КУЛЬТУРАБЫЗ ҮСЕШЕ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Матбугат әсәрләрен барлау, туплау, тулы исәбен алу һәм аларның елъязмасын чыгарып бару — дәүләт күләмендәге әһәмиятле эш. Татарстан дәүләт китап палатасы илебездәге иң өлкән палаталарның берсе булуына карамастан, республика басмаларының елъязмаларын әзерләү соңгы елларга кадәр эзлекле төс ала алмады. 1925, 1938- 1940 еллардагы китапларны теркәгән күрсәткечләрне искә алмаганда. Бөек Ватан сугышыннан соң чыккан басмаларның елъязмалары гына басыла барды. Татар китабының ретроспектив библиографиясен төзүдә соңга калуның үз сәбәпләре бар. Шуларның иң мөһиме — китап палатасының мөстәкыйль учреждение буларак озаграк формалашуы. Аның биографиясе 1920 елда Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге каршында оештырылган библиография бүлегеннән башлана. Тиздән Татарстан дәүләт нәшрияты каршында яңа библиографик бүлек оештырыла, ә 1923 елда Татарстан Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы Академүзәктә библиографик бюро ачыла. Бюро кыска гына вакыт эчендә 1917—1925 елларда чыккан татар китапларын туплау белән бергә аның регистрацион күрсәткечен төзү эшенә дә керешә. 1925 елның ахырында Татарстан Халык Комиссарлары Советы әлеге библиографик бюро нигезендә Татарстан дәүләт китап палатасы төзү турында карар кабул итә. Мөстәкыйль учреждение итеп танылса да, үз бинасы булмау һәм финанс яклары акрын хәл ителү сәбәпле, китап палатасы 1927 ел башыннан гына эшкә керешә. Әмма бу юлы да аерым учреждение сыйфатында түгел, ә Татар мәдәния- ты йортының бер бүлеге булып кына оеша. Зур авырлыкларга карамастан, китап палатасы үз эшен тиз арада тәртипкә сала, уңышлы гына эшли башлый. Бер ел эчендә революциягә кадәр һәм аннан соң басылган 13 меңлек китап фонды туплый, башка өлкә һәм республикаларда чыга торган татарча басмаларны системалы рәвештә алып баруны җайга сала, 1925—1927 елларда чыккан татар китапларының исемлеген төзи. 1925 елда дөнья күргән басмалар турындагы белешмә басылып та чыга. Татар библиографиясен төзүгә җиң сызганып керешкән палата яңа үзгәрешләргә дучар була, — аны Үзәк Көнчыгыш китапханәсенә кушалар. Тиздән китап палатасы һәм Үзәк Көнчыгыш китапханәсенең төп фондыннан яңа, Академик китапханә оештырыла, китап палатасы чынлыкта эшләүдән туктый. Бу елларда китап продукциясен теркәү эше белән Татарстанны өйрәнү җәмгыяте һәм В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсе бераз шөгыльләнеп ала. 30 нчы елларның икенче яртысында Татарстан китап палатасы яңадан торгызыла. Ләкин бу вакытта аның китап фонды инде таркалган була, картотекалар бутала, китап палатасындагы хезмәткәрләр алышына... Китап елъязмаларын төзү эшенә яңабаштан тотынырга туры килә. Илебезгә фашистлар һөҗүме белән бу эш тагын тукталып кала. Шул рәвешле, китап палатасының үткәненә кыскача гына күз салып алу бездә регистрацион библиографиянең артка калу сәбәпләрен ачык күрсәтә. Бөек Ватан сугышыннан соңгы беренче елларда китап палатасы агымдагы басмаларны исәпкә алу белән шөгыльләнә, 1946 елдан башлап даими рәвештә «Китап елъ- язмавларын чыгарып килә. Ләкин элек чыккан китаплар библиографиясен төзү эшенә ныклап торып керешү мөмкинлеге булмый әле. Бөтенсоюз китап палатасы ярдәмендә Татарстан китап палатасы кадрлар белән ныгытылгач кына ретроспектив библиография төзү игътибар үзәгенә куела. 1973 елда шундый хезмәтләрнең беренчесе, 1941—1945 елларда Татарстанда чыккан китапларны теркәгән «Китап елъяэмасыв дөнья күрде. 60 нчы еллардан башлап китап палатасы Октябрь революциясеннән алып Бөек Ватан сугышы елларына кадәр илебезнең төрле почмакларында чыккан татар китапларының ретроспектив библиографиясен төзү эшенә тотынган иде. Менә шул хезмәтнең 1917 елның ноябреннән 1929 елның ахырына кадәр чыккан татар китапларын эченә алган өлеше 1979 елның азагында басылып чыкты. «Татар китаплары. Библиографик күрсәткеч. I томв дигән бу белешмәне китап палатасы директоры Ә. Хисамова, библиографлары Ф. Сабитова һәм Р. Сафина төзегән. Белешмәдәге кереш сүздән күренгәнчә, хәзер китап палатасы 1930—1940 елларда чыккан татар китаплары турындагы икенче томын әзерли. Белешмәнең беренче томында илебез М нең төрле почмакларында чыккан 4089 татар китабы теркәлгән. Китаплар оригинал телендә библиографияләнгән, тасвирлана торган китапларның исемнәре рус теленә да тәрҗемә итеп бирелгән. Бу елларда чыккан татар китаплары нигездә гарәп язуы белән басылган. Шуңа күрә аларның исемнәрен гамәлдәге графикада бирү — шактый катлаулы эш, һәм, әйтергә кирәк, тезүчеләр бу бурычны уңышлы башкарып чыкканнар. Белешмәгә кертелгән китаплар аерым фән һәм темаларга бүлеп системалашты- рылган. Меңләгән китапның, кайсы фән һәм темага каравын билгеләү өчен, төзүчеләр һәрбер басманың диярлек эчтәлеген ачыкларга тиеш булганнар. Гарәп шрифты белән басылган меңләгән китапның эчтәлеге белән танышу өчен зур көч һәм күп вакыт сарыф ителгән. Белешмәдә китапларның библиографик тасвирлану һәм классификацияләнү дәрәҗәсе уңай тәэсир калдыра. Тик шунысын гына искәртеп үтми мөмкин түгел: күп кенә китапларның кайсы типографиядә басылуы, яки кайсы оешма тарафыннан чыгарылуы турындагы мәгълүматлар тулы- сынча китерелмәгән. Ә бу мәгълүматлар матбагачылык тарихы өчен гаять әһәмиятле; рус телендәге китапларның ретроспектив библиографиясен төзегәндә, мәсәлән, әлеге мәсьәләгә бик нык игътибар ителә. Ретроспектив библиография төзү — бик күп көч сорый торган хезмәт. Вакыт үткән саен элек басылган китапларны табу кыенлаша бара. Ә гражданнар сугышы елларында чыккан китапларның күпчелеге инде югалган, вакытында аларны китапханәләргә туплау эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек тә булмаган. 1928 елларга кадәр рус булмаган халыклар телләрендә чыккан китапларны исәпкә алу ил күләмендә тәртипкә салынмаган булуын исәпкә алсак, татар басмаларын барлауның никадәр кыен булуы яхшы аңлашыла. Әлеге библиографик белешмәне төзүчеләр Казан дәүләт университеты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы китапханәләрендә В. И. Ленин исемендәге Татарстан АССР фәнни китапханәсе. В. И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе, Бөтенсоюз дәүләт китапханәсендә, Башкортстан китапханәләрендә сакланучы меңләгән басмаларны барлап, тикшереп чыкканнар. Сүз уңаенда әйтеп үтик, Ленинградтагы М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге публичный китапханә фондында сакланучы татар китаплары да барланса, белешмә тагын да тулырак чыккан булыр иде. Төзүчеләр хезмәтнең кереш өлешендә 1917—1929 елларда чыккан барлык татар басмаларын барлап бетерә алмадык дип искәртеп үтәләр. Моңа, бер яктан, бигрәк тә 1917—1922 елларда чыккан басмаларның күбесе безнең көннәргә хәтле сакланмавы сәбәп булса, икенчедән, бу мораль яктан искергән дип, татар телендәге китапларның бер өлеше 30 нчы еллар башында юкка чыгарылуы белән дә бәйләнгән. Шуның өстенә, төзүчеләр китапханәләрдә сакланып калган барлык басмаларны да табып бетерә алмаганнар. Мәсәлән, Совет властеның беренче декретлары «Җир турында декрет». «Солых турында» декрет басмалары белешмәдә күренми. Алар 1918 ел башында Петроградта татар телендә 100 әр мең тираж белән басылган, хәзер Бөтенсоюз китап палатасында саклана. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе чыгарган китапларның дистәгә якыны шулай ук белешмәгә кермәгән, һәрхәлдә, төзүчеләрнең белешмәне тагын да тулырак итү өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланып бетерә ал- маганлыклары күренеп тора. Инде әйтеп үтелгәнчә, библиографиягә 4089 басма теркәлгән. Югарыда китерелгән фактлар 1917—1929 елларда чыккан татар китапларының бу сан белән генә чикләнмәгәнен раслый. Илебез тарихының иң авыр елларында да татар матбугатчылыгының шактый зур масштаблар белән үсүен күрәбез. Бу чорда һәр елны уртача 340 лап исемдә 1 миллион 600 мең данә китап чыгып килгән. Илебездә китап басуның торышы турындагы төрле хезмәтләрдә, әлеге елларда татарча китап басу сан ягыннан рус һәм украин телендәге басмалардан гына калышкан, дип искә алына. Татар телендә совет матбугатына В. И. Ленин да зур әһәмият биргән. Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк татарлар яши торган төбәкләрдә татар совет матбагачылыгы оештырыла, аерым фронтларда татар телендә төрле листовкалар, брошюралар басу җайга салына. Белешмәдән күренгәнчә, 1917—1929 елларда татар телендә китап басу Казан, Мәскәү, Уфада дәвам итә. шуның өстенә Петроград, Самара, Астрахань, Саратов, Екатеринбург (Свердловск), Сембер (Ульяновск), Новосибирск. Томск, Чиләбе, Троицк, Вятка, Стәрле- тамак, һ. б. шәһәрләрдә дистәләгән татар китаплары басылып килә. Күп кенә төбәкләрдә татар телендә китап басу Октябрь революциясеннән соң гына башланып китә. 1917—1929 елларда чыккан басмаларның эчтәлеген, тематикасын тикшереп чыгу үзе бер зур хезмәт таләп итәр иде. Без шуны гына күрсәтеп үтәбез: Совет властеның беренче елларында татар телендәге китапларның төп эчтәлеге социалистик революция җиңүләрен яклау, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү, совет хөкүмәте көн тәртибенә куйган бурычларны аңлату, халык хуҗалыгын торгызу кебек темаларны яктыртуга багышланган. Бу елларда В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыруга, марксизм-ленинизм тәгълиматын пропагандалаучы әсәрләргә зур урын бирелә. Китап репертуары эчтәлегеннән күренгәнчә, татар совет китабы партия һәм совет органнарының актив ярдәмчесе, пропагандисты ролен үтәгән. Шул ук вакытта дәреслекләр, уку әсбаплары төрле фәнни-популяр, практик китаплар да күп басылган. Бу чордагы басмалар үзләренең эчтәлеге ягыннан күп кырлы, киң тематикалы булулары белән аерылып торалар. Китап репертуарының шактый зур өлешен матур әдәбият әсәрләре, тел һәм әдәбият белеме буенча чыккан басмалар тәшкил итә. Физика, математика, химия, табигать бе леме фәннәре буенча басмаларның күбесе рус теленнән тәрҗемә ителгән, татар авторлары тарафыннан язылганнары да аз түгел. Шунысы кызыклы, марксизм-ленинизм тәгълиматы, партия һәм совет төзелеше, юридик фәннәр, авыл хуҗалыгы, медицина, тарих буенча басмалар арасында авторларның күпчелеге татар зыялылары. Бу белешмәнең дөньяга чыгуы, басма мирасыбызны барлау юлында зур уңыш булу белән бергә, халкыбызның культура үсешен күрсәткән елъязма да булып тора. Ул киң катлау укучылар, галимнәр, студентлар, китапханәләр өчен кыйммәтле белешмә. Библиографик күрсәткечнең укучылар өчен тагын бер уңай ягы — аның каталог формасында эшләнүендә, ягъни, анда, китапларның тасвирламалары белән бер рәттән, һәр китапның кайсы китапханәдә һәм нинди шифр астында саклануы турында мәгълүматлар да китерелгән. Билгеле булганча, Татарстан китап палатасы алдында бөтен татар китабы репертуарын эченә алган күрсәткеч төзү бурычы тора. Инде укучы 1930—1940 елларда чыккан басмаларга багышланган белешмә чыгуын көтә. Шуның белән совет чорында басылган татар китапларын барлау, нигездә, тәмам булачак. Революциягә кадәр чыккан басмалар турындагы белешмә дә зур игътибар һәм фәнни төгәллек белән әзерләнсен иде.