Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТУРЛЫКНЫ КҮБРӘК КҮРЕРГӘ

Журнал каршында байтак еллар инде яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге эшләп килә. Анда әдәби тәнкыйть өлкәсендә эш- . ләргә омтылышы булган бер төркем яшьләр, студентлар йөри. Яшь тәнкыйтьчеләр өлкән әдипләр, күренекле тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре белән очрашалар, үзләренең беренче иҗат тәҗрибәләрен укып тикшерәләр, аерым темага багышланган бәхәсләрдә катнашалар. Түгәрәкнең төп максаты, әлбәттә, әдәбиятны сөюче яшьләр арасыннан тәнкыйтьчеләр эзләү һәм алар- га конкрет ярдәм, юнәлеш күрсәтү. Соңгы елларда республикабыз газетажурналларында яшь тәнкыйтьчеләр авазы торган саен ышанычлырак ишетелә бара икән — бу үзе зур куаныч түгелмени. Бүген укучыларыбыз игътибарына әлеге түгәрәккә йөрүче берничә яшь авторның мәкалә һәм рецензияләре тәкъдим ителә. Алар кыскартып басыла һәм, әлбәттә, ул язмаларга әле кайбер кимчелекләр хас булуы да яшеренбатырын түгел. Шуңа да карамастан, яшь тәнкыйтьчеләрнең иҗади эзләнүләре игътибарга лаек дип уйлыйбыз.

РЕДАКЦИЯДӘН

 

Салават күперендәге төсләр балкышыдай, кеше хисләренең дә үз палитрасы бар. Шигъри әсәрдә ул хис-кичерешләр дөньясы яңадан ачылгандай була. Рәшит Гәрәйнең «Үзеңә чакыр мине» дип исемләнгән яңа җыентыгын1 укып чыккач, күңелгә әнә шундый уй килә. Бу китап шагыйрь иҗатының мәгълүм бер чорына йомгак, шигърият гөленең чәчәге-таҗы сыман. Иҗатына аның нинди сыйфатлар хас, заман белән бергә атлыймы ул? Шул сорауларга җавап эзләгәндә, Р. Гәрәй поэзиясенә хас бер үзенчәлек ачыла: күңел бишегебез булган табигатьне һәм авыл тормышын сурәтләү аның иҗатының үзәген тәшкил итә. Авыл — шагыйрь өчен бала чак башкаласы гына түгел, ул аның яшәү мәгънәсе, рух чишмәсе дә. Шуңа күрә «төйгән мәк шикелле чем-чем кара» туфрак хакында язылган шигырьләр укучы күңеленә дә якын, кадерле. Уҗымнарым, бергә булсак та без, Кирәк чакта аерым булсак та, — Сулышыбыз бер үк туфракта ич, Язмышыбыз бер ук туфракта. Шагыйрь изге туфракта игенченең уңганлыгын, юмартлыгын күрә, аның хезмәтен тарихи җирлектә, үткәннәр белән бәйле рәвештә сурәтли. Бу шигырьләрдә еш С кына лирик герой алгы планга чыга, ул сүз ала. Күрәсең, бу үзенчәлек авторның • үз иҗатын тормыштан, халыктан аерым күрә алмавына бәйләнгәндер. Шагыйрь гади хезмәт кешесенең күңел хәзинәсен ачуга әнә шулай ирешә. Р Гәрәй шигъри фикерне сурәтле итеп ачу өчен төрле чаралардан иркен файдалана. Хезмәткә, җиргә мәхәббәт турында сөйләүче «Васыятен дә әйтеп калдырмаган» дигән шигырь бу яктан аеруча характерлы. Тыйнак кына чагыштырулар, төгәл детальләр яшәешнең мәңгелек тамырларын гәүдәләндерәләр. ....Гыйлаҗ бабай кичтән күзен йомган. Мәңгелеккә йомган бу юлы. Васыятен дә әйтеп калдырмаган. — Тел яшергән гүя барсыннан. Серкәләнгән тик бер учма арыш Чыкты аның мендәр астыннан. Шагыйрь иҗатында шатлык һәм кайгы, нәкъ тормыштагыча, бер-берсенә кушылып, бер-берсен алыштырып киләләр. Кешеләрне ныграк яраткан саен, ул аларның язмышы турында ныграк уйлана, алар күңелендәге матурлыкны күбрәк күрергә омтыла. Мөгаен, шуңа күрәдер, бу шигырьләрдәге тирән кешелекле хисләрне чагылдыручы ана образы укучының игътибарын аеруча җәлеп итә. Әнисеннән шагыйрь йөрәгенә җыр һәм моң, бакчадагы чәчәкләргә матурлык һәм тыйнаклык күчкән, ә зәңгәр төнгә ана күзләрендәге моңсулык калган. Улына тегеп биргән тәүге күлмәк Ык суында юа-юа тузып беткән булса да, аның җылысы күңелдән китми. Төшләремдә сине күрүләрем Ул сагынуны нишләп басмый соң! Калын көртләр дә юк... Капкабызны Ник соң, әнкәй, үзең ачмыйсың!! • Баксаң, әнисе өч ел элек өеп куйган мендәрләр дә шул килеш тора икән. Көн җылы булса да, ул бәйләгән бияләйләр кулда булмагач, йөрәнкә салкын, күңелгә моңсу. Әнисе белән кайгыларын, эч серләрен уртаклашкан минутларда шагыйрь гаять кешелекле, саф күңелле булып күз алдына килә. Иң матур сүзләр белән дә әйтеп аңлатып булмастай яшьлек хисләрен да шагыйрь тыйнак һәм сокланып сурәтли. Яшьлекнең кадерен белергә, матурлыгын аңларга, олы хыялларга тугры булып калырга чакыра ул. Безне көткән тын кул өсләреннән Очып әйләнәләр ят кошлар. Әллә безнең бергә чагыбызны Эзләп китте микән аккошлар. Еллар узган, олыгайган саен яшьлекнең гүзәл мизгелләре күңелгә якыная бара. Сөю хисе тормышны гына түгел, кешеләрне, хәтта язмышларны да үзгәртә. Яшьлекнең үз югалтулары һәм табышлары булмаса, ул шулкадәр матур, серле булып яңгырый алмас иде. Эзләренә җавап язылмаса, Саргаялар икән хатлар да. Шигырь никадәр генә үкенечле яңгырамасын, аның асылында яткан фикер матур: җир йөзендә лирик герой белән кулга-кул тотынып, янәшә атларлык бер гүзәл бар. Дөньяда шундый зур мәхәббәте булган кеше — бәхетле. Шагыйрь безне әнә шул хакыйкатькә алып чыга. Укучының шагыйрьгә ихтирамы никадәр зур булса, таләбе дә шуңа нисбәтле арта. Р. Гәрәй поэзиясенең гомуми торышы, үсеш тенденцияләре турында уйланган да, аның уңышсыз яклары урынлы борчылу тудыра. Шагыйрьнең барлык шигырьләре дә бер тында язылмаган, ул эшләнеп, уйланып бетмәгән әсәрләрен дә бастырып чыгаргалый. «Туган җирен кем дә онытмый», «Синең мәхәббәтең хакында» кебек укучыны дулкынландырмый торган, узгынчы хисләргә генә корылган шигырьләрнең очравы шуны күрсәтә. Аларда шагыйрь үзенең туган ягына кайткан, яисә аннан кире киткән чагын тасвирлый. Ник китә, кая китә, максаты нидән гыйбарәт? Сәбәбе нәрсәдә? Анысы сер булып кала. Вакыт-вакыт капма-каршы мәгънәле фикерләр дә очрап куя. Мәсәлән, бер шигырендә Р. Гәрәй заманыбызны сокландыра торган батырлыклар хакында сөйләргә омтыла: Миллион еллар тып-тын яткан Галәм Ишетә тагын кеше тавышын... Кешенең галәмне үзләштерүенә сокланып язылган бу юллар артык гомуми, риторик характерда. Шигырьне укып чыккач, космонавтлар шулай безне сокландырыр өчен яисә күктән торып сөйләшер өчен генә космоска күтәрелделәрмени дигән сорау туа. Тулаем алганда, Р. Гәрәйнең күпчелек шигырьләре мәгънәви бөтенлеге, үзәк өзгеч моңы белән әсәрләндерә, бер ишетүдә ук отып калган көй-моң булып күңелдә йөри: Балыкчы карт быел соңгы тапкыр Шул таллардан чишә көймәсен... Чал табигать салкын кышны көтә, Алдан тоеп язлар киләсен. Шагыйрьнең укучы күңеленә юл-ачкыч табу сере шунда: ул бер-берсенә капма-каршы булган күренешләрне тасвирлаганда да ак-карага гына бүлми, тормыштагы күп төрле бизәкләрне, авазларны күз алдында тота. Яшәү ямен аңлау — дөньядагы уңай күренешләрдән генә тәм табу дигән сүз түгел. Караңгылык турында язганда да шагыйрь яктылыкны расларга омтыла. Поэзия чәчәге әнә шундый күп төрле бизәкләр ярдәмендә ачыла алу сәләте белән матур да бит.