. Гафуриның ярлылары өметсез фәкыйрьлек, ачлык, салкын тырнагы астында бер-берсенә тагын да якынрак килеп сыенырга, тормыш итәргә үзләрендә көч табалар. Әнә шул өметсез, нурсыз хәятта да аларда матур сыйфатлар калкып чыга: ярлылар шатлана беләләр! Очраклы рәвештә килеп кергән 15 тиен акчага ризык алып алар бәйрәмчә табын хәзерли, куана, шөкер итә, өметләнә беләләр. Америка язучысы ОТенриның бер җөмләсе искә төшә: «Ярлы кеше үзенең ертык жилетының чабуына әллә кайчан төшеп югалган чирек долларын тапканда яшәү шатлыгына шундый тирән итеп чума — мондый тирәнлеккә бер миллионер да ирешә алмый». Фәкыйрьләрдәге иң гади кешелек сыйфатларына контраст итеп, Гафури байлардагы күңел тупаслыгын, кешелексезлекне бирә. Киемсез, ризыксыз, ирсез калган ярлы хатын Җәмиләне бай хатыны өеннән куып чыгара. «Ярлылар яки өйдәш хатын» повесте үзенең мәгънәсе белән әле дә заманча. Повесть җир шарының почмакларында әле дә яшәп килгән фәкыйрьлек, ачлык афәтенең корбаннарын яклау булып яңгырый, социаль тигезсезлекне гаепли. Бу повесть гуманлы бөек мәгънәгә ия, үзенең идеяэстетик йөге белән ул бер татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да уртак хәзинәсе. Беренче империалистик сугышта күренекле татар язучыларыннан берәү дә катнашмаган. Алар барысы да диярлек — салкын, тузанлы мәдрәсәләрдә унар ел белем алып, кайберләре типографияләрдә кургаш тузанын йотып чир алган кешеләр—армия хезмәтеннән азат ителгәннәр. Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Г. Ко- ләхметов һ. б. — барысы да авыру булган. М. Гафури да шулай тылда калган. Хәрби-патриотик рухның беренче дулкыны интеллигенциянең төрле катлавына төрлечә тәэсир ясый. Патша хөкүмәтенең ватанны сакларга чакыруына чын күңелдән ышанып, хәрбипатриотик ялкын белән дөрләп алучылар да була. Ике юл чатында туктап, кулдагы каләмне куеп торучылар, аптырап калучылар да була. Әмма барысы да сизенә: зур вакыйгаларның башы бу. М. Гафури халыкара хәлләрнең, Россия эчендәге вакыйгаларның барышын зур игътибар белән күзәтә. Интуитив рәвештә ул бер нәрсәне сизә: 1906 елда ауда- рылмый калган «зур агач» тиздән аварга, самодержавие властена чик куелырга тиеш. ...Безнең гасырның унынчы елларында шигырь язучылар арасыннан чын шагыйрьләрне аерып алырга омтылу модага кергән булган. Кайбер газета, журналлар шул чорның иң күренекле өч шагыйрен, биш шагыйрен атап күрсәтегез, дип анкеталар да таратканнар. Бу исемлеккә керер өчен тырышып чаралар күрүче шагыйрьләр дә булган. Күпчелек, беренче чиратта, әлбәттә, Тукай исемен атаган, Әмма икенче урынны билгеләү кыенрак булган. Тукайдан соң кемне телгә алырга? Рәмиевне- ме, Гафурины, Думавины, Дәрдмәнднеме? Беренче өчлеккә керү турында Зариф Бәшири дә хыялланган. Анкеталарда Гафурины беренче чиратта атаучылар да була. Бу — кызыклы күренеш, чөнки поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да бәхәс астына алынмады. М. Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдмәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ың- М Гафури ял иткәндә «_ п гырашуы Беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда, Га- X фурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачпны аударырга чакыруга кадәр үсте. † Менә бу яктан — политик вакыйгаларга дөрес бәя бирү, кыйбла табу ягыннан кара- х ганда — Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән ® чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач та нәкъ шулай була. 1913 ел — татар әдәбиятында — торгынлык елы. Ф. Әмирхан моны нәкъ шулай, «уңышсызлык» елы дип атады. Тукай юклыгы сизелә. Г. Коләхметов, Г. Камал авыру. Г. Ибраһимов Казаннан читтә, зур әсәргә керешкән. Ф. Әмирхан үзе дә бу елда аз яза. Әдәбиятта тынлык. 1914 ел августында Россиянең көнбатыш чикләрендә ярылган герман снарядлары бу тынлыкка чик куя. Моны ничек бәяләргә? Ватанны тышкы дошманнан сакларга чакыру темасы әдәбиятны, публицистиканы басып китә. Күпләр патша хәзрәтләрен, анабыз Ватанны сакларга, Ватан өчен шәһит китәргә өндиләр. Әнә шундый әдәби ташкын эченнән М. Гафури авазы ишетелә. Шагыйрь сугыш афәтен бөтенләй көтмәгән яктан килеп тикшерә: ул аллага мөрәҗәгать итә. Татар әдәбиятында антимилитаристик пропаганданы ул алланың үзен шик астына алудан башлый. Юктырсың ла, алла! Әгәр булсаң. Сабыр итмәс идең бү эшкә. Бөтен кодрәтеңне баглап куймас Идең җирдә алтын-комешкә. Бәндәләрең булды чын бәхетсез, Диннәрең дә файда бирмәде, Тәгълиматың ошбу көнгә чаклы Сәгадәткә 1 ирештермәде. † Сәгадәт — бәхет. I3S Кодрәтең там 1 булса, бер фәрманың Җитмәс идеме соң тыярга! Чын-чын татулыкны, мәхәббәтне Мәңге урнаштырып куярга!» Алланың кодрәте мәсьәләсе татар поэзиясендә беренче мәртәбә әнә шулай шик астына алынды. Монда без Гафуриның дөньяга һәм идея-эстетик карашларында эзлеклелек курәбез. Канкойгыч сугыш фонында ул кайгы-хәсрәт темасына күчә: тол калган миллион хатыннар исеменнән «сугышта хәбәрсез югалган туганга» мөрәҗәгать итеп шигырь яза. Бу шигырь юлларында бөтен дөньяның ятим солдат аналары, тол солдат хатыннары сөйли. М. Гафури бөтендөнья кайгысы белән кайгыра, бөтен- кешелек күз яше белән елый белә иде. Әнә шул бөтенкешелек җәмгыятенең күз яшьләрен күрү аны эзлекле, интуитив рәвештә сугышның империалистик характерын аңлауга кадәр китереп җиткерә — татар шагыйрьләре арасында беренче чиратта сугышның бу сыйфатын М. Гафури аңлый. Шагыйрь үзенең гуманизмы нәтиҗәсе буларак сугышка мөнәсәбәттә нәкъ менә большевиклар позициясенә табигый-стихияле рәвештә килеп чыга. «Империалистлар сугышы корбаннарына» багышлап Гафури 1915 елда — большевиклар сугыш турында резолюция кабул иткәнгә бер ел тулгач— идея ягыннан көчле, тирән мәгънәле «Ул кем?» шигырен яза. РСДРП Үзәк Комитетының сугышка карата кабул иткән Манифестын хәтерлик: анда сугыш чорындагы бик күп бурычлар белән беррәттән сугышучы илләрнең солдатлары арасында туганлашу кирәклеге турында да әйтелә. Швейцариядә В. И. Ленин җитәкчелегендә большевиклар тарафыннан эшләнгән бу документның бер пункты Гафури шигыре аркылы 1917 елда караңгы, ятим татар авылларына килеп җитә. Син кемне үтердең? — дип мөрәҗәгать итә ул солдатка.— Үз туганыңны үтердең. Син бит эшнең асылын аңламыйча үтердең. Сезнең берәр бүләр нәрсәгез бар идеме? Сезнең бит ирегегезне буып шулай берберегезне үтерергә куштылар. Сез бит бер-берегезне бөтенләй белми идегез, син — шәрыктән, ул гарептан килде. Мин сорыйм синнән хәзер: үтереп үч кандымы! Син аны чәнчеп үтергәч, дөнья бик киң калдымы! Син шулай коллыкта йөрсәң, дөнья киң булмас сиңа, Барча эшләрдән элек баш бул, туган, үз иркеңә. Үз кулыңда саклый алсаң син әгәр хөрриятең, Бер дә чәнечми дә сыярсың: дөнья киң бит, дөнья киң. Гафури сугышның мәгънәсез үлем икәнлеген әнә шулай, гап-гади итеп, крестьянча аңлатты. Мондый фикергә килгәнче татар шагыйре, ихтимал, күп уйланулар, эзләнүләр кичергәндер. Моннан соң инде Гафури вакыйгалар эзеннән атлый. Февраль революциясендә монархияне бәреп төшерү вакыйгасын ул шатланып каршы ала («Хөррият иртәсе»). Дөрес, шигырен әле ул «Яшәсен чын хөррият!» дигән җөмлә белән тәмамлый. Ихтимал, самодержавиене бәреп төшерүне баштарак шагыйрь «чын хөррият» дип кабул иткәндер. Шундый ук аваз аның «Азатлык хөрмәтенә» дигән шигырендә дә сизелә. Ләкин бу очракта Гафури —1917 ел җәенең катлаулы политик атмосферасында да — үзенең кыйбласын тиз таба. Вакытлы хөкүмәтнең сугышны дәвам итү политикасы халыкка нинди «хөррият» әзерләгәнен төшенеп алгач, ул поэзиядә турыдан- туры сугышка каршы пропаганда башлый. «Бетсен сугыш!», «Хөррияткә каршы торучыларга» кебек шигырьләрендә Гафури канкойгыч сугышны туктатырга кыю рәвештә өнди, чакыра. Әмма шагыйрьне пацефист булган дип уйларга нигез юк: Корнилов фетнәсе мөнәсәбәте белән язылган «Аждаһа» шигырендә ул хезмәт халкын, кулына корал алып, үз иреге өчен сугышка чыгарга өнди. Канлы байракларны тәкрар кулга алыйк,— Ул явыз дошманга каршы кузгалыйк. Хөррият җырларыны җырлап барыйк,— Әһле хөррият, тагын кузгалыгыз!.. Баш күтәрмәкче була дошманыгыз... М. Гафуриның «Кызыл байрак» шигыре татар поэзиясе фондына асылташлардан берсе булып кереп калды. Бу шигырь береиче тапкыр патшасыз уздырылган Май демонстрациясе тәэсире белән язылган. Гафури монда эшчеләр сыйныфының кара көчләргә каршы көрәше символы булган Кызыл байракка гимн җырлый. Бары тик шул Кызыл байракта гына чын хакыйкать, чын ышаныч. Әнә шуңа күрә ул башка һәммә байрактан югары күтәрелгән: Әй, Кызыл байрак, Нур бир җиһанга!.. Әйдә, эшчеләр, Алга вә алга!.. М. Гафури әнә шулай — империалистик сугышны кире кагудан эшчеләрнең революцион көрәшен яклау позициясенә килеп чыкты. Октябрь революциясен ул әнә шуңа күрә тарихи барышның табигый бер финалы буларак шатланып кабул итте. « а * * X =1 Бөек Октябрь социалистик революциясе Мәҗит Гафуриның иҗат чишмәләре ~ өчен искиткеч зур мөмкинлекләр тудыра. Ул, киң колач алып, проза, поэзия, публи- т. цистика жанрларына кереп чума, бераздан үзен драматургиядә сынап карый. ь Аның Октябрьдан соң язган күренекле әсәрләреннән берсе — «Тормыш басп кычлары» повесте. Гафури, гомумән, үз әсәрләренә бик гади исемнәр куя: «Ярлылар яки өйдәш о хатын», «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» һ. б. «Тормыш баскычлары» да шулай— * туры мәгънәгә ия. Бу системадан, ихтимал, «Кара йөзләр» исеме генә бераз аеры- j лып торадыр. Әгәр әдәби әсәр үзенең күтәргән мәсьәләләре буенча (гәрчә ул милли характерлар, милли бизәкләр белән эш итсә дә) теләсә кайсы милләт укучысының күңеленә тәэсир итәрлек икән, әгәр язучы милли характер, милли көнкүреш аркылы гомумкешелек проблемалары күтәрә икән — мондый әсәр теләсә кайсы телдә дә яңгырамыйча кала алмый. М. Гафуриның «Тормыш баскычлары» дигән повесте белән шулай булды. Рус укучысы «Мәҗит Гафури» диюгә, беренче чиратта, аның «Тормыш баскычлары» дигән повестен телгә ала. Әле күптән түгел генә мәдрәсәнең юаш шәкерте булган Вахит исемле татар егетенең тормыш баскычлары... Мәдрәсәдә вакытта хәлфәләр аңа бик күп тапкыр изге сугыш-газавап турында сөйләгәннәр. Вахитка егерме яшь тулганда хәзрәт аңа дәрестән «Китабелҗиһад» укыта башлый. Хәзрәт егетләрнең канын тәмам кыздыра: — Кяферләр сугыш башласалар, билләһи, башлап үзем китәм! Бу көннән бик шәл чукмар әзерләп куярга кирәк әле, алай-болай була калса, прәме бер-ике кяфернең башын ярып чукындырам! — дип гайрәтләнә Вахит. Әмма озак та үтми, Вахит наборга эләгә. «Кяфер»-рус егетләре белән бергә ул хәрби комиссия уза, шулар белән бергә армиягә алына. Ә бит болар кяфер! Аларга каршы сугышасымыни инде? Алай дисәң, «кара чикмәнле, ыштырлы рус егетләре» үзләре дә солдатка теләп бармыйлар. Солдатка киткәндә дә хәзрәт аларны: _ Падишаһ хәзрәтләренә яхшы хезмәт итегез, аның олуг түрәләренә итагатьчел булыгыз,— дип озатып кала. Менә сиңа мәдрәсә китабы, менә — тормыш! Вахитның күзе армия хезмәтендә тагы да ачыла. Политик эшчәнлек алып барган өчен хәрби трибунал тарафыннан суд ясалып оч солдатны строй алдында үлем җәзасына тарталар. Кяферне кяфер атып утере. Вахитның рухында бетен бер борылыш ясала. «Монда кяферлек тә. мөселманлык та юк», дип уйлап куя Вахит шул чакта. Бу инде— Вахит тормышындагы әһәмиятле баскычларның берсе. «Шушы вакыйгадан соң Вахит руслар белән мөселманнар дип бүленүнең урынсыз икәнен, болар арасында байлар һәм алар яклы кешеләр булып, тагын бер төрле халыкның аларга каршы көрәшүен ишетә һәм күрә башлады». Тыныч табигатьле, тыйнак авыл егетендә акрынлык белән генә революционер өлгерә башлый. Әмма аның рухында, гамәлендә бу үзгәрешләр күп баскычлар аркылы ясала. М. Гафуриның реализм көче, әдәби осталыгы да әнә шунда — бер Вахиттан икенче Вахит ясауның эзлеклелөген тормышчан итеп бирә белүдә. Вахит — крестьян улы, мәдрәсә шәкерте. Дини уку йортында тәрбия алган бу егет интернационализмнан бик ерак, хәрби, социаль-политик мәсьәләләрдән бик читтә була. Шуңа күрә повестьта без аның революционлаша баруын гамәлдә түгел, ә уйфикерләрендә күрәбез. Теге шомлы төндә атарга кушалар икән, туры карап атмаска, пу татар хезмәт ияләренең киләчәккә текәлгән карашлары... М. Гафуриның Октябрьдан соңгы иҗатында «Кара йөзләр» повесте аерым бер урын алып тора. Идеяэстетик йөге ягыннан, ихтимал, бу әсәр иң тирән фәлсәфи уйлануларны таләп итә торган әсәрдер. Повесть милли үзенчәлеккә корылган. Хәер, бу әсәрдә дә без Н. Лесков, А. Н. Островский, Г. Успенский, В. Г. Короленко, М. Горький әсәрләрендә чагылыш тапкан патша Россиясендәге башбаштаклык, кыргыйлыкны күрәбез. Бу яктан килгәндә «Кара йөзләр» повесте шулай ук гомуми әдәбиятның бер кисәге. Сюжетның милли үзенчәлеге исә шуннан гыйбарәт: татарлар яшәгән төбәкләрнең бик караңгы почмакларында »уйнаш»та тотылган егет белән кызны яки ир белән хатынны, битләрен корымга буяп, урам йөртү гадәте булган. Моның бөтенесе шәригатькә нигезләнеп эшләнгән. Чөнки шәригать уйнашта тотылган хатын-кызны муеныннан җиргә күмеп, таш ыргытып, үтерергә рөхсәт иткән. Шәригатьнең мондый кыргый законы белән файдаланучылар булгандырмы-юктырмы, тарихта андый истәлекләр калмаган. Әмма йөзләренә кара ягып урамда йөртүләр булган. Башта ук кисәтеп куйыйк: М. Гафу- фуриның бу повестена биргән искәрмәсеннән чыгып («Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе») һәр очрашкан егет-кызның йөзләренә кара ягып урам йөртү татарлар арасында массовый күренеш булган икән дип аңланмасын. Юк, үз хезмәте белән көн күрүче крестьян яшьләре бергә кырда, ындырда эшләгәннәр, өмәләрдә, аулак өйләрдә очрашканнар, сөешкәннәр, хәреф белгәннәре мәхәббәт хатлары язган, кавышканнар, тормыш иткәннәр. Әгәр инде Гафури үзенең Галимәсен «иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе» дип атый икән, моны киңрәк аңларга кирәк: патша Россиясендә татар хатыны шундый хурлыклы, газаплы язмышка дучар ителгән иде ки, корбаннар, чыннан да. миллионнар белән исәпләрлек. M0QD OJAFURlNbbj SAJLANMA 0S9RL9RE M. Гафуриның беренче сайланма әсәрләренең титул бите. Казан. 1932. Вахит болай уйлый: «Безгә боларны ляны аскарак яки өскәрәк җибәреп, тигезми калдырырга...» Ә инде эшчеләр демонстрациясен таратырга приказ алгач, Вахит конкрет эшкә күчә: бер яралы эшченең баш очында ялтыраган кылычны ул штыгы белән этәрә, эшченең гомерен саклап кала. Монысы — Вахит тормышында яңа, тагын да югары баскыч. Крестьян егете ‘Вахитның тормыш баскычлары әнә шундый. М. Гафуриның бу повесте театр, кино һәм телевидение уңайлы һәм отышлы материал. Сәнгать кешеләре киләчәктә, белән кызыксыначаклар, чөнки монда татар халкының үткәне. сәнгате өчен искиткеч һичшиксез, бу повесть рухи тарихы, монда — «Кара йөзләр» повесте үзенең сюжет төзелеше буенча «Тормыш баскычлары» повесте белән охшаш- Мондый нәтиҗә беренче карашка сәеррәк тә яңгырарга мөмкин: «Тормыш баскычла- » ры»нда бит солдат язмышы, солдат тормышы; «Кара йөзләрпдә исә вакыйга ~ караңгы татар авылында бара һәм авыл- — ның иң матур кызы Галимәнең имгәтел- о гән тормышы тасвирлана. Ләкин бу әсәрЕ нең нигезенә алынган материаллар аер- а масы гына. Авторның идеясе, тенден- s циясе исә һәр ике әсәр өчен дә уртак: _ Гафури һәр ике повестенда да үз ге- Ы ройларының кадими мәдрәсәдә башла- £ рына төягән чүп-чардан эзлекле рәвеш- ■= тә азат булуларын сурәтли. Беренче — очракта — Вахит шәкерт. Икенче очрак- = та исә, Гали шәкерт — шулай ук иске мәдрәсә җимеше — үзе ихтирам иткән хәзрәтләр, хәлфәләрнең аның сөекле ® апасы Галимәне ничек пычратуларын, s имгәтүләрен күреп айный башлый, күз алдында булып үткән трагедия аның гына түгел, Галимәнең әти-әнисенең һәм Й башкаларның да күзен ача. н Кара йөзләр — битенә корым ягыл- 2 ган Закир белән Галимә түгел, кара йөз- f ләр — бөтен мәхәлләнең рухи атасы — о күңелле хәлфәләр, кыргый инстинктлары 3 дан мужикләр, куштаннар. g утызынчы еллар иҗатында иске тормышка яңа, азат тормышны контраст итеп алу, чагыштыру иң яраткан алымы булды. Үзенең бөтен иҗаты белән Гафури Октябрь казанышларын сакларга, моның өчен берөзлексез хезмәт итәргә чакырды. Үзе исә азат тормыш шатлыгы белән дулкынланып, җиң сызганып әдәбиятка, культурага хезмәт итте: хикәяләр, повестьлар, поэма, драма, шигырьләр, мәкаләләр язды. М Гафури Октябрьдан соңгы бөтен гомере буенча социалистик җәмгыять тудырган хөрлек, азатлыкка сокланып туя алмыйча яшәде. Әнә шуңа күрә татарлар өчен әлегә зур яңалык булган милли опера сәнгатенең беренче адымнарында композиторлар Солтан Габәши һәм Газиз Әлмөхәммәтов- лар нәкъ менә М Гафурига мөрәҗәгать итәләр. Габәши һәм Әлмөхәммәтов ларның беренче хезмәте булган «Сания» операсы турында хәбәр бөтендөнья матбугатын шаулата. Бу. әлбәттә, очраклы хәл түгел. Бөек Октябрь революциясен кабул итмичә чит илгә качкан милләтче ак эмигрантлар «большевиклар милли сәнгатьне бетерәләр» дип Харбин, Хельсинки, Париж, Истамбул газеталарында гайбәт сатып яткан арада татарларда беренче милли опера иҗат ителә. Опера сәнгатен тудыру — Шагыйрьнең Уфадагы һяйкэле. карт хозрәт, Галигә сабак бирүче бозык уянган, шәригатькә сукырларча ышанган на М. Гафуриның Октябрь революциясеннән соң иҗат иткән проза әсәрләре арасында «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) дигән автобиографик повесть бар Әсәрдә XIX йөз ахырларындагы татар-башкорт эшчеләренең коточкыч эксплуатация шартларында тир түгүләре, хуҗаларын баету өчен бил бөгүләре тасвирлана. Зур социаль мәсьәләләр куелып та, художестволы гомумиләштерүнең җитеп бетмәве, әлбәттә, бу әсәрнең кимчелеге иде. Әмма бу әсәрендә дә Гафури каләменә хас булган бер күркәм сыйфат алгы планга чыга: ул—түбән катлау вәкилләрен югары әхлаклы, кешелекле сыйфатлар белән сурәтләү. Эшче Сибгат әнә шундыйлардай Егерменче-утызынчы елларда АА. Гафури үзенең бөтен поэтик талантын яңа тормышны мактап җырлауга бирде. Бу елларда өлкән буын шагыйрьләреннән социалистик тормышка дан җырлаучы иң актив кеше М. Гафури иде. Аның егерменче- Уфа 1958 ел. Язучылар Л. Соболев. 3 Нури. Г. Кашшаф, Г. Рамазанов, X Туфан, К. Мәргән һәм Г. Әпсәләмов М. Гафури кабере янында. теләсә кайсы халыкның культура үсеше дәрәҗәсенең күрсәткече. Беренче татар операсы турындагы хәбәрләр Берлин, Рим, Токио матбугатларында басыла. Ак эмигрантларның прогнозлары акланмый. Беренче операны тудыру композиторларны яңа иҗат эшенә дәртләндереп җибәрә. Бу юлы инде сыйнфый юнәлеше, социаль эшчән- леге ачыграк булган әсәр тудыру турында хыялланалар. Моның өчен М. Гафуриның «Эшче» поэмасы кулай табыла. Автор үзенең поэмасы буенча либретто язарга ризалык белдерә. Шул максатта ул Казанга килә. Бу эшкә композитор В. Виноградов та тартыла *. «Эшче» операсын иҗат итү турындагы мәсьәлә партия, хөкүмәт органнары белән берлектә тикшерелә һәм рәсми төс ала. Ул арада матбугатта яңа опера тудыру юлында эш башланды дигән хәбәр дә басылып чыга. Либреттоның нигезенә 1905 ел революциясе чорында татар-башкорт эшчеләренең тормышын, көрәшен алырга тәкъдим ителә. Эшчеләр тормышын өйрәнү, истәлекләр сөйләтү, карт эшчеләр белән очрашу максатында, алар 1928 елда Златоуст заводларына киләләр. Златоуст заводларында, бәхеткә каршы, 1905 ел вакыйгаларын үз башларыннан кичергән карт эшчеләр байтак була. Истәлек сөйләтүләр, язып алулар, әңгәмәләр кыза... Газиз Әлмөхәммәтов үзенең булачак герое эшче Нигъмәткә туры килерлек прототип таба. Шул очрашулар вакытында ук инде аерым фрагментлар туа. Моның өчен уңайлык та бар: Г. Әлмөхәммәтов баш герой Нигъмәт партиясен үзе башкарырга җыена. Авторларга бигрәк тә Нигъмәтнең саубуллашу ариясе зур канәгатьлек хисе бирә. М. Гафуриның үзенә хас булган уйчанлык, тыйнаклык, сагышлылык сыйфатлары, Нигъмәт образына күчеп, Октябрь революциясенә кадәрге татар эшчесенең колоритлы бай образын тудыра. Най диңгезгә барып төшә икән Ашыгып-ашыгып аккан агымсу. Рәхәт иде бергә торган чаклар. Аерылышу бигрәк ямансу. Дүрт кешелек «берләшмә» бик уңышлы эшли. Композиторлар һәм башкаручы теләгенә буйсынып, Гафури текстларны эшкәртә, төзәтә; Әлмөхәммәтов, татар-баш1 Операның ничек ижат ителүе һәм сәхнәгә ничек куелуы турында Г Әлмвхәммәтовның хатыны Мәстүрә ханым Файзуллина истәлекләрендә тулы мәгълүмат бар «Хәтердән чыкмый торган кеше» дигән китапта Мәжит Гафури тураһыида замандаштары, Өфв. 1%1. 1(13—171 битләр. корт музыкаль фольклорын яхшы белүче буларак, әсәрне халык мелизмнары белән бизи; Виноградов һәм Габәши әсәрнең музыкаль композициясен тезүдә зур осталык күрсәтәләр. Татарстан АССР хөкүмәте республиканың унъеллык бәйрәмен «Эшче» операсының премьерасы белән билгеләргә карар бирә. Опера Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә 1930 елның 22 июнендә куела. Уфадан махсус премьерага килгән Гафурины һәм композиторларны һәр пәрдәдән соң көчле алкышлар белән сәхнәгә чакыралар, әсәр шулай зур триумф белән бара. Сәнгатьнең авыр, катлаулы бер фронтында җиңү яулана. Бу елкәдә традицияләр булмаган көе социаль эчтәлекле милли опера тудыру М. Гафуриның һәм композиторларның гражданлык батырлыгы иде. Советлар Союзында культура, әдәбиятның гөрләп чәчәк ата баруына шатланып бетә алмаган Гафуриның гомере кыска була. Шәкерт вакытындагы ачлы-туклы тормыш, шахталарда, приискаларда башкарган газаплы хезмәт, полиция-жандармерия тарафыннан эзәрлекләнү, «язмыш ханым тарафыннан кыйналу» — барысы бергә җыелып илле яшьләренә җиткәндә аның сәламәтлеген какшата. Ул 1934 елда, нибары 54 яшендә, үлеп китә. М. Гафуриның тормыш юлы, аның иҗаты — татар, башкорт халыклары үткән юл, аларның әдәбияткультура тарихлары юлы. Гафури иҗатында татар башкорт халыкларының көнкүреше, рухи тормышы мәгънәле чагылыш тапты. Гафури иҗатында татар, башкорт хезмәт ияләренең ачлык, коллыктан чыгу өчен бөек рус халкы белән берлектә Октябрь революциясендә катнашулары, революциядән соң зур дәрт белән яңа тормыш төзүләре киң рәвештә яктыртылды. М. Гафуриның бөтен иҗаты — әнә шул бәхетле дәвамы булган авыр көрәш юлының көзгесе