ФЕНИКС-ҮЛЕМСЕЗ КОШ
Мәңгелек чаң Бу чан нигә яңгырый һаман? — дип сорама Синең өчен яңгырый, синен рухка багышланган! Джон Доин — Юк, әйтегез, кем рухына багышланган бу чаң? Изге Павел соборында бүген шагыйрь һәйкәленә карап, ник мин уйга калдым әле шул сораудан? — Джон Донн һәйкәле — изгеләрдән, —« ди гидыбыз һаман.— Ничә кабат янган Лондон. Собор янган. Ә бу һәйкәл исән калган! Шагыйрь рухына аталганмы? — Яңгырый һаман, яңгырый чаң! Изге булмаган, юк... алдан күргән: — Бер кыяны гына дулкын кыйсын — материк кечерәя. Европа тәнендә ул — зур яра, дигән. Җирдә бер генә кеше үлсен — кешелекне кайгы сара,— дигән. — Даң-даң! Димәк, барыбыз өчен яңгырый ул чаң? Мин Лондонда. Изге Павел соборында... Гамьсез турист түгелмен: дөнья язмышын уйлыйм мин. — Котыла алырсыңмы, Кешелек, үзең үк тудырган фаҗигадән? Сез ник тыныч, Париж, Нью-Йорк, Лондон? Акылмы соң сездә уянмаган? Ишетегез, сезнең өчен дә — чаң! Хемингуэйга да ул шулай яңгыраган... Бөек гасыр аңы бәхет көтеп, кырыкка ярган матдә-атомнардан бомба ясарлармы һаман? Әнә: — Даң-даң! Синең өчен, минем өчен бәлки?! Булмасмы ул Кешелек рухына ук багышланган Җирдә соңгы зур чаң? Әй, Джон Донн?! Син дәшмисең. Дәшми — Лондон... Империя белән сөйләшү Британия! Әйе, арыслан син: яраланган ләкин, нык картайган. Сине усал диләр һаман. Кайда сикерә аласың соң бүген, «бөек» империя — Британия! Тарих агышы суытмаган, ахры, синең зәңгәр канны? Әллә сукыр горурлык гел кайнар, яшьме? Нинди булыр синең соңгы язмыш? Темза ярындагы сфинкслар бу турыда дәшми. (Алар — Мисырдан «трофей», Клеопатра сараеннан!) Җавап көтим каян? Англия! «Кай диңгезгә» илтә синең юл? Нәрсә яза яңа Киплингларың — империянең каләм рыцарьләре? — Дөньяны тотачак тик көчле, корыч кул. Альбион, уян! — диләрме?! Кайда ул борынгы көч? Кайда «тимер» политиклар — Чемберлен, Черчильләр? Англиягә нота язган Такташ, ишет: мин — Темзада, Тэтчер ханымга ирешер бәлки минем шигъри сүзләр?! Бәлки мин үзем дә «консерватор» — «империя яклы» шагыйрь? — ошый миңа шундый «агрессор» лар: бар дөньяны яулап алган Шекспирлар, «узурпатор»лар — Байрон, Шеллиләр, мәңгегә таҗ һәм тәхетле ирләр. Булса икән җирдә тик җыр- шигырь империяләре! Күп синең шундый императорларың, Англия! Менә кайда синең иң чын, югалмас дан. һәм син бөек — шул даныңны саклап калсаң. Ишетәсеңме, Британия-Англия-Альбион?! Шагыйрь тавышы Шагыйрь тавышын— бер кабат та ишетмәгән, ләкин гүя иң якын танышым— Такташ тавышын эзлим, эзлим һаман: нинди җылы тембрларда, аһәңнәрдә яңгыраган, нинди моң белән ул хәтерләрдә калган? Грамзаписьта юк. Радиофондта, ни үкенеч! сакланмаган. Ә бит, бүген һәр «озынчәч» кулындагы магнитофоннар, сез, ул исәндә булсагыз... ♦ Тавышын шагыйрь һаман яңгыратыр иде! Бүген тагын бер танышым: — Такташ тавышы калмаган шул, — диде. Такташ тавышы? Ә соң шагыйрь яшәмиме бездә? Бүгенгедә? Ул түгелме безнең җырлар, симфонияләр, поэмаларда? Ни уйлыйдыр бу турыда минем дустым— сәер очрак!— Такташ шигыренең ревизионисты! Яңгырый, дәвам итә Такташ хәтта анда. Ул — «Киләчәккә хатлар»да. Сагынычлы тавышы, еллар белән ачыклана, тик көчәя бара. Гомерем буе аның тавышын тыңлыйм, үлмәс шагыйрь тавышын! Гел ишетербез — йөрәкләр саңгырау булмаса: ул — безнең арада! Хәере белән!.. Җырның башы булсын — язылды бу, бер юл... ...Июль. Тарих мең дә тугыз йөз дә җитмеш җиденче ел. Шәһри Болгар энесе ак Казан тарафы —бер авыл... (Үзе җиңел кебек бүген уйлар, үзе шундый авыр). Тауга мендем. Күрим, кемнәр ни дип язганнар ташына? Ничә сәгать утырам күз текәп шушы тау башында. Бәлки иң кирәкле сүзне бүген таштан укып табам? Бәлки шунда васыятен уйган бер-бер оста, бабам? Ташны еллар юган... Ә мин бары кәгазьгә җыр язам. Укырлармы эзләп васыятьләрне, имин булырмы Җир? Минем тауга алмаш, дәвамыммы,— җилгә бирергәме язганымны — кайсы онык килер? ...Шәһри Болгар дәвамы Казаным тарафы — бер авыл. Ташта тик «бисмилла» сүзе. Җырда» ул иң беренче юл. Ләкин җанда ул җыр! Фэрзәнэ һәм Тәлгатъкз Туган яклардан искән җил сәламсез исәмени?.. Чал Уралның курайлары, Агыйдел сандугачлары болай да истә минем. Сандугачлар сайрап җанны уяттылар җыр өчен. Курайлар, бәгырьгә үтеп, аңлаттылар моң көчен. Авазлары күкрәк тулы, еракта булсам да мин. Уралтауның үзе рухта, үзәндә торсам да мин. Кем әйтер соң, туган туфрак суынган дип хисендә? Җырларымда чагылмыймы Агыйделем төсе дә? Җыр телен кайчан да булса дан, «акча кискән»'мени? ...Уралның горур җырлары, Агыйдел сандугачлары мәңгегә истә минем! Хатыңа салып җибәргән Казан яфрагы исән. Сагынган дип аңла, аны күрешергә сузган кулдай сак кына алдым, дисәм. Сагынганда хисләр дә бит яктырак, сафрак кебек... Моң да бер яфрак гүяки — көз кочагында тирбәлгән Алтын бер яфрак кебек... Ә кичен синең яфракны мин баш астыма куям. Төшлеге матур: гел яшел туган җир рухын тоям. Ахмулла шигыреннән Аңларсың, Казанга кайтып синең кулларга сак кына кагылдым бүген, дисәм. Соңгы хатыңдагы саф моң һәм яфрак — миндә, исән! Хәсән Сарьян истәлегенә Яздың: «Бер ананың биш улы»...— Бәхеткәме, җиргә ник туды? Язмышлары белән ни булды? Кайда, нишли алар бу җирдә — (Шатлык тулы анда, гамь тулы!) бер ананың газиз биш улы! Син — әнкәңнең бердәнбер улы — үзең Җир-ананың идең кайсы улы? Нигә безнең күзләр яшь тулы? Нигә кыен бүген? Ни булды? Җирдән кичте әллә бер ананың бер улы, әллә Җир-ананың бер улы? Әллә «тирәк төптән киселде, әллә тирәк кинәт егылды» ‘? Моң тетрәтте күпме кыз-улны. Бер югалту — күпме җан тулы! «Г амлет» истәлеге — Кайда барыйк? Үрәзмәттә клуб ябык — бүген ял бит. Ә Әмәкәйдә — кино, — ди, — Әмәкәйдә — «Гамлет»! ... Без, дүрт егет, Шекспирга шашып гашыйк булган. Алты чакырым ара ни ул? Чаптык кышкы юлдан. Киче шундый: буран тузгый, бөтерелә карлар. Җилгә каршы йөгерәбез — җан яшь безнең, кайнар... Ике арада авыл — Бүләк. Илдар Маннановны — батыр егетне үстергән. Сәламлибез аны! Йөгерәбез... Кем дә әйтми, «җитте, бераз ял!» дип. Алда — утлар. Өмәкәйдер, анда — көтә «Гамлет». Ашыгыгыз, әй малайлар, яшьлек, дәрт җилкетә. Йөгерегез — алда шатлык, бәхет — барсы көтә. Йөгер, Дөлфәт, утка кадәр байтак узасың бар. Яныппешеп җыр язасың, Зөлфәт буласың бар. Үзе татлы, үзе ачы — иҗат шәраб кебек. Ахыргача барырсың, син — яшьтән бунтарь егет. Фольклордан. Йөгер, Фәрит, алда — Казан, Әлмәтең утлары, Уйлыйсыңмы нефтьчеләр бирер повестьларны? Яңа сюжетларны! Йөгер, Роберт, Илдар абыең калышмаска өнди, Маннанов син, тормышның син эченәрәк кер, ди. Чаллы көтә сине... әле ул да аны белми. Минем — кабул була, ахры, әнкәм теләкләре! — Буран катыш җырлар туа — «Үрәзмәт дәфтәре»! «Бәхетле булыйк, дуслар!» дим, я, кызулыйк әле! Йөгерәбез. Алда утлар, алда — киләчәкләр. Буран каплый бары... Алда — тере ак чәчәкләр. Алда — Казан, шагыйрьләрнең бәхәсе, даулары. Әле катгый басар алга Гамлет сораулары. Әле ерак — җанның яшерен Офелиялары. Әле уйда калкыр — батыр чорыбыз геройлары, Монологлар, диалоглар... Алда әле — бары! Буран тынды. Менә авыл. Әмәкәй, кабул ит! Үрәзмәттән килдек. Саумы, безнең яшьтәш, Гамлет! Әбелхарис һәм Әбугалисина турында Ибне Синаның 1000 еллыгына, кыйсса буенча Әйе, син — талантлы, шиксез, син — кыйссадагы «симия, кимия» белемле Әбелхарис. Бөек Әбугали — туган сиңа... Әйе, син дә мәшһүр, әмма миңа Әбугалисина кирәк, Әбугалисина! Анда Хәлвәфруш тагын тоткын була, патша төрмәсендә ярдәм көтә. Аның күңел чәчәкләре тагын сула! Сөюе — күңел чәчәкләре өчен генә үлем яный аңа — хәбәр итегез, әйтегез Әбугалисинага. Әйе, син — сәләтле, шиксез, син — «мәгарәдән укып чыккан» Әбелхарис! Түгел син һөнәрсез: салдың нинди матур мунча-хәммам. Патша дусы саный сине тәмам. Ләкин Хәлвәфруш һәлак була анда, кайда Әбугалисина, кайда?! Әйе, син — талантлы, ләкин вәзир акылы синдә. Бөек хәким түгел атың. Горур фәйләсуфлар таҗын күрмәссең дә! Ләкин сөен, нәни бәхетең бар ич. Ә мин бөек демократ җан — Әбугалисина эзләреннән йөрим, эзлим... Аны, аны сагына кешеләр, Тарих... Сау бул, Әбелхарис! Олҗас Сөләймановка Олҗас! Кил Казанга, Монда калган синең истәлегең — исән. Ышан: заллар хәтерлиләр тавышыңны, сагыналар, дисәм. Олҗас! Монда синең якын кардәшләрең — төрки моңнар яши. Сагына сине — күреп бер яраткан, Яки укып белгән җолдастарың, сагына карты-яше. Олҗас! Аңла, кил Казанга, тагын безгә кил кунакка, дисәм: яши синең матур хатирәләр! Хатирәләр — исән... Феникс Әй, Феникс, әкияти кош! Күктә өч әйлән дә кил, җиргә төш! Янып көл бул, үз көлеңнән янә терел.— Синдә шундый зур сәләт, көч. Әй, Феникс, тылсымлы кош! Сөйлә, күпме мәдәният, Күпме тел, җыр, әдәбият (Әй, Көнбатыш!.. Син, Көнчыгыш!) олы тарих дәвамында юкка чыккан — алар кайда? Ул халыклар үткәненнән — үз көленнән!— кабат терелеп, яралырмы? Тагын алар җанланырмы? Тарихта бар, бар яңарыш — янып, янә чәчәк ату — Ренессанс! Син — шулардан тере сурәт. Әй, Феникс! Безгә күрсәт: янып, терел бер каршыда, хәтерләт — аң, җанны уят, аннан.... башка җирләргә оч! Әй, Феникс, үлемсез Кош1 Җитмешенче еллар белән саубуллашу Әйе, үттегез сез... Хушыгыз, мәңгелеккә... Җитмешенче еллар! Хушыгыз! Әһле каләм, күңелләргә алыгыз: бу еллардан гыйбрәт булыр ни бар? Тулы көчкә җиктекме без җанны, янып эшләдекме эшне? Акылны без хаклы яклый белдек, тыймадыкмы хисне? Шаулы ярсу шигырьләргә алмаш безгә шулай хуш килдеме?!— Тыныч, тын булганга, әйбәт, дидек түгелме шигырьне? Җитмешенче еллар! Ә бит сездә иде Чаллы, БАМнар рухы... Сезгә аваздашмы безнең иҗат, һәйкәл булырлыкмы? Калырмы соң лаек истәлекләр сездән — шедеврлар, онытылмас җырлар?! Киләчәктә әйтерләрме: — Күрегез, онытмагыз, кайтып өйрәнегез. — Җитмешенче еллар! Үттегез сез... Эшләнмәгән эшләрне уйлап, бәлки хәзер вөҗдан елар. Бәлки хәзер соңдыр. Хушыгыз. Әһле каләм, инде аң булыгыз, языгыз! Ишек шакый Сиксәненче еллар: — Әй, саумысыз?! Котлы булсын туар яңа җырлар! 1979—1980