Логотип Казан Утлары
Повесть

АРГЫ ЯР

 

Журналның 1977 елгы декабрь санында »Тавыш — табигать бүләге» исемле эсэр басылган иде. »Аргы яр» шуның дәвамы. Кайбер нәрсәләр аңлашылып җитмәсә. шул беренче повестька мврәҗәгать итүегезне үтенер идем. Ә бу юлы сүз — бүтән хакта. АВТОР

Сәфар лтыр күзле аю карачкысын кочаклап сөйде дә, На- жар күпмедер елларны сыйдырган тыныч биләмәсеннән киң дөнья буйлата сәяхәткә чыгып китте. Күптән түгел генә реаль чакырып торган Парижгамы, әллә Америкагамы? Юк, туган җиренә. Үзен тудырган һәм кочагында тирбәтеп үстергән тугайларына Елганың киселгән башын яңадан ялгау нияте белән. Бер тәүлек, ике тәүлек барды—искитмәле үзгәреш күренмәде. Бердәнбер үзгәлек шул, игеннәр биегәя, куера төште Тагын бер тәүлек узгач, район житәкчеләре бүлмәсенә килеп керде. Елмаеп каршыладылар, шатланып кунак иттеләр Урман вына басым ясап, урманнарда кәккүк тавышларының, бүтән кош моңнарының тынуга якынлашка.1ын әйтте. Химикатлар белән эшли белү кирәклеген искә төшерде. Аны елмаеп тыңладылар. Аннары Нажар туган жирнең төп урамы булган Тымызык елга суының аккошлары, чөлдиләре, челәннәре, торналары белән чыңлап торган яшел заманнарны, буасыз вакытларда да ат коендырган чакларны сагынып уфтанды. Бу сүзләрне кызгану кыяфәте белән тыңладылар Аннары табигатьне саклау хакында нотыкка охшаган сөйләүләр булды. Тиешле предприятиеләр белән бу җәһәттән алып барылган эшышыгына сыенып утырган умарталыкта өр-яңа бал белән чәй эчерделәр. Мәе дә булмады түгел Мәжлеснең тәнәфес сыман бер тукталышында рәсми төстәрәк әңгәмә дә булып алды. Район житәкчеләре үрнәкле һәм гыйбрәтле мисаллар, саннар белән үз уңышлары, хәләхвәлләре хакында сөйләделәр. Ә Нажар. бодай шавына сандугач сайравы кушылса гына тормыш жырының гармонияле яңгыра не туктатмаячаклары турында вәгъдәләр ишетелде. Әмма сазлар һәм күлләрсез калган шәрә болыннарны яңадан терелтү вәгъдәсе ишетелмәде. Шул сәбәп белән Наҗарның кәефе кырыла язганны сизгәч, елганың киләчәген хуҗалар матуррак итеп сурәтләргә тырыштылар, әлбәттә. Беркем кушмаган килеш, төп эшенә кагылмаган бу четрекле мәшәкатьне үзенә ирекле рәвештә йөкләгән өчен аермачык мактап, туп-туры ♦ соклану тойгылары сирпеп тә карадылар. Тик хәзергә эш шуннан ары £ уза алмады. Елга башын тергезү өчен гыйфриттәй экскаваторлар, буль- 3 дозерлар һәм кирәксә земснаряд торбалары белән килеп, тирә-як ха- £ лык арасында шау-шу куптару мөмкин дип исәпләгән Нажар шәрә < болыннар буйлап бер үзе генә йөрергә мәжбүр булды. ♦ Ләкин бу вакытлы тынлык, вакытлы гына ялгызлыктыр. Теге чакта я ярдәмче хужалыкта тамчылардан ташкын җыелып шаулаган икән, мон- о да Тымызык елга шундый хәлне мәгънәле итеп кабатлый алмасмыни? - Тымызык елга. < Күп еллар элек Нажар әле бик бәләкәй чакта, йөзә дә белмәгәндә, 10 нәкъ менә шушы коры ком саргаеп торган җирдә, төнбоек чәчәкләре- ~ нә алданып, тирәнрәк керде. Чәчәкне өзеп тә өлгерде, шул ук секундта u аяклары су төбен эзләргә дә кереште Таба алмады Аннары ни бул- * ганын ул яр буенда һушына килгәч кенә төшенде. Тымызык су үзенең ' бер бөртек чәчкәсен дә жәлләгән иде ахры... Әмма чәчәк — кулда. Нажар да исән аны коткарганнар. Ул чәчәкне чытырдатып кыскан хәлдә авылына таба атлады Бераз үсә төшкәч, язгы бозлар актарылганда, тегермән арты күллегендә каек төслерәк көймәдә йөзеп азаплана иде, артына борылып ка раса... Бөтен буаны тегермәне пие белән күтәреп, елга Наҗар өстенә ябырылган. Язгы елга зурлыгындагы шарлама астында калачак Нажар. Бер минут, бәлки секундтыр — бетәчәк Нажар. Мизгел эчендә ул көймәдән сикерде дә ава-түнә, бөтен тармаклары белән бутала-бутала. карлы-бозлы суны яра яра, бата-чума чыгып ярга капланды. Тик анда да тыныч ятарга хут юк иде, котырган аю баласыдай дүрт аякланып, малай биек яр башына үрмәләде. Тагын, тагын секундлар коткарды Фаллар ачканда «Әҗәлең су төбендә ята, сак бул!» дип куркытулар булса да, Нажар судан барыбер аерылмады Язмыш икән, язмыш, ул аны бүтәннәргә калдырырга тырышып азапланмас, үзенеке үзенә бу лыр. һәм Нажар әле дә менә шул суны ярата. Төнбоек чәчкәсенә яңадан ташланырга, карлы-бозлы суда яңадан бата-чума буталырга әзер ул, тик Тымызык гүзәлнең элекке кодрәт, генә яңарырга, кабат кайтырга җыенмый шул. Сай суларда чалбар ба лакларын сызганмыйча да аръякка чыгарга мөмкин... Аргы яр үзе дә тәбәнәкләнгән, сөзәкләнгән, инде су белән түгел, яшел чирәм белән күмелгән. Су алкынып сагына ярлар, су алкынын сагына Еллар узган саен, күргән-кнчкән дәрьялар зурайган саен, Тымы ханәгә төшеп китте, — диде. Бер атна элек син шушы кеше булып уйнаган идең мәллә? Ләкин коридор аша узышлый сиңа барыбер тап булдым. Ничектер, каушабрак исәнләштек. Без тукталгач, иптәш кызларың тиз арада юкка чыкты. — Мин сезгә рәхмәт әйтергә кергән идем. Рәхмәт? Сез кем соң? — каушауга охшаган нәрсә тиз арада тагын җилгә очты. - Ну, ничек инде? Абба мин. — Әх. Абба! Мин сезне танымый торам бит. Сез ул көнне бүтәнчәрәк күренгән идегез. — Мин анда әйтермен, бераз акча язарлар. - Үз эшегезне дәүләттән түләтмәгез әле. — Соң... алайса... — дип, сүз таба алмыйча, акча чыгарам Син бәлки, тиеш булмаганны түләмәс өчен сатулаша башлар дип. мыскылларга җай эзләгәнсеңдер, әмма кешесенә туры килмәдең - гафу ит — Юк, ул хәтле тиеш түгел! — дисең дә читкә тайпыласың. — Бүтәнчә нишли алам соң? — Белмим. — Алайса, әйдәгез, көндезге ашка ресторанга керәбез. Шул рәвешле без— ресторанда. Хәтерем ул көнне сәгатьләре, минутларына чаклы тә!аенләп сак лый. Минем хьГялда ул сәер һәм якты утрау сыман кала бирер шикелле очраклы сүзләрдән, елмаю, шаярулардан — уеннан башланды. Шаярып кына, юри генә син йөзем шәрабы сайладың, мин—бераз коньяк. Юри генә, ирнәп кенә эчкән булдың һәм, шуңа күрә бугай, исермәдең. Ә мнн аз гына коньякны чынлап эчтем һәм бераз кәефләнә төштем. Коньяктан гынамы? Шулай булса икән. Хәмердән тиз ук айнып була, ә мин һаман да, менә шушы көнгәчә айнып бетә алмыйм. Ә син моны әллә сиздең, әллә юк. Хәер, бу хакта уйлап та карамагансыңдыр әле. Уйламыйча, уйнап кына Әллә нигә битләрем яна,— дигән булып, чынлап алсуланган битләреңә, яңакларыңа шәрабтан түгел, күзләреңнән, үзеңнән шәүләләнеп күчкән алсузәңгәр төсләр белән уйнаган бокалны назлап терәдең дә; Ә сезнең куллар ерак шул, - дип шаярттың Әмма мин нәрсәнедер чынлап тойдым, нәрсәгәдер чынлап нметлә- нергә кирәклеген аңладым. Син эшләгән бүлмәдә, беренче очрашуда ук без бу уенны башлаган булганбыз'икән. Ул очрашуда ук шаяртып, сүз җаеннан: «Безнең каннар бергә кушылып яши ала», — дип ычкындырганым хәтергә килде... Беренче сөйләшүдә! Бокалны назлаган кулың түбән төшкән арада сак кына минем кул сузылды, әйтерсең, кабат исәнләштек, әйтерсең, нн хакындадыр килешеп кул кысыштык. Чынлап та, килешү иде бугай бу. Аң белән булмаса, тән белән аңлашу булгандыр. Ә аң — икенче дәрәҗәдәге көч кенә ул Мәхәббәт беркайчан да акылдан башланмый Акылдан башланганы исәп дип атала. Безнең килешү барлык исәпләр һәм аңлы эшләргә каршы килеп башланды һәм, әлбәттә, нинди кодрәттер безне чакыра, тарта иде. Тау өстендәге ташны упкын төбе шулай дәшә торгандыр. Тагын шунысы бар, әгәр биеккә, биек йорт балконына менеп җиргә карасам, минем сикерәсем килә, нәрсәдер тыелгысыз тарта — кош сыман канат җәеп, шул рәвешле түбән мәтәләсе килә. Чынлап торып очып китмәс өчен, гадәттәгечә тагын да югарырак карыйм яки өйгә үк кереп китәм. Ә синең яннан, синең яннан китә белмәдем шул, уйлап та бирмәдем. Уйсыз шатлык урамга чыкканда тагы да үсте. Киң баскычлардан җитәкләшеп төшкән чакта, инде берничә ел элек үк яшьлек белән мәңгелеккә саубуллашкан булуым хәтергә килсә! Яисә моны пышылдап кына, белмәгән сабак өчен югары билге алырга ярдәм иткәндәй әйтеп куючы табылса! Юк, булмады, безнең куллар, әйтерсең, аерылмас өчен тотышкан иде. Табигать нәрсәдер ымлады шикелле. Көтмәгәндә коярга керешкән август яңгыры безне кинәт кенә телефон будкасына куып кертте. Безнең эшкә табигатьнең тыкшынуы аркасында, кысан будкада бер-беребезгә мәҗбүри сыланып тордык һәм кысышкан куллар безне тагын да якынрак тартканга буйсынып Тукта, монысы ничек булды соң әле? Юк, ул чакта түгел, хәзер дә әйтә алмам моны: безнең иреннәр әллә шаярып, әллә чынлап бергә кушылдылар... «Безнең каннар бергә кушылып яши ала! » Әллә шул уен сүз чынга әйләнәме? Будкадан чыккан чакта күңелгә кереп калган сурәт шул: күрше будкада малайлар торган һәм безгә карап шаркылдашканнар икән. Аларны абайлагач та ояла белмәдек, ахрысы, монысы хәтердә сакланмаган. Кызара алмасак та, сагая язганбыздыр, чөнки урамны аерым-аерым чыктык, чөнки син өйләнең инде узганлыгын, эшкә шактый соңлавыңны әйткән булдың һәм ашыгып йөгергән булдың. Әйтерсең, мин соңламаган. Әйтерсең, шушы кәеф белән нәрсә дә булса эшләргә мөмкин! Бер-ике сәгать кем керсә шуның белән сөйләшеп, вак-төяк нәрсәләр хәл итеп утыргач та, сиңа шалтыраттым һәм озак көттермичә төштең дә, без — тагын бергә. Нәрсәләр хакында сөйләшкәнебез хәтердә калмаган, димәк, телдә юк-бар гына булган. Ә менә озату... Дөресен әйткәндә, гадәттән инде чыккан, онытылганга күрәдер, сине озата ук бару нияте юк, теләгем сине троллейбуска утыртып кына җибәрү иде. Шул уй белән тукталышта бераз торгач та, урамның аръягында алма сатканнарын күреп, син мине шунда алып чыктың, алманың рәтсезлеген күргәч һәм минем кабат троллейбус ягына чыгарга чамалавымны сизгәч — Әйдә, шушы урамнан бераз гына бергә узыйк инде, — дидең. Мин исә, көндез башланганча, уйсыз иярдем. Сине өеңә якынайта, мине күнегелгән тормышымнан ерагайта торган юнәлеш белән атладык. Икенче тукталышка җиткәч, кире борылу нияте башыма килеп өлгергәнче үк, син мине ары алып киттең урамны җитәкләшеп чыктык, әле транспорт керә башламаган урамның тап уртасыннан атладык — урамның түгел, шәһәрнең генә дй түгел, әйтерсең, дөньяның уртасыннан! Шәһәр уртасындагы тынлык утравы, мәхәббәтнең үзенә охшаган кичке иркә җил—җиңел. Күңел аштан битәр. Әмма бераз гына баргач та, һәр даим сагалаган куркыныч кебек, каршыбызга бозау хәтле эт килгәне күренде. Безгә җитәкләшергә, бер-беребезгә сыенырга тагын бер сәбәп. Караңгы төшеп килгәндә, мондый жан иясе белән очрашканда, сагаю — табигый хәл. Ләкин без моны куркыныч урам дип ка- * бул итмәдек һәм ялгышмадык та. Тиз арада эт артыннан йөгереп малайлар килеп чыкты һәм безгә бер сәбәпсез ниндидер әйбәт сүзләр әй- , теп калдылар алар. Тик хәтер генә ул сүзләрне санга сукмаган. Кур- fc кынычның күңелле нәрсә белән алмашынуы сәбәбеннән без тагын шат- < ланып кочаклаштык һәм тагын үбештек. Көтмәгәндә килгән шатлык сә- ♦ бәбеннән хәтта мин сине күтәреп алдым һәм, әйтерсең, инде күптән оны- в тылган бәхетемне табып, синең белән бергә аны да киң урамның, юк, о урамның гына түгел, шәһәрнең, юк, шәһәрнең генә түгел, дөньяның тап к уртасыннан үзем белмәгән төбәк тарафына алып киттем. Мин үземнән моны ук көтмәгән идем, әлбәттә. Гомумән, бөтен гомеремдә ике-өч кенә кабатланган шатлыклы онытылу булгандыр бу. ? һәм мин шунда үземнең дөньяга кабат туганымны. икч.че яшьлек белән - яши башлаганымны сиздем. Тагын ук дөресрәге — тоемладым. Ә аңла- £ вым — соңрак. Алда нәрсә? Алда—тагын да тынрак, караңгырак урамнар Бу шәһәрдә гомеремнең яртысыннан күбесен кичереп тә бер кабат та күрергә туры килмәгән ят урыннарда күңелгә шом килә. Инде хушлашыр! а вакыт икәнен чамалап, сине тагын кочакладым да: — Үп мине! — дидем. Әмма көтелмәгән хәл — Ярамый. Нишләп? — Монда минем егетем тора. Күрсә, сугыша башлар — Ә мин әле бер дә куркыныч барын тоймыйм — Шул килеш калсын Шул килеш калган теләкне күңелдә алып китәр! • iчры килде. Ә эшкә ашмаган хыял теләкләрне җилкетә Август җиле чәчләрне, битләрне сыйпаган, муеннарга ук уралып иркәләгән чакта, күз алдында — синең куллар, синен күзләр, синен төс. Әйе, синең төс, синең сурәт барлыкка килде — елмая, көлә, шаяра, иркәли, иркәләнә. Инде сине күз белән генә түгел, матурлык итеп, хы ял белән тоям. Тик сәбәбен генә аңлый алмыйм «Безнең каннар бергә кушылып яши ала!..» Өйгә кайтып салкын су белән юынгач, кылган эшләремә үзем ышан мыйча, үзем шаккаттым. Ләкин күз алдында — һаман синең сурәт Нишләргә миңа? Мин болай яши белмим, мин аңа күнекмәгән, җ>.т ди эш, җитди тормышка күнеккән мин. Ничек котылыр! а бу сурәттән5 Ничек котылырга ялган белән сулый торган тилелектән, уеннан ничек котылырга? Ничек айнырга? Бәлки диваналык иртәнге томан белән бергә күккә очар. Тәндә, җанда бәлки иртәнге зәңгәрлеккә охшаган, онытылырга гына торган якты, җиңел хатирәләр генә калыр Ә чынында? Чынында, киресенчә, исемнәре табылып җитмәгән буталчык сызлануларны ап-ачык үкенү, оялу алыштырса да. яңа төс. яңа кеше, яңа сурәт һаман елмая, көлә, шаяра бирде. Нишләргә мөмкин, ни чара моңа, кайда котылу чарасы? Юк Аны эзләү урынына, мин сурәтнең оригиналын эзлим! Сине эзлим, Гөлчәчәк, ишетәсеңме, сине! Син кирәк миңа: сусап су эзләгән кеше сихерләп минем җанны алган да үзенекен миңа салган булырга тиеш. Бәхетем — бер айга син ялга китәргә тиеш — еракка, чит илгә. Тик бер ачылган сәләт тиз генә томаланамыни ул: бүгенге матурлыкны иртәгә дә саклау мөмкинлеге кала, бүгенге тилелек иртәгә дә үзенә шөгыль табар... Синең белән саубуллашканда, Гөлчәчәк, яшермим, мин үземне аламаның аламасына чыгарып тиргәдем, тик тиргәсәм дә, барыбер тилелекне киметә алмадым Кочаклашу, үбешүләр, онытылмас сүзләр Бергәлекнең соңгы минутлары. Мин синең янга кердем. Хушлашачакбыз. Ишетелер-ишетелмәс кенә «эһе» дип баш кактың да, күзләрең иркә йомгалап, янәшә ишекне шактый ук кыю ябып куйдың. Гыйльми секретарь хәзер безне ишетмәс. Гадәти һәм табигый кабатланулардан соң йомгаклау көтелмәгәнчә- рәк килеп чыкты: — Бөтенесен киләчәктән көтәбез, — дим. — Әйе. Күзләреңдәге шаянлык җепселләрендә мина таныш булмаган хәвеф ялтырап куя. Сүзең төгәлләнгәнче, коридор ишеге ачылып, аннан тагын чибәр генә кыз керә дә, син аның белән таныштырасың: — Иптәш кызым. * Иптәш кызыңның башы авырта икән, дару сорый. Синдә дару булмауны сәбәп итеп, безнең сүз төгәлләнмәгәнне белгәнгә, ашыгып чыгып китә. Син тагын нидер әйтмәкче, шулай да ходай язмаган аны миңа ишетергә, мин тик ымсындым гына. Бәлки ул сүз әйтелмәскә тиеш булгандыр һәм шуңа күрә күңелеңнән чыгу җаен тапмагандыр Ә тиеш теләк әйтелә ул, җаен таба барыбер. Ә син әйтә алмадың, чөнки, иптәш кызың чыгып киткәнне генә көткәндәй, телефон шалтырады да, син, чак кына уңайсызланып, трубканы алдың. Аермачык сизелгәнчә, мәгънәләре аңлашылмый торган сүзләр генә әйттең: «Әйе, юк, күп, түгел». Ләкин ахырда мәгънәле бер сүз барыбер ычкынды: «Ярый, кайткач, как-нибудь загляну». — Трубкада кызлар тавышы түгел иде. Каушамасам да нәрсәдер сизендем. Инде соңгы сүзләр әйтелгән һәм бөтенләй үк чыгып китәргә баягы кыз һәм хәзерге телефон шалтыравы гына комачау иткәнне сәбәп итеп, кул изәдем: — Бетте, хуш. Бу ике сүзгә «Бүтән очраша алмабыз» дигән өч сүзле өстәмә мәгънә салынган иде салынуын, тик, моңа дикъкать үк итмичә, елмаеп кына калдың. Димәк, яңадан күрешү булырга мөмкин һәм булмаска да мөмкин. Синең бая тел белән тәгаен әйтеләсе вәгъдәң әйтелмичә калу—икебез өчен дә тиешсез бурычны өскә алмау кебек иде. Ныклабрак уйлый китсәң, мондый гына танышу-очрашулар элегрәк тә булмагандыр түгел, булгандыр. Булган да. вак-төяк үпкән-коч- кан тиз арада җилгә дә очкан. Табигый хәл. Монысы да шулай булыр. Шулай тиеш. Башкалар эше булган ашкыну һәм онытылулардан бер ай микъдарлы ераклыкта синсез яшәп, үз өлешем белән канәгатьләнергә карар кылдым. Ә син ФРГ дигән ят ил кояшы астында кызын... «Бетте, хуш!» «Ярый, кайткач, как-нибудь загляну», — диген Якында безне бик җиңел килешү көтә... «Хуш, бетте!» Ләкин бу сүзләрне кабатлаганда ник йөрәк ашкына, җилкенә башлый? Көтелмәгән фаҗига кешене шулай сәбәпсез җилкендерә... Исәпләр мондый мәгънәдәге очрашуларның бүтән булмаячагын исбатласа да. тора-бара мәҗбүрияткә күңел күнеп, инде тынычлана яз- са да, мәгәр син кайтыр көн якынайган саен исеме табылмаган кодрәт исәп ташының башта очлырак мөешләрен, аннары исә үзен үк кимерә, шомарта торды. Син кайтыр мәл житкәндә. ул инде тәсбих урынына йөргән таш мисалында шоп-шома хәлгә килгән иде. Кайтсаң да сине каршыларга, күрергә ашыгыр идемме, юкмы, йөгенә керү читен, әмма шәп сәбәп чыкты — миңа каты гына грипп эләк- > те дә, атна чамасы өйдә чирләп яттым. Тик шул ук вакыт киресе аңла- й шылды: синең исәнлек мине кызыксындыра, яшермичә әйткәндә, сик нең тавышыңны үлеп ишетәсем килә икән. Алай гына да түгел, рәхәт- g ләнеп бер туйганчы сөйләшәсем килә. Ләкин колакта һаман бер үк < сүзләр: «Ярый, загляну...» ж Бар, бар, чит илләрдә күңел ач. Ә мин. . Ә мин тотам да трубканы алып, саннар җыям. — Алло! х Я хода, синең тавыш! Теләсәң ничек чыда, жавап бирмә — Алло! ю Синең тавышямансу, хәттаелыйсы килгән кешенеке сыман. «Сагын- х ган!» « — Пип-пип-пип!— кыскагудоклар. * Түздем, эндәшмәдем. Исәнсең икән, хәзергә шул бик житкән. Ә калганына... калганына түзәрбез. Болай булгач, мөмкин әле ул. Тилелекне оныта төшеп, зур кеше булып йөрү мөмкин төсле хәзер. Терелеп эшкә чыккач, үз кабинетыма кереп тормастан, директор бүлмәсенә кердем. Секретарь кызның исән-саулыгын сорашкан арада (кан арада!) син кердең дә... Инде чү, ни хәл бу? Ялдан кайткан кеше шушындый хәлдә, караңгыда үскән үлән хәлендә буламыни? Синме соң бу? һәм шуннан, артык гажәпләнүдән булса кирәк, шактый ук рәсми исән ләштек. Син килеп кул сузсаң, торып басачак идем, әлбәттә, ә син «Исәнмесез», дип кенә куйдың да, кыенсынуыңны жиңәр өчен секретарь кызны кочаклагандай иткәч, чыгып та киттең. Бу катта минем якын кешеләр байтак. Аларның да хәлләрен кереп белештем. Берсе Хәлим дус, синең хактагы хәбәр белән шаккатырды. Син, имеш, канцелярия кызларына минем белән булуың хакында Германиядән кайтып төшкән көнне үк мактанып сөйләгәнсең. Ә алар, имеш, чыш-пышны тарата белә — Син аңа әйт, сөйләнеп йөрмәсен. диде Хәлим. — Булды, рәхмәт, әйтермен Димәк ки. Гөлчәчәк, синең белән сөйләшмичә барыбер ярамый. Үз бүлмәмә кайтып вак төяк эшләрне тәртипкә китергәч, лабораториягә кереп таныш күзәнәкләрнең хәлен белгәч, өйлә дә житте. Аннан соң да директорга тагын ниндидер йомыш бар иде, күпмедер сөйләшкәч чыксам, тагын син очрадың. Әмма минем белән, директордан башка, Хәлим һәм тагын бер-ике кеше булганлыктан, сүзсез генә узып кит- мәкче идең, бу юлы үзем туктаттым — Гөлчәчәк, нишләп исәнләшмисең3 — Исәнләштем ич бая. — Ә-ә. Күтәрелеп карасам, директор тукталмаган, егетләр кай арададыр таешканнар. Безгә шарт тудыралар! Сүзсез генә сезнең ишек төбенә жнтелгән икән. Тик син аны ачарга ашыкмыйча — Ә мин сезне шалтыратыр дип. исән кайтуым белән котларсыз дип уйлаган идем. Чын рәнжү белән карыйсың. — Авырдым бит. - Беләм инде, телефон трубкасын да ала алмаслык булмагандыр. Төш вакыты узса да коридорлар нишләптер тынычланмаган. Әле бу, эле теге ишек шакылдап, кешеләр тыз-быз йөрүдә дәвам иткәнлектән. мин сине бинаның икенче башындагы баскыч ягынарак чакырдым Бу төштә тынычрак иде Бәлки әле бая Хәлимнән ишеткән сүзләрне ачыклый алырмын. Ничек башларга белми торганда сүзне бөтенләй көтелмәгән яктан, үзең башладың. — Ә мин сине шул кадәр сагындым! — Сагындың? — Гаҗәпләнүемнең чамасы юк. Мин бит андый ук хискә исәп тоткан кеше түгел. Ике-өч кенә тапкыр очрашкан кешене ничек сагынырга мөмкин? Тик үзем соң? Ә үзем? — Ә син мине бар дип тә белмисең. — Мин шалтыраттым, Гөлчәчәк, тавышыңны да ишеттем. — Ә минем синең тавышны ишетәсем килүне уйламадыңмы? Тагын аптырабрак калдым. Кулларым күз тирәсендә буталганда синең куллар белән очрашты да шул рәвешле без, аерылып торганнан соң беренче тапкыр, исәнләшкән булып чыктык. Синең куллар шул хәтле дә назлы, үз иде ки, бу күрешү кинәт күңелдә өр-яңа шатлык тудырып, ике кулым белән синең яңакларыңны кыстым да чәч төшеп торган маңгаеңнан үптем. — Алайса, дәвам итәбез. — Әһә. Күңел тагын беренче мәхәббәт кичергәндәгечә яктылык белән тулды. һәм мин тагын әйтәсе сорауларны шунда калдырып, синсез яшәл- гән елларымны, оятымны таптый-таптый. үз бүлмәмә төшеп киттем. Ләкин артык дулкынлануданмы, әллә грипптән калган хәлсезлектән- ме арына алмыйча, ул көнне синең янга бүтән менмәдем дә, яңадан шалтыратмадым да Сәбәпнең иң зурысы — минем хатын-кыз белән дус булу тәҗрибәләренең шактый сай булуы белән аңлатыла иде булса кирәк. Бу институтта инде җиде ел эшлим. Шул елларның берсендә дә гүзәл җенеснең күзләренә күтәрелеп карарга вакыт таба алмаганмын икән. Менә башны күтәреп, күзләремне ачыбрак карасам, шаклар катарлык — матурлык хәтта күзләрне чагылдыра һәм мин аннан шактый ук куркам да бугай. Бер көн, ике, өч көн. Эшкә килеш. Ишек ачылуга, анда — син! Син — бер үзең! Кузгаласы идең бугай, әмма мине күргәч тукталдың. Икәүдән-икәү менеп киттек һәм нигәдер шактый баргач кына кул бирештек. — Сезнең мине бер дә күрәсегез килмимени? Сүзне, әлбәттә, син башладың, чөнки мәгълүм сәбәп аркасында, инициатива күрсәтү минй оят, син моны сизә идең бугай. Ә син чын мәгънәсендә азат кеше, ничек тә килешә, беркем алдында да җавап бирәсе юк. хәтта — вөҗдан алдында да. Ә миңа шаярып котылу да бик җиткән: — Мәңге карап торсам да туймас идем. — Шулай булгач? Неужели без бер җирдә дә очраша алмыйбыз? — Минем бит әле грипп һаман узмаган, йоктырырмын дип куркам. — йоктыр.'бергэ чирләрбез. — Каһәрләрсең дип куркам. — Беркайчан, беркайчан. . — Бүген мине университетка кафедра утырышына чакыртаннар. Озакка сузылмаса, шалтыратырмын — Көтәрмен. Тагын кул кысышмакчы идек тә, тиешле катка җигелү сәбәпле, «пока» белән саубуллаша торырга мәжбүрбез. Кафедра утырышы сәгать бишләргә бетсә дә, университеттагы хөр мәтле бер профессор юбилеена багышланган гыйльми совет утырышы на калырга кирәк булып чыкты да, шул хакта сиңа шалтыраткан идем, ахрысы, хәтерең калды. ф — Ә мин көтеп утырам тагы, — дидең. с. һәм мин синең балаларча бүлтәйгән иреннәреңне күрәм, очрашырга к чынлап тырышуыңны чамалыйм һәм үзем дә сизмәстән — Әйдә алайса, ял көнне очрашабыз, — дип тәкъдим ясыйм. < — Кайда? ф — Белмим шул. Минем тәжрибәсезлектән, булдыксызлыктандыр инде, син трубка- “ ның теге очында мыскыллагандай көлеп куясын. Шуңа күрә, төгәлрәк х әйтмәкчемен: “ — Әйдә, алайса, Кремль сәгате янында Онытыла язган элекке очрашулар күз алдыннан узгандай итә. х — Сәгать... п — Сәгать дүрткә. * Мин ул көнне чак кына алдарак килдем дә, тирә-юньгә күз ташла- «> гач, күрешүне монда билгеләүнең ялгыш икәнен чамаладым. Чөнки монда һәйкәл янына язылышкан яшьләр килә. Ә син ак күлмәкле кызларның берсе урынында үзеңне күрергә теләмисеңмени? Минем белән исә бары тик кара күлмәк кенә кияргә мөмкин. Шул уй белән автобус тукталышында каршылырга тиеш таптым. Үзен төшкәч тә һәйкәлгә таба түгел, ә урамга таба алып киттең. Акрынлап атлый торуга «Ял» кафесына җителгән — шунда кердек. Безнең ашханәләрнең хәле мөшкел икәнлеге миңа да билгеле. Ләкин анда начар гына йөзем шәрабының дә булмавы барыбер кәефне кырмый калмады. Кызларны ничек итеп каты эчемлек белән сыйларга?! Гаеп миндә түгеллектән көч алып — Коньяк эчәбез инде алайса? — дим. Ә син бу сүздән сискәнеп үк киттең — Юк. юк! — Рәтле внно юк. Алайса, акны... — Әйе, бераз булышырмын. Кәефең китмәве һәм шул «бераз» эчкә чак кына жылы кертте шикелле. Чырайлар ачыла төште. — Әйдә, тост әйт, Гөлчәчәк. Әйтә алмам шул. — Алайса, телдән әйтелми торган теләгең өчен эчәбез — чынга ашсын. — Әнә бит сез ничек матур әйтә беләсез. — Эчә дә беләм. Беренче тәэсир күрсәткәнчә, икенчесе раслаганча, катыны да эчә беләсең икән. Кыстарга куркып торуым юкка булып чыкты Шунысы гына бераз жайсыз, күтәрелгән кәефең яңадан төшә куйды, нигәдер моңая калдың, хәтта уфтана башладың. Моның аракыдан икәнен сизгән килеш, сәбәбен сорыйсы иттем, хәерсез. Ә син телгә килгәнне тыеп торырга һич уйламыйча әйттең дә салдың — Әгәр мөмкин булса, син азат кеше булсаң, без әйбәт кенә тормыш корыр идек, — дип мине берьюлы телсез калдырдың. Менә ни уйлыйсың. Менә нинди икән синең телдән әйтергә ярамаган теләгең минем узганнарны сыза төшү! Ләкин нишләргә мөмкин?.. — Безнең очрашулар менә шушылай утырудан гына гыйбарәт булачак. — дим. Официант кыз ягымлы булды. Без чыгарга жыенгач, хәтта «Урам17 да яңгыр бит» дип кунакны кыстагандай итсә дә. калырга риза булмадым. Кәеф тоту өчен миңа вакытның аз бирелүе сәбәпле (синең белән мондый бәхәсләр алда иде әле) официанткага һәм сиңа — Яңгыр булса да. анда кочаклашырга мөмкин, ә монда ярамый бит. — дип шаярткан булдым. Шаярудан чынга адымнар күп түгел, әлбәттә. Теләкләр - күбрәк. Син икенче көнне тагын очрашу ягында идең. Вакыт кысан булганга күрә, төгәл вәгъдә бирә алмасам да. син барыбер килгәнсең һәм мине вәгьдәсезгә чыгаргансың. Иртән эшкә килгәндә, вахтадагы кара кучкыл егет янында басып тора идең, мине күргәч, аның белән елмаеп-көлеп үк сөйләшә башладың. Ай. бу садә беркатлылык! Мин бит сине күрми дә уза беләм! Хуш! Ләкин бүлмәгә таба күтәрелгәндә, кеше арасында булса да. безне баскычлар барыбер очраштырды. Рәнжүле карашыңны гына булса да күрү, һич югы, күзләр белән гафу үтенешү ләззәтле иде. Язмышларны оныттык — узганын, киләчәген Күңелдә тик—көннәр, сәгатьләр, минутлар. Бәлки алар безнең өчен булган һәм үзебез кылган барлык гамәлләрдән кыйммәтлерәк, мәгънәлерәк һәм татлырак булгандыр Халык жырларында мәхәббәтне жир жиләк. пешкән кура жи- ләге дип атыйлар - тәти сүз генә дип йөри идем мин аларны. Гомер буе шулай булды Ә хәзер халык беркайчан да ялгыш әйтмәгәнне тагын бер кабат аңладым бугай Шушы хәтле дә кайнар була ала икән кочаклашулар. Мин сине әллә ничек үзем белән бер тән. бер жан. бер ашкыну, бер теләк итеп тоям Иреннәр талгач, куллар аргач читкә тайпылганда, үзең дә сәеррәк тел белән «Син вкусный!» дип куясың. Соңыннан исә бу сүзләр «минем сине эчәсем килә, минем сине ашыйсым килә» дигән сәерлекләр белән алмашынды Мин егет, син кыз Еллар ялгышкан! Язмышлар саташкан! — Әгәр минем бер ялгышым булмаса. без очраша алмаган булыр идек. - дисең син. — Нинди ялгыш? - Мәңге онытылмый торган — минем язмышны харап иткән. Минут эчендә күзләреңдәге шаян яктылык гөлт итеп сүнә дә ике кулың белән чигәләреңне тотасың. - Нәрсә булды? Ник? Аркаң белән борылып, тынасың. Ә мин нәрсә дә булса аңларга, фаразларга тиеш Уйлап та. фаразлап та карыйм, ләкин барыбер тәгаен фикергә килә алмыйм. Гөлчәчәк, акыллым. дустым, син үзең генә аңлат, зинһар — шулхәтле дә кыен эш түгелдер бит? Кадерлем минем, Аббам! Ничек аңлатыйм — мин ул нәрсәгә бүгенге көнгәчә үземнең дә дөрес кенә бәя бирә алганым юк бит. Мин ул чакта артык яшь. хәзергегә караганда да жүләррәк идем. Совет районына, сезнең гыйльми институтка барып эшләү уе әле башка килгән нәрсә түгел, шулай да бар- галый идем, чөнки анда минем якташ кызым эшли. Якташ дигәннән, туган жирем Кама буе. Туган өем елга ярыннан күп дигәндә ярты чакрым гына. Шулай да без, бәләкәйләр, анда еш булмыйбыз, әти-әниләрнең үзләре белән генә баргалыйбыз — жәй буена ни бары өч-дүрт тапкыр. Үзебезне генә жибәрмиләр. Яр буенда гы куакларда, имеш, безне бүреләр сагалый, ә елганың үзендә усаллыкта бүреләрдән һич калышмый торган җәеннәр посып ята Әти-әни- сез балалар суга төшмәсме дип. авызларын ачып, йотарга торалар Без, өч кыз, гел бергә уйныйбыз. Кап-кара ихата, сап-сары, сикәлтәле урам туйдыра. Бакчада исә бөтенләй уйнарга кушылмый Анысы кушылмаганга бик аптырамыйбыз, тик менә елга буена җибәрмәүләре ♦ ирегебезне кыса, безне бүреләр, җеннәр, бөтерелеп аккан су. аждаһалы а. чоңгыллар кызыктыра. Бер яктан: — Юк, ярамый! Икенче яктан: ф — Рөхсәт ителгәннең аръягында, тыелган белән ике арада иң ләз а зәтле сөенечләр җанны иркәли ул. Ышанмасагыз, үзегез килеп күрегез, о Дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, җәенле, аждаһалы чоңгыллар аша = үтә-үтә, елга аръягына чыгыгыз анда сезне зәп-зәңгәр киңлекләр, үзе- « гез дә ышана алмаслык матур үзәннәр, әрәмәләр — әкиятләр көтә. 10 Әти-әни сүзен тыңлап, син түзәсең, ике ел чыдап торасың, өч ай, * ике, бер ай газапланасың, өч, ике көн интегәсең һәм түземең бетә дә и син иптәш кызларыңны котырта башлыйсын. — Бүре дә бүре диләр, куак арасында яшеренеп ята диләр. Әйдәгез шуны ерактан булса да карап киләбез, ә? — Ул безне куса? — Ул безне тотса? — Тиз генә суга сикерербез. — Ә суда җәен эләктерсә? — Суда чоңгыл йотса? — Дулкынга утырып, аръякка чыгарбыз. Анда бүре дә, җәен дә, чоңгыл да юк — анда җәй дә, кыш та чәчкә ата торган әрәмәлекләр, карлыганнар, шомыртлар, тагын, тагын әллә ниләр Анда без аккошлар белән танышабыз, бергәләп чумышлы уйныйбыз, качышлы уйныйбыз. Әйдәгез, киттек! Чабыша-чабыша куаклыкларны үтәбез. Анда безне бүре куса да без аңардан шәбрәк чаба беләбез—тиз генә дулкыннар арасына ышыкланырга дип, суга сикерәбез. Әти-әниләр белән су керүләрнең файдасы шул. безгә инде, сигез- тугыз яшьлек кызларга, йөзәргә өйрәнәсе калмаган — дулкыннарны колачлыйколачлый, агып та китәбез. Тик аз гына баргач та, бер кызыбыз кире борылды — Аръякта да шушындый куаклар, анда да әле җимеш пешмәгән ди безнең әти. Мин аргы ярга чыкмыйм, мин кире киттем һәм китте дә — куркам димәде. Икенчесе, елганың яртысына җиткәч, куркуын туп-турыга әйтеп бирде: — Гөлчәчәк, мин кире борылам, әллә кая агып киттек, адашырбыз, әйдә кире үзебезнең якка. Гөлчәчәк, әйдә Гө-ө-өл-чә-ә-чә-ә-к! Ул кирегә таба йөзә башлаганда, мин инде аңардан ким дигәндә йөз метр түбән агып киткән, әмма куркырга кирәген чамаламый идем. Артка борылып карамыйча, йөзүемне белдем — шатлыктан сулыш кы сыла, төпкә китәрмен сыман, калтырап куям, тик шушы калтырауның ләззәте аңлата алмаслык татлы. Аръякка шушы рәхәтне татыр өчен генә дә чыгарга мөмкин икән. Анда тагын да көчлерәк шатлык — ят яр. Мин зурлар да йөзеп чыгарга батырчылык итми торган суны кичеп чыктым, мин куркуны җиңдем! Мин рөхсәт ителгән киңлекне уздым да, рөхсәт ителмәгән якның бәлки үзендә үк йөрмәсәм дә. һич югы, ике арада, рөхсәт ителгән белән тыелган арасында йө»' >ем Миңа хәзер кем нәрсә әйтсә дә барыбер, мин чын мәгън < азат! Әрәмә ләр, сез гади сыман тоеласыз гына. Бу—икенче төрле жир, чит жир, бу — әкият! ш Берүзем булса да яр буеннан чабам, әрәмәләр аралап йөгерәм якын 'л гына кошлар чыркылдаша, аккошлар җилпенә — барысы, барысы чца сәлам бирә. «Исәнме, тылсымлы аръяк! Мин — синеке!» Бүген монда бик озак тора алмам, чөнки әниләр ю/алтыр да эзләп интегерләр. Мин бит башсыз ук кыз түгел, дулкыннар үземне өч чакрымга түбән алып төшкәнлекне бик яхшы беләм, мин үзебезнең якка кабат чыгар өчен суга бу төштән төшәргә тиеш түгел. Бөтенләй төшмәскә дә мөмкин — моннан ике генә чакрымда паром бар дип күрсәткән иде бит әти — шунда барам мин. Анда ялындырмыйча гына утырталар. Кояш баеп өлгергәнче, мин инде кайтып та житәм. Шатлыктан тыным-көнем бетеп кайтып керсәм, әни: «Әй, балам, син исәпсең икән!» дип. әй елый, әй коча, әй үбә! Әй шатлана минем кадерле әнием. Аны бары тик мин генә шушы хәтле шатландыра алдым. моңарчы беркайчан да бу хәтле каушап сөенгәнен хәтерләмим. Мин әниемне гел сөендереп яшәячәкмен — хәзер моның олы серен ачтым, .беләм, бик, бик яхШы беләм. Әнием кулыннан бушагач, әтием кочагында, аннары дәү әнием кочагында рәхәт чиктем. Тик караңгы төшкәч кенә икенче иптәш кызыбызның әнисе шашкан кешедәй килеп керде: — Сезнең кыз белән бергә киткәннәр икән, су кергәннәр. Кызыбыз әле булса юк. — Безнеке кайтты, исән, аллага шөкер. — Ислам кызы да кайткан, безнеке генә юк. Эшнең ничек булганын миннән сораштыргач та җыйнаулашып су буена чаптылар. Ярты төнгә хәтле йөрсәләр дә таба алмаганнар Иртәгесен дә, аннан соңрак та эзләп карадылар, тик минем иптәш кызым бөтенләйгә юкка чыкты. Шул хәлдән соң үзем өчен гомерлек бер фикер туганын сиздем я бик куркак булып, үз өеңнән чыкмыйча, читкә борныңны да чыгармыйча тыныч ят, я куркыныч дигән, күзгә күренми торган сызыкларны чынлап та күрмичә һәм курыкмыйча уза бел, ә урталыкта — хәтәр. Тыел.ан белән рөхсәт ителгән арасында — шулай ук хәтәр, әмма монысы әйтеп аңлата алмаслык шатлыклар белән бизәлгән. тылсымлы ара Анда куркуны җиңүчеләр генә тантана итә ала Дәү әнием бик карт — үзе дә, фикерләре дә. Ул шушы заманда да, остабикә булып, авыл буенча кунакка, ашка йөри, догалар укый, тагын әллә нәрсәләр. Мин бәләкәй чакта да шулай йөргән — әти белән әни үзенә ышанып тапшырган бер яшьлек баланы Мидхәт исемле тугыз яшьлек тумача абыйга калдыра да көннәр буе үз догалары артыннан йөри икән Мидхәт абый мине карамый — арбага яткыра да үзе дөнья гизә — җәйге рәхәт сахрада дөньясын онытып чаба, уйный. Ә мин арбада юешләнеп бетәм, буялам, елыйм, кычкырам, әрним, үксим, ярсыйм да сыныма катам. Бу хәл еш кабатлана. Мин моны, Абба, сиңа сөйләп күрсәткәч, син үзеңчә хөкем чыгардың имеш, минем артык хисле, кайнар һәм тиз җәрәхәтләнә торган булуым шушыннан килә. Бәлки шулайдыр да. Ялгызлык юньлегә китерми инде ул. бала чакта бигрәк тә шулайдыр. Акыллы кеше баланы ялгыз калдырмый. Ни булмас аның белән — нинди куркынычлар белән очрашмас ул?! Ихтимал, син хаклысыңдыр — минем өметсез кычкыруларым шунда ук башлангандыр.. Мин: «Әни, әни, әни!» — дип өзгәләнсәм дә әни еракта, урмансулар артында иде. Мине ишетмиләр, ишетергә кешесе юк иде, ә хәзер син ишеттең, син тыңлыйсың, аңлыйсың. Аерма зур бит, Абба! Калага килеп беренче курста укыганда мин сине башка берәү белән бутаганмын Ә ул бөтенләй бүтән кеше булып чыкты. Аерма — җир белән күк! Ул да сезнең институтта эшли. Сиңа хәтле — моннан биш ел элек- мин аның белән очраштым. Институтка Алсу исемле якташ кыз янына килгәләвемне әйткән идем бугай. Менә аның белән аскы катка, ашханәгә төштек. Көндезге аш вакытында чират шактый була икән. Өстенә гөл-үләннәр үрмәләгән юка дивар арасыннан аш алып чыксам, бу якта ким дигәндә кы- ф рык-илле кеше тезелгән. Ашый башлар алдыннан мин шул якка таба . карап утыра идем, Алсу әллә шаярып, әллә чынлап «Минем шунда кү- « «ем төшкән бер егет тора иде, чиратын ташлап, танышлары янына, ал- з га узып китте дә, шуның белән мәхәббәтемне тагын да көчәйтте», — дип < куйды . Бу миңа кызык тоелды да сәбәпсез көлеп — Минеке чиратсыз керсә, минем хисләрем сүнәчәк! - дидем ® Синең мондатанышың бармыни? s — Әле килеп җитмәгән Бераз гына көтсәк, күрсәтермен Чиратка бер яшь кенә, чибәр генәкеше килеп басты ю — Шушымы? х Түгел. л Тагын, тагын килеп баса тордылар - Алсу сорый, мин «ул түгел* £ дип торам. Арада берсе минем чынлап та күз төшебрәк йөргәне килде, Ф Анысын бигрәк катгый рәвештә «Что син. түгел!» дип. кабул итмәдем. Алсу исә сабырсызлана ук. — Син нәрсә, алдыйсың? Синең монда беркемең юк. Инде столо- войга керер кеше дә бетте. Әмма керер кеше калган икән әле. Бөтенләй «өлешсез» калмас өчен соңыннан кергән бер кешегә тоттым да ымладым — Әнә ул! Алсу да карый, үзем дә «күз төшкән кешемнең» ниндилеген тик- шерәм кызыл куз кебек янар күзләр, кап-кара сакал.. — Син моның кем икәнен беләсеңме соң? дип сорый Алсу минем зәвыкка, мөгаен, исе китеп. — Мефистофель. — Мефистофель? Алсуымның күзләре шат! — Ну син дә . Тап кансың шаярыр нәрсә. — Ә мин чынлап. — Ул да яратамы? — Белмим Алсу рәхәтләнеп көлде генә Ярый, алайса, без белербез, бик кыен булмас дип уйлыйм Шаярдык та бетте дип, мин бу сөйләшүне оныткан ук идем инде. Ләкин бер атнадан соң Алсу янына килсәм, анда күпмедер вакыттан соң телефон шалтырап Алсу трубканы миңа сузды — Сине сагынганнар. Калага килгәннән бирле телефоннан беренче сөйләшүем. Бу институтта Алсудан башка танышым юк. Кем булуы мөмкин5 — Алло. — Алло, Гөлчәчәк, сезме бу? — Мин. Ә сез кем? — Минме? Сез мине беләсез, хәтта яратасыз. — Кем соң сез? — Мефистофель. Куркуымнан трубканы шап итеп куям да. ватылмадымы дип, тагын да ныграк каушыйм. Телефон тагын шалтырый, Алсу миңа трубканы тагын суза, мин исә, котларым чыгып, куш кулларым белән күренмәгән адәмне тибәрә м — Юк, юк! Баш та чайкыйм бугай әле Әйе, мин аның белән сөйләшә алмадым, чөнки ул миңа чынлап та ят, чынлап та куркыныч, чынлап та Мефистофельдер төсле иде Коридорда очрашырга мөмкин булганда, әллә каян читләтеп узам, исәнләшергә. күзгә карарга да җай бирмим Ләкин язмыштан узмыш юк диләр, һәм ул минем язмышым иде бугай. Нихәтле генә курыксам, карышсам да мин аннан кача, котыла алмадым. Хәтта үзем үк эзли башламадыммы икән әле? Шулай бер ел узды. Икенче көз башында — махсус курсларның берсе буенча дәрес. Үз группабыз белән генә кечкенә аудиториядә утырабыз. Укытучы керде. Укытучы кем? Кызыл куз кебек яна торган очлы күзләр, кап-кара чәч, кап-кара сакал... Мефистофель! Исәнләште дә үзе белән таныштырды. — Шамил Шәрифуллович Сәмигуллин. Минем колак моның фамилиясен һич тә кабул итәргә ашыкмады Исеме, атасының исемен әйткәндә дә бик затлы тавышлар ишетелми, күзләре дә артык кадалып карый. Юк, Мефистофельнең укытучы кыяфәтендә килеп керүе аның файдасына булмас. Бер дәрес, ике, өч дәрес — өстәлләр аша күзләр белән көрәш. Си- зәм, ул инде мине күрде. . теге куркыныч мәгънәдә. Сизәм, ул инде үзе дә каушый, үзе дә сабырсызлана Шуны күрү миңа кызык — үз көчем нен тәэсирен күзәтү ниндидер канәгатьлек бирә кебек. Көннәрнең хәерсезе, тәнәфесләрнең берсе. Аудиториянең эчке ишеге төбендә, кызлар белән җыелышып, яңа пластинка, яңа җырлар хакын да мәгълүмат алмашабыз. Мин туган чорда, син һәм мин туган җирнең икенче ягында, тезләрен бутый-бутый, ботларын боргалый-боргалый һәм вакыт-вакыт җилкәсендә асылынып торган гитара кылларына бармакларын саксыз ыргытып, моңарчы һичкемгә билгеле булмаган, Элвис Пресли дигән яшь шофер истерикалы тавыш белән микрофонга кычкыра Я хочу поторчать на этом свете И чувствовать острый вкус жизни. Танцуя рок. Тавыш җирнең икенче ягына да килеп җитте— әчкелт тәм җырчы ирләрнең оеткыч мыгырдауларын, ясалма сагышка баткан апаларның татлы пышылдауларын кинәт күмеп китте дә шул рәвешле музыканың яңа стиле аваз салды Разве ты не понимаешь. Что я хочу сказать? Разве ты не чувствуешь страха. Что испытываю я? Стоит кнопку нажать И спасенья не будет. Некого будет спасать... Эчке ишек төбендә шушы сүзләрне кабатлап рок ритмына биел торганда, кинәт иптәшләремнең тынып калуына гаҗәпләнеп карасам Шамил Шәрифуллович дигән яшь укытучы кергән дә исе киткәндәй миңа текәлгән Ике кулым белән чигәләремне кыстым да уттай яну ымны сизә-сизә, үз урыныма чаптым. Дәресем дәрес булмады, нидер сөйләп азапланса да, укытучының ярты сүзе дә колагыма керергә азап ланмады. Илтифатсызлыгыма җәза бирер өчен дип торам — дәрестән соң ул минем фамилияне атап. — Сез бераз гына чыкмый торыгыз, пожалуйста... — диде. Парталар арасыннан аның өстәле янына узам. Дәреснең булуы хакында группа старостасы китергән журналга кул куйгач һәм вак-төяк кәгазьләрен сумкасына салгач, мине култыклауны имитацияләп, ишек кә ымлады. Хәрәкәтендә һичнинди шелтә галәмәте юк, киресенчә, ярарга тырышу хикмәте сизелә иде. Бергә коридор буйлап киттек, аннары урам буйлап та. Күпмедер баргач, Шамил Шәрифуллович бая аудиториядә мин башлаган беркатлы, ләкин ритмик яктан гаҗәп җырны дәвам итте ♦ Когда мир станет темной могилой. Оглянись вокруг, приятель 3 Пойми же. пойми. £ Что мы накануне гибели * Укытучымның тел төбен төшенмәү аркасында мин бер сүз дә әйтмә- * гәч, ул татарчалап көйләгәндәй итте: “ Килер көнгә дип калдырма бүгенгене. Ирто;энен булмавы бар узенен үк Лобачевский урамыннан бакчага төштек. Чама белән тынычрак “ урыннарның берсенә утыргач, укытучым үзенең рәсми булмаган лек- * циясен дәвам итте. Тик ул яңалык итеп сөйләгәннәрнең барысын да мин о белеп оныткан шул инде. * Яна музыка аркасында булмаса да. аның тәэсире белән, мода гына түгел, вакытлы мавыгу гына түгел, тормышның ук яңа стиле туган, мин туганмын — Гөлчәчәк. Ә хәзер исә бу сүзләрдән елмая гына алам — Артык көчле әйтелде! — дим. — Рок — сабыйлар музыкасы гына түгел, олылар музыкасы да була бара. — Үсәбез! — Вакыт белән бергә атлыйбыз. Ул безгә промышленность дигән держава аша яңа техника бирә, ә бездән — яңа җыр, яңа гадәтләр, яңа хисләр. — Байыйбыз! — Карт җырлар — бүгенге тормыштан, рәхимсез көрәш аре'насын- нан чамасыз ерак. Алар сентименталь мәхәббәт, абстракт изгелекләрне мактадылар, ул көйләрнең җегәре бүгенге нервылар киеренкелегенә, көн ритмнарына, безнең таләпләргә туры килми, җавап бирмиләр Яшь лек эч пошуга, бертөрлелеккә дөньяны үзенчә күрү сәләтен каршы куйды. Сет та, ит та. он да мулдыр гәрчә. Җитми ләкин һава, мин шуңа ач Интегүне үртәү тантанасы — Бу дөньяга кирәк менә нәрсә! Бу дөньяга һич тә җитәр булмас Хак мәхәббәт, саф мәхәббәт Шамил Шәрифуллович ни өчен сөйли бу сәер сүзләрне? Нигә дә булса мине күндерергә уйламыйдыр бит? Ул үзенең төп эш урынында һәвәскәр ансамбль җитәкчесе икән. Атнага ике тапкыр репетициягә җыйналалар, бернинди кыенлык юк Әгәр мин теләсәм, ике куллап кабул итәчәкләр, имеш. — Минем бернинди дә сәләтем юк бит. — дип, баш тартып карыйм — Ә-ә, тыйнаклык — заман билгесе түгел — Мин чынлап. — Ә мин үзем күрдем, тавышыгызны үз колагым белән ишеттем Имтиханның беренче турын уздым дип исәпләгез. — Нинди предмет буенчадыр бит. — Җыр. әлбәттә жыр. Ә танцевать итүче бөтен зал булачак Шуның өчен дә самодеятельность бит ул. Без уйнаганга, без җырлаганга масса кушыла. Булды что ли. килештек? — Белмим шул — Иртәгә — беренче репетиция. Калганын шунда хәл итеп бетерербез. Булды, килештек Шулай? Эндәшмәү — ризалык. Иртәгә кичке сәгать жидегә. Көтәм. Ә хәзер сезне кая озатырга? — Что сез, көпә-көндез курыкмыйм бит. — Алайса, бигайбә. Покага хушлаштык. — Хушыгыз. Ул беренче мәртәбә сузган кулымны бик бөгелә-сыгыла кушучлап кысты да китеп барды Мин исә Яшьлек урамындагы ашханәгә юнәлдем Үлеп ашыйсым килгән, арганмын икән. Җирле, укытучым белән керпелерәк тордым. Ашханәдән соң кәеф күтәрелер дисәм, юк, күңелдә — һаман Шамил Шәрифуллович. Ни өчендер, үзе юкта да гел үртәп тора. Шулай да ул чакырган көнне химия институтына барасы иттем. Беренче катта, вестибюльдә үзе көтеп тора иде. Әллә чынлап та миннән җырчы чыгар дип өметләнә?... Иң югары бишенче катка күтәрелдек. Клубта инде миннән башка тагын ике кыз, өч егет бар иде. Тәртипләре әллә ни түгел, күрәсең — оркестр дигәннәре квинтет кына булып чыга. — Кабул итегез һәм яратыгыз, менә сезгә яңа талант табып килдем, — дип төчеләнде Шәрифуллович, гүяки аның өчен күптән бөтен нәрсә хәл ителгән. Мин үзем генә дә хәл ителмәгән мең проблема төенедер әле, бәлки. — Гөлчәчәк, сүз — сезгә. Соңыннан безне тыңлый башларбыз. Я, нәрсә башкарабыз? — Бер дә башкарганым юк бит, җырлаганым гына бар — Ну, нәрсә җырлыйбыз? Я? Оркестр, әзер бул. Гөлчәчәк, киттек, нинди әсәр? — Ну, алайса... — Алайса, так... — «Не пой, красавица, при мне...» Оркестр кинәт көлеп җибәрсә дә, Шәрифуллович мине бирмәде: — Шәп, аккомпонемент — гитара, син аны әйбәт беләсең. Әйдә. Тональность? Ре минор. Гүзәл! Дикъкать! Дирижер ымы белән гитара телгә килгәч, аны тыңлау үзе үк бәхет иде дә, тик дирижер мине дә тиз буйсындырып, сизмәстән, иярә киттем. Не пой, красавица, при' мне Ты песен Грузии печальной. Напоминают мне оне Другую жизнь н берег дальний. Яңа тактка күчәм дигәндә, дирижер кул чәбәкләде — Стоп! Монысы булды. Зачтено. Тагын нинди әсәр? — Тагын? Бәлки җиткәндер? — Сабыр, түзәргә — тагын бер әсәр. Нинди? — «Тәфтиләү» булса? — Булса соң? Безнең ни эшебез бар анда? Атладык, ары. Әмма гитарачы бу көйне белми икән — дирижерның үзе кебек үк сакаллы сабый кулбашларын селкетте: — Аккомпонементсыз гына булмыймы соң? — Нишләп булмасын, була, — дим, үземнең мөстәкыйльлеккә, рок- сыз да яшәп булганлыкка басым ясап. һәм ниндидер үҗәтлек белән, әмма чын күңелдән дала, болын, урманнар көен, гомер чиксезлеген тар клубка сыйдырырга тырышам. Максатыма ирештем дә дип уйлыйм, чөнки бер куплет җырлап баш игәч тә һавалы оркестр үзе үк кул чапты һәм тиз арада карар да чыкты — Сезнең алдыгызда — пешмәгән, юп-юеш материал, рәхим итегез, но да шәп материал. Башка фикерләр юкмы? Юк. Гөлчәчәк Галимова бертавыштан безнен ансамбль члены итеп раслана. Бүгенгә житеп тә торыр. Ә без сүзсез әсәр өйрәнгәндә әнә тегендәрәк утырырга мөмкин Вообшем. жаныгыз кайда тели. Рәхмәт Оркестр дигән квинтет чираттагы эшенә керешкәндә, мин арттагы * урыннарнын берсендә утыра идем инде. Тавышлар моннан бигрәк тә = матур ишетелә. 3 Төп инструмент — электр гитарасы. Анда ерак прерияләрдәге ков- 2 бой гитарасы чакыруларының кайтавазы һәм төнге паровозның ямансу сызгырулары ишетелә бугай Сак кына, кыюсыз гына булса да. гавай ♦ гитарасының гөнаһлы авазы да хәтер шикелле булып каяндыр килә. ® Тагын да ераграк жирләрдән төнге учак яктылыгын, һәм акылдан яз- - дыргыч чегән биюләрен эченә алган кыргый моңнар килеп кушыла һәм * үз кыргыйлыгын әкрен-әкрен сиңа да йоктыра. Үзе рәхәт, үзе гөнаһлы * үзе куркыныч чир — әйтерсең, татлы шәраб алдавычы. Аңа бирешмәс өчен сәеррәк уйларга күчәргә тырышам. Әгәр дә хә- « зер кинәт ут сүнсә, дим, әгәр бу залда кинәт ут сүнсә, дөнья тыл-тын - калыр иде. Тавышсызтынсыз залда боргаланып, чайкалып кара? Кап- караңгы.. Борынгы кыргыйлык безнең заманның электр көче белән кушылгач телгә килә ала?.. Әгәр яна тавыш килеп чыкмаса, моңарчы тавышсыз-тынсыз яткан инстинктлар да дөньяга чыга алмаган булыр иде. Музыка яна тавышларга электроника ярдәмендә ия булды. Күптән яшәгән электр дигән көч әле генә тавышка иреште, кычкырырга өйрәнде. Син дә өйрәнерсең. Гөлчәчәк! Шамил Шәрифуллович дигән укытучың өйрәнгән кебек Ул күп нәрсә белә укыта, фән үстерә, музыкада яши. Бер кеше — өч үлчәүдә! Бу кеше үзен кызганмыйча исраф итә — ахыргача! Син дә өйрәнерсең, Гөлчәчәк! һәм мин тырыштым — репетицияләрнең берсен дә калдырмыйча йөрдем. Шамил Шәрифуллович белән очрашу атнага өч тапкыр клубта, университетта, өченчесе хәзергә сер икән. Әмма шунысы көннән көн ачыграк сизелә: безнең мөнәсәбәтләр укытучы белән студент мөнәсәбәтләре рамкаларына сыймын башлады бугай Керфек араларыннан гына иптәш кызларымның безгә кызыксы нып, хәтта бераз көйләшеп карауларын тоям Гажәп хәл: укытучы белән әлеге мөнәсәбәт иптәшләрем алдында миңа ниндидер өстенлек престиж бирә түгелме соң? Ләкин иптәшләрем арасында җәмәгать эше, уку белән бәйләнмәгән өстенлеккә мин мохтаҗ түгел. Шамилгә тартылуымның сәбәбе икенче ул гадәти түгел, көн дә бергә йөргән, яшәгән студентларның берсе түгел ул — ерактагы кояш, яктырак . Ләкин укытучы белән йөрергә ярамый, бу — бер чик. Үз ишләрең бе лән бер тормышта яшәргә тиешсең, монысы икенче чик. Берсе рөхсәт ителми, икенчесе рөхсәт ителә. Уртада — нечкә генә сызык Юк. уртада тимер аркан Син шуннан атлап бар, син шунда бие, сикер, ләкин егылма Миңа шулай язган Мин моны бүгенге көнгә чаклы тоеп килим Бөтен максат егылмаска, харап булмаска. Ә биеклек төрле чакта төрлечә егылып баш тишелү, бил. аяк сындыру белән коты лырга мөмкин булса, кайчак сөякләреңне дә жыя алма - хәлгә килүен бар Төрлесен көтәргә кирәк Тимер арканда йөрергә яратсаң, барысы ңа да әзер бул. һәм мин әзер. Әзер генә дә түгел, бу куркынычны тоеп яшәү минем тормышны мәгънәле итә. ялгызлыктан, эч пошудан. буш лыктан коткара «Нарасый чактагы өметсез кычкырулар, ялгызлыктан куркуларның дәвамы хәзерге яшәвең» дип аңлатачаксың син моны. Абба дустым Шулай булгач, каныма салынган программаны мин ничек читкә ыргытыйм? Бүтәнчә яши алмавымда минем ни гаебем? Бүтәнчә мин нишли алам? Бер сүз белән әйткәндә, Шамил Шәрифуллович Сәмигуллнн озак та үтмичә, просто Шамилгә әйләнде. Беркемнән курыкмыйча, без аның белән каланың үзәгеннән — Яшьлек урамыннан узабыз Яшьлек бакчасына кереп утырабыз, кино, хәтта театрларга йөрибез Яз азакларында ана бер бүлмәле булса да квартир бирделәр. Шамил миңа аны да күрсәтте һәм өстәлгә шампанское шешәсе бастырып, үзе кухня ягында йөренгәләде Язу өстәлендә аның паспорты ята иде — рәсемен карыйм дип кенә алсам (рәсеме — сакалсыз, гади, хәтта артык ординарный авыл малае!), кулым, хәерсез, бүтән битләрне дә актарды... Корт чаккандагыдай, кинәт үртәлеп, мин аның янына атылып кердем дә үзенә паспортын суздым. Ул исә кычкырып көлде генә; — Ә-ә! Язуда гына ул. Чынында, мин — ялгыз. — Кайда соң алар? Хатының, улын? — Авылда. — Озакламый киләчәкләр. Квартир булгач. — Килмәячәкләр. Без аерылган. — Аерылгач паспортта үзгәрмимени? — Белмим Ну, без әле суд белән аерылышмаган. Вакыт житми, шул гына. Син нәрсә, син ник әле болай сытыласың. Чәчләремә буталып, абына язып залга чыккан идем, ул да иярде һәм кочаклап, күз яшьләремне, бугазга тыгылган рәнжүемне авыртты- раавырттыра кочаклап, үбә-үбә тыннарымны буды. Мин аның белән бер дә үбешергә яратмый идем. Ул үзе генә үпкәч тә мин тиз арада читкә борылам да еш кына хәтта иреннәрне сөртеп куям. Гомумән шулай буладыр дип уйлый идем, гомумән сиңа хәтле яраткан кешенең иреннәре хәзергечә тәмле була алуын башыма китерә алмый идем. Син бөтенләй бүтән, Нажар, син — минем өчен бердәнбер! Ул чакта моны белгән булсам, мин икенче төслерәк жавап биргән булыр идем, ләкин ул юлы мин аның иркәләү, каушаулары, ялынуларыннан тиз арада тынычландым Шампанское шартлап ачылгач һәм стаканнар да «Шамил Шәрифуллович» дип чыжлагач, мин аңа, мөгаен, елмаеп та караганмындыр әле. Сүзләре шактый ук ягымлы ишетелде. Шушы квартирадагы уртак бәхетебез хакына — әйдә, күтәрдек. Әйтерсең, ул миңа үзенең тормышын тәкъдим итә, мин исә аны йөз проценты белән уз кулыма алам, югыйсә, болай ул бернинди мәгънәсез, чипчиста эчемлек кенә булган икән бит. Күп дигәндә, минутлар шатлыгы гына күбекләнгәндер анда. Син әйткәнчә, минем тормышка дәгъваларым артык бәләкәй икән, шул шатлык житә алды — көлдем, шаярдым, кочаклаган кулларга карышмадым, иреннәр әрсезлегенә дә түздем Өметсезлек өнсез торды. Хәзерге көннәр генә синең сүзләр белән: «Син «юк!» сүзен әйтә белмисең», дип кабатлый. Әллә чынлап та хак сүз микән бу? «Юк!» дию өчен билгеле күләмдә зирәклек, ныклык, батырлык кирәк. «Юк» дияр өчен болар миндә юк — аларның буш урынын бары тик ашкыну, ашыгу, тиле ярату биләгән. Шамилне мин шундый ихтыярсыз ярату белән яратуымны яшермим Без аның белән көн саен диһфлек очрашабыз, әмма, сессия вакыты җиткәч. сирәкләмичә хәлең юк. һәр китап, һәр дәфтәрнең юл араларында Шамилнең кызылланып янган күз нуры жемелдәсә һәм күләгәле һәр почмакны аның дөм-кара сакалы тутырып торса да, күзләреңне уып, хәрефләр, сүзләр, аннары исә әллә күзне, әллә миләрне интектерәинтектерә, әчеттерә-әчеттерә мәгънә, фикерләр жыясың. һәр имтихан тапшырылган саен — ашкынулырак яңа очрашу. Ләкин мин ай азагына якынлашкан арада дустымның күзләрендәге кызыл утның сүрелә төшү- ен, сакалның исә тагын да карарак, зуррак була баруын сиздем дә эчем жу итеп китте. Үзенә шушы хакта әйткәч, ул: «Элеккечә үк яратам, син мине шик белән не оскорбляй!» дип. үпкәләсә дә, мин барыбер аның тавышында ялган катнашмасын ишеттем. Бәлки чынлап рәнжетәмдер дигән уй белән (үзеңнең начар тойгыларыңа ышанмаска тырышасың, шуларны инкарь итәрдәй фактлар табасы килә мондый чакта) Алсуга, ф синеңчә әйтсәк, секретарь кызга киңәшкә киттем. Алар бергә эшлиләр, д. көн-төн дигәндәй бергә, һәр кайсы һәркемнең уч төбендә — күрми, белк ми булмас. Ә Алсу? Минем якташым, минем сердәшем исә, һич кызга- 3 нып тормыйча: 2= — Син аны ташла, бәгърем, ул синең кисеп ташлаган тырнагыңа ж да тормый — бабник, коеп куйган,— дип ярып кына салды. Егылып китә язганмын, Алсуның чак тотып калганын, кинәт өстәл- ® гә бөгелеп төшүемне хәзер дә күксел вакыт пәрдәсе аша күреп торам, х Алсу юата, акыл бирә, тынычландыра: * — Юк, җаным, ул хәтле түгелдер ул, миңа шулай тоелган гынадыр. « Яратадыр ул сине, бәлки башкалар белән юри генә буталадыр. х Уф! Бу хәтле тиз бирешергә, коелып төшәргә ярамый лабаса. Ачыкф лап, уйлап кара, нәтиҗә соңыннан үзе чыгар. Кая ашыгасың? Сиңа ун- х сигез генә яшь бит әле! ф Чәчләремне җыештырам, күзләремне сөртәм дә, ни өчендер кофта һәм итәкләремне тарткалап куйгач, Алсуга туп-туры текәлеп — Кем белән? — дип сорыйм Алсуның да йөзе үзгәрә — баягы кызгану, юатырга тырышу галәмәтен ниндидер өнәмәү, читләшү, хәтта мыскыллау билгеләре алмаштыра. — Яшермә, Алсу, бу минем өчен бик важно. — Әйтә алмыйм, Гөлчәчәк. Үзең күрерсең әле. Кинәт аның салкынлык сипкән ят күзләре мине усаллаштыра куйды: — Синең белән түгелдер бит? — Что син, Гөлчәчәк, акылыңдамы? — Күзләрендә «Үз дустыңа, үз якташыңа ничек оялмыйча ялган бәла ягасың?» дигән сорау төсмерләнеп ала. Шуңа күрә, вөҗдан хисе кузгалудан, сүзләрем йомшара төшә: — Ачуланма, Алсушка, мин болай, аптыраганнан. Чынлап та, үзем белермен, ачыклармын. Аннары юк-бар сөйләшеп кенә утырдык. Алсу машинкасын шакылдаткан арада аның машинкасыннан чыккан кәгазьләрне караштырып утырдым. «Микробиологиядәге соңгы экспериментлар». Авторы—Габбасов Наҗар. Габ, габ... с-с-с. Шундый фамилия белән дә дөньяда йөрүче бар бит әле әнә. Миңа ник боегырга? Телефон шалтыравы, тагын, тагын. Шалтыратуларның берсеннән соң Алсуым туры мәгънәсендә алсуланып каушады да сүзләре шифрларга яшеренде. — Әйе, әйе, аңладым, булды, шулай шул. юк. аңладым, обязательно. Әмма шифр минем өчен артык җиңел шикелле сизелде, чөнки трубкадагы тавыш миңа таныш сыман, Шамил тавышы сыман тоелды. — Алсуш, Шамил кайсы бүлмәдә эшли, әйт, пожалуйста — Нәрсә, үзең керер идеңме әллә? — Ә нәрсә? Мин бит аның өендә булган кеше. — Өендә? Сөйләмә лә. — Йөзендә тагын курку галәмәте «Минем өчен курка - якташ бит!» Лицом в грязь не упаду, курыкма. Кайда аның бүлмәсе’ Бездән аскы катта гына. Язылган анда, табарсың. Шул сүздән соң, гаҗәп, миндә аның телефон номерлы барлыгы хәтеремә төште. Моңарчы шалтыратып караганым юк иде. Сынап карарга булдым «Ялган номер түгелме икән?» Трубканы алдылар. Аның тавышы «Алло! Мин сезне тыңлыйм, Алло! Мин сезне тыңлыйм!» «Җавапсыз телефонга күпме сүз әрәм итә болтун!—дип уйлыйм.— Тыңлый тор әле, бабник!» — Хуш, Алсушка, рәнжемә, не обижайся. Бу вакытта мин инде сау-сәламәт һәм кабат уенчак. Сәбәбен аңла- масам да — күңел көчле, житез. Елмаюларым — бернинди тырышлыксыз, чын. Шамил бүлмәсенә кергәч, тагын да шуклана төштем шикелле. — Сәлам, Шамилек, как поживаете? — Гафу ит, Нажар минем тел культурасы шул чама гына бит. Бу яклап та мин тимер аркан өстендә... син аңлыйсың инде. Шулай бит? Шамил мине күрүгә аягүрә басып, янында утырган кешедән һич тартынмыйча, миңа кулын үзе сузды һәм кочаклап та алды. Хикмәт, кырысланмыйча, рәхәтләнеп басып торам. Дөресен әйткәндә, кеше барын соңыннан, Шамилнең кулларыннан арынгач кына күрдем. Сакаллы... Юк, сакалсыз гына, озын мыеклы, Волкенштейн дигән кеше икән. Танышкач ук чыгып китте — әржә хәтле елмаеп. Ул чыккач тагын кочаклаштык, тагын үбештек, иреннәремне тагын сөртеп куйдым. Әмма очрашу мине чынлап шатландыра. Алсу белән баягы сүзләрем инде тупаслыкка әверелә һәм Шамилдән үзем сөенче алгандай әйтәм — Бүген тагы бер экзамен белән покончено, инде соңгысы. Аннары... — Син просто молодец, Гуля, поздравляю үзенне, — дип ул тагын бер үбеп куя. — Бүген кич — безнеке, дөнья гизәргә мөмкин. Я, ник тындың? — дим, тәкъдимгә шатланмавына гажәпләнеп. — Юк, болай гына. Дөньяны без синең белән иртәгә әйләнербез. Ә бүген... — Бүген синең свидание — Алсу белән! — Гөлчәчәк, что син, Гуля! Туп-туры йөзенә карасам, кузлы карашы ялган сөременннән тоныкланган, чырае ватык, ямьсез. — Иртәгә хәтле, Шамил — Юк, җибәрмим, озатып куям. Что син, ярыймыни шулай! Әле генә кыза төшүем тагын мәгънәсен жуя, тагын тиз бирешәм — ул мине озатасы иткәч, бәлки мин юкка гына гөнаһлы буламдыр? Тагын кайнар өметләр, вәгъдә, ышандырулар һәм шулар яктылыгында туган кояшлы тойгылар. — Хыянәт итсәң, мин сине яшәтмим — белдеңме? — Белдем, Гөлчәчәк. Беркайчан хыянәт итмәячәкмен — син ул сүзне белмә. Ярыймы? — Ярый. — Хәзергә хуш. Кольцодан сигезенче трамвайга утырганда ул мине шул сүз белән озатты. Сөйләшеп тору булмады, мөгаен, ашыкты, каядыр ашыкты. Кая? Хәзер ул мине Идел буе районына, өйгә кайтып китте дип, үз күзе белән күреп ышанды һәм Мефистофель тыныч кына кичке ауга чыгып китәчәк. Күзләрендәге ут дәрәҗәсенә караганда, урамда күп йөрмәс, өенә кайтыр. Күп булса берәр кино-театрга кереп чыгарлар да... Каян шушы хәтле тәгаенлек? Нишлим мин, ник көнләшәм үземне дә, аларны да мыскыл итеп? Тагын, тагын «алар»! Уф, беттем мин — көнлим, көнче күбәләк мин — утка куначакмын Кунсам кунам, ләкин шәмнәрен дә сүндереп яначакмын. Әйе, өйгә кайтмадым мин. «Татарстан»™ килеп берүзем кино кара дым да, Ленин районына юл тоттым Алар кайтып керделәр инде, чөнки сүз куешып баргач, билетлары көндез үк алынгандыр бит Кич чират торып вакыт әрәм итмәсләр. Тәрәзәдән мин килгәнне күрмәсләр караңгы төшкән. Якты булса да күзләрен мәхәббәт томалаганлыктан, берни абайламаслар Алар ф бәхетлеләр! Әмма бәхетләре — минем исәпкә, мине рәнҗетү, миңа хыя- А нәт итү исәбенә. Ишек төбендә звонокка басаргамы, юкмы дип торам Өйдә адым- J нар, кухня белән зал арасында. Шамил тырыша! < Звонок. ф Аяклар дөпелдәүдән туктый. Звонок. “ Квартир йоклый х Звонок! Квартир үлә! л Мин җиңелдем, мин алдандым, мин тапталдым! — Нәтиҗә шундый, s ләкин ул ашыгычрак ясалган булып чыкты Бу катгый сүзләрне әйтер п вакыт алдарак көткән әле. Сабырсызланганмын Иртәгесен, соңгы имтиханга әзерләнер өчен китаплар дәрьясына чу- п масы урынга, Арбузов урамына, Алсушка янына ашыктым Исәнләшү гә. миңа бөтенесе дә ачыкланды Аның чыраенда дуслык димәстән, як ташлык яктылыгы да сүнгән иде. — Мин кичә сезнең янга килгән идем, — дим — Әллә тагы, мин сине күрмәдем. — Бәхетлеләрнең бәхетсезләрне күрергә вакыты җитми — Синме бәхетсез? Өч тапкыр звонок биреп тә ачмадыгыз. Мәгънәләрен аңлап бетерә алмаслык сәер елмаю. Шуның белән сүз тәмам. — Ярый, Алсушка, мин моны не прошу Машинка шакылдавы Ишеккә хәтле һәм бераз аннан юң да мине шул гына озата барды. Дүртенче кат Ишек ачам. Керәм Анын янын да фырт мыеклы озын егет исәнләшкәч үк чыгып кача Кара сакал аның артыннан иярми, миңа ябыша — Гөлчәчәк, ни булды? Нишләп болай бик иртә? - Минем бөтенесе в порядке - Күкрәгенә капланып елап җибәрәсе килә. — - Ярый, алайса, болай гына. Бик әйбәт, как раз сине сагынып уты ра идем әле. — Рәхмәт. Ни хикмәттер, аның кайнар сулышын тою күңелдә укмаша башла ган бозны бер өрү белән эретеп агыза — мин аның кочагында сабый шикелле иркәләнә башлыйм Үпкәләүдән бигрәк көязләнеп — Сез нишләп миңа ишек ачмадыгыз, ә? дим - Ничек ачмадык, кем белән? — Алсушка белән. — Җүләр син, тилергән! Юк иде беркем Тик мин бераз гына сал ган идем дә, үземне начар күрсәтмәс өчен ачмадым Ә син икәнен бе i гән булсам, теләсә нинди хәлдә ачкан булыр идем Үзең дә инде миннән тавыш көтмичә «Шамил ач, бу синең бердәнбер мәхәббәтең!» дип, шушы матур тавышың белән эндәшсәң, минем өчен нинди зур бәйрәм китергән булыр идең. Шулай да хата төзәтелмәслек түгел Аны төзәтергә мөмкин, кирәк, бүген үк. Син эш бетүгә монда килерсеңме? Үзем берәр җиргә барыйммы? Миңа ничек тә бата Килермен, шушында Әле көннең башы гына, кабат китеп, кабат килү шактый вакытны әрәм итәчәк иде. Әмма монда килеп, юри Алсуга икәүләп күренү өчен, тиешле әҗәтне кайтару өчен андый гына җайсызлыкка түзәргә мөмкин. Шулай, Шамил, акыллым. без кичкә таба дүртенче этаждан беренче катка бишенче кат аша төшәрбез... һәм мин максатыма ирештем дә. Шамил Алсуның ишек төбеннән тавыштынсыз гына узмакчы иде дә, мин ишекне юри киереп ачып, әдәп сакладым: — Алсушка, без киттек, хәзергә! Елмаерга азапланып башын күтәргән иде, янымда Шамилне күргәч, секунд эчендә елыйсы килгән җимерек иреннәре иләмсезләнеп, үзе бюст шикелле катты да калды. Шул кирәк сиңа! Бүтән минем белән ярышмассың. Хыянәтне суд та, дус та ярлыкамый. Ямьсез чыраең тиз генә чибәрләнмәс. Мәхәббәттә зур җиңү менә шушындый кечкенәләрдән җыела торгандыр ул. Минем өмет тагы яңарды. Шамилемне ятларга тиз генә бир мәскә тырышу тойгысы, көрәш хисе барлыкка килде. Мин аның янына көн аралаш үзем килсәм, көн аралаш ул университетка кнлә торган булды. Ялгыш күрешми калсак, караңгы дип тормыйча, квартирына кнләм дә, хәзер ишек тиз ачыла, һәм ул анда гадәттә ялгыз, яки иптәш егетләре (дөресрәге — ирләр, барысы да өйләнгән кешеләр) генә була. Мине күрүгә аягүрә басып шаулашырга, мактарга, чибәрлегемне, батырлыгымны зурларга керешәләр. Радик исемле күк күзлесе — шактый чибәре — бигрәк тә чын күңелдән сөенә. Аспирант, булачак зур кеше — минем кебек кечкенә студентның кулын яшертен мәгънә белән кыса. Гадәттә, алар мин килгәндә инде ярыйсы ук кызмача булалар һәм мин килгәч, тагын да кайнарланыбрак бәйрәм итәргә керешәләр. Тик Хәлим исемлесе күзләремә астыртын гына карый да җай чыкканда йодрык төя. Мин аны аңламаганга сабышканга күрә, икенче вакыт урамда үземне генә очраткач, дусларча тупасланып «Әгәр тагын бер кабат безнең мәҗлесләрдә күренсәң, бөтенесе алдында тотып кыйныйм», — дип чынлап тиргәшә. Университетка Шамил үзе килсә, минем өчен җайлырак. Шул ук вакытта — уңайсыз. Ул — укытучы кеше, иптәшләр миңа көнләшеп карый һәм мин, алар белән булган хәлдә, үземнең чак кына ераграк икән- немне күрәм. Алда — укытучылар, галимнәр дөньясы, артта — иптәшләр. Мин — ике арада... әллә тимер аркан сузыла торамы? Яшьтәшләрдән аерымлану үз үчен тиз алды — көнләшү һәм Шамилне ычкындырмау көрәше күңелемне тулысынча биләгәнлектән, соңгы предмет буенча белемем өчледән артмады. Икенче курста ярты ел стипендиясез көн күргәндә мәхәббәт өчен артыграк түләгәнем һәрвакыт хәтердә торды. Ләкин Шамилдән аерым булу—минем өчен стипендия алмаудан мең мәртәбә ачырак иде. Уйлап карасаң, үзе бер i гаҗәп, сагынудан ничек йөрәгем ярылмады икән: җәй буе аннан башка яшә дә. аннары тагын бөтен сентябрь буе кайдадыр олагып йөр Ерак Астрахань далаларында кояштан, эсседән, мәхәббәттән көй, ян, суса. Монда яшьләр, иптәшләр күп күбен, ләкин тәгаен генә дус юк. Шаян сүзләр, күзләрне мактаулар еш ишетелә ишетелүен, әмма берсенең дә күкрәгенә капланып, дөньяны оныта алмыйм. Урталай ярылган карбызга бөтен бит белән чумып, татлы сыеклык чөмерсәк тә, барыбер ул мәхәббәт түгел. Аны күп эчә торгач, ул да ачыга әйләнә — сагыну, тилмерүнең нәкъ үзе шикелле. Шамил. Шамилем, бәгырем, бу хәтле интегүемне белсәң, күпмедер вакытыңны минем өчен әрәм итеп, минем белән шушы тәмугта бер генә көн, бер генә сәгать янсаң, көйсәң, син мине ахыргача аңлар һәм мәңгелеккә тугры дусым, аерылмас юлдашым булып әверелер идең бит. Ә син шул уйламыйсын бугай, мөгаен син ялваруларымны ишетмисең, килмисең, һәм син килмәдең, минем белән бергә көймәдең, ярылырга җитеп өлгергән кып- кызыл карбыз мисалында синең бәйрәм өстәлеңә мин үзем килеп • тыр- дым Сулышым белән тартып, үз яныма сине мин үзем китердемме, әллә сагынуың белән, Шамил, очыртып үзең мине кайтардыңмы? Таныш ф урам. Менә син торган мең бизәкле гүзәл йорт, синең исемең, синең та- а. вышың бәрелүдән бәхетле дивар, ишек һәм баскычлар Синең куллар “ көн саен кагылган ишек тоткасын сыйпыйм — йомшак, бәхетле Звонокка тотынсам Әллә электр агымы, әллә яман хатирә очкын- < ланып бармагымны этеп кире кайтарды. Бармактан башланган курку ф ялт итеп башка менеп җитте: ш — Кайчан? а — Тиз арада. ® һушыма килеп, газ кабызам, чәй кайнатам, инде икенчерәк, тыныч 2 рак хәлдә мәжлес яңадан башлана Рюмкалар яңадан тула Тик. мин < аны ирнәмәкче булып карыйм да. бүтән бүлмәгә чыгып йөгерәм. ке шегә әйтергә оят — укшыйм! Бер-ике көн элек кем дә булса «Син шу _ шындый түбәнлеккә төшәчәксең!» дисә, мин ул кешенең яңагына сук ® кан булыр идем. Бүген исә, күрәм, үземне үзем күрәлмыйм, ә Шамил х не кызганам «Шушындый тәрбиясез хатын белән ничек яшәр икән?!» * Ләкин бирешергә ярамый, бүген кулдан ычкындырганны бары тик шу л шы квартир белән, туй белән генә кайтарырга мөмкин ж Бер-ике йотым чәй фикерне терелтә •» , Шамил, хәзер без нишләргә тиеш инде синең белән? Ник бер сүз ’ дә әйтмисең? « Без синең белән яшәргә тиеш. Гуленька Кайда? Ничек? - Әүвәлгечә Чәй чәшкәсе чатнап төшә дә кайнар тамчылар икебезнең дә кул ларыбызга чәчри Ярсудан сүз буыла Кичәге кебек диванга барып уты рам да бөкшәеп калам Күпмедер вакыттан соң гына Шамил үзенен баягы ялгышын аңлап, мине тынычландырырга, көйләргә, өстәмә вәгъ дәләр коярга керешә мәхәббәттә, имеш, оят нәрсә юк. мәхәббәтнең иң югары биеклеге менә шушы, ләкин яшәү тукталмаячак, киресенчә, та гын да мәгънәлерәк дәвам итәчәк икәү булгач анда безгә ж иңел бу лачак. Туй да ясаячакбыз, бер нәрсә дә бездән качмаячак, тик моның өчен, бераз әзерләнергә вакыт, түземлек кирәк булачак Ватылган чәшке кыйпылчыклары да — бәхеткә ул. барысы да, барысы да — безнең гүзәл киләчәк хөрмәтенә икән. Ышанмасаң. менә сиңа ачкыч, өй икебезнеке, теләсән кайчан кил. — Синсез монда нишлим? Соң... бергә булырбыз инде Бергә ачарбыз ишекне дә. Булды, вакыты жнткәч күчәрсең, үзем барып алырмын, туй алдыннан. Ярты елга якын вакыт эчендә туй бәйрәмебезгә килергә ашыкмады Сессия узсын инде, дип килештек Ә аннары Аннары Шамилне командировкаларга еш җибәрә башладылар Болай, карап торсаң, аның эше командировкалар белән бәйле түгел сымак, шулай да аны жи бәрәләр. Кайткач исә. үтәлми калган плановый эшләрне үтәү өчен аңа нык тырышырга һәм мәхәббәт назыннан мәжбүрн рәвештә баш тарта торырга гуры килә. Шулай итеп, без сирәгрәк очрашабыз. Билгеле, элегрәк дикъкать итмәсәм дә. соңрак яман нәрсә сизелә башлады. Чөнки моңарчы гел өенә килүемне ашыктырган кеше, бөтенләй чакырмас булды. Менә шунда инде мин теге чакта ачкычны алмавыма, сүзгә ышануыма үкенә башладым. Ниндидер үзгәреш бар. монысы көн кебек ачык, кем беләндер тагын бутала Шамил Кем белән? Мин хәзер барсам, анда мине Алсу каршыласа’ Әйтерсең, үлемемә ашыгып. Шамилнең квартирына киләм. Таныш, якын баскычлар. Пнрәк дөп-дөп тибә, әйтерсең, көз көне көньяктан кайтып килешем Сагыну бәлки нәкъ шул чамадыр, ләкин аңа шик. 3 «К У • м » 33 шом. буталган, теге вакыттагы коньяк исе дә бәрелеп китә. Укшымасам гына ярар иде. Звонок. Өйдә — аяк тавышлары, кемнәрдер сөйләшә. Әллә балалар инде? Ишек ачыла да... миңа утыз яшьләр чамасындагы бер хатын күзләре текәлә. Карашында — аптырау, танырга тырышу. Ә мин — телсез. — Сезгә кем кирәк? — Хатын янында алты-җиде яшьлек малай. — Ә-ә, гафу итегез, мин подъездны бутаганмын икән, гафу итегез. Оятымнан егылып үләрдәй булып, чаба-чаба төштем дә, тиле кешедәй урам буенча да шулай йөгерә бирдем. Бутадым, подъездларны бутадым. Һәм кешеләрне!.. Ә ник дөресен әйтмәдем? Хатыны алдында Шамил кызарып кайбер нәрсәләрне аңлатып интекмәсен, борчылмасын өченме? Ә минем нервларны кем сакларга тиеш? Ә ник бөтен авырлык минем өскә? Менә сиңа хата! Башта ул уртак сыман иде, ә хәзер аны мин үзем, бары тик үзем генә күтәрәм. Шамил өчен ул бер дә яман нәрсә түгел. Ә ник ул аңа бәхет, матурлык, ләззәтле хатирә булып кына кала? Үләм, бетәм, беттем мин! Икенче көнне иртә үк эшләгән җиренә барып хәлне аңлатуын сорагач, Шамилем: — Килде дә керде, нишләтим инде мин аны, язылган хатын бит, бала белән. Закон алар ягында, мин ничек җиңим? — дип, гаепсез күзләр белән карап тик тора. Әй, ансат та инде! Минем кебек диваналардан менә ничек кенә котылалар! Мин — законсыз, мине беркем якламаячак! Күңелдә яңа әче тойгы туды, үземне, әллә ничек, гарип кеше итеп сиздем, әйтерсең кыйнап ташладылар... Нәрсәнедер югалттым мин. Нәрсәне? Төгәл генә әйтә дә алмыйм бугай. Шунысы хак, ул көннәрдә беренче кабат: «Кайда син минем тыныч намусым, кайда син минем гөнаһсыз шатлыкларым, кире кайтыгыз!» — дип кычкырасым килде. Җитмәсә хурланган, алданган, тапталган мәхәббәт үлеп калырга теләмичә, егылган җиреннән торып баскан көрәшче мисалында, үзенең юк хокукларын дәгъвалагандай, һич бирешмәде, һич сүрелмәде — киресенчә, үҗәтләнеп кайнарлана гына бирде. Ояты, гарьлеге белән бергә — мәхәббәт! Бу ни дигән сүз була икән, моны хәзер дә аңлый, аңлата алырлык хәлдә түгелмен. Шамил үзе дә ныграк ярата башлады шикелле — сирәгәйгән очрашулар тагын ешайды — күз яшьләре, бәхәс, тиргәшләр дә аларны киметә алмадылар. Бер көнне мин аңа: — Ташла квартирыңны, калсын анда законлы кешеләр, исән булсак, квартирын бергәләп алырбыз, — дигән идем, ул моңа да каршы килде: — Алай да ярамый... Хәзергә ярамый. Соңрак... Эштәгеләр бәйләнми башларлык ныгыйм әле. Җандагы актык өметләрне тузгыткан бу гарьләндергеч җөмләләрдән соң элеккедән дә яманрак әрнү, ачу кузгала, үч укмаша. — Ярый, Шамил, бу хакта сүз бетте. «Хуш, бәгырем, исән бул! Квартирың имин булсын!» — күңелдә калганы шул уй гына. Шамил юкка чыккач, миңа инде бәхет тә, мәхәббәт тә, дөнья үзе дә кирәкмәс. Шушы зур дөньяда мин тагын бер үзем. Мин Шамилгә кирәкмәгәч, бөтен кешелеккә дә кирәгем бетә икән. Әйе, кем минем белән үз булып сөйләшә ала? Кайда андый кеше? Әни белән әти, бүтән беркем юк. Димәк, мин алар янына кайтырга тиеш. Ләкин алар да бит элекке саф Гөлчәчәкне көтәләр, бүгенге Гуленьканы түгел! Дәресләрне, университетны, очрашуларны, гарип мәхәббәтне, яшь- лек бөтенлеген-сафлыгын калдырып — туган өйгә, авыл шикелле тыныч шәһәремә. Туган йорт. Әти башымнан сыйпый. Әни елмаеп эш куша. Бары да элеккечә, моннан ел ярым гына булган тормыш — нәкъ ♦ мин калдырып киткән көенчә. Үзем генә икенче кеше. Әгәр әйтсәм? ; Алар мине асып куярлар да, үзләре дә муеннарына таш бәйләп, Кама- 3 га сикерерләр төсле. Ләкин мин үзгәрешне әйтмим—ялган каплап тора минем чынлыгымны Төсем, кыяфәтем үзгәрмәгәч, шул житә «Әй < әнием, әй, әтием, нишләп мин сезне кызганам соң әле? Сезнең тормы- ♦ шыгыз нык, бөтен, элеккечә тулы бит — сез үз эшегездә, Рамил энем ш мәктәпкә йөри бирә, мин дә өйдә...» о Аерма кечкенә: элек мәктәпкә укырга йөрсәм, хәзер мин анда, бә- к ләкәй булсам да — укытучы. * Калган, каргалган кышым яртысы шулай үтте мин яңадан бишек- j тә тирбәлә алмадым. Ә жәй көне тагын вакыт күплектән генә түгел, “ елга агымына карап, үз җиремдә жирсәгәндәй уйланам, каядыр агып u китәсем килә иде. Агып барасың, барасың да сине кемдер коткара. * Бу урын нишләптер Казан турысы була, ә коткаручы — Шамил исемле егет, һушыңа киләсең дә, коткаручының муенына асылынасың: «Рәхмәт, сөеклем, рәхмәт! Хәзер мин — тулысынча синеке. Теләсәң нишләт, кадерле коткаручым!» — дисең. Үз уеңнан үзең оялсаң да фикер ачыклана төшәргә тиешлеген аңлыйсың: Шамилгә мәхәббәтең зурмы синең, нәфрәтенме. Икесе дә бер тигезме? Әле мин бары тик иәфрәтләнәм генә, дип уйлый идем. Алай гына түгел, яратам да икән. Мин аны үлеп сагынам, янадан күрәсем килә. Ул калдырган мәңге терелмәс жәрәхәт татлы сымак сулкылдый. «Яши алмыйм, яши алмыйм синсез, яши алмыйм мин Казансыз!» Көз җиткәнне дә көтмәстән юлга чыгам. • Тагын күрешү... Читтән торып укуга күчкәнгә күрә, сезнең институтка эшкә керим дип килпр идем, борып чыгармадылар—теләсәң-теләмәсәң дә хәзер син миннән ерак китә алмассың, Шамил дустым. Шунысы гажәп, хәзерге нәфрәт янында элекке ярату кечкенә булып калды, олы нәфрәт мәхәббәтнең дә үз масштабына туры килүен дәгъвалап, шуңа көннәнкөн ныграк ирешә барды Мәхәббәт хокукы буенча сөйгән кешем минем белән булырга тиеш ә яратышмаган кешеләрнең бер бүлмәдә ялганлашып яшәүләре — әхлаксызлык, гаделсезлек. Гаделлек өчен көрәшү тиеш һәм мин шул юлны сайлыйм Шамил Радик дигән кеше белән дус һәм аларның хатыннары да дуслар иде. Мин шул дуслыкны эшкә кушарга кирәк таптым Радик хатынына үземнең серләремне бушатам Хатын-кыз өчен мондый сер олы табыш, аны ул үзенең сердәшләренә, балаларга конфет биргәндәй, сөенә-сөенә өләшә. Радик хатыны аша җибәргән хәбәрләремә беренче җавап алар өйдә бик тату яшиләр икән. мин. имеш, юкка гына гаилә бозмакчы булып яшим. Шамил артыннан үзем чабам, очрашулар дәгь- валыйм. ә Шамил миннән кача, минем белән күрешми һәм күрешмәячәк Шамил - тугры ир Болан булгач, исбатларга кирәк аның тугрылыгын! Шамил әле ике көн элек кенә бер дустының командировкага киткән легсн һәм түшәмнең кешеләр сагынып «арыгуын бернинди кинаясез әйт кән һәм чакырган иде Ул көнне нәфрәтем җиңү сәбәпле, баш тарттым Хәзер чакырса, мәхәббәт җиңәчәк Көндезге сәгать өчләрдә телефонда — Шамил тавышы. Йомышын шулай гына хәл итмәкче тагы, юньсез, юк. үзен кереп сөйләшсәң дә таман булыр. Эш сәгате беткәч керде һәм туп-туры теге стүшәме зарыккан» өйгә алып китмәкче. — Бүген без иптәш кызым белән сүз куешкан идек — концертка барабыз. Ныклап килешсәк, синең белән иртәгә мөмкин. Шамил шат: — Ярый, бик кыен булса да түзәрмен. Бернинди дус кыз һәм аңа бирелгән вәгъдә юк, концерт — бигрәк тә. Радикның хатыны гына бар, минем аңа, тик аңа гына әйтә торган йөрәк серем бар. — Без бүген Шамил белән үзебез генә бер квартирда булабыз, адресы менә шушы, — язып кулына тоттырдым — Кичке сәгать җиделәргә килсә, ирен бик матур кыяфәттә күрә алачак. — Кит инде, малайкаем, менә кызык!—ди Радик хатыны, рәхәтләнеп көлә. — Әллә мин дә барыйм микән? — Син үз ирең янына шулай барырсың, яме, ашыкма. — Кеше өлешенә кул сузма дисеңме? Ярый, только бер шарт белән— ни булганын чәчми-түкми сөйләп бирерсең. Алардан сорашып б>лмас бит инде — яхшы түгел, үзең беләсең. Шулай бит? — Мин риза, әҗәтемне бөртеген дә калдырмыйча үзеңә кайтарырмын. Сөйләшкәнчә, икенче көнне биштән соң унбиш минут үткәч, Шамил керде. Ул инде мине кулындагы кош итеп тоя һәм ялгышмын. Эчтә дөрләп янган үч әллә кайчан ургылып чыгар иде, әгәр дә аның юлын каплап таш сыман авыр мәхәббәт ятмаса. Бәхеткәме каршы, бә- хетсезлеккәме. ул — бар. бөтен усаллыкны җиңеп шушы хәлдә дә аның кочагында ләззәт кичерергә ярдәм итә торган, аңлашылмас көч бар. Нәфрәт артка чигенә—мин Шамил чакырган тыныч оҗмахка сөенеп диярлек барам. Без әйтерсең беренче уйсыз вакытлардагы кебек — икәүдән-икәү. Мин инде аның хатынын көтмим дә, аның килмәсенә, куркачагына ышанам һәм. хәйләм чынга ашмаганнан һич кайгым артмый, киресенчә — мин мәхәббәтемнең гөнаһсыз вакытларына кайттым шикелле, бөтен гомергә калачак җәрәхәт, әйтерсең, төзәлгән, әйтерсең, без киләчәге һичнинди караңгылыкка бирешми торган якты утрауда. — Мин сине теге вакыттагыга караганда да көчлерәк яратам, Гуля. Синең белән курыкмый очрашу җае беткәч, бөтенләй әллә нишләдем. Ахрысы, түзә алмам мин — җиңелермен. Син бөтен нәрсәне җимерәчәксең, менә күр дә тор. — Киресенчә, безгә нәрсәнедер рәтләп корырга кирәк, яңаны, әйбәтне. Ә яратмаган кеше белән бер минут та тора алмас идем мин, тик синең икейөзле булуың гына сезне бер семья итеп асрый. — Әйе, аңладым. Бетте. — һәм шешә ачарга керешә. Әйтерсең, миңа шул кирәк. . — Шамил, менә шушылай кара-каршы, күзгә-күз карашып утырсак, минем өчен шуннан да зуррак бәхет юк. — Минем өчен дә шулай гына, — дигән булып, үз ялганы аңлашылып торганны тоеп, елмая. Алдыма рюмка куя. Тост дигәне тагын килер бәхетләр хөрмәтенә булгач, рюмканы чәкешеп, ирнәп карыйм, ләкин яман ис гайрәтне чи- гәрә — кире куям. — Булдыра алмыйм, Шамил, үпкәләмә. Үзе генә ике-өч рюмканы бушаткач, каршы як урындыктан туеп, минем якка чыкты да урындыгымны чәүмәлдерде. — Хәзер син — минем кулда, ни теләсәм, шуны эшли алам. — Тырышып кара, көчең җитсә — Гуленькам! Үкенечле бәхетем минем! Нишләргә миңа. әйт. нишләргә! — Берни дә эшли алачак түгел син, үзебезне үзебез алдамыйк. Мин инде беләм. — Белмисең, белмисең! һәм кара сакал минем ак күкрәгемә каплана. Мин тагын юкка чы- ♦ гам— ерактагы хәерсез кичтәге кебек һушны, акылны коньяксыз да £ жуярга мөмкин булуга тик соңыннан гына гаҗәпләнеп ышанам. Шулай 2 да кай мизгелдәдер тән авыртып сызлануым, елыйсы килүем хәтердә £ кала. Димәк, һушымнан бик үк язмаганмын, димәк, мин үземне бераз < алдыйм, җан тынычлыгы вөҗдан хакына икән Вөҗдан ул шундый ♦ уңайсыз нәрсә, аны кая куярга белми аптырыйсың... a Тойгылардагы аң яктыртып өлгермәгән тынычсызлыкның нәрсә о икәнен чамалый алмыйм әле. Моның сәбәбе Радик хатынына әйтеп “ калдырган сүзләр мәгънәсеннән куркып калтырый башлаган минут " һәм секунд укларында дип беләм Ачудан шашкан апа килер дә ялган 10 идиллия пәрдәсен бер селтәнү белән һәм бер алама сүз белән йолкып * ыргытыр... u — Шамил, вакыт бетте, җыен, — дим, каушый биреп — Кая? Яле, кыланма. — Тизрәк бул. киттек, я инде. — Курыкма, көн — безнеке. Шамил борчылырга җыенмый — гадәттәге саргылт чыраена бәхет алсулыгы кунган. — Син үзең кара, алайса, — дим аптырагач Өс-башны рәтли-рәтли биш-ун минут ялынсам да ул кыймшанмады ялгызым гына чыгып китә алмаячагыма ышанган хәлдә, үзенең тыныч лыгын хаклыктан ышыклап торган түшәмгә карап ята бирде. Дөп-дөп! Түшәм селкенеп куйды. Мин, сискәнеп, тордым да ишек катына килдем. — Дөп-дөп-дөп! Ә Шамил куз сыман кызарып янган күзләреннән ярсулы очкыннар чәчә, кулларын бутый-бутый, мине үз янына килергә боера «Ачмыйм, курыкма!» дигән ишарәләр ясап аны да. үземне дә бераз гына тынычландырам да. ихлас күңелдән рәнҗетәсем килмәсә дә, күз ачып йомган арада ишекне ачып та карыйм — Сезгә кем кирәк? Ишектә — моннан нәкъ бер ел элек мине шушы сүз белән каршылаган апа. Аның җавап бирерлек хәле калмаган, чырае — Шамил сакалы сыман кап-кара, күзләре Шамил күзләреннән дә куркынычрак аларган, урыннарыннан купкан. «Нишләдем?!» Шамил ялангач килеш нке кулына берьюлы таянган да шундый ук аларган күзләре белән миңа карый. «Хатыныңа кара, хатыныңа!» Хатыны әкрен-әкрен караватка якынлашты да Шамилнең урындыктагы чалбарын эләктергәч, үксеп тә җибәргәч һәм чалбар белән Шамилнең ялангач тәненә шапылдатырга керешкәч, «Менә, кабәхәт. менә җир бит, пычрак таракан!» дип тәкрарлый башлагач, мин, шул тирәдә- рәк калган сумкамны эләктердем дә, тизрәк урамга ташландым Өйдәге чыйкалаш ни белән бетсә дә минем файдага булмаячак, әлбәттә. Үч кайтаруымның бик көчсез, минем югалтуларым белән чагыштырганда гаять кызганыч икәнен сизәм, бик. бнк снзәм. Ләкин шуннан артык нишли алам соң? Кулдан килгән кадәресе шушы гына лабаса! Шамилнең мине тынычлыкта калдыруы җандагы моңарчы булган җәнҗалны бетерер дип көтсәм, чынлыкта киресенчә булды бугай. Чынлыкта мин, Шамилне үземнән тибәреп, ялгышлык кына эшләдем ши келле аның белән очрашканда йөрәктәге кара боз чак кына эреп, әрнү кимегәндәй тоелса, хәзер ул үскәннән-үсә генә, чөнки аңа минем күз яшьләрем өстәлә һәм өстәлеп туңа бара. Ялгызлык дигән кара кодрәт тыштан басса, төзәлмәс хата салкынлыгы эчтән тутырып шул ук бердәнбер йөрәкне кыса. Хәлемне аңлатканда, син, Наҗар, киләчәк көннән: «Бәләкәй арбада туып тәрбияләнгән ялгызлык тойгысы автомобильгә, трамвайга, самолетка утырган чакта да дәвам итә», дисең. Хактыр ул. Әмма Шамил белән очрашканга тикле мин мондый өянәкне белми — рәхәтләнеп сәбәпсез көлә, шаяра идем бит Шул гадәт буенча, дөрес, мин әле дә көләм, әле дә шаярам, ләкин аерма — җир белән күк арасы лабаса. Көлгәндә җандагы кара боз чак кына эресә, ул күз яше булып атылырга тора. Шамил белән аралар беренче тапкыр бозылгач ук мин ул җитәкләгән ансамбльне дә ташлаган һәм җыр белән араны өзгән идем. Әмма Шамилдән дә. җырдан да азат хәлдә, буш вакыт дигән төпсез дәрья мине суыра башлады. Көчсезлек гарьлегеннән мәңгелекнең үзенә охшаган төнге һәм кичке бушлыкта дөньяга ишетелерлек итеп үксисе килә. Җаным минем, дөресен әйткәндә, кычкыра да, тик ул тавышны бүтән тавышлар белән томаларга тырышам, шуңа өйрәнеп киләм: кинотеатрларга. төрле очрашуларга барам, алардан соң ниндидер күңел ачу кичәләре була, ә күбесенчә танцыларга, дискотекаларга йөрим. Ашыгам, чабам, сулыш алырга да вакыт җитми, янәсе артымнан ниндидер куркыныч нәрсә куа — кешеме, җенме — кара сакаллы Ул куа, мин качам, тыннарым кысканчы йөгерәм. Янәшәдә кемнәрдер тагы йөгерә — елмая, хихылдый, сикерә, бии. Әллә бу шундый сәер дискотека инде? Әллә кайсының йөзе таныш та, түгел дә, ягымлы да, чирканыч та, ә мин алариың чыраена карамыйм, исемнәрен атап әйтсәләр дә истә калдыра алмыйм, тырышмыйм да. Бу чакта күргән-кичергәннәрне ходайның үз каршында да сөйләрлек булмады шикелле. Ләкин дөнья ул хәтле үк киң түгел Шулай күпмедер вакыт яшәгәннән соң кичке бәйрәмнәрнең берсендә Шамил белән очрашырга туры килде. Иптәш кызлар белән институт клубына мендек. Бер-беребез белән, аннары кем чакырса шуның белән танцевать иткәч, шул ук залда Шамил белән Радик барлыгы күзгә чалынды. Аларны күргәч, нишләптер, түгәрәкне калдырып, тынычрак почмакка барып бастым. Тик күзләрем керфек асларыннан гына булса да аларны күзәтә, ә колакларым музыка тыңлый Хендрикс җырлый. Ул — бөтенләе белән өметсезлек кычкыруы. Наркотиклар парыннан яралган көйләр. Кеше азаккача ялангач — ул ояттан да азат,, сабый шикелле, кыргый җан иясе кебек. Хендрикс миңа уйламаска куша. Уйлау — үзеңә сораулар бирү дигән сүз. ә аларга миндә җавап юк. Кичәләрне генә түгел, бөтен гомерне фикерләр белән тутырырга мөмкин һәм шул кичтә өйгә кайткан чакта ук ялгыз булуың ихтимал. Фикер файдасы кайда? Фикерләрдән синең уңышсызлыкларың җиңүгә әйләнми, шуңа күрә шайтаныңа озат син ул уйларны Әйдә, өстенә гайбәт булмагае, ташлар ыргытсыннар, ә син вакытны барыбер әйбәт, күңелле уздыр, шушы мизгелдә сиңа бүтән һичкем бирә алмаган рәхәтлекне кемдер бирә ала икән, шуны сайла — төкер барча шартлы нәрсәләргә! Ә ул кеше — монда, син аны яхшы тоясың... Ләкин беренче булып, танцыга мине Радик чакырды Иске танышлар белән кабат очрашуданмы, тиз хәрәкәтләр нәтиҗәсе булуы да бик ихтимал, тик шунысы хак. мин үземне каядыр очып баргандай хис иттем — язгы иркенлектә, гүяки сагышсыз шатлык кичергән Радикның бөдрә чәчләре уйны чуалтмый, соры күзләр чаялыгы башны әйләндерми — күңелдә саф яктылык, залдагы нурларны көчәйтә торган хис. Синең белән кайчан да булса уртак сүз табарбыз әле без. әйе- ме? — ди Радик әрсезләнеп. Ләкин шул да мине рәнҗетми, тора-бара үзем дә оятсызландым, әрсезләндем, ахрысы. Әнә бит. елмаям бит! Әкертен танец музыкасы янгырый башлауга... Әйе ул! Мин сүз кушмаска да тиешле Шамил килде ' ’ ф — Исәнме, Гуля. Минем нәрсәне дә булса ахырынача уйлап эшләгәнем бармыни? ’ Җил каян иссә, шул таба бит! Кулбашыма ятклн кара сакалны сыпы- £ рып төшерү уе килми башыма, киресенчә, ул минем муеннарымны, ко- < лагымны кытыклап рәхәтләндерә Алама уйларны музыка дөбердәве ф куа, бөтен тавышка «Бетсен дөньясы, җимерелсен иртәгә үк, ә без шу- в нарчы бу нык түшәм астында һич нидән курыкмыйча йөри торыйк о әле!» дип җырлыйсы, кычкырасы, шашасы килә. Шамилнең пышылда1 вы барыбер ишетелә һәм баягы теләкләрне тагын да котырта, аздыра < гына: дигән сүз түгел. Синең эш җиңел, бүтәннәр биргән материалларны тәртипкә китереп, теркәп кенә барасы вакытны кая куярга белмәгән көннәрең күп Әкертенләп бушлыктан коткару башы, имеш сиңа задание бнрәм Гаҗәеп перспективалы яңа ачыш — мидә эндорфиннар синтезы. Шул хакта булган күзәтүләр, фикерләр белән танышырга, ә кирәк булса, лабораториягә кереп (мин рөхсәт итте дисәң, кертерләр), экспериментлар яса. Кызыксына калсаң, өр-яңа чиксезлекләр анда, хәерле юл теләргә мөмкин. Ә син? Тәкъдимем бер колагыңнан керде, икенчесеннән чыгып та сызды, үзем күреп тордым. Нишләрсең икән дип, телефоннан шалтыратып торам. Бер, ике, өч көн. Дүртенче көн җомга иде — хәтерлим, сәгать икеләрдә шалтыраттым — сөйләшүең гадәттәгедән салкын. Мин моңа күнекмәгән һәм сүзне сузмыйча «Ярар, соңрак шалтыратырмын әле», дип куймакчы- мын. Тик син катгый рәвештә: «Сәгать өчтә мин китәм!» — дисең. «Кая?» — «Бер җиргә». Шактый пошаманга төшкәнемне күрмисең, сизмисең һәм бу синең мәнфәгатькә туры да килми Мең сорау, мең газап белән дүшәмбе көнне эшкә килүем, вестибюльдән баскычка борылуым булды, аннан син килеп чыктың. Юк, мине каршылау өчен түгел иде бу юлы, шуңа күрә каушадың. — Исәнме? Нишләп болай? — дим аптырап, гаҗәпләнеп. — Ничек «болай?» — Төсләрең качкан. — Температура, ахрысы, баш авырта. — Минем дә күңелдә авыр нәрсә... Син баягыдан да ныграк каушап: — Нишләп алай? — дип куйдың. — Синең аркада. Шул вакыт яныбызга танышлар килде дә син китеп бармакчы. — Китәсең дәменн? — дим, тагын гаҗәпсенеп. — Әйе. Киттең дә. Ә минем хәлнең ниндилеге бары тик үземә генә билгеле. Ярый әле отчетларны тапшырасы гына калган иде. Югыйсә — бутап бетерәчәк идем. Ярты көн. Ул да узды. Утырам, сиңа шалтырата алмыйм — йөрәк җитми, җан карыша. Бүтән вакытта үзең ешрак шалтырата торган идең — хәзер син дә лим-мим. Нәрсәдер булганлыгы көн кебек ачык. Кемгә бәйләндем мин, кемгә?! Инде бишләр тулып килә. Бүлмә буйлап йөренәм — ул тар, урын җитми. Мондый хәлдә бүлмә генә түгел, җир йөзе ямьсез, җир йөзе тар. Кеше белән сүзгә килешкәндәй ярсынам. Номерлар җыям. Таныш тавыш. Нечкәрәк, ләкин ягымлы, ямансу тавыш. — Синме? — дип сорыйм шул тавыштан. — Әйе. — Син тереме? — Ничек алай? — Минем өчен, дим, тереме син? — Тере. Ник алай дисең? Иртән дә мәзәгрәк әйттең... Сезнең катка менеп ишек ачканда, гыйльми секретарь үз бүлмәсеннән чыгып килә иде. Гаҗәпләнеп тора: — Ни булды, иптәш... кем... берәр «чп» юктыр бит? — Юк. Менә отчетларны укып карар кеше таба алмыйм. Ашыгыч бит, үзең беләсең. Килешеп булмасмы дип, тагын Гөлчәчәккә килеп егылмакчы идем. Мәхәббәттә дә аңлашасы бар бугай. — дип елмаерга тырышам. — Соң, сөйләшегез, алайса, сөйләшми генә килешә алмассыз. Икәү генә калдык. Хәзер инде синнән сүз көтәм һәм башлыйсын да шикелле: — Бая әллә ничек әйтеп куйдың. — Нәрсәдер бар кебек бит.' — Син Радикны күрдеңме әллә? Монда, кем әйткәндәй, сине диләр иде и Хәзер атнасына бер шалтыратасың. Анда да озак сөйләшүләр кабат * ланмый. Эшләгән җиреңнән сөйләшкәндә, кем аркасындадыр, кычкырып көлүләрен ишетелә. Син бит кәеф кешесе — язгы көн. Кояшын, күкрәвең, яңгырларың мул була да тиз алмашына. Тыныч җәй ерак түгелдер инде, ул Ришат белән икегезгә атап килер, минем өчен килмәс. Шулай да, сезнең белән гомерлеккә саубуллаштым дип йөргән көн нәрнең берсендә Ришат минем янга килгән иде. юк кына бәхәстә жи нелеп өч шешә йөзем шәрабы оттырды да мине ресторанга чакырды. Мин вәгъдә бирсәм дә көнен оныткан булып чыктым Лабораториядә артыграк мавыгып, агудан исән калган күгәрчен бавыры күзәнәкләрен карап утыра идем, яныма Фәнүзә килеп — Анда сине сорыйлар, — диде. — Кайда? — Коридорда. Үзләре керергә кыенсына. Чит кешеләрнең монда кереп йөрүләре мөмкин кадәр тыелган нәрсә— берәрсе аларга шулай әйткәндер Коридорга үзем чыктым Ка расам, син— Гөлчәчәк, ә янында Тәнзилә атлы кыз белән Ришат — Ә нәрсә, бик әйбәт, — дип, чынлап шатланам — Менә ачкыч минем кабинетта бераз сөйләшеп утырыгыз. Кара сакал әйткәндәй — кнч — сезнеке. — Син тагы үпкәләп иреннәреңне бүлтәйтәсең Пробиркаларны тиешле язулар белән урнаштыргач, өстәлләрне җы ештырып, центрифуганы ычкындырдым да (боларның бөтенесе күп ди гәндә унунбиш минут вакыт алгандыр) Фәнүзәнең сәер карашын абай лап, туктап калдым Ул нәрсәдер әйтергә җыена иде шикелле. Соңгы көннәрдә безнең аралар җылына төште. Сәбәпнең башы авылдан килгән хат иде. Өйдән үзе китергән конвертны кулыма тоттыр ды да «нәрсә язганнар?» дигәнрәк сорау белән тукталып калды Фәнүзә. Хәбәр күңелле иде җәй көне кайтып сөйләшүләремнен кайтавазы буларак, безнең районда үле елганы — Тымызыкны терелтү өчен яшь ләр махсус комиссия оештырганнар Дулкынланып хатны Фәнүзәгә суздым Укып чыккач, аның да күз ләре балкып китте: — Котлыйм, молодец! — Болан булгач, өмет тә терелә түгелме соң? Көрәшне өр яңадан башлыйбыз, шулай бит? Уянып киткәндәй булдым Димәк, ул безнең эшне гел уртак дип исәпләгән, хәзер дә көрәшнең дәвам итәчәген тоя һәм минем янда бу лырга әзер. Димәк, теге вакытта хыянәт булмаган, һәм мин кайбер нәтиҗәләрне дөрес ясамаган булып чыгаммы? Беркемнән курыкмыйча, үзенең яшьлеге белән бәхәскә керүе элекке мәхәббәт белән ара өзү өчен генә кирәк булган түгелме соң5 Чынлап та. хәзер Вәкил белән бернинди мөнәсәбәт, хәбәрләшү юк лабаса Ярты ел аерым яшәп, кемгә дә булса елмаю кадәресе дә сизелмәде. Киресенчә, тагы да катгыйләшә төште Эш-мәнфәгатьләре беткәч, элек мөдир булган гыйльми секретарь белән хәтта сөйләшми ук башлады. Кайда сон монда хыянәт? Тәрәзәгә таш аткан малайлар? Минем иң ышанычлы дусларым! Без ашыктык, без ялгыштык бугай лабаса! Фәнүзә минем Гөлчәчәк белән аралашуымны белеп, күреп торды. Мин дә үзем теләгәнне дөнья яктысында, курыкмыйча эшләдем. Фә- нүзәиең рәнҗүләре чыраена сары булып коелса да, юк, ул үпкә сиздерергә мөмкин дип тапмады Башта моны яратмау галәмәте дисәм, хәзер икенче уй минем киңәйгән территориям шулай законлы төскә керде — аны минем хатыным таныды... Фәнүзә күзләреннән мин менә шушындый фикерләр укыдым. Шулай да инде вәгъдә бирелгән һәм мине көтәләр. Иртәгә хәтле хушлашып, югарыга, кабинетка менеп киттем. Яна хәлдә үземне ничек тотармын? Анда — син, Гөлчәчәк! Хәтәр экспериментка тотындык — күзәнәкләрнең агулымы, түгелме икәнен тикшерү генә түгел бу. Хисләр агулымы, түгелме—менә нәрсәне белергә туры киләчәк, ә моны тикшерү өчен төгәл приборлар хакында сүз йөртмәстән, аларның бөтенләй юклыгын әйтергә туры килә. Башка махсус белгечләрне әйтмим, үземне генә күздә тотам, әлбәттә Түрә булып өстәл артында утырырга тиеш тапмыйча, дивар буйлата тезелгән урындыкларның берсенә, син утырган якка (арада берике урындык калдырып) урнаштым Каршыда — Тәнзилә белән Ришат. — Я. ничек хәлләр? — дип сораштырган буласың. — Ничек яшәп ятасыз? Молодец, Гөлчәчәк! Валлаһи син миңа караганда мен кабат зирәгрәк. Нишләп соң син нибарысы кече гыйльми сотрудник? Монда ниндидер хаксызлык бар, билгеле. — Рәхмәт. Безнең бер көй. Сездә ниләр? — дигән булам — Безнең дә болай - тәртип. — Ә сезнең, Ришат? Егет тыныч кына — Зыянсыз,— дип куя. Бу егет миңа инде шактый таныш Горбунов берләшмәсендә эшли КАН бетергән. Тумышы авылныкы да, шәһәрнеке үк тә түгел. Бар җәһәттән, Гөлчәчәк, сиңа бик туры килә: тәрбия, уку, биография, яшәү кагыйдәләре дискотекалар. шәраблы кичәләр, очрашу һәм ташлашулар һ. б. һ. б Шулай утыз елы узганны сизми дә калган. Хәзер өйләнергә йөри — рәхим ит, Гөлчәчәк! Тышкы кыяфәте белән шулай гөнаһсыз караш, тыныч, кара күзләр - мишәр егете дә димәссең. Тик теле генә үзен бераз фаш итә — авазлар әдәби түгел... Теләк булса, әдәпкә, шул җөмләдән тел әдәбенә дә өйрәнә торырсыз. Яшәү дигәннән, менә мин үзем дә шушы көнгәчә яши белмәүчеләрнең иң беренче категориясеннән булып калам бит. Ярый әле исән йөрим! «Бер хәйләсез яшәп, ничек шушы көнгә килеп җиттең!» дип син гәрчә гаҗәпләнсәң дә, Сент-Экзюпериның бәләкәй принцы «Гел турыга барсаң, ерак китә алмассың». — дип кисәтүгә дә карамастан, сукмагымны үзгәртә алганым юк, нишләтәсең. Соңгы вакытта көннәремә ялган катнаша башлаганга күрә генә килде бу хәерсез әңгәмәләр. Бүген дәвам иткән комедиянең авторы чыкты ГаЙ' БеЗНеН арада' гомумән’ һич тә Р°ман тҮ гел - фельетон килеп Сүз эшләрнең ничек барышыннан «буш вакытның» ничек узуына күчә. Ришатныкы, безнекенә караганда, баерак төсле Институт кичәләреннән аерылып бетмәгән, завод тормышына да ияләшеп өлгергән. Шул ук вакытта, Гөлчәчәк, ул синең принцип белән «Хочу растратить ♦ себя всего, без остатка!» дип яшәгән кешеләрнең берсе. Менә ичма- “• сам тапкансың үз ишеңне — берегезгә дә үпкәләр урын булмаячак! Шу- , ның нәкъ үзен раслап, безнең алфавитта билгесе булмаган калын «г» г авазын үзенчә нечкәртеп < — Мин сезне базарга чакыра алам,— ди Ришат ♦ — Базарга? Анысы ни? Егет көлеп куя о — Мәхәббәт базары. х Мин тагын шаярырга җай эзлим < — Кызык, я, анда күпме тора мәхәббәт? Бәясе бик түбән түгелме? Л — Киресенчә, бик биек. — Ни өчендер, «югары» түгел — Дефицит, 1 надо сказать. £ — Анда да блат? х — Пожалуй. Ну, алай да булмасын. Ну. чын хисләр хәзер аерым п бер элитага гына хас. — Без, алайса, шул элитага керәбез инде, ә? Гөлчәчәк, син ничек карыйсың? — Базарның үзен күреп карамыйча әйтү кыен бит, — дидең син, шаян сүзгә катнашып . — Без аны карыйбыз, әлбәттә, барабыз — чакыра бит Ришат. — Чакырам. Беренче базарга ук. Башта белешергә туры килер, кайчан булырын. Шушы минутта мин, ни өчендер, Ришатны да сакаллы, кара сакаллы итеп күрдем . Сакал аңа килешәчәк Тора бара, әгәр дә мәгәр Гөлчәчәк белән дуслаша калса, сакал йөртә башлаячак ул. Миннән булмады. Ә Ришатның холкы моңа рөхсәт итәр шикелле — Ярый, килештек, туганнар — базарга без барабыз. Ә хәзер, Ришат, тыйнак булмаган бер сорау: сезнең сакал йөрткәнегез бармы? — Гафу итегез, монда., как сказать, сакалның ни катнашы бар? Каушап калырга ярамый, югыйсә, шаярудан узып кешене рәнҗетү була, ихласрак кыланырга тырышып елмай да дәвам ит, Наҗар. — Безнең бер танылган галим апабыз «Сакалы, мыегы булмаса, мин кешене иргә чутламыйм аны», ди — Үзегезнең сакалыгыз да, мыегыгыз да юк ич — Монысы синең сүзләр иде. Гөлчәчәк. Син нәрсә, миңа каршы сөйләшә башладыңмыни инде? Днмәктән, шулай дөресрәктер дә ул — күчә башла, үзгәрә башла! — Мин, димәк, чын ук түгелдер инде. Сезнең затка билгелерәктер анысы, — дип елмаерга тырышам да Ришатка борылам. — Сакал сезгә килешәчәк — кара, җете кара сакал Гөлчәчәкне гашыйк итәсегез килсә, тиз арада сакал җибәрергә киңәш итәм сезгә. — Бәлки ул болай да гашыйк булгандыр? «Оһо! Егет син көткәннән дә кыюрак бит!» Йөрәккә эләккән беренче йодрыктан соң чыраем җимерелгәндер, мөгаен, син тиз үк эшне төзәтергә тиеш табып — Әйдәгез, тойгыларга бүген кагылмыйк! — дидең Күзләрең шактый җитди караганлыктан, мнн тындым Егет тә сагаерга мәҗбүр иде шикелле Сөйләшмичә диярлек, кәгазь, газета актарган булыбрак шактый вакыт уздырдык Тышта инде - караңгы Бозлы тәрәзә аша ай интегеп карый. Ул J «к У •№ н в5 да ниндидер .күңелсез нәрсә, буталчык хәл сизеп, безне кызгана сыман. Ришат кына тыныч: өметләре, теләкләре — бөтен, йөзе — ак. Бүлмәдән чыгышлый, кинәт мине тагын алама хисләр эләктереп алды: «Кая барып чыгарбыз?» Барысы да шушы бүлмәдә калсын, иярмәсен иде. Чыктык. Урамда боз кристаллары безнең кәефләр сыман шыгырдап тетелә. Аяк баскан саен, баскан саен җир сызлый, ыңгыраша, йөрәкләр шыңшуын ишеттермәс өчен, табигать юри шулай эшли!— рәхмәт әйтик, ләкин эчтән генә: Ришат ишетә күрмәсен. һәм оттырган шәрабны түләсен. Сүзләр ресторанда да интегебрәк ялганды. Урыныбыз эстрада төбенә туры килгәнлектән, музыка яңгырый башлагач, нишләрбез дигән- рәк темага, аннары кемдә нинди пластинкалар бар, шул хакта, аннары хәтта һава хәлләре хакында әңгәмә коруга хәтле барып җиттек. Официантка килеп, ашамлыктан тик бер генә нәрсә — гуляш кына булуын ишеткәч, ресторанның фәкыйрьлеге хакында зар башланды. Шәрабның да кызларга тәкъдим итәрлеге табылмагач, официантка: — Кызлар өчен әйбәт коньяк бар, — дигән иде, син котың очып: — Юк, юк, — дип кулларыңны бутап куйдың. Башкалар моның мәгънәсен аңламый, әлбәттә... Синең Шамил белән булган хәерсез кичеңне алар белмиләр бит. Сез аракыдан да баш тарткач һәм «Эрети» дигән очсызлы шәрабтан рәтлерәге табылмагач, нәзберекләнер җай калмады. Кырыла язган кәеф аркасында сүзсезлектән интекмәс өчен мин үзебезнең башсыз калган елга хакында кыйтга сөйләдем дә шушы көннәрдә генә авылдан килгән мәгълүм хатны сиңа суздым, һәм ялгышмадым —сызылган шырпы кебек тиз кабынып киттең. — Менә шәп! Поздравляю! Бол ай булгач, теге аю да терелә инде. — Терелә, Гөлчәчәк, терелә. — Без аны терелтәбез, шулай бит? Икәүләп. Бергәләп. Синең кайнарлануыңа гаҗәпсенгән Тәнзилә: — Менә тиле, үлгән аю тереләмени? — дип, аннары әллә миңа, әллә Ришатка ымлады. — Шушы беркатлы кызны ничек җитди яратып буладыр. — Бәлки тилелегендәдер аның бөтен зирәклеге? — дим, сүзне шаянга бору нияте белән. Тик тырышлыгым урынсыз, чөнки Ришат бу сүзләргә бөтенләй илтифат итмәстән, хәтта сак кына иснәп тә куйды. Нинди мәгънәләр кы- зыклырак тоелачагын чамалап, көн тәртибен тагы үзгәртергә булдым. — Сез, Ришат, безнең янда бердәнбер интеллигент: джинсовый костюмда. Чит илдә еш булырга туры киләме? Ришатның чырае сизелерлек яктырды. — Юк, еш түгел. Дуслар ешрак була. Кирәк булса, табарга мөмкин. Сезгә нәрсә? Велюр? Дубленка? Джинсы? Сез дә бит интеллигент, шунсыз ярамыйдыр. — Әйе шул,— дип, син, Гөлчәчәк, баягыча ук җанлылык белән Ришатны җөпләргә керештең. — Кыяфәтең гади булса, үзеңне дә простой дип уйлыйлар. Модный киенүчеләр синнән хәтта затлырак сыман тоелалар. Ә үзләре... Аларны каян белсеннәр, киемнәрен салдырып караучы юк бит. — Бәлки кайчакта бардыр?.. Астыртын мәгънә кабул ителә — син елмаясың һәм дәвам итәсең: — Ну, синең аларга бирелми торган чын байлыгың бар, әлбәттә, талант дигән хәвефле нәрсә. Тик анысын бит сирәк кешеләр генә белә, белгәне дә күп вакыт күрмәскә тырыша. — Киметмә, Гөлчәчәк, минем өстенлегем бүтән нәрсәдә. — Чынлап ярата беләсең. Шулмы? — Әһе, шулдыр. Ришатка бу борылыш, әлбэтта, тагын ошамады. Ул хәтта үртәлүен сиздерә язып: 1 — Ихлас тойгы — анысы инде анахронизм, — дип куйды. Кинәт колакларга шау-шу кереп тулды да күзләребез белән генә елмаеп сүзсез калдык, һушыбызга килә, күнегә төшкәч, син миңа ♦ — Сине танцыга күтәрәбез әле, — дип куйгач. Тәнзилә кинаяле ка- £ pan кунды. Ришат игътибар итмәде. 3 Бер мәлне солист ватык-җимерек теле белән инглизчә җырлый башлаган иде, син мина елмаеп Ф — Тәрҗемә ит әле, зинһар, нәрсә хакында җырлый ул? — дип, ми- ш нем тел белүем белән мактангандай иттең. ' о — Бер нәрсә дә аңламыйм, — мин әйтәм. 1 — Нишләп? Син инглизчә әйбәт сөйләшәсең ич. Ә-ә, бу үзе җыр- < лый белми. — Миңа күләгә төшерергә һич риза түгел идең син 10 Башкаларның безне һәм оркестрны гына тыңлап утыруларын ки1 лештермичә, Ришатка тәкъдим ясадым * — Бәлки, кызларның танцыга талпынуларына күз салырсыз, ә? * Ничек уйлыйсыз? ф — Ә-ә, әйе, — дип, егет сиңа карады. Ярый торып бастың — югыйсә кәефе китәчәк иде. Сез өстәл янына кире кайтканчы, Тәнзилә белән бер сүз әйтешә алмыйча һәркем үз уен уйлап утырдык Сездә генә икән тотка, шул беленде, һәр хәрәкәтнең башы — син бугай, бөтенебезнең күзе синдә генә. Тик син бераз гына утыргач та, өстәл янында кулларың белән бер дә юктан буталып куйдың да, алдагы бокал салат тәрилкәсенә ауды — Син нәрсә? —дип борчылды Ришат. — Алай гына була инде ул, зыян юк, — диде иптәш кызың. Ә мин: — Синең хәрәкәтләр бүтән вакытта бик салмак бит, оркестр аркасында бу, — дип якладым. Ләкин үтенеп сорыйм, гел миңа гына карап утырма, егетең, киләчәк өметең — каршыңда, үпкәли күрмәсен, кара аны Тагын оркестр. Тагын тиз ритм. Озакламый, тагын кузгалдың да, синең карашка буйсынып, мин дә күтәрелдем, ләкин тизрәк иптәш кызыңа якын килдем, ләкин без чынлыкта бер дә икәү түгел, дүртәүләп танцевать иттек. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты Өстәл янына кабат килү, тостлар һәм оркестр ихтыяры буенча залга чыгулар кабатлана һәм ешая барган саен безнең дә буталулар, елмаю, көлүләр, чуалышулар арта тора Гомуми настроение мине дә үзенә ияртеп каядыр алып китте, мин дә көләм, мин дә танцевать итәм Синең белән бергә ешрак туры килә башлау гына уйны күктән җиргә кире кайтара. Бигрәк тә шунысы хәтердә калган, әкрен танецта бер генә кабат Ришат белән булдың да, аннары тиз танецта гына аның белән, ә акрын ритм ишетелдеме, гел минем янга килә башладың Хәвефле якынлык зиһенне шәрабтан бигрәк чуалта, музыка белән союздаш булып. мине әллә нинди ашкындыргыч дөньяга очырып китә зиһен тар кала. Бу минутларда дөньяда тик син генә бар. кулбашымда синең иркә башың, рәхәт, гомерлек бәхетләргә биргесез татлы сулышың бар. Калган бөтен нәрсә Ришат та. иптәш кызың да. ресторан үзе дә юк лыкка таба шуыша, бөтерелә-бөтерелә ага, кайчандыр без белгән дәрья сулары шикелле. Без алар агышын җиңеп, үзебезне җилкелдәтеп торган күксел томанга, аръякка, аръяктан да арыракка таба йөзәбез. Инде кайдадыр адаштык, үзебез дә юкка чыктык, хыял белән, бәхет белән, максат белән һәм икебез бергә кушылып, онытылдык Оркестр гы на. хәерсез, тукталмаса ни булган! Ник безне бирге ярга, хәтта аннан да якынрак, — менә шушы дүрт кыр белән чикләгән өстәл янына чакыра, дүрт ягы да кыйбла булган киңлектән ник аера ул безне? Дөрес, син моннан соң Ришат белән дә танцевать иттең. Тәнзилә белән генә дә чыктың. Ләкин сизәм. бары тик әдәп хакына, минем фи керне аяк астына салып таптамас өчен генә чыга идең алар белән. Ә без синең белән булганда, бөтен шартлы нәрсәләр — кыенсыну һәм оялулар, тыю һәм тыелулар, җанны кыса торган чик-киртәләр бары сы. барысы, әйтерсең, таптала, барысыннан да югарырак күтәрелеп, күңелләр бернинди мәҗбүриятсез кушыла, дөньяда бернинди күләгә сез яктылык, кер дигән мәгънәне белмәгән сафлык, бөтенлек тантана итә... Өстәл янына узышлый официантка безнең янга туктала да: — Сез шулкадәр матур танцевать итәсез. — дип, миңа комплимент ясый, гомерен лаборатория киңлегенә сыйдырган кешегә һәм үзенчә серле, кинаяле елмая. — Бөтен зал сезне күзәтте. Ләкин сез ир белән хатын түгел. — Нишләп алай дисез? — Бер-берегезне артык көчле яратасыз. Бәхәсләшерлек җай да, көч тә калмаган иде иңде. Ришатлар сизмәс диген шуннан соң. Читтән, мөгаен, яхшырак күренә, кешеләр үзебез белмәгәнне дә белә — килешик алар белән, рәнҗетмик аларны — җитәкләшик... Ришатның кәефе шактый кырылган кырылуын, әмма монысы да әй бәт билге ләбаса — димәк, битарафлыктан колак каккан ул - долой гамьсезлек! Димәк, ул да яратырга өйрәнә! Сүз бирәм—тәүбә, тәүбә, бу — соңгысы, сиңа болай ук якын килмәм. Ришатны рәнҗетмәм. Күптәнге хокуксызлыгымны, ниһаять, та ныр чак җиткәндер Гөлчәчәк! Синең исемең йөз кабат язылган кәгазь белән бергә бөтен тилелек ләрне, соңгы талпынышларны учка кысып, корзинкага аттым Телефон трубкасын көненә өч тапкыр күтәрсәм, биш кабат номерлар җый сам да. соңгы санны әйләндермәскә көч табып, трубканы яңадан шап итеп куям. Кайвакыт тавышыңны ишетеп ял алам. — Алло, алло! — Тавышың ямансу, ләкин тере, җәйге су белән яшел су ефәге берләшкән кебек. Эшеңнән аерган булсам, кичер Шалтыратмавың буенча хөкем йөрткәндә, эшең дә күп. Ришат белән очрашулар да дәвам итә. Исемә төшсә, бөтен гәүдәм көзән җыер гандай бөрешә дә. яман өянәк, тәмам хәлдән тайдыргач кына, яңадан ычкындыра. Тере күзәнәкләрен үзләреннән дә кечкенәрәк бүленешләренә һәм актык серләренә төбәлгән караш күңел күзәнәкләрен онытырга мәҗбүр Күңел дә, тән дә үзләренең соңгы серләренә хәтле ачыл мыйлар — күкле-сарылы төсләргә әвереләләр дә юкка чыгалар, билге- сезлеккә качып китәләр. Шуңа күрә мин үземне дә. сине дә. гомумән, адәм баласын яхшы аңлыйм, беләм дип һич әйтә алмаячакмын. Моны әйтер өчен тулы мәгънәсендә томана булу фарыздыр Бөтен нәрсә бө тен галәм табышмакка әйләнә.. Шушы хәл белән килешеп, инде тынычлана да язган көннәрнен берсендә Ришат шалтыратты. Вәгъдәсендә торган. «базар»га чакыра Аңда кемнәр була соң? Үзегез генәме? — Үзем генә түгел. Гөлчәчәк тә Анын өчен дә шулай бергә бул сак әйбәтрәк сыман. Килешенгән сүз — һәркем үз юлы белән атлап. КАИның ишек төбендә очрашканны көтә. Башта риза булгач, хәзер баш тартсан җайсыз. Болай да нишләптер барасы килми. җан карыша, килештерми Ләкин барыбер билгеләнгән сәгать сине үзенә буйсындыра — мәҗбүри рәвештә. Хәтта ишек төбенә беренче булып килгән кеше үзем булдым әле. Икенчесе — син, өченчесе Баскан җирдә авам дип то- ф рам — Ришат! Кул кысышканда гына таныдым — сакаллы! Әйе, әйе. t кап-кара сакал! * Инде бөтен нәрсә аңлашылды днмәсәк тә. бер нәрсә көн кебек z ачык — сез килешкәнсез, якынлаша алгансыз Инде син. Гөлчәчәк, бу £ сакалга чатырдап ябыш та аны бу юлы әллә нинди очракларда да ычкындырма Мин сине бераз беләм бит. Нәкъ шулай булачак та ул! — Мин сине котлыйм. Гөлчәчәк. — Ни белән? — Кара сакал белән! Ришат моны гади шаярту дип кенә аңласа, син икенче төрлерәк кабул иткәнсеңдер. Елмаюын елмайдың, ләкин ниндидер үпкә белән — иреннәреңне кыскалап. Тик сүз озайтырга вакыт беткәнлектән, тиз генә эчкә уздык. «Базар, әлбәттә — нисбәти базар. Башта «ник алай атадылар икән» дип, гаҗәпләнәсең хәтта. Чынлыкта ул гадәти концерт, һәвәскәрләр чыгышы. Тагын да дөресрәге. Мәскәү телевидениесе оештыра торган «КВН» шаукымының әдәбият һәм музыка белән кушылмасы. Тагын шуны өстәргә кирәк, безнең шәһәр өчен ^ларның бөтенесе яңа, джаз, рок. Халык музыкасы ишетәм дигән кеше монда йөрми торгандыр Концерттан соң шул ук музыкаль кычкырулар, уфтану, чакыру, эзләү- югалтулар, чуалулар арасында конкрет кешеләр бөтерелүе, сикерү, ыргулар, көлү, шаярулар, елаган булып кылану һәм чынлап, ләкин яшьсез елаулар бөтенесе бергә. Кешеләрнең бәясе бу «базар*да тышкы кыяфәт белән билгеләнә велюр яки джинсы костюм беренче категория. калганнары исәпкә алынмый. Үзеңне кыйммәткәрәк бәяләсеннәр дисәң, шуны истә тот Синең элекке дусларың Шамил белән Тәнзилә, мөгаен, шушындыйрак җирләрдә чыныгу алганнардыр. Базар минем өчен мәҗбүри түгел Көткәнемчә, син танцыны Ришат белән башладың. Синең белән мин күп дигәндә ике-өч тапкыр чыкканмындыр. Эшнең үзем теләгәнчә, ә дөресрәге — теләмәгәнчә баруын сизеп шатланырга тиешле кеше - ярым үлек хәлгә төштем Күз алдында төштәгечә — тик сурәтләр буталышы. Күңелгә тынычлык биргәне шул гына — әкертен танецларга тагын минем белән чыктың... Үзем өчен соңгысы дип исәпләгән танецтан соң икенчесенә чыкмын ча. без синең белән тукталып калгач, Ришат килеп җитте дә. мин үзем өчен балалар вакытының иңде беткәнлеген әйтеп, саубуллашырга керешкәч. Ришатка матуррак сүзләр әйтү өчендер — Монда сез һаман үз кеше икән әле. студентлардан аерылмыйсыз ук. ә миңа инде бераз уңайсыз. дип куйдым Бары тик сүз куешканга күрә генә килдем Тәүбә, бүтән булмас, начарлыгым тигән булса, гафу итегез, хушыгыз. дчдем — Студентлардан сез дә аерылып тормыйсыз! — дип җавап кайтарды Ришат Шуннан соң кул кысыштык, ә сиңа сиңа нишләптер баш кына как тым да киенергә чыгып киттем Гардеробтан болоньи куртканы кулга тоткан килеш, аркага салып кына чыктым Аннары бөтерелгән кешеләргә. чайкалган, дулкынланган, чуар массага карап бераз . »ргач. әкрен-әкрен атлап (әйтерсең, кемнедер көтәм!) чыгып киттем Нәр садәңдер, чынлап та. аерыласы килми, нинди чәчтер, йөрәкне өстерәп чыгарырдай үзенә тарта, ләкин яшерте» көчтән мин өстен чыгарга тиӘХСӘН БАЯНОВ еш, мин аны ерып үтәргә, мәңгелек иркенлеккә чыгарга тиеш... һәм җиңдем, һәм чыктым — баскычтан көч-хәлгә төшеп, асфальт урамның тап уртасыннан атлап киттем. — Наҗар! Кемдер эндәшә, ишетәм, таныйм, ләкин колакка, зиһенгә ышана алмыйм, ышанмаска тырышам Инде тавыш елаудан яман ачыргаланып эндәшә: — Абба, ишетәсеңме, тукта! Артка борылам. Син! Ни уйларга, нәрсә эшләргә белмичә каттым да калдым. Син, шашкан кешедәй, кулларыңны бутый-бутый йөгереп килдең дә... күкрәгемә ташландың. Еларга, үксергә керештең. Мин исә, үземнең баягы көрәшемнең җиңелү белән төгәлләнүен, җиңелү- нең әйтеп аңлата алмаслык татлы икәнен, нәрсәгәдер әзерләнүем—теләсә нинди фажига, теләсә нинди жәзага әзер булуымны тойган хәлдә, синең чәчләреңне сыйпап торам, урамның нәкъ уртасында! Ә баскыч өстендә— Кара сакал! Кем, кем соң әле бу? Әй, барыбер түгелмени, сакал булгач сакал лабаса. Хәзер ул шунда калачак, хәерсез кара сакал моннан ары сине һичкайчан эзәрлекләмәячәк. Әнә ул моны үзе дә аңлады, безгә кул селтәде, ләкин китте дигәч тә, яңадан баягы урынына килеп басты Мин аның ни теләвен әллә нинди бик зәгыйфь тоемлау белән генә тоям да сиңа ялынып эндәшәм: — Син —молодец, Гөлчәчәк, син — акыллы, искиткеч син! Тик бүтән болай ярамый, ишетәсеңме? Тагын да акыллырак булырга кирәк. Әнә Ришат сине көтә, ачулана күрмәсен, бар син аның янына. Ә безгә икебезгә беркая да юл юк. Без болай да чиктән ашып, шактый ерак киттек. Адашып йөрдек. Бөтенләй югалмыйк дисәң, бар син Ришат янына. — Юк, аның белән булмый, булмый! Тавышың шулкадәр кискен иде ки, миңа кулымны тартып алып, ары атларга гына калды. Ялгызың бераз торырсың да, аптыраудан гына булса да, берүзең калудан гажизләнеп кенә булса да аның янына кире борылырсың дигән актыккы өметемне дә таптап, яңадан мине куып җиттең һәм без сүзсез генә такси тукталышына таба киттек. Дөресрәге, шунда таба атлаганбыз. Мин моны машина килеп, шунда утырып барганда гына абайладым. Әйе, без барабыз. Кая? — Мин сездән тәки ишетмәдем кая барырга соң? Шоферга мин кая икәнен аңлата алдым шикелле — син торган өйгә һәм аннан соң— минем өйгә. — Өйгә түгел, зинһар, кая булса да бүтән җиргә — дип, син кулларымны тотмакчы буласың, ә мин аларны яшерәм, кире алам. Болай да ярсынган нечкә күңелгә, шушы кечкенә нәрсә дә житә кала: нишләргә белми үрсәләнә, үртәләсең. — Син нәрсә инде, бөтенләй. Соңгы кабат. Аңлыйсың ич икәү генә калырлык җиргә, җир читенә! — Алай тиеш түгел... — дим Күңелдә «Ришат янына китәргә тиеш», дигән уй. Аңлата алдыммы, юкмы, белмим Күңелдә: «Мин сине хәзер алып китсәм, коточкыч ялганчы, синең киләчәгең каршында хәтта җинаятьче булыр идем. Ә син һаман бүгенге белән канәгать, бүген, бүген, менә шушы сәгать, шушы минутлар гүзәл булса, шул җитсә, калганы башыңа да керми, шушы мизгелләр хакына елларны корбан итәргә әзер син. Сиңа хәзер ярдәм кирәк, булышчы. Ә миннән дә якынрак кемең бар соң сйнең?!» Әллә уйлар белән мавыгып, әллә артык көчле каушаганга күрә, күзле бүкән булып катканмын да калганмын Шул хәрәкәтсез бүкәнне тегеләй дә, болай да тарткалап уята, кузгата алмаганыңны сизмичә, инде син миңа бөтенләй аңлашылмас сүзләр пышылдыйсың — Барысын да аңладым бүген, син ялгышасың, мин сиңа беркайчан хыянәт итмәдем, беркемгә дә ияләшә алмаячакмын. Сиңа өметләнү— барыннан да олырак тилелек. Иңде бер генә нәрсә кала—син аны беләсең, була язды дип әйткән идем Тик юкка өметләнгән булып чыктым. Хәтерлисең бит? — Хәтерләмим, аңламыйм, Гөлчәчәк. ♦ — Синең дәвамыңны алып китәргә кирәк миңа — соңгы өмет шул gj гына. 2 — Мин үләргә җыенмыйм, үзең беләсең — ашыктырма зинһар Ан- £ нан соң бит, беләсең — минем инде дәвамым бар. * — Ул инде үз көнен үзе күрерлек... Ә бусы озаграк, арырак алып ♦ китәчәк сине, тагын да арырак. ш — Мин үз балама, Энҗемә, хыянәт итә аламмы? Ул бит үзе генә о булуга күнеккән. Ул мине кичермәс иде. Юк, Гөлчәчәк, син мине жи- * наятькә этәрәсең. Ә җинаятьче синең яратуга да лаеклы булмас иде. < Гафу ит, Гөлчәчәк. 10 — Син үзең мине гафу ит. = Сискәндереп, кискен, ят тавышың колагымны авырттырды — Туктатыгыз, зинһар! х Машина чарылдап туктады да, минем башка ни буласы килеп җитф кәнче, чыктың да ишекне ачу белән шакылдатып яптын һәм каядыр йөгереп тә киттең. Ә мине машина үз юлым белән ары алып ки/мәкче. Ләкин ике-өч минут узгач та ниндидер каты нәрсә сугылгандай, кинәт баш чатнап китте: «Төнге урамда берүзен калдырдым бит!» Машинаны мин дә синең кебек капылт туктаттым, синең кебек үк чыгып та йөгердем. Кайдадыр еракта шәүлә, син булырга тиеш, ә мин куып җитәргә тиеш. Ләкин ул да булмады, аркама тупас тавыш бәрелде: — Ә-й! Әй! Тукта! — Тукталам. — Сезнең өчен кем түләр! Акча! Ак ча! Ә? Менә нәрсә — беттем мин болай булгач, синең кебек тиз генә китә алмыйм икән. Нинди минутлар кесә кабалап, акча эзләп үтә Ә син бит ераклашасың! Шоферга күпмедер акча бирдем дә юләр кешедәй тагын торып йөгердем. Ләкин бу вакытта инде алдагы ерак шәүлә бөтенләй юкка чык кан иде. йөгердем дә йөгердем, чаптым да чаптым, маэмай шикелле телләрне асылындырырлык хәлгә җитеп алҗыдым, мәгәр сине таба алмадым. Атлап кына да ары сугылдым, бире ыргылдым -эзләрен кал дырып китмәгән идең. Күккә ашкандай юкка чыктың Аякка уралырга азапланган кылка күлдәвекләрне өстери-өстери, үкенүләр һәм уфтануларның, хәерле һәм хәерсез хатирәләрнең өсләренә баса-баса, һәм, ахрысы, төнге утлар сыман юлга яткан уйларны, өметкә охшаган тойгыларны таптый таптый, төн карасы шикелле куе, дөнья хәтле зур кара сакалны йолкып атарга тырыша тырыша һәм максатка һич ирешә алмыйча, хәлдән таеп, вакытлыча гына дип яшәгән фатирыма кайтып аудым. Ләкин монда мин — чит кеше, квартирант кына. Кем нәрсә әйтсә дә төшенер, җавап бирер хәлем юк... Миңа тизрәк үз өемә, гаиләмә кайтырга, таңга, якты иртәгә чыгарга кирәк. Хөрмәтле Наҗар! Инде миннән хәбәрләр көтмә. Үземне дә эзләмә, барыбер таба алмассың. Гәрчә син мине ишетсәң дә, моннан соң арабыз бөтенләйгә өзек булыр Безне таныштырган, якынлаштырган һәм мәхәббәт иделенә ыргыткан шаулы шәһәрдән мин инде — еракта. Монда ни дә булса эзләп килмәдем, нинди дә булса яңа бәхет, яңа эш, яңа мәхәббәт табармын дип уйламыйм. Китүем — синең янда сиясез газап чигүне калдыру өчен генә, һәм сиңа комачау итмәс өчен. Сигез яшьтә Кама аръягына йөзеп чыкканда ук шушы язмышны сайлагач соң. хәзер инде кемгә үпкәләргә мөмкин? Зарланмыйча түзәргә кала. Зарлану, аһ ору урынына бәлки әле котылгысыз җәзаны аңлы рәвештә кичереп, чиктән уза белү бәхете белән ялгызлыкта горур калу мөмкиндер? Дөньяда бәхәсле булмаган бәхет юк бит. Ләкин инде шуны беләм: ялгызлык сагышын дискотекалар шау- шуы күмә, җиңә алмый нкән —өйдә дә, кичләрдә дә. Үз мисалымда, жаным-тәнем белән тоеп инандым Шулай булгач, синең мине башка тормышка күчерү өчен булган интегүләрен әрәмгә китмәгәндер. Мин— чынлап та гарип кеше. Гариплегем — программасызлык — эштә һәм тормышта. Сизмәстән сине дә шул хәлгә төшерә яздым шикелле. Хәтерлисендер, гел стресс хәлендә яшәвемнең фәнни сәбәбен син баш миендә гаҗәеп молекулалар — эндорфиннар җитмәве белән аңлаткан идең? Баш миендә эндорфиннар синтезлауның артуы —дөрес тәртип өчен, әйбәт эшләр, гамәлләр өчен бирелә торган бүләк—шатлык, тынычлык, ләззәт тойгысы белән түләү. Акыл без — җәнлекләрне камчылап та, сыйлап та өйрәтә! Ә стресс — эндорфиннарның җиткелекле ясалмавы. Зиһенем әгәр җаныма шундый җәза бирә икән, моңарчы булган тәртибемә (тәртипсезлеккә дисәм, дөресрәктер) бөтен организмым, табигатем каршы килгән дигән сүз. Тикшерә, эзләнә төшсәң, баш миендә эндорфи инарны ясалма рәвештә барлыкка китерә торган препарат эшләп чыгарырга һәм шул дару ярдәмендә вөҗдан җәзасын, уңышсызлыклардан канәгатьсезлек тойгысын җиңеп, гел рәхәтлек, шатлык кичереп кенә йөрергә дә мөмкин булыр иде. Ләкин бу наркотик сыман алама нәрсә — кешелек каршыңда гафу ителмәслек җинаять булыр иде. Әйе, табигатьне алдарга ярамый, чөнки ул барыбер алдатмый, ахыр чиктә барыбыр үчен ала. Колакларны томалый алса да, шау-шулар баш миен, вөҗданны алдый, саңгыраулата алмадылар Инде табигатем белән килешермен, дип ышанам. Әгәр шуңа ирсшмәсәм, әйдә, син әйткәнчә булсын, иярә бирсен артымнан ялгызлык — Кара сакал.. Ә син үзенчә яшә. Бәхетле бул. Бәхил бул. Кайту Бәхетле азак Наҗарның күп төрле кәгазьләре арасында борын-борыннан, нәселнәсәптән, кардәш-ырудан калган төрле язулар саклана. Аларны укыганда буыннан-буынга күчә килгән тойгылар: ерак аралар, океаннар аркылы кыска дулкыннар аша килгән сәер авазлар соклану-аптырау- лар, уфтану-үкенүләр, чакыру-эндәшүләр, ялвару пышылдаулар, рән- җү-үпкәләүләр, табышу һәм югалтышулар җирне ураган радио сигналлары белән кушылып ишетеләләр. Наҗар кәгазьләр актарып утырырга, шул авазларны тыңларга ярата һәм бу вакытта аның үз йөрәге дә шундый ашкыну талпынулар белән тула. Дөнья өстендә ике кеше сөй- лэшә ир заты һәм хатын-кыз заты. Соңгы вакытта Наҗар бу затларның берсенә Гөлчәчәк, икенчесенә Наҗар дигән исем бирде Ләкин мәнге тынмас тоелган сөйләшүләр аның өчен кинәт өзелде. Аерылышуның гомерлеккә икәнен Нажар бөтен жан тирәнлеге белән тоя хәзер Гөлчәчәк бөтенләй юкка чыктымы? Монысы белән Наҗар килешә ♦ алмас Наҗар белә: бөтенләй үк юкка чыкмады Гөлчәчәк. Ул табигать- а. нең үзендә калды Тынлыкта су, яңгыр шыбырдавы, җил белән яфрак ’ очрашуына әверелеп килә дә, үзенең таныш мәгънәләрен кабатлый На- £ җар ишетә. Наҗар тыңлый, Наҗар аңлый. Табигать күп чакта музы- < ка булып ишетелә Янамы ул, искеме? < Кемдер, үзенең яман табигатен эшкә кушып, яңаны тирги, искене а яклаган булып кычкыра, яза. Кемдер исә искене кирәксез, реакцион о кодрәт дип, яңа дигәнне дә битәрли Нажар боларнын фәкыйрь үк кех шеләр икәнлеген белеп яши, Наҗар һәртөрле үзгәрешләргә бармакла- < ры белән кагыла алмаган сурәттә дә күзләре белән, ә күзләре белән 10 барып җитмәсә, акылы белән эзли, таба, тоя. — барысын бөтен итеп х күрә һәм ишетә ала Яшәр көч? булган һәр яхшылык дөньяда чик ди- ® гән нәрсәне белми, еллар аша алга омтыла, үлде дигән искелек тә бө- х тенләй үк бетми — алар шулай бергә үрелә-үрелә. киләчәк яктылыгына ® үрмәли, үсә тора Наҗар аның буынга сикергәнен, үскәнен гыңлый. Бу мизгелдә каяндыр бик якыннан гына килә ул аваз Нинди әсәр әле бу? Дикъкать беләнрәк тыңлагач авторы исеме ачыклана Тик эш исемнәрдә мени! Эш шунда, бу өр-яңа музыка! Электр органы — компьютер — тавышы ачык ишетелсә дә ритм бәйләнчек түгел, йокы даруы сыман тынычландыра, хәтта оета. Бүтән төрле поп-музыка әсәрләрендә була торган һәлакәт сиземе, усаллык, агрессивлык шаукымы монда юк Пинк Флоидка да, бүтән ансамбльләргә дә хас булмаган җиңел, тыныч моң. Тыңларга мәҗбүр итсә дә һич ирексезләми тыңламасан тыңлама, рәхәт һаваны сулама саң сулама, ул барыбер күңелгә үзе тула юкка гына «Кислород» дип аталмаган бит әсәр! Тема акрын үсә. Дүрт бүлек - бөтен бер пластика, вариантлар кушылмасы. Кайдадыр борынгы орган танышы Бах Тыңлаганда, борынгы стильгә хәзерге заман призмасы аша карыйсын Дөнья музыкасы шулай рәнҗеп, усаллашып кычкыра-кычкыра да арыгач, яңадан Бахка әйләнеп кайта Ә бүтәнчә булдыра аламыни ул? Күпмедер буталулар, мәгънәсез сыман шау-шулардан соң дөнья ба рыбер тынычлана. Тыныч иртәдә чыккан кояшка ияреп, хакыйкать калка. Көнкүрештәге модерн көче бер ара халык җырларын вакытлыча читкәрәк этәрде. Аларны җырлау модадан чыкты искерде, кызыксыз... Тавыш тынсыз гына ята бирсеннәр. Юк, монысы да икенче төрле булып чыкты. Саф мәгънәсендә моданың соңгы авазы нигезендә пөхтә һәм матур киенеп, халык җыры барыбер үз юлын таба һәм дөньяга чыга — яңа ритмнарда, яна инструментлар, яңа тавышлар белән үз киңлекләрен» әйләнеп кайта ...Наҗар үзенең Гөлчәчәк белән ни сәбәпле очрашканын һәм аерылганда әрәм тоелган вакытның заяга гына кнтмәгәнлеген кабат төшенә. Яшәүнең гомер озынлыгы белән генә үлчәнмәвен ул болай элек тә аңлый иде шикелле гәрчә. Шулай да моннан ары ул уз бяламосендә генә гомер сөрер Читкә чыгуы тик Гөлчәчәк аркасында, аның мавыктыргыч көчендә, кызык тыргыч ирегендә, табигать каннарга үзе салган теләк таләпләргә бирелүендә. үзенчә саф беркатлылыгын,га-тилелегендә булгандыр. Әйе, Нажар моннан сон тыныч, сабыр гына яшәр. Гыйльми совет утырышларының берсен дә калдырмыйча йөреп, өлкән галимнәр белән бер сыйфатта акыллы чыгышлар ясар, һәркемгә билгеле булган, моңарчы банальный дип үзе мыскыл иткән мәсьәләләр буенча бәхәс ләр купса да катнашып, озын-озак нотыклар ясар. Көлгәндә дә жнтдн көләр. Гөлчәчәк хәтерли микән — аның белән дуслашкан, табышкан көннән башлап, Нажарга бер ак чырайлы, дөм кара чәчле, тулырак кына чая кыз гел генә сүз куша, алгысындырырга азаплана иде? Бер елдан артык инде бергә яшәмәгән якын кешеләре янына — хатыны Фәнүзә һәм кызы Энже янына бөтенләйгә савыгып кайтканнан соң һәм ун көн буе тагы авырып ятканнан соң эшкә баргач, Нажарга ул кыз белән баскыч буйлап тагын икәүдән-икәү атларга туры килде. Ләкин ул кыз илтифатсыз гына керфек сирпегәч, Нажарга бүтәнчә күтәрелеп карамады, чөнки ул аны бу юлы танымады.

1978—1979