ЭЗЛӘНҮЛӘР ЮЛЫННАН
Батулла иҗаты турында уйланулар атулла төрле жанрларда иҗат итә. 1966 елда Татарстан китап нәшриятында «Исемем минем Дүрткүз» исемле китап дөнья күрде. Бу яшь автор Ба- тулланың беренче җыентыгы иде. »...Яше- рен-батырын түгел, Роберт Батуллинның теле коры, төссез. Аның әле үз ритмы, үз стиле сизелми. Әлегә аның теле тәрҗемә телен хәтерләтә... Күренеп тора, яшь язучының беренче китабы бик үк уңышлы булмаган...» дип язган иде ул вакытта Н. Фәттах. Тәнкыйтьче сүзендә, әлбәттә, хаклык бар. Шулай да повесть күп кенә уңай яклары белән укучы күңелендә җылы урын тапты. Повесть — Дүрткүз исемле кечекнең ил гизүе, хуҗадан хуҗага күчеп, күп маҗараларга тап булуы, кыенлыклар аша узып, яңадан туган авылына әйләнеп кайтуы турында. Маҗаралар көчекнең үз авызыннан сөйләнә. Мондый алым яңа түгел. Шулай ук ул әсәрнең кимчелеге дә түгел. Повесть җиңел укыла, маҗаралар бербер артлы куера бара, әсәрнең үз ритмы, үсеш тизлеге бар, ул ваквак бүлекләрдән тора — кечкенә укучы өчен монысы да мөһим. Автор катлаулы, озын җөмләләр кулланмый, тора-бара әсәр үз стиленә ышанырга мәҗбүр итә. Укучы Дүрткүз сөйләгәннәрне күрә, вакыйгаларга инана башлый. Гадәти булмаган сөйләм ысулы лиризмны һич киметми, арттыра гына... «Яңа хуҗаларым» бүлеге — сатирага бай булса, «Мин артист булам» бүлеге — юмор белән сугарылган. Алдагы бүлекләргә контраст буларак, «Ышнаны сагынам» бүлегендә лирика өстенлек итә. Лирика өлешен «Мин хуҗасыз, йортсыз-җир- сез калам» дигән кызганыч язмыш алыштыра. Бу ысул жанрлар бутау булып кабул ителми. Повестьның төп каһарманы Дүрткүз төрле хәлләргә куела һәм нәтиҗәдә әсәргә көчле динамика бирелә. Автор яшь укучыны туган җир кадере турында уйландырырга, очраган авырлыкларны җиңүгә дәртләндерергә, бала күңелендә җәнлекләргә карата ярату, кызгану хисе уятырга теләгән. Аның изге теләге «Исемем минем Дүрткүз» повесте булФп укучыга җитте. 1967 елның башында ук .Ялкын., журналы аша без «Куян баласы Нуяк» әсәре белән таныштык. Балалар өчен Батулла язган әсәрләрнең күбесенә хас алым тагын кабатлана: бу повестьта да җанварлар кешечә сөйләшә, уйлыйлар... Бу әсәр дә маҗараларга бай. ул маҗаралар лирик буяулар аша бирелә. Куян баласы Нуяк- ның кыен тормышы күз алдыннан уза. Куяннарны этләр куа. төлкеләр, бүреләр сагалап тора, ябалаклар ботарлый Ләкин яхшы күңелле кешеләр җәнлекләргә ярдәм кулы суза. Аучы булырга хыялланучы Фәйруш повесть азагында олы җанлы, табигать сөюче булып җитешә. Повестька гаять зур тәрбияви фикер салынган. Тик ни сәбәптәндер повесть Батулланың «Куян баласы Наян» җыентыгында 1 бик нык кыскартып басылган, күп кенә бүлекләр бөтенләй төшереп калдырылган һәм әсәрнең эмоциональ куәте кимегән. Укучылар арасында танылып өлгергән каһарман Нуяк- ның исеме «Наянпга әверелгән. Ә «Наян»- нар күл булды. Ул яңа әсәрнең исеменә искелек төсмере генә бирә. Заман әкияте нинди булырга тиеш соң? Бу сорау рәсми җыелышларда көн тәртибенә куелмаса да. үзара сөйләшүләрдә еш кына калкып чыга. Берәүләр, әкият бары тик халык әкиятләре, бәетләр, ягъни гадәти формада булырга тиеш, ди. Икенчеләре, аждаһалар, ханнар, патшалар туйдырып бетерде инде, яңаны уйлап чыгарыр- ' Куян баласы Наяи. Татарстан ннтап нәшрияты, 1970 ел. Б га кирәк, диләр. Заман әкияте бушлыктан алып язылмас, заман әкияте халык авыз иҗаты нигезендә яңача үсеп чыгарга, яңарырга, алга китәргә тиеш дигән фикерләр дә әйтелә. Татарстан язучылары бу турыда даими рәвештә уйлана, эзләнә. Батулла бу елкәдә аеруча актив эзләнүче язучы. Алда телгә алынган ике әсәр шул эзләнүләр җимеше, ә аның «Курай уйный бер малай» әсәре — иң уңышлы нәтиҗәләрнең берсе». Автор әсәргә традицион сөйләмне дә. заман элементларын да оста һәм табигый итеп керткән. Әкияттә «неон лампасы» да, «магнитофон» да, курай да, «музыкаль театр» тәгъбире дә бик урынлы кулланылган. Бер үк вакытта Батулла халыкчан такмакларны да шактый урынлы файдалана, алар бәйрәм күренешенә җанлылык, матурлык өсти. Әкият кечкенә кисәкләрдән тора. Аерымаерым алганда аларның һәрберсе мөстәкыйль әсәр, һәрберсенең үз максаты, идеясе, әйтергә теләгән фикере бар. Шул ук вакытта алар бер бөтен әсәр кисәкләре булып та тора. Әкиятнең идеясе ачык, гыйбрәтле. Курайчы малайның апасы Киребеткән музыка яратмый. Ул курайчыны көне-төне эзәрлекли, курайларын берәм-берәм утка ташлый. Апасыннан качып уйнарга мәҗбүр малай, ләкин Киребеткән сагалап торып аның кураен чәрдәкләп ташлый. Малай явыз кызны каргап елый, аның күз яше курай кыйпылчыклары өстенә тама. Шул чак могҗиза башлана: аяз көнне күк күкри — әшәке кыз агач кортына әверелә Бу беренче әкият эчтәлеге. Үзенә күрә аның фәлсәфәсе бар: музыка сөймәгән, музыка аңламаган, кей-моң яратмаган кеше кеше түгел ул — бөҗәк. Күрәбез ки. бу бүлек аерым әсәр булып яши ала. Кечкенә генә әкият булса да аның сюжеты, үсеше, характерлары, оста тәмамланышы. фикере бар. Әдәби әсәрнең барлык компонентларын җыйган, төгәлләнгән әсәр бу. Автор балалар психологиясен яхшы тоя, укучы күңеленә нәрсә кирәклеген яхшы сиземли һәм тагын берничә әкият өсти. Курайчы малай көн саен урманга барып апасын эзли, ләкин табалмый. Явыз булса да апа кеше бит. Малай аны яңадан үз хәленә кайтарырга тели, һәр барган саен ул яңа маҗарага тап була, һәр маҗараның үз гыйбрәте бар. Соңгы әкият азагында курайчы малай апасын таба: «...Киребеткән кызый шул кадәр үзгәргән, бөтенләй танымаслык булып матурайган. Кыз, курайчыны кочаклап елаган да, үз башыннан кичкән хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргән синең каргышың миңа төшкәннән бирле, мин бөҗәк булып яшәдем. Кошлар чукымасын, мине тотып ашамасыннар, дип шуыша-шуыша, үрмәлиүрмәли, кача-поса яшәргә мәҗбүр булдым. Син аланга килеп курай уйный башладың... Шул чакны мин кеше булуның гаҗәп бер кыйммәтен тойдым. Курай моңын тыңлый-тыңлый миңа канатлар үсеп чыкты. Мин күбәләккә әй- • Р Батуллин. Алтын куллы Гелчэһрә. Татарстан китап нәшрияты, 1974 ел. ләндем... Моңсыз, аһәңсез, җырсыз яшәгәнче үлем мең өлеш артык!» — ди кыз. Әкиятнең бу өлеше, бер караганда, примитив акыл сату кебек күренер, ләкин әсәрнең балаларга атап язылган булуын истән чыгармыйк. Әкият азагында бер нәтиҗә ясап, балага сабак алырлык сүзләр әйтәбез икән, бу һич тә зыянга китмәс шикелле. Аның каравы, әкият гаять матур, якты тәмамлана: «...Малай кураен алып уйнап җибәргән. Гүзәл кыз чиста, матур, нәфис тавыш белән аңа кушылган. Күбә- ләк-кыз шулкадәр матур җырлаган, малай шулкадәр оста уйнаган. Ярышта алар беренче урынга чыкканнар...» һәрберсе лирика, фәлсәфә белән сугарылган шушы бәләкәй генә әкиятләрнең балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә тәэсир итәрлек көче бар. Авторның тагын бер заманча әкияте — «Колакчын Тафи». Кеп-кечкенә әкият. Ләкин фикере, вакыйгалары белән гаять матур, гыйбрәтле әсәр. Үз халкыңны, Ватаныңны хөрмәт итәргә өйрәтә автор. «Колакчын Тафипда рәхәт тормышка кызыгып, туган илен ташлап, дошман ягына чыккан төлкене дошман үзе үк атып үтерә дә колакчын бүрек тегеп кия. Әкиятнең яңа формаларын эзләү белән бергә Батулла традицион формада да, халык әкиятләре нигезендә дә күп кенә әсәрләр язды. Моңа «Үлемсез егет», «Тычкан баласы Чикыл .............................................Йолдызлар һаман исән», «Гелчэһрә» повестьлары, кече күләмле «Йолдызлар турында әкият» әсәрләрен мисал итеп китерергә була. «Йолдызлар турында әкият» аерым игътибарга лаек. Автор аны Октябрь Революциясе бәйрәменә багышлап язган. Комсыз Дупмас күктәге йолдызларны урлый. Халык караңгыда кала... Кешеләр сер сандыгы өстендә утыручы Пумпаны бәреп төшерәләр. Халык батырлары йолдызларны азат итә. Йолдызлар дөньяга яктылык сибә. Җир йөзендә Бөек Йолдыз Бәйрәме башлана. Пионериянең 50 еллыгына атап язылган «Гелчэһрә» повесте исә формасы белән дә, язылышы белән дә язучының бүтән әсәрләреннән нык аерыла. Ул ике өлештән тора. Беренчесе традицион әкият теле белән язылса, икенче өлеше чынбарлык турында сөйләүче революцион хикәят. Ягъни башта вакыйга әкиятче әби тарафыннан риваять итеп сөйләнә, аннан, Мирасның әнисе авызыннан, реаль вакыйга итеп тасвирлана. Нәтиҗәдә революционерлар Гыйлемҗан белән Гөлчирәнең батырлыгы шигъри әкият дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әсәр бүгенге көн белән тыгыз бәйләнештә. Автор атабабаларыбызны үсеп килүче буынга үрнәк итеп куя, революционерларга. гражданнар сугышы батырларына, сугыш корбаннарына булган мәхәббәтне тагы да олырак, яктырак итеп күрергә тели. Батулла ун ел чамасы инде даими рәвештә телевидение буенча балаларга әкиятләр сөйли. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә ул зур эш башкара. Кечкенәләр өчен сөйләгән Мөбәрәк турындагы әкиятләрен балалар гына түгел, олылар да яратып кабул итте. Иң бәләкәйләр өчен язылган «Салават күпере кайда йоклый», «Тычкан баласы Такыл», «Балавыз», «Куян тотучы Мырый», «Сак белән Сок кавышканда», «Мәрәкәй бабай» әкиятләре — язучының уңышлы әсәрләре. Автор сигез китап чыгарган. Шуның җидесе балалар өчен. Димәк, Батулланы, икеләнүсез. балалар язучысы дияргә тулы хакыбыз бар «Тәнкыйтьчеләр һәм педагоглар, балаларга багышланган әдәби әсәр турында сөйләгәндә, бик хаклы рәвештә иң беренче планга тәрбия мәсьәләсен куялар. Әмма тәрбия чаралары балага сиздерми, күренми генә тәэсир итәргә тиеш». Бу сүзләр Батулланың 1969 елда әдәби ел йомгакларында сөйләгән докладыннан китерелде ’. Яхшы әйтә. Әмма «Каникуллар дәвам итә...» повесте әлеге сүзләрдән ерак тора. Повесть формасы белән дә, теле белән дә, жанры белән дә Батулла иҗатында чит-ят әсәр. Автор бер төркем авыл малайларының җәйге каникул вакытында корыны бушка әйләндереп йөрүләрен яза. Шәһәрдән кайткан Альберт алар- ны яманлыкка гына өйрәтә. Малайлар мәктәп эшләреннән, походтан качалар һәм шуңа охшаш башка эшләр кылалар. Тора- бара алар төзәлеп, әйбәт кенә эшли башлыйлар: балык буасы оештырып җибәрәләр... Ә бу процесс повестьта акланмый. Повестьның эзлекле бер сюжеты да юк. Вакыйгаларның бер өлеше Наилә көндәлеге аша тасвирлана, бер өлеше автор авызыннан сөйләнә. Зур булмаган әсәрдәге мондый сикерешләр авторны таркаулыкка китерә, повестьны уку кыенлаша. Батулла әсәрендәге бүгенге җиденче класс укучыларының сөйләшүен тыңлап, аптырап каласың. Бер карасаң, алар 3—4 нче класс балалары кебек сөйләшә, икенче карасаң, вуз студентларыннан да арттырып җибәрә. Шапшак телләрен төртелә-тәр- лә укыйсың. Ясалма тәгъбирләр, аңлаеш- сыз җөмләләр повестьның һәр бигендә диярлек очрый. Яки мондый мәгънәсезлек; «...үги ана яфраклары һәм кыргый үсемлекләр...» (16 бит). Үги ана яфрагы үзе кыргый үсемлек түгелмени? «Димәк», «чөнки», «әмма», «ләкин», «әлбәттә» кебек сүзләр дә әсәргә дыңгычлап тутырылган. Язучы китаптан-китапка үсәргә, остарырга тиеш иде, Батулла икенче повестен матбугатка ныклап эшләмичә тапшырган. Нәтиҗәдә — җитлекмәгән китап дөньяга килгән. Шик юк, әлбәттә, автор бу повестенда да мөһим мәсьәлә кузгатырга омтыла — җир-суны, балыкларны, гомумән, табигатьне саклауда пионерлар актив көрәшче булырга тиеш, ди. Тик, Батулланың үз сүзе белән әйтсәк, әсәрдә идея-вита- мин бар ләкин витаминны төргән бал юк, ягъни повесть әдәби әсәр була алмаган. «Каникуллар дәвам итә»нең язмышы авторны ныклап уйландырды кебек. Инде аның теле шомара, әсәрләре камилләшә бара: авторның «Уйларымны кеше белсен...» китабында чыккан хикәяләре моңа ачык дәлил. Бу китапка сигез хикәя, ике очерк кергән. «Офыклар алсу иде»... хикәясе белән ачыла китап. Психологик кичерешләргә гаять бай, ышандыру көченә ия ул әсәр Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы картлар. хатын-кызлар, балаларның фидакарь хезмәте турында. «Соңгы чабыш», «Фасил белән Вәсилә» кебек хикәяләр көчле драматизм белән аерылып торалар. «Шәйдулла абый»да укытучы, колхоз председателе, коммунист Шәйдулланың катлаулы язмышы турында сөйләнелә. 10—15 битлек хикәядә автор повестьлык вакыйганы олы язмышларга туплау осталыгына ирешкән. «Кызыл таң» газетасы оештырган «Коммунист ничек булырга тиеш» конкурсында «Шәйдулла абый» хикәясе беренче урынны алды. Гомумән, Батулла прозасын бергә җыеп караганда, түбәндәге өч үзенчәлекне аерып күрсәтергә була. Беренчесе, драматизм белән сугарылган психологик хикәяләр: "Офыклар алсу иде...». «Соңгы чабыш» • Мираж», „Шәйдулла абый»... Икенчесе, сатирик-юмористик хикәяләр: «Яшел пакет». «Укалы фәрештә», «Тимерҗан», «Җинаять»... Өченчесе, сәхнә әсәрләренә генә хас элементлардан торган хикәяләр: «Бер юлда». «Көтелмәгән кунак», «Чөгә». 1970 елда, ягъни КамАЗ тезелә башлауның беренче көннәрендә үк язучы комсомолның өлкә комитеты вәкилләре белән бергә Чаллыга барган иде. «Көтелмәгән кунак» шул командировкадан кайткач язылган хикәя. Автор грандиоз төзелешкә карап сөенә, Чаллының зур киләмәген күрә, һәм шул ук вакытта кыенлыклардан куркып, төзелешкә. үзенә дусларына хыянәт иткән Зинадан келә. Бу хикәяне бер пәрдәлек пьесалар рәтенә куеп карасак, әлбәттә, хаклы булырбыз. Вакыйга бер урында, бер сәгать чамасы вакыт эчендә бара, анда бары тик өч кеше катнаша. Шушы вакыт эчейдә өч образның характерлары ачылып бетә. Бәхтияр — шофердан инженер дәрәҗәсенә күтәрелгән, һәвәскәр артист Гөлфия (аның хатыны) — музыка укытучысы. Алар кыен чакта Чаллыны ташлап китмәгән. Без аларның бәхетле совет гаиләсе корганнарын күрәбез. Аларга капма-каршы образ Зина (элеккеге Зөлфия) тора: ул җылы урын, җиңел эш эзләп, төзелеш башланганда ук, каядыр чыгып киткән, хәзерге көнгә кадәр үзенә оя кора алмаган бәхетсез кеше. «Бер юлдаины да бер пәрдәлек пьеса дияргә була. Чөнки ул динамикалы диалоглардан гына тора. Вакыйга бер урында, бер сәгать эчендә бара Әсәрнең экс1 Р Батуллин. Витаминнар хакында Катан ут лары, 1Уо9 ел, 8 сан ’ Р Батуллин Уйларымны кеше белсен... Татарстан китап нәшрияты. 1»>9 ел. позициясе дә үсеше дә, кульминациясе дә. чишелеше дә бар. «Көтелмәгән кунак», «Бер юлда» хикәяләрендәге автор сүзләрен җәя эченә алып, һәр туры сөйләм алдында сөйләүченең исемен куйсак, пьеса килә дә чыга. Бу Батулланың күп әсәрләренә хас сыйфат. Аның һәр хикәясендә дә диярлек драматик нигез ята. «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы, «Күңелле сәхнә», «Клуб утлары» җыентыкларында Батулла язган скетчлар, сценарийлар еш кына басыла килә. Ул язган сценарийлар буенча радио һәм телевизион тапшырулар эшләнде. Аның «Пәһлеваннар иле» китабының нигезен курчак театры өчен язылган пьесалар тәшкил итә. Бу китапка кергән «Тылсымчы белән сихерче» әкияте Саратов. Кемерово, Барнаул шәһәрләрендә бүгенге көндә дә бара. Пьесаның Казан курчак театрында куелган нөсхәсе меңгә якын тапкыр уйналды, курчак театрларының Бөтенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга иреште Атаклы Әбугалисина кыйссасыннан файдаланып, автор оригиналь әсәр иҗат иткән. Образлар тулы. Сюжет үткен — маҗаралар белән кайнап тора. Әмма китапка кергән башка пьесалар — «Каһарманнар әкияте», «Курай уйный бер малай», «Үлемсез егет»тә сюжет таркау. Калган өч пьеса да күп сүзлелек, артык персонажлар, күренешләр, сюжет катлаулыгы, шулар өстенә тел чатаклыгы белән зәгыйфьләнә. Ә үзләрендә күтәрелгән проблемалар мөһим югыйсә, сүз халыклар дуслыгы, ватан азатлыгы өчен корбан булган каһарманнар турында. Театр сәнгате белән якыннан таныш, Мәскәүдә югары театраль белем алган, режиссура белән дә шөгыльләнгән Батулла өлкәннәр сәхнәсе өчен дә әсәрләр яза. 1974 елда аның берьюлы ике пьесасының премьерасы булды. Республика драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Туйлар узгач.. » музыкаль комедиясе куелды. Бу лирик комедияне тамашачы шатланып каршылады. Нәрсәсе белән җәлеп итте соң ул тамашачыны? Әсәр бүгенге көн яшьләре турында бер-берсен өзелеп сөюче Ләйлә белән Мәҗнүн тормыш коралар, ләкин Бибиәсманың (Ләйләнең әнисе) ме- шанлыгы, Зәйнәпнең (Ләйләнең апасы) тәрбиясезлеге, тар карашлыгы аркасында олы мәхәббәт, яшь гаилә чак кына җимерелми кала. Дуслары белән берлектә яшьләр җиңеп чыга. Шушы җитди мәсьәләне автор мавыктыргыч итеп, көлке дәрәҗәсенә күтәреп хәл иткән. «Өчәү юлга чыктык» әсәре — драма дип исемләнгән. Ләкин аның Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган нөсхәсен һәм, әлбәттә, әсәрнең үзен дә драма дип әйтүе кыен. Көчле-көчле бәрелешләр булып ала, әмма вакыйгалар драмага кадәр барып җитә алмаганнар. Беренче пәрдәдә сюжет бар. шул сәбәптәндер. әсәрнең бу өлеше төгәл генә ритмик үсештә бара, Батулла биредә диатан китап нәшрияты, 1977 ел. логлар кора белүен дә оста күрсәтә. Ә инде икенче өлештә сюжет сызыгы бөтенләй югала дип әйтерлек. Бу күренеш авторның кимчелегеме, үзенчәлегеме? ■Кимчелеге» дияр идең, икенче пәрдәне тамашачы аеруча яратып карый. Зал я тып-тын кала, я дәррәү көлеп җибәрә. Сюжет зәгыйфьлеген авторның «үзенчәлеге» дияр идең, бу драма кануннарына туры килми. Ләкин шунысы кызык, тамашачы «кануннарга туры килми» дип тормыйча, спектакльгә актив йөрде. Хикмәт нәрсәдә соң? Беренче пәрдә әле яңа гына мөстәкыйль тормыш башлап җибәргән өч яшь журналистның бәхәсләшүенә корылган. Производство турындагы специфик сөйләшүләр тамашачының бер өлешенә кызык, икенчесенә — кызык түгел. Ә икенче пәрдә һәркемгә аңлашыла, чөнки автор каһарманнарны гаилә шартларында күрсәтә. Менә Гөлфирә белән Ихлас. Ихласка кыен вакыт. аның мәкаләләрен, хикәяләрен басмыйлар. Ул өзгәләнә, ярсый, тупаслана. Хатыны Гөлфирә шушы вакытта бала көткәнлеген әйтә. Сөенечле хәбәр Ихласка нык тәэсир итә, әле генә балтасы суга төшкән кебек утырган боек кешене ал- маштырганнармыни! Кыенлыклар онытыла, без бәхетле гаилә күрәбез. Морат белән Фатыйма өлешен алыйк. Ни өчен бу күренештә тамаша залында ютәлләү дә, урындык шыгырдату да, конфет кәгазе кыштырдату да ишетелми — тамашачы тын алырга кыймый нәрсә көтә соң? Фатыйма белән Моратның тормышлары бармый. Тамашачы горур хатынның һәр җөмләсен, һәр сүзен йотып утыра. Тамашачыны Фатыйманың язмышы уйландыра, борчый. Ире Морат нәрсә әйтер, калырмы, әллә ике баласын (Фатыйма бу вакыт икенче бала көтә), хатынын ташлап китәрме? Морат гаиләсенә әйләнеп кайта. Тамашачы иркен сулап куя. Фатыйма роленең ныклы психологик нигезе бар. Морат белән Фатыйманың драматик өлеше узгач, Мирзахан белән Расиха гаиләсендә вакыйга башлана. Монда авторның сатирик көче тулысы белән сәхнәне дә. тамашачыны да биләп ала. Шулай да пьесаның бәхәсле яклары ачык сизелә. Темасы татар сәхнәсе өчен яңа булса да, сюжеты шактый иске, күп өлешләре Штейнның «Океан» пьесасын хәтерләтә, ситуацияләр шундый ук дип әйтергә була. Яшь актерларның, артисткаларның яхшы уены, режиссер П. Исәнбәтнең уңышлы режиссурасы гына әсәрнең кимчелекләрен йома алмаган: сюжет таркау, жанры төгәл ачыкланмаган, финал юк. Мирзахан образы азакка кадәр чишелеп бетми, гомумән, пьесаның ноктасы куелмаган. Батулланың өлкәннәр өчен профессиональ театр сәхнәсендә барган өченче пьесасы — «Өйләнер чак». Сүз дә юк, спектакльне тамашачы алкышлап каршылады. Рәссам ясаган курчаклар да әйбәт, артистлар да шәп уйный. Спектакльнең идеясе дә ачык; яшьләр, гаилә тормышында бер-берегез белән һәм өлкәннәр белән тупас булмагыз!—ди автор. Ләкин нидер җитми. Сюжет таркаулыгы, жанрда эклектика сизелә. Беренче пәрдә — музыкаль комедия. Икенчесе — сатирик драма. Пьесаның, спектакльнең дә финалы, азагы юк. Безнеңчә шулай. Әмма ни генә булмасын, Батулла үзенең драматургия елкәсендә җигелеп эшләрлек язучы икәнлеген исбат итте. Аның «Кичер мине, әнкәй» драмасы Татар дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Автор кеше күңелен тетрәндерерлек тема сайлаган. Кем ана булырга хаклы? Баланы тәрбияләгән кешеме? Әллә аны тудырып, сабый чакта ташлап киткән кешеме? Бу сорауга автор үзе үк дөрес җавап бирә. «Сине үстергән кеше ана!» ди ул. Автор әсәрен «трагикомедия» дип ялгыш атаган. Көлке ситуацияләргә, сатирик образларга бай булса да, бу әсәр драма, трагедия түгел. Республикабыз вакытлы матбугатында Батулла 20 дән артык мәкалә белән дә чыгыш ясаган. Боларның һәммәсен бергә җыеп бер-бер артлы укып карасак, сәеррәк нәтиҗә чыгар: Батулла мактау мәкаләләре генә язарга ярата бугай. Аларның күбесе, бер сүз белән әйткәндә — мәдхия. Дөрес, автор «Вәгъдә һәм омтылыш»та: Г. Рәхим төрле жанрларда эшләргә омтыла, дигәннән соң, «...шагыйрьләр гел шигъри әсәрләр иҗат итү белән генә мәшгүльләр. Алар бүтән жанрда эшләргә шүрлиләр һәм күбесе, мин театрны белмим яки мин бит проза яза алмыйм, дип әйтәләр. Шуңа күрә аларның иҗаты бер яклырак», — дип, яшь шагыйрьләргә карата бер тәнкыйть сүзе әйтеп китә. Ләкин автор хаклымы икән? Дөрес, Пушкин да. Маяковский да, Такташ та төрле жанрларда иҗат иткәннәр. — Монысы хак. Ләкин «нигә пьеса язмаган?» дип Тукайны битәрләп булмый бит инде! «Сәхнәгә яңа көчләр килә» мәкаләсендә дә Батулла мөһим мәсьәлә кузгатырга тырышып карый, ләкин ул тырышу гына булып калган. Автор бу уңай рецензиясендә тәнкыйть сүзе дә әйтә. Әмма аның төгәл адресы юк... Чыннан да, соңгы елларда театрларда телнең сафлыгына, аһәңнең матурлыгына игътибар җитәрлек түгел. Дикция турында әйткән дә юк инде: театрларда сөйләм культурасы түбән. Мәкалә авторы уенчыларның тел кимчелеген бары тик сәхнә теленә өйрәтүче педагоглар өстенә генә аударырга тырыша сыман. Безгә калса, артистларның тел культурасы турында, барыннан да элек, режиссер һәм театрның баш режиссеры өзлексез кайгыртырга тиеш. Ә инде «Витаминнар хакында» дип исемләнгән мәкалә арада җитдилеге белән аерылып тора. Автор балалар өчен язучы әдипләрнең уңышларына бәя бирү белән бергә, аларның аерым һәм гомуми кимчелекләрен дә оста, кыю итеп ачып салган. Мәкалә дәлилле, тирән язылган. Шунысын да әйтергә кирәк, бу Батулланың беренче мәкаләсе иде. Ни сәбәптәндер, ул моннан соңгы мәкаләләрен үзенә охшаган әсәрләр турында гына яза башлады. Батулла язган мәкаләләр арасында иң көчлесе, иң матуры, иң обраэлысы «Гүзәл сәнгать белән очрашу». Аны укыгач, «Галиябану» спектакле тулысы белән күз алдына килеп баса. «Спектакльнең иң тәэ- сирлесе, иң тетрәндергеч урыны үлем ярасы алган Хәлилнең егыла бару күренешендә, — дип яза мәкалә авторы. — Бөтен сәхнәгә җете кызыл утлар сирпелә. Әйтерсең лә бөтен кеше ут-хәсрәт эчендә калды. Сәхнә уртасында, менә егылам, дип яралы Хәлил басып тора. Ян-якларда кайгыдан катып калган кешеләрнең шәүләләре. Режиссер кино алымнарын уңышлы кулланган. Егетләр-кыэлар туктап калган кинокадрларны хәтерләтә, Хәлил акрынайтылган кинокадрдагы кебек салмак кына, акрын гына шуышып җиргә егыла бара. Оркестр кылларга тияр-тимәс кенә, үзәк өзгеч итеп лейтмотив уйный. Бу күренеш гаять зур тәэсир көченә ия...» Монда автор тарафыннан һич арттыру юк. Талантлы режиссер Рифгать Исрафилое куйган спектакль безне нәкъ мәкалә авторы Батулла сурәтләгәнчә тетрәндерде. Гомумән, язучы Батулла күп төрле жанрларда эзләнә. Бу сөенечле хәл. әлбәттә. Ләкин киңлеккә җәелеп, кайчакта тирәнлек турында оныткаламыймы икән ул? Кайбер әсәрләрендәге схемачылык, ахы- рынача төгәлләнмичә калган пьесалар әнә шул жанрдан жанрга сикерү-чөчелү нәтиҗәсе түгелме икән? Тәнкыйтьчеләргә дә. авторның үзенә дә уйланырлык нәрсәләр бар. безнеңчә.