Поэзия
Әдхәт Синугыл ДАЛА ҖАНЫ Уртаклык Олжас Сөләймановка Ипи-тоздан алып уртак бар да: Сөйгән кызлар, эчкән кымызлар... Без бит бар да дала сөте белән Авызланган егет һәм кызлар. Иң мөкатдәс саз уйнатып хистә, Тел, кардәшлек серен бүлешик, Җәйләүләрдә шаулы табын корып, Туйлар ясап, кызлар бирешик. Кем белән кем яуга яуда килгән, — Аларны без искә төшермик... Кайгыларын бүлик илнең уртак, Шатлыкларын татып исерик. Сабан туйларыбыз алыпларын Думбрада салыйк җыруга. Күпме тырышса да ят дошманнар, Ук аттырмыйк илгә-ыруга. Дуслык кынамы соң — дошманнар да Уртак булган гомер-гомергә. Бер җан булып, бер кан булып тибеп, Без үч итеп яшик үлемгә! Кичер, Замач! Синең әгәр күп гамәлле Мәсьәләңне чишәлмәсәм, Синең зиһен, синең гакыл Диңгезләрен кичәлмәсәм, — Кичерәлсәң, кичер, Заман, Хөкем синең гадел һаман... Хак эшкә итсәм хыянәт, Я пакьлеккә пычрак атсам, Адым саен чордашлардан Артта торып калсам һаман, — Хөкем ит мине, кичермә, Юкка чыккан сана, Заман! Кылган барлык эшләремнең Меңнән бере булса яман, Барлык дөрес эшләремнең Булса әгәр берсе ялган, — Ничек туры карармын мин Синең күзләреңә, Заман?! Тарих Без—тынгысыз, көн-төн казынабыз, Эзләнәбез безгә кирәкне. Бик күп китап тавын актарабыз Аңлар өчен тарих-келәтне. Берәүләргә Тарих ишек ача, Берәүләрне ачмый азаплый. Тирән катламнарда качып ята, Шунда калыр, белмим, озакмы? Күпме еллар буе тарихчылар Омтылалар инде ачарга, Читен ләкин— үткән гасырларга Ишек ачкычларын ясарга. Тарихыбыз су аслары тулы, Җир аслары... тормый күренеп. Җир астында гынамы соң тарих? Өстендә дә ята күмелеп Казагыстан—Даластан... Казагыстан, гафу әйлә мине — Күрсәм, танымам дип уйладым; Йөрәгемдә шаулый далаларда Дулкынланып үскән кылганың. Гомеремдә сине бер булса да Күрсәм иде диеп каңгырдым. Менә килдем, күрдем инде сине, Кымызларың татып таныдым. Җыру катыш думбралар чиртеп, Йөрәкләрдә утлар кабыздың, Киң күңелле иркен, киң далаңдай Карашларың күреп таныдым. Казакъ иле! Йөрәгемнән ургып Чыккан җырга сине салырмын, Кайгыларың синең бармы, белмим... Шатлыкларың булып янырмын!.. Күзеңдә моң: тизрәк дагала. Үткәиемә озат, далага! С. Хәким Ана кебек Дала җаны — Тынычлык юк бер дә аңа, Давыл купса көтмәгәндә, Корбаннарын көтә Дала. Дала хәтта йокласа да Тыныч түгел, күзе уяу... Миллион еллар буе Дала Сакта тора әнә шулай. Кылганнарын җәеп аска, Дела йоклый тенлә арып, «Спутник»лар тынгы бирми Байконурда һава ярып. Күпне күргән гомерендә, Дала күзе күргән күп яу. Әллә шуңа тыныч түгел, Йокласа да — Дала уяу. ...Дала кебек, безгә дә гел Уяу булу кирәк, уяу! Лена Шакирҗанова Атылмыйча калган ук ©чен Дуэльләргә кызлар чакырмаган. Халык белми андый хәлләрне. Атылмаган нәфрәт булып җиргә Очып киткән зәңгәр шәлләре... Аткан уктай ләкин бәгырьләрне Уел кергән йөрәк җырлары. Нәкышләргә иңеп калган алар, Өзелсә дә сулыш, тыннары. Дуэльләргә кызлар чакырмаган, Намусларын аклар өченгә. Бәргәләнеп сыкранса да җаннар, Сулыгып-сулыгып тынган эченнән. Тамакларда төер булып калган Соңгы сүзне кайдан эзләргә?! Киерелгән җәядәге уктай Төбәлгән ул кара йөзләргә Күпме язмышларга батып кергән Салкын хокуксызлык хәнҗәре. Эчтән генә тынып калган, димсөң, Зиләйлүкләр, Зөлхиҗәләре?!. Юк, гасырлар аша килгән бер моң Адашмыйча, саклап үз көчен, Кайтарырга теләп гүя үчен Атылмыйча калган ук өчен.. Дуэльләргә кызлар чакырмаган. Ул килешми безнең халыкка Җырларында дәшә алар һаман Мәхәббәттәй горур хаклыкка! Мин булып Без дөнья хәлен беләбез, Дөнья безнекен белә. Яшь аралаш көнгә карыйм, Мин булып кояш көлә... Сүнмә син җилдә, яңгырда, Ялкыным, дөрлә генә! Мин булып мәхәббәт кергән Берәүнең йөрәгенә... Мин булып җиргә береккән Мәңгелек сөю көче. Мин яшим шуның хакына, Мин шуңа күрә кеше!.. Хакыйкать Сулар ага, еллар ага, гомер ага... Җир үзе дә бер искерә, бер яңара... Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә. Сыя алмый бертөрлелек бу дөньяга. Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә — Ваклап булмый аны тәңкә-көмешләргә! Чормадагы кече сандыгым Беркөн шулай чормабызда яткан Кече сандыгымны хәтерләп, Менеп киттем. Эзләп таптым үзен — Тотмаганмын инде кадерләп. Сөртеп ташладым да еллар буе Өсләренә кунган тузанын, Утырдым мин анда шактый озак, Сизмәдем дә вакыт узганын. Утырдым мин күрешеп үзем белән, Яшьлек сәхифәсен актарыл. Искә төште япь-яшь чакларым, Ниләр генә анда тапмадым... Үсмер чакның иң саф хатларын, Күңел дәфтәрләрен, шигырьләрем, Онытылып беткән эч серләрем, Яшьлегемнең бөтен ядкарен. Истәлекләр монда, «тарихлар», Кемнәргәдер үпкә сүзләре, Иң беренче сагыш эзләре... Яшерен генә гыйшык тотып йөргән, Утлар йотып йөргән көннәрем, Үзенә күрә тирән уйлар уйлап, Йоклый алмый яткан төннәрем... Чормадагы кече сандыгым! Яшьлегемне шундый сагындым. Берсенә дә тимим, изге сандык, Ертып атып, утта яндырмыйм. Хисләремне минем кузгатсаң да, Шул урында сине калдырдым... Дәвамы бар... Кеше белән көтмәгәндә очрашу бар, Күңел тартып вә җан атып дуслашу бар. Тик бу бәхет күпкә түгел, үтеп китә, Очрашуның яман ягы — хушлашу бар... Йөрәгеңә оя кора сагыш кошы, Гаҗәп, ләкин сагышның да бер тәме бар... Ярый әле бу чирдән дә була терелеп, Дәвасы шул — һәр дуслыкның дәвамы бар... Яши кеше тыныч сымак тыштан гына, Ә эчендә гомер буе бер гаме бар. Иртәгегә ашкынмаса бүгенгесе, Бу дөньяның ни мәгънәсе, ни яме бар... Яши бәхет, яши һаман өметләнеп, Җирдә әле ризыгы бар, тәгамы бар. Газап булыр иде яшәү хәтта бер көн, Ярый әле киләчәге, дәвамы бар... Ү згәрү Үзеңне дә хәтта танымаслык Итә икән дөнья берзаман. Гомер баскычларын саный-саный, Үргә менәм. Туктыйм. Кузгалам... Үзгәргәнсең, диләр, танышларым Озаграк күрми торсалар, Ә мин үзем сизмәгән дә сыман, Бара бирәм алга, юл салам. Җирдә кеше төпле үз урынын Табу өчен яши, эзләнә. Шуңа, ахры, айлар-еллар аша Үзенә генә охшап үзгәрә. Соңарма! Җиткән! Күп язылды: «алсу таңнар. саф инешләр, пешкән җимешләр»».. Төптән уйлар вакыт: барсыннан да мәхрүм калса кинәт, Җир нишләр?- Диңгезләр күп, әмма янгын чыкса, сүндерергә суы җитәрме? Хак сүзләр күп, әмма тынлык басса бар дөньяны, көче җитәрме кыймылдатып телен Җир-ананың карт Кояштан гафу сорарга?!. «Саклый алмадың», дип батса Кояш һәм онытса кабат чыгарга?.. Кемгә дога укып табыныр Җир, кемнән шунда шәфкать сорарга?!. Җавап эзлә! Ашык! Соңарма! Рифгать Закиров Шигърияткә Шук язмышым юри усаллашып Сагышын да өйде, кайгысын да... Тик күңелдә озак кристаллашып Әверелде алар татлы моңга. И шигърият! Шуңа күрә бүген Колак сал син йөрәк тавышыма: Тел төбемдә күпме йөргән җырым Тәнне түгел, җанны ярып чыга!.. Саубуллашу ...Озаттың бураннарда... Бер үзеңә күпме аклык Калдырдым урамнарда! ...Хушлаштык язгы таңда. Киттем дөньяның бар ямен Калдырып синең янда. ...Кояшлы, җилле җәйдә Сиңа калсын дип, гөлләргә Тимәдем бөтенләй дә! ...Инде озаттым үзем; һәм син дә калдырып киттең Бөтен сарысын көзнең... Кыр казлары китеп бара... Кыр казлары очып бара Киерелгән җәя сыман; Кыр казлары китеп бара Ерагайган җәй артыннан Эзләреңне синең җуйсам да Чәчәк белән бергә йөрәгемне Бирер идем сиңа мин илтеп. Керсез яшьне терек суы итеп, Булса әгәр сине терелтеп. Тик каберең генә кай төштәдер, Яткан җирең генә ничектер... Ничектерме?! — Ул җирдәге барлык Пирамидалардан биектер! Минем моңа шигем югын юк та, Таба алмам аны чынлыкта: Син билгесез-гаип булдың, әти, Зур сугышка куеп чик, нокта!.. Каның кайнарлыгын тоям канда, Эзләреңне синең җуйсам да. Сиңа хәләл чәчәкләрне илнең Кайсы төбәгенә куйсам да.. Тарихтан бер сәхифә Ни булгандыр еллар аръягында — Шаһит бары ялгыз таш пулат... Бүген гүя ташлар җырлый монда: «Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат» Тормасын дип, ахры, бөтенләй буш, Җилләр юлга себереп ком салган Җансыз ташка, серле бизәктән тыш. Күләгәдәй сарылып моң калган Гүя эссе ташлар эргәсендә Күбекләнеп кайный кылганнар... Ышанмыйча бу көн килесенә Кемнәрдер бит монда торганнар! Кемнәрдер бит шәмдәй янып беткән. Калган бары шәмдәл-таш пулат, һәм бер аваз безгә килеп җиткән: «Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат .» — Кит, — дисең, — син, олак. — дисең, Бу дөньяның аръягына.. Китәр идем, Китми йөрим Мөһим сәбәп барга гына. Икәү генә булсак, ташлап Китәр идем еракларга, Әйтер идем: елап калма! Тирәбездә күпме кеше! — Күңелләре яхшылыкта: Кулларымнан шулар тота. Китсәм, кемгә табынырмын? — Адым саен абынырмын... һәм... сине дә сагынырмын. Менә шуңа күрә генә Китә алмыйм, син рәнҗемә. «Кем аз күргән, шул күп елый» — Дип, кем әйткәндер элек? Кем иң өлгер, шул әйткәндер, Ләкин әйткәндер белеп! Кем аз күргән, шул күп елый... Миңа еларга калса, Ике тамчы кайнар яшем Агымсуларга тамса, Сулар кайнап, бөтерелеп Ярларын уеп төптән, Парга әверелеп, кибеп Бетәрләр иде күптән! Күпме күрдем? — Шуны бүген Килгәнгә белгертәсем, Йөрмим юкка түгеп яшем, һаман да көлеп яшим!