Шигырь белән сөйләшүче халык
Акмулла бер төркем казакъ кешеләре белән Оренбургның кәрвансараен^ килеп керә. КымЫз, казылык, кубыз белән мәҗлестә бик күңелле генә сөйләшен, үләң әйтеп утыралар болар. Бер кәрванчы татар Акмулладан сорап куя. -- Остаз! Бу казакълар синең шәкертләреңме әллә? Телләре бик үткен, сүзләре шигырь кебек. Алар да шагыйрьме? Мона җавап итеп. Акмулла болай дигән: Юк, алар шагыйрь түгел, кордаш! һәр казакъ кешесенең сөйләме шигъри мәкаль булыр! - Гади казакъның гади сөйләме шигырь булгач, шагыйренең теле нинди булыр икән? — дип гаҗәпләнгән кәрванчы. Гади казакъның гади сөйләме — шигырь, ә акынның теле — бөек җыр! - дигән Акмулла. ’ Бай Акмулла Акмулладан сораганнар: Кем син? Каян кая бармыш көнең? дигәннәр. Мин Казаннан казакъка барамын! — дигән шагыйрь. — Казакъларга казан алып барам. Далаларда йөрдем, бәйгеләрне күрдем. Мин үзем дә инде казакъ булдым Казан казакъсыз, казакъ казансыз яши алмас, туган! Мин башкортта йөрдем, уйнадым курай, сөйләдем хикмәт сүзләре. Атам-анам сабый чакта татар моңын көйләсә дә, башкортсыман булдым. Алайса, син Акмулла -чәчән! дигәннәр юлаучылар. Хак сүз, халык арасында мине шулай йөртерләр, дигән Акмулла. Алайса, сип бай адәмсең! дигәннәр аңа. — Дөрес! һәр халыкка үз булудан да зур байлык каян килсен?! Такташ песие Һади Такташ бер пьесасында шундый аңлатма автор сүзе язып куйган була сәхнә күренешендә, диванга утырып, койрыгын кыйблага каратып, бер песи битен, колак артларын юа Артистлар песине сызып ташларга кушалар. Такташ песине пьесадан алырга теше-тырнагы белән каршы тора. Шулай озак кына тарткалашканнан соң, режиссер әйтә: Һади, кирәк чакта диванга утырып, битен юа ала торган песи алып килә алсаң. песине сәхнәгә чыгарабыз! ди. Гакташ бераз уйланып у )ыра да кинәт шаркылдап колэ башлый һәм песине пьесадан сызып ташлый < Кылыклы х»лляр»не журнал »чен Р. Carytxa »хрл»да