МӘҢГЕЛЕК ШӘҺӘР
I. Бәхетлеләр юлыннан енә мин Түбән Кама каласына китеп барам. Баштарак: «Әллә самолет белән генә очыйм микән?» — дип тә уйлаган идем. Нибары ярты сәгатьлек юл! Соңрак су юлы белән, ашыкмый- чарак барырга булдым. Ыгы-зыгылы аэровокзаллардан, турбореактив самолетларның каты тавышыннан, кирәгеннән күпкә артык әдәпле елмаеп каршы алучы стюардессалардан туеп беткәнмен инде. «Метеор»га утырырмын да Иделне, яр буйларын җай гына карап барырмын. Элекке таныш җирләрне искә төшерермен, яңа очрашу-күрешүлергә хәзерләнермен. Начармыни?! Түбән Кама шәһәре, барган саен, үзенең яңа сыйфатлары белән ачыла, һәр килүем яңа кешеләр янына кайту келалы йортка мондый хөрмәт күрсәтү ана кешене, аның олы җанын, тырышлыгын ихтирам итү, туган җиргә, туган йортка тугрылык һәм яңа туган җан иясен кайгырту билгесе ул. Түбән Камада бик еш бәби туе ясауларының сәбәбе дә шунда түгел микән? Кешеләрнең яңа туган һәр сабый турында, халыкның тамырын саклау турында кайгыртулары бик сөенечле хәл, әлбәттә. ...Менә тагын шундыйрак бер хәл искә төште. Андыйны Түбән Кама шәһәреннән башка җирдә очратып та булмас, шәт. Бервакыт кибеттән ниндидер әйбер аласым булды. Урамда очраган кешеләрдән. «Шундый-шундый әйберне каян табып булыр икән?»— дип сорагач, шушы шәһәргә хас ачык чырай белән: __ Менә шуннан туп-туры барыгыз, ике квартал үткәч, уңга борылырсыз, шунда «Дүрт танкист һәм ике эт» дигән кибет булыр, — дип, юл күрсәтеп җибәрделәр. бек тоела, чөнки соңгы тапкыр күрешкәннән бирле алар тагын да тырышарак төш кәннәр, тагын да зуррак, кыюрак эшләр башкарганнардыр дип беләсең. Элекке килүемдә бу кала үзенең илле меңенче кешесе — кранчылар Вера Захарова һәм Николай Самойловның Валерик исемле уллары тууын бәйрәм иткән иде. Ничек бәйрәм итүләрен тәфсилләп сөйләп тормыйм инде. Минем өчен аның асыл мәгънәсе шул: хис-тойгыларга саран бер техника заманында туган шәһәр гасырлар буена нәселдән-нәселгә, буыннан-буынга күчеп килгән гадәтйолаларны онытмый. Борын-борыннан безнең якларда, бала тугач, яшь киленчәкләр дә, әби-карчыклар да балалы йорт турында кайгыртуны үзләренең бурычлары итеп караганнар. Таза, бай яшәгәндә иң яхшы сыйларын, авыр елларда соңгы икмәкләрен китергәннәр Ба Кара син аны! Гадәттәгечә «Бакалея», «Гастроном», «Аяк киемнәре» яки «Кием- салым» гына түгел!.. «Дүрт танкист һәм ике эт» дигәннәре үзенә бер зур сәүдә комплексы булып чыкты: азык-төлек, аяк киеме, тукыма һәм трикотаж магазиннары янында тагын ике «өстәмә»се дә бар иде. Берсендә, Аэрофлот агентлыгын ачканга хәтле, самолетка билет саталар, икенчесендә кафетерий ачарга җыеналар икән. Билгеле, бу магазиннарның рәсми номерлары да бар, ө «Дүрт танкист белән ике эт»не халык кушкан. Хикмәт бу исемнең уңышлымы яки уңышсызмы булуында түгел. Халык теленә кереп киткән икән — уңышлы булган, димәк. Биредә, минемчә, шәһәрнең характерындагы бик мөһим бер сыйфатны искәреп китәргә кирәк. Түбән Камада йөз утыз мең кеше яши, бер миллион өч йөз мең квадрат метр квартир бар. Монда йортларны ялан җиргә берән-сәрән итеп салмыйлар, бәлки ура- мы-урамы белән, кварталлап төзиләр, завод һәм микрорайоннарда утыз магазин, 135 ашханә, кафе, ресторан, йорт кухнясы бар. Бөтенесен берьюлы гына санап бетерерлек тә түгел! Проектчылар макетта ак пенопласт шакмаклар куеп, аларны шартлй тамгалар белән билгелиләр. Шул уенчык шакмаклар урынында чын йортлар калкып чыккач, ул биналарга әйбәт исем табарга тырышмыйлар, бәлки гади саннар белән генә билгелиләр. Балалар бакчасы һәм яслеләргә кушыла торган «Дюймовочка», «Светлячок», «Солнышко», «Теремок», «Аленушка», «Чебурашка», «Крокодил Гена» кебек исемнәрне балалар уйлап тапканнар. Ә олылар уйлап тапканы «Акчарлак» кафесы, «Кама» һәм «Волна» рестораннары, «Кристалл» һәм «Колос» кибетләре дигән дүрт-биш исемнән артмый. Шуннан калганнары гади саннар белән йөртелә. Ә халык ул кибетләрне үзе кушкан исемнәр белән атап йөртә. Алар арасында уңышлылары, әйбәтләре байтак, әмма тел әйләнмәслекләре дә аз түгел. Макетта «13» саны белән билгеләнгән ерактагы микрорайонны «Тыйнда» дип атыйлар. Сәүдә комплексларына җиңелрәк әйтелешле «Өч баһадир», «Өч каенана», «Өч кыз» дигән исемнәр кушылган. Бер бүлегендә аракы сата торган зур гастрономны «Хатыннар күз яше» дип атаганнар— монда бик күп ирләрнең кесәләре бушап кына калмаган, ә байтак гаиләнең җимерелүе сәбәбе башланган. Шуннан соң инде аракы сатуны тыйганнар. Ләкин эчүчелеккә каршы көрәшкәндә иң җиңел юл белән генә эш итү ягын карыйлар, халыкка никадәр күбрәк мәшәкать тудырсаң, аракыны әзрәк эчәрләр дип уйлыйлар. Әмма эчүчелек бик зур социаль бәла ул, аны тирәнтен уйлап, үтемле чараларын кулланганда, сәүдә культурасын тагын да яхшырта төшкәндә генә җиңеп чыгарга мөмкин. Хәзер ерактагы аракы кибетенә кешеләр үз машиналары белән генә түгел, йөк машиналары, автобус, үзбушаткычлар белән баралар, һәркайсы сумка тутырып запас алып кайтырга тырыша. Тәртип саклау өчен бер милиционер-старшинаны куялар, ө халык промбазадагы бу кибетне «А зори здесь тихие» дип атый. Хәер, шәһәр халкының мондагы тапкырлыгы бер дә гаҗәп түгел, үзләренең уңай якларын гына күреп, кимчелекләренә күз салмаска көчсезләр генә тырыша, кәчлеләр, киресенчә, андый кимчелекләрдән көлми калмыйлар. Түбән Кама ул яктан мактауга лаек: кирәк урынында көлә дә, шаярта да белә. Диңгездәй җәелгән су өстеннән «Метеор» оча да оча. Күңелем белән инде мин барасы җиремдә йөрим, анда кешеләр белән очрашасыларымны күз алдыма ки- терәм, бу юлы нинди яңалыклар күрермен икән? — дип уйлыйм. «Илле меңенче» Валерикны күз алдына китерәм — зур үскәндер инде, бакчага йөри торгандыр, әллә мәктәпкә үк кергәнме? Экскаваторы белән кала нигезенең беренче туфрагын көрәп алган атаклы Дмитрий Иванович Булавин кайда икән хәзер? Монтаж мәйданчыгына, атаклы осталар челтәр үргән кебек, торбаларны, тимер чыбыкларны әллә ни хикмәтләр эшләтеп бетерүчеләр янына баргач, бригадир Климаковны күрәсемне, узган юлы күрешкәндәге кебек, берәр кыю, тәвәккәл эше белән үземне шаккатырасын уйлыйм! '973 елның июлендә беренче тапкыр Климаков белән очрашкан чакта һавада рәшә дулкыны тибрәнәме, әллә җылы дулкын реакторлардан чыгамы икәнен дә аерырлык түгел иде. Җомга көнне кич күккә ашып торган аппарат челтәрләре һәм ♦ эстакадалар арасында бер буш урын калган иде, дүшәмбе көнне карасам, шул төш- а тә биек бер зур колонна басыл тора. Исең-акылларың китәр! Әйтерсең, бу төзе- 2 лешкә дию пәрие килеп чыккан да шушы могҗизаны эшләп куйган! Җәй көннәрендә күкеләр моңайган, кышын тукраннар агач тукылдаткан төшләрдә хәзер зур шәһәр калкып чыкты. Монда инде җәен-кышын гына түгел, көнен- төнен дә тормыш-тереклек туктап тормый, кешеләр корган хикмәтле аппаратлар- реакторларда табигатьтә җил, яңгыр, кояш ярдәмендә хасил булган нәрсәләр эшләнә: туктаусыз рәвештә бер матдә үзгәреп, икенчесенә әверелеп тора. ? Күңелем, узгандагыларден кайтып, бүгенгене кичә, канатлы йөзгечтән төшкәч, ф Түбән Каманы күрәсемне уйлыйм. Шәһәрне, аның урамнарын, йортларын, эшкә а ашыккан кешеләрен, утлары белән балкып торган төзелешләрен күз алдыма ките- о рәм, узган баруымда әле бөтенләй тумаган-булмаган өряңа урам күрәм, «Б. В. Бызов исемендә» дигән язуын укыйм. * « • • S ш Биредә мин ни сәбәпле Борис Васильевич Бызов дигән кешене телгә алуымны кыскама гына булса да аңлатып китим. Ул инде нефтьче-химиклар шәһәре Тү- *< бән Каманы сала башлаганга кадәр егерме дүрт ел элек үк дөньядан киткән, Әлбәт- * тә, бу төштә шәһәр булачагын. Россиянең ике зур елгасы — Идел белән Кама кушылган төштә Түбән Кама каласы үсеп чыгар дип уена да китермәгәндер ул. Бызов урамы. Аның исеме кушылган мәктәп, пионер дружинасы, һөнәр осталыгын күрсәтү өчен ел саен яки махсус оештырыла торган конкурс, смотрлар —үз заманында зур хезмәтләре тиешле бәя алмый калган бу фидакарь кешенең истәлеген мәңгеләштерү өчен андый чаралар азмыни бездә! Ачышлар һәм шуңа ирешүче галимнәр никадәр күл булса да, һәркайсының киләчәк буыннар хәтерендә яшәргә, аларның рәхмәтен ишетергә хаклары бар. Оныту, искә алмау — ул физик үлемнән дә рәхимсезрәк бер нәрсәдер, чөнки кеше үзе үлсә дә, исеме халык күңелендә яши бирә. Чыннан да. Б. В. Бызов турында ниләр беләбез соң без, нефть белән эш итүче, аны каучукка һәм башка полимерларга әйләндерүче Түбән Кама һәм тагын байтак яшь калаларның үсеп чыгуына сәбәп биргән кешене ни дәрәҗәдә хөрмәтләп искә -алабыз? Бызовның дуслары, шәкертләре аның тел тормыш баскычларын шактый тулы язып калдырганнар. Бызов Петербург университетының табигать бүлегендә укый, атаклы химик А. Е. Фаворский җитәкчелегендә диплом эше язып, кандидатлык дәрәҗәсе ала. ул замандагы гадәт буенча, чит илдә, Германиядә стажировка уза. Туган илгә кайткач, Бызов «Рус-Америка резин мануфактура ширкәте»идә эшли. Бу ширкәт елына 2 миллион 330 мең пар галош җитештерә. Бызовның чит илләрдәге гыйльми басмаларда хезмәтләрен бастыру хокукы да була. «Красный Треугольник» заводында лаборатория оештырып, ул нефтьтән каучук ясау юлларын эзли, политехник институтта укыта. Мин аның нефть каучугыннан ясалган галошның дүрт айга чыдавын, автомобиль көпчәгенең сигез мең километр йе- рүен күргәч ничек сөенүен дә. 1928 елда аның ачышы ВСНХ тарафыннан «игътибарга лаеклы» дип кенә бәяләнүен белгәч, моны никадәр авыр кичергәнен дә күз алдына китерөм ВКП(б) Үзәк Комитеты карарында: «Профессор Бызоа ысулы белән ясалма каучук эшләүне мөмкин кадәр тизләтергә...» диелгән булса да, экспертлар: «Бызов ысулын промышленность күләмендә гамәлгә ашыру файдалы түгел», дигән нәтиҗәгә киләләр. Фоторәсемендә Бызов — күзлекле, кырыо йөзле, ягымлы һәм хәйләкәррәк бәр карашлы кеше булып чагылган. Гүя башкалар өчен сер булган нәрсәне үз күңеленнән табарга тырыша, изге бер кеше шикелле, башкалар белмәгәнне күрә. Бызовның авыр гомер юлын, нефтьтән каучук ясау хыялының зур киртәләргә очравын кешелек дөньясының бүгенге зур үсеш юлындагы ялгышлар исәбенә кертергә кирәкмәс. Франклинның хәзер һәрбер мәктәп баласына билгеле булган яшен кайтаргычын Париждагы Фәннәр академиясе кире кага. Фултон Наполеонга җилкәнле корабларга пар двигателе куярга кирәк дигән тәкъдимен әйткәч, император аны акылыннан язган бер кешегә саный. «Революциягә галимнәр кирәк түгел—» дигән сылтау белән бөек химик Лавуазьеның башын кискәннәр. Нефтьтән каучук ясау идеясен ни өчен «файдалы түгел» дип табуларын аңлар өчен тарих тәгәрмәчен бер кырык елга артка әйләндерергә, бүгенге нефть турында белгәннәребезне. аның ясалма материаллар эшләүдә төп чимал булуын онытып торырга, ул заманда бу җир асты хәзинәсенең кешеләр өчен фәкать яга торган май, мотор азыгы гына булганлыгын истә тотарга кирәк. Тропик урманнарының каучук ясау өчен файдаланылган, сагыздай сузыла торган сыекчасы исә алтын, энҗе-мәрҗәннәргә караганда да кирәгрәк бер нәрсәдән санала. Европада да. Азиядә дә, яңа дөньяның иркен җирләрендә барлыкка килгән яшь Америкада да каучуктан башка эш алга бармаячагын аңлыйлар. Сыгылмалылык белән ныклыкны куша торган җирдә каучук кирәк икән. Автомобильгә 300 резина деталь кирәк. Хәзерге заманның җитез канатлы лайнерына ике тонна ярымнан артык, уртача зурлыктагы корабка исә җитмеш тонна резина тотыла... Машина, конвейердан төшкәч, кузгалып-йөреп китә алмаса, аны ясау нигә кирәк? Ә резина көпчәксез йөреп китә алмый ул1 Шулай ук, резина булмаса, диңгез кораблары да ясап булмый. Резинадан эшләнгән йомшак, герметик скафандр булмаса, су төбенә дә төшә алмыйсың. Электр машиналарын изоляцияләрлек материалың булмаса, куәтле генераторлар һәм турбиналар булдырырга омтылу да буш хыял гына булып калыр иде... Хәер, кеше дигәнең тормыш, яшәеш тудырган табигый киртәләр каршында туктап калмый. 1876 елда, каучук шаукымының иң кызган чагында, Европа, Азия һәм Америка флаглары күтәргән кораблар, тропик агачы гевея сагызын төяү өчен, эссе Бразилия портларына килеп туктаган вакытларда Амазонка елгасы буена Уикман исемле инглиз килеп чыга. Ул, тыелган булуга да карамастан, бу илдән гевея орлыклары урлап алып китә. Эссе яктан юеш, салкын, томанлы Британия атавына кайткач, байтак орлык тишелми, шулай да Лондон янындагы Король паркында эшләүче профес- сор-ботаникларның тырышлыгы белән ике меңләп орлык шытып үсеп китә. Утыз елдан соң инде, 1911 елда, инглизлар үзләренең тропик колонияләрендә беренче тапкыр гевея плантацияләреннән уңыш алалар. Амазонка елгасы буендагы джунглиләрдә тормыш сүнә-сүрелә башлый. Капитаннар да хәзер, карталарына башка маршрутлар сызып, яңа плантацияләргә юл тоталар. Кешеләрне гади аракы спиртеннән теләсә кайда каучук ясарга өйрәткән Сергей Васильевич Лебедевның хезмәтләреннән мин торган саен кискенләшә, экономик конфликтларны, политик бәрелешләрне көчәйтә барган каучук өчен аяусыз көрәшнең математик аңлатмаларын карадым. Безнең гасыр башында «гевея бразилиенс» нең кыргый урманнары 54 мең тонна каучук биргән, культуралы плантацияләрдән исә нибары 4 кенә тонна алганнар. Ләкин шушы еллардан башлап кёшеләр аны үзләре булдырырга тырышалар — басу-кырларда каучук бирә торган агачлар үстерергә керешәләр. 1929 елда табигый урманнардан җыйган каучук 29 мең 500 тоннага хәтле кими. Аның каравы тропик кояшы астында кеше кулы белән үстергән плантацияләрнең уңышы бик тиз үсеп китә. 1915 елда бу җирләрдән 108 мең, 1920 елда 305 мең тонна каучук кайтаралар. 1926 елда. Совет иле үзенең галимнәренә каучукны аппарат һәм реакторларда ясау юлларын табарга кушкан чакта, әлеге плантацияләрнең уңышы 617 мең тоннага җитә. Беркадәр алгарак узып булса да әйтик: 1951 елда бетен деньяда каучук куллану бер миллион ярым тоннага җитә. 1957—58 елларда исә өч мәртәбә арта. 1966 елда инде капиталистик илләр өчен генә дә 5.8 миллион тонна табигый һәм ясалма каучук кирәк була. Ә моңарчы хәлләр ничек булган? Эссе тропик кояшы астына, иң яхшы җирләр- ф гә утыртылган плантацияләрнең уңышы бик күп булмавы кешеләрне борчуга тә- х шере, ? Шуннан соң каучук өчен көрәшнең икенче чоры башлана — аның ничек бар- g лыкка килүенең серенә төшенергә, табигатьнең бу могҗизасын кешеләр теләсә кайда башкара алырлык гади бер эшкә әйләндерергә кирәк. £ Сәяхәтче, географ һәм табигатьне өйрәнүче галим Александр фон Гумбольткау- u чук турында: «Резин ул — шундый аңлаешсыз, катлаулы бер нәрсә, аның хакында л> хәтта ходай да берни белми торгандыр», ди. Кешелек дөньясы дистәләрчә еллар, гасырлар дәвамында бөртекләп-бөртекләп белемгыйлем туплый, табигать серләре- ♦ нә төшенү юлындагы бу мәсьәләгә адымлап-адымлап кына якынлаша башлый. Бе- и ренче бөтен дөнья сугышы вакытында, сугышучы эскадралар тропик плантацияләрен О Европа илләре белән бәйләп торган җепне өзгәч, немецлар каучук мохтаҗлыгыннан _ ычкынырга, котылырга омтылып карыйлар. Кайзер Германиясе, иң ашыгыч эшләрен о. дә читкә куеп, реакторларда каучук ясарга керешә. Хәзерге көндә сәгать һәм ми- * нутлар эчендә уза торган процесс ул чагында айлар буена сузыла. Каучук бик кыйм- л мәткә төшә. Шуңа күрә заводны ябалар, аппаратларны сүтеп ташлыйлар да бу эшкә кул селтиләр. “ о. * ’ * * Берәүләрнең уңышсызлыкка очрап, өметсезлеккә төшүе икенче берәүләрне яңа- дан-яңа батырлыкка, каһарманлыкка өндәмәсә, тормыш нишләр иде икән? Колумб Яңа дөньяны ачмас иде, Магеллан аңарчы һәлак булган бик күп сәяхәтчеләр эзеннән китмәс иде. Инде берничә экспедиция һәлак булганнан соң, кешелек дөньясының ике батыр улы — норвег Амундсен белән инглиз Скоттның әләме караңгы, салкын котыпта җилфердәмәс иде. Лебедев белән Бызов — бер ил, хәтта бер шәһәр кешеләре, хезмәттәш дуслар— җиде юл чатында кая таба барырга белмичә, аптырап калган корабның капитаннары кебек, иң авыр вакытта рульне үз кулларына тотып, бу корабны тиешле юнәлештә алып китәләр. Икесе ике юл белән — берсе төп чимал ител — спирт, икенчесе нефтьне ала. Бу юлда эзләнүчеләрнең ике төркеме дә җентекле фәнни тикшеренүләрен, лаборатория аппаратларында ясаган беренче каучук брикетларын ВСНХның ябык конкурсына вакытында тапшыралар. Берсе девизын «Диалефин» дип, икенчесе «Берлектә—көч» дип куя. Бу ике галимнең вафат булулары да хәтта бер үк вакытка диярлек туры килә: аралары берничә генә ай, аларның каберләре өстендә дә бер үк Балтик җилләре исә. Әмма язмыш дигәнең аларга дан-шәһрәтне тигез бүлмәгән! Лебедевка галим кеше үзе исән чакта ирешә алган бәхетнең иң эурысы туры килгәндер — ул үзе башлаган эшнең уңышлы булып бетүен, тормышка ашуын күрә. Бызов исә үзе сайлаган яңа юлда беренче адымнарын гына атлый, үзенең ачышына киләчәктә игътибар итәрләр дигән өмет кенә кала аңа. 1932 елда Ярославль фәһәрендә дөньяда беренче тапкыр ясалма каучук заводы эшли башлый. Аннары Ефремово, Воронеж һәм Казанда шундый ук заводлар тезелә. Теләкләре чынга ашкан бу вакытта Лебедев: «Үз фикереңнең шундый зур бер җанлы эшкә әверелүен күрүе тау чаклы бәхет икән ул», —дип яза. Икенче бетен дөнья сугышы вакытында ясалма каучукны Канада белән Америка Кушма Штатлары, 1957 елда Англия, 1958 елда Италия, шуннан соң инде Франция белән Япония дә җитештерә башлыйлар... Җилкәнле җиңел кораблар белән Атлантика океанын кичү бер могҗиза буЛып тоелган заманда Колумб белән аның юлдашларының исен китергән каучукны ясау хәзер океандиңгезләрне кичеп йөрү кебек гади бер эшкә әйләнде. Зур байлык вәгъдә иткән бу ачышны ни сәбәпле ..файдалы түгел» дип бәяләгәннәр соң? Нефтьтән ясалган беренче резин кәлчәкләрнең сигез мең чакрымга гына түзүе бик аз, билгеле. Рус авиациясенең бабасы Жуковский аэропланы яки агалы- энеле Райтлар очкычы белән чагыштырганда тавыш тизлегеннән дә җитезрәк очучы хәзерге самолетлар арасында никадәр зур аерма! Түбән Камада нефть каучугыннан коела торган резин көпчәкләр хәзер йөз мең километр юл узалар. Әлбәттә. Лебедев группасы ирешкән нәтиҗә белән генә канәгатьләнеп калган резинотрест җитәкчеләренең консерватизмы нефтьтән каучук ясау тәҗрибәләрен дәвам иттерүгә җитди киртә була, шулай да мондый тоткарлыклар озак дәвам итә алмый. Бызов исән чакта «җир мае»ннан каучук ясау фикеренең гамәлгә ашмавының төп сәбәбе — нефть булмауда. 1928 елда безнең ил нибары 11,6 миллион тонна нефть чыгара. Россия революциягә хәтле үк нефтькә мохтаҗ булган булса, социализм иле яңа тормыш төзәргә керешкәч, «җир маеиның кадере тагын да арта. Каучукны диңгез аръягындагы җирләрдән, плантация хуҗаларыннан артып калганны гына кайтарталар. 1927 елда Совет иле нибары 7.7 мең тонна гына каучук кулланып, капиталистик илләрдән бик күп калыша. АКШ 372,5 мең тонна, Англия 44,6 мең, Германия 38 мең тонна каучук тота. Советлар Союзыннан бары тик бәләкәй Япония генә калыша. Шуннан соңгы сигез ел эчендә Советлар иленең экономикасы каучук куллануны биш тапкырга арттыра, ләкин Америка Кушма Штатлары да ярты миллиард тонна чамасы, Англия 99,5 мең тонна, Германия 62,9 мең тонна каучук файдалана. Хәтта үзенең экономикасын «сугыш сукмагыпна күчерергә ашыккан Япония дә 57,6 мең тонна каучук куллана. Индианнар уенчык итеп чөеп уйнаган сыгылмалы, йомшак каучук, политиклар кулына кергәч, стратегик көч-басым, үтерү-җимерү коралына әверелә. «Әгәр дә мәгәр, әйтик, иртәгә сугыш башланып, читтән каучук кайтару тукталса, без бик кыен хәлдә калачакбыз», —ди Ленинград коммунистлары җитәкчесе Сергей Миронович Киров һәм каучук ясау буенча тикшеренүләрне, тәҗрибә заводларындагы эшләрне тоткарламыйча, озакка сузмыйча тизләтүне таләп итә!.. 1933 елда исә Германиядә власть башына нацистлар килә. «Германия барысыннан да өстен» дигән дәртле марш авазларында озакламый кешелек дөньясы өстенә төшәчәк бәла- каза, газап-михнәтләрнең шомы ишетелә башлый. Тарихта тиңдәше булмаган бу сугышка барлык илләр туплар, самолетлар, дивизияләр һәм хәрби кораблар хәзерлиләр, үзләрен стратегик чимал булган металл, нефть һәм каучук белән яхшырак тәэмин итәргә тырышалар... Бер кеше гомере дәверендә дөньяның 23 илендә 48 автомобиль заводы төзегән һенри Форд Амазонка елгасы буендагы каучук урманнарын сатып ала, 200 мең долларлык акча чегы белән Эдисон янына килеп, «гасыр пәйгамбәре»ннән үзенең даһилар һәм талантлар фирмасы белән бергә машиналарга «олтан» булдыруда ярдәм итүен үтенә. «Автомобиль короле» «уйлап табучылар короле» алдына гозер белән килә, капитал кешенең таланты алдында баш ия! Заманының ихтыяҗын тоеп яшәгән Эдисон каучук бирә торган үсемлекләр үстерергә керешә. Ә Бызов нефтьтән каучук ясау эшен дәвам иттерә. Әмма ул чакта нефть бик аз була шул! Синтетик каучук заводлары төзү мәсьәләсен хәл итү өчен, академик А. Е. Чи- чибабин председательлегендә, дүрт мәртәбә экспертлар җыела һәм, экономик шартларга, политик хәлләргә карап, илдә әле азык-төлекнең халыкка да җитеп бетмәвен, чималны ашлыктан, бәрәңгедән, шикәр чөгендереннән, кукуруздан алырга туры киләчәген белә торып, спиртны сайлыйлар. Академик Губкинның Идел-Урал арасында һәм Себердә, Әлмәт, Лениногорск, Ишембай, Октябрь, Сургут һәм Түбән Варта кебек нефть шәһәрләре үсеп чыгачагы турындагы фикеренә геология комитетын да: «Губкинның Себер нефте — Курск тимере шикелле үк бер авантюра!» — дип караган чакта ничек итеп «җир мае»на исәпләнгән яңа бер экономик тармак оештырасың?! Советлар иле каучукны кырларда һәм плантацияләрдә «үстерергә» дигән икенче ф бер программа да кабул итә. Салкын яклы Россиядә гевея агачы булмаса да, сөтле сагыз бирә торган башка үсемлекләр бардыр бәлки? Иллеләп фәнни экспедиция биш меңгә якын үсемлекне тикшереп чыга. Каучуклы үләннәр үстерергә биш миллион гектар җир билгелиләр. Сугыштан соң 1946—1950 елларга исәпләнгән биш еллык планда унбиш ел элек үк кабул ителгән программаның бик мөһим икәнлеге тагын бер тапкыр раслап (әйтелә: «Чәчү мәйданнарын һәм уңышны арттыру, каучуклы культураларны дөрес урнаштыру һәм аларны үстерү агротехникасын яхшырту юлы белән натураль каучук җитештерү өчен чимал базасы булдырырга», — диелә. Тормыштагы төп максаты чынга ашмый калган, халыкка аз танылган, үз иленең чын гражданины һәм патриоту булган Б. В. Бызовның шәхесе мине бик нык кызыксындыра. Ай, бу язмыш дигәнең! Кешене күңеле-җаны теләмәгән эшләр эшләргә дә мәҗбүр итә! Бик шәп экспериментатор, талантлы оештыручы Бызов каучукны аппаратлар ярдәмендә дә күп итеп җитештерергә мөмкин икәнен һәм бу хыялын ничек итеп чынга ашырырга кирәген бик яхшы белгән кеше, миллионлаган гектар җирдә каучуклы үлән үстерүчеләр сафына баса, «Табигый каучук» дигән хезмәт яза. Бызов Бызовка каршы эшли башлый! Нефтьтән каучук ясау идеясен күтәреп чыккан кеше башкаларны күксагыз, таусагыэлар үстереп, шуларны эшкәртү ысулларына өйрәтергә керешә!.. Кешенең ни сәбәпле болай яки тегеләй эшләгәнлеген белгәннән соң аның мондый сәер яклары аңлашыла инде. Дөнья өстендә сугыш болытлары куера башлый. Илгә каучук кирәк. Шарты, вакыты җиткәч кенә түгел, хәзер кирәк! Бызов, чын мәгънәсендә намуслы, бер үк вакытта галим дә. шагыйрь дә булган, хыяллана да һәм чынлыкны да күрә белгән бер кеше, тропик кояшы кыздырмаган салкын климатлы илдә яшәүче ватандашларын каучуклы итәргә теләгән. Җир белән күкнең серләрен ачарга җыенганда очраклы хәлләргә карап кына чикләнеп калмаганнар. Гомеренең соңгы елларында дан-шөһрәт өчен түгел, бәлки ватанына, халкына файда итү теләге белән хезмәт итә ул! Мин Бызовның соңгы хезмәтен — бик күп саннар китерелгән, рәсемнәр төшерелгән, фикернәтиҗәләр әйтелгән берничә дистә битлек кечерәк бер трактатын укып чыктым. Фикере аның ачык, аңлаешлы, теле гади, сүзләре төгәл, нәтиҗәләре ышандыргыч. Каучуклы үләннәрне ничек үстерү, алардан ничек итеп сыек сагыз алу турындагы бу кулланманы укыган чакта авторның бу нәрсәләргә түгел, бәлки моның нәкъ киресенә ышанып яшәгәнлеген күз алдына да китерүе кыен. 1937 елда партиянең XVIII съезды: «Идел белән Урал арасында яңа нефть базасы — «Икенче Баку» төзергә», — дигән карар чыгара. Биш елдан соң илдә җир астыннан 54 миллион тонна нефть чыгарырга исәп тотыла. Түбән Кама шәһәренең нигезен сала башлаган елны исә Татарстан 52 миллион тонна «җир мае» чыгара. Шуннан бирле ике дистә чамасы ел узып китте. Менә мин шул шәһаргә барам— анда торбалар аша нефть китертеп, ул нефтьтән ни теләсәң шуны ясыйлар. Партиянең өч съездда — XXIII, XXIV һәм XXV съездлары документында иң мөһим төзелешләр рәтенә теркәлгән бик зур предприятие турында язам мин. Тарих дигәнең, үз юлларында адашып йөреп, күп вакытын әрәм итүе өчен гафу үтенгәндәй, ашыгып хатасын төзәтергә керешә. 1938 елда капиталистик илләрдә ясалма каучукның чагыштырмача өлеше ярты процент булса, 1966 елда инде 63,6 процентка җитә. Сумгаитта, Стәрлетамакта, Волжскида, Яңа Куйбышевта һәм менә хәзер мин бара торган Түбән Кама шәһәрендә, спирт кулланмыйча, турыдан-туры нефть белән «Эска» заводлары эшли. Боларда күп эшне Бызов һәм аның коллегалары исәпләгәнчә башкармасалар да, барыбер реакторларга агач, күмер, ашлык яки бәрәңМАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф МӘҢГЕЛЕК ШӘҺӘР гедэн куган спирт түгел, бәлки җир астыннан әзер килеш табылган «җир мае» салалар. Яңа буыннар яңа юлдан китәләр. Әмма бу хәл башлап юл салучыларның дәрәҗәсен бер дә төшерми. ...Менә, ниһаять, Кама буендагы Красный Ключ дигән пристаньга да килеп җиттек, Яр буенда — дебаркадер, тау башында — йортлар, су читендә агачтан бурап салган бер өй тора, шунда, үзенең күптән уйлап йөргән бер китабын язарга дип, Федор Иванович Панферов килергә җыенган булган дип сөйлиләр. Тауга машиналар такырайтып бетергән юл менеп китә. Мин, «Метеор»дан төшкәч, өскә мендем дә әйләнеп карадым. Искиткеч манзара! Кама елгасының аргы ягында борынгы Алабуга каласы күренеп тора: бу якта — шәм кебек төз наратлар, шушы урманда атаклы рәссам Шишкин үзенең үлемсез картиналарын язган диләр. Нарат урманы артыннан инде, яңа бер картинадагы шикелле, биш, тугыз, ундүрт катлы йортлары белән зур шәһәр башлана... II. Хикмәтле ике бөртек Комбинаттагы эш вахтам нәкъ төнге унбердә башланды. Төн уртасы узгач, тынычрак булып калды. Аппаратчыларның төнге смена башлыгы Сәлимов миңа киенергә кушты. — Өскә менәбез, җайланмаларны карап киләбез, — диде ул. Шуннан соң без тышка, колонна һәм эстакадалар яктысына чыктык. Исламҗан Исәнбай улы Сәлимовка утыз җиде яшь. Исеме, фамилиясе, әтисенең исеме татарча булса да, мари ул, Кама аръягындагы татар авыллары арасында кысылып утырган Колтак дигән кечкенә генә бер мари авылында туып үскән. Сәлимов бала чагыннан ук өч телдә сөйләшеп үскән, татарча да, марича да, русча да бик әйбәт белә. Татар кызына өйләнгән, хатыны Нәзирә исемле икән, шәһәрдә аларның өч бүлмәле квартирлары, ике кызлары бар. Тәбәнәк буйлы, тар гына җилкәле Сәлимов колонна, батарея, торбалар арасында урмандагы тиен шикелле елт-елт итеп кенә йөри, әле янга кереп китә, әле торбалар астына чума, култыксага тотынып та тормастан, тар гына тимер баскычлар буйлап йөгерә. Мин аягым таеп егылып китмәгәем дип куркам, Сәлимов артыннан җитешә алмыйм. Ул башын борып кына карый да туктап мине көтеп тора, шәм шикелле төп- төз колоннага төртеп күрсәтә — колоннаның иң очында самолетлар бәрелмәсен өчен кызыл ут янып тора — бер-ике сүз белән генә бу колоннаның эчендә нәрсә барлыгын аңлата. — Пентан молекуласында бер углерод атомы «үз урынында түгел», аны теземнең уртасына «күчерергә» кирәк, шуннан соң инде нәкъ безгә кирәкле әйбер — изопентан хасил була. Изопентаннан мономер дигән чимал алына, мономердан каучук ясала. Анда инде җылытыпсуытып кына әллә ни майтарып булмый, ак алтын катализаторы белән эш итәргә кирәк. Бик кыйммәтле нәрсәкәй ул, бер тоннасы 28 мең сум тора, эшкә тотылган реактивны бөртегенә хәтле кире кайтарабыз. Катализатор ел ярымнан алмаштырылырга тиешле булса да, без аның бер салганын кырык сигез ай буе эшләтү хәйләсен таптык. Ул бу хикмәтләр турында кешеләр дөнья яралганнан бирле эшләп килгән җир сөрү, иген үстерү, икмәк салу турында сөйләгән кебек итеп кенә сөйли. Янәшәдә генә, калпак эчендә, газда шартламый торган лампочкалар янып торса, аста исә. бөтен әйләнә-тирәбездә, гаҗәп зур бер тере җан иясе шикелле, аһ-уһ итеп, сызгыра-сызгыра пар бөркеп зур комбинат эшләп ята, аның торба, батарея, колонна һәм реакторлардан торган тимер карыны эчендә кешеләр матди дөньяның иң кечкенә кисәкчәләрен бер урыннан икенче урынга күчерәләр. Бу зур промышленность конвейерының башка заводларында ниләр эшләгәнен уйлап, аппаратчыларның ничек эшләүләрен күзәтеп торганда, шушы реакторлар эчендә. комбинат дигән зур бер җан иясенең тимер карынында, күзгә дә күренмәслек материя кисәкчәләре — атомнарның, берсеннән аерылып, икенчесенә кушылып, урыннарын алмаша-алмаша, өр-яңа матдә хасил итүләрен күз алдына китерергә тырышам. Әкиятме бу, әллә чынмы! Әгәр икесе дә дисәк? Бүгенге Түбән Кама каласы, әкияттәге кебек, хыялдан усеп чыкмаганмыни? Андагы оста аппаратчылар Менделеевның периодик системасында «це» һәм «һаш» хәрефләре белән белдерелгән ике бөртек— У гяврод һәм водородтан әллә нинди хикмәтләр ясыйлар түгелме соң? Тирән җир астыннан табылган нефть белән эш итү, аннан яңа нәрсәләр ясау — унсигезенче гасырда башлана бугай. Тарих эчен ике йөз ел ара, әлбәттә, вакыт S дәрьясында бер ком бөртеге генә ул. Дмитрий Иванович Менделеев химикларның әлифбасы булган элементларның периодик таблицасын ачканга чаклы бер гасыр элек татар старшинасы Надыйр Ураз- 5 мәтов улы Йосыф белән, үз җирләрендә ике завод корып, җир мае куа башлый- гё лар. 1753 елда Надыйр Уразмәтов үзенең кәсебенә фатиха бирүне үтенеп, патша ту- * реләренә болай дип яза: «Шул урыннардан сынамак өчен ун кадак чамасы әлеге ♦ нефтьне алдык; шул кара нефтьне Берг-Коллегиягә кабул итеп, сынап каравыгызны а вә үзебезнең җирдә нефть заводы корырга рөхсәт бирүегезне сорыйбыз...» Тарих ° бу фактны расларлык кайбер мәгълүматлар саклап калган булса да, әлеге корыл- маның сызымнарын да. Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда бик сирәк булган о. әлеге эшнең техник регламентын да сакламаган. Аталы-уллы Уразмәтовлар «химия * хикмәтләре» белән эш итә белә торган башлы кешеләр булганнар, күрәсең. Алар нефтьне кайнатып була икәнлеген, кара җир маеның парыннан бөтенләй икенче бер е; ак сыекча алып булуын төшенгәннәр. ы Әлбәттә, Уразмәтовларның бу эше алдан уйлап планлаштырылмаган очраклы бер о. ачыш —табыш кына булган һәм билгеле бер вакыттан соң ул эшне бөтенләй оныт- * каннар. — Нефть ягу ул мичкә акча ягу белән бер, — ди Дмитрий Иванович Менделеев һәм нефть белән ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтә: «Рус промышленникларына Америка капиталистлары белән бергәләп дүрт тиенлек нәрсәне биш сум байлыкка әйләндерергә өйрәнергә кирәк», — ди. Сөлимов сменасында дүрт кеше бер җайланмада, тагын дүртесе икенче җайланмада дежур торалар. Смена башлыгының таянычы булган бик әйбәт, ышанычлы егетләрнең кемнәр икәнлеген ике-өч сүз белән генә булса да әйтеп китик. Яңа җайланмада эшләүче аппаратчылар арасында иң яше Сережа Постнов дигән егет. Ул комбинатта эшләгән чагында армиягә киткән булган, срогы тулгач, яңадан бирегә кайткан. Эшкә шәһәр читендәге Афанасово дигән туган авылыннан килеп йөри. Аппаратлар янында тавыш азрак, куәтле аппарат шавын тәрәзә пыялалары, стеналар «йота», күрәсең. Колак салыбрак тыңлап торсаң, үзе яза торган шәмәхә каралы каләмнең, кыштыр-кыштыр итеп, графаларга бүленгән картограммаларга су. пар, чималның кая күпме китүен теркәп барганлыгын ишетәсең. Мин, берничә сүз белән генә, тормыш хәлләрен, эш шартларын, акча якларын сорашкаладым. Сережа Постнов, ап-ак тешле, яшь. чибәр егет — Тормыш ярыйсы. Меңләгән халык, романтика эзләп, әллә кайларга юл тота, ә романтика минем үз өемнең ишек төбенә килде,— диде. Иң зур стажлысы өлкән аппаратчы Евгений Галиевич Дагелаков. Моңарчы үл сигез ел Гурьев шәһәрендә «полиэтилен»да эшләгән, аппаратларда төрле пластмасса әйберләр ясарга ярый торган вак кына ак борчаклар «койган», чакыру белән Түбен Камага килгән, бер ел да бер айдан квартирлы булган, үз янына гаиләсен китерткән. Хатыны Галина Ивановна да колонналар янында, этилен комплексында эшли. Икенче «цэгэфеу» блогы «техниканың иң соңгы сүзе буенча» җитештерелгән булса да, искесендә эшләве кыэыклырак. Биредә күпчелек хатын-кыз, алар янында тәртиплерәк, пехтөрәк-җыйнаграк буласың. Насослар янында Дания Шәйхетдинова дежур тора. Дания сигез сәгать буе бер ялгызы. Берәр хәл килеп чыкса гына ярдәмгә килеп җитәләр! Ул кара чәчле, аз сүзле яшь кенә бер кыз. Аның әйтергә теләгән уйларын күзенә карап та белеп була. Бишенче разрядлы оста. Аннан да зуррагы алтынчы разряд кына. Зоя Алексеевна Плешанкова Даниягә караганда өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә. Әңгәмәләремнең иң күңелдә калганы Зоя Алексеевна белән сөйләшүем булды — бик аңлаешлы, истә калырлык итеп, бөтенесенә дә төшендереп сөйли белә. Лев Николаевич Толстойның «һәркем үзенчә бәхетле» дигән сүзләрен беркадәр үзгәртебрәк, конкрет кешеләргә карата куллансаң, бу кечкенә генә тату коллективның ике кешесе — Гайсин белән Әхмәдиев турында да шулай дип әйтеп булыр иде. Рифгать Гайсин — озын буйлы, кара чәчле, кара күзле, елмаеп-көлемсерәп торган шат карашлы бер егет — гаиләләрендә үзен химия эшенә багышларга карар иткән бердәнбер кеше. Өлкән аппаратчы Амундсен Әхмәдиев гаиләсендә яшәү бәхете, бер сәгатькә дә, хәтта бер минутка да аерылмыйча, гел бергә булуда дип саныйлар. Хатыны Мәгъдәния белән бергәләп — Мәгъдәниясе күрше цехта өлкән аппаратчы булып эшли — алар икәү бер сменага китәләр, бергә кайталар, ике кызларын күрше карчыгы янында калдырып торалар. Сәлимов җитәкчелегендә эшләүче тугыз кеше — беренче буын химиклар. Татарстан җирендә самолет ясаучылар, нефть чыгаручылар, тукучылар, медиклар, укытучылар һәм игенчеләрнең атабабадан килгән династияләре бар. Ә нефтьче-химик- ларның әле һәркайсы җирдән, крестьян тормышыннан аерылып бетмәгән, күбесенең авылда әти-әнисе, туганнары, кардәш ырулары, дусишләре бар. Бу сыйфатлар Селимов сменасына гына түгел, бәлки молекула-атомңар-тылсымлы бөртекләр белән эш итүче әллә ничә мең кешелек бөтен коллективка да хас... Хәер, Түбән Кама шәһәрендәге химикларның төп профессиясенә — нефтьтән каучук ясау, углерод һәм водородтан яңа матдәләр, яңа материаллар китерел чыгаруга нибары бер кеше гомере чаклы гына вакыт узган булгач, икенче, өченче буыннар каян килсен әле! Татарстан җиренең бүгенге яңа һөнәре, кешеләренең яңа язмышы барлыкка килсен өчен дистәләрчә еллар узу, фәнни эзләнүләр, социаль үзгәрешләр кирәк булган. Борынгырак заманда кешеләр нибары 19 гына элемент кулланганнар. Унтугызынчы гасырда инде беренчел элементларның саны алтмыштан артып, шулар нигезендә кешеләр тормыш итү өчен кирәкле матдә һәм материаллар, аппарат һәм машиналар, йорт һәм биналар ясый башлаганнар. Алтмыш саны үзе әллә ни зур бул- маса да. шулардай ясалган матдә һәм әйберләрнең исәбе йөз меңнәргә, миллионга җиткән. Чиратка икенче бер бурыч — яңа химиянең бик күп яңа ачышларын куллану бурычы килеп баса — бу кадәр яңа ачышлар хәтта галимнәрнең үзләренә дә, оста тәҗрибәче һәм теоретик-белгечләргә дә. кеше аягы басмаган кара урман, ерып чыга алмаслык очсыз-кырыйсыз чытырманлык булып тоелган. Казан университетында бөек Зинин углеводородтан анилин чыгарып яңа химиянең үсешенә юл биргән лабораториядә бөек якташыбыз Александр Михайлович Бутлеров гомум теоретик кагыйдәләрне ача, матди дөньяны үзгәртү өчен кешеләр кулына ачкыч тоттыра. Бутлеровның кабере Түбән Кама каласы белән бер үк якта, яхшы такыр юлдан ике сәгатьтә барып җитәсең. Бутлеров туган, аның гәүдәсе җирләнгән утар үзе күптән юкка чыккан инде. Читтән автомобиль һәм һава юллары узган, совхоз конторы- на якынрак төштә ферма, мастерской, торак йортлар сала башлаганнар. Ялгыз кабергә укучы балалар килеп, чүп үләннәреннән чистарткач һәм киртәсен рәтләгәч, кабер тирәсе яңадан тынып кала. Анда яз һәм көзен генә ашлык чәчкән, иген урган трактор, комбайн тавышлары ишетелә. Бутлеровның ялгыз кабере янында мин дә булдым, әч акбаш чәчкәсе езеп кабере читенә куйдым. Тирә-юнь тып-тын, һавада әйләнә-әйләнә ялгыз бер тилгән генә очып йөри иде. Нишләп соң әле без бу бөек кешенең соңгы йортын истән чыгардык, аны тормыштан бер читтә калдырганбыз, аның кабере өстендә киртәсе белән балчык өеменнән башка бер һәйкәл дә юк, дип мин исәннәргә мөрәҗәгать итмәкче булган идем дә, аннары кире уйладым. Хикмәт кабергә нинди зурлыктагы таш куюдамыни? Хикмәт — синең васыятьләреңнең үлмәвендә, кешеләрнең шуны тормышка ашыруларында бит! Элек нефтьне эшкәрткән чакта карышуы, бирешмәве өчен аны «перум афинус» дип атаганнар — аның бу сыйфаты молекула атомнарының активлыгы аз булуын, иң зур көч-куәткә дә каршы тора алуын күрсәтә. Әмма аның атомнарын урыннарыннан күчерсәң, молекуласына берәр атом өстәсәң яки киметсәң, шул ук углерод белән водородтан бөтенләй икенче төрле матдәләр хасил була икән. Ике йөз градус кызулыкта нефтьтән бензин куалар, ике йөз кырыкта — лигроин, өч йөз унбиштә — керосин, әч йөз кырык биштә — дизель ягулыгы аерып алалар. Кызулык мең градуслар тирәсенә якынлашса, иң югары тылсым — углеводородлар аерыла башлый. Болар башлангыч чималда берничә тамчы микъдарында гына була, җитен орлыгындагы май, чәчәктәге татлы бал суы шикелле генә. Монда кешеләр сыек чимал белән эш итмиләр, реакторларда материал буларак газ кулланыла, ә аеру коралы — махсус катализаторлар һәМ эреткечләр. Бутан газыннан, ике водород атомын аерып, бутилен китереп чыгаралар. Операцияне яңадан кабатлагач, дивинил, ягъни Бызов ясап күрсәткән сыгылмалы каучукка әйләнә торган нәрсә хасил була. Атомнарны аерыл алып, химиклар теле белән әйтсәк, дегидридлап, пропаннан пропилен, этаннан этилен хасил итәләр, ә этиленнан мнде җаның ни тели — шуны ясый аласың. Бөтен кирәккә дә ярарлык стирол, бензол, полиэтилен... Шуннан ары инде нефть белән турыдан-туры уртаклыгы булмаган байтак кына башка матдәләр, әйберләр, кушылмалар тезелеп китә: ефәк, кислота, спирт, шартлаткыч, мех, дару, хушбуйлар — болары исә үэ нәүбәтләрендә яңадан йөзләгән, меңләгән, миллионлаган яңа комбинацияләр ясарга нигез була. Бүген — авыр вахта. Сәлимовның аңлатуынча, эчләрендә ике меңләп көпшәсе булган, көпшәләрендә туктаусыз пар, кайнар су йөреп торган аппаратларның капкачларын ачып, азот өрдерергә кирәк икән. Азот хәвеф-хәтәрдән саклау өчен кулланыла. Шактый мәшәкатьле эш икән. Башта слесарьлар килде. Әхмәдиев белән Гайсин, приборларны Зоя Алексеевна Плешенковага калдырып, ниндидер нечкә, катлаулы бер клапанны алмаштырырга киттеләр. Аппаратларны япканда да шактый озак маташтылар, приборны урнаштыра башлагач, слесарьлар нәкъ кирәклесен китермәгәннәр. ялгыш алып килгәннәр булып чыкты. Эшне төн уртасы узгач кына башкарып чыктылар. Шуннан соң бер аппаратны ябарга керештеләр. Гайсин белән Әхмәдиев, кулларына бакыр йөгертелгән ачкычлар тотып, өскә менеп киттеләр, Зоя Алексеевна приборлар янында борчылып тора, Селимов, уклардан күзен алмыйча, эстакадага боерыклар биреп, микрофонда «утыра». __ Арттыр! Кимет! Артка чигер. Тагын бераз. Туктат! Нәкъ үзе! — дип кычкыра ул микрофонга, бөтен дикъкатен җигеп, прибор укларына карый, караңгыдан ишетелеп торган аппарат һәм торба тавышларына колак сала. Профилактика ясаганнан соң, аппаратны җайланманың гомуми режимына кертүләрен аңлап алдым, бу эшнең беткәнен көттем, моны аппаратларның тавышы үзгәрүеннән сизәргә тырышсам да, берни ишетә алмадым. Селимов ак микрофонны урынына куйды да: «Булды! Тәмам!» — диде. Бераздан аппарат бүлмәсенә, елмаешып, Гайсин белән Әхмәдиев тә килеп керде. Әхмәдиев МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ ф МӘҢГЕЛЕК ШӘҺӘР шунда аска, комлы ящик янына тәмәке тартырга төшеп китте, ә без аерым бүлмәдә чәй хәзерләргә керештек. Ак алюмин чәйнек алып килеп, шуңа бер пачка грузин чәе салдык, бер тартма шикәр дә табылды. Менә аппаратчылар, эчләреннән нидер уйлана-уйлана, тирләп-пешеп кайнар чәй эчәләр, ә үзләренең күзләре приборларда, аларның укларына карап, торбаларда һәм аппарат эчләрендә ниләр хасил булганлыгын, кеше күзенә күренми торган атом һәм молекулаларның нишләүләрен күреп- белеп торалар. Сөйләшүебез дә шул чәй эчүебез турында, ял итү рухында гына. — Нишләп алай битең кызарган? — Чәй эчәбез ич. — Нигә синең муеның нечкә? — Су эчкәнгә... Әнә шулай беравыкка эшне онытып торып (тик барыбер онытылмый шул!) ял итеп алу рәхәт тә соң! Җәй көне печән өстендә авыл агайлары, чалгы селтәп арыгач, шулай ял итеп, тамак ялгап алалар. Өйләреннән алып килгән ашамлыкларын уртак табынга куеп, хәл җыеп, сөйләшкәләп утыралар, ә үзләре күзләре белән генә күпме печән чабылганын чамалыйлар, көннәр болай матур чагында, печәнне, шәт, чабып бетереп, кибәнгә дә куеп өлгерербез, дип уйлыйлар. ...Түбән Кама каласының иң төп эше — углерод һәм водород дигән тылсымлы ике бөртектән әллә ниләр китереп чыгару һөнәре барлыкка килгәнгә әле нибары утыз ел чамасы гына. Түбән Кама шәһәренең уз яшеннән аз гына артыграк! 1956 елда С. В Лебедев исемендәге Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты А. А. Коротков җитәкчелегендә нефтьтән стереорегуляр төзелешле изопрен каучугы китереп чыгаралар. Алай гына да түгел, бу яңа каучук табигатьнекенә бәрабәр булып чыга, кайбер сыйфатлары белән хәтта узып та китә — эссегә, салкынга, кислота, селтеләргә бирешми, моңарчы билгеле булган ясалма каучуклардан күп яктан өстенрәк була. 1963 елда Стәрлетамак шәһәрендә изопрен каучугы ясау буенча беренче тәҗрибә заводы салына башлый. Шуннан соңгы елда Тольяттида «эска» заводы сафка баса. Аннан элегрәк, 1958 елның апрелендә, Кама аръягына «Госхимпроектитан Л. Самошин җитәкчелегендә эзләнү-тикшеренү партиясе килә. 1958 елның 23 июнендә Татарстан совнархозы председателе Алексей Тихонович Шмарев, Түбән Кама химия комбинатын төзүне юллаучы комиссияне раслап, боерыкка кул куя. Бер айдан соң, 1958 елның 23 июлендә, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы Татарстан совнархозы карамагында яңа төр пластмасса, синтетик каучук, синтетик сумала ясау өчен ярым продукт һәм башка ясалма материаллар эшләп чыгара торган ике зур предприятие төзү турында карар кабул итәләр. Якынча чыгымнары өч миллиард ярым сум итеп билгеләнә. Түбән Кама төбәгендә төзү эшенә тиз керешәләр. Илебез эшкә шул кадәр күп акча тотарга тиешлеген белеп алына: нефтьтән тулысынча файдалану, куәтле техника, өр-яңа технологик процессларга нигезләнгән заводлар салу зур табыш вәгъдә итә. Беренче керешкәндә үк бу эш моңарчы булмаганча бик олыдан башлана. Мәсәлән, Тольятти, Волжск һәм Стәрлетамактагы синтетик каучук заводлары, технологиясе ягыннан яңача хәл ителгән булсалар да, экономика һәм хуҗалык ягыннан ис- кечә фикерләүгә нигезләнеп — әзер чималдан кирәкле продукт ясауга исәпләнеп төзелгәннәр. Кама елгасының аскы агымындагы территориаль-производство комплексы исә башта ук иң алдынгы тенденцияләрне чагылдыра — чимал чыганаклары тирәсенә зур заводлар урнаштырып, илнең көч-куәтен тизрәк үстерүне, кеше акылы ирешкән иң яңа идеяләрне тиз арада тормышка ашыруны күздә тота. Түбән Каманың уникаль заводлары киң бер төбәкнең табигать байлыкларын зур табыш белән эшкәртергә, чимал чыганакларына, Идел, Кама, Агыйдел, Вятка кебек су юлларына якын булудан тулырак файдаланырга мөмкинлек бирә. Түбен Кама комбинатының реакторлары башта ук нефтьнең һавага очып арам була торган фракцияләрен эшкә файдалануны күздә тотып тезелә. Элегрәк мондый нефть «парларын» бәтенләй тотмаганнар. Тота алмаганнар. Тота- белмәгәннәр. Андый мөмкинлек булмаган. Уч тәбегезгә бензин тамызып, шуны бераз һавага тотып торыгыз—ике-өч минуттан бензин кибеп юкка чыгар. Әнә шундый бик тиз оча торган җиңел фракцияләрне—газларны нишләтергә, ничек итеп «учта» тотып калырга, җир астыннан чыгарганнан соң, ничек итеп чаннарда, торбаларда, газ куу станцияләрендә чакта һавага очырмыйча, химикларның аппаратларына китереп җиткерергә? Югалту биш процент... Технология белешмәләрендә, экономик кулланма-күрсәтмәләрдә, котылгысыз дип, күпме табигый югалту теркәлгән. Шулай итеп, бик тиз реакцияләшә. ясалма әйберләргә төп төзү материалы булып хезмәт итә торган иң яхшы углеводородлар һавага очып әрәм була иде. Түбән Кама каласында беренче «цэгэфэу» блогы 1967 елның 19 июлендә эшли башлый. Төзүчеләр Түбән Камадагы кайнап торган эш мәйданында шәһәр, комбинат төзегән, беренче йортларны салган, беренче колонналарны күтәргән арада, кара алтын якларында, унбиш мең квадрат километрга җәелгән кыр-урманнарда, нефть һәм газ кудыру аппаратларын, торбаларны әйбәтләп томалап, бикләп куялар, ягъни тоташ ябык бер системага әйләндерәләр. Моннан соң инде скважиналарны герметик корылма итеп кенә төзиләр. Шул ук вакытта тырыш нефтьчеләребез промыселларны автоматлаштыру, телемеханика, яңа идарә ысуллары һәм принциплары нигезендә җиһазлыйлар. Хәзерге вакытта промыселларда ябык скважиналарга җыйган нефть парларының бер кубометрыннан җитмеш биш грамм җиңел фракция алалар. Махсус тотрыклау җайланмаларында исә бер тонна нефтьтән егерме килограмм чамасы тотрыксыз бензин алына — болар әллә ни зур саннар түгел, билгеле, әмма күпләп җыйгач, бу хәзинә зур бер гигант эшләрлек чимал була!.. Кичә генә һавага очкан җиңел газлар хәзер реакторлар һәм аппаратларга керә. Әкияттәге юктан бар булган хыялый манзара кебек, чын тормышта зур бер кала, аппаратлар, колонналар, заводлар үсеп чыкты! Тик шунысы гына кызганыч: без олыгая барабыз, бездән соңгы һәр буын исә ата-бабаларыннан күбрәк белә, мондый могҗиза белән генә аларны шаккатырып булмый инде. Яктыра башлады. Кояш чыгышы ягында сирәк-мирәк болытлар алсуланып тора. Мин инде берни дә сорашмыйм, аппаратчыларның ничек эшләүләрен генә күзәтеп торам: үз эшләрен бик җитез, бик төгәл башкаралар алар, һәркайсы бер-берен сүзеннән генә түгел, күз карашыннан да, сулышыннан да аңлап тора. Атом кебек, инә очыннан да миллионнарча мәртәбә кечкенә бер материя бөртегенең нинди хикмәтләр эшләгәнен приборларга карап кына белү, «це» плюс «һаш» билгесе белән языла торган углерод һәм водород дигән кечкенә генә ике матдә бөртегеннән әллә нинди гаҗәп әйберләр китереп чыгару өчен күпме укырга, күпме эшләргә, үз һөнәреңнең гаҗәп зур остасы булырга кирәк. Таш осталары таштан һәм кирпечтән соклангыч йортлар, сарайлар салалар. Ә менә материянең «кирпечләре» булган атомнар белән табигать законнары нигезендә генә эш итәргә кирәк, шул чагында гына һәр атом, һәр молекула кеше теләгән урынга барып урнаша. Химиклар санап караганнар: кечкенә генә бер су тамчысында 3 000 000 000 тан артык молекула бар икән. Әгәр шул бөртекләрне бер җепкә тезсәң, бу җепнең озынлыгы Кояш белән Җир арасыннан ике тапкыр озынрак булачак икән. Аппаратчыларның талчыкканлыклары сизелсә дә, күзләре очкынланып ялтырый. Вахтаның бетеп килгәнен, озакламый яңа смена килеп җитәчәген һәркайсы белеп тора. Мин бу кешеләр белән аерылышасымны белсәм дә, күңелемнән бер нәрсәне уйлап юандым: үз икмәкләрен кеч һәм тир түгеп табучы, тырыш, сабыр бу һөнәр осталары минем исемнән тиз генә чыкмаслар. Буш хыял, әкият заманнары үткән булса да, мин әлеге кечкенә хикмәтле ике бөртектән әллә нинди байлыклар ясаучы бу кешеләрне шәрык әкиятләрендәге тылсымчы карт итеп күз алдыма китерәм. Дәвамы бар