Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨННӘР ЯЗГА АВЫШКАЧ

Гәрәй Рәхим укучыларга күбрәк үзенең шигырьләре белән таныш. Аның соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары да әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Язучының «Көннәр язга авышкач»1 исемле повестенда талантлы архитектор Тимер һәм аның әнисе Фәкилә апа образлары аерым бер җылылык белән сурәтләнәләр. Әсәрдә аларның тормышындагы иң катлаулы-киеренке бер чор тасвирлана. Тимернең больницада дәваланган чагы, ә Фәкилә апа авыруы белән өендә көрәшеп ята: врачлар анда рак табалар... Әсәрнең үзәгендә — шушы геройларның язмышы, үткән һәм киләчәк турындагы уйлары. Тимер образы аеруча ачык, бөтен яшәеше, барлыгы белән күз алдына килә. Безне, аның эш — хәрәкәтләреннән бигрәк, эчке дөньясы, уйланулары кызыксындыра төшә. Тимер, үзе әйтмешли, вәкаләтле трибуналардан торып чыгыш ясаячак, гүзәл архитектура биналары иҗат иткән һәм тагын иҗат итәсе кеше. Аның күңелендә каршылыклы уйлар кайный. Язучы бу әсәрендә менә шул процессны ачып бирә. Кайчакта без дөнья мәшәкатьләре артыннан куып, тупаслана төшәбез, күңелебез катылана, тирәюньдәге гүзәллектән ләззәт таба алмый башлыйбыз. Ә Тимер андый түгел. Ул тормышның, табигатьнең кечкенә генә үзгәрешләреннән дә үзенә күңел юанычы таба, хискә бирелә, үзенә бертөрле мәгънә чыгара. Аның күңел дөньясы саф һәм чиста. Ул ярата һәм соклана белә. «Көннәр язга авышкач» әсәре укучыны тормыш-яшәеш хакында уйлануларга чакыра. Шулай да повестьның кайбер урыннары ясалмарак килеп чыккан. Мәсәлән, беренче бүлектә Тимернең врач белән сөйләшүе кебек күренешләр әсәргә артык ямау булып торалар сыман. Тимер үткәннәрне искә төшерә, әнисе, авылы хакында уйлый, шуннан тәм, ләззәт таба. Ләкин ул шуларны уйларга үзен мәҗбүр итә төсле. Геройның эчке дөньясын беркадәр схемага салып бирү, табигыйлеген югалту түгелме бу? Кешегә бер генә гомер бирелгән. Ул шул байлыкны ничек сарыф итәр—бу аның үзеннән тора. Берәүләр үткән юлларына борылып карагач кына үзләренең мәгънә- сезгә узган гомерләрен күрсәләр, икенчеләр яшәгән гомерләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. Фәкилә апа безнең күз алдына олы җанлы, хезмәт сөючән кеше булып килеп баса. «Мичнең коймак пешерү өчен иң өлгергән чагы,— дип уйлады Фәкилә апа,— яңа төшкән күмер өстендә пешерергә яратам мин коймакны». Гади генә эштән дә тәм, ләззәт табып, аның җаен-көен белеп эшләү — татар хатын-кызларына хас сыйфат. Аларның бөтен матурлыгы, горурлыгы шундадыр. Әсәрдән күргәнебезчә, Фәкилә апаның тормышы үкенечле булмаган. Аның гомере балаларында дәвам итә. Гомумән, Г. Рәхимнең бу повесте укучыны уйландыра, күңелгә кайгы сала, шатлык өсти, кеше булырга, дөньяга аек күз белән карарга өнди.