Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕЧКЕНӘ РЕЦЕНЗИЯЛӘР

СИБГАТ ХӘКИМ. ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ - ШАГЫЙРЬ язмышы. Әдәби-публицнстнк мэка ләләр Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. Сибгат Хәким — барыннан да элек шагыйрь, тирән хисләр, катлаулы кичерешләр дөньясына чумган шагыйрь Шагыйрьлек аның мәкаләләрендәге бер үзенчәлек булып та сокландыра. Аларның һәркайсы диярлек шигъри күренешләр, образлы фикерләү, тирән хнсләр дөньясыннан үсеп чыккан кебек. Чөнки безнең алда — шагыйрь уйланулары, проза теле белән әйтелгән шигъри фикерләр. С. Хәким китабының эчтәлеге бик бай һәм катлаулы. Анда милли поэзиябез, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле күп төрле һәм җитди мәсьәләләр күтәрелә Китаптагы унөч бүлекнең һәркайсында зур темаларга багышланган мәкалә-язмалар урнаштырылган Композицион яктан да китап уңышлы төзелгән. С. Хәким — бөек Ленинга багышланган поэмалар, шигырьләр. жырлар авторы. Ленин темасы аның поэзиясенең үзәгендә тора, иҗатының проблематикасын, идеятематик юнәлешләрен билгели. Шуңа күрә шагыйрьнең әдәби-публицнстик мәкаләләре җыентыгы да Ленин темасы белән ачылуы бик табигый Автор «Җирнең иң бөек төшеннән». «Данлы як, бәхетле як». «Мин Ленинның язмаларын укыйм» дип исемләнгән мәкаләләрендә әдип Ленин темасының зурлыгы, тирәнлеге хакында уйлана, үз иҗатында бу теманың ничек ачылуы турында яза. С. Хәкимнең беренче ике китабы — «Пар ат» һәм «Шагыйрьнең балачагы» Бөек Ватан сугышына кадәр басылып чыга. Билгеле булганча, бу поэмаларның икесе дә Г. Туканга багышланган. Тукай темасына шагыйрь әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә дә әйләнеп кайта. Алар китапның икенче бүлегендә урын алганнар. Җыентык та шул ук бүлекнең бик мәгънәле исеме белән — «Халык язмышы — шагыйрь язмышы» днп аталган. «Поэзиядә Тукай кебек, Җәлил кебек юлыңда мәңге янып торган исемнәр кирәк» — Бүгенге әдәбиятка аксакал әдип әнә шундый таләп куя. Шуңа күрә ул М. Җәлилнең батырлыгы «Моабит дәфтәрләре»ндә гаять югары дәрәҗәгә күтәрелгән шигъри осталыгы хакында да дулкынланып яза. Китаптагы мәкаләләрнең барысын да берләштергән лейтмотив — татар поэзиясенең казанышлары белән горурлык хисе — биредә үзенең иң югары ноктасына күтәрелә «Мин горур, Муса Җәлил Берлинның «Дуслык йортыжда дөнья әдәбиятының даһилары булган Гете. Шиллер. һейнелар арасында утыра», дип яза С. Хәким. Шагыйрь татар поэзиясенең бүгенге хәле, төп үзенчәлекләре һәм үсеш тенденцияләре, шигъри осталык, туган тел һәм аның поэтик мөмкинлекләре. классик әдипләр һәм бүгенге шагыйрьләр өчен халык иҗатының роле кебек зур һәм катлаулы мәсьәләләр күтәрә. «Күңелдән юылмаган эзләр» дип исемләнгән бүлеккә аерым тукталып үтәсе килә Биредә урын алган материалларның барысын бергә шагыйрь үзе «эзләнү- }йланулар, кыска-кыска язмалар» днп атый. Чыннан да. бүлек махсус исемнәр белән аталган аерым язмалардан тора һәм шагыйрьнең сугышта үткән юлын күз алдына китерә. Монда кайнар публицистика белән сугарылган язмалар да («Сугышның бер көне», «Сугышның дүрт елы...»), моңсу истәлекләр дә («Туй»), үзәк өзгеч күренешләрне сурәтләгән парчалар да («Кунак») бар. Аларның кайберсе үзеннән-үзе шигырьгә, поэзиягә атлыгып тора кебек. Кайбер өзекләр исә шагыйрьнең аерым әсәрләрен, аларның тормышчан нигезен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Мәсәлән. «Сары капкалы йорт» поэмасы героеның прототибын. «Фронтта беренче көн», «Ржев читендә». «Урман җуйган иске матурлыгын» һ. б. ш. шигырьләрне ... Бер карасаң, бу бүлек җыентыкның гомуми яңгырашына. стиленә сыеп бетми кебек. Анда «мәкалә» днп аерып алырдай язмалар юк дәрәҗәсендә Шулай да бу истәлек-уйлануларын язып, шагыйрь тирән хөрмәткә лаек эш башкарган. Алар поэзиянең көндәлек тормыш белән бәйләнеше, әдәби хәрәкәт, шагыйрьнең иҗат лабораториясе турында мәгълүматыбызны арттыралар. карашыбызны киңәйтәләр. С. Хәкимнең тәнкыйтьче буларак осталыгы хакында да берничә сүз әйтеп үтәргә кирәк. Аерым мәкаләләр композицион яктан да шигъри әсәрләрне хәтерләтәләр. Әйтик. «Җирнең иң бөек төшеннән» мәкаләсе ЛениноКокушкино музеендагы уйланулардан башлана да. татар халкы, бөтен совет халкы язмышына, дөньякүләм иҗтнмагый-политнк проблемаларга күчә. Сүзне зур булмаган бер күренештән башлап, тирәнәйтеп, киңәйтеп җибәрү — поэзиядә генә түгел, әдәби тәнкыйтьтә дә. җөмләдән, С. Хәким мәкаләләрендә дә күптән урнашкан уңышлы алым. Ә кайбер язмаларда шигырьгә хас формаль сыйфатлар да (мәсәлән, деталь-мотив- лар) күзгә бәрелеп тора. Шагыйрь аерым әдипләрнең иҗатына, характерына, эш стиленә хас һәм бер тапкыр укыгач та хәтердә калырдай детальләрне бик оста куллана. Тарас Шевченко турында, мәсәлән, ул болай ди: «Шевченко бөтенләе белән моңнан гыйбарәт». Муса Җәлил турында: «Ягымлы, бераз каударлана. күзендә терекөмеш гел җемелдәп тора...» —дип яза. Бер җөмләдә Хәсән Туфанга мондый характеристика бирә: «Куен дәфтәрен, яшел каралы авторучкасын чыгарып, җыелышта, хәтта мунча ишеге төбендәге урындыкта, мәҗлесләрдә гел нәрсәдер язып утыручы фанатик Туфан. » Мәкаләләрнең исемнәре дә тирән мәгънәле тәгъбирләр, афористик җөмләләр белән аталган: «Шигърияткә — чәчәкләр», «Күңелдән юылмаган эзләр», «Камай чишмәсенең суы җырлата», «Моң барында шагыйрь бетми...» Кайбер мәкаләләрнең төп мәгънәсе, төп идеяләре әнә шундый тирән мәгънәле афоризмнарга нөкләтелгән кебек Ә инде шагыйрьнең түбәндәге сүзләре бүгенге поэзия турындагы уйлануларына бер сөземтә булып аңлашыла «Шагыйрь кеше күңеленә юл эзли. Төрле шагыйрь төрлечә эзли. Берәүләр йомгак итеп тәгәрәтә ул юлны. Муса Җәлил шул йомгак буенча барырга кушкан». йомгаклап әйткәндә, Снбгат Хәкимнең «Халык язмышы — шагыйрь язмышы» китабын язучылар һәм әдәбият белгечләре генә түгел, киң катлау укучылар да зур кызыксыну белән каршы алгандыр дип уйларга нигез бар. ФАТИХ УРМАНЧЕЕВ. РАДИК ФӘИЗОВ. ЮЛДА. Хикәяләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979. Яшь ана биләүсәгә төргән нарасыен йоклата. Сипкеле дә кайтып бетмәгән йөзендә уйчан елмаю, күзләрендә — ниндидер бер сагаю. хәвефләнү бар. Ишегалдында уйнаган малайлар тупны югары чөеп, аның баласы өстенә төшермәсләрме? Әнә теге шаян кызчык ком сибеп, бәбкәсенең күзенә ялгыш кертсә?! Тормышның үзе кебек барысы да бик гади һәм барысы да бик катлаулы... Дөнья ул кискен, конфликтлы мәлләрдән генә тормый, аның гадәти көннәре, гадә- ти кешеләре күбрәктер дә әле. һәм бу чынлыкны йөгерек тасвир, бер күз салу белән генә күрсәтә-аңлата алмыйсың. Шуңа күрә Радик Фәизов ашыкмый-каба- ланмый, тәфсилләп яза. Кайбер очракларда ялыкты- тыра төшсә дә, мондый басынкылык, җентекләү барысын да төптән, төрле яктан уйлап карарга, кешеләрне һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләрне төрле бизмәнгә салып үлчәргә мөмкинлек бирә. ...Егерме ел колхозда председательлек иткән Мәрдәк җиде төн уртасында уянып, үзүзен хөкем итеп утыра. Тәҗрибә дә зур. җе- гәр дә бар әле. Әмма «кулык маңгай өстенә куеп гел киләчәкне күзәткән» Мәрдәк — юк! Аның күңелен, рухи картаю шушы микәнни, дигән пошыну били... Биредә ниндидер гайре табигый вакыйга да сурәтләнмәгән, мәгәр ул булса да. хикәя билгеле бер вакыт һәм хәрәкәт кысаларында гына калмас иде, аның хикмәте— күп мәгънәле детальләрдә, кызыклы характерда. Ялангач ботагы белән өй почмагын тырмап утырган каен да тынгы бирми Мәрдангә. «Иртәгә үк чабып төшерергә кирәк ул ботакны!» Ләкин тормышта бер селтәнү белән генә барысы да хәл ителми Картаеп килүче председательнең җанында уйнаган давыл да, якыннаи- рак карасаң, шундый каршылыклар өермәсе бит Аны җиңел генә таратып-тыныч- ландырып буламы соң? Шуңа күрә эченнән тынарга мәҗбүр Мәрдән, килешергә мәҗбүр: «Кисмәскә ул ботакны, тора бирсен. Аннан гына өй почмагы таралып төшмәс әле_» Хикәядә вәгазь, үгет-нәсихәт юк. язучы тормышта үз урыныңны табуның, яшәү мәгънәсенә төшенүнең җиңел булмавын искәртә, шул рәвешле, безне кеше һәм аның тормыш юлы турында уйлануларга алып керә. Юл образы китапта туры мәгънәсендә дә, символик төшенчә буларак та кабатланып килә. Балалар ерак юлга чыгып, зурлар дөньясының сәер тарафларына күз салалар («Әбигә, кунакка»). Партком секретаре Сайкомга барганда үзенең әм башка кешеләрнең тор- мыш-яшәеш принциплары турындагы уйлары белән күзгәкүз кала («Юлда»). Хезмәт юлына аяк басып кына килгән яшь эшченең ялгышуында тәҗрибәле мастерның кешеләргә булган ышанычы сынала («Үпкә»). Ләкин бу очракларда да хикәянең мәгънәсе ниндидер вакыйгага, фактка гына кайтып калмый, язучы һәр сүзнең, хәрәкәтнең, гамәлнең эчке мәгънәсен табарга омтыла. Ул кешенең зур күңел дөньясын гади һәм табигый сурәтләве белән ышандыра. «Авылым хатлары*н укыганда, бу үзенчәлеккә аеруча игътибар итәсең. Бер-ике штрих белән генә тасвирланган аерым кешеләр аша халыкның рухи хәзинәсе, яшәү- чән нигезе ачыла. Шул ук вакытта арабызда тормышның кадерен белмәүче. матурлыгын күрмәүчеләр дә очрап куя бит. Язучы күңелен аларның язмышы сыкрандыра һәм әлеге борчылу-сыкрану мотивы хикәядән хикәягә күчеп бара. Әлбәттә, китаптагы барлык хикәяләрнең дә «йөзе килеп» бетмәгән әле. Бигрәк тә тискәре геройларны берьяклырак тасвирлау үзен сиздерә: еш кына аларның эшхәрәкәтләре психологик яктан нигезләнеп җитмәгән. Әмма «бик кодрәтле, усал хатын» Гатүфә апа, «чуар 12 «К. У.» № 8 177 йөрәкле», мыштым «Зәхмәтутла»лар ачык дәлил: укучының хәтерендә калырлык Жанлы образлар иҗат итәргә көче-мөмкннлеге бар язучының. Ул инде үз юлын табып килә. Ә юлның дәвамы булырга тиеш. Янд үрләргә илтүче дәвамы. ӘНВӘР ХУЖ.ИӘХМӘТОВ. О И. Г. ГИЗЗАТУЛЛИН. ЗА ЩИЩАЯ ЗАВОЕВАНИЯ ОКТЯБРЯ. М . «Наука». 1979 1918 елның язында, интервентлар һәм акгвардиячеләргә каршы аяусыз сугышлар башлангач, регуляр Кызыл Армия төзү һәм революция дошманнарын тармар итү максатларында күп кенә хәрби учреждениеләр төзелә. Алар арасында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе дә була. Коллегия Үзәк мөселман комиссариатының хәрби бүлеге нигезендә 1918 елның 31 маенда оештырыла. Аның председателе итеп күренекле татар революционеры Мулланур Вахитов билгеләнә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе гражданнар сугышына багышланган китапларның күбесендә искә алына Ләкин И. Гыйззәтуллнн монографиясе — әлеге коллегиянең төзелү тарихын һәм эшчәнлеген бөтен нечкәлекләре белән тикшергән, гомумиләштергән беренче хезмәт. Китап ике бүлектән тора. Аның беренче бүлеге Кызыл Армиянең милли гаскәри частьларын төзү һәм аңа җитәкче кадрлар әзерләү буенча Үзәк мөселман хәрби коллегиясе алып барган эшкә, икенчесе Үзәк коллегиянең политик-агарту эш- чэнлегенә багышланган. Документаль чыганакларны яхшы белү һәм тикшеренү темасына кагылышлы әдәбиятны җентекләп анализлау авторга кызыклы нәти- жәләр ясарга мөмкинлек биргән. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе 1918 — 1920 елларда башта Мәскәүдә. аннан Казанда эшли. Гражданнар сугышы барышында аның штаты арта, структурасы ачыклана. Автор коллегиядә политбүлек начальнигы булып эшләгән Камил Якубов. язучыкомнссар Шамил Усмановлар турында яңа, кызыклы мәгълүматлар китерә. Ул елларда коллегия эшендә актив катнашкан башча кешеләр турында да жентекләбрәк сөйләнсә, әл- б ттә. тагын да яхшырак булыр нде. Коллегия эшендә актив катнашкан А Маликов. мәсәлән, күренекле хәрби хезмәткәр булып җитешә Совет дипломаты һәм язучы Н Равич үзенең истәлекләр китабында аның турында болай дип яза: «1924 елда А. Маликов Кызыл Байраклы Аерым Кавказ армиясе штабының дүртенче бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. Ул Төркияне бик яхшы белә, төрекчә бик чиста сөйләшә, укый һәм яза. чик буендагы һәр ноктаны картага карамыйча да әйтеп бирә ала иде». Үзәк коллегиянең Кызыл Армия өчен милли частьлар төзүдәге роле аеруча зур 1918 елның февраль ахырында ук М. Вахитов рус һәм татар газеталары аша «мөселман социалистик армиясенең кызыл әләмнәре астына» чакыру белән чыга 1918 елның маенда Казанда Нурмөхәммәт Алимов командалыгында беренче социалистик мөселман полкы оештырыла. Озак та үтми, татар хәрби подразделение- ләре Совет власте дошманнары белән көрәштә шөһрәт казаналар. Казанны акгвардиячеләрдән һәм акчехлар- дан саклаганда зур батырлыклар күрсәтәләр, татар батальоннары һәркайда тәртипле һәм куркусыз булулары белән аерылып торалар. Үзәк коллегия Ю Ибра һимов, М. Крымов. X. Мәу- летов, Я. Чанышев кебек куп кенә элекке татар офицерларын Кызыл Армиягә хезмәткә тарта һәм. шуның белән беррәттән, Мәскәүдә һәм Казанда мөселман хәрбиләрен әзерләү буенча курслар ача, яңа төзелгән милли частьларда, шулай ук халык арасында эшләү өчен политработннклар әзерли. Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политик-агарту эшчәнлеге политик, хәрби» агитацион әдәбият, дәреслекләр һәм газеталар бастырып чыгарудан, кызылармиячеләр арасында укый- яза белмәүчелекне бетерү өчен көрәшүдән һәм аларга культура хезмәте күрсәтүне оештырудан гыйбарәт иде. дип билгеләп үтә автор һәм коллегиянең бу юнәлештәге хезмәтләренә жентекләп туктала Әлеге эшчәилекнең нинди нәтижәләр бирге лә киңрәк яктыртылган булса, хезмәт тагын да тулырак төс алыр иде. Тулаем алганда. И. Гыйззәтуллии татар халкының революция казанышларын саклауга керткән зур өлеше. туган ягыбызда ленинчыл милли политиканың гамәлгә ашырылуы турында кирәкле, кызыклы китап язган. А. Л. ЛИТВИН, тарих фәннәре докторы, профессор. ШАМИЛ МАННАПОВ. ӘТИ УРМАНЫ. Нә.-ерләр. парчалар, хикәяләр Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1979 Шамил Маннапов — әдәбиятка тормыш тәҗрибәсен шактый туплап килгән автор. Солдат хезмәте, университет, партия югары мәктәбе. журналистлык Тормышка үз карашыңны булдыру һәм кешеләргә үз фикереңне белдерү өчен «университетларның һәртөрлесе дә файдалы. Шунысы характерлы, соңгы елларда Шамил иҗади эзләнүләрен ике юнәлештә алып бара башлады Беренчесе аның өчен шактый таныш өлкәдә — поэзиядә булса, икенчесе — кешедән өлгергәнлек, характерның ныгуын таләп итә торган проза өлкәсендә. Әйе, проза әсәре язар өчен күңелнең бер талпынып алуы гына җитми. Хикәяче вакыйгаларның «мөгезеннән» эләктереп ала белергә һәм вакыйгалар агышында. характерлар бәрелешендә тормыш фәлсәфәсе нең бер үзенчәлекле ягын ачарга тиеш. Ш. Маннаповның «Әти урманы» дип исемләнгән җыентыгына кергән хикәяләр әнә шундый таләпләрне истә тотып иҗат ителгән. Биредә иң элек кыскалыкка, төгәллеккә омтылу күзгә ташлана. Әсәрләрнең күләмендә генә түгел, сюжет җыйнаклыгында һәм фикер ачыклыгында да чагылган бу кыскалык язучының яшен яктысыдай мизгел эчендә укучы күңеленә эстетик ләззәт бирү, укучы аңында тетрәнү яки гаҗәпләнү, соклану яки нәфрәтләнү уяту максаты белән бәйләнгән. Җыентыкны сөйләмнең образлылыгына ирешергә тырышу да бизи. Урынлы китерелгән чагыштыру фикергә үзе бер сафлык өсти: «Безнең якта җир ябага коя башлау белән җитә «Сабан туе». яки: «Рәсәй җире, улым, безнең халык күңеле кебек бит ул, аз гына кагылдыңмы, чишмә булып ургый ..* Миңа калса. Шамилнең китапка кергән иң уңышлы әсәрләреннән берсен — «Ялвару» дип исемләнгән нәсерне — чәчмә рәвештә язылган шигырь дияргә мөмкин. Дөрес, һәр очракта да автор сүзләр белән, тел белән оста эш итә дип булмый әле. Персонажлар теленә ят булган җөмләләр, кытыршылыклар очраштыргалап куя Бу чатаклыклар хикәяләрнең ышандыру көчен киметә. «Тәмле куллы апа» хикәясендә, мәсәлән, «Аның кояшта янган куллары ипине шундый оста әйләндерә ки, цирктагы жонглер да алай булдыра алмас», дигән жөмлә бар. Сугыш чорындагы авыл баласының «цирктагы жонглер» белән чагыштыруы урынсыз яңгырый. Мондый мисалларны тагын китереп булыр иде. Беренче хикәяләр җыентыгы белән автор нинди мәсьәләләр күтәрә соң? Дөресен әйтергә кирәк, хикәяләрнең күпчелеге күңелдә әйбәт тәэсир калдыра. Мәсәлән. «Тәмле куллы апа* хикәясенең сөземтәсен. бер сүз белән, яхшылыкка — яхшылык дип атарга мөмкин. Безнең халыкта ипи гомергомергә иң олы байлык саналган. «Ризыктан зур булма», ди ул. Кайчандыр Сәгъдия апа (әлеге хикәянең герое) пешергән ипигә сокланып-кы- зыгып караган, сирәк-мирәк булса да шул ипинең тәмен татыган малайлар үскәч игенче булалар һәм Сәгъдия апаларына күчтәнәч итеп үзләре иккән ипине алып киләләр. Шушы хәл образларның җанлылыгын һәм кешелеклелеген тагын да көчәйтеп җибәрә. «Кибән башы» әсәре дә икмәккә, игелеклелеккә мәдхия булу ягыннан әлеге хикәягә аваздаш. Ул кайбер мотивлары белән башка әсәрләрне хәтерләтсә дә. яцача чишелеше белән укучыны җәлеп итә. Бер генә мәртәбә тешләнгән ипи телеме хикәя героеның күңелендә үзенчәлекле ассоциация тудыра. Ул әтисе тешләп киткән «кибән башы»- нын авыз суларын китереп, кызыктырып торуы турында сөйли. Ләкин шул ипинең тарту көче әтисен сугыштан исән-сау кайтарсын өчен «кибән башын» ашамый түзә... Еллар үткәч, чүплеккә ташланган ипи телемен күреп: «Ул да үзен ташлап калдыручының яңадан кадерләп кулына алганын көтәдер шикелле тоелды миңа». дигән нәтиҗә ясый. Кырыс, әмма төгәл чагыштыру. Уйландырырлык, гыйбрәтле сүзләр! Икмәк кадере, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте хакында гамь әнә шул рәвешле хикәядән хикәягә күчә. Сугыш елларындагы авырлыкларны искә алу, шуның аша бүгенге көн матурлыкларын күрсәтү алымын сайлау да уртак пафосны, интонацияне ассызыклап бара. Гомумән, Ш. Маинапов үткән белән бүгенгене параллель куеп сурәтләргә ярата Бу аның язу стилендәге бер үзенчәлек булып төсмерләнә, әсәрләренең актуаль яңгырашын. тәрбияви көчен арттыра. Сүзне йомгаклап, җыентыкның нигезе өметле хикәяләрдән төзелгән, алар- ның уңышы — Шамил Маннаповның үзе сурәтләгән мохитне, кешеләрне яхшы белүендә, яратуында, вакыйгаларга битараф калмыйча үз мөнәсәбәтен белдерә баруында, дип әйтәсе килә. Алдагы әсәрләрендә дә ул әнә шул юнәлештә үсәр төсле тоела. ФӘНИС ЯРУЛЛИН.