Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кармыс Досанов Туган туфрак Аму-Дарья буйларының җирен күптән Алтын дигән исем белән йөртә халык. Алтынмы ул, әллә алтын түгел микән — Белим дисәң, карыйк әйдә учка алып. Бер уч туфрак алдың менә, учта күпме Хәзинә бар — санау өчен айлар җитмәс. Бу кырларда байлык белми икне-чикне, Чәчәк аткан тирә-юньгә күз сал, иптәш! Күр син әнә күз иңләмәс диңгез булып Киң җәелгән мамык кырын — ак алтынны. Күр син әнә алма пешеп, хөрмә тулып Торган чакта бакчадагы саф ялкынны. һәм күз сал син алтын бодай үскән төшкә, Тук башаклар йөге авыр — иелә сабак. Бу туфракка язын бөртек дөге төшсә, Көзләр сиңа меңләп бөртек бирә санап. Яшел ефәк эскәтере киң басуның Тукранбашның ал чәчәге белән чиккән, Хәтерләтеп язгы ярсу, зур ташуны Әнә киндер кыры шаулап күренә читтән. Бу туфракта гөлләр үсә — гөл — җир яме! — Бу туфракта агач ефәк бирә ала... Алтын һич тә бирә алмый җир биргәнне, Алтыннан кем мондый байлык күрә ала?! Шундый безнең туган туфрак! Муллыкны ул Шулай бирә — тик түгелсен тәнең тире. Безнең кебек эшлекле һәм булдыклы ул, Алтыннан да кыйммәт безнең дала җире. Ибраһим Йосыпов r1nnrrMVtfUtrinnnjTiri*IJ~l‘l* *■** * ***** Тургай үлеме Канатларын җәеп өнсез-тынсыз ята Кыргый әрем арасында, киң далада. Бар дөньяга көмеш аваз сибә-сибә Зәңгәр күктә оча алмас ул яңадан. ...Ул сыена иде җиргә, тыңлагандай Яшәешнең мәңгелектән килгән сүзен, һәм атыла иде аяз киңлекләргә Биеклекнең җаны итеп тоеп үзен. Ә түбәндә — язгы дала, төс бәйрәме! Гөлләр тибри җылы җилдә, уйный кылган, Ә ул сайрый онытылып-онытылып, Нәкъ салават күперенә кунган сыман... Сокланды ул якты, иркен бу дөньяга, Балкып торды күк гөмбәзе саф моңнардан, Тынып калып аның җырын тыңлый әнә Дала күрке — кыюсыз һәм нәфис җәйран. Чылтыраудан туктап калды гүя чишмә, Кылганнар да хәтта тынып калды төсле... Тыңлый дөнья! — күккә менеп җырлый бүген Җир илчәсе, яз илчесе, ямь илчесе! Бар дөньясын онытты ул сайрый-сайрый, Тик куерды кара болыт, күкрәде күк. Ялтырады ялтыр яшен! Егылды кош... һәм үлде җыр... Бөтен дөнья тетрәде күк! Үлде җырчы... Кара көйде кыргый әрем, Сыкранды җир, үксеп гөлләр бакты күккә. һәлак булды... Тик өлгерде соңгы җырын Күтәрергә күз камашкыч биеклеккә! ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе. Җалморза Аймурзаев Казан утлары Якты дөнья биреп изелгән җанга, Юл күрсәтеп михнәт чиккән Ватанга, Кояш булып балкыды бар җиһанга Ильич яклары, Казан утлары. Ил яшәрде, эреп җирнең туңнары, Елгалары ирек җырын тыңлады... Сездә атты Кокушкино таңнары, Ильич яклары, Казан утлары. Күбекләнеп тора бакча гөлләре, Тауларының айдай якты йөзләре, Ленинның Казанда булган көннәре — Өмет байраклары. һәр таш саклый бөек Ленинның эзен, Киләчәккә төбәп романтик йөзен Дәвам итә бүген дә аның эшен Ильич оныклары. Чишмәләр, болаклар бергә берләште, Елга булып, диңгез булып сүз дәште. Каракалпак иленә дә нур чәчте Ильич яклары, Казан утлары. МӨДӘРРИС ӘГЬЛӘМОВ тәрҗемәсе. Fабаш Исмәгыйлов Туган авылым Чәчәк ата күңелем язгы кырдай Авылым искә төшкән чагында. Җыр дулкыны, ярсу Аму сыман, Йөрәк ярларыма кагыла. Авылымны минем хәтерлидер Тагын бик күп кызлар-егетләр. Бала чакның якты хыяллары Белән алар шунда береккән. Беренче кат тәпи басып киткән Ак сукмаклар ничек онытылсын. Пакь төшләргә керә ак сукмаклар, Җанны назлый рәхәт сер, тылсым. Әткәм-әнкәм тукыган келәм кебек Балкыйсыз сез, туган кырларым. Гомерем буе сезне сагынырмын мин, Гомерем буе сезне җырлармын. Кайчан гына кермим бакчаларга, Язларынмы, җәен, көзенме — Шау чәчәккә күмелеп утырган бер Агач итеп тоям үземне. ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИН тәрҗемәсе. Байнияз Каипназаров Алмачуар чаптарым Хәтеремдә: «Батыр бул!» — дип, Атым сөйгән чакларың. Яудан исән алып чыкты Алмачуар чаптарым. Чаптарымның күкрәге киң, Йолдыз төсле күзләре. Атка менми, яуга керми Егет җаны түзәрме! Җилдә сибелә яллары — Гүя кызлар толымы. Уктай оча, белә чөнки Минем барыр юлымны. Халмурат Сапаров Вакыт уза Толымбай Кабулов Далада таң ату Киң далага чык син иртән — Күктә сүнгән Йолдыз, кара, чыкта кабына. Уяналар әнә иркә гөлләр — Күзен ача алар сак кына. Бар атларны узып чаба, Чаба алга, яктыга. Ике тамчы судай охшаш Ул Чапаев атына. Чабышларда һәрвакытта Ул тик беренче килде. Дошманнарны җиргә екты Яшен уты шикелле... Онытылмас Ватан өчен Утка кергән чакларым. Мең үлемнән алып чыкты Алмачуар чаптарым. РАЗИЛ ВӘЛИЕВ ТӘ[ Кемнәр анда эшсез ята? Вакыт көтеп торалмый. Узып киткән вакытларны Беркем кире боралмый. Уен-көлке, күңел ачу Ялкауны кызыктыра. Без эшләрне эшләп калыйк — Вакытлар узып тора. Мәктәпләргә дәшә вакыт, Шигырьләр ятлаттыра. Вакыт көтеп тора белми — Гел алга атлап тора. Ялынсак та китә вакыт Киләчәккә туп-туры. Китә ул хәлсез бабайга Таягымны тоттырып. Кояш көлә, нурлар уйный... Маңгайга сырлар сызып, Акрын гына, тып-тын гына Вакытлар бара узып. Гомер уза. Авыз ачып Калабыз без еш кына: Вакыт — алтын кош шикелле Кулыбыздан ычкына. РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемәсе. Таң атканда һава ярау, алсу, Сихри төсләр анда тирбәлә. Үзенә җыеп могҗизасын, чынын, Кояш нуры сибелә түбәгә. Әй яктырды дала, күңел — нурлы... Шуннан менә үзе кабынды Кояшкай — кызыл күбәләк ул гүя — Җирне назлап, аңа кагылды... Фикер килде миңа — Кояшлы уй, Ягымлы һәм җылы... Әз генә Тирбәлде дә саксаулны кочты, Киң далага очты... һәм менә Нигез булып ул ятарга булды Көндез язылачак шигъремә! БИКӘ РӘХИМОВА тәрҗемәсе. Хуҗабәк Сайтов Безнең яшьлек Кадерлем, безнең чәчләр дә чаларды, Күпме язлар үтеп, ничә көз керде. Картайсак та күңел һаман яшәреп Гомерләргә кәүсәр суы бөркелде. Гомер уза диеп берүк кайгырма, Елларның ул безгә бәхет бирүе... Уза вакыт... Безнең белән юл уза, Уза вакыт. Вакыт — йөрәк тибүе. Тибә йөрәк заман белән бер булып, Ул кысыла узганнарга таң калып. Бәхетле картлыкка илткән яшь гомер Үзе олы вакыт икән — аңладык. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, Илһамланган чагы азмы бәгырьнең. Мәхәббәтем сиңа арткан шикелле, Яшәүгә дә сөю арта, кадерлем. Син үкенмә, безнең яшьлек бүген дә Дәвам итә, юлларга тау-таш яра... ...Кеше булып яши алу — яшьлек ул! Шул бәхетне кабатласын башкалар. МӨДӘРРИС ӘГЬЛӘМОВ тәрҗемәсе. Галим Сәетназаров Дала кешеләргә гашыйк Кешеләрдән башка дала кыргый, Эчпошыргыч тавыш белән улый, Наз күрмәсә, ялгызым, дип уйлый — Дала кешеләргә гашыйк! Аксакаллар белән уйчан булса, Яшьләр белән шаян ул яшьләрчә, Яшәгән саен ул гел яшәрә — Дала кешеләргә гашыйк! Иркен күкрәгендә кояш көче, Байлыгы исәпсез, көләч йөзе, Хәзинәсен бирә, юмарт үзе,— Дала кешеләргә гашыйк! Назлап сөя, бергә сынау үтә, Кайгыртучан ана — Дала көн дә Үз улларын яшәргә өйрәтә — Дала кешеләргә гашыйк. БИКӘ РӘХИМОВА тәрҗемәсе. Дәүләт Әетморатов Хыялда уйлану ... Ә каршымда еллар биеклеге, Дулкынланып еракларга дәшә Иң өстемнән кага болытлар. Кыяларның кырыс яллары. Тауга карап мин дә тау булдым, дип Горурлана торган минутлар. Язмыш биеклеген әнә шулай Кодрәт белән аласы иде, Басып торам. Чиксез диңгез булып Кешеләргә изге эшләр эшләп Аста ята киңлек — гел зәңгәр! Киләчәккә барасы иде. Упкыннарны, чоңгылларны үтеп Чыга алсаң көтә үзәннәр. ... Алынасы азмы биеклекләр? Салмак кына агыла болытлар. Максат кына булсын, кодрәт җитә... Тауга карап тау булырмын, диеп Үзебездән тора калганы... Дулкынлана торган минутлар. МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМОВ тәрҗемәсе. Таҗетдин Сәетҗанов Бер карасам... Бер карасам, елмаясың, көләсең, Охшагансың минем сөйгән ярыма. Бер карасам, моңаясың, сызасың, — Охшагансың минем сөйгән ярыма. Бер карасам, син кунаклар җыйгансың, Бер карасам, инде ялгыз калгансың, һәм тагын бизәнгән-ясангансың, — Охшагансың минем сөйгән ярыма. Бер карасам, ыгы-зыгы киләсең, Бөтен җирне син гөл итеп куясың. Бер карасам, сагыш, моңны юасың, — Охшагансың минем сөйгән ярыма. Бер карасам, җырлыйсың да көләсең, Бер карасам, эндәшмисең, сүрәнсең. Яки үзең үгет, киңәш бирәсең — Охшагансың минем сөйгән ярыма. Бер карасам, Гүлайымдай I кыяфәт: Уйлыйм җиргә килгән әллә бер афәт? Ә балаңа синдә бөек мәхәббәт! — Бигрәк охшагансың сөйгән ярыма. БИКӘ РӘХИМОВА тәрҗемәсе. Җолдас Сәетназаров Ана Толепберген Матмуратов Әйтә идең Чәчләреңә гөлләр кадасам, Әйтә идең: «Яман бала син». Яман булсам, ялгыз бакчада Минем белән нигә каласың? I Каракалпак халкының «Кырык кыз» дастаны героинясы исеме. Кырау төшкән әткәм чәчләренә... Көмеш кунган әнкәм толымына. Тик күзләре якты нур чәчәләр Сөеп баккан чакта улына. Карашлары аның шундый назлы, Әмма сагыш-моң да бар анда. Язмышымны юрап төн йокламый, Әйтерсең мин сабый һаман да. Ул үпкәндә минем маңгаемнан, Күрше кызының тавышын ишетәм: «Биләүдәге бала булды инде... Мәңге төшмәс, ахры, бишектән!» — Күгәрченем-күршем, ил тоткасы Булып җиргә туган балалар Буйга җитсәләр дә ... ана өчен Барыбер сабый булып калалар. ... Юлда тоткарланып, эштән тагын Соңга калып кайтам бүген дә. Нарасыен көтеп торган кебек Көтә әнкәй капка төбендә. РӘШИТ ГӘРӘЙ тәрҗемәсе. Йөзегеңне куйсам яшереп. Әйтә идең: «Яман бала син». Яман булсам, язган хатымны Түш кесәңә нигә саласың? Иңнәреңә кулым куйганда, Әйтә идең: «Яман бала син». Яман булсам, мине күрүгә, Алсу йөзең нигә яна соң? Иреннәрең балын эчкәндә, Әйтә идең: «Яман бала син». Яман җирдә гөлләр үсәме? — Йөрәгемдә йөрткән лалә син. РАЗИЛ ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе. Аяпбиргән Сейтеков Атахан Хоҗанбаев Яратам мин Яратам мин туган җир күгендә. Баш өстемдә яшь ай туганын. Якын дусларымның тугры сүзле, Акыллы һәм зирәк булганын. Яратам мин сусыз далаларны Мамык кыры иткән ирләрне; Өй түрендә шаян, чандыр улым Чыр-чу килеп уйнап йөргәнне. Яратам мин илгә кунак килсә, Ихлас зурлап каршы алырга. Бәйрәмнәрдә дуслар хөрмәтенә Җыр куярга мәҗлестабынга. Яратам мин илнең һәрбер таңы Гел үзенчә матур булганны; Без көн иткән Җирне киләчәккә Илтә торган олы юлларны. Карт ямансу, моңсу караш белән, Өмет белән юлга текәлгән. Яшь яшәлгән юкса, эшләр беткән, Теләкләрнең барсы үтәлгән... Карт өянке нидер сөйли аңа, Карлыгачлар күккә атыла. Вакыт — кырыс, вакыт — шундый җитез, Карамыйча чаба артына. Каршысына килгән үсмерләргә Гекәлепләр карап кала ул. Мөгаен, шул үсмерләргә карап, Яшь чакларын искә ала ул. Чыңлап көлгән шат авазлар тыңлап. Күңелләре аның туладыр. Ерак калган яшьлек аһәңнәре Кабат кайткан кебек буладыр. Җитез җилләр исә, ә ул белә Искән җилләр кире кайтмасны. Шуңа күрә ак канатлы җилләр Тетрәндереп куя картлачны. РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемәсе. Базарбай Казакбаев Берсе үҗәт, берсе кире Арып-талып эштән кайта, Тик көтми аны табын. Колагына иелә дә Пышылдый карчык тагын: — Әбәү, улым, .ничек түзим? Хатының бигрәк явыз. Кашык шалтыратканга да Чыгара, мөртәт, тавыш. Каргасам — каргышым төшәр, Еласам — күз яшьләрем; И ходаем, күпме шулай Газап чигеп яшәрмен. Күршеләргә, аждаһа, дип Хурлаган мине әнә. Аер, улым, шул кәнтәйне, Хатын бетмәс дөньяда. 2 Икенче яктан килә дә Пышылдап әйтә килен: — Белмисең лә хәлләремне, И минем газиз ирем. Бу кадәр дә игелексез Каенана булыр икән, Җитте, җаным, түзә алмыйм, Аерылам синнән, китәм. Ничек ди бит: янәсе, мин Сине харап иткәнмен. Имеш, мин гайбәт капчыгы, Юха елан икәнмен. Мондый хәлләрдән соң ипләп Бала үстерү кайда?) Гарык булдым! Я — ул, я — мин, Икенең берен сайла!.. 3 Каенана карт, ләкин үҗәт, Килен яшь, ләкин кире. Ананың бердәнбер улы, Хатынның бердәнбер ире Ни үле дә ни тере. ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИН тәрҗемәсе. Әбдирәзәк Сәетҗанов Балалар өчен ике шигырь КЕМ БУЛАСЫҢ! — Ә син үскәч кем буласың? — Дип сорыйбыз Ыкластан. — Очучы булырга телим, — Ди ул безгә ихластан. Шулай дигәч, елышабыз Ыкласның янына без: — Самолетыңа безне дә Утырт,— дип ялынабыз. СОРАУ Әтисе бик күпне белә. Сорый улы аңардан: — Укытучыбызның чәче Ник шул кадәр агарган? — Әйе, укытучыгызны һәммәгез яратасыз. Тик нигәдер ул чәчләрне Күбрәк сез агартасыз