Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘСӘЛЧЕЛӘР МӘҖЛЕСЕ

Иван Крылов 1769—1844 Гаскәри офицер семьясында Мэскэүдә туа, әтисе үлгәч кече канцелярист эшенә ялланырга мәҗбүр була. Ундүрт яшендә үзенең 'Кофейница» исемле комик опера либреттосы кулъязмасын тотып Петербургка килә. Казенный палатада эшли. Шигырьләр, трагедияләр, комедияләр яза, ләкин аларның берсе дә басылмый. 1789 елда 'Рухлар почтасы» дигән сатирик журнал чыгара башлап үзен таныта, әмма дворяннар һәм чиновникларга каршы чыгышлары өчен журналны шул ук елда ябалар, ә яшь сатирик үзе провинциягә китеп югала һәм берничә пьеса яза. Бары тик 1806 елда гына башкалага кайтып мәсәлләрен бастыра Тычкан һәм күсе «Күршекәй, ишеттеңме син искиткеч яхшы хәбәр?..— Күсе оясына кереп, Тычкан шуны белдерә. — Арыслан тырнагына барып капкан ди Мәче! Димәк, инде безнең тормыш була ал да гөл генә!» «Юкка куанма, алтынкаем, син, — Дип өзеп аңа аңлата Күсе. — Булмас нәрсәгә ышанма бер дә! Тырнаклар ходка китәләр икән, Арыслан, димәк, бетте дигән сүз: Мәчедән көчле ерткыч юк җирдә!» Мин күпләрне күрдем, сез дә төшенегез, Шундый була җирдә барча куркак җаннар: Аның котын алган затны бөтен дөнья Минем күзләр белән күрә диеп аңлар. Александр Измайлов 1779—1814 Владимир губернасында шактый ярлыланган алпавыт семьясында туа. Петербургтагы Тау-кадет корпусында унике яшеннән башлап белем ала, соңыннан. 1806 елга чаклы. Дәүләт керемнәре экспедициясендә, аннары губернаторлыкта эшли. Петербургта укыта. 1802 елдан башлап 'Сүз сәнгате, фәннәр һәм рәссамлык ирекле җәмгыяте»нең башта әгъзасы, соңыннан башлыгы була. 'Мәсәлләр һәм әкиятләр» китабы 1814 елда басыла. Ике кысла «Бөтенегез артка чигенә. Уйламыйча «кая барам?» — дип. Бер карт Кысла улын битәрли: Алга үрлә! Шуыш тик алга! Юкса хәзер тотып ярам!» — дип. «Күрсәт, атай, шушы үрнәкне, Бер булса да күрсәт ичмасам. Үрлә алга! Сиңа иярим, Мин калышмам синнән һичкайчан». ... Кыйный икән барин ялчысын, эчкән өчен кыйный! Ялчы курыкмый — чөнки хуҗасы үзе эчеп туймый. Василий Жуковский 1783—1852 Атаклы шагыйрь һәм тәрҗемәче, рус романтизмының элгәреләреннән берсе. Мәсәл жанрына 1806— 1807 елларда, ягъни Крыловның беренче мәсәлләре күренә башлагач, мөрәҗәгать итә һәм язганнарын «Вестник Европы* журналында бастыра. Такыр башлар бәхәсе Ике пеләш кода атлый бер тар юлдан һәм ялтырап шунда нидер күренеп китә. «Нинди бәхет! Без хәзинә таптык бугай!» «Юк, мин таптым! — ди бер кода, — сиңа иртә!» «Юләр сатма!» ди яшьрәге кинәт кызып, һәм тегесен ныклап этә-төртә башлый һәм... башыннан аның соңгы унлап бөртек Чәчен өзеп сибәчәчә җиргә ташлый. Эш нәрсәдән гыйбарәт соң? Ник кирәкте Икән шундый чиксез зур бәхәскә керү? ... Нәкъ шул юлда кемдер тарак җуйган икән, Бәхәс өчен җитә кала шуны күрү. Александр Пушкин 1799—1837 Пушкинның үз гомерендә язган бу бердәнбер мәсәле (1829) Н. Надеждинга каршы юнәлтелгән. Чөнки «Вестник Европы* журналында Н. Надеждин «Полта ва» һәм «Граф Нулин» поэмаларына. Пушкин, янәсе, эстетик кагыйдәләр белән исәпләшми дип. гадел булмаган һәм урынсыз тәнкыйть яза. Шуңа җавап булган лыктан. әсәр полемик характерда. Аның «Мәзәк* дип билгеләнүе дә шуннан киләдер. бәлки. Итекче мәзәк Көннәрнең берендә, имеш, итекче сурәт карый һәм «туфлие начар чыккан» дигән катгый сүз әйтә. Ә рәссам исә кулына пумала ала тиз-тиз — Янәсе, итекче әйткән шул хатаны төзәтә. Аннары тагын карый да итекче дәвам итә: «Миңа калса, бу гүзәлнең йөзе кыеграк төсле... Ә түше, дөресен әйтим, артык шәрәдер кебек»... Шул чакны Апеллес аны бик кырт кисеп бүлдерә: «Фикер әйт, ләкин итектән өскәрәк менмә, егет!» Миңа да таныш шундый бер зат барын әйтим әле: Белмим аның ни белүен һәм нәрсәне аңлавын, Тик сизәм җиһан турында сөйләргә хак даулавын, Әмма күн итек турында берни әйтә алмавын! Козьма Прутков Козьма Прутков — бертуган Жемчужниковлар: Алексей (1821—1908). Александр (1824—1895). Владимир (1830—1884) һәм танылган язучы Алексей Константинович Толстойның (1817—1875) уртак псевдонимы. Әсәрләре 1851 елдан башлап 'Современник* журналының сатира бүлегендә, аннары чИскра* һәм •Свистокчта, чСовременникчның махсус сатирик кушымтасында басылалар. Күпчелек шигырьләре ул чакта инде телдән төшә, бәяләре кими башлаган жанрлар һәм темаларга пародия төсенә языла һәм теге яки бу конкрет мәсәлгә каршы түгел, ә Крылов эпигоннары мораленең ялган •зирәклеге» һәм чтирэн фикеренә*, бу жанрдагы штампларына һәм архаик формаларына каршы юнэлтеләләр. Козьма Прутков әсәрләренең беренче тулы җыелмасы 1884 елда чыга. Ләкләк һәм чабыш арбасы Чабыш арбасына утырып узганда бер алпавыт Ләкләк очканны күреп ала күктән. «Их! Нигә соң Зевс миңа да Шундый озын тәпиләр бирмәде икән?!» «Син белмисең, белә аны Зевс үзе!» — Шундый була Ләкләк әйткән җавап сүзе. Безнең бу мәсәл күпләргә гыйбрәт булсын: Тумыштан татар икәнсең, татар бул син; Мещан калсын әйдә шул ук мещанлыкта, ә дворянин үз исеменә ябышып ята. Әгәр дә тимерче кеше барин булырга Теләсә — булыр иде бик зур хата. Аны күпләр сантый диеп атар иде, Бик күпләрнең көлеп эче катар иде. Кая бирү аңа Ләкләк тәпиен, Әлбәттә, бирми калырлар иде. Хәтта ул ясаган чабыш арбасын Бүтәннәр тартып алырлар иде. Корт һәм поп хатыны Поп хатынының якасыннан Ниндидер бер корт үрмәләп керә һәм ул аны тиз генә тотарга Үз лакеена катгый әмер бирә. Ир лакей шунда ук капшый да башлап Ханымны көтмәгәндә куркыта... «Нишлисең син, юләр?» — «Корт тотам». Якасыннан корт кергәннәргә Без әйтәбез шундый киңәш-фикер: Түшеңне кешедән капшатма, Кортны тот та үзең үтер. Демьян Бедный 1883—1945 Херсон губернасында ярлы крестьян семьясында туа. Хәрби хезмәттән соң Петербург университетында укый. Беренче шигырьләре белән матбугатта 1899 елда күренә башлап, соңрак большевистик газеталар «Звезда» һәм «Правда»да үзенең шигырьләре, поэмалары, җырлары һәм мәсәлләре белән актив катнашып зур популярлык казана. *Мәсәлләр»е аерым китап булып беренче тапкыр 1913 елда чыга. Бөтен әсәрләренең 8 томлы тулы җыелмасы (1963—1964) илебездә киң яңгыраш тапты. Бунт күтәргән куяннар Утыз-кырыклап куян бергә Киңәшәләр үр башында. Хыяллар да, өметләр дә, Теләкләр дә күренә шунда: — Безгә көн юк, агай-эне. — Болай яшәүдән ни файда? — Хокук даулап көрәшик без! — Ирек өчен үлик әйдә! Кыю бу сүзләрдән хәтта баш әйләнә. Нотыклар сөйләнелә зур гайрәт белән. Шул чакны якында кыштырдый бер үлән. һәм «азатлык өчен мин баш куям» дигән бер куян Беренче булып урныннан куба да кача — Үрдән шылырга бүтәннәргә юл ача. Киңәшчеләр бар да бик тиз югала — Кайсы кая тели, шунда юл ала! Самуил Маршак 1887—1964 Атаклы совет шагыйре. Ленин премиясе лауреаты, өлкәннәр һәм балалар өчен бик күп китаплар авторы, танылган тәрҗемәче. Воронежда техник семьясында туа. Острогожск һәм Петербург гимназияләрендә укый. Әсәрләре 1907 елда басыла башлый. Берничә ел Англиядә яши. Бөек Ватан сугышы елларында илебездә иң оста рәссамнарның плакатлары һәм карикатураларына шигъри текстлар, фашист илбасарларны фаш иткән мәсәлләр яза. Балалар өчен китапларында да мәсәлләре күп. Барабан белән быргы Буп-буш эчле һәм лыгырдык Барабан — тел бистәсе Әйтә икән бер быргыга: — Сыкравымны ишетәмсең? Синең хәл шәптән — быргычың Гел өреп кенә тора, — Яратып үбүен гүя Белдереп кенә тора. Минем барабанчым исә һич аңламый хәлемне — Таягы тукмый да тукмый Авырттырып тәнемне. — Әйе шул, — ди аңа быргы, — Синең язмыш—тамаша, Йөрсәк тә отряд алдыннан һәрвакытта янәшә. Әмма гаеп үзеңдә бит, һәм үзең мәңге ачын: Ник дөбердәргә өйрәндең Бары тик кыйнагачтын?! Сергей Михалков 1919 Социалистик Хезмәт Герое. Ленин премиясе һәм Дәүләт премияләре лауреаты, академик, шагыйрь, публицист, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе. 1913 елда Мәскэүдә туа, Пятигорск шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый, аннары Мәскэүдә әдәби институтта укый. Үзәк матбугатта 1933 елда басыла башлый. Ватан сугышы елларында, хәрби корреспондент буларак, фронт газетасында һәм Армиябезнең һава көчләре органында эшли. Беренче мәсәлләре сугыштан соң Алексей Толстой киңәшен тыңлап («Фольклордан чыгып, халык юморы җирлегендә иҗат иткәннәрең барыннан да уңышлырак. Сиңа мәсәл яза башларга кирәк түгелме икән ди ул аңа.») матбугатта күренә башлый. Хәзер алар бик күп китаплар булып та. бик күп телләргә тәрҗемә ителеп тә өзлексез чыгып торалар. Бюрократ һәм үлем Бюрократны алырга үлем килә. Приемныйда утырып ярты көн көтә, Приемныйда чират ничек артканын Карый-карый тагын ярты көн үтә... һәм, чираты җиткәнгәчә... үлә ул. Юк! Бюрократ көчле түгел үлемнән! Әмма озак яшәү серен белә ул.