Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Йөрәк белән капшап Аяк белән көпшәк карны капшап, Йөрәк белән капшап тормышымны Тотрыклы юл эзлим — Батасы килми сулы карга, Каласы килми суыкларда!.. Адым саен Хыялдагы якын җәйнең, Җылы җәйнең, Тыныч җәйнең Бәһасы арта. Дуамал куңел дулап тарта — Ә мин Аяк белән көпшәк карны капшап, Йөрәк белән капшап бу тормышны Тотрыклы юл эзлим... һәр яз, Менә-менә рәхәт җәйгә чыгасың дип, Сак булырга өйрәтә безне. Тып-тын кичләр Нинди көчләр, Нинди көчләр бүләге бу тып-тын кичләр?!. Нинди эшем, казанышым өчен болар? — Бикләп яшәткәнгәме йөрәгемдә зур давыллар? Югалтулар кичергәнгәме иреннәрем, кочакларым — Нинди эшем, казанышым өчен болар?.. Күктә тынлык — Ни ае юк, ни йолдызы. Ни сүзләр юк, Ни күзләр юк — Бу тынлыкны берни бовмый. Бары миңа гына Яшьнәргә дә, күкрәргә дә рөхсәт: «Булмаса бер давылланып, янып күрсәт!..» ...һәм тын янгын Бер-беребезнең иреннәрен ялмый... һәм тын давыл Бер-беребезнең чәчләрен тарый... һәм бер аваз Тынлыгын боза тып-тын кичнең: «Коткармасын, Коткармасын, Коткармасын Бүгенгә безне һичкем!..» Моң — Нәрсә ул моң? — Ул — җете көз: купшы урман, Шәрә кыр, Болытлар томанлы тавыш Белән җырлый торган җыр. Кавышу куанычының Аерылу ачысына Кушылуыннан килеп чыккан Гаҗәеп халәт сыман Бер халәттер. Аны хәтта Булмый төгәл билгеләп... Я аңлатып кара шуны — Күңел елый, күз көлә... Нәрсә ул моң? Ул — кочакта Елаган сылу ярдыр... Ә бәлки моннан башка да Моңның мең яме бардыр... Август Инде август. Тагын август. Җәй җиткән ахыр чиккә. Инде тагын кояш нуры Яфракка тамып кипкән. Инде тагын күзгә тула Купшы, көр, шат чуарлык, Ә күңелдә төссез уйлар — Тик теш кысып чыгарлык. Дөньяда да, күңелдә дә Борчылу катыш каушау... Бармаклар да ак чәчләрне Табалар хәтта капшап. Китәргә җыенган кошлар Йөрәккә килеп куна... Әле август, Бары август, Нибары август кына. Көз керә. Кыз-кыркынга төс керә. Йөзләренә— көн төсе, Күзләренә — төн төсе. Сүзләренә тәм иңә, Кызыктыргыч ямь иңә. Көз керә. Егетләргә көч көрә. Тәннәренә — ир көче, Аңнарына —җир көче, Уяу килеш төш күрә, Туйга охшаш эш күрә. Көз керә, һәм шагыйрьгә шатлыгын Иленә җиткерерлек Төгәл, тыгыз сүз керә. Көз керә. Ау чоры Яфракка сары керде... Мылтыкка дары керде... Җитте хушлашу чоры. Агач— яфрак озатты. Егылып төште киек үрдәк — Аучы аңа төз атты. Үле яфраклар өстендә Канга буялган киек — Үлгән фиргавен янында Япь-яшь хатыны кебек... Оясыннан егылып төшкән кош баласы белән Шаяра адәм баласы. Мәхлук кошның каурыйлары сынып беткән. Оясыннан егылып төшкән адәм баласы белән Шаяра язмыш. Ул мәхлукның канатлары нишләр микән? Пушкинның гүр маскасы Гөнаһлыны изге иттерергә Теләүчеләр әле табылыр. Тарихның да, безнең колакның да Ялганнарга сусау чагыдыр Пушкин җирләрендә һәр манзара, һәрбер адым аһлы, көн аһлы... Гипс иреннәре ачылыр да. Пышылдар күк: «Әйе, гөнаһлы...» Тәне түгел, җаны сызлаганын Күреп торам гипс аша мин. ...Натальяны мактый: «Ул — гөнаһсыз...» Мин аңламыйм. Ахры, шашамын... Еллар узган саен кан өстенә Куна, куна тарих сөреме. Ә шулай да йөрәк белән күрәм Шагыйрь үлеменең серен мин. Таш масканың тере газапларын Карыйм, карыйм ничә кат килеп... Ядрә генә, Дантес кына түгел, Гайбәт түгел Пушкин катыйле — Хыянәттер... Өмет хыянәте . Кайту Күзләремне йомам да мин Ике дөньямны кушып күрәм — Эчкесе белән тышкысын... Мин аларда күпме каршылыклар, Тарткалашлар таптым — Сынып китә язды рухым, Чак чатнамый калдым теш кысып... Көннәрдән бер көнне шулай Күзләремне тышкы яктан нидер какты.. Яшендер дип ачкан идем — Күзләремә кыю Җәлил кайтты! Күзләремне йомам да мин Ике дөньямны кушып күрәм Ачык итеп, якты итеп... Икесе дә әлегә бераз өтек, Икесе дә әлегә бераз китек... Сынып китә язды рухым... Көннәрдән бер көнне шулай Күзләремне эчке яктан нидер какты... Утлы яшьтер дигән идем — Күзләремә туры Тукай кайтты! • Мин бүген шундый бәхетле — Бәхетемдә кар агы. Кар сырган чәчләрен аның Бармакларым тарады. Керфегенә кунган карлар Тамчы булдылар эреп... Аһ, алар яхшы беләләр Чын эрүләрнең серен. Күз яшьләренә кушылу Сирәк эләгә карга... Шул карлар күк — мәхәббәттән Аң җуя белгән ярлар. Мич бүген шундый бәхетле — Ячты минем бар ягым. Мин дә ярым күз яшендә Эреп агып карадым. Мин кичәге көнне кире кайтардым — һавасын, җирен, өен, көен, сыен, Икәү генәлөгебезне, Сине, Зәңгәр эңгер серен, Хәтта үземне... нәкъ кичәге килеш. Барысы да кире кайтты, Ләкин Йөрәгемдә кичә булган дулкынлы тибеш Кайтмады...