ЕЛЛАР ЧАЛЫМЫ
Шигъриятнең йөзе күп төрле, ул борынгы мифлардагы алла кебек; кайсы яктан карасаң, шул яктан йөзен күрәсең. Мәйданга яңа буын шагыйрьләр килүе шигърияткә тагын бер тарафтан караш ташларга мөмкинлек бирә. Мине шигърият турындагы уйлануларга этәргәне дә шулар арасында, Марсель Га- лиевнең «Еллар чалымы»1 исемле җыентыгы. Санлык белән генә салынган шигъри нәкышләр. Буяуларның сайланышында нәфислеккә омтылыш сизелә. Хис-тойгыларның миниатюр сурәтләрендә гомер эзе буйлап кирегә туктаусыз йөгерүче хәтер гәүдәләнә. Үтә таныш, газиз күренешләр: әни, авыл, туган як табигате, яшьлектә сөйгән яр... Иске әрнүләр кузгала, бәхетле мизгелләр кабат кайткандай була. Аларның шагыйрь күңелендәге биләмәләре нигә шулкадәр киң әле? Бүгенгенең чын бәһасын аңлау өчен кичәгене истән чыгармаска кирәк. Шул хакыйкать шагыйрьне уйга этәргәнме? Югыйсә, үзе әйтмешли, «ни җитмәгән, әгәр берни тоймый бүгенгеңдә генә яшәсәң?..» Бәлки үзенең үткәне турында курыкмыйча, ихлас сөйләргә мөмкин булудандыр. Ә бүгенге көн, үзеңнең хәзерге асылың турында туры сүз әйтү исә авыр, катлаулырак.. §ллә югалтулар тетрәткәнме шагыйрь күңелен? («Югалтулар аша гына әрнү-хәтер уяна».) Рухының иминлеген, тынычлыгын сакларга, җитмәгәнне хәтердәге, хыялдагы белән тутырырга омтылуданмы бу шигырьләр? Китеп югалучы һәр мизгел кабатланмас мәгънәгә ия. Аны тотып алу. үз вакытында аңлау мөһим. Марсельнең әнә шул мизгелне, үзгәрүчән тойгы, хиснең кыска җилпенешен тотып ала алган әсәрләре байтак. Шигырьләрендә истәлекләр күп урын алуның сәбәбе дә әнә шунда ята. ‘ Марсель Галиев, Еллар чалымы. Шигырьләр. Казан, 1979. Ш тормыш югалтулар, табышлардан тора. Кеше гомере — терле халәтләрнең бербер артлы алышынуы, үзгәрешләр. Менә шул үзгәрешләр эчендә үзеңне югалтмау кирәк. Моның өчен тотнаклы бер таяныч булу шарт. Марсельнең ул таянычы — аның үз күңеле, хәтере. Бу аңа үз асылын үзгәртми сакларга мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең хәтере, чыннан да, зур көчкә ия, әмма ул гел үткән көннәр кояшында җылынып кына гомер кичермидер ич? Китабының исеме «Еллар чалымы». Бүгенге көн чалымы да бардыр ич аның иҗатында? Китабына шундый исем куеп, М. Галиев, билгеле, шигырьләрендә чагылучы чор билгеләренә ишарәләгән. Шуларның, безнең карашка, шактый мөһим тоелганына тукталыйк. Безнең чор— катлаулы, кискен үзгәрешләр заманы. Бүгенге көннең кызыклы типларыннан берсе— шәһәрләшеп килүче кичәге авыл кешесе. Ул каршылыклы хисләр, уйлар иясе. Хисләр драматизмы, авылны оныта алмау — бу типның үзенчәлекле сыйфаты. Әдәбиятның бүгенге көндәге мөһим бурычы — әнә шул кешенең каршылыклы рухи дөньясын ачып салу. Бездә бу өлкәдә уңышлы гына эшләүче шагыйрьләр бар иде инде. Шулар сафына М. Галиев тә килә. Ул да чор тудырган типның характер сыйфатларын ачуга өлеш кертә. Аның лирик герое «олы шәһәрдә» яши, авылны, андагы әнисен, туган як урманнарын сагына. Йорт тойгысы аның өчен авыл төшенчәсе белән бәйләнешен өзмәгән әле. һәм шул ук вакытта ул авылга бөтенләйгә үк кайтмаячак инде. Әйтик, М. Шабаев лирик героеннан аермалы буларак, ул өзгәләнеп, авылга ашыкмый. Әмма, шулай да. еш кына болай була: —Эссе җәй. Олы шәһәрдә ачылды кинәт хәтердә — шул урман, учак, тугай. Мыштым гына килеп, авыл чабудан тартты бугай. Бу — шәһәрдә чакта шулай. Ә авылга кайтса: Бу якларның керләнмәгән кары, исе дә юк салкын буранның. Ә бит нидер искәртәсе килә шау уятып бетен урамны! Авыл, беренче карашка, үзгәрмәгән кебек тоелса да, геройның җаны моңа ышана алмый. Ләкин авыл үзгәрә, һәм аның кары да инде ул кадәр үк чиста түгел. М. Галиев шигырьләрендә авыл тормышы идиллик пландарак сурәтләнә. Ягъни, китапта авыл, аның табигате, кешеләре турында сүз булса да, күренешләрнең төбе- нәрәк төшү, тирәнгәрәк керү җитенкерәми әле. Китаптагы чор чалымнарының тагын берсен әйтеп үтәргә мөмкин. Ул — авторның туган халкы тарихына, үткән тормышына илтифатлылыгы. Әлбәттә, тарих турындагы уйланулары яшь шагыйрьгә файдалы булыр. Тарихилык фикерләргә тирәнлек, җанлылык бирә, зур гомумиләштерүләргә этәрә. «Фани көндә мәңгелеккә табынып» яшәүче, дөньядагы үзгәрешләрнең, яшәү асылына төшенергә омтылып иҗат итүче шагыйрь, әлбәттә, иртәме-соңмы, шундый гомумиләштерүләргә килергә тиеш Әмма әлегә аның иҗатында гомумиләштерүләр зурлыгы, фикер куәте бик үк сизелми. Биредә, мөгаен, аның иҗатының характерлы бер сыйфаты роль уйныйдыр. М. Галиев шигырьләренә этюд сыманлык хас. Шигърияткә ул нәкыш сәнгате ысулларын күчерә: нинди дә булса бер фикерне, хисне, рухи халәтне генә ачып бирүгә хезмәт итүче сурәт, ул сурәтнең ачыклыгы, детальләрнең киң мәгънәлелеге композициянең җыйнаклыгы. Ул шигъри этюдлар, пейзаж миниатюралары яза. Әйтерсең, шагыйрь дикъкатькә лаек мәгънәле берәр күренешне ала да, тормыш агымыннан аерып, тәэсире, хисе суынгалаганчы, тиз генә кәгазьгә төшерә. Бу иҗатның ике канаты бар: фикер һәм сурәт. Әлегә сурәтләүче як фикерләүче яктан көчлерәк кебек, һәр шигырьдә рәссам кулы, рәссам күзе сизелә. Билгеле бер дәрәҗәдә хәзерге рус поэзиясе йогынтысын кичерүенә дә карамастан. М. Галиев шигъри миниатюраларының күбесендә үзе булып кала алган. Аның китабының — димәк, иҗатының әлегә кадәрге чорының да — йәзен әнә шул шигырьләр билгели. Кайбер әсәрләрендә ул лирик кичерешен фәлсәфи формада ачарга омтылып карый. Ләкин шигырь тукымасы аша остазлары стиленә хас үзенчәлекләр саркып чыккан. Мәсәлән, «Безнең туу — үзе ачыш», «Аксакаллар сүзе», «Карап бла» шигырьләрен укыйсың да, юк, М. Галиев, түгелдер, Р. Әхмәтҗанов яки Р. Фәйзуллин бугай бу Дисең. Юк, бу — М. Галиевңең үз стиле формалашмаган дигән сүз түгел. Әгәр яшь шагыйрь бүтәннәр йогынтысыннан арынып бетмәгән икән — димәк, аның стиле җитәрлек көч алмаган, иҗатының табигатенә әверелмәгән әле. Ләкин иң мөһиме — шагыйрьнең дөньяга, кешегә үз карашы бар. Тормыш шигъриятен, кеше күңеле матурлыгын үзенчә күрсәтеп бирә белүе бар.