Безнең календарь
КӘБИР БӘКЕРНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
(1880—1941) еренче рус революциясе нәтиҗәсендә туган татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә. Бөек Октябрьга әзерлек елларындагы һәм аннан соңгы әдәбият һәм культурабыз тормышында Кәбир Бәкер билгеле бер ээ калдырган әдип. Аның мәкаләләре татар телендә чыккан беренче газета һәм журналларда ук еш куренә башлый. Башта аларда авторның әле эзләнү чорында гына булуы, үз темасын, үз даирәсен әлегә табып бетермәгәнлеге сизелеп тора. Ә инде 1907 нче елларга К. Бәкернең, барыннан да элек, культура һәм әдәбият мәсьәләләренә, бигрәк тә милли театр проблемаларына йез тоткан автор икәнлеге ачыклана. «Әльислах», «Йолдыз», һәм «Вакыт» газеталарында ул даими рәвештә театрлар репертуарында булган пьесаларга, милли драматургиянең яңа үрнәкләренә рецензияләр язып килә. К. Бәкер театр тәнкыйтьчесе буларак, иң элек, үзенең оперативлыгы һәм объективлыгы, шул чордагы әдәбият һәм культура барышын яхшы тоемлавы белән күзгә ташлана. Аның театр тәнкыйте өлкәсендәге эшчәнлеге замандашлары тарафыннан да (аерым алганда, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан һәм Җ. Вәлиди) югары бәяләнә. Дөрес, Бәкер үзенең рецензия һәм күзәтүләрендә алай артык тирән анализларга тотынмый, культура тормышында вакыйга булырлык олы проблемалар да күтәреп чыкмый. Ләкин, шуңа да карамастан, ул язмалар зур кызыксыну белән укыла, аларда шул чор татар театр сәнгатенең үсеш закончалыклары, уңыш һәм кимчелекләре аермачык итеп күрсәтеп бирелә. Ул язган рецензияләрнең мавыктыргыч әдәби телдә һәм формада язылуы, информация һәм фактларга гаять бай булуы да күзгә ташланып тора. Гомумән, авторның театр тәнкыйтебезнең формалашуына һәм аның тормышчан, халыкчан нигездә үсеп китүенә керткән өлеше аерым игътибарга лаек. 1915 һәм 1916 елгы театр сезоннарына күзәтү рәвешендә язылган күләмле мәкаләләре К Бәкернең бу юлда очраклы исем булмыйча, күңелен, җанын биреп иҗат иткән фидакарь мөхәррир булуын ачык күрсәтеп тора. К. Бәкер театр тәнкыйтен һәм журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән дә уңышлы аралаштырып килә. Алдынгы карашлы шәкертләр органы, Ф Әмирхан җитәкчелегендәге «Әльислах»та беренче хикәясе («Үзгәреш») басылганнан соң, ул алга әйдәгән кыю гына проблемалар күтәреп чыгарга сәләтле язучы буларак та таныла башлый. «Чөн там (яхут татар мәдрәсәсендә атнакич)» комедиясе (1909), «Чын егетлек нәрсәдә» (1909) «Кара тап», «Җанлы курчаклар» хикәяләре үз вакытында әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан әсәрләр. Бу хакта Ф Әмирханның югарыда искә алынган комедиягә, Г. Ибраһимовның «Җанлы курчаклар» хикәясенә махсус рецензияләр багышлавы да ачык сөйли булса кирәк. Татар әдәбияты классикларының һәр икесе Бәкернең сәләтле һәм заман тормышына йөз тотып, капиталистик чынбарлыкның җитди каршылыкларын кыю рәвештә фаш итеп чыккан үзенчәлекле автор булуын билгеләп узалар. Г. Ибраһимов һәм Ф Әмирханның уңай тән Б кыйть сүзен кирәксезгә уңга-сулга сибеп йергән әдипләр түгеллеген искәртеп тору урынсыз булса кирәк. XX йөз башы татар әдәби процессында игътибарга лаек фигура булган К. Бәкер озак еллар дәвамында халык шагыйре Г. Тукай белән дә, якын мөнәсәбәттә булып, аралашып яши. Бу бигрәк тә Тукай Петербургка килгән һәм аларның икесе дә «Әльислах»та язышкан, эшләгән чорга карый. Соңрак, шагыйрь вафат булганнан соң, К. Бәкер «Тукай Петербургта» дип исемләнгән кызыклы гына истәлек тә язып тәмамлый һәм моның белән ул Тукай турындагы әдәбиятның беренче үрнәкләрен тудыруга үзеннән өлеш кертә. Оренбургтан ерак түгел генә урнашкан Зубачы авылында нәкъ йөз ел элек дөньяга килеп, татар әдәбияты һәм культурасы үсешенә кулыннан килгән кадәре өлеш керткән тәнкыйтьче һәм язучы Кәбир Бәкер исеме искә алып узуга лаеклы.
ХАЛИКЪ САДРИНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
(1890—1955) атлаулы һәм олы тормыш юлы узган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Халикъ Садриның тууына 90 ел. Шул уңайдан күңелдә, ирексездән, аның иҗат һәм тормыш биографиясе белән кызыксыну туа. Ә ул чынлап та бай һәм гыйбрәтле икән. Габделхаликъ Гариф улы Садриев 1890 елның 4 августында хәзерге Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа һәм Октябрь революциясенә кадәрге чорда Оренбург, Уфа, Баку, Самара шәһәрләрендә завод һәм нефть промыселларында эшләп «тормыш университетларын» уза, патша Россиясендәге гаделсез- лекләрне татып, аларның асылына төшенә. Аның яшьли революцион көрәш юлына басуы бер дә гаҗәп түгел. 1917 елда булачак әдип В. В. Куйбышев рекомендациясе белән большевиклар партиясенә кабул ителә һәм гражданнар сугышының башыннан ахырына кадәр совет дәүләтен яклап көрәшә. X. Садри Кремльдә уздырылган татар-башкорт коммунистларының беренче киңәшмәсендә катнашып, В. И. Ленин белән очрашу бәхетенә дә ия була. Шул ук вакытта аның Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын оештыру турындагы тарихи закон проектына (1920) кул куйган татар халкы вәкилләренең берсе икәнлеге дә мәгълүм. X. Садри Казанда «Спартак» комбинатында директор булып эшли, аннан Бөек Ватан сугышында батальон командиры буларак, үзенең шәхси үрнәге белән сугышчыларны аяусыз көрәшкә рухландыра. Күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Әдәби иҗат эшенә ул Октябрь революциясенә кадәр ук тартылып, шул чорда байтак кына хикәяләр яза. Ә инде революциядән соң аның иҗаты бермә-бер активлашып, тагы да үсеп китә. Ул проза жанрында эшләү белән бергә үзен очеркларда, драматургиядә һәм поэзиядә дә сынап карый. Аның әсәрләре, нигездә, үзенең бай тормыш биографиясеннән аерылгысыз булып, үзара үрелеп бара. «Безнең таң», «Ил батырлары», «Тимерче малае», «Зиятдин балалары» кебек проза әсәрләре һәм «Йөзмә госпитальдә» исемле мемуар очеркы шул хакта сөйли. X. Садриның «Идел буенда сугышлар», «Партизаннар» һәм нәни тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулап алган «Камал бабай әкияте» пьесалары үз вакытында республикабыз сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. Ә инде аның сүзләренә язылган ■Шахтер җыры» (С. Сәйдәшев музыкасы) һәм «Туган илем» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек җырлар бүген дә үзләренең популярлыкларын югалтмаган. X. Садриның барлыгы 8 китабы дөнья күрә. Аның аеруча игътибарга лаек әсәрләре 1954 елда басылган «Ил батырлары» исемле сайланма җыентыгында урын алган.