Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАЛКОНДА 

 

Бәйрәмнәрне мин нигәдер өнәп бетермим, сәбәбе бәлки буйдак булуымдадыр. Бәйрәм җитте исә үземне диңгез атавында берьялгызым калгандай хис итәм. Мондый шау-шулы көннәр мине эшемнән, күнегелгән гадәтләремнән аера, тормышымның көен боза. Андый чакта мин нишләргә белмичә интегәм, көнем төрле икеләнүләр һәм рухымдагы каршылыклы хисләр тартышуы белән үтә. Бер яктан, минем дә башкалар кебек дөньямны онытып бәйрәм итәсем килә, икенчедән, җа Бүген бәйрәм. Көн иртәдән үк аяз. Язгы кояш урамга тарта. Иртүк кызыл байраклар, төрле лозунглар, портретлар күтәргән студент халкы шәһәр үзәгенә таба китте, мин аларны тәрәзәдән карап озаттым. Соңрак үзем дә җыенып урамга чыктым. Ашыкмый гына студентлар киткән якка атладым. Шәһәр бүген гадәттәгедән тынычрак. Хәрәкәт тукталган. Светофорлар онытылган. Чиста урамнарга җәяүлеләр хуҗа. Үзәккә якынлашкан саен, күкрәкләренә медальләр, орденнар таккан картлар күзгә ешрак чалына бара. Өс-башлары пөхтә, йөзләре ачык. Кыяфәтләре белән шактый аерылсалар да, нидер аларны бер-берсенә охшаш итә. Бәлки җыерчыклардыр?! Мин аларга карыйм да: сугышның бу картларга көче җитмәгән дим. Киресенчә, сугышны үзләре дөмектереп кайтканнар. Аяк-кулла- рын өздереп булса да кайтканнар дим. Кыйммәткә төшкән ул җиңү... Мәңгелек ут янына җыелган халык каравыл алышынуын көтә. Кара гранитта кызыл тюльпаннар. Кызлар, тартынып кына килеп, яңаларын өсти. ным моңа нигәдер карыша, бүтәннәр сөенеп кабул иткән бу уенга алай җиңел генә биреләсем килми. Шунда берәрсе шалтыратып, киләбез дисә, куана-куана хәзерләнергә керешәм, ләкин андый чаклар бик тә сирәк була... Монда яшьлек белән картлык аеруча күзгә ташлана. Берәүләре яши генә башлаган, күңелләре саф, дөнья гаменнән ерак. Икенчеләре инде барысын да татыган. Күзләрендә — зирәк моңсулык. Йөри торгач, күзләрем озын буйлы, чал чәчле бер картка төште һәм... чак кына кычкырып җибәрмәдем Буын-буын шома таяклы бу карт коеп куйган Кадыйр абый иде. Тик Кадыйр абый урын ♦ өстендә дип ишеткән идем бит... < Шул мәлне кызарганымны сиздем. Кайтканыма инде бер ел бу- =' лып килә. Әмма шушы көнгә кадәр янына кереп хәлен дә белешкә- ° нем юк. Мин шәһәрнең алар торган ягына төшеп киттем. ♦ П и s Ишекне Гайшә апа ачты. Танымыйча бер мәл аптырабрак торды ’ да, исемен әйтеп исәнләшкәч: — Карале, Мөнир түгелме соң бу?— дип елмайды һәм ишекне = киңрәк итеп ачты. Аяк төбендә кечкенә эт чәңгелдәде.— И ходаем, н танырлык та түгел. Үзгәргәнсең. ч Ике яктан да мондый очракта әйтелә торган сүзләр әйтелде, мин, ° плащымны чөйгә элеп, залга уздым. Гайшә апаны күрмәгәнемә ун еллап бардыр инде. Вакыт аны да үзгәрткән. Мин белгән шат, түгәрәк йөзе суырыла төшкән, яңа җыерчыклар өстәлгән. Зәңгәр күзләрендә елмаюдан гына бетми торган моңсулык. — Бу квартирыгызда булганым юк бит әле,— дим, шактый яңартылган җиһазларга күз йөгертеп.— Матур торасыз икән. — Биргәненә шөкер. Як-ягыма карангалап, Кадыйр абыйны эзлим. Моны күреп, Гайшә апя: — Кадыйр абыең монда ул,— ди һәм түрдәге ярым ачык ишекне күрсәтә. Ул мине караватта утырган көе каршы алды. Күргәч, югалып калдым. Аның хәлен ишеткәнем булса да, болай ук дип һич уйламаган идем. Мин белгән мәһабәт гәүдәле Кадыйр абый урынына караватта ике аягы да төптән киселгән кечкенә кешене күр7ем. — Саумы, Кадыйр абый! Бәйрәм белән үзегезне.— Кулымдагы кызыл тюльпаннарны аңа сузам, тик ул чәчәкләргә үрелми. — Рәхмәт, энекәш. Хәлләр ару гына әле.— Тавышы көчәнебрәк чыкса да, элеккечә көр иде аның. Чәчәк бәйләмен журнал өстәленә куйдым. Килеп, сак кына иңеннән алдым һәм абыйны күкрәгемә кыстым. Яңагындагы чал төкләре битемне чәнчеп алды. Ул тиз тиз күзләрен йомгалады, күңеле нечкәреп, яшен күрсәтүдән курыкты, ахрымы Беразга тынлык урнашты. Кадыйр абый ак майкадан, кара трусиктан. Башы кырылган. Гел өйдә утырганлыктан йөзе аксыл-са- ры төстә. Менә ул тынычланган кебек булды. Куе каш астыннан коңгырт күзләрен игътибар белән миңа төбәде һәм көлемсерәгәндәй итеп: — Үтә диген гомерләр, энекәш, ә? — Үтә. Кадыйр абый. — Кайттың инде алайса. — Ул кулларын нык итеп урынга кадады. — Кайттым. Җитәр — Бөтенләйгәме соң? — Бөтенләйгә. Читтә күп йөрдем, монда төпләнергә исәп. — Шул хәтле торып, нигә дип кайтырга булдың соң? Анда тормыш итү җиңелрәк диләр ләбаса. 81 — Анысы дөрес. Китәсемне ишеткәч, дус-ишләр дө тиргәп тә, үгетләп тә карадылар. Туган җир тарта, Кадыйр абый. Җирседем. Үз телемдә сөйләшергә зар булып яши алмадым. — Алай...— Ул бераз уйланып торды.— Өйләнергә кирәк сиңа, тормыш корырга. Синең ишеләр инде икешәр бала үстерә. Мин «кирәк тә бит...» дигәнне аңлатып елмайдым гына. Шул вакыт кыска йонлы кечкенә эт шикләнеп кенә карават астыннан чыкты һәм, миңа кырын карап, ишеккә таба китте. Кухня ягыннан савыт-саба шалтыравы ишетелеп куйды. Монда килгәндә мин бәйрәм өстәле янына җыелышкан туган-тумачаны, таныш-белешләрне күрермен, барысы белән дә сөйләшермен дип уйлаган идем. Әмма монда тынлык. Бәйрәм бу өйгә кермәгән дә шикелле. Кадыйр абыйның өстәлдәге чәчәкләргә төбәлгән карашын тотып алдым. Сәерсенеп карый иде ул чәчәкләргә, гүя аларның дөньяда барлыгын да оныткан. Мине безнең арада урнашкан тынлык борчый иде. Сүзне ничек дәвам итәргә дә белмәдем. Сәламәтлеген сорашсаң, күз алдында, авыру кешенең кәефе кырылыр, әдәп саклар өчен генә сораша дип уйлар. Шулай утырганда бүлмәгә Гайшә апа килеп керде. Ул: — Менә, әтисе, котлыйлар үзеңне,— дип, Кадыйр абый алдына открыткалар китереп салды.— Ә заводныкыларның исе хушы юк.— Тавышында ризасызлык. Миңа борылып сүзен дәвам итте:—Элегрәк, елның елында, бәйрәм белән котлыйлар, яисә месткомнан берәрсе килеп китә иде... Менә икенче ел инде оныттылар.. Көне буе шуңа күңелем әрнеп йөри. Күпме эшләп, күпме көч түгеп шул завод өчен... — Ярар, карчык, сукранма. Беләсең бит, кылны кырыкка ярырдай булып йөриләр.— Ул хатынын тынычландырмакчы булды һәм миңа карап: — Реконструкция бара анда, мәшәкатьле чаклары, — дип өстәде. Ә Гайшә апаның үз сүзе сүз: — Эш котлау кәгазендә түгел, онытуларына ачуым килә... Шул инде ул, кеше сәламәт булса гына кирәк, авырып китсәң, я пенсиягә чыксаң, кирәгең бетә. — Борчылма, Гайшә апа, Кадыйр абыйны оныталармы соң? Котлаулары почтада ята торгандыр,— дидем мин һәм газетада укыган бер кызык хәл турында сөйләп киттем.— Әнә, Көньяк Американың кечкенә бер илендә хат адресатына егерме елдан соң гына килеп җиткән. Алар икесе дә елмайдылар. Гайшә апа, нидер исенә төшеп, теге якка чыгып китте. Без тагын икәү генә калдык Кадыйр абыйның фаҗигасе турында мин хатлардан белә идем. Ләкин ишетеп белү үз күзләрең белән күрү түгел икән. Бу гаиләгә килгән бәла турында уйлыйм. Кадыйр абый, уйларымны сизенгәндәй,, миңа туп-туры карап: — Менә шулай, энекәш, аякларны кистеләр минем,— диде. Ничек алай булды соң әле ул, Кадыйр абый? Сәп-сәламәт идегез бит. Мин әле сезнең газосварщик булып эшләгәнегезне дә хәтерлим. Ул җанланып китте. Эре кулларына таянып, якынрак, карават кырыенарак күчте. Бер заман минем кислород бетте. Балон инде, үзең беләсең. Өченче катта эшлим, ашыгыч эш. Цех начальнигы сәгать саен белешеп кенә тора... Ну, төштем аска. Балонны арбага салдым да лифт ка килдем. Лифт эшләми. Электрик артыннан йөрсәң тагын бер сәгать үтәчәк. Күп уйлап тормастан, мендем дә киттем өченче катка балон- ны иңгә салып... Ә балонда туксан алты кило. Ул сүрән генә елмаеп куйды. — Мин сезнең турыда сөйләп малайларга мактана идем... Хәте регездәме, Кадыйр абый, ишегалдында стена ишелде. Бер кисәген ♦ вата алмый интектеләр. Ә сез тоттыгыз да берүзегез капка төбенә < тәгәрәтеп чыгардыгыз. 3 — Хе-хе-хе. 2 Кадыйр абый күңелле генә кеткелдәп куйды. Игътибар белән мин 5 аны күзәтәм. Тамырлары бүрткән зур кулларына, чал бөдрәләр капл лаган киң күкрәгенә, нык муенына карап, картта әле дә баһадир ♦ чалымнарын табарга була иде. х Күрше бүлмәдә чырт-чырт иткән сәер тавышлар чыгарып эт йөргәне ишетелде. Менә эт безнең янга килеп керде. Миңа сагаеп бер ка- * рады да, хуҗасына якынаеп, озын тырнаклы тәпиләрен карават кы- g рыена куйды. (Сәер тавышны озын тырнаклары чыгара икән.) Кадыйр абый аның кара башын сыйпады. Эт койрыгын болгый-болгый, < төймә кебек күзләрен җемелдәтеп, хуҗасының бармагын ялап алды. £ — Кызым алып кайтты,— диде ул, эткә ымлап.— Апаң эштә о чакта күңелсез. Болай, ичмаса, яныңда җан иясе... Эт, куанычыннан чинап, караватка сикереп менергә чамалый иде. — Ярамый, бар уйнап кил.— дип, Кадыйр абый аның башын сак кына читкә этәрде. Эт теләр-теләмәс кенә тәпиләрен идәнгә төшерде, миңа карап алды һәм, буяулы идәнгә чырт-чырт басып, бүлмәдән чыгып китте. Кадыйр абый гомер-гомергә эт яратты, эт асрады. Бигрәк тә зур овчаркаларны ярата иде ул. Медальле этләренең кайберләрен мин дә хәтерлим әле. — Кадыйр абый, сезнең Саргон исемле этегез бар иде. Кайда ул хәзер? — Чик сакларга алдылар. Яраланды ул. Хәзер картайгандыр... Минем шикелле.— Бераз дәшми торганнан соң:—Бәлки үлгәндер дә,— дип өстәде. — Кызык итте ул мине бер вакыт...— Мин көлә-көлә күптән үткән бер хәлне сөйләп киттем.— Ремеслода укып йөрим. Өстә кара форма, ялтыравыклы тимер төймәләр. Бер көнне ниндидер йомыш белән сезгә килеп кердем. Әле иске квартирда торасыз. Базар янын да. Сездә ишек бикләп йөрү юк иде бит. Кердем дә, кеше булмагач, кире чыгыйм дисәм, ишек төбендә бозау хәтле эт. Багана кебек каттым да калдым. Селкендем исә ырылдап куя. Кадыйр абый елмаеп тыңлый, йөзендәге җыерчыклары тарала. Ул мендәргә сөялебрәк утыра. — Шуннан... Нәрсә булып бетте соң? __ Сәгатьтән артык Саргонның кызыл теленә карап тордым... Ярый әле Гайшә апа кайтып керде. Аяк тәмам каткан иде инде. — Акыллы эт иде шул. Аның турында миңа заставадан да язды лар. Мактап. — Кайдан таптыгыз шундый исемне? Матур бит — Саргон. — Күрше малае кушты аны. Тарихчы ул. Ту пан заманда Саргон исемле патша булган ди. Миңа да ошады. Ишектә кабат Гайшә апа күренде. — Әйдәгез, өстәй янына, чәй әзерләдем,— диде ул һәм. картына аркасын куеп, карават кырыена килеп утырды Кадыйр абый аны кочаклап алды. Гайшә апа. картын аркасына асып, күрше бүлмш • алып чыгып китте һәм урындыкка китереп утыртты. Урындыкны мин өстәл янына этәрдем. Ill Чәйдән соң Кадыйр абыйның балконга чыгып утырасы килде. Гайшә апа гардеробны ачты да, медальләре, орденнары зеңелдәп торган карасу-зәңгәр китель тартып чыгарды. Кадыйр абыйның сугышта булып, күп кенә бүләкләр алганын белсәм дә, бу кадәр үк дип уйламый идем. Күбесен беренче тапкыр күрүем. — Әйдәле. әтисе, кителеңне киеп куйыйк әле. — Әй. киеп тормыйм ла, карчык, әнә чөйдән пинжәкне генә алып бир дә, чыгыйк. — Юк, әп ге, киясең, үз бәйрәмеңдә дә кимәгәч, тагын кайчан киярсең? Гайшә апа кительне җайлап, картына ишарә ясады. — Әйдә ки. күршеләр алдында минем дә күңелем булыр. Гайшә апага кушылып мин дә кыстадым. Кительне киеп, җиз төймәләрен дә эләктереп куйгач, Кадыйр абый үзгәреп китте. Ул орденнарын сыпырып, рәтләп куйды. Безнең сокланып карап торуыбыз күңеленә бигрәк тә хуш килде, ахрысы. Аны балконга чыгарырга талпынып карасам да, Гайшә апа: — Юк-юк, Мөнир, мәшәкатьләнмә, мин аңа күнеккән инде,— дип каршы төште. Кунактан күтәртүне яхшысынмадымы, әллә ышанып тапшырырга шикләндеме — аңламадым. Ул картын баягыча аркасына асып, балкондагы киез түшәлгән урындык өстенә чыгарып утыртты. Мин дә шунда чыктым. Без чәйләп утырган арада, кояш күтәрелә төшкән. Күкләр аяз. һавада бөре исе. Ишегалдындагы топольләрдә ямь-яшел яфраклар күренә. Аста чыр-чу килеп бала-чага уйный. Өстәге каттан «Бони М» ритмнары ишетелә. Без Кадыйр абый белән язгы кояшта иркәләнеп тын гына шушы авазларны тыңлыйбыз. Аның сөякчел кулы балкон култыксасында. Күзләре бераз кысылган, йөзендә рәхәт изрәү. Ниләр уйлый икән ул бу минутта? Өч сугыштан исән кайткан солдат бу минутта ниләр уйлый икән? Бәйрәм итүчеләр балконда кояш җылысында таралып утыручы бәхетле картны күрә торганнардыр. Карт исән-сау, күкрәгендә орден-медальләр, димәк, барысы да тәртиптә. Ул лаеклы ялда һәм бу күренеш берәүгә дә сәер тоелмый, берәүне дә сагайтмыйдыр, мөгаен. Ләкин сугышны үткән һәрбер кеше, хәтта ут эченнән исән-имин чыккан очракта да, күңелендә ниләр генә йөртми торгандыр. Мин өметләнеп аның йөзенә карыйм. Ләкин кояшта җылынып утыручы картны гына күрәм. Минем аны сөйләштерәсем, тыңлап утырасым килә. Гомумән, яратам мин картларны тыңлап утырырга. Хикмәтле халык. Тик сөйләштерә генә белмим. Ул күзләрен ача, изүен чишеп җибәрә. Китель астыннан бинттай пакь күлмәге күренә. — Көннәрең ничек үтә, Кадыйр абый?— дим, картның ачылып китүенә өметләнеп.— Гайшә апа да эшләгәч, күңелсездер берүзеңә? — Күңелсез дип... кеше күнегә ул. Апаң да ике-өч сәгатькә генә барып кайта, тулы көн эшләми. Эшләмәскә иде дә бит, гел өйдә утырасы килми торгандыр. Гомер буе кеше арасында эшләп өйрәнгәч, авыр ул өйдә утырулары. Ул бер араны яшәрә башлаган агачларга карап торды. Аннан авыр сулап: — Барысы да шул сугыш бәласе,— диде. Сез элек бер дә авырып-нитеп йөрми идегез бит, Кадыйр абый? Анысы шулай... Сугышта аяк өшеде бит минем. — Шулаймыни. Ничек булды соң ул? — Ул, энекәш, Балтик буенда булды. Анда валуннар күп. Белә торгансыңдыр. Шоп-шома таш, гранит. Мунча хәтлеләре дә, аннан зурраклары да бар.— Кадыйр абый кабат кулларына таянып җайлабрак урнашты.— Нишли фашист? Ташны чокып, эченә пулеметчы урнаштыра. Якын килеп кара син шуннан соң. Валунны бит аны пуля да, гранат та, хәтта снарядың да алмый. Рикошет ясап читкә оча да тора. Менә шунда мине яралады да инде. Ятам. Кыймшанып та ♦ булмый. Суык. Пулемет иптәшләрне якын да җибәрми. Безнекеләр < килеп алганда аякларны сизми идем инде. £ Аста магнитофон акырырга кереште. Үрелеп карасам, подъезд § ишегеннән чуар киенгән яшьләр төркеме чыккан да, түгәрәк ясап, 5 киңәшеп торалар. Бераздан, кулларын кесәгә тыгып, ашыкмый гына * китеп тә бардылар. Магнитофон тавышы да тоныклана төште. ♦ — Аягыңны ничек саклап калдылар соң? s — Кисмәкче иделәр дә, бирмәдем. Үгетләп тә, ачуланып та ка- - радылар. Барыбер бирмәдем... Уйлыйм-уйлыйм да, күз алдыма Гай- 5 шә апаң янына аяксыз кайтып керүем килеп баса. Ну, мәйтәм, бу ки- = леш кайтканчы, ятып калуың хәерле... Рәхмәт врачларга, тырыша х торгач, аякка бастырдылар тәки. < — Белмәсәң, бер уйламассың, Кадыйр абый. £ — И-и, энекәш, сугышта күргәннәрнең барысын да сөйләп йөреп о булмый ул. Үзем шикелле картлар белән гәпләшеп утырганда әллә о ниләр хәтергә килә. Үзем дә гаҗәпкә калам... Шунда сугыш еллары кинохроникасын караганда күземә яшь килеп тыгылганы исемә төште. Экран сугышның кара һәм авыр хезмәтеннән михнәт чигүче гади солдат турында сөйли. Бу газаплар өчен кем орден алган да, кем шөһрәт казанган, дип уйлаганым хәтердә. Ул минутта алар минем өчен чын геройлар иде. Билгесез геройлар... — Әйе... Менә бүген иртән подъездда күршем Хәмит абыйны очраттым. Карыйм, түше тулы орден-медаль. Шаклар каттым... Мин аны гади бер карт дип йөри идем... — Гадиләр булдыра да инде аны. Уйламый әйткәнемә уңайсыз булып китте. Моны Кадыйр абый да сизенде. Киеренкелекне бетерер өчен, ахрысы, сүзен дәвам итте. — Сугыш ни заманнар үткәч тә китереп суга икән ул. Пенсиягә чыккач, бер уйламаганда сул аяк корый башлады. Бу юлы инде кистеләр. Шунсыз булмый диделәр. Тынычланган гына идем, менә бусы... Кадыйр абый ботын учлады, угалап йомшарткандай итте. — Элек борчый идеме соң? — һавалар алышынганда гына. Алай зарланырлык түгел. Организм нык булган, энекәш. Көрәшкән, күрәсең. Без шактый вакыт сүзсез утырдык, һәркем үз уйларына чумды. Күрше балконда джинсы костюм кигән ике кыз күренде. Чиратлашып сигарет кабыздылар, буйга калкурагы, башын кинәт чайкап, күкрәгенә ишелеп төшкән саргылт чәчләрен артка чөйде. Аннан икесе дә култыксага ялкау гына таянып, нечкә озын бармакларын читкә тырпайткан килеш нәзакат белән тарта башладылар. Бераздан яннарына озын буйлы, ыспай сакаллы акселерант чыкты. Ул уйныйшаяра кызларны билләреннән эләктерде һәм кочаклап алды. Кызлар исә, егетнең аркасына юри генә бер-ике шапылдатып, кулыннан ычкындылар да, кызу-кыэу сөйләшергә керештеләр. Без икебез дә аларны күзәтәбез. — Син миңа, энекәш, Жуков китабын табып китер әле. Хәзер вакыт күп, укыйсы килә шуны. Мин китерергә вәгъдә бирдем. — Урын өстендә утыруның да кызык ягы бар икән. Элек уйла- мыйчарак яшәлгән, хәзер шуларны кайтарып утырам. Таза, сау чакта артык уйланмыйсың бит аны. Акылны артык җикмисең. Безнең буынга укуы да чамалы гына эләкте. Яшьтән эшкә ябыштык. Шуның белән канәгать идек... — Сезнең буын күрде инде ул. Сугышы да, башкасы да... Картлар шуңа яшьләрне сүгә торгандыр. Мин, мәгънәле елмаеп, күрше балкондагыларга ымладым. — Хе-хе... Сүгәләр дисеңме? Безне дә бит яшь чакта күп сүктеләр. Аңа карап сынатмадык Вакыты җиткәч, илне дә саклап калдык, тормышны да аякка бастырдык... Кадыйр абыйга мин сокланып куйдым. Карт башына төшкән сынаулар аның табигатен бер генә дә үзгәртмәгән. Ул һаман да мин белгән Кадыйр абый булып калган. Сүзен төшереп калдырмаска тырышып, аны тыңлыйм. — Яшь чакта да бер тилереп калмагач, нинди яшьлек ди ул? Эшкә җигелгәч, барысы да үтә. Карт көнеңдә яшьләрне тиргәп утыру да кирәкле нәрсә түгел. Безнеңчә яшәмәсләр бит инде. Аңларга кирәк... Язгы көнгә хозурланып, без шактый утырдык. Сүзебезне Гайшә апа бүлде. Балкон ишеген ачты да: — Җитәр, әтисе, күп утырдың, җил тия күрмәсен үзеңә. Язгы һава алдаучан була ул,— диде. Кадыйр абый, нишлисең бит дигәндәй, миңа мәгънәле генә карап куйды. Аннан кулын карчыгына сузды, Гайшә апа аны, баягыча күтәреп, бүлмәгә алып кереп китте. Миңа кузгалырга вакыт иде. Кадыйр абыйны җилкәсеннән тагын бер сөйдем дә китәргә җыендым. — Ешрак кил, энекәш. — Яхшы, Кадыйр абый, килермен. Саубуллаштык та, чыгып киттем. Ишегалдына чыккач, борылып, үзебез утырган балконга карадым. Гайшә апаны күреп кул болгадым. Ул да миңа елмаеп кул изәде. Кадыйр абый янына мин хәзер ешрак керәм. Бигрәк тә күңелем эзләнгән, җаныма тынычлык таба алмаган чакларны кереп утырам мин аның янына. Мине күрүгә, картның җыерчыклары язылып, йөзе ачылып китә, исәнләшергә дип ул миңа зур кулын суза. Без ашыкмый гына чәй эчәбез, дөнья хәлләре турында, узган юлы калдырган китаплар хакында гәпләшәбез. Утыра торгач, минем дә акыр- тынлап күңелем ачыла, бушанып калам, борчуларым онытылгандай була. Карт яныннан мин һәрвакыт яктырып чыгам.