Безнең календарь
ГОМӘР ГАЛИНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ омар Гали татар совет әдәбияты тарихында барыннан да элек күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме буларак урын алган әдип. 20— 30 нчы еллар тәнкыйтен аның татар совет әдәбиятының формалашу үзенчәлекләрен, яңа пролетар әдәбиятының үсеш тенденцияләрен киң чагылдырган әдәби тәнкыйть мәкаләләреннән башка күз алдына да китерүе кыен. Ул тәҗрибәле тәнкыйтьчеләр, татар әдәбиятында социалистик реализм методын нигезләүгә зур өлеш керткән талантлы замандашлары Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, Г. Сәгъдиләр белән бер сафка басып, үзен милли әдәбият һәм сәнгатьнең һәр уңышы һәм кимчелеге ечен җаваплы тоеп иҗат иткән шәхесләрнең берсе. Гомәр Гали бер үк вакытта классик әдәбиятка гаять игътибарлы тәнкыйтьче. Аның Г. Тукай, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин кебек әдипләр иҗатына багышланган тикшеренүләре үз вакытында җитди тарихи әһәмияткә ия булалар. Г. Гали татар әдәбиятын тугандаш халыклар әдәбиятлары яктылыгында өйрәнүгә зур игътибар бирә, рус әдәбияты ясаган уңай йогынтыны кат-кат ассызыклап күрсәтүне кирәк саный. Тәнкыйтьченең «М. Горькийның татар язучысы Шәриф Камалга йогынтысы» дип исемләнгән күләмле тикшеренүе исә аның шушы юлдагы иң җитди хезмәтеннән саналырга тиеш була (кызганычка каршы, ул тәмамланмый кала). Г. Галинең әдәбият дөньясында ут уйнаткан тәнкыйтьче булып өлгерүенә аның бай тормыш юлы һәм күп кырлы иҗтимагый эшчәнлеге дә аз йогынты ясамый. Ярлы крестьян улы буларак, ул бик яшьли эшкә тартыла — Донбасс шахталарына барып чыга, пролетариат вәкилләре белән аралаша. Революциядән соң күп тә үтми, үз теләге белән Советларны яклап Кызыл Армия сафларына керә, гражданнар сугышы чорында аяусыз көрәшләрдә катнаша, зур чыныгу ала. 1924 елда партия сафларына керә. Гражданнар сугышы тәмамлангач та ул Казанга кайта һәм төрле матбугат органнарында актив эшләп килә. Республика яшьләр газетасын оештыруга зур өлеш кертә, 1925—1927 елларда «Безнең юл» журналының (хәзерге «Казан утлары»ның чишмә башы) редакторы, 1927 елдан Татгосиздатта өлкән редактор булып эшли. Бер үк вакытта Казан югары уку йортларында татар әдәбияты буенча дәресләр бирә. 1925 елда Парижда узган Халыкара сәнгать күргәзмәсендә Татарстан вәкиле буларак катнаша. Г. Гали, А. М. Горький, А. С. Серафимович, А. А. Фадеев кебек күренекле рус совет язучылары белән якыннан таныш була. Алар белән аралашу, шәхси очрашулар тәнкыйтьченең дөньяга карашына, идея-эстетик үсешенә уңай йогынты ясый. Г. Гали үзенең иҗат эшчәнлеген тәнкыйть һәм әдәбият белеме белән генә чикләми. Ул күпләгән очерклар һәм публицистик мәкаләләр, китаплар авторы, аның балалар һәм зурлар өчен язылган хикәяләре үз вакытында әледән-әле басыла киләләр. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында 1958 елда дөнья күргән «Сайланма әсәрләрне аның күл кырлы иҗат эшчәнлеген күз алдына китергән иң зур җыентык булып тора. Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме, язучы һәм публицист Гомәр Галинең иҗаты 20—30 нчы еллар әдәбияты тарихында җуелмас урын яулады. Г ҺӘРВАКЫТ АЛГЫ СЫЗЫКТА Мөхәммәт Әблиевнең тууына 80 ел җатын һам гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган язучы Мөхәммәт Әблиевнең тууына 80 ел тулды. Ул Кама Тамагы районының Даныш авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Сигез яшеннән тамак ялы өчен байларга һәм сәүдәгәрләргә бил бөккән. Бөек Октябрь революциясе җиңүен М. Әблиев Казанда каршылый. 1918 елда үзе теләп азык-төлек отрядына языла. Туку фабрикасында эшли. Тиздән комсомол путевкасы белән Көнчыгыш халыкларының партия мәктәбенә укырга керә һәм. аны тәмамлагач, эшче яшьләр арасында тәрбияче була. 1921 елда комсомолец М. Әблиев үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә. Урта Азиядә басмачыларны тар-мар итүдә катнаша. Шул чордан башлап аның тормышы армия хезмәтенә бәйле. Берләштерелгән татар-башкорт мәктәбен тәмамлагач, ул 1 нче татар укчы полкына взвод командиры итеп билгеләнә. Басмачы өерләргә каршы хәрби операцияләрдә катнаша. Аннан соң Ленинградтагы Ленин орденлы хәрби-политик академиядә белем ала. Ак финнәр белән сугыш башлангач, полк комиссары М. Әблиев көрәшнең алгы сызыгында була. Немец-фашист илбасарларга каршы яуның беренче көннәреннән үк утка керә һәм авыр бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була. Мөхәммәт Әблиев — берничә пьеса, повесть һәм хикәя авторы. Гомере бик иртә өзелгән язучы, катлаулы шартларда — походларда, сугыш тынып торган арада гына язарга туры килсә дә. үз иҗатына зур таләпчәнлек белән карый. Шуңа күрә аның әсәрләре сәнгатьчә бөтенлеге, заманча яңгырашы белән хәзер дә укучыларның игътибарын җәлеп итә. Татар әдәбияты тарихына М. Әблиев исеме иң беренче чиратта «Шәмсекамәр» драмасы белән керде. Ул аны 1929 елда яза. Пьеса өстендә эшләгәндә яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә. Бу иҗади дуслыкның, нәтиҗәләре бик куанычлы булып чыга. Әсәр киеренке драматизмы, үзенчәлекле образлары белән аерылып тора. Анда революциягә кадәрге татар авылында барган вакыйгалар сурәтләнә. Мәкер һәм хәйлә ярдәмендә Сәләхи бай Шәмсекамәрне ире Хафиздан аерырга маташа. Хафиз хатынының үзенә хыянәт итүе турындагы ялага ышана. Шәмсекамәр шәригатьнең рәхимсез кануннары белән йөзгә-йөз очраша, төрле кимсетелүҗәберләүләргә дучар була. Ләкин саф намусы, горурлыгы һәм үз дәрәҗәсен яхшы белү бу кимсетелгән татар хатынына кыргый гадәтләр авырлыгыннан сыгылып төшмәслек көч бирә. М. Әблиевнең «Шәмсекамәр» спектакле Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанды, озак еллар буе репертуардан төшми уйналды, пьеса күп кенә татар, башкорт сәхнәләрен әйләнеп чыкты, ә сугыштан соңгы елларда аны Үзбәк академия театры куйды. ЯЗУЧЫ-ПЕДАГОГ Гали Рәфикыйның тууына 90 ел али Лотфрахман уЛы Рәфиков (Гали Рәфикый)ның туган җире — элекке Уфа губернасы, Бәләбәй өязенең Җилдәр волосте (хәзерге Миякә районы), Баязит авылы. Башлангыч белемне ул Стәрлебашта ала. Г. Рәфи- кый заманында дан тоткан, X. Ямашев, Г. Коләхметовлар укыган Казан «Учительская школа»сын тәмамлау бәхетенә ирешә. И Г Аның исеме матбугатта беренче мәртәбә 1910 елда ук күренә. «Вакыт» газетасының 1910 елгы 6 нчы январь санында Төркестанда җир тетрәү тәэсире белән язылган «Зилзилә» исемле шигыре басыла. Әмма иҗатының чын-чынлал тамыр җәюе Казанда укыган вакытларына туры килә. Аның таланты хикәя жанрында ачыла. 1912— 1916 елларда 20 дән артык әсәре дөньяга чыга. Г. Рәфикый — заманының алдынгы карашлы укымышлысы, демократик әдәбиятка теләктәшлеге Г. Тукайга мәхәббәтендә дә күренә. Шагыйрьнең үлүенә бер ел тулу уңае белән кайгы белдереп язылган «Тукайны тәхаттыр»1 исемле мәкаләсендә мондый юллар бар: «Габдулла әфәнде халык хисләре белән хисләнеп, үзенең күңеленнән кайнап чыккан шигырләре белән халыкның күңелен, үзенчә әйтсәк, «шүрәлечә» кытыклады.» («Аң», 1914 ел, 7 нче сан). Г. Рәфикый әсәрләрендә без татар әдәбиятының прогрессив традицияләре белән очрашабыз, һәртөрле дини кануннардан, искелек йолаларыннан азат булган ирек сөюче хөр шәхес идеалы аның иҗатында төп урын алып тора. «Рауза» (1914), «Яшь йөрәкнең ашкынуы» (1915), «Ходай кушмый» (1915) исемле хикәяләрендә чорына күрә алдынгы карашлы кешеләр искелек, дини фанатизм белән каршылыкка керә, тормышны үзгәртеп кору өчен көрәш юлына басмаса да, торгынлык богауларыннан котылу чарасын эзлиләр. Г. Рәфикый әсәрләрендә үз чорының төрле катлау кешеләре урын ала. Стиленә тулаем җитди тонда хикәяләү, тигез агым, бераз гына романтик буяуларга бирелү хас. Халыктан ерак торган интеллигент образларын иҗат иткәндә, аңарда ирония чаткылары да ялтырап китә. Әле Татар укытучылар мәктәбенә кергәнче, 1909—1912 елларда Г. Рәфикый Пишпәктә (хәзерге Фрунзе шәһәрендә) балалар укыта. Шуңа күрә аңа Урта Азия халкы тормышы таныш. Казакъ, кыргыз хатын-кызларының үзәк Россия хатын-кызларына караганда да хокуксызрак булуларын үз күзе белән күрә һәм мондагы чынбарлыкның нәкъ шушы ягына игътибар итә. «Вакытлы никах» (1913), «Алатау буйларында» (1913) хикәяләрендә Төркестан хатын-кызларының аянычлы язмышын сурәтли. Сафлык һәм кимсетелү — шушы бер-берсеннән ерак торган ике сыйфатны янәшә кую әсәрләрдә фаҗигане тагын да тирәнәйтебрәк күрсәтә. Г. Рәфикыйның байтак әсәрләрендә персонажларның эчке кичерешләрен бирү геройларны психологик планда ачу өстенлек ала. Язучы әдәбиятның кешедә дәрт рухына омтылыш, күтәренкелек тәрбияләвен яклый, күңел төшенкелеге тудыра торган әсәрләргә каршы чыга. Реакция һәм империалистик сугыш тәэсирендә пессимистик яңгырашлы әсәрләр ишәйгән елларда Г. Рәфикый классик традицияләргә турылыклы булып кала. Хатирә формасында язылган «Ыссык-Күл» (1913) исемле очеркы Г. Рәфикый иҗатының яңа ягын ача: монда ул оста пейзажчы, тасвирчы, табигатьне нечкәләп күзәтүче, аның гади күзгә чалынмаган үзенчәлекләрен тотып ала белүче. Г. Рәфикый әсәрләре үз вакытында матбугатта уңай бәя алган. «Ил» газетасының 1914 елгы 31 май санында: «Үз халкымыз мәгыйшәтеннән һәм Төркестан һәм Еде су төрекләре хәятын тасвир итеп язучы Г. Рәфикый әфәнденең бәгъзе әсәрләре игътибар берлә укучыларның дикъкатьләрен җәлеп итә торган нәрсәләрдер», — диелгән. Г. Рәфикый — балалар язучысы да. Аның балаларга багышланган хикәяләре 1913— 1915 елларда «Ак юл» журналында дөнья күрәләр. Балалар әдәбияты өлкәсендә дә әдип яшь буынны тәрбия итү буенча заман куйган таләпләр — мәгърифәт һәм кешелеклелек идеаллары яктылыгында торып иҗат итә. XX йөз башы балалар әдәбиятында яшь буынны рухи яктан гарипләндерүче иске хорафатларга, зарарлы йолаларга каршы көрәш көчәя. Әдәбиятта атеизм мотивлары шактый тирәнәя. «Тәр- биятел әтфаль», «Ак юл» журналларында дөньяны фәнни караштан чыгып аңлаткан очерклар, мәкаләләр басыла. Пишпәктә укыткан чагында Г. Рәфикый да рус галиме һәм язучысы Н. А. Рубакин, педагог һәм методист В Л. Вахтеров хезмәтләреннән файдаланып. «Шура» журналында ике ел буе (1911—1912) үсемлекләрнең тереклеге. кеше организмының тезелеше турында башлангыч мәгълүматлар бирә торган ‘Тәхаттыр — искә «лу күп санлы фәнни-популяр очерклар, мәкаләләр бастыра, Табигать белеме һәм география укытучысы буларак, балаларны фән нигезләре белән коралландырырга тырыша. Г. Рәфикый — тәрҗемәче дә. Ул А. Н. Куприн, И. С. Тургенев, Г. X. Андерсен әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итә. Г. Рәфикый Бөек Октябрь җиңүен хуплап каршылаучы язучылар рәтенә керә. Авторның мәкаләләрендә кузгаткан күп кенә фикерләре бүгенге көн белән дә аваздаш. 1938 елда Г. Рәфикый Г. Еникиев белән берлектә «Грамматика русского языка* дигән дәреслек төзи. Бишенчеалтынчы классларда рус теле укыту өчен эшләнгән бу дәреслекнең өч басмасы дөнья күрә. Быел 29 июльдә Г. Рәфикыйның тууына 90 ел тула. Без культурабызны үстерү юлында армыйталмый хезмәт иткән бу язучы педагогны зур ихтирам белән искә алабыз. ФАТЫЙМА ИБРАҺИМОВА. ӘНВӘР БАКИРОВКА 60 ЯШЬ үренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әнвәр Бакиров үзенең юбилеен зур иҗади уңышлар белән каршылый. Әсәрләренең исемлеген генә күздән кичергәндә дә, композитор иҗатының колачы киң булуын— аның иң гади, кечкенә күләмле жанрлардан башлап, опера, симфония, оратория кебек катлаулы жанрларда эшләвен күрәсең. Патриотик һәм лирик җырлар, балалар өчен җырлар — барысы 250 гә якын. Скрипка, виолончель өчен һәм фортепьяно пьесалары, баян өчен биюләр — 42, хор өчен җырлар, кантата, симфоник әсәрләр, ораторияләр — 6. Спектакльләргә эшләнгән музыкаль оформлениеләр, музыкаль комедия. опера, балетлар, мәктәптә музыка, җыр дәресләре алып бару өчен китаплар... Әнвәр Бакиров музыкасы халыкчан моңы, тирән, актуаль эчтәлеге, оптимистик яңгырашы һәм профессиональ җитлеккәнлеге белән җәлеп итә. Бу сыйфатларга ирешү юлы бик кечкенә чактан башлана. Булачак композитор музыкаль гаиләдә тәрбияләнә. Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда хезмәткәр семьясында туа. Әтисе Закир ага да, әнисе Газизә апа да оста гармунчы булалар. Ике апасы мандолинада, абыйсы кубызда, курайда, кларнетта уйный. Өйдә һәрвакыт халык көйләре яңгырый торган була. Нәни Әнвәр җыр-моң бишегендә, нечкә күңелле, музыкаль зәвыклы булып үсә. 1924 елны гаилә Биектау районына — Закир аганың туган авылы Әлдермешкә күчә. Закир аганың ике кызы һәм улы — укытучылар — спектакль, концертлар кую, сабан туйларының музыкаль өлешен оештыру белән авылдашлары алдында ихтирам казаналар. Үсә төшкәч, бу концертларда Әнвәр дә катнаша башлый. Аннан ул, Казанга абыйсы янына килеп, Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә укый. VII классны тәмамлагач, Ә Бакиров Казан музыка училищесының скрипка классында укый башлый. 1940—1946 елларда ул Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Демо- билизацияләнгәннән соң, Казан консерваториясендә белем ала. 1953 елны Әнвәр Бакиров СССР Композиторлар союзына керә. Консерваториядә укыган елларында ук Әнвәр Бакиров мәктәптә җыр дәресе укытучылары өчен кулланма-дәреслек яза. Музыка буенча татар телендәге бу беренче дәреслекне киң җәмәгатьчелек куанып каршылый. Студент Ә. Бакировның виолончель һәм фортепьяно өчен язган сонатасы да югары бәя ала. Аны Мәскәүнең «Музыка» нәшрияты рус һәм инглиз телләрендә аңлатмалар белән бастырып чыгара. Композитор йөзләгән җырлары белән үзен эшчән иҗатчы, планета һәм илебездәге вакыйгаларга сизгер, халык тормышына бик игътибарлы музыкант-гражданин итеп танытты. Аның җырлары арасында батырлыкка рухландыручы героик җыр-марш- лар, туган ил табигатенең гүзәллеген сурәтләгән әсәрләр, ягымлы лирик һәм дәртле шаян җырлар бар. Аларда Әнвәр Бакировка гына хас күтәренке рух сизелә, үзенчәлекле моң яңгырый. Композиторны заманыбызның иң актуаль мәсьәләләре дулкынландыра. К Беек Ватан сугышыннан соң, бетен дөньядагы прогрессив көчләр тынычлык өчен көрәшкә күтәрелгәндә, Әнвәр Бакиров шагыйрь Шәйхи Маннур белән иҗади дуслыкта «Ана җырыон яза. Аннан соң концерт программаларында аның Мөхәммәт Садри сүзләренә «Тынычлык җыры», Сәхаб Урайский сүзләренә «Тынычлык сугышны җиңәр», Мөнир Мазунов сүзләренә язылган «Тынычлык-дуслык иле» дигән җырлары урын ала. Кама буенда колачы, масштаблары белән тиңдәшсез төзелеш башлангач, Әнвәр Бакиров шагыйрә Саҗидә Сөләйманова белән бергә төзелеш батырларына багышлап «Яшьлек каласы» дигән җыр иҗат итә. Бу әсәр иң яхшы патриотик җырга уздырылган Бөтенроссия конкурсында III урынны ала. Бөек төзелеш пафосы композиторның зур күләмле әсәрләренә дә күчә. Симфоник оркестр өчен язылган «КамАЗ уверпорасы»нда, «Кама киңлегендә» исемле җиде кисәктән торган ораториядә КамАЗ төзелешендә эшләүчеләрнең хезмәт шатлыгы гәүдәләнә. Композитор лирик җырларында инсафлы, игелекле, гади, мөлаем, хезмәтчел замандашларыбызның хис-тойгыларын тулы чагылдыра. Ул җырлар йөрәккә үтеп керерлек самими, халыкчан интонацияләре белән аерылып торалар. Шуңа күрә Ә. Бакиров- ның әсәрләре күңелләргә хуш килә. Аның «Кемгә сөйлим», «Белсәң иде«. «Аппагым», ■Барысы да күңелдә», «Сөя микән», «Әгәр белгән булсам», «Балыкчы җыры», «Кыр казлары киткәндә», «Җилләр тидермәс идем», «Мәк чәчәге», «Әйткән идең» кебек күп санлы җырларын яратып тыңлыйлар һәм җырлыйлар. Иҗатының беренче адымнарында ук Әнвәр Бакиров республика театрлары сәхнәгә куйган аерым спектакльләргә музыка яза. Сәхнә серләренә төшенү, театраль музыка язудагы тәҗрибәсе катлаулырак әсәрләр — опера һәм балет көйләре иҗат итүгә юл сала. Бөек Октябрь революциясенең 40 еллыгына Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры композиторның сәхнә әсәрен — Тукай әкиятенә нигезләнгән «Алтын тарак» балетын куя. Бөтенроссия театрлары һәм музыкаль коллективларының бөек юбилейга багышланган фестивалендә «Алтын тарак» беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шамил Бикчурин либреттосына язылган «Тальян моңы» музыкаль комедиясе Әл- мәттә һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куела. Татарстан нефтьчеләре тормышына багышланган бу әсәр зур уңыш белән берничә ел буе сәхнәдән төшми. Г. Тукай поэмалары, халык әкиятләре мотивларына корылган «Су анасы» балеты халыкның яктыга, бәхеткә омтылышын, кара көчләргә каршы көрәше турында сөйли һәм әлеге әсәр Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры коллективына зур иҗади җиңү китерде. Композитор һәм спектакль республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Илебезнең күп шәһәрләрендә бу балет тамашачыларның кайнар мәхәббәтен казанды. - Әнвәр Бакиров үзенең иҗатында заманыбызның иң актуаль темаларын күтәрә дидек. Әмма ул заман куйган бурычларны иҗатында чагылдырып кына калмый, алар- ны хәл итүдә шәхес, коммунист буларак турыдан-туры катнаша. Алабугада һәм Леии- ногорск районының «Спартак» колхозында, мәсәлән, Ә. Бакиров тырышлыгы белән балалар музыка мәктәпләре ачылды. 1973 елдан башлап Чаллының сабан туе мәйданында җәй саен меңләгән җыр сөючеләрне берләштергән җыр бәйрәме уздыру матур традициягә әйләнде. Ә ул җыр бәйрәмен башлап җибәрүче, яшьләрдән КамАЗда мең кешелек хор оештыручы Әнвәр Бакиров була. Үзенең 60 яшен Әнвәр Бакиров бөек шагыйребез тормышына багышланган «Тукай» операсы белән каршылый. Әнвәр Бакировның киң колачлы иҗатын, актив эшчәнлеген тагын бер кат күз алдыннан уздырганда, аның әле студент чакта ук иҗат иткән «Яшьләр җыры» күңелдә чыңлап үтә. Дәртле, күтәренке рухта яңгыраган әлеге әсәр Ленин комсомолының 30 еллыгына багышланган конкурста беренче бүләккә лаек булган иде һәм ул яшьләрнең яраткан җырына әверелде. «Яшьләр җыры»нда композитор иҗатының лейтмотивы ишетелә, ул аның һаман алга, иҗади үсүгә, профессиональ ныгуга омтылуын дәлилләп тора шикелле. Кайнар йөрәкле, гаҗәп эшчән, бай иҗатлы композитор Әнвәр Бакиров яшьләрчә дәрт, ялкын белән яши. яңа иҗат үрләренә күтәрелә. ЗӘЙНӘП ХӘЙРУЛЛИНА.