ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ИҖАТ ЯШЬЛӘРЕ СЕМИНАРЫ 23—26 майда «Идел» халыкара яшьләр лагеренда иҗат яшьләренең VII республика семинары булды. ВЛКСМ өлкә комитеты, ТАССР Культура министрлыгы һәм Татарстан нжат оешмалары оештырган бу форумда республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган яшь язучылар, композиторлар, художниклар, артистлар, архитекторлар катнашты. Семинарны ТАССР Культура министры урынбасары, шагыйрь Р. М. Харисов ачты. Аннары ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателе Г. А Ахунов. Бөтенроссня театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе председателе Р А. Җнһаншнна. шагыйрь Р. М. Миңнуллин. художник В. И. Рогожин, музыка белгече М П. Фәй- зуллаева. композитор Л. И. Блинов һ. б. иптәшләр сүз алды. Иҗат яшьләренә идея-әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышланган доклад белән ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф М. Сафин чыкты Өч көн дәвамында «Художник һәм җәмгыять» дигән темага дискуссия уздырылды, империализмның СССРга каршы идеологии диверсияләре, бүгенге халыкара хәл. шулай ук Татарстанның соцналь-экономик үсеше һәм унынчы бишьеллыкны төгәлләү елы бурычлары турында лекцияләр тыңланды. Бу форумда, идеология һәм культура чаралары белән беррәттән, аерым авторларның иҗатын тикшерүгә багышланган секция утырышлары да уздырылды. Мәсәлән. Рафис Әхмәтов һәм Афзал Нигъмә- туллин (поэзия). Әхәт Сафиуллинның (проза) кулъязма җыентыклары уңай бәяләнде. нәшриятка тәкъдим итәргә мөмкин дип табылды Әсәрләрне тикшерүдә әдипләрдән Аяз Гыйләжев. Шәүкәт Галиев. Туфан Миңнуллин. Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим. Роберт Миңнуллин. Марсель Галиев, Равил Кукушкин катнашты. Иҗат яшьләре семинарында КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин чыгыш ясады. РЕСПУБЛИКА-ЗОНА КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Актанышта Мннзәлә, Мөслим һәм Актаныш районнарыннан килгән яшь һәм башлап язучыларның республика-зона конференциясе үткәрелде. Анда әдипләрдәй Сибгат Хәким. Илдар Юзеев. Туфан Миңнул- лнн. Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гатауллин, Габдулла Шәрәфи, Рөстәм Мингалимов, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев. Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Майсур Вәлиев. Ризван Хәмид, Госман Садә. Җәүдәт Дәрзаманов. Рәфыйк Юнысов катнашты. Конференцияне кереш сүз белән ТАССР Язучылар союзы идарәсе председателенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары II. Юзеев ачып җибәрде. Партиянең Актаныш райкомы секретаре Р. Ә Камильянов конференциядә катнашучыларга районның соцналь-экономик үсеше, культура учакларының эше. Актанышның киләчәге турында сөйләде. Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Т. Миңнуллин әдәби осталык проблемаларына кагылышлы доклад белән чыкты. Аннары башлап язучыларның әсәрләре тикшерелде. Мөслимнән Ф. Сафин. М Әхмәтжанов, К Шәйхетдинов. Актаныштан Ф Дәүләтбаев, Минзәләдән Г. Гимашева әсәрләре вакытлы матбугатка тәкъдим ителде Конференциядә шулай ук яшь шагыйрә Роза Хәлиуллинаның да иҗаты тикшерелде һәм ул СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим ителде. Соңыннан язучылар әдәби-музыкаль кичә уздырдылар, группаларга бүленеп, колхозларда булдылар, чыгышлар ясадылар, район хуҗалыклары белән таныштылар. ЮГАРЫ ӘДӘБИ КУРСЛАР СССР Язучылар союзының Югары әдәби курслары быел үзенең беренче чыгарылышының 25 еллык юбилеен үткәрде. Әдәби курслар бик күп совет язучыларына чын иҗат мәктәбе булды. Алар үзләренең иң күренекле әсәрләрен нәкъ менә шушында иҗат иттеләр. 25 ел эчендә биредә байтак кына татар язучылары да белемнәрен күтәрде һәм илебезнең төрле милләт әдипләре белән ике ел буе якыннан аралашып нжат иттеләр. Алар арасында Зәки Нури (1955—1957 еллар), Хәй Вахит. Рафаил Төхфәтуллин. Юныс Әминев, Шәриф Хөсәенов Шәүкәт Галиев. Аяз Гыйләҗев. Шамил Шагалиев. Мәсгут Шәрифе ллии. Шамил Бикчурин, Рәдиф Гатауллин. Илдар Юзеев. Николай Беляев. Диас Вәлиев. Туфан Миңнуллин. Зөлфәт һәм Роберт Батулла. Рөстәм Мингалимов, Рәфкать Карами (1977—1979 елларда) кебек язучылар, шагыйрьләр бар. Бүгенге көлдә әлеге эстафетаны шагыйрь Гәрәй Рәхим дәвам итә. ЯКТАШ ШАГЫЙРЬЛӘР ХӨРМӘТЕНӘ Башкортстанның Дүртөйле районы. Чишмә. авылында күренекле татар совет шагыйре Зыя Мансур укыган мәктәптә ша- гыйрь истәлегенә мемориа-;- такта ачу ~чптанасы булды. Шушыг.дый ук тантана Дүртөйле эшчеләр поселогын.:: да үтте, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Бәдрүш Мокамай яшәгән йортка мемориаль такта куелды Тантаналарда халык депутатларының Дүртөйле район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары К- М. Гарипов, филология фәннәре кандидаты Суфиян Сафуанов. СССР Журналистлар союзы члены Вил Казыйха- нов һ. б. иптәшләр катнашты. ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА ДИССЕРТАЦИЯ Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы гыйльми советта Ош педагогия институтының рус һәм көнбатыш әдәбиятлары кафедрасы мөдире Н. М. Мурадымов «Әхмәт Фәйзи поэзиясендә герой һәм чор проблемалары» дигән темага язылган кандидатлык диссертациясе яклады. Филология фәннәре докторы Гыйлемдар Рамазанов, филология фәннәре кандидаты Тәлгат Галиуллин һ. б иптәшләр Н. Мурадымовныц хезмәтенә уңай бәя бирделәр, диссертациянең язучы иҗатын тикшерүдәге зур адым булуын әйттеләр. ОЧРАШУЛАР Шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин. Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллнн, тәнкыйтьче Ринат Мөхәммәднев. драматург Ризван Хә- мнд Башкортстанның Илеш районында булып кайттылар. Алар партиянең Илеш район комитеты беренче секретаре. Социалистик Хезмәт Герое. РСФСР Верховный Советы депутаты Т Л. Рахманов белән очраштылар. Илеш игенчеләренең эшләре 6 | >н таныштылар Аннары Казан кунаклары район үзәге Югары Яркәйдә. шулай ук Жданов исемендәге колхозның Шәммәт авылында уздырылган сабан туйларында да катнаштылар Куйбышев шәһәрендәге «Металлург» заводы Культура сарае каршында 1970 елдан бирле «Ялкынлы яшьлек» исемле татар халык ансамбле эшләп килә. Аның чыгышларын шәһәр тамашачылары гына түгел, өлкә районнарында яшәүче хезмәтчәннәр дә бик яратып тыңлыйлар Репертуары нигездә татар язучылары һәм композиторлары әсәрләреннән торган алтмыш кешелек бу ансамбльне инженер Илгиз Колючев җитәкли. Күптән түгел ансамбль үзенең унъеллыгын бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә Казаннан композитор Әнвәр Бакиров, язучы Шамил Рәкыйпов. шагыйрьләр Галимҗан Латыйп. Рәшит Гәрәй катнашты. Казанның яңа микрорайонындагы 49 нчы урта мәктәбендә Тукай бүлмәсе ачылды Аны ачу тантанасында шагыйрьләр Илдар Юзеев белән Рәшит Гәрәй чыгыш ясады Язучы Лирон Хәмидуллин, шагыйрь Хәкимҗан Халиков. Татарстанның атказанган артисты Әзәл Яһуднн Чүпрәле районында булдылар. Алар «Ялкын», «Чишмә», Бауман исемендәге һәм Фрунзе исемендәге колхозларның Культура йортларында әдә- би-музыкаль кичәләр уздырдылар. Яна Чокалы, Иске Чокалы Татар Шатыршаны. Татар Төкесе. Кече Чынлы мәктәпләре укучылары белән очраштылар, терлекчелек фермаларында һәм җәйләүләрдә чыгыш ясадылар. Язучы Ләбибә Ихсанова Кукмара район газетасы каршындагы «Салават күг.ере» исемле әдәбият түгәрәге утырышында катнашты, түгәрәктә катнашучыларның әсәрләренә анализ ясады Икенче көнне язучы Балыклы авылында оештырылган «Ләйсән тамчылары» дигән әдәбият түгәрәгендә дә булды. Анда укучы балаларның шигырьләре тикшерелде. Соңыннан «Урал» колхозы эшчәннәре белән очрашулар уздырылды Шагыйрь Рәшит Гәрәй Минзәлә совхозтехннкумы укучылары һәм укытучылары белән очрашты Бу очрашуда ул якташларына туган җир. авыл һәм аның кешеләре турындагы шигырьләрен укыды, биредәге башлап язучылар белән әңгәмә уздырды. ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Оешманың чираттагы утырышында язучы Җәмит Рәхимовның «Кыядагы чәчәкләр» исемле романы тикшерелде. Әсәр Обь елгасы буйларыннан Иделгә кадәр нефгүткәргеч торба салучыларның батыр хезмәтләрен чагылдыруны, совет кешеләренең бай рухлы характерларын ачып бирүне максат итеп куйган Чыгыш ясаучылардан Рафаил Төхфәтуллнн. Хәниф Хәйруллин Гамил Афзал. Шамил Бнкчурнн. Әдип Маликов. Азат Ганиев. Альберт Хәсәнов. Фәрит Гыйльметдннов, Хава Сафина, Әзһәр Габнди, Разим Вәлнуллин авторга әсәрне тагын да яхшырту юнәлешендә күп к файдалы киңәшләр бирделәр. Лениногорск язучылары Шамил Бикчу- рпн. Җәмит Рәхнмов. Альберт Хәсәнов шәһәрнең нефть техникумы студентлары белән очрашу уздырып, үзләренең нефтьчеләргә багышланган әсәрләрен укыдылар, киләчәктәге иҗат планнары турында сөйләделәр. әдәбиятка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Оешманың «Ләйсән» әдәбият берләшмәсе белән бергә уздырылган утырышында яшь прозаик Рафис Сәлнмҗановның «Өч көн яңгыр» исемле повесте тикшерелде. Тормышчан күзәтүләрне, кызыклы һәм гыйбрәтле фикерләрне эченә алган бу әсәр үзенчәлекле формада язылган. Ләкин ул әле чын әдәби калыпка салынмаган: композицион таркаулык үзен нык сиздерә, образлар томанлы, сюжет сызыгы да билгеле бер юнәлештә үстерелми. Тикшерүдә катнашкан Эдуард Касыймов. Нәҗип Мадьяров, Газиз Кашапов. Равил Лотфуллнн. Хәниф Хөснуллин иптәшләрнең киңәшләрен искә алып, яшь автор повестьны камилләштерү өстендә ныклап эшләргә тиеш. М. Шәйхи. К. Гыйльмуллнн. «Яшьлек» җыр-бию ансамбле катнашты. Икенче көнне түбән камадылар Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелдылар — шигырь бәйрәме шунда дәвам итте. Аны шәһәр башкарма комитетының культура бүлеге мөдире 1 е- нат Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Мәйданда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе членнары. шулай ук Түбән Кама, Каенлы һәм Шәңгәлче мәктәпләреннән килгән укучылар үз әсәрләрен укыдылар. Түбән Кама шәһәрендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышында яшь прозаик Фәтхулла Абдул- линның хикәяләр һәм очерклар җыентыгы тикшерелде Тикшерүдә катнашучы Р. Хис- мәтуллин. М. Хәбнбуллин, К- Зиннатуллин, Р. Сафин иптәшләр җыентыкның нигезе ышанычлы икәнен, әмма кайбер әсәрләрнең, бигрәк тә хикәяләрнең әдәби яктан әле зәгыйфь булуларын, аларны чын мәгънәдә художестволы итеп эшләргә кирәклеген әйттеләр. Яшь хикәячеләр Зәбир Нынмаев белән Нәфисә Гафнятоваиың әсәрләрен тикшерүгә багышланган икенче утырышта яшь авторларга тормышка тирәнрәк, кыюрак үтеп керергә, иҗатта актнврак булырга кирәклеге әйтелде. Язучы Эдуард Касыймов һәм шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Круглое Поле тимер юл станциясендә транспорт милициясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрделәр. Э. Касыймов әле быел гына ачылган Чаллы язучылар оешмасының бурычлары, максаты турында сөйләде, үзенең иҗат юлы. иҗат планнары белән таныштырды, К Сибгатуллин яңа шигырьләрен укыды. Чаллыда һәм Түбән Камада традицион шигырь бәйрәмнәре һәрвакыт зур күтәренкелек белән уза. Чаллының «Энергетик» культура сараенда узган быелгы бәйрәм «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән девиз белән үткәрелде. Шигырь кичәсендә шагыйрьләр К Сибгатуллин. Ф Хәлнуллнна. В Хабибрахманова. Я. Игәнәй, Ә. Сабирова. Р. Асылбае- ва. М. Сафин чыгыш ясадылар, үзешчән композиторлар X Булатов. И Шәфиков, 3. Сәгыйтов. җырчылар Р Мөхәммәтжано- ва. Л Сәгыйтова һәм X. Шәфнковаларның чыгышларын да тамашачылар яратып тыңлады Кичәне язучы Эдуард Касыймов алып барды. Түбән Кама шәһәренең Техника йортында «Язгы сагынулар» исемле әдәби-музы- каль кичә узды Язучы Рахман Хисмәтул- лин әзерләгән әлеге кичәдә яшь шагыйрьләр Г. Ннгъмәтуллин. М. Хәбнбуллин, Чаллы язучылар оешмасы. «Орфей» һәм «Ләйсән» әдәбият берләшмәләре белән берлектә. ТАССРның 60 еллыгына багышланган әдәби кичә үткәрде. Бу очрашуда прозаик Э Касыймов. шагыйрь М Газизов, шулай ук әдәбият берләшмәләре членнары чыгыш ясады. Кичәдә Чаллы язучылары китапларын сату оештырылды. Китап сөючеләр Совет Татарстаны язучылары әсәрләреннән төзелгән зур күргәзмә белән дә таныштылар. Г. ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ МИРАС КОМИССИЯСЕ Татарстан Язучылар союзы күренекле татар совет язучысы Габдрахман Әпсәләмовның мирас комиссиясен төзеде. Комиссиягә түбәндәге иптәшләр кертелде: Г Ахунов (председатель). Ф Мнңнуллин (председатель урынбасары). В Нуруллин, 3. Нури. Н Юзеев. Л Ихсанова (секретарь). Ф Мусин, Р. Сверигин, Ш. Рәкый- пов. М. Әпсәләмова. Комиссия якын арада түбәндәге эшләрне башкарачак Казанның яңа төзелгән бер урамына Г. Әпсәләмов исемен бирү, әдипнең туган ягында — Мордовия АССРның Рыбкин районы Иске Ал- лагул авылында — мәктәпкә һәм пионер дружинасына язучының исемен бирү; Г. Әпсәләмовның Казанда торган йортына мәрмәр такта кую; әдипнең язма мирасын төгәл барлау. Г. Әпсәләмовның иҗаты һәм тормыш юлы турында монография язуны оештыру, замандашлары язган мәкаләләр, истәлекләр китабын төзеп чыгару; язучының 1981 елда булачак 70 еллык юбилеена әзерлек эшләрен башлау. ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ Совет сынлы сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Харис Абдрахманович Якуповка «СССРның халык художнигы» дигән мактаулы исем бирелде. (1980 ел. 13 май). Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм җитмеш яшь тулу уңаеннан язучы Нәби Дәүли «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде (1980 ел, 30 ман)