Логотип Казан Утлары
Очерк

КАҺАРМАН

 

Кеше яши җыр булып ич Салкынча Иж-Буби елгасы буенда йөри идем. Көзге таби- а ьиең гүзәллегенә хозурланып барганда тонык кына булып бер җыр ишетелеп китте. Гөлбакчадай Туган илне Күз нурыдай сакларга, Асаф кебек батыр уллар Бик күп безнең якларда. Совет Армиясе сафларына китәргә җыенган авыл егетләре җырлый иде. Бу җыр Әгерҗе якларында ел саен ике мәртәбә яңгырый Ул Әгерҗе егетләренең Ватанга, халыкка һәм хезмәт ител, туган илебезнең изге чикләрен күз карасыдай сурәтендә яңгырый. ман матрос турындагы җыр олысы-кечесенең теленнән төшми. Бу каһарман - о е турында күп сүзләр ишеткәнем бар. Үзе белән очрашып танышырга ом" | '. I карадым Севастопольгә бер баруымда ул Ерак океан суларында йөз - «де ик . • > Кисповодскида ялда булып чыкты. Ә хәрби матрослар, зур- зур кг.г " иннары риваятьтәгедәй данлы Асафның тормышындагы кызыклы һәм гыйбрәтле хзлпәрие күп сөйләделәр. Ниһаять, 1978 елныц чәчәкле һәм җиңүле май иртәсендә без Асаф Котдусович Абдрахманов белән герои-шәһәр Севастопольдә очраштык. — Матрос дусларым сөйләгәч, быел, мәйтәм, килми калмас бу дип көттем мин сине, — дип кочаклап алды мине хөрмәтле якташыбыз. Чыннан да, кыю табигатьле һәм пәһлевандай таза икән ул. Алты дистәне тутырып, чәче чаларса да, яшьләр кебек җиңел, һәм адымнары нык. Ачык күңелле, шат йөзле— алтмышны һич бирмәссең! Кызык язмышлы, сүзгә бик җор, күлне күргән, күпне белә Ул татар диңгезчеләреннән беренче булып, 1 ранг капитаны дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Советлар Союзы Герое. партиябезгә турылыклы сакларга биргән анты Әгерҗе пеләр күңелендә бу җыр сулмас бер чишмә кебек күптәннән яши. Аны Бөек Ватән с, ' «де зур кыюлык һәм батырлык күрсәткән Иж-Буби авылы егете Асаф Абдрахмановна багышлап чыгарганнар. Көен җирле халык иҗат иткән. Каһар Дан шәһәре Севастополь сүзенең татарча мәгънәсе шушындый. Сапун тавы янындагы Инкер- ма калкулыгына күтәрелеп. Россия дәүләте императоры Екатерина II 1787 елның кызу июнендә нигез салынган Севастопольгә байтак сокланып карап торган. Ул чорның елъязмасы яңа крепость туган көннәрдә зур хәрби бәйрәм булу турында сөйли. Туплар, аның дөньяга килүен белдереп, көчле салют биргән. Аның исеме Босфордан Ла-Маншка кадәр йөрүче дипломатларны, сәүдәгәрләрне һәм хәрбиләрне үзен олылап баш ияргә мәҗбүр иткән. Моннан ике йөз ел элек сызылган география карталары бик төгәл булмасалар да, белгечләр аларда яңа флот шәһәре— Севастопольнең Россия державасының көньяк чикләре өчен нинди әһәмияткә ия булачагын аерым билгеләп куйган, һәм аларның барысы да Севастопольнең данлы киләчәген дәрес күрә алган. Инде ике гасыр буена Кара диңгез ярында Севастополь крепосте горур тесте басып тора. Төзелгәндә «Дан шәһәре» дип аталган Севастополь, ватандашларыбызның батырлыгы мәгънәсе буларак, хәзер Җиңелмәс шәһәр, Герой шәһәр дип тә йөртелә. Ул хәрби крепостьлар тарихында үлемсез ике оборонасы белән аерым урын тота. 1854—1855 елларда Төр- кия, Англия һәм Франциягә каршы Кырым сугышында аның 349 көн дәвам иткән беренче оборонасы Россиянең сугышчан даны елъязмасына алтын хәрефләр белән мәңгегә уеп язылган. Ул дәһшәтле вакыйгага һәйкәл йөзеннән 1905 нче елның 14 маенда шәһәрдә Севастополь оборонасы панорамасы ачыла. Аның авторы — рус панорама сәнгатенә нигез салган Франц Рубо. Аның зше 1854— 1855 елларда Севастополь оборонасында катнашучылар истәлегенә иң зур һәм иң кадерле сәнгать һәйкәлләреннән санала Автор, сугышның рәхимсеэлеген һәм киметмичә, панорамада бәрелешнең иң киеренке күренешләрен биргән. Гаять зур күләмле бу эштә кыю разведчик матрос Кошка, рус солдатларының тоташ каһарманлыгын тасвирлаган күп кенә күренешләр, Кырым сугышының легендар адмираллары В. А. Корнилов, П, С. Нахимов, В И. Истоминның Җанлы портретлары чагылыш тапкан. Аның төп идеясен Ф А Рубо бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның «Севастопольнең бу эпопеясы Россиядә мәңгегә бөек эзләр калдырыр, ченки аның герое рус халкы иде» дигән сүзләре аша ача. Л. Н. Толстой — Севастопольнең беренче оборонасында үзе дә актив катнашкан кеше. Лее Николаевич 11 нче артиллерия бригадасының 3 нче бвтареясында хезмәт ите. Ай ярым 4 нче бастионда сугыша. Дошманның соңгы штурмын кире какканда биш орудияле батареяга командалык итүне үз кулына ала Шуның белән рус сугышчыларының бухта аша кичүен тәэмин итә. Камалган шәһәрдә кырыс, тормышы эчен куркыныч кеннәрне үзе кичермәсе, солдат хезмәтенең һәм батырлыгының бетен тирәнлеген, мәгънәсен хикәяләрендә күрсәтә алмас иде ул. Шәһәрдә мәшһүр язучыга һәйкәл куелган. Скульптор Н. П. Петрова, аның шушы тәвәккәллеген истә тотыл, поручик Л. Н. Толстой бюстын офицер формасы кигән итеп сурәтләгән. Севастопольдә бик күп тарихи вакыйгалар май ае белән бәйле, аларны мәңге ләштерүче һәйкәлләр күп. Биредә Бөек Ватан сугышы вакытында 250 көн дәвам иткән икенче оборона да 1944 елның 9 нчы маенда тәмамлана. Беренче бәрелештән соң 86 ел үткәч, ул чор геройларының оныклары һәм оныкларының оныклары, бабаларының батырлыгын кабатлап, гитлерчыларны шәһәрдән өч көн эчендә куып чыгаралар. Әмма фашистлар оккупация чорында зур вәхшилекләр эшләргә өлгерә. Шәһәрдәге 20 концентрацион лагерьда алар Севастопольне үлем, көчләү һәм кан мәйданына әверелдерәләр. Монда калган 112 мең кешенең 2 меңе генә шәһәрне азат итүнең якты таңын күрү бәхетенә ирешә. һәйкәлләрнең иң олысы, иң мәшһүре — Дан һәйкәле дошман алдында тез чүкмәгән совет халкының түземлелегенә, каһарманлылыгына дан җырлап тора. Аның мәрмәр плитәләрендә Севастополь өчен сугышларда Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган 233 кешенең исеме алтын белән язылган. Асаф Котдусович Бөек Җиңү көнендә шушы һәйкәл алдында бик озак сүзсез басып тора. Ул бу монументтагы исемлектән Татарстан кешеләре исемнәрен дә укый. Геройларның өчесе безнең республикадан. Пулеметчылар командиры өлкән сержант Гыйльми Абзалович Баһаеетдинов (Лениногорск районында туган) һәм орудие командиры өлкән сержант Иван Егорович Кочнев (Алексеевск районыннан) шушы дәһшәтле сугышта дан казана. Батарея командиры кече лейтенант Габделхак Сәгыйтович Умеркин әле дә исән- сау. Казанда яши, укытучы. Севастопольнең героик оборонасы һәм аны азат итү музеенда Г. G Умеркинга багышланган өлеш бар. Сугыш чорының куп кенә рәсемнәре аша анда якташыбызның арысландай сугышуы сөйләнә. 134 нче артиллерия полкының Г. С. Умеркин батареясын фашистлар чолгап ала Хәл гадәттән тыш кыен. Ләкин кече лейтенант солдатлары үзләренең командиры үрнәгендә каһарманнарча сугышалар. Фашистларның ике танкын юк итәләр, җидесен зарарлыйлар. Г. С Умеркин үзе егермедән артык гитлерчыны юк итә. Командирның кыюлыгы һәм осталыгы белән батарея камалыштан тупларын да исән-сау саклап чыга. Севастополь сугышында мондый батырлык үрнәкләре санап бетергесез. Хәзер барысының да иүәлеге мәңгеләштерелгән. Шәһәрдә күренекле совет язучылары Ленин премиясе лауреаты С. С. Смирнов, М. А. Дудин һәм П. Ф. Нилин да була. Алар һәр һәйкәл, музейдагы һәр экспонат белән җентекләп танышалар. Геройларның исемнәрен мәңгеләштергән Севастополь халкына: «Тормышта һәйкәлләрсез яшәү мөмкин түгел. Аларны булдырып, яшь буында кыюлык тәрбияләвегез, батырларны онытмаска өйрәтүегез өчен меңмең рәхмәт сезгә, җиңелмәс севастопольлеләр!» — дип язып калдыралар. Кутуй белән очрашу Кайвакыт кеше тормышта үзе яраткан һөнәрен кыен һәм катлаулы юллар, үзгәрешләр аша үтеп таба. Асаф Котдусович белән дә шулай була. Гади авыл малае, сайлаган һөнәрен кинәт үзгәртел, тормышта үз урынын, үз бәхетен, сәләтен һәм талантын диңгезләрдә һәм океаннарда таба. Ул авиация технигы һөнәрен диңгезчеге алыштыра, гомеренең иң күп өлешен зур җирдән аерылып үткәрергә карар бирә. Малай чагында Асафка хәрби диңгезче һөнәре юрамыйлар. Тулы булмаган урта мәктәптә укыганда укытучылар ул я рәссам, я булмаса әдәбиятчы һөнәрен сайлар дип уйлый. Аларның моңа тулы хокуклары була. 12—13 яшендә үк малайга әдә- бият-сәнгать «җене» кагыла. Ул шигырьләрне йотлыгып укып кына калмый, үзе дә каләмен тибрәтә. Иж-Буби авылы күренешләрен, табигатен-суын сурәтләгән рәсемнәрен олылар да сокланып карый. Җиденче классны тәмамлаганда күңелен бөтенләй уйламаган уй биләп ала. Аның хыялы — очучы булу, океан киңлекләрен иңләү Асаф үз теләген атасына сөйләп бирә. Өч бала арасында бердәнбер улын туган Иж-Бубиыннан ерак җибәрү авыр булса да, Котдус абый аның хыялына каршы төшми: 15 яшьлек Асаф Казан авиация техникумына китә. Казан — Асаф ечеи бөтенләй икенче дөнья. Студент чорының шау-шулы еллары башлана, тормышка караш киңәя. Техникумда татар теле һәм әдәбиятыннан беренче дәрестә үк алар алдына Гадел Кутуй уэе кереп баса. Бу язучы Асаф күңеленә генә түгел, башкаларның күңеленә дә кереп урнаша Бу көннәрнең якты хатирәсе буларак, миндә Асаф Котдусоеичның бер хаты саклана. Ул менә нәрсәләр яза: — Утызынчы еллар ахырында мин әле малай-шалай, студент. Казанны да рәтләп белеп бөтермим. Бөтенесе белән дә җентекләп кызыксынам. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Гадел Кутуй техникумда безнең өчен иң дәрәҗәле, иң хөрмәтле кеше Авыл малайларына кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә тырыша иде. Үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып җибәрде һәм безне актив зшкә тартты. Сәхнәдә, студентлар белән бергә, күп рольләрне үзе башкара иде. Безнең алда бик еш чыгыш ясый. Маяковский, Такташ һәм. әлбәттә, үз шигырьләрен дә укый иде. Гадел Кутуй студентлар белән иркенләп сөйләшергә ярата. Киң күңелле, кече һам энергиясе ташып торган кеше. Кешеләрне бик яратты, студентлар белән тыгыз аралашты. Кыен чакларыбызда рухландыра, кирәк икән, бик тиз ярдәм итә. Ул чакларда студентларга материаль яктан аеруча аяыр булды. Минем рәсем сәнгатенә сәләтем булганга, лозунглар язам, юлбашчыларның портретларын ясыйм. Мондыйлар техникумда өчәү идек. Оешмалардан һәм кибетләрдән алариы бизәү өчен заказлар ала башладык. Шуның белән стипендиябезне арттыра идек. Гадел Кутуй безне мактый иде. Күп вакытта аннан киңәш сорарга туры килә, ә ул. вакытын табып, ярдәм итә иде. Гадел Кутуй минем күңелемдә киң эрудицияле кеше буларак саклана. Техникумның фәнни һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Дикциясе яхшы, темпераменты чыгышлар ясый. Студентлар аны Маякояскийга охшарга телидер дип уйлыйлар. Үсмерлек елларында, бәлки, без ялгышканбыздыр. Әмма минем күз алдымда бүген дә энергияле, тере Гадел Кутуй басып тора. Шагыйрь булып танылып өлгергәч тә. элекке кебек гади, безнең иң якын дустыбыз булып калды. Шуңа күрә аны һәр студент яратты, үз итте. Кеше абруе уз тирәсендәге кешеләргә мөгамәләсе белән яулаиа. Ә Гадел Кутуй безнең һәркайсыбызга яхшы мегамелөдә; ул студентларның укытучысы да, дусты да. киңәшчесе дә иде. А. К. Абдрахманов күренекле татар язучысы Гадел Кутуйда 1935—1938 елларда укый Әдип булачак батырның әдәбият һәм сәнгатькә мәхәббәтен көчәйтүгә зур тәэсир ясаган. Каты сугыш елларында да. аннан соң диңгеэ-океаннарда йөзгәндә дә Асаф Котдусович шагыйрьләребезнең китапларына күз төшерергә вакыт таба алган. Бүген ул үзе дә каләм алып иҗат эшенә чумган. Азов һәм Дунай флотилияләренең тарихыннан очерклар китабы яза. Китапны бизәүне дә ул үзе эшли Училищедан — фронтка Асаф көче яшьтән үк кыю булырга омтыла, батырлыкны һәм тәвәккәллекне фәкать тор-*ышн ң авыр участокларында гына күрсәтергә мөмкин икәнен яхшы аңлый Аның хо. ык-фигыле мәктәптә һәм техникумда укыганда, С Орджоникидзе исемендәге заводта (хззер С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы) авиация технигы булып эшләгәндә үк корычтай чыныга бара. Кайда авыр, көчле ихтыярлы кешеләр кирәк. ан> урыны шунда булырга тиеш 20 яшьлек Асафның катгый фикере шундый 1939 а комсомол егетләрне диңгез училищеларына укырга чакыргач, актив комсомолец «Адрахманов беренче булып гариза бирә, һем шул ук елның көзендә Севастопс ль ә килә. Булачак офицер диңгезне уз гомерендә беренче талкыр шунда, исеме диңгез сугышларында данга күмелгән шәһәрдә күрә. Аның алдында инде рәсемнәрдә һәм киноларда гына күргән диңгез түгел, ә очсыэ-кырыйсыз Кара диңгеэ җәелеп ята Шаулы да ул, данлы да, шомлы да. Ф. Ф Ушаков, Д. Н. Сенявин, М. П. Лазарев, П. С. Нахимов, С. О Макаров кебек атаклы адмираллар шунда чыныгалар, рус флотын җиңүдән-җиңүгә алып баралар. Рейдларга чыкканда, диңгез Асафны усал каршылый. Бишер катлы йорт биеклегендәге дулкыннарын җибәреп, аның түземлелеген, кыюлыгын, холкын сыный. Әмма диңгезче булырга ныклы карар биргән егет куркаклардан түгел, аның белән йөэгә- йәз торып көрәшә, ныгый, үзен сәләтле курсантларның берсе итеп күрсәтә. Укуның беренче ел ярымы ил эчен тыныч шартларда үтсә дә, калганы дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Расписаниеләр үзгәрә. Программага күбрәк хәрби тактика кертелә. Занятиеләр дошман авиациясе Севастопольне көчле бомбага тоткан чакларда да туктамый, корабльләрдә дәвам итә. Комсомол путевкасы белән килгән егетләр уку йортын сугышның икенче елында тәмамлыйлар һәм туп-туры фронтка юнәләләр. Лейтенант Абдрахманов Азов флотилиясенә җибәрелә. Фашистлар ул чакта диңгездә үзләрен иркен тоталар. Корабльләре һәм тиз йөрешле десант баржалары көнен-тенен бөтен юнәлешләрдә йөзә, ка- раваннар гаскәр һәм хәрби йөк ташый. Азов флотилиясенә Абдрахманов бронекатер командиры итеп билгеләнә һәм аның курку белмәс сугышчан юлы башлана. Корабль үзе дә һәм аның командасы да әллә ни зур булмый булуын. Шулай да ул зур эшләр башкарып, бик тиз танылып өлгерә һәм флотилиянең горурлыгына әверелә бара. Беренче көннәрдән үк катер дошманның яр буе базаларына һәм караваннарыиа кыю һөҗүм итә, совет судноларын фашист пиратлары һөҗүменнән оста саклый. Абдрахманов матросларын дошман авиациясенең һәм корабльләренең көтмәгәндә ут ачуы да, меңнәрчә миналары да, көчле штормнар да. томанлы салкын төннәр дә куркытмый. Алар барысын да кыю җиңәләр, Ватанны гитлерчылардан азат итү көннәрен якынлаштыру өчен тормышларын да кызганмыйлар. Училищеда укыганда иң сәләтле һәм тырыш курсантларның берсе булган яшь лейтенантның командирлык осталыгы көннән-көн арта. Фашистларга каршы сугышта могҗизалар күрсәтүен флотилия газеталары әледән-әле язып тора. Абдрахманов күкрәгендә медальләр балкый башлый. Бервакыт шулай төнге дозорда торганда офыкта дошман суднолары отряды күренә. Алар унике. Абдрахманов, команданы тревога белән күтәрергә боерык бирә дә. катерны дошманга каршы юнәлтә. Фашистлар, ялгыз корабны күреп, аңа каршы ут ачалар да, бик тиз якынлаша башлыйлар. Дошман снарядлары һаман якынрак ярыла: ләкин бронекатер, маневрлар ясап, алга баруыннан туктамый. Катер гитлерчыларга якыная. Шулчак һавада безнең самолетлар күренә. Алар бик түбәннән очып, дошман корабльләре өстеннән ике мәртәбә үлем чәчеп үтәләр. Матрослар, шуның белән рухланып, фашистларга удар ясыйлар. Немец корабльләре, югалтуларга дучар булып, тизрәк качу ягын карый. Өч бронекатердан торган кечкенә отрядка берләшеп, Абдрахманов Азов диңгезендә дошманның куәтле базасы булган Мариупольгә төнге һөҗүмдә катнаша. Караңгыда корабльләр портка якынлашып килгәндә, немецлар, моторлар тавышы ишетеп, яр буендагы прожекторларын кабызып җибәрәләр. Ләкин аларның якты нурлары диңгезгә түгел, һавага төбәлә. Дошман прожекторлары самолетлар тавышы ишетелә дип уйлыйлар, күрәсең. Шул арада катерлар, беренче залпларын биреп, порттагы судноларны, складларны яндыралар. Хәлне аңлап алган гитлерчылар корабльләргә ата башлаганда, бурычларын үтәп, алар инде кител тә өлгерә. Диңгез буендагы шәһәрләр бер-бер артлы азат ителә. Лейтенант Абдрахманов командалыгындагы катер, армия һәм флот частьлары белән бергә, Таганрог Темрюк, Осипенко шәһәрләрен азат итү сугышларында катнаша. Күрсәткән кыюлым һәм батырлыгы өчен яшь офицер Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1943 елның декабрендә Керчь бугазын кичеп, Кырым җиренә десант т₽ ергәндә лейтенант Абдрахманов аеруча кыюлык күрсәтә. Кичке караңгыда Темрюк- аның катерлары диңгез пехотачылары десантын кабул итә. Керчь бугазы фаин -т миналары белән тулып тора. Мондый чакта, аеруча төнлә, хәвеф-хәтәрсез барып җитүе кыен, миналауга эләгеп, безнең кайбер корабльләр бата. Лейтенант Абдрахманов беренче булып үз катерын алып барырга карар итә. Таң атканда Опасный поселогына килеп җитәләр. Дошман бик мәкерле, безнекеләргә артиллерия, пулемет һәм автоматтан көчле ут ачып каршылый. Ә десантны тешерергә кирәк, боерык шундый. Нәкъ менә шушында инде Абдрахмановның оста командир булуы күренә. Ул үзе утырган корабльнең юнәлешен үзгәртә, ярга килеп туктый. Аның шәхси үрнәге катер матросларын рухландырып җибәрә, үзләре беренче булып суга сикерәләр, алар артыннан диңгез пехотасы десанты тешә. Шулай ундүрт көн һәм тән дәвам итә. Абдрахмановның бу батырлыгы хакындагы хәбәр бөтен Кара диңгездә тарала. СССР хәрби-диңгез флоты халык комиссары адмирал Н. Г. Кузнецов татар егетенең кыюлыгына үзе дә соклана. Ул, якташыбызны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп. СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе И. В. Сталинга болай дип яза: «Азов хәрби флотилиясендәге 1 иче бронекатерлар отрядының 121 нче бронекатеры командиры Асаф Котдусович Абдрахманов курку белмәс матрос, үз кораблен искиткеч яхшы белә, аңа оста командалык итә. Сугышта инициативалы һәм тәвәккәл... Дошманның артиллерия уты астында, гаять зур салкын канлылык, кыюлык һәм батырлык күрсәтеп, корал һәм сугышчылар төяп 12 рейс ясады...» Советлар Союзы Герое булу — иң олы хөрмәт ул! Безнең батыр якташыбыз лейтенант Асаф Абдрахманов үзе чыгып киткән Севастопольгә катерын зарарламыйча әнә шундый хөрмәткә ия булып килеп җитә. Сугыш ташкыны Совет чикләреннән Көнбатышка таба ерагая бара. Абдрахманов катерының гвардияче вымпелы Румыния портларында җилферди, аны Югославия, Венгрия, Словакиянең Дунай буендагы шәһәр һәм авыл кешеләре сәламләп каршылый. Катерның хәрби данлы юлы Австрия башкаласы Вена өчен сугышларда тәмамКатерның хәрби биографиясенә болай дип языла: дошманның өч кораблен батырды, җидесен зарарлады, утыз сугышчан операциядә катнашты. Командирның үз батырлыгы өчен алган орден һәм медальләр саны дистә ярымнан артып китә. Сугыштан соң Миңа П. С. Нахимов исемендәге Севастополь хәрби-диңгез училищесында кызыклы бер очрашуда булырга туры килде. Хәтердә озак сакланырлык тәэсирле очрашу иде ул. Курсантлар бронза бюстлар алдына тезелгән. Унике һәйкәл Бөек Ватан сугышында бу хәрбидиңгез уку йортында тәрбияләнгән унике кешенең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы турында сөйли. Училище политбүлеге начальнигы урынбасары II ранг капитаны Лев Александрович Макаров берәм-берәм геройларның исем- фамилиясен атап чыга. Беренче булып Асаф Котдусович Абдрахмановны искә ала, капитанның сугышчан юлы турында сөйли... Аннан курсантлар клубка үтәләр. Президиумда аларны тере герой үзе каршылый. Булачак офицерлар, аның кыюлыгы һәм батырлыгына салют биргәндәй, бер минут тын да алмыйча басып торалар. Аннан каһарман диңгезче курсантлар белән җанлы әңгәмә башлап җибәрә. Хәзерге заман техникасы белән коралланган бүгенге көн корабльләрендә яшь офицер өчен иң кыйммәтле сыйфатлар нинди? Флотка бүген генә хәрби хезмәткә чакырылган яшьләрдән югары класслы белгечләр хәзерләү авыр эшме?.. Флотта тоташтан 35 ел хезмәт иткән, шуның соңгы 26 елында Советлар Союзының иң зур хәрби корабльләрендә хезмәт иткән тәҗрибәле белгечнең яшьләргә сөйләрлек сүзләре, бирәсе киңәшләре җитәрлек. Әңгәмә өч сәгатьләп барды. Ерак океан- диңгезгә чыгып киткәч, тиз генә киңәшеп алырлык кеше булмый. Шуңа күрәдер инде курсантлар, бөтенесен дә җентекләп, кат-кат сорашып, «тактик өйрәнүләр» дигән калын дәфтәрләренә язып бардылар. Бу ел саен шулай икән. Беренче курсны тәмамлаган курсантлар диңгезгә җәйге өйрәнүләргә китәр алдыннан училище командованнесе А. К Абдрахмановны шундый очрашуга чакыра. Училищедан китәр алдыннан, хәрбиләр гадәтенчә рөхсәт сорап аның янына икө курсант килеп керде. Асаф Котдусович аларны күптәнге танышларыдай күреп, бик җылы елмаеп каршы алды. Чыннан да танышлар икән. Татарстан егетләре Рөстәм Бикеев (Казан) һәм Рөстәм Фәйзрахманов (Саба районы) иде алар. Диплом яклап, мөстәкыйль эшкә китәргә җыеналар. Батыр якташыбызның лекцияләрен тыңлаганнар. Бүген уз әтиләре кебек күргән Асаф Котдусовичның үгет-нәсихәтләре бик кирәк аларга. Диңгез офицерына тыныч көннәр, җиңел көннәр юк. Ул һәрвакыт туган өйдән еракта. Асаф Котдусович нәкъ менә шундый капитан да инде. Әйтик, бер океан крейсерында гына да ул бер елда 32.634 миль йөзә. Бөтен экватор озынлыгына тула язган ич1 Йөзүнең соңгы дүрт елында А. К. Абдрахманов җитәкчелек иткән корабльләр океаннарда 886 тәүлек булалар һәм гомуми озынлыгы 115 мең 331 миль булган юл үтәләр. Монысы инде Җир шарын өч тапкыр әйләнеп чыгуга тигез! Космос лачыннарының диңгез корабльләренә караганда меңнәрчә тапкыр тиз очуларын истә тотсак, аларны да көнләштерерлек саннар лабаса. Космос дигәннән, безнең каһарманыбыз аны буйсындыруда үзе дә турыдан-туры катнаша. Ул бер ара СССР Фәннәр Академиясенең гыйльми экспедицияләрендәге корабльдә дә була. Шулчак аңа галәмне иңләүче батырларыбызның океан аша җир белән элемтәсен тәэмин итү бурычы йөкләтелә. Диңгез батырының галәм тавышын беренче булып ишеткән чаклары аз түгел. * * Китәр көнне без Асаф Котдусович белән Сапун тавына тагын бер кат күтәрелдек. Ул 100 метрга бик аз гына тулмый, төгәлрәге — нәкъ 92 метр. Ул, ел саен май башында шушында күтәрелеп, 1944 елның 9 нчы маен биредән карый кебек, Севастопольне фашистлардан азат итү көнен күзаллый. Түбәндә үскән виноград басуларына сокланырга ярата... — Виноград куагы — борынгыдан килгән тынычлык мәгънәсе. Ул куаклар ел буена үзләрен карап торуны сорыйлар, игътибар таләп итәләр. Шул вакытта гына виноград бик тә татлы җимеш һәм бөтен кешенең күңеленә хуш килә, җан рәхәте бирә торган тәмле-тәмле ширбәтләр бүләк итә, — дип сөйләп китте Асаф Котдусович Абдрахманов. — Мин моны юкка гына әйтмим. Тынычлыкка да менә шулай игътибарлы булырга, аны сәгать саен, көн саен, ай саен, ел саен туктаусыз саклап торырга кирәк. Шул вакытта гына безнең бүгенге матур тыныч тормышыбыз киләчәктә дә виноград кебек татлы, аның ширбәтләре шикелле тәмле, рәхәт булыр.