Логотип Казан Утлары
Повесть

ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА

Әдәби берләшмә елның башында әдәби түгәрәкнең чираттагы утырышын җыйнап, еллык эшебезгә хисап ясаган чакта, Әдип Маликов әйтте: — Иптәшләр, мин бик арыдым. Үзегезгә мәгълүм, сәламәтлегем дә әллә ни түгел. ТүгәрәкПең җитәкчесе итеп мин Ахуновны сайларга тәкъдим итәм,— диде. Сайладылар. Әлмәт түгәрәге инде байтак кына көч җыйган, башка урыннардагы түгәрәкләрдән авторлар саны белән дә, язган әйберләрнең дәрәҗәсе белән дә Яшь язучылардан Казанда, матбугат тирәсендә йөрүче, тормышны белмәү сәбәпле, интим хисләрендә генә казынучы кайберәүләрдән Эдипнең шигырьләрен яратмаучылар да бар иде. Ләкин мин үзем Әдипне яратам, гражданин шагыйрь итеп, иҗтимагый бурычын аңлаган, җәмәгать эшләре канына сеңгән шагыйрь «Вышкаларын сакка куеп, йоклый девон каласы», «Илем карый Әлмәт якларына, көтеп шуннан эшнең зурысын», — болар бит татар поэзиясенә яңалык алып килә торган шигъри детальләр Әдипне союзга алган чакта кайберәүләр арасында «шагыйрь итеп түгел, проАхыры Башы 5. 6 саннарда. нык кына аерыла иде. Шул ук җыелышта без үзебезне әдәби түгәрәк дип түгел, әдәби берләшмә дип атап йөртергә карар чыгардык. Барлык газеталарда берләшмә дип яза башладык. 1958 елның башында Әдип Маликов Язучылар союзына член итеп алынды, аның инде «Ташчы» һәм «Фәрданә» поэмалары, нефтьчеләр тормышыннан байтак кына шигырьләре басылып чыккан иде. итеп яратам. Бар иде ул Чупай тау. Беркет ял иткән кунып. Эзләмәгез, тапмассыз Күчте ул шәһәр булып. заик итеп алырга» тәкъдим кертүчеләр дә булды, бу мыскыллау шагыйрь җанына авыр булачак иде, идарә утырышында миңа конкрет мисаллар белән, яттан сөйләгән шигырь юллары белән Әдипне яклап чыгарга туры килде. Шагыйрь Әхмәт Исхак сүз алып, кабул итү комиссиясенең дөрес юлда булмавын, татар шигыренә карата союзда төпле фикер урнашмавын, поэзиянең язмышын кем ничек теләсә, шулай — бик тар субъектив зәвыгыннан чыгып — бәяләвен әйтте. Әдипне союзга шагыйрь буларак кабул иттеләр. Активлыгын көчәйтергә киңәш бирделәр. Шулай итеп. 1958 елда Әлмәттә инде ике кеше СССР Язучылар союзы члены булды. Безнең берләшмә колачны киңрәк жәя башлады: «Хезмәт байрагы» газетасында ай саен ике мәртәбә әдәби бит бирелеп бару, ай сае» диярлек нефтьчеләр клубында халык каршында чыгыш ясаулар гадәткә кереп китте. Энже Мөэминованың «Әткәм чүкеченең тавышы» поэмасын Г. Ху- жи белән мин «Татарстан яшьләре» газетасында, хәерле юл теләп, тәкъдим иттек, ул анда басылды һәм конкурста бүләк алды. Шушы елның көзендә Әлмәткә Азнакайдан, Лениногорскидан, Акбуа, Актүбә, Ютазы поселокларыннан утыз авторны чакырып, яшь язучылар семинары үткәрдек. Семинарга Ә. Еники, Г. Хужи, Г. Галиев, 3. Нури килделәр. Хикәя тикшерү утырышларында булсын, поэзия утырышларында булсын, әдәби осталык турында бик күп кызыклы сүзләр әйтелде. Кызганычка каршы, татар әдәбиятында, съездлардан башка урында стенограммалар алып барылмый, үткенлеге, экспромт булып тууы, фикернең чаткыланып китүләре әнә шул семинарда язылмаган килеш югалып калалар. Бу юлы да шулай булды. Утырыш беркетмәләрен укып карасаң — аларда хәзер шул чорда сөйләнгән үткен фикерләр коры сөяккә калдырылып кына теркәлгәнннәр. 1958 елның көзендә торак, кунак өйләре табу авыр чакта үткәрелгән бу семинарның Әлмәт берләшмәсе өчен бик зур файдасы булды. Әдәби берләшмәгә кулъязма күтәреп килүчеләрнең саны бермә-бер артты. Әлмәт әдәби түгәрәген башлаган «картлачлар» янына икенче яна буын килеп өстәлде. Остазларыбыз Әлмәттә оешып килгән яшь язучылар берләшмәсе өчен остазларыбыз дип мин беренче чиратта Гомәр ага Бәшировны, Сибгат ага Хәкимне, Гази ага Кашшафны, Хәсән ага Туфанны һәм Гали ага Хужи- ны санар идем. Әлмәткә мине куалап диярлек җибәрүчеләрнең берсе — якташым Гомәр ага булды. Казанда өелеп, бурсып ятуны яратмады ул, холкына хас сабырлык белән: — Күч син, Гариф, Әлмәткә күч. Анда һавасы ук икенче, эшчеләр һавасы, әйеме? Яшь чакта бик кирәк ул,— диде. Гомәр ага ул чакта Казанда Язучылар союзы председателе булып эшли. Мәскәүдә дә, үзебезнең өлкә комитетында да аны яхшы беләләр, ул — СССР Верховный Советы депутаты һәм «Намус»ның авторы. аның сүзенә колак балалар, ул абруйлы кеше иде. Әлмәткә семьябыз белән күченеп килеп, квартир алганнан соң да, беренче булып безнең тормышны карарга ул килде. (Безнең якларда ул сайлаучылар белән очрашып йөри иде, аның юлдашы итеп чибәр, житди йөзле, татарча да, русча да бердәй матур, өздереп сөйли белүче Мөдәррис Мусинович Мусинны җибәргәннәр иде). Гомәр абыйга гостиницада люкс бирә алалар иде, ләкин ул анда кунуны кирәк тапмады. Безнен квартирга килеп, Әлмәт язучылары белән төнге берләргә чаклы сөйләшеп утырды. Өстәл тирәсендәге япь-яшь чибәр егетләр аның күңеленә хуш килде бугай, ул мөлаем гына елмая: — Менә бит, оешып та киләсез,— дип әйтеп куя. Татар халкының телен, моңын, гореф-гадәтләрен белү, культура- ф бызның алга китүен теләү ягыннан, мөкатдәс кешеләрен хөрмәт итү ягыннан мин аны акыллы һәм чын язучы дип саныйм. Яшьләргә йогынты ясый торган язучы ул. Бүгенге көндә әдәбиятта әйбәт эшләп килгән урта буын язучылардан кайсын гына алма — аларнын һәр- кайсында — Рафаил Төхфәтуллинда да, Нурихан Фәттахта да, Аяз Гыйләжевта да — Гомәр Бәширов йогынтысы бар. Мөлаемлыгы, сабырлыгы белән ул Әлмәт егетләрендә дә әдәбиятка, сәнгатькә карата ярату тойгысы уята алды. Әлмәткә аның килүе бер генә булмады, соңыннан үзенең ижат эшләре белән дә, союз эшләре белән дә килеп чыкканы булды, аның килүе безнең өчен бәйрәм була иде. Ләкин — барыннан да бигрәк — ул безнең рухыбызны яңа ел котлаулары белән, әдәбият-ижат мәсьәләләрен кайгыртып язган хатлары белән күтәреп торды. Кәжүннилек- не, китапчалыкны ул яратмый. Салкын акыл белән язылган әйберләргә карата бездә дә өнәмәү хисе уятырга тырыша иде. Әлмәт әдипләренең икенче агае — Хәсән Туфан. Озынча ябык битле, көл сыман каты чәчле, язын-көзен генә түгел, хәтта кышын да яланбаш йөри торган бу агайда әйтеп бетергесез энергия бар. Контраст аның холкы. Я ул, иреннәрен тешләп, мәңге моңсу күзләрен жиргә төбәп, уйга калып утыра, я кинәт кенә: «Ба-а-а!» — дип сокланып кычкырып жибәрә һәм рәхәтләнеп көлә башлый. «И тукмачың" тәмле дә булган соң, сеңлем!» — дип ул хужабикә- нең күңелен табарга да өлгерә. Кыскасы — менә дигән ихлас кеше. Ә цң соклангычы — аның яшәү рәвеше. Ул Әлмәткә, әйтик, иртән килеп төшә, кул биреп һәммәбез белән күрешеп чыга да, шигырьләрне сорап ала һәм — бер таңнан икенче таңга хәтле — өзлексез, йокла- мыйнитми, шигырь укый. Аның янында чебердәшеп утырган Әлмәт егетләре инде авып бетәләр, хужалар йокыга тала, ул һаман уяу, ул һаман шигырь укый. Хәтеремдә, бервакыт ул безгә иртәгә XXII съезд ачыласы көнне килде. Энҗе Мөэминованың, Сажидә Сөләйманованың, Клара Була- тованың, Әдип Маликовның, Лениногорскига китеп, яна әдәби берләшмә оештырган Шамил Бикчурин егетләренең шигырьләрен төне буе укып утырды. Укып кына калмады, аларны редакцияләде һәм шул ук төнне, партия съездына багышлап, үзе дә шигырь язды. Аның исеме Бөек Ватан сугышына кадәр үк инде Татарстанда һәм Башкортстанда билгеле иде, заманның ярсулы кайнар тойгыларын ул үзенә хас яңа ритмга сала иде. Байтак еллар туган-үскән жирләрен- нән аерылып тору, татар поэзиясеннән читтә яшәү аны гаять нечкә күңелле һәм корычтай нык ихтыярлы иткән. Ул үзе югында туган- үскән якларындагы үзгәрешләргә сокланып туя алмый, дөньяны йотлыгып күзәтә, отыры күбрәк, күбрәк белергә омтыла иде. 1960 елны ул Әлмәттә ярты ел чамасы торды. Миңа әйтте: — Үзең белгән әйбәт бер нефтяниклар бригадасына алып бар әле мине, акыллым. — диде. Ул чакта мин, баш-аягым белән чумып, «Хәзинә» романын яза идем. Арыган, роман язылмыйрак торган бер араны сайлап, Октябрь бәйрәмнәре узгач, мин аны Актүбә эшчеләр поселогына, атаклы бораулаучы Мөгаллим Гыймазов бригадасына алып бардым. Буровойда без, кунып-төнеп диярлек, унбиш көн яттык. Хәсән абыйның шул чорда мина билгеле булмаган байтак кызыклы яклары ачылды. Г АР И • А X Г Ң О В ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА Мөгаллим Гыймазов — СССР Верховный Советы депутаты — без килгәндә Мәскәүдә, бюджет комиссиясендә иде. Безгә күбрәк бригада егетләре белән эш йөртергә туры килде. Шулай бер вакыт, культбудкада утырганда, кароттаж начальнигы, мишәр егете Якуб Хәмитов сорап куйды: — Сугышка кадәр мин Хәсән Туфан дигән шагыйрьне белә идем, кайда ул хәзер, исәнме? Бу сорау мине, миннән дә бигрәк Хәсән абыйның үзен кызыксын* дырды: — Ничек белә идегез, күрепме? — диде ул. — Күреп түгел, шигырьләрен укып. Хәтта яттан белә идем. — Хәзер дә беләсезме? — Хәзер дә беләм. — Бер генә куплетын булса да әйтеп бирә алмассызмы? Якуб бер генә мәлгә күзен йомып торды, аннары ачты һәм мишәр- чәләтебрәк укып китте: .. Оратор да. мин сиңа әйтим, оратор, цурту матыр! Җыен салам сыйрак, кәгазь яка — кәмитет. Яшәсен дә. мин снна әйтим, яшәсен, Ә үзебез кацан яшәрбез... Хәсән Туфанның күзләре зур булып ачылды, аннары кысыла төште һәм ул, күңеле тулуын күрсәтмәс өчен, башын читкә борып: «Ба-а-а!»— дип яраткан сүзен әйтеп куйды. Озак еллар халыктан аерылып торганнан соң да халык күңеленнән чыкмаган булуы аны дулкынландырды булса кирәк. Актыктан шагыйрь Туфан белән геофизик Хәмитов дуслашып киттеләр. Ике мишәр сәгатьләр буе сөйләшеп утыра торган булдылар. Кин күңелле, мәзәкчән Якуб: — Мишәр кем ул? — дип сорый. — Кем соң? — ди Хәсән абый аптырап. — Мин хезмәт иткән бер частьтә мишәр егете бар иде, «Милләтең кем?» — дип сорагач, «Мишәр», — дип җавап бирде. — Кем ул мишәр? — диде сержант. •— Мишәр ул — первый сорт татарин, — дип җавап бирде солдат. Буровой күперендә ял итеп утыручы егетләр дәррәү көлеп җибәрделәр. Шул көнне, тагын бер сәгатьтән, без кызык бер хәлгә тап булдык. Хәсән абыйның вышка түбәсенә менеп карыйсы килде. — Бик биек бит ул, кырык бер метрлы бит ул, — диде Якуб. — Анда бит, Хәсән абый, ияләнмәгән килеш яшьләр дә бик авырдан менә... Чыннан да, вышка түбәсенә менү ансат түгел. Селкенеп торган агач баскычтан аска карасаң, убылып төшеп китәрсең кебек тоела. Аннары — ияләнмәгән килеш менсәң, ике көн рәттән аякны атлап булмый, тезгә суга. Шулай булгач, алтынчы дистәне тутырган кешегә анда менүнең никадәр кыен икәнен күз алдына китереп була инде... Ләкин Хәсән ага бу сынауны гаҗәп әйбәт узды. Аста карап күзәтеп торучы бораулаучы егетләр: Хәерле юлга, туганнар, Хәерле юлга! — дип аны шигырь әйтеп озатып калдылар. Бу юлы барысыннан да бигрәк мин дулкынландым. Чөнки бу Хәсән Туфанның коммунистик хезмәт бригадаларына багышланган үз шигыреннән иде. Биредә шагыйрь белән эшчеләрне берләштергән тирән мәгънә бар иде. Миңа калса — эшче егетләр Хәсән Туфанның яңадан сафка кайтуын, эшче ләр сыйныфына поэмалар багышлаган зур шагыйрьнең янә дә алар арасына килүен тәбрик итәргә теләделәр. . Актүбәнең кечерәк кенә кунак йортында, ике кешелек бүлмәдә без Хәсән абый белән ике атнадан артык яшәдек. Мин моны зур бер бәйрәмем дип саныйм. Без, кара-каршы утырып, чәй эчәбез. Хәсән абый юлга чәйнең * «индийский», «цейлонский» дигәннәрен алып чыккан, ул чәйне бик £ ярата, чәйдән башка тора алмый икән. Бөртек чәйне ул тутырып ала 5 да шуны учында уа: алай итсәң, яхшырак чыга, янәсе. Аннары кай- * нап кына чыккан суга сала да чәйнекнең өстенә мендәр яки тастымал 5 каплап, чирек сәгатьләр чамасы тота. Й Без хуш исле куе чәй эчәргә утырабыз. Башкорт әйтмешли, «тас- з тымалны сыкканчы, самавырны екканчы» эчәбез. Чәй янында Хәсән § абый күңеленә килгән яңа шигырьләрен яки язылачак шигырьләренең к образларын сөйли. Ф Факеллар нурына болытлар җыела — дип башлый ул. Мин аның гап-гади, чамадан тыш гади сүзләр о белән шул тикле дә тирән мәгънәне бирә алуына хәйран калып утырам, х Факелларны мин дә күрдем, инде ничә еллар күреп йөрим, болыт- * ларны мин бала чактан ук күреп киләм. Минем күңелемдә нигә соң « факеллар белән болытлар бергә кушылмадылар? Өстәвенә бит әле • болытларның факелга җыелганы юк, әмма шагыйрь әйткәч, шул s ышандыра, ышандыра гына түгел, өр-яна дөнья тудыра. «Язучы ту- < дырган дөнья реаль дөньядан чынрак», — дип Паустовский юкка гына u әйтмәгән, күрәсең. Утыра торгач, Хәсән абый, мина иң яшерен, иң газиз хисләрен әйткән сыман. — Беләсеңме, туганым, миңа ул факелларда Тукайлар, Җәлилләр йөрәге янадыр кебек тоела, — ди. Күнелемә Мостай Кәримнең бер очрашуда әйткән сүзләре килә: — Татар Тукай, татар Такташ, татар Туфан яшәгәндә, татар поэзиясе яши, татар халкы яши, — дигән иде ул. Актүбәдә унбиш көн яшәгән чагында, Хәсән абын мина үзенең Себер якларында үткәргән тормышыннан мәңге онытылмаслык истәлекләр сөйләде. Ул аны үзе язып чыгар дип бигүк ышанып бетмим, ник дисәң — әсәрләрен бастыру, туплау ягына бик тә оешмаган кеше, аның хәтта беренче китабын, үзе Урта Азиядә йөргәндә, безнең тәнкыйтьчеләр бастырып чыгаралар һәм ул аны Ташкентта күреп шакката. Аның Себер истәлекләрен теркәп куярга кирәк, юкса онытылыр . Кабатлап әйтәм — Хәсән Туфан — Әлмәттә бүлек ачылуга иң башлап сөенгән шагыйрь. Ул яшьләргә киңәшләрен әйтеп, аларның шигырьләрен редакцияләп, нәшрият өчен эчке рецензияләр язып, конкрет ярдәм күрсәтте. Шулай да Әлмәт әдипләренә аның иң зур ярдәме — тормыштагы мисалы, оптимистлыгы, иҗаттагы фанатиклыгы булды. Зур язучы һәм зур шәхес янында без үзебезне дә кирәкле кешеләр итеп сиздек. Әлмәт яшьләренең өченче остазы — Сибгат Хәким. Ул безнең әсәрләрне, шагыйрьме син, прозаикмы, әллә драматургмы, — һәммәсен укып барды. Мин аның яңа әсәрләргә сөенә һәм яшь авторларны илһамландыра белүен иң әйбәт сыйфаты дип саныйм. 1961 елның көзе иде. Лениногорскидагы әдәби хәрәкәтне җанландыру, андагы берләшмәнең эшенә җан өрү, абруен күтәрү өчен без семинарны нефтьчеләр каласы Әлмәттә түгел, нефьтчеләр каласы Ле- ниногорскида үткәрергә булдык. Шамил Бикчуринның бик тә канатланып, дәртләнеп йөргән чагы. Лениногорскидагы әдәби көчләрне бергә туплап йөргән. «Каты токым» романының беренче битләрен язарга керешкән заманы. Семинарны Леннногорскида үткәрүебезне ул ялынып сорады. Нефть төбәгендәге яшьләрне, партиянең Лениногорск райкомы белән алдан киңәшеп, Ромашкино нефтенә җыйдык. Лениногорски- га Әлмәттән, Баулыдан, Азнакайдан, Бөгелмәдән һәм Лениногорскинын үзеннән утыздан артык яшь һәм башлап язучы килде. Семинар үткәрергә, үзебезнең Әлмәт әдәби берләшмәсе җитәкчеләреннән тыш, Хәсән Туфан, Риза Ишморат, Газиз Мөхәммәтшин, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Рәшит Гәрәй махсус чакырылдылар. Ике көн рәттән шигырь укыдык, пьеса укыдык, хикәя укыдык. Сөйләшү зур һәм мәгънәле булды. Сибгат абый семинарның барышын бик тыныч, хәтта бу эштә катнашы да юк кебек, күзәтеп-тыңлап кына утырды. Күзләрендә вакыт- вакыт очкыннар кабынудан, ара-тирә, сагышы бар кеше сыман, уйчанланып калуыннан гына, әлеге семинарның аның күңеле аша узганын, әлеге семинарга аның үтә дә җитди караганлыгын белеп була иде. Сөйләр сүзен ул башта өстәл буена утырган килеш сөйләде, аннары кинәт тирләп чыккан маңгаен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, бик пөхтәләп, дүрт почмаклап төреп салган кулъяулыгын сүтмичә, мангаена, гүя авырткан җиргә куйгандай, сак кына тидереп ала-ала сөйләде. Ниһаять, шагыйрь җаны түзмәде, ул торып басты. — Мин үзем иҗатыма карата тәнкыйть сүзе ишетмәсәм дә, мине гел мактап кңлсәләр дә, тәнкыйтьне кирәк дип карыйм. Тәнкыйтьне минем яманлау мәгънәсендә аңлыйсым килми. Акыллы киңәш мәгънәсендә аңлыйсым килә. Шигырь — кешенең халәте. Ул сулыш кебек табигый булырга тиеш. Без бит сулаганыбызны сизмибез. Мин, үзебез белән бергә юлга чыккан бик тә сәләтле кешеләрнең вакытсыз һәм урынсыз мактаудан башлары әйләнеп, әдәбияттан төшеп калуларын беләм. Талантлы кешенең әдәбияттан төшеп калуы кызганыч. Болай да сафлары Бөек Ватан сугышында сирәкләнеп калган, Мусаларын, Фатихларын, Кутуйларын югалткан поэзиягә яңа талантларны югалту мәгънәсезлек булыр иде. Дан артыннан куу иҗат кешесен үтерә. Максим Горький нәрсә дип әйткән? Дан болганчык су кебек төссез, әчкелтем бер нәрсә, дигән. Ул ныгып җитмәгән яшьләргә начар тәэсир итә, дигән. Дан дигән даруны бик сак кына кулланырга куша Горький, елына бер бал кашыгы гына. Күп итеп куллансаң, дан дигән дарудан йөрәкне май баса, тәнгә масаю шеше чыга, иптәшләреңне санга сукмау, үзеңне бүтәнннәрдән өстен кую чире башлана, дигән. Сездә андый чир тамыр җәйгән дип әйтүем түгел, шулай була күрмәсен дип алдан иптәшләрчә кисәтеп куюым. Пожарны сүндерүгә караганда булдырмау яхшырак. Әлмәт яклары, Лениногорск яклары шагыйрьләргә ярлы түгел. Саҗидә бар, Гәрәй Рәхим күзгә күренә, Клара, Энже; Әдип инде — поэмалар авторы. Бүген сезгә Туфан олы башын кече итеп килгән икән, поэзия өмет итеп килгән, поэзия булганга килгән.... Сибгат Хәким сөйләгән сүзләрдән мин үземнең көндәлегемә шул кадәресен язып өлгергәнмен. Балаларын кайгырткан әтиләр әйткән сүз төсле, ягымлы, мәгънәле сүзләр. Әнә шундый кайгырту, Әлмәт ягы яшьләренең әдәби язмышлары өчен борчылу безне гел канатландырып торды. Оештыру эшләрен беренче көннәребездә Гали Хуҗи алып барды. Ул Язучылар союзының әдәби консультанты иде. Әле Баулыга, әле ӘлмәТкә, әле Азнакайга килеп чыга, үзен ифрат гади, тыйнак һәм кешелекле тота һәм без аның әледән-әле җибәреп торган хатларын алырга бик тә күнеккән идек. Андый хатлар Әдип Маликовта да, миндә дә саклана. Аларны матбугатта игълан итү илленче ел азакларында һәм алтмышынчы ел башларында яшьләр белән эшләүне күрсәтү ягыннан бик тә файдалы булыр иде. Әлмәт кояшы үзенә тарта Уйламаган-көтмәгән җирдән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәткә күчәргә теләге барлыгын белдерде. Бу 1959 елнын башлары иде, ул чакта Рафаил Мәскәүдә, әдәбият институтының югары курсларында укый иде. Без, Әлмәтләр, башта моңа бик ышанып җитмәдек. Чыннан да, ничек инде Рафаил шәһәргә күчсен? Утыз ел гомерен авылда — Ke- 2 нәрдә үткәргән егет, бөтен ижатында авыл һавасын сулап торган, < авылның телен, горефгадәтләрен биш бармагы кебек белгән язучы * күчәр микән? Ләкин, икенче яктан, аны үзебезгә күчерәсе килү теләге < бик зур, аның нәфис-лирик художник икәнен һәм исләр киткеч тыйнак, 5 басынкы кеше икәнен беләбез. Күчсен иде. Мин моңа ипләп кенә хат § яздым, син, янәсе, кил, үз күзең белән күр, безнең тормышларны карап § кит. Ошаса — баш өсте. Квартир алу мәсьәләләренә калса — эш с анарга терәлмәс. Булышырбыз. Әлмәтнен шәһәр советы да, партиянең ф шәһәр комитеты да язучыларга якты күз белән карый, дүрт-биш ай- а дан квартир бирә иде. о Коры, кояшлы сентябрь башларында Рафаил безгә килеп төште. * Кочаклашып күрештек дисәм, ялган булыр, андый артык нечкәлеккә * бара торган егет түгел ул. Аннары — ул әле өянәге килеп (каһәр * төшкән сугыш зәхмәте!) егылган да билен сындырган, бик зур каучук ® корсет киеп йөри иде. Ничек булса булды, бездә шатлык — Рафаил £ килеп төште. Шул мәлне үк Казаннан, Язучылар союзыннан Зәки * Нури телеграмма да бирде: Әлмәттән Рафаил белән мин Лениногор- скига — татар һәм башкорт нефтьчеләренең дуслык кичәсенә барырга тиеш икәнбез. Нефть якларында Рафанлнең бер мәртәбә булганы бар. Ялгышма- сам, 1951 елларда ул «Яшь сталинчы» газетасында махсус хәбәрче булып эшләп алды. Әнә шул чакта аны яшьләр газетасы Баулыга, «кара алтын» фонтаннарын карап кайтырга һәм, билгеле инде, бер көлтә очерк язып кайтырга жибәрә. Рафаил «кара алтын» иленә килә, кешеләрен дә күрә, ләкин жүнле-рәтле очерк яза алмый. Авыл малаеның жаны, күрәсең, тимер-томыр дөньясына, әнә шул салкын тимерләргә җан өрүче, аларны гөрелдәтеп җибәрүче кешеләрнең күңеленә тоташа алмый әле. Бүген аның Лениногорскига барасы килә, үзе беренче мәртәбә күргәннән бирле фонтаннарның кай якка таба үскәннәрен белергә тели. Озак кына урын өстендә ятканнан соң юллар да сагындыргандыр инде. Соңгы автобуска утырып, Лениногорскига киттек. Без гостиница янына килеп җиткәндә сәгать төнге уннар тирәсе иде. — Гостиницада тамак ялгарлык бер нәрсә дә булмас. Әйдә, кол- баса-мазар булса да алып калыйк, — диде Рафаил. Без утын пүләне чаклы колбаса һәм, гостиницаларда мондый чакта кайнар чәй дә булмавын искә алып, бер «акбашлыны» да чирттек. Гостиницага инде Ибраһим Гази белән әле генә институт тәмамлаган бер яшь егет — скульптор Василь Маликов урнашканнар иде Без бик яхшы беләбез: Ибраһим абый аракы-тәмәке ише нәрсәләрне яратмый, ләкин ул, башка «картлачлар» кебек, бу мәсьәләдә мыгырданмый, үзенең нык ышанган коралын — ачы һәм астыртын көлүен файдалана иде. — Василь, шахмат уйныйсынмы? — дидек без Василь уңайсызланып кына Ибраһим агайга күз сирпеп алды. — Уйна, Василь, уйна,— диде Ибраһим абый, мәгънәле итеп. Без урнашкан бүлмәдә Куйбышевтан килгән нефтьче егет бар иде. Аны да чакырдык. Стакан төбенә салып, берәрне генә каплавыбыз булды, ишектә —Ибраһим абыйның башы — Гариф, кемгә мат бирдең? — дип күзлек пыялаларын елтыратып карап тора. ■— Эшләр әле шах тирәсендә генә, Ибраһим абый... — дидем мин. — Ярар, уйнап бетергәч керермен. — Тавышында шул ук киная ишетелә иде. Икенче мәртәбә стакан төпләрен чылатып алуга, ул кереп тә җитте. Өстәл янына килеп утыруы булды, шешәгә күз сирпеп алуы булды. — Нәрсә бу, егетләр? Мин аның ишектән керә башлавын күргәч үк, шешәнең этикетлы ягын әйләндереп куйган идем: без дә шаярта беләбез, янәсе. — Ботка бу, Ибраһим абый. Теге — ялт! — шешәнең язулы ягын әйләндерде. — Юк, водка дигән монда. Без, дүртебез берьюлы, шаркылдап көлеп җибәрдек. Үзләренең бүлмәсенә кайткач, ул әлеге «шахмат уены» турында шактый үтемле бер вәгазь сөйләп алды. ■— Менә сез эчмәдек дисез инде? Дүрт кешегә бер ярты нәрсә дисез инде? йөз егерме биш грамм. Ну бит аның исе килә... — Сез моны Афзал абыйга кайтып әйтәсез инде? (Афзал Шамов— председатель иде). — Ә син әйтмәсен дип әйтәсең инде?.. ...Иртәгесен без Лениногорск горкомына юнәлдек. Шәһәр әле салынып кына ята. Бер якта ак таштан салынган, барысы бер төсле, ап-ак йортлар, икенче якта — колонналы, өч катлы горком бинасы япа- ялгызы басып тора, шәһәр белән горком бинасы арасында казылып ташланган җир, кантар-кантар балчыклар. Әнә шуларга абына-сөртенә бара торгач, без шәһәр комитетында очрашуга соңга кала яздык. — Сәгатегез ничә, Ибраһим абый? — Ун туларга чирек. — Дөрес йөриме? — Бик дөрес йөри, хәтта соңга да кала,— диде ул, җитди итеп. Шәһәр комитетында сөйләшәсе сүзләрне сөйләшеп, бүгенге кичәнең планын да ачыклап, тагын урамга чыктык. Дуслык бәйрәме төштән соң, ял паркында, ачык һавада буласы икән. Безнең әле ике сәгатьтән артык вакытыбыз бар иде — китап кибетләрен, нефтьчеләрнең китапханәләрен карап йөрдек. Өстенә ялтыравык кара атластан теккән халат кигән, караңгы чырайлы китапханәче хатын шушы көннәрдә генә бер китапханәче штатын кыскартуларын сөйләп торды. Китап шүрлекләре арасында актарынып, күзлеге астыннан сүзсез генә китап битләренә күз салга- лап йөргән Ибраһим Гази — һы, һы! — дип куйгалады. Бәйрәм оркестрлар, концертлар белән булса да, артык кызыклы узмады. Октябрьскидан килгән Тимер Арслан, таза, базык гәүдәле шагыйрь, кулларын бутап, дуслык турындагы шигырен укыды. Казан артистлары җырладылар, биеделәр, без — Рафаил, Василь Маликов һәм мин — халык арасында, җиргә беркетеп ясалган агач эскәмияләрдә утырып тордык. Безнең барыбыз өчен ачы телле, күзлекле, язучылык стажы Рафаил белән икебезнекен бергә кушканда да бер- нке мәртәбә артып китә торган Ибраһим Гази сөйләде. Без аңардан күбрәк нәрсә өмет иткән идек, ләкин аның сүзе нигәдер шактый сүп- пән һәм тонык булып чыкты. (Язучылар җыелышында ул үткенрәк, кыскарак һәм мәгънәлерәк сөйли торган иде). Бу сүлпәнлекнең мәгънәсен без соңыннанрак аңладык. Нефтьчеләр, бүгенге бәйрәм хөрмәтенә, елга буендагы аулак бер бакчада, ашханәнең зур залында мәҗлес оештырганнар, өстәлләрдә— жаның ни тели шул бар иде. Ачык һавадагы, парктагы очрашуга караганда бу очрашу җанлырак та, табигыйрәк тә булып чыкты. Бераз гөрләшеп утырганнан сон, нефтьчеләр сәнгать вәкилләренең сүз сөйләвен үтенделәр. Артистлар җырлады, гөнаһларына керер хәлем юк, рәсми очрашудагыга караганда, күп өлеш әйбәтрәк жырла- дылар, хәтта үз җырларыннан үзләре үк канәгать булып калдылар бугай. Аларнын мәҗлескә жан кертүләре белән канатланып киткән нефтьче егетләр язучыларның да сүз әйтүен таләп итә башладылар. Мондый чакта Рафаилгә өмет баглау — өметсезлек. Сөйләми ул, сөйли дә белми. Китапларында шундый да җылы, җанга ятышлы сүзне каян табадыр — сөйли белмәве, ыкы-мыкы килүе белән чагыштырганда, аның алай оста яза белүе хәтта минем өчен серле, тылсымлы бер дөнья булып кала килә. Мин — азмы-күпме сөйли алам, ләкин оста барда телең тый дигән мәкальне истә тотып, дәшми утырам. Чират тагын Ибраһим абыйга килеп терәлде. Ул мәҗлестә, үз гадәтенә туры калып, бер генә йотым да эчми утырган иде. «Сөйләр микән?» — дип без шикләнә калдык. Ибраһим Гази урыныннан торды. Күзлеген салып, кулъяулыгы белән озаклап сөртте, киде. Үзенә таба башларын борган чибәр, таза, яшь егетләргә, яшь кызларга күзлек астыннан бер караш ташлап, залны авыр гына сөзеп алгач, рюмкадагы кызыл аракының яртысын стаканга салды, яртысына «Нарзан» кушты да, сүзсез-нисез эчеп җибәрде. Аннары сөйли башлады: — Күреп торам, бик акыллы, бик эшлекле кешеләр сез, хәзерге яшьләр. Илгә алтын бирәсез. Нинди машиналарны хәрәкәткә китерәсез. Бу әйбәт. Мин моны мактап әйтәм. Ләкин бер ярамаган эш эшләгәнсез. Сезнең борын төбегездә китапханәче штатын кыскартканнар. Монысын инде мин мактап әйтмим. Китапханәче штатын кыскартырга батырчылык иткән кешене мин атарга боерам! Зал тынды. Һәм байтак вакыт сүзсез утырдык. Көндезге очрашуда ул сөйләгән котлау сүзе, бәлки, берәүнең дә исендә калмас, ә менә бу тост, образлы сүз, мәзәк сүз таләп иткән «әйбәт, эшлекле» кешеләрнең күзенә карап әйткән кыска һәм усал сүзне, мин берничә ел узганнан соң да, нефтьчеләр авызыннан берничә мәртәбә ишеттем. Икенче көнне Рафаил самолет белән Казанга кайтып китте. Без Ибраһим абый белән Әлмәткә юнәлдек. Гостиницада урын юк иде. Ул аңа кайгырмады, хәтта сөенде дә бугай. — Әйдә, Әлмәттә ниләр кырасың? Берәр яңа әсәреңнән өзек укырсың, — диде. Минем өчен бу сөенечле хәл иде. Үзенә һәм бүтәннәр иҗатына гаять таләпчән бу язучының үзе теләп минем яңа әсәремне тыңларга алынуы мине дулкынландырып җибәрде. Мин безнең квартирага кайтып керү белән өстәл астыннан язмаларымны чыгара башладым. — Тукта, ашыкма. Әсәр уку—бәйрәм ул, — диде Ибраһим абый. Башта ул безнең бүлмәләрне карап чыкты. Шаһидәнең хуҗалыгы белән танышып, гөлләрен барлап йөрде. Розаларга исе китмәде, зур яфраклы фикус гөле янында туктап та тормады, кухня тәрәзәсе төбендә, иң аулак урында ялгызы гына посып утырган исле гөл янына туктап, аны башта җиңелчә селеккәләде, аннары гөл арасына чәчсез башы белән күмелеп, рәхәтләнеп иснәде дә. кечкенә генә бер тармагын өзеп алып, түш кесәсенә кыстырып куйды. Тик шуннан соң гына минем эш бүлмәсенә килеп керде. — Я. укы. Мин диванга кырын төшеп тыңлыйм әле, — дип диванга, чыннан да, кырын сузылды. Әлмәткә килгәч яза башлаган «Хәзинә» романының бер билеген укыдым. Укып бетергәч, каушап, аның хөкемен көттем. — Тагын бармы? — Бар. • — Укы — булса. Мин тагын бер бүлек укыдым. Ул диваннан торып утырды. — Беләсен инде — мин мактауга саран кеше. Ләкин мин моны мактыйм. Яна бу, чын. Әлмәткә килүең, болай булгач, бушка китмәгән, егет, — диде. _ Икенче көнне өйләгә чаклы шәһәрне карап йөргәннән соң ул кайтып китте. Мин аны такси белән Бөгелмәгә чаклы озатмакчы идем, ул якын да килмәде, сары саквояжын култык астына кыстырып, шәһәр автобусына менеп утырды. — Бар кайт, язуыңнан бүленмә. Хатының тагын минем белән баш төзәтеп йөри икән дип уйлар, — дип күзлек астыннан гына елмаеп куйды. Ул, нидер исенә төшеп, автобустан кире чыкты. — Төхфәтуллин Әлмәткә күчәмени? — Әйе. Квартир бирергә булдылар. — Син котырттыңмы? — Юк ла. Үз теләге белән. Мәскәүдән үк хат язган иде. — Алайса ярый, — саквояжын култык астына кыстырган килеш, тагын автобус баскычына сикерде. Борылды. — Караны, үзе теләсә генә! Рафаил — авыл язучысы. Күчереп утырткан гөл бар туфракта да үсми... Шулай да Рафаил, «ияләнгән туфрагыннан» аерылып, Әлмәткә килде. 1959 елның декабрь ахырларында шәһәр советы биргән өч бүлмәле зур якты квартирга инглиз йозагы куеп, ачкычын аның кулына тапшырдык: — Әйдә, дус, төкле аягың белән! Әлмәттә яшәве Төхфәтуллинга файдасыз булмады, минемчә. Монда ул «йолдызым», «Тамчылар ни сөйли?» повестьларын һәм «Гашыйклар урамы» пьесасын язды. Биш ел эчендә байтак кына яңа хикәяләр дә бастырды. Эш шартлары әйбәт иде аның. Ләкин ул нефтьчеләр турында зурдан кубып сөйләрлек, вакыйга булырлык әсәр яза алмады. Күрәсең, «гөл ияләнгән туфрагында әйбәт үсә». Кемгә ничектер, мин үзем Рафаил Төхфәтуллинны бүгенге колхоз авылының сихерен белгән, аның әрәмәле тугайларын, биек зәңгәр һаваларын, барыннан да бигрәк кешеләрен — гади һәм шул ук вакытта олы җанлы кешеләрен — йомшак тыныч табигатенә бөтенләе белән сеңдергән язучы дип саныйм. Шулай булмаганда, ат караучы гап-гади Нәбиләр, колхоз тугаеннан үз сыерына бер арба печән чапканга җанын кая куярга белми интеккән Фазылҗан картлар, гомер буе үз йолдызын эзләүче Гөлзифалар безне ничек дулкынландыра алсын ди соң! Әлеге ихлас күңелле танышларыбыз янына менә тагын бер яңа кеше өстәлде. Беренче саф мәхәббәте белән, очучы булырга омтылган яшьлек хыяллары белән, бер караганда язгы гөрләвекләр кебек шаулап, икенче караганда инде моңсуланып, тормышның кырыс рәхим- сезлеге белән очрашкач, берьюлы олыгаеп китеп, авыл юлыннан Ильяс килде! Бу инде Нәбиләр, Фазылҗан картлар, Гөлзифалар гына түгел, бу — зуррак канатлы, киңрәк колачлы егет. Дөрес, бу да Әлмәт ягы кешесе түгел, Казан арты, Тукайлар ягы баласы, Рафаилнең күңеленә Кырлай урманнары белән кергән егет, ләкин ул аны Әлмәткә килгәч иҗат итте, кем белә, бәлки, туган-үскән яклар ерактан әйбәтрәк күренә, ныграк сагындырадыр, яз ясаучы «тамчыларның» берсе булган Ильяс, ихтимал, шуңа да аеруча җылы, күңелгә якын. Ләкин, ни генә булмасын, ул Гөлзифалардан зуррак, киңрәк колачлы булып туды. Аның колачы киңлегенә Әлмәт якларында^ башланган гигант эшләрнең колачы да кушылмадымы икән? — дип уйлыйм мин. Хәзинәләр эзләү заманы Әлмәткә күченеп килгән чагында минем күңелдә «Байлангар» исемле роман язу фикере тәмам оешып җиткән иде инде. Шәрәф Мөдәррис ф белән бергә илленче еллар башында Кукмара районында һәм Нок- < рат якларында йөреп кайту, авыл тормышыннан байтак кына очерклар язып бастыру, шулар янына үземнең дә авылда туып-үсүем, таби- $ гатьнен күңелгә сеңеп кала торган, кешене нәфис-садә, беркатлы- x ихлас итә торган хасиятләрен җаным-тәнем белән тоеп яшәгән булуым 2 миндә авыл кешеләренең матур сыйфатларын сәнгатьчә сурәтләп § бирү теләген уяткан иде. Тормышта әле һаман да очрый торган ике- § йөзлелекне, ялганны, вак җанлылыкны авыл малаеның сафлыгына о контраст итеп куймакчы идем. Тора-бара, авыл романы өчен болар гына җитмәс кебек тоела башлады. Бу ниятем — әсәрнең нигезен ♦ тәшкил итәчәк төп фикерем — ничектер тенденциоз кебек, ак җеп о белән тегелгән кебек күренде. Өстәвенә ил күләмендә барган зур ва- ° кыйгалар, сугыш җимергән хуҗалыкны аякка бастыру кебек зур хәл- > ләр янында бу кечерәк бер сукмак кына булыр иде. Шуннан соң * инде мин авыл малаен авылда гына калдырмыйча, шәһәргә алып ки- ' лергә, аны укытырга, галим итәргә, кыскасы — аның үз күңеле, үз _ башы аша ил күләмендә барган вакыйгаларны, социаль үзгәрешләр- а. не сурәтләп бирергә ниятләндем. Романда әнә шундый фикер үткәрү * инде мине дулкынландыра, күңелемне җылыта, мин аның укучыга алып килә торган иҗади йөге белән дә килешә идем. Тик... минем авыл малаем кайсы шәһәргә килер? Нинди эш белән шөгыльләнер? Әнә шул уй мине туктаусыз борчып тора. Нефть якларына күченеп килү бу борчылуларга да ачыклык кертте. Авыл малаеның шөгыльләнә торган эше нефть чыгару икән ләбаса! Күн1л тәмам утырды, һәм мин яңа роман өчен ашкынып-җилкенеп материал жыя башладым. Гомәр ага Бәширов миңа Казанда чакта ук язылачак әсәрләрем өчен «амбар кенәгәсе» ачарга кирәклеген әйткән иде. Укучыларның нәрсә ул амбар кенәгәсе дип аптырап калулары мөмкин. Шуңа күрә алдан ук аңлатып бирим. Суыштан соңгы чорда кибетләрдә калын дәфтәрләр юк иде, тышына «Амбар кенәгәсе» дип язган, китап кебек итеп төпләнгән кенәгәләр бар иде. Гадәттә алар канцелярия ихтыяҗлары өчен чыгарылалар иде. Гомәр ага әнә шундый кенәгәне очраган чакта күпләп алырга, язачак романның, повестьның, яки хикәяләрнең төп фикерен, геройларын, кызыклы сүзләрен, вакыйгаларын, сюжет-компознциясен, күңелгә килгән уйларын шуңа теркәп барырга кушты. Үзе «Намус» романын язар алдыннан башкарган эшләрен әнә шул амбар кенәгәсеннән күрсәтеп бирде. Мин өлкән язучыбызның миңа өйрәткән бу эшен ифрат файдалы дип саныйм һәм әле генә әдәбият дөньясына аяк баскан яшьләргә бу ысул белән эшләүне тәкъдим итәм. Бәлки, «амбар кенәгәсендә» язганнар ул хәлендә әсәргә килеп тә кермәс, әмма ул әдәбиятчыда күзәтүчәнлек, тормышка актив караш тудыру ягыннан бик тә әһәмиятле. Минем «амбар кенәгәмдә», мәсәлән, мондый юллар бар: ФИКЕРЛӘР: «Казан — совет шәрыгының культура үзәге. Заманында Казан каласы аркылы казакъ даласына рус прогрессив әдәбиятының якты нурлары үтеп торган Рус әдәбиятын үзенең хәзрәте дип санаган беек Тукай казакъларны Пушкин, Лермонтов, Кольцовлар белән тоташтырганж, — бу сүзләрне казакъ язучысы Г. Мөсрепов Татарстан язучыларының III съездында сөйләде. 30 инюь, 1954.’ ЯНА ШӘҺӘР КҮРЕНЕШЛӘРЕ: «...Әлмәттә бөтен нәрсә яшь, агачлар, биләүсәдәге сабыйлар кебек, бил тиңентен уратып алынганнар. 1 март, 1958. ...Яна шәһәр яшь урман кебек була икән. Әлмәттә әле күгәрченнәр юк. Казанда алар чат саен иде. .. Төн. Ленин урамында яңа йорт өлгереп килә. Тәрәзә саен кәкре торба чыгарып куйганнар. Лампочкалы кран муенын борган чакта, өйнең күләгәсе шуып урман аша чыга да икенче өй белән тоташа. 2 март, 1958.. ...Шәһәрдә бөтен нәрсә яңадан төзелә: йорты, мунчасы, келәте, кибете, һәр чатта таш ватыклары, балчык-ком өеме — моңа берәүнең бер исе китми. Бөтен шәһәр, төп йорттан аерылып, башка чыккан яшь хуҗаларны хәтерләтә. Анда да бит чүп- чарга, йомычкага берәүнең дә исе китми торган була. Яшь хуҗа, төзелеш чүпләренә борчылудан бигрәк, яңа салынган каралты-курасына сөенә. 3 март, 1958. .. Әлмәттә салкыннар башланды. 40—45 градус. Әйләнә-тирәдәге күренеш бөтенләй үзгәрде. Кичләрен шәһәр өстен әллә нинди кара томан баса. Багана башындагы фонарь утлары сары булып күренәләр, фонарьларның әйләнәсендә тонык бер шәүлә кыршавы барлыкка килде. Моңарчы, җылы-аяз төннәрдә, күкне иңләп янган факел утлары хәзер, кылыч кебек, прожектор уты кебек, туп-туры күккә сузылалар. Моңарчы урамда үзләренең барлыгын сиздермәгән яшь куаклар кинәт калкып чыктылар: аларның өстенә калын булып сыкы утырды. Урамнардан барганда хәзер үзеңне чыршы бәйрәмнәре өчен юрамалый бизәп куйган парк эченнән узгандай хис итәсең, синең баш өстеңдә беләк юанлыгы ак арканнар эленеп тора — болары бәс сарган телефон чыбыклары. Кыскасы, Әлмәт урамнары кичләрен реальлекләрен югалтып, аклы-сарылы утлар, ясалма агачлар белән бизәлгән сәхнә декорацияләренә охшап калдылар. Бу сәхнәнең үзенчәлекле музыкасы да барлыкка килде — радиаторы туңып калудан курыкмаган машиналар урамнан узган чакта, дистәләгән атлы олау урман юлыннан узган кебек, кар каты шыгырдый, шыгырдау тавышы урамның бер башыннан бер башына, ишетелеп тора. 24—25—26 декабрь, 1958»» СӨЙЛӘШҮ РӘВЕШЕ, ҮТКЕН СҮЗЛӘР — Кулым тынса, җаным тынмый, шушыларга бер эш кушсаң. — Бала табу — бер кыен, бала багу — мең кыен. — Ул сөенгән чакта йөзендәге һәр җыерчык көлә. — Кем белән кара булсаң, шуның белән ак бул. — И-и-и, әле бик иртә, спутник әле генә узып китте. \ — Әйбәт ие директорыбыз, эшләгән кешегә якты күз белән карый белә торганые-. — Аның гомер буе шулай булды: ачка койрык кадап йөрде. — Арбаны тоткан дегет, хатынны тоткан егет. — Кеше өлеше түгел, көшел өсте. — Исәп йомры, уч төбе буш. — Аты-чабы чыкмады. — Семьяга бәйләнгән кешенең тормышын әйтмә инде: чыпта арасына әләккә» Тавык кебек, чыгып та китеп булмый, чабып та китә алмыйсың, гомерең буе чыпта тартып барырга тиешле син. — Ирсәкнең җиде чикмәне булыр, алтысы кешедә булыр. — Ничекләр торасың дип сорыйлар. Күли кәк торабыз. Колагымны саңгыраулатып, күземне сукырайтып, ишетәсен ишетми, күрәсен күрми яшим. — Таптанма әле, никрут түгел, иртәгә солдатка китмисең. Идән юам мин хәзер» — И-и-и, карлар кебек эрисең, чыклар кебек кибәсең икән ул картайгач. Уникенче числода Хәлим абзый гүр иясе булды, каберен зиярат кылыйк дисәгез, килеп китегез. — Ярый инде: гарип-гораба булмаса, дүрт гамәле дөрес булса... — Минуты белән бар, минуты белән юк. — Табаннан азгандыр инде синең телең: бу хәтле дә әшәке булмасые. — Менә генә йокыга китә, әлли сыртым дип, менә генә тагын уяна. — И гыйбрәтсезләнде, и гыйбрәтсезләнде! — Хатыным Васильевода ял итеп кайтты, аңар нарат исе, ылыс исе сеңгән. — Улым әйтә башламый торып, мин машина маркаларын белми идем, ул сораша башлау белән өйрәндем, аңа белмим дип әйтеп булмый бит инде. — Улымдыр шул. алмамдыр шул инде. — Инде дә мин бәхетсез днсән. алла орыр үзеңне! — Менә шушы тиле әйткәнне днбәйтеп әйтерсең, ул чагында соң булыр. — Нәсел чертеп йөрисең. — Кайнана белән кандалага дару юк. — Мәхәббәт кешенең эчен-тышын яңарта. — Тымытыклар күп нефть эшендә. Алар чыпчыкка жон чыккан чакны сизеп калф дылар (Акча күп төшкән чакны мәгънәсендә — Г. А.). — Балчыктан чана сөйрәп йөри торган көн бит ул. — Табыласы мал тау кадәр. . — Дуңгыз кылыннан киез итек басып буламы? — Моннан кыякларга исәп. — Уйласам уелып китәм, йөрсәм генә йөрәгем тынычлана. — Әйттем мин аңар, казык башында булган икән башың, дидем. — Яшь әле. катын чырае күрмәгән. — Мин аңа шоколад алып килдем. Алмады. Мондыйны, ди. соядан ясаганны, ди. Кавказ ягында ишәккә генә ашаталар, ди. — Берәүгә үлем хастасы тигән. «Үлүе читенме?» — дип сораганнар. «Бала караудан читен түгел әле». — дип әйткән ди. — Бала багучы карчык — өйдә алтын канат. — Аның эчендәгесе тышында, сниен тышыңдагысы да эчеңдә. — Кешене ике нәрсә күтәрә ала: берсе — хыял, икенчесе — мәхәббәт. — Телемнең тупсасы юк, сөйләми туктасы юк. — Яшәү культурный, ашау культурный: өстәлдә ипи тормый. — Минем матурлыгым ямьсезлегем белән генә бе’тенми. — Кайтыр дисеңме? Сукыр мүгез урнына чын мүгез үссә, кайтыр. — Шөкерлек кнлмәсә дә. көферлек килә — Мулла кебек син: сәламне үзең бирмисең, жыеп кына йөрисең. — Талымчан кеше түгел мин: каймак булса, катык димим, ит булса, сөт димим. кыз булса, катын димим •— Юньсезгә майлап бирсәң, юеш дип әйтер, ди. — Собрание белән изәләр, собрание белән басалар, сөлге буе протокол язалар. — Коры жиргә цемент ябышмый, чиста кешегә гайбәт ябышмын. — Хәзер инде кесә саен закон. — Мич астында да бала, мич өстендә дә бала, күпме икәнен белсә катын беләдер. — Куянны этсез куып булмый. — Әй уңгыры. бер башың м₽ң булгыры! — И картаеплар да карады соң: бите бөрешкән алма кебек булып калды. — И җаным, күз буяу дигәннәре бар әле «Техника безнең заманда могжиза- лар эшли» дигән метр буе хәрефләр белән язган плакат эленеп тора, шуның янында ук бишалты кеше ах-ух килеп машина этеп яталар. — Өрдем тоймас кеше ул. ‘ — Эшең артыңнан сөенеп калсын. КЕШЕ ХАРАКТЕРЛАРЫ. ПОРТРЕТЛАР «Университет физиологы Ибраһим Вәлидов — кыеграк күзле, түгәрәк битле, турыга бәреп сөйләшә торган юморист. Мәҗлесләрдә ул. Алларын да алмадың, гөлләрен дә сайладың. Түшең киереп йөргән идең, әллә кемгә бармадың. — дип җырлый. Докторлык диссертациясен коточкыч хезмәт куеп, бер меңнән артык бака ярып яза. 50 яше тулган көнендә аңа икенче бер физиолог, доктор Усман Курмаев. дусларча шарж ясап алып килгән: зур гына яшел бака. Вәлидов әнә шул бакага атланып бара. Ә бер читтә, ат абзары янында, атның йөгән тезгененнән тотып, әтисе моңаеп тора: атка атланыр дип көткән нем. булмады, бакага атланып китте, янәсе». Мин моны Ибраһим ага Вәлндовның юбилеенда булганнан соң. 1956 елда язып куйганмын Ә бит ул соңыннан минем «Чулпы җыры» пьесамда хәрби врач, фәннәр докторы Зыя образын язганда, нигез материал булып хезмәт итте Менә. Гомәр ага Бәширов киңәш иткәннән соң. егерме биш ел буена төрле кызык хәлләрне, кеше мөнәсәбәтләрен, портретларны, үткен сүз һәм сөйләшү рәвешләрен өзлексез теркәп барган «амбар кенәгәсеннән» мин сезгә берничә, бары тик берничә генә битне ачып күрсәттем Без. әдәбият кешеләре, тормышка чамадан тыш актив мөнәсәбәттә булырга күнеккәнбез. ахрысы. Миңа кайвакыт, хатын-кызларга артык төбәлеп торуым сәбәпле, кыен хәлләргә калырга да туры кнлгәләде. Кайбер яшь ханымнар, минем, кнрәк булыр әле дип. төбәлеп каравымны, гашыйк булуга санаганнары бар. Якн икенче бер очрак Туганым Тукаев миңа бер мәлне озаклап зарын сөйләде Ул сөйләп бетергәннән соң да әле мнн. керфек тә какмый, һаман аңа карап торам икән. Моның өчен ул миңа рәнҗеде. АРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА — Мин сиңа кеше итеп кайгымны сөйлим, ә син кешемени, язучы гына бит син» берәр әсәремә ярап куяр әле дип кенә тыңлыйсың, — диде. ' Украин язучысы Михаил Коцюбинскийиың «Алмагачлар чәчәк ата» дигән хикәясен укыганда, шуңа охшаш бер хәл очраттым мин. Язучы үлгән кызын карарга өйгә керә һәм, ихтыярсыз, язучылык һөнәре буенча, кирәге чыгар әле дип. өстәл өстендә сузылып яткан кызының халәтен күңеленә сеңдерә башлый. Менә ул күренеш «Нинди икән ул хәзер минем бәләкәчем? Юк, уйларга кирәкми, ул юк бит инде. Юк. Аны кая салдылар икән? Хәзер нинди икән ул? Мина моны белү кызык Мин шау чәчәкле алмагачның чәчәк тәлгәшләрен сындырып, кочагым тулганчы җыям, мин аларны өйгә алып керәм. Мин сабыемның, бәләкәч кызымның кайда икәнен, аны кая салганнарын белмим — беренче бүлмәдә, кунак бүлмәсендә үк, минем каршыма өстәл килеп чыга, ә өстәл өстендә... Мондамыни син. кызыкаем? Син нинди зурайгансың, үсеп киткәнсең, әйтерсең, сиңа өч яшь түгел, алты яшь... Мин аның янына алмагач чәчәгенең тәлгәшләрен тезеп чыгам, чәчәк таҗларын аның өстенә сибәм, алар шундый нәфис, шундый саф, минем сабыем төсле. Күземне алмый кызыма карап торам. Ул, кулларын як-якка куеп, чамадан тыш тураеп ята, балавыз курчак төсле. Аның өстендә кыска ак күлмәк, аягында — мин күптән түгел генә алып биргән сары башмаклар. И сөенгән иде дә соң ул аңа... Аның баш очында шәм яна. Көпә-көндез янган шәм утының яктысы юк, ул табигый түгел, әллә нинди төссез, үлек ут. Ут шәүләсе, калтыранып, бәләкәчемнең яңакларында бии. • Мин балавыз гәүдәгә карыйм, мине сәер бер тойгы биләп ала. Мин бу гәүдәнең үзем өчен чит икәнен, минем тере гәүдәм белән бернинди бәйләнеше юк икәнен тоям, минем тәнемдә кайнар кан ага, мин бу балавыз гәүдәне түгел, минем хәтеремдә алтын очкын булып сакланган тере гәүдәне яратам, исән кызым өчен сагышланам. Ә минем зиһенем, үземнән бер генә мизгелдә дә калмый йөри торган секретарем, бу тынсыз, үле гәүдәне, аның алмагач чәчәкләренә күмелеп ятуын, күгелҗем төскә керә башлаган биттәге шәм яктысының шәүләсен һәм минем сәер тойгыларымны терки... И каһәр төшкән зиһен, синең боларны нигә теркәгәнеңне беләм мин. Кирәге чыгар әле, дисең... кайчан да булса.» язганда материал булыр...» Адәм баласының иң фаҗигале чагында да, бар нәрсәдән кадерле кызын югалткан мизгелдә дә, язучы аңы, язучы зиһене эшеннән туктамый. Рус телендә призвание дигән сүз бар. Бу чын язучыларга, чын рәссамнарга, чын галимнәргә карата әйтелә. Язучылык призваниесе булган кешеләр бер генә көн дә язмый тора алмыйлар. Язучылыкны кәсепләре итеп кенә алган кешеләр, сүз белән сүзне ялгап, рифма гына чыгара торган суык тимерчеләр, язмый да тора алалар, акча өчен кирәк булса, бик аз вакыт эчендә кәгазь таулары да өеп куялар... «Хәзинә»гә әйләнеп кайтыйк. Шушы роман өчен дип ачкан «амбар кенәгәсендә» дүрт ел эчендә бик күп материал җыелган. Романдагы геройларның тормыштагы биографияләре, кызыклы хәлләре, аларга бәйле вакыйгалар, аларның социал йөзен, җирлеген билгели торган фикерләр теркәп куелган. Арслан Гобәйдуллин образын язар өчен мин нефть якларыннан өч кешене өйрәндем. Аның берсе — Әсгать Абдуллин. Баулы якларында туып үскән, шушы якларда мәйдан тоткан, сабан туе батыры булып калган егет. Ул — илленче елларның иң алдынгы бораулаучысы, Татарстан АССРның Верховный Советы депутаты иде. Икенчесе — бораулау мастеры, соңыннан инженер, зерә дә акыллы һәм бик оялчан егет Тәлгать Бикчурин. Өченчесе — Әлмәт- тә туып-үскән, сугыш юлын узган, «Татнефть» берләшмәсенең генеральный директоры урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән, искиткеч чибәр йөзле, җор сүзле, зирәк һәм тапкыр табигатьле, сөйләсә әйләнә-тирәне авызына каратып тота ала торган Үзбәк Саттаров. Ләкин «Хәзинә» романын язу уе Арслан Гобәйдуллиннан да, баш әйләнгеч рекордлар куеп, соңыннан фаҗигале рәвештә һәлак булган Кәрим Тимбиковның портретын табудан да башланмады, гап-гади бер кеше Заһир Гариповтан башланды. Заһир агай, мин Әлмәткә килгәндә, илле яшьләрендә иде, ул миңа бик өлкән кеше булып күренде. Бу мастерның егерме биш ел буе нефть эшендә эшләп, җир борау- лап, Баку, Грозный, Сызрань, Куйбышевларны әйләнеп кайткан булуы, жир йөзендә ул бораулаган бер йөздән артык нефть скважинасының фонтан атып торуы аның өлкәнлеген тагын да арттыра төшә иде. Әлмәткә килгән беренче елларны мин айлар буе Заһир агай буровоенда кунып-төнеп яттым. Алдарак әйткәнемчә, мине аның белән журналист Фазыл Мостафин таныштырды. Заһир агай тәбәнәк буйлы, ♦ жирән чәчле, шушы Әлмәт якларында туып-үскән, акыллы, сабыр кеше < иде. Аның сигезме-тугызмы баласы бар, рәхәтләнеп, чыркылдап көлә торган Сәрби атлы хатыны бар, әнә шул Сәрбижамалттәй, инәгә та- 2 гылган жеп кебек, илнең буеннан буена иренә тагылып йөри, иренең х көен көйли, аңа бер көтү бала табып, аларны багып үстерә, өйләренә $ йомыш белән килсәң, сине үтә дә алчакланып каршылый, түр башына з утырта. Минем бик күп гаиләләрне күргәнем булды, әмма Заһир агай § белән Сәрбижамалттәй кебек тату, табигый тормыш белән яшәгән һәм g халкыбызның ин матур сыйфатларын үзләрендә туплаган гаиләне күргәнем булмады Хәзер инде Заһир агай да, Сәрбижамалттәй дә * исән түгел, алар берничә ел элек дөнья куйдылар, жир йөзендә алар- ® ның үсеп житкән балалары яши, Заһир агай бораулаган бик күп сква- = жиналар фонтан атып утыра. Адәм баласы дөньядан киткәндә жир » йөзендә эзе калганны белеп үлсә, ул — ин бәхетле кешедер, мөгаен * Лотфулла белән Тәүфика түтинең прототиплары булган Заһир агай е белән Сәрби түти шундый кешеләр иде. Мине Заһир агайның Татарстан жиренә мастер булып, дөнья гизеп * кайтуы кызыктырды. Әнә бит бәхет аяк астында гына икән, татарлар u аны эзләп кайларга гына юл тотмаганнар! Лотфулла агай белән Тәүфика түти янына яшь кенә килеш сугыш юлы узган, белемгә, зур эшләргә омтылган Арслан Гобәйдуллин килеп кушылды. Монысы заманның яңалыгын, буыннар алмашынуын бирү өчен кирәк иде. Ләкин әле бу вакытта романның конфликтын тәшкил иткән герой Кәрим Тимбиков табылмаган иде. Мин аны атаклы бораулау остасы, даны ил күләменә чыккан, баш әйләнгеч рекордлар куйган, исеме СССР Министрлар Советы председателе докладларында телгә алынган Михаил Белоглазовның фаҗигале үлеменнән соң таптым. Хикмәт шунда ки, Белоглазов һәлак булганнан соң мина Мәскәүнең калын бер журналыннан өч-дүрт табаклы әдәби очерк язарга заказ бирделәр. Киттем мәрхүмнең бригадасына. Барсам, шул ук егетләр, заманында рекордка шатланган, көрәп акча алган егетләр, балталары суга төшкән төсле, боек утыралар, өстәвенә миңа берни сөйләргә теләмиләр. Аларның тел ачкычларын тапканчы, буровойга атна буена йөрергә туры килде. Ниһаять, алар ачылдылар. Белоглазовның производство новаторы, талантлы оештыручы булуы белән беррәттән, байтак кына «утын да ватканлыгын», ягъни, рекорд артыннан куган чакта, берничә кешегә травма ясаганын, әйтик, бораулаучы Петр Карповның аягын сындырганлыгын сөйләп бирделәр Сөйләүчеләрдән шул анлашыла: Михаил Белоглазов, утыз яшьлек та- за-чпбәр, яшь кеше, меңәр сумлап алган премияләрдән, бүләккә бирелгән берничә җиңел машинадан сон азына, иптәшләрен санга сукмый, иминлек кагыйдәләрен саклауны уйлап та карамый башлый Аның өчен контор директоры да, инженерлар да «непочем!». Менә- шуннан китә дөнья куласасы әйләнеп. Коллектив белән санашмау Михаил Белоглазовны һәлакәткә китерә. Күкелдә борчылу туды. Уй туды. Нефтьне без «кара алтын» дибез. «хәзинә» Дибез, ә бит ул кара алтын хәзинәсе кеше дигән хәзинәбез исән булса гына ике мең метр тирәнлектән жир өстенә күтәрелә ала Димәк, беренче хәзинәне, кеше дигән хәзинәне ныграк сакларга, аның тормышын, аның иминлеген өзлексез кайгыртып торырга кирәк. Бу — минем замыслым, көтмәгәндә юлыккан бәхетле табышым Хәзер шул уй мине җылытып торачак, шул уй миңа романның сюжетын, композициясен төзәргә ярдәм итәчәк. «Хәзинә» романын мин 1957—1961 елларда яздым. Дүрт ел вакытымны алды ул минем. Бер караганда бу бик күп, икенче караганда аз. Мин бит бер дә белмәгән материалга тотындым. Миңа мая тупларга, нефть эшенең серенә төшенергә кирәк иде. Әмма миңа шул ук вакытта «Байлангар» романы өчен, ягъни үзәгендә авыл малае булган зур әсәр өчен материал җыйган булуым ярдәмгә килде. Лотфулла Дияров та, Арслан Гобәйдуллин да, Кәрим Тимбиков та, Мөнәвәрә белән Фәйрүзә дә — авыл кешеләре,- аларның табигатендә авыл холкы яши, шул ук вакытта хәзер алар нефть фонтаннары ата башлау белән, шәһәр шартларына күчәләр. Унҗиде ел буе бер тоташтан авылда яшәгәнлектән, мин авылны ярыйсы ук яхшы белә идем, ә шәһәрне, Әлмәт авылының шәһәргә әйләнүен, мин дүрт ел буена күзәттем, үзем шул процесска катнашып яшәдем. Минем өчен иң авыры әсәрнең стилен, алымын табу булды. Гаять зур тизлек белән яши торган заман иде ул. Кайчандыр нефть скважинасын ел буе бораулаганнар. Аннары ярты ел бораулый башлаганнар. Белоглазов өч айга, ай ярымга, кырык көнгә калдырды аны. Әнә нинди баш әйләнгеч тизлекләр китте. Мина тыгыз итеп язу алымын сайларга, татар прозасының йөз елдан артыкка сузылган традициясен дә исәпкә алырга кирәк иде. Дөресрәге, Ш. Камал, Г. Ибраһимов алымнары миңа ошый, совет чоры язучыларыннан минем күңелемне Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы алым, — сүзнең кадерен белү, Галимҗан Ибраһимовтан, Шәриф Камалдан, Фатих Әмирханнан җыйнап, иң кирәклесен генә сайлап алган алым ошый, тик Гомәр агай, холкына хас булганча, бу җыйналган алымны тагын да сабырлата төшә иде. Девон фонтаннары аткан чорга бу алым ятышып бетми иде шул. Эзләнә торгач, мин Михаил Шолоховка тукталдым. «Хәзи- нә»не язган чорда «Тын Дон» романы белән «саташкан» идем. Аны тәрҗемә итәргә дә ниятем юк түгел иде. «Тын Дон» эпопеясендәге вакыйгаларны язу алымының тыгызлыгы, аз сүз белән катлаулы вакыйга, җитди-зур портрет тудыра алу, сугыш күренешләрен җанландыру, кинофильмдагы төсле, аермачык итеп күз алдына бастыра алу сәләте мине тәмам әсир итте. Мин Шолоховның тормышын, яшәү рәвешен, язу алымындагы үзенчәлекләрне кәгазь-каләм алып өйрәнә башладым Сүз уңаеннан әйтим, «Хәзинә» басылып чыккач, минем романнан Шолохов алымын күп эзләделәр, болында печән чабу күренешләрен һәм башкаларны тәнкыйтьчеләр миңа турыдан-туры сыларга тырыштылар, ләкин мәсьәләне болай кую бик примитив булыр иде. Мин аерым күренешләрне күчермәдем, мин Шолохов алымының рухын, тыгызлый белү сәләтен өйрәндем, ул тыгызлауның татарчага якын да килә алмавын күрдем. Шолоховтан өйрәнү миңа Шолоховтан ерак китү мөмкинлеген тудырды. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтми булмый. Бездә язучыларның индивидуаль стиле шушы көнгә кадәр өйрәнелмәгән өлкә булып кала бирә. Шул сәбәпле бездә осталык мәктәбе яшь һәм башлап язучыларга тапшырылмый, өйрәтелми. Атаклы рус язучылары әдәбиятта, формаль яктан караганда, ике төрле алым барлыгын әйтәләр. Берсе — тоташы белән кеше күңелен язу, вакыйгаларга, информацияләргә игътибар итмәү. Татар әдәбиятында моның иң ачык мисалы — Әмирхан Еники. Икенчесе — күбрәк вакыйгалар язу, вакыйгаларга мөнәсәбәттә характер тудыру. Монысының ачык мисалы — Габдрахман Әпсәләмов. Бу алымда информация күбрәк, кешенең күңел хәрәкәтеннән бигрәк, физик хәрәкәте, гамәле өстенлек ала. Болар икесе дә әдәбиятта яшәргә хаклы алымнар һәм аларның яшәргә хаклы икәнен тормыш үзе күрсәтте. Г. Әпсәлә- мовныц үз укучысы, Ә. Еникинең үз укучысы бар. Рус әдәбиятында моның мисаллары итеп Константин Симонов һәм Леонид Леонов иҗатларын китерергә мөмкин. Әмма, минем карашымча, кешенең күңел хәрәкәте белән физик хәрәкәтен бергә куша алган язучы — иң бәхетле һәм иң халыкчан язучы. Моңа мисал итеп мин Михаил Шолоховны алам. Шолохов шундый язучыдыр ки, ул уч төбе хәтле кәгазьдә кешенең күңел тибрәнешен һәм физик хәрәкәтен гаять зур көч белән су- ♦ рәтләп бирә ала. Егерменче гасырның утызынчы еллардан соң баш- < ланган проза әдәбиятында, минемчә, Михаил Александрович Шолохов ң белән тиңләшердәй язучы гомумән юк һәм, ихтимал, тиз генә 5 булмас та. о. Кешенең физик хәрәкәтенә Шолохов аның күңел тойгысын да куша ч белә. Менә бер мисал: Аксинья иренә хыянәт иткән. Ире Степан сол- з дат уеныннан, җәйге лагерьдан кайта. Аксинья аны тәрәзәдән күрә. § Шолохов бу күренешне «Аксинья борчылды, кайгырды, ут йотты> g дип язмый. «Урамда кинәт арба көпчәкләре дөберди башлады. Атлар кешнәп җибәрде, Аксинья, чиләген куеп, тәрәзәгә килеп капланды ® Бер кулы белән кылычын тоткан килеш, ян капкадан Степан ие- х pen килә... Аксинья, алъяпкыч итәген йомарлап, сәке читенә утырды. * Дөп-дөп итеп баскычтан менгән тавыш ишетелде. Аяк тавышы чолан- < га керде... Ишек төбенә килеп җитте...» (Яхья Халитов тәрҗемәсе). ө Игътибар иттегезме, дөп-дөп баскан аяк тавышларыннан безнең, s укучыларның йөрәге дөп-дөп кага башлый һәм, ни булаеңн көтеп, йөрәгебез бугаз төбенә менеп җитә. Аксиньяның рухи халәте әнә шул и, аяк тавышларында бирелгән. Шолохов алымы белән мавыгу, аның тыгызлыгына ирешергә омтылу миндә алтмышынчы ел башында бик күп күңел газаплары, иҗат газаплары, вакыт-вакыт, хәтта гомумән дә, язуны ташлау фикере дә >ята язып калды. Халык тормышының массовый күренешләрен бирү төссез чыккан чакларда, геройларның күңел газапларын, җанда ташыганча биреп булмаганда, утырып җылыйсылар килә иде. Ничек булса булды, алтмыш беренче елны мин романны язып бетердем. Халык хөкеменә, дөресрәге, иң элек каләмдәшләрем хөкеменә тапшырдым. Әлмәт бүлегендә Рафаилләр, Әдипләр, Фазыллар, романны укый чыккач, булган бу, дигән фикер әйттеләр, төзәтәсе, көчәйтәсе урыннарын күрсәттеләр. Мин роман язганда аның һәр битен күздән кичереп барган талантлы яшь художник һәм яшь прозаик Рәшит Знятдинов бик күп вак детальләргә бәйләнде. Әйтик, буровойда эшләгәндә, төнлә, юеш кар яуганны, буран икәнне әйтәсең, карның юеш икәне мина, укучыга тоелмый, диде. Арсланның акыллы булуына, үз сүзле булуына янадан-яңа детальләр өстәтте. Кулъязманы тоташ укып чыккач, беренче булып әсәргә ул сөенде. «Казан язучыларына тапшыр инде, зур казанда кайнасын бу, Гариф абый!» — диде. Романның кулъязмасын мин ике данәдә, бик пөхтәләп төреп, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә илтеп бирдем дә чиксез бер дулкынлану белән җавап көтә башладым. Җавап килми бик озак торды Түзмәдем, Казанга үзем киттем Миңа редакциядән кулъязманың редколлегия члены Фатих Хөснигә тапшырылганын әйттеләр. Фатих агайга шалтыраттым. — Иртәгә әбәттән соң мин Дом печатькә барам, шунда очрашырбыз, Гариф, яме. Иркенләп бер сөйләшербез. Бүген, чорт возьми, башым да авырткалап тора, Мәрфуга апан да тиргәп ташлады әле, ачуым да бер килмәгәе... — диде һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Көч-хәл белән мин иртәгәсе көнне көтеп алдым. Бу — 1961 елның 30 ноябре иде Фатих абый нртәгәсен Матбугат йорты коридорында минем белән •бик артык җәелеп китмичә генә исәнләште. Журналның ул чорда берике генә бүлмәсе бар иде, әдәби хезмәткәрләр ул бүлмәләргә мичкәгә тутырылган кыяр кебек шыплап тутырылган иде. Бүлмә эзләп йөри- йөри аптырап беткәч, кичке сәгать бишләрдә без, ниһаять, язучыларның Тукай клубына, аның буш сәхнәсенә, президиум өстәле янына менеп чүмәштек. Салкын иде. Бу минем бүгенгедәй хәтеремдә. Өсләрне салмадык, Фатих абый, президиум өстәленә түше белән ята төшеп, кесәсеннән бер бит кәгазь чыгарды. Кәгазьнең ике ягы да бик пөхтәләп, энҗе кебек вак итеп язылган иде. — Башым да авыртып тора, кәефем дә юк, Гариф, син гаеп итмә, кәгазьгә язганны укып бирим инде мин, яме, — диде. Ул укый башлады. Аның язганнары биш пункттан тора иде. Беренче пунктта ул әсәрне игътибарга лаек дип саный, калган пунктларда бөтенләй юкка чыгара иде. Фатих абый фикеренчә, әсәр нефть эшенә багышланган булса да, андагы хәләхвәлләрнең күпчелек өлеше семья-көнкүреш низагларыннан тора. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалардан һәм язмышлардан логик рәвештә ямьсез бер нәрсд, — семьяда тотрыксызлыкны. хыянәтне яклау кебегрәк бер нәрсә килеп чыга. Авторның бик тә уңай кеше итеп күрсәтергә тырышып сурәтләгән бик көчле Арслангалие мыштым гына кеше хатыны артыннан, ике бала анасы артыннан сөйрәлсә, Шәвәли агайның кызы Фәйрүзә кайчандыр үзенә «бала ясап качкан» Булатны, югалып йөргән Булатны, теге әйләнеп кайтканнан соң. әллә ни талымлап тормыйча, яңадан үзенең кочагына бик рәхәтләнеп кабул итә. Кайда монда боларның кешелек горурлыгы? Кайда монда башкаларга тәрбия дигән нәрсә? Әйдә, ничек теләсә шулай ярый, тик «изге урын гына» буш тормасын! Шулмы мораль? Фатих абый, шул рәвешчә үзен ярсыта-ярсыта, минем романны кичерелмәс гөнаһларда гаепләде. Әдип өчен, бигрәк тә тәҗрибәсез яшь әдип өчен, дөньяда аның әсәреннән дә кадерлерәк берни дә юктыр. Ул — аның баласы. Ул — аның күңел газаплары, йокысыз төннәре. Ниһаять, ул аның өмете, язучы була аламмы-юкмы дип ут йотып йөргән заманнары бит. Бөркет үзенең баласын нинди ярсып якласа, яшь автор да үзенең әсәрен җил-давыллардан, бәла-казалардан җаны-тәне белән якларга әзер була. Фатих абый минем романга карата хөкем карарын бер битлек кулъязмасыннан укыган чакта, мин йөрәгемнең бугаз төбенә менеп җиткәнен тойдым, умыртка сөяге турысында нәрсәнеңдер, чүкеч белән суккандай, сулкылдап бәрә башлавын тойдым... Укып бетергәч, Фатих абый миңа күтәрелеп карады да, куркынып: — Сиңа ни булды, Гариф? — диде. Күрәсең, минем чыраем көл кебек агаргандыр. — Берни дә булмады,—дидем мин, үземне көч-хәл белән I кулга алып. — Сезнең «Хәзинә»дә булмаганнарны сөйләвегез, акны кара дип ышандырырга тырышуыгызны ишетү бик авыр булды, Фатих абый. — Син ни сөйлисең, исәр баш. Кайда монда акны кара дип сөйләү? — Сез әйтәсез: «Бала ясап качкан» Булатны әллә ни талымлап тормыйча, яңадан үзенең кочагына бик рәхәтләнеп кабул итә,— дисез. Алай түгел бит. һич тә алай түгел! Булатны Фәйрүзә аркасына төя-төя чыгара өеннән! Булат баскычтан дөбердәп егылып төшә, мәтәлчекләр атып барып төшә, төшкәннән сон, үзенең сәер хәленнән шаркылдап көлә башлый һәм, көлеп туктагач. «Төн үткәрергә генә түгел, гомер итәргә дә ярый икән бит бу башкисәр!» — дип үкенеп уйлый. Ә сез әйтәсез, бик ансат кына, хәтта әле «рәхәтләнеп кочагына ала», — дисез. Кайда монда кочагына алу? Фатих абыйның чырае бозылды. Ул маңгай турысындагы бер юл ак чәчен, алга чуалып төшкән чәчен, кулы белән артка чөеп җибәрде дә: Ф — Синең белән сүз көрәштереп утырырга бер дә теләк юк минем. < ■Гариф. Мә, дустым, син моны үзең белән алып кайт та, суынгач. * тагын бер мәртәбә тыныч кына укып чык. Ә хәзер кайтышыйк, юкса < талашып китүебез ихтимал, — диде һәм, үтә дә тапкыр сүз әйткән сы- Л ман, көлеп җибәрде. < Мин гостиница бүлмәсенә кайттым, бер укыдым, ике укыдым, һич § кенә дә тынычлана алмадым Фатих Хөсни, мин бала чакта хикәялә- § рен яратып укыган Фатих абый, мин язганнардан чыгып түгел, үзе g уйлаганнардан чыгып, романга бәя бирә. Алай дөрес буламы соң ул? Арслан белән Мөнәвәрәнең саф тойгыларын юрамалый каралту булып ♦ чыга түгелме? Әнә шул хис мине бик нык рәнҗетте. ® Үзем дөньяга тудырган геройларымны яклап, Фатих абый белән = күңелемнән бәхәсләшеп, гостиница номерында бик озак утырдым. Бу * мина гаделсезлек булып тоелды. Әйе, гаделсезлек булып. Ник дисәң — < ул өлкән кеше, тәҗрибәле, абруйлы. Ул әйткәнгә ышанырлар, ә мине ө баласытып карарлар .. Ул чагында бит әсәрнең басылмый калуы да s ихтимал. Я, мин үземнең хаклы икәнемне ничек исбат итә алам?.. * Бер көн узды. Ике көн узды. Күңелгә моңсу уйлар килә башлады. - Мин изге итеп уйлаганнарны бозык итеп чыгарганы, Арслан белән Мөнәвәрәнең хисләрен ямьсезләгәне өчен, мин Фатих абыйга үпкәләдем. Өченче көнне мин бераз суына төштем. Тел кимчелекләренә карата Фатих абый кәгазь битендә билгеләгән тамгаларны карап чыктым. Алары белән килештем. Укыган уңайга төзәтә дә бардым. Алар минем иҗат принципларыма туры килә, әмма — ни мәхәббәт, ни производство турындагы фикерләр мине тынычландырмый, мин алар белән бөтенләй дә килешмим. Шуңа күрә, кайнарланып ялгышмыйммы, файдалы фикерләрне кире какмыйммы дигән уй белән мин әсәремне Габдрахман ага Әпсәләмовка илтеп бирдем. Ул бик теләп алды. Ике көннән укып килергә вәгъдә итте. Габдрахман абыйның тиз эшләвенә, әйткән сүзендә нык торуына мин «Совет әдәбияты» журналында эшләгән чакта ук ышанган идем Редакциягә килгән кулъязмаларның ул барысын диярлек укый, бик тиз җавап бирә, публицистик мәкалә язуын үтенсәң, хәтта бер табаклы мәкаләне дә бер атна эчендә өлгертеп китерә иде. Чамадан тыш авырлык белән мин ике көнне көтеп алдым. Габдрахман абый, әйткән сүзенә турылыклы булып, нәкъ ике көнкәй, көндезге сәгать икедә редакциягә килде. Проза бүлегендә ул чагында Вакыйф Нуруллин эшли иде. Безнең сөйләшүне ул да тыңлап утырды. — исәрегез булган. Мин моны басарга тәкъдим итәм. Ну, әдәбиятның зур таләпләреннән чыгып караганда, аннары үземнең әзме-күпме эш тәҗрибәмнән дә чыгып, кайбер теләкләр әйтәсем килә. Уң кулын маңгаена куеп, әле алдында яткан кулъязмага, әле мина күз төшергәләп, сөйли башлады. Ул инде дүрт романның, берничә повестьның, дистәләгән хикәя һәм очеркның авторы иде, студент чакта без аның «Алтын йолдыз» романын төннәр йокламый укый идек. — Сез, Гариф, романның кулъязмасын алдыгызга куегыз да тагын бер тапкыр ашыкмый гына укып чыгыгыз. Юк, тоташ укымагыз, ■бары тик баш геройның линиясен генә укыгыз. Мин үзем шулай эш- лим. Әйтик, Арслан Гобәйдуллин белән Кәрим Тимбиковка караган бүлекләрне укып чыгыгыз. Алар үзләре бер хикәя төсле булып, сюжет жепләре өзелмичә барса, ул чагында сезнең әсәрне матур әдәбият яратучылар һичбер ялыкмыйча укып чыгарлар. Мин, шул ният белән, исәпләп карадым, минемчә, «Хәзинә»дә әле баш геройлар линиясендә өзелгән урыннар бар. Төшендегезме? — Төшендем, Габдрахман абый, рәхмәт. — Аннары болай эшләгез. Геройларның үзара мөнәсәбәтен тикшереп чыгыгыз. Менә, мәсәлән, карт мастер Лотфулла Дияров белән Шәвәли картның үзара мөнәсәбәтләре ничек үсә? Шәвәли бит Дия- ровны бер дә өнәмичә, яратмыйча, аңардан көнләшеп каршы алган иде. Ул аның җиргә каты басып йөрүен яратмаган иде бит. Ул, Лотфулла өйдә юк чагында, аның буш торган йортыннан хәтта сайгаклар да алып чыккан иде бит. Менә хәзер Булат, Лотфулланың олы малае, Фәйрүзәгә өйләнде. Фәйрүзә — Шәвәли кызы. Болар, димәк, көтмәгәндә туганлаштылар. Шәвәли моңа ничек карый? Лотфулла моңа ничек карый? Лотфуллага коммуналь йорттан фатир бирделәр. Булат белән Фәйрүзәгә дә фатир бирделәр. Лотфулла йорты торып кала бит әле. Ә Шәвәлинең йорты аварга тора. Әгәр Лотфулла, кадровый эшче, үзенең кодасына шул йортны бүшлай бирсә, ә? Бу — Лотфулланы потомственный эшче буларак күтәрер иде, ә Шәвәли мона ничек карар? Мин, сөенечемнән нишләргә белмичә: — Искиткеч! Валлаһидыр, искиткеч бу, Габдрахман абый! Шәвәли- бит гарьлегеннән шартлаячак. Ул бит Лотфулла мастерның бүләген алмый маташачак әле! — дидем мин. — Менә, күрдегезме? Лотфулла да образ буларак үсәр, Шәвәли картның да характеры ачыклана төшәр, шулай эшләсәгез. Сез мин әйткәннәргә рәнҗемәгез, барыбызны да шулай өйрәттеләр. Читтән күренәрәк төшә ул. Әнә бит сез минем хикәяләр китабына карата «Совет Татарстаны»нда мәкалә язып чыктыгыз. Кимчелеген дә күрсәткәнсез. Дөрес күрсәткәнсез. Мин кабул иттем аларны... Без Габдрахман абый белән ике сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Мин аның Мөнәвәрәгә, Арсланга, Тимбиковка карата фикерен сорадым. Семья-көнкүреш мәсьәләсе белән производствоның бергә үрел- гәнме-юкмы икәнен белергә теләп тә сораулар бирдем. Ул аларның барысы дөрес, барысы ышандыра, диде, тик шул арны драматигрәк итәргә, сюжет җебенең өзелмәгәнме икәнен тикшереп чыгарга кирәк, диде. Мин телемнән генә түгел, күңелемнән дә Габдрахман абыйга рәхмәт әйтеп, аны урамга кадәр озата чыктым. Аксыл озын плащтан, аксыл кепкадан ул урам буйлап кызукызу атлап барды; бераз баргач, чатка җитәрәк, минем белән саубуллашты, аннары чаттан борылды, борылган чакта да ипләп кенә түгел, гадәтенчә янтая төшеп, бик кызулап борылды һәм минут эчендә күздән югалды. Мин, тора-тора, аңа рәхмәтләр укыдым. Ул мине аңлаган. Мин Әлмәткә киткәч, хәерле юл теләп, мәкалә язып чыгуы да чын күңелдән булган икән. Әлеге сөйләшүдә дә аның «Хәзинә» өчен сөенгәне күренде, тик ул аны педагогик такт белән генә кычкырып әйтмәде. Минем кулъязманы бераздан Сибгат Хәкимгә бирделәр. Моны Абдулла ага Гомәр таләп итте. Аның принцибы — редколлегия членнарыннан күбрәк укыту иде. Мин каршы килмәдем. Әлмәткә күчкәч, «Чулпы җыры» драмасын язган чакта, Сибгат абый миңа бик булышты. Ул ана бик матур җыр тексты язып җибәрде, әсәргә карата үзенең фикерләрен әйтте. Сибгат Хәкимнең кулъязманы укып чыкканын көтеп торырга вакыт юк иде, мин Әлмәткә кайтып киттем. Габдрахман абый белән сөйләшкәннән сон минем күнелгә тынычлык иңгән иде инде. Тагын да язасы килү, язганыңны дөрес аңлаучылар барлыгын тоеп яшәү җанга рәхәт икән ул, көч уята икән. Озакламый Сибгат Хәкимнән дә романны хуплаган хат килеп төш- ♦ те. Ул Кәрим Тимбиковны, Арсланны, аның иң яраткан кешесе Лот- < фулла Дияровны, алардан кала Мөнәвәрә белән Фәйрүзәне яратуын * әйткән, аларны халыкның үз эченнән табылган чын, ихлас, саф күңел- i ле кешеләр дигән иде. Сибгат Хәким хатында мине сөендергәне тагын о. бер нәрсә булды. Ул «Хәзинә»дәге табигать күренешләрен хуплаган, ч аларның геройлар психологиясен ачып бирүдә ярдәм итүләрен әйткән, § пейзажның кабатланмаган пейзаж, нәкъ менә нефть якларындагы § пейзаж булуын басым ясап күрсәткән иде. g Хатка төбәлеп мин озак утырдым. Өстемнән гүя авыр бер тау төште... * Ниһаять, романны миңа үзем теләгәнчә, Әлмәт әдипләре, Габдрах- “ ман Әпсәләмов, Сибгат Хәкимнәр әйткән фикерләр буенча төзәтү, ка- х милләштерү мөмкинлеге туды. Ул ике ай чамасы вакытны алды. Шул * чорда мин, ижат принципларыма каршы килмичә, акны кара дип < әйтмичә, вөждан газаплары кичермичә, кулъязмамны яңадан карап е чыктым. = Тагын бер-ике айдан нәшрият редакторы Хисам Камалдан хат < алдым. Ул роман өчен ифрат та сөенеп: «Син — җиңүче!» — дип язu ган иде. Бу инде 1962 елның башы иде. Язучылар бүлек даулый 19G2 елның башларында Казанда ил күләмендәге киңәшмә уздырырга, әдәби тәрҗемә мәсьәләләре хакында сөйләшеп алырга уйладылар. Моны күптән түгел оешкан РСФСР Язучылар союзы идарәсе кузгатты. РСФСР Язучылар союзы идарәсе, аның председателе Леонид Сергеевич Соболев ул елларны күчмә пленумнар үткәрүне матур бер яңалык итеп кертте. Шундый киңәшмәләр Уфада, Алтайда, Россиянең көньяк өлкәләрендә булып узды. Инде менә безгә чират. Моңа әзерләнергә, моның өчен көне-төне чабарга, киңәшмәнең бинасын, акчасын, кунакларны йөртү өчен машиналарын, торыр өчен кунак йортын табарга кирәк иде. Казан язучыларының оештыру эшенә бик авырдан кузгалуын күреп торган Зәки Нури, ул чагында Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре, тынгысыз җанлы, партизан Зәки 1961 елның азакларында ук мине Казанга, Язучылар союзында вакытлыча эшләп торырга чакырды. Әдәби консультант булып. Нияте, әлбәттә, мине киңәшмә эшенә җигү иде. Мин моны аның телефоннан сөйләшүеннән үк аңладым. — Сип, брат, язасың да язасың. Нефтяннклар турында инде эпопея сочинять иткәнсең дип ишеттем, — диде ул, шаяртып. — Давай. Казанга килеп, ике-өч ай эшләп ал. Правление члены була торып бернинди җаваплы җәмәгать эше башкарганың юк, понимаешь. Оят түгелме сиңа? — Нишләп булмасын?! Нишләп булмасын башкарганым? Биш ел буена Әлмәтнең әдәби берләшмәсендә кем чиләнә? Сез, җылы, әйбәт фатирларда түшәмгә төкереп ятканда, буровой юлларында яңгырга чыланып, тездән пычрак ерып кем йөри? Рәхмәт әйткәнегез бармы?— дип, яшьлеккә хас кайнарлык, беркатлылык белән ябырылдым мин ана. Зәки минем сүзләремнән рәхәтләнеп бер көлде. — Җил тегермәне корып ятма син, Гарифҗан. Җәмәгать эше өчен бу дөньяда берәүнең дә рәхмәт әйткәне юк әле, акча алып эшләгән эшкә генә рәхмәт әйтәләр бездә... — Аның кемгәдер, янындагы берәүгә, сүз кушып, шаркылдап көлгәне ишетелде.— Менә шулай, брат. Шәһидә ханымга мәсьәләне бик ныгытып анлат та, сәгате-минуты белән Казанга килеп җит. Мин уйга калдым. Зәки Нуриның ике сөйләшә торган гадәте юк. Вәгъдә бирдеме— үти, эш куштымы — синнән дә үтәвеңне таләп итә. Барырга кирәктер Казанга. Бер яктан — бу минем үземә дә файдалы; романны «Совет әдәбияты» журналына әзерләргә кирәк. Икенчедән, без — Әдип Маликов, Рафаил Төхфәтуллин һәм мин — Әлмәттә Язучылар союзының бүлеген ачарга хыялланып йөрибез. Безнеңчә, моңа ныклы нигез бар. Нефть якларында әдәби хәрәкәт үсә. Әлмәтнең «Хезмәт байрагы» һәм «Знамя труда» газеталарында атна саен диярлек әдәби сәхифә бастырабыз, Техника йортында, М. Горький культура сараенда, нефтьчеләр клубында, кызыл почмакларда, мәктәпләрдә көн аралаш укучылар белән очрашабыз. Шуның янына Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләрендә, Азнакай, Актүбә, Баулы, Карабаш эшчеләр поселокларындагы очрашуларны да китереп кушсаң—безнең чыгышлар елына 180ешәр мәртәбәгә җыела! Галимҗан Ибраһимовка, Кәрим Тинчуринга, Такташка багышлап әдәби кичәләр үткәрдек. Шәһәргә Казаннан Тукай бюстын алып кайтып куйдык. Афзал абый Шамов, ул чагындагы Язучылар союзы председателе, безгә аны бик теләп биреп җибәрде. Техника йортында безгә нефтьчеләр бүләк иткән аерым бүлмә бар. Аңа Казаннан Фатих Кәрим, Шәриф Камал, Абдулла Алиш портретларын алып кайтып элдек. Безнең җыелыр урыныбыз бар. Башлап язучыларның шигырьләрен, хикәяләрен эзлекле рәвештә, атна саен тикшерәбез. Казандагы газета-журналларда Әлмәт әдипләренең әсәрләрен теләбрәк баса башладылар. Киңәшмә, җыелыш, съезд трибуналарыннан без үз хакыбызны даулыйбыз. Сафларыбыз ел саен арта. Әдип Маликов белән Шамил Бнк- чурин янына Саҗидә Сөләйманова, Энҗе Мөэминова союз членнары булып кушылдылар. Шуларга тагын Рафаил Төхфәтуллин белән мине дә китереп кушсаң, без — союз членнары — алтау, СССР Язучылар союзының уставында бүлек ачу өчен алты язучы булу җитә, диелгән. Без тавышны бөердән чыгарып сөйләшәбез. Әдип ел саен поэма иҗат итә, Саҗидә янача язылган үзенчәлекле лирик шигырьләре белән танылды. Клара Булатова шигырьне коеп кына тора! Энҗе Мөэ- минованың «Әткәм чүкеченең тавышы» һәм «Ефәк яулыгым» кебек күләмле әсәрләре басылып чыкты. Боларга янә дә ай саен диярлек республика газеталары игълан иткән әдәби битләребезне китереп кушарга кирәк. Фазыл Мостафиннын ике зур очеркын «Совет әдәбияты» журналы бастырып чыгарды, Шамил Бикчурин, Чупай тауны актарып, хикәяләр китабы ижат итте, Сәет Кальметовнын усал телле, үткен фабулалы пьесаларын Әлмәт театры ел саен тамашачыга күрсәтеп тора, яшь язучылардан Рәшит Зыятдинов, Марсель Зарипов, Мәхмүт Газизов, Азат Ганиев, Мөдәррис Ибраһимов берләшмә утырышларында әле шигырь, әле хикәя күтәреп киләләр; Иван Винокуров. Дмитрий Матвеев. Владимир Мальцевларның шигырьләре, балалар өчен язган мәзәк-такмазалары, хикәяләре басыла башлады. Җыелышларыбызны без башлап язучылар белән инде союз членнары булганнарны бергә чакырып үткәрәбез. Җыелышта өйрәтү, өстән торып сөйләү юк — кем ни уйлый, шуны сөйли, рәхәтләнеп бәхәсләшәбез, фикер әйтешәбез, яна. оригинал әсәр туса, бергәләп сөенәбез Кайнап, гөрләп, язгы ташкын суларыдай ташып, ашкынулы, тулы тормыш белән яшибез. Әдәби түгәрәктән әдәби берләшмәгә күчкән идек. Инде әдәби бер- ф ләшмәдән Язучылар союзы бүлегенә күчү кирәк. Бик тә кирәк. Моментны ычкындырсак, бүлексез калачакбыз. * Каләмдәш дуслар белән сөйләштем дә Казанга китеп бардым. < РСФСР Язучылар союзы идарәсе үткәргән киңәшмә вакытында мина Бүлек таләп итәргә, дөресрәге, Әлмәттә шундый Бүлек ачылырга ярак- < лы әдәби көчләр барлыгын Соболевка. Сартаковка. Мәскәүнең бүтән g язучыларына башта җай гына аңлатырга, аннары Бүлек ачтыруны Е( аяк терәп таләп итәргә кирәк. Мине заманында Әлмәткә күчәргә димләгән өлкән язучыбыз Гомәр с ага Бәширов хәзер РСФСР Язучылар союзында секретарь булып ♦ эшли, ул Әлмәттә бүлек ачарга кирәк икәнен бик яхшы белә, ул без- в нең эштә зур бер терәк булачак. ° Мин — Казанда. Зәки Нури мине бик җитди каршылады. Язучы- > лар союзының әдәби консультанты Гали ага Хуҗи үз теләге белән * иҗади эшкә күчкәч, ярты ел эчендә тау чаклы булып җыелган хатны минем алга китереп аударды. 5 — Менә. Гарифҗан, сиңа монда, брат, көне-төне тырышсаң да, £ башлап язучыларга ай буе хат язарлык эш бар. — диде ул. — Яза u барырсың, миңа докладывать итә барырсың. Ә хәзер барып ашап килик, мин сине үз исәбемә бер сыйлыйм бүген. «Казан» ресторанының бизәкләп, чуарлап, бик матур итеп буялган якты зур залында, тәрәзә буендагы өстәл янына утырып, аш көткән арада Зәки Нури, кесәсеннән чыгарган блокнотыннан ертып алган кәгазь битләре белән өстәл өстен тутырып, аларга мин эшлисе эшләрнең планнарын, үзе әйтмешли, «памяткаларын» яза барып, авызында озак әвәләүдән инде мундштугы чыланып беткән «Казбек» папиросын ирененең бер читеннән икенчесенә күчерә-күчерә, мин эшлисе эшләрнең тәртибен аңлатып бирде. Бая, Союзда чакта китереп аударган хатларны, кулъязмаларны мин укып чыгарга һәм авторларына җавап язарга тиешмен. Шулар өстәвенә мин Казандагы әдәби берләшмәләрне йөреп чыгарга тиеш икәнмен әле. Университетта, пединститутта, заводлар каршында, яшьләр газеталары янында әдәби берләшмәләр оешкан, аларнын утырышларында булырга, аларга практик ярдәм күрсәтергә, ниһаять, әдәбиятка бүген нинди яшьләр килә, алар нинди уй-тойгылар белән яши. нәрсәләр таләп итә — шуны мин идарәгә хәбәр итәргә тиешмен. Болары минем Язучылар союзы түли торган хезмәт хакына эшлисе эшләрем. Шулар янына тагын озакламый үткәреләчәк тәрҗемәчеләр киңәшмәсен әзерләү дә Зәки Нури белән миңа йөкләнә булып чыкты. Дөресен әйтергә кирәк, табигать биргән үткен акыллы, юмарт табигатьле, оештыру мәсьәләләрендә исләр киткеч сәләтле бу каләмдәшемнән (ул миннән дүрт яшькә генә өлкәнрәк) мнн күп нәрсәгә өйрәндем. Өскә йөкләнгән вазифаны төгәл һәм нәтиҗәле итеп үтәргә, блокноттан ничек файдаланырга, рәсми кәгазьләрне ничек язарга икәнен өйрәтте миңа Зәки Нури. Бер-пке ай вакыт эчендә консультация өстәле кулъязмалардан арынып, җиңеләеп калды. Зәки эшне тикшерә торган чакларда мин. юри эш тапкан булып, буш өстәл тартмаларын ачып-яба идем, Зәки моңа сөенеп көлә торган иде. Без шул ике ай эчендә берничә яшь язучы белән индивидуаль семинар да үткәрергә өлгердек. Мин бу эшкә шактый •батыр тотындым. Ник дисәң —Әлмәт тәҗрибәсе җитәрлек иде миндә Бик үзенчәлекле балалар шигырьләре язган Хәкимҗан Халиков (Ке- нәр), прозаик Радик Фәизов (Магнитогорск) өливн агайлардан файдалы киңәшләр алып киттеләр. Озакламый аларның әсәрләре аерым китап булып та басылды. Ул арада киңәшмә көне дә якынлашты. Язучылар союзы штатында эшләүчеләргә, шул исәптән миңа да, киңәшмәдә катнашачак 87 кешене каршылау, гостиницага урнаштыру, гомумән, аларны кайгырту эше йөкләнде. Зәки миңа язучыларның зурларын тапшырды: Леонид Соболев, Сергей Сартаков, Алим Кешоков— РСФСР Язучылар союзының җитәкчеләре! Беренче мәлгә мин курка калдым. Булмас дип баш тартмакчы булдым. Зәки, гадәтенчә, рәхәтләнеп бер көлде. — Син бик селтәнмә әле, брат. Әлмәттә Язучылар союзы бүлеге ачасыгыз бармы? Нәрсә, әллә петиция язып кына ачыла дип беләсеңме син аны? Менә син Мәскәүгә барасың, ди, Соболев сине тиз генә кабул итми әле, җанкисәгем, атна буе бик әйбәтләт/ ишек төбендә тота. Җүләр, монда сиңа ул үзе килә. Җитмәсә әле — синең карамакта, сиңа буйсынган кеше булып. Давай, жми! Нәрсәгә сәләтле икәнеңне күрсәт,' брат. Бүлек ачтыруга ирешсәң — нефтьчеләр һәйкәл куяр үзеңә. Киңәшмә ачылырга ике көн калгач, Казанга Сергей Сартаков килеп төште. Мин аны’каршы алырга бик нык әзерләнеп, әйтәсе сүзне ничек әйтергә икәнен артистларча репетиция ясап куйган идем. Зәки алдан өйрәткәнчә, бик шәпләп гостиницага урнаштыргач, «Социалистик Татарстан» газетасыннан корреспондент китертеп, аңардан интервью алгач, батырлыгымны җыеп: — Сергей Венедиктович, мине сезгә беркеттеләр. Сизәсездер? Кая алып барыйм сезне кызлар янынамы, ресторангамы, әллә театргамы? — дип ярып салдым. Сартаков, чәче такыр итеп алдырылган, интеллигентча нәфис чырайлы, әмма саескан шыкырдаган төсле, шыкырдап чыга торган тавышлы, ул чакларда иллеләр тирәсендәге абзый, миңа бер дә гаҗәпләнмичә. йөзенә гримаса чыгармыйча: — Кызлар янына барырга карт инде мин, коллега. Коньякны мин гомумән дә эчмим. Милли театрга алып барсаң, рәхмәттән башка сүзем булмас, — диде. Театрга икән — театрга! Мин опера театрына чаптым. Администратор янына кереп билет белештем. Бер дә юньле урын бирергә чамаламыйлар. Кул селтәдем дә чыгып киттем. Дөресен әйткәндә, Зәкичә кыланырга булдым! Юмарт! Бардым кассага, партерның алтынчы рәтендәге ике шәп урынны сатып алдым да кайтып та киттем. Әйдә, мәнсез администраторның эче көйсен әле. Минем бәхеткә — билет булып торуын кара син аның! Кичен без, Сергей Венедиктович белән икәүләп, иң шәп урынга җәелеп утырып, «Шүрәле» балетын карадык. Сартаков безнең опера театрының Мәскәүдәгечә салынган булуына бер сокланса, спектакль бара башлагач, тамашаның башкала тамашасыннан ким булмавына икенче сөенде. Чыннан да, артистлар әйбәт уйный, Яруллинның халыкчан монлы • музыкасы җанга сары май булып ягыла иде. Тәнәфескә чыккач, кунагым, бик тә кәефе килеп, спектакльне тагын бер мәртәбә мактады һәм миңа бирегә алып килгәнем өчен рәхмәт әйтте. Сөйләшеп киттек. — Сез үзегез кайсы жанрдан: хикәячеме, шагыйрьме, әллә драматургмы? — диде. — Мин сезнең коллега, Сергей Венедиктович: прозаик. Тик мин Казанда яшәмим бит. — Шулаймыни? Кайда яшисез? — Әлмәттә. Нефть якларының башкаласы ул. Казаннан өч йөз ■чакрым ары. Анда хәзер алты кеше — Язучылар союзы члены, — дип тезеп киттем мин. — Безнең исәп — Әлмәттә бүлек ачу. Язучылар союзы бүлеге. Юкса, язучыларны оешма булмаган җирдә кызыксындырып асрап булмый. Сартаков минем сүзләрне кызыксынып тыңлады. Минем белән янә- ♦ шә, театр фойесыннан атлый-атлый, фойеның биеклегенә, стена-тү- < шәмнәргә ябыштырылган орнаментларның матурлыгына соклана-сок- лана барган җиреннән, кисәк кенә туктады да: * — Леонид Сергеевичка әйтергә кирәк. Беләсезме? Леонид Серге- а евич безнең — нечкә күңелле кеше, ул сезне аңлар. Әйе, әйе, һичшик- ч сез әйтергә кирәк. Мин моны үзем әйтермен. Тормышның үзәгендә, з эшчеләр арасында алты союз члены яшәү — бу уен түгел. Анда бит § әле яшь язучылар да бардыр? с — Илледән артык, — дидем мин. Ф — Яхшы. Бик яхшы! Әйтәбез. Үзем әйтәм, — дип кабатлады Сар таков һәм, ниһаять, бу юлы мин аның дулкынлана ук башлавын кү- ® pen, күңелемнән сөендем. Борчак пешә болай булгач. Казанда ике-өч х ай яту бушка китмәде. * Мин Әдипләрне, Фазылларны, Рафаилләрне күз алдыма китердем, < минем күз алдымда аларнын сөенечле йөзләре пәйда булды. е Тагын бер көннән сон Казанга Мәскәү язучылары килеп төште. - Бер йөзгә якын кеше. Казанның ул хәтле язучыны сугыш елында, < эвакуация вакытында гына күргәне булгандыр. Бу безне, киңәшмәне и оештыручыларны, хәтта каушатып та җибәрде. Әмма мин. өстемә йөкләнгән бурычны искә төшергәч, күңелемнең ныгын төшүен сиздем. Минем карамакта бүген — Соболев белән Кешоков. Мин аларны урнаштырырга, аларны тәрбия итәргә, алар өчен җавап бирергә тиеш. Кешоков, кабардин князьләре кебек, олысымак кыяфәтле, чибәр йөзле һәм аз сүзле кеше икән. Соболев исә бик тә «кампанийский мужик» булып чыкты. Мин анар, моннан ике көн элек Сартаковка әйткән сүзләрне әйткәч, ул, ике дә уйлап тормастан: — Башта без тамак ялгап алыйк, аннары калганын сөйләшербез, — диде. Тамак ялгарга «Казан» гостиницасының кафесына кердек. Татарча пешергән өчпочмак, чәй янына чәк-чәк, кош теле китерделәр. Кунакларның моңа күңеле булды. Леонид Соболев — баһадир гәүдәле, гади, ачык йөзле икән, гөбедән чыккандай калын тавышы белән сөйләшә, уен-көлке әйтеп көлдерергә ярата иде. Көлке тынып торган арада ул безнең барыбызга да — Сартаковка, Кешоковка, безнең янга килеп җиткән Гомәр абыйга — берьюлы сорау бирде: — Монда, кайдадыр Әлмәт дигән шәһәр бар, диләр. Дөресме? — Дөрес, — дидем мин, форсатны ычкындырмаска тырышып. — Мин булам аның вәкиле. — Нәрсә, анда язучылар бармы? — Анда язучылар бар. Берәү генә дә түгел, алтау. Нефтьчеләр тормышыннан повестьлар, хикәяләр, шигырь-поэмалар язып бастырдылар инде... — Менә монысы шәп! Без'эзләгән җанвар монысы! — диде Леонид Сергеевич, калын тавыш белән гөлдерәп кенә көлеп алды. — Мина ул хакта Сартаков әйтеп өлгерде инде. Ул шундый тынгысыз кеше. Бер яңалык ишеттеме — аны шунда ук мина җиткерүне үз вазифасы дип саный. Бик шәп. Син, яшь дустым, бер төркем язучыны Әлмәткә барырга күндер. Бер төркемне. Талантлыларын. Аңладыңмы? — Аңладым, Леонид Сергеевич — Барырбыз Әлмәткә, күрербез нефтьчеләрне. Сартаков әйтте миңа, анда Язучылар союзы бүлеге ачарга кирәк, диде. Мин риза, бүлек ачарга риза мин Әлмәттә. Тик башта барып күрергә кирәк. Минем түбәм җиде кат күк артында иде бу минутларда. Леонид Сергеевич Соболев үзе әйтеп тора бит боларны! Бүлекнең язмышы аның кулында булган кеше. Мин ул әйткән язучылар төркемен оештырырга керештем. Соболев ул хакта үзенең уң кулы булган кешегә — Василий Шкаевка да әйтеп куйган булып чыкты. Шкаев — РСФСР Язучылар союзының оештыру эшләре секретаре. Китте безнең эшләр хутка! Соболев үзе бара дигәч, Әлмәткә барырга унбишләп язучы, исемнәре илгә билгеле булган күренекле язучылар язылды. Без Василий Васильевич Шкаев белән командировканы кайгыртырга тотындык. Обком белән, Әлмәт горкомы белән, нефтьчеләр белән сөйләштек. Бар да риза. Хәбәр иттек — Әлмәт әдипләре канат какты. Әмма безнең сөенечкә озакламый кырау төште. Хикмәт шундадыр ки, Леонид Сергеевич Соболев көне буе киңәшмәне үзе алып барып, кичләрен татар язучыларының өендә кунакта булып, кунактан соң мине, чечен шагыйрәсе Рәйсә Ахматованы, тагын берничә үзенә якын кешене гостиница номерына чакырып, Америкага, Европа илләренә сәяхәте турында сөйли торгач, бик нык арыды, йончыды. Өстәвенә ул елны февральдә көннәре дә суык иде, суык та тидерде. Без самолет билетларын алып, командировка кәгазьләрен яздырып, Әлмәттә аудиторияләрне әзерләп бетергәч кенә, Василий Шкаев миңа көннәрдән бер көнне әйтте: — Леонид Сергеевич Әлмәткә бара алмый. Башка кешене сайла җитәкче итеп,— диде. Минем үләр чиккә җитеп кәефем кырылды. — Ул чакта бару өзелә, — дидем мин. — Ник? — диде Шкаев. — Соболевның бармавын белүгә күренекле язучылар шунда ук качып бетәчәк. — Бетсә соң, икенче төркемне җыярсың. — Икенче төркемдә калдык-постык булачак. Алары безгә кирәкми, — дидем мин, киреләнеп. Юри тупас итеп әйттем. — Бар, алайса, Леонид Сергеевич белән үзең сөйләш. Киттем мин сөйләшергә. Кап-кара костюмнан, колач җитмәс киң күкрәгенә орден-медаль колодкаларын тезеп чыккан Соболев фойеда басып тора. Килдем янына, исәнләштем. Шкаев әйткәннәрне әйтеп бирдем. — Әйе, мин бара алмыйм. — диде Соболев. Кулын, гафу үтенгәндәй, күкрәгенә куйды. Мин бик хәтәр әтәчләнеп барган идем, аның шундый мөлаем мөнәсәбәтен күргәч, темпераментны киметә төштем — Кадерле Леонид Сергеевич, менә үзегез уйлап карагыз: укучыга бик шәп китап вәгъдә иттеләр, ди. Ул тыны-көне бетеп сөенде, ди. Ана ул китапны бер атнадан алырсың дип әйттеләр, ди. Бер атна узып китте, ди. Аннары әйттеләр, ди: китап юк, дип. Сезнеңчә ничек, яратырмы укучы, риза булырмы? Мин аның җан бәгыренә кагылдым, ахрысы. Ул балаларча нәүмиз тавыш белән акланырга тотынды: — Авырыйм бит мин, братец. Күрмисеңмени, салкын тидердем, авызларым чабырып чыкты, — дип бармакларын ирен тирәсендә йөртеп алды. — Син башка группа төзе, алып бар, күрсәт Әлмәтне. күрсәт язучыларны... — Бармыйм, күрсәтмим. — Ник? — Сез бармагач, анда баручы калмый, барысы да качып бетә. — Син бик дөрес әйтәсен, туганым. Качалар, ике дә уйламый качалар, шельмалар. Ярый, син мина үпкәләмә, мин сина җәйгә чыккач, компетентный комиссия җибәрермен. Әнә шул комиссия карап кайтыр сезне, бер дә шикләнмә, бүлек ачабыз без Әлмәттә. Диңгезче анты белән ант итеп әйтәм, ачабыз бүлек! — Ул ничектер яктырып китте, чыраена, калын иреннәренә нур йөгерде һәм гадәти бер кызык сөйләү һөнәреннән тыела алмыйча әйтеп куйды: — Диңгезче дигәч искә төште, быел январьда Молдавиягә бардым мин. Емельян Буков белән очрашуга чыктык. Халык алдына. Емельян мине халыкка тәкъдим итте: «Сейчас перед вами выступит морская туша». «Морская душа» диясенә «туша» диде. Халык егылып көләргә тотынды. Чыннан да, мин алар алдында аю чаклы булып басып торам бит... Мин дә, Соболев мәзәген тыңларга җыелган башка язучылар да рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Соболев, авыру икәнен онытып, үзе дә безгә кушылып көлде. Мин аның сабыйлык ягымлылыгы китеп бетмәгән чыраена, тау хәтле зур гәүдәсенә, баһадирлыгына карап: «Юк, бу алдый торган кеше түгел. Ихласлыгы өчен яратканнар аны Мәскәү язучылары. Үзләренең башлыгы итеп юкка гына сайламаганнар. Сүзендә торачак бу», — дип уйладым. Чыннан да, ул сүзендә торды. 1962 елның июль аенда «Литература и жизнь» газетасында РСФСР Язучылар союзы идарәсенең секретариат утырышы булуы, анда төрле мәсьәләләр каралуы әйтелгән һәм соңыннан Татарстанның Әлмәт шәһәрендә Язучылар союзы бүлеге ачылуы хәбәр ителгән иде. 1963 елның башында безгә бүлек ачу өчен кирәкле штат расписаниесе килде. Казаннан Гомәр ага Бәширов, Зәки Нури, Шәүкәт Галиев килеп, Әлмәт язучыларының җыелышын үткәрделәр. Бүлекнең бюросына Әдип Маликовны, Рафаил Төхфәтуллинны һәм мине сайладылар. Әдип белән Рафаил минем җитәкче булуымны үтенделәр Моңарчы җәмәгать эше тәртибендә алып барган эшне мин түләүле эш итеп башкара башладым. Әлмәт язучылары бүлек эшенә теләп, яратып булыштылар. Нефть якларындагы әдәби хәрәкәтнең колачын тагын да ныграк жәеп җибәрдек. Язучыларның Әлмәт бүлегенә багышлап «Правда» газетасы махсус әдәби бит чыгарды. Тормышның фаҗигале яклары Ул елларны шатлык белән кайгы гел аралашып торды. 1962 елның азакларында «Совет әдәбияты» журналында «Хәзинә» романы, ниһаять, басылып чыкты һәм аны шул ук елны Мәскәүнек «Молодая гвардия» нәшрияты өчен русчага тәрҗемә итә башладылар Шул ук елны мин «Тын Дон» романының икенче китабын татарчага тәрҗемә итәргә керештем. (Беренче китабын Яхъя Халитов тәрҗемә итте). Болар барысы шатлык, әйтеп бетергесез зур шатлык иде. Минем әдәби эшемне язучылар җәмәгатьчелегенең дә, укучыларның да тануы иде. Әмма шул 1963 елны минем өскә зур гына бер бәхетсезлек тә ябырылды. Әлмәткә өченче июнь көнне ифрат та кыска, төгәл һәм, әйтергә кирәк, шигъри бер телеграмма килде: «Второго июня час ночи дом сгорел остались голые приезжай Сажнда». Порт яну мине ул хәтле үк борчуга салмады. «Час ночи» дигән сүз хафага төшерде. Анда бит җитмеш яшьлек әни бар, ул ничек котыла алды икән, чыкканда зыян-зәвер күрмәдеме икән? Партиянең Әлмәт шәһәр комитеты аркылы Бөгелмәгә шалтыратып, билет юнәттем дә самолет белән Казанга очтым. Казаннан Арчага кайтып киттем. Мин кайтканда төн иде инде. Арчада минем әле әниләр яшәгән төп йорттан тыш сеңлем Саҗидә яшәгән йорт та бар. Әниләр, мөгаен, алардадыр. Әмма мин станцадан менешли, юл өстендәге Саҗидәләргә кермәдем, янган йорт нигезен карап кайтырга булдым. йорт януның хәбәрен ишетү бер хәл, үз күзең белән күрү бөтенләй икенче хәл икән. Урыс капкалы, кара-каршы йортлы абзар-куралы хуҗалык урынында кап-кара ике-өч багана да, кап-кара мич кенә торып калган. Кисәү исе аңкый. Фашистлар яндырган авылдан бер дә ким түгел. Көл өеме янында мин озак кына басып тордым. Әллә ниләр килде күңелгә. Кулаклар үтергән әти килде. Бу йортның беренче нигезен ул салган бит. Өчиле, — минем ятим бала чагым, — яшен кебек, җаннан сызылып узды. Әнинең беренче баласы янып үлгән — алар искә төште. Барысы бергә күңелдә кайнар бер төен булып төйнәлделәр дә, әнинең шушы пожар эченнән чыкканлыгы искә төшкәч, керфек төпләрем җылынып, күзгә бөялгән яшьне сөртмичә, сеңлем Саҗидәләргә йөгердем. Капкалары ачык иде. Кердем. Өйдә ут бар. Түзмәдем, башта тәрәзәгә килдем. Әни караватта ята. Гайшә апа өстәл янында утырып тора. Бер читтәрәк үсмер егет, минем энем Ризуан урындыкка чүмәшкән. Саҗидә дә, аның ире — сугымчы Әһли дә — берсе дә өйдә юк. Тәрәзә каккан тавышка өйдә кузгалдылар, каушап булса кирәк, ыгы-зыгы килә, бутала башладылар. Караватыннан төшкән әни ишек ачарга килә башлады. Мин аның чолан ишеге артыннан: —■ Улым, син кайттыңмы әллә? — дигән миңа бик тә таныш, әмма бу юлы хәлсез тавышын ишеттем. — Мин бу, әни. Ач әле ишекне, — дидем. Ишек ачылды. Караңгыда мин, әнигә ияреп, өйгә кердем. Ут яктысында күзем төште: әнинең бите марля белән уратып алынган иде. — Битеңә ни булды, әни? — Уттан көчкә чыгып котылдым әле, балам. Төн уртасында, йоклап ятканда, яна башладык бит. Киявем Әһли күтәреп алып чыкмаса, эшләр харап иде. — И игелекле дә кеше булды инде ул Әһли кияү, — дидем мин, сүз таба алмыйча, бераз дәшми тордым. — йорт урынын менеп карадым. Кара баганалар гына тырпаеп тора, — дидем. Тавышыма бер- ниндә үкенү дә, кызгану да кертмәскә, мөмкин кадәр тыныч булырга, пожарга кайгырмаска тырыштым. — Йорт янып бетте, — диде Гайшә апа. — Көл булды йорт. Кеше бусагаларында йөрербезме инде? — дип мышык-мышык борын тарта башлады. Әни бер тамчы да күз яше чыгармады. — йорты булыр. Үлемтегемә дигән әйберләрем янды. Менә шунысы үкенечле... — И абый, йортын салырбыз. Гармун янды әле менә. Көмеш телле гармуным янды. Бер атнадан сабан туе... —диде энем, үсмер егет. И катлаулы да син, кеше күңеле! Без еллар буе тырышып салган ей көл өеме булган. Аның өчен сыкрау-елау юк. Үлемтеккә дигән әйберләр янган да гармун янган. Зиһенем минем боларны теркәп бара. Кирәге чыгар... материал булыр... Әнинең, бөкрәеп хәлсезләнеп калган әнинең әнә шул сүзләрен хәтергә сеңдерергә телим. Онытмаска телим. Ул әтинең үлемен күтәрде, ул беренче баласының, багалмасыдай кызы Таһирәсенең утта янып үлүен кичергән. Ачлы-туклы яшәгән сугыш еллары аны миңгерәүләтте. Ул өйне түгел, үлемен кайгырта. Я, дөнья . Аналар образын сурәтләгәндә кирәге булыр. Аның психологиясе... Үсмер егет психологиясе. Күнелгә беркетеп калырга кирәк... Төнне без сөйләшеп үткәрдек. Иртәгесен кайгы уртаклашырга кешеләр килә башлады. Бер-ике пар чокыр, чынаяк алып киләләр Чүмеч, коштабак ише савыт-саба китерәләр. Пожарның ничек чыкканын энәсеннән жебенә тикле сорашалар. Башта бу мина кызык тоелды. Минем язучылык һөнәрем адәм ба- ♦ лаларының кайгы килгән чакта бер-беренә булышу кебек әйбәт гадәт- < ләрен күңелгә сеңдерә барды. Ул көнне мин, сөйләшүләргә колак сала- ч сала, халыкның нечкә күңеллелеген. ярдәмчеллеген раслый торган S байтак фактны күз алдымнан кичердем. а. Ерак юлга чыгасы булса яки йорт-җир булдыру эшенә керешсә, халык ятим балага яки гарип-горабага берәр нәрсә бирергә дип нәзер з әйтә. Сабан туенда иң азаккы булып килгән атны халык сөлге белән күмә. Е Әнә шундый йоланы күргән бер дусыбыз, Мәскәүнен «Современ- ф ник» нәшрияты редакторы, фәннәр кандидаты Елена Корнеева, күңеле а нечкәреп, елап җибәргән иде һәм башындагы бик матур косынкасын бү- о ләк итәргә дип, әбиләр белән бергә, азаккы ат янына йөгергән иде... = Әйе, матур йолалары бар безнең халыкның, акыллы йолалары, * Тик аларны да гел кабатлап тору туйдыра икән. Кичкә таба әни дә, 4 Гайшә апа да кызганып килүчеләрдән арыдылар. Пожарның ничек е килеп чыгуын, әнине ничек төн уртасында уттан алып чыгуларын сөй- ® ләүдән туйдылар. Чөнки алар артист түгел, алар моны, яттан өйрән- < гән сүзне сөйләгән кебек, кабатлап кына утыра алмыйлар, сөйләгән *“ саен янгын фаҗигасен ■ күңелләрендә тергезәләр, шунлыктан туктаусыз җан газабы кичереп торалар иде. Мин аларны кызгандым . Сеңлем Саҗидәгә һәм киявебез Әһлигә әйттем: — Кызганып килүчеләрне бүтән кертмәгез. Алар әнине гүргә кертеп куймагайлары. Мин хәзер Казанга китәм, госстрахка кереп, ирекле рәвештә түләгән страховой акчагызны кайгыртам. Ә эшне башлап җибәрү өчен китап нәшриятыннан акча алып бирермен. Анда минем «Хәзинә» романы басылып ята. Договор буенча бераз акча бирергә тиешләр. Энем Ризуанны алып, мин Казанга китеп бардым. Нәшриятка кердем. Аның директоры Салих ага Вәлиднгә кыска гына гариза яздым. Ул миңа чыгачак роман исәбенә мул гына аванс бирергә дип гаризага резолюция салды. Мин ана рәхмәт әйтеп чыгып киттем. И күп очрады да соң минем юлымда әйбәт кешеләр. Алар булмаса, миннән язучы чыкмас, тормышта мин үз дигәнемә ирешә алмый торган бер мәми авыз булып калган булыр идем. Салих абый Вәлиди мине «Совет әдәбияты»на эшкә алдырган кеше, бу юлы да хәлемә керде. Нәшриятның акчасы юк иде. Ул мина башка оешмалардан алып булса да акча табып бирергә боерды, бухгалтерлар аның әмерен үтәми булдыра алмадылар. Ризуан белән икәүләп, аңа сабан туена кап-кара костюм, кара кепка, туфли, ап-ак күлмәк алдык. Гармунны ул иптәш малайларыннан алып торырга булды. Шулай итеп, энекәш ягын көйләдек. Казанга киткән чакта Шәһидә мина: — Акча вәгъдә итеп кайтма, булса биреп кайт. — дигән иде. Нәшрияттан алган акчаны мин әниләргә кайтарып бирдем. Бер көн кичекми, хәзер үк мари ягыннан бура эзли башларга куштым Булдыклы киявебез Әһли, аның иптәшләре һәм Ризуан бер атна дигәндә, маридан бура, абзар-кура алып кайтып, эшкә керештеләр. Яндык-көйдек дип елап-сыктап утырулар булмады. Ирекле страхова ниегә дә дәүләт мул гына акча түләде, Арчаның райбашкармасы бүрәнәгә язу бирде. Өч ай дигәндә, әниләр сап-сары бүрәнәдән салган кара-каршы ике ■өйле йортка кереп тә утырдылар. Моны минем язучылык зиһенем кабат та теркәп куйды: элекке заман булса, нишләрләр иде болар? Дүрт балалы тол хатын урамда торып калыр иде. Булмаганмыни янган тәртә башын күрсәтеп, авыл ■саен хәер эстәп йөрүләр?! БИШЕНЧЕ БҮЛЕК КАҺАРМАННАР ЭЗЛӘГӘНДӘ Роман язу авыр 1961 елның көзендә «Хәзинә»не язып бетергәч, гомерем булса, романга бүтән тотынмас идем, дип ант иттем. Бик тә арыган идем. Роман язу авыр, коточкыч авыр. Роман ул — шәһәр һәм авыллар, дннгез һәм елгалар, кырлар һәм күк йөзе. Роман ул, барыннан да элек, кешеләр, аларның язмышы, гади генә язмышы да түгел, тарихның кискен борылышларындагы язмышы, революция, кан коелу, гаделлек даулары... Мин моны роман язганчы да белә идем — университетның акыл ияләре аны безгә бик ныгытып тукыганнар иде. Ләкин үзем язып карагач, аның авырлыгын ныграк тойдым, үз җанымда, үз җилкәмдә, үз йокысыз төннәремдә тойдым. Шуңа күрә, романга бүтән тотынмам, дип ант иттем дә. Ләкин Казанда күргән бер вакыйга мине кабат романга тотынырга мәжбүр итте. Июнь иде. көн чалт аяз иде, Бауман урамы тулы халык иде. Чәчләре агарган, яланбашлы бер абзый урамның урта бер җиреннән бара һәм кычкырып елый иде. Урам уртасына кереп, абзыйны ипләп кенә култыклап алдым да читкә алып чыктым, юкса аның машина астына ялгыш эләгүе мөмкин иде. Бераздан ул тынычланды, үзен өенә тикле озатып куюымны сорады. Теләген үтәдем, саубуллашкан чакта, ипләп кенә, бик нык гафу үтенеп, нигә елавының сәбәбен сорадым. Озак сөйләде ул аны миңа. Роман язарлык материал сөйләде. Ике сүз белән генә әйткәндә, ул болай. Аны партиядән чыгарган булганнар, егерме елдан сон кабат партия сафына кайтарганнар. Аның егерме еллык гаепсез газаплары, җанында ташыган бүгенге куанычы, күз яшьләре булып, тышка бәреп чыккан икән. Абзый берничә ел минем күңелемнән китмәде. Ниһаять, 1962 елның январенда мин амбар кенәгәсенә яңа романның «Юлдаш» дигән исемен һәм төп фикерен язып куйдым. Еллар узгач, ул «Идел кызы» дигән исемне алды һәм әнә шуннан башлап, ягъни азаккы исеме табылганнан бирле, мина тынгылык бирми башлады. Баштарак мин роман егерме еллык вакытны эченә алыр дип уйлаган идем, торабара ул киңәйде, җәелде, утыз елга да, илле елга да сыймый башлады. Хикмәт шундадыр ки, егерме ел дип исәпләгәндә, мин партиядән чыгарылган кешене һәм шул дәвер эчендә аның ялгыш чыгарылган бу- луын аңлап, анар ин авыр чагында турылыклы юлдаш булып калган хатынын бирмәкче идем. Уйлый торгач, бу хатын гади бер юлдаш булудан узып китте, мин аның аша егерменче гасырдагы татар хатын- кызлары образын бирергә теләдем. Димәк, мин татар халкының тормышын егерменче гасыр башыннан ук өйрәнә башларга тиеш булып чыктым. Ә бу 1905 елгы Беренче рус революциясе, беренче Бөтен- ф дөнья сугышы. Февраль революциясе, Октябрь давыллары... Әсәрнең урыны итеп башта мин Әгерже төбәген генә алган идем, герой белән героиняның прототиплары табылгач, вакыйга Кама буена гына сыймый башлады, Казанга, Ижевскига, Мәскәүгә күчте, Идел-Чул ман буйларын тоташы белән иңләп алды. Кешеләрнең шәхси тормыш биографияләрен чагыштырмача тиз таптым мин. миңа революцион вакыйгаларның, гражданнар сугышының Идел-Камадагы сурәтен табарга, шуның өстәвенә революцион ситуацияләрнең җирлеген, мәгънәсен ачыкларга кирәк иде. Озын сүзнең кыскасы — мин архивларда утырмый булдыра алмый идем хәзер. Минем бәхеткә, 1965 елның башында нәкъ шундый мөмкинлек туды. Каләмдәшем Рафаил Төхфәтуллин, 1Q65 елның январенда Малеевка иҗат йортында ял итеп кайткач, миңа сөенечле хәбәр әйтте: — Гариф дус, Мәскәүдә Әдәбият институты каршында ике айлык югары әдәбият курслары ачыла. Революцион темага язучылар өчен. Мине бит институтта яхшы беләләр. Сездән кем килә ала дигәч, мин сине яздырдым. «Идел кызы»на революция чоры кирәк дигән идең ич. Казаннан Атилла абый Расих та барачак. Син ризамы? — Риза булмаган кая! Бу бит гел дә минем өчен юри эшләгән кебек. Рәхмәт сиңа. Кайчан барасы? — Апрельдән. Әзерлән. Вакыт аз калды. 28 мартта, төянеп, Мәскәүгә китеп бардым. Әдәбият институты тулай торагыннан аерым бүлмә бирделәр. Тумбочка каршысындагы стенага Шәһидәнең улым белән кызымны кочаклап төшкән рәсемен кнопка белән беркетеп куйдым да «дүртәүләп» яши башладык. Мәскәүгә килеп төшкән көннән башлап, бер генә минутны да әрәм итмичә, эшкә тотынырга кирәк иде? Эшлисе эш, укыйсы китап мин уйлаганнан күбрәк икән. Архивтан мин менә нәрсәләр табарга тиеш булып чыктым «Мусульманская газета» (1912—1914 еллар). «Камско-Волжская речь» газетасы (1914—1917 еллар). «Рабочий» газетасы (1907—1917 еллар). «Знамя революции» газетасы (1918—1921 еллар). «Урал» — татар телендәге беренче большевистик газета (1906 ел). «Октябрьская революция и Советская власть в документах» (1917— 1920 еллар) китабы — 1920 елда басылган. Моңардан тыш тагын 18 китап. Аларны Казанда табуы кыен. Боларны укырга миңа Вәзих Исхаков киңәш итте. Озын буйлы, грузиннарга охшаш кәкре борынлы, үткен егет. Уфадан. Аның язганы — гел революционерлар турында. Бик беркатлы, ихлас кеше күренә. Дуслашырбыздыр, ахрысы... 2 апрель көнне бүгенге драматургия турында бик шәп доклад тыңладык. 3 апрель көИне революция музеен карап кайттык. Тәэсир бик зур, «Идел кызы»н язу теләге арта төште. Анда экспонатларның, документларның күп булуы гына түгел, булмаганнары да кузгатты күңелне. Музейда барлык халыкларның революционерлары бар, безнең Мулланур Вахитов та, Хөсәен Ямашев та юк. «Ник?» — дип сорадым директорыннан Гади генә жавап бирде: — Безгә алар хакында Татарстаннан материал килгәне юк. Менә бит ул ничек? Югары әдәби курсларда булмасам, мин әле боларны белмәс идем... ГАРИФ АХУНОВ ф ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА Революция музеен карау, гомумән, күңелдә бик күп тойгылар һәм аек уйлар кузгатты. ... Мин бирегә килүемә сөенеп йөрим. «Идел кызы> өчен кирәкле материал көннән-көн ишәя. Совет Армиясе һәм Октябрь революциясе архивларында булдык. Документлар бик кызык .Адмирал Колчак армиясе 1919 елның апрель-май айларында Алабугада. Минзәләдә, Кама буеның башка калаларында булган. ... 9 мартта Минзәләдә, 12 мартта Алабугада, 31 мартта Бөгелмәдә ревкомнар төзелгән. ... Апрель-май айларында Беренче укчы татар бригадасы оешып, Колчак армиясенең көньяк флангысын җимергән, Хөсәен Мәүлетов, Якуб Чанышев. Галиулла Касыймов шул чорда, иң беренче полководецлар белән беррәттән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгәннәр, ул чорда бу бердәнбер орден булган. ... 1919 елның 2 маенда Казанга «Октябрь революциясе» дигән агитпоездда Михаил Иванович Калинин килгән, Ирек мәйданында митингта чыгыш ясаган. ... 29 майда Колчак гаскәрләре Алабугадан бәреп чыгарылган ... 1915 елны Кама елгасында Мулланур Вахитов елга төбен чистарту партиясендә эшләгән. Боларны романда бик әйбәт файдаланырга мөмкин. Бигрәк тә Мулланурның Камада эшләвен, «Идел кызы»ның баш герое Солтан Айдаровны Мулланур белән очраштырып була, нәкъ шул елны Солтан, абыйсы Шәяхмәт белән бергә, Кама елгасы буйлап Чистайга кадәр сал куып төш• Югары әдәби курсларда укыган чакта минем яртылаш язылган «Ху- * җалар» романым бар, «Идел кызы»на мин материал җыеп ятам, «Утлар ө яна учакта» исемле драмамны Әлмәт театры сәхнәгә куярга әзерли иде. s Спектакль май бәйрәме алдыннан чыгарга тиеш иде. Каләмдәш дус- °- дар Әдип белән Рафаил, репетициянең ничек баруын әйтеп, миңа хәбәр * итеп тордылар. Режиссер Габдулла ага Юсупов мине премьерага чакырып хат язды. Хатының азагында, шаяртып: «Кайтмасаң, репетицияне сүтәм, әнә академнар куйсын!» — дип язган иде. Аның «академнар куйсын» дип әйтүе юкка түгел. «Җир куенында» пьесасы кебек үк, «Утлар яна учакта»ны да мин Академия театры коллективына барып укыдым, анда миңа: «Автор сәхнәне белми, нефтьчеләр тормышын белми», — дип бәйләнделәр. Алар арасында иң агрессивы һәм калын тавышлысы артист Туфан Миннуллин иде. Мин артистларга: — Сез Габдулла Юсуповны ихтирам итәсезме? — дигән сорау бир дем. Чөнки, театрга тәкъдим иткәнче, мин пьесаны Габдулла абый белән эшләп чыккан идем инде. t Ветераннар дәшмәде. Габдулла Юсупов Академия театрында баш режиссер булып эшләгән заманда театрдан чыгарылган, әмма местком катнашы белән янә кнре кайтарылган бер яшь артист: — Юк, без Юсуповны ихтирам итмибез! — диде. Бу сүз минем йөрәк бәгыремә килеп кадалды. Чөнки сәхнә әсәре язган авторларның һәммәсе бер авыздан: «Драматурглар белән эшләүдә Габдулла Юсуповка җиткән берәү дә юк», — диләр иде. Үз тәҗрибәмдә дә мин моңа ышанган идем. Яшь артист репликасыннан соң мин, кәгазьләрне җыеп алдым да, папканы култык астыма кыстырып, ишеккә юнәлдем. Мине туктаттылар. Ни өчен чыгып баруымны сорадылар. — Габдулла ага Юсупов сездә егерме ел режиссер булып эшләгән. Сез шуның хезмәтен ихтирам итмисезмени? Начар, иптәшләр. Бик начар. Бу сезне бизәми. Нәселнәсәбегезне таный алырлык имамнар булгач, бер-берегезне ихтирам итәргә өйрәнгәч, мин сезгә пьеса укырга килермен Хәзергә сау булыгыз, — дип чыгып киттем. Мин моны бигүк акыллы эшләнгән эш дип исәпләмим, ләкин минем башка чарам юк иде, Академда мине икенче мәртәбә мыскыл итүләре «де. Озакламый Габдулла ага Юсуповны Әлмәт театрының баш режис- серы итеп билгеләделәр. Әнә шул чагында ул минем «Утлар яна учакта»- ны сорап алды да бик теләп куярга тотынды... Беренче Май бәйрәменә биш көн кала Әлмәткә кайтып төштем. Габдулла абый мин кайтканга сөенде, шунда ук эш тә тапты, пьесаның финалы аңа ошамый, өч битне мин кабат язарга тиеш булып чыктым. Ул көннәрдә Габдулла абый ике пьесаны берьюлы сәхнәгә куя иде. — Төштән соң икенче группа репетициясе, Туфан Миңнуллинның «Очканда, кагынганда» пьесасын сәхнәдә уйнап карыйбыз, керәсең килсә, кер, — диде. Мин бу әсәрне, кулъязмада укып, яраткан идем.^Сәхнәдә ул ниндирәк буласы икән, карыйк әле. Кердем. Зал караңгы, беркем юк. Сәхнәдә якты — артистлар уйный. Беренче пәрдәнең ахырына җитәрәк, гөбедән чыккан төсле калын көчле тавыш зал түреннән ишетелде: — Курчак уены бит соң бу!!! Тавышның көчлелегеннән һәм кинәтлегеннән мин Туфан Миңнуллинның залда утыруын аңладым. Пәрдә ябылды. Туфан сүзенә каршы бер генә сүз дә әйтелмәде. Бәйрәмгә «Утлар яна учакта»ны чыгардылар. Халык, аеруча нефтьчеләр, бик яхшы кабул итте. Спектакль Уфада, Казанда күрсәтелгән чакта да яхшы бәя алды. Партиянең Татарстан өлкә комитетында үткәрелгән драматурглар һәм театр сәнгате эшлеклеләре киңәшмәсендә ул 1965 елның иң яхшы спектакле дип табылды. Мин моңардан үзем өчен мөһим бер нәтиҗә ясадым: сәхнә әсәре язган автор иң әүвәл үз режиссерын табарга, ә ул режиссер аның иҗат принципларын таный торган, аны ихтирам итә торган кеше, авторның фикердәше булырга тиеш икән. Инде берничә повестьның, хәтта романның авторы булсам да, «Утлар яна учакта» спектакленнән соң мин беренче әсәрен дөньяга чыгарган яшь автор кебек сөендем. Әлмәт театрының артистларын, режиссерын, рәссамын гына түгел, кием тегүче, гриммчы, машина йөртүчеләренә кадәр кунакка чакырдым. Безнең квартирга, Әлмәт язучыларын да кушсаң, берьюлы җитмеш кеше кереп тулды. Минем әти, сөенеч килсә, дөнья бетереп сөенә торган булган, бәйрәмгә әйләнәтирәне җыйган. Мин дә шулай кыландым. Бәйрәм зур, бәйрәм тантаналы булды. Халыкта: «И гыйшык, гыйшык, нигә синең бер кырыең кыйшык?» дигән гыйбрәтле сүз бар. Туфан Миңнуллинның «Очканда, кагынганда»сы бик әллә ни булып чыкмады. Моның шулай булуын сизгән Габдулла абый Юсупов премьераны Әлмәттә түгел, Тайсуган авылында күрсәтте. Халык спектакльне бик әллә ни исе китеп карамады. Яшь автор, премьераны билгеләп узу өчен дип, бәләкәй генә бер чемодан ише нәрсәгә тегесен-монысын да салып килгән иде. Габдулла Юсупов «премьераны юу» дигәнгә кул гына селекте (авторның «Курчак уены бит соң бу!!!» — дип кычкырган репликасы хәтерен калдырган булса кирәк). Ул бәйрәм итмәгәч, артистлар да, теләкләре никадәр зур булса да, табынга якын килергә базмадылар. Әгәр мин дә килмәсәм, яшь авторга кычкырып еларга гйна кала иде. Туфан белән без икәү — аңа утыз, миңа кырык яшь! — аның беренче сәхнә уңышсызлыгын юдык. Хәзер Җәлил, Тукай. Станиславский премияләре лауреаты, республиканың иң күренекле драматургы булган Туфан Миңнуллинның сәхнә юлы әнә шулай башланды. Иң башлап мин аның зурлыгын түгел, хурлыгын күрдем Унбиш еллык тырыш хезмәт, принципиаль таләпчәнлек аны бүген илебезнең алдынгы драматурглары сафына китереп куйды Хәер, ул чакта ук мин аның нык булуына ышанган идем. Борын салындырмады. берәүгә дә үпкәсен белдермәде, сабыр гына Казанга кайтып китте. «ЛАенә моңардан драматург чыгачак», — дип уйладым мин.— Ныклык бар монарда, үз-үзенә ышану бар! Ә мин беренче пьесамнан үпкәләп йөрдем, миннән драматург чыкмады. Күрәсең, ныклык җитмәгәнгә чыкмагандыр... Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр “ ч Югары әдәби курсларда 35 кеше укыды. Илебезнең төрле якларын- з нан килгән язучылар. Алар арасында Тажикстанның күренекле өлкән § әдибе Жәлал Икрамидән башлап, Кыргызстанның яшь шагыйрәсе Май- § рамханга хәтле бар иде. Төрле характер кешеләре иде алар. Атилла . абый, мәсәлән, аз сүзле, Вәзих Исхаков, киресенчә, күп сүзле һәм шаян иде. ' “ Атилла агай кичке тугыздан ук ятып йоклый да, иртән, алты да тул- х мае борын, безне уятып җанга тия. Чөнки әле без уникедә яки бердә * генә йоклап киткән булабыз. Чөнки Вәзих миңа татар һәм башкорт ре- < волюционерлары турында ярсып-ярсып сөйләгән, ә мин авыз ачып тың- 0 лаган булам, мөмкин кадәр күбрәк ишетергә, күбрәк белергә ниятлә- х НӘМ. * Миннән яшьрәк булса да, әдәбият эшенә миннән соңрак тотынган u булса да, Вәзих революционерларга булган гаять зур ихтирамын, бу темага фанатикларча бирелүен миңа да йоктыра алды. Чыннан да, башкорт һәм татар әдәбиятында Вәзих Исхаков кебек бу теманы белүче, бу темага анардан да күбрәк язучы юктыр. Вахитов, Мәүлетов, Чанышев, Бәхтизиннар турьТнда ул роман-повестьлар язып бастырды. Чынлап әйткәндә, «Идел кызы»н язарга кирәклегенә мине бүтән беркем дә түгел, Вәзих Исхаков ныклап ышандырды, юкса инде, язаргамы, юкмы дип икеләнә башлаган заманнар да булган иде. Вәзихнең бер кызык ягы бар: ул бер гёнә нәрсәдә дә чама хисен белми. Таза, күкрәк киереп торган яшь, армиядә менә дигән офицер булган, русча да, татарча да, башкортча да бердәй тигез матур сөйли ала, кич буе табын янында утыра ала — эһ тә итми. Мин алай булдыра алмыйм Табын янында озак утыру минем хәлне ала. Вәзих, чамадан тыш ихлас беркатлылыгы аркасында, мине кайгыртырга, дәваларга кирәклеген әйтеп, Әлмәткә, Шаһидәгә хат язган, хат, мин спектакль карарга кайткач, килеп төшмәсенме! Җир йөзендә әле бер генә хатынның да аның эшенә читтән кисәтү ясаганны күтәрә алганы юк. Мин спектакль премьерасыннан афишалар күтәреп кайтып төшкәч, йөзем дә айның унбишенче кичәсе төсле балкыгач, Вәзих түзмәде, гадәтенчә, чамасыз беркатлылыгы белән алдан ук сөенергә тотынды. — Күром. юллар уңган Ахун хәзрәтнең. Нәмәгә икәнен дә беләм, иреңне кайгырт дип Шәһидә ханыма хат язган идем, яраткан, болай булгач, бисәкәй безнең хатны. Әйт әле, хакмы? — Хак хак, бик тә яратты, әллә ул революционер Исхаковыгызның кеше гаиләсенә тыгылмаса бүтән бер эше дә юкмы, диде. Вәзихнең озын зур борыны салынып төште. — Әнә I ел шулай инде мин: беркатлылыгым аркасында янам да торам. Армиядә, лейтенант чагымда, мин бер мәлне чит-ят кешеләрдә яшәдем Кайтсам, ире бер заманны хатынын уңлы-суллы яңаклап ятмасынмы Гом- рдә мин күргән хәл түгел, әти белән әни минем — сугышу кая ул! - бер берсенә авыр сүз дә әйтмәделәр. Яшь чя айрәтле чак дигәндәй, арслан киектәй килеп кердем болар арасына, икесен ике якка чөеп аттым. Аның белән генә туктамадым, ирен битәрләргә тотындым. — Ничек оят түгел сиңа, мин әйтәм, безнең совет заманында хатын- кызга кул күтәрәсең, фәлән дә фәсмәтән... Хатыны инде хәл җыеп өлгергән иде, баласын яклаган бөркеттәй, миңа ташланды. Урал бөркетләренең кыятаудагы ояларын туздыргандагы кыланышын күргәнем бар, бер дә яман-хәтәр, якын килерлек түгел. Авызы-борыны канаган Маруся түти, әнә шул бөркет төсле, миңа очып куна. — Ни хакың бар синең, ди, борын астың кипмәгән молокосос, ди, ир белән хатын арасына керергә, ди. Перәме буынсыз калдым, әй. Башыма күсәк белән китереп ордылармыни! — Туктагыз әле, мин әйтәм, мин арага кермәсәм, ирегез сезне кыйнап үт.ерә иде бит, сездән юеш урын гына кала иде бит, — дим. — Калсын! — ди Маруся түти. — Синең анда эшең юк, ди. — Татарча әйткәндә юашрак чыга ул, Маруся түти: «Не твое собачье дело!» — дип җиффәрә! — Эт талашыр, тиресе ертылмас, — ди. Шундый хәтерем калды, шундый хәтерем калды, бер минут тормый чыгып киттем мин болардан. Икенче көнне, бераз суынгач, Маруся түти мине «миленький» дип чакыра да килде, бармадым — минем дә үз горурлыгым үзем белән. — Бу сүз Шәһидәгә дә кагыламы инде? — Кагылмый ни соң! Мин бит аңа әйттем, Ахунов әдәбиятка кирәк, сакла, дидем. Ә ул әнә кабул күрмәде, дисең. — Так точно, революционер Исхаков, кабул күрмәде. Бигайбә. — Ярар... — диде Вәзих моңсу гына. — Югары курслардан соң сентябрьдә Әлмәткә барырмын дигән идем, синең кырык еллыгыңа! Бармыйм инде, болай булгач. — Син. революционер Исхаков, колак белән калакны бутама, килерсең, күрешербез, әле синең белән сөйләшәсе дә, киңәшәсе дә сүз күп минем... — дидем. Афишаларны чемоданнан чыгарып, стенага элдем. Премьераның ничек узганын әйттем. — Әйдә, курсташларны,чакырабыз, шатлыкны үзеңдә генә калдыру әйбәт эш түгел, — диде беркатлы Вәзих. — Ярармы соң алай? Бу бит минем уңыш түгел, режиссер уңышы,— дидем мин икеләнеп. — Ул тырышмаса, спектакльнең монысы да җимерелә иде... — Юкны сөйләп торма, — диде Вәзих. — Бер режиссернең да драматург өчен пьеса язганы юк әле. Ул «ә» дигәнче өстәл әзерләде. Ял көне иде. Моңаешып коридорларда йөргән «студент, халкы»—язучылар безнең бүлмәгә кереп тулды. Вәзих минем шатлыкны әйтүне үз өстенә алды. Алай әдәплерәк була, диде. Әрмән язучысы, ифрат тапкыр сүзле һәм ифрат чибәр, бөдрә чәчле кара егет, Сурен Айвазян, минем афиша каршысына басып: — Елга өстен боз каплый, әмма боз астында тормыш бар. Бу — афишаның хуҗасы Гарифҗан боз астындагы тормыш кебек, безнең арада шыпырт кына яшәде дә инде менә афиша күтәреп килгән. Яратам талантлы кешеләрне, чөнки мин үзем дә талантлы! — диде. Гөр килеп бер көлдек. Сурен Айвазян да, безгә кушылып, рәхәтләнеп көлде. Ул көнне без, төрле халыкларның балалары, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Мин дә онытылдым, афиша да күзгә күренмәс булды. 9 май иде бу. Илебезнең Җиңү бәйрәме хөрмәтенә каяндыр баян табылды. Әдәбият институтында укучы шагыйрәләр килде. Танцалар, халык биюләре башланды... Иртәгесен иртүк Вәзих белән мине Атилла абзый уятты. — Торыгыз, чукынчыклар! Йоклап ятмагыз. Бу ниткән ялкаулык?! Торыгыз, дим, торыгыз... Күзләрне тырмап ачып тордык, бүтән йоклап булмады. Әмма тагын бер көннән соң Атилла абзыйдан моның «үчен алдык». Төнге өчкә кадәр, сүз берләшеп, язып утырдык та, нәкъ өч тулгач, ♦ барып, Атилла абзыйның ишеген шакыдык. < Күзләрен уа-уа, Атилла абзый ишекне ачты. Безне күргәч, аптырап: ч — Нишләп йөрисез, чукынчыклар? — диде. * Без түбәнчелек белән гафу үтенгән булдык. Вәзих портфеленнән бер в. төргәк чыгарды. f — Менә моны сезгә Җәлал ага үзе җибәрде. — Нинди Җәлал? — Сон таҗик язучысын белмәскә?! Җәлал ага Икрами. Атилла ту- g .анга илтеп бирегез, миннән күчтәнәч булсын, мин аның Мулланур турында, Хөсәен турында роман язганын белдем. Ул — жөдә яхшы кеше,— * диде. “ Атилла абзыйның йокысы ачылды, каушады, ни дип әйтергә белми, = трусиктан безнең каршыда басып тора, аптырагач, бүлмәсенә чакыра >» башлады. < Олы кешегә каршы килеп булмый — кердек. е — Нәрсә соң бу? — диде Атилла абзый, төргәкне сүтеп. Аннан бик = матур бальзам шешәсе һәм кипкән йөзем килеп чыкты. £ — Сыйлыйм дип әйтер идем, инде вакыт бик соң... — дип башлады не язуга караганда авыррак булды миңа. Главкаларның, министрлыкларның эшен, андагы җитәкчеләрнең холкын өйрәнергә кирәк иде. Роман 1968 елны «Казан утлары»нда басылып чыкты, ә 1969 елны, Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта Фатих ага Хөсни, бер ♦ өйрәнгән гадәте буенча, аны бик матур итеп сүтеп атты. Мине яклап берәү дә сүз кузгатмады. Төне буе утырып, мин җавап сүзе яздым. Җыелыш әле икенче көнне дә дәвам итәчәк иде. Ләкин сөйлисе сүземне Шәһидәгә укып күрсәткәч, ул тыныч кына әйтте: — Кирәкми, әтисе. Үз әсәрен үзе яклаган кешенең уңышка ирешкәне юк әле. Аннары бит син романыңны сөттән ак, судан пакь дип әйтергә җыенмыйсыңдыр. Компрессор заводы салуны күрмәдең, шулай булгач, дәшми калуың яхшырак булыр, — диде. Ул чакта инде без Әлмәттән Казанга күчкән идек. Мин Язучылар союзында җаваплы секретарь булып эшли идем. Ибраһим Гази — Язучылар союзы идарәсе председателе — минем х җыелышта чыкмый калуымны хуплады, әлеге тәнкыйтькә яңа бер әсәр л белән җавап бирергә кирәк булыр, диде. Димәк, «Хужалар»ны ул да < җитлекмәгән әсәр дип саный. . е Мин, тешемне кысып, «Идел кызы»на тотындым, 1970 елның җәендә, s романның Кама буена караган өлешләрен тагын да ныграк ачыклау < өчен Әгерҗегә китеп бардым. Миңа Колчак гаскәрләренең Салагышка *- керүе, үтерелгән активистлар, Әгерҗе депосындагы эшчеләр дружинасы, ул чордагы ревкомнар, гомумән, Әгерҗе—Красный Бор төбәгендәге революцион вакыйгаларның конкрет кешеләре кирәк иде. Әгерҗегә килеп төшүгә, вокзалда ук, милиция капитаны очрады. Озын буйлы, зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сүзне өзеп сөйләшә торган нык холыклы кеше. Ул безне ай-ваебызга карамый үзләренә алып китте. Баксаң-күрсән, ул Шәһидәнең туганына өйләнгән икән, чәй янында мин аның тормышын сораштым. Этенеп-төртенеп тормады, тыйнаклык саклап та азапланмады, ул миңа сугыш ветераны булуын, азактан югары хуҗалык мәктәбен, юридик Институтны тәмамлавын, Волга-Балтика каналында эшләвен, Әлмәтнец нигезен салуын, ниһаять, утызмеңче булып, артта калган бер колхозны күтәрүен, инде менә тагын төп эшенә — милиция эшенә кайтуын сөйләп бирде. Бу миңа шундый да кызыклы материал булып тоелды, бүген, бер минут кичекми, утырып язасы килде. Ләкин бит мин — «Идел кызыш материал җыярга чыккан кеше, буш кул белән кайту романга хыянәт итү булыр иде. Әгерҗе районының Балтач авылында без ике атна яшәдек. Гаҗәеп киң күңелле кешеләр булып чыкты безнең хуҗалар, Җамалттәй белән Миңлегали абзый. Алар безгә авыл хәлләрен сөйләделәр, кичләрен яшь чакларын сагынып искә алдылар. Мине үземә кирәкле авыл атмосферасына алып керделәр. Мин, Балтачтан ерак түгел Кырынды авылына барып, Фоат Садыйков белән очраштым. Әгерҗе төбәген биш бармагы кебек белгән әлеге укытучы миңа Кама буйларының революция тарихын сөйләде. Аннары мин Салагышта крестьян даулары турында сәмруг кош мөһере сугылган, ике гасыр моннан элек язылган сургучлы кәгазь таптым. Салагышның атаклы Янчуриннар нәселе табып бирде миңа ул кадерле кәгазьне. «Идел кызы» романына яна материаллар табуыма, җитмәсә, әле бүгенге заман повестена юлыгуыма бик тә шатланып, Казанга кайтып төштем дә... хезмәт вазифаларына күмелдем. Әйе, әйе, үземне дулкынландырган кыска повестьны язасы урында, мин җыелышлар җыйдым, идарә утырышлары үткәрдем, директив ор ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА ганнарга белешмәләр яздым; шуның белән нәкъ ярты ел искән жилдәй узып та китте, повестьның мине дулкынландырган эчке пружинасы ычкынды, бары тик коры кысасы гына торып калды. Хәзер Язучылар союзында председатель, аның ике урынбасары, секретаре бар. Ул чорда председатель белән секретарь гына ңде. Хикмәти хода, председатель булып сайлануга Ибраһим абыйга ниндидер чирләр каныкты, минем эш аны больницага илтү, больницадан алып кайту иде. Өстәвенә ул елларны, ике ел рәттән, Казанда әзербәйжан, үзбәк әдәбияты һәм сәнгате атналыклары үткәрелде. Биш йөзләгән кешене каршылау, урнаштыру, аларга тарихи урыннарны күрсәтү, газеталарда әдәби битләр оештыру, шулар өстенә Язучылар союзының агымдагы эшләрен алып бару бик авырга килде. Миңа кунакларны гостиницага урнаштырудан башлап, үзәк газеталарга мәкалә язуга кадәрле, әдәби кичәләрне ачу һәм алып баруга кадәрле, күп төрле эш йөкләнде. Ибраһим абый боларны аңлый, түз инде, Гариф, түз инде, яшь чакта барыбыз да шулай эшләдек, дип мине юата иде. Юата белә иде Ибраһим абый Әдәби атналыкларны уздырырга өлгермәдек, Казанга монгол язучылары делегациясе килеп төште. Аннары озак та тормый, Италиянең атаклы балалар язучысы Джанни Родари, хатыны, кызы һәм тәржемә- ' чесе белән килеп житте. Кыскасы — «Идел кызы»на да, әлегә исеме табылмаган лирик повестька да вакыт калмады. Күп төрле очрашулардан минем аеруча хәтеремдә калганы Джанни Родари булды. Мин аңа Казанны күрсәттем, Ленинның беренче мәртәбә сөргендә булган урыны Кокушкиноны күрсәттем. Тәбәнәк буйлы, базык гәүдәле, шомырт кара күзле һәм шомырт кара чәчле Джанни үзен бик гади тота, кулында аның блокнот, аркасында бәләкәй генә рюкзак булыр. Сөйләгәнне ул* тоташ язып бара. Кайчагында унбиш яшьлек үсмер кызы яки хатыны аны алжыта, аңа бәйләнә башласа, тыныч күңел, сабыр холык белән чәчләреннән генә сыйпап куя иде. Джаннидагы идеал сабырлык мине таң калдырды. Урамда исереп егылган бер кеше ята. «Әнә шундый хәлләр дә була дөньяда», — дим мин, уңайсызланып. «Борчылмагыз, мин сезнең илне барлык кимчелекләре белән яратам», — ди Джанни, һәм бу кылтаеп яки рияланып әйтелгән сүз түгел. Джанни Родариның дөньяга танылуы безнең илдән башланды. Язучылар союзындагы очрашуда аңа татарча чыккан «Чипполино мажаралары»н һәм тагын кайсыдыр бер китабын бүләк иттеләр, автограф язуын үтенделәр. Уйланып тормады Джанни, болай дип язды (итальянча язды, тәрже- мәче безгә тәржемә итте): «Казанда мин күп кенә дуслар һәм үз китабымны очраттым. Китабымнан көнләшәм, чөнки ул татарча сөйләшә белә, ә мин белмим. Хәер, бер сүз беләм икән, рәхмәт». Ленино-Кокушкино музеенда безне фотограф Әсрар Шакнржанов рәсемгә төшерде. Ни генә кыланмады ул: утырып та, чүгәләп тә, аркасына ятып та төшерде. — Кара инде: безне тарихка калдырыр өчен адәм баласы ничекләр тырыша, — дидем мин, шаяртып. — Тир белән тапкан ипи тәмлерәк була, — диде Родари. Хезмәт кешеләренә ихтирамы чиксез иде аның. Татар ашлары йортында без Джанни семьясын чүлмәктә пешергән итле бәрәңге белән, чәк-чәк белән сыйладык. — Сезгә ошыймы? — дип сорадым. — Күрмисезмени, чүлмәк тә, тәлинкә дә буш. Итальянны, әгәр ризык ошамый икән, аркасына мылтык терәп тә ашата алмыйсын. Казанда Родари өч көн торды, өч көн эчендә утыздан артык татар сүзе отты. Иртән «исәнмесез!» дип күрешә, кичен «хушыгыз, сау булыгыз!» дип озата, рәхмәтне, ак тешләрен балкытып, адым саен әйтә иде. СССРда балалар язучыларына булган ихтирам аның күңеленә хуш килә икән. Җае чыккан саен ул моны әйтә, бездә балалар язучыларының әсәрләренә икеләтә ким түлиләр, ди. Мин аңа татарча чыккан «Канатлар кая илтә?» дигән китабымны бүләк иттем. «Сез, Джанни, Казанга килеп дөрес эшләгәнсез. Чөнкч Пушкиннан башлап барлык бөек язучылар бездә булды», — дип яздым. Тәр- ♦ жемәче кыз моны итальянчага тәрҗемә итеп биргәч, Родари бик озак < тынычлана алмыйча: =; — О. о, о! — дип торды. $ Мина ул почтальон кыз рәсеме төшерелгән китабын бүләк итте Ав- а. тографы: «Гариф, бу кыз сиңа миннән хат китерә, ә хатта син Ита ;иягә килергә, минем кунагым булырга тиешлек әйтелгән. Рәхмәт сиңа» g Джанни миңа шул хәтле ияләнде, өченче көнне гаиләңне күрсәтә ал- § массыңмы, диде. g Шәһидә һәм унбиш яшьлек улым Рәшит белән бергә мин аларны халыкара яшьләр лагерена алып бардым, су коендырдым, яшьләргә ашата торган ризыклар белән сыйладым. ® — Бәхетле сездә яшьләр. Алар өчен нинди шартлар тудырылган. s Сәнгать әсәре бит бу! — диде Джанни, кулларын жәеп җибәреп, әкият * стилендәге йортларга күрсәтте. Аннары, көтмәгәндә: < — Ничә яшьтә өйләндегез? — диде. е — Егерме алтыда, — дидем мин һәм соңрак өйләнүемә уңайсызла- = нып, акланырга керештем: — Әтисез үстем мин. Башта эшлисе, аннары * университет бетерәсе булды. u — Ә мин утыз биштә өйләндем. — Ник? — Бездә башта квартир булдыралар, мебель алалар. Квартиры юк кешегә бездә берәү дә кияүгә чыкмый Джанни Родари Татарстанга Ленинның йөз еллыгына китап язар өчен килгән иде. Китәр көнне ул шактый моңсу булды, сөйләшмәде диярлек, өч палубалы ап-ак теплоходның салонында, бу юлы аркасына рюкзакның зуррагын аскан көе, унбиш минутлап басып торды. (Кайсыдыр бер мәгънәсезе аркасында каюталарны ачмый интектерделәр). Чин борчылып, гаеплене эзләргә чапмакчы идем инде — Джанни мине туктатты. — Кирәкми. Теплоход кузгалгач, каюта үзеннән-үзе ачыла ул, — диде... Ульяновскидан ул миңа ихтирам һәм рәхмәт хисе белән тулы телеграмма җибәрде. Джанни Родари белән очрашу, анардагы ныклык һәм чамасыз сабырлык мине иң кыен хәлләрдә калганда да тыенкырак булырга, гаса- биланмаска өйрәтте. «Яхшы кешеләр белән булганда, мин үземне дә яхшырып киткәндәй сизәм», — дип Толстой әйткән бугай Киңәш Шулай итеп, минем язарга утыру вакытым сузылды да сузылды Ибраһим абый, 1970 елны йөрәгенә микроинфаркт булып, әллә ике, әллә «ч ай больницада ятып чыкты. Больницадан ул кыска хикәяләр язып алып чыккан иде. Минем тәнкыйтьчелегемне таныганга күрә (аның иҗаты хакында мин «Таләпчән художник» дигән бер табаклы мәкалә бастырган идем), миңа укырга бирде. Хикәяләр югары сәнгать законнарына таянып язылган, бер генә сүзе дә артык түгел иде. Гомумән, гомеренең соңгы елларында Ибраһим Гази «Тургай да картаямы?». «Алсу томаннар артында», «Сарбай — сары эт» кебек, татар әдәбиятынңң гына түгел, гомумән совет прозасының җәүһәре булырдай хикәяләр ижат итте. Больницадан сон, әз генә тернәкләнә төшкәч: аңа өч бүлмәле бик шәп квартира бирделәр. Бер көнне машинада икәү бергә утырып кайттык та, мин саубуллаша башлагач: — Әйдә, бераз урам йөрик әле, китсен бу машина, — диде. Риза булдым. Үземнең дә андый теләк бар иде, тик әле «сыткыи сагыз» дип әйтмәгәе дип шикләнүдән генә ана иярергә теләвемне әйтми тора идем. Зур язучылар да мактауга, жылы сүзгә мохтаж була. Бу хакыйкатьне миңа моннан ун еллар элек Малеевка ижат йортында ял иткәндә Мостай Кәрим әйтте. «Күңелеңдә җылы сүзең булса, кемнең кем булуына карамый әйт», — диде ул. — Ялагай дип әйтмәсләрме соң? — Зур кеше ялагайлык белән ихласлыкны аера белә. Менә хәзер шуны искә төшереп: — Ибраһим абый, хикәяләрегезне укыдым. Сез соңгы елларда татар хикәясенең дәрәҗәсен бик күтәрдегез бит, — дидем. — Син алай бик зурдан кубып сөйләшмә, Гариф. Дөрес, мин ярыйсы гына хикәяләр яздым. Үземнең дә күңел булды... Ләкин әле эшлисе эш, ай-һай-һай! — Минем дә язасы килә бит. Ибраһим абый. — Син әле яшь, язарсың. Миннән инде булмас. — Нигә алай дисез, Ибраһим абый? — Сизәм мин, гомер калмады. Какшады сәламәтлек. Ятимлек-мәх- рүмлекләр өскә чыкты... Күңелгә кинәт бик моңсу булып китте. Мин инде ел буе ял итмәгән идем. Ике айга ял алып, язуга утырырга иде исәп. Сүз болайга киткәч, ничек инде ял сорыйсың? Искиткеч сизгер кеше — Ибраһим абый. Күзлек пыялаларын елтыратып, астан-өскә таба минем буй-сынны үлчәп алды да: — Син инде байтак интектең, Гариф. Ел буе союз эше белән чаптың. Давай, ялга чыгып кер инде, аннары мин чыгармын, — диде. — Юк, — дип каршы төштем мин. — Башта сез чыгыгыз, Ибраһим, абый, больницадан соң сезгә санаторий кирәк. Мин сездән соң ял сорармын. — Ихлас әйтәсеңме? — Риялансам, шушы кояшның чыраен күрмим. — Ярый алайса, мин барып кайтыйм әнә шул санга туры дигән җирләренә, — диде ул, «санаторий»ны үзенчә бозып. Теләсә кайсы чит сүздән ул кызык итеп татар сүзе ясый ала иде. Бервакыт кибеттә «Геркулес» алган чагында, ул болай диде: — Чибәркәй, әнә шул герле күзеңне биреп җибәрче миңа. Кызый аның шаяртканын аңламады. — И абый, әйтә дә белмисең икән әле, герле күз түгел, геркулес бит ул. — И ярамаган безгә, карт кешегә, бир инде, бир шул герле күзеңне. Тик шуннан соң гына кызый аның йөзенә күтәрелеп карады: — Бәлеш! Ибрай Гази дигән язучы түгелме соң сез? — Шул инде шул: бер ай казый, ике ай казымый, — диде Ибраһим абый, һаман да шаяртып. Кибеттән чыккач, ул миңа әйтте: — Күрдеңме, кызлар мине шаярта, димәк, әле арбадан төшеп калган тукмак түгел мин, әйеме? — Сез әле егетләр төсле, Ибраһим абый. Кыяфәте аның чыннан да егетләр төсле. Гәүдәгә төз, куллары нык, урманда йөргәндә, берәр агач ботагы күрсә, сикереп ябыша да, турник та уйнаган төсле атына башлый иде. Тәмәке тартканын, аракы эчкәнен белмим мин анын. Чамадан тыш пөхтә иде ул. Кул юмыйча ашарга утырмый иде. Бервакыт мин аңардан сорадым: — Ибраһим абый, сезнең хакта бер мәзәк йөри. Имеш, сез базарда ф карбыз сатучыдан: «Бу карбызның суы кайнаганмы?» — дип сораган- < сыз. Дөресме шул хәл? 5 — И усал телләр этләшәләр инде! — диде ул, кул селтәп. * Санаторийдан ул матурланып, битләре алсуланып кайтты. Ул инде д. СССР Верховный Советы депутаты, партиянең XXIV съездына делегат * булып сайланган иде. з Санаторийдан кайткач, без аның белән тагын бер мәртәбә очраштык. Минем ялга китәр вакыт җиткән иде. Мин утыра торган бәләкәй бүлмә- о гә үзе килеп керде. — Син бер атнага сабыр ит инде, Гариф, кайбер эшләрне ачыклап бетерик әле. Воронковка хат яздыңмы? ® — Яздым. Менә җавабы да килде. Йөз мең акчаны быел бирә ал- х мыйбыз, ике-өч елдан соң күз күрер, дигән. Константин Васильевич Воронков — СССР Язучылар союзының оеш- < тыру эшләре буенча секретаре иде, бер йөз мең акча безгә язучыларга ө йорт салдыру, дөресрәге, берәрсе төзи торган йортка пайга керү өчен = кирәк иде Ибраһим абый җаваптан канәгать булмады. Шунда ук үзе < утырып хат язды. Хат бик кыска, рәсми хатларга охшамаган иде: u «Иптәш Воронков! Хатыгызны алдык. Сез безгә йөз мең сумны туксан тугыз ел узганнан соң бирергә вәгъдә итәсез. Ләкин бит кызыл күкәй пасха көнендә кадерле». Бер атнадан соң безгә шундый ук кыска язылган хат килде. «Это — недружелюбно» диелгән иде анда, әмма йөз мең сумның лимиты-ние белән, Татарстан Язучылар союзына күчерелүе әйтелгән иде. — Минем Воронков белән күз бәйләш сукыр тәкә уйныйсым юк, акчаны җибәргәнме, шул җиткән безгә, — диде Ибраһим абый. Бер башлагач әйтеп бетерим, рәсмилекнең, кәгазь волокитасының кан дошманы иде ул. Әлмәттән Казанга күчкән чагында, миңа квартир бирми аптыраттылар. Дөресрәге, якыннан бирми теңкәгә тиделәр. Ибраһим абый шәһәр Советына шалтырата, -секретарь кыз. председатель өйдә юк, җыелышта, киңәшмәдә, тагын кайларда дип кенә җавап биреп тора. Ярый, хуш, андый җаваптан арыды Ибраһим абый. — Нишлибез? — диде, гаҗиз калып. — Горсоветка барыйк. — Юк диләр бит. — Әйтәләр генә, шунда ул. — Киттек. Барып кердек. Ибраһим абый, кабинет ягына ымлап: — Андамы? — дип сорады. — Анда,— диде секретарь кыз. « — Ә нигә сез әтиегез булырдай кешене алдап йөртәсез? Кыз ык-мык килә башлады, кызарды. Ул арада Ибраһим абый Бондаренко бүлмәсенә кереп тә китте. Мин дә иярдем. — Исәнмесез. Квартир мәсьәләсендә килдек. — Кемгә? — Язучылар союзы секретарена. — Танкодромнан рәхим итегез. — Булмый. Ерак. Секретарь Язучылар союзына якын булырга, теләсә кайчан союзга килә алырлык, кунаклар каршылый алырлык булырга — Кайдан сорыйсыз? — Новаторлар урамыннан. Тимер юлчылар больницасы яныннан. Бондаренко дәшмәде, Ибраһим абыйга каш астыннан карап утыра башлады. — Сез, Александр Иванович, миңа каш астыннан карамагыз. Мин сезнең әбиегезне үтермәдем. Хәер сорашырга да килмәдек без сезгә. Тиешлесен сорарга килдек. Менә бу егетнең Әлмәттә бик яхшы квартиры бар иде. Без аны Казанга китердек. Сентябрьдә, тагын ун көннән, аның балалары мәктәптә укый башларга тиеш. Ярдәмчеләрегезгә боерык бирегез дә без киттек. Александр Иванович ниндидер кәгазьгә шатырдатып кул куйды һәм мин бер атнадан семьямны Әлмәттән Казанга, яңа квартирга күчерә алдым. Әнә шундый иде безнең Ибраһим абый, һәм ул шундый туры сүзле, принципиаль кеше, таләпчән язучы булып күңелгә кереп калды. Мин аның үземнән алда ялга чыгуына азактан сөендем. Югыйсә, үзем алдан китеп, ул ялсыз калса, гомерлек үкенеч булыр иде. Мин ялга чыгып, егерме көн узуга, аның кинәт, йөрәк авыруыннан үлгәнлеген хәбәр иттеләр. Ул кылтаюны белми иде, урам йөргән чакларда гомеренең озак калмавын әйтүе дә, яшь чагыңда, көчле чагыңда яз, бернинди тинтерәтүләргә дә, ыгы-зыгыга да карама, актыктан эшләде дип әйтмәсләр, язмады дип кенә әйтерләр, дип киңәш бирүе дә ихлас булган, чын булган икән. Хәзер мин үзем дә шул фикердә торам. Ыгы-зыгы күп дөньяда, гомер кыска, Толстой әйтмешли, язучы язарга тиеш. 1 Чикләвек төше Әгерҗедән алып кайткан кайнар дулкын дүрт-биш ай эчендә сүнде, сүрелде. Хисләрне кабат яңартырга, коймак пешерү өчен табаны кабат кыздырып алырга кирәк иде. Янә дә Әгерҗегә киттем. Анда милиция капитанын эзләп таптым. Аның башлыгыннан рөхсәт сорап, капитанны өч көнгә үзем беләң гостиницага чакырдым. д Без өч көн, өч төн йокламый диярлек сөйләштек. Ул сөйләде, мин яздым. Калын дәфтәргә мин аның тормыш юлын, уй-тойгыларын, сөйләшү рәвешен теркәдем. Җанда янә дә кайнар дулкын уянды, ашкынып язасы килә башлады. Әгерҗедә чакта ук повестьның «Чикләвек төше» дигән исеме дә табылды. — Повестьны сиңа багышлыйммы? — дидем мин капитанга. — Кирәкми, син бит аны барыбер мин сөйләгәнчә генә язмыйсың, язучылык фантазиясе белән өр-яңа дөнья тудырасың бит син, — диде капитан. — Ярый, хәерле юл сиңа, эшләрең уңышлы булсын Казанга кайтуга язу өстәленә беректем. Иртәнге алтыдан көндезге уникегә чаклы язам да, җиңелчә тамак ялгап, чаңгы белән Казанка буена чыгып китәм. Кайткач, ванна кереп, бер сәгать йоклыйм, көндезге икедән кичке сигезгә кадәр тагын язу өстәле янына чүмәшәм Повестьны мин тңз яздым, чын мәгънәсендә илһамланып, дөньямны онытып яздым. Безнең, язучы халкының, беренче тәнкыйтьчеләре — машинисткалар. Әгәр күңелләренә ошаса, алар син килеп керешкә: — И әйбәт тә соң, малай! Кайлардан уйлап чыгардың моны?.. —-дип сөенечләрен әйтергә ашыгалар. Әсәр уртача булса, сүлпән генә: — Ярый бу, ярый, — диләр. Әгәр әсәр начар булса: — И жаным, аңламадым әле мин моны, наданлыгым да көчледер инде, — дип үзләренә яла ягарга керешәләр. «Әнә шул «аңламадым»ны гына әйтә күрмәсеннәр», — дип куркып килгән идем, мине көтеп зарыккан машинистка шелтә яудыра башлады. — И Гариф абый, нигә шул тамаша елатырлык итеп яздын инде? х Күзләрем кызарып бетте бит менә. Аерыла алмыйм, көне буе, төне буе < бастым, — диде. Бу — минем өчен иң югары бәя иде. Инде журналда чыгару мәсьәлә- < се. Редакторлар кабул күрерме, яратырмы, теләп бастырырмы? Повестьта мин капма-каршы холыклы ике кеше алдым. Берсе — коллективист, кешеләр өчен жанын бирергә әзер торган § коммунист. Аның өчен алгы планда — илдәге тәртип, илнең иминлеге. Е Монысы герой, ә героиня — мещанка, аның өчен беренче планда үз рә- ф хәте. Ике полюстагы көчләр тартыша. Язу алымы итеп мин эпик сурәтләүне түгел, беренче заттан сөйләтү о алымын сайладым. Гомер буе иреннәЛ аерылырга теләгән, әмма аерыла * алмаган хатынның вакыйгаларны үзе сөйләве, минем уемча, сюжетны х тагын да кызыклырак итәргә тиеш иде. Повестьны бастыру мәсьәләсен кайгыртып йөргән чакта, бая әйткә- ♦ нсмчә, Ибраһим абый кинәт үлеп китте, аның урынына Язучылар сою- ’ зы председателе булып Зәки Нури сайланды. Ул «Казан утлары»нын < баш редакторы иде, ул Язучылар союзына күчкәч, журнал хужасыз *“ калды. Зәки Нури үзенең секретарена, ягъни миңа, «Казан утлары» өчен баш редактор табу бурычын йөкләде. Мин моның эчке мәгънәсен аңладым. Журналга ул минем күчүемне тели иде. Партия өлкә комитетында да миңа шуны әйттеләр. Ә бу — минем яраткан эшем, мин бит анда Әлмәткә киткәнче биш елдан артык эшләдем. Озакламый мине «Казан утлары»ның баш редакторы итеп билгеләделәр. Редколлегия членнары «Чикләвек төше»нә уңай бәя бирде һәм ул 1972 елның башында басылып чыкты. Мин хәзер, каушап һәм дулкынланып, укучылар хөкемен көтә башладым. Минем чамасыз гажәпләнүемә каршы, иң беренче булып мине Фатих абый Хөсни котлады: — Чукынчык малай, бик шәп повесть язгансың бит син, дивана, — тиде ул миңа. — Котлыйм, энекәем, котлыйм, Гариф, төкле аягы белән булсын! «Күңел алмак — бер калжа, күңел калмак — бер калжа», — дип юкка гына әйтмәгән, ахрысы, халык. Мин Фатих абыйга «Хәзинә» һәм «Хужалар» өчен рәнжеп йөргәннәремне шунда ук оныттым, аны кочаклап үбәргә әзер идем. Икенче хатны Свердловскндан бер татар хатыны язган, «тормышны барлык авырлыгы белән, ясамыйча-бизәмичә сурәтләгән өчен» рәхмәт белдергән. Өченче хатны Ташкенттан 81 яшьлек карт язып жпбәрде Хатының кыскача эчтәлеге болай: моңарчы ул Гомәр Башировны, Әмирхан Еникине, Фатих Хөснине язучы дип таныган. Ахунов дигән кешенең дөньяда яшәвен башына да китермәгән. Инде менә «Чикләвек төше» журналда басылган, укый башлаган, врачлар аңа бер сәгатьтән артык укырга кушмаганнар, ә ул төне буе укыган һәм Ахунов дигән язучы бар лыгын да таныган. 1973 елның февраль башында минем сабакташым Нурихан Фәттах әдәби ел йомгакларына багышланган жыелышта, Габдулла Тукай клубында, чикләвекнең төше бик сыек әле, мактарга ашыкмыйк, дип йөз илле язучы жыелган залга кычкырып әйтте. Шуның артыннан ук Мостай Кәримнән хат килеп төште. Ул мине ихлас күңелдән ижат уңышым белән котлаган, син яңа повесть язып кына калмагансың, янача повесть язгансың, дигән иде. Котлау белән тиргәү әнә шулай аралашып торды. Язучылар союзы кушуы буенча «Волга» журналына повестьның подстрочнигын (сүзгә сүз тәрҗемәсен) җибәргән идек, әсәр басарлык түгел дип борып кайтардылар. Әдәби әсәрне аңламый торган кеше түгел, бик нечкә зәвыклы художник, «Боланнар илендә» романының авторы Николай Шундик шулай дип язган иде. Бу мине беркадәр гаҗәпләндерде, ләкин каушатмады. Яна әсәр беркайчан да тапталган юлдан бармый, аның эчке мәгънәсен, сәнгать- чәлеген аңлаганчы һәм башкаларга аңлатып биргәнче, байтак вакыт уза, аңларлар әле дип юаттым мин үземне. Әмма күп тә узмый, журнал редакциясенә бер мәкалә керде, мәкаләнең авторы, минем сабакташым, күренекле тәнкыйтьче, «Чикләвек төше»н урланган әсәр дип язган. Моңа мисал итеп, А. Макаренконың «Педагогик поэма»сындагы баш геройның сукбай малайны тотып яңаклавы белән минем колхоз председателе Халик Саматовнын «практичный» Мөбәрәкшәне баскычтан тибеп төшерүен параллель китергән иде. Бу гаепләүдә бернинди логика да юк, әлбәттә. Педагог сукбай малайга, балалар колониясендә тәрбияләнүчегә, соңгы чиккә җиткәч, шашынган нервысын тыя алмыйча суга, ә минем Саматов үзенә лом белән ташланган карак крестьяннан саклану өчен аңа тибеп җибәрә. Хөрмәтле галим моны белә, әмма ул авторның ачуын китерер өчен юрамалый, гаделсез рәвештә аны плагиатлыкта гаепли. Мәкаләне укыганда, мин бер нәрсәне аермачык күз алдына китердем. «Менә син — баш редактор, синен әсәреңне иң яман чирдә гаеплиләр, беләм — син моны уздырмыйсың, ә менә үз кулларың белән минем мәкаләне сызып утыру синең җаныңны таласын әле», — дип кулларын уа тәнкыйтьче. Ә мин мәкаләнең бер юлына, хәтта бер хәрефенә дә кагылмадым. «Басарга!» — дип кул куйдым да типографиягә озаттым. Хәтта үзебезнең редакция егетләре дә, түзмичә, мине үгетләргә кереп карадылар, якын да килмәдем — бар нәрсәне тәнкыйтьченең үз намусына калдырдым. Мәкалә басылып чыкты. Нәкъ шул дәвердә минем «Чикләвек төше» повесте белән «Хәзинә» романына Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирү хакында газеталарда партия өлкә комитетының һәм Министрлар Советының карары басылды. Иртәгесен минем янга әлеге тәнкыйтьче, сабакташым керде. Чыраенда сөенеч юк иде шикелле. Ул ничектер ифрат та уңайсызланып: — Сине котларга минем хакым юк, әлбәттә, — дип башлады сүзен. — Шулай да мин сине котлыйм. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегеннән беренче лауреат булуың белән котлыйм... Әсәрләргә бәя бирүдә гадел булмасаң, әнә шулай әйләнгеч юллар белән котларга да мәҗбүр буласың икән.... Мин бу гыйбрәтле хәлне ни өчен сөйләдем? Беренчесе. Әсәрләребезгә ашык-пошык бирелгән бәяләрдән беренче нәүбәттә без, әдипләр үзебез, каушап калмаска тиешбез. Китаплары- бызнын беренче тәнкыйтьчесе, контролеры безнең намусыбыз булырга тиеш. Икенчесе. Әдәбиятка бәя бирү кебек гаять җаваплы вазифаны өсләренә алган кешеләр, ягъни әдәби тәнкыйтьчеләр, кристаллдай саф күнелле, чамадан тыш намуслы булырга, әдәбиятта үзләрен түгел, әсәрләрне яратырга тиешләр Шул чакта, бары тик шул чакта гына тәнкыйтьче әдәбиятның үсешенә йогынты ясый ала. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК ЯЗМЫШЛАР КУШЫЛГАНДА Чакыру 1978 елның беренче декабре көнне Зур Кремль сараеннан ашкынып | чыгып барган халык арасында Чыңгыз Айтматовны очраттым. Баһа- S дир гәүдә, ташып торган куе кара чәч. Кырысрак чырай. Әйе, чырае аның нигәдер гел уйчан — рәсемдә дә, тормышта да. Әллә ничә мәртә- § бә уйлаганым бар: нигә уйчан икән аның чырае? Бик яшьли ул әтис сез калган, сугышка кадәрле үк һәлак булган аның әтисе, обком се- < кретаре. Әллә шул ятимлек аның чыраена кырыслык, үз эченә бик- m ләнгәнлек салып калдырганмы? Алай дисәң, аннан соң да кырык ел- о дан артык вакыт узып киткән бит инде. Чыңгыз үзе әти кеше хәзер, = ике малай атасы, язганнары буенча фикер йөртсәң, ил агасы булып х килә. Әллә аны үз уйларына күмелеп йөрергә шул мәҗбүр итәме? Ни < генә булмасын, Айтматов гел җитди — кырыс чырайлы. Без аның белән ө язучылар җыелышында, СССР Верховный Советы сессияләрендә, Тыш- - кы эшләр комиссиясендә әледән-әле очрашып торабыз. Очрашканда < сизелер-сизелмәс кенә яктырып китәр, бер-ике сүз белән генә хәл-әх- *~ вәлеңне сорашыр, аннары тагын үз эченә бикләнер... Бу юлы ул минем янга кояш кебек балкып килде. Мин, аңардагы үзгәрешне ни дип юрарга да белмичә, аптырабрак калдым. Аның иреннәре калын икән ләбаса, өстәвенә алар елмая беләләр икән: гаҗәеп бер җылы — бераз гына серле дә дип әйтимме — елмаю куна икән аларга. Күзләре аның коңгырт, һәм шул коңгырт күзләр кап-кара җәенке каш астыннан нурланып-чаткыланып кабына беләләр икән; шушы елмаюлы күзләргә, елмаюлы иреннәргә кушылып, аның зур таза борыны да гомуми тәэсир белән яши, — кыскасы, минем каршымда кырыс чырайлы Чыңгыз түгел, ягымлы чырайлы Чыңгыз басып тора! Мин аның күкрәгендә СССР Верховный Советы значогы белән янәшә җемелдәп балкыган Алтын Йолдыз медален күрдем. Беренче мәртәбә! — Татарстан язучылары исеменнән безнең котлауны кабул ит, Чыңгыз!—дим мин. — Котлауларыгызны алдым, Гарифҗан, — ди Чыңгыз, минем кулны җибәрмичә, зур авыр кулында тотып тора. — Рәхмәт, Татарстаннан килгән котлау минем өчен бик тә кадерле. Карале, юлдашым, 12 декабрьда минем юбилей бит. Телеграмм ебәреш кирәк. Киләсеңме? Мин бер генә мизгелгә икеләнеп калам. 12 декабрь, нәкъ менә уникенче декабрь көнне Казанда иҗат союзларының берләштерелгән пленумы. Мин анда доклад ясарга тиешмен. Шулай булгач, юбилейга барам дип вәгъдә биреп буламыни? Ләкин бу’ минем дә, Чыңгызның да гомерендә бер генә килә торган бәйрәм. Бармыйм дип әйтү белән мин аның кәефен кырып салам бит. Чыңгыз мине Гариф Ахунов дигән язучы итеп кенә түгел, Татарстан язучыларыиың тулы вәкаләтле бер илчесе итеп, аның әнисе — татар хатыны Нәгыймә апаның да кан кардәше итеп чакыра бит. Мин башны кискен генә чайкап алам да: — Ярый, Чыңгыз, килермен, — дим. Аның миңа төбәлеп уйчанлана башлаган чыраена яктылык иңә, калын йомшак иреннәре елмая, күзләре чаткыланып нур бөрки. Мин калган ягын төпченеп-сорашып торырга теләмим. Без кул кысышып аерылабыз. Шул сәгатьтән башлап мин Чыңгыз бәйрәменә бару уе белән яшим. Ничек итеп мин аның юбилеена өлгерәм соң әле? Әйтик, 12 декабрьдә иртәнге сәгать уннар тирәсендә докладны ясасам, фшъалты кеше чыгып сөйләгәннән соң. уникеләр тирәсендә самолет белән Фрунзега очып китә алсам, бәлки кичкә кадәр барып та җитәрмен... Ләкин... Фрунзега бездән, ягъни Казаннан турыга оча торган самолет бармы? Белештем. Турыга оча торган самолет юк икән. Минем барулар шулай итеп киселер микәнни? Мондый- чакта’, үзегез беләсез, иҗат җене кагылган кешенең фантазиясе әллә кайларга, тау түбЪләренә менеп җитә торган була. Чыңгызның миңа түгел, халкыбызга булган үпкәсен шундый да зур итеп күз алдыма китердем, әллә кайчангы очрашулар, күрешүләр. Чыңгызның «Җәмиләжсендәге, «Хуш, Гөлсарат»ындагы. «Беренче мө- галлим»ендәге каһарманнарның үпкәләп йөрүләре хыялымнан уза башлады. Ул да түгел, моннан биш-алты еллар элек, Чыңгыз Айтматовның кыргыз язучылары делегациясе белән Казанга, әдәби атналыкка килгән чаклары, хатыны Кәрәз белән бергәләп, татар язучылары алдына басып, бик моңсу кыяфәттә әйткән сүзләре искә төште: — Кадерле туганнар, татар кардәшләрем, миңа әнием Нәгыймә әйтте: «Улым Чыңгыз, мин авыруым сәбәпле туган якларыма кайта алмадым, туган туфрагыма баш ора алмадым, минем өчен син кайт, син минем Иделләремне, Казаннарымны күреп кил, минем туган туфрагыма баш орып кил...» — диде. Мин аңа биргән вәгъдәмне үтәп", сезнең якларга, мине дөньяга яраткан әнием җиренә, «анам кырына» кайттым. Сез, татар язучылары, минем әсәрләремне әниемнең телендә халыкка җиткердегез, сезгә шуның өчен җиргә тикле башымны иеп, иң кәттә рәхмәт тойгыларымны белдерәм. Әнә шулай дигән иде Терекол улы Чыңгыз! Беркайчан да алдашмаган, алдаша да белми торган, зур хакыйкатьне гади һәм ихлас итеп әйтеп бирә белә торган ир-егетнең сүзләре халыкта һәм язучыларда аңа карата ихтирам хисе уяткан иде. Инде хәзер аның бәйрәменә, үзе өзелеп чакырып торганда, гомерлек кырыс чыраена таң яктысыдай елмаю балкытып әйтеп биргән чакта, бармый калыргамыни?! Бәйрәмнәргә катнашу мәсьәләсендә минем әле беркайчан да болай аптырашта калганым юк иде. Мин. бердән, иҗат союзларының пленумына доклад язу мәшәкате белән йөрсәм, икенчедән, Чыңгыз бәйрәменә бара алырлык кеше эзләп баш вата башладым. Яшьләр, әлбәттә, анда бара алыр иде. әмма аларны Чыңгыз үзе ничек кабул итәр?! Картлар, аксакаллар, алар белән эш кыенрак шул: юл йөрүләр аларны бик авырыксындыра шикелле. Ә монда, — аз да түгел, күп тә түгел, — барып кайтуы җиде мең чакрым. Фрунзега барырга ашкынып торучы табылмады, бар өмет җимерелеп төште. Мин уникенче декабрьда булачак пленумга доклад язарга утырдым. Иҗат кешесенең бер бәхетле ягы бар — язарга утырдымы, аның күзенә ак-кара күренми, аның шул үзе яза торган әсәреннән башка дөньяда берни дә калмый. Әйе, бу шулай. Бу шулай бер кайда да эшләмәгән ирекле художник өчен. Минем кебек Язучылар союзында эшләгән кешене теләсә кайчан, теләсә кая чакырып алулары ихтимал. Чынында ул шулай булып чыкты да. Мине СССР Язучылар союзының үзбәк әдәбиятын тикшерүгә багышланган пленумына чакырып алдылар. Ул җиденче декабрьда булырга тиеш, без анда — Зәки Нури белән икәү — алтынчы декабрьда үк барып җитәргә, өстәвенә мин үзбәк әдәбияты хакында сүз сөйләргә тиеш булып чыктым. Хәер, сүз сөйләү мәсьәләсендә мин әллә ни кайгырмадым, ник дисәң, үзбәк әдәбиятын тикшерәчәкләре миңа октябрьда ук билгеле иде, СССР Язучылар союзы секретаре тәнкыйтьче Юрий Иванович Суровцев минем чыгыш ясавымны Казанда уздырылган бөтенсоюз конференциясе вакытында ук бик үтенеп сорап киткән иде. Минем турыдан-туры үзбәкчәне укый алуым аңа ошый, ул моны үзбәк дуслар да яратыр дип уйлый иде. Мин Нәзир Сәфәровның «Кайгылы һәм каргышлы көн» повестен, Әсгать Мохтарның «Чинар» романын татарча басылганыннан, Шәрәф Рәшидов романнарын русча һәм татарчадан, шуның өстәвенә Үткер Хашимовның «Яктылык һәм күләгә», Мирмухсинның «Чаткал юлбарысы» ро- ♦ маннарын «Шәрыкъ йолдызы» журналыннан үзбәкчә укып чыккан идем. Үзебезнең пленумда булачак докладны хәзергә төреп куеп, мин үзбәк әдәбиятына чумдым. Үзбәк әдәбияты — борынгы гасырлардан ук килгән Алишер Нәваилары, бүгенге заманның Гафур Голәмнәре булган зур әДәбият. Тик гажәп хәл; бүгенге прозаларында мин аларның озын-озакка сузып сөйләү-аңлату алымы күрдем. Иң матур милли характерлар, заман билгеләре әнә шул озынга сузу, төссез итеп сөйләү аркасында тоныкланып калалар иде. Мин моны жайлап кына, үзбәк прозаикларының барлык уңай сыйфатларын әйтеп бетергәннән соң гына әйтергә тиешмен. Үзбәк әдәбияты турындагы зур сөйләшүгә әзерләнү, беренче карашка, Чыңгыз Айтматов бәйрәменә киртә булып төшә кебек тоела иде, ләкин, чьшлабрак уйлагач, мин аның үзем өчен файдалы икәнен аңладым. Ул миңа Чыңгыз ижатын тагын бер мәртәбә акыл җәтмәсеннән үткәреп, башка әдәбиятлар белән чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Мин Айтматовның кыска-жыйнак повестьларында безнең күбебезгә җитмәгән камиллекне, сәнгатьчә төгәллекне күрдем. Мәскәүдә мин үзбәк язучылары белән, таҗик, кыргыз, казакъ, төрекмән һәм тагын башка байтак әдәбиятның вәкилләре белән кара-каршы утырып сөйләштем, алар миңа чыгышымны әзерләп бетерергә, төпле бер фикергә килергә ярдәм иттеләр. Шундый зур ярдәмне миңа бик тә акыллы, балаларча шат күңелле язучы, күптәнге дустым, казакъ язучыларының җитәкчесе Әнүәр Алимҗанов эшләде. Ул казакъларда соңгы ун ел эчендә бер дистәгә якын гаять талантлы, заманча тыгыз яза белән торган язучы тууын әйтте. Саин Муратбеков, Абиш Кекильбаёв, Сатимҗан Санбаев шундыйларга керә икән. Мин моңа шунда ук ышандым, чөнки татарчага тәрҗемә итеп чыгарырга әзерләгән бер томлыкта «Хатынгол балладасы», «Ак дөя» кебек повестьларның бай эчтәлеккә һәм эмоциональ көчкә ия икәнлекләрен күргән идем. Бу очраклы гына хәлме, әллә алардагы проза үсеше законлы күренешме, дип уйлана да башлаган идем. Димәк, законлы күренеш. Бу миндә үзебезнең татар прозасы өчен борчылу, гамьсез йөрүебезгә беркадәр үкенү хисе дә уятты. Хисләр минем бик кайнарланган, уйлар башка сыймастай булып тыгызлана башлаган иде ул көнне, мин аларның барысын ак кәгазьгә чәчеп ташладым. Иртәгесен пленумда сөйләячәк сүземне милли әдәбиятларыбыз алдында торган бурычларыбыз итеп күз алдына китердем, озын-озак сөйләүләрдән арынырга, сәнгатьчә төгәл сурәтләп бирә белү осталыгына омтылырга кирәк безгә. Шулар янына күптәннән җанымны борчып торган бер мәсьәләне көн тәртибенә кичектергесез бурыч итен куйдым. Анысы — әдәби тәрҗемә, СССР Язучылар союзы дәүләт күләменә күтәрергә тиешле мөһим мәсьәлә. Юкса нәрсә килеп чыга? Кем терсәкне киереп, этешә-төртешә алга чыга — шуның әсәре басыла. Чын талант иясе үз әсәрен бастырырга бик ашкынып тормый бит ул, нәшриятлар тирәсендә буталуны вакыт уздыру дип карый. Шунлыктан, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан кебек шагыйрьләр ил күләмендә яңгырый алмый, бөтенсоюз укучысына барып җитә алмый аптырыйлар. . Пленумда миңа, һич көтмәгәндә, икенче итеп сүз бирделәр Моның сере бераздан аңлашылды. Мин Мәскәүдә Язучылар союзы пленумында ЙӨРГӘН арада өйгә СССР Верховный Советыннан телеграмма килеп төшкән: мин Тышкы эшләр комиссиясендә чыгыш ясарга тиеш икәнГАРИФ АХУНОВ ф П0лА1 ЗЛАР КАЛКА мен. Ул хакта Язучылар союзына да хәбәр иткәннәр. Димәк, минем бүгенге пленумда мөмкин хәтле тизрәк сөйләвем хәерле. Беренчедән, озаклап, зарыгып көтеп утырасы булмаганга, икенчедән, язган уй-той- гыларым әле күңелдә кайнар килеш сакланганга күрә, мин сүземне дәртләнеп сөйләдем. Язучыларга бик тә хәерхаһ секретарь Юрий Верченко мине шундук Кремльгә озатып җибәрде. СССР Верховный Советына, секретариатка кереп, чыгыш ясар- өчен кирәкле материалларны алдым. Чит ил багланышлары бүлегендә эшләүче Гурьянов, озын буйлы, якты чырайлы, иллеләрне узган абзый, минем алдыма материалларны китереп куйды, биш минутАш чыгыш әзерләгез, әзерләнү өчен бер сәгать вакыт бирелә, диде. Үземә кирәген сайлап, СССР—Вьетнам дуслыгын, хезмәттәшлеген хуплап, телмәр (речь) яздым. Александр Константиновичка күрсәттем. Булган бу, диде, тик Договорны ратификацияләү тәкъдимен дә сез кертерсез, диде. Килешеп кайтып киттем. Утырышта миңа, Тышкы эшләр министры урынбасарының докладыннан соң, иң беренче итеп сүз бирделәр. КПСС Үзәк Комитеты секретаре һәм Политбюро члены Михаил Андреевич С^лов алып барган киңәшмәдә сүз сөйләү җаваплы, дулкынландыргыч иде. Мин киңәшмә башлану белән: «договор» дип, басымны беренче иҗеккә төшерергәме, әллә икенче иҗеккә куеп әйтү дөрес булырмы, дип икеләнә башладым. Министр урынбасары беренче иҗеккә төшереп сөйләгәч, мин дә шул беренче иҗек вариантына тукталырга булдым. Тик дөресе— соңгы иҗеккә төшерү икән, миннән соң барысы да шулай сөйләделәр. Бу минем күңелемдә бәләкәй генә уңайсызлану тудырып алды, тик, бәхеткә каршы, уңайсызлану тиз узды. Чөнки киңәшмәдән таралган чакта минем белән бергә чыккан язучылар Георгий Марков белән Камил Яшен минем комиссиядә беренче булып чыгыш ясавымны яхшыга юрадылар, сиңа ышаныч белдерелде, диделәр. Бу миңа азмы-күпме тынычлык китерде, әмма икенче зуррак тынычлык китергәне, алай гына да түгел, юаныч һәм шатлык китергәне, ике язучының икесенең берьюлы язучылар пленумындагы чыгышымны хуплаулары булды. — Җөдә зур* рәхмәт сиңа, Арыпҗан, үзбәк әдәбияты турында укып- белеп сөйләдең! — диде Камил ага Яшен.— Бу минем фикерем генә түгел, барлык иптәшләр, үзбәк язучыларының фикере, алар сиңа рәхмәт әйтергә куштылар. — Әйе, дөрес, әйбәт сөйләдегез, — диде Георгий Мокеевич Марков.— Ышандыргыч итеп, белеп сөйләвегез, зур проблема күтәрүегез белән сез пленумга тон бирдегез... — Ул беркавым дәшми барды. Без Кремль ишегалдыннан атлый идек. Бераздан ул тукталды, минем җилкәмә дусларча кул салып:—Менә, нәрсә, Гариф Ахунович, мин хәзер эш белән бу якка китәм. Ләкин аерылыр алдыннаң әйтеп каласым килә: мин татар әдипләрен, татар әдәбиятын бик яратам. Сезнең әдәбият беркайчан да ташлама сорамый. Байтак язучыларыгыз белән бергә фронтта булдым. Сезнең пленумда берәүгә дә ярарга тырышмавыгыз, яхшыны яхшы, начарны начар дип әйтүегез татар әдәбиятының әле һаман да җитди зур юлда икәнен әйтеп тора. Миңа кинәт кыюлык кереп китте. — Гафу итегез, Георгий Мокеевич, минем дә сездән сорыйсы бер сүзем бар иде, мөмкинме? — дидем. — Сорагыз, — диде Марков, гади генә итеп. Мин аның тавышында ягымлылык барын сиздем. — Сез, Георгий Мокеевич, әле әдәби атналыкта, әле пленумда, әле чит илдә... Язу эшенә ничек вакыт табасыз? — Вакыт юк, — диде Марков кинәт. — Изеп куйган романым кабарып утыра, кәгазьләргә кагыла башласам, үзәкләр өзелеп китә. Юк вакыт, юк! Михаил Андреевич Суслов өч кенә елга дип Себердән. Ир- кутскидан чакыртып алган иде, инде менә Язучылар союзы йөген егерме өч ел буе тартам, әле һаман чиге күренми. Ә сезнең хәлләр ничек? — Мин дә Язучылар союзы системасында 28 ел эшлим. Киләсе елга язучылар съезды, китәргә исәп. Трилогиямне тәмамларга кирәк. Марков кискен генә баш чайкады, түгәрәк тыныч йөзе үзгәреп китте. ♦ — Белмә-ә-әәм. Коллективка намуслы, булдыклы оештыручылар < кирәк. Рәхәтләнеп өйдә генә язып утыру тәтер микән сезгә? Белмә-ә- ч әәәм, —диде тагын бер тапкыр... 5 Аңардан аерылгач, минем күңелгә кинәт бер уй*килде. Әгәр мин о. иҗат союзлары пленумына докладны язып кына бирсәм? Минем өчен | ■аны икенче бер кеше укыса? Ул чагында мин бит Айтматов бәйрәменә § үзем бара алам. Билләһи, яңалык бу, тупиктан чыгу юлы. Була менә шундый вакытлар: күңел гел ашкынып, ярсынып тора g ■башлый. Күңел кушканны эшләмәсәң, башка барлык эшләрен җимере- леп төшәр сыман тоела. Мин Фрунзега барырга, җитәкче иптәшләрне * шуңа күндерергә дигән ныклы карарга килдем. ® Ләкин миңа берәүне дә күндереп йөрергә туры килмәде. Иҗат co- 2 газларының берләштерелгән пленумына доклад язып утырган чакта, >> Фрунзедан икенче бер телеграмма килеп төште. Анда акка кара бе- * ләп: Чыңгыз Айтматовның илле еллыгы уникенче декабрьдан унөченче е декабрьгә күчерелә, диелгән иде. s Булды болай булгач. Аэропорт кассасына барып, аннан Ташкент °- аша Фрунзега билет алып кайттым. Ташкентка кичке самолет сәгать * тугызда, аэропорт кагыйдәләре белән әйтсәк, 21 сәгатьтә оча. Димәк, мин җыелыштан соң тыныч кына очып китәм дә, 13 декабрь көнне Фрунзега барып җитә алам, һавалар аяз булсын да самолеты гына вакытында оча күрсен. Докладны мин тәмам тынычланып, Фрунзега үзем барырга күңелемне беркетеп, иркенләп- яздым. Уйлар ...Адәм баласы туа, үсә, балигъ була. Шул дәвердә ул укый, профессиональ күнекмәләр ала, аягына нык басып торырга өйрәнә. Әнә шуннан соң аңа җәмгыять вазифалар йөкли. Кешенең кешелек дәрәҗәсен үлчи торган беренче вазифасы — аның хезмәткә һәм үзе эшләгән коллективка мөнәсәбәте. Болар безгә дә, иҗат кешеләренә дә кагыла. Безнең иҗат эшебезне алга әйди, безне дулкынландырып яшәтә торган гаҗәеп бер тойгы бар: роман тәмамлагач, картина язгач, симфоник музыка иҗат иткәч яки республикабыз башкаласын гасырлар буе бизәп торырга яраклы җәмәгать бинасының архитектура проектын сызгач, сәхнәдә меңләгән кешене җәлеп итәрлек характер тудыргач, иҗат кешесе хезмәтенең нәтиҗәсе белән горурлана, аның кешеләргә файда китерәчәгән аңлап, күңеленә рәхәтлек таба. Сүз остасы булу, заманның тәртипсез авазлары эченнән ин кирәклеләрен сайлап алып, дулкынландыргыч ритм тудыру, полотнода таң калып торырлык кеше сурәтен ясау — болар барысы бәхет. Бәхет, чөнки иҗат кешесенә табигать аерым сәләт биргән. Кеше җанындагы тнбрәнеш-үзгәрешләрне ул барлык кешедән дә алдарак күреп ала, халыкның мең еллар буена җыелган рухи хәзинәсен үз күңеле аша үткәреп, алмазны шомартып бриллиант ясаган кебек, янә дә халык- нын үзенә кайтарып бирә Әнә шундый сәләте булган кешене халык бәхетле кеше, ди. Китаплар укый-укый каләм йөртергә, пумала белән буйый буйый ниндидер сурәт китереп чыгарырга, сәхнәдән автор сүзен ятлап кычкырып кына йөрергә өйрәнгән кешеләрне халык бәхетле кеше дими, кәсепче, ди, үз рәхәте хакына сәнгать белән сату-алу итүче, ди. Кызганычка каршы, бездә әле андый кәсепчеләр дә бар, алар барлык талант ияләренә караганда да күбрәк кычкыралар, әдәбият- сәнгать мәйданында үзләренә урын даулыйлар, алар җил кай яктан иссә, шул тарафка борылырга әзер торалар. Аларның сәнгатькә гомерне багышлау, соңгы сулышларына кадәр сәнгать камиллеген эзләү кебек тойгылары юк, булачак та түгел. Мондый кешеләрнең әдәбият һәм сәнгать өчен иң куркыныч кешеләр икәнен 1963 елны, Әлмәттә Язучылар союзы бүлеге ачкан чакта, атаклы рус язучысы, РСФСР Язучылар союзы идарәсе председателе Леонид Сергеевич Соболев әйткән иде миңа. Әдәбият тирәсенә сырышкан әрсез эшкуарларны берүк союзга член итеп ала күрмәгез, алар берләшәләр, талантлы кешеләргә каршы көрәшеп, аларны кысрыклап чыгару җаен эзли башлыйлар, дигән иде. ...Әдәбиятта ике дистә елдан артык эшләү дәверемдә мин бер нәрсәгә ачык төшендем: халык героизмын, ил язмышын сурәтләүдән дә отышлырак бер ни дә юк. Мин бик җылы язылган хикәяләрне, лирик повестьларны беләм, әмма алган темалары вак булу, сай булу сәбәпле алар онытылдылар, алар халык хәтереннән төшеп калдылар. Ил язмышының киеренке дәверләрен сурәтләгән әсәрләр яши. Муса Җәлилнең сМоабит дәфтәрләре» яши, Фатих Кәримнең окопларда мылтык түтәсенә куеп язган, ут сулап торган җырлары яши, сугыштан соңгы чорда Татарстаннан Европага җылылык трассасы сузган тол хатын Халидә яши; ил хуҗалыгын аякка бастыру елларында, вулкан кебек кабынып китеп, берничә ел эчендә биш-алты поэма яза алган Әнвәр Давыдов ижаты яши. Тик бу талантлы әсәрләр тирәсенә алга таба тәнкыйтьчеләребез игътибарны күбрәк тупларга, әдәби хуҗалыкны ефәк яләк аша үткәзеп, аларның зурысын, көчлесен, ил язмышына лаеклысын алгарак чыгарып куярга тиешләрдер дип беләм. Рухи байлыкларыбыз, сәнгать хәзинәләребез үссен дисәк, аның киләчәге турында, аның магистраль юллары турында, аның проблемалары турында өзлексез уйларга, кайгыртып торырга кирәк икән. Мин әнә шундый уйлар белән безнең гасырның акыл иясе һәм каләм остасы Чыңгыз Айтматов юбилеена юнәлдем. Фрунзе каласында Самолет безне Казаннан кичке тугызда алып чыгып китте, төнге бердә Ташкентка илтеп җиткерде. Без киткәндә, Казанда температура 20 градус суык булса, Ташкентта 15 градус җылы иде. Болар берсе дә мине борчымады, мин озак еллар юл йөргән гадәтем буенча, салкынга да, җылыга да ярарлык итеп киенгән идем. Мине борчыган нәрсә, әлеге дә баягы, шул: мин Чыңгыз бәйрәменә өлтерә аламмы, юкмы? Өлгерә алмасам, минем меңнәрчә чакрым араны самолетта очып йөрүләрем бушка гына булып чыга ич. Депутатлар бүлмәсендә миңа: самолет Фрунзега көндезге унда гына оча, без сезне шул вакытка гына утыртып җибәрә алабыз, диделәр. — Юлда күпме оча? — дидем мин ашыгып. — Бер сәгать тә унбиш минут. — Шуннан да алдарак самолет юкмы? — Тугызда бар. Ләкин аның оча алуына ышаныч бик аз. Кечкенә самолет ул. Очмый калуы да ихтимал. Мин күңелдән исәпләп чыгардым: әгәр дә самолет, әйтик, әзерлек- ләре-ниләре белән сәгать ярым очса, мин уникенче яртыда Фрунзеда булам. Анда Мәскәү вакыты белән нәкъ өч сәгать аерма. Димәк, мин еченче яртыда гына булам әле Фрунзе аэропортында. Тантаналы җыелыш кичке биштә башлана. Аэропорттан бер сәгать шәһәргә барасы булса, минем карамакта сәгать ярымнар вакыт кала. Нибарысы! Ә опт әле самолетның очуын кичектерүләре мөмкин, ә бит әле минем Язучылар союзына барасым, кунак йортын эзләп табасым, урнашасым, өс- башны алыштырасым бар. Тагын борчу биләп алды. Шушы хәлемдә ♦ мин тугыз сәгать буе депутатлар бүлмәсендә утырып тора алмыйм < бит инде. Самолетта черем иткәләп алуны исәпләмәгәндә, мин әле бө- тенләй диярлек йокламаган. Йокламаган килеш сүз сөйләүләре — ай-. $ һай! Беренче эш итеп, аэропортның кунак йортына керергә рөхсәт язуы д. алдым. Икенче эш итеп номерга килдем дә шундук ятып йокладым. Те- £ ләсә нинди шартларда, теләсә кайсы вакытта мин үземне йоклап ки- § тәргә күнектергән идем. Журналистлар һәм язучылар өчен мин андый § күнекмәләрне ифрат дәрәҗәдә кирәк дип саныйм. Ул безнен ише га- g сабилы халыкның эшләү сәләтен бик арттыра. Эштән бүленеп унбиш минут черем итеп алырга җай чыга икән, аны да эшләргә кирәк. Моңа ♦ мине укытучы Гази ага Кашшаф өйрәтте. ® Сигезләр тирәсендә мине уята күрегез дип дежурный абыстайны = кисәтеп куйган идем, ул да әйбәт булып чыкты. Самолетка кадәр * юынып-киенеп, тамак ялгап алырга өлгердем. Ташкент аэропортында < иртәнге сәгатьләрдә үк кайнар аш булу, җиләк-җимеш күп булу мине е сөендерде. ’ = Самолетка мине депутатлар бүлмәсеннән ярты сәгать алдан чыга- < рып утырттылар. Самолетның экипажы — озын буйлы, шәрык кеше- - ләренә хас киңчәрәк битле, кояшта тигез булып янган каракучкыл Чырайлы кыргыз егетләре—Фрунзедан булып чыктылар. Монысы да сөенечле хәл, пик дисәң, адәм баласы үз өенә дәртләнебрәк кайта. Шәт, вакытында барып җитәрбез... Стюардесса, үзбәк кызы, унсигез яшьләрендәге, дөньяның бер чибәре, кашлары чемкара булып сызылып киткәне һәм борын турысына килеп кушылганы—пассажирлар утыра башлаганчы ярты сәгать вакыт булудан файдаланып, минем яндагы утыргычта утырып горды, кайдан килүемне, Фрунзега ник баруымны сораштырды. Мин яшерепнитеп тормастан: Чыңгыз Айтматов бәйрәменә барам, дидем. Кызның шомырт кара күзләре зуррак ачЫлды, шоколад төсле булып кояшта янган хәтфәдәй йомшак битенә елмаю кунды, ул үзалдына сөйләнгәндәй: «Бар дөньяда бәхетле кешеләр!> — дип әйтеп куйды. Мин аның тал чыбыгыдай нәфис буй-сынына, бик тә килешле зәңгәр аэрофлот Киеменә, җиңенә һәм беретына кунган очкыч сурәтенә үз итеп, яратып карадым, шушы заманча киемнәрне аның заманча булмаган калын кара чәч толымнары бизәп, калку күкрәкләре өстендә ятып тора иде. Чыңгыз Айтматов турында башланган сүз безнең күңелләрне бергә бәйләде. Эшчеләр гаиләсендә туып-үскән Зөлфия (мин аның исемен атаклы үзбәк шагыйрәсе Зөлфиядән исемдә калдырдым) — кечкенәдән үк эш ярата торган булып үскән, самолетта көннәр, атналар, айлар буе кеше озатып йөрү аның өчен рәхәт бер эш икән. Моның коры сүз генә түгел икәненә мин үз күзем белән күреп ышандым. Халыкны самолетка ул бернинди этеш-төртешсез, шау-шусыз, дәгъва-мазарсыз утыртты, һәркайсына үзенчә ягымлы сүз таба белде, җайлады, көйләде. Мин боларны күңелемә беркеттем, безнен профессиядәге кешеләр өчен андый детальләр ифрат кирәк. Салонда тынлык урнашкач, Зөлфия сенлебез пассажирларны котлады. экипажның кемнәрдән гыйбарәт икәнен әйтте һәм без, җирдән аерылып, Фрунзе ягына очып киттек. Гаҗәеп нәрсә бу кеше мөнәсәбәте! Эшче гаиләсеннән чыккан унсигез яшьлек кызый, әти-әннсе аңарда тәрбияләгән күңел матурлыгы аркасында, үзе беренче мәртәбә очраткан кешеләрне җылытып, бергә укмаштырып, бөтен бер коллектив итеп Фрунзега алып бара. Мин Зөлфиянең әдәби образын күңелемдә зуррак итеп ясый баш* латан идем инде, шуңа күрә ни өчен юлга чыкканымны да, самолетта барганымны да онытып җибәргән идем. Стюардесса яңгыравыклы яшь тавышы белән Кыргызстанның башкаласы Фрунзены мактый башлагач, айнып киткәндәй булдым. ...Фрунзе башта Пишпет исемле булган, аның төзелүенә йөз ел икән. Менә бит, меңәр еллык тарихлары белән горурланган Кавказ калалары янында йөз яшьлек калалар да бар икән әле! Халкы инде ярты миллионны узып киткән. Әнә шул ярты миллионлы яшь калада. Кыргызстанның данлы әдибе Айтматов яши. Самолет җай гына төшеп утырды, туктады, кешеләр берсе бер өтәләнмичә, Зөлфия туташның әмеренә буйсынып, самолеттан чыктылар. аңа ягымлы сүзләрен әйтеп, исәнлек-саулык теләп аерылдылар. Җиргә төшү белән минем һушны алган нәрсә — Ала тау булды. Түбәсеннән итәгенә кадәр актан киенгән мәһабәт тау ала-кола булып, өскә авардай булып күренә, күңелдә моңарчы уянмаган әллә нинди сәер, ашкындыргыч хисләр уята иде... Биредә дә җылы, күк йөзе зәңгәр, аяз, Ала тау зәңгәр фонда тагын да аграк булып, күзләрне камаштырып җемелди. Машинага кереп утыргач, мин аның матурлыгына тагын бер мәртәбә сокланып, борылып карамый булдыра алмадым. Аэропорт, безнең Казандагы кебек, шәһәргә терәлеп кенә тора икән. Ун-унбиш минут та узмагандыр, без пирамидаль тупыллы, күкрәп үскән өянке-тирәкле, икешәрөчәр катлы йортлары тезелеп киткән зур бер шәһәр урамына килеп кердек. — Чыңгыз Айтматовның бәйрәм кичәсе кайда үткәрелә? Сәгать ничәдә? — дип сорадым мин машина йөртүчедән. — Опера театрында, сәгать биштә, — диде шофер. — Алайса аңа бит бер сәгать калып бара, без туп-туры Язучылар союзына барыйк әле, туганым. Джинси костюмлы кыргыз егете мине Язучылар союзына — аланда аерым утырган ялгыз ак бина янына китереп туктатты. Калганы баш әйләнгеч тизлек белән эшләнде. Союзда дежур егет белән дежур машина гына калган, башкалары бәйрәмгә китеп беткән иде инде. Дежур егет минем Казаннан килгәнемне белгәч: — Без сезне каршы алырга ике мәртәбә барып кайттык инде аэропортка, кичә дә, бүген дә бардык. Әйдәгез, мин сезне кунак йортына илтим, анда озак мавыгырга туры килмәс, әйберләрегезне куярсыз да театрга китәрбез! — диде. Өр-яңа стильдә, заманча итеп салынган пыяла-бетон бинада, «Пишпет» гостиницасында, мине өч бүлмәле люкска китереп керттеләр д» шундук алып та чыгып киттеләр. Гостиница алдына килеп чыгуга күптәнге танышлар-дуслар Кайсын Кулиев, Давид Көгелтинов, Имран Ка- сыймов, Әбдиҗәмил Нурпәисовлар уртасында торып калдым. Мәскәү- дән, Кавказдан, Урта Азия республикаларыннан килгән кунаклар шактый күп булып җыелып өлгергән иде. Ул да түгел, аксыл пальтодан, көрән каракүл очлы бүректән Чыңгыз үзе килеп җитте, йөзенә тыенкы елмаю чыккан, сабыр-олысымак- лык аны бизәп тора, кунаклар белән ул баш кагып исәнләште (кичз үк күрешкәннәр булса кирәк), минем белән кочаклашып күреште һәм үтә дә гади, туганнарча якын итеп: — Килеп яхшы иткәнсең, Гарифҗан, рәхмәт! — диде. Мин аңа Казан сәламнәрен җиткездем, әле генә яңа әсәре басылга» «Казан утлары» журналын күрсәттем, ул ифрат зур игътибар белән, ләкин бигүк җәелеп китмичә, журналны карады. — Рәхмәт. Портфелендә алып бар инде алайса, минем монда салырга бер нәрсәм дә юк, — диде. Гостиница каршысына жиңел машиналар, автобуслар килеп тулган иде. Казакъ язучысы Нурпәисов мине үз машинасына алып китте. Алар бәйрәмгә зур бер делегация булып килгәннәр, барысы да үз машинасында килгән, Алма-Ата белән Фрунзе арасы нибары өч йөз чакрым икән. -2 Опера театры яны халык белән тулган. Билет сорыйлар. Бина эче- 5 нә кердек. Чишендек. Президиум бүлмәсенә өстәл тутырып ризык, жи- * ләк-жимеш. су-мазар куйганнар. Беркем дә ризыкка кагылмый, бер- < кем дә артыгын сөйләми, кунак табыны башланыр алдыннан булганча, 5 олысымак бер тынычлык, сабырлык, яңа киемнәрдән тартыну кебегрәк § бер тойгы күңелләрне биләп тора иде. § Ниһаять, сәхнә артыннан президиумга уздык. Утырдык. Залга күз с салдым шыплап тутырылган. Өстә балконнар жимерелеп төшәрлек ♦ булып тулган халык. Күбесе басып тора. Меңнәрчә шәм нур чәчә, кы- а зыл комачлар, алтын путаллар, орнамент бизәкләре балкый. о Президиум Кыргызстан компартиясе Үзәк Комитетының бюро член- * нары, хөкүмәт башлыклары, кунаклар белән тулды. Үзәк комитет секретаре Кулматов кыскача кереш сүз белән кичәне ачты. Кыргыз язучылары башлыгы Тендик Әскәров унбиш минутлык ? доклад сөйләде. Аннары котлаулар башланды. Әлбәттә, башта союз- а. даш республикаларга сүз бирелде, бу инде гадәткә кереп киткән иде. * Тик алар арасында илнең атаклы язучылары Кайсын Кулиев белән Давид Көгелтиновка гына бүлеп сүз бирделәр. Миңа сүз биргәндә, мактыйсы макталып, барлык бизәкле эпитет, чачаклы-чуклы сүз әйтелеп беткән иде инде. Күп еллардан бирле илнең төрле почмакларында әдәби атналыкларда катнашып килгәнлектән, ораторлык осталыгының кайбер серләренә төшенә башлаган идем инде мин. Әлбәттә, иң беренче булып чыгу файдалы, чөнки син берәү дә әле телгә алмаган сүзне әйтәсең. Уртадарак сүз бирсәләр, сиңа темпераментыңны, артистлык сәләтеңне жигәргә туры килә. Азаккы булып сөйләүченең хәле мөшкел. Беренче таушалмаган сүзне инде әйтеп бетергән булалар. Бүген андый сүзне илебезнең барлык язучылары исеменнән Юрий Верченко — СССР Язучылар союзы секретаре әйтте. Аңар Ленин һәм Дәүләт премияләре комитетының гыйльми секретаре Игорь Васильев, кинематографлар исеменнән атаклы артист Евгений Матвеев кушылдылар. Германия Демократик Республикасының Сәнгать Академиясеннән Конрад Вольф юбилярның дөнья күләмендәге әһәмиятен озаклап сөйләп, аның күкрәгенә ГДР Сәнгать Академиясе члены медален такты. Кайсын Кулиев белән Давид Көгелтинов утлар чәчеп торган кайнар телмәр (речь) сөйләделәр. Калган барлык әйбәт сүзне казакъ, төрекмән, әзербәйжан, үзбәк, таҗик язучылары әйтеп бетерде. Бу сүзләрнең, кайнар котлауларның барысын җыйсаң — Чыңгыз Терекол улы Айтматов бүгенге, егерменче гасырның, бөек язучысы дигән зур һәм тирән эчтәлекле бер мәгънә килеп чыга иде. Җәмәгатьчелек шуның белән килеште. Чыңгыз Айтматов зурлыгында үзенең дә зурлыгын күреп, бик теләп, яратып, хуплап кул чапты. Шуннан соң да яңарак сүзнең, халыкны кабыза торган сүзнең табылуы мөмкин түгел иде. Ә минем бер дә сынатасым килми, ник дисәң, минем Кыргызстан™ беренче тапкыр килүем, шулай булгач, табигыйдыр ки, минем сөйләвем бер минем үзем өчен генә кирәк түгел, монда җыелганнарның хәтерендә мин татар халкының вәкиле булып «алачакмын. Өстәвенә — Чыңгыз Айтматовның әнисе татар булуы миңа әйтеп бетергесез зур җаваплылык өсти иде. Мин, әнә шул җаваплылыкны жаным-тәнем белән тойган хәлдә, трибунага чыктым һәм ораторлык осталыгының өченче ысулын — хәйләкәрлек юлын сайлап алдым. — Биредә, бу гаять зур вәкаләтле мәжлестә, Чыңгыз Айтматовка карата әйтеләсе барлык әйбәт сүз әйтелеп бетте, миңа бер сүз дә калмады,— дип әкрен генә, хәтта беркадәр уңайсызланып сүземне башлап җибәрдем. Залның тын алуыннан сиздем, алар мине тыңларга ниятләнә.—Мин, иптәшләр, шулай булгачыннан, мактау сүзе сөйләп тормаска, шушы зур җаваплы трибунадан Чыңгыз Айтматов иҗаты хакында докторлык диссертациясе якларга булдым. — Залда җиңелчә көлешү ыш-ыш-ыш килеп узып китте. — Әйе, вакытны күп алсам алам, мин аны эшлим... — Шуннан соң мин кызурак темпка күчеп, тавышыма дәрт өстәдем. — Безнең илнең язучысы кайсы гына республикада тумасын, ул бәхетле язучы, чөнки аның язар өчен бик әйбәт материалы, бик рәхмәтле укучысы бар. Әмма мин үзем безнең илнең аеруча бәхетле язучылары дип кояшлы Кыргызстанда һәм кояшлы Татарстанда туып-үскән язучыларны саныйсым килә. — Әкрен генә көлешеп алдылар. — Илнең иң зур елгасы, бөек дуслык елгасы Идел кайда ага? Минем Татарстанымда. Ул гынамы? Мул сулы Чулман-Кама, җитез Вятка, башкорт чибәре Агыйдел кайда ага? Минем Татарстанымда. Башкортлар Агыйделләрен Татарстанга нигә җибәргәннәр? Татарстанның матурлыгын күреп чык та, шул хакта кыргыз дусларга сөйлә дип җибәргәннәр. Ә дөньяның иң матур тавы, бер карау белән башлар әйләнеп китә, йөрәкне чаптар аттай тыпырдата ала торган Ала тау кайда яши? Кояшлы Кыргызстанда. Бүген барлык ораторлар бер тавыштан егерменче гасырның бөек язучысы дип атаган Чыңгыз Айтматов кайда туып үскән? Кыргызстанда дип авыз тутырып әйтәбез. Чыңгызның китапларын иң яратып укучылар кайда? Татарстанда. — Шаулатып, рәхәтләнеп, ышанып кул чаптылар. — Мин Фрунзега килгәч, үзем өчен бер ачыш ясадым: Айтматовны, бактың исә, Татарстанда гына түгел, Кыргызстанда да яраталар икән. — Зал шаулап көлде, мин сүземнең икенче өлешенә күчтем. — Безгә бүләкне хәзер бирмәскә кушканнар иде. Кайсын Кулиев кинжал бирде, төрекмән Ходайназаров чапан кидертте. ГДРдан килгән дус медаль такты, шулай булгач, нигә мин генә авыз күтәреп торырга тиеш әле? Ләкин миңа бүләк итәр өчен нәрсә кала?— Залдан: «Кыз!» дип кычкырдылар. — Рәхмәт, сез минем хәлне аңладыгыз. Мин Казанның чеканка осталары иҗат иткән татар кызы портретын алып килдем. Моның ике сәбәбе бар: берсе — безнең татар язучылары иҗатында хатын-кыз образы иң алдан йөри, чөнки төрки телләрдә сөйләшүче халыкларда революциягә хәтле иң каты изелгән зат хатын-кыз булган, икенчедән, Чыңгызның әнисе Нәгыймә апаның татар халкы кызы булуы миңа бу бүләкне тапшырырга хокук бирә.— Монысына да яратып кул чаптылар. — Чыңгыз, — дидем мин,— оинең барлык әсәрләрең татар телендә басылды, пьесаларың Академия. Минзәлә һәм Әлмәт теаатрларында куелды, менә мин сиңа «Казан утлары»ның унберенче санын алып килдем, әле бары тик кыргызча гына басылып чыккан «Әйләнеп кошлар кайтканчы» романыңнан өзекне юбилееңа бастырып өлгерттек. Җылы кулдан кабул итеп ал. Соңгы сүзем шул сиңа: хәзерге заманның акыл иясе әйткәнчә, тау ике өлештән тора. Аның нигезе һәм күз камаштыргыч биек түбәсе бар. Әгәр Ала тауның нигезен кыргыз халкы дип санасак, биек түбәсен кыргыз халкының интеллигенциясе дип фикер йөртсәк, кыскача болай булып чыга: яшәсен тауның нигезе — кыргыз халкы! Яшәсен тауның түбәсе — халыкның талантлы икәнен исбат иткән зыялылары, шул исәптән бүгенге заманның бөек язучысы Чыңгыз Айтматов! Мин бераз хәйләләп, бераз юмор кушып сөйләгән сүз ул хәтле үк халыкка тәэсир итәр дип уйламаган идем, әмма мин көткәннән артыграк булып чыкты. Кичен кунак йортында да, иртәгесен урамда да ми- ка бөтенләй таныш булмаган кешеләр рәхмәт әйттеләр, хәтта — бераз алгарак сикереп әйтәм — самолетта Мәскәүгә очкан чакта, безнең экипажның командиры, кыргыз егете салонга кереп, мине эзләп тапты да сөйләгән сүзем өчен рәхмәт әйтеп чыгып китте. Көтелмәгән шундый «эстрадный» уңыштан мин аптырабрак калдым. Юрий Николаевич Верченкодан, моның хикмәте нәрсәдә сон, дип со- ♦ рарга мәжбүр булдым. < Юрий Николаевич — искиткеч игътибарлы, йомшак сүзле, әдәп ка- ч гыйдәләрен үтә дә ихтирам итә торган кеше, мина таба борылып: х — Кадерлем Гариф, кешеләр яңа сүзгә мохтаж. Алар безнең рито- £ рикадан, адым саен бер үк сүзне ишетүдән туеп беткәннәр. Синең сөй- £ ләвен, шәрык әдәбиятындагыча бизәкле, нык логикалы, конкрет бул- з ды. Шуңа күрә кешеләр сиңа тартылдылар. Бу — бик табигый хәл. g Чыңгызның үз ижаты да шундый бит. Ул заманның бик зур пробле- с маларын алып, кешелеклелек, гуманлылык кебек, адәм баласы гомер буе жавап эзләгән проблемаларны алып, кыргыз материалында ачып бирә. Ә бу исә ахыр чиктә безнең социализм җәмгыятенең әдәбият нор- ® маларын, әдәбият кануннарын гаять үтемле итеп дөнья халыкларына х җиткезү дигән сүз. Әнә шуңа күрә яши Чыңгыз ижаты, яшәячәк тә!.. * — Әйе,—дидем мин, аның белән килешеп. — Чыңгыз кабатланма- < ган талант. Ул, миңа калса, кыргызларның матур әдәбиятын гына тү- ө гел, барлык төр сәнгатьләрен уятып жибәргән кеше икән бит Мин моны кичә концертта күргәнемнән чыгып әйттем. Чыннан да, « юбилейның концерт бүлеге безнең барыбызны да таң калдырды. Башта үзенең колачы белән. Концертта җиде йөздән артык кеше, бер сүз белән әйткәндә, республиканың төп сәнгать көчләре катнашты. Мондый дй зур концертны, бер язучыны шул «хәтле дә зурлауны әле күргәнем юк иде. Җыр-бию ансамбле, халык уен кораллары ансамбле, симфоник оркестр, бер йөз кешелек балалар хоры, шулар өстәвенә опера һәм балет театры, драмтеатр коллективлары, филармония артистлары, кино артистлары — барысы, барысы бар иде. Болар Айтматов сәнгатенең кыргыз сәнгатенә тулаем йогынты ясаганын әйтеп торсалар, аның барлык өлкәләренә яңарыш-кузгалыш алып килсәләр (Кыргызстан кино сәнгатен ил күләменә алып чыгуы гына да ни тора!), шул ук вакытта республиканың барлык төр сәнгать вәкилләре бу иҗатны тирәнтен ышанып, барлык талантларын, йөрәк кайнарлыкларын салып пропагандалыйлар иде. «Ак пароход» повесте тоташ әкияттән тора кебек. Мондагы илаһи дөньяны конкрет кеше рәвешендә сурәтләп булмастыр кебек иде. Ник дисәң, андый югары сфераны китаптан укып, акыл һәм күңел байлыгы белән үзең хыялый жаныңда гына тудырып буладыр кебек иде, ә менә кыргыз сәхнәсендә җиде-сигез яшьлек малай безне повестьның үзендәге хәтле үк зурлык, эмоциональлек белән дулкынландырды. «Анам кыры» повестендагы Толганайның да сәхнәдәге сурәте белән безнең күңелдәге сурәте бергә кушыла алды. Гасырлар буе бикләнеп яткан сәнгатьнең, җанны тутырырдай зур сихри дөньяның барлык бикләрен алып ташларга мәҗбүр итә, ахрысы, Чыңгыз ижаты, кеше күңелендәге бөек көчләрне кузгатып җибәрә, ахрысы. Әнә шуны республика җитәкчеләренең аңлавы, Айтматов талантына иркен юл ачуы республиканы, кыргыз халкын тулаем күтәрә. Бу минем өчен ачыш иде. Шундый ачыш ясавыма мин сөендем. Чөнки бу, Айтматовны кыргызларга талант кирәк булганга гына күтәрәләр, дигән тар карашларны чәлпәрәмә китереп ватып ташлый, бу зур сәнгать, олы сәнгать файдасына сөйли иде. Бу безнең дәвердә талант иясенең хезмәтенә һәйкәл кую кебек иде. Өлгерү дәвере Айтматов сәнгатен олылауны икенче көнне тагын бер урында күрергә туры килде. Мин, баштарак әйткәнемчә, Фрунзега юбилей кичәсе менә-менә башлана дип торган чакта гына килеп төштем, шунлыктан, табигыйдыр ки, бәйрәм алдыннан үткәрелгән чараларның кайберләрендә катнаша алмадым. Чыңгыз Айтматовка багышланган фильмны һәм юбилярның күргәзмәсен карарга өлгермәдем. Бәхетем — минем кебек соңгарак калган кешеләр тагын бар булып чыкты. Иртәгесен тамак ялгап, тугызлар тирәсендә урамга чыгуга, Чыңгыз үзе килеп җитте. Аксыл көзге пальтодан, аксыл костюмнан, кара туфлидән, җитди дә, тыенкы-ягымлы да чырай белән килде ул. Кунак йорты алдында җыелып торган язучылар белән берәмберәм күрешеп чыкты, бик җәелеп китми генә, хәл-әхвәлләрне сорашты, тирә- якны угыз сөте кебек куе-аксыл томан баскан иде, таулар ягына бер күз сирпеп алгач: — Ягез, кадерле кунаклар, сезгә тагын күпме томан җибәрим? —• диде, матур итеп, калын иреннәрен җәеп елмайды. Аннары җитдиләнде.— Бүген сезне Кыргызстан компартиясе Үзәк Комитеты кичке бишләрдә кабул мәҗлесенә чакыра, шуңарчы әле вакытыгыз бар, күрми калганнар фильм карый ала, күргәзмә залына бара ала, — диде. Казакълардан Калтай Мөхәммәтҗанов күргәзмәгә бармаган икән, ул барырга теләген белдерде. Уртача буйлы, очлы соры каракүл бүрекле, илле яше быел тулган Калтай, гаҗәеп ягымлы, әллә ниткән йомшак нур бөркелеп торган чырайлы, кара тут йөзле кеше, драматург, «Фудзиямага менү» дигән драманы Чыңгыз Айтматов белән бергә язып, дөньяга чыгарган кеше: — Гарифҗан, син кичә әйбәт сөйләдең, минем сиңа күңелем төште, әйдә, барып карыйк Чыңгызның күргәзмәсен. Менә бу минем хатыным Фәридә абыстай булыр — врач, — дип үзе төсле үк ягымлы, чибәр, үзеннән буйлырак күренгән ханым белән таныштырды. Шул минуттан башлап без Калтайның машинасына күчтек. Күргәзмә залларына барып җиткәнче укучыга бер хикмәтне әйтеп алыйм. Казакълар Чыңгызны үз уллары кебек якын күрәләр, аның белән горурланалар, барлык газеталарын тутырып аның хакында материал бастырганнар, бүләккә чаптар ат, чапан, XVII гасырның көмеш билбавын, агачтан ясалган сәнгать әйберләре, савыт-саба, тагын әллә ниткән бүләкләр төяп килгәннәр иде. Юбилей башланыр алдыннан булган бер каушауны әйтеп көлдереп алды Калтай мине: — Чыңгызның олы улы Санҗәр әтисе янына опера театрына йөгереп керә дә: «Әти, казакълар аргамак алып килгәннәр, нишләтик?» ди. «Опера театрының капкасына бәйләп куегыз!» — ди Чыңгыз. «Алай ярамас бит», — ди улы. «Ярамаса, безнең дача капкасына бәйләгез»,— ди Чыңгыз. Нәкъ шулай эшлиләр. Ә икенче көнне чаптар җиде чакрым гына ераклыктагы бер совхозга тапшырыла. «Нишләтергә исәпли икән аны Айтматов?» — дип баш ватучылар бар. Берәүләр: суеп ашар, диләр. Икенчеләре ярсынып каршы төшә: ничек суеп ашасын, ул чагында бит Айтматов үзенең «Ак пароход»ындагы явыз Орозкулдан кай ягы белән аерыла соң? Бәхәсләшә торгач, уртак бер фикергә киләләр: «Чыңгыз, казакълар бүләк иткән чаптарга атланып, халык арасына чыгачак, болын тугайларына, тауларга барачак. Чаптар Чыңгызның аерылмас юлдашы булачак. Толстойның да җандай газиз күргән аты булган...» Күргәзмә залына килеп керәбез. Башта бик зур фоторәсемнәр күзгә ташлана. Аларны берәр метр биеклектәге планшетларга куйганнар. Чыңгыз — аксакаллар янында. Чыңгыз — Мәскәүдә. Чыңгыз — респуб- ликаларда. Чыңгыз — чит илләрдә. Тәэсир итәрлек, зәвыклы. Масштаблы. Аннары — китаплар. Безнең ил халыкларының барлык телләрендә диярлек чыккан китаплар пыяла астына пөхтәләп тезеп куелган. Шулар арасында мин үзебезнен Татарстан китап нәшрияты чыгарган ике калын китапны да күрәм — жанга рәхәт булып китә. Чит илләрдә без * Чыңгыз Айтматовның бер йөздән артык телдә чыкканын белә идек, ки- < чәгенәк ул хакта докладчы Тендик Әскәров та әйтеп киткән иде. Ишетү 5 бер нәрсә, үз күзең белән күрү — икенче. Дөньяның бер йөз телендә * чыккан китап диңгезе каршыда җәелеп ята. Илле яшендә кемгә эләк- £ кән бәхет бу? Бары тик Шолоховка гына! Ә китапларның тиражы күп- | ме, тиражы?! 15 миллион данә! £ Алга узабыз. Чыңгыз китапларына ясаган иллюстрацияләр, графи- § ка, линогравюра, майлы буяулы картиналар, Чыңгызның атаклы скульп- = тор Кербель койган бюсты, төрле рәссамнар ясаган портретлары. Бо- ф лар таң калдыра дип әйтү шаблонрак булыр иде. Син ничектер тынып а каласың. Һәрбер картинаны, эстампны, сынны килеп карыйсың, ашык- о мый гына язуын укыйсың, күргәзмәне карап бетергән чакта, янә бер = мәртәбә Айтматов иҗатының бөеклеге, аның кыргыз сәнгатен тулаем Z күтәрүе хакында уйлыйсың. Уйларың, аның сәнгате кебек, олысымак < булып, талгын гына агыла. Олы сәнгать белән очрашу синен үзеңне дә ө сафландыра, җаныңа олылык иңдерә... Чыңгыз Айтматовка багышланган фильмны караган чакта, күңелдә < Чыңгызның акыллы булуы, зирәклеге беренче планга чыга. Фильмдагы күренешләрне Чыңгыз үзе аңлата, аларга үзе бәя бирә. Аз гына да мактанчыклык, кәпрәю юк фильмда. Тоташы белән Чыңгыз сурәтеннән торса да, ул Чыңгыз Айтматов хакындагы фильм гына булып чыкмаган, художник һәм халык дигән темага эпопея булып чыккан. Болан өстән караганда, фильм икегә бүленә: бар аның төсле өлеше, бар аның ак-кара белән эшләнгән өлеше Әгәр ул тоташ төследән генә торса, бәлки ул хәтле үк тәэсир итә алмас иде. Чөнки аның төсле өлеше бүгенгене, ил һәм дөнья таныган Чыңгызны төшергән. Ә ак-кара белән эшләнгәне — Айтматовның бала чагы, үсмер чагы, әтисе Терекол, әнисе Нәгыймә, бу бәхетле гаиләнең сугышка тикле яшәеше. Аннары сугыш, аннары солдатлар, фронт эпизодлары. Экраннан йөзләрчә чырай, йөз, нурлы күзләр карый, аларның өметләрен, яшәүгә булган ышанычларының олылыгын, чынлыгын раслаган ат көтүләре, кичке тын дала, мәһабәт таулар, таулар аркылы чабаннар алып барган сарык көтүләре. Болар барысы ак-кара, болар барысы күптән булган хәлләр. Боларның барысын сугыш кырып сала, боларның барысы Чыңгыз иҗатына «моңлы бер җыр> булып керә. Шинель кигән, мылтык тоткан солдатлар, товарняклар, фронтка китеп баручы кыргыз егетләре, башка милләт уллары, ил иминлеген сакларга баскан соры шинельле совет халкы. Әнә шул иксез-чиксез ак-кара кадрлар янына төсле кадрлар саркып кына кереп тора. Чыңгыз Айтматов әле тын күл буена, әле чабаннар яккан учак янына килеп чыга, шушы кадрларга бәя биреп, тормышның олылыгын, дошманның явызлыгын, халыкның каһарманлыгын сөйли. Киемнәре аның халык киеп йөргәнчә гади, үз- үзен тотышы халыкча җитди, хәтта кырыс. Чыңгызның сөйләвенә аның китаплары буенча төшерелгән фильм эпизодлары килеп кушылып, кинәт барлык күренешләрне бергә җыя. үткән белән бүгенгене бергә ялгый. «Беренче мөгаллнм»нән, аның баш герое Дүйшенның кара көчләргә, иске дөньяга каршы көрәшеннән, кыргыз иленә мәгърифәт нуры алып кергән чактагы аяусыз көчләр белән тартышыннан, янгын кү- ренешләреннән, аның яшь бер кыргыз кызын уттан коткаруыннан башлана. Шуның янына «Хуш, Гөлсарат» повестендагы атлар серен, алар- ның моң-зарын белгән Танабай килеп кушыла. Гомумән, атлар, алар- ның ял иткән чагы, аларның су эченә кергән чагы, төнге ат көтүләре, ат печтергән һәм шуның белән Гөлсаратның дөньясын җимергән мизгелләр, яхшылык белән явызлыкның көрәше булып, халык тормышы булып буйдан-буйга сузыла. Бу күренешләрнең чынлыгын, уйлап чыгарудан бигрәк тормышның үзеннән алынган икәнлеген, әмма Айтматов дигән художникның шәхесе, җаны аша үткәрелеп, тагын да биегрәккә, поэтик югарылыкка күтәрелүен Чыңгызның сөйләп торуы баета. Әйе, ул гел халык арасында: ул яшүсмер килеш атта чаба, ул яшүсмер килеш терлек-туар арасында йөри, сарык көтүләрен Ала тау аша куа — болар барысы чын кадрлар, ак-кара белән төшерелгән кадрлар, шунысы белән алар кыйммәтле дә. Күңелдән уй уза: Чыңгыз-ма- лай, Чыңгыз-үсмер, Чыңгыз ир-егет барлык кинокадрларда бар, әйтерсең, язмыш аның зур язучы булып житешәсен белгән, әйтерсең, кыргызлар шуны алдан ук сизеп, аның һәр адымын: ветеринария техникумында укыган чорын да, авыл хуҗалыгы институты студенты чагын да, Мәскәүнең әдәбият институты каршындагы югары әдәби курслардагы елларын да — барысын, барысын тарихка яза барганнар, кинога төшерә барганнар. Күңелдә уй туа. Безнең дәвер — искиткеч зур тизлекләр дәвере, машина заманы, бездә кино дигән мөмкинлек бар, әмма без шуны тулысынча, сәнгатебезгә кирәкле юнәлештә файдалана алабызмы? Мин бу сорауны зур итеп, кычкырып куям. Киностудияләрдә. телевидениедә эшләгән яшь белгечләр ишетсен дип кычкырам. Инде сиксәннәргә җиткән Туфаннар, Исәнбәтләр мәңгелек түгел бит. Яшь буыннар, киләчәк буыннар соңыннан безгә үпкәләмәсләрме? Безнең оешмаганыбызны, безнең ялкаулыгыбызны тиргәп йөрмәсләрме? Муса Җәлилне сугышка кадәр гадәти шагыйрь итеп белгәннәр, аның > рен сөйләп, аларны сынап-тикшереп карады. ө ...Бу чәчләрем минем картайганга гына ак түгел. Бу чәчләрем ми- о. нем турысын әйтәсе урынга, ярашканга да ак. Бу чәчләрем минем * бичәм алдында вак-төяккә алдашканга да ак. Начар кешене начар дип битенә бәреп әйтмәгәнгә, соңыннан үкенеп йөргәнгә дә ак... Сыерчыклар бала очыра — сөенеп калабыз. Сандугачлар бала очыра— сөенеп калабыз. Саескан бала очыра, ул шыкырдап үткәндә, малайлар артыннан таш атып кала. Саескан да әни кеше бит, нигә бу дөньяда кеше белән кешегә тигез итеп карау юк?.. ...Зур ак пароход узды, җиле белән, кузгаткан дулкыннары белән көймәне аударып китте. И адәм, син пароход булгансың икән (ягъни олы дәрәҗәгә ирешкәнсең икән), дөньяда көймәләр барын, бәләкәй кешеләр барын онытма. Синең саксыз гына бер җилен дә аларны һәлакәткә илтергә мөмкин... ... Бер малай бар иде дөньяда. Бөтен хыялы аккошны тоту иде. Канатына ярату сүзләре язып, сөйгәненә озату иде. Тота алмый интегә. Мәхәббәт ул — безгә тоттырмый торган аккош... Әйбәт шигырьләр, мәгънәле шигырьләр, уйланырга мәҗбүр итә, дулкынландыра алырлык шигырьләр булачак болар. Ә бит без кайчагында рифмаларга, ритмнарга алданабыз, беренче чиратта шигырьнең образлы фикере булырга тиеш бит. Ритмсыз да, рифмасыз да дулкынландыралар икән ич алар андый чакта. Мин Мостай абыйга күңелдә туган шул фикерләремне әйттем, ул алар белән килеште, үз нәүбәтендә, миннән: — Гарифҗан, син нигә «Тихий Дон»ны тәрҗемә иттең? —дип сорады. —. Художниклыгы йокмасмы дип. —• Йоктымы соң? — һәрхәлдә, мин аңардан ясап язмаска, алдашмаска, әдәбиятта намуслы булырга өйрәндем. — Молодец! Менә шул кирәк тә. «Тын Дон»ның күңелеңдә аеруча сакланган кай төшен беләсең? Миңа 1917 елның сентябрендә фронттан казаклар кайткан өлеше бик ошый иде. Сөйли торгач, мин аны яттан өйрәнеп бетергән идем инде. Шолоховның тол калган хатынга булган мөнәсәбәтен әйтеп бирдем! ,.. артистлар булуы да мәҗбүри түгел. Әмма әнә шул фидаи җаннар ха- * лык күңелендә тормышка ышаныч тудыралар, чын сәнгатьне яклыйлар, аның үсүенә булышалар. s 2 Фронт газетасында мин татар язучысы Мәхмүт Максуд агай кул * астында эшләдем. Иҗат кешесен аңлый белә иде. Бер көнне әйтә бу u миңа: «Мостафа, әнә теге урманны күрәсеңме, матурмы? Мин сине бер атнага эштән бушатып торам, бар әнә шунда, яз шигырьләреңне»,— ди. Төнге бердә Малеевка урманыңда йөргәндә, без әнә шуларны сөйләштек. Фронтларда йөргән татар язучыларының, Җәлилнең, Фатих Кәримнең, тагын бик күпләрнең җанлы образлары күңелдә яңарды. Алар арасында, фронтта Мостай Кәрим дә булган, кыйпылчык аның күкрәген һәм комсомол билетын тишеп узган. Ул әле менә хәзер дә оезнең арада йөри, шул авыр елларның истәлеген сөйли һәм, поэзия сөючеләрнең бәхетенә, тат .. һәм башкорт халыкларының бәхетенә исән калып, яңа шигырьләрен ижат итә... Малеевкада бергә үткәргән өч атнаны без олы бәйрәм дип атадык һәм шул бәйрәм әле дә безне җылытып, күңелләрне куандырып, җанда яши, уйлаган саен дулкынландыра, эшләгән эшләребез өчен җаваплылык хисен арттыра. Мөнәсәбәт Әдипләрнең зурлыгы аларның үзләреннән элгәре ижат иткән бөек затларга булган мөнәсәбәтләрендә дә ачык күренә. Мостай Кәрим Татарстанга күп мәртәбәләр килде, ул безнең язучылар съездларында, әдәби бәйрәмнәребездә катнашты. Килгән саен, сүз чыккан саен, аның сокланган бер бөек заты бар. Ул — Тукай. Хәер, Мостай Кәримнең Тукайга соклануы бер Казанга килүе белән генә бәйләнмәгән. Кайда гына булмасын — Мәскәүдә я Уфадамы, киңәшмәдә я иҗат йортындамы—ул аның хакында сүз кузгатмый калмый, ул аның шигырьләренә, тормыштагы батырлыгына торып торып соклана, Тукайны дөнья даһилары белән бер рәткә куя. 1976 елны безнең Татарстан Язучылар союзы идарәсе Тукайның тууына 90 ел тулу уңаеннан Бөтенсоюз комиссиясе алуга иреште. Тукайны илебезнең барлык республикаларыңда, барлык шәһәрләрендә бәйрәм иттеләр, әдәби журналларда һәм газеталарда Тукай турында 150 дән артык мәкалә басылып чыкты. Мостай Кәрим Тукай бәйрәменә Казанга килде, Тукай-Кырлайга барды, аның хакында күп еллар буе күңелендә йөрткән уйларын ул Тукайның шүрәлеле урманында әйтеп бирде һәм соңыннан «Социалистик Татарстан» газетасында аерым мәкалә итеп бастырды. Әлеге мәкалә Мостай Кәримнең үзенең дә олылыгын, публицист буларак осталыгын һәм акылының тирәнлеген раслый. Мин аны уку- чыларыбызга тулысынча бирәм. — Бер кеше һәм бер буын гомерендә Габдулла Тукай исемле бөек бер могҗизаны аңлап, ахырынача аңлатып бетереп булмый. Бу гаҗәеп шәхеснең иҗаты искиткеч. Аның бөтен асылына төшенеп җиттем дигәндә, синең алда яңа тирәнлекләр, яңа офыклар ачыла, яңа буяулар, яңа яклар балкый башлый. Яңара баручы заман югары күтәрелгән, рухи яшәешебез байый барган саен, Тукай тагын да зуррак биеклеккә ирешә — ул татарның әлегә тарих белгән иң бөеге. Фикере һәм эше белән заманны куып узган генийларның язмышы шундый — алар уннарча, йөзләрчә елдан соң да үзләренә киләчәктән юнәлгән нур белән яктыртыла. Нинди генә давыллар булып узмаган, нинди генә озын юллар, куркыныч борылышлар, текә кыялар артта калмаган! Ә Тукай гел алда! Әйе, дөнья культурасының, безнең түгәрәк планетабызның кайсы гына җиреннән карасак та, һәрчак алда торган, безне сокландыргыч бер эндәшү белән чакырып торган биеклекләр, маяклар бар. Бу сүзләрне мин Данте, Шекспир, Гете, Пушкин, Тагор, Шевченко, Тукай кебек биеклекләр турында уйлап әйтәм. Габдулла Тукай, безнең кайберләребез кебек, һәр адымында халыкны кайнар яратуы, аңа тугрылыгы турында антлар әйтеп йөрмәгән. Чөнки ул үзе үк халыкның яратуы да, анты да булган. Ә халык бары тик үзе белән тиң булып сөйләшкән, ярашу нияте белән генә җырламаган һәм еламаган, үзе алдында ялагайланмаган, кәпрәймәгән шагыйрьләрне генә үзенеке дип таный. Поэзиядә күпме уйсыз-җансыэ сүз әйтүчеләр, күпме ялланган яшь түгүчеләр булган — алар онытылган. Ә Тукай калды! Чөнки ул, милләтнең җәрәхәтен җырда җырлап, аның өметләрен раслады, омтылышларын данлап, аның көчен раслады, сүзен җырлап, аның телен, рухын раслады һәм ныгытты. И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнен теле, Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Ул гына да түгел, үзенең яшендәй кыска гомерендә милләтчеләр һәм милләтчелек белән көрәшеп, ул үзенең күпме хәсрәт кичергән, уянып, күтәрелеп килгән милләтен яклады, аны саклады, раслады. Шагыйрьнең социаль-иҗтимагый, эстетик һәм әхлакый идеаллары аның талантына вак гайбәтләр дә, татлы вәгъдәләр дә, куркыныч янаулар да көрәшче позициясеннән читкә этәрмәгән җитлеккәнлек һәм алдан күрә алучанлык бирде. Ул үз халкына хәзер һәм һәрвакыт кирәк нәрсәне яхшы белеп торды. Ул үзеннән — шагыйрьдән хәзер һәм һәрвакыт нәрсә кирәклеген яхшы аңлап торды. «Үләбез!» дип елаган һәм үксегән милләтчеләр артта калды, милләт алга китте, Тукай — алда. Төрки телләре дөньясында шулай тиз һәм нык итеп күпме халыкларның рухи тормышына кергән һәм халыкара хәзинә булып әверелгән башка шагыйрьне атавы кыен. Безгә, башкортларга килгәндә, Тукай әдәби күренеш кенә түгел; аның безнең милләтнең рухи яңаруы, үсүе. үз-үзен тануындагы урыны һәм роле әйтеп бетергесез зур. Тукай моңы, Тукай әдәбе, Тукай иманы — безнең мәңгелек хәзинәбез. Тукай — безнең бик күбебезне кулыннан җитәкләп сихри поэзия дөньясына алып кергән милли шагыйребез, остазыбыз. • Ә^әр дә без бу хакта бер генә мизгелгә булса да онытып торсак, без бөтен чирләрнең дә иң куркынычларыннан берсе булган хәтер ф югалту авыруы белән авырыр идек. Хәтер югалту — хыял югалту ке- ч бек үк куркыныч. Бу бигрәк тә анага һәм остазга карата булганда * куркыныч. Көндәлек тормышыбызда да, тантана көннәрендә дә без £ Тукай истәлеге, аның бүгенгесе, үлемсезлеге алдында чиксез рәхмәтле, һәм без аның алдында ихтирам белән баш иябез... * Мостай Кәрим, шушы фикерләренә өстәп, Кырлай урманында, Габ- « дулла Тукайның 90 еллык бәйрәмен үткәргән чакта, болай диде: g — Тукай халыкныкы. Бөтенләе белән. Ул татар халкының мең ел- о лык тарихыннан, күңел хәзинәсеннән үсеп чыкты. Ил бәясе о X Театр фойесының буеннан буена өстәлләр тезелеп киткән. Өстәл- и ләрдә — китаплар, китаплар, китаплар. Күргәзмәнең бик төгәл билге- * ләнгән бүлекләре бар: Мостай Кәрим һәм проза, Мостай Кәрим һәм • драматургия, Мостай Кәрим һәм публицистика, аннары — әлбәттә, поэ- * зия. < Шагыйрьнең башкорт телендә, илебез халыклары телендә, ниһаu ять, чит ил телләрендә чыккан китаплары, зур бер диңгез булып, җәелеп ята... Башкорт дуслар шагыйрьнең бәйрәмен — тууына 60 ел тулу һәм аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелү тантанасын әлеге күргәзмәдән башлап бик дөрес эшләгәннәр. Күргәзмәгә бер күз сирпеп алу белән үк, Мостай Кәримнең иҗаты никадәр киң колачлы һәм күп яклы икәненә тагын бер тапкыр ышанасың. 1979 елның 26 октябрендә, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының тамаша залына кергәндә, без күргәзмәне күздән кичереп, Мостай Кәримнең кырык еллык илһамлы хезмәтенә сокландык. Аның хакындагы сүзне юбилей кичәсендә партиянең Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Закир улы Шакировның үзе әйтүе дә аның иҗатының зурлыгын, башкорт әдәбиятына яңа үрләр яулавын раслады. Илебезнең барлык республикаларыннан килгән утыздан артык язучы, артист, галим һәм фронтовик дусларының Мостай Кәримгә әйтер сүзе күп икән. Бәйрәм тантанасы бер көнгә генә сыймады. Зур тантанадан соң, без Башкорт дәүләт университетында, шагыйрьнең туган авылы Келәштә, Чишмә район үзәгендә булдык. Мостай аганың иҗатын якыннан белгәнгә, аның үзе белән егерме ел буе аралашып, фикер алышып яшәгәнгә, төрле-төрле кешеләрнең аңа биргән бәясен ишетү миңа кызык булды, шагыйрьнең минем күңелемдә туган образы белән илнең аңа биргән бәясен чагыштырып карау мөмкинлеге туды. Аңа карата, әйтелгән сүзләрне мин язып барырга тырыштым. Инде менә хәзер, Казанга кайтып, тынычрак шартларда укып карагач, әлеге коллектив бәянең никадәр дөрес, сәнгатьчә бизәкле һәм тирән мәгънәле булуын күрдем. Күңелдә хәтта бер генә мизгелгә үкенү хисләре уянды: безнең бит никадәрле кыйммәтле сүзләребез бәйрәмнәрдә, әйтелгән урыннарында югалып калалар, мәңге кире кайтмаслык булып онытылалар. Шуңа күрә Уфада, Чишмәдә һәм Келәштә азганнарымның кайберләрең укучылар карамагына тапшырам. М. 3. Шакиров. Мостам Кәрим сугыш яланнарында койган каны, солдат каһарманлыгы белән шагыйрь-коммунист дип аталу хокукына лаек булды һәм ул тормыштагы, иҗаттагы һәр адымын коммунистик әхлак һәм дөньяга коммунистик караш принциплары белән үлчи. Мостай Кәрим иҗаты — совет әдәбиятының алга үсешендә тоташ бер чор. Ул сугышка чаклы, унтугыз яшьлек егет чагында, тәүге шигырьләр җыентыгын чыгарганнан соң, менә'инде кырык ел буе күп жанрлы әдәби ижат юлыннан кыю рәвештә алга атлый. Ул башкорт әдәбиятыннан гомумсоюз һәм гомумкешелек әдәбиятына күпер салды, шуның белән туган халкының күңелен ныграк аңларга мөмкинлек тудырды. Чыңгыз Айтматов. Мостай үзеннән-үзе генә туган шәхес түгел, тарихи зарурлыктан, халык йөрәгеннән туган шәхес. Рухи, әхлакый, эстетик кыйммәтләрне гәүдәләндерү бурычы — бик җаваплы бурыч. Мостай Кәримнең Башкортстан турында әйткән сүзе дөнья күләмендәге әһәмиятле сүз булып яңгырый. Сергей Михалков. Ин яхшы аудитория — балалар бакчасы. Ә сез, студентлар, бераз олырак яшьтә. Без сезгә әйтәбез, без Мостайның юбилеен үткәрешергә килдек. Чыңгыз Айтматов — Азия һәм Африка илләре киносәнгате буенча чит илдә зур киңәшмә үткәрә иде, шуны бүлеп, Прага аша Мәскәүгә. Мәскәүдән Уфага килде, инде менә туган жиренә, Фрунзега кереп тә тормастан, тагын халыкара киңәшмәгә китә. Бу — Мостай Кәримнең зурлыгын сөйли торган факт. Шагыйрьгә Алтын Йолдыз бирделәр. Юбилейдан соң, япа-ялгызын калгач, күңелгә төрле уйлар килә. Иҗатың хакында да, гражданлык вазифаң хакында да уйлыйсың. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Мин Мостайга карыйм, ул моңсу, күкрәгенә тотына." Безгә тотын, без сиңа тотынырбыз. Әсгать Мохтар. Мин башкортча белмәсәм дә, татарча ничава сукалыйм. Без, Зөлфия ханым белән икәү, Үзбәкстан иленнән Мостайга сагыну сәламнәрен һәм ихтирам хисен алып килдек. Шуны мин шигырьгә салдым. Укырга рөхсәт итегез. Бүген хөрмәтеңә йолдызлы төннән Мин илаһи тынлык теләдем. Азиянең зәңгәр кырларында Чәчелеп ята синең йөрәгең. Чәчелеп яткан йөрәк чаткылары. Сизәсеңме, кабаланалар. Сиңа моңсу уйлар килде мәллә: Бик сабырсызланып яналар. Моңсу уйлар килсә килгәндер шул, Безнең картлык шактый соңлады Шигырь бетмәгәнче ярсу басылмый бит. Ә шигырьнең соңсыз моңнары Без үлмәбез, изге хыялларда Соңсыз моңнар белән яшәрбез. Мәңгелеккә бу көннәребезне Шигъри моңнар белән дәшәрбез. Кайсын Кулиев. Салкын кымыздан минем тамагым карлыкты. Әмма йөрәгем кайнар минем, Кавказ йөрәге. Мин бүген студентлар аудиториясендә Мостафаны күрүемә шатмын, чөнки шагыйрьләрнең студентлардан да зуррак дуслары юк. Фикердәшләрем минем, җир йөзендә студентлар бар чагында, без, шагыйрьләр, бер нәрсәдән дә ку- рыкмыйбыз. Дөнья поэзиясе — иң борынгы шагыйрьләрдән башлап Мостай Кәримгә кадәр — фидакарьлек белән тулы. Михаил Дудин. Кадерле Мостай, миңа алтмыш яшь тулган чакта, люстралар сүнде. Мин дустыма шалтыраттым, ул килеп люстраларны кайызды. Мин төньяк котыпка очтым, аннан кайткач, үземдә яшь ча гымдагы, инде онтылып бара торган көч сиздем. Котыпчылар миңа фронтовикларны хәтерләтте. Алар бер-берсе өчен теләсә кайчан үлемгә барырга әзерләр. Дөньяда шундый мөнәсәбәтләр барында, жан дустым Мостай, яшәве рәхәт. Давид Көгелтинов. Мостай исеменә алкышлар ява бүген. Ләкин дөньяда моңсу кешеләр дә бар, хәсрәтле кешеләр. Җир йөзендәге хәс- * рәтле кешеләргә Мостайның талантлы якты поэзиясеннән нур төшсен, g алар хәсрәтләрен онытып торсыннар иде... 5 Әбү Сөрсенбаев. Казакъ әйтә, үзең үргә күтәрелсәң, артыңа борыл, * артта калганга кул бир, ди. Мостай элек тә шулай иде, хәзерге биек- £ легеннән дә шулай булып калыр дип ышанам. Мин сөйләгәннәре. Кадерле дуслар, кадерле Мостай ага! Бу зур g бәйрәмдә, без, татар язучылары, сезгә күптән билгеле булган бер ха- | кыйкатьне әйтеп бирергә телибез. Егермедә егеткә көч килә, утызда Е егетнең кулыннан эш килә, кырыкта егеткә аң килә, илледә егеткә дан ф килә, ә алтмышта... егеткә чаң килә! Ягъни табигать биргән көчне, нәсе- а лең биргән сәләтне, халкың һәм жәмгыять биргән данны, дәвер бир- о гән аңны син ничек гамәлгә ашырганны тикшерү-барлау сәгате суга, х Син, Мостай ага, утны-суны, сугыш давылларын әйбәт уздың, халкын * йөзенә кызыллык китермәдең. Шуның өчен рәхмәт сиңа. < Башкортстан белән Татарстан өстендә, куе зәңгәр күк йөзендә ике ө йолдыз балкып яна иде. Алар үзләренә лаек кешеләрне көттеләр. Бер- = се аның Муса Җәлилнең гражданлык батырлыгын, икенчесе Мостай < Кәримнең шигъри батырлыгын сайлады. ь* Без, Татарстан язучылары, Мостай Кәрим белән горурланабыз һәм аңарда үзебезнең дә өлеш бар дип саныйбыз. Мостай Кәрим иң жа- ваплы очрашуларда, телевизион тапшыруларда һәм зур кичәләрдә шигъри осталык мәктәбенең башы итеп Тукайны күрсәтә. Бу аны бизи һәм хакыйкатькә туры килә. Тукайның бөеклеге — мең еллык шәрык поэзиясенең зирәк һәм сабыр акылын көнбатыш поэзиясенең революцион чакыру авазы белән куша белүендә. Тукай поэзиясендәге әнә шул төп сыйфатны яңа шартларда үстерә белүе, көчле поэтик таланты белән Мостай Кәрим безнең илнең төрки телләрендәге поэзиясен дөнья поэзиясенә китереп тоташтырды. Тамара Искәндәрова. Мин Башкортстанның студент яшьләре исеменнән әйтәм. Мостай Кәримнең яшьлек рухы, оптимизм һәм халыкчанлык белән сугарылган ижаты безгә һәрвакыт кадерле. «Үз халкыңның сәнгатьчә эстетик тәжрибәсен алу белән генә чикләнергә ярамый. Яки, киресенчә, башка халыклар тәжрибәсен алып та, үз халкың тәжрибәсен оныту яраган эш түгел. Үзеңне аңламый торып, башкаларны аңлап булмый, башкаларны өйрәнмәсәң, үзеңне аңлый алмыйсың», — Мостай Кәримнең бу сүзләре ижат яшьләренә вәгазь булып ишетелә. Туган туфрак җылысы Без Уфага килгәндә, урамда суык ике градустан артмый иде әле. Тагың бер көннән ул дүрт градуска, ә 28 октябрь көнне ун градчска житте. Төнлә кар яуган, дөнья ап-ак иде. Илле урынлы автобус, унлап жиңел машина, зәңгәр һәм кызыл утлы милиция машиналары безне Мостай Кәримнең туган якларына алып киттеләр. Мостай Кәрим үзе безнең белән автобуста барды, гид урынына утырып алып, микрофонны кулына тотып, сөйләде дә сөйләде. Гади иде ул хәзер, жир кешесе иде, яшьлеген искә төшерде, мәзәкләр сөйләп, туйганчы көлдерде һәм моңсуландырды. Туган авылы Келәшкә житәрәк, ул болай диде — Келәштә каланчага куялар иде безне: иген сакларга. Безне дигәнем — пионерларны. Иген саклау дигән сылтау белән җаваплылык хисе тәрбияләгәннәр, күрәсең... Авылны чыккач, без бер түбәгә менәрбез, әллә ни зур түбә түгел ул. Келәш халкы ул хакта: «Дөньяда иң биек түбә — Келәш түбәсе, иң нык тәүбә — тукран тәүбәсе»,— дип көлеп сөйли иде. Без өйләнешкәнче Рауза белән шул түбәгә килә идек... Автобус кунакларны шул түбәгә алып менде. Түбәгә имән ботакларыннан шалаш ясап, ут якканнар: чатыр-чотыр яна. Мәхәббәт учагы дип аңлаттылар моны. Бәлки ул шагыйрь бәйрәменә килгән төрле милләт вәкилләренең дуслык учагыдыр. Авылга кердек. Зур, күп йортлы. Байлыгы чекрәеп күзгә ташланмый. Салам түбәле лапаслар белән мунчалар да очрый. Түбәләр ак, урамнар ак. Аяк астында кар шыгырдый. Бер кое түбәсенә плакат элгәннәр. «Келәштә булучылар, Мостай Кәримнең поэзия чишмәсеннән авыз итми китмәгез!» Мәктәп янында микрофон куйганнар. Түгәрәкләп мәйдан ясадык. Колхоз председателе. Бәлки илдә Мостай Кәримнән дә зуррак шагыйрьләр бардыр. Әмма безнең өчен Мостай Кәримнән дә зур шагыйрь юк. Губернатор килгән безгә — онытылган, Мостай онытылмас. Мостай Кәрим. Күңелем тулы рәхмәт сүзләре. Сез шундый матур, олы итеп каршылый беләсез. Күп илләрне күргәнем бар, сездән зуррак кешеләрне күргәнем юк. Минем эчкән суым, ашаган икмәгем, тамырым сездә, авылдашларым. Келәш һәм Чишмә табынында әйтелгән сүзләр Зөлфия. Әсгать Мохтар белән мине биредә ак кар каршылады. Саф ак кар —үзбәк өчен могҗиза. Тау түбәсендә безне учак каршылады. Мостайның җаны халык җылысыннан җылынуын белсәк тә, символ булып кабынган учак дулкынландырды. Безнең үзбәкләрдә һәм таҗикларда киленне ишек алдында учак ягып каршы алалар. Сергей Михалков. Тешаны утка аталар. Зөлфия. Мин юмор аңламыйм. Сүземне дәвам итәм. Кияү балакай киленне өч мәртәбә учак тирәли әйләндереп алып чыга. Раузаның бүген яшь килен булганы өчен тост тәкъдим итәм. Наҗар Нәҗми. Мин әлерәк кенә Трускавецтан кайттым. Шифалы бер чишмәнең үз янына бер мең кешене җыйганын күрдем. Сергей Михалков. Авыруларны. Наҗар Нәҗми. Әйе, авыруларны. Мостай Кәримнең шигъри чишмәсеннән шифалы су эчеп килгән без—авырулар ул чишмәнең озын гомерле булуын телик. Әхияр Хәкимов. Мостай Кәрим Чишмәдә туган, мин — Дәүләкәндә. Мостай Кәрим. Димнең суын сез болгатып җибәрәсез икән безгә. Әхияр Хәкимов. Зөлфия апа, юморны аңламыйм, диде, мин аңлыйм. Без, Мостай ага, суны Димнән түгел, Өршәктән эчәбез. Әмма поэтик Чишмәбез — Мостай Кәрим. Әнә шул чишмәнең гел саф сулы булуын, кешеләрне гел үз янына чакырып торуын телим. Игорь Васильев. Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре комитетының гыйльми секретаре буларак, әйтәм: Мостай СССР Дәүләт премиясен бер тавыштан алды. Инде хәзер шул комитетның члены буларак, намус белән, объектив эшли. Дмитрий Хренков. Без Келәшкә килгәндә, түбәдә учак кабынды. Михалков анда тешаны ыргытырга кирәк, диде. Минемчә, учакка тәнкыйтьчеләрне ыргытырга кирәк. Без — тәнкыйтьчеләр — Мостай Кәрим хакында әле төп сүзне әйтмәдек. Пушкинның «Капитан кызы»нда тел сез башкорт бар. Символ. Башкорт хәзер телле. Тагын шушы түбәгә килергә, телле башкорт өчен сөенергә язсын. Туфан Миңнуллин. Мин бәләкәй чакта Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сөйлиләр иде. Мин бәләкәй чакта аны безнен авылныкы, үсә төшкәч, безнең районныкы, югары уку йортында белем алгач, бөтен илнеке дип белдем. Мостай Кәрим дә шулай. * Сергей Михалков. Нәрсә өчен тост күтәрәбез? Туфан Миңнуллин. Әтиемне мин никадәр яратсам да, әти дим. Әни- 2 емне мин никадәр яратсам да, әни дим. Хатыныма мин никадәр яхшы < мөнәсәбәттә булсам да: «Әй!» дим. Мостай Кәримне без никадәр зур * итсәк тә, «Мостай абый» дибез, шуның белән бөтенесе дә әйтелеп < бетте. Айвар Клявис. Бу моментта мин латыш язучыларының рәсми вә- £ киле булудан туктыйм, Мостай Кәримнең миллион укучыларыннан § берсе булып калам. Бу төндә җир өстенә ак кар яуды, мин Мостай Кәс рим иҗатындагы аклык, сафлыкны яклыйм. ♦ Илгиз Кәримов. Әтигә, Михаил Александрович Дудинга утызар яшь № иде. Без Келәштә идек ул чакта, 1949 елны. Без Михаил Александре- ° вич белән төнлә балыкка бардык. Балык, әлбәттә, кермәде. Михаил > Александрович әйтте: төнлә, вак шагыйрьләр кебек, вак балыклар гы- * на йөри, ә вак балык ахмак була ул, зур җимне танымый, диде. Шул * истә калды. Z Бер мәлне Михаил Александрович югалды. Әтинең шигырьләрен Q- тәрҗемә ИТӘИ.ТӘ арыды бугай. Өч көн торгач кына кайтты. Күкрәгенә 2 тере тавык кыскан, ишек төбендә юаш кына басып тора. Әнигә әйтте: Рауза, мине ачуланма, мин начар кеше түгел, диде. Ул да истә калды. Бер көнне шулай әни тәрәзә буена утырып тегү тегә. Үзе «Сарман буйкайларын» җырлый. Моплы җыр, әллә ниткән хисләр уята. Яшь булган икән әни, моңлы булган икән, ул чагында аңламаганмын, хәзер генә аңладым. Әти белән Михаил Александровичның шул елларны, моннан утыз ел элек, төшкән фотолары бар. Келәш базарында. Биш минутлык фотографиядә. Икесе дә явыз. Михаил Александрович — ябык, озын явыз, әти —юан, юаш явыз. Кулларында — кылыч, күзләрендә — ут. Яшь геройлар. Хәзер менә алар икесе дә герой. Олы, чын геройлар. Аларның яшьлеге өчен тост тәкъдим итәм. Сергей Михалков. Мостайның дуслары сөйләде, каләмдәшләре сөйләде, улы сөйләде, ник хатыны сөйләми? Сөйләсен, азиятларның хатын-кызны кимсетә торган заманнары узды. Рауза ханым. Мин Мостайның данына мөкиббән китеп яшәмим. Мине аның дуслары күп килү шатландыра. Кырык эшләрен кырык якка ташлап килүләре. Мин Мостайның авыр көннәрен кердем. Әнә шул авыр көннәрендә мин анар аз гына булса да ярдәм итә алган булсам, шушы көчсез җилкәләремә йөк күтәрә алган булсам, мин үземнең бурычымны үтәлгән дип саныйм. Әгәр миңа хәзер әйтсәләр, аның тормышында шундыйшундый авырлыклар була, аңа кияүгә чыгасыңмы, дисәләр, чыгам дияр идем. Сергей Михалков. Социалистик Хезмәт Герое була дисәләр дә чыгар идегезме? Рауза ханым. Күземне йомып булса да чыгар идем. Мостай Кәрим (өч кичәдә һәм дүрт банкетта әйткән сүзен берләштереп бирәм). Бик җаваплы бер белдерү ясарга рөхсәт итегез. Хатын- кызлар, иң элек сезгә рәхмәтемне белдерәм. Сез иртүк торгансыз, парикмахерга чиратка баскансыз, минем бәйрәмемә чибәрләнеп килгәнсез. Мин моны үз чутыма кабул итәм: димәк, мин әле беткән баш түгел. Мине үз йортым, Башкортстан Язучылар оешмасы үги итмәде. Шу шы туган коллективым мине тиешле югарылыкта торырга, вакланмаска өйрәтте. Партиянең Башкортстан өлкә комитеты минем бәйрәмемә үзенең шәхси эше итеп карады. Язучылар оешмасына, партия өлкә комитетына, Министрлар Советына рәхмәтемне белдерәм. Таһир Ахунҗанов. Мостафа Сафич юбилейны обкомның шәхси эше итеп караганлыгын әйтте. Без шуңа омтылдык, шуңа ирешүебезгә шат- быз. Без үзебезнең партоешмада тәрбияләнгән коммунист Кәримов белән горурланабыз. Мостам Кәрим. Кадерле иптәшләр, дуслар! Моннан нәкъ ун ел элек мин шушы урында, трибуна янында басып тора идем. Сез нәкъ шул урында, залда, утырып тора идегез, берни дә үзгәрмәгән, сез һаман яшь, һаман чибәр. Рәхмәт сезгә ун елдан соң мине котларга килгәнегез өчен. Миңа карата бик күп олы сүзләр әйтелде. Мин бүген әйтелгән сүзләр төбәлгән кешегә охшарга бик теләр идем. Безнең Башкортстаныбызга шундый күренекле язучылар килде — миңа бик рәхәт. Кайчандыр, моннан йөз ел элек, безнең авыл аша губернатор узган, аның хөрмәтенә бер урамны губернатор урамы дип атаганнар. Безнең теләсә кайсыбыз ул губернатордан ун баш, йөз баш югарырак. Дуслык хакында бик җылы сүзләр булды. Дуслык ул — бер-береңне саклау. Биредә минем сугышчан дусларым, кыен чакларымны уртаклашкан коралдашларым утыра; биредә мине үлемнән йолып калган кеше, ул чагында гади бер врач, хәзер бөтен дөньяга билгеле академик, Ленин премиясе лауреаты Лев Александрович Богуш утыра. Минем аларга рәхмәтем чиксез. Кадерле дуслар, мин сезне ышандырырга телим: миңа карата әйтелгән олы сүзләрне мин аралап кына кабул итәрмен. Артыгын алудан мин гел куркып яшәдем. Бер мәлне, үсмер чакта, беренче шигыремне язгач, мине үзебезнең авылның бер егете, укытучы, болай дип мактады: «Аны хәзер Келәш белә, аны хәзер Чишмә белә, аны хәзер бөтен Уфа белә!» Ул чакта әле мине берәү дә белми, минем ул шигырем басылмаган иде әле... Иптәшләр, минем әдәбият өлкәсендәге кырык еллык хезмәг°* .- г а- ры, бик югары бәяләнде. Тормышымның бик тә мөһим бер тукта ы- шында мин бердәнбер антымны — Ватанга турылыклы булум хакындагы антымны кабатлыйм. Мин янә дә азаккы сулышыма тикле сезне яратырга, хәсрәт-кайгыларыгызны күтәрешергә вәгъдә итәм. Ярату һәм хәсрәт уртаклашу — минем эш, минем өлешемә чыккан көмешем, минем борчуларым... Бәйрәм күкрәүләре узды. Без аның белән тагын Мәскәүдә, язучылар киңәшмәсендә очраштык. Ул көтмәгәндә, салкын тидереп, авырып китте. Мин аның койкасы янында утырып тордым. Безгә иркенләп бер сөйләшергә мөмкинлек булды. Бәйрәмендәге уй-тойгыларымны сорашты ул минем. Үзен ничек тотуын, кешеләрне уңайсыз хәлгә куймаганмы икәнен сорашты. Аннары ифрат та якын итеп, миңа матур киенеп йөрергә, барлык яктан үрнәк булырга кушты. Мин матур киенүгә каршы төшкәч, күңелсезләнде, ул синең өчен түгел, халкың өчен кирәк, чөнки син хәзер бер әдип кенә түгел, халкыңның вәкиле, сиңа карап, халкың хакында фикер йөртәчәкләр, диде. - Ул миңа адым саен шаян сүз әйтмәскә, тыенкырак булырга кушты. Мин хәтта Рәсүл Гамзатов кебек кайнар темпераментлы Кавказ шагыйрен дә мәзәк сөйләүдән яртылаш тыйдым, диде. Ул миңа киңәшмәләрдә бик зур игътибар белән тыңлап утырырга, сүземне уйлап җиткермәстән^ ^ЩЫК-ПОШЫК әйтмәскә кушты. Моны ул R4 үзенең ачы тәҗрибәсеннән, үкенүләреннән чыгып әйтүен белдерде. Мин аның койкасы янында утырып тордым, аның сүзләрен тыңлый- тыңлый, үз уйларымны уйладым. Табигать ана зирәклекне, мөлаемлыкны йөге белән өеп биргән. Талантлы шагыйрь, прозаик, драматург, балалар язучысы, публицист, зур дәүләт эшлеклесе Мостай Кәрим үзен ихтирам итә белгән кешеләргә ничәмә еллар инде йогынты ясап килә, ♦ һәм бу йогынтының көче елдан-ел үсә, арта бара. < СӘНГАТЬНЕҢ КӨЧЕ | g о Йомгаклау сүзе урнына Е ♦ Без олы сүз һәм акыллы фикерне күбесенчә китаплардан эзләргә в күнеккәнбез. Ә андый сүз кайвакыт гап-гади бер әңгәмә вакытында да £ туа торган була. > 1979 елның декабрендә драматург Туфан Миңнуллинга һәм аның < театрдагы коллегаларына К. Станиславский исемендәге РСФСР Дәү- ө ләт премиясе бирелде. Без, әдипләр, моңа чиксез сөендек. Куль- х турабызның ил күләмендә тагын бер мәртәбә бәя алуы күңелгә хуш < килде. Димәк, халкыбызның талантлар чишмәсе әле кипмәгән, татар *- әдәбиятының әле ачылмаган мөмкинлекләре бар дигән сүз. Шул уңай белән без Язучылар союзының яшь авторлар белән эшләү бүлегенә җыелдык та сүз куертып җибәрдек. Мәҗлескә җыелмадык. Күңелләр бик күтәренке, өйгә кайтып китәсе килми иде, шуңа күрә җыелдык. Газетчылар теле белән әйткәндә, түгәрәк өстәл янына җыелдык. — Бәхетле кеше син, Туфан, биш ел эчендә өч премия, шуның өсте- нә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алдың, — дидем мин. — Монда синең татар әдәбиятына керткән өлешең дә, шул ук вакытта сине чолгап алган тирәлекнең синең иҗатыңа карата ихтирамлы булуы да ярдәм итте. Синең үз-үзеңә таләпчән, бер генә пьесаңда да үзеңне кабатламавың халык алдында да, язучылар җәмәгатьчелегендә дә сине күтәрде. Яшерен-батырын түгел, бездә әдәби иҗатка җиңелрәк караучылар да бар. Андый кешеләр көчләрен сәнгать әсәре тудыруга сарыф итәсе урында, терсәкне киереп, башкаларны этеп-төр- теп, алгы сафка чыгарга омтыла башлыйлар. Көндәлек тормышта этешү-төртешү әрсез адәмнәргә бәлки уңыш та китерә торгандыр, әмма әдәбият-сәнгать дөньясында җитди уңышка табигый таланты, актив гражданлык позициясе, культура үсеше өчен җаваплылык хисе булган шәхесләр генә ирешә. Барыбызга да мәгълүм: йолдызлар галәм тирәнлегеннән калка, талантлар халыкның гасырлар буена җыелган рухи хәзинәсеннән үсеп чыга. Әдәбиятка сугыштан соң килгән буын вәкилләре: Рафаил Төхфә- туллин, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баян, Шәүкәт Галиев, Хисам Камал, Илдар Юзеев, Гамил Афзал. Шәриф Хөсәенов, Юныс Әминов, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиев, Эдуард Касыймов һәм тагын башка байтак талантлы каләмдәшләребез тарихи зарурлыктан, халык күңеле байлыгыннан үсеп чыктылар. Мин моны «йолдызлар калка:» повестенда үзебезнең татар әдәбиятындагы өлкән буын әдипләр үрнәгендә, янә дә килеп, тугандаш әдәбиятлардагы Чыңгыз Айтматовлар, Мостай Кәримнәр үрнәгендә күрсәтеп бирергә тырыштым. Урта буынның иҗат тәҗрибәсен укучыга җиткерү әле мңнем өстә кала. Сибгат Хәким —әдәби әңгәмәләрнең һәрвакыт уртасында була торган, культурабыз үсешенә гел дә игътибар итеп килгән әдип—-бүген башта тыныч кына, табигатенә хас сабырлык белән генә тыңлап утырды. Аннары Туфан Миңнуллинга карап сүз башлады: — Без хәзер, Туфан, синең белән тигез: икебез дә РСФСРның Дәүләт премияләре лауреаты. — Кысылып бетә язган күзләрендә шаян очкыннар биешеп алды. — Татар әдәбиятын күтәрдең син. Рәхмәт. Менә шушы, культурабыз үсешендәге күңелле бер дәвердә минем сезгә, егетләр, әйтәсе килгән сүзем бар. Муса Җәлилнең алтмыш еллыгы алдыннан Гази Кашшаф, мин, Әминә ханым — Мусаның хатыны — Берлинга бардык. Шәһәрләр дә, йортлар да күрдек. Берсе дә әллә ни тәэсир итмәде. Севастьян Бах каберен карадык, Бахның орган музыкасын тыңладык, күңелләр тетрәде. Ике Германия бергә кушылырга килә кебек күкри музыка. Гази Кашшаф җәлилчеләр һәм татар әдәбияты хакында Германия-Совет дуслыгы җәмгыятендә доклад ясады. Тәржемәче аның докладын немецчага тәржемә итеп барды. Әнә шул чагында ул, Тукай, Такташ исемнәрен әйтә алмый аптырап бетте. Әйттем Гази абыйга: ашыкма, ун кат әйтсеннәр, әйтергә өйрәнсеннәр Тукай белән Такташны, дидем, чөнки без Европаны саклап калдык. СССР халыклары саклап калды Европаны. Коллыктан, фашизм чирүеннән. Татар халкының да бу изге көрәшкә керткән өлеше зур. Ике йөздән артык Советлар Союзы Герое! Орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән татар сугышчылары җитмеш меңнән артып китә! Европа үзен азат иткән совет халыкларының культурасын, мөкатдәс кешеләрен белергә тиеш! Шушы уңай белән тагын бер нәрсәне әйтәсем килә: Германиягә барганда, поездда моңлы көй уйнап җибәрделәр. Күңелгә уй килде: әгәр мине шушында поезддан төшереп калдырсалар, озата баручы бирмә- сәләр, мин жәяүләп өйгә кайта алыр идемме? Кайтыр юлны таба алыр идемме? Озатучы бирмибез, сәнгать бирәбез, нәрсә сорыйсың, дисәләр, мин әйтер идем: бирегез миңа Сәйдәш моңын, мин шул моңга тотынып, туган җиремә кайтып китәм, дияр идем. Илдар Юзеев тә әйтер сүзен Тукайга китереп ялгады: — Беләсезме, — диде ул. — Үләр алдыннан Тукай туган авылы Кушлавычка кайткан. Хәле кыен. Тәрәзә буеннан урамны карап ята. Урамнан кышкы суыкта бер малай ялан аяк йөгереп бара. Тукай үзенең бердәнбер киез итеген әнә шул малайга чыгарып бирә. Әдәбиятта буыннар гел алмашып тора. Өлкәннәр үз тәҗрибәләрен, йөрәк җылыларын үзләреннән соң килгәннәргә бирәләр. Без, урта буын, Тукайлар, Такташлар мәктәбен уздык. Инде менә хәзер без үзебез өч дистә ел җыйган тәҗрибәбезне яшьләргә бирергә, яшьләрне тәрбияләргә тиешбез. Тик шул чагында гына без тыныч күңел белән әдәбият һәм сәнгать дөньясында яңа йолдызлар калкуы, яңа талантлар үсеп чыгуы хакында сөйли алырбыз.

Казан — Идел буе дачасы, 1979