Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРАСТАН ИКЕ ЭНҖЕ

Рифкать Әхмәтҗанов, филология фәннәре кандидаты

 

«Заятүләк берлә Сусылу» аятүләк белән Сусылу» дастанының М, Гафури язып алган үрнәге башка вариантлардан теленең китапчалыгы белән аерылып тора. Әгәр дә дас- »г танның чәчмә елеше генә «китапчарак» булса, бер дә гаҗәп булмас иде. Чөнки М. Гафури текстны үзе тапкан берничә язма вариант нигезендә бәян иткән. Әмма дастанның шигъри өлеше аныкы түгел. Бу хәл «Заятүләк белән Сусылу»- ның башка вариантларында да шул ук яисә шуңа охшаш шигъри юллар булуыннан беленә. М. Гафури вариантындагы шигырьләр традицион китап теленә тартым булулары белән генә аерылып торалар. «Заятүләк берлә Сусылу» татарча ике тапкыр — 1910 елда Уфада һәм 1927 елда Казанда, латин хәрефләре белән басылып чыга. Шуннан соң ул берничә мәртәбә башкорт телендә басыла. «Заятүләк белән Сусылупга багышланган әдәбият шактый күл', әмма дастанга әлегәчә фәнни текстологик анализ ясалмаган. Инде текстка килик. «Моннан күп заманнар элек, кыргыз илендә, — дип башлый М. Гафури, — Ун сан Уймат дигән йортта, Сары Моркас исемле бер хан бар иде». Олы хатынының алты баласы арасына кече хатыннан бер бала — Заятүләк дөньяга килә. Заятүләк һәр эштә, бигрәк тә ханзадәләрнең сөйгән эше — кош чөюдә беренчелек күрсәтә. Бер мәлне агалары ялан-япанда Заятүләкнең аргамагын чатанлатып, йөгәнен алып, үзен куып җибәрәләр. Заятүләк кайту юлында Ачылы күл янына килеп туктый. Шунда су читендә чәчен тарап утырган Сусылуны күрә һәм. әлбәттә, шундук биһуш гашыйк булып, аңар түбәндәге сүзләр белән эндәшә: Сәлам бирдем бән сәңа, Айтик күркле йөзеңә, Гашыйк булдым бән сәңа, Көндәй күркәм үзеңә. Хәйран булып калыпмән Бал-шикәрдәй сүзеңә... Сәфәр кыйлдык күп кеше. Йөгәнем суйды өч кеше. Атым килә ярашып, 1 Мәргән К К Заятүләк менән һыуһылыу комарткыһы тураһыңда «Әдәби Башкортостан» 6 сан. I960. 87— 95 битләр Киреев А Н Башкирский народный героический эпос Уфа 1970 Csikai V. Eine unveroffentliche baschkirische Volksmarchen-variante. «Acta oriantalia», t XXVIII. 1. 1971 Башкирский народный эпос. М. 1977 35—42 бит һ. б. З Кулым килә карышып. Атым-юлым белмәймән, Җирең-суың белмәймән. Атың әйтче, әй, сылу. Җирең әйтче, Сусылу. Сан, бән. инеп, калыпмән сүзләре һәм формалары иске нугай-татар теркисеннән килә Йөгәнем суйды (салдырып алды) гыйбарәсе дә казакъ, нугай даирәсенә хас. Әмма китерелгән тексттагы: Атым килә ярашып. Кулым килә карышып. — дигән юллар бөтенләй урынсыз тоела. Безнеңчә, биредә хата М. Гафури файдаланган кулъязмалардан ук килә. Төп нөсхәдә: Атым килә йер ашып. Кошым килә кыр ашып. — булган булса кирәк. «Йер» — нугайча «җир», «ашу» — өстеннән үтү. Нугайча косым («кошым) сүзендәге гарәпчә «с» хәрефен М. Гафурига кадәр күчереп язучыларның берсе «л» дип укыганлыктан, басма текстка ул «кулым» булып килеп кергән. Тик шулай фикер йөрткәндә генә китерелгән сүзләр контекстка яраклаша: Заятүләк- нең бар уйлаганы — аты һәм кошы (ак шоңкары), ул шулар белән горурлана шулар турында күп сөйли (бу «Заятүләк белән Сусылупның барлык вариантларында да ачык чагыла һәм нугай дастаннары геройларына гомумән хас нәрсә). Китерелгән өзектә тагын бер хата — җирең-суың сүзе. Дөресе — җирем-суым: төрки халыклар эпосында бер-берсенә таныш булмаган ике баһадир очрашса, бер- берсенең атын-юлын әйтешәләр, шуннан соң я дуслашалар, яисә бер-берсе белән «базалар», «баз әйтәләр», ягъни каһарманый бәхәс куптаралар һәм ул бәхәс сугыш- көрәш белән тәмамлана («Заятүләк белән Сусылу»ның кайбер вариантларында бу ике каһарман, чынлап та, көрәшә башлыйлар). Шуннан соң Заятүләк кызга туганнарымнан бизәйен, сәнең белән булайың... аргамактан биэәйен, сәнең белән булаиын дип сөйли башлый (булайын, беләйен һ. б— нугай язма теленә хас формалар). Кыз аны үзеннән калырга үгетли һәм ахырда йолым биреп котылмакчы була «алтын тарак, ай көзге» тәкъдим итеп карый Әмма Заятүләк барыбер үзенекен сөйли. Ахырда Сусылу егетне читкә каратып алдата да, суга чумып китмәкче була. Әмма Заятүләк аның чәченнән тотып өлгерә. Икәүләшеп күл төбенә — су асты патшасы Чачуар (кайбер вариантларда Җаҗдар. дөресрәге — Җувдарһа Җөдар — төрки халыклар, мәсәлән, төрекмәннәр мифологиясендә юха — аждаһаның бер төре') патшалыгына, Сусылуның ак пыяла сарае алдына килеп чыгалар. Төрле вак маҗаралардан соң Заятүләк кызга өйләнә, кәеф-сафада яши. Әмма илен-җирен сагынып саргая, моңлана башлый. Ә Сусылу һаман элеккечә якты дөньяга — су читенә чыгып йөри икән, һәм ул Заятүләккә җир өстендә аты белән кошы көтеп торуларын әйтә Заятүләк аларны үз янына ирештерүне үтенә. Әмма Сусылу моны булдыра алмый: Атың синең елмая. Аңа килер юл кая. Ул хезмәтне итәргә Хәлем килми, бай углы. 1 Каррысв Б Богатырская свадьба Гер-Оглы Известия АН Туркменской ССР Серия обще ственных наук. 1977. .\т 3. 43—51 битләр Атның «елмаеп» торуы монда урынсыз. Дөресе — нугайча йелмана, казакъча һәм кыргызча җелмая— җилдән җитез легендар ат, канатлы ат Шуннан Сусылуның атасы киявен һәм кызын җиргә чыгарып куя, бик күп мал бирә. Алар Балкантау дигән җирдә яши башлыйлар. Заятүләк шунда шаһ булып китә. Ләкин инде хәзер Сусылу үз туган җирен сагына башлый. Чачуарның җеннәре боларны тагын су асты патшалыгына күчерәләр, хәтта Заятүләк күңелен күреп, аңа Балкантауга охшаш бер тау китереп куялар. Тик Заятүләккә ул ошамый: «Минем тавым түгел бу», — ди. Дастанның М. Гафури бәян иткән варианты Заятүләк белән Сусылуның кабаттан якты дөньяга чыгып, Балкантауда гомерләрен үткәрүләре белән тәмамлана. Шулай итеп, монда төп конфликт туган якны сагыну белән яр сөю арасында булып чыга һәм ул да шактый «тешсез» хәл ителә. Ләкин, текст белән җентекләбрәк танышканда һәм, бигрәк тә, күп санлы башка вариантларны карап чыкканнан соң, «Заятүләк белән Сусылу»ның безгә билгеле нөсхәләре тирән эчтәлекле зур бер дастанның кызганыч калдыклары гына булуына ышанасың. М. Гафури текстында байбичә (өлкән хатын) угыллары белән кече хатын углы Заятүләк арасындагы конфликт үстерелми кала. Дастанның безгә килеп җитмәгән төп варианты нәкъ менә шул конфликтка корылган булган. Сусылу белән маҗаралар — шундагы бер эпизод кына. Ләкин ниндидер бер мохит таләпләре белән дастан социаль мотивлардан махсус рәвештә арындырылган. Моның шулай икәнлегенә дәлилләрнең берсе — Заятүләк исеменең этимологиясе. Бу исем ике өлештән тора: Зая һәм Түләк. Күп кенә урыннарда төп каһарман Түләк дип кенә атала. Димәк, Зая исем компоненты түгел, ә үзенчәлекле бер сүз генә. «Зая» дигән сүз нугай телендә азап, газап, газаплану, «зая булу» — шәһит булу, «заялы» — «газаплап үтерелгән» мәгънәләрен аңлата. Бу сүз, һичшиксез, төрки-мон- гол мифологиясенә хас булган «зая» образына тоташа (билгеле булганча, нугайлар— төркиләшкән монголлар). Төрки-монгол халыкларында зая (җая, җаян, җаяга, чая, чаян, йайан, дзаян, заян) — бик үзенчәлекле мифологик образIII. (Татар телендә бу образга чая, шаян, шаяру сүзләре тоташа). Зая — табигый үлем белән үлмәгән җан ияләренең өрәге ул. Зая — үчле, ачулы, кире җан иясе, ләкин ул торган саен яхшылыкка бара. Тәннән арынган җан (зая) бик актив булып китә: ул кешеләрнең язмышына тәэсир итә. Заялар тере чактагы шикелле тормыш белән яшиләр. Аларның терлеге күп — барлык корбан итеп чалынган терлек заялар кулына керә. Вакытвакыт алар чоглан дигән җыелыш җыялар (гомумтөрки чогула — «җыелу» сүзеннән, шулай ук татарча чолан — «кунак өе, җыелыш өе, ишегалды» сүзе дә шуннан килә) һәм теге яки бу дәүләтнең эшләренә тыкшыну планнарын коралар. Зая эт (үтерелгән этнең өрәге) имерә дип атала. Кайчагында имерә кыр буйлап куян куа: аның чапканын үлән-камылларның тибрәнүеннән белеп була... Гомумән, заялар терлекчелеккә химая итәләр: төрек, әзербайҗан телләрендә эайа, сайа — терлекчелек алласы*. Заятүләк вакыйгасында үтерелгән ханзадәнең (һәм аның аты белән кошының) заясы хәрәкәт итә башлый (М. Гафурида — аягына кадак кагылган ат, Түләк төштә күргән бер кешенең догасы ярдәмендә, аягына баса һәм җилдәй җилеп, чабып китә). «Заятүләк белән Сусылу», шулай итеп, Түләк исемле ханзадәнең заясы турындагы эпос ул. Аның сюжет силәсе — канмаган үчләр, үтәлмәгән теләкләр трагедиясе («үтерелгән ханзадә»нең исеме Түләк, ягъни «бәрән; юаш. мескен, тыныч кеше» мәгънәсендәге суз булуы да бәлки шуны ассызыклап сайлангандыр). Барлык китерелгән мәгълүматлар шуны исбат итә: «Заятүләк белән Сусылу» — төптә нугай эпосы. Ул кайчандыр (ихтимал, XVI гасырда хәзерге Башкортстанның көньяк-көнбатышында яшәгән нугайлардан) төрки телгә якынлаштырып язып алынган (нугай, казакъ элементлары чагылган шундый төрки телдә Ә- Курамшинның «Бүз III Бу образ турында- Хангалов М Н Собрание сочинений, т 2. Улан-Удэ. 1959 (бөтен том «зая»ларга багышланган). Банзаров Р Собрание сочинений. М. 1955. 56. 63—79. 273—271 битләр. Катанов Н Ф Алфавитный указатель собственных имен, встречающихся во втором томе «Образцов народной литературы тюркских племен» Радлова В В . СПБ. СПБ, 1668. 22, 79- 83 битләр ■ Saferoglu A. Zwei schamanen-Gottheiten Astrbaidschans und Anatolians. Uralo- altaische Jahrbucher, m. XXIX, 3—4. 1957, 240. егет», «Таһир илә Зөһрә» поэмалары да язылган). Шуннан бу дастан башкортлар арасында киң таралган (бу хәл шул тирәдәге нугайларның башкортлар составына керүе яисә нугай телмәрчеләренең татар-башкорт арасында да популяр булуы белән аңлатыла: Татарстанның көнчыгышында туйда кылкубыз-скрипка уйнап, дастан сөйләүчеләрне хәзер дә нугай дип атыйлар). М. Гафури күргән кулъязма китаплар беренче язма вариантның әллә ничәнче күчермәләре генә булганнөр, әлбәттә. Күп тапкыр күчерүләр нәтиҗәсендә дастанга төп вариантта булмаган китаби, дини, сентименталь һ. б. мотивлар өстәлгән. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә әсәрнең идея йөкләнеше кимегән дә кимегән. М. Гафури вариантында мәхәббәт темасы да гуманистик эчтәлеген югалта төшкән: Заятүләк, эротик хисләр тәэсирендә генә ата-анасын да, илен дә онытырга әзер. Ул, асылда, хәзерге момент белән яши торган, юаш һәм җиңел акыллы, беркатлы үсмер булып гәүдәләнә (В. Преле вариантында ул, күл төбеннән чыккач, агач уенчык — «үртәкәсе» белән уйнап мавыга). Шулай итеп, олы идеяләр оеткысы булган дастан гадәти хыялый әкияткә әверелгән. «Замана шигырьләре» М. Гафуриның «Замана шигырьләре» дип аталып. 1909 елда Уфада нәшер ителгән Гһәм шуннан соң бастырылмаган әсәре — элекке мәдрәсәләрдә күп укылган «Собат- эл-гаҗизин ’» дигән динидидактик поэмага пародия. Поэманың кереш бүлекчәсендә лирик герой үзенең бәләкәй чакларында «Собат- _-"»лгаҗизин»не ничек укыганнарын сөйли: Укыймын тотлыгып, туктап вә чак-чак. Бирә хәлфәм ике чикәгә чатчат... Уку шулай була торгандыр инде. Диеп уйлап, гомер узгандыр инде. Балачак заманнарындагы гадәт-йолаларга өстән торып карау геройда яңа, яңача бер китап чыгарырга теләк тудыра: Язарга уйладым бер нәрсә мин дә «Собат-эл-гаҗиэин»нең эслубендә. Вәләкин миндә мәсләк башка түлке — Заманага муафикь, чын вә көлке. Шуннан соң ул «Собат-эл-гәҗизин»нән алынган башламнар белән атап, әсәрнең төп өлешенә күчә. «Хәзрәтләр баянында» дигән бүлекчә типик, гадәти мулла-мәзиннәрне ачы тәнкыйтьләүдән тора. Бигрәк тә руханиларның хәер-садака тамгысы авторны ачындыра. Ике тин бирсәң аларга. шунда Бирерләр сигез оҗмах ачкычын да. Алдагы бүлекчәләр реакцион руханилар (алар Ишми исеме астында гомумиләштереп бирелә) белән аралашмаска, алар сүзенә карамаска өнди, көрәштә ныклыкка, килешмәүчәнлеккә чакыра. Әсәрдә шулай ук бай сәүдәгәрләрнең сәүдә афералары, банкротлык игълан итеп, акча үзләштерүләре һ. б. ш. фаш ителә, бу дөнья — байларга оҗмах, ярлыларга тәмуг дигән фикер үткәрелә. Автор үзе шикелле интеллигент яшьләрне байлар алдына барып түбәнсенмәскә өнди, югарырак катлам яшьләргә — «вафалы» мирза балаларына мөрәҗәгать итеп: «Нәсел, мал белән мактанмагыз», — дигән киңәш бирә. • Гомерен Бохарада үткәргән татар шагыйре Аллаһияр суфи (IGS4—17J3) язган дини дидактик әсәр. Поэмада төп ике каһарман — лирик герой һәм аның әңгәмәдәше — кордашы. Болардан тыш эпизодик геройлар да шактый (мирза углы, Ишми, Мәкәрҗәдәге татар байлары һ. б.). Лирик герой өч ракурста сурәтләнә: 1) балачак хатирәләренә чумган егет, 2) шигъри нотыкны сөйләүче үзе, 3) бер үҗәт надан белән конфликтка кергән, яңача киенгән шәкерт. Шулай итеп ул җитәрлек конкретлык белән гәүдәләндерелә. Шигъри сөйләмнең адресаты исә тышкы яктан ачык сурәтләнми. Чөнки ул гому- миләштерелгән образ. Ләкин аның да рухи һәм социаль тормышы төгәл реалистик детальләр аша бирелгән. Адресат — актив иҗтимагый тормышка килүче яшь егет, түбән катлам кешесе. Аның рухи байлыгы нигездә патриархаль-дини әхлак идеяләреннән генә тора, (шуңа күрә автор аңа мөрәҗәгать итүнең динидидактик формасын сайлаган да). Адресатны, бер яюан, изелгән сыйныф вәкиле булу хәле үзенең кешелек хокуклары өчен көрәшкә этәрсә, икенче яктан аңарда «шартларга яраклашуы теләге дә юк түгел, һәм менә шул — кинәт яктыга чыгып, кая китәргә белмичә каранып, икеләнеп торган яшь кешегә, лирик герой кайнар үгет белән мөрәҗәгать Поэманың (әсәрне шулай дип атарга була) сатира өлешендә дә, нәсихәт укыган урыннарында да кискенлек, югары идеялелек мотивлары юк шикелле. Бу хәл кайбер тәнкыйтьчеләргә поэманы зәгыйфь әсәр дип билгеләргә урын калдырган. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк: «йомшак» форманы тормышны аңлый гына башлаган әлеге адресы таләп итә, аны шундук ачык сыйнфый көрәшкә өндәп булмый. Әсәрнең кызыклы моментларыннан берсе шул: лирик герой үзе атеист (югыйсә ул дини әсәргә пародия язарга керешмәс иде), ләкин автор аллага ышанучыларга үзләренчә фикер йөртергә урын калдыра. Әйтергә мөмкин — ул аларга хөрмәт белән карый, рәнҗетмәскә тырыша. Поэмада «Собатэл-гаҗизин» китабына карата да ким- сетү-мыскыллау юк, тик борынгыча язылган дидактик әсәр эчтәлегенә мөнәсәбәтле йомшак юмор гына бар. Гомумән, сәнгатьчелеге ягыннан бу поэманы М. Гафуриның уңышлы әсәрләреннән берсе дип карарга мөмкин. Поэманың мәгълүм дәрәҗәдә танып белү әһәмияте бар — ул шул заман кешеләренең (демократик интеллигентның, кара халыктан чыгып, яктыга омтылган яшь кешенең һ. б.) реалистик образларын күрсәтә алган әсәр.