Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗДӘ КУНАКТА: КАРАКАЛПАК ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Башта Казагыстан АССР (1925 елдан), аннары РСФСР (1930 елдан) составындагы Каракалпак автономияле өлкәсе 1932 елның 20 мартында илебездәге хәзерге 20 автономияле Совет Социалистик Республикаларның берсе ителә. 1936 елның 5 декабреннан бирле ул — Үзбәкстан ССР составындагы административ берәмлек. Аның Арал диңгезе белән Аму-Дәрья елгасы арасындагы чүл зонасына җәелгән һәм көнбатыштагы Кызылком чүллеге өстәлгән территориясе безнең Татарстанныкыннан. мәсәлән, ике ярым чамасы зуррак. Республикадагы бөтен халык саны. 1979 елгы исәп буенча, 904 мең Шулардан каракалпаклар төркинең кыпчак-нугай төркемчәсенә кергән телдә укый-яза һәм сөйләшә. Хәзер алар илдә 200 меңләп санала. Үзе ук болай да кырыс, сусыз, кайбер урыннарының хәтта исеме кот алгыч (мәсәлән. <Барсаң — кайтмассың» дигән түбәнлек/..) булган каракалпак җирләрен 16 гасырда Бохара, 17—18 гасырларда казакъ ханнары һәм солтаннары талап, үзләренә бәйле итеп-буйсындырып яшиләр. 1723 елда исә ул җирләргә гаскәр белән басып ук кереп җирле халыкны көньякта Ташкент һәм Фәрганә тирәләренә, төньякта Арал диңгезе, хәтта Иделгә чаклы качып күченергә мәҗбүр итәләр. 1743 елда шундый ук һөҗүм тагын кабатлана һәм каракалпаклар, инде Яңадәрья- га күчеп, чыгыр ярдәмендә сугару системаларын өр-яңадан корырга тиеш булалар... Менә ни өчен атаклы шайыр (шагыйрь) Җиен — җрау үз халкын италанган халык» дип җырлаган, ә Кулмурат шуны ук комсыз һәм ерткыч байлар таласын өчен бер аягыннан бәйләп куелган ^кызыктыргыч каз» белән тиңләштергән... Менә ни өчен 1722 елда ук инде каракалпаклар үзләрен Россия карамагына алуны үтенеп Петр I гә мөрәҗәгать итәләр һәм 1742 елда патшаның шундый грамотасы эшләнә дә. Әмма. Россиядән гаять еракта булудан файдаланып, шул ук җирләрне 1811 елда Хива ханлыгы басып ала һәм хәтта аны бөтенләе белән Төркиягә бирергә җыена. 1873 елда рус гаскәрләренең Хивага походы гына милли үсеше тәмам тоткарланган каракалпакларны үлем белән тиң бу баладан коткарып кала, җирләренең Россиягә өлешчә кушылуына китерә... Бөек Октябрьга чаклы яшәгән бу ярым күчмә халыкның биштән бер өлеше диярлек бөтенләй җирсез була, нибары 0.6 проценты гына укый-яза белә. Хәзер исә Совет Каракалпакстанында мамык һәм люцерна чистарту, металл һәм агач эшкәртү, кием тегү комбинатлары шаулап эшли. Кызкөткэн һәм Пахта- арна исемле сугару каналларының йөз меңнән артык гектарлы зонасында күпләп дөге, кенаф, джут һәм кавын үстерелә, елга-күлләрдә һәм Арал диңгезендә күпләп балык (бөтен Үзбәкстанда тотылганның 98 проценты!) тотыла, атаклы карабаир токымлы атлар, каракүл сарык, ондатра һәм ефәк корты үрчетелә. Калын катламнар һәм тирән ятмалардан мрамор, гранит, кварцит, гипс кебек төзелеш материаллары, төсле һәм сирәк металлар рудасы, тоз алынган җирләрне тимер, асфальт һәм таш юллар челтәрли. Тахиа Таш. Чимбай. Ходжейли. Кунград, Чалыш кебек яшь һәм яңа калалар елдан-ел матуррак итеп бизи! Каракалпак дусларыбызның якты һәм көр тавышлы поэзиясе дә төсләргә әнә шундый бай. хисләргә энә шулай мул хәзер. Чөнки ул буыннан буынга күптәннән күчә килгән бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинә җирлегенә — иллегә якын эпос (егерме биш меңнән артык юллы *Кырык кыз». »Алпамыш», »Коблан» һ. б.) һәм лирик-эпик поэмалар (»Маспатша», »Гарип-ашык» һ. б.) җирлегенә тирән тамыр җәеп үскән һәм үсә. Халык хакын »Чабаннар» һәм еУракчылар» кебек ялкынлы әсәрләрдә яклаган Көнхуҗа (1799— 1880), халыкка тирән мәхәббәт белән »Башбаштак патша». *Налог» кебек шигырь һәм поэмалар язган, халыкның изүчеләргә һәм баскыннарга каршы хәрәкәтендә катнашкан Бердах (1827—1900). динчеләр һәм байлар дуамаллыгын. социаль тигезсезлекне рәхимсез сатира белән фаш иткән Отеш (1828— 1902) һәм Омар (1879—1922) кебек классик поэзия вәкилләре үрнәген һәм традицияләрен бүгенге шагыйрьләр яңа заман шартларында баеталар. Бу поэзиядә Ленин, партия, халык вәкиле образларын милли төсмерләр белән уңышлы чагылдырган һәм шигъри планда камил хәл иткән төрле буын шагыйрьләренең поэмалар язу тәҗрибәсе игътибарга лаек. Моңа мисал итеп Нурымбетов «Бахтиарэын. Дабилов <Баһадир»ын, Дарибаев *Айпара»сын. Посыпов *Укытучы»сын китерү дә җитәр кебек. Каракалпакстанның инде май аенда ук башлана торган челләсендә миңа дл тирләргә туры килгәне бар. Әдәби кичәләрдә халык шагыйре Аймурзаев Җалмор» за Мурзай улы белән дә чыгышлар ясадык. 1955—1956 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда бергә укыганда каләмдәшләр һәм шәриклэр буларак чын күңелдән дуслашкан һәм бик якыннан аралашкан идек. Күп милләтле совет әдәбиятының, үсеш юлында ул куя. ул кабыза алган маякларны да хәзер инде куанып санап була сАму-Дәрья ярларында» — роман. <Көрәш». *Без көрәштә җиңдек». <Таня», •Якты юл» — поэмалар. *Бердах», *Үз таягың белән үзеңә». *Айгөл белән Азат». •Раушан». *Сөекле докторыбыз» —пьесалар. Ә шигырьләр, очерклар, публицистик язмалар һәм тәрҗемә китаплары? Быел август аенда Каракалпак АССРда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгы үткәрелә. Киләсе елда исә шундый ук иҗат сабан туе — халыклар дуслыгы бәйрәменә безнең республикага каракалпак дуслар киләчәк. Түбәндәге шигырьләр бәйләме хөрмәтле укучыларыбызга шул очрашуларның беренче карлыгачлары буларак тәкъдим ителә.