Логотип Казан Утлары
Повесть

ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН

 Күпме уйласа да, кичәгене хәтерләсә дә, күңелендә ачы бер яра Бибинурның — игезәк сыңарың белән, бер карында яшәгән туганың белән уртак тел тапма инде! Монда төп гаепле итеп Бибинур үзен саный иде. Әгәр Габдуллаҗанга кияүгә чыкмаса, Зөһрәбану алай зәһәрләнмәс иде... Әгәр зәһәрләнмәгән булса, мөгаен, ул да тиңен табар иде... Тиңен тапса, ул кадәрле үк сарыга сабышып аждаһага әйләнмәс иде... Тормышта һәммәсе бер-беренә бәйләнгән шул! Бүген сишәмбе. Почта машинасы кайтырга әле байтак вакыт бар. Бибинур бүген ераккарак. бакча түренәрәк кереп утырды. Буа тавышы моннан да ишетелә Шаулый буа, арыктан су шарлап түбәнгә төшә, мең нурлы тамчы булып чәчри, күбекләнә, кайный. тавышлана... Сишәмбе уйлары да аны яшьлегенә, тагын шул көннәргә, Габдуллаҗан янына алып кайтып киттеләр. Ир — хатын-кызның җан таянычы, «Иделгә таянма, иргә ышанма>г дип яшәү кадерен белмәгән кәнтәй күңелләр генә уйлап чыгарган. Иделгә таянганны ишеткәне дә, күргәне дә юк аның, әмма мең телдән мең тапкыр ишеткәне бар: «Утыз улың булганчы, у...к ирең булсачы!» дип кистереп куйган татар, һәм шушы сүзен бер чакта да онытмаган. Нишләсен, талмуды юк, шәригать тә читтән килгән, гыйльми, фәлсәфи китаплары сакланмаган, бар булган тормыш фәлсәфәсе, яшәү кагыйдәләре, мәхәббәт-семья законнары, ачы тәҗрибә авазлары әнә шул кып-кыска мәкальләрдә генә сакланып кала алган. Иөз еллыгы да, мең еллыгы да шунда. Тегенди-мондыена утыз улны биргәнне, уңган ир күпмегә бәяләнә? Аның Габдуллаҗаны, Хәнифәнең Идрисе кебек ирләрнең бәясе ни хак?! Иң элек Хәнифә сыгылып төште. Ул һәр көн иртән Бибинурларга килеп җитә, аның белән сыер саварга чыга, бәрәңге тәпкәләргә йөри, ияреп болынга да бара. Бибинур сава, тәпкәли, утый, печән чаба — Хәнифә боларның берсен дә Ахыры Башы 6 нчы санда. эшли белми. Кәкре койрыклы эте «Мароны кочаклый да аның юеш борынын үбә-үбә көннәр буе елый. Бармаклары нәп-нәзек аның, үтә күренмәле, сөякләре ап-ачык беленеп тора. Ботлары да нечкә, аягы да бәләкәй. Ничек сыер саусын да, ничек тәпке тотсын? Чалгыга киселермен дип, ул Бибинур чапканда әллә каян читтән генә карап тора. Эшсез ничек яшәргә кирәк!.. Кирәк чагында тамак төбе белән жикеренеп тә ала торган, малай- шалайны олы күзләре белән шүрләтеп торган мөдирме бу?! Районнан килгән хәтәр-хәтәр кешеләр белән күкрәк киереп, сүзне бөердән генә чыгарып сөйләшкән директор хатынымы бу?! Аюдай иреннән су ташыткан, төнге чүлмәген чыгарткан, идән юдырткан Хәнифәме бу?! Сүзе — ыңгырашу, адымы — чирле кешенеке, төсе — агарынган. Юка, шәмәхә иреннәрдән кан качкан. Этендә генә үзгәреш юк — былтыр да ләң-ләң өрә иде, быел да шулай, хак. Чыпчык күрсә дә сырт йонын уйнаткан була. Хатын-кызга тотанак — ир ул! Хәнифә Бибинурларда куна да кала. Чишенеп ташлый, күкрәкләре тавык йомыркасы хәтле генә, арты юп-юка, алты-жиде кат юбка кигәч кенә күзгә беленә башлый, аяклары чаңгы таягы сыман туп-туры, ә тәне ефәк кебек елкылдап, ялтырап тора. Аяк тырнаклары буялган, үкчәсе ап-ак, түгәрәк. Бөтен җиреннән тәмле ис килә. — Түзә алмам, Бибинур, мин монда. Китәрмен дә барырмын. Укытырга кер, диләр. Фән бирәләр. Идриснең дәресләрен ал, диләр. — Ал, — дип үгетли Бибинур. — Паюк чыгар үзеңә, Хәнифә апа. Эшсез ничек яшәмәк кирәк? Ирләребезне бергә озаттык, бергә каршы да алырбыз. Сугыш мәңге бармас, ничек тә үткәреп җибәрербез. Кайта алар, кайта, алла боерса. Әйбәт төшләр дә керә. Бибинурга, беркатлы, саф күңелле Аксыргак хатынына, тәмле-татлы төшләр кергән төннәрнең берсендә, таң алдыннан башланып киткән һөҗүм вакытында билгесез таучык янында имән кискән кебек Идрис Белов егылып үлде. Габдуллаҗан аның взводында иде. Яман хәбәрне ул ирештерде. «Мина төшеп взводыбыздан өч кеше, шул җөмләдән кадерле командирыбыз Идрис абыебыз да һәлак булды», дип язды. Бибинур «и аллам, пуля белән генә ега алмаганнар икән бахырны, мина дигәнне үк җибәргәннәр!» дип уйлады. Хәнифә укытырга да керешкән иде, иренең үлгән хәбәрен алгач, ике көн, ике төн өеннән чыкмый ятты да, өченче көнне председательгә килеп ат сорады. «Китәм мин», диде. Ялынуның файдасы юклыгын председатель бер карауда аңлады, шәһәр кызы иде Хәнифә, авылны бер чакта да үз итә алмады. • Станцага кадәр олау белән аны Бибинур озатты. Ирсез калган хатынның чын кичерешләрен ул шунда беренче тапкыр ап-ачык күрде. «Ир кадерен белгән хатыннар гына шулай бәргәләнә ала!» дип уйлады Бибинур. «Берүк Габдуллаҗаным исән булсын да гомер юлын бергә үтик», дип ходайга ялынды. Вокзаллы шәһәр базарында алып барган маен сатты, Хәтимәгә яулык белән чуар күлмәклек, малайларның икесенә дә куян бүрек алып кайтты. «Ә үзеңә, әнкәй?» дип сорады Хәтимә. «Үземә?» — дип сорады Бибинур, «үземә менә сез, балалар!» Кырык икенең февралендә аны ат карарга куйдылар. Сиксән ат бар иде авылда. Ул — өлкән конюх. Аңа булышырга ике үсмерне җибәрделәр. Икесе дә елгыр гына малайлар, түбән очтан, егет булып киләләр явызлар, кызлар күрүгә авызлары ерыла. Салам-пе- чәнне дә алар ташый, зур кабык чуман белән тиресне дә елга ярына алар чыгара. Бибинур камыт-ыңгырчак өчен җаваплы, тәртәсен дә ул каера, дуңгыз тиресе иләп чөелдерекне дә ул телә. Март урталарында атларга азык бик койтыланды, Бибинур куна- төнә диярлек кардада ятты, кышын үзләре түккән тиресне тырмалар белән тарап салам-соламны бөртекләп дигәндәй җыеп ашаттылар. Сугыш чыккан елны гына ябылган мәктәп түбәсен ишеп төшерделәр. Габдуллаҗаннан хатлар сирәк килә, хатларында һаман бер үк нәрсә кабатлана: иң башта бик күп итеп тезеп авылдашларына сәлам * яза, аннан исәнлеген өстәп куя, тиздән күрешәчәкләренә өмет итеп, _ имзасын сырлый. з . сырганлыларның алар турында сүз кузгатканын да яратмый, сөйләштерми дә. Шул сәбәпле өенә кеше кергәнне дә өнәми. Өйдә балалар турында сүз кузгалмый калмый шул! Балалар турында ул дөньяда бары тик бер кеше белән — аларны тудырган ана — Гайшә белән генә сөйләшә ала. Алар, ике ана, берсе тудырган, берсе үстергән ана сөйләшә алалар, сөйләшергә сүзләре дә күп була... Бүген зират буп-буш, тып-тын. АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН. КИЧ БЕЛӘН., Гайшә кабере өстендәге куе ботаклы пар каенда пыр да пыр песнәк, ләр оча, кошлар бер чакта да Бибинурдан курыкмыйлар. Агач арасыннан җитез генә үтеп кергән декабрь жиле көмеш кар бөртекләрен бөтереп кузгата. Тик бу минутларда Бибинур карчык берни дә күрми, берни дә ишетми инде. Ул Гайшә баш очындагы ташка сарган кар бөртекләрен җиң очы белән сакланып кына кагып төшерде дә, тирән көрсенеп сүзен башлады, Гайшәгә эндәште: — Гайшә!—Аның калтыранган иреннәре арасыннан сүзе сынып, сытылып чыкты. — Менә ни уйладым әле мин: миңа да бу дөньяны ы- чеп сезнең янга килер вакыт бер җитәр. Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем, гади кеше булып кал- дым. Шулай да үкенмим, үз бурычымны үтәдем бугай. Беркем дә ми- нем турыда яман сүз әйтә алмас. Бер кем дә! Мин шулай уйлыйм, бәлки, хаталанамдыр. Син Зөһрәбануга карама, Гайшә, аны тыңлама син! Бәхете булмады аның, шуңа күрә генә күңеле көйсез. Көйсез кү- иел белән яшәү читен, беләсең. Рәнҗемим мин аңа, миндә дә гаеп бардыр. Ул бәхетле булсын өчен тырышмадым, әллә нигә күңелем тарт- мады. Синең алда да гаебем бардыр, Гайшә. Булмый калмас. Мин шу- лай уйлыйм. Шулай дип беләм. Шуңа синең катыңа киләм. Аңлашыйк, Гайшә. Кешеләр сөйли, күп сөйлиләр. Балалар мине ташлады днп, аларны гаеплиләр. Кем уйлаган дөньялар болайга әйләнеп китәр дип. Шулай да мин аларны гаепләмим. Рәнҗемим мин аларга! Ата йортыв ташладылар, диләр. Имеш, менә ничә еллар инде хат та язмыйлар. Ярдәм дә итмиләр, имеш. Анысы да хак, тик мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Гайшә, һичбер мохтаҗлыгым юк, хак тәгалә шаһит, пинсәм чыга. Авыл картларын да ташламый хөкүмәт, шөкер. Әйе, пинсәне күбрәк алып, балаларның үзләренә ярдәм иткәндә ярар иде дә. Анысы шулай, Гайшә, бик дөрес уйлап ятасың, сирәк-мирәк хат язгаласалар икебезнең дә йөзебез ил алдында ак булыр иде. Аннары, нәнекәчләрем, берәр генә мәртәбә, ел да димим, ике-өч елга бер генә тапкыр Аксыр-' гакның сабан туена кайтсалар ни әйтер идек кана? Синең катың» җыйнаулашып, балалары белән килә алсак, бик тә сөенеч булыр иде дә... Әнә бит каплардан кайталар! Беркем дә кайтмаса, кайтмый башласа, ул сабан туеның ни яме калыр? Онытылып бетәр ул, туганнар кайда очрашып сөйләшерләр? Үзләренең тамырлары кайда икәнне ни чек белерләр? Кем сөйләр аларга барын да? Баланың баласы — балдай татлы, диләр. Шулайдыр. Балаларның балаларын күреп булмады. Синең дә күргәнең юк. Үзем чыдар да идем, менә син рәнҗеп ятасындыр?! Барын эшләдем мин, Гайшә, тир дә түктем, елга-елга яшь тә агыздым, эшләдем, тау-тау иген үстердем, көтү-көтү колыннар тәрбияләдем, бары да булды, җаным, үземә язганнан канәгать, бер генә үкенечем калды — бала сөеп туймадым. Балаларның балаларын күрмәдек • без синең белән!.. Балаларыбыз начар дип кеше юкка сөйли, рәнҗеп ятма. Мин дә рәнҗемим, түзик. Кеше хәлен кеше беләмени?.. Менә олы кызыбыз Хәтимәне генә алыйк. Башта ук мәшәкатьле яши башладылар бит. Бухгалтерлыкка укып колхозда әйбәт кенә эшли башлаган иде, Писмәнгә, нефтәгә киткән егеткә кияүгә чыкты. Яна урында оя кору җиңелме әллә?! Келәтне сүтеп саттым, бар акчасын аларга бирдем. Тимерле агач сандыкны алып киттеләр, ике пар киез итек бирдем, дүрт мендәр. Көзен, юган ак йоннан юрган сырып илттем! Нигә иде безгә деләт? Сиңа кирәкме, миңамы? Алар насыпушка дигән өй салып керде, аннан яңа өйгә күчтеләр, аннан хөкүмәт таш пулаттан фатир бирде. Иске өйләрен сатып матай алдылар. Матай да эшләгән кешегә бик кирәк әйбер, ярты акчасын мин түләдем. «Акча күп төшә!» дип, кияү бер заман Себергә үк күчте, анда да нефтә тапканнар икән. Сабирга килгәндә, аның да үз тормышы! Аксыргак авылыннан чыгып ташка- лабыз Казанның үзендә, шәһәрнең кап уртасында өч бүлмәле квартир алып тормыш көтә башлау җиңелме әллә?1 Башта шкафлары фанер төсле аксылдан иде, соңыннан Рига каласыннан кайткан караягы шкафлар алдылар. Киленгә анысы ошамады. Сабир бик нык йөреп, әллә кемнәрне майлап, әллә кемнәрне җайлап чикләвек агачыннан ясаган шкафлар, диваннар алып кайтты. Урындыкларын күрсәң син, кәкре аяклы, кәкре аркалы, утырырга куркыныч, егылып муен сын- ♦ дырырсың кебек, икмәктер менә, Гайшә! Кешедән артта калсынмыни, j сүзем юк, министрның ярдәмчесе булып эшли бит Сабирыбыз, Гайшә! 5 Барыбызга да нинди олы куаныч! Бөтен Аксыргак шакката инде, үс- 5 тердең малайны, Бибинур дип, бөтенесе мактый! Аннан Идел буенда 10 дача салдылар. Дача дигәннәре хикмәт икән аның, шулкадәр кыйбатка = төште, ике ел акча салып тордым. Ике ел, ай саен утызар тәңкә, Гай- шәкәем, жәлләмәдем! Дачалары да Идел буенда бер икән шул алар- э ның хәзер! Аннан машина сатып алдылар, машинага тимер түбәле, биш * йозаклы таш оя кирәк икән, аңа киткән акчаны санарга куркыныч, £ Гайшә! Әле ярый, районда музей дигән бер нәрсә ачтылар. Кыз чагым- | нан килгән ашъяулыкларны, тастымалларымны, кашагаларны, түрлә- * мәләрне, чиккән сөлгеләрне, аякчуларны, паласларны, энҗеле кал ♦ фагыма тиклем шунда илтеп саттым. Шул чүпрәкчапракка да акча ч түләрләр икән. И куанды Сабир! И сөенде килен! Хат язалар да язалар болар, рәхмәт укыйлар. Мин сөеңәм, алар сөенә! Музейдан алган ак- £ чадан Нәҗипкә дә өлеш чыгардым. Төпчек бала — әни иркәсе. Яратты ч бит диңгез буен! Ел саен бара. Башта ялгыз йөрде, өйләнгәч хатынын с алып бара башлады, кызы тугач өчәү йөри башладылар. Йөрсеннәр, Гайшә, күрсеннәр, замана аларныкы. Элек барына да өлгерә идем, м ат та карыйм, йортта да кош-корт асрыйм, җөй дә тегә идем. Теге, кы- к лый Гомәр хатыны Мөһәлилә белән ярыша-ярыша тегә торган идек! < Карчык-корчыкка мин тегә идем бит', мудысын белмәсәм дә, акчасы килә иде, күп тектем мин күлмәк-күпчекне, Гайшә! «Зингер» машинам бик әйбәт иде, келтер-келтер килеп арган күңелне дә күтәреп утырыр иде. Хәзер машинам юк, сөйләгәнмендер инде сиңа боларны, әллә нигә тагын яңабаштан кабатлап кына азапланам. Шуннан бер елны алар өчесе дә сабан туена кайттылар. Кияү дә, киленнәр дә, балалары да юк иде. Сөенешеп күрештек тә, хәерлегә булмаган икән, яңадан Аксыргакка кайта алмадылар мескеннәр. Минем ’тормышны яратмадылар... «Келәтне кая куйдың?» ди Нәҗип. «Тегү машинасың ник бирдең?» ди Сабир. «Өйне шып-шыр калдыргансың», ди Хәтимәм... Син авылдашларга рәнҗеп ятма, Гайшә, алар болай гына, яратып кына искә алалар безнең балаларны. Ятим үссәләр дә кеше булдылар, теләгән нәрсәләре бар, теләгән җирләрендә йөриләр. Аксыргакта ни кызык тапсыннар алар? Үз тормышлары бар, без шуңа бик риза, Гайшә, бик риза! Фани дөньядан бакый дөньяга күчәр көннәрем җитәр, Гайшә... Син рәнҗеп ята күрмә анда, мине караңгы чырай белән каршылама! Кыямәт көнне очрашырбыз әле, Габдуллаҗан да шунда булыр. Юк, юк, ул синеке!.. Синең өлешеңә кермәм, һич тә рәнҗемичә читтән генә карап торырмын. Шулай да, бер тапкыр күз тутырып карарга рөхсәт итәрсең инде, Гайшә? Габдуллаҗан сиңа булыр. Миңа караганда синең хакың күбрәк, олырак! Күбрәк, Гайшә! Мин шуны белеп яшәдем. Мин ни биргән аңа? Син өч бала тудырдың! Син аның өчен корбан булдың. Ә мин? Фи, минем өлешем бик бәләкәй монда! Мин читтән ябышкан бер кыерчык кына! Балалар мине ташласалар да урынында, тик сине онытып бетерүләре генә җанны кыйный бераз. Печтек кенә кыйный, Гайшә. . , _ Я, хуш. Бездә инде кыш. Аякка таракан явыз керә башлады. Әрвахлар, сез дә хушыгыз. Ул тагын да бәләкәйләнә, адымнары тарая, гәүдәсе җиңеләя, бая,- гыдан да сайрак буразна сызып яңа сукмактан туп-туры зират капкасына таба атлый башлый. Әле баш очыннан, әле яннан очып песнәкләр аны агачлыктан чыкканчы озата баралар. Ул зират капкасын әйбәтләп элде, каеннарга карап саубуллашты, белгән барлы-юклы догаларын укыды һәм артына да карамыйча кайтып китте. Олы юлга чыккач аны машина куып узды, тик ул күтәрелеп тә карамады. Кыр өстенә рәхәт тынлык хуҗа, кыш көне генә була торган гаҗәеп киңлектә күз чагыла торган матурлык иде, тик болар берсе дә бүген Бибинурны нигәдер әсәрендермәде. Ул кышны Бибинур кибеткә бик сирәк керде, театрлар килгәндә да клубка чыкмады, почтага бөтенләй эз дә басмады дияргә була. Көрт басып бетергән капка төбеннән итек кунычына кар тутыра- тутыра Зәкия карчык көч-хәл белән аның ишегалдына керә дә таяк башы белән тәрәзәсен кага. — Бибинур карчык, син исәнме? — Исән-исән! — Нигә бер дә төтенең чыкмый? — Күзгә күренми торган төтен чыгара торган 4ак бит. — Алай да? — Хәзер, хәзер. Кабызып маташа идем. Утыны чиме, кадалгыры!... Кыйшык моржа өстендә сыек кына төтен уйный башлый, ул арада бала-чага шаугөр килеп мәктәпкә кузгала, Бибинур карчыкның ты- рышып-тырышып тәрәз бозын тыны белән эретеп урамнан күз дә алмаганын берәү дә белми. Быел җәйгә-кышка, табигатьнең безнең канны, рухны үзгәртә торган сихәтле алмашынуларына тәмам битараф булып, җылы мич башыннан әҗәлен көтеп яткан карчык, дөньядагы бер тавышка гына һаман сикереп тора иде: урамда бала-чага тавышы яңгыраса, ул кыптыр-кыптыр барып җитә, тәрәзәнең суык борысына сөялә һәм сәгатьләр буе хәрәкәтсез тыңлап тора ала иде. «И гомерләр! И гомерләр!» Яз да җитте. Яз җиткәнне тоймады быел аның җаны, ташу карарга төшмәде Бибинур, тал ботагын сындырып өстәле уртасында сулы шешәгә утыртмады, бәрмәнчекләргә карап сөенмәде, каргаларның нәзек ботакларны кабып арлы-бирле очканнарын, оя типкәннәрен күзәтмәде. Ул, озакламый килеренә ышанып, әҗәлен көтте. Балаларның язгы тавышлары яңгыраганда гына аның зәп-зәңгәр күзләрендә нур уянып ала. ирен читләре сизелмәслек кенә елмаялар. Шушы тере күзәнәкләренең калуына, саклануына ул үзе дә бик гаҗәпләнә һәм аптырый... . һәм жәй башының иң матур көннәренең берсендә аның җиргә чүгә башлаган йорт-кураларын карарга яңа председатель Җиһангир Сә- фәргалин килеп керде. Аның аз гына бөдрәләнеп торган кызыл чәче туктаусыз агылып торган нурлар арасында бөтенләй кызыл, комач кебек булып күренде. Ул таяк тотып, бөкрәеп, нидер укынаукына өйдән чыгып килгән Бибинурны күргәч, рәхәтләнеп елмайды. Аңа карап Бибинур да елмайды, гәүдәсе кинәт турайды. 10 Әйе, авыл кешесенең тормышы башкалар күз алдында уза. Авылда син бер нәрсә дә яшерә алмыйсың: йортыңның бер почмагы иңә башлавын да. чиләк күтәреп чыкканда адымың авыраюын да, иңбашларыңның аска салынуын да, өй эчеңнең көннәрдән бер көнне шып-шыр калуын да кеше күзеннән яшерә алмыйсың. Синең нәрсә ашап, ни эчкәнеңә кадәр белеп торалар авылда. Анда кеше көчле мик- роскоп астына эләккән күзәнәк кебек — кая тырпылдаса да күренеп тора. Картаюны да яшерә алмыйсын авылда, чирең сөйләргә табип я тыңлаучы эзлисең. ' Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе — күңел сере генә кала, күңел серең булса, ул синең бердәнбер кеше кулы тимәс монополияң! Син монда тулаем хуҗа, теләмисең икән, күңел сереңне берәүгә ♦ чишеп тормыйсың, ул синең белән яши, синең белән картая, синең бе- j лән бергә үлә дә... 5 Яшь чагында гомер кеше күзе алдында уза, анда әле серне тотуы 5 кыен. Күңелеңә гыйшык иңсә аны кешедән ничек яшереп тормак ки- “ рәк? Бик белдермим дисәң дә авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. = Әйтмәсәң дә бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс җирдә дә тыр- *. пылдый, әһә, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кун- 5 ган. Юк, дисәң дә, «гашыйк түгел!» дип күкрәгеңне төйсәң дә, кич саен * синең Борһаннар турыннан үтеп-киткәнеңне күреп торалар. Борһан-£ ның кыяр хәтле танавын карарга йөрмисең син анда, Борһаннын ак с пәрдәләре артыннан кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсын. * Синең гел алар турында «бозау эзләвеңне» мең күз күреп тора. Мен ♦ күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы? Каян инде ш сер саклау! Олыгайгач башка мәсьәлә. Олыгайгач күңел серен сакларга да бу- ла. Шунысы үкенеч, олыгайган күңелләргә сер иңми. Иңсә дә сирәк иңә, бик сирәк. Бибинур карчыкның яшьлектә дә, балалар белән яшәп ятканда да, 3 инде картайдым дигәндә дә күңел сере булмады. Кояштыр, юк иде. Без аның гомер юлы буйлап йөгереп кенә уздык, иң әһәмиятле вакый- к галарга тукталдык, болар барысы да аксыргаклыларга билгеле нәрсә- < ләр. Хөснетдиновның аны кымтырыклап маташканын да бөтен авыл белә. Айгыр урлап кайтуы да тирә-юньгә дан булды!.. Яшьли өлкән иргә чыкса да, башкаларга күз кысып йөрмәде ул, печәнлектә шыпырт кына ятлар белән аунамады, урлашмады, гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, бурычын түләмичә калмады. Зөһрәбану аны нинди каргыш сүзләре белән рәнҗеткәндә дә гаепне үзеннән эзләде, эзләгәч тапты, игез сыңарының сүзләрен үткәреп җибәрде. Авыр сүзләр ишетсәгез. Үткәреп җибәрегез! Бу җыр аның кагыйдәсе иде... Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, кәйлеләрле тыелырга өйрәтте, явызны үгетләде, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты. Боларның һәммәсенә 'аксыргаклылар шаһит. Бөтен авыл — олысы, кечесе аның бөтен тормышын күреп, уртак яшәделәр Аксыргак авылы өчен бер генә нәрсә авыр табышмак иде —шундый изге, йомшак күңелле ананы нигә балалары үз итмәде? Нигә ташлап киттеләр алар аны? Тапкай гына ана түгел бит, үстергән дә ана. Бибинур балаларга ана гына түгел, ^ата да булды, Габдуллаҗанны да алыштырды ләбаса. Бусы Бибинурның үз^ өчен дә чишелмәслек тирән сер иде. Дөрес, ул моны Гайшә мәрхүмәгә үзенчә, тормыш агышына бик тыгыз бәйләп аңлата ала иде. Тик үз сүзләренә үзе дә ышанып бетми бит. Нигә шулай гамьсез, миһербансыз булып чыкты аның балалары?! Шул бимазалы сорауга җавап эзләп чыгып килә иде Бибинур, кулыннан таягы төшеп китте: председатель дә, ул да таякны җирдән алырга оныттылар... — Исәнме, әбекәй, — диде Җиһангир. — Исәнме, улым,— диде ул кцнәт һәм гаҗәпләнеп куйды. «Улым» дип бик күптәннән әйткәне юк инде аның! Беркемгә дә әйтми иде ул сүзне, ә яңа председательгә ычкындырды. Керүченең тавышы шактый нык, иңбашлары да калын, күкрәк мускуллары юка күлмәген кабартып күпереп тора, яңаклары килешле түгәрәк, таман булса да борыны аз гына кәкрәеп тора, борын яфраклары киң, ияк очы сизелерлек икегә аерылып, бугаз алмасы очлы бүлтәеп тора. — Ни хәлләрдә яшәп ятасың? — Бик әйбәт яшим, — диде теле. Ни дисен, гомер буе чәчрәя яшәгән кеше «үлем килгәнне көтеп ятам», дисеңме?! — Әйбәт кенә яшәп ятам. Хәзер аны өйгә чакырырга кирәк иде, чакырмасаң яхшы түгел. Чакыргач чәйсез ярамый. Мондый сөйкемле председательне ничек борып чыгарасың?.. Белә инде Бибинур, белә, бик төптән аңлый, Җиһангир Сәфәрга- линның нигә кергәнен сизенде: хәзер сорау алу башланачак, председатель елмая-елмая аның җанында казыначак. Кергәләделәр инде, бул- галады. Һәммәсенең авызында бер сүз: «Портны карарга кирәк, әби йортны! Аксыргакта салам түбәле бердәнбер йорт калган! Колхоз да ярдәм итәр. Әмма түбәне булса да алыштырырга күптән вакыт. Оят!» Түбә саламын алып ташларга кирәклеген белмиме әллә Бибинур. Бик яхшы аңлый, салам түбә шундый матур авылны ямьсезләп тора ич. Тик керүчеләрнең берсе дә Бибинурдан ни өчен алыштырмавын сорамый. йорт та, түбә дә хәзер Габдуллаҗаннан калган бердәнбер истәлек, чын ядкарь иде. Келәт инде юк. Кар базы бар иде—ишелде. Габдуллаҗаннан калган кием-салымнар тузды, йорт җиһазлары таралды. Инде ындыр киртәләре дә ишелеп беткән иде, рәхмәт, күршеләр җыелып, Ташлыяр ярларыннан чи тал алып кайтып, килешле генә читән үреп куйдылар. Габдуллаҗанның каккан казыгы да калмады! Инде йортны да ишсәләрме? Юк, юк, бусына Бибинур һичбер вакыт риза булачак түгел. Ишәрләр, тик Бибинур дөнья куйганнан соң. Анда инде сүзе юк. Габдуллаҗан рухы да рәнҗемәс, Гайшә дә «сакламадың иремнең хатирәсен!» дип үпкәләп каршыламас. Тик бу председатель керергә, ярым чүгәләгән өйгә бәйләнергә ашыкмады, кулы белән баскычка күрсәтеп: — Вакытыгыз булса, утырып торыйк шушында, — диде. Утырдылар. Сүз башларга да ашыкмады Җиһангир. Бибинур гаҗәпләнеп аңа карап-карап алса да, һаман тын гына утыра бирде, урамны күзәтте, ишегалдына, ишегалдын баскан чирәмгә карап торды. — Мондый ишегаллары хәзер юк, — диде ул бераздан. — Нинди?—дип сорады шикләнеп карчык. — Матур. Ямь-яшел. Хуш исле. Малай чакта безнең ишегалды дз шундый була иде. Әй ауный идек шунда. Мәтәлчек ата идек! Качышлы уйный идек. — Хәзер балалар качышлы уйнамый, — диде Бибинур таркау гына. — .Мин дә шаккатам ана! Качышлы уйнамыйлар, тычкан салыш бетте, күз бәйләш тә онытылды. Нигә икән, белмисезме? Бибинурның фикере чуалып калды: тукта әле, нәрсәгә аңа «Качышлы» уены? «Күз бәйләш»нең Бибинурга ни кирәге бар? Бетсә ни дә, калса ни. — Менә сез балалар бакчасында эшләгәндә нәниләргә нинди уеннар уйната идегез? Бусы да һич көтелмәгән сорау иде, тиз генә җавабын да таба алмады Бибинур, башта: — Әллә тагын, — дип куйды. — Булгандыр инде, барын да уйнаганбыздыр. — Авылларның үз төсен сакларга кирәк. Менә шул нәрсә борчый мине. Авыл бит ул — сандугачлар оясы. Шагыйрьләр авылда гына туа! Шәһәр шагыйрьләренә нигәдер ышанып бетмим мин. Шагыйрь я авылда туарга, я озак кына анда яшәп авылны яратырга тиеш. Менә Пуш- ♦ кнн. Шәһәрдә туган, ә Болдино белән Кистеневка булмаса, нянясы _ булмаса, рус милләте үзенең бөек икәнлеген Пушкин аша ача алыр 5 идеме икән? Яки менә безнең Тукайны алыйк. «Акыллы председатель килде дип сөйләгәннәр иде, бик жилъяк, т жинел нәмәрсә икән!» дип сызланды Бибинурның күңеле. § — Матур!—диде председатель. х — Нәрсә матур? § — Әнә ич, бүрәнә башларына шөпшә оялаган, очалар. < •— Әйдә, өйгә кер. Чәй куям, — диде тәмам аптыраган Бибинур. s Җиһангир баш селкеде: •— Рәхмәт, әби. Монда да бик күңелле ич. Шушы йортны, йомшак ф каз үләне баскан ишегалдын күргәч, малай чак искә төшеп китте. — Әле малай чагың бик еракта да калмагандыр? — Ерактамы, түгелме, барыбер кире кайтасы юк ич. — Анысы шулай... п — Әби, — диде кинәт кенә Җиһангир. — Нигә җыелышларга төш- 5 мисез? Мин өлкәннәрне җыеп сөйләшкәләдем. Сезне элек бик актив з булган, диләр. Хәзер ни үзгәрде? Авырыйсызмы, дисәм, сезне сәламәт *- диләр. Сәламәтлек — матур картаю билгесе ул. — Картаелды инде, — диде Бибинур шүрләп кенә. .< Җиһангир көлеп үк җибәрде. — Картаймагыз. Безнең алдагы планнар бик кызыклы, бик матур. Бакча ясарга уйлыйбыз, Ташлыярны буып куярга да исәп. Төшеп йөрегез, туп-туры үземә керегез. Бәлки сезнең дә кабул булып бетмәгән теләкләрегез бардыр? Бергәләп уйлашыйк. Сез бит Аксыргакның ветераннары. Төпченмәде Җиһангир, сорашмады, әллә барын белеп кергән идеме, сәламәтлек, тынычлык теләп ишегалдыннан чыгып та китте. Председательнең аяк авазлары тынгач, нишләргә белмичә аптырап, Бибинур карчык болдырда бик озак утырды. Бер узды Зәкия карчык аның капка төбеннән, ике узды: — Утырасыңмы, карчык, әү? — Утырам, күрше, утырам! — Көне бик әйбәт шул, көне! — Әйбәт, әйбәт, күрше. —- Чәй эчәргә кермисенме? — Хәзер үзем дә кайнатам, хәзер. Күптәнге күршеләр, борынгы күршеләр, Бибинур Зәкияне нинди сорау борчыганын бик яхшы белә: председательнең кергәнен-чыкка- нын күреп калган ул, Ж,иһаигирның Бибинур белән шактый гына сөи- ләшеп утырганын ia саклап торган, хәзер әвә шул гапгадн сүзләр 6е- лән ул күршесенең кылын тартып карый: «Ни сөйләштегез рәис белән?» дип белергә тырыша. Ә белү кирәк! Чөнки Бибинурның язмышы бер Зәкияне генә кызыксындырмый, бөтен күрше-тирә андагы үзгәрешне шәйләп чамалап, «әллә әзерләнә башладымы ул да?» дип белешеп торалар АксьГргакта: «Бибинурны картлар йортына җибәрәләр икән», дигән хәбәр дә таралып яткан чак иде. Бик беләсе килә иде Зәкиянең, тик Бибинур тел язмады, Җиһангир белән ни килешүен Зәкиягә белдермәде, чөнки үзе дә берни белмичә, бик нык аптырап кына калган иде. релде. Юк, житмеш биш сум акча биргәне өчен түгел, кереп чыкканы өчен дә түгел, вакчылланып юкны-барны сорашып утырмаганы өчен дә түгел (гәрчә болары өчен дә Бибинур күңеленнән генә Җиһангирга кат- кат рәхмәт укыды!) әллә нәрсә өчен һәм әллә ничек кенә Бибинурның күңеле күтәрелде. Зәкия карчык Сәфәргалинның нигә кергәнен белә алса да, аның Бибинурда нинди тәэсир ясап чыгып киткәнен белә алмады. Һәм белә алачак та түгел. Олыгайгач та тормыш үзгәрә торган көннәр була икән. «Инде бетте. тәмам!» дип соңгы ноктаны куярга жыенганда да кан кинәт кайнарлана икән!.. Шул көннән, шул иртәдән, шушы очрашудан, шушы сәер, аңлаеш- сыз сөйләшүдән Бибинурның тормышы кинәт үзгәрде. Янадан кырыкка ланган көзгесен чолан почмагына чыгарып атты да, ике тәрәзә арасына, түргә, бәләкәй булса да көмеш кебек ап-ак көзге кайтарып элде. Бу һич көтелмәгән хәл иде. Аннары эчке рамнарын алып, тәрәзә пыялаларын кайнар су белән ышкый-ышкый ике көн юды. Быел бу эш тә Тәрәзәләрне ачып җибәрде дә, ишек катына ук барып, биленә таянып өй эчен бик җентекләп карады. Әйе. җиһаз юк. Җиһаз нәрсәгә ана. Иске тимер караваты бар, шөкер. Кече як бүлмә тактасы сап- сары итеп юылган. Идән такталары гына шәптән үк түгел. Алары да түзмәслек түгел. Биергә җыенмый Ич Бибинур, туй уздырасы да юк! Аннан урамга чыгып, кулларын артка куйган килеш, үз турларыннан өч мәртәбә арлы-бирле үтте әбекәебез. Ишегалдына ике, урам якка ике тәрәзә карагай. Дүртесендә лә ап- ак пәрдәләр җилферди, пәрдәләрнен вак-вак челтәр «шеклие читтән оөтенләи күренми дә икән. Урам ик тәрәзәсендә матур булып илтща» торган гел чүлмәге күренен-күренеп китә. Менә шул^раТшаулаХКич белән аны идарәгә чакыртып житмеш биш тәнкә акча бирделәр. Кул куеп алды. <Бер сина гына түгел, ветераннарның һәммәсенә дә өлеш чыгардык, кашыңны җыерма»,— диде бухгалтер. Бибинур «ветеран»ның нинди сүз икәнен Галикәйдән сорады. — Нигә ул сиңа? — дип кайтарды Галикәй. — Менә акча бирделәр. — Ә нигә миңа юк? Мин ветеран түгелмени? Галикәйгә акча язарга онытканнар икән, ул дулап идарәгә төшеп китте, Бибинур «ветеран»ның ни аңлатканын тагын белми калды. Җитмеш биш тәңкә өй арасына бик ярады, дөге ярмасы алып кайтты Бибинур, чәен-шикәрен савытларга тутырып куйды. Күңеле күтә төрләнде. Ничек, нинди сүзләр сайлап аңлатырга бу үзгәрешне? — Сүз —пычак, яралавы мөмкин. Сүз —ефәк, ялганмавы ихтимал. Иөз меңләгән сүзләр арасыннан иң кирәген ничек сайлап алырга соң? Ин башта Бибинур кадимнән калган, чит-читләре күгәреп тонык күздә тотылмаган иде. Пыялалар яктыргач рамнарның саргаеп катканлыгы фаш булды. Менә кайчан ярап куйды «ветераннарга бүләк акчасы!» Районга барып ак буяу алып кайтты Бибинур — каян тапкандыр, җәй башында андый да ак буяуны кода-кодагые булган җитезләр генә таба ала иде — шәпләп рамнарын акка буяды. Ап-ак рамлы, яп-якты пыялалы өй эченә нур кереп тулды, түрдәге көзгедә чагылып идәндә нәни кояшчык күчеп йөрде. Тәрәзә пәрдәләрен кайнатып юды, үтүкләп элде, тамырларында жан калса да, балчыгын алыштырмаганга, сусызлыктан саргаеп тәрәзә төбендә утырган яран гөленең коры ботакларын кисеп, сары яфракларын тунап, һәрбер тамырын бармак белән аралап яңа чүлмәккә, яңа туфракка утыртты. чәк атсын әле, күрерсез. Атачак, шундый уңдырышлы, сумала кебек кап-кара туфрак кертеп тутырды Бибинур, шау чәчәктә утырачак. Өченче кат үткәнендә Зәкия түзмәде, Бибинурның каршысына чыгып, аны көтеп алды. ' — Кайнашасыңмы, карчык? — Кайнашам, күрше, кайнашам. — Ходай хәерле итсен! Кая китте инде бу Бибинур теркелдәп? Зәкия карчык, үткер күзле карчыгадай, Бибинур ихатасыннан күзен алмый иде бу арада. Кызыксынырга артык сәбәбе дә юк, бары тик эшсезлектән, яңалык көтеп кенә күзәтә башлаган иде, күршесе аны тәмам хәйран калдырды: я йөгерә-йөгерә суга төшеп китә, я юынтык суларын чыгарып түгә. Күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, жиңнәрен сызганган, яулыгын чөеп бәйләгән. Күзе аяк башында, аста, үзе жил-жил чаба гына! Байтак тын торган өй эченнән әле балта, әле чүкеч тавышы килә. Ә балтасын Галикәйләргә барып үткенләтеп кайтты. Зәкия карчык, Бибинурдан яшькә калышмаса да. карты белән тигез картайганга яшәү һәм үлем турында сирәк уйлый торган кеше, Бибинурны чын күңеленнән кызганып уфылдады: «Ходай хәерле итсен, карчыкның зиһене тарала мәллә? Әжәле җитәдер, мөгаен!» һәм ул Бибинурның балалары турында уйлады. «Моңарчы кайтмады, моннан соң да кайтмаслар, алла боерса. Бибинурның өен ватып утын итәрбез. Урынына кызыл кирпечтән, яңача итеп, верандалар киртләп өй салырбыз да олы улны башка чыгарырбыз. Чаллыга китәм дип котырып йөри, җибәрмәбез, алла боерса, ә Бибинур карчыкны үзебез карап җирләрбез, ил алдында да, ходай каршында да языклы булып калмабыз». Су алып кайта Бибинур, чәй кайната. «Газдан куркам, шартлап күршеләремне харап итәрмен», — дип газ да керттермәгән иде, идарәгә барып, бригадир Хөснулланы җилтерәтеп инде газ керттерде. Бер көнне, кичләтеп кенә, аулаграк чакта, көтүләр кайткач Зәкия янына Зөһрәбану да менде. «Ничек анда безнеке, яшәп ятамы?» «Пәри, күз тимәсен, бик сихәт йөри. Кышны авыррак чыккан иде, хәзер менә, ходайга мең шөкер, яшәреп китте». «Әстәгефирулла тәүбә! Җиңеләя башлаган диючеләр булды бит!» Зәкиянең йөзе яктырды, тик ул моны Зөһрәбануга сиздермәде: «Каян белдең?» дип кенә сорады. Зөһрәбануның да үз планы бар Бибинурдан калгач, арзанга гына булса да өен сатып җибәрермен дип уйлый иде. Моны Зәкия дә сизенеп йөри, шуның өчен ул мең хәйлә табып Зөһрәбануны Бибинур янына кертмәде, тиз-тиз генә самавар куеп чәй белән сыйлады, «кагылып торма инде син аның янына, бер дә кеше кергәнне яратмый!» дип Иуй- ды. «Кырагайлыгы бетмәде инде!» дип килеште Зөһрәбану, җиденче чынаягын эчкәч. Игезәк сыңарын гаҗәпләндергән хәлне аңа кибетче Әсмәбикә сөйләгән иде. «Бер көн шулай кибет ачылуга Бибинур әби төшеп җиткән. Карыйм, һаман ишек катында таптана. Сөйләшми! Беркемгә бер сүзен дәшми! Ситсыларны тарткалап карады, яңа кайткан радиоалгычларны • борды. Синнән яшерен серем юк, Зөһрәбану апа, аз-маз чәем бар иде. Кирәк була бит, я кем чирләп китә! Запассыз торырга ярамый. Шуны уйлагандыр да чәй сорарга төшкәндер дип уйлыйм хәзер. Ике пачка бирермен дип чамалап та куйдым. Менә берзаман кибеттә икәү генә торып калдык. Ул миңа карый, мин аңа. Ул эндәшми, мин көтә.м. Бер якынрак килә, бер ишек ягыннан әйләнә, чистый мәзәк инде! Шуннан күлмәк кесәсеннән таушалып беткән өчлек чыгарды. «Әсмәбикә,— ди миңа, — менә шул акчага хушбуй бирсәң иде!» Берәрсенә бүләккә ала дип уйлыйм. Сорап бактым. «Юк, бүләккә түгел әле, үземә,» — ди. 12SАЯЗ ГЫИЛЭҖЕВ ф ҖОМГА КӨН. КИЧ БЕЛӘН... «Ниндирәкне бирим?» дип сорыйм тегеннән. «Гомеремдә кулланган нәрсә түгел дисәң дә хак, Әсмәбнкә. Вакыты да җитмәде, теләгем дә булмады . ди Зөһрәбану апа, кызганып чак жылап җибәрмәдем, үзем иң яраткан «Ясмин» хушбуен бирдем, өстәвенә ике кап чәй тоттырдым. Алмый, көч-хәл белән күндердем. «Кибеткә килгән һәммә кешегә чәй тарата башласаң, синдә әндри казнасы юк бит», ди. «Бөтен кешегә бирмим, сина гына» дигән идем, ник әйткәнемә үкендем. • «Нишләп башкалардан аерып куясың? Минем кай җирем ким дә, кай җирем артык?!» Зөһрәбану да Бибинурның бу кыланышын игътибарсыз калдырмады. Тик Зәкия белән алар әле бер карарга да килә алмадылар, һәрберсе үз уен өстен санап аерылыштылар. Шул көннән Бибинур бер киноны, бер театрны калдырмый башлады. /Кыелышларда иң алдагы рәткә алдынгылар белән янәшә барып хтырды. Бакча утыртканда башыннан-ахырына кадәр шунда кайнашты. Тамырлары корыган каеннарны җыеп китеп, түбә саламнарын бастырды. Кыскасы, мәш килде. Хәзер ул гел өйдә утыра алмый; күпер сугучылар янына барып чыга, чишмәдән суык су алып килә, әйрән таба, йомычка җыеша. Ни кушсалар шуны үти, кая җибәрсәләр шунда теркелди. Кайсы иртәләрдә эшчеләрдән алда күпер янына барып җитә. Буа буа башлагач, ул аннан кайтмады диярлек. Җиһангир Сәфәр- галин көлемсерәп: «Бибинур әби, сезне төзүчеләр штатына алыйкмы әллә?» дип аны мактады. Бер җәй узды,, көз үтте, икенче җәй бетеп барганда фельдшер кыз Бибинурларга керде. «Хәлең ничек, әби?» дип сорады. Бибинур бер сүз әйтмичә баш бармагын күрсәтте һәм кетердәтеп көлде генә. Күпер сукканда да, бакча утыртканда да, буа ясаганда да ул бары тик Җиһангир Сәфәргалинны күрер өчен генә барып йөрде бит. Бусы инде Бибинур карчыкның күңел сере иде. Ул, Зәкия карчыкның, башкаларның «җиңеләйгән» дигән карарын ишетеп, эченнән генә елмаеп йөрде. «Сөйли бирсеннәр әйдә, шулай уйласыннар!» Фикерләре ялгыш юлга кереп киткән аксыргаклылар карчыкның яшь председательгә булган сәер мөнәсәбәтен сизенми калдылар. Бибинур үзе дә хәйләкәр булып чыкты, шулай дип кенә белсеннәр өчен ул кайчагында күрәләтә арттырып та җибәрә иде. Барган җиреннән шып туктый да, әйтик, уйга кала, яныннан узучыларны күрмәмешкә салыша. Ничек дип атарга инде бу мөнәсәбәтне? Ничек дисәң дә, ышансаң-ышаимасаң да, Бибинур карчык Җиһангирны күрмичә, аның калын тавышын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый башлады. Дөресен әйткәндә, Бибинур карчыкның сизгер, мәхәббәтле йөрәге инде берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде бит! Мирзаһитны ул егет аны хөрмәт иткәнгә генә якын күрде. «Кирәк, яшь узып бара!» дип кенә аулак өйләргә барып йөрде. Габдуллаҗанны да яратырга өлгермәде, өч баласы булмаса, ул аның дөньяда барлыгын да яхшылап белмичә яшәр иде. Дөрес, гөнаһасы булмасын, иренә күнекте. тән-тәнгә, җан-җанга якынайгач, уртак тормышлары, уртак язмышлары берләштергәч ул аны чит итә алмады, бар булганынча сөйде. иркәладе. Тик уртаклыкның тирәнендә барыбер балалар иде. Балалар өчең кияүгә чыкты, балалар өчен тугры булды. «Каян шул «площадка! а» кереп бәйләндем» дип икеле-микеле уйларга баткан чаклары да булмады түгел, булды. «Шунда кермәгән булсам, балачаганы яратырга өлгермәсәм...» Тик мондый авыр үкенү минутлары балалардан өзелеп хат көткән өметсез чакларда гына булып ала торган иде. уКирне-күкне, язны-көзне, йомшак каз бәбкәләрен, ишек алдында койрык чәнчеп чапкан озын бәкәлле бозауларны, колынның ефәктәй юка койрыгын, тугры песнәк белән купшы тургайны, бәрәңге дурыч- магын, кыстыбыйны, чиккән сөлгеләрне, уймакланып аккан Ташлыяр- ны, Аксыргакны» аңа гына хас баллы төтен исен — һәммәсен яратырга мөмкин. Сабан туенда чабышкы атлар көмеш тояклары белән кара жирне тупырдатып чапкан чакта йөрәгең күкрәк читлеген кысып «менә атылып чыгам, менә түзмим!» дип тибәргә мөмкин. Әмма кеше күңеленең иң югары ноктасы — кешене ярату! Тик моның бер авыр шарты бар: чакма ташы белән чын корыч бәрелешкәндә генә көлтә-көлтә ♦ очкын чәчрәп чыга. Күпләр яратуны татымыйча кияүгә чыга, аннан күнегә, бала-чага- g сын, тугантөяген, гаиләнең гореф-гадәтләрен, ниһаять, байлыгын яра- “ та башлый һәм бәхетле була. Күпләр кияүгә чыккач кына бөтенләй - читтә үзләренең чакма ташларын очраталар һәм гомергә бәхетсез бу- g лалар. Алариың күпчелеге язмыш белән ризалаша. Бибинурга исә та- _■ бигать ярата белә торган йөрәк биргән иде, аңа Аксыргак таулары ке- g бек биек, мәгърур һәм серле Ташлыяр елгасы кебек агып бетми торган < мәхәббәт биргән иде. Тик ул башкалар кебек яшәмәде, бәби тапканчы = ук балаларны яратып өлгерде. Балалар аша гына ирен күңеленә якын § итте. Кемне дә булса яраттымы ул моңарчы? Уйлап карый да, башын * чайкый; юк, яратмады. Булмады аның андый кешесе, булмады! Била- = ларын сөйде. Ә нәтиҗә? Бәлки әнә шул күңелсез нәтиҗә аның жэнын һаман нәрсәдер эзләргә мәжбүр иткәндер дә?! Әгәр ул бетмәс мәхәб- <о бәтен балаларыннан оныкларына күчерсә бу хәлләр бәлки бөтенләй 4 булмый да калыр иде? Кем белсен... Ej йөрәк яратудан туймый икән. Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, L - тибә, эзләнә икән. Бар икән әле Бибинурның йөрәге, картаеп сүнәргә w өлгермәгән икән. Тән таушалган, күз нуры зәңгәрләнеп коела башла- < ган, күз төпләренә көзнең күгелҗем тожымнары таралган, ә йөрәк шул килеш яшь калган икән. «Тип!» дип җанландырып булмый торган, «туктал» дип боерык биреп тукталмаган йөрәкнең хуҗасы бары тик мәхәббәт кенә икән! Ул боерса туктый, ул кушса, рәхәт сызланып, һаман туктаусыз тибә икән ул. Җиһангир урамнан үтеп киткәнне күреп калса Бибинурга бәйрәм! Җиһангир җыелышта чыгыш ясаса аның өчен шатлык! Урамда очрап сәлам дә биреп китсә аның өчен могҗиза! Ул утырткан бакча аның өчен хәзер җәннәт бакчасы! Аксыргак авылы аның өчен хәзер иң изге урын — чөнки һәр карыш җирендә Җиһангирның аяк эзләре бар. Ташлыяр елгасы Бибинур өчен сер дәрьясы! Әйе, ул кеше. Яши ала, күрә ала, татый, иртәнге чык белән кичке шәфәкъ утлары аның җанына тәэсирсез узмый. Беренче сандугачлар, яшел уҗым кылычлары, язгы күкрәүләр, салават күпере — һәммәсе кирәк Бибинурга, һәммәсе! Ул аларның барысын да, дөньяның дүрт ягын, тауларны-елгаларны — бөтенесен-бөтенесен күкрәгенә сыйдыра ала, чөнки аның йөрәгенә мәхәббәт кагылды. Мәхәббәт кагылган йөрәкнең күләме чиксез! Аңа анйолдызлары белән бөтен галәм кереп урнаша ала. Мәхәббәтле йөрәк — юмарт, мәхәббәтле йөрәк —гадел, мәхәббәтле йөрәк — бәхетле. Хәзер ул яшәреп китте, адымы үзгәрде. Ни булды бу Бибинурга, диләр сыман яшел сукмаклар. Ни булды безнең әбекәйгә, дип ак болытлар Аксыргак тибәсеннән китә алмыйча әйләнәләр шикелле. Ни булды'безнең хуҗабызга, диләр кебек шау чәчәктә утырган яран гөлләре. Сандугач та аның бакчасына кунып сайрый, тургайлар да аның баш очына менәләр. Ул төшсә Ташлыяр елгасының агышы үзгәрә, моңланып, сөенә-сөенә ага елга. Айлы төннәрдә аның тәрәзәсенә сихри күләгәләр куна, кайдадыр тау буйларында, әйтерсең, фәрештәләр җырлаша. Күңел сере бар кешенең генә гомере тулы, түгәрәк икән. Бибинур хәзер моны да белә! Күнел сере бар чагында гына яшәү кызык. Күңел сере бар чагында гына яшәү җиңел. Күңел сере бар чагында гына яшәү ифрат авыр... «Кемгә сөйлим серләремне?» дигән шагыйрь... Бибинурның сер сөйләр кешесе юк иде. Шулай да бер мәлне, саксыз кыланып, чак кына юләрлек эшләп ташламады Бибинур... Җиһангир идарә йортына якын гына ирле-ха- тынлы яшәп яткан Миңлекамалларда фатирда тора иде. Миңлекамалның да бәбие булмады, ире Хәтмулла фронттан кат-кат яраланып, яра остенә фин фронтында ук бөер-бавырына суык тидереп кайтты. Бәбиләре булмаса да тату яшәделәр. Миңлекамал белән Бибинур артык якынаеп китә алмадылар, ни дисәң дә. сугыш елларында Миңлекамал председатель булып торды. Бибинур ат карады, якынаерга ничектер мөмкинлек тә юк иде. Әмма хәзер Бибинурның Миңлекамал белән бик якын, сердәш, дус буласы килде. Кодрәт белән якынаер иде хәтта! Якын кешесе булса теләгән вакытта, бер йомышсыз да барып керер яки юк-бар йомыш тапкан булып та кереп чыгар иде. Ә хәзер, һич нстә-оста югында, көтмәгәндә барып кереп юк-бар сүзләргә сәбәп булуың бар. Җиһангир торган йортта үзе турында юк-бар сүзнең яңгыравын теләми иде Бибинур. Нишләргә? Теләкләреңнең берсе дә үтәлми икән, кая барырга? Ни кылырга? Мондый чакта сердәш кирәк, сереңне уртаклашыр өчен чын ахирәт дус кирәк. Андый дусты Аксыргакта юк иде Бибинурның. Бар иде барын дөньяда бер кеше, Хәнифә апасы бар иде аның, менә аңа чын йөрәген'ачып биреп, күңел серенең авырлыгыннан аз булса да котылыр иде Бибинур, тик Хәнифә әллә кайчан юкка чыккан, эзе югалган иде. Хәнифәне Бибинур аптыраганнан гына искә алды. Кемнеңдер рухи ярдәменә мохтаҗ булганга гына. Югыйсә, ул беләсе килгән сорауларга җавапның күбесен Миңлекамал да бирә алган булыр иде. Нигә элегрәк аның белән якынаю юлларын эзләмәде Бибинур? Дөнья белән саубуллашып йөргәндә очраклы бер арада аны уйларга вакыты бар идеме соң аның? Хәлләр болайга әйләнеп китәр дип кем уйлаган? Кем уйлаган? Ә хәзер беләсе килә: чыдары юк, җаны эзләнә, күңеленә тьь нычлык бетте. Ник семьясын алып килми Җиһангир? Моны да беләсе килә Бибинурның. Бар диләр —хатыны да. улы да бар диләр бит. «Хатыны килми, килмәячәк тә», ди икенчеләре. Шундый ирнең кадерен белмәгән ахмак хатыннар да булыр икән?! Ире бар килеш ничек ялгыз яшәргә ризалаша ул?! Ялгызлыкның тәмуг газабына тиң икәнен белми микәнни ул? Ялгызлык — хатын-кыз өчен иң усал корт, ул үзәгеңә төшеп, бәгыреңне кимерә ич!. Миңлекамалларга ул.иртәнге күлемдә, төш алдыннанрак барып керде, куркып кына ишек катында басып калды. — Әйдәләрме болар? — Ә. Бибинур, күзгә-башка күренмисең, ни хәлләрдә? — Миңлекамал да картайган, битен эре-эре җыерчыклар баскан, биле танып белмәслек булып юанайган, симезлеге күлмәгенең бөтен җиреннән бәреп- төртеп тора. — Үзең исәнаман гына йөрисеңме? — Узып бара идем, тукта әле. мин әйтәм... — Кереп йөр. бергә эшләдек, бергә яшәдек! Теге камыт аякны, Хөснетдиновны онытмадыңмы? — Оныту кая ул каһәр сукканны. Миңлекамал күлмәгенең бөтен сырларын дерелдәтеп көлә башлады, күзләреннән яшь атылып чыкканчы көлде. Усал идең инде үзең дә, Бибинур. Усаллык та таман әле андыйларга. инде Хөсиетдинов, үлеп киткән. — Шулаймыни?.. Бибинур бер генә мизгелгә Хөснетдиновны күз алдыннан уздырды, кызганмады, әллә бар иде үлгән вәкил аның өчен, әллә бөтенләй булмады дамы? Миңлекамал да жәлләми аны, күренеп тора, көлә-көлә сөйли. Кинәт аңа эсселе-суыклы булып китте: ул үлгәч тә шулай матәм хәбәрен кешеләр бер-берсенә көлә-көлә тапшырырлар микәнни?! Юк, алай булмас!. Кем дә булса чын күңеленнән кызганыр әле. Галикәй, күршеләр, бәлки Җиһангир да кызганып куяр?! Уйдан-уйга сикереп Бибинур Миңлекамалның ни сөйләгәнен тыңларга өлгермәде, ул бары тик аның елмаюын, күрешүләренә сөенгәнен генә аңлады. Менә аның сүзләре дә колакта урын таба башладылар: — Кичә кичтән кер чылатып яткан идем. Бүген әллә нишләп теге сынган кулым авыртып уяндым. — һаман авыртамы? • — Авырткалый, нәләт. — Авырткан кул белән кер юасыңмы? — Үзебезнең керләр генә булса түзәр дә идем, фатирчыбызның, Җиһангирның күлмәкләрен дә юасы иде. Бер дә якасы керләнгәнне яратмый. — Миңлекамал, кая үзем генә юып бирим. Юдырмас, ачуланыр дип уйлаган иде Бибинур, Миңлекамал, киресенчә, шатланып риза булды. Бер-ике минут эчендә өялдыннан олы тасны алып керде, икәүләп казаннан аңа кайнар су тутырдылар, мич өстендәге дәү чиләктән керләрне китереп аудардылар. Бибинур Миңлекамалның алъяпкычын бәйләп алды, билен буды һәм җиңнәрен сызганып эшкә дә кереште. Миңлекамалларга кергәндә мондый бәхет көтәр дип уйламаган да иде ул! Кер тутырган таска сихерләнгән кебек беравык карап торды Бибинур, күзен ала алмады. Аның керләре, аныкы, Җиһангирныкы! Рәхмәт Миңлекамалга, рәхмәт кайчандыр аның кулын сындырган кызыл айгырга! Хәзер дә ярдәмгә килә белдең, сөйкемле ат!.. Аның күлмәкләре. Менә бу җиңнәр аның юантык беләкләренә тиеп иркәләп торган. Күлмәк якасыннан аның тән исе — тәмле ис килә! Барын да ап-актан, киҗе-мамыктан тукыганны кия икән Җиһангир. Еш алышкангамы, юасы керләре байтак җыелган. Кая китте Бибинурның өлкәнлеге, тән арганлыгы, җан талчыгуы— аның ун бармагы арасында ак күбек диңгез ярындагы су кебек кабарынып уйный, тирә-якка пар атып су чәчри, ак майкалар, күлмәкләр, ак кулъяулыклар ак камыр кебек изеләләр, сыгылалар, чупырдый-чу- пырдый сөенешеп тагын да агаралар. Изә Бибинур, баса Бибинур, сыга Бибинур, «һай, көчең дә бар икән соң, Бибинур!» ди аның янына ук керергә дә шүрләп Миңлекамал. Бибинур дәшми, ялтыр, чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул сырты белән күтәреп кенә куя. Бәхетле көн бүген аның өчен — чөнки ул яраткан кешесенә яхшылык эшли ала — хатын-кыз яхшылыгы. Яраткан кешесенең эшен башкара. Күптән түгел генә үзәк газеталарның берсе хатын-кызлар арасында да сораутикшерү уздырды. Хәзерге заманның укымышлы, олы дәүләт эшләре йөкләнгән, үтә җаваплы урыннарда утырган хатын-кызлардан: , , е _ЭГӘр мөмкинлек булса, сез ирегезгә һәм балаларыгызга аш-су пешерүдән бөтенләй баш тартыр идегезме?— дип сораганнар. 129АЯЗ ГЫЯЛӘҖЕВ ф, ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН.,, «Дөрес»,—дип килешкәннәр хатын-кызлар—кухня хатын-кызның бик күп вакытын һәм егәрен ала. Төрле-төрле машиналар, ярдәмче җиһазлар чыкты, ярымфабрикатлар күбәйде, мәгәр хатын-кызның кухнядагы хезмәте җиңеләймәде. Шулай да безне ирләребезгә, балаларыбызга аш-су, тәмле ризыклар пешерү бәхетеннән мәхрүм итмәгез!» — дип кискен җавап биргәннәр. Әле ярый, шөкер, дөнья төрле! Дөньяның төрлелеген үз файдаларына гына борып, аш-су әзерләүдән бөтенләй тайчынырга маташкан ялкаулар, биләмчеләр, гайбәтчеләргә гыйбрәт буларак, бик күп хатын-кызларыбыз, тегенди-мондыйлары гына түгел — академиклар, профессорлар, атказанган сәнгать эшлеклеләре, уңган терлекчеләр, эшчеләр, аш-су пешерүнең мәшәкать булу өстенә иргә, балаларга мәхәббәт билгесе’ икәнен дә аңлыйлар һәм бу олы бәхеттән үзләрен мәхрүм итмәүне үтенәләр. Тормышның нигезе — мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә. Әгәр бу сорауны Бибинур ишеткән булсамы?! Аның уйларын сыйдырыр өчен газетаның бер бите генә җитмәс иде. Әгәр бу сорауны сугыштан соң әле үзләренә пар таба алмаган толлар, ялгызаклар ишеткән булса! Алар ни язмас иде!.. Ни дип җавап бирерләр иде, әгәр аларның күңелен кузгатсалар?!. • Керләре яңа яуган кар кебек ак булганчы тырышты Бибинур, аннары ике чиләк алып буага, аның буасына, а н ы ң керләрен чайкарга төшеп китте. Ак күлмәкләр җиңнәрен җәеп Ташлыяр елгасында озак чайкалдылар. Ак булсын, йомшак булсын аның күлмәкләре!.. Шуны киеп ул урам уртасыннан узсын! Таңны каршыласын! Дөньяның матурлыгына сокланып кичке шәфәкъне карап торсын! Ярабби, шулай була күрсен. Кайтып барганда бер дә ашыкмады Бибинур, ипләп кенә, яшь чагындагы кебек кәз-кәз басып, чиләкләрен уйнатып кына кайтты. Чиләгенә кунып кояш ял итте, чиләгенә кунып кош сайрады кебек. Мәхәббәт унсигездә генә килә дип кем әйтә ала моннан соң? Гыйшык уты бары яшь йөрәкләрне генә җирсетә дип кайсы китапта язылган? Дөрес, карт мәхәббәт пулат ватар дигән акыллы сүзләр бар. Тик ул дөреслектә бары тик ир кеше мәхәббәте генә күз алдында тотылган. Имеш, хатын-кыз мәхәббәтенең гомере — күбәләк гомере. Имеш, хатын- кыз гыйшкы — язгы ташу кебек, бер күтәрелеп бәрелә дә тына! «Яшен җитсә кырыкка, — эшең китәр шырыкка», дип тә куйганнар... Бәлки дөрестер, бәлки юктыр да. Буа өстендә вак дулкыннар тирбәтеп чайкалган күлмәк гашыйк булмаган күзләргә аккош канаты булып күренә аламы?.. Күлмәкне кулыннан юри дә ычкындыргалады Бибинур, күлмәк тирбәлә-тнрбәлә аның янында йөзде, әйләнде. Су чәчрәтеп уйнады ул. тезенә менеп җиткән су аның җылы тәнен кытыклады, рәхәтлек белән күмде. Моны ни дип, нинди сүзләр белән аңлатырга? Җырлыйсы килде аның, сулыгып-сулыгып, күкрәкләре бушаганчы жылыйсы килде!.. Аннан тирләп-пешеп икәүләп бер самавар чәй эчтеләр. Миңлекамаллар җитеш торалар: бакчаларында алмагачлар, алмагач арасында аллы-кызыллы умарталар. Ә кортлары выж да выж килеп байлык, бәрәкәт ташый. Бибинур кортлардан курыкмады, агач араларына тартылган бауларга керне үзе элде. Сиңа азрак күчтәнәч тыгыйм, Бибинур, — дип, Миңлекамал чолан ишеген ачкан иде, Бибинур аның терсәгеннән килеп тотты. — Нинди күчтәнәч ди ул тагын? Үзеңә рәхмәт! — Миңа ни өчен? — Мондый да тәмле чәйне үз гомеремдә эчкәнем юк иде! Шунын өчен! J Ул көлә-көлә саубуллашты, өенә кайтып җиткәнче йөзендә елмаю сүнмәде, шулай елмайган килеш йокыга талды, төшенә дә сөенечләр генә керде. Ак казлар өере каңгылдашып ак күпер аша чыкты. Кайдадыр ак, сары әләмнәр җилфердәде. Болын өстен ап-ак энҗе чәчкәләр каплаган иде... Йоклаганда да аның йөзеннән, йомык күзләреннән нур агыла иде. Зәкия карчык әллә ничә кат укынып аның тәрәзәләре- ф нә карады: әллә таң да ата инде?.. Аны йокысыннан да Зәкия карчык уятты: i — Карчык, карчык! Ишетәсеңме, председателебез Җиһангир Сә- £2 фәргалин дөнья куйган!.. “ «Мин юганнарны кияргә өлгермәде! — дип өзгәләнде Бибинур.— у Өлгермәде!» = Менә, ниһаять, җомга да килеп җитте. g Тагын бер сикерәсе дә шимбәне узасы, аннан — якшәмбе. Базар көн. Урыс атнасы. Төрле-төрлечә атап йөртәләр ул көнне. Якшәмбедә ♦ сабан туй. Бүген кунаклар ныгытып кайта башлый. Самолетлар бүген ® Аксыргакка карап оча. Поездлар Кәҗә башы урамына караган юлда £ кабалана. Пароходлар Ташлыяр елгасына юл тота... « Бибинурның гына көтәсе дә. китәсе дә юк. 4 Нинди татлы, яшерен өметләр белән яшәреп быелгы тамашаны көтә иде дә бит, булмады. Сабан туенда ул а н ы күрәчәк иде. Былтыр- u гы кебек у л да көрәшкә керер дип өметләнә иде. m Былтыр тракторчы егет белән алыштылар. Егете төп кебек юан һәм * таза иде, Җиһангирны күтәреп алды да, бераз һавада тотты, аннан мәйдан читенәрәк илтеп куйды. — Син олы кеше, Җиһангир абый, егасым килми! Җиһангир аның аркасыннан кагып торды. Быел менә ул юк. Көрәш тә, ат чабышы да, йөгереш тә аннан башка гына узачак, һич уйламаганда әҗәл алды да китте. Әллә саташып, әллә ялгышып алып китте аның матур җанын?!. Яшь, уңган председательнең үлеме аксыргаклыларны бер мәлгә тетрәтсә дә, сабан туен каршылауны беркадәр сүрелдерсә дә, нишлисең, бер кешенең үлеме җирдәге хәлләрне үзгәртә алмый. Кунаклар кайта, аларнып күбесенә Җиһангир бөтенләй чит кеше, ишетеп бер көрсенәләр дә, йөзләргә тагын бәйрәмчә елмаю куна, кайгыны шатлык алыштыра. Бибинур өчен хәзер аннан да кадерлерәк кеше юк. Килде дә аңа — үлемгә кул биргән карчыкка әллә күпме гомер өстәп китте. Гомернең дә ниндиен өстәде диген әле — мәхәббәт нуры белән яктыртылганын, гыйшык уты белән җылытылганын. Кимлекне татыды. Эш рәхәтен татыды. Ир бәхетен дә белде. Бала да сөйде. Тупаслык, әрсезлек, өметсезлек тә бик таныш аңа. Ачлык, ялангачлык та аны читләтмәде. Толлык ачысы бик озакка иярде аңа. Ялгызлык газабын да белә! Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлекне дә кичерде. Зөһрәбану аша хыянәт ачысын да эчте! Ниһаять, бик соңарып кына булса да, гомеренең соңында, мәхәббәт тә килде Бибинурга. Килде! Кайгыны уртаклашып, сагышны онытып, ялгызлыкны җиңеп була. Кимлекне юри күрмәмешкә салышып яшисең. Картлыкта килгән мәхәббәтне генә уртак итеп булмый. Миңлекамал сизгер хатын иде, югыйсә, ул булып ул да берни сизми калды. Бибинурның яшәреп, көлә-көлә чыгып китүен, авылда таралган хәбәргә ышанып, «җиңеләя башлаган бичара Бибинур!» дип кенә аңлады. Ак күлмәк түшенә тамган алмаз яшьләрне — мәхәббәт билгесен күрми-белми калды. Җиһангирга мен рәхмәт өстенә тагын бер рәхмәт —әгәр ул булма- са Бибинурның гомере бәлки инде чикләнгән дә булыр иде. Әгәр гомере чикләнсә, ул Зөһрәбану белән Галикәйне кавыштыра алмас иде. Мәңгелеккә олы бурыч белән китәр иде. Гайшә алдында ни җавап бирер иде дә, Габдуллаҗаны белән ничек очрашыр иде?! Җаны саф кешегә бу дөньядан күңел гаебе белән китү авыр. Ул яктан да эше төгәлләнде Бибинурның, күңеле почмакланды. Галикәй белән Зөһрәбану кавышканнар дип уйлады ул һәм ялгышмады. Бүген җомга көн. Бүген ул тып-тыныч. Тыныч диярлек. Ниһаять, үзенә язганны башкарды, дөньядагы барлык бурычын үтәде. Барысы да язмыш китабында шулай язылган идеме икән? Юктыр, фашизмны язмыш китабында алдан күрә алмаганнардыр. Югыйсә, ул кабәхәт Гитлер анасы карынында ук әҗәлен тапкан булыр иде. Бүген монда рәхәт. Бакча әлегә тып-тын. Буа гына шаулый. Бүген ул тагын аның тавышын тыңлый. Беркөн генә, Җиһангирның керләрен юганда, ул буа тавышын бөтенләй ишетми торды. Гаҗәп, чыннан да! Буада кер юды үзе, ә арык шавын ишетмәде. Бүген аермачык ишетә. Авылда яңгыраган көр әтәч тавышларын да ишетә, көтүгә куылмаган бүлтерек бәрәннәр беэлдәве дә аңа килеп ирешә. Димәк, бүген кемнәрдәдер чалу итеннән өреле токмач, бавыр һәм шулпалы бәлешләр пешәчәк! Ләкин Бибинур башка тавышларны шунда ук оныта бара. Урам уртасыннан, урамга сыймыйча Галикәй төшеп килә. Адымнарын гына кара син аның, гуардин солдат мыни, метр гына атламыйдыр. Авызы ерык, ерык авызына юан папирос ябышкан. Ир-ат күкрәген киереп урамның кап уртасыннан бара икән, аның инде бөтен теләге тормышка ашкан дигән сүз. Кыяфәтен генә күрегезче бу абзы- кайның! Чын ирнең кыяфәте бик күпне сөйли, әгәр ул ташудан сонгы елга сыман юаш кына килә икән, моннан бик күп мәгънә чыгарып булыр иде. Галикәй давылланып, очынып төшеп килә. Их, Җиһангир да исән булса! Юк, буасы гына шаулый, каядыр өндәп, әллә нинди сихерле өннәр чыгарып шаулый буа! Хәзер моннан китәргә дә була. Их, менә шулай йокымсырап утырганда гына тирбәлә-тирбәлә мәңгелек елгасына кушылып китеп агасы иде! Күзгә җылы кояш төшеп торсын. Янәшәңдә агачлардан сибелгән юка күләгәләр биешеп ятсын. Җылы, татлы җил иссен. Агасы да, агасы иде... Оеп, тынычланып йокымсырады Бибинур. Кемдер аның исемен атап дәшкәч, чәчрәп уянды. «Әҗәле килеп җиттеме әллә?» Сискәнеп аягын тотып карады — кап- кайнар, сулышы да тигез, куркып уянган йөрәге генә шашыпашкынып тибә. «Бибинур әби-и!» Аны чакыралар ич! Ул кулын каш өстенә куеп почта тәрәзәсенә карады. Кабаланмады, ашыкмады. Ачык тәрәзәдән үрелеп Миңлегөл кул болгады. — Килче монда, Бибинур әби! Йөрәге жу итеп китте: кайсысы?! Кайсы кайта? Телеграмма бармы, хатмы? Хәтимәме? Сабирдыр әле! Әллә Нәҗипме? Төпчеген уйлагач ана күңеленә җылы йөгерде. Бик озак узды ул бакча эскәмиясе белән почта ишеге арасын, бик авыр атлап узды. Миңлегөл ишек катына чыгып ук аны көтеп тора иде. — Син тәгаен мине чакырдыңмы? — Сине, Бибинур әби. Йоклап киткән идеңме әллә? — Оятлы булдым. — Янына барасым калган да, эш бик тыгыз. Бәйрәм алды бит. — Зыян юк, Миңлегөл, зыян юк. — Менә болай иде, Бибинур әби... — Белмим, нәрсәдер бит, — диде ул каушап. Миңлегөл чак кына сабыр итеп торды. — Синең көн туды исә почта янына төшеп утырганыңны күреп барыбызның да йөрәге әрни, Бибинур әби. И-и, диде әби, елмайгандай итеп. — Эше юк кеше кая барсын? Мин почтага төшмим лә, бакчада гына утырам. Элек каравыл өенә жыела торган булганнар, хәзер, шөкер, бакчабыз бар. чайкады еГӨЛ аНЫҢ ^ еР мәлдә сүрелеп киткән күзләренә кара!^ башын Болай гына төшмисең, алдашма, Бибинур әби! — Алай ук каты әйтмә инде, Миңлегөл. Миңлегөл ашыгыбрак сөйли башлады. — Балаларыңнан хәбәр көтәсең син, әйеме? Ә алардан бер хәбәр дә юк. Без, авыл комсомоллары, аларга хат язып карадык. «Әнкәгез бик тилмерә, ялгызлык яман нәрсә, ник аны оныттыгыз?» дип сорадык. — Кирәкмәс иде. — Җиһангир абый кушты. — Җиһангир? Әйе, ул. Сине быел яңа йортлы да итмәкче иде ул, Бибинур әби. Әллә нигә бик якын күрә иде үзеңне. Карчыкның керфекләре яшькә чыланды. — Балаларга кагылмаска иде! — Сине генә түгел, бөтен авылны рәнҗетте ич алар! — Рәнҗиләрме? — Бибинур шаккатты. — Дөрес әйтәсеңме? — Сине жәллиләр, шуңа белдермиләр — Ник жәлләргә? — диде карчык җәберсенеп. — Үз көнемне үзем күрәм. Тамагым тук, өстем бөтен. — Үзең күрәсең шул! —диде Миңлегөл кискен генә итеп.— Мин синең балаларыңның шул яманлыгы хакында газетага язган идем, редакциягә. АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН,,. — Редакциягә? — Өчесе дә әйбәт урында эшлиләр, акча алалар, әнкәләренә кулъяулык та сатып алып биргәннәре юк, дидем. Саран бакалар! Эшләгән җирләрендә аларның кемлеген белмиләр булыр, әнкәләренең соңгы самаварына тиклем талап алып киткәннәрен ишеткәннәре юктыр! Ак булып түш киереп йөриләрдер, акыл өйрәтеп! Фельетон басылып чыккач сикерешерләр, эссе табага басарлар әле! Тарта Бибинурның керфеге, үтереп тарта. Колагы шаулый, башы әйләнә, күз төпләре чамасыз кычыта! — Ничек дидең син, ничек? — Ул кечерәеп, йомарланып болдырга барып утырды. — Кабатла әле! — Эссе табага бастырам мин аларны дим! — Кирәкмәс иде, хата кылгансың, — дип кабатлады Бибинур, тәмам хәле бетеп. — Әле генә миңа Казаннан шалтыраттылар. Иртәгә редакциядән корреспондент килеп җитәчәк. — Ни өчен? — Асылда ул безнең Аксыргак сабан туен язачак. Бер очтан синең хәлне дә тикшерәчәк. — Мин нишлим ди инде хәзер? — Өеңдә генә тор, Бибинур әби. Шул гына. Бер кыздырыйк әле шул кансызларны, башкаларга да сабак булыр, кыздырыйк! — Миңлегөлгә «кыздыру, биетү», бик ошый иде, ахрысы, ул кемнәрнедер күз алдына китереп көлеп җибәрде. — Бирешмә, Бибинур әби! Карчык чытлык Миңлегөлгә әллә ниләр аңлатмакчы булып кулын бутады, тик сүзен дә, рәвешен дә табалмады. Бары тик үзеннән бигрәк балалары өстенә куркынычлы бер хәл туып килгәнен аңлады һәм куркып китте. Бая йокымсыраган җайлы урыны хәзер каты, кытыршы һәм борчу, лы иде. Алай утырып карады Бибинур, хәле киткән аякларын болай таба сузды — җай ала алмады. Кая борылса да аның күзенә кояш твшкән кебек, күз кабаклары сызлый һәм һаман нидер комачаулый иде. Киемнәре шул ук, аягында да шул ук Арча чыгарган чигүле башлы иске башмак, урыны да шул ук. Ул, башмагын салып, бармак тирәсендә оешмадымы дип, оек кунычларын тартып-тартып карады, каткат какты: «вак таш тәгәрәп кердеме әллә?» Байтак изалангач кына аңлап алды: буа шавы комачаулый икән ана! Үткәннәр җыр булып тезелеп акканда буа тавышы аңа тугры юлдаш иде, хәзер, Миңлегөл белән сөйләшкәннән соң киләчәк турында, иртәгәге көн турында уйлана башлагач буа тавышы аның уйларын тыя-туктата, туктаусыз өзгәли икән! Димәк, монда озак утырырга ярамый, монда озак торып булмый. Иртәгәгә аның уе әзер булырга тиеш, ә уйлар уйланылмый! Гажәп: тормыш дигәнеңнең тагын бер мәрәкәсе килеп чыга бит. Бусы башкаларына караганда куркынычрак булмагае әле, чөнки ул аның үзенә түгел, балаларына яный! Кичә, өченче көн үз хәле хәл булса, бүген балалар турында уйларга кирәк. Алар турында ан- нан-моннан гына уйларга ярамый, җиңел генә уйлап булмый, Бибинур җиңел уйларга өйрәнмәгән дә. Балаларның һәр адымын ул сагаеп күзәтте, аларның һәр теләген үтәргә әзер торды, кулыннан килгәнне үтәде дә. Хәзер генә, башына ялгыш авыр әйбер төшкән кебек, ияге түшенә тиде, башы сызлады, колагында нинди ят тавыш, быжан вызлаган күк, ’ бимазалап тора башлады. Ул ашыга-ашыга өенә кайтты, нигәдер капка келәсен элде, ишеккә таяк терәү салды. Түргә узды, өстәл янына утырды, терсәген өстәлгә. яңагын учына куйды. Ничек борчылмыйсың ди? Бәйрәм халкы яңа хәбәрләргә сусап кайта, бәйрәмдә хәбәр коры үләнгә төшкән ут ул — тиз тарала! Бөтен илдә Аксыргак халкы сабан туена җыйналганда, дуслар табышканда, гашыйклар кавышканда, батырлар, йөгерешчеләр, аркан тартучылар, ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар, алдынгылар макталганда «Габдуллаҗан солдат балалары юньсезлеккә чыкты!» дип бөтен дөньяга рисвай итсеннәрме? Ай тиле кыз. тиле кыз, ай башсыз Миңлегөл! Нәрсә уйлап чыгарган бит, киңәш-табыш юк. Казанына ук хәбәр итеп өлгергән. Җиһангир абый кушты дигән була, кушмас, кушмагандыр. «Монысы чеп-чи ялган!» дип әрнеп уйлады Бибинур. Хәзер бит барчасы гәҗит укый, Галикәй кулына килеп керсә гәҗитеңне ашап ук бетерә кебек. Габдуллаҗан белән Гайшә ни уйлап ятырлар? «Исән башың белән шул хаксызлыкны кылырга рөхсәт бирдеңме?!» дип мәңгелеккә рәнҗерләр. Их, Миңлегөл, тиле кыз! Сабырлык юк хәзерге яшьләрдә, түземлелек аз. Менә чит кеше килеп төшәр. Арага чит күз керер. Чит тел аның балаларының исемен ямьсезләп тәкрарлар. Нишлисең, Бибинурның хәле шундый. Әгәр дә мәгәр... Тукта! Өе таза булса, вак-төяк нәрсәләрне юнәтсә, гәҗит кешесен ничек тә көйләп озатыр иде. «Балалар язгалап тора, акча да салгалыйлар, һич нәмәгә мохтаҗлыгым юк!» дияр иде. Инде хатларны күрсәтүне сораган тәкъдирдә, бар ич алар, әнә матчага кыстырган җирдә торалар. Бибинур урындык куеп, хатларны үрелеп алды. Тик болар барысы да сугыш еллары хатлары, Габдуллаҗан хатирәләре иде. Кояш төшлекне узгач аның өенә күләгә төште. Көн чалт аяз иде, кинәт табигатьне сискәндереп күк күкрәде, юк болыттан тәрәзәгә тып та тып тамчылар килеп сыланды. «Болыты да хәбәр китерә!—дип уйлады Бибинур сызланып. —Тәрәзәгә кага!» Ул тәрәзәләр нык ябылганмы дип карады, моржа юшкесен тикшерде, көзге өстенә ал яулыгын ташлады. Идән уртасына баскан иде, тагын дөбердәде күк, ул куркынып ләхәүләсен укыды. «Яшерен сугып харап итеп куймасын тагын! Үләргә ярамый, һич тә ярамый! Әле алда олы эшләр тора!» Күк, аның белән ризалашмаган төсле, тагын дөбердәде, Бибинур тәрәзә пәрдәләрен тартканда, пыялада алмаз белән сызгандагы кебек эзләр ясалды. Яңгыры шуның белән туктады да, бик еракта, саңгырау гына мөгердәп алды да, күк ачылды, яктырып кояш чыкты. Бибинур пәрдәләрен күтәреп тормады, юшкесен ачмады. Кая барып сугылырга белмичә чоланга чыкты, аннан буш күәс күтәреп керде. Күптән ипи пешермәгәнгә күәс эчен үрмәкүчләр үз итеп куе-куе пәрәвез сарган- нар, тузан җыйганнар. Ул газ өстендә су кайнатып тиз-тиз күәсен юып алды, аны кече якка, кеше күзенә күренерлек урынга — сәке түренә куйды. Суны җылытырга гына куйган иде. оныткан икән, кайнап ук чыкты. Күәс янына түгәрәк агач табакларны матурлап тезде. Төгәл тугызау икән алары. Унау иде, берсен төшереп ярды шул, кулы чергән нәрсә. Аннары сабы китек чәйнегенә чәйне мул тамызып, ашык-пошык кына чәй эчкән итте. Ул хәзер ни эшләсә дә ашыга, кабалана, чынаягын куеп әле анда, әле монда барып тотына, ни кылганын аңлап та бетерә алмый иде. Өстәлдә сыңар чынаяк... Өстәл янында бәләкәй генә зәңгәр күзле Бибинур. Япа-ялгызы. Әмма шушы бәләкәй Бибинурның бүгенге уйлары дөньяның дүрт ягына да тоташырга җитә. Кемгә кирәк булды икән соң ул? Кемгә хаҗәт аның мазасы? Үзенеке үзенә җиткән, аның турында Казан белән сөйләшеп, кеше чакыртып тору ниемә кирәк? Н И Л Ә Ж Ж В ф ҖОМГА көн, КИЧ ВЕЛӘН,,, Булды заманнар, аның да газеталарда макталасы килгән чаклары булды. Башкалар гектарыннан сиксән-туксан пот иген алып ил буенча макталганда аның да үз исемен газеталарда күрәсе килде, һич югында, исемен идарә янындагы Мактау тактасына язып куйсыннар иде! Валлаһи, үзе өчен түгел, аңа артыгы берни дә кирәкми иде, б ал а л а р ы өчен кирәк иде бу макталу! Әтиле өйләрдә балаларына әнкәләрен әтиләре мактый. Ятим, үги ананы кем мактасын?! Кем аның дәрәҗәсен күтәрсен?! Ә бала алдында ананың дәрәҗәсе бик югары йөрергә тиешлеген Бибинурның нечкә күңеле сызлана-сызлана сизә иде. Юк шул, бик кирәк чагында аны мактамадылар, әйбәт килгән елларда да газетага язып чыкмадылар. Хәзер мең кат кайгыртып язсаң да, әллә нинди үтемле сүзләр әйтсәң дә, балаларның мәхәббәтен яулап алырың юк. Мәхәббәт бер чакта да кире кайтмый. Көчләп сорап алган мәхәббәт нигә кирәк ана? Чынын татырга өлгергән бәхетле Бибинур мәхәббәтнең асылын, ни икәнен, тәмен, бәһасын бик яхшы белә. И башсыз Миңлегөл! Балалар мәхәббәтен кире кайтарырга кодрәтең бармы синең? Андый кодрәткә балаларын ничә еллар тәрбия иткән Бибинур үзе дә ия була алмады, Гәҗит аша куркытып алган мәхәббәт ялган була бит инде! 11 Миңлегөл, Миңлегөл! Җиһангир килеп гомерен оЗантмаса бүгенге көнне күрмәс тә иде бәлки Бибинур, бу сүзләрне ишетмәгән дә булып иде. Әллә бер Миңлегөл сүзе генә түгелме бу? Әллә бөтен авыл аны кызганамы? Әллә авылдашлары аны һаман яраталармы? һәм яратканга эшлиләрме алар моны? Үзе өчен яшәмәде дә ич ул, алар өчен тир түкте, алар дип яшәде Чукынышып бетсеннәр, гәҗит кешесенә барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. «Ташладылар», дияр. «Оныклардан аердылар», дияр. Шытырдатып язып чыгарсыннар әйдә, сүз аларны да эзләп тапсын. Бибинур койган күз яшьләренең ачылыгын алар да хет бер тапкыр тойсын! Бу юлы күктән түгел, аның тәне буйлап тагын яшен уты узды: ә Габдуллаҗан?! Ә Гайшә?! Ул асылзатлар ни әйтер? Моңарчы аларныц исеме халык телендә зур хөрмәт белән яд ителә иде. Ә хәзер газетада басылган кара хәбәрнең күләгәсе аларның шул якты йөзләренә дә төшәрме? Бибинур үзе нишләр, ни әйтер? «Алай бик әйбәт кеше икәнсең, нигә балаларың шундый начар?» дип йөзенә бәреп әйтмәсләрме аның? Кинәт ул буа тавышын ишеткән күк булды: шаулый бит ул, шаулый! Чакыра! Чакырганын бер Бибинур ишетәдер бүген Аксыргакта! Инде дөньялыкта эшең күп калмаган икән — сине кая чакырулары мөмкин?.. Тотарга да суга чумарга? Чумарга да — чыкмаска. Йң дөресе шул булыр. «Тукта, тиле!» диде шунда күңеленең бер ягы. «Аксыргакка, сабан туена, күңелле арадашлык, туганлык һәм мәхәббәт бәйрәменә синең актыккы бүләгең җүләрлек булырмы?!» Кинәт күк күкрәде, үз уйларыннан үзе каушап төшкән Бибинур тагын ләхәүләсен кабатлады, идәнгә чүкте. Күк түгел лә, капка кагалар икән! Әнә ич, шакылдаталар! Кайсыгыз йөри анда, тагын кемгә ни кирәк?! Ник онытып тормыйсыз аның дөньяда барлыгын! Бер бүгенгә генә булса да онытыгыз! Юк бит ул, күбәләктәй җаны очып чыгарга талпына! Сәкесенә менеп ята да, кулларын түшенә кушырып, күзләрен йома. Бетте. Вәссәләм! Җиһангир оланның җанын вакытсыз кыйган, әрсез әжәл, син кайда йөрисең? Нигә буташтырып керәсең син ишекләрне? Нигә? Сан өчен генә булса нигә Бибинурның актык гомерен аңа бүләк итмәдең. Бу көннәрне у л күрер иде, у л!.. Бибинурга нигә бу көннәр? Аның катына әҗәл түгел, иртәгә Казан кешесе килеп керер. Төпченер. Казыныр... Ул сөрлегеп, алга иелеп ишегалдына чыкты. — Карчык, капкаң ник бикле? — Ә, бая, күк кинәт күкрәгәч, онытылып бикләп кергәнмендер шул. Ачык капкада Зәкия карчыкның бөтен җыерчыклары нур белән тулы чырае балкыды. — Карчык, олы улым кайтып төште. Бүген берүк, кичке чәйгә керергә онытма. Менә сиңа күчтәнәче дә бар. Зәкия күршесе, юка, шома кәгазьне сүтеп, Бибинурның калтыранган ябык кулларына күз явын алырлык мәк чәчкәләре төшкән күлмәклек китереп тоттырды. — Бисмилла!.. Җылы тәнеңдә тузсын, күрше. Ә бусы үземнән. Күлмәк өстенә шыгырдап торган өчлек акча ятты. — Кайтарырга бүләгем юк бит, — дип каударланды Бибинур.— Рәхмәт. Зәкия, барыгызга да. ОлыладыгыЗ. — Үзе дә кермәкче иде, кая ул, бетереп алып чыгып та киттеләр. Кайта кунак, кайта кунак! Керер, керми калмас, боерган булса. — Рәхмәт яусын, күрше. Кунак, кунак... Зәкиянең олысы кайткан. Ул да укыр гәҗитне, башкалар да. «Бу Бибинур карчыкка ни җитмәгән тагын, зарланып гәжиткә яздырган» дип уйлар халык, һәммәсе шулай дияр. Димәк, гәҗиткә яздырмаска кирәк, корреспондент дигәннәрен Аксыргакка бө- тенләй китертмәскә кирәк дип, уйлады ул. Уйлады да тагын аптырашта калды:» юлга чыккан кешене ничек туктатмак кирәк? Бер синең өчен генә йөрми, потың бер тиен, Аксыргакның атаклы сабан туен мәңгеләштерергә килә! Кәртечкәгә төшерә торгандыр, я булмаса кинога, аннан телевизор аша бөтен дөньяга күрсәтерләр. «Ә, бу теге Аксыргакмы әле? —диярләр кешеләр. — Гәҗиткә дә яздылар аларны, Бибинур исемле корткага һаман нидер җитми икән анда!» Шулай диячәкләр, шулай дип кенә беләчәкләр. Килүчене туктатып булмый дигән сүз. Киләчәк ул, киләчәк тә туп- туры Бибинурның түренә узачак. Чәй куяр иде — самавары юк. «Балаларым ярдәмнән ташламый!» дияр иде, өй эче шып-шыр. Ярый, мәк чәчәкле күлмәклекне «кызым бәйрәмгә салды» дияр... «Ал яулыгым олы улым бүләге», дисәң дә ышана инде ул килгән кеше!» «Балаларым ташламады», дип ышандырыр. Алай дияргә дә уңайсыз шул. Хәзер кемгә барып кермә, кукыраеп ап-ак холодильник утыра. Стеналарда гына түгел, идәннәрдә дә кыйммәтле келәмнәр. Ялтырелтыр шкафлар. Кемгә Берлиннан кайткан, кемгә Бухаресттан! Казан чыгарганны алып ваксынмый хәзер авыл халкы! Ялтыр-елтыр шкафларда алтын-көмеш путалы чынаяклар, бәллүр чәркәләр. Көмеш кашыклар, көмеш чәнечкеләр. Итне дә хәзер чәне*чке белән генә эләктерәләр. Ә Бибинурның ние бар? Түрендә шымытыр башы, кече ягында буш күәсе дә ярык тагарагы. Үлемтек, кәфенлек тутырган сандыгы... Килгән кеше — йөргән кеше, бер карауда барын аңлап алачак. Миңлегөл ни диде әле: «Соңгы әйберләреңне талап алып киттеләр», дидеме. Килгән кеше «Габдуллаҗан солдаттан мирас булып калган Тула самавары кайда?» дип сораса, ни диярсең? «Гайшә апаның төсе булып сакланган «Зингер» машинасын да карыйсы килә», дисә ни дип җавап бирерсең? Килер, язар, хәзер аны берничек тә тыя торган түгел, моннан соң Аксыргакта, авылдашларына аралашып, Габдуллаҗан белән Гайшәне белгән кешеләр арасында ул ничек яшәр? Чакырып китергәнгә әҗәл йөрми, ничек гомер итәр Бибинур?! Димәк, бер генә юл кала, бары тик бер генә әмәле бар — гәҗиттән килгән корреспондентны ничек тә җайларга кирәк. «Ир кеше килсен иде», дип теләде ул, хатынкызның өй эчендә күзе үткенрәк була!» Тик ничек җаен табарга? Акча төртсәң—алмас. Үтенеп сорасаң — тыңламас. Әмәлен табарга кирәк, ә кайда соң аның әмәле? Әмәлен тапсаң да өең буп-буш, самавар очкан, җөй машинасы юк. Аларсыз Бибинур ике кулсыз. Җиһангир нәнәм, Бибинурның шушы көнгә тешәсен алдан уйламадыңмыни? Әгәр син исән булсаң, баш орып синең катыңа гына барыр иде ул! Тик бүген син юк, син кузгаткан авыр мәсьәлә генә бар... Рухың да дәшми ичмасам! Тып-тын! Буаң шаулый да, яшь каеннарың нидер сөйләшә. Тик Бибинур карчык алар ымын да аңларлык хәлдә түгел шул бүген. Эш сүздән узган, иртәгә корреспондент килеп төшәчәк. Нишләргә? Әгәр түрдә самавар балкып утырса? «Зингер» машинасы күренсә? Тегендә-монда төрле-төрле чүпрәк, эленкеләр өй өчен бизәп торса? Димәк, самаварын да, җөй машинасын да табарга, юнәтергә кирәк. Аксыргакта бармы икән ул борынгы Тула самавары? Калган булырга тиеш, капкачына һәм подносына бер төрле тамга салынган: «Тульский оружейный завод. 1926 год». Сакланмыйча, нибарысы илле ел узган ич! Җөй машиналары да булырга тиеш әле. нык иде, чыдам иде ул «Зингер» машиналары! Шәйхуллаларда бар бугай, тик аларда аяклы машина. Миңлекамалларда бар барын, тик моңарчы йомышка йөрешмәгән кешедән ничек сорап торасың? Бәйрәм арасында эш тотам дисәң, рәнҗерләр. Кунак өстенә кунак кайтканда кем сиңа самаварын биреп торсын? Бибинур нәкъ үзләренеке төсле самавар белән җөй машинасын тагын кайдадыр күрде бит. Әйе, Җиһангирны соңгы юлга озата баргач, аларда, әтиләрендә, кызыл сакаллы Вәли картларда күрде Аларда сакланган әнә, Бибинур гына саклый алмады. Җырлый торган үтә борынгы сәгатьләре дә бар иде. Аны да алып киттеләр. Керосин лампасын да калдырмадылар. Пыяладан койган озынча ике ваза бар иде, чәчәк кадап куя иде Бибинур, аларны Хәтимә бик ошатты. Күзләренә ни күренсә, шуны алдылар. «Иске әйбер модада!» имеш. Менә хәзер иске нәрсәләр аркасында аптырап утыр инде. Әнә, Вәли карт, ярма ташына хәтле саклаган. Киленнәре усал булса да бер нәрсәне дә алып китмәгән бит. Ишекле-түрле байтак аптырап йөргәннән соң ул бер акылга килде: «Әйе, мин аларга серне ача да алам, әйбер-караларын бер көнгә сорап тора да алам. Аларда башка әйберләр дә булырга тиеш. Вәли карт мине бу бәладән йолып алачак!» Үз тапкырлыгына үзе сокланды Бибинур, сөенеченнән хәле җиңеләеп китте, күз карашы гына түгел, адымнары да мәгънә алды —сабыр гына, барын уйлап, бөртекләп уйлап бетереп Тегәрҗеп авылына барырга әзерләнә башлады. Иң әүвәл баруның сәбәбен бер сүздән аңлашырлык итеп уйлап куярга кирәк. Керер дә, боргаланмый-нитми генә эч серен сөйләп бирер: «Балаларым хакына килдем, яман исемнәре илгә чыкмасын дип йөрим!» дияр. Вәли картлар үзләре хәсрәттә йөзәләр, кеше хәлен аңларлар. Хәзердән тәвәккәлләп чыгып китсә, караңгылы-яктылыда барып керер, Вәли картның таныш шоферлары бар, үзе шулай диде, әйбер- караларны төяп тиз генә китереп тә китәрләр! Таң атканчы өйне танымаслык итәр Бибинур! Бу юлы акчасы да жәл түгел, берне түгел өч сумын бирер! Өй эче тагын караңгыланды, Бибинур һава хәлен белешергә дип ишек алдына чыкты, чыннан да көн бераз салынып тора, әнә теге, кон- батыштагы ертык итәкле болытлар, җир сугарырга җыеналар түгелме? Яңгыр түгел, таш яуса да барырга кирәк Бибинурга, самавар һәм җөй машинасы алып кайтырга кирәк, аннары күз күрер, кем-кемне хәйләләр! Миңлегөлне дә өйгә чакырырмын, күрсен, күреп күзләре шар булсын. Ул юлга да көндез кигән болгар башмагын киде — башка аяк киеме юк та иде, күнегелгән башмак җиңел дә булыр диде, башына ике кат яулык бәйләде, кулына элек көтү куган, өске башы төерле, аскы очы сүсәреп беткән чикләвек таяк алды. Тиз кайтырга чыккан кеше кебек ишекне бикләмәде, кеше юклыгына ышангач кына урамга чыкты: «Бисмилла!» Бибинурның өй сакларга яратмавын белгән күршеләре, карчыкның бу юлы таяк белән үк чыгуын, ашыга-ашыга түбән очка юл алуын күрсәләр дә, бер дә аны-моны уйламадылар. «Җаны түзми!» дип уйлады берсе. «Берәрсенә ашка барамы әллә?» дип уйлады икенчесе. Зәкия дә аның кызыл яулыгын абайлады, ул да «һай илгәзәк тә инде бу Бибинур! Кичкә безгә ашка керәсе бар, тагын каядыр чыгып китте әле. Кайтып җитәр җитүен, бик озак юанып көттермәсә генә ярар иде!» дип уйлады. Урамга чыкмады, кулы камырлы иде. Тәрәзәдән генә күз белән озатып калды, Бибинур чыннан да бик олы сәфәре бар кеше сыман, җил-җил атлап бара иде, менә күздән дә гаип булды. Кая китте, кемгә керде, Зәкия анысын чамаламый да калды. Аягы тарттымы, күңеле өндәдеме, Бибинур үзе үскән йортка, төп нигез йортына кереп китте. Туктап та тормады, болдырга менде, шыгырдатып өйалды ишеген ачты. Өй ишеге ачык, аннан бала чактан ук таныш тәмле исЛәр килә, аз гына ачырак эремчек суы исе дә килеп киткән кебек булды. Ул ачык ишекнең яңагына килеп тотынды, өйалдының тәрәзәсе юк, монда ярым караңгы, шуңамы, өй эче тагын да яктырак, тагын да нурлырак булып күренде, һәм шушы хәлне күрде Бибинур: түрнең түрендә камзулын җилбәгәй җибәреп, ак күлмәгенең бөтен сәдәфләрен ычкындырып, биш бармагына Зөһрәбануның чәчәкле чынаягын утыртып, башмак иреннәре белән иске паровоз сыман пуф- пуф өрә-өрә Галикәй чәй эчеп утыра, муенына салган кызыл башлы 138 __________________________________ _______ . _ • чүпләм сөлге белән маңгаен сөртеп-сөртеп ала. Яулыгын чөеп җибәргән, яңа алъяпкыч ябынган, бәбәйтәкле озын күлмәк кигән Зөһрәбану бии- бии газ плитәсе янында коймак чожлата. Бибинурның ашыйсы килеп, ашказаны сулкылдап куйды, бавыр асты тартышты. Әмма Зөһрәбану кулындагы канатның май белән коймак арасында тиз-тиз йөргәнен күргәч, ул үзенең монда артык икәнен дә, ашыгырга кирәк икәнлеген дә аңлап алды һәм аяк очларына баса-баса өйалды ишеген япты, култыксага ябышаябыша баскычтан төште — бер такта шыгырдамады, бөгелмәде. Тәрәзә төбендә, Галикәйнең уң кул ягында, чуар кәгазьле башланган шешә тора, шуны ят иткән, исен яратмаган бохар песие сыртын дугалап савыт тирәсендә әйләнә — аны да абайлап өлгерде Бибинур. Ә ул кергәнне берсе дә сизмәде, тамак кырганын да ишетмәделәр, өй сөенеч белән мөлдерәмә тулган иде. Бибинур Галикәйнең канәгатьлек белән өскә тырпайган мыек чылгыйларын, аның чәйне шопырдатып эчә алу хокукын яулап алуыннан айдай балкыган йөзен күреп чын күңеленнән сөенде. Зөһрәбану да идәннән күтәрелеп, әйтерсең түшәмгә басып йөри башлаган иде! Ашыкса да, ниндидер күренмәс жепләр аны ишегалды уртасында беразга бәйләп тотты. Мондагы һәр карыш җир, һәр багана, һәр казык, кирпеч, таш ялгашлар аңа таныш. Ул шушы оя кешесе, биредә байтак еллар яшәмәсә дә берсе дә онытылмаган. Онытылмас та. «Ялгашның чите кителгән. Трактор белән утын керткәндә почмагына тиеп киткәннәр. Быел да лапас астына карлыгач оялаган икән. Кыек астындагы күгәрчен ояларын чистарттымы икән? Шөкер, бу йортка ху- жа килде. Ир килде! Хужасы бар җирнең генә, хуҗасы бар йортның гына киләчәге бар. Киләчәк булмаса нинди кызганыч һәм мескен булыр иде безнең яшәү». Бәлки шундый ук сүзләр белән уйлмагандыр Бибинур, мәгәр фикере шул иде. Ул уйларын ишегалдында тәмамлый алмады, урамга да ияртеп чыкты, капка келәсенә тотынгач тагын бер тапкыр тәрәзәләргә карады. Күкрәген нидер китереп кысты, ияге тагын түшенә тиде, керфекләре тагын дымланды. «Ник соң еларга гына торам әле мин бүген?» дип уйлады ул, нык булырга тырышып, йодрыкларын йомарлады, җиргә катырак басарга тырышты. Кемнәрдер аңа сәлам биреп узды, кемнәрдер тәрәз ачып аны бәйрәм белән котладылар, тырышып-тырышып чәйгә чакырдылар, әмма ул тукталып тормады, сәламгә каршы сәлам бирде, чакыруларга рәхмәт укыды, ул танымаганнар да байтак очрады. Болары яшьләр — читтә туып, читтә үскән аксыргаклылар. Буа өстеннән чыкканда «Миңлегөл очрамаса гына ярар иде!» дип курыкса да, беразга адымын акрынайтты, бөтенләй диярлек туктады. Уйлары төзек түгел, хәтере чуалган, максаты гына ачык иде —дөрес ниятләгән, тизрәк Вәли картларга барып җитәргә генә кирәк! Аннан тауга менә башлады, монда яңгыр ныграк яуган икән, әй- тәм җирле, күкрәве хәтәр генә булды. Тау киртләченә җитәрәк, сулышы кысылып тукталды да, авылга борылып карады. Болытлар арасында йөзеп арган кояш буага төшеп ял итә. Авылның теге очына көтү кереп килә. Терлек иртәрәк кайтамы, әллә Бибинур соңгарак калып чыктымы алга? Тауның соңгы яртысын ул шактый озак узды, еш-еш туктап, тын алып күкрәген кысып торды, йөрәге туктаусыз какты. Янгыр җебеткән кызыл балчыкта аягы таептаеп китте, бер мәртәбә чак кына ерганакка мәтәлмәде, «ходаем егылып ятасы булеак!» днп куркынып шомланды. Тау башында юл бераз җилләгән иде, шулай да уйсу урыннарда күгәрченнәр коенырлык кына күлләвекләр җыелып тора, болганчык су өстендә өер-өер булып черкиләр уйный. Черкиләр, көтү булып су өс- теннән күтәрелделәр дә, күңелдәге шомны арттырып, аның тирәсендә оча башладылар. Кайдадыр машина тавышы яңгыраган кебек булды, әмма юл буп-буш иде. Бераз атлагач аның сулышы тигезләнде, Бибинур кулларын тиз-тиз селтәп бара башлады. Авыл аста күмелеп, алда урман шәйләнгәч аның шомлануы артты. Ул, әле алдына, әле артына карый-карый сөрлегеп, адымнарын ешайтты. Урманга житәрәк юл тагын йомшады, кулдагы таяк тирәнгәрәк бата башлады, ул яулыгын бер яккарак кайтарып колагын ачты, таягын култык астына кыстырды. Урман аны салкынча эңгере, юеш яфраклары һәм шикләндергеч тынлык белән каршы алды. Ялгыш кына юл кырындагы куакка кагылган иде, өстенә мул булып салкынча чык коелды. Юл аулак булгач куаклар чатлы-ботлы ботакларын әллә кайларга сузганнар — әле итәгеннән, әле җиңеннән тартып, алар Бибинурның барышын акырынайт- тылар, аягы ә дигәнче манма су булды. Кайдадыр якында гына эт өрде. Теге юлы Җиһангирны җирләп кайтканда да эт тавышы колакка чалынган иде. Ул чакта төнлә кайтса да бу кадәр шикләнмәгән иде, хәзер «нинди эт йөрер икән монда?» дип куркып уйланды. Бу тирәдә лесник та тормый, урман хуҗалыгы бөтенләй башка якта. Якында гына башка авыл да юк. Бүре уласа икән, төлке чинаса икән, ә монда эт өрә! Сәер иде, сәерлеге аркасында куркыныч иде. Куркыныч аның адымнарын тизләтмәде, ул баягыдан да акрынрак, караныбрак бара башлады. Яңгыр сибәләргә тотынды. Мәкерле, тавышсыз гына коя торган төнге яңгыр. Ул таягын ике куллап тотып, сугарга әзерләнеп бара башлады. Юлга ук чыккан куе ботакларны таягы белән аралады, су тамчыларын кагып-кагып төшерде. Чама белән елгага җитәргә тиеш иде кебек, әмма алда һаман тигез һәм аулак юл әле. Ниһаять, сөзәк ярдан төшә башлады, аягы таеп лып итеп артына утырды, ботакларга ябышып, көч-хәл белән торды, аска карады, чокыр төбендә үләннәрне бер якка бөгеп, үз ихтыярына буйсындырып тавышсыз гына кара су ага иде. Су шактый салкын булганга, ул теге як ярга чыгуга бер-ике тапкыр нык кына төчкерде, хәтта үз тавышыннан үзе курыкты. Үргә менә башлады. Котырып үскән балтырганнар, шома көпшәләр ул ябышкан саен шартлап өзелеп чыга иде. Ул тагын төчкерде һәм кинәт аның чәчләре кыймылдап куйды. Яр өстендә, бик якында гына татлы, серле тынлыкны бозып алама тавышлы эт өрергә тотынды. Нәкъ шул вакытта аның хәлсез кулы нык тамырлы зелпе куагын кармап тапты, ул бер талпынды, ике омтылды һәм, яр өстенә менеп житәм дигәндә генә, коты чыгып, туктап калды. Юл уртасыннан, нәкъ аның каршысына таралып кына эт өере чабып килә иде. Ул кулларын бутап чәрелдәп кычкырып җибәрде һәм артына утырып, әле генә ни интегеп менгән үрдән аска шуып төште, елганың үзе килгән ярына ташланды. Этләр ярны иңләп савылып аска төштеләр дә чокырны тутырып аккан су янына җиткәч беразга тыелдылар. Иң алдан килгәне баягы кебек карлыккан аваз салып өрә башлады. Шушы тукталыш Бибинурны коткарды, ул үрмәләп яр өстенә менеп җитте һәм юлында беренче очраган дәү чыршы кәүсәсенә килеп сыенды. «Өзгәләп ташлар бу явызлар!» дип мыгырданды ул, бераз әл-хәл алгач. Шунда чыршы астында гына яткан ап-ак сөякләрне күргәч, башы әйләнеп чак егылмады: «Әллә шушы явызларның өненә үк эләкте* Ул үз хәленең үтә яман икәнлеген күңеле белән төшенсә дә, бәланең зурлыгын бөтене белән күз алдына китереп бетерә алмый иде, Былтыр көз Галикәй сөйләгән бер тарих шулчак кылт итеп исенә төште. «Бер көн таудан төшеп киләм, Кырынды тавын беләсең, урман, .чокыр да чакыр, куе куакларда бүре балалый иде, тамагым янгач Бики чокырына чишмәгә сугылдым. Су эчәргә генә тезләнгән идем, яныма ике-өч эт чабып килеп чыкмасынмы? Бугазга сикерәләр, денсезләр. Әле дә ярый, саллы гына күсәк тоткан идем, як-якка селтим шуны, кулсыз кала яздым. Их, мылтык янда чак булса, дим. Үкенәм! Мылтык барын белә шул алар, кеше янында авыр сабак алып, төрле сәбәп аша иясез калган кыргый этләр. Кешене бер дә яратмый алар! Тыры- шып-тырышып бүреләрне кырып бетердек, котылдык явыздан дип авыз тутырып мактанабыз. Ә табигатьтә бүре бик кирәк икән. Бүре хужа икән. Көч икән ул адәм баласының дусты! Көчле хужа юк жирдә та- бигать-хужалыкны, әшәке, алама эт эләктерә. Кала хулиганнары төсле оешып алалар да, бер чакта да ялгыз йөрмиләр, ишкә куш табыла, өер жыела, башлык билгеләнә, әй көчәяләр соналар! Өч этнең берсе бияләй хәтле генә, иң явызы шул, килә дә ябыша. Таяк белән берне эләктергән идем йомгак күк тәгәрәп китте әнчек! Тегеләр дә аңа иярде. Эт ауларга махсус чыгасым бар әле, кырып бетерәсе бар әле шул мур кыргырларын. Бүреләрне әрәм итеп бетердек, бүре булса — алар- ның берсен калдырмый момент кырып бетерер иде!» Шулай сөйләнгән иде Галикәй, бүре юклыктан файдаланып ирәйгән куркак әнчекләрне ул да кырып бетерә алмаган икән! Мөгаен, шулар чыкты инде Бибинур юлына. Этләрнең ялгыз юлчыларга ташлануын, кешегә ачу итеп көтү-көтү сарык буып китүләрен, иң сөтләч сыерларның жиленнәрен умырып ашауларын соңгы елда Бибинурга бер Галикәй генә сөйләмәгән иде, әмма үз бәхете, үз хәсрәте белән артык юанып киткәнгә, андый хәбәрләргә артык игътибар биреп тормаган иде ул. Чын булган икән имеш- мимешләр! Кайчандыр кемгәдер дус булып яшәгән йорт этләре хуҗаларына ачуланып урман-кырларга чыгып китәләр дә, бөтен кешелеккә сугыш игълан итәләр. Ярый, кемдер сезне рәнҗеткән дә булсын ди, аның өчен нигә Бибинурны җәзаларга? Бәлки Бибинурның үз Карабае ыруы да шушы өер арасындадыр? Ул, елганың аръягында ырылдашып торган этләргә карап, мөмкин кадәр ягымлы, тәмле телле булырга тырышып эндәште — Карабай, Карабай! Нишлисең син, мин синең Бибинур нәнәң булам ич! Этләрнең алдагысы, кайчандыр булган кушаматын ишетеп, чак кына тынып торды да сырт йонын кабартты, башкаларны үз артыннан әйдәп өрә башлады, эт өере елганы кичеп бу як ярга менде, тик алар Бибинур янына килмәделәр, бер читтәрәк. коры җиргә, икенче чыршы төбе тирәсендә сузылышып яттылар. Бибинур урыныннан кузгалса, ырылдап өрергә тотындылар. Галикәй хаклы, эт эт икәнен онытмасын өчен урманның чын хуҗасы бүре җитми икән хәзер! Бүренең үзен күрү дә кирәкми этләргә, дип сөйләде ул, алар аның исенә үк буйсыналар, улавын ишетсәләр койрыкларын бот арасына кыстыралар. Бүре барын белгән эт кенә кешене олылый белә, аны хуҗасы итеп саный. Әйе, эт кешенең дусты булып киткән, әллә никадәр кешене кар астыннан табып алган сенбернарлар бар, сукырларны җитәкләгән овчаркалар бар, егермешәр ел хуҗаларына тугрылык саклаган этләргә һәйкәлләр куелган, болар барысы да хак. Мәгәр этне кешегә сыенырга мәҗбүр иткән сәбәп бер— курку. Усал бүре юашрак бүрене кеше янына куып китергән дә, шуннан эт токымы башланган. Юаш бүредән туган бүре —инде эт булган. Әгәр шушы гасырлар буе килгән курку инстинктын оныта икән, эт этлеген дә югалта, бүре кебек акыллы һәм горур да булып бетә алмый. Шулай дип сөйләгән иде Галикәй. АЯЗ ГЫЯЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН.., Менә хәзер ул шундыйларга тап булды. Бичара Бибинур, яхшылык белән кешене генә түгел, хайванны да үзгәртеп була дип инанган киң күңел, аны-моны уйламыйча һаман явызларны юмаларга, иркәләргә маташты. — Карабай, син акыллы идең бит! Олыны олы итә белә идең. Яхшылыгымны тәмам онытып бетердеңмени, явыз. Әйт, иптәшләреңә әйт, тешләмәсеннәр мине! Этләр аның ягымлы эндәшүенә ырлап җавап бирде. Ул өметсезләнеп, аңгыраеп байтак утырды. Караңгылык тәмам куерды, яңгыр һаман килә-китә сибәләп торды, этләр чыршы астында күренмәс булдылар, мәгәр Бибинур карчык кузгала башлады исә, алар ырылдап аваз салалар иде. Хәлдән тайган карчык акырынлап ойый, онытыла башлады һәм йокыга китте. Бер мәлгә аңа бик җиңел һәм бик рәхәт кебек тоелды. Бер-берсенә ябышкан иреннәр язылдылар, ул елмайды һәм төш күрде... Төшендә ул мыштым гына агып яткан урман елгасы өстеннән оча башлады. Елгадан тирән ярлы тарлавыкка күчте. Тарлавык ниндидер торак-бинага барып тоташты. Ике якта да сансыз-исәпсез ишекләр тезелеп киткән иде. Мондый озын коридорны ул гомерендә бер генә мәртәбә — кызыл айгырның язмышын юллап райкомга баргач кына күргән иде. Тик бу тарлавык ул коридорга караганда йөз. мең мәртәбә озынрак, ишекләренең дә сан-исәбе юк иде. Ачык ишекләрдә таныш йөзләр дә чагылып-чагылып киткәли. Менә Габдуллаҗанның апак чырае күренде. Ишекнең менә бу кечерегеннән башын югары күтәреп Гайшә чыгып килә. Кулында бала күлмәге. Кайдадыр, алардан бер читтә, балык җәтмәсе каплаган ишектә Галикәйнең хәтәр тырпайган мыегы күренде. Ник ул монда соң әле, дип уйлады Бибинур. Эндәшергә өлгермәде, тарлавык бетте, караңгылык тагын да куерды, ул оча-оча ниндидер кап-кара, җылан кабыгы төсле салкын, шома стенага килеп бәрелде. Кайда соң моның ишеге дип бик озак эзләде, ишек табылмады. Якында гына этләр улашырга тотынды. Бераздан алар тынды. Бибинур карчык керфекләрен күтәрде һәм тирә-ягындагы бушлыкны абайлап көлеп җибәрде... Иртә чалт аяз, кояшлы иде. Сабан туе алдыннан Аксыргак авылында гына була торган бәхетле шимбә иртәсе яралды