Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДИЛӘР, ГАДӘТИЛӘР

Кемне дә булса өзелеп яраткан, кемгәдер гашыйк булган берәүдән: «Ни өчен яратасың үзен?» дип сорап, бу көнгәчә әле һичкем тулы, ышандырырлык җавап алмагандыр. Әлеге мәкаләне язарга керешеп үз-үземне шундыйрак хәлгә — кыен хәлгә—калдырмаммы дигән шик белән, кулга язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» китабын II алам. Анда өч әсәр — «Без кырык беренче ел балалары» һәм «Кеше китә — җыры кала» повестьлары. «Бер моң» дип исемләнгән хикәя. Повестьлар һәр икесе таныш, байтактан һәм яхшы таныш. Аларны укып тормыш турында, халык язмышы, ил язмышы турындагы уйларга бер генә мәртәбә биреленмәгән. Тын гына укып утырган җирдән, ычкынып киткәндәй, рәхәтләнеп көлүләр дә бер генә булмагандыр. Нишлисең, әсәрләре шундый — уйлата да. келдерә дә, елмаеп кына укыган җирдән күзгә яшь, күңелгә моң да тутыра. Киресенчә дә була — бугазыңа төер килеп тыгыла, язмышларның авырлыгы җанны тетрәтә, ә үзең ихтыярсыздан кеткелди башлыйсың. Сәер халәт — уз-үзеңне аңламый торасың. Шул рәвешле — табигый булмаган хәлдә калган укучы бер мин генә түгел, монысы да мәгълүм. Нидер бар, язучы иҗатының ниндидер галәмәте, бер сере бар, димәк. Шуны тотып алсаң икән дә. һәр кешене ышандырырлык итеп күрсәтеп бирә белсәң икән. Тәнкыйтьче өчен нинди зур иҗат бәхете булыр иде ул.» Ике повесть һәм бер хикәя — бер үк чорга караган вакыйгалар, бер үк тема, бер үк язучы әсәрләре. Тема җәһәтеннән алар язучының моңа кадәр дөнья күргән, укучыга бәхетле сәгатьләр бүләк иткән «Фрон- товиклар»дан да нык аерылып тормыйлар. Искә алынган әсәрләрнең һәркайсында авЫл һәм Бөек Ватан сугышына бәйле вакыйгалар үзәккә куелган. Тасвирланган язмышлар шул ике дөнья эчендә хәрәкәт итәләр һәм алар аерылгысыз җепләр белән үзара береккән. Шуңа күрә һәр әсәр турында аерымаерым сөйләшергә омтылып та, безгә әледән-әле М. Мәһдиев иҗаты хакында гомумән фикер йөртергә туры киләчәк. Шуның өстенә китапка кергән повестьларны үзара бәйләп торган башка җепләр дә бардыр төсле. Әйтик, аларда бер үк чорда, бер үк тебәктә яшәгән геройлар тасвирлана һәм алар һәммәсе уртак максат, уртак авырлыклар, уртак моң белән яшиләр. Характер үзенчәлекләре белән һәркайсы үзгә бер тип булса да. язмышлары уртак — халык язмышы һәм ил язмышы белән аерылгысыз береккән. «Кеше китә — җыры кала»да сурәтләнгән Шәйхи карт һәм Шәяхмәт. Тимерхан һәм Хисмәт. Васфикамал белән Хәкимулла — болар мөстәкыйль тормыш көтәргә өлгергән, шәхес буларак формалашкан кешеләр. Ә «Без кырык беренче ел балалары»ндагы Әлтафи һәм Әр- кәшәләр. Зарифуллии һәм Гыйззәтуллиннар, тормыш авырлыкларын шулай ук җилкәләренә алырга өлгергән булсалар да. чынлыкта характерлары, холык-фигыльләре. үз- үзен тотышлары белән әле үсмерләр. «Кеше китә — җыры кала» әсәрендә язучы халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыгын, ныклыгын оптимистик бер моң, җыр буларак күңеленнән уздыра, характерлы образлар, детальләр аша фронт һәм тылдагы геройлыкларның асылы, табигате хакында уйларга чакыра. Шәйхи карт, Шәяхмәт һәм Тимерхан, Хисмәт һәм Хәкимулла. Миңлегали һәм Нургали — болар төрле буын вәкилләре һәм, бәхәссез ки, шул чор татар авыллары өчен үз кордашлары арасында аеруча характерлы образлар. Аларның тормышларында без укучыны шаккатырырлык һични күрмибез, тыныч тормышта булсын, фронтта булсын, алар — Совет иленең меңләгән. миллионлаган I? «К У.» № 7 II Каза». Тзтзрстан кятап нәшрияты. 1979 К 177 гражданнары кебек гади кешеләр, гадәти кешеләр — кылган батырлыкларына үрелеп карасаң баштан бүрегең төшәрдәй геройлар, каһарманнар түгел. Бер татар авылының гади кешеләре. «Без кырык беренче ел балалары»ндагы ач яңаклы оптимистлар да шул ук гади генә татар авылында үскән. Аерма тик шунда — боларның әлегә балалыклары чыгып бетмәгән. Балалыклары чыкмаган, ә сугыш афәтенең кырыслыклары инде үзләрен бермә-бер олыгайткан. Шаярганда, уйнаганда алар үзләренең табигый халәте — үсмер чакларына кайтса, ятимлектә, салкында һәм туйганчы бер ашау турындагы хыялга чумганда Зарифуллин һәм Әркәшәләр, ирек- сездән, нарасый сабыйларга әверелә дә кала, күңелгә аерата якын булып кызгандырып та куялар. Шунда ук аларның рухи һәм физик тазалыгы, камиллеге, тапкырлык һәм җорлыклары барыннан да өстен чыга, барын оныттыра. Аларның зур омтылышларына һәм җегәренә сокланып куясың. Әсәрнең бетмәс-төкәнмәс оптимистик рухы әнә шул нигездән күтәрелә, һәм, нәтиҗәдә, повестьта сурәтләнгән яшүсмерләр «Кеше китә — җыры кала»дагы Шәйхи картның оныклары, Тимерхан һәм Хисмәтләрнең уллары-кызлары. Миңлегали һәм Нургалинең бертуган энеләре булып күз алдына киләләр. Барысы да бер үк халык вәкилләре, бер үй токым. Ә инде «Бер моң» хикәясендәге Мөхәммәтхан, ул, берсүзсез, Әлтафиларның сабакташы булырга тиеш, үзенең сабырлыгы, басынкылыгы һәм өлкәннәргә хас моңсулыгы белән генә ул алар арасында артык күзгә ташланмагандыр. Әйтерсең, нәкъ менә шуңарга язучы аны аерым алып күрсәтергә кирәк тапкан. Шулай итеп, төрле елларда язылган өч әсәр бергә оешып, аерым-аерым яшәүләреннән туктый һәм бер-берен тулыландыручы бөтенне тәшкил итәләр кебек. Ил өстенә, халык өстенә, авыл өстенә кырык беренче елда килгән афәт — ныклыкка һәм тазалыкка иң кырыс сынауларның берсе. Шундый шартларда да бердәмлеген, рухи гүзәллеген саклаган — җырын югалтмаган халык яшәргә, мәңге яшәргә, бәхетле киләчәккә лаек. Ватанының, үз халкының ныклыгына, күңеле һәм рухы көрлегенә инанган язучы безгә, шул рәвешле, батырлыкка һәм оптимизмга дан җырлаган киң панорамалы китап тәкъдим итә. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары... Уйлана калсаң, үзләре бер дөнья. Роман һәм повестьларда, гадәттә, бер яисә ике үзәк герой була алар башка эпизодик образлардан нык аерылып, биек пьедесталга бастыргандай, әллә каян күренеп торалар, һәрхәлдә, без шуңарга күнеккән. «Фронто- виклар»дагы Рушадны искә алмаганда, әдипнең башка әсәрләреннән андый образны күрсәтүе кыен. Яхшымы бу. түгелме? Бер уңай образны калку итеп тасвирламагач та ул нинди проза әсәре? Повестьларның әһәмияте нидә? Авторның әйтергә теләгән фикере аның күпләгән образларына таралып, чәчелеп, сибелеп бетмиме? Мәһдиев иҗаты турында суз чыкканда, мондый сорау һәм шикләнүләр, чынлап та, урынлы тоелырга мөмкин. Шулай да ашыкмыйк. Мәһдиевнең яңалыгы, новаторлыгы, аның әсәрләрен үз иттергән. яраттырган нәрсә дә бәлки шундадыр... Инде әдәбиятның җирлеге булган тормышка, үзебезнең чынбарлыкка мөрәҗәгать итсәк, анда да кешеләр геройларга һәм эпизодик образларга бүленеп куелмаган ич. Бигрәк тә безнең социалистик чынбарлыкта — һәр шәхеснең гармонияле үсеше өчен шартлар тудырылган туган илебездә моның шулай булуы мәгълүм һәм табигый, һәрхәлдә, без гадәтләнгән, әдәбиятта тасвирланган шәхесләр арасындагы аерма, масштаблар төрлелеге тормышның үзендәгедән күпкә кискенрәк. Сәнгать әсәрендә моның шулай булуы табигый дә. Шулай да ул катгый канун булмаса кирәк. Дөрес, физик тазалыгы, акылы, кешелек- лелеге, рухи матурлыгы яисә башка яклары һәм сыйфатлары белән кешеләр һәркайсы үзгә, берберенә охшамаган. Әмма, барыннан да элек, ул кеше бит әле. Димәк, аның үз мохите, үзенә күрә гүзәл бер дөньясы бар. Аны аңлый белергә, таный белергә генә кирәктер. Ә инде Ватан язмышы куркыныч астында торганда ил язмышын уз язмышы иткән шәхесләрне, төрлетөрле булган хәлләрендә дә, бердәй гүзәл һәм матур кеше — халык вәкиле итеп күрергә омтылу, һичшиксез, гайре табигый түгел. Масштаблар гына бер чама, максатлар гына уртак, ә үзләре берсеннән-берсе гыйбрәтлерәк, үзенчәлеклерәк. Әйтик, Әлтафи— Гыйззәтуллиннан үзенең тапкырлыгы, җорлыгы һәм физик тазалыгы белән бер башка югарырак. Тәвәккәллектә дә аңарца җиткән юк. Ләкин язучының үзенчәлекләренә дә карамастан, Әлтафи Гыйззәтуллиннан бер баш өстен кеше буларак күз алдына килми. Гәрчә ул гадәттән тыш кызыклы образ булса да. Чөнки Гыйззәтуллин үзенең туган як табигатенә бирелгәнлеге, аны күп кенә нечкәлекләренә кадәр аңлый, тоя, кичерә белүе белән сокландыра. Аның кичерешләре. рухи дөньясы Әлтафиныкына караганда күпкә баерак дип уйларга нигез бар. Шул рәвешле, аерым образларның йөзен, индивидуальлеген билгеләп торган калку сыйфатлар да геройларын бердәй гади, бердәй гадәти итеп күрә һәм сурәтли белгән, үз иткән язучының иҗат принципларына каршы килми. «Кеше китә — җыры кала»дан ике кордаш Миңлегали белән Хәкимуллага тукталсак та, без шул ук иҗат алымнарына тап булырбыз. Штрихлар белән генә тасвирлансалар да аларның ачык, якты образлары күз алдында янәшә торалар. Эшкә килгәндә тиңе булмаган, усаллык, кырыслыктан да мәхрүм ителмичә, әрсезләнеп дөнья көтәргә ашкынган Васфикамал да, гадәти булган хәлендә, үз чорының кабатланмас бер тибы буларак хәтердә калган. Саный китсәң, повестьларда искә алынган һәр образны бер-бер артлы тезеп чыгарга кирәк, һәр- кайсының үз йөзе, үз җыры, кабатланмас үз моңы бар. Язучы әнә шул кешеләрне бер дәрәҗәдә үз итә, ярата. Килеш-килбәт һәм холык-фигыльләрендәге үзгәлекләргә һәм җитешсезлеклөргә дә карамыйча ярата ул аларны. Шуңа да коллективтан, массадан аерылып торган гадәттән тыш геройны тасвирлаудан язучы аңлы рәвештә читләмә. Олы максат, изге максат белән янып яшәгән кешеләр аның өчен һәммәсе дә кадерле, якын. Аларны ул кемнәндер өстен, кайсыдыр яклары белән артык булганнары өчен түгел, иң авыр шартларда да бергә булганнары, үзләре булып калганнары, тормышка һәм кешеләргә җылы мөнәсәбәтләрен, киләчәккә ышанычны, күңел көрлекләрен җуймаулары өчен ярата. М. Мәһ- диев иҗат иткән гүзәл образлар галереясы укучыны да иң элек әлеге үзенчәлекләре белән җәлеп итә. Миңа калса, халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәм тылда күрсәткән каһарманлыгына багышланган җыр нәкъ менә шундый булырга тиеш иде Мәһдиевнең, традициягә кергән, аерылып торган геройлар һәм эпизодик образлардан баш тартып, гадәти. әмма шул гадәтилекләре хәлендә гүзәл һәм батыр булып калган, сокландырган кешеләрне тасвирлап чыгуы — ул әдипнең иҗади казанышы һәм новаторлыгы, һәм искәртелгәнчә. бигрәк тә шунысы куанычлы, язучы иҗатының әлеге принцибы үз чынбарлыгыбызның объектив закончалыкларына нигезләнгән. М. Мәһдиев иҗатының төп үзенчәлеге — әлбәттә, тормышка һәм халык рухына тугрылык. Тормыштан, табигыйлектән аңлы рәвештә читләшкән язучылар бездә, гомумән, сирәк күренеш. Прозабыз аксакаллары Г. Бәширов. М. Әмир. Ә. Еники, А. Расих, Ф. Хөсниләрнең, аның үз буыны вәкилләре Г. Ахунов, А. Гыйләҗевләрнең дә йөз тотканы үзләре кичергән, үз башларыннан узган тормыш бит. алар да әсәрләрен шул ук халык рухыннан чумырып алган әдипләр. Ләкин, тормышка тугрылыклары бер дәрәҗәдә булса да, һәркайсының иҗаты үзенчә балкый, үзенчә дулкынландыра һәм уйлануларга этәрә. Димәк, язучының талант үзенчәлеге тормышның үзеннән алынган вакыйгаларны үзеңчә, оригиналь итеп тасвирлый белүдә ачыклана. М. Мәһдиев повестьларындагы бу оригинальлекнең бер кырына инде тукталып узган идек, ул— үз геройларын тормыштагыча гадилеклә- рендә. гадәтилекләрендә яшәтү, кемне дә булса аерым алып югары күтәрми һәм кемнәрнедер, искә алынганнар икән, онытмау, күләгәдә калдырмый тасвирлау, нәни штрихлар белән булса да эпизодик геройның да җанын, рухын ачып салу. Эпизодлар рәвешендә генә искә алынган образларны да укучы күңеленә кереп калырдай ачык штрихлар белән тасвирлауга язучы ничек ирешә соң? Бу. сорауга җавап эзләү, миңа калса, М. Мәһдиевкә хас икенче бер ачыклау аша гына мөмкин. Көндәлек тормыш детальләренә, әйләнәтирәдәгеләр- нең үзара мөнәсәбәтләренә, рухи дөньясына үтә игътибарлы язучы ул. Язучыны төрле даирәдә — әдип һәм журналистлар, студентлар, республикабыз авылларындагы укучылары арасында очратканым бар. Кайда да үзенә кызыклы әңгәмәдәш, юлдаш эзләр һәм алар аңарга берөзлексез очрый тора. Чөнки, барыннан да элек, ул үзе кызыклы әңгәмәдәш. М. Мәһдиев повестьларындагы гыйбрәтле һәм җор образлар, уйлавымча, әсәр язылганчы ук әлеге очрашулардан алынган детальләрдән тупланып үзара сөйләшә, гәпләшә һәм аралашу эзли. Язучы иҗат лабораториясенә шул рәвешле бер караш ташлау да күп нәрсәне ачыклый булса кирәк. Менә ни өчен аның повестьлары гадәттән тыш мавыктыргыч һәм җанлы укыла, менә ни өчен ул повестьларда сурәтләнгән гади генә кешеләрнең рухи байлыгына, тапкырлыгына һәм җорлыгына, һәркайсының үзенчә гыйбрәтлелегенә сокланып туймыйсың. «Без кырык беренче еп балалары»ннан әлеге дә баягы Әлтафины алыйк. Бу үсмердәге тәвәккәллек, фантазия һәм тапкырлыкның очы-кырые юктыр сыман. Әлифне таяк дип белмәгәндә дә, буш сүздән фәлсәфә куертып, укытучыга җавап бирәме, сәгать төзәтә яисә мич чыгарырга керешәме, режиссерлык итә яисә концертта катнашамы — һәр очракта аның үз-үзен тотышына таң каласың. Ә бит ул аз гына да кыланмый, кәмит ясыйм дип эшләми бо- ларны. Чираттагы һәр галәмәт аның үзенә ятышып тора, үз холкы, үз фантазиясе җимеше. Ул яши — язучы фантазиясендә генә түгел, тормышның үзендә яши. Миңа калса, Әлтафи — М. Шолоховның Щукарь карты- дай киң катлам әдәбият сөючеләрнең гомум симпатиясен яулап алырга сәләтле, гыйбрәтле образ. М. Мәһдиев стилен һәм рухын тулысынча ачып бирерлек тәрҗемәче табылганда, ул рус телендә дә зур яңгыраш алыр иде. Әлтафиның сабакташлары һәм нәни генә штрихлар белән сурәтләнгән училище укытучылары — һәркайсы бер-берен һич кабатламаган уникаль образлар буларак күз алдына килә. Нечкә зәвык һәм зур таләп- чәнлеккә буйсындырылган тел һәм сурәтләү чаралары ни дәрәҗәдә сәнгатьчә тәэсир итү көченә ия була икән... Сокланып куясың. Шул уңайдан «Кеше китә — җыры калайга мөрәҗәгать итеп, Атҗабар авылыннан Хисмәтне искә төшерү кызыклы булыр. Юк, ул авторның игътибар үзәгендә булган образлардан түгел. Шуңа да карамастан, кечкенә генә бер эпизодта үзенең ихлас чыгышы белән хәтергә уелып кала. Кара чыршылар авылдашларын фронтка озата, күрше авыллар да килеп җиткән. Шунда ат арбалары әйләнәсендә митингтай нәрсә оешып ала. Кара чыршылыларга Хисмәтнең әйтер сүзе бар икән, ул арбага менеп баса: — Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар... Атжабардан бүген чыгып китүчеләр арасында мин иң өлкәне. Беренче категория. Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар — едвали. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин Сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Фашист армиясе бик кабәхәт армия ул, тиомать. Безгә кайтулар — едвали. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Кара чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Заманында җир селкетеп йөрдек. Үпкәсапкагыз булса — онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, едвали. Дөньяда фашист дигән эт чылбырдан ычкынган. Ә ул — бик хәтәр эт. Едвали кайтырбыз. Бер карашка, ничектер, өзек-төтек, буталчык җөмләләрдән торган шушы чыгышта Ватанын сакларга барган кеше ачылып китә. Үзенең ихласлыгы, кешелеклелеге һәм нечкә күңеллелеге белән ачыла. Аның: «Безгә кайтулар булмас инде. Едвали кайтырбыз», — кебек сүзләре кабатланып килеп, образ күңелендәге аерылышу сагышын үзгә бер тулылык белән ачып сала. Хисмәтнең чыгышы моңсу, ләкин анда оптимистик рух булуын да тоемлау кыен түгел. Туган яклар, таныш-белешләр белән аерылышу авыр, бәлки башка очрашырга да туры килмәс, ә иң мөһиме ачык — Хисмәт җиңүгә ныклы ышаныч белән китә фронтка. Шул ук вакытта аның Ватанны сакларга китүчеләр арасында булуы белән горурлануы да ачык төсмерләнә. Телебезнең, гади сөйләм теленең мәгънәви сыйдырышлылыгын шул рәвешле күрсәтеп торган эпизодлар М. Мәһдиев әсәрләрендә сирәк күренеш түгел. Ә инде язучының зур уңышы булган «Кеше китә — җыры кала» повесте, бу күзлектән, яшь язучылар өчен чын мәгънәсендә гыйбрәтле иҗат мәктәбе булып тора. М. Мәһдиев иҗат иткән образларның җанлы һәм гыйбрәтле булып оешуында, аларның җорлыгы һәм тапкырлыгында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс күңел байлыклары, рухи хәзинәсе чагылыш таба. Бу ка- дәресе бәхәссез! Ләкин шуның белән бергә язучының үз фантазиясе ролен дә, яратып, мавыгып иҗат иткән образлары белән бер булып яши алу, сөйләшә белү сәләтенә ия булуын да истән чыгару дөрес булмас. Образларның табигый яшәешенә, бөтенлегенә зыян китерми генә ул аларга хыял офыкларында туган гыйбрәтле детальләр, мавыктыргыч уйлар һәм кәмит кыланышлар өстәп җибәрергә һәрчак әзер тора. Җай чыкканда, мыек астыннан гына үзләреннән көлеп алырга, кайбер әкәмәтләр ясап арттырыбрак җибәрергә дә күп сорамый. Бер суз белән — иҗат итә. Дөрес, язучының кызык ясыйм, әкәмәт ясыйм дип вакыт-вакьгг чама дилбегәсен кулдан ычкындыруын да искәртми ярамас. Мисал өчен, «Без кырык беренче ел бала- ларыинда, нигездә, яшь буынга атап язылган әсәрдә вульгаррак төсмер алган детальләрнең әледән-әле кабатланып килүе урынсыз булса кирәк. Беренчедән, 7, 11, 38, 46, 84, 108, 116 нчы битләрдә урын алган ул детальләр әсәрнең төп идея эчтәлегенә, аерым образларның бөтенлегенә берни дә өстәми. Икенчедән, бу мәсьәләдә безнең халыкның, димәк, әдәбиятыбызның да үз критерийлары, әхлак нормалары бар. Заманчалаштырам, европачалаштырам, кызык ясыйм дип, андый тамашаларга бару урынсыз, миңа калса, һәрхәлдә, Мәһдиев таланты аларга мохтаҗ түгел! Мәһдиев повестьларында еш кына авторның оригиналь күзәтүләре, табигать яисә кеше холкының аерым үзенчәлекләре хакындагы уйлануларга килеп юлыгасың. Әйтик, Мәһдиевнең кияүгә чыкмаган кызлар, бәйләнчек ирләр психологиясе турындагы фәлсәфәсе күпләрдә кызыксыну уятырга, хәтта кемгәдер тормышында файда итәргә дә мөмкин. Миңа исә «Без кырык беренче ел балалары-ндагы табигать һәм кеше характеры, холкы турындагы фәлсәфи уйланулар аеруча кызыклы тоелды («Таңнар кайда да матур»... дип исемләнгән бүлек). Чынлап та, янәшәдә генә урнашкан ике авыл кешеләрен үзара аерып торган характерлы үзенчәлекләр очрый, һәм бу аерымлыкларның нигезендә шул авылларга хас тирәлек, әйтик, урман, тау, су һәм чишмәләрнең тәэсире булуы бер дә гаҗәп түгел. Әдип шул рәвешле гомумиләштерү һәм күзәтүләре белән уртаклаша икән, бу, уйлавымча, аның иҗади кыюлыгы һәм мөстәкыйль фәлсәфи фикерләүгә сәләте турында гына сөйли. Мәһдиев иҗатына хас бу үзенчәлек, берсүзсез, әлеге китапта урын алган повестьларның идея-эстетик бөтенлегенә, образларның тормышчанлыгына да сизелерлек өлеш кертә. М. Мәһдиев иҗаты турында сүз чыкканда, еш кына аның повестьларында эзлекле бер сюжет сызыгы булмауга игътибар юнәлтелә. һәм вакытвакыт бу үзенчәлекне авторның зур кимчелеге санап, шуңа бәйле рәвештә аның әсәрләрендә масштаблы геройлар сирәк күренә дигәнрәк нәтиҗә ясарга теләүчеләр дә юк түгел. Мондый бәядә, бер карашка, чынлап та, дөреслек бар кебек. Традицион фикергә нигезләнгән логика шуны таләп итә. Ә традицияләргә, кабул ителгән гомуми кануннарга тугрылык безнең татар прозасына аеруча хас сыйфат. Бер яктан бу яхшы, чөнки традицияләребез тормышчан һәм реалистик — ышанычлылар. Ләкин сюжет сызыгын «А»дан «Я«га кадәр бер туры итеп кенә күз алдына китерү, шулай да берьяклылык булыр иде Сюжетлылык төшенчәсен бер үк геройларның табигый үсеше, вакыйгалар эчендәге эзлекле хәрәкәте белән бәйләргә гадәтләнелгән. Ә чигә әле вакыйгаларны тормышның нәкъ үзендәгедәй күп тармаклы итеп сурәтләү, пәрәвез оясындагы җепселләрдәй үзара үрелгән язмышларны табигый бөтенлекләрендә тасвирларга омтылу прозага чит булырга тиеш!? Тема бөтенлеге., идея бөтенлеге булганда, сюжет сызыкларының күп тармаклылыгы әдәби әсәрне тарката, аның бөтен бер сәнгать әсәре буларак кабул ителүенә зыян итә дип һич кенә дә әйтеп булмый. Халык иҗатыннан, халык җырларыннан ук килгән традициянең яңача бер чагылышы түгелме соң бу? Шунда ук дөнья әдәбияты, аерым алганда бүгенге совет прозасында да моның үрнәкләре аз түгел. В. Астафьевның «Балык — латша«сын гына алыйк. Ул да бер бөтен повесть буларак тәкъдим ителә ич (сокландыргыч гүзәл һәм сәнгатьчә камил әсәр дип беләм), гәрчә аның бүлекләрендә гомум бер сюжет сызыгы түгел, даими образлар да юк. М. Мәһдиев повестьлары турында сүз чыкканда сюжетсызлык түгел, күп тармаклы, күп сызыклы сюжетлылык хакында уйланырга һәм бу алымның тагы да зуррак, әлегәчә ачылмаган эчке мөмкинлекләрдән торуына игътибар юнәлтергә тиешбездер. Дөрес. М. Мәһдиев иҗатының бу үзенчәлеге — күп тармаклылыкның роман һәм повестьлар өчен табигый булып та, хикәя жанры өчен чит булуын искәртми мөмкин түгел. М. Мәһдиев талантының әлегәчә хикәя жанрында ачыла алмавы да. миңа калса, шул хакта сөйли. Китаптагы «Бер моң» хикәясенең мөтәкыйль әсәр, аерым хикәя булудан бигрәк, күләмле әсәрнең бер бүлеге сыманрак кабул ителүе дә шул турыда сөйли. Вакыйганың гыйбрәтлелеге, теленең җорлыгы белән мавыктырса да. «Бер моң>- да Мәһдиев повестьларына хас бөтенлек һәм җыйнаклык җитенкерәми. Язучы әлегәчә хикәя жанрында үзен ачканы юк. Әмма ул ачышның булачагына һич шикләнмим. М. Мәһдиевтә А. П. Чехов, Ә. Еники, В Шукшиннарга хас халык рухын нечкә сиземләү бар. Халыкның җанлы теленә, җорлыгына ачкыч тапкан әдип хикәя жанрында да, һичшиксез, үз формаларын, үзенчәлекле сурәтләү чараларын табар әле. Ышанам! М. Мәһдиев иҗатының, башланып китүедәй, зур киләчәге булуына, аның һәр әсәре укучы тарафыннан көтеп алыначагына, язучының якындагы елларда тагы да олырак аудиторияләр яулаячагына ышанам. Мәкаләне ышаныч белән йомгаклаудан да ышанычлырак ни булырга мөмкин..