Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГЕЛ ЗӘҢГӘР БУЛМЫЙ КҮКЛӘР

Донбасста тусам да, балачагым республикабызның Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында үтте. 1954 елда шул ук районның Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлап. Казанга килдем. Техник училищеда укыдым. Тора-бара төзүче-инженерлар институтына керергә туры килде. Төзелештә мастер, прораб, өлкән прораб булып эшләдем. Хәзерге көндә — баш инженер. Вакыт кытлыгы кичерэм. Элегрәк язылган әйберләрне кабат караштырып чыгасы бар, яңалары да туып тора. Ә тәүлектә бары тик егерме дүрт сәгать...

 

 

 

Иңнәрен алма, чия һәм шомырт чәчәкләре белән бизәп яз да килде. Тәнгә җиңел, күңелләрдә күтәренкелек, һаваның сафлыгыннан башлар әйләнә. Рафаэль төзетә торган йорттан инде ташчылар китте, хәзер монда штукатурчы кызлар бригадасы эшли, йорт тирәсенә асфальт җәелә, газоннарга куаклар утыртыла. Иртә белән бу мәһабәт йортка карый-карый эшкә килүе Рафаэль өчен зур шатлыкка әверелде. Беренче «карлыгач»ын дәүләт комиссиясе хөкеменә тапшырырга да күп вакыт калмый бит инде! Прораб белән вакыт-вакыт сүзгә килсәләр дә, инде аларга да күнәгә башлады Рафаэль. «Йортны эксплуатациягә тапшырырга да әкренләп институтка әзерләнә башларга кирәк...» Иртән эш шундый уйлар белән башланып китте, ләкин күп тә үтмәде, йортта бик каты ухылдау тавышы ишетелде. Рафаэль сискә неп куйды, язып утырган «Эш журналы*н өстәлдә калдырып, вагоннан атылып чыкты. «Нинди тавыш бу? Ни булды?» Ана таба эшчеләр йөгерә иде Ул ни булганын сорарга да өлгермәде, штукатурлар бригадиры Аня — үткен булганы өчен аны «пәке тел» дип йөриләр — кабаланып әйтеп салды — Тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз!.. Асия белән ♦ Рита кирпеч астында калдылар... Зинһар, тиз булыгыз... & Рафаэль, кире вагонга кереп, калтыранган куллары белән теле- п фон трубкасын эләктерде дә. ашыгыч ярдәм чакыртты, идарәгә шал- * тыратты һәм кемнедер күрше объектка прораб янына йөгертте. Тик с шуннан соң гына этажга менде. Юк. менмәде, очып күтәрелде дияр- 2 сең... Күз алдында коточкыч картина иде: түшәм плитәсе урталай сы- 2 нып төшкән, аның өстендәге бүлем ишелеп, өстәмә авырлыкка чы- i дый алмыйча аскы катның да өч плитәсе ярылган килеш асылынып £ тора. «Әйткән идем бит...» дигән уй Рафаэль башында яшендәй ялты- г pan алды. Кинәт күз аллары караңгыланды да, ул, егылмас өчен. *- стенага таянды. Ф Бүлемне штукатурлаучы кызлардан берсенең аягы сынган, иксн- s чесенең сул кулы имгәнгән һәм битләре җәрәхәтләнеп беткән иде. - Аларны, кирпечләр арасыннан алып, зур саклык белән аска төшер- п деләр һәм больницага озаттылар. — Әй-йе-е. бу хәл безне бер-ике айга артка чигерде бит әле.— - диде прораб, авария картинасын күргәч.— План янды болай бул- * гач... — Аны һаман план кызыксындыра. Башта яралы кешеләрнең н хәлен белешер идегез, Игорь Васильевич?!— дип. ачу белән әйтеп о салды шунда «пәке тел». — Яралы? Кемнәр, ни хәлдә алар? — Ике кыз иде. больницага озаттык.— диде Рафаэль, дерелдәгән иреннәрен ачар-ачмас кына. Игорь Васильевич, кырт борылып этаждан ашыга-ашыга төшеп китте. Вагонына Рафаэль кергәндә, ул ике кулын артка куеп әрле- бирле йөренә иде. — Карале, син ашыгыч ярдәмнән башка бер кая да шалтырат- магансыңдыр бит? — диде кинәт. — Ничек? Идарәгә дә шалтыраттым.— диде Рафаэль, башын гаепле сыман аска иеп.— Шулай кирәктер дип уйлаган идем. — Алайса ишкәнсең икән ишәк чумарын. Прокурорның үзенә үк шалтыратасың калган?! Рафаэль бер нәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп калды. «Чыннан да, бәлки прорабны көтәсе булгандыр... Ялгышлык эш ләдем. ахрысы» дип. ул эченнән генә үзен-үзе тиргәп алды. П Шул ук көнне авариянең сәбәпләрен ачыклау өчен төзүче-инже- нерлар институты профессоры Скворцов җитәкчелегендә комиссия эшли башлады. Каяндыр килеп чыккан тикшерүче, егерме биш яшьләр тирәсен дәге ир-егет, Рафаэльне машинага утыртып алып китте — Анда безгә беркем дә комачауламас.—диде ул, машина ише ген ачып һәм кулы белән каядыр ишарә ясады «Анда» дигәне район эчке эшләр бүлеге булып чыкты. — Сез әле ярты ел чамасы гына эшлисез икән,— диде тикшерү че, бүлмәсенә кереп утыргач.— Беренче адымнар һәм... авария... Кеше гомерен чебеннекенә саныйсыз мәллә? Рафаэль бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды, гүя тәнен урак белән сыдырып алдылар. ~ «Менә мине инде җинаятьче дип саныйлар... Җи-на-ять-че!.. Коточкыч сүз?! Нинди хурлык...» — Тулы аңлатма языгыз. Искәртеп куям: дөреслек һәм бары тик дөреслек!—дип, тикшерүче Рафаэль алдына берничә бит кәгазь куйды.— Мин бераздан керермен.— диде дә чыгып китте. Рафаэль, бер алдында яткан ак кәгазьләргә, бер ручкасына ка pan, уйга калды. «Ничек, нәрсә дип, кайдан башлап язарга?» Шул мизгелдә аның күз алдына объектка беренче мәртәбә аяк баскан, күңелдә зур дулкынлану һәм шатлык тудырган көзге көн килде. ...Җил шашынып-шашынып коелган агач яфракларын куа, ярсулык белән эләктереп ала да, һавага күтәрә, туйганчы бөтерә, аннан кинәт туктап кала һәм яфраклар җиргә төшәргә ашыгалар. Участок начальнигы белән төзелеш мәйданына килеп җиткәндә, эш күптән башланган иде инде. Көянтәсен югары күтәргән кранның авырлыктан зарлангандай ыңгырашуы, кирпеч салучы ташчыларның җитди йөзләре, сигналчы кызның җитез хәрәкәте — беренче булып Рафаэльнең күзләренә чалынган нәрсәләр шул булды. Туп-туры прораб вагонына керделәр. — Менә сиңа мастер алып килдем, Игорь Васильевич,— диде участок начальнигы, өстәл артында утыручы утыз биш-кырык яшьләр чамасындагы ир кешегә төбәлеп.— Әле яңа гына техник училищедан — тәҗрибәсе юк. Димәк, аны яхшы мастер итү синең бурыч. Кайра син аны, Игорь Васильевич, шәпләп чарла производство кайрагы белән! — Үзендә теләк булса, тырышырбыз аны, Александр Борисович,— диде прораб һәм, урыннан торып, Рафаэльгә кулын сузды.— Сүзегездә торганыгыз өчен рәхмәт. Үзегез беләсез, объектлар күп, өлгереп булмый. Прораб Шестаков — саргылт чәчле, тулы гәүдәле таза ир. Баш түбәсендә, ни сәбәптәндер, чәчләре сирәгәйгән. Ләкин Рафаэльне га җәпләндергән нәрсә аның чәче түгел, ә куллары булды: көрәк кебек зур һәм тимердәй каты иде алар. — Я мастер, бергә эшли башлыйбыз алайса,— диде прораб, участок начальнигы чыгып киткәч.— Хәзер менә шушы йортны төзергә тиешбез.— Ул стенага эленгән фасад сызымына юан бармагы белән күрсәтте.— Менә проекты. Өстәлнең уң ягына өеп куелган кәгазь өстенә сукты.— Өйрән, төшен... Тизрәк булу кирәк — вакыт тар: минем өстә әле тагын ике объект. Рафаэль проектны кулларына зур дулкынлану белән алды. Альбом итеп теркәлгән бу сызымнарда ул инде төзелеп беткән йортны, аңа күчеп килүче кешеләрнең шатлыгын, ишегалдындагы матур мәйданчыкта чыр-чу килеп уйнаучы балаларны күрде сыман. Проектның яңа битләрен ачкан саен йөзе яктыра барды һәм ул үзен бу тезелештә бик кирәкле кеше итеп сизде. Әйе, аның беренче эш көне күтәренке күңел белән, матур башланып киткән иде. Әмма моның тикшерүче сораган аңлатмага катнашы юк шул. Аңа бит сынып төшкән плитә турында язарга кирәк. «Эх, шул чакта плитәне кранга эләктереп үзем генә алып ташлаган булсам...» Шундый үкенечле уй белән Рафаэль әле бер генә сүз дә язылмаган ак кәгазльләрнең берсен алды да. ярык плитә монтажлага» көнне исенә төшереп, аңлатманың беренче юлларын сырлый башлады. Ә ул көн хәтердә бик яхшы сакланган, аңа һаман тынгылык оирми иде. Ярык плитәне урынында тапмагач Рафаэль туп-туры этажга менде һөм плитәнең инде монтажлап та куелганын күреп, ачу белән бригадир Салаватка дәште: — Мин бу плитәне менгезмәскә кушкан идем. Ник икәнен дә беләсез — ул ярык. Аңлыйсызмы — ярык. Ниткән башбаштаклык бу?! Хәзер үк кире алып штабельгә төшерегез. ♦ Бригадир исә эре кыяфәт белән, бер дә борчылмыйча тезеп китте: е. — Сез киткәч, төшке ашка барышлый монда Игорь Васильевич п кергән иде. Мин плитәне күрсәттем, мастер монтажлауны тыйды, i дидем. Ә ул монтажларга кушты. Армиядә шундый тәртип бар,— с «Минем армиядә булмаганга төрттерә, ахры, бу» дип уйлап куйды з Рафаэль — приказның соңгысы үтәлә. Факт. Менә без аны чәпелдә- - теп тә куйдык. Ә кире алу мәсьәләсенә килгәндә — безгә бит акчаны 2 эш башыннан түлиләр, ә акчаны безгә, ни әйтсәгез дә, Игорь Ва i сильевич яза. Факт. • Менә эш нәрсәдә икән,— дип маңгаен кашып куйды Рафаэль,— - прораб монтажларга кушкан. Ләкин ул аңларга тиеш иде бит...» £ Мәсьәләне ачыкларга прораб янына төшеп китте мастер. Игорь Васильевич аны сызымнар актара-актара игътибарсыз гы- ф на тыңлады. Аннары, башын күтәреп, ниндидер кимсетү катыш ел- _. маеп: - — Мин, Рафаэль дус, институт бетергән кеше. Беренчедән, пли- _ тәнең аскы өлеше түгел, өсте ярылган. Ә бит, беләсеңдер, плитәнең тотнаклы зонасы — аскы зона. Бу — икенчедән. — Анысы аңлашыла, Игорь Васильевич, тик ярты кирпеч ка- - лынлыгындагы бер бүлем нәкъ шул плитә өстенә туры килә бит.— Рафаэль, сызымны алып, шул бүлемне күрсәтте.— Димәк, өстәмә £ авырлык дигән сүз. Шулай булгач... Игорь Васильевич аның сүзен бүлде: — Эээ, егет. Үз гомеремдә мин аларны — прораб бармагы белән түшәмгә күрсәтте,— күпме монтажлаган инде. Ярыгын да, ярык тү- гелен дә. Сезгә, яшьләргә, бөтен нәрсә фән буенча булсын... Хәер, баштарак мин үзем дә шундый идем. Ә соңыннан, Рафаэль дускай, план сине әлеге плитә белән ташларкирпечләр арасына кыстырып шомарта башлый. Менә күрерсең, бер заман, төзелеш мәйданы сине дә ялтыратып шомартыр әле... Борчылма юкка. Бу төзелеш өчен мин җаваплы, чөнки мин прораб, ә син мастер гына Сүз шуның белән бетте дигән мәгънәне аңлатып, Игорь Васильевич кулларын җәеп алды. III Гаять караңгы һәм тынгысыз көннәр башланды Рафаэль өчен. Йокысы качты, объектка күңеле тартмый, киресенчә, әле генә мәет чыккан йортка охшап калды хәзер биш катлы бу йорт. Кая карама, ни турында сөйләшмә, үч иткәндәй, уйлар һаман шул авария тирәсендә бөтерелә дә бөтерелә. Җитмәсә, тикшерүчесе дә еш чакырып кәефне боза... — Сез аңлатмагызда ярык плитә кую турында язасыз. Моны эк сперт комиссиясе дә раслый,— диде ул, өстәлдә яткан йомгаклау актын сузып. Рафаэль җнңелчә калтыранган кулы белән актны алды да йотлыгып укырга кереште. Бер урынга җиткәч, тукталып тагын укыды: «Арматуранын инде күгәреп өлгерүе, сынган урынның иске булуын, плитәнең монтажлаганчы ук ярылганын күрсәтә». — Менә, әйттем бит мин сезгә!.. Рафаэль ниндидер җиңеллек сизеп, җанланып китте. Тик тикшерүче генә аңа бик сәерсенеп карап куйды: — Аңламыйм, сез нигә куанасыз соң әле? Акт бер дә сезнең файдага түгел бит. Бәхетле очрак аркасында гына ике җан иясен теге дөньяга алып китмәгән, фәкать сезнең эшкә салкын каравыгыз аркасында монтажланган плитә. Тикшерүче урыныннан торды да, ике кулы белән өстәлгә таянып, гәүдәсен бераз алга иде һәм кискен генә сорап куйды: — Ул ярык плитәне куярга ярамавын бригадирга һәм прорабка әйтүегезне ничек исбатлый аласыз? — Бу турыда мин блокнотыма гына язып куймакчы идем дә,— диде Рафаэль, тикшерүчегә туп-туры карап.— Ләкин прораб белән файдасыз сөйләшүләрдән соң «Эш журналы»на искәрмә язып куйдым. Ләкин бераз вакыт үткәч, прораб аны, очраклы рәвештә күреп, сызып ташлады. Рафаэль, минем сүз бетте дигәндәй, башын аска иде. Тик бераздан бик кирәкле нәрсәне хәтеренә төшергәндәй, башын күтәреп, ашыгып кына өстәп куйды: — Журналдагы язуны лабораториядә укып була торгандыр бит? — Журналны вагонда тапмадылар. Минем сезгә ышанасы килә, ләкин... — Ни-чек тапмадылар? — Әйе. ул юкка чыккан. Менә бу факт шикләндерә мине. — Карагыз әле, журнал берничә көн инде күренмәгәч, мин дә прорабтан: «Журнал кайда?»—дип сораган идем, ул: «Милиция алгандыр»,— дип җавап бирде. Шуңа мин аны чыннан да сездәдер дип йөрим бит. — Юк, журнал бездә түгел. Бу хәбәр Рафаэльгә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте. Журналны юкка «ыгару кемгә кирәк булды икән? Ни өчен? Язманы Игорь Васильевичның сызып ташлавын яхшы хәтерли бит Рафаэль. , ...Ул көнне төштән соң вагонга бераз «кәефле» килеп кергән про раб журналдагы язуны күреп кинәт кызарынды һәм өстәлгә сугып куйды. — Бу нинди фокус тагын? Син архивта эшлисеңме, әллә төзелеш мәйданындамы? Рафаэль сискәнеп китте. — Менә монда кара, монда,— дип, прораб юан бармаклары белән журналдагы язуга төртте.— Плитәнең ярык икәнлеген кем яза инде журналга?., һәм, кесәсеннән кабалана-кабалана авторучка чыгарып, искәрмәне сызып ташлады.— Синең төзелешкә килгәнеңә күпме соң әле?! Шестаковның кем икәнен монда яхшы беләләр. Ә син кем?.. — Ник кычкырырга. Игорь Васильевич? Бу бит факт. Сезгә әйткән дә идем... — Син шуны онытма, энекәш: монда мин сиңа әйтәм. Мин сиңа»— ул юан бармагы белән башта үз күкрәгенә төртте, ә аннан соң Рафаэльгә күрсәтте.— Чөнки мин хуҗа. Моннан соң бел аны, зам-по- лит... Бу «сөйләшү» вакытында Рафаэль янәшәдә басып торган Салаватка карап алды. «Бәлки ул берәр нәрсә әйтер?» Ләкин бригадир ләм- мим — силикат кирпечен кайчан китерәчәкләрен ачыклады да чыгып китте. •Соңгы приказны үтәүче» дип, күңелсезләнеп карап калды Рафаэль аның артыннан. • Чыннан да артык четерекле кеше, ахрысы, мин... Ул бит күп йортлар салдырган инде...» Рафаэль үз-үзен тынычландырырга тырышты. — Сез миңа башка берәр нәрсә әйтергә теләмисезме?—дип, тикшерүче Рафаэльнең уйларын бүлде. — Юк, башка бернәрсә дә өсти алмыйм. Минем бит мондый ситуациягә эләккән юк иде, ни дияргә дә белмим инде... Әйткәнемчә, авария көнне сездән кайткач «Эш журналы»н эзләдем, таба алмагач прорабтан сорадым. Ләкин ул миңа көлемсерәп карап торды да, кы- < рыс кына: а — Нәрсә? Авария турында язмакчы идеңме әллә?—дип сорап 2 куйды һәм минем җавапны көтеп тә тормыйча өстәде:— тикшерүче * алгандыр... * — Карагыз әле, журнал булмаса, плитә турында прораб белән § бригадирның үзләреннән сорап ачыкларга була бит. Ләкин тикшерүче көлемсерәп кенә куйды һәм салкын гына итеп: •* — Кемнән нәрсә ачыкларга икәнен үзебез беләбез,— диде һәм о. сөйләшүнең бүгенгә беткәнен аңлатып урыныннан торды. 2 3 т IV § , ♦ Тулай торакта яшәүче буйдак егетләр алдына җитди мәсьәлә ки- х леп баса: иртә-кичен кайда ашарга? Моны һәркем үзенчә хәл итә, х кайсы ашханәгә бара, кайсысы буфетка гына, өченчеләре кастрюль шалтыратып нәрсә булса да үзләре әмәлләп алалар. Рафаэль тәмле ис чыгарып торган кастрюлен тастымал белән то- х тып кухнядан коридорга чыкканда чак кына кешегә бәрелми калды. * Караса, Миңнуллин басып тора, аның бригадасыннан. — Ә-ә-ә, Миңнуллин, пешерә яздым ич үзегезне. н — Исәнмесез, Рафаэль Мингазович. Болай кинәт кенә очрашудан ул ничектер каушап калды. — Менә сезгә... килә идем, Мөмкинме? — Нишләп сорап торасыз. Әйдәгез, әйдә, мактап йөрисез икән әле, менә аш та өлгерде. Алар бүлмәгә керделәр. — Шактыйдан күргәнем юк инде сезне, Миңнуллин. Сөйләгез, эшләр ничек бара сезнең яңа объектта? — Мин бөтенләй башка нәрсә турында сөйләшергә дип кергән идем әле... Эшләр бара... Бер шатлыклы хәбәр ишетеп, сезгә рәхмәт әйтергә дип керүем иде дә, бик уңайсыз хәл килеп чыкты бит: миндә шатлык, ә сездә?.. — Сез ерактан урамагыз әле, Миңнуллин, нинди шатлыгыгыз бар? Нинди рәхмәт ул тагын? — Миңа квартира бирделәр бит, Рафаэль Мингазович. Чын күңелдән бик зур рәхмәт инде сезгә. — Шулай диләр аны. Мин бик шат, Миңнуллин. Ләкин монда минем ни катнашым бар? — Э-э-э, Рафаэль Мингазович, мин барысын да беләм бит. Идарә начальнигы да, постройком председателе дә әйттеләр. Тик шунысы гаҗәп: идарә начальнигы сорый, әллә ул синең туганыңмы?—ди. Кайбер кешеләр яхшылыкны якын туганнары өчен генә эшләнә торган нәрсә дип уйлыйлар. Укымышлы гына кеше үзе. — К :рале, моны ишетүе бик күңелле. Ә минем хәлләр турында борчыла ыз. Намусым чиста. Бере эд ,н Миңнуллин чыгып китте. Ләкин аның шат йөзе, чандыр гәүдәсе һаман күз алдында тора иде. «Рәхмәт әйтергә кергән. Киң күңелле*. Ә бит Миңнуллин белән беренче очрашу бик күңелле булмаган иде. — Игорь Васильевич,—дип, зәңгәр комбинезон кигән яшь кеш кыз бусагадан кычкырды. Прорабны күрмәгәч, Рафаэльдән сора ды:—Гафу итегез. Прораб кайда? — Башка объектка китте. Ә нигә кирәк иде ул? Кыз җавап та бирмичә, дорфа гына борылып, ишеккә юнәлде. Лакин кызыксынып туктады да сорап куйды: — Ә сез кем буласыз соң? — Мин мастер...— диде Рафаэль.— Әле беренче генә көнем. — Менә нәрсә, иптәш мастер, сез стропилыцик Миңнуллинны я хәзер үк өенә кайтарып җибәреп, аның урынына башка кеше куясыз, юкса мин кранда эшләүдән баш тартам. «Бу кызчык күктән икән», дип уйлап алды Рафаэль. «Күк» төзелештә кранны аңлата иде. Кеп-кечкенә куллар, тәбәнәк буй, кыска чәч. Кызчык дисәң дә кызчык инде, олан... — Лаякыл исерек. Берәр бәхетсезлек килеп чыкса, кем гаепле? Күзенә ак-кара күренми — йөк күтәрткәндә читкә китеп тә тормый бит. «Шул гына җитмәгән иде тагын. Әле мине бер кеше дә белми бит монда. Эшчеләр белән төштән соң таныштырмакчы иде прораб. Беренче сүз каткан эшчең кранчы кыз булса (ә чибәр үзе!), икенчесе исерек булсын, имеш. Прораб та кайтып җитми ичмаса». — Игорь Васильевич хәзер килеп җитәргә тиеш. Мин аңа әйтермен. — Ә сез нәрсәдән куркасыз? Мастер ич сез. Кызчык зур кара күзләре белән тутырып карап торды һәм Рафаэльгә бу караштан уңайсыз булып китте. Алар контейнерларга кирпеч төйи торган мәйданчыкка чыктылар. Рафаэль Миңнуллинны ерактан ук күреп алды. Кояш астында эшләүдән нык янган йөз, чандыр һәм озынрак гәүдәле берәү контейнерга кирпеч салган саен чайкалып-чайкалып куя иде. — Иптәш Миңнуллин, күреп торам, болай эшләве авыр бүген. Кайтып ял итегез, ә иртәгә эшкә аек баштан килерсез. Кулына кирпеч тоткан Миңнуллин кинәт туктап калды. Агарынган күзләре белән сынаган сыман Рафаэльгә карап торды һәм кулындагы кирпечен бик каты итеп өемгә томырды. — Ә син кем? Ни хакың бар мине эштән куарга?—Ул абына- сөртенә Рафаэльгә якынлашты. Бу минутта Рафаэльнең эшләр шәптән түгел иде. «Чигенергә ярамый. беренче күренгәндә үзеңне ничек куйсаң, шулай китә ул аннары. Әнә бит ничәмә пар күз карый». Миңнуллин, Рафаэльнең каршына ук килеп басып, чайкала-чай- кала «бу нинди малай тагын?» дигән кыяфәт белән шактый озак карап торды. — Мин сезнең моңа кадәр эчү-эчмәвегезне белмим, ләкин моннан соң,— Рафаэль моңа басым ясап әйтте,— моннан соң болай күренмәгез. Миңнуллинга нәрсә тәэсир иткәндер — Рафаэльнең катгый сүземе, әллә үз гаебен аңладымы — кире борылды да, йодрыгын кысып, вагонга таба китте. Кран тагын ыңгыраша, шыгырдый башлады. Кызыксынып торучылар да эшләренә тотындылар. «Менә бу танышу... Производстводан аерылмыйча гыьа» дип иркен сулап куйды Рафаэль. Икенче көнне вакытын туры китереп, Рафаэль сүз башлады: Игорь Васильевич, мин кичә Миңнуллинны исерек булганы өчен эштән кудым. — Миңнуллин? Кем ул? Киттеме? — Әйе, стропальщик. Ә сез ник гаҗәпләнәсез? Прораб, сорауны ишетмәгән сыман, бераз вакыт берни эндәшмичә түшәмгә текәлеп торды да үз-үзе белән сөйләшкәндәй әйтеп куйды: — Сине тыңлавы гаҗәп Миңнуллинның... Салгалый шул. — Ә нигә эчә икән ул, Игорь Васильевич? ♦ — И-хх, егеткәй, кем белә аны, алар бит минем объектларда йөз - егермедән артык. Ә мин психолог түгел. Минем — план! Аңлашыла- г мы? План! һәр исерек белән сөйләшергә вакыт юк Менә сиңа мә!.. Объектта куркынычсызлык техникасын саклау— * иң мөһим мәсьәлә дип өйрәттеләр бит Рафаэльне, ә прораб әнә нәрсә Е ДИ- ? Моңа кагылышлы мәсьәлә берничә көн үткәч үзеннән-үзе ачык- > ланды. ш Прораб вагоннан чыкканда эшчеләр инде кайтып киткәннәр иде. $ Вагон янында тик Миңнуллин гына тәмәке тартып тора, кемнедер Е көтә, ахрысы. Яныннан Рафаэль үткәндә, тәмәкесен читкә атты да, ™ каршыга чыгып басты. — Өйгәме?— дип сорады ул кырыс кына. — Өйгә дип, гомуми торакка инде,—диде Рафаэль, бераз шикләнә төшеп. * — Алайса юл уңае икән, мин дә шунда торам. Сез беркөн мине | эшчеләр алдында хурлыкка калдырдыгыз бит, Рафаэль Мингазович. ч — Юк, ялгышасыз, Миңнуллин. Сез исерек идегез бит. Эшче на4 мусына тап төшердегез. - — Намус... Эшче... Кайда ул намус дигән нәрсә, ә? Кайда ул? Meе нә мин хәзер семья янына кайтам. Әйе, эшче мин. Эшче булмасам и прораб минем фамилияне бутамас иде... Ә бит семья минем, бала...— н Миңнуллин, бер мәл тотлыгып торды да. тагын тезеп китте:—Менә Ф яшәп карагыз әле сез шунда семья белән. Намус бит бөтен кешедә £ булырга тиеш. Мин кайберәүләрнең ишек бусагасын күпме таптап йөрим инде... Сез яңа кеше әле, белмисез. Алты ел эшлим бит. һаман сабыр итәргә кушалар, чиге бармы икән ул сабыр итүнең?.. — Квартира мәсьәләсе авыррактыр шул,— дип бүлде аны Рафаэль,— бу турыда мин сезне тынычландыра алмыйм. Ләкин шунысын беләм: эчү белән квартира алу срогын якынайтып булмыйдыр, минемчә. — Ярдәм өмет итеп сөйләвем түгел, үзем дә белмим, нигәдер сезгә дә әйтеп күңелне җиңеләйтәсе килде. Эчү мәсьәләсендә үзегез хак. Күп уйланам бу турыда. Ташлыйм, бөтенләйгә ташлыйм. Бетмим, бәлки шуны аңлатасым килгәндер, чөнки кешене үзегезгә тарта торган ягымлылык бар сездә. Ә миңа квартираны берничә йорттан ышандырдылар. Инде шуңа күрә ышанмый да башладым. Әгәр туп- туры менә, иптәш Миңнуллин. сиңа фәлән елда бирәбез, дип кисеп әйтсәләр мин дә гел йөреп аптыратмас идем... — Мин, кызганычка каршы, бернәрсә дә ышандыра алмыйм шул. иптәш Миңнуллин. — Юк, юк. мине тынычландырырга кирәкми. Тик теге көн өчен уңайсыз иде. Гафу итегез. V Соңгы чакыртуында тикшерүче Рафаэльгә прорабның аңлатмасын күрсәтте. Анда ярык плите турында бер сүз дә юк. Тик мастер Рафаэльнең әле тәҗрибәсез булуы, ә үзенең, берничә объекты булып, һәр мастер артыннан карап йөрергә вакыты җитмәве турында гына язылган иде. — Я, сезнеңчә ниндиерәк кеше ул Шестаков?— дигән сорау аны гаҗәпкә калдырды. — Тәҗрибәле, бик күп йортлар салдырган прораб,— дип җавап кайтарды Рафаэль. — Бу турыда аңа бирелгән производство характеристикасында язылган. Кеше буларак дим мин, кеше буларак. Катлаулы сорау иде бу. Рафаэль күз алдына прораб белән булган кайбер күңелсез очраклар килеп басты. Бер көнне, моңа ай ярымлап вакыт үтте бугай инде, прораб, идарәгә барып кайткач, Рафаэльдән сорап куйды: — Син анда теге исерекбаш Миңнуллинга нинди квартира даулап йөрисең? — Даулап ук түгел инде, Игорь Васильевич, берәр нәрсә кылып булмасмы дигән ният белән хәтеренә төшергәләдем Борис Викентье- вичның. Семья белән гомуми торакта яши бит. — Исерек башка квартира сорап йөрүе үзе үк уңайсыз. Синеңчә без хәзер ниндидер бер ходатайга әйләнергә тиешмени? Аның өчен постройкой бар, аңлыйсыңмы,— построй-ком... Ә безнең эш — план! — Соң, планны шул кешеләр тутыра түгелме соң, Игорь Васильевич? — Я ходай,— ди шунда прораб,— мастер түгел, ә замполит син... Бу сөйләшү шуның белән бетте. Игорь Васильевичның эшчеләргә мөнәсәбәте Рафаэльне торган саен гаҗәпләндерә бара иде. Шул эшчеләр салган йортлар яныннан үткәндә, үзе горурланып: «Мин салган йорт!» ди торгандыр әле. Ә менә кирпечләрен тезгән ташчыларның, буяу эшләрен башкарган чыр-чулы кызларның сөялле кулларын исенә төшерә микән? Юктыр, йортлар өчен үзенә алган премия акчаларын гына исенә төшерәдер кебек тоела Рафаэльгә. «Исерек Миннуллинга квартира даулап йөрисең». «Алар бит миндә йөз егермедән артык». «Син аңла: безнең эш — план!..» План — аңлашыла. Аны үтәргә кирәк. Ләкин шул планны үтәүчеләр арасында нинди кешеләр бар. Төзелеш мәйданында репродуктор кую турында сүз чыккач, электрик Санатриев ничек тырышты: эштән калып баганалар өчен чокырын да казыды, төшке ял вакытында чыбыкларын да тартты. Ниһаять, репродуктордан беренче моңнар агылды. — Менә тәртип!— диде Санатриев, багана башыннан төшкәч, тирләгән, сипкелле битен сөртә-сөртә. — Күптән кирәк иде. «Күптән кирәк иде!» Әмма радио көйләү мәсьәләсе җиңел генә хәл ителмәгәнен белми иде Санатриев. Бу турыда сүз кузгаткач, кырт кисте бит прораб: — Ансамбль кирәк түгелме сиңа тагын?! — Миңа түгел, объектта эшләүчеләргә... Хәер, мин үзем дә яхшы җырлар тыңларга яратам,— диде Рафаэль.— Җыр, музыка яңгырап торганда эшләве дә күңелле. — Моңа кадәр музыкасыз да эшләдек һәм, әйтергә кирәк, начар эшләмәдек. Узган квартал өчен премия алдыкмы? Алдык. Ә син — радио. Җыр, музыка, имеш. Ну, әйтсәң дә әйтәсең инде, зам-по-лит... Ләкин бу юлы Рафаэль үз сүзендә нык торды. Прораб белән эш пешмәгәч, ул постройкомга мөрәҗәгать итте. Анда Рафаэльнең тәкъдимен куәтләделәр. Соңыннан исә:—Молодец,— диде председатель, Рафаэльнең кулын кысып,— менә бу безнеңчә. Эшче кеше ул үзе ту- рында кайгыртканны ярата... Яхшылыкны йөрәгенә тирән салып куя. Радио өчен эшчеләр прорабка рәхмәт әйттеләр. — Тырыштык инде,— диде ул. елмайган булып, әмма Рафаэльнең күзенә карамады. — Я, нәрсә уйга калдыгыз? Ниндирәк кеше соң ул прораб Шестаков?— дип кабатлады тикшерүче. ♦ — Катлаулы агай, минемчә. Кешеләргә игътибарсызрак дип әй- £ тимме, әллә миңа гына шулай тоеламы... Кыскасы, минем өчен авыр j сорау бу. > — Ә бит Шестаков сезнең турыда бик төгәл фикердә: эш белән Е шөгыльләнәсе урында исерек өчен квартира даулап йөрде, репро- J дуктор мәсьәләсе белән бала-чага кебек мавыкты, ди. Мин аларны, А әлбәттә, ачыкладым... Тикшерүче өстәлдә яткан папканы ачты да, аннан бер бит кәгазь $ чыгарып бераз карап торды һәм сүзен дәвам итте:— Мин сезнең ида- Ь рәнең профсоюз комитеты председателе белән сөйләштем. Миңа кал- 2 са, бик дөрес уйлый ул. Менә сезне, мәсәлән, кеше буларак, яхшы як- ч тан бәяли, борчыла... Ләкин бу әле авариядә гаебегез юк дигән сүз u түгел. Моны исбатларга фактлар кирәк, фактлар... ф — Ә сез бригадирны чакыртмадыгызмыни?—дигәнен Рафаэль х сизми дә калды. х — Монысы инде безнең эш,— диде тикшерүче,— тотынганбыз 4 икән, тикшерербез...— Бу җавап аның үзенә дә корырак булып тоел- л ды ахры. Йомшаграк тавыш белән өстәп куйды: х — Гаеп сездә түгел, борчылмагыз. и V X я Тикшерүче янына Салават билгеләнгән вакыттан соңгарып килде. Кабинет ишеген ачуга, моның өчен эчкерсез елмаеп гафу үтенде: — Өс-башны алыштырырга өйгә кергән идем. Факт. Кичерегез. Ул чыннан да бәйрәмчә киенгән иде: зәңгәр кримплен костюм, зур төенле чуар галстук. Тәкъдим ителгән урынга утыргач, лаклы туфлясы белән нервыланулы тыпырдап алды. Аның белән сөйләшкән саен гаҗәпләнә төште тикшерүче: әйтерсең прораб Шестаков белән сүз куешканнар. «Эш журналы«ндагы искәрмәне Шестаков сызганын күрмәгән дә. ишетмәгән дә... — Дөрес, алар ни турындадыр ачуланышып сөйләшәләр иде. Ләкин мин үземә кагылмаган нәрсә белән кызыксынмыйм — хатын-кыз түгел ич. Факт. Мин — рабочий класс, иптәш тикшерүче. Мин түләүне эш башыннан алам. Юк-бар нәрсә тыңлап йөрергә вакыт юк. Факт. — Туктагыз әле, иптәш Гыйззәтуллин, — дип бүлдерде аны тикшерүче.— Сез Армиядә дә булгансыз, мораль яктан чыныккан кеше. Шуңа күрә намусыгыз кушканны сөйләргә кирәк. Әле тормышын башлап кына җибәргән кешенең юкка харап булуы бар. — Ә нәрсә намус? Минем намус, тәртиптә. Факт,— дип кызып китте Салават һәм бер мәлгә тавышын әкеренәйтә төшеп, өстәп куйды:— үзара гына әйткәндә, иптәш тикшерүче, акчаны намус өчен түләмиләр, ә эш өчен. Әйе, эш өчен. Факт. Тикшерүче Салаватка, аны үтәли күрергә теләгәндәй, текәлеп ки pan торды, ләкин бер сүз дә әйтмәде Салават чыгып киткәч, тикшерүче авариянең эзләрен бетерүгә кагылышлы расходлар мәсьәләсен ачыклау турында берничә пунктлы план теркәп куйды һәм. лейтенант Айдаровны чакыртып, шуны ачыкларга кушты. Икенче көнне аның өстәлендә тулы мәгълүмат тупланган белешмә ята иде. «Авариядән җимерелгән урынны төзәтү өчен дүрт кеше алганнар. Берсе — шунда эшләүче, ә өчесе эшкә вакытлыча урнашкан. Эш өчен өч мең сигез йөз сумлык наряд башка объект исәбенә ябылган. Нарядларга прораб Шестаков кул куйган. Ә бит идарәдән ава риянең зыяны мең ике йөз сум дигән рәсми белешмә биргәннәр иде. Димәк, чыгым бик азайтып күрсәтелгән... Менә сиңа мә. Тикшерү бетмәгән, ә эш икенче ягы белән дә катлауланып бара». Кабинетка подполковник Герасимов килеп керде. — Утыр, утыр,— диде ул тиз генә аягүрә торып баскан тикшерүче Идрисовка.— Аварияне тикшерү кай тирәдә инде сезнең, капитан? — «Эш журналы»н таба алмыйбыз, иптәш подполковник. Дөрес, ташчылар бригадасыннан Миңнуллин кергән иде. Ул мастерның монтажланган плитәне кире алдырырга боерык биргәнен раслый. Ләкин аның үзен эчкәләүче кеше диләр. Хәзер менә тагын бу мәсьәлә...— Капитан чыгымнар турында белешмәне подполковникка сузды. Аны җентекләп укыгач: — Менә ничек эшли икән прораб Шестаков. Кызганычка каршы, андый кешеләр кайберәүләргә ошый ул, шуңа күрә яхшы характеристика бирәләр. Безгә аера белергә кирәк: намусы сафмы аның, әллә мүкләнгән, сөрси башлаганмы? — диде подполковник. Подполковник урыныннан торды һәм ягымлы, җылы күзләре белән Идрисовка карады. — Димәк, шушы көннәрдә күп нәрсә ачыкланырга тиеш... — Тырышам инде, иптәш подполковник... — Миңнуллинның монда килүе әйбәт. — Соң, ул килде дә китте... иптәш подполковник. — Килер, капитан, тагын килер. Чын намуслы кеше бүтән кемнең дә булса бәлагә таруын читтән генә карап яталмый. Бу — капитан, тормыш хакыйкате. Эшегездә уңыш телим. vn Комиссия авариянең сәбәбе плитәнең ярык булуы турында үз сүзен әйтте, ләкин моннан Рафаэльгә ни файда?! Прораб үз гаебен танымый, журнал суга төшкәндәй юк булды. Ләкин ул Игорь Васильевич белән күзгә-күз карап тагын бер сөйләшергә булды. — Сез бит искәрмәне үз кулыгыз белән сыздыгыз, Игорь Васильевич. Хәтерлисезме? — Э-э-э, замполит, суга төшкәнсең икән, син үзең генә йөзеп чык инде. Белә торгансыңдыр, батучыны коткарырга керүчегә сак булырга кушалар, чөнки ул коткаручысына бик нык ябыша икән, һәм икесе дә буль-буль... Ә кая соң журнал? — Кызганычка каршы, табылмады. — Табылмады, имеш. Куркудан тотып аткансыңдыр әле үзен. — Прораб, Рафаэльнең борчулы һәм ачулы йөзен күреп, сүзне тиз генә икенчегә борды.— Курыкма: үлем-җитем булмады, тәҗрибәңнең юклыгын искә алырлар. Ел-ел ярым шартлы срок бирерләр дә вәс- сәләм... ' — Эш андамыни, Игорь Васильевич? Гаепле икәнмен — бирсеннәр. Тик мин үземнең гаепле икәнемне йөрәгем белән аңларга тиеш... Шул вакыт вагонга ашыга-ашыга капитан Идрисов килеп керде. — Менә яхшы булды әле бу, икегез дә монда икән. Бүген безгә Гыйззәтуллин бригадасыннан берничә егет килде, ниндидер җыелыш үткәрмәкчеләр. Сезнең икегез белән килүемне сорадылар. Мин сезне алырга дип кердем. Егетләр шәп, үтенечләрен канәгатьләндерми булмый,— диде ул эчтән елмаеп. VIII Җыелыш бара. Капитан Идрисов тикшерүнең барышы турында сөйләп бирде, кайбер фактларның расланмавы турында әйтеп, шу- ларны ачыклау кирәклегенә тукталды. Бригада шаулап алды. «Хәзер ачыклыйбыз аны* дигән тавышлар ишетелде. Аннары урыныннан Миңнуллин торды да, иптәшләре тынычлангач сүз башлады: — Дөресен генә әйткәндә, без инде авария буенча тикшерү эш- ге ләре дөрес юл белән барып, бөтен нәрсә ачыкланган дип уйлап йөри '2 идек. Ләкин арабызда «сер саклаучы* кайбер иптәшләр бар икән. * Кыскасы, иптәш бригадир, торып бас та, әйдә шуны ачыклыйк!— Ej Прораб күзләре бер мизгелдә Салаватныкы белән очрашып алды.— s Монда барыбыз да үз кешеләр, оялма, баштан ук сөйлә,— диде Миң- > нуллин. “ — Ну, прораб әйтте, плитәне салыгыз, диде. — Юк, юк, баштан ук сөйлә... мин плитә янына килдем диген..: 5 Шуннан... — Ну, плитә янына килдем, факт. Эләктердем. Кранчы Гөлнур 5 ярты метр чамасы күтәртте. Факт. Мастер дөрес әйткән — плитәне куярга ярамый, ул ярык, диде Плитәне кире урынына куйдык. Факт. * Шунда прораб килеп чыкты. Без аңа әйттек: шулай да шулай, мае- = тер бу плитәне куймаска кушты, ул — ярык, дидек. Факт. Ә прораб, “ ягъни Игорь Васильевич, плитәне тагын күтәрттереп карады да, ас- е; кы зонасы ярылмаган, салыгыз, диде, факт. — Тукта, тукта,—диде Миңнуллин.— Игорь Васильевич, эш шу- £ лай булдымы? < Башын аска иеп, ияген кулларына куеп утырган прораб сискәнеп “ китте.о — Син... син нәрсә миннән сорау аласың әле?— диде ул, беразх дан башын күтәрә төшеп. — Биредә сорау алучы юк. Кайбер нәрсәләрне генә ачыклау кирәк, чөнки тиешле урында җавап биргәндә сезнең хәтердән кайбер моментлар төшеп калган икән. — Игорь Васильевич, сүз бик җитди мәсьәлә турында бара, бу чынлап та шулаймы?— дип сорап куйды партоешма секретаре. — Дөрес,— диде прораб авыр сулап,— дөрес... — Я, дәвам ит,— диде Миңнуллин, Салаватка ишарә ясап. — Төштән соң безнең этажга тагын Рафаэль Мингазович менде. Плитәне, кичекмәстән алып, аска — штабельгә төшерергә кушты. Факт. Ләкин монда минем гаеп юк — мин прораб кушканны эшләдем. Әлбәттә, алыштырырга кирәк булган. Кем белгән бит аны... Аннан соң теге көнне чыннан да мин прораб вагонына кергән идем. Факт Игорь Васильевич мастер белән «Эш журналы»н карап утыра иде. Шунда ул мастер язган искәрмәне күрде дә, ачуланып сызып ташлады... Факт. — Менә хәзер дөрес,— диде Мнннуллин,— хәзер дөрес, чөнки ул бу турыда безгә дә сөйләгән иде. — Юк, менә монысы инде дөрес түгел,— дип урыныннан сикереп торды Игорь Васильевич,— журнал бик сәер рәвештә, мин әйтер идем, шикле рәвештә юкка чыкты. — Менә ул миндә!— Миңнуллин газетага төргән «Эш журналы*н баш өстенә күтәрде. Җыелыштагылар бер мәлгә тын да алмыйча утырдылар. Игорь Васильевич Салават ягына ачулы карады, Салават утырган җиреннән күтәрелеп үк куйды. Миңнуллин дулкынланудан калтыранган куллары белән журналның кирәкле битен ачты — Менә ул плитә турында язылган җир, сызылган юллар. Ә журналны мин синең хатыннан алдым, Салават. Дөрес, гомеремдә беренче тапкыр ялганларга туры килде. Салават бер журнал сораган иде, дидем. Тик, Салават, кара аны, хатыныңа тел-теш тиерәсе булма. Җыелыш беткәч, ташчылар Рафаэльне сырып алды. IX Тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр артта инде. Шул көн-төннәр аркасында язның матурлыгын да сизми калды быел Рафаэль. Ә бит дөнья әнә ничек матур, шайтан алгыры... Яшисе килә, эшлисе килә, урамда очраган һәр кешегә елмаясы килә! Рафаэль дә төзешкән беренче «йортны» дәүләт комиссиясе «яхшы» билгесенә кабул итте. Прорабка ике ел бирделәр. Хәер, эш андамыни? Үзен шактый изалаган бу вакыйгадан Рафаэль бер нәтиҗә яса ды: тормыш, кайберәүләр әйткәнчә, шомартмый, ә тәҗрибә, акыл бирә икән. Тәҗрибәле кеше югалмас, ә шома кешенең кайдадыр шуып төшеп калуы бар! һәм тагын бер хакыйкатьне аңлады Рафаэль: күк йөзе гел зәңгәр генә булмый, ләкин кеше беркайчан да намустан мәхрүм калмасын икән.